Сак сок бэете сочинение 5 класс татарча

Содержание

  1. Сак сок бэете
  2. Сак Сок бэете сюжеты
  3. Сак Сок бәете укырга

Сак сок бэете

Сак сок бәете алтмышлап варианттан тора. Тәүге тапкыр 1909 елда З.Өммәтинең «Башкорт типтәрләренең җыр, бәетләре» җыентыгында бастырылган.

Кайбер вариантлары Н.Д.Шоңкаров һәм Х.С.Вәлиева тарафынннан «Башкорт халык иҗаты. Бәетләр» китабында 1968 елда дөнья күрә.

Тавил Хаҗиәхмәтов иллюстрацияләре белән беренче тапкыр 1990 елда бастырыла.

Татар композиторы Ш.К.Шәрифуллин 1999 елда татар, өлешчә чуаш һәм башкорт вариантларыннан җыелган көйле «Сак-сок бәете» китабын бастыра.

2002 елда татар язучысы Рабит Батулла бәет көенең 14 вариантын җыюга ирешеп, «Сак-Сок» драмасын яза.

Сак Сок бэете сюжеты

Сак белән Сок — гомер барча бер‑берсен эзләп таба алмаган кошлар. Бәетнең сюжеты нигезендә — гаилә-көнкүреш драмасы. Улларының үзара бер‑берсе белән килешә алмый сугышуына ачуы килгән ана аларның кошларга әверелүен тели. Каргышы үтәлә һәм балалары туган йортларын мәңгегә ташлап китә.

Сак Сок бәете укырга

Мәдрәсәләрдә китап киштәсе,
Сак белән Сокның бәетен ишетәсе.

Мәдрәсәләрдә пыяла ишек,
Сак белән Сокның бәетен ишет.

Әнкәй орышты тимер ук өчен,
Әнкәй орышты бигрәк юк өчен.

Җимнәр ташыйдыр кошлар басудан,
Әнкәй каргады безне ачудан.

Самовар куйды, чәйләр эчерде,
Эчеп бетергәч, каргап очырды.

Яңа тунымны ботак ерткандыр,
Гомрем беткәнгә, нәфсем тарткандыр.

Әткәй калдырды, өйдә торсын, дип,
Әнкәй каргады, Сак-Сок булсын, дип.

Кыйбла ягыннан җилләр исәдер,
Безнең ризыкны әнкәй кисәдер.

Бардык урманга, җыйдык карлыган,
Без ятимнәрне әнкәй каргаган.

Төшкәндер безгә әнкәй каргышы,
Үзебез туганчы тәкъдир язмышы.

Әнкәй каргагач, Сак-Сок булдык без,
Бу дөньялардан гыйбрәт алдык без.

Су буйларында бик күп йөрдек без.
Сак-Сок булгачтын, дөнья гиздек без.

Чыктык басуга, урак урырга,
Ходай язгандыр шулай булырга.

Кистем пар нарат яңа ызбага,
Ике күземнән канлы яшь ага.

Су буйларында бала үрдәкләр,
Искә төшкәндә өзелә үзәкләр.

Аклы күлмәкне туя кимәдем,
Газиз әнкәмне туя күрмәдем.

Бер ел тулганчы кайтам, дип йөрдем,
Бер ел тулгачтын, өметемне өздем.

Урыныбыз урман, икебез туган,
Кавышу юк безгә, әнкәй каргаган.

Өйгән кибәнне җилләр тарата,
Кавышабыз дигәч, хәзер таң ата.

Кояш чыкканда кан тула күзгә,
Кыямәт көнсез кавышу юк безгә.

Бардым урманга, кистем пар каен,
Газиз әнкәмне сагынам көн саен.

Мамык эшләпә алып кайтыгыз,
Әнкәйне күргәч, сәлам әйтегез.

Яңгыр явадыр, әнкәй, башыма,
Елап килдек без әнкәй каршына.

Әнкәй елыйдыр, ник каргадым, дип,
Сак-Сок йөридер, харап булдык, дип.

Бардык урманга, җиләкләр пешкәч,
Әнкәй елыйдыр, исенә төшкәч.

Кара карлыгач, сары сандугач,
Әнкәй, елама, үзең каргагач.

Болай булдык без: каргыш тәдбире.
Елама, әнкәй,— ходай тәкъдире.

Калган киемне алып куярсың,
Исеңә төшкәч, алып иснәрсең.

Бик күп еласаң, китапка кара,
Безне сагынсаң, Сак-Сокка кара.

Китап укырсың, гыйбрәт алырсың,
Кошлар үткәндә карап калырсың.

Имезгән сөткә, әнкәй,өрсәнә,
Кыямәт көндә бәхил булсана.

Газиз әнкәем, бер сүз әйтәем,
Бәхиллек бирсәң, өйгә кайтаем.

Мамык эшләпәм җилгә очырдым,
Ике баламны каргап очырдым.

Мендем ботакка, карадым як-якка,
Ике баламны каргадым юкка.

Җәйгән җәймәмнең калды яртысы,
Ике баламның калмады берсе.

Моңлы моңлансын, зарлы саргайсын,
Балаң очырдың, кемгә еларсың.

Мәдрәсә-мәсҗед, пыяла ишек,
Сак белән Сокның бәетен ишет.

Төшкәндер безгә әнкәй каргышы,
Анадин тугач, тәкъдир язмышы.

Идел буенда диңгез камышы,
Кара урманда Сак-Сок тавышы.

Сары күлмәгем һич тә кимәдем,
Өйдән чыкканда, сау бул, димәдем.

Җәй көннәрендә сайрый сандугач,
Әнкәй, елама, үзен каргагач.

Якты дөньяны күрми калабыз,
Каргады безне газиз анабыз.

Әткәй калдыргач, өйдә калдык без,
Әнкәй каргагач, Сак-Сок булдык без.

Йокыга киткәч, бер төш күрдек без,
Җәй көннәрендә ялгыз йөрдек без.

Су буйларында балалы үрдәк,
Исемә төшкәч, өзеләдер үзәк.

Алты яшьләрдә бергә йөрдек без,
Җиде яшьләрдә Сак-Сок булдык без.

Ишегалдында җиктем пар карат,
Әнкәй каргагач, яралды канат.

Бардым урманга, сайрый сандугач,
Һушларым китте эзләп булмагач.

Күз яшьләремнең калды яртысы,
Ике баламның калмады берсе.

Әнкәй, токмачны үзең күп иттең,
Әткәй кайтканчы, безне юк иттең.

Әткәмез калды безнең мәчеттә,
Без тилмерәбез икебез читтә.

Яшел путамны урый белмәдем,
Өйдән чыкканда, сау бул, димәдем.

Әнкәй, кер юдың суның буенда.
Сак-Сок булыр дип юктыр уеңда.

Бардым урманга, бастым баланга,
Балам кычкыра кара урманда.

Ишегалдымда имән дугасы,
Әткәй, елама — әнкәй догасы.

Элекке көнне икәү уйнадык,
Әнкәй каргар дип, без уйламадык.

Әнкәй каргады, әткәй, белдеңме?!
Турыңнан очтык, әткәй, күрдеңме?!

(сак сок бэете)

«Юлбасма» нәшрияты 1990 елда чыккан легендар «Сак-Сок» китабын яңадан басмага әзерли. Бу китап танылган Казан рәссамы Тавил Хаҗиәхмәтовның күпләргә таныш булган иллюстрацияләре белән баетылган.

«Сак-Сок», белгәнебезчә, ике игезәк малай турындагы татар халык бәете. Сүз тыңламаганнары өчен, аналары аларны каргый һәм малайлар кошларга әверелә. Балалары күккә очып киткәч, ана кеше үзенең зур хата ясавын аңлый, ләкин эш инде узган – соң була. Ул көн саен урманда улларын эзли, тик Сак белән Сокка кош кыяфәтендә мәңгегә аерым яшәргә язган шул…

Бу тетрәндергеч риваять гасырлар буе халкыбызның хәтерендә, телендә саклана. Аның барлыкка килүе, ана кешенең балаларын ни өчен каргавы турында төрле карашлар яши. «Сак-Сок» – әхлакый кыйммәтләр, кешелек мөнәсәбәтләре, ялгызлык, мәхәббәт һәм узган эшне кайтарып булмаслыгы хакындагы хикәят. Ул – өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә гыйбрәтле тарих.

«Юлбасма» нәшрияты әзерләгән «Сак-Сок» китабы каты тышлы булачак, рус һәм татар телләрендә, тыгыз кәгазьдә бастырылачак. Әсәрнең рус телендәге варианты буларак Казан шагыйрәсе Роза Кожевникова тәрҗемәсе кулланыла.

Хәзерге вакытта авторлык хокуклары хәл ителгән, иллюстрацияләр әзер, китапның оригинал-макеты эшләнә.

Китапны типографиядә бастыру өчен, «Юлбасма» нәшрияты битараф булмаучыларны финанс ярдәме күрсәтергә чакыра. Моның өчен «Сак-Сок» китабына алдан заказ бирергә, нәшриятның башка китапларын сатып алырга яки иганәче булырга мөмкин. Әлеге проектка ярдәм итәргә теләүчеләр тулырак мәгълүматны Planeta.ru краундфандинг мәйданчыгында https://planeta.ru/campaigns/sak_sok сылтамасы буенча махсус сәхифәдә таба ала.

Мәгълүмат өчен:

Краудфандинг – халык тарафыннан финанслануның бер төре: төрле кешеләр социаль әһәмияткә ия булган проектлар өчен бер урында акча туплый.

Planeta.ru — Россиядәге иң эре краудфандинг мәйданчыкларының берсе.

Тема:“Сак-Сок” бәетенең эчтәлеге

Аннотация

Үрнәк программада 5 нче сыйныфта өйрәнелергә тиешле минимум буларак тәкъдим ителгән “Сак-Сок” бәете өчен минем эш программасында 2 сәгать каралган. Тәкъдим ителүче дәрес шул сәгатьләрнең икенчесе.

“Сак-Сок” бәете “Халык җырлары” бүлегендә җырларның бер төре буларак өйрәнелә. Халык җырлары лирик әсәр буларак өйрәтелгәнгә,  моңарчы укучыларда лирик әсәрнең нигезе булган хисне һәм аның өлешләрен табу күнекмәләре формалаштырылды. Бу дәрестә дә лирик әсәр эчтәлеген ачу күнекмәсе камилләштереләчәк, ләкин катлаулырак әсәр материалында. Моңа кадәр укучылар күләме зур булмаган җырларга гына анализ ясадылар. Ә  алардан аермалы буларак “Сак-Сок” бәете күләмлерәк тә, төзелеше дә катлаулырак. Шуңа күрә беренче дәрестә вакыт текст белән танышуга, бәеттән хиснең сәбәп, дәрәҗә, юану өлешләрен таптыруга бирелә.  Икенче дәрестә өлешләр бәйләнешеннән бәетнең эчтәлеген ачу максат итеп куела. Дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корыла.

Максатлар

Дидактик: лирик әсәр эчтәлеген ачу күнекмәсен камилләштерү

Үстерелешле: анализ, синтез, чагыштыру, гомумиләштерү кебек алымнарны куллану күнекмәләрен үстерү

Тәрбияви: укучыларда уйламыйча, ялгыш эшләгән гамәлнең башкалар өчен хәсрәт чыганагы булу мөмкинлеген, үз гамәлләрең өчен җаваплылык кирәклеген аңлауны булдыру

Җиһаз: А4 битләренә чыгарылган бәет тексты

Дәрес барышы:

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге һәм көтелгән нәтиҗәлелек

I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

Өй эше.

Китапка язып та, сызып та  булмаганга күрә, беренче дәрестә әсәр тексты укучыларга А4 битләренә чыгарып бирелә. Укучыларның кулларында 2 А4 битенә сыйган бәет тексты була.

Алга таба текст белән эшләү уңайлы булсын өчен, укучылар строфалар кырыена аларның тәртип буенча номерын куеп чыгалар. Сторфаларның  хиснең кайсы өлеше булын ачыклап, кулланылган бәя бирү алымнарын да  билгеләп, янына язып баралар. Мәсәлән, 3 нче  строфа –  хиснең сәбәп өлеше, бәя бирү алымы –  каршылык. Текст күләмле булганга, бу эшне бер дәрестә генә башкарып чыгып булмый. Шуңа күрә өй эшенә тикшерелми калган сторфалар белән дә дәрестәгечә эшләү һәм төсле маркерлар алып килү бирелә.

  1. Актуальләштерү

Укучылар узган дәрестә без нәрсә эшләдек?

Ысулны искә төшерәләр. Без бәетнең  лирик әсәр һәм җырларның бер төре булуын белдек. Шуңа күрә без бәетне дә җырлар кебек өйрәнергә тиешлекне ачыкладык. Җырларның эчтәлеге хис булуын һәм аның 3 өлештән торуын белгәнгә, өлешләргә таркату өчен нигез итеп хиснең 3 өлешен алдык, бәеттән хиснең сәбәп, дәрәҗә, юану өлешләрен таптык.  

  1. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе тудыру

Укучылар, ә бу дәрестә нәрсә эшләрбез? Уку мәсьәләсен әйтегез.

Без әле бәетне өлешләргә генә бүлдек, әсәрнең эчтәлеген тапмадык. Димәк, без бүген дәрестә бәет эчтәлеген ачарбыз.

Укучылар, ә әсәрнең эчтәлеген ничек табарбыз?

Әсәрнең эчтәлеге аның өлешләренең бәйләнешендә була. Димәк без аның өлешләрен бәйләргә тиеш булабыз.

II. Уку мәсьәләсен чишү этабы.

  1. Уку мәсьәләсен адымлап чишү

Укучылар, моңарчы өйрәнгән җырлардан аермалы буларак, бәеттә хис өлешләрнең бик күп икәнлеге ачыкланды.  Әйдәгез,  аларны гомумиләштерик.

Бәет әни һәм  балалар авызыннан сөйләнгән юллардан тора. Шуңа күрә без бүлеп чыккан хис сыйфатларын әни һәм балалар хисе дигән өлешләргә җыярга тиеш булабыз.

Тактада һәм дәфтәрдә алдагы дәрестә төзелә башланган схемага әни һәм балалар хисләре дигән өлешләр өстәлә.

C:UsersAdminDesktopрпа.png

Әйдәгез, әни хисләре турында сөйләгән икеюллыкларны сары, ә балаларныкын яшел төс белән билгелик (укучылар төсләрне үзләре дә тәкъдим итә ала). Әни хисләрен сөйләгән юллар бер урында гына бирелмәгән,  шуңа күрә төсләр белән билгеләү күләмле текстта ориентлашу өчен кирәк.

А4 битләрендәге текстта әни һәм балалар өлешләрененең астына сызып, я түгәрәкләргә алып, я берәр тамга белән төсле маркерлар ярдәмендә билгеләп куялар.Төсләр белән бүлеп куйгач, укучылар шуңа игътибар итәләр: әсәрдә малайларның хисләре сөйләнгән икеюллыклар күбрәк икән.

Укучылар, нинди сорау туа?

Ни өчен әни хисләре турында азрак, ә малайлар хисе турында күбрәк сөйләнелә?

Укучылар, ә сез бу сорауга ничек җавап бирер идегез?

Җавапларның барысын да хуплыйбыз.

Укучылар әйткән вариантлар тыңланыла.

  1. Балалар әниләренә караганда, күбрәк яраталар, аларның хисләре көчлерәк.
  2. Халык балаларны күбрәк кызгана.
  3. Балалар – бәетнең төп геройлары.

Укучылар тәкъдиме белән килешәбез

Укучылар шулай ук бәеттә әни хисләренә дә, балалар хисләренә дә карамаган юллар барлыгын күрәләр . Алар 1, 2, 37 икеюллыкларны автор фикере дип бәялиләр һәм аны аерым өлеш итик диләр.

Шулай итеп, без бәет икеюллыкларын “Әни хисе”, “Балалар хисе”, “Автор фикере” дип 3 өлешкә җыйдык. Ә хәзер нишлибез?

Өлешләрне аерым-аерым өйрәнәбез.

Укытучы сораулар белән кирәкле юнәлешне бирә.

Укучылар балалар хисен өйрәнәләр. Укучылар балаларның хис өлешләрен күзәтеп, шундый нәтиҗәләргә киләләр:

  1. Сәбәп өлешләренең күплеге һәм кабатлануы (каргыш аркасында кошка әйләнү, кайтуга өмет өзелү, башка яңгыр яву һ.б.).
  2. Юану өлеше бар (язмыш, гыйбрәт алу).
  3. Үз хисләрен бертуктаусыз әле әниләренә, әле әтиләренә, әле үзләренә сөйлиләр.
  4. Каршылыклар күп:

Чәйләр эчерде – каргап очырды;

ук – юк (сәбәп бар –сәбәп юк);

үпкәләү – гафу үтенү;

 каргау – дога;

әти – әни һ.б. каршылыклар.

Әни хисләре турындагы икеюллыклар бәеттә төрле урында килгәнгә, аларны бергә җыеп күрсәтү кирәк.  

Укытучы тактага, укучылар әйткәнне яза:

14 – дәрәҗә

15 – дәрәҗә

33 – сәбәп

34 – сәбәп

35 – дәрәҗә

45 – дәрәҗә

48 – дәрәҗә

49 – дәрәҗә

Әни хисе турында сөйлиләр.

Әни хәсрәтенең сәбәпләре: “ике баламны каргап очырдым”, “каргадым юкка”, “балам кычкыра кара урманда” (33, 34 строфалар)

Хис дәрәҗәсе: “ике күземнән канлы яшь ага”, “өзелә үзәк”, “һушларым китте”, “ике баламның калмады берсе” (14, 15, 35, 45, 48, 49 строфалар).

Укучылар тексттан алдагы дәрестә үзләре билгеләгән хис сыйфатларын әйтеп баралар яки үзләре дә дәфтәргә язып барырга мөмкиннәр.

Укучылар, тактада язылганнардан  нинди нәтиҗә ясыйсыз?

Укучылар, сорау куегыз.

Укучылар, ә  бу сорауга сез ничек җавап бирәсез?

Укучылар әнинең хис дәрәҗәсен күрсәткән юллар күп, ә хиснең юану өлеше бөтенләй юк дип нәтиҗә ясыйлар.

Нигә әнинең юануы юк?

Укучыларның җавап вариантлары тыңланыла:

  1. Хәсрәте юанырлык дәрәҗәдә түгел.
  2. Әни “тупикта” (иң чик ноктага җиткән).
  3. Әни чикне узган (“перешла черту”), төзәтеп булмаслык эш эшләгән.
  4. Әни үз-үзен гафу итә алмый.
  5. Ә бит әни үзе дә кайчандыр бала булган, аны да шуклыгы өчен орышканнардыр, ләкин бит аны каргамаганнар.

Укучылар, сорау куегыз.

Сорауга җавап бирегез?

Автор фикерен өйрәнү

  1. – мәдрәсә, бәетен ишетәсе
  2. – мәдрәсә, бәетен ишет

37 – мәдрәсә,  бәетен ишет

Ни өчен “ишет” сүзен кабатлый, нәрсә турында ишеттерәсе килә?

Автор “ишет” сүзен кабатлап,   укучыларны ана һәм улларының фаҗигасе турында тыңларга, гыйбрәт, сабак алырга чакыра. Нәрсә дә булса эшләр алдыннан, мин үз гамәлем белән башкаларга зыян китермимме дип уйларга өйрән. Ашыгып, уйламыйча эшләсәң, малайлар һәм әниләре кебек мәңге хәсрәтле булырсың ди. Һәрбер кеше кем алдында булса да җаваплы булуын онытмасын иде, ди. Җавапсызлыгың, сабырсызлыгың белән башкаларны бәхетсез итүдән, төзәтеп булмаслык, үкенечле эшләрдән саклан, ди.

  1. Ысул аерып алу (модельләштерү)

Әни хисе һәм балалар хисе өлешләрен чагыштырып, аларның аермалы якларын табыгыз.

Укучылар алда әйтелгән нәтиҗәләрне бергә җыялар һәм аларны таблица рәвешендә язып күрсәтергә мөмкин ( кушымта  №1) гомумиләштерелгән нәтиҗәне телдән сөйлиләр.

Бәет ни турында?

Бәет әниләрен гафу итәргә теләп тә, кичерә алмыйча, каршылыклы хисләр арасында бәргәләнүче малайлар турында. Үзен дә, балаларын да, ирен дә бәхетсез итүе өчен үкенүче ананың юанычсыз хәсрәте, аянычлы хәле, фаҗигасе турында.

III.Рефлексия, бәяләү этабы

  1. Рефлексия

Бүгенге дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек?

 Ничек эшләдек?

Бәет эчтәлеген табарга тиеш идек.

Ысулны кабатлыйлар.

  1. Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя

Бәяләү критерийлары бирелә:

а) Терәк конспекттан (таблицадан) файдаланып кына бәетнең эчтәлеген сөйләп бирә алса – “3” ле;

ә) Терәк конспекттан (таблицадан) бераз гына файдаланып бәетнең эчтәлеген сөйләп бирә алса – “4” ле;

б) Терәк конспекттан (таблицадан) файдаланмыйча бәетнең эчтәлеген сөйләп бирә алса – “5” ле;

Укучылар үз эшчәнлекләренең кайсы критерийга туры килүен билгелиләр.

  1. Өйгә эш алу

Репродуктив эшчәнлеккә: бәетнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.

Конструктив эшчәнлеккә: Финат Нәбиуллин, Хаҗиев Мадиярның “Сак-Сок” картиналарны  (кушымта №2) карарга. Картина авторларының идеясен (нәрсә әйтергә теләвен) аңларга тырышырга. Бер картинаны сайлап, рәссам сурәтләгән эчтәлекне сыйныфташларыңа сөйләргә  әзерләнергә.

Иҗади эшчәнлеккә: Бирелгән чыганактан Сак-Сок мифологик образлары турында язылганнарны укырга, презентация ярдәмендә яки аннан башка сыйныфташлар алдында чыгыш ясарга әзерләнергә. Чыганак: Татар фольклоры: Югары уку йортлары өчен д-лек/ М.Х.Бакиров. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б., 31-33 битләр.

Кулланылган чыганаклар

1.        Танып белү эшчәнлеген оештыру эффективлыгын тәэмин итү ысулы: татар теле һәм әдәбияты буенча төп һәм урта баскыч гомумбелем программасын гамәлгә куючы педагогик хезмәткәрләр өчен методик кулланма/ автор: Мозаффарова М.Г., ТРМҮИ. – Казан: ТРМҮИ, 2014. – 40 б.

2.        Татар фольклоры: Югары уку йортлары өчен д-лек/ М.Х.Бакиров. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.

3.        Әдәбият. 5 нче сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. / Ганиева Ф.А., Сабирова Л.Г. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014.

4.        Әдәбият: татар телендә төп гомуми белем мәкт. 5 нче сыйныфы өчен дәреслек / А.Г.Яхин. – 4 нче басма. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011. – 239 б.

5.         5 нче сыйныфта әдәбият дәресләре: Укытучылар өчен  методик кулланма/А.Г.Яхин. – Казан: Мәгариф, 2006. – 107 б.

Кушымта №1

Балалар хисе

Әни хисе

Хис сәбәбе кабатлана.

Хис дәрәҗәсе кабатлана.

Нәтиҗә 2

Юану бар

Юану юк

Нәтиҗә 3

Әниләренә, әтиләренә, үзләренә  сөйлиләр

Үзенә генә сөйли

Нәтиҗә 4

Каршылык бар

Каршылык юк

Гомумиләштерелгән нәтиҗә

Балалар хәсрәтләренең төп сәбәбе булган ана каргышы турында гел искә төшереп, кабатлап торалар. Кайгы сәбәбен кабатлау аша балаларның үкенеч дәрәҗәсе ачыла.

Балалар үзләренең хәсрәтләре турында әниләренә дә әтиләренә дә үзләренә дә сөйлиләр.

Малайларның хисләре гел карышылыктан гына тора. Бер яктан каргап, безне Сак-Сок иттең дип әниләренә үпкәлиләр, рәнҗиләр. Икенче яктан әнине сагындык, аңа сәлам әйтегез дип әниләрен яратуларын күрсәтәләр.

Берничә тапкыр әни белән әтине дә каршы куялар. Әти безне өйдә калдырды, ә әни өйдән читкә җибәрде диләр. “Әнкәй, елама, үзең каргагач” дигән юлларны да кабатлыйлар. Шунда ук әни елама, ходай тәкъдире дип юаталар да.  

Әни авызыннан әйтелгән юлларның күбесе кайгы һәм үкенү дәрәҗәсен күрсәткән юллар. Алар ана кичергән хәсрәтнең зурлыгы һәм даими булуы турында сөйлиләр. Әни хәсрәтенең сәбәпләрен үзеннән эзли, балаларымны каргадым дип кабатлый, үзенең бу эше өчен бик үкенә. Шуңа да аның хәсрәт дәрәҗәсе бик югары. Үзенең төзәтеп тә, үзгәртеп тә булмаслык эш эшләвен, хәсрәт сәбәпчесе булуын аңлау һәм балаларын мәңгегә югалту аны юанычсыз итә. Балаларыннан аермалы буларак, үзенә юану да таба алмый,  хисләрен дә үзенә генә сөйли. Үз хәсрәте белән  ана ялгыз калган.  Бу аның зур фаҗигасе.

Әни хисләрендә  бернинди дә карышылык юк. Анда бары тик үз улларын каргаганы өчен үкенү генә бар. Ул бары тик үзенең хәсрәт дәрәҗәсен генә сөйли. Ана юаныч таба алган балаларына караганда бәхетсезрәк.

Кушымта №2

финат Набиуллин сак-сок

Финат Нәбиуллин. “Сак-Сок”.

хазиев Мадияр сак-сок

Хаҗиев Мадияр. “Сак-Сок”

Рәсемнәрдән укучылар тапкан әчтәлек

Финат Нәбиуллин. “Сак-Сок”

финат Набиуллин сак-сок

Картинада көн-төн каршылыгы бар. Малайлар көн белән төн уртасында торалар. Көн белән төн кушылган, чөнки улларның каршылыклы хисләре кушылган. Әсәрдәге каршылыкны рәссам төсләр каршылыгы белән биргән. Малайларның якты көнгә чыгасылары килә. Көн белән төнне янәшә куеп, автор безгә вакыт агышын (вакыт бара) күрсәтә һәм безгә вакытның чиксезлеге турында сөйли. Малайларның канатлары белән агач яфраклары кушылган. Яфрак төннән якты көнгә җибәрми, тотып тора кебек. Малайлар су әйләнмәсенә, упкынга эләккәннәр. Язмыш упкыны малайларны үзенә тартып алган да,  алар шуннан чыга алмыйлар”. Картинадан никадәр үзенчәлек таптык! Димәк, рәссам бик талантлы.

Хаҗиев Мадияр. “Сак-Сок”

хазиев Мадияр сак-сок

Кояш – ай каршылыгы. Әни хәсрәтеннән сыгылып төшкән, шуңа күрә әни дә, йорт та авыш итеп сурәтләнгән. Балалар кош булып очып киткәч, өй кечерәеп калган. Өйнең тәрәзәсе бар – ишеге юк. Тәрәзә дә кечкенә. Әни яктылыкны күрми. Әни өй эченә бикләнгән, әнигә проблемадан чыгу юлы юк. Йолдыз белән ниндидер ценный әйбер очып киткән, әни балаларын югалтып, үзенең бәхетен очырган. Әнинең күңеле балалары белән очып киткән. Рәсемдә күк кенә түгел, ә космос сурәтләнгән.

Обновлено: 11.03.2023

Спокон веку на земле горе мыкал человек,
До рождения его Бог судьбу его предрек.

Двух малюток-близнецов дал родителям Аллах,
Только не дал счастья им, провели всю жизнь в слезах.

Плачут дети о себе, долю горькую клянут,
Только станут говорить, беспрестанно слёзы льют:

— Матерью мы рождены, жили маленькие мы
У родителей в дому, думали мы стать людьми.

И играли мы вдвоём, и купалися вдвоём,
Заиграемся совсем и до дому не дойдём.

Ждёт, бывало, нас энкей, ищет, громко нас зовёт,
Не дождётся и в сердцах словом горьким назовёт.

Знать бы если, что нельзя так безудержно шалить,
Что опасно озорство, мать с отцом бы не гневить!

Как отправимся гулять, заиграемся опять,
Позабывши про себя, каждый день нас ищет мать.

Так случалось иногда, неспроста наверняка,
Что проклятье у неё и сорвётся с языка.

До ума не доросли, было лет нам по шести,
Нам велит, бывало, мать: «Дети, из дому нейти!»

Видно, так хотел Аллах, каждый день бранит нас мать,
Только, что ни говори, было ей нас не унять.

Материнские слова — справедливый нам урок:
«Неприкаянные век будьте птицы Сак и Сок!»

И ласкает нас отец, и подарки нам даёт,
Не смягчается энкей, нас к себе не позовёт.

Поздно вечером пришли раз, устав носиться мы,
Всю-то ночь кляла нас мать, утром смотрим — птицы мы!

Друг на друга мы глядим, и не верим мы глазам,
Превратились мы в двух птиц, волю дали мы слезам.

Рано утром встал отец, в доме птиц увидел он.
«Что за птицы?» — он сказал, был безмерно удивлён.

Превратились дети в птиц, догадалася энкей,
Рассказала всё отцу: прокляла она детей.

Безутешен был отец, потрясла его беда:
«Улетят в поля-леса дети-птицы навсегда!»

Помрачённые глядим на страдания отца,
То взлетим, то подлетим и порхаем без конца.

Так летаем мы в дому, руки — крылья нам теперь,
Нам на волю бы лететь, да открыть не можем дверь.

Слёзы с кровью пополам льёт в раскаянье энкей,
Виноватит в том себя, что осталась без детей.

Говорит: «За что же мне было деток проклинать,
И хотела-то всего их немного попугать.

Заклинаю матерей я детей не проклинать,
Поглядите на меня, обездоленную мать».

Превратившись в птиц, сидим, потеряли мы покой,
Жизнь разбита с малых лет, жребий выпал нам такой.

Вспоминаем мы с тоской о младенчестве своём,
Глаз не сводим мы с дверей, улететь хотим вдвоём.

Горько кается энкей, громко мается отец,
Так сравнялось нам семь лет в этой жизни, наконец.

Как исполнилось семь лет, так слетели мы во двор,
Стали птицы из детей, натерпелись мы с тех пор.

Как «прощайте» раздалось, свет в глазах померк от слёз,
Полетели мы в леса, там иное началось.

Прилетели мы в леса, птицы разные поют,
Нашим пеньем даже птиц мы разжалобили тут.

На подворье у отца мы не ведали забот,
Нас кормила вкусно мать, что сготовит, нам даёт.

А в лесу клюём с дерев где по почке, где червей,
Что напишут на роду, тем довольным быть умей.

Всё мечтали много дней, что вернёмся мы домой,
Только пользы в этом нет, жизнь обходит стороной.

Плачем так, что устаём, Богом проклятые мы,
Избавления не ждём, нам не жить теперь с людьми.

Возвратились мы в аул, увидав, рыдал эткей,
Улетели мы опять с глаз отцовских поскорей.

Беспрерывно плачет мать, все проплакала глаза,
Ей в свиданье с нами вред, нам домой лететь нельзя.

Пресекли нам в жизни путь, будем птицами летать
По болотам и лесам, слёзы горькие глотать.

Иногда мечталось нам, истечёт проклятья срок,
Но узнали мы потом, что бессрочен тот зарок.

Страшен ночью чёрный лес, вспоминаем дом родной,
Видя в небе хищных птиц, слыша снизу волчий вой.

Страшно ночью при грозе сотрясается урман,
Грохот грома, молний свет, гнёт деревья ураган.

Как поднялся ураган, мы, как жили бок о бок,
Разошлись по сторонам, превратились в Сак и Сок.

А когда занялся день, брат от брата был далёк,
«Са-а-к», — кричит один из нас, отвечают ему: «Со-о-к».

От заката до зари беспрестанно так кричишь,
Коль такое суждено, от судьбы не убежишь.

«Сок!» — кричу и слышу «Сак!», жизнь свою проводим так,
Превратилися мы в птиц, погубить нас может всяк.

Лишь сойдёмся с другом друг, и, когда, казалось, нет
Никаких меж нами бед, разлучает нас рассвет.

А с восходом вновь далёк братец Сак от брата Сок,
Вновь разводит солнца свет нас на запад и восток.

Всё кричим мы, Сак и Сок, друг без друга мы давно,
Горы встанут на пути, нам свиданья не дано.

Да послужит наш урок избежать проклятья тем,
Кто свиданьем дорожит, кто желает встречи с кем.

Были братья-близнецы, разошлись по сторонам,
Когда слышим Сак и Сок, нестерпимо больно нам.

Не идёт ко дну камыш, слова в дом не возвратишь,
Коль проклял своих детей, и в могиле не поспишь.

Дети, чтите мать-отца, знайте шалостям предел,
Пусть на небе и земле вас минует наш удел.

Свято слово матерей, берегите их любовь,
Потеряв своё лицо, не воротишь счастья вновь.

Видел горе двух детей, потерявших кров и хлеб,
Будет в том для всех урок, пусть читает, кто не слеп.

Не скажи: «Пустое, ложь! Сочинил для простаков.»
Так предание гласит, что дошло от стариков.

Когда-то, давным-давно, жила-была старуха. У нее было два сына. Они жили между собою недружно: каждый день ссорились и дрались. Ни угрозы, ни уговоры матери не помогали.
Однажды старуха пошла за водой, а дети остались дома. Они нашли стрелу и стали из-за нее ссориться и драться. В это время старуха возвратилась домой и начала их унимать, но дети ее не слушались.
Старуха вышла из терпения и сказала “Чтоб вам стать Саком и Соком!”. Сыновья тотчас же обратились в птиц и улетели в темный лес. Отца их в это время не было дома. Придя домой он спрашивает жену, где дети – “Я обрекла их заклятием и они улетели”- отвечает мать и начинает горько рыдать.

Они улетели в разные стороны и с тех пор не могут видеть друг друга. Они кричат и летят на голос друг к другу, но когда подлетают друг к другу на расстояние простенки между окнами, между ними появляется гора. И они опять, не увидевши друг друга, разлетаются в разные стороны.
Они просят попутного ветра передать привет своим родителям – матушке и батюшке.

Так суждено им страдать в разлуке до конца света.

1. Cтоят на полке книги в медресе,
О Саке с Соком слушайте вы все.

2. Там, в медресе, все двери со стеклом.
Баит о Саке с Соком мы споём.

3. Из-за стрелы мать отругала нас,
Из-за безделицы ругала нас.

4. Зерно таскают птицы на полях.
Нас с братом мама прокляла в сердцах.

5. Воды согрела, чаю нам дала
И нас двоих навеки прокляла.

6. Мне полушубок ветка порвала,
К погибели нас шалость привела.

7. Отец уехал, нас с собой не взял.
Проклятье матери с нас снять нельзя.

8. Откуда ветер дует – там кыбла.
Родная мать удел наш прервала.

9. Мы в лес пошли смородины нарвать.
Нас, бедных, прокляла родная мать.

10. До нашего рождения такой
Удел нам предначертан был судьбой.

11. Мать прокляла, и вот мы Сак и Сок.
От жизни получили мы урок.

12. Бродили раньше часто мы у рек,
Теперь мы оба странники навек.

13. Мы вышли в поле убирать хлеба,
Нелёгкая нам выпала судьба.

14. Из сосен дом свой строить начал я,
Кровавыми слезами плачу я.

15. На берегу – утиная семья.
Как дом свой вспомню, обмираю я.

16. В рубашке белой вдоволь не гулял.
Родную маму вдоволь не видал.

17. Я первый год всё возвращенья ждал.
Как год прошел, надежду потерял.

18. Живём в лесу мы, братья Сак и Сок.
Не встретиться нам, наш удел жесток.

19. Стог, что сметали, ветром разнесло.
Мы встречи ждали – небо рассвело.

20. При свете дня глаза слепит нам кровь..
Лишь в Судный день увидимся мы вновь..

21. Я две берёзы на корню срубил,
Родную маму я не позабыл.

22. Из пуха шляпу вы отдайте ей,
Привет от сына передайте ей.

23. Запутались дождинки в волосах.
На встречу с мамой мы пришли в слезах.

24. Жалеет мать, что прокляла ребят.
Пропали мы, Сак с Соком говорят.

25. В лесу созрели ягоды опять.
Сыночков вспомнив, горько плачет мать.

26. Ах, ласточка черна, жёлт соловей.
Не плачь уж, мама, о вине своей.

27. Так получилось ты нас прокляла.
Не убивайся, знать, судьба была.

28. Одежду нашу c братом сохранишь,
Понюхаешь её, как загрустишь.

29. А в книге этой для тебя урок.
Мы – твои дети, птицы Сак и Сок.

30. Ты прочитаешь несколько страниц.
Посмотришь ты на перелётных птиц.

31. Проклятья материнского не снять.
Лишь в Судный день простишь ты нас опять.

32. Родная мама, дай тебе сказать:
Прости меня, и я вернусь опять.

33. Из пуха шляпу потеряла я.
Прокляв, сыночков потеряла я.

34. На дерево забравшись, вдаль смотрю.
Зачем я прокляла их, говорю.

35. Осталась теста половина у меня,
Сыночков не осталось у меня…

36. Грустит печальный, дни его пусты.
Не плачь, сама детей сгубила ты.

37. Стеклом сверкают двери в медресе,
О Саке с Соком слушайте вы все.

38. На нас проклятье матери легло.
Судьбы заклятье очень тяжело.

39. Из камыша в Идиле полоса,
Из леса – Сака с Соком голоса.

41. Поёт, щебечет летом соловей.
Не плачь уж, мама, о вине своей.

42. Мы света белого не видевши живём.
Проклятье матери несём мы с ним вдвоём.

43. Отец ушёл, и с ней остались мы.
Мать прокляла, навек расстались мы.

44. Заснули мы, и нам приснился сон:
Совсем одни мы, лес со всех сторон…

45. На берегу – утиная семья.
Как дом свой вспомню, обмираю я.

46. Шесть лет мы с братом прожили вдвоём,
На год седьмой мы птицами поём.

47. Двух чёрных лошадей я запрягал.
Мать прокляла, и вот я птицей стал.

48. Я в лес пошла, там соловей поёт.
Упала в обморок, никто их не найдёт.

49. От слёз своих не вижу ничего.
Из двух сыночков нет ни одного.

50. Ты слишком много теста завела,
Отец уехал, ты нас прокляла.

51. Отец в мечети задержался днём,
Мы на чужбине маемся вдвоём.

53. На берегу бельё стирала ты.
Что будем Сак и Сок не знала ты.

54. Нашла калину, обняла её.
В глухом лесу кричит дитя моё.

55. Дубовая дуга у нас была.
Отец, не плачь, нас мама прокляла.

56. В былые дни играли без забот,
Не думали, что мать нас проклянёт.

57. Мать прокляла нас. Папа, знал ли ты?
Мы пролетали, увидал ли ты?

Татарский Дайджест

Татарский Дайджест

Татарский Дайджест запись закреплена

Татарская легенда о Сак и Соке

Cтоят на полке книги в медресе,
О Саке с Соком слушайте вы все.

Там, в медресе, все двери со стеклом.
Баит о Саке с Соком мы споём.

Из-за стрелы мать отругала нас,
Из-за безделицы ругала нас.

Зерно таскают птицы на полях.
Нас с братом мама прокляла в сердцах.

Воды согрела, чаю нам дала
И нас двоих навеки прокляла.

Мне полушубок ветка порвала,
К погибели нас шалость привела.

Отец уехал, нас с собой не взял.
Проклятье матери с нас снять нельзя.

Откуда ветер дует — там кыбла.
Родная мать удел наш прервала.

Мы в лес пошли смородины нарвать.
Нас, бедных, прокляла родная мать.

До нашего рождения такой
Удел нам предначертан был судьбой.

Мать прокляла, и вот мы Сак и Сок.
От жизни получили мы урок.

Бродили раньше часто мы у рек,
Теперь мы оба странники навек.

Мы вышли в поле убирать хлеба,
Нелёгкая нам выпала судьба.

Из сосен дом свой строить начал я,
Кровавыми слезами плачу я.

На берегу — утиная семья.
Как дом свой вспомню, обмираю я.

В рубашке белой вдоволь не гулял.
Родную маму вдоволь не видал.

Я первый год всё возвращенья ждал.
Как год прошел, надежду потерял.

Живём в лесу мы, братья Сак и Сок.
Не встретиться нам, наш удел жесток.

Стог, что сметали, ветром разнесло.
Мы встречи ждали — небо рассвело.

При свете дня глаза слепит нам кровь..
Лишь в Судный день увидимся мы вновь..

Я две берёзы на корню срубил,
Родную маму я не позабыл.

Из пуха шляпу вы отдайте ей,
Привет от сына передайте ей.

Запутались дождинки в волосах.
На встречу с мамой мы пришли в слезах.

Жалеет мать, что прокляла ребят.
Пропали мы, Сак с Соком говорят.

В лесу созрели ягоды опять.
Сыночков вспомнив, горько плачет мать.

Ах, ласточка черна, жёлт соловей.
Не плачь уж, мама, о вине своей.

Так получилось ты нас прокляла.
Не убивайся, знать, судьба была.

Одежду нашу c братом сохранишь,
Понюхаешь её, как загрустишь.

А в книге этой для тебя урок.
Мы — твои дети, птицы Сак и Сок.

Ты прочитаешь несколько страниц.
Посмотришь ты на перелётных птиц.

Проклятья материнского не снять.
Лишь в Судный день простишь ты нас опять.

Родная мама, дай тебе сказать:
Прости меня, и я вернусь опять.

Из пуха шляпу потеряла я.
Прокляв, сыночков потеряла я.

На дерево забравшись, вдаль смотрю.
Зачем я прокляла их, говорю.

Осталась теста половина у меня,
Сыночков не осталось у меня…

Грустит печальный, дни его пусты.
Не плачь, сама детей сгубила ты.

Стеклом сверкают двери в медресе,
О Саке с Соком слушайте вы все.

На нас проклятье матери легло.
Судьбы заклятье очень тяжело.

Из камыша в Идиле полоса,
Из леса — Сака с Соком голоса.

Поёт, щебечет летом соловей.
Не плачь уж, мама, о вине своей.

Мы света белого не видевши живём.
Проклятье матери несём мы с ним вдвоём.

Отец ушёл, и с ней остались мы.
Мать прокляла, навек расстались мы.

Заснули мы, и нам приснился сон:
Совсем одни мы, лес со всех сторон.

На берегу — утиная семья.
Как дом свой вспомню, обмираю я.

Шесть лет мы с братом прожили вдвоём,
На год седьмой мы птицами поём.

Двух чёрных лошадей я запрягал.
Мать прокляла, и вот я птицей стал.

Я в лес пошла, там соловей поёт.
Упала в обморок, никто их не найдёт.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татар теле. 3нче сыйныф. «Артыклык, кимлек дәрәҗәсе» темасы буенча презентация.

Унөченче март. Сыйныф эше. һ с ә ы ң й җ ф ү а ө т

Унөченче март.

һ с ә ы ң й җ ф ү а ө т

С Ы Й Ф А Т

С Ы Й Ф А Т

СЫЙФАТ Предметны ң Нинди? Кайсы? билгесен сорауларына белдерә. җавап бирә. Сыйфатлар сөйләмне матурлыйлар. Алар предметларны, күренешләрне төрле яктан сурәтлиләр. Сыйфатлар исемгә бәйләнеп килә.

СЫЙФАТ

Предметны ң

Нинди? Кайсы?

сорауларына

Сыйфатлар сөйләмне матурлыйлар. Алар предметларны, күренешләрне төрле яктан сурәтлиләр.

Сыйфатлар исемгә

 Кыз Көн Болыт Лимон Кар Малай Суган чибәр кыз - чибәр рәк озын көн - озын рак соры болыт - соры рак ачы лимон - ачы рак ак кар - аг рак тырыш малай - тырыш рак ачы суган - ачы рак

чибәр кыз — чибәр рәк

озын көн — озын рак

соры болыт — соры рак

ачы лимон — ачы рак

ак кар — аг рак

тырыш малай — тырыш рак

ачы суган — ачы рак

Елгалар зәңгәрсу боз белән капланган. Кимлек дәрәҗәсе зәңгәрсу ? Предмет билгесенең гадəттəгедəн бераз кимрəк, азрак булуын белдерə (Признак предмета намного меньше чем обычно)

Елгалар зәңгәрсу боз белән капланган.

зәңгәрсу ?

Предмет билгесенең гадəттəгедəн бераз кимрəк, азрак булуын белдерə

(Признак предмета намного меньше чем обычно)

Кимлек дәрәҗәсе кылт/- келт, - гылт/- гелт, - сыл/- сел, - су, -ча, - мса/ -мсә, -кылтым/- келтем, -ылҗым/-елҗем кушымчалары. Мисаллар: яшь келт , кыз гылт , зәңгәр су , әч келтем , күк сел , җылы мса , күг елҗем .

Кимлек дәрәҗәсе

  • кылт/- келт, — гылт/- гелт,
  • — сыл/- сел, — су,
  • -ча,
  • — мса/ -мсә,
  • -кылтым/- келтем,
  • -ылҗым/-елҗем кушымчалары.

яшь келт , кыз гылт , зәңгәр су , әч келтем , күк сел ,

җылы мса , күг елҗем .

Артыклык дәрәҗәсе Ак - ап -ак Чиста – чип -чиста Бер предметтагы билгенең башка предметтагы шундый ук билгедән күпкә артык булуын күрсәтә. (Признак одного предмета намного больше признака другого предмета)

Артыклык дәрәҗәсе

Чиста – чип -чиста

Бер предметтагы билгенең башка предметтагы шундый ук билгедән күпкә артык булуын күрсәтә.

(Признак одного предмета намного больше признака другого предмета)

Артыклык дәрәҗәсе а) сыйфатның көчәйткеч кисәгендәге соңгы авазына [п ], [м] авазлары өстәлеп : ап – ак, ямь – яшел; ә) иң, җете, үтә, бик кисәкчәләре ярдәмендә: иң чибәр, җете кызыл, бик тирән.

Артыклык дәрәҗәсе

а) сыйфатның көчәйткеч кисәгендәге соңгы авазына [п ], [м] авазлары өстәлеп : ап – ак, ямь – яшел;

ә) иң, җете, үтә, бик кисәкчәләре ярдәмендә: иң чибәр, җете кызыл, бик тирән.

Положительная - Сравнительная (Гади дәрәҗә) (Чагыштыру дәрәҗәсе) Превосходная матур – красивый а) частичное повторение основы; - рак  - рәк Уменьшительная – от прилагательных, выражающих цвет (Артыклык дәрәҗәсе) сары – желтый матур-рак – красивее кылт/ - келт (Кимлек дәрәҗәсе) б) усилительные частицы: иң – самый, бик – очень, үтә – сверх сап-сары – очень желтый сары-рак – желтее. -гылт/ - гелт түп-түгәрәк – самый круглый Түгәрәг-рәк - круглее -сыл/ - сел, - су сар-гылт – желтоватый бик матур – очень красивый -кылтым/-келтем, иң зур – самый большой ал-су – розоватый -ылҗым/-елҗем үтә сизгер – сверхчувствительный ак-сыл – беловатый зәңгәр-су – голубоватый

Положительная

Сравнительная

(Гади дәрәҗә)

(Чагыштыру дәрәҗәсе)

Превосходная

матур – красивый

а) частичное повторение основы;

Уменьшительная – от прилагательных, выражающих цвет

(Артыклык дәрәҗәсе)

сары – желтый

матур-рак – красивее

(Кимлек дәрәҗәсе)

б) усилительные частицы: иң – самый, бик – очень, үтә – сверх

Читайте также:

      

  • Любовь в жизни онегина и автора сочинение
  •   

  • Сочинение язык это жизнь народа
  •   

  • Сочинение про гранд каньон на английском
  •   

  • Сочинение на тему казахские национальные блюда
  •   

  • Жизненный путь человека сочинение судьба человека

Мәдрәсәләрдә китап киштәсе,

Сак белән Сокның бәетен ишетәсе.

Җәйгән җәймәмнең калды яртысы,

Ике баламның калмады берсе.

Мамык эшләпәне җилгә очырдым.

Ике баламны каргап очырдым.

Әнкәй каргады, әткәй, белдеңме?

Турыңнан уздык, әткәй, күрдеңме?

Кара карлыгач, сайрай сандугач,

Әнкәй, җылама, үзең каргагач!

Утырып уйландык, уйлап җыладык.

Әнкәй каргагач, минут тормадык.

Комач күлмәгем бер дә кимәдем,

Өйдән чыкканда: “Сау бул!” – димәдем.

Әнкәй каргагач, урманга баргач,

Җөрәгем алынды зур имән аугач.

Чыктык басуга, урак урырга.

Ходай кушкандыр шулай булырга.

Каргады безне газиз әнкәбез.

Якты дөнҗаны күрмәй китәбез.

Кояш чыкканда, кан тула күзгә,

Кыямәт көнсез кавышу юк безгә.

Газиз әнкәем, бер сүз әйтәем:

“Бәхил булсанә, өйгә кайтаек!”

Имезгән сөтең, әнкәй, беләсең,

Кыямәт көнне бәхил буласың.

Өйгән кибәнне җилләр тарата,

“Кавышабыз!” – дисәк, хәзер таң ата.

Урман эчендә кошлар сайрыйдыр.

Кошлар эчендә Сак-Сок җылыйдыр.

Әнкәй каргады рамазан аенда,

Сак-Сок булдык без кадер кичендә.

Уң якта канат, сул якта канат,

Очып чыкканда, калдылар карап.

Җылама, әнкәй, нигә җылыйсың?

Үзең карагач, үзең чыдыйсың.

Калган киемне алып куярсың,

Исеңә төшкәндә, алып карарсың.

Ишек алдында кошлар сайрыйдыр,

“Балалар кайда?” – дип, әткәй сорыйдыр.

Безне сорагач, әнкәй каушады:

“Каргадым” – дигәч, әткәй җылады.

“Ни өчен?” – диеп, әткәй сорады,

“Ходай язгандыр”, – диеп уйлады.

“Ник каргадым?” – дип, әни үкенә.

Ураклар ургач, җиләкләр пешкәч,

Әнкәй җылыйдыр, исенә төшкәч.

Ризык тапмыйлар кошлар басудан,

Әнкәй каргады безне ачудан.

Без киттек, әнкәй, бәхил булыгыз!

Намаз артыннан дога кылыгыз.

“Балам, балам!” – дип, әнкәй елыйдыр,

“Ник каргадың!” – дип, әткәй тиргидер.

Киртәдән очтык, кундык агачка,

Ниләр килмәде безнең бу башка?!

Урман эчендә каен башлары,

Газиз әнкәйнең түгелә яше,

Кичләр дә була, иртә дә була,

Газиз әнкәбез нишли, бичара?!

(1973 елда Краснокама районы Яңа Нугай авылында Миңнур Рәшитовадан (1892 елгы) БДУ студентлары язып алган.)

Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И.К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 296 б.

Презентация на тему: » Сак-Сок бәете Шагалиева Гайшә, 5 а сыйныф. «Сак-Сок» көе «Сак-Сок» бәете вә көенең нидән чыкканлыгы Сак-Сокның үз бәетләреннән дә күренә. Бәетләрдән аңлашылдыгына.» — Транскрипт:



1


Сак-Сок бәете Шагалиева Гайшә, 5 а сыйныф


2


«Сак-Сок» көе «Сак-Сок» бәете вә көенең нидән чыкканлыгы Сак-Сокның үз бәетләреннән дә күренә. Бәетләрдән аңлашылдыгына караганда, бер анна үзенең ике баласын: «Сез Сак-Сок булсагыз иде», дип каргой. Шул ук минута балалар, Сак-Сок дигән ике кош сурәтенә креп, кара урманга очып китәләр. Габдулла Тукай Халык әдәбияты


3


Габдулла Тукай бәетне халык иҗатыннан алган Балаларны караганда, аталары өйдә булмый бугай. Ул, кайткач, балалар хайда, дип, хатыныннан серый. Хатын: «Каргап очырдым», ди дә үкреп җылый башлый. Ире шелтә итә. Балалар исә искән җилләр аркылы гына аталарына үзләренең хәсрәтле сәламнәрен җибәреп торалар. Менә бу шуннан чыккан көй.


4


Сак-Сок бәетен көйгә салып җырлаганнар


5


Раннур нәшрияты чыгарган китап


6


Әйдәгез, без бу бәеткә багышланган рәсемнәр карыйк


7



8



9



10



11



12


Бүгенге көндә бәеткә багышланган спектакльлар кукла


13


Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сайты учителей для подготовки к егэ
  • Сайты с тестами по биологии егэ
  • Сайты с заданиями по егэ по математике
  • Сайты с заданиями егэ информатика
  • Сайты с вебинарами для подготовки к егэ