Сборник сочинений на татарском языке

Сборник сочинений на татарском языке для всех классов. Более 100 разных тем и вариантов упорядочены в алфавитном порядке. Также в боковой панели сайта имеется быстрый поиск по названию. Всё онлайн и абсолютно бесплатно. Татар16 ру – стараемся для вас.Барлык сыйныфлар өчен татарча сочинениеләр җыентыгы. 100 дән артык вариантлар һәм темалар алфавит тәртибендә урнашканнар. Шулай ук сайтның уң  панеленда исем буенча кызу эзләү бар. Барлыгы да онлайн һәм бушлай. Татар16 ру – сезнең өчен торышабыз.

Сочинениялэр:

А

Ак көз

Алар ватанны сакладылар

Апрель ае

Ә

Әдәбият − минем тормышым

Әниемнең изге куллары

Әти белән сөйләшү

Әти-әни – иң кадерле кешеләрем

Б

Б. Урманчының салтык болыны

Батырлык

Безнең авыл

Безнең гаиләдә китап

Безнең Мырау

Безнең фатирабыз

Белем – якты нур

Белемнең тормыштагы әһәмияте

Беренче кар

Беренче сентябрьдә

Бөек Җиңү бәйрәмендә

В

Г

Гади генә таш диярсең

Гаҗәеп дустым

Д

Дәү әнием

Дәү әтием

Дус-кызыма хат

Дуслык – бөек көч

Дуслык төле

Дустыма хат

Е

Ё

Ж

Җ

Җәй могҗизалары

Җәйге выкыйга

Җәйге каникуллар

Җәйге паркта

Җәйге таң

З

И

Игелеклелек

Икейөзлелек

Илдә тынычлык булсын

Инсафлы кызлар

Иң гүзәл кеше

Иң яхшы кеше

Исемнәр турында

Й

Йорт хайваны тоту − җаваплы эш

К

Каз өмәсе

Казан – мәңге яшь шәһәр

Казанга экскурсия

Карга боткасы

Кешеләрдәге матур сыйфатлар

Киләчәк бүгеннән башлана

Китап − тормыш дәреслеге

Китап − ул хәзинә

Көз башы

Күңелле кыш килде

Күңелле ял

Кыш килә

Күңелле тәнәфес турында

Күзәтүчән булыйк!

Кышкы салкын көннәрдә

Кышкы сихри урманда

Л

Л. Фәттаховның “сабан туе” картинасы

М

М. Казаковның “үксез бала” рәсеме

Матур сыйфатлар

Матурлык тудыручы

Матурлык һәм зәвык

Мәктәп директоры булсам

Мәктәптә яраткан фәннәрем

Мин бәйли беләм!

Мин дәрес әзерлим

Мин язны ни өчен яратам?

Минем әнием

Минем гаиләм

Минем дустым

Минем нәни этем

Минем этем

Минем яраткан шөгылем

Миңа эт нигә кирәк

Моң

Муса Җәлил – тормыш юлы

Н

Нардуган бәйрәме

Начар гадәтләр

Нәүрүз

Ң

О

Ө

П

Патриотлар

Походта

Р

Рәнҗеш

С

Сабан туе

Сагыну хисе

Сәламәтлек сагында

Солдат буласым килә

Спорт белән шөгыльләнәм

Минем өчен спорт

Т

Табигатьне саклагыз

Татар композиторы

Татар милләте

Татар рәссамы

Тәрбияле кеше

Телефоннан аралаша беләсеңме?

Тиен белән очрашу

Туган тел

Туган төлем – иркә гөлем

Туган телемне яратам

Туганнарда кунакта, яки кызыклы көн

Тугры дус − җанлы хәзинә

Тутый кош

Тылсымчы булсам

У

Укытучы булсам

Укытучым

Урман җәнлекләре

Урманда

Ү

Үзем турында

Ф

Февраль

Х

Хайваннар – кешеләрнең ярдәмчесе

Хайваннарга да табиб кирәк

Хат үрнәге

Хезмәт кешене бизи

Хокук белгеченә кирәкле сыйфатлар

Хыял

Хыялдагы бүлмәм

Һ

Ц

Ч

Чәчәкләр ае

Чын дус

Ш

Шәфкать туташы

Щ

Ъ

Ы

Ь

Э

Энем

Этләр яхшылыкның кадерен белә

Эш белмәгән − кеше көлдерер

Эшләмәгән − ашамый

Ю

Юлларны гизүче һөнәр

Я

Якын дусларым

Ялган һәм чын батырлык

Ямьле идел буйлары

Ямьле яз

Яраткан бәйрәмнәрем

Яраткан дәресем

Яраткан песием

Яраткан һөнәрем

Яраткан шөгылем

Ярату

Ятимлек

Яшь дус

Янгын сүндерүчеләр − тормыш сагында

Меню сайта
  • Главная страница
  • Информация о сайте
  • Статьи
  • Каталог файлов
  • Дневник
  • Фотоальбом
  • Гостевая книга
  • Обратная связь
  • Каталог сайтов
  • Доска объявлений
  • Онлайн игры
  • Карта сайта
Посетители

Онлайн всего: 1

Гостей: 1

Пользователей: 0


В категории материалов: 10
Показано материалов: 1-10

Сортировать по:
Дате ·
Названию ·
Рейтингу ·
Комментариям ·
Загрузкам ·
Просмотрам


Татар мәктәпләренең ХI сыйныфларында татар теле һәм әдәбиятыннан чыгарылыш имтиханы өчен материал 20 комплектка тупланып бирелде. Язма эшне башкару өчен 6 астрономик сәгать билгеләнде. Һәр комплектка, аерым номер куелып, 7 шәр тема тәкъдим ителә. Имтихан материалы татар теле һәм әдәбиятыннан гомуми белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумына туры китереп эшләнелде. Укучыларның борынгы әдәбият, ХIХ гасыр, XX йөз башы, совет чоры һәм хәзерге заман әдәбиятыннан белемнәре тикшерелә, шул сәбәпле һәр комплектка шушы юнәлештәге темалар сайланды.

Гыймадиева Н.С, Билалова Ә.Г. Әдәбият дәреслекләре буйлап. (V—VIII сыйныф укучылары өчен ярдәмлек). − Казан, «Яңалиф» нәшрияты, 2006. − 124 б.

Җыентык урта мәктәпнең V—VIII сыйныфлары, педагогик көллият укучыларына, укытучыларга әдәбият укыту өчен ярдәмлек буларак тәкъдим ителә. Ярдәмлектә дәреслектәге биремнәргә язмача җаваплар, төрле инша үрнәкләре бирелә.

Учебное издание
Гимадиева Назия Саляховна
Билалова Альфинур Гильмутдиновна
По страницам учебников литературы
(Пособие для учащихся V—VIII классов) (на татарском языке)

Гыймадиева Н.С., Галләмова Р.В. Уйларыбыз − ак кәгазьдә…: Сочинениеләр җыентыгы. − Казан: «Гыйлем» нәшрияты, 2008. − 112 б.
Җыентыкта тормышның төрле якларына караган, төрле күләмдәге 125 үрнәк сочинение тупланды. Сайлап алу яисә берләштереп язу мөмкинлеге күбрәк булсын өчен, һәр темага берничә вариант тәкъдим ителде. Үрнәккә таянып, укучы теләсә кайсы темага сочинение яза алыр.
Китап, нигездә, урта мәктәп укучыларына, әти-әниләргә, укытучыларга татар теленнән ярдәмлек буларак тәкъдим ителә.

Файлның форматы .doc (Word программасы белән ачып була).

Учебное издание Гимадиевой Назии Саляховны и Галлямовой Рузили Вагизовны «Мысли на чистой бумаге…». Сборник сочинений на татарском языке. Выпущен издательством «Гыйлем», Казань, 2008 год, 112 страниц.

Дәреслектәге биремнәр һәм темалар буенча сочинениеләр. —Казан: «Раннур» нәшр., 2004. — 208 б.

Шагыйрә һәм галимә Рифә Рахманның сочинениеләр сериясеннән чыгарган чираттагы китабы мәктәп укучыларына, хәзерлек бүлеге шәкертләренә — бер өлге, укытучыларга — әдәби әсәрне анализлаганда, методик ярдәмлек буларак, ә галим һәм студентларга аерым бер гыйльми ачышлары белән кызыклы. Ул алдагы хезмәтләрне кабатламый, тулыландыра гына. Автор барлык чыгарылган тупланмалар бергә тора-бара программага кертелгән аерым әсәрләрне һәм татар әдәбияты тарихын процесс буларак дөрес аңлау юнәлешендә бер терәк булыр дип өметләнә. Китаплардагы фәнни ачышлар авторның үз хокукында гына санала.

“Сүз күңелдә очкын булып көйри,
Сүз арыслан итә йөрәкне…”

Чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханда язган сочинениеләре

Җыентыкка Татарстан Республикасы мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучыларының соңгы ике елда имтиханда язган сочинениеләренең кайберләре тупланды.

Бер үк тема буенча язылган сочинениеләр укучыларның фикер аерымлыгы белән генә түгел, төрле әдипләрнең иҗатын анализлау белән дә үзенчәлекле.

Укучыларның язма эшләре үзгәртүсез бирелә.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханда язган сочинениеләре.− Казань: РИЦ «Школа», 2003.− 296 с.

В данном сборнике — экзаменационные сочинения выпускников школ на татарском языке.

РИФӘ РАХМАН. Һәр сыйныфта — сочинение. — Казан: «Раннур» нәшр. 2003. — 176 б.

Бу китап ата-аналарның, укучыларның, мөгаллимнәрнең үтенечләрен тыңлап язылды. Аннан файдаланучылар язма эшләрне сүзгә-сүз күчермәсләр, нәкъ алардагыча фикер йөртмәсләр, хезмәтне бары тик гап-гади үрнәкләр җыелмасы итеп кенә санарлар дигән өметтә калабыз.

Закирә Хәбибуллина, Раушания Миңнуллина
Бу хезмәттә ана теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү максатында сочинениеләрне ничек язу турында сүз бара. Сочинение язарга өйрәтү буенча алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәсеннән үрнәкләр китерелә. Кулланмада бирелгән сочинение үрнәкләре өчен Түбән Табын, Иж-Бубый, Мөслим, Киров, Югары Кибәхуҗа, Түбән Ушма, Зур Сәрдек, Янурыс, Ямаширмә, Казан шәһәренең 8 нче гимназия һәм 3 нче мөктәп-гимназиясе укытучыларына рәхмәтебезне белдерәбез.

Әлеге хезмәт − мәктәп, педучилище укучылары һәм абитуриентлар өчен дә ярдәмлек.

Учебное издание Хабибуллиной Закиры Нуриевны и Миннуллиной Раушании Вагизовны «Учимся писать сочинение (Методика и образцы)» на татарском языке. Выпущено издательством «Яналиф» в 2002 году. Книга будет полезна учащимся школ, училищ и абитуриентам.

Гыймадиева Н.С. Имтиханнар өчен сочинениеләр.

Җыентык урта мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныфында укучыларга әдәбияттан имтиханнарга өзерләнү өчен ярдәмлек буларак тәкъдим ителә. Ярдәмлектә урта мәктәп курсы буенча Татарстан Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган («Мәгариф” журналы, №4, 2002) темаларның бер өлеше чагылыш таба. Сочинениеләрнең төрле узенчәлекләре исәпкә алынып бирелә. Эшне җиңеләйтү максатыннан темалар әдәби әсәрнең язылу чорына карап урнаштырыла. IV бүлектә бүгенге көндә актив кулланылышта йөртелгән сочинение төрләре дә тәкьдим ителә. Сочинение язу өчен кайбер киңәшләр һәм орфографиянең кыен очракларына караган кагыйдәләр укучыга язма эшне уңышлы башкарып чыгарырга ярдәм итәр.

Әлеге хезмәт − мәктәп, педучилище укучылары һәм абитуриентлар өчен дә ярдәмлек.

© “Яңалиф” нәшрият йорты, 2003

© «Экс-Пресс» полиграфия-нәшрият үзәге, 2003

Сборник сочинений Назии Саляховны Гимадиевой на татарском языке. Сборник будет полезен выпускникам средних школ для подготовки к экзаменам по татарской литературе, учащимся педучилищ, абитуриентам.

Мәктәп укучысына ярдәмлек. «Раннур» нәшрияте, 2001 ел. Китап *.doc форматында.
Китапка төрле характердагы сочинениеләр тупланган. Әдәби-тарихи пландагы язма эшләр арасында бәяләмә, характеристика, чагыштыру рәвешендәгеләрен очратырсыз. Ирекле темага язылганнары да җитәрлек. Алары үз эченә аерым профессия, фән, сәнгатькә кагылышлы, иҗтимагый-сәяси, әхлакый проблемаларны күтәреп чыккан публицистик сочинениеләрне, ел фасыллары, әти-әниләр турында уйларыбызны чагылдырганнарны туплаган.

Автор турында: Тюрко-Татарский Мир ===>.

Гыймадиева Н.С., Галләмова Р.В.

Уйларыбыз ак кәгазьдә

СОЧИНЕНИЕЛӘР

Казан

«Гыйлем» нәшрияты

ББК 81.2 Тат-9

Г 92

Гыймадиева Н.С., Галләмова Р.В.

Г 92 Уйларыбыз − ак кәгазьдә…: Сочинениеләр җыентыгы. − Казан: «Гыйлем» нәшрияты, 2008. − 112 б.

ISBN 978-5-9901152-1-8

Җыентыкта тормышның төрле якларына караган, төрле күләмдәге 125 үрнәк сочинение тупланды. Сайлап алу яисә берләштереп язу мөмкинлеге күбрәк булсын өчен, һәр темага берничә вариант тәкъдим ителде. Үрнәккә таянып, укучы теләсә кайсы темага сочинение яза алыр.

Китап, нигездә, урта мәктәп укучыларына, әти-әниләргә, укытучыларга татар теленнән ярдәмлек буларак тәкъдим ителә.

ISВN 978-5-9901152-1-8

© Галләмова Р.В., 2008

Эчтәлек

Яшь дус!        

Мәңге яшь шәһәр        

Казанга экскурсия        

Ямьле Идел буйлары        

Безнең авыл        

Туган авылым        

Туган телем − иркә гөлем        

Туган тел        

Туган телемне яратам        

Дуслык теле        

Мин гаиләмне яратам        

Дәү әтием        

Дәү әнием        

Иң яхшы кеше        

Әниемнең изге куллары        

Минем әнием        

Әти белән сөйләшү        

Әти-әни − иң кадерле кешеләрем        

Энем        

Үзем турында        

Безнең фатирыбыз        

Хыялдагы бүлмәм        

Яраткан шөгылем        

Спорт белән шөгыльләнәм        

Ятимлек        

Туганнарда кунакта, яки кызыклы көн        

Гаҗәеп дустым        

Дуслык − бөек көч        

Чын дус        

Тугры дус − җанлы хәзинә        

Минем дустым        

Дустыма хат        

Йорт хайваны тоту − җаваплы эш        

Миңа эт нигә кирәк?        

Минем этем        

Этләр яхшылыкның кадерен белә        

Яраткан песием        

Безнең Мырау        

Тутый кош        

Хайваннар − кешеләрнең ярдәмчесе        

Урман җәнлекләре        

Табигатьне саклагыз        

Тиен белән очрашу        

Беренче сентябрьдә        

Укытучым        

Белем − якты нур        

Күңелле тәнәфес турында        

Яраткан дәресем        

Мин дәрес әзерлим        

Походта        

Күңелле ял        

Кешеләрдәге матур сыйфатлар        

Начар гадәтләр        

Җәйге вакыйга        

Телефоннан аралаша беләсеңме?        

Инсафлы кызлар        

Матур сыйфатлар        

Патриотлар        

Батырлык        

Ялган һәм чын батырлык        

Моң        

Матурлык тудыручы        

Гади генә таш диярсең…        

Хыял        

Киләчәк бүгеннән башлана        

Ярату        

Игелеклелек        

Рәнҗеш        

Матурлык һәм зәвык        

Икейөзлелек        

Тәрбияле кеше        

Исемнәр турында        

Сагыну хисе        

Тылсымчы булсам        

Күзәтүчән булыйк!        

Китап − ул хәзинә        

Китап − тормыш дәреслеге        

Безнең гаиләдә китап        

Белемнең тормыштагы әһәмияте        

Әдәбият − минем тормышым        

Иң гүзәл кеше        

Укытучы булсам        

Мәктәп директоры булсам        

Сәламәтлек сагында        

Шәфкать туташы        

Хокук белгеченә кирәкле сыйфатлар        

Хайваннарга да табиб кирәк        

Юлларны гизүче һөнәр        

Янгын сүндерүчеләр − тормыш сагында        

Эшләмәгән − ашамый        

Хезмәт кешене бизи        

Минем яраткан шөгылем        

Мин бәйли беләм!        

Эш белмәгән − кеше көлдерер        

Көз башы        

Ак көз        

Беренче кар        

Күңелле кыш килде        

Кышкы салкын көннәрдә        

Кышкы сихри урманда        

Февраль        

Ямьле яз        

Мин язны ни өчен яратам?        

Апрель        

Чәчәкләр ае        

Җәйге паркта        

Җәйге таң        

Җәй могҗизалары        

Урманда        

Нәүрүз        

Карга боткасы        

Сабан туе        

Нардуган бәйрәме        

Каз өмәсе        

Илдә тынычлык булсын        

Бөек Җиңү бәйрәмендә        

Алар Ватанны сакладылар        

Солдат буласым килә        

Картиналар буенча инша язу үрнәкләре.        

М. Казаковның «Үксез бала» рәсеме        

Х.А. Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасы        

Л. Фәттаховның «Сабан туе» картинасы        

Б. Урманченың «Салтык болыны» картинасы        

Яшь дус!

Сиңа шулай эндәшкәнгә гаҗәпләнмә. Син инде хәзер урта яшьтәге мәктәп балалары арасында. Сиңа карата таләпләр дә үзгәрә, үсә бара. Син хәзер мөстәкыйль фикерли беләсең, уйларыңны ак кәгазьгә төшерергә дә өйрәндең. Әгәр ярдәм кирәк булса, кулыңдагы китап сиңа ярдәмгә килергә әзер. Җыентыкка кергән язма эшләр төрле темаларны эченә ала. Язмаларның авторлары − синең яшьтәшләрең.

Китаптан син туган якка, дуслыкка, туганнарыңа, яраткан хайван-җәнлекләреңө, табигать мизгелләренә, төрле һөнәрләргә һәм башка бик күп күренеш, хис-тойгыларга багышланган язмаларны таба алырсың. Кайберләре сиңа ошап та бетмәскә мөмкин. Бу очракта син үзеңчә итеп уйларыңны ак кәгазьгә төшер, үзеңне сынап кара. Һәркемнең һәрнәрсәгә, һәр вакыйгага үз фикере булырга тиешлеген онытма.

Мәктәп программаларында рәссамнарның рәсем-картиналары буенча эшләр дә каралган. Без алар белән эшләү үрнәкләрен дә сезнең игътибарга тәкъдим итәргә булдык, һәр рәссам үз фикерен буяулар белән җиткерә, ә син шул фикерләрне сүзләргә күчерергә тырыш.

Без исә бирелгән язма эшләрдә яктыртылган мәсьәләләр сине дә бик еш уйландыра, хыял канатларында очырта, борчый торгандыр дигән фикердә. Шуңа безнең максатыбыз − сине дөньяның, яшәешнең һәр мизгеленә игътибар белән карарга, фикерләреңне эзлекле, җыйнак итеп бирә белергә, тел хәзинәләреннән оста файдаланырга өйрәтү. Эшкә кереш. Әле язылмаган ап-ак кәгазь битләре синең уй-фикерләреңне көтеп ята.

Уңышлар сиңа, яшь дус!

Авторлар.

Мәңге яшь шәһәр

Иркәли җанны Идел һавасы,

Ишетәм синдә әнкәм авазын.

Мәхәббәтем син,

Бәхетем каласы −

Мең яшьлек Казан,

Мең яшәр Казан.

Роберт Әхмәтҗанов.

Туган ягым − Татарстан. Киң кырларга, шаулы урманнарга, елгаларга, көмештәй ялтырап торган күлләргә бай минем туган ягым. Бәлки шуңа күрәдер, телебез дә каен ботагыдай сыгылмалы, көйләребез кебек назлы безнең.

Чиксез яшел киңлекләр, урман, кыр, күлләр илендә, инде мең елдан артык үзенең серле исеме, шөһрәтле тарихы булган Казан шәһәре Идел елгасына Казансу килеп кушылган җирдә урнашкан.

Казан − Татарстанның башкаласы. Ул татарларны бер үзәккә туплап торучы башкала − безнең рухи мәркәзебез. Ул − минем туган шәһәрем дә. Казанның, тарихчылар һәм археологлар ачыклый алган гомере генә дә 1000 елдан артып китә. Ә аңа кадәр ул күпме еллар дәвамында яшәгән, бер Ходай белә.

Казан шәһәренең салынуы турында бик күп халык авыз иҗаты ядкярләре һәм әдәби әсәрләр бар. «Хан кызы Алтынчәч», «Кабан күле», «Алпамша» әкиятләре, «Туйбикә казаны» легендалары − әнә шундыйлардан.

«Шәһри Болгарда халык бай яшәгән. Ләкин Аксак Тимер Шәһри Болгарны җимергән.

…Бер кабиләнең анасы Туйбикә карчык унбишләп кешене иярткән дә җил көймәсе белән Идел буйлап китеп барган. Ул алты потлы казанын да үзеннән калдырмаган, казанның чылбыры да алты пот икән. Шактый баргач, юлчылар яр буена төшкәннәр. Бу урын аларга ошаган. Шунда туктап, яшәп калганнар. Безгә аш-су, бәхет теләп торсын диеп, казанны күмеп куйганнар.

Шушы урында Казан шәһәрен сала башлаганнар, ди. Чылбырлы Казан әле хәзер дә шәһәр астында ята, ди, тик аны табучы гына юк, ди. Казан исеме әнә шулай килеп чыккан, имеш». («Туйбикә казаны».)

Чынлап та, безнең халкыбыз бик кунакчыл бит, димәк, ул сыйфат безгә борынгы бабаларыбыздан күчкән. Өйгә кунак алып кайту, аңа хөрмәт күрсәтү − бүген дә халкыбызның иң күркәм сыйфатларының берсе.

Казан − тарихи шәһәр. Аның иң биек урынына Кремль диварлары урнашкан. Ә диварлар артында кызыл кирпечтән салынган Сөембикә манарасы һәм ап-ак Спас манарасы; Казаныбызга нур чәчеп торучы Кол Шәриф мәчете бар. Казан Кремле − Бөтендөнья тарихи мирас һәйкәле дип игълан ителде.

Казаныбызга мең яшь булуга карамастан, ул яшәрә генә бара. Чөнки аны көннән-көн матурлыйлар, яңарталар. Башкалабызның иске урамнары, йортлары төзекләңдерелә. Шулай ук яңа урамнар һәм микрорайоннар да калкып чыга, метро төзелә. Казан һаман да иҗат дәрте белән рухланып яши, киләчәккә ачык йөз белән карый.

Казан − безнең республикабызның йөрәге ул, белем үзәге. Монда бик күп атаклы язучылар, галимнәр, рәссамнар, композиторлар яшәгән, укыган, иҗат иткән… Шәһәребездә бик күп уку йортлары, музейлар, театрлар, парклар бар. Казанда төрле халык вәкилләре үзара дус яшиләр һәм эшлиләр.

Казаным − ул дуслык шәһәре! Казаным − ул тарихи шәһәр. Казаным − ул гел яңарып торучы, картаймый торган мәңге яшь шәһәр!

Казанга экскурсия

Менә без Казанда экскурсиядә. Республикабызның башкаласы булган Казан − Идел буендагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Аңа 1000 ел элек нигез салынган. Бүгенге көндә Казан − миллионнан артык халкы булган зур шәһәр. Ул истәлекле урыннарга бик бай.

Экскурсиябезне Кремльдән башлап җибәрдек. Кремль Казанның үзәгендә урнашкан. Ерактанрак карасаң, әйтерсең лә ул бер утрауны биләп тора. Кичләрен шушы утрауны төрле төстәге утлар яктырта. Бу − искиткеч күренеш. Кремльгә кергән юлда ап-ак Спас манарасы урнашкан. Аны сәгать бизи. Кремль янында герой шагыйребез Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. Ул әсирлектә дә үлемсез шигырьләр язган, батырларча һәлак булган. Без аның шигырьләрен яратып укыйбыз.

Казанны һич тә Сөембикә манарасыннан башка күз алдына китереп булмый. Тирә-якка нур бөркеп торучы бу манара Казанның йөзек кашына һәм гүзәл тарихи символына әйләнде. Сөембикә − татар халкының горурлыгы, иминлек билгесе, иманы, кыйбласы ул. Кремльдә без Сөембикә манарасының тарихы белән таныштык. Ул − бик борынгы корылма, һәм дөньядагы авып баручы берничә шундый корылмалар исемлегенә кертелгән. Хәзерге көндә төзүчеләр аның авышып баруын туктатканнар. Яңа корылмалардан булган Кол Шәриф мәчетен дә озаклап карадык. Ул искиткеч матур һәм зур мәчет икән, һәм, хаклы рәвештә, илебезнең җиде могҗизасы исемлегенә керергә тиеш. Кремль безгә бик ошады.

Аннан соң Казанның бүтән истәлекле урыннарына юнәлдек.

Казан − студентлар шәһәре. Ул инде күптәннән Россиянең югары белем, фән, нәшрият үзәге булган. Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен Идел буе, Урта Азия халыклары өчен мөгаллимнәр, фән эшлеклеләре әзерләгән, дәреслекләр һәм китаплар бастырып торган. Шуңа күрә дә анда бик күп уку йортлары урнашкан.

Университет − Казаныбызның горурлыгы. Анда меңнәрчә студент югары белем ала. Минем әти-әниләрем, күп туганнарым да аны тәмамлаган. Минем дә шул университетта укыйсым килә.

Казанның үзәгендә урнашкан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты да республикабыз горурлыгы. Ә аның каршында халкыбызның сөекле улы, композитор Салих Сәйдәшевкә һәйкәл куелган.

Без тагын Татар дәүләт академия театры бинасы янында булдык. Ул Г. Камал исемен йөртә. Театр Кабан күле буенда урнашкан. Без шунда күңелле ял иттек.

Казанның тагын бер истәлекле урыны булган Тукай музеена да бардык. Атаклы шагыйребезнең тормыш һәм иҗат юлы буенча күп мәгълүмат алдык. Казан шәһәре миңа бик тә ошады.

Мин үз туган ягымны бик яратам һәм аның белән горурланам.

Ямьле Идел буйлары

Туган ягымның табигате бик матур. Үзенең калын урманнары, саф чиста сулы чишмәләре, яшел болыннары, яхшы һәм тырыш кешеләре белән дан тота ул. Туган як һәркемгә дә якын. Мин дә бәләкәй чакта ук аның табигатенә сокланып үстем. Җәй көннәреңдә ул тагын да матурая.

Бервакыт без Идел буена походка бардык. Җәйнең матур бер көне иде. Идел безне җем-җем итеп уйнап торган чал дулкыннары белән сәламләп каршы алды. Күктә − кошлар симфониясе, су өстендә − акчарлаклар уйнавы.

Су буеның матурлыгын каләм белән язып, тел белән сөйләп бетерерлек түгел! Әллә кайлардагы диңгез-океан буйлары бер якта торсын! Яр буеңда йөзьяшәр наратлар, имәннәр тамырлары белән җиргә нык ябышканнар. Әмма кайберләре яр белән бергә җимерелеп төшкән, шулай да, табигатькә үзләренчә җайлашып, үсүләрен дәвам иттерәләр. Суга якын булуларына шатланып, дулкыннарның үзләрен коендырып китүен көтәләр.

Мондагы табигатьнең гүзәллегенә хәйран каласың. Идел ярының сап-сары, чип-чиста, кабырчыклы, чуерташлы комыннан барасы да барасы килә. Су өстендә уктай атылып балык тоткан акчарлакларны күзәтеп тору да кызык. Ә Иделнең суы… Кызу көндә колач салып йөзүдән, бергәләшеп су чәчрәтә-чәчрәтө уйнаудан да бәхетлерәк мизгелләр бармы икән?!

Халкыбызның бөтен тормышы диярлек шушы елга белән бәйләнгән. Шулай булмаса, ул аны җырларга кушып җырламас иде.

Идел бит ул, Идел бит ул,

Тирән бит ул, киң бит ул…

Татарстаныбызның матурлыгын күрәсе килгән кешегә Идел буена барырга киңәш итәр идем мин.

Безнең авыл

Татарстан җиренең иң матур ягын күрәсегез килсә, безнең авылга килегез. Мин авылыбызның бөтен матурлыгын сөйләп тормыйм. Шагыйребез Г. Тукай әйтмешли, «уйласам авылымны, гакълымнан да мин хәзер шашам» («Шүрәле»). Авылымның искиткеч бер урыны турында гына сөйлисем килә. Мондый гүзәллекне сез башка бер җирдә дә таба алмассыз. Ул − безнең авылдан ике чакрым чамасы ераклыктагы күл. Аны безнең авыл халкы Мүкле күле дип йөртә. Гадәттә аның «күле» сүзе төшеп кала. «Мүклегә барам, Мүкледә коендым…» дип кенә сөйләшәләр.

«Күлләр күп инде ул, безнең авылда да бар», − диярсез. Бардыр, әмма безнеке кебеге юк. Күлебез урман буенда көзге кебек ялтырап ята. Күлгә үзен чорнап алган урманнардан сукмаклар сузылган. Суы искиткеч чиста, йомшак. Кер юам дисәң, сабын да кирәкми: чип-чиста итә. Болары да гаҗәп түгел әле. Андый күлләрне дә очратырга мөмкин. Иң гаҗәбе − күлнең уртасында утрау бар. Ә утрауда, суда коенып чистарып чыккандай, ап-ак каеннар үсеп утыра. Утрау ел саен диярлек урынын алыштыра. Җил аны төрле якка этеп чыгара. Утрау үзе дә гади түгел: анда мүк җиләге үсә. Элек авылым кешеләре, өй салганда, утраудан мүк чыгарганнар. Бәлки күлнең исеме дә шуннан калгандыр. Күл турында авылым кешеләре бик күп хикәятләр сөйли. Мин дә бик күп сөйли алыр идем. Менә кайда ул чын гүзәллек!

Туган авылым

Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен ул − туган авылым. Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Яшьлекләрендө авылын ташлап чит җирләргә киткән кешеләр дә, туган туфракларын сагынып, аның табигатенә сокланып, җырлар, шигырьләр язалар. Якташ шагыйребез Р. Фәйзуллин да «Кайту» шигырендә туган авылын ничек сагынуы турында яза:

Рәхәтләнеп аунадым бер

туган як кырларында!

Кулларымны куеп тордым

чишмәнең парларына.

Рәхәтләнеп таптап йөрдем

бала чак сукмакларын,

искә төшереп, гомеремнең

татлы төштәй чакларын…

Мин дә чын күңелемнән туган ягымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Минем авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә!

Авылымны ике яктан җиләк-җимешкә бай матур таулар, калкулыклар кочаклап алган. Без һәр елны Төбәк, Карамалы, Абалый тауларына җиләккә йөрибез, җәен-көзен гөмбә җыябыз.

Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзең ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк аңда! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч гүзәллек! Әнә шул болын өстеннән әкрен генә иртәнге кояш күтәрелә. Күтәрелә дә илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Әкияти манзара эчендәге авылым көннән-көн матурлана, яшеллеккә күмелә.

Туган телем − иркә гөлем

Гомерем дә җыйдым гыйлем –

Мөгаллимнәр бирде белем.

Күңелемә якын итеп

Алган сабак − туган телем.

Илдус Гыйлаҗев.

Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул − кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. «Туган» сүзе тагын берничә сүз белән сүзтезмә ясый: «туган ана», «туган ил» һәм «туган тел». Бу төшенчәләр − өчесе дә кеше өчен иң якын, иң кадерле. Әгәр кеше бу төшенчәләргә битараф караса, аларны еш алыштырса, онытса яки хыянәт итсә, ул кешегә «изге» дигән сүз таныш түгел.

Кеше дөньяга беренче аваз салуга, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә «балам» дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре − әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, алар рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән:

И туган тел! Синдә булган

Иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм

Әткөм-әнкәмне, Ходам!

Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә генә алар күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә алалар. Шуңа күрә дә безнең билгеле шәхесләребез, галимнәребез, язучы һәм шагыйрьләребез туган телгә зур игътибар бирәләр. Галимнәр фикеренчә, үз туган телендә белем алу балага җиңелрәк бирелә һәм белемне үзләштерү, аңлау дәрәҗәсен арттыра икән. Үз туган теленең кешегә тәэсир көче дә ныграк. Бу турыда аксакал язучыбыз Гомәр Бәширов бик дөрес әйткән. Ул инде туган телнең байлыгын бик яхшы белә, чөнки гомере буе халык авыз иҗаты җәүһәрләрен җыйган һәм өйрәнгән кеше. «Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, − дип яза Г. Бәширов, − һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән. Өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән». Никадәр мәгънәле сүзләр!

Минем туган телем − татар теле. Шагыйрь Наҗар Нәҗми аны «җырдай моңлы», Равил Фәйзуллин «тыйнак, басынкы, түзем», И. Гыйләҗев «тәмле, күркәм, өстен», ә Хәсән Туфан исә «күкрәүләр теле, батыр һәм җәүһәр мирас» дип атыйлар.

Тел тарихы ул − ил тарихы. Безнең туган телебез тарихның төрле авырлыкларына, җәзалау-кимсетүләренә дучар булган. Ләкин:

Чукындырган чагыңда да

Чукынмадың, татар теле, −

ди Наҗар Нәҗми.

Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Х. Мөҗәйләрнең татар телендә язылган шигырьләре фашистларның тимер ишекләреннән, гильотиналарыннан да көчле булдылар. Бу турыда шагыйрь Р. Фәйзуллин:

Түзем тел ул −

окопларда, төрмәләрдә, лагерьларда

атылса да, асылса да,

җиңү рухын җуймаган ул.

Гильотина өсләрендә

Яшәү җырын җырлаган ул! −

дип, татар теленә булган югары бәясен бирә.

Туган тел турында фикерләремне шагыйрь И. Гыйләҗев сүзләре белән йомгаклыйсым килә:

Ул булганда адашмабыз −

Юлым туры, нурлы көнем.

Күз карасы кебек саклыйм

Анам телен − Татар телен.

Туган тел

Туган тел дип әйтүгә, Г. Тукай язган шигырь юллары искә төшә:

И туган тел, и матур тел,

Әткәм, әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Минем туган татар телем чынлап та бик матур. Ул минем өчен әткәм-әнкәм кебек үк якын. Туган телен югалткан милләтнең киләчәге юк дип уйлыйм мин. Үз телен яхшы белгән кеше генә милләте белән горурлана, аның кадерен белә.

Мин Свердловск шәһәрендә тудым. Ул вакытта минем әти-әнием анда эшләгәннәр. Мин рус мәктәбендә укыдым.

Күптән түгел без Казанга әйләнеп кайттык. Без гаиләдә гел татарча сөйләшәбез, чөнки барыбыз да татар балалары. Свердловскида вакытта татарча өйдә генә сөйләшеп була иде. Казанга кайткач, мин урамда да, транспортта да татарча сөйләшеп йөргән кешеләрне күреп шатландым. Күңелем рәхәтләнеп китте. Ничектер алар миңа бик якын булып, туган кебек тоелдылар. Ә мәктәптә татар теле дөресләре буласын белгәч, мин бигрәк тә сөендем. Татар телен өйрәнү безгә рус һәм инглиз телләрен өйрәнергә һич тә комачауламый. Авылга кайткач, әбием, башымны сыйпап: «Бәбкәм, беркайчан да үз телеңне онытма, туган телеңне балаларыңа да өйрәтерсең!» − ди. Мин, әлбәттә, гомер буе үземнең туган телемне саклармын!

Туган телемне яратам

Минемчә, туган телне яратуны шагыйребез Г. Тукай тулысынча аңлатып биргән. «Туган тел» шигыре кешене тормышының бөтен чорларына алып кайта. Сиңа гомер бүләк иткән әти-әниеңнең теле аша, син дөньяны таныгансың. Башка телләр үзләренчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы ук бүтән. Ул сиңа үгет-нәсыйхәт булып та, иркәләп-сөеп тә ишетелә. Туган телең аша җирдәге, кешедәге матурлык бөтен тулылыгы белән аңлашыла. Җырларыбызга моңлылык хас булган кебек, телебезгә дә моңлылык хас. Ә моң кешенең йөрәгендә, күңел түрендә туа. Моңлы халык начар була алмый. Моң ул − халык рухының ышанычлы сакчысы. Шуны онытмасак, телебез һәрвакыт моңлы, ягымлы, аһәңле булыр.

Туган тел һәр кеше өчен кадерле һәм газиз була. Ә безнең өчен татар теле кадерле һәм газиз, чөнки без − татар балалары. Татарча безнең телебез ачылган, без татарча бишек көйләре, әкиятләр тыңлап үскәнбез. Шуның өчен дә ул безгә бик якын. Ана телем − туган телем!

Татар теле − татар халкы өчен уртак милли тел. Бу телдә дөньядагы дистә миллионга якын татар халкы үзара аңлаша, аралаша. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле, абруйлы, дәрәҗәле халык була!

Дуслык теле

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырмый торган «әти», «әни», «әби», «бабай» сүзләрен туган телдә әйтәбез.

Безнең телебез − татар теле. Шуңа күрә без үз телебездә сөйләшәбез, белем алабыз. Шәһәрдә яшәгәч, кайбер балалар үз телләрендә сөйләшә белмиләр. Чөнки әти-әниләре алар белән үз туган телләрендә аралашмый.

Мин дә, сеңлем дә − шәһәр кызлары. Безнең туган телебез − татар теле. Әти-әниебез безнең белән һәрчак татарча гына сөйләшәләр. Шуңа күрә без татар телен бик яратабыз һәм әйбәт беләбез. Ә безнең якын күршебез һәм дустыбыз Света − рус кызы. Ул рус гаиләсендә туган. Без кечкенәдән үк бергә уйнап үстек. Бер үк бакчага йөрдек. Көн саен бер-беребезнең өенә дә кереп уйный идек. Шул аралашу нәтиҗәсендә, без рус телен өйрәндек, ә Света татар телен яхшы белә башлады. Аның әти-әнисе бездән Света белән татарча сөйләшүебезне үтенә иделәр. Әнә шулай уйный-уйный, без, мәктәпкә кергәнче үк, ике телне дә яхшы гына үзләштердек. Светага татар теле ошый. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә ул гел югары билгеләр генә ала. Аңламаганнарын бездән сорый. Төрле сыйныфларда укысак та, без аңа бик теләп булышабыз. Светаның «бабуля»сы да, оныгына татар теле өйрәткәнебез өчен, безгә рәхмәт укый, тәмле пироглар белән сыйлый.

Бер-беребезнең телләрен белгәч, безнең дуслык та ныграк. Әти-әниләребез дә үзара дуслаштылар, кунакка йөрешәләр. Алар да бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр. Нәкъ Тукай әйткәнчә:

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.

(«Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре»)

Мин гаиләмне яратам

Бу ел илебездә Гаилә елы дип игълан ителде. Телевизордан эмблемасы да күрсәтелеп тора. Эмблемада әти, әни, балалар сурәтләнгән булса да, минемчә, гаиләләр төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, әби яки бабай белән оныклар, әни белән балалар, әти белән балалар, ә кайбер очракларда балалар үзләре генә дә бер гаилә булып яшәргә мөмкиннөр. Ничек кенә булмасын, мондый гаиләләрнең дә гаилә булып аталырга һәм бәхетле булырга хаклары бар дип уйлыйм мин.

Ә хәзер үземнең гаиләм турында язасым килә. Безнең гаилә дә эмблемага туры килә. Безнең гаиләбездә дүрт кеше: әтием, әнием, апам һәм мин. Гаиләбез бик тату һәм бик тырыш. Бездә берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Әтием белән әниемнең эшләре дә уртак. Алар һәрчак үзара сөйләшәләр, киңәшләшәләр, фикерләшәләр. Безнең фикерләрне беләсе килеп, бездән дә киңәшләр сорыйлар. Шулай җыелып, фикерләшеп, уен-көлкеле сөйләшүләрдән яңа идеяләр туа.

Өй эшләрен дә бергәләп эшләргә яратабыз. Әниебез тәмле итеп ашлар пешерә. Төп эшебез уку булса да, өй җыештыру, идәннәрне, савыт-сабаларны юу шикелле эшләр белән әниебезне борчымаска тырышабыз. Апа белән без хәзер зурлар инде, үзебез дә булдырабыз андый гына эшләрне. Вакыты булганда, безгә әтиебез дә ярдәм итә.

Буш вакытларыбызда, бергәләшеп, кроссвордлар, сканвордлар чишәргә, компьютерда интеллектуаль уеннар уйнарга яратабыз. Әтиебез бик белемле, эрудит кеше безнең. Безгә дә күп кызыклы мәгълүмат бирә ул, без белмәгән һәм аңламаган күп нәрсәләрне гади һәм кызыклы итеп аңлатып бирә. Кайбер телетапшыруларны һәм кинофильмнарны да бергәләп карарга яратабыз. Театрларга, концертларга да күп вакытта бергәләп йөрибез. Аннан бергәләшеп фикер алышабыз. Кемгә нәрсә ошаганын, нәрсә ошамаганын ачыктан-ачык сөйләшәбез.

Өебез кечкенә булса да, бездә һәрчак кунаклар күп була, чөнки туганнарыбыз, гаилә дусларыбыз күп безнең. Барысы белән дә тату, аралашып яшибез. Әтием дә, әнием дә − авыл балалары. Алар республикамның ике районында туып-үсеп, Казанда очрашканнар һәм яратышып гаилә корганнар. Әби-бабаларыбыз да, күпләгән туганнарыбыз да авылда яши. Буш вакыт булу белән, без аларның хәлләрен белешеп, кирәк булганда булышып та киләбез. Авылда алар − тәртипле, акыллы, хөрмәтле кешеләр. Гаиләмне мин алардан башка күз алдына да китерә алмыйм. Төрле җирләрдә яшәсәк тә, без бөтен туганнарыбыз белән бергәләшеп, дус булып, зур бер тату һәм матур гаилә булып яшибез.

Мин үз гаиләмне бик тә яратам. Әниемне дә, әтиемне дә, апамны да бик тә, бик тә яратам. Алар да мине яраталар. Мин аларның һәрчак сау-сәламәт, озын гомерле, бәхетле булуларын теләп яшим. Бөтен-бөтен гаиләләргә дә иң изге теләкләремне телим. Ә кешегә теләгән изге теләкләр унлата, йөзләтә савап булып кешегә кире кайта ул, кызым, дип әйтә иде минем дәү әни. Мин бөтен кешеләрнең бер-берсенә изге теләктә булып яшәүләрен телим.

Дәү әтием

Дәү әтиемнең исеме − Кәрим. Ул авылда яши. Кәрим бабай күп еллар мәктәптә укытучы булып эшләгән. Бик күп балаларга белем биргән, тормышта яхшы кешеләр булырга өйрәткән. Дәү әтием бик акыллы һәм зирәк, шуның өчен аны бөтен кеше хөрмәт итә.

Дәү әтием Бөек Ватан сугышында да катнашкан. Ул, сугышның беренче көненнән башлап, Берлинга кадәр барып җиткән. Сталинград өчен барган сугышларда бик каты яраланган. Аның балчыкка күмелгән гәүдәсен шәфкать туташы күреп алган. Дәү әтием ике көн кыр госпиталендә яткач кына аңына килгән, су сораган. Аннан соң гына тылга, госпитальгә озатканнар аны. Сигез ай дәваланып, үлемне барыбер җиңгән ул. Яңадан үзе теләп фронтка киткән. Сугышны Берлинда тәмамлаган. Сугышчан батырлыклары өчен бик күп медальләр, орденнар белән бүләкләнгән.

Тынгы белмәс дәү әтием хәзер дә гел хәрәкәттә. Авылда аның зур бакчасы һәм бик күп умарталары бар. Без җәйге каникулда дәү әти янында торабыз. Аны бик яратабыз. Мин аның белән җәй көне эшкә йөрергә яратам. Дәү әтием белән булганда, бер эштән дә курыкмыйм. Печәнне бик оста чаба минем дәү әтием. Аннан соң без ул печәнне әйләндергәләп торып киптерәбез. Икенче көнне, ат җигеп, печәнне өйгә алып кайтабыз, кышка дип өеп тә куябыз. Ә атны су буена алып төшәргә дәү әтием мине үземне генә җибәрә. Мин рәхәтләнеп атта йөрим, аннан соң аны яхшылап юам.

Дәү әтиемне мин генә түгел, авылыбыз кешеләре дә бик ярата. Ул гел кешеләргә ярдәм итеп яши. Мин дәү әтием белән горурланам һәм аның кебек яхшы кеше булырга омтылам.

Дәү әнием

Минем дәү әнием бар. Аның исеме − Маһруй. Мин аны бик яратам. Аның өендә гел чисталык, пөхтәлек. Аның башында һәрвакыт ап-ак яулык. Ул шундый уңган, тәмле телле, мөлаем, ягымлы. Без килгәч, ул нинди дә булса тәмле ризык пешерә. Без дәү әнием пешергән кыстыбый һәм арыш оныннан сөт белән пешерелгән кесәлне бик яратып ашыйбыз. Кесәлне авылда бары тик ул гына пешерә белә. Ә чәй эчкәндә, дәү әни безгә үз тормышында булган кызыклы вакыйгаларны сөйли.

Күзләре начар күрсә дә, дәү әни безгә җылы бияләйләр, оекбашлар бәйләп тора. Безне дә бәйләргә өйрәтә.

Дәү әнием инде картаеп бара. Чал чәчләре дә көннән-көн арта кебек. Битендә җыерчыклар булса да, минем өчен ул − бик якын, кадерле һәм иң матур кеше. Минем аның яныннан бер дә китәсем килми, аннан аерылганда, елыйсым килә. Ул бит авылда берьялгызы яши, ә без − шәһәрдә. Бик чакырсак та, аның шәһәрдә яшисе килми. Әтиләремә дә үпкәләп куям: нигә калдырып киткәннәр инде аның берүзен? Мин алай эшләмәс идем. Дәү әниләр янында яшәү бик рәхәт бит.

Иң яхшы кеше

Мин кайчандыр белгән кешеләр арасында иң яхшысы ул минем карт әбием иде. Хәзер инде ул мәрхүмә. Тик минем күңелемдә ул иң изге кеше булып калган. Ул нәрсәсе белән искитәрлек яхшы иде соң? Үзенең тормышы белән. Мин әбиемнән, 90 ел эчендә нәрсәләр кичердең, дип сораша идем. Аның кайбер хикәяләре мине хәзер дә гел гаҗәпләндерә.

Минем карт әбием гомере буе авылда яшәгән. Ул әле узган гасыр башында ук туган. Октябрь революциясеннән соңгы хәлләрне дә яхшы хәтерли. Колхозлашу елларындагы авырлыкларны да күп күтәргән. Ире Бөек Ватан сугышына киткәндә, өч бала тотып калган. Иртәннән кичкә кадәр колхоз кырларында эшләгәннәр. Ачлы-туклы яшәгәннәр. Гаилә зур, колхоз акча бирми, эшләгән өчен бераз икмәк кенә бирә. Ә дәүләткә сөт тә, йон да, йомырка да тапшырырга, налоглар түләү өчен, заемнарга язылу өчен акча да кирәк. Шундый авырлыкларга түзеп тә, алар сынмаганнар. Сугышта бер аягын калдырган карт бабамны көтеп алган карт әбием. Алар тагын ике бала табып үстергәннәр. Карт бабам, бер аяксыз килеш тә, пенсиягә чыкканчы колхозда балта остасы булып эшләгән, аннан соң да күрше-күләнгә, авылдашларга йортлар салып, буралар бурап биргән. Сугыштан соңгы еллар да авыл халкына җиңеллек алып килмәгән. Әбиемнең өч баласы, гаиләләре белән, бәхет эзләп шахта якларына чыгып киткәннәр.

Бер караганда, гади генә кебек тоелган вакыйгалар. Ә шулар аша илебезнең тарихын, халкыбызның язмышын ничек тулы аңларга була бит. Дөреслекләрдән дә аңламаган күп нәрсәләрне мин нәкъ менә карт әбием сөйләгән истәлекләрдән аңладым.

Әниемнең изге куллары

«Җәннәт − аналарның аяк астында» дигән юллар аналарын хөрмәт итүче, тәрбияләүче кешеләргә карата әйтелгәндер, минемчә. Әнисен хөрмәтләгән кеше, һичшиксез, оҗмахка керәчәк. Чөнки әни − безгә тормыш биргән кеше. Мин әниемне бик яратам. Әни булмаса, мин дә булмас идем. Әмма, әниемне яратуым аның өчен генә түгел, әлбәттә. Мин аны гаҗәеп дәрәҗәдәге яхшылыгы өчен яратам. Өйдә яки мәктәптә мин нәрсә генә эшләсәм дә, ул мине һәрвакыт кичерә. Хәтта начарлык эшләсәм дә: сәбәпсез дәрес калдырсам, акчаны башка нәрсәгә тотып бетерсәм дә, әни мине, әлбәттә, башта ачулана, ә аннан соң барыбер гафу итә. Ул мине нинди генә булсам да − яхшы булсам да, начар булсам да ярата.

Ләкин еш кына без әниләребезнең сүзләренә колак салмыйбыз, үзебезнеке иң дөрес кебек тоела. Тик соңыннан үкенергә дә туры килә. Бервакыт мин, әниемнең сүзен тыңламыйча, салкын көндә җиңел генә киенеп чыгып киттем. Соңыннан бу миңа бик кыйммәткә төште. Салкын тидереп, айдан артык хастаханәдә яттым. Әнием көн саен минем яныма килеп йөрде. Нәрсәләр генә алып килмәде ул миңа. Ничек кенә савыктырырга тырышмады! Менә шул вакыйгадан соң, мин әниемнең изге җан булуына ышандым. Бу турыда үзенә әйтмәсәм дә, аның сүзен тыңларга тырышам. Әниләр һәрвакыт дөрес әйтәләр шул.

Әнием бик матур да минем. Аның күзләре дә матур, чәчләре дә искиткеч хуш исле, куллары да гаҗәеп җылы һәм назлы. Авырган чагымда ул кулларын минем маңгайга кую белән, бөтен авыруым кими, хәтта бөтенләй дә бетеп китә иде. Үз кулларыма әнинең кулларын алу белән, мин ниндидер изге әйбергә кагылган кебек булам: минем җаным яктырып китә, тормыш аңлаешлы һәм гади булып тоела башлый, борчулар һәм проблемалар онытыла.

Чыннан да, бөтенесе дә гади һәм ачык бит: менә янәшәмдә әнием, менә аның куллары − һәм тормыш дәвам итә, бөтен нәрсә дә яхшы буласына ышаныч арта.

Минем әнием

Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Сиңа бик рәхәт.

Син шул вакытта үзең дә сизмәстән, «әни» дип эндәшәсең. Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер «әни» дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. Ананың йөзе елмайды, күзләре энҗе кебек ялтырап китте. Нигә? Чөнки «әни» дигән сүз белән аңа иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. Аның күңеле татлы хисләр белән тулды.

Әни… Нинди олы сүз бу!

Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмө-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки, «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!

Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем «әни» сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә. «Әнием» дип эндәшү генә аз әле әниләргә. Күбрәк булышырга, йорт эшләрендә кул арасына керергә кирәк. Аздан да күңелләре булып куя бит аларның.

Әни безне (абыем белән мине) бик ярата, тигез күрә. Ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән «кызым» диеп сөеп уята. Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Көннәрем син булганга аяз, төннәрем ай-йолдызлы якты. Салкыннарда күңел җылыңны биреп җылытасың, безнең өчен ял димисең, һәрвакыт хезмәт итәсең.

«Балачак − шук чак», диләр. Безнең дә төрле чакларыбыз булгалыйдыр, әнием. Зинһар өчен, безне кичерә күр. Син безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстерергә тырышасың. Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт! Биргән киңәшләрең тормыш иткәндә юлдаш булсалар иде. Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшәсәң иде, әнием!

Ташлама, әнкәй, ташлама

Мине изге догаңнан.

Ташласаң изге догаңнан,

Мин бәхетле булалмам.

(Р. Миңнуллин «Әнкәмнең догалары»)

Әти белән сөйләшү

Кызык, әтием минем яшемдә ниндирәк булды икән? Ә бала чакта? Кичә мин әтиемнән шул турыда: балачагы, яшьлек еллары турында сөйләвен үтендем.

− Берәр төрле хәл турында сөйлә инде, − дип, әтине аптыратып бетердем.

− Алайса, ярар инде, − дип, әтием сөйли башлады. − Үскәндә, мин бик шук малай булып үстем. Бервакыт без иптәш малайлар белән «сугыш-сугыш» уйнадык. Мин үземне сугышчы итеп хис итәм һәм үзем уйлап чыгарган дошманнарга каршы «сугыша» идем. Ниндидер зур гына тимер таптым да, шул тимерне дошман танкына ыргытырга уйладым. Танк урынына күрше абыйның иске генә машинасы килә иде. Мин, әлбәттә, машинага түгел, ә ул узып киткәч шул урынга ыргытмакчы идем «гранатамны». Әмма, кызганычка каршы, күрше абый шул вакытта машинасын туктатты. Минем «гранатам» нәкъ машинаның тәрәзәсенә барып тиде һәм, әлбәттә инде, тәрәзәне ватып төшерде. Мин бик курыктым, чормага менеп качтым һәм кичкә кадәр шунда утырдым. Кич белән әтием мине тапты һәм тынычландырды.

Менә шундый хәл турында сөйләде миңа әтием. Ә мин аны бик тәртипле, акыллы, тыныч малай булып үскән дип уйлый идем. Ләкин болар бала чакта булган. Шул вакыйга аңа күп нәрсәләрне аңларга, кайбер начар гадәтләрен бетерергә ярдәм иткән.

Әтием тагын хәтеренә нык уелып калган яшьлек еллары − Совет Армиясе сафларында хезмәт итү еллары турында да сөйләде. Ул башта Самара шәһәрендә укыту курсларында булган. Шунда хәрби хезмәт осталыгына өйрәнгән, нинди генә авырлыклар килсә дә, Туган илне сакларга ант биргән. Аннары ул Мөскәү аэропортында чик сакчысы булып хезмәт иткән. Әтием анда бик күп дуслар тапкан. Ул аларны әле дә еш искә ала, фотоларын без бергәләп карыйбыз. Туган җирдән читтә яшәү авыр булса да, түзәргә кирәк. Ике арада йөргән кайнар сәлам хатлары очрашу көннәрен тагын да якынайта. 1988 нче елның көзеңдә әтием туган авылына әйләнеп кайта. Әти-әнисе, туганнары аны сагынып каршы алалар.

Әтием әйтүенчә, элек армиягә бармый калу егетләр өчен хурлык саналган. Чөнки авыру егетләрне генә армиягә алмаганнар. Хәрби хезмәттә булып кайткан егетне генә чын ир дип санаганнар, ул шуның белән горурланган.

Мин дә, әтиемнән үрнәк алып, туган илебезне саклаучы булып үсәрмен!

Әти-әни − иң кадерле кешеләрем

Әти, әни, әткәй, әнкәй… Кеше өчен иң кыйммәтле, иң кадерле сүзләр бу. Әниең сине күкрәк сөтен имезеп үстергән, әтиең белән икесе төннәрен дә, көндезләрен дә синең өчен борчылган. Алар нинди генә эшкә тотынсалар да − барысы да синең өчен дип, синең хакка дип эшләнә. Әти белән әнидә кояш җылылыгы да, йолдызлар нуры да бар. Ачулансалар, шелтәләсәләр дә, без ул илаһи затларга ачу һәм үпкә сакларга тиеш түгелбез. Чөнки аларның шелтәле сүзләре дә син әйбәт булсын өчен әйтелә. Күңелләребездән, күз алдыбыздан аларның нурлы йөз сурәтләре китмәсен, югалмасын иде. Гомеребез буе әнкәй, әткәйләрнең җылы карашлары безне озата барсын иде.

Энем

Бу дөньяда кем генә үзенең энесе яки сеңлесе булуын теләми икән. Ә миңа әнием энекәш бүләк итте. Ул 2001 нче елның 30 нчы октябрендә туды. Бәбиләрнең шундый да кечкенә булуларын һичкайчан белмәгән идем. Матурлыкта аңа тиңнәр юктыр, дип уйладым мин, аны күргәч. Аның чәчләре кара, бөдрәләнеп тора, күзләре дә матур. Елмайса, бар дөньяны балкыта. Без аңа Азат дип исем куштык. Бу исем азат, ирекле булу дигәнне аңлата.

Без Азат белән бергәләп уйныйбыз. Ул бигрәк тә машиналар белән уйнарга ярата. Азат аларның һәрберсенең исемен белә, аларны бик саклап кына уйный.

Без энемне барыбыз да бик яратабыз. Аның акыллы, сәламәт, тырыш бала булып үсүен телибез.

Үзем турында

Минем исемем − Айгөл, фамилиям − Нуриева. Мин 1995 нче елның 16 нчы маенда Казан шәһәрендә тудым. Безнең гаиләбез зур һәм тату. Минем әбием, әтием, әнием һәм кечкенә энем бар. Әтиемнең исеме − Камил. Ул милиционер булып эшли. Әниемнең исеме − Роза. Әнием − укытучы. Әбиемнең исеме − Маһинур. Ул өйдә безгә тәмле ашлар пешереп тора. Мәчеткә дә йөри. Энем белән миңа кызыклы китаплар укырга, догалар өйрәтергә дә вакыт таба. Энемнең исеме − Айнур. Аңа биш яшь. Ул балалар бакчасына йөри. Каратэ белән шөгыльләнә, хәрефләр укырга өйрәнә, мәктәпкә барырга әзерләнә. Ә мин Казан шәһәренең 90 нчы гимназиясендә 4 нче сыйныфта укыйм. Безнең мәктәп К. Насыйри урамында урнашкан. Ул өч катлы.

Мин 1 нче сменада укыйм. Дәресләр сәгать сигездә башлана, икегә кадәр дәвам итә. Дәресләрдән соң китаплар укырга яратам, музыка мәктәбенә йөрим. Дусларым белән урамда уйнарга да вакыт табам. Гаиләбез белән театрларга, концертларга да йөрергә яратам.

Безнең фатирыбыз

Без Зорге урамындагы ун катлы йортта яшибез. Без яшәгән урын бик матур. Тирә-юньдә гел агачлык. Ә яз һәм җәй көннәрендә бигрәк тә матур була монда. Агачлар яшеллеккә күмеләләр. Берсен-берсе уздырып кошлар сайрый.

Фатирыбыз бишенче катта урнашкан. Ишектән кергәч тә − алгы бүлмә. Ул ишектән алып юыну бүлмәсенә кадәр сузыла. Уң якта − аш бүлмәсе. Анда суыткыч, газ плитәсе, гарнитур, өстәл, урындыклар куелган. Аш бүлмәсе алсу төстә.

Аш бүлмәсе янында − кунак бүлмәсе. Ул яшел төстә. Тәрәзә пәрдәләре дә, диван, кәнәфиләр, идәндәге келәм дә яшькелт төстә. Алга таба узгач, уң якта − йокы бүлмәсе, ә сул якта − балалар бүлмәсе. Йокы бүлмәсе ачык зәңгәр төстә. Балалар бүлмәсе персик төсендә. Анда карават, китап һәм кием шкафлары, компьютер өстәле, ике урындык куелган. Тәрәзә төбендә бик матур гөлләр үсә.

Өебез бик матур һәм җылы. Без аны гел чисталыкта һәм тәртиптә тотабыз.

Хыялдагы бүлмәм

Минем, үз бүлмәм бар барын. Ләкин ул бик гади бүлмә: гадәти җиһазлар тезелгән (шкаф, карават, урындык, өстәл), стенада гадәти обойлар, бернәрсәсе белән дә җәлеп итми торган ак түшәм, гадәти тәрәзә һәм ишек. Ләкин минем могҗизалы, бик матур итәсем килә бүлмәмне.

Әкияти дөньяга керү турында ишек үк әйтеп торырга тиеш, минемчә. Ул җыелма ишек булсын иде, ә аның тоткасы төрле кечкенә җәнлек фигуралары сыман булуын телим. Менә безнең ишек хәрәкәткә килеп ачыла һәм бүлмәгә керәбез. Баш очында без… йолдызлы күк күрәбез! Чөнки түшәм кара төстәге көзгедән ясалган һәм анда йолдызларга охшаган күпләгән кечкенә-кечкенә лампочкалар эленгән. Ә иң кызыгы − аларның яктылыгын көйләп торырга, йолдызларны бик кечкенә дә, кояш кебек бик зур да итәргә була.

Хәзер стеналарга игътибар итик. Алар да әкияти һәм фантастик: фотообойларда төрле табигать күренешләре сурәтләнгән. Бер якта без чын джунгли күрәбез: юан лианалар, зур агачлар, маймыллар, әкәмәт чәчәкләр… Икенче якта башка рәсем: ком һәм ташлар, ә еракта, миражга охшаган яшел оазис. Алгы стена үзебезнең табигатьне күрсәтә: елга буендагы таллар һәм тирәкләр, югарырак имәннәр һәм каеннар. Ишеккә таба борылып карасак, анда зур ак бозлар, зәңгәр күк йөзе, пингвиннар күрәбез, әйтерсең бу Антарктида.

Ә өй җиһазлары кайда соң? Бүлмә бит буп-буш. Кесәмнән пульт алам да, бер төймәсенә басам. Су матрацы җәелгән карават килеп чыга. Икенче төймәсенә басам: идәннән өстәл килеп чыга, ә аның өсте монитор икән. Башка төймәләргә бассам, стеналардагы шкаф ишекләре ачыла, китап киштәләре килеп чыга. Ә менә бу яшел төймәгә бассам, бүлмә яңадан бушап кала.

Тәрәзә тоташ бер пыяла кебек тора. Форточкалар да, тоткычлар да юк. Алар да, пульт төймәсенә баскач кына килеп чыгалар.

Менә бу бүлмә дисәң дә − бүлмә! Кемгә генә ошамас икән шундый бүлмәдә яшәү! Минем менә шундый кызыклы бүлмәдә яшисем килә шул!

Яраткан шөгылем

Мин йөзәргә бик яратам. Бу − минем иң яраткан шөгылем. Мин бассейнга йөрим, анда йөзү секциясендә шөгыльләнәм. Миңа бигрәк тә баттерфляй ысулы белән йөзү ошый. Ул брасс стиленә охшаган, тик йөзгәндә кулларны гына судан чыгарасың.

Йөзү мускулларны ныгыта һәм сулыш алуны яхшырта. Мин, йөзү белән җитди шөгыльләнә башлаганнан соң, физик яктан ныгыдым. Йөзү буенча район ярышларында катнаштым. Дөрес, югары урыннар алмадым. Әмма анысы бик үк мөһим дә түгел, чөнки мин спорт белән сәламәтлек өчен шөгыльләнәм.

Үземнең организмны ныгыту өстенә, мин әле спорт секциясенә йөри башлагач тапкан дусларым белән аралашудан да тәм табам. Без барыбыз да сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз, кайбер безнең яшьтәшләр кебек тәмәке тартмыйбыз, сыра һем башка исерткеч эчемлекләр эчмибез. Бу начар гадәтләр − йөзүченең иң явыз дошманнары. Тәмәке тарткан кеше яхшы итеп йөзә алмый.

Әти-әнием дә хәзер минем өчен тыныч. Ә элегрәк әти минем белән начар гадәтләрне булдырмау турында озаклап сөйләшә иде. Ә хәзер без башка мөһим мәсьәләләр турында сөйләшәбез, безнең бассейнда уздырылган ярышларга, башка спорт төрләре буенча ярышларга йөрибез. Әтием минем белән горурлана, дип уйлыйм мин.

Спорт белән шөгыльләнәм

Меңләгән, миллионлаган кешеләр спорт яраталар, чөнки ул сәламәтлекне сакларга, үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә. Соңгы елларда илебездә спортка аеруча зур игътибар бирелә башлады. Спортның бөтен төрләре буенча Спорт Сарайлары ачылды. Әле төзеләселәре дә бик күп. Казанда һәр мәктәп каршында спорт мәйданчыклары булдырылды, спорт заллары яңартылды. Димәк, һәркемгә үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр барлыкка килде. Бүген бу мөмкинлекләр аеруча әһәмияткә ия. Чөнки Казанда тиздән бөтендөнья унивирсиадасы үткәрергә әзерләнәбез.

Мин дә спорт белән чын-чынлап шөгыльләнә башладым. Мәктәбебезгә бер апа килде дә кемнәрнең чирәмдә хоккей уйнарга теләкләре барлыгын сорады. Иптәш кызларым белән мин дә язылдым. Башлаганда бик җитди карамасам да, йөри торгач, үз иттем мин аны. Ә хәзер аерыла да алмам кебек. Тренерымны, командадагы кызларны да бик яратам. Күп кызлар, авырлыкларга түзә алмыйча, берәм-берәм секциядән китеп бардылар. Ә без дустым белән түздек, ташламадык. Безнең тырышулар юкка китмәде, өч кенә ел шөгыльләнсәк тә, Татарстан җыелма командасына да алдылар. Бу команда белән без Россиянең бик күп шәһәрләрендә ярышларда катнаштык, призлы урыннар да яуладык. Медальләр, бүләкләр алдык. Спорт бик күп вакытыбызны алып, бик күп тырышлыклар таләп итсә дә, җиңү мизгеле бик рәхәт шул.

Бөтен кешегә дә үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнергә тәкъдим итәр идем, чөнки спорт физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да тәрбияли. Ихтыяр көчен дә ныгыта.

Ятимлек

Ятим балаларның күңеле яралы. Аларның карашларында ук моңсулык ярылып ята, йөзләренә һәрнәрсәдән, һәркемнән курку язылган. Ләкин алар да бит башкалар кебек үк тулы хокукка ия булган кешеләр. Юк шул, алар әти-әниле булудан мәхрүм ителгәннәр. Аларның башларыннан сыйпап, хәерле төн теләп, әкиятләр сөйли-сөйли йоклатучы, иң тәмлеләрен генә сайлап кыстый-кыстый ашатучы әниләре, усал күзләрдән, усал куллардан саклаучы, яклаучы әтиләре юк. Бу балаларның күңелләре китек. Өс-башлары мул, тамаклары тук булса да, алар җылы наздан мәхрүм. Шуңа күрә ятим балалар һәрнәрсәгә шикләнеп карыйлар. Әмма, аларга төрле яктан товар сайлаган кебек караган кешеләр дә бар бит. Менә шундыйлар ятимнәрнең кешеләргә ышанычын какшата. Шундый адәмнәр ятимнәрнең яралы күңелләрен таш белән тутыралар. Бала күңеле болай да авыр тормыштан бары тик дорфалык, катылык кына көтә. Андый кешеләрне ятимнәр янына якын да китерергә ярамый, минемчә. Барыбыз да шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булсак иде аларга карата.

Туганнарда кунакта, яки кызыклы көн

Якшәмбе бик тә кызыклы көн булды. Мин бөтен өй эшләрен шимбә көнне үк эшләп бетердем, шуңа күрә якшәмбе көнне тулысы белән ял итә ала идем!

Иртән мин иптәш малайга шалтыраттым, аның белән төрле эшләребез турында бер ярты сәгатьләр сөйләштек. Аннан соң туганнарга кунакка барырга җыена башладык. Аларга барырга без атна буе җыенган идек. Алар, чыннан да, бик тә яхшы һәм кызыклы кешеләр, шуңа күрә бөтен гаиләбез аларга бару көнен көтә иде.

Әти-әнием белән Рафис абыйларда мин кунакта кичкә кадәр булдым. Алар күптән түгел генә чит илгә барып кайттылар. Үзләре белән фотоаппарат та, фотокамера да алып барган булганнар. Өйгә кайткач, шунда төшерелгән пленкалардан Рафис абый дүрт сәгатьлек кино ясаган. Менә шул киноны карарга дип безне дә чакырганнар иде.

Дүрт сәгатьлек кино бер утыруда каралып бетте: таныш булмаган әмма матур шәһәрләр, анда яшәүче кешеләр, зур музейлар; бездән аермалы табигать, океан, анда йөзеп йөрүче дельфиннар, китлар, безгә таныш та булмаган төрле-төрле балыклар; әллә нинди киң яфраклы агачлар. Карап утыру бик тә күңелле булды.

Аннан соң Рафис абый чит илдән алып кайткан сувенирлар күрсәтте. Берничә сувенирны безгә дә бүләк итте. Миңа киң кырыйлы эшләпә бирде. Өйгә кайтканда мин эшләпәне бер дә салмадым. Йокларга ятканда, мин аны карават янына элеп куйдым. Ул көнне мин чит ил төшләре күрдем.

Гаҗәеп дустым

Кайвакытта бөтенләй дә көтелмәгән очрашулар була. Мин дә, көтмәгәндә, гаҗәеп кеше белән таныштым.

Әлеге малай белән мин чүп чиләген чыгарганда, баскычта очраштым. Мин аның күзләренә игътибар иттем, алар бик тә ачык һәм зәп-зәңгәр иделәр, мин гүя диңгез төбен күрдем. Көтелмәгәнлектән аздан гына чиләкләремне төшереп җибәрмичә, мин аңа «сәлам» дидем. Ә ул шундый матур һәм ягымлы итеп «әссәламегаләйкем» диде. Без шулай сөйләшеп киттек, һәм мин яңа танышым турында бик күп яңалыклар белдем.

Ул гадәти мәктәптә уку белән бергә, мәчет мәдрәсәсендә дә белем ала икән. Ә мин андый мәктәпләр булуы турында белми дә идем. Әмма алар бар икән, һәм яңа танышым Илһам да шуларның берсенә йөри икән. «Чөнки минем әбием дә, әнием дә Аллаһы Тәгаләгә ышаналар, минем үземнең дә мөселман булып үсәсем килә. Мин дә дингә ышанам», − диде Илһам. Бу «дингә ышанам» дигән сүзләр миңа бик көчле тәэсир итте. Андый кеше белән сөйләшү минем өчен бик гыйбрәтле дә, рәхәт тә булды.

Яңа танышым белән сөйләшүләрдән соң, мин тормыш, Алла, дини кануннар турында күп нәрсәләр белдем. Яшәешкә икенче төрлерәк карый башладым. Бик гади дә, бик акыллы да итеп сөйләгәнгә, аның сүзләре миңа бик нык тәэсир итте. Мин хәзер яңа дустым белән горурланам, һәм шул көтелмәгән очрашуга рәхмәтлемен.

Дуслык − бөек көч

Дуслыкның көче нәрсәдә, дип сорарсыз сез.

Беренчедән, чын дус сине беркайчан да уңайсыз хәлдә калдырмас, алдамас, авыр вакытта һәрчак булышыр. Әгәр дә мин өйдә дәреслегемне яисә каләмемне онытып калдырсам, ул миңа үзенекен биреп торыр.

Икенчедән, авыр вакытларда дустым мине тыңлар, берәр кеше мине кыерсытса, ул мине яклар. Бервакыт мине унберенче сыйныф укучысы кыерсытты, ул миннән күпкә көчлерәк, мин аңа җавап бирә алмадым. Дустым Наил мине тыңлады, аңлады һәм тынычландырды. Мин аңа рәхмәтлемен! Аңа авыр булганда, мин дә һәрвакыт булышырга әзер.

Өченчедән, дуслар бергәләшеп таулар күчерергә мөмкин. Дустым янымда булганда, мин бөтен эшне дә эшли алам, ул бит миңа булышачак. Хәтерлим, хезмәт дәресендә мин бер детальне эшли алмый тордым, ә Наил үзенең эшен эшләп бетерде, аннары миңа булышты, икәү бергә дәрес беткәнче детальне ясап та бетердек. Шулай итеп мин яхшы билге алдым. Менә шуңа күрә дә мин, дуслык − бөек көч, дип уйлыйм.

Чын дус

Чын дус дип кемне әйтеп була соң? Үзенең эшләре белән дуслыкны исбатлаган кешене генә дус дип әйтеп була. Ә дуслык турында күп сөйләшеп тә, эшләре белән аны исбатлый алмаган кеше иптәш яки таныш дип кенә санала, минемчә.

Әгәр дә Илшат минем чын дустым икән, мин аңа нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә, ул мине кире какмас. Чын дус тагын сорамыйча да, үзе белеп тә булышыр. Мин моны күп тапкырлар сынадым инде. Балык тоткандагы бер хәл искә төшә.

Җәйге каникулларда без күл буена барган идек. Балык тотканда, суга кергәч, аягым пыяла ватыгына киселде. Суда вакытта авыртуны тоймаган идем, ярга чыккач, аяк авырта башлады, шаулап кан да ага. Шунда Илшат белән нәрсә булды дисезме? Ул башта бик агарынды, чөнки минем өчен курыккан икән. Шунда ук миңа беренче ярдәм күрсәтә башлады. Үзенең күлмәгенең бер җиңен ертып алды да минем яраны бәйләп куйды. Шуннан соң без кайтырга булдык. Ә мин киселгән аягыма бөтенләй баса алмый идем. Шунда Илшат мине үзенең җилкәсенә күтәреп алып китте. Әлбәттә, без алай озак бара алмадык. Чөнки мин аңа караганда күпкә авыррак. Бераздан мин үзем дә атлый ала башладым. Әмма ул, аннан соң да юл буе мине күтәрешеп, булышып кайтты. Бик авыр булса да, ул гел миңа булышып атлады. Чын дус менә шундый була ул!

Тугры дус − җанлы хәзинә

«Тугры дус − җанлы хәзинә» диләр. Чыннан да, чын дустың булу − үзе зур байлык иңде ул. Тугры дустың бар икән, синең таянычың, киңәшчең бар дигән сүз. Зур хәзинә, зур байлыкка ия булып та, чын дустың булмаса, яшәүнең яме булмас иде.

Дус авырлык килгәндә ярдәм кулын суза. Кешенең кем икәнлеген тикшереп тормый.

«Тугры дус − җанлы хәзинә» мәкале чын дусның зур байлык булуын раслый. Чын дустың булса, бернәрсә дә куркыныч түгел. Ул сине бәла-казалардан коткарырга, ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Чын дус беркайчан да дуслык турында сөйләп йөрми, бары тик изге эшләр генә эшли.

Минем дә чын дустым бар. Аның исеме − Рамилә. Рамиләнең миңа чын дус икәнлеген мин бер вакыйгадан соң белдем.

Күрше сыйныфтагы бер малай минем белән танышмакчы булган иде. Ул малай бик тәртипсез, шуңа күрә − минем аның белән бер дә аралашасым килмәде, үзенә дә шулай дип әйттем.

Ә ул минем турыда әллә нинди ялган сүзләр сөйләп йөри башлаган. Шуннан соң беркөнне, сыйныфташ кызларым мин югында минем турында төрле начар сүзләр сөйли башлаганнар. Мин, имеш, шундый да, мин, имеш, мондый. Ә Рамилә, чын дус булып, мине яклап, «кадерле» сыйныфташларыма:

− Кызлар, сез ник андый начар сүзләр сөйлисез? Сез бит бернәрсә дә белмисез, кеше ялганын арттырып сөйлисез! − дигән.

Һәм сез беләсезме, кайбер кызлар хәтта үз сүзләре өчен оялганнар да. Чөнки, шул сөйләшүдән соң, ике сыйныфташым яныма килеп, үз сүзләре өчен гафу үтенделәр һәм Рамиләнең ничек итеп мине яклавы турында сөйләделәр. Мин үземнең дустыма бик рәхмәтле булдым. Шуннан соң безнең дуслыгыбыз тагын да ныгыды, ә мин «Тугры дус − җанлы хәзинә» дигән мәкальнең дөреслегенә тагын бер тапкыр инандым.

Минем дустым

Кош − канаты белән,

Кеше дуслык белән көчле.

Татар халык мәкале.

Дуслык − кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәм һәм самими бер төре. Дуслар һәрвакыт бер-берләрен аңлыйлар, кайгы килгәндә, ярдәмгә ашыгалар, шатлык-сөенечлөрен бергә бүлешәләр. Дуслык − ул ике кешенең уртак кызыксынулары, бер-берсе белән ярдәмләшеп, авыр чакта терәк булып яшәүләре. Ул − теләсә нинди байлыктан, акчадан кыйммәтрәк, сатылмый торган бөек нәрсә.

Дуслык, барыннан да элек, ярдәм кирәк чакта, авырлыклар аша сыналырга тиеш. Янәшәңдә якын дусларың булганда, сине бернинди каршылыклар да куркытмый. «Дуслык таулар күчерә» ди халык. Бергә булганда, теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкин. Кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, кыенлыклар артта кала, тик янәшәңдә якын дустың гына булсын.

Минем иң якын дустым − сыйныфташым Марат. Безнең дуслык бик гади генә башланды. Без икебез дә 1 «Б» сыйныфына укырга килдек. Тәнәфестә таныштык һәм бергә уйный башладык. Аннан соң Марат безнең өйгә кунакка килде, безнең уртак шөгыльләр табылды; бергәләп музыка тыңлый башладык, компьютерда уйнадык, бер үк спорт секциясенә язылдык.

Марат − бик әйбәт малай. Хайваннарны бик ярата. Ул бик игелекле һәм мәрхәмәтле, ачык йөзле, һәрвакытта да күршеләре белән исәнләшә, кайчакларда күрше әбиләргә чүп түгәргә, яисә кибеттән авыр сумкаларын алып кайтырга булыша.

Безнең сыйныфта Маратны гадел һәм кыю булганы өчен яраталар. Кайбер балалар безнең дуслыкка көнләшебрәк тә карыйлар. Мондый дуслыкны адым саен очратып булмый бит.

Без бер-беребезгә укуда да, спортта да гел ярдәм итешәбез. Мин Мараттан берәр нәрсә турында үтенсәм, ул аны эшли. Аңа ярдәм кирәк булганда, мин дә шунда ук ярдәм итәргә ашыгам.

Дустыма хат

Казан, 15 нче март, 2008 ел.

Исәнме, Галия. Сиңа дустың Әлфия хат яза. Синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Менә хәзер сиңа җавап хаты язарга булдым.

Син миннән ниләр эшлисең, хәлләрең ничек дип сорыйсың. Минем хәлләр әйбәт. Яхшы билгеләренә генә укыйм. Беләсең бит инде, математиканы гына яратып бетермим. Шунлыктан начар билгеләр дә эләккәли. Дәресләрдән соң инглиз теле өйрәнергә йөрим.

Бер яңалыгым бар. Соңгы вакытта мин яратып рәсем ясый башладым. Күбрәк хайваннарны ясарга өйрәнәм. Кибеттән рәсем ясарга өйрәтә торган бер китап алган идем, менә шуннан соң тотындым инде. Бер рәсемемне сиңа да җибәрәм. Ошармы икән инде ул сиңа, хатыңда язып җибәрерсең.

Тагын бер яңалыгым бар. Мин Асылъяр иҗаты белән кызыксына башладым бит әле. Аның «Евровидение» конкурсына сайлау концертында татарча җыр белән чыгыш ясавы да сокландырды мине. Хәзер менә фоторәсемнәрен, газета-журналлардагы аның турында язылган мәкаләләрне җыя башладым. Җырларын да туплап барам. Бик кызыклы шөгыль икән ул.

Менә шуның белән бөтен яңалыклар да язылып бетте бугай. Сау бул! Синнән хат көтеп калам. Дустың Әлфия.

Йорт хайваны тоту − җаваплы эш

Күпчелек бала өендә нинди дә булса йорт хайваны тоту турында хыяллана. Кемнәрдер эт яки песи, кайберәүләр тутый кош, кенәри, хәтта кара карга тоталар. Ташбака, күсе, диңгез дуңгызы асраган балалар да бар. Йорт хайваны тәрбияләү, әлбәттә инде, бик яхшы һәм мактауга лаеклы эш.

Әмма һәрбер йорт хайванының тере җан иясе икәнлеген онытмаска кирәк. Ул ашарга да, йокларга да, уйнарга да тиеш. Ул авыруларны да, шатлыкларны да сизә. Шуңа күрә аны яратырга, иркәләргә, аның өчен үзеңне һәрчак җаваплы тоярга кирәк.

Мин дә тере җан иясенең хуҗасы: минем Акбай исемле этем бар. Акбай − Көнчыгыш Европа овчаркасы. Ул бик тә матур. Барлык овчаркалар кебек үк, Акбай да бик акыллы эт һәм өйрәтүләрне тиз үзләштерә.

Акбайның үз характеры бар. Ул мине мәктәптән каршыларга ярата, минем битләремне ялый. Урамда без аның белән уйныйбыз: узыша-узыша чабышабыз, мин таяк ыргытам, ул аны кире алып килә, шаярып сугышабыз да.

Акбай күп әмерләрне белә һәм бик теләп башкара. Дөрес, «Ярамый!» дигән әмерне бик үк өнәп бетерми. Тик бу әмерне үтәү бик мөһим. Аны белмәсә, мәсәлән, урамдагы бөтен нәрсәне кабып карый башлар иде. «Алып кил!» дигән команданы бик тә ярата.

Акбайны безнең гаилә генә түгел, күршеләр һәм дуслар да бик ярата. Бөтен кеше яратса да, аның өчен иң җаваплы кеше − мин һәм аның бәхете тулысыңча миңа бәйләнгән. Әгәр дә мин Акбаемны ашатырга онытсам, бу инде чүп чиләген түгеп керергә оныту гына түгел, ә яраткан хайваным ачлыктан тилмерәчәк дигән сүз. Әгәр дә ул авырып китеп, мин аны вакытында дәвалый алмасам, ул үлеп тә китәргә мөмкин бит. Димәк, йорт хайваны тоту бик җаваплы һәм җитди эш икән. Әгәр дә без агуларны онытмасак, урамнарда һәм чүплекләрдә хуҗалары ташлап киткән яки куып чыгарган этләр һәм мәчеләр дә булмас иде.

Миңа эт нигә кирәк?

Миңа бик тә эт кирәк. Ни өчен дисезме? Хәзер әйтеп бирәм.

Беренчедән, эт − кешенең иң якын һәм тугры дусты. Ул беркайчан да дустына, хуҗасына хыянәт итми, аны сатмый, алдамый. Юкка гына «Эт − кешенең дусты» дип әйтмиләр. Этләрнең тугры дус булулары турында китаплар укыганым, кинофильмнар караганым бар минем. Шуларның иң истә калганы «Белый Бим − черное ухо» дигәне булгандыр. Бим дигән эт хуҗасына тугры булуы аркасында күп җәфалар күрә. Бу фильм кешеләрнең дә төрле булуын күрсәтә. Берләре − шәфкатьле, эткә ярдәм итәргә тырышалар. Икенчеләре исә − рәхимсезләр. Алар Бимны үлемгә дучар итәләр. Мин бу фильмны һәммә кешегә, олысына да кечесенә дә карарга (яки китабын укырга) киңәш итәр идем. Кайсыдыр илдә хуҗасына тугры булган эткә һәйкәл дә куелган диләр.

Икенчедән, мин үземнең этем булуын телим. Минем аны үземчә тәрбиялисем килә. Мин эт тәрбияләү турында күп китаплар укыдым. Этләрнең нинди нәселдән булулары, үзенчәлекләре турында язылган язмаларны да җыеп барам. Димәк, мин этләр турыңда күбрәк беләм һәм шуңа күрә миңа нәкъ менә эт кирәк.

Өченчедән, минем этләрне өйрәтәсем килә. Эт өйрәтүчеләрне дрессировщиклар диләр. Минем «Ко мне, Мухтар» фильмындагы кебек, этне төрле әмерләремә буйсынырга өйрәтәсем килә. Бу бит шундый кызыклы шөгыль.

Менә шуңа күрә мин өти-әниемнең миңа эт бүләк итүләрен телим.

Минем этем

Безнең Актырнак исемле этебез бар. Ул түп-түгәрәк, кап-кара, бик матур көчек. Йоннары ялт-йолт итеп тора. Артык зур да түгел. Тәпи очлары ап-ак, башында да ак тап бар. Тәпиләре ак булганга, без аңа Актырнак дип исем куштык та инде.

Без аны җылы сөт белән дә, тәмле аш, файдалы боткалар белән дә сыйлыйбыз. Ул, рәхмәт әйткәндәй, шатланып койрыгын болгый. Алгы тәпиләрен күтәреп иркәләнә. Мин аны һәркөн урамга алып чыгам. Үзе бәләкәй генә булса да, ул бик җитез, тиз йөгерә. Ул урамда артымнан чаба, өрә һәм минем белән шатлана-шатлана уйный. Без аны бик яратабыз.

Актырнак юынырга бик ярата. Ул тәмле итеп сөяк белән аш ашый. Мин аны кечкенәдән төрле һөнәрләргә өйрәтә башладым. Мин берәр җирдән кайтсам, ул мине шатланып каршы ала, басып, битемне ялый; күрешергә кулымны сузсам, тәпиен бирә. Минем төрле әмерләремне дә үти: бас дисәң − баса, утыр дисәң − утыра, ят дисәң − ята. Безгә чит кеше килүен әллә кайдан сизеп ала, өрә башлый. Каргаларны бер дә яратмый ул. Биби, чебиләрне алып китәрләр дип курка, ахры.

Мин Актырнакны үзем белән урманга алып барам. Монда ул үз тавышьгаа үзе сокланып йөри. Бик каты өрә. Урманның эченә үк кереп, әллә кайнардан әйләнеп кайта. Миңа нәрсәдер ашыгып-ашыгып сөйләргә тели. Бик кызык эт ул. Миңа аның белән бик күңелле.

Этләр яхшылыкның кадерен белә

Безнең урамда, чик сагында хезмәт итеп картайгач, хуҗасына ияреп кайткан Хан исемле эт бар. Ул хуҗасын аңлый һәм аның командаларын төгәл үти. Аны бөтен урам баласы ярата. Чөнки ул тугры дус, уяу сакчы, сизгер, акыллы, батыр. Этләр һәрвакыт кешеләргә хезмәт итәргә әзер. Кайда гына хезмәт итмиләр икән этләр! Чигебезне явыз дошманнардан гына түгел, наркотиклардан да саклыйлар. Коткаручы этләр дә бар. Алар суга батучыларга, янгын вакытында авыр хәлдә калган, адашкан һәм төрле һәлакәткә очраган кешеләргә ярдәмгә киләләр. Кайбер этләр көтү көтәләр. Сукыр һәм инвалид кешеләргә хезмәт күрсәтүче этләр дә бар. Бөек Ватан сугышында этләр яралы солдатларга санитарлардан да алдан ярдәмгә килгәннәр. Тәннәренә граната бәйләнгән этләр дошман танкларын шартлатканнар. Хуҗасын саклар өчен үз-үзен корбан итүче этләр дә бик күп.

Ничек яратмыйсың инде шундый тугры дусларны! Тик кешеләр кайвакыт үзләренең тугры дусларын ташлыйлар. Хуҗасыз калган этләр урамда ачлы-туклы яшәргә мәҗбүр булалар. Урамда шундый этләр күргәч, күңелемә авыр була. Шундый этләр өчен приютлар күбрәк ачылса, әйбәт булыр иде.

Кайчакта мин үзебез турында уйлыйм да, кешеләргә этләрнең сыйфатлары җитми дип куям. Кешелеклелек, ярдәмчел булу, бер-беребезгә карата җылы хисләр җитми. Күп кенә кешеләр үзара тупас сөйләшә, ярдәмнең ни икәнен белми, әдәплелекнең бер генә сыйфаты да юк аларда. Ә этләрне шәфкатьле, тугры булырга беркем дә өйрәтми. Алар үзләре теләп безнең өйне саклыйлар, сәбәпсез беркайчан да кешегә усал итеп өрмиләр. Яхшы күңелле кеше белән усал кешене аера беләләр бугай әле, чөнки кайбер кешенең аягына сыдырылып йөриләр, ә кайберәүләрнең янына да килмиләр. Кемнең кем икәнен шуннан да чамалап була инде! Кешеләр арасында шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек күбрәк булсын иде!

Яраткан песием

Әти, песи алыйк әле!

Һәммәбез карар иде.

Әгәр дә песи булмаса,

Мәче дә ярар иде.

Роберт Мщнуллин.

Кечкенәдән үк хыялым песи алу иде. Ниһаять, ул хыялым тормышка ашты. Кыш башында без песи баласы алып кайттык. Мин дә, апам да бик шатландык. Песигә Йомшаккай дип исем куштык.

Песиебез − ап-ак, матур йонлы, озын койрыклы, зәңгәр күзле. Ул шундый матур, минем аны гел кулымда гына йөртәсем килеп тора иде. Без песине беренче көннән үк бик яхшы итеп тәрбияли башладык. Кибеткә барып, песиләр өчен кирәкле бөтен әйберләрне алып кайттык, үзе теләгән җирдә урын әзерләдек. Тик ул, күп тә үтмәде, авырып китте. Әти Йомшаккайны биш көн рәттән хайваннар табибына, уколлар ясарга алып йөрде. Әти белән мин дә йөрдем. Шуннан соң песиебезнең авырганы юк. Ул авырганда, миңа да бик авыр булды. Ул инде хәзер үсеп килә, тиздән бер яшь була. Хәзер Йомшаккай бик тә уйнарга ярата.

Иртән, беренче булып, ул әтиебезне эшкә озатып кала. Аннан соң шаярып безне уята башлый. Без мәктәпкә киткәнче, ул гел «мыр-мыр» килеп аяк астында бөтерелә. Утырсам, тезләремә менеп утыра. Уйный башлагач, кайбер вакытларда онытылып китеп, тешләп яки тырнап та ала. Мәктәптән мин аны бик сагынып кайтам. Аңа ашарга, эчәргә бирәм. Йомшаккай балыкны бигрәк тә яратып ашый. Балык яки балык консервасы белән берәр нәрсә бирсәң, ул мыраулый-мыраулый, бик тәмләп ашый.

Йомшаккай безнең бик шаян, бик уйнарга яратучан песи булды. Ул, ашаганнан соң, бераз ял итеп ала да, уйнарга тотына. Сәгатьләр буе, бертуктаусыз уйнарга мөмкин ул. Кайбер вакытта аның белән уйный-уйный мин дә арып бетәм.

Мин Йомшаккаемны бик яратам. Матур песи булганы өчен дә яратам. Акыллы песи булганы өчен дә яратам. Мине яратканы өчен дә яратам. Мин аны ямьсез, усал песи булса да яратыр идем, мөгаен. Чөнки без аның белән бик дус. Ә дустыңны, әлбәттә иңде, яратасың бит.

Безнең Мырау

Безнең Мырау исемле песиебез бар. Ул дәү әти белән дәү әни өендә яши. Дәү әти аны авылдан алып килгән иде. Бик матур, йоп-йомшак, иркә, сөйкемле песи. Йоннары аксыл көрән төстә.

Дәү әтием алып кайтканда, ул йодрык кадәрле генә булган. Ул дәү әбиемнең алъяпкыч кесәсендә генә үскән. Кесәгә кереп утыра да, бөтен өй эчен, кешеләрне күзәтә, аннан соң йоклап китә икән.

Мыравыбыз хәзер инде зур үсте: аңа ике яшь булды. Аның кызык гадәтләре бар. Дәү әниебезгә берәр кунак килеп, сумкасын идәндә калдырса, Мыравыбыз, кеше күрмәгәндә, сумка эченә кереп тә китә, нәрсәләр барлыгын тикшереп тә чыга. Аннары кунак алдына менеп утыра да, мырлый-мырлый аңа нәрсәдер сөйли башлый.

Песиебез дәү әнине бик тә ярата. Дәү әни ятып торса, бер дә аның яныннан китми. Шунысы гаҗәп, ул дәү әниемнең кай җире авыртканын бик тиз сизеп ала, шул урынга килеп ята. Дәү әни: «Җылыткыч куйган шикелле була», − ди. Әгәр әбием йөзтүбән ятса, песиебез аның аркасын дүрт аягын дүрт якка җәеп ятып җылыта.

Мырауның ит ашыйсы килсә, дәү әниемнең аягын алгы ике тәпие белән кочаклап ала да суыткыч янына этә. Янәсе «шунда ит бар, миңа ит алып бир!» Мырау әле тагын йомырка да ашарга бик ярата.

Аның тагын бер гадәте − көне буе йоклый да, төннәрен өйдән чыгып китә. Нәкъ табышмактагы кебек:

Нинди аучы коралсыз

Җәнлек аулый төн буе,

Аннан, мыегын селкетеп,

Йоклап ята көн буе?

Безнең Мырау инде бу! Ул мактанчыграк та әле. Тоткан тычканнарын, без күрсен диптер инде, ишегалды уртасына тезеп куя.

Мин песиләр турында шигырьләр, хикәяләр укырга яратам. Шагыйрь Хәкимҗан Халиковның «Курыкканга куш» шигырен сезгә дә сөйлим әле.

Төн. Бүлмә тын. Берзаман

Әй кычкыра Минҗамал:

− Әни, ут яндыр, зинһар!

Коткар! Коточкыч җен бар!

Очкын күзле, мыеклы,

Үзе кара, койрыклы!

Ә мин песиләрдән курыкмыйм. Аларны яратам, иркәлим, уйнатам, ашатам. Йомшак йомгак кебек тәгәрәп-тәгәрәп уйный безнең чибәр Мыравыбыз. Аннан да акыллы, аннан да матур, аннан да йомшак песи дөньяда юктыр.

Тутый кош

Тутый кош ул − матур һәм күңелле кош. Аның канатларында бөтен салават күпере төсләрен күрә алабыз. Тропик урманнардан булуы аның тышкы кыяфәтеннән үк күренеп тора.

Бездә Кеша исемле тутый кош яши. Кеша үзенең артыңнан күзәтүне, аның белән сөйләшүне бик ярата. Өйдә үзе генә калгач, истә калдырган сүзләр белән үз-үзен мактый башлый: «Кеша яхшы», «Акыллы», «Кеша − искиткеч кощчык». Чынлыкта, ул мактанмый, ә без әйткән сүзләрне кабатлый гына. Кайбер тутый кошлар бик күп сүзләр беләләр һәм тулы җөмләләр дә төзи алалар.

Кеша − бик дус кош. Аңа игътибарны киметсәң, ул үз сурәте белән сөйләшә башлый. Кешаның томшыгы белән көзгегә сугуын, бер җирдән икенче җиргә очып йөрүен һәм, башын күтәреп, канатларын җәеп, үз-үзенә нәрсәдер исбат итүен күзәтеп торуы бик кызык.

Кеша − кызыксынучан тутый кош. Аңа кемнең нәрсә эшләгәнен белергә кирәк. Мин, чәй эчәр алдыннан, нәрсә дә булса кисә башласам, Кеша бер кисәген алып кача. Бер тапкыр ул әни җылыткан ашка очып керде. Ярый әле аш җылынырга өлгермәгән иде.

Кеша безнең гаиләне бик яхшы белә һәм бездән курыкмый. Ул башка, җилкәгә утырып, кешенең нәрсә эшләгәнен күзәтә. Белмәгән кеше янына ул беркайчан да якын очмас.

Мин, Кешаны күзәтеп, тутый кошлар турында бик күп мәгълүмат белдем.

Хайваннар − кешеләрнең ярдәмчесе

Йорт хайваннары кешеләр өчен азык чыганагы булып тора. Шул максатларда кеше сыер, сарык, кош-корт асрый. Өйдә матурлык өчен тоткан хайваннар да бар. Болар, мәсәлән, песиләр, попугайлар, аквариум балыклары. Әмма сочинениенең темасы башка хайваннар, нәкъ менә кешегә тормыш алып барырга булышучы хайваннар турында язуны таләп итә. Монда исә кешенең иң беренче һәм иң тугры ярдәмчеләре булган ат белән эт турында сөйлисе килә.

Әлеге хайваннар борынгы заманнардан ук кешегә тугрылыклы хезмәт итәләр. Алардан башка кешелек җәмгыяте хәзер дә кыргыйлык чорыңда яшәр иде, мөгаен. Чөнки ат кешегә сугышлар вакытында да, тыныч тормышта да җәмгыятьне алга алып барырга булышучы төп көч булган. Ат белән йөкләр дә ташыганнар, җир дә эшкәрткәннәр, утырып, ерак җирләргә дә йөргәннәр, яңа җирләр дә ачканнар. Сугышлар вакытында аңа атланып сугышканнар, кораллар ташыганнар, сугыш кырыннан яралыларны җыйганнар. Хәзер инде атларны ипподромнарда һәм авылларда гына күрергә була. Авылларда хәзерге көнгә кадәр ул транспорт чарасы буларак та, ит һәм кымыз бирүче буларак та файдаланыла.

Безнең дә авылда атыбыз бар. Аның исеме − Кашка. Дәү әти миңа атта йөрергә рөхсәт бирә. Җәй көне арба җигеп печәнгә, утынга барабыз. Без печән чапканда, утын җыйганда ул яшел үлән ашап йөри.

Мин Кашканы су буена алып төшәргә яратам. Атка атланып, бүтән малайларны кызыктырып, елга буена төшүләре бик тә күңелле. Анда мин атка су эчертәм, аны яхшылап юам. Кире кайтканда да аңа атланып кайтам. Кашка авыл кешеләренә бәрәңге утыртканда да, бәрәңге алганда да, тирес түккәндә дә булыша.

Ат ул − бик сизгер һәм акыллы хайван. Син аны яратсаң, ул да сине ярата, тыңлый, үзенчә сәламләп тавыш бирә. Ат бик кирәкле хайван дип уйлыйм мин. Шушы гаҗәеп хайванга һәр шәһәрдә һәйкәл куйдырыр идем.

Кешенең шундый ук тугры дусты − эт. Борынгы заманнардан бирле эт кешегә йортын саклаучы булып хезмәт иткән, киек аулаганда зур ярдәм күрсәткән. Сугышлар вакытында этләр ярдәмендә күперләр, танклар шартлатканнар. Хәзерге вакытта этләр төрле объектларны саклыйлар, милиция хезмәтендә торалар, МЧС ның коткаручылар отрядларында хезмәт итәләр, сукыр кешеләргә ярдәм итәләр. Коткаручы этләр турында аерым әйтергә кирәктер, мөгаен. Этләр, Әрмәнстандагы һәм Курил утрауларындагы җир тетрәүләрдән соң, Буйнак һәм Мәскәүдәге террористик актлардан соң хәрабәләр астыннан йөзләрчә кешеләрне табып, аларның гомерләрен саклап калдылар. Көнкүрештә кешеләрне бәла-казалардан саклап калу очраклары да исәпсез-хисапсыз. Ә күпме тәртип бозучы һәм җинаятьчеләр этләр ярдәмендә тотыла һәм тиешле җәзасын ала!

Этләрнең дә, атларның да кеше тормышындагы әһәмияте хәзер дә кимеми. Шуңа күрә кешеләр этләргә һәм атларга зур рәхмәтле.

Урман җәнлекләре

Безнең як урманнарында керпеләр, куяннар, төлкеләр, тиеннәр яши.

Керпе − бик чәнечкеле җәнлек. Аның бөтен тәне энәләрдән тора. Ул гөмбәләр, алмалар ярата. Аларны, кышка хәзерләп, җир астына күмеп куя. Керпе, ерткыч җәнлекләрдән сакланыр өчен, түгәрәк шар формасын ала. Ул еланнардан да курыкмый. Еланнарның башларына ташлана. Керпе сукыр тычканнар белән дә туклана. Ул үзенең балаларын бик ярата.

Куяннар ике төрле була: йорт куяннары һәм кыр куяннары. Йорт куяннарын ит, тире һәм мамык өчен үстерәләр. Куян ите − бик файдалы диетик ризык, ә мамыгыннан шәлләр, бияләйләр бәйлиләр. Кыр куяннары кышын ак, ә җәен соры төскә керәләр. Бу аларга дошманнарыннан качарга ярдәм итә. Чөнки куяннар бик куркаклар. Алар йоклаганда да бер күзен ачып, берсен йомып йоклыйлар икән.

Хәйләкәр төлкене без әкиятләрдән, җырлардан, табышмаклардан ишетеп беләбез. Анда ул акыллы, чая, хәйләкәр. Ул бик кызыксынучан. Төлке бик яхшы ишетә. Ул кырларда, урманнарда яши. Кырда кыр тычканнары белән туклана. Ул шулай кешеләргә файда да китерә. Чөнки тычканнар кырдагы ашлыкны ашый. Төлке тагын бакаларны, вак кошларны ашый. Җәй көне үсемлекләр белән дә туклана. Урман-кырларда ризык җитмәсә, авылга килеп тавык, үрдәкләрне дә алып китәргә мөмкин.Төлке матур җанвар, купшы киенгән. Туны җылы, матур һәм калын.

Урман җәнлекләре елдан-ел азаеп бара. Аларны сакларга кирәк!

Табигатьне саклагыз

«Табигатьне саклагыз!» Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур мәгънә салынган.

Туган як табигате − чиста һава һәм экологик яктан чиста ашамлыклар гына дигән сүз түгел әле ул. Ул − Туган илебезнең матурлыгы да, җаны да. Туган илебезнең чиста сулы елга һәм күлләрен пычрату, очсыз-кырыйсыз урманнарны бер мәгънәсез кисеп бетерү, химия заводларының агулы газлары белән чиста һавабызны бозып бетерү, хәрби уеннар вакытында туфракны һәм һаваны агулау, авиация ягулыгының агулы калдыклары − болар әле хәзерге цивилизациянең туган ягыбыз табигатенә салган зыянының бер өлеше генә. Табигатьне пычратучылар белән көрәшне без бүгеннән үк башламасак, берничә дистә елдан соң, бөтен тереклек көеп беткән чүл уртасында калуыбыз бар бит. Ул вакытта инде противогаз кимичә сулап та булмас, радиациядән саклый торган скафандрлар киеп яшәвебез дә бик ихтимал. Бу инде ниндидер фантаст язучының пессимистик уйдырмалары түгел, бу турыда фәннең төрле өлкәләрендәге атаклы белгечләр − биологлар, экологлар, химиклар, астрофизиклар, метеорологлар безне хәзер үк кисәтә.

Ә бит әле туган як табигате ул − калкулыктагы кипкән печән эскертләре арасындагы каен агачлары да, тынлык һәм хуш исләр белән тулган чыршы урманы да, иң кызу җәй көннәрендә дә салкын һәм көмештәй саф сулы күлләр дә, кечкенә генә инештән башлап, зур елгага таба ыргылучы елгачыклар да.

Әйдәгез, туган табигатебезне саклыйк, һәрберебез, булдыра алганча, табигатьне саклыйк, һәм безнең барыбызның да тырышуларыннан кешелекнең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә табигатькә карата начарлыклары кимер. «Миннән соң су басса да ярый» дигән принцип белән яшәргә ярамый. Минем фикерем шундый һәм ул шагыйрь Ә. Баянов фикерләре белән аваздаш. Ул үзенең «Сәяхәтнамә» поэмасында болай ди:

Атом кебек шартлап, үкереп түгел,

Тавыш-тынсыз атлый һәлакәт.

Һаман итәр яшереп хәрәкәт ул,

Бакчабызның кадерен белмәсәк без,

Саклый белмәсәк.

Тиен белән очрашу

Кош түгел, оча,

Ябалактан курка,

Чикләвек ярата,

Сызгырса,

Урманны яңгырата.

Табышмак.

Моның кем булуын аңлагансыздыр инде. Әлбәттә, бу − тиен. Мин тиенне рәсемдә күргәнем һәм аның турында китаплар да укыганым бар иде. Ә бервакыт миңа тиенне күрергә насыйп булды.

Без әти белән урманга чикләвек җыярга бардык. Бик матур көзге көн иде. Көзге матурлыкка хозурланып, бер-беребездән ерак китмәскә тырышып, чикләвек җыябыз. Аяк астында коелган яфраклар кыштырдый. Мин, чикләвек күрергә тырышып, игътибар белән куакка карыйм. Кинәт күзем миңа томырылып карап торган бәләкәй җәнлек күзләре белән очрашты. Аның зур матур күзләре миңа гаҗәпләнеп карый иде. Мин тиенне шунда ук танып алдым. Иң беренче булып күземә озын йонлач койрыгы һәм очы пумалалы колаклары чалынды. Тиеннең йоннары кызгылт, ә күкрәк өлеше аксыл иде. Мин тиенне куркыттым, ахры. Ул кинәт, уктай атылып, бер ботактан икенчесенә сикереп юк булды. Бер мизгелгә сузылган бу көтелмәгән очрашудан, мин озак айный алмый тордым. Тиен күрүем турында әйткәч, әтием миңа тиеннең дә, кышка азык туплар өчен, чикләвек җыюын сөйләде. Тиен аларны оясына, төрле агач куышларына, мүк араларына яшереп куя икән. Чикләвекләрдән башка көнбагыш, миләш, балан, шомырт, яшь куак үсентеләрен һәм кайрыларын да яратып ашый, ди. Ә зоопаркларда, читлекләрдә яши торган тиеннәр алмадан, грушадан, кишердән һәм кипкән җимешләрдән дә баш тартмыйлар икән.

Мин, әти белән сөйләшә-сөйләшә, чикләвек җыям. Үзем күзләрем белән һаман тиенне эзлим. Ә тиен бүтән күренмәде. Мин кайбер чикләвекләрне юри алмый калдырдым. Тиенгә күчтәнәч булсын! Әле бит алда озын салкын кыш бар.

Беренче сентябрьдә

Их, сикердек, шатландык,

Кош кебек канатландык.

Сентябрьнең бере ич,

Бүген уку көне ич.

Мөхәммәт Әхмәтгстиев.

Җәй бик матур булса да, мәктәп, укытучылар, сыйныфташлар барыбер сагындыра икән.

Менә көтеп алынган беренче сентябрь дә килеп җитте. Иртән үк бакчага чыгып, кичтән карап, сайлап куйган иң матур чәчәкләрдән бәйләм ясап куйдым. Ясадым да, үзем дә сокланып карап тордым: иң матур чәчәк бәйләме минеке булыр, мөгаен! Укытучыма да ошар дип уйлыйм. Чәчләремә матур бантиклар куеп, кичтән үтүкләп куйган күлмәгемне, яңа туфлиләремне кигәч, күбәләктәй матур булдым. Мәктәп киемнәре дә сагындырган икән бит!

Мәктәп безне бу көнне үзенең ишекләрен киң итеп ачып каршы алды. Без мәктәпне шундый сагынганбыз! Сыйныф җитәкчебезне дә бик сагынганбыз икән. Сыйныфташлар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, җәйге хатирәләр, истәлекләр турында сөйлиләр, көлешәләр, шатланалар.

Сыйныф җитәкчебез безне сыйныф бүлмәсенә алып керде. Җәй көне анда ремонт ясалган. Бөтен җир көлеп тора. Укытучыбыз Белем бәйрәме белән котлады, быел өйрәнәчәк фәннәр белән таныштырды.

Укытучым

Һөнәрләр бик күп, аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Ләкин бу һөнәрләргә өйрәтүчеләр кемнәр соң? Әйе, училище, техникум, институт, университет дигән уку йортлары бар. Ә аларга кадәр укый торган белем йорты − мәктәп. Балалар җиде яшь тулгач, мәктәпкә киләләр. Менә шушыннан башлана инде һөнәр ияләренең тамыры. Ә шушы яшь, ныгымаган тамырларга су сибүче кешеләр − укытучылар. Алар бу тамырларны ныгыта һәм зур агач булып үсәргә булыша. Минем әйтәсе килгән сүзем дә шушы кешеләрнең берсе турында.

Ул − минем укытучым. Аның мине беренче тапкыр каршы алуы бүгенгедәй хәтеремдә. Әйткән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора: «Исәнме, матурым, без сине яратабыз».

Ул − бик әйбәт укытучы. Гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Безне ярата һәм безнең әйбәт булуыбызны тели. Безнең уңышларга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша.

Дәресләрне дә бик күңелле итеп үткәрә ул. Аңламаган темаларны кат-кат аңлатырга да вакытын кызганмый. Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга да җавап таба. Һәрберебезнең хәленә керә белә.

Без мәктәп тормышындагы һәрбер эшкә катнашабыз һәм югары урыннар яулыйбыз. Моңа да безне укытучыбыз әзерли. Нинди генә кызыклы уеннар уйлап чыгармый ул. Укытучы гына түгел, ә артист та, язучы да!

Укытучы менә шундый оста һөнәр иясе икән ул! Мин укытучымны бик яратам!

Белем − якты нур

Белем алырга теләмәгән кешенең тормышы кыргый кеше тормышына охшаган: банан күрдең дә өзеп алдың − ашап бетердең, ә иртәгә нәрсә булыр − мөһим түгел. Шундый кыргый кешеләргә охшамас өчен, белем алырга омтылырга, аны үзеңә сеңдерә белергә кирәк.

Элегрәк, кечерәк чагымда, мин үзем дә белемнең әһәмиятен аңлап бетермәгәнмен. Ипине агачта үсә дип уйлый идем шул. Әмма, үсә төшкәч, тормышта белемсез бернинди дә файдалы эшләр эшләп, максатка ирешеп булмаслыгын аңладым. Белем алмыйча, һөнәрле дә, акыллы да булып булмый. Тормышны дөрес, матур итеп төзү өчен, белем кирәк. Мин шуңа төшендем.

Белем − яктылык, тормышыбыз яхшырак һәм баерак (матди һәм бигрәк тә рухи яктан) булсын өчен, безнең яшәеш юлыбызны гел яктыртып торучы нур ул.

Безнең халкыбыз белемле кешегә зур бәя биргән, олылаган, хөрмәтләгән. Бу турыда халыкның күпсанлы мәкаль-әйтемнәре дә сөйли. «Белемсез − берне, белемле меңне егар», «Белгәнгә − якты, белмәгәнгә караңгы», «Белем − бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы», «Белемнән зур хәзинә юк» ише мәкальләр халкыбызның белемгә булган карашын күрсәтәләр. Бу мәкальләр бүген генә тумаганнар. Димәк, кешеләр борынгы заманнарда ук белем алуның кешелек язмышында тоткан олы ролен аңлаганнар. Бу урында 18 нче йөз шагыйре Г. Утыз-Имәни шигырен китереп үтәсем килә:

Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,

Баш иярләр һәрвакыт белемлеге.

Күңелле тәнәфес турында

Мәктәптә дәресләр арасындагы тәнәфес бер дәрестән соң тулысынча ял итеп, икенче дәрескә әзер булырга мөкинлекләр тудырырга тиеш инде ул. Моны ничек булдырырга соң?

Беренчедән, мәктәптә тәнәфес бик күңелле булсын иде: коридорларда акрын гына төрле музыка уйнап торса (бигрәк тә классик һәм заманча музыка булса әйбәт); күңелле һәм кызык кына театральләштерелгән тамашалар күрсәтелсә; мәктәп радиосыннан күңелле игъланнар һәм мәзәкләр яңгырап торса, ничек күңелле булыр иде!

Икенчедән, тәнәфес вакытында укучылар психологик яктан ял итәргә тиешләр дип уйлыйм: фонтан янында утырып торырга, психологка кереп чыгарга, аквариумда йөзеп йөрүче балыкларны күзәтергә, коридорда попугай яисә кенәриләрне тыңларга мөмкинлекләр тудырылса, бик шат булыр идем. Мин, бик рәхәтләнеп, мәктәптә шундый шартлар тудыруга булышыр идем. Уйлавымча, күп балалар үзләре үк балыклар һәм вак җәнлекләр алып килерләр иде, радиопьесаларда бик теләп катнашырлар, мәктәпкә үзләренең иң яраткан җырлары язылган дискларны биреп торырлар иде.

Әгәр дә мин мәктәп директоры булсам, тәнәфес балаларның уку вакытында иң күңелле вакыт булырлык бар нәрсәне дә эшләр идем.

Яраткан дәресем

Соңгы вакытларда мин рәсем дөресләрен бик ярата башладым. Элегрәк бу дәресне мин бик үк яратып бетерми идем. Чөнки минем рәсемнәрем ничектер ямьсез булалар, аларны кешегә күрсәтергә дә ояла идем, укытучы да ул рәсемнәрне ничектер борынын җыерып кына карый иде дә, уртача гына билге куя иде.

Ә башлангыч мәктәптән бишенче сыйныфка күчеп, безне башка укытучы укыта башлагач, минем рәсем ясауга мөнәсәбәтем бөтенләй үзгәрде.

Яңа укытучы безгә башта рәсем ясауның нигезләрен өйрәтте: перспектива нәрсә ул, чагыштырмалылык ничек була, төсләрнең төрле төсмерләрен ничек аерырга, күләгә-шәүләләрне ничек итеп дөрес ясарга икәнлеген аңлатты. Мин бик тырышып, укытучы өйрәткәннәрне кабатладым. Шуңа күрә минем рәсемнәрем бик нык үзгәрде. Аларны инде хәзер бер дә оялмыйча карарга да, кешегә дә күрсәтеп була. Укытучым хәтта аларның кайберләрен бөтен сыйныфыбыз алдында мактап күрсәтә башлады. Шундый вакытларда мин горурлану хисе кичереп утырам, ул көн минем өчен бик тә шатлыклы була.

Дәресне ярату яки яратмау ул дәреснең сиңа ошавы яки ошамавына бәйле, укытучының нинди булуы да бик мөһим. Рәсем буенча минем гел «дүрт» тә «бишләр генә булмый, әлбәттә. Укытучыбыз һөркайчан да гадел билгеләр куя. Андый вакытларда мин начар билгемне төзәтергә, рәсемне яңадан ясарга тырышам.

Мин дәрес әзерлим

Мәктәптә өйгә бирелгән дәресләрне мин кичкә таба әзерләргә яратам. Мин белгән кайбер балалар, өй эшләрен мәктәптән кайту белән үк әзерләп куялар. Өй эшләре күп булганда, мин дә шулай итәм аны. Ә гадәттә, өйгә кайтып ашап алгач, мин я компьютерга утырам, яисә урамга чыгып керәм. Компьютерда я уйнап алам, я Интернетны карап алам, я өйрәтүче программаларда берәр нәрсә ясыйм.

Кич белән мин дөрес әзерләргә утырам. Дәрес әзерләүне авыр фәннәрдән башлыйм. Гадәттә математика, рус телләрен эшләп куям. Башта язма биремнәрне эшлим, аннан соң телдән биремнәрне өйрәнәм. Боларны эшләп бетергәч, мин бераз ял итеп алам − я телевизор карыйм, я музыка тыңлыйм. Аннан соң телдән әзерләнә торган фәннәрне − әдәбиятны, тарихны, биологияне укып чыгам.

Шигырь ятларга бирсәләр, мин аны берничә көн эчендә ятларга өйрәндем. Чөнки бер генә кичтә шигырьне яхшы итеп сөйләргә өйрәнүе авыр. Ә берничә көн кабатласаң, ул яхшырак истә кала, матуррак итеп сөйлисең дә, яхшырак билге дә куялар.

Дәресләрне мин менә шулай әзерлим.

Походта

Бервакыт без сыйныфыбыз белән походка чыктык. Чыгып киткәндә, көн матур иде. Әмма, без бер аланлыкка туктап, ашап алырга әзерләнгәндә генә, көн бозыла башлады. Башта кечкенә генә күренгән болытлар берзаман кабарып, каралып киттеләр, яңгыр исе таралды. Без палаткаларны корып та бетерә алмадык, коеп яңгыр ява башлады.

Яңгыр башлангач, мин учак ягарга булдым. Учак ягу авыр эш түгел үзе. Көн коры булып, утын коры булса, аны мин «бер» дигәнче ягып җибәрәм. Әмма яңгыр астыңда, бөтен утыннар юеш булганда, ничек ягасың иңде аны. Юеш утыннар берничек тә янып китә алмады, тик пыскып утырдылар. Малайлар учак ягуның төрле ысулларын өйрәтә башлады.

− Бензин кирәк, − диде берсе.

− Каен тузы кирәк, − диде икенчесе. Әмма боларның берсе дә юк иде бездә.

Шунда мин мәктәп укытучыбыз Илшат Зөфәровичның өйрәткөнннөрен искә төшердем дә, ерак түгел генә үскән чыршы агачларына таба киттем. Нәкъ шулай, укытучы өйрәткәнчә, чыршы агачының аскы ботаклары астында җир коп-коры иде, ботаклар үзләре дә бераз гына чыланган. Малайлар белән шулай чыршының аскы ботакларын кисеп учак ягып җибәрдек. Күңелле уйнаган учак ялкыннары безгә тиздән кайнар чәй һәм җылы аш булачагын хәбәр итә иде. Укытучыны игътибар белән тыңларга кирәклекне мин тагын бер кат шунда аңладым.

Күңелле ял

Һәр елны без сыйныфыбыз белән урманга, елга буйларына барабыз. Мондый походлар безнең дус сыйныфыбызны тагын да берләштерә. Безнең барлык походларыбыз да кызыклы үтә, ә берсе турында мин күбрәк сөйләргә телим.

Майның соңгы көннәре иде. Без, җыенып, юлга чыктык. Ашыкмыйча гына бардык, җырламаган җыр калмады, шаярдык, уйнадык, көлдек, фотога төштек. Табигать тә безнең белән бергә шатлангандай тоелды. Ул инде җәйне каршы алырга әзер: тирә-юнь ямь-яшел, чәчәкләрнең ниндиләре генә юк, чут-чут итеп кошлар сайрый, бал кортлары, төклетуралар безелдәп бал эзләп оча. Бөтен җирдә матурлык. Күңелгә Г. Тукайның шигъри юллары килә:

Ак күмәч берлән ашарлык саф һава;

Җир яшел; кошлар да сайрый, валлаһи!

(«Валлаһи»)

Мин иң алдан бара идем. Искиткеч матур урынга килеп чыктык. «Ял итү өчен менә дигән алан!» дип уйлап та өлгермәдем, укытучым ялга туктау турында әйтте. Монда урман елга яры белән тоташкан иде.

Безнең теләк: чәй кайнату, шашлык һәм көлгә күмеп бәрәңге пешерү иде. Малайлар учак ягу өчен урын сайлый башладылар. Укытучыбыз урманда ут ягарга ярамавын искәртте. Без түбәнгә − елга ярына ук төшеп киттек. Монда инде ут ягарга мөмкин иде. Утынны урманнан җыеп төштек.

Шашлык кыздыруны мин үз кулыма алдым. Әтигә ярдәм иткәләгәнем дә ярап куйды. Бөтен яктан да тигез кызсыннар өчен, мин шашлыкларны күмер өстендә әйләңдергәләп тордым. Шашлыктан тамган май яна башласа, аның өстенә соус сипкәләдем. Шашлыгыбыз телеңне йотарлык булды. Көлдә пешкән бәрәңгене дә авызыбызны пешерә-пешерө ашадык. Табигатьтә, саф һавада һәрнәрсә тәмле булып тоелды. Үзебез әзерләгән ризыклар аеруча тәмле булды.

Тамак туйгач, рәхәтләнеп уйнадык; арыгач, тынып калып, урман шаулавын, кошлар сайравын, елга агуын, бөҗәкләр безелдәвен тыңладык.

Бу ялны озаккарак сузасы килде. Шуңа күрә без өйгә кич кенә кайттык. Табигатьнең матурлыгы безне әллә нишләтте. Күңелләребез сафланып калгандай булды. Арыдык, ләкин безгә бик рәхәт иде.

Кешеләрдәге матур сыйфатлар

Кеше һәр яктан да матур булырга тиеш. Әгәр дә тышкы яктан кеше чибәр булып, эчендә начар уйлар булса, ул инде яхшы кеше булмый. Кешелеклелек, шәфкатьлелек, изгелек, ягымлылыкны мин кешедәге иң матур сыйфатлар дип атар идем. Бөек шагыйрь Муса Җәлил дә:

Көчлелегең белән горурланма!

Кешелегең белән горурлан! −

дип яза үзенең «Бер үгет» шигырендә.

Кешелекле, мәрхәмәтле, сабыр булу, кешеләргә авыр чакларда ярдәмгә килү − һәркемгә дә кирәк сыйфатлардыр, минемчә. Шулай ук, түземлелек, хезмәт сөючәнлек кешенең кешелеклелеген дә, дәрәҗәсен дә арттыра.

Әгәр син кешеләрне яратмасаң, кеше кайгысын уртаклаша, аңлый белмөсөң, әгәр дә син чынлап торып дуслаша белмәсәң һәм дусларың булмаса, кесәңдә акчаң күп булудан үзең өчен дә, башкалар өчен дә бернинди файда юк. Надан, чикләнгән, сәнгатьне аңламаучы һәм яратмаучы кеше булып калгансың икән, кыйммәтле машинаң булудан, кыйммәтле урындагы бассейны һәм теннис кортлары булган зур коттеджларда яшәвеңнән ни мәгънә һәм файда?! Син, бу очракта, көтмәгәндә баеп киткән һәм үзен бик акыллы дип санаган бер хайван, ә дөресрәге мактанчык маймыл гына.

Кыйммәтле җиһаз җыю, байлык артыннан куу белән шөгыльләнмәскә, ә үзеңнең эчке дөньяңны баетырга, белемеңне һәм уңай сыйфатларыңны арттырырга, ихтыяр көчен ныгытырга, чын дуслар табу һәм үзең дә чын дус булырга өйрәнергә кирәк. Шулай булса, вакыт узу белән барысы да килер: матди байлык та, тормышның төрле шартларына бәйле булмау да, үз-үзеңне яклый белү дә.

Әлбәттә, минем уй-фикерләрем бераз буталган. Хәзергә үземнең акылымны һәм характерымның уңай сыйфатларын камилләштерергә һәм үстерергә икәнлеген, ә калган нәрсәләрнең аннары килерен аңласам да, мин бит юллар чатында торам. Ләкин шунысы бәхәссез: күркәм сыйфатларга ия булганда гына кеше җәмгыятьтә, тормышта үз урынын табар!

Начар гадәтләр

Начар гадәтләр күп төрле була. Олылар тәмәке тарталар, аракы эчәләр, наркотиклар кулланалар. Балаларның да начар гадәтләре була. Мәсәлән, кечкенә балалар борыннарын актаралар. Кайбер яшүсмерләр төкерә-төкерә сөйләшәләр, урамда ашап яисә ямьсез итеп сагыз чәйнәп йөриләр.

Мин үземдә начар гадәтләр юк дип уйлый идем, әмма бер вакыйга мине башкача уйларга мәҗбүр итте. Яңа елны бәйрәм иткәндә, әти безне видеокамерага төшерде.

Бәйрәмнәрдән соң без видеотасманы карадык. Шунда мин үземне күрдем. Мин бит туры басып йөрмим икән. Алга иелгәнмен, җитмеш яшьлек бабаймыни.

Мин үземнең гәүдәмне турайтырга булдым. Әмма, нәрсәдән башларга? Әнием белән киңәштем. Ул миңа яхшы киңәшләр бирде. Мәсәлән, бер күнегү ясарга өйрәтте. Аның өчен стенага арканы терәп басарга, башка җиңел генә китап куярга һәм туры гына йөреп китәргә. Йөргәндә, китапны төшермәскә тырышырга кирәк икән.

Мин, бөтен тырышлыгымны куеп, бу эшкә тотындым һәм ике айдан соң минем йөрүем матурланды. Әлеге күнегүләрне мин хәзер дә дәвам итәм. Менә шулай итеп, мин бер начар гадәтемне бетердем.

Җәйге вакыйга

Бу җәйдә мин гел Казанда булдым, чөнки әти белән әни җәй буе эшләделәр. Шулай булса да мин яхшы ял иттем: дусларым беләң ишегалдында уйнадым, су коенырга йөрдем, китаплар укыдым, комьютерда күп нәрсәләр эшләргә өйрәндем.

Беркөнне без дусларым белән су коенырга киттек. Шуннан кайтканда, мине кайбер гадәтләрем турында уйланырга мәҗбүр иткән бер вакыйга булды.

Пляждан кайтышлый без Бауман урамына кереп чыгарга булдык. Туңдырма алдык та урам буйлап киттек: урамда рәсем ясап утыручы рәссамнарның картиналарын карадык, күпләгән сувенирлар күрдек. Шуннан ерак та түгел җыр ишеттек. Җырны урам музыкантлары башкара иде. Без алар янына килдек, озак кына җырларын тыңлап тордык. Шунда минем аларга кесәмдә булган вак акчаларны бирәсем килде. Яннарында яткан эшләпәгә вак акча салыйм дигәндә, эрегән туңдырмам, таягыннан шуып, эшләпәгә килеп төште. Мин бик оялдым һәм йөгереп киттем.

Шул вакыйгадан соң мин урамда туңдырма белән сак булырга кирәклеген аңладым. Гомумән, урамда туңдырма, пирожки, чипса ашап яки чупа-чупс суырып йөрү бер дә матур гадәт түгел шул инде.

Телефоннан аралаша беләсеңме?

Хәзерге заманда бөтен кешенең дә телефоны бар. Телефоннан аралашу безнең көннең күп вакытын ала, чөнки дөресләрне дә телефоннан сөйләшеп әзерлибез, башка мәсьәләләрне дә телефон аша хәл итәбез. Әмма кайберәүләр телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен белмиләр. Миңа ул турыда әтием бик яхшылап өйрәтте.

Беренчедән, кешенең өенә иртәнге тугызга кадәр һәм кичке тугыздан соң шалтырату матур гадәт түгел, диде. Ул вакытта бик якын туганнарыңа һәм дусларыңа гына шалтыратырга мөмкин.

Икенчедән, телефонны кем генә алса да, беренче булып аның белән исәнләшергә, таныш кешең булса хәлләрен сорарга, аннан соң гына кирәкле кешеңне чакыруларын үтенергә.

Өченчедән, телефоннан сөйләшү күп вакытны алмаска тиеш. Чөнки син сөйләшә торган кешенең, аның гаиләсенең башка эшләре дә булу бик мөмкин, ә син телефоннан юк-бар сөйләшеп аның кадерле вакытын әрәм итүең бар.

Бу кагыйдәләр миңа беренче вакытта бер дә ошамаган иде. Ә шуларны үти башлагач, минем буш вакытым күбәйде. Укуым да яхшырды. Чөнки хәзер мин вакытымны телефоннан җыен юк-бар сөйләшеп уздырмыйм, ә укуым һәм сәламәтлегем өчен файдалы итеп үткәрәм. Бу кагыйдәләрне үти башлаган дусларым да шул фикердә.

Инсафлы кызлар

Инсафлы, тәрбияле кызларны һәркем ярата. Аларга карап күңел сөенә. Мондый кызлар, гадәттә, матур, тыныч сөйләшәләр. Оялган булалар. Шул ук вакытта алар һәр эшне төгәл итеп, җиренә җиткереп башкаралар. Алар турында «кулларында ут уйнаталар» дип тә әйтәләр.

Инсафлы булу − татар кызлары өчен аеруча хас сыйфат. Алар теләсә кемгә сүз кушмыйлар. Кешене, тирә-юньдәгеләрне игътибар белән тыңлый беләләр. Кирәк булганда, уйлап, нигезле итеп җавап бирәләр.

Минем бер дустым бар. Ләйсән исемле. Аны һәркем ярата. Мин дә аңа карап сокланам. Аңардан үрнәк алырга тырышам. Ләйсән − гаиләдә иң өлкәне. Аның әле энесе белән сеңлесе дә бар. Аларны тәрбияләү, карау Ләйсән өстеңдә диярлек. Әти-әниләре эштә булалар. Ләйсән туганнарына бик игътибарлы. Энесен мәктәпкә, сеңлесен балалар бакчасына йөртә. Алар һәммәсе дә чиста, пөхтә киенәләр. Бер-берсен бик яраталар. Кечкенәләре апаларына көн яңалыклары турында сөйлиләр. Ләйсән аларны игътибар белән тыңлый, кайбер кисәтүләр дә ясый. Ярамаган эшләрнең ни өчен ярамый икәнлеген үтемле итеп, сабыр гына аңлата. Кечкенәләр, әлбәттә, апаларын тыңлыйлар. Мин алар арасындагы үзара мөнәсәбәткә сокланам. Ләйсән кечкенәләргә «энем», «сеңлем» дип, ягымлы итеп эндәшә, ә тегеләре «апам» дип өзелеп торалар.

Ләйсән яшьтәшләре белән аралашырга да вакыт таба. Кичләрен без урамга чыгабыз. Ял көннәрендә театрларга йөрибез. Ләйсән үзенең кайда булуы турында әти-әнисенә әйтеп тора, борчылмаска куша. Дустымның күп сыйфатлары безгә дә үрнәк булып тора. Ләкин Ләйсән бу турыда белми.

Минемчә, инсафлы кызлар минем дустым Ләйсән кебек булырга тиеш.

Матур сыйфатлар

Мин кешедә барыннан да бигрәк сүзендә тору һәм гаделлек шикелле сыйфатларны хөрмәт итәм. Болар, минемчә, иң төп сыйфатлар һәм кеше шул сыйфатларга ия булу-булмау белән бәяләнә. Мин үземдә шул сыйфатларны булдыру өчен тырышам: ялганламаска тырышам, вәгъдәмне үтим.

Ялганчы, намуссыз кеше дә тормышта югарылыкка ирешергә мөмкин, әлбәттә, тик аның якын дуслары, чын хисләре булыр микән?! Юктыр, мөгаен.

Әгәр дә кеше нәрсә дә булса вәгъдә итеп, шуны үтәми икән, ул үз-үзенә чокыр казый, минемчә, башкаларның үзенә карата ышанычын югалта. Ә андый вәгъдәсез, ышанычсыз кеше белән бөтенләй аралашмасаң әйбәт. Шундый бик мөһим вакытларда берничә тапкыр авыр хәлдә калдырган иптәшем бар иде минем. Ул, мәсәлән, стадионга киләм, дип вәгъдә итәргә һәм килми калырга мөмкин иде. Ә мин, шул кешегә ышанып, аны ике сәгать көткәнем булды, ә аннан соң, футбол карамыйча, өйгә кайтып киттем, чөнки футбол карарга калсам, караңгыда үзем генә кайтасы була иде. Берникадәр вакыттан соң, бу кеше белән дуслыгым үзеннөн-үзе юкка чыкты. Ул дуслыкның югалуы минем өчен бер генә дә кызганыч булмады.

Юлларыбызда тугры, гадел кешеләр күбрәк очрап торса иде.

Патриотлар

Патриот сүзе үз Ватаныңны ярату дигән мәгънәне аңлата. Безнең илебез, аның данлы тарихы патриотларга бай. Без патриот дип атаган кешеләр үз тормышларын Туган ил язмышыннан башка күз алдына да китерә алмыйлар: гомерләрен туган халкына, Ватаны азатлыгы, иминлеге һәм матур тормышы хакына хезмәткә яки көрәшкә багышлыйлар.

Минем өчен чын патриотизмның якты үрнәге булып 1825 нче елда восстаниедә катнашкан декабристлар тора. Алар Ватаннарында яхшы үзгәрешләр ясарга тырышып, куркыныч адымнарга барганнар, әмма һәлакәткә очраганнар. Бу кешеләр гомерләрен, байлыкларын, бәхетле тормышларын халык өчен корбан иткәннәр. Әмма аларның берсе дә үз идеяләреннән баш тартмаган. Бу идеяләре өчен аларның күбесе дар агачларында асылган, төрмәләргә ябылган, сөргеннәргә сөрелгән. Алар безнең Ватаныбыз тарихына чын патриотлар булып кереп калганнар.

Безнең заманда да бар алар, чын патриотлар. Ватаныбызга яки дусларына куркыныч килгәндә, кешеләр үзләре турында түгел, башкалар турында уйлыйлар. Шушы хис өскә чыга. Кеше үзен корбан итү бәрабәренә, башкаларны саклап кала яки зур катастрофаны туктатып кала. Патриотизмның чын үрнәкләрен күпләп сөйләп булыр иде. Чернобыльдә булган шартлау вакытында, җир тетрәүләрдән соң, «Курск» су асты көймәсендәге катастрофада кешеләр чын батырлык үрнәкләрен күрсәттеләр. Бу кешеләр үзләре турында түгел, башкалар турында уйлап эш иттеләр. Аларның шушы батырлыклары дөньяны тагын да зуррак һәлакәттән саклап калды. Бу кешеләрне патриотлар дими кем дисең?

Батырлык

Безнең заманда кешеләр батырлык эшләргә атлыгып тормыйлар. Ни өчен икәнен дә белмим. Мин һәрвакыт батырлык кылган кешене күрәсем килде. Ләкин әлегә кадәр очрата алмаган идем. Хәзер андый кешене беләм. Ул − минем күршем Булат.

Без ишегалдында уйный идек. Кызлар скакалка сикерәләр, малайлар туп уйный. Кинәт эт өргән тавыш ишетелде, һәм без үзебезгә таба йөгереп килгән зур бер эт күрдек. Ул бик усал иде. Бу этне мин бик яхшы беләм. Ул шундый усал, аны хуҗасы да урамга авызлык киертеп кенә алып чыга. Ә ул әнә бүген бавын өзеп качкан.

Эт туп-туры Камиләгә таба чаба иде. Камилә куркуыннан калтырый башлады һәм елап җибәрде. Шунда котырган этнең каршына Булат сикереп чыкты. Аның кулында нечкә чыбык кына иде. Тик Булат аның белән эткә шундый итеп кизәнде, эт шүрләп калды. Шунда бөтенләй без көтмәгән хәл булды. Усал, көчле эт туктады һәм… куркуыннан койрыгын кысып качып китте.

Без барыбыз да Камилә белән Булатны чолгап алдык. Алар икесе дә агарынган, күзләрендә яшь иде. Әмма алардан берәү дә көлмәде. Мин аларга карадым да, үзем дә шулай эшли алыр идемме икән, дип уйладым. Шулай эшләгән булыр идем, мөгаен.

Шул көннән башлап, без Булатны иң көчле һәм батыр малай дип саныйбыз. Ә мин шундый күршем белән горурланам.

Ялган һәм чын батырлык

Нәрсә ул батырлык? Кешеләр «батырлык» төшенчәсенә нинди мәгънә салалар соң? Батырлык ул − кыюлык, гайрәт, тәвәкәллек, кирәк булганда, үз-үзеңне аямау. Ә ялган батырлык булырга мөмкинме соң? Мисаллар ярдәмендә шул турыда уйланып карыйк.

Шулай итеп, кемне соң без «батырлык» төшенчәсенә туры килгән батыр дип әйтә алабыз? Андый батыр дип без, котырган янгын эченнән төтенгә буылган сабыйны алып чыгучы янгын сүндерүчене (ә ул бит иптәшләренең янгынны сүндереп беткәннәрен көтәргә, аннан соң гына да янгын урынына керергә мөмкин иде) әйтә алабыз.

Төрле илләрдә булгалап торган хәрби бәрелешләр вакытында, снарядлар шартлаганда һәм пулялар сызгырганда, яраланган кешеләргә ярдәм күрсәтүче табиблар да − чын батырлар.

Бер доза наркотик яки берникадәр сумма акча өчен кеше үтерергә әзер торган бандит юлына аркылы баскан милиционер да, бәхәссез ки, чын батыр.

Әмма ялган батырлыкның да мисаллары күп. Мәсәлән, үзенең шартлаткычы белән бернинди гаепсез йөзләрчә кешенең гомерен өзгән террорист-камикадзеның «батырлыгы». Аларның бу гамәлен кайбер илләрдәге радикаль юнәлешле төркем кешеләре батырлык дип санаса да, бу безнең өчен аңлашылмаган, ялган батырлык. Кешенең гаепсезгә тамган бер генә тамчы каны да хәтта иң бөек максатларны да аклый алмый.

Минем, чираттагы мисалым, бәлки кемнәргәдер ялгыш дип тоелыр. Әмма мин хулиган дусларын яклаучы, аларның әшәкелекләрен олылардан, укытучылардан яшереп килүче малай яки кыз да, бандит кебек үк, ялган «герой» дип уйлыйм. Бу чагыштыру бераз катгыйрактыр, бәлки кырыстыр, тик нәкъ менә шундый кечкенә, әшәке адәм актыгыннан зур, канкойгыч бандит-«герой» үсеп чыга да инде. Бу − минем, кайберәүләр өчен бәхәсле дә булган шәхси фикерем.

Моң

Дөньяда һәрбер кеше моңлана белә. Моңланган вакытта кайбер кеше җырлый, ә кайбер кеше музыка тыңлый.

Минемчә, моң ул − кеше күңеленең җырда чагылышы. Шушы сүздән «моңаю» дигән сүз дә ясалгандыр. Ә «моңаю» сүзе кешенең уйлануларын, сагынуларын, үкенү-юксынуларын белдерә. Үзен юатырга тырышып, кеше ниндидер җырны көйли, борчыган мәсьәләләрне вакытлыча булса да онытып тора. Ә үзе уйный һәм җырлый белмәгән кеше башкаларны тыңлый. Кайбер кешеләр моңланган вакытта картиналар ясый яисә төрле бизәкләр чигә. Моң кешене иҗат итәргә этәрә, һәрбер милләт кешесе үзенчә моңлана. Аларның моңында үз милләтенең үзенчәлекләре чагыла. Мин үзем моңланган вакытта баянда уйныйм. Баянда уйнаган көйләр мине әллә кайларга, еракларга алып китә. Моңлана белмәсә, кешенең тормышы буш булыр иде. Күңеле тулганда моңлана, озын көйләр суза, ә шатлыгы булганда, үзенең куанычын күңелле көйләргә күчерә. «Моң» сүзе җырның көе белән дә, сүзләре белән дә нык бәйләнгән.

Моңлы бала түгел идем,

Моңнар төште башыма, −

сүзләрен «Әпипә» көенә һич кенә дә җырлап булмас иде. Шулай ук «Көзге ачы җилләрдә» җырына «Сабан туе», «Туган ил»гә «Шома бас» сүзләрен куеп булмый. Җырларда җырчының кичерешләре, рухы, җаны чагыла. Г. Тукай җырлар турында: «Бу − бертөрле сихри көзгедер», − дип яза. Ул кешенең күңеленнән бәреп чыга.

«Моң» төшенчәсе татар халкына гына хас, диләр. Шуңа күрә аның төгәл тәрҗемәсе дә юк.

Матурлык тудыручы

Сәламәт кеше − бәхетле кеше. Әмма тәне сәламәт булып та, ул рухи яктан чирле булырга мөмкин. Мондый кешеләрдә гайбәт һәм ялган сөйләү, яла ягу, хәйләкәрлек, кешене мыскыл итү, тәкәбберлек, саранлык, ялкаулык һәм башка тискәре сыйфатлар була. Бу инде тышкы гариплеккә караганда куркынычрак.

Фәнис Яруллинның исемен кем генә белми икән. Ул солдат хезмәтендә фаҗигагә очрап имгәнә. Табиблар аның аякка баса алмаячагын әйтәләр. Әмма Фәнис абый Яруллин бирешми, шигырьләр яза башлый. Казан дәүләт университетын тәмамлый. Үзенә гомерлек иптәш булырлык Нурсиясен таба. Матур-матур әсәрләр иҗат итә. Фәнис Яруллин кешеләрне ярата, тормышта яктылыкка омтыла, язмышыннан зарланмый һәм сыкранмый, бөтен кыенлыкларны җиңә. Гомерлек бәлагә дучар булган язучы, ихтыяр көчен туплап, матурлык тудыра, үзенең кырыклап китабын халыкка бүләк итә. Ул бөтен халкыбызның мактанычына, куанычына әйләнде. Менә шундый матур сыйфатлар кешене бизи, дәрәҗәсен күтәрә, гаиләсенә, милләтенә, иленә файда китерә.

Гади генә таш диярсең…

Бервакыт мин су буенда гаҗәеп таш таптым. Беренче карашка ул таш гади генә кебек иде. Мин аны яхшылап юып карарга булдым. Юганнан соң, таш өстендә әкияти бер рәсем пәйда булды. Гүя ташка диңгез буенда утырып торучы су кызы рәсеме ясалган. Диңгездә давыл уйный, зур-зур дулкыннар ярга бәрелә, алар су кызын диңгезгә алып китергә телиләр кебек. Игътибар белән карасаң, менә шундый рәсем ясалган иде ул ташта. Әлбәттә, башка кеше анда бүтән төрле рәсем күрергә, яисә бернәрсә дә күрмәскә дә мөмкин. Мин ул ташны әти-әниемә дә, дусларыма да күрсәттем. Тик алар анда бөтенләй башка төрле рәсемнәр күрделәр. Хәзер ул таш безнең өйдә саклана.

Әйләнә-тирәдәге һәр күренешне, һәр вакыйганы һәркемнең үзенчә күрүе, үзенчә күзаллавына бу таш мисалында тагын бер мәртәбә инандым.

Хыял

Әгәр кеше хыяллана белмәсә, җәмгыять бер урында гына торыр иде. Хыялларны тормышка ашыру юлында кешеләр зур ачышлар ясаганнар, тормышны, яшәешне үзгәрткәннәр.

Минемчә, хыял буш җирлектә генә туарга тиеш түгел. Хыял тормышчан булганда гына чынга аша. Мәсәлән, кечерәк чакта мин үземдә булмаган уенчыкларны булдыру турында хыяллана идем. Зуррак үскәч, укый белә башлагач, китаплар, төрле матур киемнәр турында да хыялландым. Бу хыялларымны тормышка ашыру миннән тормый иде, әлбәттә. Ә хәзер мин яхшы укырга, бик белемле булырга һәм кайбер начар гадәтләремне бетерү турында уйланам. Бу күп тырышлык, нык ихтыяр көче таләп итсә дә, аның тормышка ашуы үземнән тора. Бөтен көчемне куеп тырышсам, хыялларым чынга ашар дип өметләнәм.

Менә шул тормышчан хыялны чынга ашыру бездән күп сыйфатлар таләп итә. Болар һәркемдә була ала торган тырышлык, уңганлык, нык ихтыяр көченә ия булу, тормышны ярату, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булу, мәрхәмәтлелек, үз-үзеңә дөрес бәя бирә белү, җитешсезлекләреңнән арынырга тырышу, зыялы булырга омтылу, тырышып уку, бөек кешеләрдән үрнәк алу һәм башка бик күп сыйфатлар. Бу сыйфатларга һәркем ия була ала. Димәк, хыялга бары бер адым гына ясарга кирәк.

Киләчәк бүгеннән башлана

Киләчәк ул − без, яшьләр. Берничә елдан яки берничә дистә еллардан илебез белән нәкъ менә без идарә итә башлаячакбыз. Димәк, илебезнең киләчәге дә безнең моңа ни дәрәҗәдә әзер булуыбызга бәйле дигән сүз.

Әлбәттә, минем белән бик күпләр килешмәскә дә мөмкин, шулай да әйтеп китим әле: миңа безнең киләчәгебез бик тә томанлы, караңгы булып күренә бит. Ни өченме? Чөнки күпчелек яшьтәшләрем, дусларым үзләренең киләчәкләре турында бер дә уйланмыйлар, ә илнең киләчәге турында уйланалар дип бөтенләй дә әйтеп булмый. Аларны сәясәт тә, югары сәнгать тә, әхлаклылык та борчымый, хәтта ул турыда уйлап та карамыйлар. Аларны бары бер генә нәрсә − кайда күбрәк акча эшләп булуы гына кызыксындыра. Таныш егетләрнең күпчелеге престижлы уку йортына укырга керү, яхшы машинада йөрү, әти-әни җилкәсендә мөмкин кадәр озаграк утыру турында гына хыялланалар. Менә аларның бөтен уйлары һәм киләчәккә максатлары.

Шекспирның «булыргамы, булмаскамы» дигән фәлсәфәсе яшьтәшләрем өчен бөтенләй дә ят. Күршенекеннән зуррак һәм калынрак булган һәм евролар белән шыплап тутырылган акча букчасына ия булу кебек бердәнбер теләк янында фәлсәфи фикерләрнең күпчелеге бөтенләй дә югалып кала. Кая ул мәхәббәт, матурлык, әхлак, кайгы уртаклашу кебек сыйфатлар?! «Болар − акыллыбашларның фантазиясе». Күпчелек яшүсмерләр нәкъ менә шулай уйлыйлар бит. Ә олылар бу хәлне күрмәмешкә салышалар.

Белмим, мин бәлки алдагы тормышыбызны күзаллавымда артык таләпчәнмендер, әмма тормыш бит ул, гадәттә, без уйлаганнан да кырысрак. Реаль чынбарлык уй-фикерләрдән уннарча, йөзләрчә тапкыр ямьсезрәк һәм караңгырак була бит. Киләчәк бүгеннән башлана, ләкин хәзергә әле мин шул бүгеннән башланган киләчәккә моннан да артык оптимизм белән карый алмыйм.

Ярату

Нәрсә соң ул ярату? Бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирер иде. Ярату ул − сөю, гашыйк булу. Мәхәббәт кеше күңеленә үтеп керсә, туң йөрәкне дә эретә, һәм шунысы бәхәссез: ул − мәңгелек.

Мәхәббәт темасы − әдәбиятта да мәңгелек тема. Сөя белгән кешенең күңеле дә матур була. Шуңа күрә чын сөю темасына язылган әсәрләр укучыга сихри көч бирә, яшәү дәртен арттыра.

Гашыйк булган кешенең күңеле чистара, сафлана бара, минемчә. Җир йөзендә мәхәббәт яши икән, димәк, тормыш дәвам итә, һәм ул матурлыклардан тора. Минемчә, ярату ул − булмастайны да булдыру, сөйгәнен өчен һәрнәрсәгә әзер булу.

Игелеклелек

Игелекле булу ул − шәфкатьле, иманлы, әхлаклы булу, сабыр гына сөйләшү, мөлаем, ярдәмчел булу. Бу сыйфатлар безгә борын-борыннан әби-бабаларыбыздан мирас булып калган. Гомумән, без әдәп сакларга, инсафлы, намуслы булырга, әти-әни хакын хакларга тиешбез. Бу үзе игелеклелекне күрсәтә. Тормышта күренгәнчә, игелекле булу ул − ярдәмчел булу, кеше хәленә керә белү, читләр хәсрәтенә сөенмәү, һәр әни баласының күңеленә шушы сыйфатларны − игелеклелек җимешләрен салырга тели.

Игелекле кеше − башка кешеләргә изгелек кылучы зат. Тирә-юньдәгеләргә яхшылык эшләү һәркемнең кулыннан килми ул. Начарлыкны гына бик тиз эшләп була. Аның өчен хәтта уйларга да кирәкми.

Бүгенге көндә изгелек эшләүчеләр шактый күп. Мәсәлән, безнең күрше апа балалар йортында эшли. Ул безгә ятим балаларга ярдәм итүче кешеләр турында сөйли. Кайберәүләр киемнәр, акча, бүтән кирәк-яраклар белән ярдәм итәләр икән, аларның саны соңгы елларда тагын да артты, ди ул. Ә кайберәүләр ятим балаларны тәрбиягә алалар, ди. Хәтта бер гаилә өч баланы тәрбиягә алган. Аларга беркем дә бу эшне эшләргә кушмаган. Бу гаиләләр кешегә ярдәм итүне үзенең намус һәм вөҗдан эше дип саный.

Бу − изгелекнең бер кечкенә үрнәге генә. Кешеләр өчен кылган бөтен гамәлләрне дә изгелеккә мисал итеп була, минемчә. Әби-бабайларга, авыр хәлле кешеләргә булыштыңмы, өйдә әти-әниеңө, дустыңа ярдәм иттеңме, хәтта теләсә кемгә яхшылык эшләсәң дә, бу − изгелек. Янәшәбездә шундый кешеләр күбрәк булса, яшәве күпкә күңеллерәк булыр иде.

Рәнҗеш

Кемгәдер начарлык эшләсәң, җаның тынычлык тапмаячак яки ул кешенең рәнҗеше дә төшәргә мөмкин. Борынгылар: «Кеше рәнҗетүдән сак булыгыз. Рәнҗеш, каргыш кебек ул, төшә», − дигәннәр. Рәнҗеш төшү ул − кемне дә булса рәнҗеткән, кимсеткән кешенең берәр төрле бәла-каза күрүе, авырлыкларга дучар булуы.

Начар гамәл кылу гөнаһ санала. Ә кеше, бу дөньяда, я булмаса мәңгелек йортына күчкәч, гөнаһлары өчен, иртәме-соңмы җавап тотачак, һәрберебез игелекле гамәлләр кылырга, саваплы эшләр башкарырга гына омтылсак иде.

Безнең татар халкыңда «Кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсең» дигән мәкаль бар. Шуңа күрә кешене рәнҗетмәскә кирәк. Коръәндә дә кешене рәнҗетү, кимсетү зур гөнаһ санала. Ә гөнаһлы кеше гомере буе вөҗдан газабы кичерә.

Матурлык һәм зәвык

Зәвыклы итеп киенә белү ул − яшь үзенчәлеген, гәүдә төзелешен исәпкә алып, модага ярашлы итеп, чиста, пөхтә итеп киенү. Ләкин матурлык һәм зәвык икесе бергә туры килгәндә генә чын мәгънәсендә гүзәллек туа. Чыннан да, театрга чистартылмаган итек белән ап-ак күлмәк киеп бару − зәвыксызлык билгесе.

Кайвакыт шуңа да юлыгасың: транспортта бик матур киенгән кыз бара. Ә аның янында бер әби басыл тора. Кызның исә торып урын бирергә уенда да юк. Әгәр кызга берәрсе кисәтү ясаса, аның теленнән нинди генә сүзләр ишетмисең. Монда инде кызның матур киеме бөтенләй югалып кала. Эчке матурлык белән тышкы матурлык туры килсә генә чын матурлык, зәвык күзгә ташлана, һәрнәрсәдә гармония булырга тиеш шул.

Икейөзлелек

Безнең халык үз тәҗрибәсеннән бик күп мәкальләр иҗат иткән. Шуларның берсе − «Курыкма тугыз башлы еланнан, курык икейөзле адәмнән». Бу мәкаль белән мин тулысынча килешәм. Мәкаль икейөзле кешеләр турында. Үзенең чын йөзен яшереп, икейөзле кеше бик күпләрне (үзенең иң якын кешеләрен) алдый. Үзендә бернинди борчылу да сизми, шулай кирәк дип уйлый. Мондый кеше — бик куркыныч кеше. Тугыз башлы еланнан качып та, башка төрле саклану чаралары ярдәмендә дә котылырга була. Чөнки син аның елан икәнен һәм сиңа куркыныч тудырырга мөмкин булуын белеп торасың. Ә икейөзле адәмне җиңел генә белеп булмый. Икейөзле адәм хәйләкәр була, синең алдыңда ул намуслы булып кыланырга мөмкин.

Тыштан яхшы булып күренеп, асылда начарлык эшләүче, берәү алдында бер төрле, икенче кеше алдында икенче төрле сөйләүчеләрдән сак булыйк. Андыйлар белән дус булырга да, аларга ышанырга да ярамый. Үзебез дә андый булмаска омтылыйк.

Тәрбияле кеше

Тәрбияле кеше. Бу төшенчә нәрсәне аңлата соң? Аңлатмалы сүзлек «тәрбияле» сүзен «яхшы тәрбия алган, әдәпле, үз-үзен культуралы тота белгән, әхлаклы кеше» дип аңлата.

Әлбәттә, төрле чорларда, төрле дәверләрдә бу төшенчәгә төрле мәгънә салынган, чөнки «яхшы тәрбия»не төрле чор кешеләре төрлечә аңлыйлар. Мәсәлән, борынгы грекларның яки борынгы шумерларның «яхшы тәрбия»се безнең заманда киресенчә начар гадәт булырга мөмкин бит.

Ләкин мин безнең заманда «яхшы тәрбия» һәм «яхшы әхлак» сүзләренең нәрсәләр аңлатканы турында уйландым һәм менә нинди нәтиҗәләргә килдем.

Яхшы тәрбия алган кеше беркемгә дә, хәтта дус булмаган кешеләргә карата да дорфа булмый. Ул һәрвакыт, һәркем белән итагатьле һәм ягымлы була. Андый кеше беркайчан да эше белән дә, сүзе белән дә бүтән кешене рәнҗетмәс. Тәрбияле кешедән начар, ярамаган сүз ишетмәссең, башка кешеләр янында ул хәтта авыррак сүз дә кулланмас.

Әгәр кеше үз артыннан килгән хатын-кызга ишек ачса (Америкада андый кешене хатын-кызларның хокукын бозучы, ишек ача алмаслык хәлдә булуына ишарәләүче тупас бәндә дип әйтерләр иде), ир кеше беренче булып хатын-кыз белән исәнләшсә, аны тәрбияле дип санарга була. Ә авылда тәрбияле кеше очраган бөтен кеше белән исәнләшергә тиеш, шәһәрдә инде алай эшләп булмый.

Өстәл артында үзен тота белгән, ул кагыйдәләрне үтәгән кеше дә тәрбияле була. Ул үзен көнкүрештә дөрес һәм пөхтә тотарга, киемнәре чиста һәм пөхтә булырга, үзенең тышкы кыяфәтен гел күзәтеп торырга тиеш.

Тәрбияле кешедән күп нәрсәләр таләп ителә шул! Әгәр дә кеше бала чагында ук яхшы тәрбия алган булса, бу таләпләр алай ук авыр да түгел бит инде.

Исемнәр турында

Кешенең Ватаны, ата-анасы, туганнары бер генә булган кебек, исеме дә бер генә була. Ул аның гомере буена бирелгән. Кайбер исем кешенең нәселен дә билгели, фамилия булып китә, буыннан буынга күчә бара. Рәмиевләр, Акчуриннар, Апанаевлар, Камаллар − менә шундыйлардан. Бу исемнәрне кайчандыр бер кеше йөрткән, һәм алар милләтебезнең йөз аклыгын билгеләүче исемнәргә әйләнгәннәр.

Исем сайлау − ата-ананың бала тудырудан кала, иң җаваплы эшләреннән берсе. Мода шаукымына гына ияреп исем сайлау, чыннан да, күңелсезлекләр дә китереп чыгарырга мөмкин. Кеше, үсә төшкәч, үзенең исеменнән ояла башлый. Әти-әнисенә үпкәли. Үзләренең исемнәреннән оялып, әйтергә хурланып йөргән берничә кешене беләм мин: Маузер, Рафинат, Октябрина, Вилена һ.б.

Исем, минемчә, кешене бизәүче сыйфатларның иң мөһиме булырга тиеш.

Сагыну хисе

Сагыну ул − еракларга киткән кешенең үз илен, халкын, туганнарын юксыну, аларны күрәсе килү хисе.

Минемчә, сагыну хисе Туган илеңнән, яраткан кешеләреңнән читкә киткәч туа. Бу хисне без икенче төрле итеп «күрәсем килә», «кайтасым килә» дигән сүзләр белән белдерәбез. Әниләремнән, туган җиремнән ике-өч кенә көн аерылып торсам да, минем аларны күрәсем килә башлый. Туганнарым, аларның һәрбер эше, хәрәкәтләре күз алдыма килә. Мин аларга ашкынам. Туган җирем дә нәкъ шулай. Урамымның һәр күренеше, кешеләре бер минутка да истән чыкмый. Бу хис − сагыну хисе. Сагыну хисе кешене ниндидер ярамаган эше өчен үкендерә дә, кеше үзенең эшләренә анализ ясап ала.

Сагыну хисе Г. Кутуйның «Сагыну» нәсерендә бик ачык чагылыш таба. Әсәрдә шушы хис үз туган илен дошманнардан азат итү өчен сугышка киткән солдат йөрәгендә дә яши. Аның сагынуы бик көчле. Ул аны берни белән дә алыштыра, баса алмый. Аның, тизрәк җиңү яулап, Туган иленә, туган йортына, туганнары янына кайтасы килә. Үз илендә гади генә булып күренгән нәрсәләр дә, чит илдә солдат өчен алыштыргысыз, иң гүзәл әйберләр, күренешләр булып тоела. Сагыну хисен ул бары тик үз илендә генә баса алачак. Солдатка Туган иле бик кадерле, чөнки ул монда туган, яшәгән, чын дуслар тапкан, шагыйрь булып җитлеккән. Шагыйрь бары тик үз туган телендә генә, үз халкы өчен генә иҗат итә. Ул − чын мәгънәсендә ирекле. Аны бернинди байлык та кызыксындырмый. Шуңа сагына ул Туган илен.

Тылсымчы булсам

Миндә Әбүгалисинадагы тылсым көче булса, беренче чиратта авыру балаларны терелтер идем. Сугышлар барган җирдә тынычлык урнаштырыр өчен, бөтен көчемне куяр идем. Кешеләрне бер карауда ук яман белән яхшыга аера алсам, күпме күңелсезлекләр, бәла-казаларны булдырмый калыр идем.

Минем авылда бабам чирли, йөри алмый. Мин аны яшь чагындагы кебек йөгереп йөрерлек итәр идем. Шул ук вакытта үзебезнең гаиләне дә онытмас идем. Киләсе күңелсезлекләрне, алдан ук белеп, булдырмый калыр идем. Әти-әниемне яшь итеп кенә тотар идем. Гаилә белән ерак илләргә, дөнья гизәргә барыр идек.

Әгәр мин тылсымчы булсам, үзем теләгән чакта теләгән ел фасылларын булдырыр идем. Кирәк вакытта гына җил истерер, яңгыр яудырыр, кар-бураннар булдырыр идем. Җир өстендә корылык та булмас, берөзлексез яңгырлар да яумас иде.

Мин тылсымчы булганда, бер кеше дә авырмас, сугышлар тукталыр, кешеләр бәхетле булырлар иде. Бөтен кеше миңа рәхмәт яудырыр иде.

Күзәтүчән булыйк!

Без җиргә басып йөрибез, әмма туктап, шул җирне яхшылап караганыбыз бар микән? Әгәр дә без иелеп, ә иң яхшысы ятып, җирне карасак, үзебез өчен кызыклы да, файдалы да күп нәрсәләр күрер идек.

Менә шаян җил өзгән имән яфрагы ята. Менә − өзелеп төшкән бер миләш бөртеге. Менә кечкенә генә гөмбә чыгып килә. Бер кырмыска ниндидер үләнне тартып бара. Әнә тегендәрәк суалчан шуышып йөри.

Әнә анда нинди матур корыган агач ботагы. Гаҗәеп матур ул. Ә горур басып торучы чебен гөмбәсе матур түгелме? Агулы булса да, ничек кенә матур икән әле ул, итәк тә киеп куйган бит!

Ниләр генә юк аяк астында! Әллә нәрсәләр күреп була анда. Алар турында матур-матур хикәяләр дә язып була. Күрә белергә генә кирәк.

Китап − ул хәзинә

Китап − белем чишмәсе.

Мәкаль.

Дөньяда китаптан башка яшәү мөмкин түгел, дип уйлыйм мин. Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый. Китап укып, без белем алабыз, уйланабыз, тормыш итәргә өйрәнәбез. Китап геройларыннан үрнәк алабыз яки кайберләренә охшамаска тырышабыз.

Үзем әле укый белмәгәндә, миңа китапларны әнием я әтием укыйлар иде. Алар миңа кечкенә вакытта бик күп китаплар укыдылар, ә аннары мин үзем укырга керештем. Аларның эчтәлекләрен аңлый башладым.

Минем иң яраткан китабым − Роза Хафизованың «Актәпи ник моңая?» дигән китабы. Аны миңа әнием Яңа ел бәйрәменә бүләк итте. Башта миңа китап укып чыга алмаслык калын булып тоелды. Ә укый башлагач, мин китапның ахырына килеп җитүемне сизми дә калдым. Китапта әкиятләр, пьесалар тупланган. Миңа бигрәк тә «Курай малай маҗаралары» һәм «Кирлемән» дигән әкият-повестьлар ошады. Курай малай бик яхшы герой, аннан үрнәк алырга була. Курай малай һәм Талсылу белән хыял канатларында сәяхәт итүе күңелле дә булды соң! «Кирлемән» дигән өкият-повестьны укыганда, үземне читтән күргән кебек булдым. Бу китап яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәтте. Кирлемән белән дуслашмаска кирәклегенә ишарәләде. Ул бары тик начарлыкка гына өйрәтә.

Соңыннан «Актәпи ник моңая?» дигән әкиятне укып чыктым. Бу әкият минем өчен кызыкта, кызганыч та булды. Шулай итеп, үземдә китап укырга теләк уянуын сизми дә калдым! Мин киләчәктә дә кызыклы китаплар белән дуслашырга хыялланам.

Китап − тормыш дәреслеге

Кемдер китапны «тормыш дәреслеге» дип атаган. Чыннан да шулай бит! Үзебезнең тормыш һәм дөнья турындагы иң дөрес мәгълүматны нәкъ менә китап бирә. Кеше бөтен нәрсәне дә үзе генә аңлый алмый. Китаплар булмаса, кеше мең ел яшәсә дә, бөтен белемне, табигатьнең барлык кануннарын, күп гасырлар дәвамында ясалган бөтен ачышларны белә дә, өйрәнә дә алмас иде. Бу белемнәр һәм ачышлар өчен кешелек никадәр ялгышлар ясаган, күпләгән корбаннар да бирергә туры килгән. Моны без шулай ук китаплар аша беләбез.

Китаплар кешелек тарихында ясалган ялгышларның бүген кабатлануыннан да саклыйлар. Бу максаттан дәреслекләр, белешмәләр, энциклопедияләр генә түгел, ә әдәби китаплар да зур роль уйный. Әдәби әсәрләр дә яшәү дәреслекләре булып торалар. Алар безне башка кешеләр белән дөрес аралашырга, яхшылыктан явызлыкны аерырга өйрәтәләр, кешенең эчке дөньясын аңларга ярдәм итәләр, безнең хисләребезне арттыралар. Шулай ук техник белемнәр белән дә баеталар, үзебезнең мөмкинлекләребезне белергә, үзебезне генә түгел, якыннарыбызны да, чит кешеләрне дә аңларга булышалар.

Без әле яңа җирләр дә ачмадык, велосипед та уйлап тапмадык. Боларны безгә кадәр үк эшләгәннәр инде. Ә бу турыда без шулай ук китаплардан укып белә алабыз. Моның белән без күпме вакытыбызны янга калдырабыз, никадәр ялгышлыклар эшләми калабыз! Китапны уйлап тапкан, аларны күчереп яза башлаган, аннан соң төрле ысуллар ярдәмендә бастыра башлаган кешеләргә зур рәхмәт! Аларның хезмәтләре нәтиҗәсендә, без хәзер китап укып рәхәтләнәбез, кешелекнең бик тә зур һәм бәяләп бетермәслек булган тәҗрибәсен өйрәнәбез.

Безнең гаиләдә китап

Безнең өйдә китаплар бик күп. Аларны әти-әнием студент вакыттан бирле җыйганнар. Хәзер инде аларга апам белән минем дә китапларым елдан-ел өстәлеп бара. Китаплар белән безнең бер зур шкаф тулган.

Әтием китапларны билгеле бер тәртиптә урнаштырган. Әдәби әсәрләр китап шкафының аерым киштәләренә тезелгән. Бер киштәсендә татар язучыларының китаплары, икенче киштәсендә рус һәм чит ил язучыларыныкылар куелган. Ә аерым бер киштәне татар халкы, тел һәм әдәбият тарихына караган хезмәтләр алып тора. Аның белән янәшә − әтиемнең китаплары. Анда төрле техник белешмәләр, йорт һәм ремонт эшләре буенча китаплар һәм тарихи китаплар (әтием − тарихчы) урын алган.

Әнием бик еш куллана торган китапларның да үз урыннары бар. Болар − аш-су пешерү, варенье-консервлар ясау турында, гөлләр-чәчәкләр үстерергә, тегәргә, чигәргә һәм бәйләргә өйрәтүче китаплар.

Апамның һәм минем китапларыбыз да аерым-аерым киштәләрдә саклана. Болар инде төрле сүзлекләр, классик язучыларның мәктәптә өйрәнелә торган әсәрләре, дәреслекләр, компьютер программалары буенча берничә төрле белешмә, балалар өчен китаплар. Апам рәсем сәнгате белән кызыксына, шунлыктан аның киштәсендә төрле рәссамнарның һәм сынчыларның альбомнары да бар.

Ә газета һәм журналлар китап шкафының аскы өлешен тулысынча яулап алганнар. Без аларның кайберләрен ел саен мәктәпкә макулатурага тапшырабыз, тик алар бер дә кимеми, гел артып кына бара шикелле.

Әлбәттә инде, һәрберебезнең яраткан китаплары бар. Әти төрле белешмәләрне, фатирда ремонт ясау буенча китапларны еш файдалана. Әдәби китапларны да укый. Әни аш-су пешерү, йорт эшләре буенча булган китапларны күп куллана. Ул китапларда аш-су пешерү буенча рецептлар, кер юу, тегү, кием чистарту буенча файдалы киңәшләр бик күп. Мин яхшы һәм тиз итеп компьютерда эшләргә өйрәнмәкче булам, шунлыктан төрле программаларны аңлаткан китапларны еш файдаланам.

Өйдә китаплар күп булу, ягъни шәхси китапханә булу бик җайлы. Ниндидер мәгълүмат кирәк булганда, тиз генә карап аласың, укырга кирәкле әдәби әсәр дә кул астында гына, эзләп йөрисе юк. Өйдә шундый зур китапханә булдырганнары һәм китапны яратырга өйрәткәннәре өчен, мин әти-әниемә бик тә рәхмәтле. Алла боерса, үземнең балаларымны да китапны яратырга өйрәтермен.

Белемнең тормыштагы әһәмияте

«Китап − белем чишмәсе» дигән мәкаль бар. Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Ә кешегә белем ни өчен кирәк, аның кеше тормышындагы әһәмияте нинди соң? Бер караганда, бик гади сораулар кебек. Әмма күп вакытта шундый гади сорауга җавап бирү кайбер нәрсәләрне яхшырак аңларга ярдәм итә.

Белем безнең тормышта искиткеч зур әһәмияткә ия. Белемнән башка йортлар да төзеп булмый, кешене дә дәвалап булмый, автомобиль дә йөртеп булмый, пианинода да уйнап булмый. Билгеле бер белем булмыйча, гомумән, берни дә эшләп булмый.

Хәтта иң гади эшләр өчен дә нәрсә дә булса белергә кирәк. Мәсәлән, дөрес ашарга өйрәнү өчен генә дә, кечкенә балага кашык, чәнечке, чынаякның нәрсә икәнлеген белергә кирәк.

Ә катлаулырак нәрсәләр турында әйтеп тә торасы юк. Техниканы белми торып, машинада бер метр да барып булмый. Анатомияне белми торып, кешегә дөрес итеп операция ясап булмый. Белемнең кеше тормышыңдагы әһәмияте турында күп мисаллар китереп булыр иде. Халык бу турыда бик белеп: «Белемсез бер эш тә чыкмый», «Белемнән зур хәзинә юк», «Белем − бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы», − дигән.

Әдәбият − минем тормышым

Мин кечкенә чагымнан бирле китаплар укырга яратам. Аеруча татар телеңдә язылганнарын. Хәзерге көнгәчә татар әдәбияты минем тормышымда зур урын алып тора. Балачакта китаплар белән мине дәү әнием таныштырса, бүгенге көндә әдәбият дәресләрендә татар теленә генә, татар әдәбиятына гына хас булган, матур, тирән эчтәлекле әсәрләр белән мин үзем танышам, һәрбер укыган әсәр минем тормышыма бер яңалык булып керә. Алар аша мин дөнья белән танышам, үземә тормыш тәҗрибәсе туплыйм.

Минем өчен үз туган телемдә укый алу зур бәхет. Татар теленең матурлыгына игътибар иткәнегез бар микән? Искиткеч нәфислек! Татар әсәрләренең һәрберсен җыр белән тиңләп була. Ә нинди күренекле шәхесләр бизи безнең әдәбиятны: Г. Тукай, М. Җәлил, А. Алиш, Ә. Еники, М. Мәһдиев! Алар безнең горурлыгыбыз бит. Хәзерге көндә дә күп кенә яшь язучылар бар. Мин үзем дә шигырьләр, хикәяләр язарга яратам. Ләкин үземне шагыйрь дип әйтергә минем хакым юк. Минемчә, Г. Тукай кебек шәхесләр генә лаек бу исемгә. Алар әдәбиятыбызның күрке булып торалар.

Һәр кеше үзенең туган телен белергә тиеш. Ә инде әдәбиятка килгәндә, ул − безнең киләчәгебез. Еллар үтсә дә, бөек шагыйрьләр күтәргән темалар хәзер дә актуаль булып кала. Нинди генә шигырьне, әкиятне укысаң да, алар күңелне баета, бу гүзәл дөньяның серләрен ача. Китап укыган кеше, гомумән, бу дөньяны икенче яктан күрә, тормышның кадерен белергә өйрәнә. Шуңа күрә барлык балаларны да китап укырга өндисем килә. Үз телен, әдәбиятын белгән кеше беркайчан да югалмас, тормышында үз урыный таба алыр. «Китап − белем чишмәсе» дигән халык. Чыннан да, китап биргән белемне бернәрсә дә алыштыра алмый.

Әдәбият − ул минем киләчәгем. Укыгыз китапларны! Анда безнең тарихыбыз, милләтебез, безнең бүгенге һәм киләчәк көнебез! Телебезгә, әдәбиятыбызга тугрылыклы булып калыйк, дуслар!

Иң гүзәл кеше

Мин укытучы һөнәрен игенче һөнәре белән чагыштырыр идем. Игенче кечкенә генә орлыкларны туфракка чәчә, армый-талмый җирне ашлый, эшкәртә. Шулай зур авырлык белән иген үстерә. Ул үстергән игеннәр бөтен халыкны сөендерә. Укытучы да нәни баланың күңеленә яхшылык орлыгы чәчә, белем бирә, тәрбияли. Ә бала, үсеп җиткәч, алган тәрбиясен, белемен кулланып, халкына хезмәт итә.

Моннан өч ел элек бер-беребезне белми торган унсигез бала үзебезнең беренче укытучыбыз белән таныштык. Бу минутта без барыбыз да каушаган, дулкынланган идек. Ә укытучыбыз үзенең көләч йөзе, ягымлы күз карашы һәм тыныч тавышы белән барыбызны да үзенә каратты, күңелләребезгә ачкыч тапты. Менә шулай зур сабырлык белән безне белем диңгезенә алып кереп китте. Минем укытучым дөресләрне мавыктыргыч, кызык итеп алып бара белә. Авыр темаларны да җиңел һәм аңлаешлы итеп ачып бирә. Ул безнең арабызда берәр нинди аңлашылмаучылык килеп чыгуын, авырып китүебезне яки кәефсез чагыбызны бик тиз сизеп ала. һәрвакытта игътибар белән тыңлый, юата, ярдәм итә. Мин үземнең олы күңелле укытучымны хөрмәт итәм. Аңа авыр һәм мактаулы эшендә уңышлар һәм сәламәтлек телим!

Укытучы булсам

Әнием миннән бервакыт кем булырга теләвем турында сорады. Мин югалып калдым, һөнәр сайлау бит ул − бик авыр һәм җаваплы адым. Дөньяда бик күп һөнәрләр бар. Кайсын сайларга?

Уйладым, уйладым да шундый фикергә килдем: укытучы булам. Укытучы һәрбер баланы укырга, язарга өйрәтә. Хәтта президентларны да укытучылар укыткан бит.

Укытучы булу җиңел түгелдер. Моның өчен бик күп белергә, балаларны яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк.

Шул көннән бирле, мин һәр көн укытучы булу турында уйланам. Кечкенә чагымны, беренче тапкыр мәктәпкә баруларымны искә төшердем. Күз алдыма балалар бакчасындагы тәрбиячеләрем, беренче укытучым килеп басты, һәм мин бер фикергә килдем: укытучы − иң мактаулы һәм иң намуслы хезмәт иясе. Укытучыдан башка беркем дә һөнәргә өйрәнә алмый. Укытучы − барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше. Шуның өстенә, алар әле һөнәр генә түгел, ә тәрбия дә бирәләр. Ә мин нинди укытучы булыр идем соң?

Әгәр дә мин укытучы булсам, һәр укучымны ихтирам итәр идем, чөнки һәр кеше, шул исәптән, бала да − шәхес бит.

Укытучы булсам, мин дәресләрне кызыклы, балалар сулыш алырга да онытып, кызыксынып, игътибар белән тыңларлык итеп үткәрер идем. Мин аларга слайдлар, проекция экраннарында компьютер программалары күрсәтер идем. Бөтен биремнәрне принтерда яхшы кәгазьгә бастырып бирер идем. Һәрбер карточка темага туры килгән рәсемнәр яки фотографияләр белән бизәлгән булыр иде. Мин һәр укучының партасында компьютер торуын булдырыр идем һәм күпчелек биремнәрне өйрәтүче программалар рәвешендә бирер идем. Ә билгеләр икәү генә булыр иде: «үти алган» һәм «әлегә йомшаграк».

Менә шундый укытучы булыр идем мин!

Мәктәп директоры булсам

Директор булсам, мин беренче эш итеп мәктәптә тәртип урнаштырыр идем. Тәртипсез балалар булмас, алар башкаларга укырга комачауламаслар иде. Укытучылар да, бигрәк тә яшь укытучылар, хәзерге шикелле, тәртипсезлекне күреп тә, башларын читкә борып йөрмәсләр иде. Андый укытучыларны мин мәктәпкә дә кертмәс идем.

Малайларның кызларны җәберләүләрен дә бетерер идем. Әтием-әнием сөйләве буенча, алар үскәндә, малайлар кызларны бик хөрмәт иткәннәр, ә кызлар бик матур һәм тыйнак булганнар. Шуңа күрә алар мәктәбеннән бер генә хулиган да, җинаятьчеләр дә үсеп чыкмаган. Аларның авыл укытучылары балаларны җәмгыятькә файдалы, хезмәт яратучан, гаилә тотарлык, кешелекле егетләр һәм кызлар итеп тәрбияләгәннәр.

Мәктәптә тәнәфесләрне дә, хәзергечә мәгънәсез итеп түгел, ә балалар нәкъ менә ике дәрес арасында физик яктан да, эмоциональ яктан да ял итә алырлык, тынычлап икенче дәрескә әзерләнерлек итеп оештырыр идем.

Укудан тыш түгәрәкләрне дә күз буяу өчен генә түгел, ә файдалы нәтиҗәсе булырлык итәр идем.

Мәктәптә дә, мәктәп янында да чит-ят, укуга комачаулык итүче кешеләрне йөртмәс идем.

Менә мин шундый директор булыр идем!

Сәламәтлек сагында

Һөнәр сайлауга бик җитди карарга кирәк, һөнәр бит ул кием дә, әйбер дә түгел − аны һәрвакыт алыштырып булмый. Минемчә, һәр кеше һөнәрнең үзенә ошаганын, ул эшкә сәләтле булуын исәпкә алып сайларга тиеш.

Мин үзем балалар табибы булырга хыялланам. Табиб һөнәре − мактаулы һәм җаваплы эш. Бу һөнәрне сайлауга мине авыру балалар күбәю этәрә. Табиб булсам, мин балаларны дарулар белән генә түгел, ә йомшак сүзем, шифалы кулларым белән дә дәвалар идем. Авыру балаларның хәлләрен җиңеләйтү, аларны дәвалау бик мактаулы, гадел, кирәкле хезмәт дип саныйм. Кешеләрне сәламәтләндереп шатландырасым килә минем.

Ләкин табиб булу өчен, теләк кенә җитми, ә тырышып, яхшы билгеләргә генә укырга да кирәк.

Җир йөзендә барлык балалар да шат, бәхетле яшәсеннәр һәм беркайчан да авырмасыннар иде.

Шәфкать туташы

Бик тә кирәкле һөнәрләрнең берсе − шәфкать туташы. Бу һөнәрне үзләштерү өчен, мәктәпне тәмамлагач, мин медицина көллиятена укырга керәчәкмен.

Без әлеге ак халатлы ягымлы апалар белән балачакта ук − прививка ясатырга дип, яисә авырып китеп балалар шифаханәсенә килгәч танышабыз. Шул вакытта ук бу хезмәтнең кирәклеген аңлый башлыйсың.

Шәфкать туташы булып эшләү кызыклы гына түгел, ә авыр да. Чөнки эш вакытында төрле характерлы кешеләр белән аралашырга туры килә. Әмма авыруларыннан савыгырга ярдәм иткән кешеләрдән рәхмәт сүзләре ишетү бик рәхәт буладыр.

Шәфкать туташлары бик белемле булырга тиеш. Алар биология, анатомия нигезләрен дә, массаж ясау кагыйдәләрен дә, төп даруларның кулланылу тәртибен дә, медицина приборларының ничек эшләвен һәм аларны дөрес куллана да белергә тиешләр. Боларны белүдән тыш, шәфкать туташы авырттырмыйча укол кадарга, прививка ясарга, киселгән-сынган урыннарны дөрес итеп бәйли белергә һәм башка бик күп медицина гамәлләре белергә тиеш.

Алар юкка гына нәкъ шәфкать туташы дип аталмыйлар шул. Анарның күңелләре изге, уйлары шәфкатьле була, алар кешеләрне нык яратырга тиешләр. Бик кирәкле һәм җаваплы һөнәр!

Хокук белгеченә кирәкле сыйфатлар

Кеше һөнәрне бер мәртәбә генә сайларга, һәм ул аның бөтен гомеренә җитәргә тиеш. Хәзерге заманда бөтен эштә дә компьютерны белергә кирәк. Аны белү һәр эшкә ярдәм итәчәк.

Кем булырга соң? Мин бу сорауга уйламыйча да җавап бирә алам: мин хокук белгече булачакмын. Хыялым − мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керү. Безнең бу һөнәрне сайлаган ике туганыбыз да бар. Анарның эшләре авыр, ләкин бик кирәкле. Кеше хокукларын яклау, хөкүмәт һәм шәхси милекләрне саклау, гадел хөкем карары чыгару − барысы да юристлар эше. Юристлар прокурор, судья, адвокат, нотариус хезмәткәрләре, юрист-консультант булып эшлиләр.

Юрист кешеләр белән бик еш аралаша. Шуңа күрә, аңарда күп матур сыйфатлар булырга тиеш. Болар: кешеләр белән эшлекле сөйләшә белү, мөлаем, саф күңелле, ачык йөзле һәм тәрбияле булу. Әмма барыннан да бигрәк, юрист белемле булсын.

Моның өчен мәктәптә үк бик тырышып укырга, түзем, сабыр, акыллы булырга, дөрес фикерли белергә кирәк. Әлбәттә, мин боларны аңлыйм. Яхшы укырга тырышам. Милиция хезмәткәрләре, тикшерүчеләр турында фильмнар карыйм, китаплар укыйм, үземне чыныктырам. Хыялым тормышка ашсын өчен, хәзердән үк үземне шул юнәлештә әзерләү, кирәкле сыйфатларны булдыру һәм тырышып уку бик мөһим шул.

Хайваннарга да табиб кирәк

Әлбәттә, һөнәрләр бик күп, ләкин һәр кеше аны күңел кушуы буенча сайласа, нәтиҗәсе дә югары була. Бу − зарури.

Минем, Айболит кебек, хайваннар табибы буласым килә. Кечкенәдән үк барча хайваннарны яратам. Безнең өйдә балыклар да, кошлар да, мәчеләр дә, этләр дә бар.

Мин урамда калган ач, йортсыз-иясез мәче һәм этләрне бик кызганам. Аларны һәрчак ашатырга тырышам. Бервакыт безнең песиебез бик каты авырды, үлем хәлендә ятты. Без гаиләбез белән песиебез өчен бик борчылдык, мин аны югалтудан бигрәк тә курыктым. Аңа бик катлаулы операция ясадылар. Табиблар аны үлемнән алып калдылар. Хайваннар табибы булу теләге шул вакыйгадан соң уянгандыр, мөгаен, чөнки бу һөнәрнең бик кирәклеген, мөһимлеген мин шул вакытта аңладым.

Аннан соң мин песиебезне тәрбияләп, ярасын чистартып, уколлар ясап аякка бастырдым. Ул мине бик ярата, рәхмәтен белдереп, күземә генә карап тора. Мәктәптән кайтканда каршы ала, исәнләшкәндәй, «Мияу!» дип куя. Иртүк, соңга калмасын дигәндәй, өстемә менеп уята.

Хайваннар кешеләрнең яхшылыкларын, изгелекләрен аңлыйлар, үзләре дә аларга рәхмәтле булырга тырышалар. Хайваннар табибының бик кирәкле, изге һөнәр булуына хәзер бер шигем дә юк.

Юлларны гизүче һөнәр

Җир йөзендә кирәкле һөнәрләр бик күп. Кешелек өчен бик әһәмиятле һөнәрләрнең берсе — машина йөртүче (шофер). Бу кешеләрдән башка без берничек тә яши алмыйбыз. Алар һәркөнне миллионлаган кешеләрне автобусларда, трамвай-троллейбусларда эшкә алып баралар, эштән алып кайталар. Һәркөнне меңнәрчә тонна товарларны илебезнең бер почмагыннан икенче почмагына ташыйлар.

Югары класслы шофер булу өчен, автомобиль йөртү таныклыгы алу гына җитми. Аның өчен бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Шофер өчен иң кирәклеләре дип игътибарлылык, саклык, түземлек, аруны онытып тору, үз машинаңны саклау һәм ярату сыйфатларын әйтер идем.

Үскәч, минем дә машина йөртүче буласым килә. Чөнки мин машинада йөрергә бик яратам. Әтием дә машина йөртүче. Ул мине машинада йөрергә өйрәтә, юл йөрү кагыйдәләрен аңлата. Хәзерге техника катлаулы, барысын да белер өчен, яхшы укырга кирәк.

Мине, бигрәк тә, ерак юлларга йөрүче шофер хезмәте кызыктыра. Беренче чиратта, әлбәттә, ерак юлларның романтикасы белән җәлеп итә ул мине. Ерак һәм озак рейсларда күпме яңа җирләр күрәсең, күпме яңа кешеләр белән аралашасың! Танк кебек зур машинаның руле артыңда, аның көчен һәм тизлеген тоеп бару ничек рәхәт була! Ә алдагы шома юл, синең машинаң астына кереп китеп, артта калып бара, ә алда еракларга барып югала. Бу хис белән нәрсә генә чагыша ала икән?!

Үзеңнең җәмгыятькә кирәклегеңне тою, гадел эшләп алынган акчаңны гаиләңә кайтарып бирү бик рәхәттер ул!

Янгын сүндерүчеләр − тормыш сагында

Халкымның күңел байлыгының тирәнлегенә исең-акылың китәрлек. Мәсәлән, хезмәт турындагы мәкаль һәм әйтемнәрне генә алыйк: «Белгән белгәнен эшләр, белмәген беләген тешләр», «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», «Эш сөйгәнне − ил сөяр», «Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен» һ.б. Әлеге китерелгән мисаллар − халкыбызның күңел түреннән чыккан, гасырлар буе туплаган тәҗрибәнең нигезе. Никадәр фәлсәфи мәгънә салынган ул юлларга.

«Эш сөйгәнне − ил сөяр» мәкале бөтен сорауларга да җавап бирә төсле. Әйе, тырышып, җиренә җиткерелеп башкарылган һәрбер эш зур хөрмәткә лаек. Ул хезмәт зурмы, кечкенәме − иң мөһиме − кешеләргә файдалы булсын. Мөгаен, шуңадыр да, Президентыбыз М. Шәймиев Кремльдәге Ак йортта ел саен хезмәт батырларының зур эшчәнлеген билгеләп үтә. Алар арасында кемнәр генә, нинди генә һөнәр ияләре юк: эшчеләр династиясен дәвам итүче токарьлар, слесарьлар һәм шулар белән беррәттән фәннең төрле өлкәләрендә эшләүче галимнәр, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре; кешегә еш кына икенче гомер бүләк итүчеләр − табиблар, шәфкать туташлары, янгын сүндерүчеләр һ.б. Менә бу әйтеп кителгән мисал, шуны күрсәтә: илебездә һәрбер һөнәр мактаулы, бары тик аны күңел кушканча сайлый белергә кирәк.

Үзеңне төрле һөнәр иясе урынына куеп карасаң, кайберләре турында уйланып каласың. Үзеңә-үзең сорау бирәсең: «Бу һөнәр гаять авыр, аны башкарырга минем көчем һәм сабырлыгым җитәрме?» Бу хезмәтне башкаручыларга ихтыяр көче дә, куәт тә кирәктер бит?! Әйе. Башта мең сорау туа. Билгеле, бу сорауларга җавапны, вакытлар үтеп, тәҗрибә туплап кына табып була. Менә шундый һөнәрләрнең берсе − янгын сүндерүчеләр һөнәре.

Һәрбер кеше үзенең гаиләсе, балалары, туганнары, ата-анасы белән дөньяның тәмен белеп, хыялларын тормышка ашырып матур гына яшәп ятканда хәвеф-хәтәр бездән бер адым ераклыкта гына йөри. Бер генә ялгышлык эшләсәң, шунда ук зур бәхетсезлек, зур каза килеп чыгарга мөмкин. Кеше, үзенең гомерен саклап калыр өчен, бик тә сак булырга тиеш. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, игътибарсызлык һәм җавапсызлык күп кенә кешеләрне бәхетсезлеккә һәм фаҗигагә китерә. Менә шундый бәлаләрнең берсе − янгын. Халыкта шундый мәкаль бар: «Карак бер генә нәрсәне ала, ут бөтен нәрсәне көлгә әйләндерә». Янгын үз юлындагы бөтен әйберне кара күмер итә. Иң аянычы шул, социологларның тикшеренүләре күрсәткәнчә, ел дәвамында янгыннардан меңнәрчә кеше һәлак була. Алар арасында ут чыгуда бөтенләй гаепсез кешеләр дә күп: күрше-күләннәр, балалар, карт-корылар һәм янгын сүндерүчеләр…

Янгынның килеп чыгу сәбәпләре күп төрле: алар табигать факторларына да, кешеләрнең игьтибарсызлыгына һәм ваемсызлыгына да бәйле. Минем андый фаҗигане үз күзләрем белән күргәнем бар. Ул чакта мин әле кечкенә идем. Тәмле төшләр күреп йоклап ятканда, ниндидер тавышлар ишетеп уянып киттем. Тәрәзәгә карасам, күршеләрнең ишегалдында, аждаһа авызыннан чыккан кебек, зур ут ялкыны күреп алдым. Күршеләребезнең мунчалары яна иде. Ут ялкыннары тирә-яктагы күршеләргә дә үрмәли башлады. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, тирә-күршеләр чиләкләр һәм бүтән төрле кирәк-ярак алып, утны сүндермәкче булдылар. Ләкин бу «җанвар» бик көчле иде. Аны кул көче белән генә сүндерә алмадылар. Әле дә ярый, янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җитте. Алар бу аждаһаны җиңделәр. Күршебез янгын сүндерүчеләргә дә, башка булышучыларга да зур рәхмәтен белдерде. Менә мин ул вакытта, бәләкәй булсам да, янгын сүндерүчеләр хезмәтенең нинди авыр икәнлеген бик яхшы аңладым.

«Бүгенге көндә батырлык эшләп буламыни?» − ди кайберәүләр. Әлбәттә, була. Менә янгын сүндерүчеләрне генә алыйк. Алар үз тормышларын куркыныч астына куеп, ә кайбер чакларда корбан да итеп, көн дә янгын дигән «аждаһа» авызыннан күпме кешеләрне һәм материаль байлыкларны коткарып калалар. Баш исән булса, әйбер табыла. Ә менә кеше гомерен кире кайтарып булмый. Янгын сүндерүчеләрнең һөнәрен мин табиблар хезмәте белән янәшә куяр идем.

Изге эш башкарганнары өчен һәрбер кеше аларны ихтирам итә. Үзләренең эшләренә һәрвакыт тугры калучы янгын сүндерүчеләр, рәхмәт сезгә.

Эшләмәгән − ашамый

Җәйге каникулда мин авылда − әбием янында ял иттем. Шулай беркөнне, без әбием белән бакчадагы яшелчәләрне җыя башладык. Әбием миннән: «Арымассыңмы соң?» − дип сорады. Мин: «Һи, яшелчә җыйганда гына арыйлармы инде?» − дип куйдым.

Ярты сәгать эшләгәннән соң, мин ялгышканымны аңладым. Яшелчәләрне җыю җиңел эш түгел икән. Җәй ахыры булса да, арканы кояш кыздыра, түтәл арасында йөргәндә, аякны кычыткан чакты. Шуның өстенә кигәвен дә тешләп китте. Чебеннәр, озынборыннар теңкәгә тия. Бераз эшләү белән аркалар, куллар авырта башлады, биттән шаулап тир акты.

Әлбәттә, кич белән, үзебез җыйган кишер, чөгендер, кыяр, яшь бәрәңгене капчыкларга, тартмаларга тутырып куйгач, күңелле булды. Мин авылда эшләүчеләрнең авыр хезмәте турында шунда гына бераз аңладым. «Эшләмәгән − ашамый», дип, халык бик белеп әйткән шул. Мин шул бер көндә генә дә никадәр арыдым. Ә ул яшелчәләрне әбием яз, җәй буе карап үстергән дә бит әле. Җирен дә казыган, суын да сибеп торган, чүп тә утаган, башка эшләрен дә эшләгән. Мин әбиемә бик зур рәхмәт әйттем.

Хезмәт кешене бизи

Татар халкында «Хезмәт кешене бизи» дигән әйтем бар. Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул.

һәр бала кечкенәдән нәрсә белән булса да кызыксына. Мин − авыл баласы. Шуңа күрә авылдагы эшләрнең бик күбесе таныш миңа. Әтием һәм бабам белән техника тирәсендә чуалырга яратам, машина йөртергә өйрәнәм. Әти-әнием белән бергәләп бакчада эшләү, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү дә ошый миңа.

Яшелчә үстерү дигәннән, аңа без көздән әзерләнә башлыйбыз, борыч һәм помидорлар утырту өчен туфрак әзерләп калдырабыз, ә иртә яздан без аларны уңдырышлы туфракка чәчәбез. Бу эш белән күбрәк әнием шөгыльләнә, мин дә аңа кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Бу эшләр миңа бик зур канәгатьләнү бирә.

Яз җитү белән, бакчада җиң сызганып эшкә тотынабыз: җир казу, йомшарту, утырту; ә аннан соң су сибү, аларны ашламалар белән тукландыру, чүп утау, уңышны җыю − барысы да безнең өстә. Кем әйтмешли, кырмыскалар кебек тырышабыз. «Җәйге көн ел туйдыра» диләр бит, ел әйләнәсе буена үзебез үстергән яшелчәләр, җиләк-җимешлөр өстәлебездә тора.

Әти белән әнигә булышу да хезмәткә керәдер инде − сизелми генә. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала. Әйе, җир эшен мин бик яратам, бәлки, киләчәктә агроном да булып китәрмен әле.

Минем яраткан шөгылем

Мин нәрсә эшләргә яратам соң? Китап укырга, компьютерда төрле уеннар уйнарга, савыт-саба юарга һәм, әлбәттә инде, торт пешерергә яратам.

Әле кайчан гына мин ашарга пешерергә бөтенләй дә яратмый идем, чынлап торып бәрәңге дә кыздырганым юк иде. Әмма, әни белән торт пешерергә уйлаган көннән соң, барысы да үзгәрде.

Беркөнне шулай әни белән торт пешерергә керештек. Ләкин әни үзе дә торт пешерә белми икән бит. Безнең камыр табага ябышып көйде. Крем артык сыек булып агып бетте. Никадәр ризыкны гына әрәм иттек. Ә әнинең бик тә өйдә пешергән торт ашыйсы килә иде. Щуннан соң мин әниемә сюрприз ясарга булдым.

Икенче көнне, мәктәптән кайткач, мин торт пешерергә керештем. Аш-су китабын алдым да андагы бер рецепт буенча торт ясый башладым. Килеп чыкты бит! Тәмле торт ясау алай ук авыр түгел икән.

Әни эштән кайтуга, крем белән матур итеп бизәлгән яңа пешкән хуш исле торт өстәлдә тора иде инде. Мин дә үз-үземнән канәгать булып, шатланып, әниемне каршы алдым. И, әнинең мине мактаганын күрсәгез!

Мин, берникадәр вакыттан соң гына әниемнең тортлар пешерә белүен аңладым. Ә теге көнне ул торт пешерә белмәгән булып юри генә кыланган икән. Шулай итеп ул минем пешерергә өйрәнүемне теләгән. Әнинең хәйләсе үзен тулысыңча аклады. Хәзер тортлар һәм бәлешләр пешерү − минем иң яраткан шөгылем.

Мин бәйли беләм!

Мин буш вакытларымда китап укыйм, уйныйм, телевизор карыйм, чигәм. Ә беркөнне хезмәт укытучыбыз Роза апа безне бәйләү серләренә төшендерде. Хәзер исә иң яраткан һөнәрем − бәйләү. Мин әлегә зур әйберләр бәйли белмим. Турыга гына бәйлим. Бик кызып китеп, бервакыт курчагыма шарф бәйләгән идем, матур булып чыкмады − сүттем. Ләкин күңелемне төшермәдем, яңадан эшкә керештем. Монысы үземә дә, әниемә дә ошады. Аннары мин курчагыма итәк, башлык бәйләдем. Бәйләгән әйберләрем көннән-көн әйбәтрәк була барды. Шуннан соң инде мин үземә әйберләр бәйли башладым. Иң беренче итеп озын шарф бәйләдем. Әнием киңәше белән баш-башларына чуклар да тактым. Андый шарф беркемдә дә юк иде. Мин горурланып йөрдем: мондый матур шарфны үзем, үз кулларым белән бәйләдем бит! Әниемнән башлык бәйләү серләрен дә өйрәнеп алдым. Минем башлыгыма да күпләр сокланып карады. Шулай итеп мин бәйләү серләрен тырышып өйрәнә башладым. Хезмәтем, һөнәрем миңа шатлык китерә.

Эш белмәгән − кеше көлдерер

Мин, бервакыт, әниемне гаҗәпләндерергә уйладым. Ул эштән кайткан вакытка туры китереп, манный боткасы пешереп куярга булдым. Алдым зур кәстрүл, аңа күп итеп манный ярмасы салдым, шуның өстенә салкын сөт өстәдем һәм газ плитәсенә куйдым. Ут кабызып җибәрдем һәм, бер егерме минут уйнап алыйм әле дип, компьютер артына утырдым.

Вакыт үтте. Үз-үземнән бик канәгать булып, аш бүлмәсенә кердем. Кәстрүл капкачын ачып карасам… Кәстрүл төбендә ниндидер бер кара боламык «пыф-пыф» килеп утыра. Аны ашау түгел, курыкмыйча карап та булмый иде. Бу әйбер әниемне гаҗәпләндерәм дип пешерә башлаган манный боткасына бер генә дә охшамаган. Менә шунда мин «Эш белмәгән − кеше көлдерер» дигән мәкальнең нәрсә аңлатканын аңладым.

Көз башы

Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз − иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда?! Көз билгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде. Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр.

Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре бушап кала. Ул кырларны кара каргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем булып очып алалар.

Башка кошлар да җәй аендагыча сайрамый. Алар ашыгыч ыгы-зыгыда. Ә сентябрь аенда кырлар һәм бакчаларда бәрәңге алалар. Машиналар тыз да быз чабып тора: бәрәңге ташыйлар. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала. Иелеп бәрәңге чүпләгән җиреңнән тураеп, аларга кул болгыйсың: «Хәерле юл сезгә! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз». Аларны ерак юллар көтә, туган җир белән вакытлыча аерылышу сагышы биләп ала. Аларның бер җепкә тезелгән кебек очулары кешеләрдә моңсулык уята. Мине иң дулкындырганы − көзнең менә шул чоры.

Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да ул көз башы. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә.

Ак көз

Табигатьтә үзгәрешләр берөзлексез булып тора. Менә беренче кар да яуды. Ул бик матур иде. Кар агачларга ак тун кидерде. Кар әле иртәрәк яуган. Агачларда нинди генә төс юк: яшел, сары, кызыл, көрән һәм ак. Алар ак кар арасыннан тагын да матур күренәләр. Җир өсте ап-ак. Әллә инде кыш та җиттеме? Юк, бу − ак көз. Карлы көз. Бу кардан әле чаңгыда да шуып булмый. Әмма кар йомарлап атышып уйнап була. Бик теләсәң, кар бабай да ясап була. Чын кышка ераграк әле. Борынгылар чын кышны, беренче кар яугач 40 көннән соң гына килә, диләр. Килсен генә, көтәрбез.

Ноябрьдә урманда да бик матур. Агачлар кышкы йокыга әзерләнә. Аларның ботакларына кар шәлләре ябылган. Урман җәнлекләре дә кышка үзләренчә җайлашалар, туннарын алмаштыралар, азык эзли башлыйлар. Урман эчендәге сазлыкларга, чишмәләргә сукмаклар сузыла, кайбер җәнлекләр анда су эчәргә төшәләр. Ул сукмаклар төрле яктан килеп бер ноктада кисешәләр. Андагы симметрия гаҗәпләндерә мине. Табигать могҗизалар тудырырга сәләтле. Яратам мин елның шушы фасылын.

Беренче кар

Йокыга китәр-китмәс кенә ятканда, әниемнең ягымлы тавышы ишетелде. Ул: «Балам, беренче кар ява, торып карыйсынмы?» − диде. Мин сикереп тордым да тәрәзәгә капландым. Чынлап та, беренче кар ява иде.

Әле генә сап-сары яфраклар белән түшәлгән җир өстенә энҗе чәчәгедәй ап-ак кар бөртекләре куна. Көз белән кыш очрашканнар. Кем кемне җиңәр?

Кар бөртекләре ниндидер акыл ирешмәслек көй астында бииләр, ул көйне алар үзләре генә ишетә сыман. Мин дә шулай җир өстендә тирбәлеп очып йөрер идем.

Бу зур кар бөртекләреннән башка нәрсә күрмәм микән дип, мин борыным белән пыялага терәлдем. Берни күренми. Караңгылык.

Мин тәрәзә янында уйланып басып тордым: анда − төпсез караңгылык эчендә берәм-сәрәм әле сүнмәгән тәрәзәләр шәйләнә. Ул тәрәзә артында яшәүче кешеләрне күз алдына китердем. Бу кышкы кичтә алар нишли икән? Нәрсәләр эшлиләр, нәрсәләр турында уйлыйлар икән?

Шул вакытта әнием ут яндырды һәм мин тәрәзә яныннан киттем. Минем гаиләм үз янымда, шуңа күрә башка кешеләр турыңда миңа нигә уйланырга? Хәзер минем бөтен дөньям — минем әтием, әнием, сеңлем һәм аягыма сырпаланып торган песием.

Яңа яуган ак кар бөтен кешегә дә, минем гаиләмә дә, ул йортлардагы һәр гаиләгә дә ак бәхетләр, күп шатлыклар алып килсен иде!

Күңелле кыш килде

Мин иртән йокыдан тордым. Урынымны җыйдым. Бит-кулларымны юдым, тешләремне чистарттым. Тәрәзәдән урамга карасам, бөтен җир ап-ак. Кар ява, кар! Киенеп урамга чыктым. Урамда чып-чын кышкы көн. Әле кичә генә кап-кара булган җир ап-ак кар белән капланган. Бөтен дөньяда аклык, сафлык хөкем сөрә. Аяк астында яңа яуган кар шыгыр-шыгыр килә.

Кар бөртекләрендә аклык та, сафлык та, шатлык та бар. Кар яуганда, күзләрем генә түгел, күңелем дә иркәләнә. Ап-ак бәскә төренгән агачларны кем матур димәс? Саф, салкын һавасың сулап, күкрәгеңә шифа һәм дәва аласың. Керфекләреңә, чәчеңә, иреннәреңә күбәләк кар килеп куна. Бу карлар барысы да синеке. Җилне бишек итеп, кар бөртекләре тирбәлә. Кар ява, яусын әйдә, шатлыклар чиксез булсын!

Өр-яңа җирләрне үзләштергәндәй, беркем дә аяк басмаган яңа яуган карга эз салып баруы − үзе бер могҗиза.

Яңа яуган кар өстендә тормышның бар сулышы ярылып ята. Урам буйлап узганда, кемнеңдер өенә эз керүен, кайсыныңдыр урам буйлап узуын күрәсең. Әнә ерак түгел, шаярып уйнашкан эт эзләре ярылып ята, аңа каршы якта − ат чанасы эзе. Мондый хозурлык бары кыш көне генә була ала.

Ә безгә, балаларга, кышын тагын да рәхәт һәм күңелле. Кышның уеннары гына да ни тора бит! Кар йомарлап атышу, җепшек кардан кар бабай һәм кар кызы, тагы әллә нинди фигуралар ясау дисеңме − берсе дә калмый. Тимераякларга, чаналарга, чаңгыларга да чират җитә. Артыңнан кар өермәләре калдырып, биек-биек таулардан чаңгы-чана шуу нинди күңелле! Ул шугалакта тимераяк шууларның рәхәтлеге сөйләп бетергесез! Үзеңнең юешләнеп беткәнеңне дә сизмисең. Пальтоңның итәкләренә бозлар катып бетә. Бияләйләреңнән су тама. Алай да өйгә кайтасы килми. Болар барысы да кыш көне генә була торган күренешләр. Шуңа күрә без кышны яратабыз.

Кышкы салкын көннәрдә

Менә кыш та килеп җитте. Дөнья мамыктай ак карга күмелде. Ул энҗе карда ятып ауныйсы килә, ләкин бик салкын.

Әйе, кыш үзенең суыкларын сиздерә башлады. Кыш үзен күрсәтә! Битне, колакларны чеметтерә. Хәтта мәктәпкә дә бармадык. Урамда салкын булса да, тәрәзәдән караганда, бик матур күренешләр ачыла. Кар бөртекләре ак чәчәкләрне хәтерләтеп төшә. Нәкъ Такташтагыча:

Ак чәчәкләр ява.

Дөнья матур,

Шундый матур булып тоела;

Күге зәңгәр, гүя йолдызлары

Ак кар булып җиргә коела…

Кар яуганда, тәрәзәдән күзләремне алмыйм. Өйдә күңелсез миңа. Урамга чыгасы килә. Әмма тәрәзәгә рәсем булып төшкән ак сакаллы Кыш бабай күз кысып, шаян елмаеп: «Урамда салкын, колак-борыннарыгызны өшетермен», − дип әйтә сыман.

Шулай да кайбер балалар урамга чыкмыйча түзмәгәннәр. Алар барыбер тимераяк, чаңгы-чана шуа бирәләр, кар атышып уйныйлар, кар бабай ясыйлар, тау өяләр, тауны су белән катыралар. Шулай итеп суыкны үртиләр. Ә ул аларны тагын да катырак чеметә.

Ә миңа өйдә күңелсез. Ләкин мин беләм: тиздән көннәр җылыныр, кояш чыгар. Каян беләсең, дисезме? Беләм. Әбиемнең тәрәзә төбеңдәге гөлләре, өебездә үсеп утырган яшел лимон агачы сер итеп әйттеләр миңа. Алар да нәкъ минем кебек ямьле язны көтәләр. Тиздән кошлар канатларында язны алып кайтырлар, күңелемдәге хыялларым тормышка ашар.

Кар ява, буран уйный. Ләкин болар барысы да тәрәзәнең урам ягында. Шулай моңланып, хисләнеп күңел язны көтә.

Кышкы сихри урманда

Кыш − табигать фасыллары арасында иң салкыны. Алтын көз үтүгә, таягына таянып, ап-ак сакалын җирдән сөйрәп, кунакка кыш килә. Килә дә җир өстенә күбәләк-күбәләк карлар яудыра. Кар бөртекләре, җемелдәшеп, бер-берсе белән уйнап, Җир-анага коелалар. Кыш, шулай итеп, үзенең ак келәмен җәя.

Кыш ул битләрне өшетердәй зәмһәрир салкыннарга, күз күремен киметердәй бураннарга да бик бай. Көннән-көн соңрак чыккан кояш та, үзенең саранлыгын күрсәтеп, салкынча гына елмая. Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, үзенчә матур.

Чын кышны, билгеле инде, урманда гына тоярга була. Ә кырлар, яз җиткәнче ял итәргә уйлап, ап-ак юрганга төренәләр дә тыныч кына тирән йокыга талалар. Анда ап-ак кардан башка берни дә күреп булмый. Урманда песнәкләрнең һәм урман гайбәтчесе саесканның агачтан агачка сикереп йөрүе кышкы урманга азмы-күпме җанлылык өрә. Ап-ак түшәк өстендәге җәнлек эзләре дә урманның бөтенләй үк йоклап ятмавын күрсәтә. Салкын көннәрдә агачлар бәс белән каплана. Әйтерсең агачларны үтә күренмәле ап-ак ефәк белән чорнап чыкканнар. Урман эчендә сузылып киткән чаңгы эзеннән барганда, чаңгы таягы белән агачка кагыласың, йомшак кына энҗе бөртекләре коела. Агачларның кышкы салкыннарда шартлаулары ишетелә. Пышылдап кына әйтелгән сүзләр дә еракларга яңгырый. Бөтен дөньяда матурлык, аклык, сихри тынлык. Бөтен дөньяга яшәү матурлыгы турында кычкырасы килә. Тик тукталып каласың. Синең тавышыңнан агачлардагы аклык коелыр да, матурлыкка зыян килер кебек.

Кышкы урман гаҗәеп матур шул! Кыргый җәнлекләр дә кышны һәрберсе үзенчә үткәрә. Аю кар астындагы өнендә йоклап ята. Төлке үзенә азык эзли. Тиен көз көне киптергән чикләвекләрен, гөмбәләрен ашый. Куян ак тунын кигән. Керпе кар астында йоклый.

Кышын кыргый җәнлекләргә яшәү бик авыр. Аларга азык җитми. Шуңа күрә без аларга бераз ярдәм итәргә тиешбез. Кошларга җимлекләр ясап элергә һәм аларны һәрвакыт карап, тулыландырып торырга кирәк.

Урман − безнең зур байлыгыбыз. Аның ямен җибәрмәсәк, агачларны кисмәсәк һәм сындырмасак, кошларны атмасак, урманны сакласак иде.

Февраль

Һәр айның үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Февраль − көннәр саны ягыннан кыска ай. Әмма көннәре кышның бүтән айларыннан озынрак. Кояш инде, гыйнвар аендагыча бик азга гына түгел, ә озаккарак чыга. Шулай да кояш көнозын елмаеп торган көннәр сирәк була бу айда. Февраль − күзачкысыз бураннары белән билгеле ай. Бөтен кыш буена яумаган кар шушы кыска айда ява. Кышның соңгы ае бит. Биек-биек кар таулары өя, юллар ябыла. Кыш, киткәнче, бөтен хикмәтләрен күрсәтеп калдырырга тырыша.

Шулай да февраль − язның күршесе. Яз билгеләре дә сизелә башлый. Кояш югарыданрак карый, юмартрак кылана. Кояш кыздырган көннәрдә түбәләрдән саран гына тамчылар тамгалый, боз сөңгеләре сузьша. Ләкин әле бу яз килде дигән сүз түгел. Февраль − алдакчы ай. Бер көнне кояш кыздыра, төнен ай балкый, икенче көнне коточкыч буран башлана. Салкыннар үзәккә үтә. Шарт та шорт итеп, өй бүрәнәләре шартлый. Агачлар чатнап куя, аларны калын бәс каплый. Кышның соңгы ае барыбер дә аклыкта, сафлыкта шул әле. Ак каеннар, ябалдашлы наратлар, киң итәкле чыршылардагы кар юрганы, аз гына кагылуга, өстеңә ишелер төсле. Кояш нурлары астында кар өсте бәллүрдәй ялтырый, тагын әллә нинди асылташларга охшый. Бар җирдә гүзәллек тантана итә. Кыш яз белән көрәшен дәвам итә, дилбегәсен тапшырырга ашыкмый.

Ямьле яз

Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп, кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы −

Сагынып көткән яз килә.

Мөнир Мазунов.

Кышның салкыннарыннан соң мин язны сагынып көтеп алам. Яз − табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты.

Бүген язның беренче генә көне. Аның әле кыштан әллә ни аермасы юк. Салкын. Бураннар да уйный. Ләкин мин боларны язның кыш белән тартышуы дип уйлыйм. Кояш барыбер үзенекен итә, җылыта. Түбәләргә боз сөңгеләре дә элеп куя. Кояш җылырак карау белән, боз сөңгеләреннән туктаусыз тамчылар сикерә башлый. Алар кояш нурларында энҗе кебек ялтырыйлар. Түбә калайларыннан пар күтәрелә. Чыпчыклар һәм песнәкләр дә күңеллерәк чыркылдаша. Көннәр дә озыная бара.

Яз кояшы елмаеп карау белән, бөтен табигать кышкы йокысыннан уяна башлый. Кояш балкый, ул өй түбәләрендәге карларны эретә. Карлар эри башлагач, җылы яклардан кошлар да кайта башлар. Язгы җылы җил агачтагы яшь бөреләрне уятыр. Тиздән алар хуш исле яшел яфраклар ярырлар. Кояш эссе нурларын көннән-көн күбрәк сибәр. Җирдән җырлый-җырлый гөрләвекләр челтерәп агар. Бозлар кузгалыр. Кырларда беренче умырзая баш калкытыр. Кешеләр язгы эшләргә керешерләр. Язның да эше күп: иңе-буе күренмәгән кырларны кардан әрчисе, ямь-яшел уҗым басуларын ачасы бар. Кырларда тиздән тракторлар гөрләр − язгы кыр эшләре башланыр. Язның әле дымлы җирне үләннәр һәм аллы-гөлле чәчәкләр белән бизисе бар.

Ә бүген әле март башы гына. Төннәрен салкын булса да, көндезен инде кояш балкый. Туган җиребезгә яз килә, яз исе аңкый. Яз − матур, шатлыкларга бай, күңелле вакыт. Түрдән уз, яз!

Мин язны ни өчен яратам?

Яз көне табигать, көзге каршында боргаланучы гүзәл кыз кебек тоела. Ә көзге − зәңгәр күкләр, алар буенча йөзеп йөргән ак мамык болытлар.

Мин дә ел фасылларыннан бигрәк тә язны яратам шул. Чәчәкләр исен, агачларның бүрткән бөре исләрен яратам, җылы язгы күлдәвекләрне, чыпчыклар һәм песнәкләрнең күңелле чыркылдавын яратам. Кояш яктырак һәм җылырак карауга, алар үзләренең шат чыркылдаулары белән шатлыкларын сиздерә башлыйлар. Күгәрченнәр, кояшка чыгып утырып, кабарынып гөрләшәләр. Йорт кошлары да калышмыйлар. Алар ачык капкалардан чыгып, кояшта кызыналар, саран гына тамган тамчылардан авыз итәләр. Казлар да үзләренчә шатланалар, аларның тавышлары көр чыга. Шулай булмыйча соң, тиздән бит нәсел калдыру буенча зур эш башланачак.

Яз көне җылы якларда кышлаучы кошлар да очып кайта һәм оя кора башлыйлар. Ә сыерчыкларга җиңелрәк, чөнки аларга йортларны кешеләр алдан әзерләп куялар. Шуңа күрә сыерчыклар үзләренең ояларын җыештыралар да шунда ук эшкә тотыналар: басу-кырларны кышкы йокыларыннан уянган корткычлардан чистарталар. Каргалар да эшли, гәрчә кешеләр аларга оялар ясап бирмәсәләр дә.

Болар табигатьтәге үзгәрешләр, бу − табигатьнең уяну вакыты, аның кышкы йокыдан уяну вакыты, иртәсе.

Ә өйдә әни кышкы киемнәрне шкафка яшерә, ә әти ящиктан турист кирәк-яракларын чыгара. Мин үземнең велосипедымны әзерли башлыйм, чөнки тиздән күлдәвекләр кибеп бетәчәк һәм урамда балалар белән велосипедта узышып булачак. Яз − күңелле вакыт.

Яз башында без әниләребезгә, әбиләребезгә һәм апа-сеңелләребезгә чәчәкләр һәм бүләкләр бирәбез. 8 Март бәйрәме − иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе.

Ә яз ахырында мәктәп укучыларының тагын бәйрәмнәре була − Соңгы кыңгырау. Бу да минем яраткан бәйрәмем, чөнки аннан соң җәйге каникуллар башлана.

Менә никадәрле күңелле вакыйгаларга бай бит ул яз!

Апрель

Менә яз килде. Кояш үз нурларын көннән-көн күбрәк чәчә. Ул бөтен табигатьне йокыдан уятырга тели. Хуш киләсең, ямьле яз!

Яз айлары керүгә, табигатьтәге үзгәрешләр көннән-көн күбрәк күренә. Апрель ае − язның аеруча кайнап торган чагы. Хәзер инде кар кара төстә, көннән-көн кими. Көпшәк кар астында су җыела, урыны-урыны белән кар өстеннән каралып язгы ташу акканы күренә. Ул үзенә бертөрле гүләү белән килеп төшә. Юлында очраган барлык нәрсәне үзе белән алып китә. Елгада бозлар кузгала. Зур-зур бозларның агып киткәнен карап торуы нинди күңелле! Кояш иртәрәк карый торган яр буйларында, юка бозны тишеп, зәңгәрсу умырзаялар чыга. Аларның оя-оя булып утырулары күңелләрне нечкәртә. Йонлач сабакларына, матур чәчәкләренә карап сокланып торасың. Тиздән сап-сары тузганаклар да күренә башлар. Җир йокыдан уяна. Яз инде тулы хокук белән үз вазифаларына керешә.

Зәңгәр күктә язгы кояш елмая. Өй кыекларыннан тамчылар тама. Язгы җылыдан кар эреп, гөрләвекләр хасил була. Җылы яклардан, туган якларын сагынып, яз хәбәрчеләре − каргалар, сыерчыклар кайта. Урамда иртәдән кичкә кадәр балаларньң шат тавышы ишетелеп тора. Күңелле дә соң яз көне!

Чәчәкләр ае

Май − язның соңгы ае. Ул җәйгә якын тора. Аны чәчәкләр ае дип атар идем мин. Ай башында сиреньнәр, шомыртлар чәчәккә күмелә. Тузганаклар сап-сары чәчәк ата. Май урталарында алмагачлар, чияләр һәм башка җиләк-җимеш агачлары ап-ак чәчәккә күмелә. Алардан бал кортлары бал җыя. Кичен пырылдап май коңгызлары оча. Бала-чага, аларны тоту өчен, ярыш оештыра. Җирне ямь-яшел чирәм каплап ала. Яшь кычытканнар, әрекмәннәр баш калкыта. Карлыганнар, беренчелекне алу өчен, яфрак ярырга ашыгалар. Бөтен җирдә хуш ис, чәчәкләр исе, бал исе. Матурлык. Бер ел фасылы белән дә тиңләштереп булмый торган матурлык.

Җәйге паркта

Җәй көне без сеңлем белән үзебезнең паркка йөрергә чыга идек. Парк безнең өй янында гына, шуңа күрә әни безне, бер дә курыкмыйча, үзебезне генә җибәрә. Шуның өстенә безнең белән этебез Актырнак та йөри. Килеп кенә кара син безнең янга, хулиган!

Ә бер көн аеруча хәтеремдә калды, чөнки ул көнне бик күңелле хәлләр булды.

Беренчедән, без паркка кергәч үк гөмбәләр таптык! Алар ашарга яраклы гөмбәләр, һәм бу шәһәр үзәгендә! Бу гөмбәләр кечкенә генә аланлыктагы агач төбе янында сибелгән иде. Бөтен гөмбәләр дә бер-берсенә бик тә охшаганнар. Барысы да бер төрле, мөгаен, күптән түгел генә үсеп чыкканнардыр. Без үзебез белән кәрҗиннәр алмаган идек, әмма минем кечкенә пакетым бар иде, гөмбәләрне шунда җыйдык.

Икенчедән, мин ул көнне, тукран дигән бик кызыклы кошны күрдем. Әлеге, кызыл калфаклы урман гүзәлен мин нәкъ баш очында сәер тукылдау ишеткәч кенә шәйләдем. Без сеңлем белән берничә минут тукранның агач кайрысыннан нәрсәдер чукыганын карап тордык, аннары Актырнак тукранны куркытты.

Гомумән, паркта безнең белән күп кызыклар булды. Әлеге күңелле көнне мин озак хәтеремдә саклармын.

Җәйге таң

Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата.

Габдулла Тукай.

Таң ата… Бу − табигатьнең иң могҗизалы, иң серле, иң гүзәл вакыты.

…Әнә бар дөнья әкияттәгедәй сихри тынлыкка чумган, шылт иткән тавыш та юк. Күктәге берәм-сәрәм йолдызлар әкрен генә төссезләнәләр. Көнчыгыш ягы алсулана, аннан, агара төшеп, таң сызыклары беленә башлый. Тып-тын. Якында гына аккан чишмә тавышы табигатьнең тынлыгын матурлап тора. Кояш та, тын гына үрелеп, җиргә күз сала. Аның нурлары, үлән өстендәге чыкның күзләрен чагылдыра. Сандугач сайравы иртәнге тынлыкны җанландырып җибәрә.

Урман артыннан күтәрелгән кояшның алсу йөзе ашыкмый гына җир өстенә күз сала: «Мин юкта ул-бу булмаганмы, барысы да исән-саулармы?» Шуны гына көткәндәй, таллыкта сандугач сайрап җибәрә; әрәмәлектә күке аваз сала; салкынча шаян җил агачларны, үләннәрне, битләрне сыйпап үтә; чыклы чирәм, кычыткан исе борыннарны кытыклый; кайдадыр кайтмый калган сарык бәтие тавыш бирә; абзарларда иренеп кенә сыерлар мөгрәп куя; йокы аралаш казлар каңгылдап ала. Ара-тирә капка ачылган-ябылган тавышлар ишетелгәли. Хуҗабикәләр торып, сыер саварга керешәләр. Тирә-якка җылы сөт исе тарала…

Ул арада кояш тагы да югарырак күтәрелә, серле тынлык юкка чыга, җирдә яңа көн башлана.

Җәй могҗизалары

Июнь — чәчәкләр ае. Шушы айда болын-кырлар гына түгел, юкәләр дә чәчәккә күмелә. Бу айда бал кортлары армый-талмый эшлиләр, бал җыеп калырга тырышалар.

Июньдә кешеләр дару үләннәре җыялар. Чөнки күп кенә дарулар чәчәкләрдән ясала. Безнең республикабызда чәчәкләрнең ниндиләре генә юк!

Беркөнне без дә − әбием, сеңлем һәм мин − урманга дару үләннәре җыярга киттек. Әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланып, әбием күрсәткән дару үләннәрен җыя торгач, шактый ардырды. Без чишмә буенда ял итәргә туктадык. Бит-кулларыбызны юып, чишмәнең саф суын эчкәч, арыганнар онытылды. Өйгә дару үләннәре җыюыбызга шатланышып кайттык.

Июнь ахырында җиләкләр дә өлгерә башлый. Мин каен җиләге җыярга яратам. Каен урманыңда кошлар җырын тыңлый-тыңлый, иртәнге чыклы үләннәр арасыннан кызарып пешкән җиләк җыюдан да рәхәт мизгел бар микән?! Савытың тулгач, аның хуш исенә исереп, матурлыгына сокланып бер мәл карап торасың. Ә җиләк сине һаман җибәрми. Үлән арасында җемелдәп, кызыктырып тора. Аның тәме… Бернинди экзотик җимешләр дә алыштыра алмый безнең урманнарда пешкән каен җиләгенең тәмен!

Урманда

Мин Казан шәһәреңдә яшим. Җәйге каникулда авылга кайтам.

Беркөнне дәү әтием мине урманга алып барды. Ни генә күрмәдек без анда! Кошлар сайравын тыңладык. Бурсык оясын күрдек. Эзләре дә бар иде. Аннары дәү әти каен җиләге үскән урын тапты. Җиләге бик тәмле, әмма быел вак икән. Яңгыр азрак булгандыр.

Ә мин зур гына агач төбе янында үскән берничә усак гөмбәсе таптым. Шул төп янына килеп җиткәч, аяк астымда нәрсәдер ялтырап китмәсенме. Елан! Аркам буйлап салкын тир бәреп чыкты. Дәү әти кайдадыр ерактарак, күренми дә. Ә елан миңа ташланса, чакса нишләргә?!

Яхшылабрак карасам, еланның баш өстендә ике саргылт-кызгылт тап бар. Ә елан үзе кап-кара. Ә, бу бит тузбаш елан. Тузбашның агулы булмавын биология дәресеннән белә идем. Минем куркуым акрынлап бетте. Теге гөмбәне кисеп алдым да, тынычланып, дәү әтием янына киттем. Менә бу вакыйгада миңа биология дәресләрендә алган белемем ярдәм итте. Ә тормышта мондый очраклар никадәр булачак. Шуңа күрә алган белемнәрне күңелдә яхшылап сеңдерә барырга кирәк икән.

Кайтканда, күл буена туктап, суда коендык.Урманда күргәннәремне мәктәптә малайларга да сөйләрмен әле.

Нәүрүз

Нәүрүз − төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау бәйрәме. Ул 21-22 мартта уза. «Нәүрүз» сүзе фарсы теленнән алынган. Ул «яңа көн» дигәнне аңлата. Бу бәйрәм көн белән төн тигезләшкән чорга туры килә. Урта, Кече Азия илләрендә 21 нче мартта Яңа елны каршылыйлар. Иран, Әфганстан һәм башка кайбер илләрдә ул дәүләт бәйрәме итеп кабул ителгән. Биредә ул язны каршылап, язгы кыр эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменә әйләнгән.

Нәүрүзне безнең халкыбыз да бәйрәм итә. Бу көнне балалар йорттан йортка кереп, «нәүрүз әйтеп» йөргәннәр. Нәүрүз такмагын әйтеп, алар хуҗаларга бәхет, уңыш теләгәннәр. Хуҗалар исә балаларга бүләкләр әзерләгәннәр: нәүрүз боткасы өчен ярма, йомырка, май биргәннәр. Аннан бөтен авыл халкы нәүрүз боткасына җыелган, бәйрәм иткән.

Шулай итеп безнең халкыбыз ял да итә белгән, тырышып эшләгән дә.

Карга боткасы

Менә яз да килеп җитте. Димәк, тиздән авылларда язгы эшләр башланачак. Басуларда карлар эреп, җирләр бераз кипкәч, тракторлар сукага чыгалар. Ә аннары ашлык чәчәләр.

Ләкин авыл кешеләре эштән бушаган арада күңелле итеп ял да итә беләләр. Мин авылдашларымның Карга боткасы дигән бәйрәм үткәрүләрен күрдем. Иртәннән, балалар җыелышып, өйдән өйгә йөреп, ботка пешерер өчен он, ярма, йомырка, май, җимешләр җыялар. Аларны бер кеше дә буш кул белән чыгармый. Балалар өй янына киләләр дә, җырлар җырлап, такмаклар әйтеп әлеге өйгә, аның хуҗаларына изге теләкләр телиләр. Шулай итеп, бөтен йортка кереп чыгалар һәм җыйган әйберләрен өлкәннәргә кайтарып бирәләр.

Өлкәннәр болынга чыгып ботка пешерә, ә яшьләр, балалар шунда җырлыйлар, бииләр, такмак әйтәләр, төрле кызыклы уеннар уйныйлар. Бу бәйрәмдә кешеләр ял вакытларын бик күңелле үткәрәләр. Соңыннан бергәләшеп ботка ашыйлар, берберләренә яхшы теләкләр телиләр: дөньялар имин булсын, сугышлар булмасын, яңгырлар яусын, игеннәр уңсын, балалар акыллы, тәүфыйклы, миһербанлы булсыннар.

Язгы кыр эшләре беткәч, бик тиздән, авылларда җәйге Сабан туйлары да гөрләр.

Сабан туе

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме.

Сабан туе − ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Минем бик күп Сабантуйларда булганым бар. Иң элек Сабантуй үткәрү өчен мәйдан әзерлиләр. Безнең авылда Сабантуй елга буеңдагы яшел чирәм белән капланган иңкүлектә үткәрелә. Якында гына челтерәп аккан чишмәсе дә бар.

Иртәгә Сабантуй буласы көнне авыл яшьләре, урам буйлап гармуннар уйнап, җырлап-биеп, хуҗабикәләрдән, яшь киленнәрдән Сабан туе өчен махсус әзерләнгән бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөриләр. Бу «Сөлге җыю» дип атала.

Икенче көнне матур итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән халык җыела. Мәйдан уртасында батырлар көч сынаша. Җиңүчеләрне тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Бертуктаусыз музыка яңгырый, һәркем үзенең осталыгын күрсәтә: кемдер җырлый, кемдер бии, кемдер музыка коралларында уйный.

Яланаяклы малайлар багана башындагы сөлгегә үрмәлиләр. Олыраклар аркан тартыша, капчык белән сугыша, кашыкка йомырка салып йөгерәләр. Уңган кызлар йөгерә-йөгерә су ташый. Бер төркем халык чүлмәк ватучыга көч биреп тора. Кемдер табактагы катыктан авызы белән акча эзли. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар.

Кинәт мәйдан, тын калып, чабышып килүче атларга юл ача. Беренче килгән атны шау-гөр килеп кул чабып каршы алалар. Соңыннан килгән ат та өлешсез калмый. Кайсы кеше, йөгереп килеп, атның муенына сөлге сала, икенчесе чабышчы малайның башына түбәтәй кидерә.

Сабан туе шулай, шаулап-гөрләп, кичкә кадәр дәвам итә. Бушап калган мәйданга карагач, ямансу була. Тагын бер елга кадәр сау бул, Сабантуй! Без сине сагынып көтәрбез.

Нардуган бәйрәме

Керәшен татарлары Яңа ел бәйрәмен Нардуган дип атаганнанр. Бу бәйрәм 25 нче декабрьдә башланып, 5 нче гыйнварга кадәр дәвам иткән. Бәйрәм барышында төрле уеннар оештырылган. Бәйрәмнең төп мизгелләре: кеше танымаслык итеп киенеп йорттан йортка кереп йөрү, махсус җырлар башкару, кунак булу; йөзек салып багу, кызларның язмышын билгеләү, кияү булачак кеше турында төрлечә багулар үткәрү. Битләрен каплаган егетләр, кызлар уеннар оештырганнар һәм бер-берсен күзләгәннәр. Кайбер кешеләр, төрлечә киенеп, үзләрен танытмыйча, урамнарда такмаклар әйтеп, халыкның күңелен ачып, көлдереп йөргәннәр. Аларны «шамакайлар» дип йөрткәннәр. Шамакайлар кулларына мич капкачы, табалар тотканнар, аларны бер-берсенә сугып, төрле тавышлар чыгарганнар, кыңгыраулар шалтыратканнар, ягъни куркыныч көчләрне (җеннәрне) куганнар. Бу бәйрәмне Идел буе халыкларыннан мари, мордва, чуваш, удмуртлар да бәйрәм иткән, Алар бәйрәмгә үзләренең милли үзенчәлекләрен дә керткәннәр. Бар халык бәйрәмне яратып көтеп ала торган булган.

Каз өмәсе

Татар халкы − эшкә бик уңган халык. Ул элек-электән үк күпләп каз асраган.

Каз өмәсе − көзге авылның иң яраткан йола-бәйрәмнәреннән берсе ул. Бер йортта каз суялар. Кызлар, яшь киленнәр, шул өйгә җыелып, каз мамыгы йолкыйлар. Бу эш озакка сузыла, чөнки казлар күп. Эш вакытында алар милли җырлар җырлыйлар, риваятьләр сөйлиләр, бәетләр укыйлар. Бала-чага, исләре китеп, аларны тыңлап тора да, урамга чыгып, иптәшләренә сөйләп күрсәтә. Шулай итеп халыкның әкият-риваятьләре буыннан буынга күчә.

Мамыкны җыеп бетергәч, кызлар казларны көянтәләргә асып, су буена төшәләр, салкын суда юалар. Бу эштә егетләр дә кызларга булыша.

Эш тәмамлангач, мәҗлес башлана. Яшьләр матур җырлар җырлыйлар, күңелле уеннар уйныйлар. Бик күңелле бәйрәм бу.

Илдә тынычлык булсын

Сугыш. Бу сүз күп кенә кешеләр күңелендә аяныч һәм сагыш уята. Чөнки анда аларның әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган. Исегезгә төшерегез: Бөек Ватан сугышында күпме кеше һәлак булган, күпме кеше туган якларына гарипләнеп кайткан. Күп кенә балалар, аналар шушы сугыш аркасында якыннарын югалтканнар, ятим калганнар.

Сугыш, сугыш… Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш.

…Сугыш ул − өч яшендә ятим калган әбиемнең ачы язмышы да. Аңа өч яшь булганда, әнисе үлгән була, озакламый әтисеннән дә хәбәр өзелә: кара мөһерле хат кына килә…

Сугышлар беркайчан да булмасын иде. Гөрләп туйлар узсын, сабыйлар тусын, барысы да әтиле-әниле үссеннәр! Җирдә матурлык яшәсен! Бары матурлык кына дөньяны афәттән саклый. Шуңа күрә дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар − туган илдә тынычлык булсын!

Бөек Җиңү бәйрәмендә

Бөек Ватан сугышының тынганына алтмыш елдан артык вакыт үтте. Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була сугыш елларында. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбыз корбан булган. Нинди зур югалтулар!

Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.

Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.

Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга!

Алар Ватанны сакладылар

1941 нче елда безнең илебезгә фашист гаскәрләре басып кергән. Ул вакытта Ватанны сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелгән. Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас!

Безнең бәхетле тормышыбыз һәм азатлыгыбыз өчен түгелгән канны ничек онытырга мөмкин соң?! Үз гәүдәсе белән дошман пулеметын каплаган Александр Матросов (чынлыкта ул татар егете Шакирҗан Мөхәммәтҗанов) батырлыгын, дошман әсирлегеннән фашист самолётына утырып качкан һәм иптәшләрен дә әсирлектән коткарган Михаил Девятаев, фашистлар куркып «төнге шәүләләр» дип атаган хатын-кызлар эскадрильясын һәм аның командиры Мәгубә Сыртланова, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыкларын ничек онытып булсын! Ә меңнәрчә, миллионнарча солдатларның көндәлек батырлыклары аз булганмы?! Алар бит юлсыз җирләрдә пычрак ерып, бернинди авырлыкларга карамастан, дошманны туган илебездән куып чыгарганнар һәм аны үз өнендә − Берлинда тар-мар иткәннәр. Аларның көндәлек хәрби батырлыклары шулай ук хөрмәткә лаек. Аерым героик батырлыклар турында язылган китаплар, төшерелгән кинофильмнар бар.

Ватанны фронтта гына түгел, тылда да саклаганнар. Тылда − кырларда, завод-фабрикаларда эшләүче миллионнарча хатын-кызларның, карт-корының, бала-чаганың батырлыгыннан башка Җиңүне күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә күптәннән инде бу кешеләр дә Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән тигезләштерелгән.

Ватанны чит ил илбасарларыннан азат итүгә хәрби табиблар да зур өлеш керткән. Алар миллионнарча кешеләрнең гомерләрен саклап калганнар, меңнәрчә солдатларны хәрби сафка кайтарганнар.

Ватанны азат итү бөтен халык эше булган. Шуңа күрә «алар Ватанны сакладылар» дигәндә, без ул сугыш еллары халкын − барысын да күз алдында тотарга тиешбез: ул елларда яшәгән, сугышта катнашкан, тылда эшләгән кешеләрне. Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз − ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.

Солдат буласым килә

Без төннәрен рәхәтләнеп йоклыйбыз, көндезләрен тынычлап укыйбыз, эшлибез. Ә солдатлар, безнең җиребезгә беркем дә явыз ният белән яшеренеп кермәсен дип, көне-төне сакта торалар. Миңа хәзер ун яшь. Тагын сигез елдан мин дә армия сафларына басармын. Мин кечкенәдән үк солдат булырга хыялланам. Әтием, хәтта шаяртып, мине «комбат» дип йөри. Бу хыялым тормышка ашсын өчен, мин үз-үземне хәзердән үк чыныктырам. Иртәмне зарядка ясау белән башлыйм, турникта тартылам, гантельләр күтәрәм, кулымда идәннән күтәреләм, озак итеп башымда торам. Айкидо дигән спорт төре белән дә шөгыльләнәм. Хәрби кешеләр җитди, төгәл, түземле, тәвәккәл, таләпчән һәм көчле ихтыярлы булырга тиеш. Мин үземдә шундый сыйфатлар тәрбияләргә тырышам. Музыка мәктәбендә дә укыйм. Берничә төрле уен коралында уйный беләм. Музыка безнең армия тормышын бизәп, җанландырып җибәрер дип уйлыйм.

Минем әтием дә армия сафларыңда хезмәт иткән. «Армия − егетләрдән чын ирләр ясый торган мәктәп ул. Дуслыкның кыйммәтен армиядә аңлыйсың. Ватан өчен җаваплылык та шунда тәрбияләнә», − дип сөйли ул. Ватанны саклау − һәр кешенең, бигрәк тә һәр ир кешенең иң изге бурычы. Мин үземә йөкләнгән бу бурычны төгәл үтәрмен дип уйлыйм. Безнең күгебез гел аяз, чишмә суларыбыз саф, аналарның йөзе якты, сабыйларның йокысы татлы булсын өчен, минем солдат буласым килә.

Картиналар буенча инша язу үрнәкләре.

М. Казаковның «Үксез бала» рәсеме

М. Казаковның «Үксез бала» рәсемендәге Габдуллага дүрт-биш яшьләр чамасы. Сабыйның, нәрсәнедер аңларга тырышып, томырылып карап торуы үзәк өзгеч моң, тирән сагыш белән өртелгән. Бу бала бик күзәтүчән, олыларча уйларга сәләтле, фикерләүгә ия. Автор баланың шушы халәтен шулкадәр табигый, тормышчан итеп сурәтләгән ки, үзеңне дә шул бала янында итеп сизә башлыйсың, аны кочагыңа алып иркәлисе, назлыйсы килә…

Алдында − катык, ярып пешерелгән бәрәңге, кара ипи, агач кашык, чи бәрәңгедән ясалган уенчык.

Сабыйның игътибарын ниндидер көтелмәгән хәл җәлеп иткән. Кыш фасылы булса кирәк, чөнки Габдулланың аягында йон оекбаш. Авыл баласы җәй көне яланаяк йөрергә ярата бит. Элек җылы абзарлар булмаган, шуңа күрә хуҗабикәләр сыерны өйгә алып кереп сауганнар. Хәтта яшь бәрәннәр, бозаулар өйдә торган. Өйгә алып кергән сыерны савучы әнисенең хәрәкәтләрен күзәтәме? Әллә яңа гына йомыш белән ишектән кергән күршегә карыймы Габдулла? Һәрхәлдә, бала игътибарын җәлеп итәрлек вакыйга бар ул караган якта.

Сабый алдына куелган кайнар бәрәңгенең суынганын сабыр гына көтеп утыра. Менә-менә ул хәзер ашый башлар кебек. Өй җылы, чиста; бик пөхтә итеп сәкегә урын-җир җыеп куелган. Тынычлык, туклык сизелә. Кыш булуына карамастан, тәрәзә төбендә гөлләр чәчәк атып утыра. Тәрәзәдән төшкән яктылык Габдулланың йөзен яктырта. Төсләр, буяулар якты, ачык.

Алда ятимлек, фәкыйрьлек җәфалары күрәчәк даһиның бәхетле сабый чагын сурәтли рәссам.

Әсәр бик җанлы, тормышчан, мәгънәле. Тукайның җитди, уйчан, сагышлы күз карашы күңелдә озак саклана. Бу инде рәссам М. Казаковның таланты турыңда сөйли.

Х.А. Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасы

Күренекле рәссам Х. Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасы Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлилнең әсирлектәге тормышын, батыр көрәшен сурәтли.

Моабит төрмәсе. Җәлил хөкем алдыңда, фашистлар аннан сорау алалар. Капма-каршы ике дөнья кешеләре очрашкан. Берсе − Муса Җәлил − шагыйрь, көрәшче. Икенчеләре − фашистлар, кешеләрне җәзалап тәм табучы, дөньяны канга батыручылар.

Алгы планда Муса Җәлил горур басып тора. Аның нәфрәт тулы күзләрендә кискенлек һәм катгый караш чагыла. Ул фашистларга кыю рәвештә батырып карап тора. Җәлилнең буйсынмас килеш-кыяфәте туган иленә бирелгәнлеген раслый.

Төрмә киемнәреннән булса да, шагыйрьнең өсте-башы пөхтә, җыйнак. Өстендә иске телогрейка, муенына төрмә номеры тагылган. Рәссам герой-шагыйрьнең эчке ныклыгын, көчле ихтыярын бирә алган. Бу күренештә Муса Җәлилнең килеш-торышы нәкъ үзе язган шигырьгә туры килә:

Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,

Үләм икән — үләм аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә.

Хөкем итүче фашистлар шагыйрьгә каршы утырганнар. Аларның йөзендә борчылу, тынычсызлану сизелеп тора. Креслога хуҗаларча киерелеп утырганы М. Җәлилгә гаҗәпләнеп, буйсындырырга көче җитмәүдән, аңа ачу белән карый, аның җиңендә − свастика (фашистлар эмблемасы, очларын тигез итеп бераз бөгеп ясалган төре). Аның борчылуын кулында төтенләп, дерелдәп яна торган трубкасы да сиздерә. Зур чиндагы фашистларның икенчесе ачуыннан урыныннан сикереп торган, шагыйрьнең буйсынмас характерына аптырап, моны нишләтергә дигән сыман, аңа нәфрәт белән карап тора. Ә өченчесе, ачулы каушавын басу өчен, зажигалка кабызып, телефоннан сөйләшә, кемнәндер киңәш, ярдәм сорый булса кирәк: йөзе тынычсыз, хәсрәтле күренә. Ишек төбендәге төрмә сакчысының да кичерешләре бик киеренке, җанлы: аның күз карашында шагыйрьнең ныклы ихтыярына, туган иленә турылыклы булуына гаҗәпләнү катнаш соклану чалымнары да сизелә. Гүя ул, үз хезмәтенең түбәнлегенә үртәлеп, күңелсез уйларга баткан.

Тиздән фашизмның җиңеләчәген бүлмә эчендәге җиһазлардан да белергә мөмкин. Стенадагы рамда Гитлер рәсеменең яртысы гына күренә. Бүлмә шактый җиһазлы: люстра, креслолар, зур, авыр өстәл. Өстәлдә фашистларның төрле үзәкләрен тоташтыра торган телефоннары, бөркет рәсемле кара савыты һәм өзлексез тартуны белдереп торган тәмәке төпчекләре, ә бераз читтәрәк аларның купшы перчаткалары һәм фуражкалары ята. Рәссам Харис Якупов Җәлилнең горур торышына капма-каршы итеп, фашистларның эчке борчылулары аша аларның җиңелә баруларын, тиздән халыклар хөкеме алдына басарга тиешлекләрен ачык гәүдәләндергән.

Л. Фәттаховның «Сабан туе» картинасы

Сабантуй − татар халкының борынгыдан килгән милли бәйрәме. Ул, язгы сабан чәчүләрен тәмамлагач, һәр ел саен июнь аенда үткәрелә. Тырыш хезмәттән соң, халык шатланып, куанып бәйрәм итә, күңел ача. Димәк, Сабантуй − халкыбызның хезмәт бәйрәме.

Полотнода беренче күзгә ташланган нәрсә − киң мәйданда халыкның кайнап торуы. Рәссам һәр кешенең йөз-кыяфәтен, портретын, бәйрәмчә киенүен, Сабантуй көрәшен эзлекле сурәтләп бирә алган.

Алгы планда Сабан туеның таҗы − көрәш сурәтләнгән. Көрәшнең үзәгендә өч кешене күрәбез: икесе − кызып-кызып, җан-фәрманга көрәшүчеләр; өченчесе − иңенә сөлге бәйләгән ак сакаллы бабай анарга хөкемдар ролен үти. Ул көрәшне шулкадәр бирелеп күзәтә, хәрәмләшү булмасын өчен, көрәшүчеләрнең бер генә хәрәкәтен дә күздән ычкындырмый. Өстәл янында утырган, җиңенә кызыл тасма бәйләгән аксакал да үзенең кордашына булыша, көрәшне бик сынап карый. Мәйдандагы башка кешеләр дә уртадагы көрәшне бик кызыксынып күзәтәләр, һәркемнең йөзендә киеренкелек күренә, кем кемне җиңәр? Алар көрәшүчеләргә көч һәм дәрт биреп торалар.

Рәссам үз халкының тормышын бик тирәнтен белә, авыл халкының гадәтләрен дә калку итеп тасвирлый; бер яктагы баганада чиккән, чүпләмле сөлгеләр җилферди. Эскәмиядә җиңүчегә дигән тальян гармун тора. Кешеләрнең киемнәрендә дә миллилек сизелә. Монда татар халкының элеккеге киеме белән хәзергесе аралаша. Өлкән буын кешеләре − картлар − күлмәк, күлмәк өстеннән камзул, башларына түбәтәй кигәннәр. Авыл хатын-кызлары − аклы бала итәкле, озын җиңле күлмәктән, ак ефәк шәлләрдән; шәһәрнекеләр исә мода буенча киенгәннәр. Хәтта мәйдандагы халыкның утыру рәвеше, басып торуыннан, йөз-кыяфәтләре, күз карашыннан үзенчәлекле сыйфатларны күреп була. Күбрәк ал, кызыл, ак, яшел төсләр бирелә: кызыл башлы чиккән сөлгеләр, суккан кызыл ашъяулыклар − элек-электән татар халкының үз кул көче белән эшләгән әйберләре аның нечкә зәвыгын, иҗат талантын күрсәтәләр.

Мәйдан хәрәкәтен көчәйтү өчен, андагы киеренкелекне белдереп, рәссам көчле искән җилне, җил белән тирә-яктагы болытларның кабарынып җыелуларын, агач ботакларының җилгә сыгылып-сыгылып торуын оста итеп тасвирлаган. Табигатьтәге хәрәкәтне җанлы гәүдәләндерүе сәбәпле, Л. Фөттахов халыкның дулкынлануын, мәйдан ыгы-зыгысын күз алдына китереп бастыра.

Бу рәсем хезмәт кешесенең шатлыгын, мул тормышының куанычын, халкыбызның матур гадәтләренең бүгенге көнгә кадәр саклануын күрсәтә.

Хәзерге вакытта Сабантуйларны татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә үткәрәләр.

Б. Урманченың «Салтык болыны» картинасы

Б. Урманче − төрле темаларга картиналар иҗат итүче рәссам. Миңа аның аеруча ошаган картинасы − «Салтык болыны».

Картинада рәссам авыл халкы өчен иң кызу вакытны − печән өстен сурәтләгән. Авыл халкы − яше дә, карты да болынга печәнгә төшкән. Печән инде чабылган, кипкән − җыеп кына аласы бар. Әллә инде яңгыр килә: кешеләр ашыга-ашыга эшлиләр. Ир-егетләр печәнне кибәнгә өяләр. Кибән башында тәҗрибәле бабай тора. Ул инде печәнне ничек өясен белә. Кулларында сәнәк уйнап торган егетләр бабайга печәнне биреп торалар. Ә икенче бер егет, уңган кызлар җыйган печәнне ат белән тарттырып китереп торалар. Кешеләр генә түгел, атлар да тиз йөриләр. Ат тоткан егет аны көчкә тыеп тора. Чөнки ат дүртаякланып чабып китәргә әзер.

Кызлар бәйрәмчә киенгәннәр. Өсләрендә − чәчәкле, бала итәкле күлмәкләр, матур алъяпкычлар. Чәчләрендәге чулпылары чыңлап-чыңлап ала. Башларында − ак эшләпә, бусы − кояштан саклану өчен. Һәркемнең йөзе шат, беркем дә тик тормый. Алдарак инде өелеп куелган печән чүмәләләре күренә. Бернинди яңгыр да куркыныч түгел. Кышка азык әзер.

Учебное издание

Гимадиева Назия Саляховна

Галлямова Рузиля Вагизовна

Мысли на чистой бумаге…

Сборник сочинений

(на татарском языке)

«Гыйлем» нәшрияте

Белешмәләр өчен телефон:

8 (927) 249-18-81

Форматы 60х90 1/16. Газета кәгазе. «SI_Times New Roman» гарнитурасы. Офсет басма. Басма табагы 7,0. Тираңы 7000 данә. Заказ №Р-908.

ААҖ «Идель-Пресс полиграфия-нәшрият комплексында басылды.

420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2.

Безнең сайтта 100дән артык татарча сочинения һәм иншалар тупланган. Аны теләсә кем укый һәм кулланып үзенә бер дигән сочинения яза ала.

Заказга сочинение, инша язабыз. Моның өчен түбәндәге сылтама аша үтеп, Вконтакте челтәрендә темасын һәм бәясен килешергә кирәк.

ЗАКАЗАТЬ СОЧИНЕНИЕ НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ 

Татарча сочинениеләр һәм иншалар:

Ак көз

Алар ватанны сакладылар

Апрель ае

Әдәбият минем тормышым

Әниемнең изге куллары

Әти белән сөйләшү

Әти-әни — иң кадерле кешеләрем

Б. Урманченың салтык болыны

Батырлык

Безнең авыл

Безнең гаиләдә китап

Безнең Мырау

Безнең фатирыбыз

Белем — якты нур

Беренче кар

Беренче сентябрьдә

Бөек Җиңү бәйрәмендә

Загрузка…

Гомерем
буе матурлыкка табындым, матурлык эзләдем.Табигатьтән дә, кешеләр күңеленнән
дә.Һәм ,күп очракта, эзләгәнемне таба тордым…”. Г.Сабитов.

      Габделхәй
Сабитов иҗатының башлангыч чорында әдәбиятның төрле  жанрларында көчен сынап
карый. Шулай да аның язучы буларак иҗат йөзен ачкан һәм аны оста хикәяче,
өметле драматург итеп таныткан әсәрләре илленче елларның ахырына һәм алтмышынчы
елларга туры килә. Бу чорда ул республика көндәлек матбугатында «Туган җир
туфрагы», «Агач аяклы кеше», «Өч күңел», «Корбан ашы», «Сәйлүн чәе», «Урман
кызы», «Үлемсез Акылгали» кебек, халыкчан матур тел белән, кызыклы, табигый
сюжетларга корып язылган хикәяләрен, әкиятләрен бастыра. «Кичерелмәс гөнаһ»
исемле драмасы белән профессиональ театр сәхнәсенә менә. 1963 һәм 1964 елларда
исә хикәяләре һәм әкиятләре тупланган ике җыентыгы дөнья күрә («Туган җир
туфрагы»,«ҮлемсезАкылгали»).
      Җитмешенче еллар дәвамында да Г. Сабитов үз иҗатының төп юнәлеше булган
хикәя жанрына хыянәт итми.
Г. Сабитовның әсәрләре, бигрәк тә хикәяләре, сәнгатьчә эшләнеше һәм
идея-эстетик хасиятләре җәһәтеннән югары сыйфатлы булулары белән аерылып тора.
     
Г.Сабитовның “Тәүге соклану” хикәясе эчтәлеге белән озын түгел. Шулай да хикәядә
булган  вакыйгаларны барламыйча булмас:

— Тегермән
артындагы инештә балык тоту.

-Балыкларны
бүлү.

-Лирик
геройга эләккән алтын балык.

-Малайларның
гаҗәпләнүе.

-Хәнифнең
көнләшүе.

-Лирик
геройның күңел төшенкелеге һ.б.Мондагы вакыйгаларны икегә бүлеп карыйк:

1.Үкенеч.2.Сөенеч.

      Үкенеч
дип исемләнгән вакыйганы “Хөсетлек” яки “көнчелек” дип тә атап була. Чөнки хикәянең
эчтәлегендә Хәниф иптәшенең бәхетеннән ,ягъни шатлыгыннан көнләшә. Хикәядә
автор метафорадан оста файдалана.

 Метафора-төп
вакыйга янәшәсендә урнаша,образ булып килә,ул яңа эчтәлек тудырырга тиеш.

     Судагы
балык та,күктәге  ак болыт та хикәя азагында бер бөтен күренешкә әйләнәләр.
Әсәр эчтәлеген ачучы ачкыч бар. Әсәр вакыйгаларын җыеп торучы 2 образ-давыл
чәчәкләре һәм күктәге ак болытлар.Менә монда инде алар каршылык тудыралар.
Нинди каршылык?

    Аларның
үзара каршылыгы – мәгънәләре. Малай күктәге матурлыкны күреп соклана. Матурлык
тудырган соклану хисе бөтен ачуны,үпкәне,рәнҗүне баса.Хикәя бөтенләй икенче
төсмер ала.Димәк, яктылыкның,матурлыкның,аклыкның, хәтта кул җитмәслек биектә
булса да, ялганны,авыр хисләрне җиңүен күрсәтә.Менә мондый катлаулы хисләр
кешенең эчке кичерешләре,күңел экологиясе була.

     Экология-
нәрсә ул? Тирә-як мөһитнең чисталыгы. Ә күңел экологиясе –кешенең рухи һәм
психологик яктан яшәү үзенчәлеген тәшкил итә.Аның чисталыгы,сафлыгы  бары
үзеннән тора,  кешенең хисләре аның холкын тудыра.Хәниф белән малай   нинди
холыклы кешеләр булып үсәрләр?Хикәянең актуальлеге нәрсәдә,язучы нинди проблема
күтәрә?

     Кеше
күңеленең экологик яктан чиста,саф булып формалашуы- ул киләчәк буынның
сафлыгы,чисталыгы,сәламәтлеге.Кеше үзенең күңел экологиясенең чисталыгы турында
кайгыртып торырга тиеш. Ни өчен язучы хикәяне болай тәмамлый? Чөнки ак болыт
образы ул- балачак хыяллары да.

Хаталарны төзәт
Система Orphus
Статистика

Онлайн всего: 1

Гостей: 1

Пользователей: 0

Үрнәк иншалар


Иншалар

Шомырт  елый.

Минемчә,Р.Төхфәтуллинның
әсәреннән алынган өзектә кешеләрнең табигатькә карата төрле мөнәсәбәтләре
турында язылган.Чыннан да, кешеләр төрле булган кебек , аларның тирә-юньгә, ягъни
табигатькә дә карашлары төрле-төрле булырга мөмкин. Кемдер табигатьне якын итә,
ә кемдер аны юкка чыгара. Ә бит тирәнрәк уйласаң,без барыбыз да – табигать балалары.

Әйтелгәннәремне
раслау өчен,текстның 16 җөмләсенә игътибар итик : «Юк,чәчәкләрен коймаган
шомырт,аны
  ташлаганнар”. Бу җөмләдәге
фикер, кешеләрнең чын мәгънәсендә тора-бара табигать байлыкларын кулланучы гына
булып калулары мөмкин дигәнне ачык күрсәтә. Табигать белән гармония
бозылса,барлык җир йөзе үз матурлыгын,яшәү ямен югалтуы барыбызга да ачык
билгеле.
   Бирелгән дәлилне тулыландырыр
өчен, 23 җөмләне исебезгә төшерик: «Шомырт…елый,-диде улым,агачның һәр
ботагында җемелдәгән тамчыларга карап,узенең дә күзләреннән чыккан күз яшьләрен
сөрткэлэп алды”. Бу җөмләне укыганнан соң,күңелдә ниндидер
  моңсулык    
барлыкка килде . «күз яшьләрен сөрткәләп алды” Бу сүзләрдән  барлык кешеләр  әле узенең кешелеклелеген сыйфатларын
югалмаганын беләбез . Бу кечкенә генә сабыйның сүзләре,бәлки безнең киләчәк
булыр, табигать белән кеше арасындагы нечкә җепләр өзелмәс
 дигән өметләр тудыра.

      Шулай итеп,
Р.Төхфәтуллин табигатьне саклау кебек җитди проблемалар турында яза.Безне аны
сакларга ,яратырга чакыра.

Вариант 6.

Ф.Яруллиннан китерелгән текстта кеше хезмәтеннән
оятсызларча файдалану проблемасы күтәрелгән.Автор
 безгә кешеләргә кылган яхшылыкны кире кайтарыр
өчен түгел, күңелең
  кушканга эшләргә чакыра.

Әйтелгәннәрне раслау өчен тексттан 3-4 нче җөмләләрне мисалга китерәм.Чыннан
да, Шөһрәт кайчандыр Гадиләнең гомерен саклап калганга,
 кыздан бурычын кире кайтарта.Текстның 18нче  җөмләсе бу фикерне тагын да ныграк ача. Егет
кыздан «Мин синең кәләшең” — дип класс алдында әйттермәкче була.Гадиләнең
түземлеге бетә,егетнең битенә сугып,аны оятка калдыра.

     Шулай итеп автор безгә кемгәдер эшләгән
изге эшең өчен ниндидер түләү сорасаң,оятка да калуың мөмкин ди.

Вариант 7.


    Әхмәт Фәйзинең «Тукай” романыннан
китерелгән бу өзегендә сүз кечкенә малайның бик тырышып белемле булырга омтылуы
турында бара. Белемле кеше  беркайчан да
югалып калмый,тормышта үз юлын таба.

Әйтелгәннәрне раслау өчен текстның 5 нче җөмләсен мисалга алыйк. Габдулланы
мәдрәсә узенә тәмам әсир итә,ул йоклаганда да, ашаганда да уку турында гына
уйлый.Текстың  22-23нче  җөмләләре бу фикерне тагын да тулырак
ача.Кечкенәдән бик тырышып бар көченә укыган бу егет үзен генә түгел,татар
әдәбиятын дөньяга таныта.


    Шулай итеп, автор безне китапларны
сөяргә,белемле булырга чакыра.

ГИА-сочинение

1.     
Мин кулыма китап алам…(Р.Миңнуллин тексты буенча)

Текст ахырында китерелгән
сүзләр аның төп мәгънәсен чагылдыра. Текст авторы Роберт Миңнуллин китапның
кеше тормышында зур роль уйнаганлыгын, аның кирәклеге турында фикер йөртергә
чакыра. Мин авторның сүзләре белән тулысынча килешәм.

Без китаплар аша тормышны
өйрәнәбез, белем алабыз. Аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Фикерләремне
раслау өчен, тексттан 7, 8 җөмләләрне мисал итеп китерәм. Чыннан да, безнең
әби-бабайларыбыз белем һәм тәрбияне китаплар аша алганнар бит. Хәзер яшьләр
күбрәк компьютер, телевизор, кәрәзле телефоннарга тартыла, интернет челтәрләре
аша бөтен мәгълүматны ала. Милләтебез тарихын, гореф-гадәтләрен без алар аша
гына аңлый алырбызмы? Комп
ьютер бездә милли
хис тәрбияли алырмы? Нәтиҗәләремнең дөреслеген 22 нче җөмлә мисалында расларга
мөмкин.

Р. Миңнуллин яшь буынны китап
укырга чакыра. Китапның кеше өчен рухи таяныч булуына ышандыра. (112 сүз)

2. Хәсән бай.

Текст ахырында кеше тудырган матди байлыклар юкка
чыкканда да, рухи кыйммәтләрнең югалмавы турында сөйләнә. Ул текст: «… Хәсән
байның хезмәтен юкка чыгару өчен, шулкадәр кан коеп, шулкадәр хәсрәт чигәргә
кирәк иде микән?!” – дигән җөмлә белән төгәлләнә. Автор, минемчә, инкыйлабның
җәмгыятькә китергән зыяны турында уйланырга чакыра. Бу җөмләдән күренгәнчә,
инкыйлаб чорында бай катлау кешеләренең байлыкларын тартып алып, үзләрен юк
итсәләр дә, алар тудырган рухи нигез – мәчетләр һаман исән.

Автор сүзен Хәсән байның аяныч язмышын сурәтләүдән
башлый. «Революциядән соң аның … байлыгын тартып алалар, … төрмәләрдә
йөртәләр, якыннарын атып үтерәләр.” Минемчә, кан коймыйча да, ул үз байлыгын
яңа хөкүмәткә биргән булыр иде. Күпләр шулай эшләгәннәр. Тик инкыйлаб вакытында
матди байлык хуҗаларын юк итү беренче урында торган. Моның белән яңа власть
оттырган гына. Хәсән байны юк итеп кенә, аның изге гамәлләрен сызып ташлый
алмаганнар. Иң әһәмиятлесе: халык аны онытмаган, чөнки Хәсән бай милләтенең
рухи үсеше турында уйлаган. «… никадәр бай булса да, ятимнәрне онытмады бит, мәдрәсәләр,
мәктәпләр салдырды, мәчетләр төзетте, гомере буе изгелектә булды, ” – ди автор.
Чыннан да, кешенең бөеклеге бернинди байлык белән дә үлчәнми. Үз милләтен
укымышлы итеп күрергә теләгән Хәсән байның өстенлеге аның игелекле
гамәлләрендә. Андыйлар исән вакытта ук үзләренә һәйкәл коралар. Хәсән бай
төзеткән мәчетләр әнә шул турыда сөйли. Алар һаман да исән.

Шулай итеп, яхшылык җирдә ятмый. Һәр кешенең җирдә
эзе, яхшы исеме калырга тиеш. Хәсән бай да изге гамәлләре белән халык күңелендә
яши, исеме дә тарихка кереп калган. Ул төзеткән мәчет һаман да иман нуры чәчеп
тора.

3.Табигатьнең кадерле бүләге.

Минемчә, бирелгән бу өлештә
текстның төп мәгънәсе чагылган. Ул табигатьнең кешелек  өчен иң кадерле бүләге булган суны
пычратмаска, кадерләргә кирәк икәнен аңлата.

Чыннан да, су- яшәү өчен иң
кирәкле матдә. Кеше сусыз бер көн дә тора алмый. Нәтиҗәләремне раслау өчен,
укылган тексттагы 15, 16 нчы җөмләләрне китерәм. Кызганычка каршы, без бу
тылсымлы суның кадерен белмибез. Чишмәләрне сакламыйбыз, елгаларны пычратабыз.
Тексттагы «Эчә торган төче су планетадагы барлык суларның нибары ике генә
процентын тәшкил итә” дигән җөмлә минем алда әйтелән фикеремә дәлил булып тора.
Бу фактлар сагаерга мәҗбүр итә. Чиста суларның шулай кимүе кеше организмына,
яшәешенә зур зыян сала дигән сүз. Пычрату процессы һаман бу тизлектә барса,
тирә-юнебездәге тереклек тә юкка чыгарга мөмкин.

Димәк, текст авторы Г.Бәширов
табигать биргән бу бүләктән дөрес файдаланырга, аны кадерләргә чакыра. Шулай
булганда гына изге чишмәләребезне , чиста сулы елга- күлләребезне саклап кала
алырбыз.

4.      Шомырт нигә елый

Текст ахырындагы сүзләре белән
автор авыр вакытларда кешеләрнең генә түгел, ә агачларның да елавы турында
әйтәсе килгән. Агачларның елавы- ул табигать елавы. Минемчә, бирелгән бу өлештә
текстның төп мәгънәсе чагылган. Текст авторы Рафаил Төхфәтуллин безне
табигатькә карата игъбарлырак булырга чакыра.

Кеше белән табигать һәрвакыт
тыгыз бәйләнештә яши. Без табигатьнең матурлыгыннан, байлыгыннан файдаланабыз.
Моңа дәлил итеп «Җәй азакларына таба без шомыртыбызга кунакка киләбез. Дустыбыз
безне, авызны бераз бөрештерсә дә, бик тәмле, чем-кара җимешләре белән сыйлый”
җөмләсен китерәм. Ләкин кешеләр үзләре шул матурлыкка зыян да салалар бит:
агачларны сындыралар, матур-матур чәчәкләрне өзәләр, елга-күлләрне пычраталар.
Моңа дәлил булып, текстагы 17 һәм 18нче җөмләләр килә. Кешеләр тарафыннан
кимсетелгән шомырт агачы үзенең матурлыгын югалткан. Аны кызганып, тирә-юнь дә
моңсуланган.

Чыннан да, мондый күренешләр
табигатькә зур зыян сала. Рәнҗетелгән кешеләр шикелле табигать тә елый, ярдәм
сорап ялвара. Без табигатьне сакларга, аңа карата игътибарлы булырга тиешбез.

5.     
Җиз кыңгырау.

Минемчә, Ә.Еники әсәреннән
алынган өзек яңадан балачак һәм яшьлеккә кайтара торган истәлекләр турында
уйландыра.

Тормышның билгеле бер чоры
белән бәйле кадерле истәлек һәркемдә дә була: кемдер өчен ул китап, кулъяулык
яки җыр булса, автор өчен ул- җиз кыңгырау. Кайбер истәлекләр еллар узу белән
юкка чыгалар, тик авторның «элеккечә яшь, дәртле, моңлы” кыңгыравы гына вакытка
бирешми. Беренче чиратта, автор кадерле 
истәлекнең  мәңгелек булуын
ассызыклый. Әлеге фикерне текстның 3нче һәм 8нче җөмләләр мисалында дәлилләп
була.

Кечкенә генә кыңгырау үзенә бер
дөньяны сыйдырган. Аның чыңлавында кайдадыр еракта калган тарих та, авторның балачагы
һәм яшьлек хыяллары, хәтта Нигъмәтулла абзыйның җыры да саклана. Ул-
хыялларында гына булса да, кыңгыраулы пар атларда узучы туйларга алып кайтучы
да. «Күз ачып йомганчы кырык ел артка” яшүсмер чагына кайтаручы могҗизалы,
серле кыңгырау да ул. Автор фикеренчә, җиз кыңгырауның кадере- аның дәртле,
көмеш тавышында яшьлек һәм мәхәбәтнең саклануы.

Шулай итеп, автор өчен җиз
кыңгырау- яшьлек, мәхәббәтне гәүдәләндерүче образ.

6.     
Туган тел.

Минемчә, бирелгән өлештә
текстның төп мәгънәсе чагылган. Текст авторы М.Юныс туган телнең һәр кеше өчен
дә ничек кадерле, матур һәм якын булуы турында фикер йөртергә чакыра.

Туган тел һәм Туган ил
төшенчәләрен мин икесен бер дәрәҗәдә куяр идем. Кеше кайларга гына китмәсен, ул
үзенең туган җирен сагына. Туган җир ул- аның яшәгән кешеләре, гореф-гадәтләре,
теле. Фикерләремне раслау өчен, тексттан 7 җөмләне дәлил итеп китерәм. Чыннан
да, Мәскәү татарлары, паркка җыелып, үзләренең туган якларын, телләрен искә
төшерәләр. Шәһәрдә күпме генә күңел ачу урыннары булмасын, аларны шушы җир
чакырып китерә. Бу фикерләремнең дөреслеген 12-13 җөмләләрдән аңларга була.

            Димәк,
туган тел халыкны берләштерә, якынайта, авырлыкларны җиңеп чыгарга көч бирә. Г.
Тукайның «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!» дигән сүзләре
һәркемнең күңел түрендә сакланадыр дип уйлыйм мин. (124сүз)

7.     
Рәмзиянең әбисе.

Текст ахырындагы сүзләр кеше
тормышында истәлекләрнең мөһим роль уйнавын күрсәтә. Әлеге сүзләрнең авторы
Ләбибә Ихсанова яшьлеккә кайтара торган истәлекләр хакында уйландыра.

Тормышның билгеле бер чоры
белән бәйле кадерле истәлекләр һәркемдә дә була: кемдер өчен ул китап,
кулъяулык яки җыр була. Истәлекләр аша кеше балачагына, яшьлегенә әйләнеп
кайта, матур мизгелләрне исенә төшерә. Рәмзиянең әбисе исә, фотоларга карап,
кабат яшь чагына әйләнеп кайта. Әлеге фикерне «Рәмзиянең әбисе моннан 50 еллар
элек булган очрашу турында рәхәтләнеп сөйләде, рәсемне ни өчен эзләп табуын да
онытты” җөмләсе мисалында дәлилләп була. Истәлекләр, хатирәләр киләчәк буынга
да күп мәгълүмат бирәләр, тормышны, кешеләрне яңача ачалар. Фикерләремне
дәлилләү өчен тексттан 18, 19нчы җөмләләрне китерәм.

Димәк, текст авторы
истәлекләрнең кеше тормышында тирән эз калдыруы хакында яза һәм алар ярдәмендә
алдагы буын турында бик күп яңалыклар белеп булуын ассызыклый. (127 сүз)

Календарь
«  Март 2023  »
Дүш Сиш Чәр Пән Җ Шим Якш
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31

Н.С. Гыймадиева

Ә.Г. Билалова

Әдәбият

дәреслекләре

буйлап

(V—VIII сыйныф укучылары өчен ярдәмлек)

Казан

«Яңалиф» нәшрияты

2006

ББК 83.3(2 Рос=Тат)я721

Г 92

Гыймадиева Н.С. − Россиянең халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы; югары категорияле укытучы

Билалова Ә.Г. − югары категорияле укытучы

Гыймадиева Н.С, Билалова Ә.Г.

Г 92 Әдәбият дәреслекләре буйлап. (V—VIII сыйныф укучылары өчен ярдәмлек). − Казан, «Яңалиф» нәшрияты, 2006. − 124 б.

Җыентык урта мәктәпнең V—VIII сыйныфлары, педагогик көллият укучыларына, укытучыларга әдәбият укыту өчен ярдәмлек буларак тәкъдим ителә. Ярдәмлектә дәреслектәге биремнәргә язмача җаваплар, төрле инша үрнәкләре бирелә.

ISВN 5-91145-006-2

© «Яңалиф» нәшрияты, 2006

Эчтәлек

V СЫЙНЫФ 6

Әкиятләр 6

Чәчәкләр (Әкият) 6

Мәзәкләр 7

А. Алиш иҗаты 7

Ш. Рәкыйпов. «Чәчәкләр сөйли белә» 7

Г. Тукай. «Исемдә калганнар» 8

Асрарга бала бирәм, кем ала? (Инша) 8

Автобиография 9

Г. Тукай. «Шүрәле» 10

Г. Тукай. «Пар ат» 10

Ф. Әмирхан. «Нәҗип» 11

Ф. Әмирханның «Нәҗип» хикәясендә пейзаж 11

Минем яраткан эшем (Инша) 11

Г. Ибраһимов. «Алмачуар» 12

Закирның кичерешләре 13

Алмачуар тай булыр (Инша) 13

Һ.Такташ. «Ак чәчәкләр» 14

Кышкы салкын көннәрдә (Инша) 14

Беренче кар (Инша) 14

Карлы көз (Инша) 15

Кыш килде (Инша) 15

Һ. Такташ. «Караборынның дусты» 15

Караборынның кичерешләрен сурәтләүдә авторның осталыгы (Хикәя итү) 16

Минем этем (Инша) 16

Ә. Еники. «Курай» 16

Ә. Еники. «Бала» 17

Зарифның кичерешләре (Инша) 17

Г. Кутуй. «Сагыну» 17

Г. Кутуй. «Рөстәм маҗаралары» 18

Әгәр мин тылсымчы булсам… (Инша) 18

М. Җәлил. «Җырларым» 18

М. Җәлил. «Ана бәйрәме» 19

«Ана бәйрәме» шигыренең халык авыз иҗаты белән уртаклыгы (Инша) 19

М. Җәлилнең «Ана бәйрәме» шигырендә ананың кичерешләре (Инша) 20

Ф. Кәрим. «Үлем уены» 20

Әхтәм образы 20

Нәни солдатның тапкырлыгы (Инша) 21

М. Кәрим. «Озын-озак балачак» 22

Шагыйрь җанлы Әсгать (Инша) 22

Ш. Галиев. «Шәвәли маҗаралары» 23

Ш. Галиев. «Рәхмәтләр хакында» 23

Ш. Галиев. «Сабантуйда җиңелгән малай» 24

Л. Фәттаховның «Сабан туе» картинасының репродукциясе өстендә эшләү 24

Г. Сабитов. «Ярсулы яз» 25

Яз галәмәтләре (Хикәя) 25

Н. Исәнбәт. «Хуҗа Насретдин» 26

Хуҗа Насретдин − халык герое (Инша) 26

VI СЫЙНЫФ 26

Җырлар 26

Г. Камал. «Беренче театр» 27

Хәмзә бай образы (Инша) 27

Вәли һәм Хәбибрахман образлары (Инша) 27

Биби образы (Инша) 28

С. Рәмиев. «Уку» 28

С. Рәмиев. «Авыл» 28

Туган авылым (Инша) 28

Шигырьдә сурәтләнгән авыл (Инша) 29

Ә. Фәйзи. «Тукай» 29

X. Туфан. «Гөлләр инде яфрак яралар» 30

Шигырьнең үзенчәлеге 30

Г. Ибраһимов. «Кызыл чәчәкләр» 31

Биш дусның язмышы (Инша) 31

Г. Гобәй. «Маякчы кызы» 31

Җәйге таң 31

Мәрдән абзый − бары әти, әти… (Инша) 32

Илсөяр образына характеристика (Инша) 32

И. Юзеев. «Бакчачы турында баллада» 33

Көчле рухлылар гына мактауга лаек (Инша) 33

И. Гази. «Өч Мәхмүт» 33

Ч. Айтматов. «Беренче мөгаллим» 34

Беренче укытучым (Инша) 34

Яхшылык җирдә ятмый (Инша) 34

Б. Урманченың «Салтык болыны» картинасы буенча эш 35

Р. Миңнуллин. «Энекәш кирәк миңа!» 35

Р. Миңнуллин. «Әни, мин көчек күрдем!» 35

Ф. Яруллин иҗаты 35

Олы җанлылык кече яшьтән башлана (Инша) 35

Ф. Яруллин. «Ак төнбоек» 36

VII СЫЙНЫФ 37

Татар халык мәкальләре 37

«Сөембикә бәете» 37

Язмышларың фаҗигале, Сөембикә-ханбика 37

К. Насыйри. «Әбүгалисина» 38

Гыйлем алу − бәхетеңә бару (Инша) 38

Г. Тукай иҗаты 39

Г. Тукай. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» 39

Поэмадагы әкият алымнары (Инша) 39

Г. Исхакый. «Кәҗүл читек» 40

Әхмәдулланың кичерешләре 40

Дәү әнием (Инша) 41

Дәрдемәнд. «Видагъ» 41

К. Тинчурин. «Җилкәнсезләр» 41

Батырхан образы 41

Һ. Такташ. «Гасырлар һәм минутлар» 42

М. Әмир. «Агыйдел» 43

Артыкбикә образына характеристика 43

С. Хәким иҗаты 43

Ф. Хөсни. «Йөзек кашы» 44

Айдар образы (Инша) 44

Минем Госман образына мөнәсәбәтем (Инша) 44

Минем халкым − минем язмышым (Инша) 45

Ф. Кәрим иҗаты 45

Шулай үлде Ватан улы (Инша) 45

Ә. Еники. «Әйтелмәгән васыять» 47

Н. Арсланов иҗаты 47

Г. Ахунов иҗаты 48

Г. Ахунов. «Артышлы тау буенда» 48

Хәсән − минем яшьтәшем (Инша) 48

Х. Сарьян. «Бер ананың биш улы» 49

Маһисәрвәр апа − бөек ана! (Инша) 49

Хәвадис образы (Инша) 50

Эчкән кеше − беткән кеше (Инша) 50

Мирзаның үлеме − иң югары дәрәҗәдәге мәгънәле үлем (Инша) 51

VIII СЫЙНЫФ 52

Дастаннар һәм аларның барлыкка килүе 52

«Идегәй» дастаны (Инша) 52

Ф. Кәрими. «Салих бабайның өйләнүе» 56

Салих бабайның өйләнүе (Инша) 56

М. Фәйзи. «Галиябану» 57

Галиябану һәм Хәлил − иске гадәт-йола корбаннары (Инша) 57

Ш. Камал. «Акчарлаклар» 58

Егет кешене кыюлык бизи (Инша) 58

Һ. Такташ. «Алсу» 58

Һ. Такташ. «Киләчәккә хатлар» 59

Г. Бәширов. «Туган ягым − яшел бишек» 59

Халкымның күңел байлыгы (Инша) 59

М. Җәлил иҗаты 61

М. Җәлилнең тоткынлыктагы кичерешләре (Эссе) 61

Яраткан шигырем (Инша) 63

Н. Фәттах. «Итил суы ака торур» 63

Тарихлардай килгән хакыйкать (Инша) 63

А. Гыйләҗев. «Язгы кәрваннар» 65

Сезнең тормыш − үзе батырлык (Инша) 65

Һәр кешенең гомере − язылмаган китап (Инша) 66

С. Сөләйманова иҗаты 67

Саҗидә Сөляйманова − минем яраткан шагыйрәм (Инша) 67

Ач, шигърият, серләреңне… (Инша) 68

Иң татлы тел − туган тел, Анам сөйләп торган тел (Инша) 70

Кадерле укучылар!

Бүгенге көндә әдәбиятны өйрәнү − гаять күпьяклы, катлаулы һәм җитди мәсьәләләрнең берсе. Әдәби әсәрләрне өйрәнү сезгә тормышны тулырак аңларга, үзегезне кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Билгеле инде: әдәби әсәр дулкынландыра, андагы вакыйгалар, образлар төрле фикерләр тудыра, уйлата. Сезгә уй-фикерләрегезне билгеле бер тәртипкә салырга, дөрес бәя бирергә әдәбият дәресләре ярдәм итә. Шул максаттан дәреслекләрегездә әсәрләрдәге вакыйга-образларны бәяләү, нәтиҗәләр ясау өчен төрле биремнәр тәкъдим ителә. Кайбер биремнәр алдында югалып та калырга мөмкин. Сезнең кулыгыздагы җыентык шул кыенлыклардан чыгу юлларын табарга ярдәм итәр. Сез, куелган сорау-биремнәргә җавапларның үрнәкләреннән файдаланып, үз фикерләрегезне белдерә аласыз. Җыентыктагы образларга характеристика бирү үрнәкләре, ирекле һәм әдәби әсәргә карата иншалар, нәтиҗә һәм фаразлар әдәбиятның төп вазифасын аңларга булышыр. Җыентыкка күбрәк язмача җавап бирүне күздә тоткан биремнәр кертелде. Кайбер биремнәргә җаваплар берничә вариантта, кайберләре берничә сорауны берләштереп тәкъдим ителде. Вариантлар рим цифрлары белән билгеләнеп барылды. Сыйныф, әдипләрнең иҗаты, төп тема калын хәрефләр белән аерып күрсәтелде.

Сезгә тагын шуны да искәртүне кирәк дип саныйбыз: әдәби әсәрне анализлау текст белән эшләүгә кайтып кала. Шуңа күрә, әсәр турында нинди дә булса фикер әйтү өчен, аны тулысынча укып чыгарга кирәк. Дәреслектәге өзекләр генә тиешле нәтиҗәне бирмәскә мөмкин. Шулай ук әдәби әсәрне анализлаганда, сезгә күбрәк уйланырга, өстәмә әдәбият белән танышырга, һәр образның функциясен билгеләргә, аның идеясен, тел байлыгын бөтен тулылыгы белән ачарга тырышырга туры килер. Иншалар өчен эпиграфлар сайлау да өстәмә эзләнүләр таләп итә. Кече яшьтән үк үзегездә китапка мәхәббәт уята алсагыз, тормышның төрле хәлләрендә сезнең үз фикерегез булыр.

Кайбер әдәби текстлар сезгә аңлау өчен авыррак булып тоелыр. Болар − борынгы әдәбиятка караган әсәрләр. VIII сыйныф дәреслегендәге «Идегәй» дастаны шундыйлардан. Шуны истә тотып, без бу әсәргә киңрәк тукталдык. «Идегәй» турындагы язманы инша үрнәге итеп кенә түгел, әсәргә анализ, образга характеристика итеп тә карарга кирәк. Бу әсәр безнең халыкның тарихи үткәнен чагылдыра, ләкин аны бүгенге көн белән чагыштырып өйрәнергә кирәк. «Идегәй»дә күтәрелгән мәсьәләләр бүгенге тормышыбызда да урын тапкан.

Әдәбият сәнгатьнең башка төрләре белән дә тыгыз бәйләнештә. Җыентыкта рәссамнар иҗатына кагылышлы кайбер биремнәр дә чагылыш таба. План төзү, образларны чагыштырып карау үрнәкләре дә сезнең эшегездә ярдәм итәр, дип уйлыйбыз.

Ярдәмлеккә кергән мөстәкыйль эшләр сезнең белемегезне арттыру, сөйләм һәм язма телегезне камилләштерү белән беррәттән, эзлекле фикерли белергә, әдәбияттагы һәм тормыштагы әһәмиятле фактларны истә калдырырга, аларны анализлап, чагыштырып карарга, дөрес нәтиҗә ясарга күнектерер, дигән фикердә калабыз. Тагын шуны онытмагыз: безнең әдәбиятта буш, чит нәрсә юк. Әдәби әсәрләрнең барысы да бер максатка − кешене тәрбияләү, аңа дөрес юлны күрсәтүгә корылган.

V СЫЙНЫФ Әкиятләр

Бирем. Үз хыялыгызга нигезләнеп әкият уйлагыз.

Чәчәкләр
(Әкият)

Борын-борын заманда бер матур авылда бик акыллы, зирәк, гүзәл кыз яшәгән. Ул хайваннарны, үсемлекләрне, гомумән, табигатьне бик тә яраткан. Кыз агачларның, чәчәкләрнең телләрен аңлый торган булган. Ул җәен көн саен, болынга чәчәкләр янына барып, аларның хәлен белә, алар белән сөйләшеп, күңел ачып кайта икән.

Шундый көннәрнең берсендә чәчәкләр аны нигәдер боегып, ыңгырашып каршылыйлар. Кыз алардан ни булганын сорый. Ә чәчәкләр барысын да сөйләп бирәләр.

− Безне бер кеше дә санламый, яратмый. Алар безне аяклары белән дә, машина, тракторлар белән дә таптап китәләр. Күбебез шунда имгәнә, корый. Шуңа күрә без бик моңсу, безнең бөтен гәүдәбез авырта, − диләр алар.

Кыз моңа бик кайгыра. Ул үзенең кайгысын әтисе белән әнисенә сөйли. Ә алар кызларын кайгылы итеп күрәселәре килми һәм аңа ярдәм итәргә телиләр. Авыл халкына хәлнең ничек икәнлеген анлатьш бирәләр. Шул көннән башлап, алар болынны таптап йөрми башлыйлар һәм чәчәкләр тагын тереләләр, тирә-якны гүзәллеккә күмәләр. Ә кыз моңа бик шатлана.

Мәзәкләр

Бирем. Ни өчен мәзәкләр озак яшәүчән? Сез ничек уйлыйсыз?

Мәзәкләр − халык авыз иҗатының киң таралган бер төре. Алар бик озак яшиләр. Моның төп сәбәбе тормышның төрле якларын күрсәтүдә дип уйлыйм. Безнең халкыбыз юмор ярата. Ә мәзәкләрне тыңлагач, рәхәтләнеп көләсең. Мәзәкләр кешеләрдәге кимчелекләрне бетерергә дә ярдәм итәләр. Аларда олылар да, кечкенәләр дә тәнкыйтьләнә. Бу жанрның күләм ягыннан кечкенә булуы да аларның озак яшәвенә сәбәп буладыр. Кеше кыска сюжетлы әсәрләрне исендә калдыра, аларны башкаларга сөйли. Шулай итеп, ул мәзәкләр бер кешенеке генә булып калмыйча, дөньяга таралалар. Дөньяга, күп кешеләргә таралган мәзәкләр озак яшәүчән булалар.

А. Алиш иҗаты

Бирем. Ватан сугышына багышланган берәр фильм карап яки берәр китап укып алган тәэсирләрегезне языгыз.

Ш. Рәкыйпов. «Чәчәкләр сөйли белә»

Бөек Ватан сугышы турында безнең татар әдәбиятында бик күп әдәби әсәрләр язылган. Шуларнын байтагы − Бөек Ватан сугышында катнашып, зур каһарманлыклар күрсәтеп, исемнәрен мәнгеләштергән шәхесләр турында.

Безнең якташыбыз, үлемне җиңгән батырларның берсе Барый Шәвәлиев турында язучы Ш. Рәкыйпов «Чәчәкләр сөйли белә» исемле документаль повесть язган. Әсәрдә Барый Шәвәлиев һәм взвод командиры И.А. Ильченколарның сугышчан юлы турында сөйләнә.

…Барый Шәвәлиев 1943 елның 7 гыйнварында сугышка китә. Хәрби өйрәнүләрдән сон, ул Белоруссиянең Орша шәһәре тирәсенә эләгә. Кече сержант Б. Шәвәлиев хезмәт иткән 31 нче гвардия укчы дивизиясе подразделениеләрендә немецларга каршы митинглар, җыелышлар була. Анда сугышчылар дошманга каршы аяусыз сугышырга, кирәк икән, тормышларын да кызганмаска ант итәләр.

«Багратион» исемендәге гвардиячеләр Оршаны немецлардан азат итәргә тиеш булалар. Дошман гаять көчле. Тимер-бетон белән ныгытылган дзотлар, пулемет оялары… Шул вакыт 95 нче полкның взвод командиры Ильченко сүзләре барысын да җиңүгә рухландыра:

− Без аналарыбызның һәм бабаларыбызның түгелгән каны, күз яшьләре өчен дошманнан рәхимсез үч алырбыз!

1944 елның 23 июлендә төнлә сугышчы-гвардиячеләр Юрьев атавы тирәсендә позициягә урнашалар. Иртәнге сәгать алтыда артиллерия көчле ут ача, сигездә самолетлар һавага күтәрелә. Алардан соң безнең сугышчылар бердәм һөҗүмгә кузгалалар. Ләкин дошман да «исенә килеп өлгерә»: пулеметлардан ут чәчә башлый. Гвардиячеләр күпләп сафтан чыгалар. Сазлыкта ятарга туры килә.

− Дошманны тылдан әйләнеп узарга кирәк! − ди Ильченко. Барый командирның әйткәнен дә көтеп бетерми, сазлык өстендәге чирәмнәргә ябыша-ябыша, ут кургашы сибүче дзотка таба шуыша башлый… Аның артыннан командиры да калмый.

Ут ноктасына граната да атып карыйлар, пулемет аз гына туктап тора да, тагы телгә килә.

Татар егете Барый һәм рус егете Ильченко һәр секунд саен иптәшләренең гомере өзелүен күреп яталар. Шулчак Ильченко гәүдәсе белән амбразураны каплый. Сугышчылар «Ура!» кычкырып алга ыргылалар. Тик, озакка түгел, пулемет яңадан ут чәчә башлый.

Шушы мизгелдә кече сержант Барый Шәвәлиев тә күтәрелә. Аның уенда бары бер фикер − пуля аяктан екканчы, тизрәк амбразурага барып җитәргә, иптәшләрен коткарырга… Барыйның, командирын кочаклап, дошман амбразурасын каплавын, иптәшләренең яңадан «Ура!» кычкырып, бу сугышта хәлиткеч һөжүмгә күчүләрен сөйли әсәрдә Ш. Рәкыйпов. Барый Шәвәлиевнең батыр исемен халыкка кайтаручы да Шамил Рәкыйпов булды.

«Чәчәкләр сөйли белә» әсәрен укыгач, миңа «батырлык» сүзенең мәгънәсе киңрәк ачыкланып киткәндәй булды. Кешене бизи, шәхес буларак дәрәҗәсен билгели торган асыл сыйфат икән ул. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, туган илгә бирелгәнлек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.

Үлемне җиңгән батыр якташыбыз (ул Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек авылыннан) мәңгегә, 19 яшьлек егет булып, безнең хәтерләрдә яши. Ул көчле рухы, кыюлыгы белән үлемне җиңде.

«Сугыш» дигән афәт башка кабатланмасын, меңнәрчә гомерләр вакытсыз өзелмәсен иде.

Г. Тукай. «Исемдә калганнар» Асрарга бала бирәм, кем ала?
(Инша)

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!

Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем.

Г. Тукай. «Дошманнар».

Габдулла Тукай «Исемдә калганнар» әсәрендә үз башыннан кичергән хәлләрне укучы белән уртаклаша, ятим бала өстенә төшкән авырлыкларны ярым ярату, ярым шаярту белән сыкранмыйча яза.

Габдулла 5 айлык чагыннан − әтисез, ә дүрт яшьләр тирәсендә әнисез дә кала.

Шуңа үзен белә башлавы ятимлек, кулдан кулга йөрү, ачлы-туклы яшәү, «артык кашык» булу һәм усал карашлар белән исендә калган.

…Өчиледәге хәле бик авыр була аның. Бердән, ачлык, икенчедән, «артык кашык», «килмешәк» сыйфатында кимсетелеп яшәү. Шуның өстенә әллә нинди чирләр ябырыла аңа. Тәмам зәгыйфьләнә. Менә шул вакытта бабасының үтенүе һәм үги әбисенең «тырышлыгы» белән ул Казанга килә. «Ямщик, − дип яза шагыйрь, − Казанга килеп җиткәч (безнең авыл Казаннан 60 чакрым), Печән базарыңда: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» − дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып, мине ямщиктан алган».

Бу вакытта нәни Габдулла ниләр кичерде икән? Бәлки, әле ул үз хәленең асылын да аңлап бетермәгәндер, шуңа да ямщикның сүзләренә артык игътибар да итмәгәндер?! Ул беренче тапкыр күргән биек йортлар, ат җигелгән вагоннар аның үз хәлен оныттыргандыр. Зур булып ачылган күзләре белән мыж килеп торучы халыкны, җирдә, лареклардагы исәпсез-хисапсыз әйберләрне, ашамлыкларны күзәтә…

Габдулланы һөнәрче Мөхәммәтвәли белән Газизә асрамага алалар. Икесе дә эш кешеләре булганлыктан, монда Габдулланың тамагы тук, өсте бөтен була. Күпмедер ата-ана назын да татыган. Ләкин Газизә вакыт-вакыт сабыйның күңелен аңлап җиткермәгәнме, әллә бераз саранлык булганмы: «Кайчакта әни белән Ташаяк базарына барып, андагы уенчык базарларына кызыгып вә самокатларда шатланып-шатланып агач атларга атланган малайларны карап, көнләшеп тора идем», − дип яза ул үзе соңыннан. Габдулла, шәһәрнең ялтыравыклы яклары белән бергә, бистә ярлыларының тормышын да үз күзләре белән күреп, акны карадан аера башлый.

Габдулланың «кара бәхете» үзеннән калмый. Ике еллап торганнан соң, аның әти-әниләре икесе дә авырый башлыйлар. «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк»,− дип, аны кире Өчилегә озаталар.

«Асрарга бала бирәм, кем ала?» дип, базарда «сатылуын» бала күңеле оныта алмаса да, Казан Габдулла күңелендә матур истәлек калдырган.

Бирем. М. Казаковның «Үксез бала» рәсемендә Габдулланың күз карашын характерлап сөйләгез. Сабыйның күзләрендә ниләр күрәсез? Рәсем сездә нинди тәэсир калдырды?

М. Казаковның «Үксез бала» рәсемендәге Габдуллага дүрт-биш яшьләр чамасы. Сабыйның, нәрсәнедер аңларга тырышып, томырылып карап торуы үзәк өзгеч моң, тирән сагыш белән өретелгән. Бу бала бик күзәтүчән, олыларча уйларга сәләтле, фикерләүгә ия. Автор баланың шушы халәтен шулкадәр табигый, тормышчан итеп сурәтләгән ки, үзеңне дә шул бала янында итеп сизә башлыйсың, аны кочагыңа алып иркәлисе, назлыйсы килә…

Алдында − катык, ярып пешерелгән бәрәңге, кара ипи, агач кашык, чи бәрәңгедән ясалган уенчык.

Сабыйның игътибарын ниндидер көтелмәгән хәл җәлеп иткән. Кыш фасылы булса кирәк, чөнки Габдулланың аягында йон оекбаш. Авыл баласы җәй көне яланаяк йөрергә ярата бит. Элек җылы абзарлар булмаган, шуңа күрә хуҗабикәләр сыерны өйгә алып кереп сауганнар. Хәтта яшь бәрәннәр, бозаулар өйдә торган. Өйгә алып кергән сыерны савучы әнисенең хәрәкәтләрен күзәтәме? Әллә яңа гына йомыш белән ишектән кергән күршегә карыймы Габдулла? Һәрхәлдә, бала игътибарын җәлеп итәрлек вакыйга бар ул караган якта.

Сабый алдына куелган кайнар бәрәңгенең суынганын сабыр гына көтеп утыра. Менә-менә ул хәзер ашый башлар кебек. Өй җылы, чиста; бик пөхтә итеп сәкегә урын-җир җыеп куелган. Тынычлык, туклык сизелә. Кыш булуына карамастан, тәрәзә төбендә гөлләр чәчәк атып утыра. Тәрәзәдән төшкән яктылык Габдулланың йөзен яктырта. Төсләр, буяулар якты, ачык.

Алда ятимлек, фәкыйрьлек җәфалары күрәчәк даһиның бәхетле сабый чагын сурәтли рәссам.

Әсәр бик җанлы, тормышчан, мәгънәле. Тукайның җитди, уйчан, сагышлы күз карашы күңелдә озак саклана. Бу инде рәссам М. Казаковның таланты турында сөйли.

Бирем. Автобиография язарга.

Автобиография

Мин, Баязитова Минзилә Нәҗип кызы, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында 1993 елның 15 мартында хезмәткәр гаиләсендә туганмын.

2000 елның 1 сентябрендә Балыклы Чүкәй урта мәктәбенең 1 нче сыйныфына укырга кердем. 3 нче сыйныфта укыганда, Татарстан варислары сафына кабул ителдем.

Бүгенге көндә шул ук мәктәпнең 5 нче сыйныфында укуымны дәвам итәм. Әдәбият, тарих фәннәре белән кызыксынам. Сыйныфта үзешчән сәнгать эшчәнлегенә җитәкчелек итәм. «Оста куллар» түгәрәгенә йөреп, тегәргә, чигәргә өйрәнәм. Буш вакытымда әдәби китаплар укырга, музыка тыңларга яратам.

Әтием Баязитов Нәҗип Шамил улы − Балыклы Чүкәй муниципаль берлеге рәисе, ә әнием Баязитова Нажия Харис кызы урта мәктәптә китапханәче булып эшли. Энем Нияз 1 нче сыйныфта укый.

17.10.2006. Баязитова.

Г. Тукай. «Шүрәле»

Бирем. «Шүрәле» поэмасын укыгач, сездә нинди хисләр туды? Нинди күренешләр күз алдына килде?

Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасын укыгач, миндә Кырлай табигатенә соклану хисләре уянды. Мин ул табигатьне үз авылым табигате белән чагыштырдым. Безнең авыл да Кырлайдан бер дә ким түгел икән бит. Тик без аның матурлыгын күрә генә белмибез икән. Кырлай урманнарыдай кара урманнар бездә дә бар. Бәлки, әле шүрәлесе дә бардыр. Урманыбызда җиләк-гөмбәләр дә хисапсыз. Әйтерсең лә Габдулла Тукай безнең авыл турында язган!

Поэманы укыгач, минем күз алдыма җәйге матур кич һәм ат җигеп урманга баручы бер егет килеп басты. Кап-кара урманга бер ялгызы барган егет сокландырды мине. Батыр егет ул, минемчә. Миннән булмас иде.

Шүрәле минем күз алдыма коточкыч куркыныч зат булып килеп басты. Шундый коточкыч булса да, хәйләли белми ул. Үз теләген үтәү өчен егетнең бетен кушканын эшләп тора. Әкият ахырында ул миңа кызганыч булып тоелды, ярдәм итәсем килеп китте. Шүрәленең иптәшләре дә гаҗәпләндерде мине. Берсе дә ярдәм итәргә ашыкмый, бары тик көләләр генә. Кеше түгел шул алар, шүрәлеләр генә.

Г. Тукай. «Пар ат»

Бирем. Сезнең халкыбыз тарихы турында ниләр укыганыгыз бар?

I. Халкыбыз тарихында михнәтле дә, кызыклы да, гыйбрәтле дә сәхифәләр җитәрлек. Без алар турында тарихи һәм әдәби әсәрләрдән, төрле риваять, бәет, мөнәҗәтләрдән укып беләбез.

Мин соңгы вакытта «Сөембикә бәете», Казан, Биләр, Болгар хакындагы легендаларны укыдым.

«Сөембикә бәете»ндә татарларның гүзәл ханбикәсе Сөембикәнең һәм аның улы Үтәмешгәрәйнең фаҗигале язмышлары, Казан ханлыгының таркалуы хәтеремә тирән уелып калды; халкыбыз, Казан тарихы турында тагы да күбрәк беләсем килү теләге туды.

«Болгар пәһлеваны» легендасы да ошады миңа. Болгарда бер зур гәүдәле кеше булган, имеш. Гуд заманындагы гадләр нәселеннән икән. Патшага турылыклы хезмәт иткән. Аның башындагы бүреге дә олы казан зурлыгында булган. Юан-юан бүрәнәләрне дә ул кулында таяк шикелле генә уйнатып йөртә икән. Дошманнар, аны күрүгә, сугыш кырыннан качып китәләр, имеш. Үзе шулай зур, көчле булса да, күркәм холыклы, яхшы кеше була.

II. Татарларны тарихи үзәккә туплап торучы Казан шәһәре бар. Ул − безнең рухи мәркәзебез. Казан шәһәренең салынуы турында бик күп халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләр бар. «Хан кызы Алтын чәч», «Кабан күле», «Алпамша» әкиятләре, «Туйбикә казаны» легендалары әнә шундыйлардан.

Шәһри Болгарда халык бай яшәгән. Ләкин Аксак Тимер Шәһри Болгарны җимергән.

…Бер кабиләнең анасы Туйбикә карчык унбишләп кешене иярткән дә җил көймәсе белән Идел буйлап китеп барган. Ул алты потлы казанын да үзеннән калдырмаган, казанның чылбыры да алты пот икән.

Шактый баргач, юлчылар яр буена төшкәннәр. Бу урын аларга ошаган. Шунда туктап, яшәп калганнар. Безгә аш-су, бәхет теләп торсын диеп, казанны күмеп куйганнар.

Шушы урында Казан шәһәрен сала башлаганнар, ди. Чылбырлы Казан әле хәзер дә шәһәр астында ята, ди, тик аны табучы гына юк, ди. Казан исеме әнә шулай килеп чыккан, имеш. («Туйбикә казаны».)

Чынлап та, безнең халкыбыз бик кунакчыл бит, димәк, ул безгә борынгы бабаларыбыздан күчкән. Өйгә кунак алып кайту, аңа хөрмәт күрсәтү − бүген дә халкыбызның иң күркәм сыйфатларының берсе.

Ф. Әмирхан. «Нәҗип»

Бирем. «Нәҗип» хикәясендә табигать күренешләре ничек сурәтләнә? Эчтәлекне ачуда аның нинди әһәмияте бар?

Ф. Әмирханның «Нәҗип» хикәясендә пейзаж

Ф. Әмирханның «Нәҗип» хикәясендә пейзаж алда булачак хәл-вакыйгаларны, аларның үсү-үзгәрү юлларын, эш-хәрәкәтне көчәйтүче вазифаларны үти. Автор Нәҗипнең кичерешләрен пейзаж аша сурәтли. Нәҗип күңелендә барган хис-кичереш көрәшен, икеләнү-борчылуларны табигать халәте аша тасвирлый, үзгәрешләрне белдерә. Нәҗипнең һөнәр табу өчен газаплы эзләнүләрен ачып бирә.

Җәйге яңгыр, куе болытлар, давыл, күк күкрәве − Нәҗипнең үпкәсенә аваздаш. Ул үпкә үтә, ялтырап кояш чыга. Ләкин озакка түгел, болытлар тагын малайның баш очына җыела, әйтерсең лә куерып яңгыр килү, тиз генә кояш чыгу Нәҗипнең халәтен, җәй көнге күңел тынычсызлыгын сөйләп тора: «Җил болытны куды. Чиләктән койган шикелле итеп яңгыр яварга тотынды. Бераздан тагын куәтләнде, тагын бераз акрынлады, тагын куәтләнде дә, тагын бераз тынды. Кояш үзенең нурлы йөзен безгә табан юнәлдерде. Яңгыр суын бриллиант тамчылары шикелле итеп ялтырата башлады. Дөнья яктырды, шатланды, көлеп җибәрде».

Ә инде III бүлектәге яз көне сурәте, тыныч кына аккан ак карның саф суы, көймәнең су аккан уңайга йөзүе Нәҗипнең дә салмаклануын, күңеле тынычлануын, уңай якка үзгәрүен күрсәтә.

Бирем. «Минем яраткан эшем» темасына инша языгыз.

Минем яраткан эшем
(Инша)

I. Мин − авыл баласы. Шуңа күрә авылдагы эшләрнең бик күбесе таныш миңа. Иң яраткан эшем − әти-әнием белән бергәләп бакчада эшләү, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү.

Яшелчә дигәннән, аңа без көздән әзерләнә башлыйбыз, борыч һәм помидорлар утырту өчен туфрак әзерләп калдырабыз, ә иртә яздан без аларны уңдырышлы туфракка чәчәбез. Бу эш белән күбрәк әнием шөгыльләнә, мин дә аңа кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Бу эшләр миңа бик зур канәгатьләнү бирә.

Яз җитү белән, бакчада җиң сызганып эшкә тотынабыз: җир казу, йомшарту, утырту; ә аннан соң су сибү, аларны ашламалар белән тукландыру, чүп утау, уңышны җыю − барысы да безнең өстә. Кем әйтмешли, кырмыскалар кебек тырышабыз. «Җәйге көн ел туйдыра» диләр бит, ел әйләнәсе буена үзебез үстергән яшелчәләр, җиләк-җимешләр өстәлебездә тора.

Әйе, җир эшен мин яратам, бәлки, киләчәктә агроном да бульш китәрмен.

II. Ф. Әмирханның «Нәҗип» хикәясен укыгач, беразга гына югалып та калдым: минем нинди һөнәрем бар сон? Үзем генә мөстәкыйль берәр нәрсә эшли аламмы? Әнә бит хикәядәге Гомәр матур итеп курайда уйный, ә Нәҗип искиткеч итеп чәчәкләр төшерә, балчыктан матур-матур сыннар ясый. Киләчәктә, бәлки, алардан менә дигән музыкант, рәссамнар чыгар. Ул эшләрне һөнәрләре итеп сайламасалар да, алар эшлекле, мәгънәле, игелекле кешеләр булырлар. Хикәяне укыганнан бирле, үземә ошаган һөнәрләр турында уйланам: рәсем ясарга да, җырларга да яратам, спорт белән дә кызыксынам. Ә бит мин балалар бакчасына йөргәндә, өйдә энем белән − тәрбияче, мәктәптә укый башлагач, укытучы булып уйнарга ярата идем. Энем белән тәрбияче Әлфия апам кебек сөйләшәм, мәктәпкә йөри башлагач, ручкамны укытучы Сания апам кебек тотарга тырыша идем. Күз алдымнан шушы вакыйгаларны үткәргәч, билгеле бер карарга килдем: укытучы эше ошый икән ич миңа!

Укытучы − иң мактаулы, иң зыялы, иң тырыш кеше. Ул − барлык һөнәрләргә дә юл күрсәтүче.

Минем дә укытучы буласым килә. Ә хыялым тормышка ашсын өчен, миңа тырышып укырга кирәк.

III. Безнең халыкта «Хезмәт кешене бизи» дигән әйтем бар. Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул.

Һәр бала кечкенәдән нәрсә белән булса да кызыксына. Минем яраткан шөгылем бер генә: әтием һәм бабам янында техника тирәсендә чуалырга яратам, машина йөртергә өйрәнәм.

Ә инде уенга килгәндә, шахмат уены миңа бик якын. Бер үк вакытта ял да итәм, башымны да эшләтәм.

Әти белән әнигә булышу да хезмәткә керәдер инде − сизелми генә. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала.

IV. Мин буш вакытларымда китап укыйм, уйныйм, телевизор карыйм, чигәм. Ә иң яраткан һөнәрем − бәйләү. Мин хәзергә зур әйберләр бәйли белмим. Турыга гына бәйлим. Бервакыт курчагыма шарф бәйләгән идем, матур булып чыкмады − сүттем. Икенчесе үземә дә, әниемә дә ошады. Аннары мин курчагыма итәк, башлык бәйләдем. Бәйләгән әйберләрем көннән-көн әйбәтрәк була барды. Шуннан соң инде мин үземә әйберләр бәйли башладым. Иң беренче итеп озын шарф бәйләдем. Әнием киңәше белән баш-башларына чуклар да тактым. Андый шарф беркемдә дә юк иде. Мин горурланып йөрдем: мондый матур шарфны үзем, үз кулларым белән бәйләдем бит. Әниемнән башлык бәйләү серләрен дә өйрәнеп алдым. Минем башлыгыма да күпләр сокланып карады. Шулай итеп мин бәйләү серләрен тырышып өйрәнә башладым. Хезмәтем, һөнәрем миңа шатлык китерә.

Г. Ибраһимов. «Алмачуар»

Бирем. Бәхилләтү, дога кылдыру, иманга килү, рәнҗетү, рәхмәт уку кебек гамәлләрне ничек бәялисез? Үз тормышыгыздан мисаллар китереп сөйләгез.

Минемчә, бу сүзләр кешеләрдәге изге гамәлләр белән бәйле. Олы кешеләр «бәхилләшү» дигән сүзне еш кулланалар. Алар үзләренең балаларына үләр алдыннан бәхиллек бирәләр, ягъни аларга рәхмәт әйтәләр, бәхет телиләр. Дога кылдыру дигәндә, кешеләр үз малларының рәхәте күп булуын телиләр. Мәсәлән, «Алмачуар» хикәясендә башкорт Әлемгол Закирның әтисе Хафизга бурлы бия бүләк итә һәм дога кылдыра. Моның белән ул үзенең бу бүләкне чын күңелдән бирүен белдерә. Хафизга күрсәткән явызлыгы өчен кичерүен дә үтенә. Шулай итеп Әлемгол иманга килә. Минем аңлавымча, ул ярамаган эше өчен үкенә. Кайчандыр бер сабан туенда башкорт көрәшчесе Хафизны аяк чалып ега һәм бу эше өчен гомере буе үкенә. Чөнки ул үзе шикелле көрәшчене рәнҗетте. Бу эшенең нәтиҗәсен дә күрде. Авырып китте. Шуннан соң ул Хафизны бәхилләтер өчен килде, симез биясен бүләк итте.

Мин шулай уйлыйм: кешене беркайчан да рәнҗетергә ярамый. «Яманлык яманлык булып кайта»,− ди минем әби.

Бирем. Сафа бабай образын ничек күз алдына китерәсез?

Сафа бабай − ак сакаллы, гомерендә бик күпне күргән карт. Ул кешеләргә үзенең акыллы киңәшләрен бирә. Матур сөйләшә. Аның сөйләме халыкның мәкаль һәм әйтемнәренә бай, чагыштыруларны да бик оста куллана. Мәсәлән, Әлемгол бурлы биясен китереп биргәндә ул: «…таштан су чыгар, усак агачы алма бирер, Әбүҗәһел иманга килер. Әмма Әлемгол бай, бу данлыклы бияне карынындагы колыны белән тиктән-тик Хафизга китереп бирмәс, монда берәр этлек юкмы икән?» − ди.

Сафа бабай атларны бик ярата. Ул аларның киләчәген дә дөрес итеп әйтеп бирә. Чөнки ул «бөтен тирә-якта ат тану белән дан тоткан кеше». Кирәк вакытта бабай ярдәм дә итә. Авыл халкы аны ярата, һәр сүзенә колак сала, ышана, киңәшен тота. Балаларның да күңелен күрә белә. Колынның чабышкы булачагын Сафа бабайдан ишеткәч, Закирның ничек шатлануы барыбызга да билгеле. Алмачуарны чабышка хәзерләүдә дә Сафа бабай киңәшләре ярап куя.

Сафа бабай минем бабайга охшаган. Минем бабам да акыллы. Балаларны бик ярата. Ул безгә бик кирәк.

Закирның кичерешләре

Закир − «Алмачуар» хикәясенең төп герое. Хикәя Закир исеменнән сөйләнә.

Ул − кичерешләргә бай малай. Әти-әнисенең төпчек малае. Шуңа күрә ул бераз иркәрәк. Әти-әнисе аның һәр теләген үтәргә әзер булып торалар. Малай да аларны ярата.

Закир тормышында зур вакыйга була. Башкорт Әлемгол бүләк иткән бурлы бия колынлый. Малай аңа Алмачуар дип исем куша. Алмачуар малайның бөтен тормышын биләп ала. Закир аның яныннан китми. Очып кына йөри. Шатлыгы эченә сыймый. Ә бүре яралагач, Закир бик нык кайгыра, ашау-эчүдән кала. Бәхетенә Алмачуар терелә. Закир тайны матурлый. «Алмачуар исә кунакка барырга ясанган бояр егете кебек чибәр булды»,− ди ул. Атны ничек бизәү үрнәген ул башка малайларга да күрсәтә.

Кирәк чакта Закир үз сүзен дә әйтә белә. Әтиләренә ул Алмачуарны сабанга җиктерми. Бу очракта күз яшен дә кызганмый.

Сабан туенда Алмачуар беренче килә. Ләкин җиңүче дип башканы билгелиләр. Закир моңа бик хурлана. Старостаның битенә камчы белән суга һәм китеп бара. Бу − Алмачуарның беренче һәм соңгы чабышы була, ул үлә. Шушы вакыйга Закирга бик авыр тәэсир итә. Атның үлемендә малай үзен дә гаепли. «Шуннан соң дөньяда һичбер малга, һичбер әйбергә күңелем дә, күзем дә төшмәде: һичбер нәрсәне сөя алмадым».

Бирем. Авыл халкының үзара аралашу, киңәшләшү, хәл белеп тору, бер-берсенә ярдәмләшү кебек борынгыдан килгән гадәтләре сезгә танышмы? Мисаллар китерегез.

Авыл халкы борын-борыннан бер-берсенә ярдәмләшеп, аралашып яшәгән. «Алмачуар» хикәясендә бу гадәтләр аеруча ачык итеп бирелгәннәр. Авыл халкы бер вакыйганы да игътибарсыз калдырмаган. Әлемголның Хафизга бия бүләк итүен кешеләр төрлечә бәяләгәннәр. Үзләренең тиешле хөкемнәрен чыгарганнар. Кешеләр бер-берсенең уңышларын күреп шатланганнар. Мәсәлән, бурлы биянең колынын карарга бөтен авыл халкы җыела һәм шатлана. Атларга бүреләр ташлануы бөтен авылны борчуга сала. Авыл халкы сабан туйларында хәрәмләшүгә дә үзенең фикерен белдерә, беркемнән дә курыкмыйча: «Хәрәмләште!» − дип кычкыра ул аяк чалган көрәшчегә.

Авыл кешеләренең бер-берсенә ярдәмләшүләре миңа да таныш. Күптән түгел минем дәү әтиләр яңа өй төзеделәр. Өмәгә бөтен авыл ирләре җыелды. Бер көн эчендә өйне күтәреп тә куйдылар. Менә бу ярдәмләшү, ичмасам.

Бирем. Хикәянең IХ-ХIV бүлекләрен укыгач, «Алмачуар тай булыр» дигән темага текстка таянып инша язарга.

Алмачуар тай булыр
(Инша)

Шәп маллар аякланып туа, диләр.

Г. Ибраһимов.

Г. Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясендә бурлы биядән туган колынның «ай үсәсен көн үсеп» кырыкмыш һәм чабышкыга әйләнүе әкияттәге кебек матур итеп сурәтләнгән.

Закир, яңа туган колынны күргәч, аның сылулыгына исе китеп, озак кына һушына килә алмый тора. Үз сүзләре белән әйтсәк: «Аның ботлары ничектер җиңел атлыйлар. Бәкәлләре озын, шундый нечкә озын ки, мондыйлар тик чабышкы атларда гына була, диләр. Әле яңа гына кибеп килә торган койрыгы белән ялы, әз генә, кыска гына булсалар да, озаклап үреп, кабартып ясаган җефәк бәйләме кебек үзеннән-үзе дулкынланып торалар. Түм-түгәрәк сырты өстеннән, нәкъ арка үзәк турыннан, бармак калынлыгы кара тасма кебек булып, койрыктан ялга җиткәнче кара җефәк йон сузылган. Озынча, акыллы башның киң маңгаендагы озын яра кашка − бу колынны мең миллион иптәшләре арасыннан бөтенләй аерып, матурлыгы белән ялгыз итеп күрсәтәләр. Бөтен гәүдәсе әйтерсең Ходайның үз кулы белән, фәрештәләрнең ярдәме белән тигезләп, матур итеп, коелып ясалган. Шундый сылу, шундый асыл сөяк булып яратылган».

Колын төсе белән дә хәйран калдыра − күгелҗем ак чәчәк төсе кебегрәк ялтырап тора.

Күз тимәсен өчен дога укып, кызыл тасмалы кыңгырауны колынның муенына тагып куйгач, Сафа бабай колынның асыл сөякле агаларына охшавын, төсе алмачуарга әйләнеп, чабышкы булачагын әйтә. Авыл халкы да колынга битараф түгел, аның һәр көн, һәр сәгать тулышып, «сылу, асыл сөяк» булып үсүенә куана, Закирның яшьтәшләре аңа кызыгып карый.

Тормышта шатлык-куанычлар белән янәшә күңелсезлекләр дә йөри шул: матураеп килә торган колынны бүреләр яралый. Бәхеткә, Алмачуарның ярасы тирән булмый, атна дигәндә аякка баса.

Алмачуарга икенче яшь китә − «кырыкмыш» була. Закир аның маңгай чәчен күзенә төшмәслек итеп кенә кистерә, ялга ике яклап чуклар, тасмалар тага. Койрыгын да матур гына итеп түгәрәкләтә. Ул «рус боярларының матур кызларына» охшап кала.

Закирның колынны әнә шулай яратып, сөеп, тырышып тәрбияләве бушка китми: асыл, сылу сөяк Алмачуарның даны тирә-якка тарала.

Һ.Такташ. «Ак чәчәкләр» Кышкы салкын көннәрдә
(Инша)

Менә кыш та килеп җитте. Дөнья мамыктай ак карга күмелде. Ул энҗе карда ятып ауныйсы килә, ләкин бик салкын.

Әйе, кыш үзенең суыкларын сиздерә башлады. Гыйнвар бик салкын булды. Хәтта мәктәпкә дә бармадык. Урамда салкын булса да, тәрәзәдән караганда, бик матур күренешләр ачыша. Кар бөртекләре ак чәчәкләрне хәтерләтеп төшә. Нәкъ Такташтагыча.

Ак чәчәкләр ява.

Дөнья матур,

Шундый матур булып тоела;

Күге зәңгәр, гүя йолдызлары

Ак кар булып җиргә коела…

Өйдә күңелсез миңа. Урамга чыгасы килә. Әмма тәрәзәгә рәсем булып төшкән ак сакаллы Кыш бабай күз кысып, шаян елмаеп: «Урамда салкын, колак-борыннарыгызны өшетермен»,− дип әйтә сыман.

Тиздән көннәр җылыныр, кояш чыгар. Каян беләсең, дисезме? Беләм. Әбиемнең тәрәзә төбендәге гөлләре, өебездә үсеп утырган яшел лимон агачы сер итеп әйттеләр миңа. Алар да, нәкъ минем кебек, ямьле язны көтәләр. Тиздән кошлар канатларында язны алып кайтырлар, күңелемдәге хыялларым тормышка ашар.

Кар ява, буран уйный. Ләкин болар барысы да урамда, күңел язны көтә.

Беренче кар
(Инша)

Менә инде беренче кар да ява башлады. Бүген иртән мине әни белән әти уятты. Алар: «Тор, әйдә, урамда беренче кар ява!»− диделәр. Мин сикереп тордым да: «Ур-ра!» − дип кычкырып җибәрдем. Тәрәзәгә карадым − бөтен дөнья ап-ак. Агачларның яфраклары яшел булса да, аларга инде кар кунарга өлгергән. Җәй белән кыш очрашканнар. Кем кемне җиңәр?

Мин мәктәпкә барганда, карлы җирдән бардым, шундый рәхәт. Тиздән чана, чаңгыларда шуарбыз. Дусларым да сөенгәннәр.

− Карагыз: учымда − кар!

− Һи, минекендә дә бар!

− Минем учтагы зуррак,

Бизәге дә матуррак!

−Кыздырма канны!

Эретәсең карны.

(А.Нигъмәтуллин)

Беренче кар яуган көн минем өчен бик күңелле булды.

Карлы көз
(Инша)

Менә беренче кар да яуды. Ул бик матур иде. Кар агачларга ак тун кидерде. Кар әле иртәрәк яуган. Агачларда нинди генә төс юк: яшел, сары, кызыл, көрән һәм ак. Алар ак кар арасыннан тагын да матур күренәләр. Җир өсте ап-ак. Әллә инде кыш та җиттеме? Юк, бу − ак көз. Карлы көз. Бу кардан әле чаңгыда да шуып булмый. Әмма кар йомарлап атышып уйнап була. Бик теләсәң, Кыш бабай да ясап була. Чын кышка ераграк әле. Борынгылар чын кышны, беренче кар яугач 40 көннән соң гына килә, диләр. Килсен генә, көтәрбез.

Кыш килде
(Инша)

Үзенең кар-бураннарын ияртеп, көткән кыш та килеп җитте. Әле кичә генә кара булган җир ап-ак кар белән капланган. Бөтен дөньяда аклык, сафлык хөкем сөрә.

Өр-яңа җирләрне үзләштергәндәй, беркем дә аяк басмаган яңа яуган карга эз салып баруы − үзе бер могҗиза.

Яңа яуган кар өстендә тормышның бар сулышы ярылып ята. Урам буйлап узганда, кемнеңдер өенә эз керүен, кайсыныңдыр урам буйлап узуын күрәсең. Әнә ерак түгел, шаярып уйнашкан эт эзләре ярылып ята, аңа каршы якта − ат чанасы эзе. Мондый хозурлык бары кыш көне генә була ала.

Кышның уеннары гына да ни тора бит! Кар йомарлап атышу, җепшек кардан Кар бабай һәм Кар кызы, тагы әллә нинди фигуралар ясау дисеңме − берсе дә калмый. Тимераякларга, чаналарга, чаңгыларга да чират җитә. Болар барысы да кыш көне генә була торган күренешләр. Шуңа күрә без кышны яратабыз.

Һ. Такташ. «Караборынның дусты»

Бирем. Озын Хөсәен турында сөйләгез. Әйдүк язмышына аның нинди катнашы бар?

Озын Хөсәен − кызыллар отрядының командиры. Аның сүзен һәркем тыңлый. Командир кушуы буенча авыл халкының сыерларын аклардан яшереп калдыралар. Партизаннарга сөт тә кирәк була.

Әйдүкнең әтисе дә Озын Хөсәен белән дуслаша. Ул анын турында: «Гаҗәп кеше инде ул Озын Хөсәен. Көне-төне урманда ач-ялангач йөрсә дә, үзенең эшен эшли. Безнең ишеләргә дус кеше инде ул Озын Хөсәен»,− ди. Ул Кызыл гвардия оештыра, акларга каршы көрәшә. Аклар аны тотарга телиләр, ләкин командир качып өлгерә.

Әтисе үлгәч, Әйдүк ятим кала. Озын Хөсәен малайны ялгыз калдырмый. Ул аны шәһәргә укырга җибәрә. Берничә елдан Әйдүк авылга кайта. Ул нык үзгәргән, үскән, Караборын да көчкә-көчкә генә таный аны. Әйдүк язмышында Озын Хөсәеннең роле бик зур.

Бирем. Караборын сездә нинди хисләр уята? Аның хәрәкәте, аерылу газаплары ничек бирелә?

Караборын − бик акыллы эт. Ул үзенең дусты Әйдүк өчен теләсә кемне тешләргә әзер, чын дус. Әйдүкнең сүзе − аның өчен закон. Ул дустының кичерешләрен аңлый. Аны юатырга тели. Дус белән дошманны аера белә. Вәли бай улы Габдулла ошамый аңа.

Караборын хәбәрче дә була. Партизан отрядына Озын Хөсәен җибәргән хәбәрләрне алып килә.

Караборын Әйдүкне бик ярата. Аның якын дустыннан һич тә аерыласы килми. Ничә ел үтсә дә, ул Әйдүкне онытмый.

Караборынның кичерешләрен сурәтләүдә авторның осталыгы
(Хикәя итү)

Һ. Такташ үзенең балалар өчен язылган әсәрен «Караборынның дусты» дип атаган. Ул беренче урынга этне куйган. Эт − кешенең дусты. Караборын да − Әйдүк исемле кечкенә малайның чын дусты. Автор аның шулай икәнен төрле вакыйгаларда күрсәтә. Безнең алдыбызга ул якын дус, дошманнарны күралмаучы булып килеп баса. Караборын һәрвакыт уяу, сак. Әйдүк янына кемдер якынлашканда, ул «колакларын үрә торгызып өреп җибәрә». Эт баласы кеше кебек уйлый. Монда Һ. Такташның осталыгы күренә. Без аны чын итеп кабул итәбез. Әйтерсең этнең уйлары безгә дә билгеле: «Караборын бу кунакны нигәдер ошатмады. Ул, аның ботыннан кабып карарга уйласа да, соңыннан ул уеннан кайтты». Караборын сөйләшә дә кебек. «Моңа кемлекне күрсәтәсе иде дә, ярый инде»,− дип, капмаска булды».

Караборын Әйдүкне күз карашыннан ук аңлый. Кайчан шатланасын, иркәләнәсен белә. Әйдүкнең күңелен табарга тырыша.

Караборынны сурәтләгәндә, Һ. Такташның да этләрне яхшы белүе күренә. Шуңа күрә Караборынны һәр бала ярата.

Минем этем
(Инша)

Безнең Актырнак исемле этебез бар. Ул кап-кара төстә. Йоннары ялт-йолт итеп тора. Артык зур да түгел. Тәпи очлары ап-ак, башында да ак тап бар. Тәпиләре ак булганга, без аңа Актырнак дип куштык та инде.

Мин аны кечкенәдән төрле һөнәрләргә өйрәтә башладым. Мин берәр җирдән кайтсам, ул мине шатланып каршы ала, басып, битемне ялый; күрешергә кулымны сузсам, тәпиен бирә. Минем төрле әмерләремне дә үти: бас дисәң − баса, утыр дисәң − утыра, ят дисәң − ята. Безгә чит кеше килүен әллә кайдан сизеп ала, өрә башлый. Каргаларны бер дә яратмый ул. Биби, чебиләрне алып китәрләр дип курка, ахры.

Мин Актырнакны үзем белән урманга алып барам. Монда ул үз тавышына үзе сокланып йөри. Бик каты өрә. Урманның эченә үк кереп, әллә кайлардан әйләнеп кайта. Миңа нәрсәдер ашыгып-ашыгып сөйләргә тели. Бик кызык эт ул. Миңа аның белән бик күңелле.

Ә. Еники. «Курай»

Бирем. Ни өчен халык җырлары тирән моңга, сагышка бай? Халкыбыз тарихына бәйләп, бу турыда фикерләп карагыз.

Халык җырлары сагышка, моңга бик бай. Бу үзлек аның тарихи үткәне белән бәйләнгән. Моңлы җырларда сугышка озату, якын кешеңнең исән-сау кайтуын көтү сагышы да чагыла. Татар халкы илебез тарихында булып үткән һәр сугышта катнашкан, иң якын кешеләрен югалткан.

Безнең халкыбыз борынгы заманнардан ук эш эзләп читкә чыгып киткән. Кайбер очракларда аны китәргә мәҗбүр иткәннәр. Киткән кешеләр гомерләре буе туган җирләрен, яраткан ярларын сагынып моңланганнар. Халкыбызның җырларын тыңлап, без аның нинди тормышта яшәгәнлеген яки яшәвен күз алдына китерә алабыз.

Ә. Еникинең «Курай» хикәясендә Котлыяр мулланың җыры туган якка мәхәббәт белән сугарылган. Ул җыр кешеләрнең үткән гомерләрен искә төшерә, «…һәм мин шуны ишетүгә, барган җиремнән капкынга эләккәндәй, шып тукталып кала идем. Һич ычкына алмый идем мин ул татлы әсирлектән… Бөтен дөньямны онытып, ләззәтеннән, сызландыруыннан җыларга җитешеп тыңлыйм да тыңлыйм…» − ди автор тирән сагышка, хискә бирелеп.

Ә. Еники. «Бала» Зарифның кичерешләре
(Инша)

Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники − хикәяләр остасы. Аның хикәяләре хис-кичерешләргә бай, җыйнак сюжетлы, тирән мәгънәле. Сугыш чорына караган «Бала» хикәясе дә − әнә шундыйлардан. Әсәр 1941 елда языла. Бу − сугышның иң дәһшәтле еллары, аның да аналардан балалар адашып калган, көне-төне фронтка эшелоннар агылган чагы.

Хикәядә алгы позициягә китүче Зарифның урман куелыгында ялгыз бала белән очрашу мизгеле сурәтләнә. Озак йөрүдән елап арыган өч-дүрт яшьлек кызчыкның куркынулы моңсу йөзе, учындагы бер-ике бөртек җир җиләге тәлгәше бер мәлгә аның фаҗигасен ачып куя. Зариф каршылыклы хисләр кичерә: тизрәк баланы күтәреп аласы килә, әмма шунда ук ротадан аерылып калырга һич ярамавын исенә төшерә. Ләкин беренче хис җиңә: баланы якындагы станциягә илтеп, әнисенә тапшыра.

Әлбәттә, Зариф баланы калдырып китсә дә, аның кешелеклелегенә чыян килмәс иде, чөнки ул сугышка китеп бара. Солдат буларак, ул сугышчан бурычын үтәргә тиеш. Рөхсәтсез аерылып калганы өчен аңа ниндидер җәза да бирәчәкләр. Үзенең дә нәкъ шул яшьтәге Фәридәсе булган әти кеше һәм, гомумән, кеше буларак, йөрәге кушканны эшләргә тиешме? Ярдәм итмәсә, солдатның вөҗданы тыныч булырмы, газаплы уйлары белән ул ничек яшәр? Һәр ике очракта да солдатның язмышы кыл өстендә. Зариф намусы кушканча эшли. Ана белән баланың кавышу бәхетенә сокланулы караш ташлый да, ротасы артыннан йөгерә. Бәхеткә, рота ялга туктаган була, ул командирга булган хәлне сөйләп бирә, гамәленә тиешле җәзаны куркып көтә. Ә командир, киресенчә: «Сез зур изгелек эшләгәнсез, рәхмәт сезгә!» − ди.

Зарифның рухи батырлыгы, олы җанлылыгы безне сокландыра. Ләкин ул аны гадәти эш итеп кенә карый, изгелекне күңел кушуы буенча эшли. Шәфкатьле, мәрхәмәтле булу үзеңә дә канәгатьлек бирә, күңел тынычлыгын тудыра бит. Зариф та рухи шатлык кичерде; сугышта күп нәрсә аның үзеннән дә тора икән бит. Дәһшәтле сугыш каршында көчсез түгеллеген аңлый ул. Ә бу хис Зарифны тынычландыра, рухын ныгыта, җиңүгә ышанычын арттыра.

Ә. Еники кеше күңеленең шушындый киеренке мизгелләрен сурәтләве белән безне дә төрле уйларга сала, намус хөкеменә юл ача.

Г. Кутуй. «Сагыну»

Бирем. Сагыну кешедә кайчан туа? Сагыну хисен характерлагыз.

Минемчә, сагыну хисе Туган илеңнән, яраткан кешеләреңнән читкә киткәч туа. Икенче төрле без бу хисне «күрәсем килә», «кайтасым килә» дигән сүзләр белән белдерәбез. Әниләремнән, туган җиремнән 2-3 көн генә аерылып торсам да, минем аларны күрәсем килә. Туганнарым, аларның һәрбер эше, хәрәкәтләре берәм-берәм күз алдыма килә. Мин аларга ашкынам. Туган җирем дә нәкъ шулай. Урамымның һәр күренеше, кешеләре бер минутка да истән чыкмый. Бу хис − сагыну хисе. Сагыну кешене ниндидер ярамаган эше өчен үкендерә дә. Ул үзе эшләгән эшләргә анализ ясый.

Г. Кутуйның «Сагыну» нәсере безгә солдат сагынуы турында сөйли. Солдат, өеннән чыгып китүгә, барысын да сагына башлый. Аның бу сагынуын берни дә, беркем дә баса алмый. Сагынуын басса, бары тик Җиңү генә басачак. Туган илен, газиз балаларын, сөйгәнен күрер өчен солдат Берлинга, Җинү яуларга ашыга. Сагыну хисе солдатка көч бирә, батырлык өсти.

Г. Кутуй. «Рөстәм маҗаралары»

Бирем. Сезгә Рөстәмнең нинди сыйфатлары ошый?

Рөстәм − Г. Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» повесте герое. Әсәрне укып чыккач та, Рөстәм минем күз алдыма батыр, куркусыз малай булып килеп басты. Ул әкиятләр ярата. Аеруча әбисе сөйләгән маҗаралы әкиятләр ошый аңа. Бервакыт әбисе оныгына абага чәчәге ашап, күренмәс кешегә әверелгән малай турында сөйли. Рөстәм бу әкияткә чын күңеленнән ышана. Ул да әкият героена охшарга тели. Аның бу теләгенең сәбәбе дә бар. Илдә сугыш бара. Рөстәмнең дә сугышка китәсе килә. Ләкин аны сугышка кем алсын? Кечкенә бит әле ул. Ә күренмәс булса, аны беркем дә күреп тормый. Шушы изге теләген тормышка ашыру өчен, Рөстәм, урманга барып (берүзе!), абага чәчәген ашый һәм күренмәс була. Үзенең күренмәгәнлегенә ышангач, малай сугышка китә, фашистлардан үч ала.

Мине Рөстәм сокландырды. Ул яхшы укый, күп белә, нечкә күңелле. Аны мәктәптә дә хөрмәт итәләр. Директор да мактап сөйли, иптәшләре дә ярата. Рөстәм үзе дә туганнарын ярата. Аларның үзе өчен борчылуларын күреп кызгана. Ләкин фашистларны күбрәк кырасы килү барыннан да көчлерәк. Ул − нык ихтыяр көченә ия малай.

Әгәр мин тылсымчы булсам…
(Инша)

I. Миндә Әбүгалисинадагы тылсым көче булса, беренче чиратта авыру балаларны терелтер идем. Сугышлар барган җирдә тынычлык урнаштырыр өчен, бөтен көчемне куяр идем. Кешеләрне бер карауда ук яман белән яхшыга аера алсам, күпме күңелсезлекләр, бәла-казалар булмас иде.

Минем авылда бабам чирли, йөри алмый. Мин аны яшь чагындагы кебек йөгереп йөрерлек итәр идем. Шул ук вакытта үзебезнең гаиләне дә онытмас идем. Киләсе күңелсезлекләрне, алдан ук белеп, булдырмас идем. Әти-әниемне яшь итеп кенә тотар идем. Гаилә белән ерак илләргә, дөнья гизәргә барыр идек. Гомумән, мин яхшы сихерче, «ак» сихерче генә булыр идем.

II. Әгәр мин тылсымчы булсам, үзем теләгән чакта теләгән ел фасылларын булдырыр идем. Кирәк вакытта гына җил истерер, яңгыр яудырыр, кар-бураннар булдырыр идем. Җир өстендә корылык та булмас, берөзлексез яңгырлар да яумас иде.

Мин тылсымчы булганда, бер кеше дә авырмас, сугышлар тукталыр, кешеләр бәхетле булырлар иде. Бөтен кеше миңа рәхмәт яудырыр иде.

М. Җәлил. «Җырларым»

Бирем. X.А. Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасы буенча хикәя языгыз. Аны бергәләп укып карагыз.

Күренекле рәссам Х. Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасы Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлилнең әсирлектәге тормышын, батыр көрәшен сурәтли.

Моабит төрмәсе. Җәлил хөкем алдында, фашистлар аннан сорау алалар. Капма-каршы ике дөнья кешеләре очрашканнар. Берсе − Муса Җәлил − шагыйрь, көрәшче. Икенчеләре − фашистлар, кешеләрне җәзалап тәм табучы, дөньяны канга батыручылар.

Алгы планда Муса Җәлил горур басып тора. Аның нәфрәт тулы күзләрендә кискенлек һәм катгый караш чагыла. Ул фашистларга кыю рәвештә батырып карап тора. Җәлилнең буйсынмас килеш-кыяфәте туган иленә бирелгәнлеген раслый.

Төрмә киемнәреннән булса да, шагыйрьнең өсте-башы пөхтә, җыйнак. Өстендә иске телогрейка, муенына төрмә номеры тагылган. Рәссам герой-шагыйрьнең эчке ныклыгын, көчле ихтыярын бирә алган. Бу күренештә Муса Җәлилнең килеш-торышы нәкъ үзе язган шигырьгә туры килә:

Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,

Үләм икән − үләм аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә.

Хөкем итүче фашистлар шагыйрьгә каршы утырганнар. Аларның йөзендә борчылу, тынычсызлану сизелеп тора. Креслога хуҗаларча киерелеп утырганы М. Җәлилгә гаҗәпләнеп, буйсындырырга көче җитмәүдән, аңа ачу белән карый, аның җиңендә − свастика (фашистлар эмблемасы, очларын тигез итеп бераз бөгеп ясалган тәре). Аның борчылуын кулында төтенләп, дерелдәп яна торган трубкасы да сиздерә. Зур чиндагы фашистларның икенчесе ачуыннан урыныннан сикереп торган, шагыйрьнең буйсынмас характерына аптырап, моны нишләтергә дигән сыман, аңа нәфрәт белән карап тора. Ә өченчесе, ачулы каушавын басу өчен, зажигалка кабызып, телефоннан сөйләшә, кемнәндер киңәш, ярдәм сорый булса кирәк: йөзе тынычсыз, хәсрәтле күренә. Ишек төбендәге төрмә сакчысының да кичерешләре бик киеренке, җанлы: аның күз карашында шагыйрьнең ныклы ихтыярына, туган иленә турылыклы булуына гаҗәпләнү катнаш соклану чалымнары да сизелә. Гүя ул, үз хезмәтенең түбәнлегенә үртәлеп, күңелсез уйларга баткан.

Тиздән фашизмның җиңеләчәген бүлмә эчендәге җиһазлардан да белергә мөмкин. Стенадагы рамда Гитлер рәсеменең яртысы гына күренә. Бүлмә шактый җиһазлы: люстра, креслолар, зур, авыр өстәл. Остәлдә фашистларның төрле үзәкләрен тоташтыра торган телефоннары, бөркет рәсемле кара савыты һәм өзлексез тартуны белдереп торган тәмәке төпчекләре, ә бераз читтәрәк аларның купшы перчаткалары һәм фуражкалары ята. Рәссам Харис Якупов Җәлилнең горур торышына капма-каршы итеп, фашистларның эчке борчылулары аша аларның җиңелә баруларын, тиздән халыклар хөкеме алдына басарга тиешлекләрен ачык гәүдәләндергән.

М. Җәлил. «Ана бәйрәме»

Бирем. Шигырьнең халык авыз иҗаты белән бәйләнеше бармы? Ни өчен шагыйрь фольклорга мөрәҗәгать итә?

«Ана бәйрәме» шигыренең халык авыз иҗаты белән уртаклыгы
(Инша)

Патриот шагыйрь Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» − сугыш чоры фаҗигасен эченә алган әсәр. Ил һәм шәхес язмышын хәл иткән дәһшәтле чынлыкны, фашистлар китергән фаҗигане автор әкият алымнары аша сурәтләп бирә. Шигырь татар халык әкиятенең матур бер өлгесе булып тора.

Әсәрдә вакыйгалар үсешен алып баручы образлар татар халык әкиятләрендә еш очрый. Күгәрчен һәм җил-хәбәрчеләр. Аларны халык җырларында һәм әкиятләрендә күпләп табарга мөмкин. Халык әкиятләрендә һәрвакыт өч ул була, гадәттә, аның өченчесе һәрчак акыллы, тапкыр, батыр итеп бирелә. «Ана бәйрәме» шигырендә дә тулпар атта җиңү алып кайткан «киң күкрәкле батыр лачыны» − ананың төпчек улы. Егет кулындагы «алмаз кылыч»та да әкият рухы сизелеп тора. Авторның вакыйгаларны сөйләү стиле дә әкияткә охшаш:

Өч баламны очар кош итеп,

Мин очырдым иркен далага.

Уртанчы улын югалтканнан соң, Ананың күзләре сукырайган иде. Алсу байракка күзен сөртүгә, ул күрә башлый:

Ана алды алсу байракны,

Күзен сөртте − күзе ачылды.

Илнең азатлыгы өчен көрәштә җиңеп кайтучы егет тә әкият герое кебек күз алдына килә:

Каршысында тора гайрәтле,

Киң күкрәкле батыр лачыны.

Өченче улы, абыйларының данлы батырлыкларын дәвам итеп, Туган иленә, туган халкына җиңү алып кайта. Туган ил Җиңүне бәйрәм итә.

Кыскасы, «Ана бәйрәме» әсәре − әкият алымнары белән чынлыкны берләштергән бик матур әдәби үрнәк.

М. Җәлилнең «Ана бәйрәме» шигырендә ананың кичерешләре
(Инша)

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» шигырендә Ананың кайгы-хәсрәтләре, сөенеч-көенечләре әкият алымнары белән бик тирән мәгънәдә бирелгән. Ана дошманга каршы көрәшкә киткән уллары, аларның билгесез язмышлары өчен борчыла.

Өч баламны очар кош итеп,

Мин очырдым иркен далага.

Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп,

Сагыш белән кипкән анага, −

дип инәлә ул.

Күгәрчен һәм җил кебек табигать образлары Анага кайгылы хәбәр җиткерәләр. Өлкән улының хәсрәтеннән Ананың чәчләре агара. Уртанчы улының ачы язмышы тагы да газаплырак булып чыга:

Ауды ана таеп һушыннан,

Парчаланган йөрәк түзмәде.

Елый-елый улы сагышыннан

Сукырайды аның күзләре.

Аналар өчен бала хәсрәтеннән дә авыррак хәсрәт юк. Ике улын югалткан хәсрәтле Ана соңгы юанычы, өмете − кече улының язмышы өчен борчыла. Ил азатлыгы өчен көрәштән өченче улы җиңүче сыйфатында кайта. Ананың шатлыгына чик-чама юк, алсу байракка күзләрен сөртә − күзе ачыла. Ил шатлыгы белән аның йөрәк ярасы да төзәлә:

Һич үлмәгән төсле улларым,

Өем тулы кызлар, егетләр.

Туя алмыйм тыңлап җырларын,

Минем балаларым кебекләр.

Ана үзенең батыр уллары белән чын күңелдән горурлана:

Илдә мәңге үлмәс ат белән

Үлә белгән уллар үстердем.

«Ана бәйрәме» халык әкиятләренә ияреп язылган. Ана − җыелма образ, аны хәтта Ватан, Туган ил төшенчәләренең берлеге итеп карап була. «Өч баламны очар кош итеп» дип башланган строфаның шигырьдә берничә җирдә кабатлануы да Ананың сагышын, фаҗигасен, хис-кичерешләрен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. «Ана бәйрәме» − шагыйрьнең иҗат табышы.

Ф. Кәрим. «Үлем уены»

Бирем. Әхтәм турында ниләр уйлыйсыз? Аның килеш-килбәтен, эш-шогылен, хәйләле тапкырлыгын характерлагыз.

Әхтәм образы

Әхтәм − Ф. Кәримнең «Үлем уены» поэмасының төп герое. Ул − партизан улы. Сугыш башлангач та малай партизан отрядына килеп кушыла, һәрнәрсә белән кызыксынучан, фашистларга нәфрәт белән караган, алардан үч алырга омтылган малайны отрядка алалар. Аңа хәрби киемнәр, мылтык һәм солдат кирәк-яраклары бирәләр. Әхтәм күбрәк снайпер Сөләйман янында булырга тырыша. Сөләйман аңа төз ату серләрен өйрәтә. Үзе һәрвакыт эчтән генә моңлы җыр көйли. Кирәк чакта хәйләли белергә дә кирәклеген әйтә.

Беркөнне снайпер Сөләйманга фашист пулясы тия, ул һәлак була. Әхтәмгә якын дустын югалту бик авыр була. Чөнки ул үзенең әти-әнисенең дә кайда икәнен белми. Сугыш аны иң якын кешеләреннән аерды.

Әхтәмгә Сөләйманның мылтыгын бирәләр. Әхтәм, кадерле мылтыкны тотып, фашистлардан үч алырга ант итә. Үч алганда аңа Сөләйман солдатның киңәшләре ярдәм итә. Хәйләсен дә эшкә җигә малай һәм фашист снайперын үтерә.

Минемчә, Әхтәм − чын солдат. Ул − тапкыр һәм батыр малай. Әхтәм кебек малайлар да Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткәннәр. Мине Әхтәмнең батырлыгы сокландырды.

Бирем. «Нәни солдатның тапкырлыгы» темасына инша языгыз.

Нәни солдатның тапкырлыгы
(Инша)

Сугышта хәйлә

танкны җиңә.

Ф. Кәрим.

Фатих Кәрим Ватан азатлыгы өчен сугышта батырларча үлеп кала. Ул фронтка үзе теләп китә. Туган иленә турылыклы, батыр, сизгер җанлы лирик шагыйрь була ул. Сугыш тынган арада берсеннән-берсе гүзәлрәк әсәрләр яза. Шагыйрь шигъри әсәрләренә үзе күргән, үзе кичергән вакыйгаларны ала. «Үлем уены» − шундый реалистик әсәрләрнең берсе. Еллар узган саен, немец-фашистларга каршы халкыбыз алып барган героик көрәш киләчәк буыннарга легенда итеп сөйләнер. Бу көрәштә балалар да читтә калмаган. Алар, үзләренә хас җитезлек, самимилек, зирәклек һәм тапкырлык күрсәтеп, җиңүгә зур өлеш керткәннәр.

Әсәрнең герое − 12 яшьлек Әхтәм. Ул − фронтның алгы сызыгында. Монда сине һәр минут, һәр секунд шыксыз үлем сагалый. Әнә Әхтәм тын таңда акрын гына җырлап окопка аш алып кайта. Ләкин аңа тынычлап ашарга насыйп булмый, дошман ядрәсе аның котелогын тишеп үтә. Бу инде үлем якында дигән сүз. Ул малайларга хас наянлык белән үлем уены оештыра: немец снайперы белән бермә-бер алышка чыга. Кем кемне җиңәр? Әхтәмнең хәйләсе күңел кылларын кузгата, аңа теләктәшлек хисләре уята.

Әхтәм үзенең тапкыр хәйләсендә ялгышмый:

Тишек котелок −

Аның ашы юк;

Фашист гәүдәсе −

Аның башы юк.

Нәни солдатның йөзендә елмаю − канәгатьләнү һәм җиңү билгесе. Әмма тынычланырга ярамый: фронтта җиңү үлем белән янәшә йөри. Әхтәм − үлем юлын аралап баручы зирәк сугышчы, хәтәр язмышы белән укучы күңелен борчып торган шук, шаян малай да:

Ник елмаймасын,

Ул бит яшь әле,

Ул бу дөньяда

Бик аз яшәде,−

дип, автор аны аклап та куя.

«Үлем уены» − балаларның рухын чагылдыра торган иң матур әсәрләрнең берсе. Нәни солдатның жиңү шатлыгы укучы күңеленә дә күчә. Ул, җыр кебек җиңел укылып, хәтердә тирән уелып кала.

М. Кәрим. «Озын-озак балачак»

Бирем. Моң һәм сагыш, шәфкатьлелек һәм рәхимсезлек турында хикәя төзегез. Үзегез укыган текстка таянып, дәлилләп күрсәтегез.

Моңлы бала түгел идем,

Моңнар төште башыма.

Татар халык җыры.

Моң… Нәрсә соң ул моң? Бу сүзне һәркем үзенчә аңлый торгандыр. Моң һәм сагыш… Бу ике сүз янәшә йөри, әллә күңелдә сагыш булганда гына моңланып буламы икән? Һәр кеше үзенчә моңлана, сагышлана. Мондый вакытларда кайберәүләр, тирән уй-хисләргә батып, сагышлы озын көйләрне авыз эченнән генә көйләп йөри, кайберәүләр кычкырып җырлап җибәрә, кайбер кеше гармунда, баянда уйный. Үзе уйный да, җырлый да белмәгән кеше музыка тыңларга мөмкин. Мондый вакытта иҗат кешеләре яңа көйләр, яңа әсәрләр тудыралар, рәссамнар иң яхшы картиналарын иҗат итәләр. Моң кешене хыялга, иҗатка этәрә.

Күренекле башкорт язучысы М. Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәрендә Искәндәр Әсгате бик моңлы, сагышлы, шул ук вакытта хыялга бай бала итеп бирелә. Ул уйлап чыгарган әкиятләрендә дә, хыялый киләчәген күз алдына китергәндә дә үзе күрергә теләгән дөньяны иң гүзәл, иң күркәм, югары рухи сыйфатлар белән бизи, сихри моң-сагышка төрә.

Тормышның кырыслыгы, рәхимсезлеге, әтисенең шәфкатьсезлеге алдында беркатлы Әсгать көчсез, күңеле аның мондый вакытларда үртәлә, әмма ул аларны зур сабырлык һәм түземлелек белән үткәреп җибәрергә тырыша. Ул үз хисләрен я җор сүз белән, я җыр белән җиңеләйтеп җибәрә. Мондый вакытларда ул аеруча моңсу була, тирән сагышка бирелә. Рухи юаныч, сердәш эзли; яхшыны яманнан аера башлый.

«…Иң яман каза − ата белән бала дошманлыгы. Тик өзелгән өмет белән калган хәтер генә төзәлми»,− ди Олы инәй. Бу сүзләрдә никадәр гыйбрәт, тирән мәгънә бар! Балачак шуклыгы белән килеп чыккан фаҗигаләрне, күңелсезлекләрне тиз онытырга тырыша ул.

Моң һәм сагыш Әсгать күңеленең төрле халәтендә чагыла. Әнә ул әтисен фаҗигале югалткан Рамазанның кайгысын чын күңелдән уртаклаша; ул да түгел, ятимә кыз Фәридәнең хәлен бөтен җаны-рухы белән тоеп, аңа ярдәм итәргә дип хыяллана: «Дөньяда минем иң кызганган кешем − әнә шул кыз. Үземне дә бу кадәр жәлләмим. Аның хакында мин җыр да чыгардым.

Биек-биек ызбада

Яшьләр түгә кыз бала.

Яшьләр түккән кыз баланы

Күңелләрем кызгана.

Шушы җырны җырлыйм да, үзем елыйм». Малай еш кына бәхет һәм бәхетсезлек, яшәү һәм үлем фәлсәфәсенә бирелә. Моң һәм сагыш Әсгатьнең җанында, ул аның белән яши. Моң аның өчен тормышта куаныч та, юаныч та.

Бирем. Шагыйрь җанлы Әсгать турында план төзеп, кече күләмле инша языгыз. Анда үзегезнең дә караш-уйлануларыгыз чагылсын.

Шагыйрь җанлы Әсгать
(Инша)

План.

  1. Әсгать − хыялга бай бала.

  2. Әсгатьнең һәр җан иясенә җылы карашы, мәрхәмәтле булуы.

  3. Шагыйрь җанлы Әсгать.

  4. Балалар дөньясы − якты дөнья, бары дөреслекне генә кабул итә.

Җил бик тиз актарды әкият китабын.

Р. Фәйзуллин. «Балачак».

Язучы М. Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәрендә төп геройларның берсе − Әсгать. Фәкыйрьлекнең чигенә чыккан гаиләдә үсә малай. Тамагы икмәккә туймаса да, хыялга бай ул. Кешеләрнең, хайваннарның гына түгел, табигатьтәге һәрнәрсәнең җаны барлыгына чын күңелдән ышана, алар белән серләшә һәм дустанә мөнәсәбәттә яши. Чичән телле, йөгерек уйлы, мәрхәмәтле самими бала ул. Бераз гына мактанчык та, тәкәбберлек тә юк түгел үзендә, бераз гына сәеррәк тә.

Тормышының авырлыгы, әтисенең балаларына битарафлыгы, ваемсызлыгы һәм рәхимсезлеге дә Әсгатьнең моңлы, сагышлы җанын ямьсезли алмый; ул һаман да эчкерсез, ихлас һәм хыялый булып кала. Бу авырлыклар вакытлыча гына булып, матур, якты, бәхетле тормыш киләчәгенә чын күңелдән ышанып яши.

Артык нечкә күңелле бала ул. Үзе өчен генә түгел, башкалар кайгысы өчен дә борчыла, теләктәшлек белдерә. …Тугай юлы буйлап үтә моңлы, үтә зарлы итеп җырлап үтүче Рамазанга да, үги әнисенең кыерсытуларына түзәргә мәҗбүр булган Фәридәгә дә көенә ул. «Шул Фәридәне үги әнисе көн саен я тирги, я тукмый. Минем шикелле бәхетсез ул. Без ятим Фәридә белән икәү бер ишбез. Миңа ул хакта әнә теге Әүлия чишмәсе янындагы яшен суккан куш каенның берсе әйтте. Дөньяда минем иң кызганган кешем − әнә шул кыз. Үземне дә бу кадәр жәлләмим. Аның хакында мин җыр да чыгардым.

Биек-биек ызбада

Яшьләр түгә кыз бала.

Яшьләр түккән кыз баланы

Күңелләрем кызгана», −

дип сөйли ул повестьның героена.

Буйга җиткәч, Әсгать уйчан табигатьле, сабыр холыклы егеткә әйләнә. Белем алырга да мөмкинлеге булмый. Балачактан килгән чичәнлеге, җыр, такмак чыгаруы, тапкыр сүзле булуы аркасында ара-тирә кыен да күргәли.

Балалар дөньясы − бары дөреслекне кабул итә торган дөнья ул. Аның хакыйкате шул. Әсгать − үтә беркатлы, әмма күңел байлыгы һәм моңнары белән хәйран итә торган халык баласы.

«Җил бик тиз актарды әкият китабын», − ди шагыйрь Р. Фәйзуллин «Балачак» исемле шигырендә. Балачакның газаплары да, куаныч-сөенечләре дә − ерак тарихның билгеләре, һич онытылмый торган сихри әкият китабы ул.

Ш. Галиев. «Шәвәли маҗаралары»

Бирем. Шәвәли образын ачу өчен киңәйтелгән план төзегез.

Шәвәли образы

План.

I. Ш. Галиев тудырган геройларның иң шәбе − Шәвәли образы.

  1. Шәвәлигә бераз гына мактанчыклык хас.

  2. Шәвәли ничә яшьтә?

  3. Ул − зирәк, тапкыр, жор телле малай.

  4. Шәвәли − дөнья серләренә төшенергә омтылучы хыялый малай.

II. Шәвәли − җыелма образ.

Ш. Галиев. «Рәхмәтләр хакында»

Бирем. Ш. Галиевнең үзегезгә ошаган бер шигыре турында языгыз.

Миңа Ш. Галиевнең «Рәхмәтләр хакында» шигыре аеруча ошады. Гафур таныш түгел кызның бияләен жирдән алып бирә. Кыз рәхмәт әйтә, чөнки аңа яхшылык эшләделәр. Гафур да кызның рәхмәтен яхшылык дип кабул итә. Рәхмәт әйтешкән бу балалар икесе дә тәрбиялеләр, әдәплеләр. Динә шуны аңлап ала һәм көлеп җибәрә. Алар, шулай көтмәгәндә очрашып, танышып китәләр. Шушы бер рәхмәт аркасында ике бала арасында дуслык барлыкка килә. Әйбәт кешеләр белән дус булу үзе зур шатлык бит ул.

Ш. Галиев безгә Динә һәм Гафур шикелле яхшы күңелле, тәрбияле һәм һәр яхшылыкка рәхмәтле булыгыз, дия кебек.

Ш. Галиев. «Сабантуйда җиңелгән малай»

Бирем. «Сабан туе» рәсеменә игътибар итегез. Анда көрәш ничек сурәтләнә?

Л. Фәттаховның «Сабан туе» картинасының репродукциясе өстендә эшләү

Сабантуй − татар халкының борынгыдан килгән милли бәйрәме. Ул, язгы сабан чәчүләрен тәмамлагач, һәр ел саен июнь аенда үткәрелә. Тырыш хезмәттән сон, халык шатланып, куанып бәйрәм итә, күңел ача. Димәк, Сабантуй − халкыбызның хезмәт бәйрәме.

Полотнода беренче күзгә ташланган нәрсә − киң мәйданда халыкның кайнап торуы. Рәссам һәр кешенең йөз-кыяфәтен, портретын, бәйрәмчә киенүен, Сабантуй көрәшен эзлекле сурәтләп бирә алган.

Алгы планда Сабан туеның таҗы − көрәш сурәтләнгән. Көрәшнең үзәгендә өч кешене күрәбез: икесе − кызып-кызып, җан-фәрманга көрәшүчеләр; өченчесе − иңенә сөлге бәйләгән ак сакаллы бабай аларга хөкемдар ролен үти. Ул көрәшне шулкадәр бирелеп күзәтә, хәрәмләшү булмасын өчен, көрәшүчеләрнең бер генә хәрәкәтен дә күздән ычкындырмый. Өстәл янында утырган, җиңенә кызыл тасма бәйләгән аксакал да үзенең кордашына булыша, көрәшне бик сынап карый. Мәйдандагы башка кешеләр дә уртадагы көрәшне бик кызыксынып күзәтәләр, һәркемнең йөзендә киеренкелек күренә, кем кемне жиңәр? Алар көрәшүчеләргә көч һәм дәрт биреп торалар.

Рәссам үз халкының тормышын бик тирәнтен белә, авыл халкының гадәтләрен дә калку итеп тасвирлый; бер яктагы баганада чиккән, чүпләмле сөлгеләр жилферди. Эскәмиядә җиңүчегә дигән тальян гармун тора. Кешеләрнең киемнәрендә дә миллилек сизелә. Монда татар халкының элеккеге киеме белән хәзергесе аралаша. Өлкән буын кешеләре − картлар − күлмәк, күлмәк өстеннән камзул, башларына түбәтәй кигәннәр. Авыл хатын-кызлары − аклы бала итәкле, озын җиңле күлмәктән, ак ефәк шәлләрдән; шәһәрнекеләр исә − мода буенча киенгәннәр. Хәтта мәйдандагы халыкның утыру рәвеше, басып торуыннан, йөз-кыяфәтләре, күз карашыннан үзенчәлекле сыйфатларны күреп була. Күбрәк ал, кызыл, ак, яшел төсләр бирелә: кызыл башлы чиккән сөлгеләр, суккан кызыл ашъяулыклар − элек-электән татар халкының үз кул көче белән эшләгән әйберләре аның нечкә зәвыгын, иҗат талантын күрсәтәләр.

Мәйдан хәрәкәтен көчәйтү өчен, андагы киеренкелекне белдереп, рәссам көчле искән җилне, җил белән тирә-яктагы болытларның кабарынып җыелуларын, агач ботакларының җилгә сыгылып-сыгылып торуын оста итеп тасвирлаган. Табигатьтәге хәрәкәтне җанлы гәүдәләндерүе сәбәпле, Л. Фәттахов халыкның дулкынлануын, мәйдан ыгы-зыгысын күз алдына китереп бастыра.

Бу рәсем хезмәт кешесенең шатлыгын, мул тормышының куанычын, халкыбызның матур гадәтләренең бүгенге көнгә кадәр саклануын күрсәтә.

Хәзерге вакытта Сабантуйларны татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә үткәрәләр.

Г. Сабитов. «Ярсулы яз»

Бирем. Әсәр сезгә ничек тәэсир итте? Яз күренешләрен күзәтүдән тупланган тәҗрибәгезне кушып, кечкенә хикәя иҗат итегез.

Яз галәмәтләре
(Хикәя)

I. Әллә нинди булды быелгы яз.

Г. Сабитовның «Ярсулы яз» хикәясе әнә шундый гадәти булмаган сүзләр белән башланып китә дә, язгы ярсу, язгы ташкын укучы күңеленә дә күчә.

…Әнә тирләп-пешеп математикадан контроль эш эшләп утырган Гамил белән Гөлүсәнең дә күңелләренә кереп оялаган бу язгы тынгысызлык. Кояш коткысына бирелгән Гөлүсә Гамил ярдәменә ышанып утыра, ә тегесе юри «этлек» эшли − караламасын чүплек савытына ташлый.

Хикәядә Гамил белән Гөлүсә арасындагы җылы мөнәсәбәт самими беркатлы хәрәкәтләр аша бирелә. Контроль эш вакытында караламаның чүплек савытына салынуы, урындыкка авторучка кую да, ялган чокыр казылу да наян үртәшү китереп чыгара.

Яз − табигатьнең уяну чоры. Кояш та, рекорд куйгандай, көннән-көн җылырак, яктырак карый, ак кар өстенә юмарт нурларын сибә. Яз җитүгә, күңел каядыр ашкына, нидер эзли башлый. Бала күңеле дә шулай. Балалык − үзе яз ул. Гамил белән Гөлүсәдә дә быелгы яз яңа хис-тойгылар тудыра, гүзәллеккә омтылдыра, үзара аралашуга юл сала. Алар бер-берсенә игътибар итә башлыйлар.

Шулай да кайвакыт хисләреңне дә йөгәнли белергә кирәклеген дә искәртә автор. Гөлүсәгә атап казылган ялганчы чокырына карт укытучының төшү ихтималы туа. Югалып калган Гамил хатасын төзәтергә ашыга: үзе казыган чокырга үзе төшә! Гөлүсәгә шул җитә кала. Рәхәтләнеп, яратып көлә ул Гамилдән.

Гамил белән Гөлүсә арасындагы яңа хисләрнең бөреләнә башлавын ике тәрәзә арасындагы күбәләкнең очарга талпынуыннан да күрергә була. Сыйныфташлар арасында эчкерсез шаян, шук мөнәсәбәтләрнең алга таба зур дуслыкка әйләнәчәгенә күңел ышанып кала.

II.

Яз килә кошлар канатында,

яз көләч дуслар карашында.

Ярсуы агым суларга хас,

җилкенеп искән җилләрдә наз…

Алтын нурлар уйный −

алтын таҗ.

Җирдә патша бүген

якты яз!

(С. Сөләйманова. «Яз килә»)

Язучы Г. Сабитовның «Ярсулы яз» хикәясен укыгач, күңелгә әнә шундый шигъри юллар килде. Әйе, һәр яз үзенчә килә, һәр язның үз маҗаралары, кызыклары җитәрлек була.

Иртән елмаеп чыккан кояш ак кар өстенә юмарт нурларын сибә; өй кыегындагы сөңге-бозлардан көмеш тамчылар тама; ул да түгел, җырлый-җырлый, шаян гөрләвекләр ага, аларда, чырык-чырык килеп, чыпчыклар юына. Яз хәбәрчеләре − кара каргалар су буендагы биек талларга, тирәк башларына оя коралар.

Урам бала-чага тавышы белән гөр килеп тора. Берәүләр күлдәвекләр ясый, икенчеләребез, гөрләвекләрне буып, көймә-йомычкалар агыза, аларның бөтерелеп агуларына ияреп йөгерә торгач, бөтен доньябыз лычма су була, ләкин син аны сизмисең; рәхәт: йөгерәсе, сикерәсе, очасы, әллә кайларга китәсе, әллә нинди яхшылыклар эшлисе килә!

Ә син гөрләвекләр артыннан гамьсез йөгергәндә, шук кояш үз эшен эшләп өлгергән: борын тирәләренә төрткеләр − сипкелләр сибеп чыккан, бөтен йөзне «кояш ашаган»!

Язның һәр яңа туган көне табигатькә яңа бизәкләр өсти. Тау битләрендә кар эреп бетәргә өлгерми, без инде анда «Күркә», «Әбәк-әбәк», «Буяу сатыш» уеннары уйныйбыз, скакалка сикерәбез; ташу белән агып баручы боз өсләренә ут ягып җибәрәбез, аларның бәрелә-сугыла агып баруларын күздән югалганчы озатып калабыз. Үзе бер могҗиза! Ә кайбер көннәрдә, учак ягып, бәрәңге пешерәбез. И-и, аның тәмлелеге! Кулларны пешерә-пешерә ашаганда, авыз кырыйлары, бит-куллар кап-кара булып бетә.

Кичен, арып-талып, иртәгә дә уенга чыгарга дип, иптәшләрең белән сүз куешып, теләр-теләмәс кенә өйләргә таралышасың.

Яз килә!

Хәбәрдар һәр аваз!

Яз − көләч,

тәрәзәң киңрәк ач!

(С.Сөләйманова. «Яз килә»)

Н. Исәнбәт. «Хуҗа Насретдин» Хуҗа Насретдин − халык герое
(Инша)

Хуҗа Насретдин − халык авыз иҗатыннан килә торган образ. Кайсы гына төрки халыкны алма, ул аны үз герое, үз кешесе итеп күрә һәм үз халкының милли сыйфатларын сала. Татар халкы да Хуҗа Насретдинны үз герое итеп саный. Хәзерге чорда да халкыбыз тормыштагы теге яки бу кимчелекләрне Хуҗа Насретдин «күзлеге» аша карый, үз фикерен җиткерә. Хуҗа Насретдин − үлемсез образларның берсе.

Күренекле әдип Н. Исәнбәт «Хуҗа Насретдин» комедиясендә Болгар чорларында бабаларыбызның чит ил басып алучыларына каршы да, үзләренең булдыксыз һәм ахмак түрәләре белән дә көрәшүләрен гәүдәләндерә. Бу көрәштә халык коралга һәм тупас көчкә каршы нечкә акылны, үткерлекне, зирәклекне куя һәм җиңеп чыга.

Комедиядә Хуҗа образы гаделлек сагында торучы итеп бирелә. Гаделлек өчен көрәшне ул зирәклек һәм тапкырлык аша алып бара. Тимерчеләр бистәсенә куелган, халыкның бар ризыгын ашап торучы филне алдыру вакыйгасы, өч мәсьәләне чишү, сыңар аяклы каз, ханның бәясен билгеләү һәм ахырда Хуҗаның бер көнлек хан булып, тәхеттә утыруы, Җиһангирны качарга мәҗбүр итүе − болар Хуҗаның үтә дә җитди сынауларны уңышлы үтүен күрсәтә. Болар − хакимият белән халык арасындагы каршылыклар. Акыллы ахун эшли алмаганны зирәк, тапкыр, хәйләкәр Хуҗа булдыра. Акыл белән түгел икән, халык хакимиятне тапкырлык һәм хәйлә белән җиңә. Хуҗа үзенең эш-гамәлләре аркылы халык идеал иткән ханны, аның гадел эшен ачып бирә. Моңа халык бик шат. Укучы да аның көлкеле хәйләсеннән канәгатьлек таба. Чынлап та, Хуҗа − халык герое, аның идеалы. Хуҗа образының реалистик көче дә шунда.

VI СЫЙНЫФ Җырлар

Бирем. «Моң» дигән төшенчәне ничек аңлатыр идегез? Ул җырның сүзләре белән бәйләнгәнме, көе беләнме? Мисаллар китерегез.

Минемчә, моң ул − кеше күңеленең җырда чагылышы. Шушы сүздән «моңаю» дигән сүз дә ясалгандыр. Ә «моңаю» сүзе кешенең уйлануларын, сагынуларын, үкенү-юксынуларын белдерә. Үзен юатырга тырышып, кеше ниндидер җырны көйли, борчыган мәсьәләләрне вакытлыча булса да онытып тора. Күңеле тулганда моңая, озын көйләр суза, ә шатлыгы булганда, үзенең куанычын күңелле көйләргә күчерә. «Моң» сүзе җырның көе белән дә, сүзләре белән дә нык бәйләнгән.

Моңлы бала түгел идем,

Моңнар төште башыма, −

сүзләрен «Әпипә» көенә һич кенә дә җырлап булмас иде. Шулай ук «Көзге ачы җилләрдә» җырына «Сабан туе», «Туган ильгә «Шома бас» сүзләрен куеп булмый. Җырларда җырчының кичерешләре, рухы, җаны чагыла. Г. Тукай җырлар турында: «Бу − бертөрле сихри көзгедер», − дип яза. Ул кешенең күңеленнән бәреп чыга.

«Моң» төшенчәсе татар халкына гына хас, диләр. Шуңа күрә аның төгәл тәрҗемәсе дә юк.

Г. Камал. «Беренче театр» Хәмзә бай образы
(Инша)

Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Г. Тукай.

1906 елның 22 декабрендә Казанда беренче мәртәбә татар телендә спектакль була. Аны Казанның алдынгы фикерле кешеләре, укучы яшьләре куялар. Бу татар дөньясы өчен зур яңалык була, ә һәр яңалык башлангыч чорында каршылыкларга очрый. Шушы заман өчен хас булган фикер каршылыкларын күренекле драматург Г. Камал «Беренче театр» комедиясендә ачык күрсәтә. Әсәрнең төп герое − Хәмзә бай нәкъ менә театрны булдырмас өчен бик тырышып йөри. «Заманалар бозылды. Куйдырмагыз, рөхсәт юк»,− дип, кемнәргә генә бармый, шулай да театрны туктата алмый. Замана үзгәргән, аның рөхсәте яки тыюларының мәгънәсе калмаган.

Хәмзә бай театрны туктату артыннан йөргәндә, үзенең гаиләсендәге кияве һәм кызы, килене һәм улы, кибетчесе Фатих театрга китеп барганнар. Димәк, җәмгыятьтәге яңалыкны туктату түгел, гаиләсен кулда тотарга да көче бетеп бара аның. Алай да сер бирергә теләми. Бибине дә, башкаларны да туктаусыз сүгә, орыша, сукрана. Үзен генә акыллы, булдыклы, белдекле дип уйлый. Аның шушы хәлдә дә көчле, кодрәтле булып күренергә тырышуы көлке тудыра. Иске карашлы Хәмзә байның тырышып йөрүләре − кирәксез һәм файдасыз эш. Чөнки тормыш алга бара.

Вәли һәм Хәбибрахман образлары
(Инша)

Г. Камалның «Беренче театр» комедиясендәге Вәли − Хәмзә байның кияве. Ул гади гаиләдә туып үскән, шактый гына белем дә алган. Вәли, Хәмзә байның кызы Гафифәгә өйләнеп, аларда тора. Ул заманча уйлый, яңалыкка омтыла, барлык вакыйгалардан хәбәрдар, кызу канлы, уйлаганын шунда ук эшләп куярга да ярата. Үз ихтыяры белән, ирекле яшәргә омтыла. «Кайнатай кайтып керсә, гомердә театрга җибәрмәс», − дип сөйләнсә дә, яңача яшәргә теләгән Вәлинең театрга барачагына шикләнмибез. Ул − уенчак, шат күңелле, ачык йөзле, ипле кеше. Хатынының вак-төяк капризларына җиңелчә, яратып карый. Тормышта Вәли кебек кешеләр белән яшәве, аралашуы җиңел, рәхәт.

Ә Хәмзә байның улы Хәбибрахман − Вәлинең нәкъ киресе. Өйләнгән булса да, ул әле һаман «әтисенең улы», балалыктан чыгып бетмәгән сакаллы сабый. Әтисе кушканны гына эшләп, аннан коты очып курка торган кеше. Хәбибрахманда бераз томаналык та бар, буйсынучан, озак уйлаучан, беркатлы, хәйләкәр, ләкин хәйләсе дә, балаларча, бик тиз тотыла. Хатыны Факиһәгә аның белән яшәве җиңел түгелдер. Хәбибрахман кебек үз фикере булмаган, җаваплылыкны үз өстенә алмаган кешеләр җәмгыятькә дә файда китермиләр, минемчә. Автор бу образ аша Хәмзә бай ише кешеләрнең акыллы фикерле балалар тәрбияли алмаулары турында әйтергә тели.

Биби образы
(Инша)

Г. Камалның «Беренче театр» комедиясендәге Бибине белмәгән татар кешесе юктыр, мөгаен. Кемдер нәрсәгәдер төшенә алмый торса, «һи, Биби булдың инде», диләр. Димәк, син бераз «тегеләйрәк» дигән сүз ул.

Автор да Бибине катнашучылар исемлегендә «аңгыра кыз» дип тәкъдим итә. Чынлап та, Вәли, Факиһә белән сөйләшкәндә, аның наданлыгы, томаналыгы сизелә. Бибинең бу сыйфаты бездә көлү тудыра. Артык беркатлылыгы, үзенчә «серле, акыллы» булырга тырышуы Фатих белән аралашканда тагы да ачыграк күренә. Чөнки Биби Фатихны ошатып йөри, әмма ышанып та бетә алмый. Моны белгән егет Бибине тагы да ныграк котырта, үчекли.

Бибине бу өйдә бик санлап та бетермиләр кебек. Аеруча Хәмзә бай аны һәрчак ачулана, аңгыралыкта гаепли. Чынлыкта исә, аның үз улы Хәбибрахман да аңгыралыгы белән бер дә Бибидән ким түгел.

Комедиядә Биби образының әһәмияте бик зур. Аның аркылы автор үзәк геройларның чын йөзләрен, яшәү асылларын ачыграк, калкурак сурәтләп бирә алган.

Биби әле ул башкаларга караганда акыллырак та, зирәгрәк тә. Кирәк булганда, курыкмыйча үз фикерен әйтә ала. Кыскасы, ул − «акыллы юләр». Үзен кимсеттерә торган мескеннәрдән түгел.

С. Рәмиев. «Уку»

Бирем. Сәгыйть Рәмиев сеңелләренә биргән киңәшне сез бүген кемнәргә әйтер идегез?

Шагыйрь С. Рәмиев «Уку» шигырен балаларга юллый. Укуның кеше тормышында тоткан ролен ачып бирергә тырыша. Аның фикеренчә, укыган, белем алган кеше беркайчан да югалып калмый: уку «адәмне алга илтә», бәхет ишеген ача, зур дәрәҗәгә менгезә, укыган кеше тәрбияле дә була. Автор телләр өйрәнүгә дә басым ясый.

Урысча да уку, уку,

Кытайча да уку, уку.

Бу шигырь малайларны да, кызларны да тырышып укырга чакыра. Мин үземнең ялкау сыйныфташларыма С. Рәмиевнең «Уку» шигыренә игътибар итүләрен теләр идем. Чөнки шигырьдә уку һәркемнең дә изге бурычы («фарыз эш») итеп бирелә.

С. Рәмиев. «Авыл»

Бирем. Сезнең дә авылыгыз шулай матурмы? Аның табигатен тасвирлап карагыз.

Туган авылым
(Инша)

Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен ул − туган авылым. Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Яшьлекләрендә авылын ташлап чит җирләргә киткән кешеләр дә, туган туфракларын сагынып, аның табигатенә сокланып җырлар, шигырьләр язалар. Якташ шагыйребез Р. Фәйзуллин да «Кайту» шигырендә туган авылын ничек сагынуы турында яза:

Рәхәтләнеп аунадым бер

туган як карларында!

Кулларымны куеп тордым

чишмәнең парларына.

Рәхәтләнеп таптап йөрдем

бала чак сукмакларын,

искә төшереп, гомеремнең

татлы төштәй чакларын…

Мин дә чын күңелемнән туган ягымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Минем авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, ботен дөньяда бер генә, бары тик бер генә!

Авылымны ике яктан җиләк-җимешкә бай, матур таулар, калкулыклар кочаклап алган. Без һәр елны Төбәк, Карамалы, Абалый тауларына җиләккә йөрибез, җәен-көзен гөмбә җыябыз.

Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзең ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк анда! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч гүзәллек! Әнә шул болын өстеннән әкрен генә иртәнге кояш күтәрелә. Күтәрелә дә, илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Әкияти манзара эчендәге авылым көннән-көн матурлана, яшеллеккә күмелә.

Авылдашларыбыз биек, якты, матур өйләрдә яшиләр. Җиләк-җимеш, яшелчә бакчалары белән горурлана да алалар.

Чишмәләргә дә бай туган авылым. Чаптырган, Акъяр, Изгеләр, Сибгат чишмәләре, челтер-челтер килеп, көн-төн, атна-ай һәм еллар буе агып утыралар. Аларның исемнәре хәзер әдәби әсәрләрдә дә яңгырый, җырларда җырлана.

Авылымның басу-кырлары офыкларга барып тоташа. Бик-бик еракта алар күккә тиеп торалар кебек.

Атлаган һәр адымым, эчкән суым, сулаган һавам, ризыкланган икмәгем өчен, туган авылым, туган туфрагым, мин сиңа бурычлымын.

Сиңа булган ярату, синең белән горурлану хисләрем изге, пакь һәм саф, туган авылым!

Шигырьдә сурәтләнгән авыл
(Инша)

Минемчә, «Авыл» шигыре С. Рәмиевнең туган авылына багышланган. Шагыйрь шулкадәр җылы итеп, сокланып бары тик үз авылы турында гына яза ала. Бераз шәһәр ыгы-зыгысында яшәп алган шагыйрьгә авылы оҗмахны хәтерләтә. Монда сихри тынлык, бар җир гөлгә күмелгән, еракта урман һәм таулар күренә.

Шигырьдә шәһәр үзе күрсәтелми. Шулай да без шигырьне шәһәр белән авылны чагыштыру дип кабул итәбез. Герой шәһәрдә тулган айны да күрә алмаган. Аны биек йортлар, завод морҗаларының төтене каплый. Ә авылда, фирүзә ташлар сибелгән зәңгәр күктә, бөтен җиргә көмеш нурын сибеп, тулган ай яктырта. Авылның төне дә бик кыска, матурлыкка гаҗәпләнеп, сокланып, аның үтеп китүен дә сизмисең.

Синдә төн дә юк, төнең дә

Бер болытлы көн генә.

Шигырьдә шагыйрьнең үз авылын чиксез яратуы күрсәтелгән. Үзе шәһәрдә яшәсә дә, аңа язу өчен илһамны авылы бирә. Минем авылым да шигырьдә сурәтләнгән авылга охшаган, табигате бик матур. Минем, шул матурлыкны саклап, бик озак яшисем килә.

Ә. Фәйзи. «Тукай»

Бирем. «Габдулланың кичерешләре» дигән темага кечкенә күләмле инша языгыз.

Ниһаять, кулдан кулга йөри торгач, Габдулла Җаек шәһәренә килеп җитә. Ә. Фәйзинең «Тукай» романы Габдулланың бу шәһәрдә үткәргән беренче көннәре турында сөйләү белән башланып китә.

Ерак юлларны үтеп килгән Габдулла өчен яңа тормыш башлана. Чирәк малай һәр күргән вакыйганы үзе кичергән, күргән вакыйгалар белән чагыштыра бара. Гади халыкның тормышы монда да Казандагы әти-әниләренекеннән әллә ни аерылмый икән. Ул беренче очрашкан Гыймади белән Гайниямал да көне-төне эшлиләр, байларына хезмәт итәләр. Ләкин бу кешеләрнең гаҗәп кызыксынучан булуларына исе китә Габдулланың. Ул аларга «Әбүгалисина» китабын укый. Күпне белә торган шәкертнең дәрәҗәсе күтәрелеп китә. Габдулла шунда укуның кирәкле эш булуына төшенә. Аның икенче көнне үк мәдрәсәгә (шәһәр мәдрәсәсенә!) барасы килә. Тик монда да ятимлекнең кара шәүләсе мөмкинлек бирми: киез итекләр тишек икән.

Зарыгып көткән көн килеп җитә. Зур өмет-хыяллар белән ул мәдрәсәгә ашкына. «Бу − гади йөреш түгел, балалыктан − олылыкка, бүгеннән − киләчәккә батыр бер омтылыш, кыю бер сикереш ясау иде». Ләкин Габдулланың зур шәһәр мәдрәсәсе турындагы хыялларын беренче көнне үк караңгылык каплап алды. Мәдрәсәсе дә ярым җимерек, шәкертләре − тәрбиясез, хәлфәләре − белемсез.

Габдулла баштарак төшенкелеккә бирелсә дә, үзеннән күп нәрсә торганлыгын аңлый һәм тырыша башлый: сабагын да өйрәнә, иптәшләренә дә ярдәм итә, хәтта рус телен дә өйрәнә башлый. Минемчә, Габдуллада кечкенәдән тырышлык, максатына ирешү өчен көрәш дәрте булган. Шулай булмаса, ул зур шагыйрь була алыр идемени?

Кыскасы, Габдулланың кичерешләре кечкенәдән үк белемгә омтылу, гади кешеләргә ярдәм итү теләге белән бәйләнгән.

Бирем. Шәпеш хәлфә белән Сираҗи хәлфәгә чагыштырма характеристика бирегез.

Шәпеш (Шәфигулла) хәлфә

Сираҗи (Сираҗетдин) хәлфә

1. Портреты.

Озын буйлы. Акай күзле, зур кулларын кая куярга белми, селтәнгәләп һәм аунаклап йөри.

2.Холкы-фигыле.

Шәпеш хәлфә усал, тупас, рәхимсез. Балаларны шакмак таккан камчысы белән кыйный. Шәкертләрне кыйнаудан битәр, кыйнамый гына үзәкләренә үтә белә, бер-берсенә каршы куя, мыскыл итә.

Ул куштан, ялагай, куркак, байларга ярарга тырыша, мактанчык. Шуның өчен аны улы Талип та яратмый. Шәпеш хәлфә надан, дорфа, ул укыткан шәкертләр үзе шикелле томана, дорфа һәм белемсез булып чыгалар.

1. Портреты.

Сираҗетдин хәлфә − калын түгел, ләкин таза гәүдәле, кечкенә мыеклы, сакалын кырган, тулы битле, көләчрәк соры күзле. Ул мәһабәт түгел, ләкин өстендәге казакие һәм кыска гына чәчен маңгай тиңентен каплап, тигез генә итеп кигән кара хәтфә кәләпүше аның кыяфәтенә ниндидер тулылык, спайлык биреп тора.

2.Холкы-фигыле.

Балаларны ярата, алар белән дустанә мөнәсәбәттә. «Мин сез наяннарны беләм бит», − дигән сыман хәйләкәр, һәм шуның белән, дуслыкны белгертә торган карашы белән шәкертләрне үзенә тартып тора.

Акыллы, киң күңелле, сабыр, белемле. Кемнең кем икәнлеген аера, кешене таный белә.

X. Туфан. «Гөлләр инде яфрак яралар» Шигырьнең үзенчәлеге

Х. Туфанның «Гөлләр инде яфрак яралар» шигыре озакка сузылган каты сугышның тәмамлануын хәбәр итә. Шигырь − үзенә бертөрле. Шагыйрь әйтергә теләгән фикерен, җыйнап, беренче строфада әйтеп бирә. Аннан соң һәр юлына өстәмә аңлатма бирелә бара. Шуның белән шагыйрь шигъриятнең чын остасы буларак гәүдәләнә.

Гөлләр яфрак ярганда, ягъни яз көне коточкыч сугыш тәмамлана. Сугыш бетүен бигрәк тә балалар көтә. Чөнки алар бу елларда кайгыларны күп күрделәр: кайберләре иң якын кешеләрен югалттылар, ятим калдылар. Ләкин әле алар үз өйләренә «кояш керүен» − шатлыклы хәбәр килүен көтәләр, өметләрен өзмиләр. Кайгы, ачлык үзәкләренә үтсә дә, «сугыш алласы»ның җиңү салютлары сугышның бетүен хәбәр итә. Балалар барысын да белә: фашизмның ни икәнен дә, җәлладны да, аждаһаны да. Моңарчы әкиятләрдә генә очрый торган явыз көчләр илебезгә бетмәс-төкәнмәс афәт китерделәр. Шуңа аларны кызгану мөмкин түгел − аларга бары тик дар элмәге генә лаек.

Җиңү барысыннан да өстен. «Язы җитте, язы дөньяның!» − дип кычкырып, урамга йөгереп чыгасы, «Солдат туганым»ны кысып кочаклыйсы, рәхмәт әйтәсе килә. Шигырьне укып чыккач, минем күз алдыма менә шундый вакыйгалар килде.

Г. Ибраһимов. «Кызыл чәчәкләр» Биш дусның язмышы
(Инша)

Г. Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» повестенда бала чактан бер авылда туып, бер авылда үскән биш дусның язмышы күрсәтелгән. Повестьны уку барышында дусларның язмышлары ил язмышына килеп тоташуы ачыла. Хәзер инде аларны «дус» дип тә атап булмый. Алар, ике лагерьга бүленеп, бер-берсенең кан дошманына әвереләләр.

Повестьның башында автор «Башлангыч» («Кызыл орлыклар») дигән кереш бүлек белән таныштыра. Повестьның буеннан-буена без шушы орлыкларның үсү-үсмәве белән очрашабыз. Орлыкларның хәле биш дусның язмышы аша ачыклана бара.

Табигатьнең гүзәл бер почмагына урнашкан Зәңгәр Чишмә авылында биш малай дөньяга килә. Алар төрлесе төрле гаиләдән. Хәлле, бай кешеләрнеке дә, ярлы, ятимлеккә дучар булганнары да бар алар арасында. Ләкин балачак барысын да тигезли. Малайлык маҗаралар эзли, уйный, шаяра. «Авылның төрле урамнарында, байлыгы-төзеклеге төрлечә булган төрле өйләрдә» туып-үскән малайлар аерылмас дусларга әйләнәләр. Повесть биш дусның берсе Солтан авызыннан сөйләнә. Малайларны дуслык берләштерсә дә, аларның һәрберсенең үз үзенчәлекләре бар: Шаһбаз − ятим малай. «Ул көчле түгел, ләкин бик үткен, бик хәйләле. Йөгерүдә, суда йөзүдә дә аңа чыккан кеше юк». Сызгыру ягыннан да аны узган кеше юк. Гыйлаҗи − бөтен авыл малайлары арасында бердәнбер балта остасы. Аның әтисе − Зариф оста. Фазыйл − бик акыллы, «әллә кайдан акыл таба, кызык сүз әйтә, − яңа уен чыгара да, әле биш минут элек кенә бугазга бугаз килгән малайлар, гөрләшеп, кочакланышып, яңадан уйнарга тотыналар». «Галине әйтәсе дә юк. Нәрсә ясарга: агачмы, нечкә тактамы, калайлармы, кадаклармы − һәммәсен Гали ташый. Акча дигәнең аңардан өзелми». Ул − бай малае. Солтан исә малайларның бөтен эшләрен башлап йөри. Оештыру сәләтенә ия.

Дусларның аерылышулары солдатка алыну яшенә җиткәч башлана. Герман сугышы башлану егетләрне чыгышларына карап аера. Шаһбаз, Гыйлаҗи, Солтан сугышка китәләр. Фазыйл белән Гали акча һәм байлык белән сугыштан калалар. Революция исә «дус»ларны ике капма-каршы якка аерып куя. Алар бер-берсенең кан дошманнарына әвереләләр. Гали белән Фазыйл бергә уйнап үскән дуслары Гыйлаҗины үтерүдә турыдан-туры катнашалар. Шаһбазны Фирганәдә басмачлар җәзалап үтерә. Галинең дә тормышы чәчәк атмый. Ул, кылган гамәлләре өчен һәм яңа тормышны кабул итә алмыйча, үзен-үзе атып үтерә. Фазыйл шулай ук эшләгән эшләре өчен үкенә. Яңа, тормыш аны үзенә тарта, ләкин әле ул икеләнә. «Башлангыч»та чәчелгән кызыл орлыкларны карап үстерү биш дусның берсенә − Солтанга тапшырыла. Ул − яңа тормышның үзәгендә.

Г. Ибраһимов «Кызыл чәчәкләр» әсәре белән, яңа тормышны төзү бик күп фаҗигаләр бәрабәренә мөмкин булды, дигән фикерне үткәрә.

Г. Гобәй. «Маякчы кызы»

Бирем. Сезнең таң атканны күргәнегез бармы? Ул нинди булып исегездә калды?

Җәйге таң

Галибанә яктырып әкрен генә ал таң ата.

Г. Тукай.

Таң ата… Бу − табигатьнең иң могҗизалы, иң серле, иң гүзәл вакыты.

…Әнә бар дөнья әкияттәгедәй сихри тынлыкка чумган, шылт иткән тавыш та юк. Күктәге берәм-сәрәм йолдызлар әкрен генә төссезләнәләр. Көнчыгыш ягы алсулана, аннан, агара төшеп, таң сызыклары беленә башлый.

Урман артыннан күтәрелгән кояшның алсу йөзе ашыкмый гына җир өстенә күз сала: «Мин юкта ул-бу булмаганмы, барысы да исән-саулармы?» Шуны гына көткәндәй, таллыкта сандугач сайрап җибәрә; әрәмәлектә күке аваз сала; салкынча шаян җил агачларны, үләннәрне, битләрне сыйпап үтә; чыклы чирәм, кычыткан исе борыннарны кытыклый; кайдадыр кайтмый калган сарык бәтие тавыш бирә; абзарларда иренеп кенә сыерлар мөгрәп куя; йокы аралаш казлар каңгылдап ала. Ара-тирә капка ачылган-ябылган тавышлар ишетелгәли. Хуҗабикәләр торып, сыер саварга керешәләр. Тирә-якка җылы сөт исе тарала…

Ул арада кояш тагы да югарырак күтәрелә, серле тынлык юкка чыга, җирдә яңа көн башлана.

Мәрдән абзый − бары әти, әти…
(Инша)

Син алла да түгел, әти,

фәрештә дә түгел, әти,

син миңа әти, әти!

Р. Фәйзуллин.

«…Илсөяр, шатланып, иркен сулады. Иркәләнеп, әтисенең битенә башын куйды.

− Таң атканда бигрәк тә матур инде безнең бу Агыйдел, әти, әйеме?

− Әйе, шул, кызым».

Әһә, исегезгә төштеме? Әйе, әнә Мәрдән абзый белән Илсөяр, бер-берсенә сыенып, таң атуның хозурлыгына хәйран калып утыралар Г. Гобәйнең «Маякчы кызы» әсәрендә.

Мәрдән абзый − гади һөнәр иясе, пароходлар сайга кереп утырмасын өчен, маякларны төнлә кабызып, көндез сүндереп тора. Эшенә җаваплы карый. Әмма аның бөтен рәхәте, куанычы − бердәнбер кызы Илсөяр. Алар гел бергә. Ул аны бик ярата. Мәрдән абзый кызының бетмәс-төкәнмәс сорауларына җаваплар таба. Әти кеше буларак, ул Илсөярнең үзе кебек көчле, куркусыз булып, яхшы белән яманны, рәхимсезлек белән шәфкатьлелекне аера белә торган бала булып үсүен тели. Эш сөяргә дә өйрәтә. Алар бик тынгысыз чорда яшиләр. Менә шундый вакытта ул кызына югалып калмаска, гаделлек өчен тырышырга кирәк икәнлеген эш-гамәлләре аша төшендерә. Ул − сабыр, ягымлы, кайгыртучан ата. Илнең язмышы хәл ителгән чорда Мәрдән абзый − партизаннарга бик зур ярдәм итүче, акыллы, кирәк вакытта хәйләкәр дә була белгән көчле, ышанычлы кеше.

Минем әтием дә Мәрдән абзыйга охшаган: киң күңелле, сабыр, мөлаем. Әти белән безгә рәхәт, тыныч. Әтиләрнең барысы да шундый олы җанлы булалар, дип уйлыйм.

Илсөяр образына характеристика
(Инша)

Илсөяр − Г. Гобәйнең «Маякчы кызы» әсәрендә төп геройларның берсе. Ул әтисе һәм бабасы белән яши. Ул аларны бик ярата, булдыра алган кадәр булышып яши. Гаилә эчендәге татулык, җылы мөнәсәбәт безне сокландыра.

Илсөярнең исеме матур булган кебек, күңеле дә матур. Ул кечкенәдән табигатьне, Агыйдел буйларын бик яратып үсә, урманда ялгыз гына рәхәтләнеп йөри ала. Урман аны үзенең хәзинәсе белән һәрвакыт сыйлап тора. Табигать тә, аның яхшылыгын аңлаган кебек, Илсөяргә ярдәмгә килеп тора.

Безне, аның яшендәге балаларны, Илсөярнең батырлыгы, куркусызлыгы да таң калдыра. Сугышның иң хәтәр көннәрендә җаваплы эш белән урманга партизаннар янына китә ул.

Күңелендәге курку хисен бик тиз җаваплылык хисе алыштыра. Нинди генә эшкә тотынса да, ахырына кадәр җиткерергә өйрәнгән кыз ул. Партизаннарны таба, хәбәрне җиткерә, көне буе ашамаган икәнлеген дә онытып, партизаннарга ярдәм итеп йөри.

Миңа Илсөярнең бик кызыксынучан, күзәтүчән һәм тиктормас булуы да ошады. Иделнең кая койганын да, «Кунак бабай»ның кем икәнлеген дә беләсе килә, хәтта «Кунак бабай»ның артыннан күзәтеп бара. Аклар пароходына һөҗүм вакытында, хәйлә табып, якыннан күзәтеп тора.

Илсөяр − бик мөстәкыйль, тырыш, тынгысыз, тәвәккәл, булдыклы кыз. Ул, үзе турында уйлаудан бигрәк, якыннары өчен тырыша. Әтисенә, бабасына ярдәмгә килергә әзер тора. Олы җаваплылык хисе тоеп яши.

Әсәрне укыгач, миндә Илсөяргә карата соклану белән бергә бераз гына көнләшү хисләре дә туды. Илсөярдәге кайбер сыйфатлар миндә җитешми икән ич. Дөрес, мин дә әтиемне, әниемне, энемне, туганнарымны бик яратам. Гаиләбез дус һәм тату. Ләкин Илсөяр хәлендә калсам, мин аның кебек эшли алыр идемме икән? Урманга ялгыз бару түгел, кайвакытта өйдә үзем генә калырга шүрләгән чаклар була. Моннан соң андый вакытларда Илсөярне искә төшерермен һәм аның кебек кыю, батыр булырга тырышырмын.

И. Юзеев. «Бакчачы турында баллада» Көчле рухлылар гына мактауга лаек
(Инша)

Татар әдәбиятында И. Юзеевны башка бер шагыйрь белән дә бутап булмый. Ул иҗатының тематикасы, романтик рухы, сурәтле фикерләү рәвеше белән чордашларыннан бик нык аерыла. Аның әсәрләренә эчкерсезлек хас. Матурлык, кешелеклелек турында ихлас күңелдән җырлый, ямьсез күренешләргә, куркаклыкка, икейөзлелеккә борчыла.

Шагыйрь «Бакчачы турында баллада» әсәрендә сынландыру аша яшәүнең максаты, кешегә хезмәт итү, җирдә явызлыкка каршы көрәшеп, яхшылыкны, матурлыкны, гаделлекне саклау темасын күтәрә.

Әсәрнең төп герое − Бакчачы башта ташландык җирне бакча итү өчен тырыша, күп көч түгә. Икенче төрле әйткәндә, ул җирне шул хәлгә китергән ниндидер явыз көчләр белән көрәшә һәм җиңә. Ул матурлык тудыра: бакча үстерә, анда былбыллар-сандугачлар килеп, рәхәтләнеп яши башлыйлар. Әмма бакчага еланнар ияләшә. Менә шул вакытта Бакчачы куркаклык күрсәтә, еланнарга каршы көрәшә алмый, киресенчә, гөнаһсыз былбылларны һәлак итә. Нәтиҗәдә, бакча корый, җирдән моң һәм матурлык югала. Бу инде батырлык түгел, бу − куркаклык. Бакчачыны бу куркаклыгы өчен кешеләр гафу итмиләр, хәер, ул үзе дә гомере буена үзен гафу итә алмый, үкенә, йөрәге әрни, газаплана. Ул үләргә дә риза, әмма соң инде − былбылларга хыянәт ителгән. Шулай итеп, аның элеккеге Бакчачы һәм табигатьне саклаучы дигән даны да югала. Кеше үзенең рухи байлыгын − моңын, җырын, җан авазын югалтты:

Сүрелә дан җыры

Алсу таң нурыңда,

Ташта гөл үстергән

Бакчачы турында.

Сүрелә дан җыры,

Еракта, якында

Тирбәлә җан җыры

Былбыллар хакында…

Автор безне бу әсәре белән авырлыклар алдында югалып калмаска, көчле ихтыярлы булырга, рухи кыйблаңа тугры калырга чакыра. Вакытлыча тынычлыкка ирешеп, ваемсызланып, матурлыкны саклап калып булмаячагын искәртә шагыйрь.

И. Гази. «Өч Мәхмүт»

Бирем. Өченче Мәхмүт сезгә ошадымы? Ни өчен икәнен аңлатыгыз.

И. Газинең «Өч Мәхмүт» хикәясендә Мәхмүт исемле өч малай турында сөйләнә. Вакыйгаларны өченче Мәхмүт бәян итә.

Мәхмүтләрнең исемнәре генә охшаш. Характерлары, эш-шөгыльләре белән бер-берсеннән аерылып торалар. Беренче Мәхмүт − хезмәт укытучысы. Икенчесе − Кәтүк Мәхмүт, кечкенә буйлы. Аңардан барысы да көләләр. Өченчесе − хикәяләүче…

Миңа өченче Мәхмүт бик үк ошап бетмәде. Ник дисәгез, мактанырга ярата ул. Башкаларга ияреп булса да, Кәтүк Мәхмүтне дә кыерсыта, яклау турында уйлап та карамый. Кәтүк Мәхмүт бит беркемгә дә начарлык эшләми, бер генә эштән дә читләшми, булдыра алган кадәр тырыша, ә буе кечкенә булганга, ул гаепле түгел. Малайлар да, өченче Мәхмүт тә моны аңламыйлар.

Минемчә, укытучы Мәхмүт сөйләгәннән соң, өченче Мәхмүтнең Кәтүк Мәхмүткә карашы үзгәрер. Чөнки аңарда кызгану хисе уянды. Кызгану хисе булган кеше башкаларны кыерсыта алмас, дип уйлыйм мин.

Ч. Айтматов. «Беренче мөгаллим» Беренче укытучым
(Инша)

Укытучым! Укытучы апам! Минем өчен изге, кадерле, тылсымлы бу сүзләр!

…Чәчәкле сентябрь ае. Мин тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәм. Менә шул вакытта мине, эчкерсез елмаеп, ягымлы дәшеп, беренче укытучым − Асия апа каршы алды. Әле дә ул минем күз алдымда елмаеп басып тора: кап-кара күзле, кара кашлы, озын кара чәчле һәм күзлек кия. Түгәрәк йөзенә зур күзлек килешеп тора.

Ул безнең сабый күңелләребезгә ачкыч таба белде, һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Ул безнең белән бергә шатланды да, көенде дә: безне чын кешеләр итеп тәрбияләргә тырышты; намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте, һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алды. Матур итеп җырларга, очып-очып биергә, сәнгатьле укырга, рәсем ясарга да Асия апабыз өйрәтте.

Рәхмәт Сезгә, сөекле укытучыбыз! Тормыш дулкыннары кайларга гына алып китсә дә, Сез минем йөрәгем түрендә булырсыз. Киләчәктә до бик күп сабыйларга белем бирергә, бик күпләрнең күңел түрләрендә иң кадерле, иң гүзәл кеше булып сакланып калырга язсын Сезгә, Асия апа!

Яхшылык җирдә ятмый
(Инша)

Дөнья серләренә ныграк төшеним, тормышыңны кешеләргә файдалы, мәгънәле итим дисәң, белем алырга, укый-яза белергә кирәк. Шуңа күрә һәр заманда да белемле кешенең кадере зур булган. Укырга-язарга өйрәтүче кешене дә зурлап укытучы, остаз, мөгаллим дип атыйбыз, еллар узса да, аларга карата хөрмәт хисе күңелләрдә сүрелми.

Күренекле кыргыз язучысы Ч. Айтматовның «Беренче мөгаллим» әсәрендә укытучы Дүшән турында сүз бара. Үзе дә яңа гына укырга-язарга өйрәнгән Дүшән, авылга кайтып, балалар укыта башлый. Үз гомерләрендә укытучы, китап, мәктәп күрмәгән кешеләр өчен бу зур вакыйга була. Ләкин авыл кешеләре уку-язуның нәрсәгә кирәклеген аңларлык дәрәҗәдә түгел. Алар бернәрсә белән кызыксынмыйча, томана хәлдә яшәүгә күнеккәннәр.

Дүшән тормышта белемсез яшәп булмаганлыгын аңлый, чөнки тормыш алга бара. Авыл балаларын укытырга ниятли, әмма зур каршылыкка очрый. Аннан берүзе ташландык сарайны «мәктәп» хәленә китерә, авылдашларының түбәнсетүләренә карамастан, балаларны укыта. Авылдашлары, аның тырышлыгын күреп, Дүшәнгә карашларын үзгәртә башлыйлар. Укытучының хезмәте юкка чыкмый, аның укучылары, югары уку йортларында укып, зур дәрәҗәләргә ирешәләр. Остазның хезмәтенә иң югары бәя − шәкертләренең үзеннән белемлерәк булуында һәм өметләренең аклануында. Балаларның яңа тормышка чыгуларын кайгырткан, үзенә берни таләп итмичә, эчкерсез күңел белән яшәгән Дүшәннең гомере шәфкатьлелектән, изгелектән тора. «Яхшылык җирдә ятмый», − ди халык. Укучылары да Дүшәннең олы хезмәтен аклыйлар, аны һәрвакыт хөрмәт белән искә алалар. Шуларның берсе Алтынай − зур галим, академик дәрәҗәсенә ирешә, авылдашларының горурлыгына әйләнә.

Әсәр һәр укучының күңелендә йөргән изге хисләрне чагылдыра. Чөнки безнең һәрберебезнең дә беренче укытучысы һәм яраткан остазлары бар. Минем дә беренче укытучым Әнисә апа Гыйльметдин кызына күңелемдә олы рәхмәт хисләре йөри. 6 нчы сыйныфта булсам да, мәктәптә Әнисә апа белән очрашканда, әниемне күргәндәй рәхәт булып китә. Укытучы һөнәре җиңел түгелдер. Бигрәк тә беренче кат мәктәпкә аяк баскан, авырлыкларның, кайгы-хәсрәтләрнең ни икәнен дә белмәгән нарасыйларны хәреф танырга һәм шуның аша дөньяны, тормышны аңлый белергә, сынмаска, сыгылмаска өйрәтү. Рәхмәт сезгә, олы җанлы, киң күңелле, мәрхәмәтле укытучыларыбыз!

Б. Урманченың «Салтык болыны» картинасы буенча эш

Б. Урманче − төрле темаларга картиналар иҗат итүче рәссам. Миңа аның аеруча ошаган картинасы − «Салтык болыны».

Картинада рәссам авыл халкы өчен иң кызу вакытны − печән өстен сурәтләгән. Авыл халкы − яше дә, карты да болынга печәнгә төшкән. Печән инде чабылган, кипкән − җыеп кына аласы бар. Әллә инде яңгыр килә: кешеләр ашыга-ашыга эшлиләр. Ир-егетләр печәнне кибәнгә өяләр. Кибән башында тәҗрибәле бабай тора. Ул инде печәнне ничек өясен белә. Кулларында сәнәк уйнап торган егетләр бабайга печәнне биреп торалар. Ә икенче бер егет, уңган кызлар җыйган печәнне ат белән тарттырып китереп торалар. Кешеләр генә түгел, атлар да тиз йөриләр. Ат тоткан егет аны көчкә тыеп тора. Чөнки ат дүртаякланып чабып китәргә әзер.

Кызлар бәйрәмчә киенгәннәр. Өсләрендә − чәчәкле, бала итәкле күлмәкләр, матур алъяпкычлар. Чәчләрендәге чулпылары чыңлап-чыңлап ала. Башларында − ак эшләпә, бусы − кояштан саклану өчен. Һәркемнең йөзе шат, беркем дә тик тормый. Алдарак инде өелеп куелган печән чүмәләләре күренә. Бернинди яңгыр да куркыныч түгел. Кышка азык әзер.

Р. Миңнуллин. «Энекәш кирәк миңа!»

Бирем. Сез шигырьне сөйләүче лирик геройның хәлен аңлыйсызмы? Ә үзегезгә рәхәтме, әллә түгелме?

Мин лирик геройның хәлен аңлыйм. Аның энесе дә, сеңлесе дә, абыйсы да, апасы да юк. Ул − берүзе. Берүзеңә генә бик күңелсездер ул. Уйнарга да, киңәш сорарга да беркем юк. Шуңа күрә дә ул үзенең энекәше булуын тели. Ул барысына да риза: елакмы, ямьсезме − булсын гына.

Миңа рәхәт. Минем туганнарым күп. Без бөтен эшләрне дә күмәкләшеп эшлибез, бергәләп утырып, тәмләп ашыйбыз. Нинди генә уеннар уйнамыйбыз без. Миңа бу малай бик кызганыч. Әти-әниләрне ишетсеннәр иде.

Р. Миңнуллин. «Әни, мин көчек күрдем!»

Бирем. Әнисе балага нинди җавап бирер икән, шул турыда фикер алышыгыз.

Малай әнисенә урамда туңган, калтыраган, ач көчек күрүе турында әйтә. Ул шыңшый, елый. Малай әнисеннән көчекне өйләренә алып кайтырга рөхсәт сорый. Минемчә, ул әнисен көчекнең бик кызганыч булуына ышандыра алгандыр. Улы әнисенә охшагандыр кебек тоела миңа. Димәк, әнисе дә − кешелекле кеше. Ул, һичшиксез, көчекне өйгә алып кайтырга рөхсәт итәр.

Ф. Яруллин иҗаты Олы җанлылык кече яшьтән башлана
(Инша)

Яхшылык эшлә дә, суга сал −

Минем күңелем иркен.

Судагы яхшылыкларым

Юар кемнеңдер битен.

Ф. Хаҗиева.

Фәнис Яруллин! Бу әдипне белмәгән, аның әсәрләрен укып, пьесаларын карап ләззәтләнмәгән кеше юктыр. Нинди генә жанрда иҗат итмәсен, сокландыргыч әсәрләр тудыра ул. Балалар өчен язган әсәрләре дә − үзе бер дөнья.

«Гайни» шигыреңдә Ф. Яруллин кешелекле булу юлларын җиңел юмор белән күрсәтә. Гайни − киң күңелле, олы җанлы, җае туры килгәндә, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер:

Арыганнар, талганнар,

Егылганнар, ауганнар −

Бар да аңа тотына,

Зур бәладән котыла.

Өстәвенә, Гайнигә беркайчан да күңелсез түгел, чөнки ул үзенә эш-шөгыль таба белә. Әнә «Ялкау ялы» шигырендәге герой, эшсезлектән гаҗиз булып, «картаеп» та өлгергән. Ялкаулыгын аклап та маташа:

Йөгермимен, чапмыймын,

Сазга батып кайтмыймын.

Чапсын, әйдә, юләрләр,

Мин аякны саклыймын.

Ай-һай, мондыйларга киләчәктә яшәве җиңел булмас. Тукаебыз әйткәнчә:

Зур бәхетләр, сызганып, эшкә бирелгәннән килә,

Аһ, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.

(«Эшкә өндәү»)

Үзебезнең ялкаулык та җитәрлек. Кайвакытта үзебезгә тиешле эшне дә өлкәннәргә аударабыз. Әбиләр безгә әйтеп тә, кушып та карыйлар, аннан үзләре тотыналар. Ә менә «Әйбәт тә минем әби!» шигырендәге әби оныгын бигрәк ярата инде, оныгына эш кушып та тормый, киресенчә, оныгына кадәр өлгереп, бөтен эшне ялт иттереп куя:

Күңелләре күтәрелә,

Бер ертыкны ямаса.

Минем өчен мәктәпкә дә

Барыр иде… яраса.

Ярый ла, оныгы артык иркәләнеп китмәсә. Нечкә юморы белән шагыйрь безгә дә, олыларга салынып ятмагыз, булдыра алганны үзегез үтәгез, дип сиздереп куя.

Бу тормышта кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен. «Ак төнбоек» хикәясендә Ф. Яруллин җитди мәсьәлә күтәрә. Шөһрәтнең артык масаеп китүе аркасында килеп чыккан каршылыкны сурәтли. Кешегә яхшылык эшләү − әйбәт гадәт. Әмма шуның белән гел мактанып, кешенең исенә төшереп, яхшылыгың өчен «хак» сорап тору − гайрәтне чигерә торган ямьсез сыйфат. Ул тумыштан килми, кешене артык мактап җибәрсәләр, кайберәүләрдә масаю, кәпрәю барлыкка килә. Ул, йогышлы чир кебек, кешенең холкын үзгәртә дә куя. Шөһрәттән иптәшләре дә читләшә, хәтта бергә уйнап үскән дустын югалта. Монысы инде − Шөһрәт өчен зур җәза. Ә бит Гадиләне ничек кайгырта белә иде, дуслыклары саф, төнбоеклы күлдәй матур иде.

Шөһрәтне дан сөю, масаю харап итте. Малай чактагы гүзәл сыйфатлары үзгәрде: күңеле тарайды, җаны вакланды. Шулай да Шөһрәт булган хәлләрдән сабак алыр, аңа элеккеге олы җанлылыгы, киң күңеллелеге кире кайтыр, дип ышанасы килә. Димәк, тормышта масаеп йөрергә ярамый, киресенчә, үзеңнең яхшы күңелең, холкың, булдыклылыгың белән кешеләрнең күңелен яуларга кирәк. Чөнки игелек игелек булып, яманлык яманлык булып, иртәме-соңмы, барыбер синең үзеңә әйләнеп кайтачак.

Ф. Яруллин. «Ак төнбоек»

Бирем. Ялкаулыкка, масаюга бирелмәс өчен, кешегә нинди сыйфатларга ия булырга кирәк дип уйлыйсыз?

Минем әбием миңа еш кына бер мәкальне әйтә: «Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын». Хикәянең төп герое Шөһрәт − мактауга лаек малай. Ул Гадиләне суга батудан коткара. Аны бу батырлыгы өчен бөтен кеше мактый. Ләкин кешеләр бу вакыйгада бөтенесен дә белеп бетермиләр. Шөһрәт, Гадиләне судан чыгаргач, аңа бернинди дә ярдәм күрсәтми, Гадиләнең үлүе турында хәбәр итү өчен, колхозчылар янына чаба. Ярый әле алар килеп, Гадиләгә ясалма сулыш алдыралар. Кыз исән кала. Колхозчылар ярдәме онытыла. Мактау Шөһрәткә генә эләгә. Гадиләнең әтисе малайга өр-яңа костюм бүләк итә. Газетада аны «Суга батучыны коткарган өчен» медале белән бүләкләү турында указ һәм малай турында зур мәкалә басылып чыга. Шөһрәт боларны тыныч кына кабул итә алмый. Ул үзен чыннан да иң батыр кеше дип хис итә башлый, дан аның башын әйләндерә, масаюга китерә. Малай хәзер башкаларга өстен карый башлый. Бигрәк тә Гадиләгә мөнәсәбәтеңдә күренә бу өстенлек. Ләкин эчкерсез, сөйкемле Гадилә Шөһрәтнең үзен кимсетүләрен күтәрә алмый, аңа чабып җибәрә. Минемчә, Гадилә дөрес эшләде, Шөһрәт ише мактанчыкларны шулай гына өйрәтергә мөмкин.

VII СЫЙНЫФ Татар халык мәкальләре

Бирем. Мәкальләрдән нинди акыл, гыйбрәт алырга була?

Мәкальләрдән тормыш итү өчен күп киңәшләр, акыл алырга мөмкин. Чөнки алар − халык авыз иҗатының иң борынгы төре, шул ук вакытта иң кыска, иң җыйнак төре дә. Алар безнең халкыбызның никадәр зирәк, никадәр акыллы, уңган, булдыклы булуы турында сөйлиләр. Безнең халык бер җөмлә белән кешегә бәя бирә алган, хөкем, нәтиҗә чыгарган. Әгәр кеше үз сөйләмендә мәкальләргә күбрәк урын бирсә, аны тыңлыйсы килеп тора. Акыллы кеше күп сөйләми, ә хикмәтле сүзләре белән һәркемне үзенә карата. Бу очракта ул «Аз сөйлә, күп эшлә» мәкаленә нигезләнеп эш итә. Мәкальләрне игътибар белән тыңласаң, күп кенә хаталардан да сакланып калып булыр иде. Мәсәлән, «Сабыр төбе − сары алтын», «Җиде кат уйла, бер кат кис» мәкальләре эшне кат-кат уйлап эшләргә куша.

Мәкальләрдә кешенең холкы, чын йөзе ачыла. Икейөзле кешеләрне безнең халкыбыз беркайчан да хөрмәт итмәгән. Андыйларны бер җөмлә белән бәяләгән: «Тышы ялтырый − эче калтырый» яки «Күрергә матур, акылга такыр». Акыллы, уңган кешеләр, гадәттә, ялкауларга, наданнарга каршы куела. «Акыллы әйтер − юл куйдым, ахмак әйтер − җиңдем». «Кешенең акылы сүзеннән билгеле».

Кыскасы, мәкальләр − кеше тормышының бөтен якларын ачып бирә торган халык «энҗеләре». Алар − кешене бизи, тәрбияли торган, сыналган, шигъри форма алган, кайбер очракта күчерелмә мәгънәгә ия булган әйтелмәләр.

«Сөембикә бәете»

Бирем. Сөембикә кем булган? Бу әсәрнең әһәмияте нәрсәдә?

Язмышларың фаҗигале, Сөембикә-ханбика

Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан дәүләтем?

«Сөембикә бәете».

Сөембикә − татар халкының сөекле ханбикәсе, каһарман яклаучысы һәм шул ук вакытта аның фаҗигасе дә. Аның кыска гына гомере кайгы-хәсрәт, бәхетсезлек һәм фаҗига белән тулы. «Сөембикә бәете» − Сөембикәнең кыскача тормыш юлын һәм, шул чордагы тарихи вакыйгаларга бәйләп, ханбикәнең кичерешләрен сөйли. Сөембикә − нугай морзасы Йосыф кызы. Аннан − Казан ханы Җангали хатыны. Әмма бу чорда Казанда тынычлык югала: Мәскәү кенәзләре дә, Кырым ханнары да аңа хуҗа булырга тели. Капма-каршы төркемнәр барлыкка килә. Мәскәү яклы булган Җангали Кырым яклылар тарафыннан үтерелә. Сөембикә тол кала. Аннан ул − Сафагәрәйнең дүртенче хатыны. Сафагәрәй дә һәлак булгач, ике яшьлек улы Үтәмешгәрәй хан урынына дәүләт белән идарә итүче булып кала. Бераздан Мәскәү хакимияте аны әсир итеп ала:

Мәскәү соңгы солыхны башкаларга яд кыйлган,

Мине Мәскәүгә озатуны солыхка бер шарт кыйлган.

Бәеттә Сөембикәнең кичерешләре аша татар халкының да фаҗигасе ачык чагыла. Казанлыларның дус булмавы, бер-берсеннән көнләшүе, ханбикәнең генә түгел, бер-берсенең дә сүзләренә, киңәшләренә колак салмау, гайбәтче, әләкче булулары, татар ханлыкларының бердәм булмавы коточкыч нәтиҗәгә китерә. Барысы да кол булып, урыска бил бөгәргә мәҗбүр ителә, ханлык хәрабәгә әйләнә:

Шәехгалиләр баеганнар, Казанны һәм алганнар,

Мине саткан морзаларның башын җиргә салганнар.

Бәет бик камил, җиренә җиткереп иҗат ителгән. Бәет чыгаручы халыкның бердәм булып яши белмәвенә, Сөембикәнең эшчәнлеген, тырышлыгын санга сукмауга өзгәләнә, борчыла.

Бу бәет халкыбызның үткәнен ныклап өйрәнергә һәм ялгышлардан сабак, гыйбрәт алырга, үз дәүләтеңне сакларга чакыра. Бәетнең әһәмияте дә шунда.

К. Насыйри. «Әбүгалисина»

Бирем. Повесть буенча инша языгыз.

Гыйлем алу − бәхетеңә бару
(Инша)

Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,

Баш ияләр һәрвакыт белемлегә.

Г. Утыз-Имәни.

Борынгылар: «Кытайга барып булса да, белем алыгыз»,− дигәннәр. Белем генә кешегә тормыштагы киртәләрне җимерергә, максатыңа ирешеп, бәхетле яшәргә мөмкинлек бирә.

Мәгърифәтче К. Насыйри «Әбүгалисина» повестенда белемнең могҗизалар тудыруга сәләтле булуын күрсәтә.

Әбүгалисина − реаль шәхес. Көнчыгышның танылган галиме, медицина өлкәсендә зур белгеч булган. К. Насыйри аны хыялый җирлеккә күчерә һәм акылның, белемнең көчен раслый.

Әбүгалисина белән Әбелхарис бер ел буена мәгарәдә бикләнеп белем алалар. Автор, дөньяның бөтен мәшәкатьләреннән аерылып, онытылып, күңел биреп өйрәнгәндә генә гыйлемнең тирән серләренә төшенергә мөмкин, дип әйтергә тели.

Гыйлем халыкка, тормышны яхшыртуга хезмәт итәргә тиеш. Әбүгалисина гади халык вәкиле хәлвәфрүшкә булыша. Аның хезмәтен җиңеләйтә, керемен арттыра, сөйгәне − патша кызы белән очраштырып, аларны бәхетле итә. Ул һәр адымыңда яхшылык кыла, шуңа Әбелхарисны да җиңә.

Әбелхарис, киресенчә, үз мәнфәгатьләрен генә кайгырта, патшага хезмәт итә, белемен ул бары тик начар ниятләрен тормышка ашыру өчен генә файдалана, яхшылыкка каршы чыга. Белеме дә Әбүгалисинаныкыннан түбәнрәк була, ул җиңелә һәм һәлак була.

Әбүгалисина образы бездә теләктәшлек хисләре тудыра. Без аның белем куәтенә сокланабыз, шул ук вакытта борчылып та куябыз. Әгәр Әбүгалисина белемен халыкка хезмәт иттерсә (белемле кешегә патша белән уртак тел табу кыен булмас иде дип уйлыйм), күбрәк файда китерер иде.

Шулай да, автор безне бернәрсәгә ныклап ышандыра: белем һәркемгә һәм һәрвакыт кирәк. Алган белемең кешеләр бәхетенә, матурлыкка, мәхәббәткә, гаделлеккә, яхшылыкка хезмәт итәргә тиеш.

Г. Тукай иҗаты

Бирем. Муса Җәлил болай дип язган иде:

Билгеләми гомер озынлыгын

Еллар саны, картлык җитүе,

Бәлки, менә шушы үлем безгә

Мәңге бетмәс яшәү китерер?

Бу шигырьдә әйтелгән фикерне Г. Тукайның тормышына һәм эшчәнлегенә мөнәсәбәтле киңәйтеп әйтеп бирегез.

Муса Җәлилнең бу шигыре Г. Тукай тормышын да күз алдына китерә. Дөньядан китеп барганда, Г. Тукайга − 27, ә М. Җәлилгә 38 яшь кенә булган. Шулай яшь булуларына карамастан, ике шагыйрь дә халкыбыз йөрәгенә мәңгегә кереп калган. Аларның гомер озынлыгын эшләре, иҗатлары билгели.

Бары 27 ел гына яшәп, 7-8 ел гына иҗат иткән Г. Тукай татар әдәбиятының нигезен салды, дип әйтеп була. Шагыйрь үз иҗатында халыкны борчыган, дулкынландырган күп кенә мәсьәләләрне күтәрде. М. Җәлил «Моабит дәфтәрләре» белән үзенә үлемсезлек яуласа, Г. Тукай, халык мәнфәгатьләре өчен янып, үлемсезлек яулады. 100 яшьлек картлар әйтеп бирә алмаганны 20-27 яшьлек Тукай үз шигырьләрендә чагылдырды. Шушы кыска гына гомер мизгеле эчендә шагыйрь балалар өчен дә, олылар өчендә язды. Әдәбият һәм сәнгатькә карата мәкаләләрен дә бастырды. Тормыштагы җитешсезлекләрне сатира утына да тотты. Шуларның барысы да халык күңелендә мәңгелек яшәү тапты.

Г. Тукай. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»

Бирем. «Көфер почмагы» кешеләренең җыелма портретын сез ничек итеп күз алдына китерәсез?

Поэмада «Көфер почмагы» кешеләренең җыелма портреты аерым күрсәтелми. Ләкин вакыйгалар шушы «Көфер почмагы» һәм андагы кешеләр белән тыгыз бәйләнгән. Әсәрнең төп герое Кисекбаш − шушы «Почмак» вәкиле. Димәк, мондагы кешеләр Кисекбашка охшаганнар. Ә Кисекбаш образын автор бик төгәл, ачык итеп күрсәтә. Ул кире дә, надан да, бозык та, алдакчы да, икейөзле дә. Минемчә, шушы ук сыйфатлар «Көфер почмагы» кешеләренә дә хас. Алар Кисекбашның бөтен сыйфатларын яклыйлар, бәлагә юлыккач, кызганалар. Димәк, Кисекбаш − бу кешеләрнең якын кардәшләре. Аларның һәркайсында бу кешенең сыйфатлары бар. Берсендә − кирелек, икенчесендә − икейөзлелек, оятсызлык, комсызлык. Бу кешеләр минем күз алдыма бөтен тискәре сыйфатларны туплаган сәүдәгәр булып килеп баса. Аның башында − фәс, кулында − камчы. Бу кеше халык файдасына берни дә эшләми, үз тирәсенә үзе кебек гайбәтче һәм алдакчыларны җыя. Кисекбаш та бит башка җиргә килеп туктамый, «Көфер почмагы»на килә. Бары шунда гына үзенә яклау табачагын белә ул.

Бирем. «Поэмадагы әкият алымнары» темасына инша языгыз.

Поэмадагы әкият алымнары
(Инша)

Г. Тукай «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» әсәрен иске «Кисекбаш китабы»на пародия итеп язган. Иске «Кисекбаш»та фантастик сюжет алынган, ә яңа «Кисекбаш»та гадәти көндәлек, дөньяви сюжет бирелә. Г. Тукай иске китапның күп кенә персонажларын яңалары белән алмаштыра, вакыйгалар да Казан шәһәрендә бара, реалистик детальләр зур урын ала.

Шулай да автор «Печән базары…»на әкият алымнарын күпләп кертә. Әсәр үзе дә әкият рәвешендә алып барыла. Ә әкият һәркемгә ошый. Тукай геройлары − реаль тормыш геройлары. Халык аларны бик яхшы белә. Әсәр дөнья күрү белән, бу кешеләрне халык танып ала, фаш итә, алардан ачы көлә.

Поэмада әкият алымнары күп һәм алар уңышлы кулланылган. Кисекбаш әкият героен хәтерләтә. Киселгән баш телгә килә, елый, тәгәри, ярдәм сорый. Ләкин аның бөтен сыйфатлары − «Көфер почмагы» кешеләренеке. Базар күренеше дә әкияти характерда: кәләпүшләр, тиреләр, он капчыклары елый, Кисекбашны кызгана. Автор әкияттә генә булган Диюне дә оста файдалана. Аның патшалыгы, әкиятләрдәгечә, су астында. Әсәрдә әкият алымнарына хас булган сынландырулар, гиперболалар уңышлы кулланыла: бөтен базар халкы берьюлы дога кыла, вагон «барадыр йөгерек аттан да каты һәм җәядән аткан уктан да каты», бер көн, җиде көн юлда бару, Карәхмәтнең, биленә алты мең колачлы бау бәйләп, күл төбенә төшүләре, күл төбендәге сарай, Дию белән сугышулар, Кисекбашның яшь егеткә әйләнүе һ.б. әкият алымнары әсәрне кызыклы итәләр.

Әкият алымнарын кулланып, автор үз чорының трагедиясен күрсәткән. Искелек тарафдарларының бөтен тормышлары алдауга, юк-бар эш белән шөгыльләнүгә корылган. Тукай аларны кискен тәнкыйть утына тота. Автор фикеренчә, мондый яшәеш, мондый тәртипләр, мондый тормыш тамырыннан үзгәртелергә тиеш. Поэмадан менә шундый нәтиҗә чыга. Әгәр Г. Тукай бу тормышны реалистик юл белән генә сурәтләсә, әсәр үз максатына ирешмәс иде. Әкият алымнарын кулланып, автор җәмгыятьнең һәм анда яшәүчеләрнең чын йөзләрен ачып бирә алды.

Г. Исхакый. «Кәҗүл читек»

Бирем. Әхмәдулланың кәҗүл читек белән бәйләнешле кичерешләре турында сөйләгез.

Әхмәдулланың кичерешләре

Г. Исхакыйның «Кәҗүл читек» хикәясендә Әхмәдулла исемле малайның кичерешләре тасвирлана. Аның бу кичерешләре әтисе бүләк итәчәк читек белән бәйле.

Иртәгә гает буласы көнне Әхмәдуллага әтисе читек алып кайтырга вәгъдә бирә. Әхмәдулла әтисенә чын күңеленнән ышана һәм аның кайтуын түземсезлек белән көтә. Бу турыда ул сеңлесе Рәбигага да мактана, иптәш малайларына да сөйли. Аның уйлавынча, читек беркемнекенә дә охшамаган, андый читек башка малайларда да юк. Ул − кәҗүл читек. «Минем читек балтырының очы кып-кызыл иттереп тар сахтиян тоткан була, ул әнинеке кебек түгәрәкләнеп беткән булмый… тип-тигез киселгән була». Аның шыгырдавы да башкача. Яңа читекне киеп гаеткә барырга хыяллана Әхмәдулла. Читек әбисе тегеп биргән чапан белән бик килешәчәк. Кәҗүл читек моңа кадәр күрелмәгән бәйрәм ясаячак малайга. Әхмәдулла эшләрен дә тиз эшли, сыерны да башка малайларга алып кайтырга куша, аларга тәмле әйберләр бирергә вәгъдә итә. Аның тизрәк өйгә кайтасы, әтисен каршы аласы, кәҗүл читекне күрәсе бар.

Ләкин Әхмәдулланың читек турындагы татлы хыяллары чәлпәрәмә килә. Аңа дигән читек өлгермәгән, читек тегүче авырып киткән. Әтисе киләсе баруында, һичшиксез, алып кайтачак. Әмма Әхмәдулла боларның берсен дә ишетми. Ул үзен дөньяда иң бәхетсез кеше итеп тоя, алып кайткан күчтәнәчләрен дә алмый.

«Мине әти дә яратмый, миннән мулла абый да көлә; мине әни дә, әби дә сөйми… Читегем юк…» Малай кычкырып елап җибәрә. Аңа бер читек бирәләр − анысы зур, икенчесен бирәләр − анысы кызларныкы. Әбисе Әхмәдулланың сүнгән өметен кабызып җибәрә. Ул аңа төнлә читек тегәчәген әйтә. Малай әбисе тегәчәк читекне күз алдына китерә, хәтта төшендә дә күрә. Әбисе, чыннан да, читек кигезә малайга. Әхмәдулланың ничек шатланганын күрсәгез иде! Мәчеткә кергәндә, барысы да аңа карыйлар шикелле тоела, чөнки кәҗүл, ялт-йолт килеп тора торган читек бары тик анда гына!

Ләкин бу бәхет бик кыска була. Әбисенең майлы корым белән буялган читеге чапан итәге белән сөртелә. Малайлар Әхмәдулладан көлә башлыйлар. Әхмәдулла үзен бөтенләй бәхетсез хис итә.

Г. Исхакый «Кәҗүл читек» хикәясендә бала күңелендәге кичерешләрне бик оста бирә алган. Ул зурларга да балага үти алмаслык вәгъдәләр бирмәскә куша. Бала күңеле бик нечкә, ул зурларның барлык сүзләренә дә ышана. Үти алмаган вәгъдә бала күңеленә ярамый.

Бирем. Сез дә үзегезнең дәү әниегез турында инша языгыз.

Дәү әнием
(Инша)

Минем дәү әнием бар. Аның исеме − Маһруй. Мин аны бик яратам. Аның өендә гел чисталык, пөхтәлек. Аның башында һәрвакыт ап-ак яулык. Ул шундый уңган, тәмле телле, мөлаем, ягымлы. Без килгәч, ул нинди дә булса тәмле ризык пешерә. Без дәү әнием пешергән кыстыбый һәм арыш оныннан сөт белән пешерелгән кесәлне бик яратып ашыйбыз. Кесәлне авылда бары тик ул гына пешерә белә. Ә чәй эчкәндә, дәү әни безгә үз тормышында булган кызыклы вакыйгаларны сөйли.

Күзләре начар күрсә дә, дәү әни безгә җылы бияләйләр, оекбашлар бәйләп тора. Безне дә бәйләргә өйрәтә.

Дәү әнием инде картаеп бара. Чал чәчләре дә көннән-көн арта кебек. Битендә җыерчыклар булса да, ул миңа бик якын, кадерле һәм иң матур кеше. Минем аның яныннан бер дә китәсем килми. Аның белән аерылганда, минем елыйсым килә. Ул бит авылда берьялгызы яши, ә без − шәһәрдә. Әтиләремә дә үпкәләп куям: нигә калдырып киткәннәр инде аның берүзен? Мин алай эшләмәс идем. Дәү әниләр янында яшәү бик рәхәт бит.

Дәрдемәнд. «Видагъ»

Бирем. «Видагъ» (аерылышу) шигырендә нинди хисләр тасвирлана?

«Видагъ» шигырендә Дәрдемәнд Туган иленнән аерылуны тасвирлый. Шагыйрь барысы белән дә аерым-аерым саубуллаша. Ул аларның һәрберсенә исәнлек тели. Лирик геройга үз иленнән аерылу җиңел түгел. Монда аның балачагы үткән, егет булган, мәхәббәтен тапкан. «Нәзкәй биле» белән бергә таңны каршылаган. Хәзер шуларның барысын да калдырып китәргә кирәк. Кеше өчен туган җирдән, туганнарыннан, якыннарыннан аерылу бик авыр. Шагыйрь менә шушы моңсу минутларны күрсәткән. Аны туган ягында искән җилләре дә сагындырыр кебек.

К. Тинчурин. «Җилкәнсезләр» Батырхан образы

Чыкты җилләр,

Купты тулкын −

Ил корабын җил сөрә!..

Кайсы юллар,

Нинди упкын

Тарта безне җан сорап?!.

Дәрдемәнд.

Драматург К. Тинчуринның «Җилкәнсезләр» әсәрендә төп образларның берсе − Батырхан. Илдә тынычлык бетсә, кеше җанына да рәхәтлек калмый. Мондый вакытта күпләр үзләренең кыйблаларын таба алмый интегәләр. Автор Батырхан образы аша болгавыр чордагы кимчелекләрнең, каршылыкларның сәбәпләрен эзли, геройның эчке каршылыкларын төрле ситуацияләрдә ачарга тырыша.

Гражданнар сугышы елларында Батырхан әле кызыллар, әле аклар ягына чыга: икесенең берсен сайлый алмый интегә. Болар аның үз теләгеннән генә дә тормый, шикелле. Әлбәттә, бу аның шәхси сыйфатыннан да килә. Чөнки һәркем үзенә юлны эчке ихтыяҗлардан чыгып билгели. Әмма Батырханның икенче җитди сәбәбе дә бар: ул бай гаиләдән түгел. Ләкин бай, рәхәт яшисе килә. Әлләни бай гаиләдән чыкмаса да, егет үз чоры өчен шактый гына белем алган. Аны байлар һәм ярлылар урталыгында яшәү канәгатьләндерми. Ничек кенә булса да, өстен катлауларга якынлашырга тырыша. Баюның беренче юлы итеп, бай кызына өйләнергә тели. Башта, гарип булса да, Нуретдин бай кызы Рөкыяга «мәхәббәт» хатлары яза, аның белән мөнәсәбәтләре җайлангач, чибәр, әмма кыланчык Дилбәргә өметен суза. Революциядән соң, байларның хәлләре куркыныч астында калгач, ул алардан акча каеруның төрле юлларын таба: Нуретдин бай, Мисбах хаҗиларны, кызыллар белән куркытып, гаскәр оештыру сылтавы белән, меңәрләгән сум акча бирергә мәҗбүр итә.

Сәяси хәлләрнең торышына карап, Батырхан әле Давытлар ягына чыга, әле Сөнгатьләргә килеп елыша. Шулай да ул ахырдан, Давыт белән бергә, Совет яклы кешеләргә каршы астыртын көрәш юлына баса. Чөнки икеләнүчән, тотрыксыз, аумакай холыклы Батырханнарны Сөнгатьләр кире кага.

Батырхан халыкның күнегелгән яшәү рәвешеннән, гореф-гадәтләреннән, теленнән, диненнән аерылуны дөрес сәясәт дип санамый. Сөнгатькә ул болай ди: «Эшчеләрне диктатор ясарга җыенасыз. Әгәр дә сезнең ул планнарыгыз тормышка ашса, дөньяда шундаен анархия туачак, бала − атасын, ата баласын танымас, кечкенәләр олыларны санламас». Әлбәттә, бу сүзләрдә автор фикере юрганлыгын да истә тотарга кирәк. Әйе, Батырханның да гадел җәмгыять төзисе килә. Ләкин моңа кадәр булган бөтен әйберне ватып, җимереп, юкка чыгарып түгел, бәлки аларның яхшы якларын саклап калырга кирәклеге хакында уйлана. «Дин аркылы да социализмга ирешергә мөмкин. Фәнгә, тигезлеккә, икътисади нигезгә нигезләнгән дин аркылы» моны хәл итәргә мөмкинлеген әйтә. Депутат итеп сайланган очракта үзенең татар милләте өчен тырышачагын белдерә.

Батырхан образы аша К. Тинчурин шул заманның фаҗигасен ачып бирә. Ата-бабалардан килгән яшәү рәвешен ватып, җимереп тә кешеләрне чын-чынлап бәхетле итәрдәй җәмгыять төзи алмау сәбәпле, бик күпләр бәхетсезлеккә дучар була: иленнән, җиреннән аерылып китә, үз-үзенә кул сала, иманын, вөҗданын сата.

Батырхан язмышы безне бүген дә уйландыра, узган гасырда ясалган җитди ялгышларның сәбәпләрен аңларга ярдәм итә. Илебездәге хәлләр «җилкәнсез корабка» охшап калмасын өчен, бүгенге һәм киләчәк буыннар мондый гыйбрәтләрдән сабак алырга тиешләр.

Һ. Такташ. «Гасырлар һәм минутлар»

Бирем. Әсәрне укыганда туган уйларыгызны язып килегез.

Поэманы укып чыккач, Һ. Такташның В.И. Ленинның үлемен зур трагедия, олы кайгы буларак кабул итүен аңладым. Такташ − үз чоры шагыйре. Аның өчен Ленин исеме һәм идеясе үлемсез. Шуның өчен дә шагыйрь бу исемгә югары пафос белән мөрәҗәгать итә һәм үзенең дә ленинчылар сафында булуын раслый.

Ленин мәңге бар!

Ленин − без ул!

Ә без?

− Бөтен дөнья!

− Без бар!

Без − миллионнар,

Көчле ленинчылар!

Поэмадан Һ. Такташның заманның сулышын, йөрәк тибешен тыңлый белгән, уңай күренешләрне ашкынулы җылы хисләр белән мактый алган, алга баруыбызга комачаулык иткән тискәре типларны рәхимсез фаш иткән шагыйрь булуы күренә. Мине шагыйрьнең олы кайгыны бөтен дөнья масштабына чыгара алу осталыгы сокландырды. Шушы олы кайгы килгән көннәрдә дә ул төшенкелеккә бирелми. Югары әхлаклы, бөек идеаллы яңа кешенең тууына нык ышана трибун шагыйрь.

Поэмадан шулай ук тормышның бер мизгелгә тиң булуы да күрсәтелә. Шушы бер мизгел (минут) дөньяга бөек шәхесләр дә бирә ала һәм аларның исеме гасырларга бара. Менә шундый хисләр кичердем мин «Гасырлар һәм минутлар» поэмасын укыгач.

М. Әмир. «Агыйдел»

Бирем. Артыкбикә образына характеристика бирегез.

Артыкбикә образына характеристика

М. Әмирнең 1936 елда басылган «Агыйдел» повестенда 1927-1928 еллар авылы күрсәтелә. Авылда зур үзгәрешләр бара. Әсәрдә шушы үзгәртеп коруларга килеп кушылган һәм актив эш алып барган яшьләр образларына зур урын бирелгән. Болар − шәһәрдә укып, җәйге каникулларга авылга кайткан Гаяз, Ильяс һәм Артыкбикәләр. Бу комсомоллар, авылда, авыл яшьләрен туплап, төрле эшләр алып баралар, аңлату эшләре үткәрәләр, спектакльләр куялар, кулаклар белән көрәш җәелдерәләр.

Актив комсомолларның берсе − Артыкбикә. Артыкбикә − ятимә кыз. Ләкин ул югалып калмый. Гаиләдә ул тугызынчы бала була. Әтисе аңа, чибәрлеге буенча кешедән артык булганга, Артыкбикә дип исем куша. Ачлык, хәерчелек, ярлылыктан бу гаилә кырылып бетә. Бары тик Артыкбикә белән Күчәрбай гына исән калалар. Артыкбикәне авылның Йомагыл дигән байлары балалыкка алалар. Монда ул ятимлекнең бөтен авырлыгын татый. Аеруча Йомагылның килене кызны күралмый. Еш кына иренә: «Бер хәерсенең артык балаһын асрап ятарга нимәң етмәгән», − дип кабатлый, сылтау юктан сылтау чыгарып, Артыкбикәне кыйный торган була. Унөч яшькә җиткәч, Иомагыл Шәңгәрәй байның тол калган улына Артыкбикәне кияүгә бирергә була. Моның өчен ул Шәңгәрәй байдан биш йөз сум акча, дүрт баш эре мал, күлмәкләр, итекләр, инә туны, урын-җир мәһәре алмакчы була. Бу хәбәрне ишеткән Артыкбикә, елап, Рабига апасы янына килә һәм коткаруын үтенә. Рабига җиңгәсе аны тынычландыра һәм туй көне килеп җиткәч ярдәм итә. Артыкбикә авылдан чыгып китә. Ул, шәһәргә барып, авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Шулай итеп ул үз язмышын үз кулына ала. Авыл яшьләре арасында, актив эш алып бара. Яшьләр куйган спектакльләрдә катнаша. Ул башкарган Галиябану роле һәркемне сокландыра. Аның җыры бөтен кешене үзенә карата. «Аның вакытлыча гына Галиябану роленә кергән һәвәскәр артистка икәнлеген онытасың»,− дип яза М. Әмир. Артыкбикә үзенең чибәрлеге белән дә аерылып тора. Аны беренче күргәндә, Ильяс белән Гаяз сокланудан сүзсез калалар һәм бер күрүдә гашыйк булалар.

Артыкбикә − туган җанлы кыз. Ул үзенә ярдәм иткән Рабига апасына бик рәхмәтле. Кечкенә чагында ук аерылышкан абыйсы Күчербайны эзли һәм таба. Автор туганнарның очрашуларын бик җылы итеп сурәтли.

Повестьта күрсәтелгән Артыкбикә образы гүзәллек, уңганлык, сафлык һәм янып торган яшьлек үрнәге булып гәүдәләнә. Ул чүп-чар арасыннан калкып чыккан матур чәчәкне хәтерләтә.

С. Хәким иҗаты

Бирем. С. Хәким иҗатының үзенчәлекле яклары нәрсәдә дип уйлыйсыз?

С. Хәким − авыл баласы. Аның бөтен нәселе авылда яшәгән. Ул үзенең нәсел шәҗәрәсен яхшы белә. Ата-бабалары кичергән хисләрне үз шигырьләрендә бирергә тели шагыйрь. Шуңа күрә аның әсәрләре туган якка, аның назлы, ягымлы табигатенә, эш сөюче фидакяр кешеләренә багышланган. Шагыйрь буларак, автор үсеп утырган чәчәкләр, арышлар белән сөйләшә. Үзе «чапкан печәннәрне туйганчы» иснәү − аның өчен зур бәхет.

С. Хәким иҗатының төп үзенчәлеге дә аларның сагынуга төрелгән авыл темасы булуында. Шагыйрь Наҗар Нәҗми аның иҗаты турында: «С. Хәкимнең бөтен барлыгы − җаны, акылы, күз карашлары, сөйләшүләре, атлап йөрүләре, елмаюы − туган җиренә, басуларына, юл-сукмакларына, тауларына, урманнарына, чишмәләренә, шул җирдә яшәгән кешеләр күңеленә килеп кушылып, бер бөтенгә әйләнә», дип яза.

С. Хәкимнең бөтен иҗаты авылына барып тоташа, дисәк тә, ялгыш булмас. Әнисен ул туган авылыннан башка күз алдына китерә алмый. Әнисе аның күз алдына түбәндәгечә килеп баса:

Пар кулыңа пар чиләгең асып,

Син чыгасың, әнкәй, коега.

(«Әнкәй»)

«Юксыну» шигыре исә − туган ягын сагынуның югары дәрәҗәдәге үрнәге. Шуңа күрә дә бу җыр татар халкының сугыш чорында иң яратып, моңланып җырланган җыры (Ш. Мәҗитов көе) булган.

С. Хәким шигырьләре халкыбызның тирән хисен, сагышын, туган ягына олы мәхәббәтен дулкынландыргыч итеп чагылдыра.

Ф. Хөсни. «Йөзек кашы» Айдар образы
(Инша)

Айдар − Ф. Хөснинең «Йөзек кашы» повестенда төп герой. Ул − эчкерсез, гади авыл малае. Матурлыкка мөкиббән, аны күрә, аңлый белә. Ләкин аның балачагыннан килгән бер кимчелеге − дуамаллык, нәрсә уйласа, шуны эшләп ташлый торган гадәте бар. Бу дуамаллык, кызу канлылык үсә-үсә тагы да көчәя. Нинди юллар белән булса да, үз дөреслеген расларга омтылуы шахтада эшләгәндә дә, авыл егетләре белән килеп чыккан бәрелештә дә күренә. Шул ук вакытта ул − эш сөя, куйган максатына ирешү өчен, авырлыклар алдында югалып калмый, вәгъдәсендә тора торган тәвәккәл егет. Авылча беркатлылык та, кешеләргә артык ышану да сизелә анда. Нәрсә генә булмасын, Айдар үзенең тотрыксыз холкы, дуамаллыгы, уйламыйча эшләве белән сөйгәне Вәсиләне югалта.

Шулай да, Айдар образы миңа бик якын. Аның уй-ниятләре, хис-тойгылары изге иде бит. Андагы самимилек, эчкерсезлек, эш сөючәнлек, максатчанлык, җор теллелек, шаянлык сыйфатлары − бик күпләргә үрнәк булырлык. Бу сыйфатларны үземдә дә булдырырга тырышам, моның өчен зур ихтыяр көче кирәклеген аңлыйм, әлбәттә.

Дөреслек барыбер җиңеп чыга бит ул. «Без капчыкта ятмый»,− ди халык. Айдар да Госманнан Вәсилә турыңдагы дөреслекне белә. Бу хәл сугыш кырында була. Айдар Госманның чын йөзен ача. Дус дип йөргән Госман алдакчы гына түгел, хыянәтче дә булып чыга. Айдар аны атып үтерә.

Минем Госман образына мөнәсәбәтем
(Инша)

Халыкта «Дус − башка, дошман − аякка» дигән әйтем бар. Бу әйтемне олылардан ишеткәләсәм дә, мәгънәсе турында әллә ни уйланганым булмады. Ә менә күренекле әдип Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәрен укып, андагы Айдар белән Госман арасындагы дуслык һәм дуслык битлеге аркылы эшләнгән этлекне, мәкерне күргәч, югарыдагы әйтемдә никадәр хаклык барлыгын төшендем шикелле. Чыннан да, дошманың синең бөтен уйларыңны, серләреңне белми бит ул, аяктан егарлык начарлык эшләсә дә, баш исән булгач, тагы торып басарга мөмкин. Ә дусның астыртын хыянәте сине тәмам кешелектән чыгарырга мөмкин икән ич!

Госман, Айдарның дусты булып йөрсә дә, аның үзеннән өстен сыйфатларын күреп, көнләшү хисләре кичерә. Җае туры килгәндә, аңа нинди дә булса бер начарлык эшләми калмый. Башта ул Айдарга: «Кыз алманы сиңа атмады»,− дип бәхәсләшә. Сабантуйда Айдарның атына сугып, аны артта калдырмакчы була. Андагы көнчелек, мәкерлек, хөсетлек шул дәрәҗәгә җитә − Айдарга Вәсилә турында гайбәт, ялган сүз әйтә, аны сөйгәненә тугры булмауда гаепли һәм дәлилгә «Вәсилә» дип язылган йөзекне күрсәтә. Айдардагы кызулык, Госмандагы мәкер, хөсетлек ике кешенең тормышын, бәхетле киләчәген, мәхәббәтен җимереп ташлый. Госман − әнә шулай кешеләрнең бәхетсезлегеннән тәм табучы, сөйкемсез, ямьсез күңелле егет. Мондый кешеләр үзләре дә рәхәт күрмиләр, башкаларга да рәхәт күрсәтмиләр.

Ф. Хөсни Госман образы аша кешеләргә: «Госман кебекләрдән сак булыгыз, алардан читтә йөрегез!» − дип кисәтә кебек. Аның кебек булдыксыз, мескен кешеләр тормышта гел очрап торалар. Мондыйлар кешенең аз гына йомшак ягын, кечкенә генә җитешсезлеген күрсәләр дә, аннан үч алырга тырышалар, шуннан тәм табалар, канәгатьлек кичерәләр.

Госман бик бәхетсез адәм бит ул, аңа чын ярату, тормыштан − тәм, яшәүдән ямь таба белү хисләре ят.

Мескен, булдыксыз, явыз күңелле Госман миндә бары тискәре фикерләр генә уятты. Я Рабби, аның хәленә төшәргә һәм тормышымда андый кешеләр белән эш итәргә язмасын.

Бирем. «Минем холкым − минем язмышым» дигән темага инша языгыз.

Минем халкым − минем язмышым
(Инша)

Язмыш… Нәрсә соң ул? Моңа бүгенгә кадәр берәү дә төгәл җавап бирә алмый. «Язмышлардан узмыш юк» дигән мәкаль нәкъ менә Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» повестена туры килә.

Әсәрдә төп герой − Айдар. Баштан ук ул үзенең сөйкемлелеге, шаянлыгы, шуклыгы, өлгерлеге, җорлыгы белән җәлеп итә. Еллар үткән саен, аның холкына яңа сыйфатлар өстәлә: тәвәккәллек, кызып китүчәнлек, дуамаллык, хезмәт сөючәнлек, әти-әнисенә карата җылы мөнәсәбәт, гаделлек… Аннары Айдарның баштан ук күренгән уңай сыйфаты − матурлыкны бәяли белүе. Дуамаллыгы һәм уйлап эш итә белмәве аны сөйгәне Вәсиләдән аера. Аннан соң ул Донбасс якларына китә, күп тә үтми, Бөек Ватан сугышы башлана һәм ул аңда һәлак була. Бу очракта Айдарга карата «Минем холкым − минем язмышым» дигән әйтем хаклы рәвештә туры килә. Аз гына тирә-ягына аек акыл белән күз салса, ул үз бәхетенә үзе балта чапмас иде.

Бу повесть безне матурлыкны күрә белергә, уйлап эш итәргә, тәвәккәл булырга һәм мәхәббәтне сакларга өйрәтә. Үскән саен, үз холкыңа игътибарлырак булырга, андагы тискәре башлангычларны киметә барырга, матур сыйфатларның артуына ирешергә кирәк.

Ф. Хөснинең әсәре безгә тормышны, кешеләрне яхшырак аңларга ярдәм итә.

Ф. Кәрим иҗаты

Бирем. «Шулай үлде Ватан улы» дигән темага инша языгыз.

Шулай үлде Ватан улы
(Инша)

Бөек җыр ул − Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе.

Ф. Кәрим.

Ф. Кәрим дигәндә, без сугышчы солдат һәм шагыйрьне күз алдына китерәбез. Үзенең иҗаты белән сугышка кадәр үк билгеле булса да, аның иҗаты сугыш чорында аеруча көчле яңгырады.

Фатих Кәрим 1941 елның 30 декабрендә сугышка китә. Сугыш шагыйрь өчен фашист белән йөзгә-йөз очрашу гына түгел, аның иҗат фронты да.

Бер минут та башка тынгы бирми,

Окоп почмагында утырам.

Аламын да куен дәфтәремне

Янып, җыр язарга тотынам, −

дип яза шагыйрь «Кереш җыр» шигырендә. Солдат-шагыйрьнең сугыш чорында «Мәхәббәт һәм нәфрәт», «Моң көче» исемле шигырь җыентыклары, «Разведчик язмалары», «Язгы төндә» повестьлары басылып чыга. Бу әсәрләрендә шагыйрь явыз дошманны җиңү өчен бөтен көчне тупларга кирәклеген таләп итеп чыкты.

Илнең бөтен көчен, бар сәләтен

Бер могҗиза итеп кузгатыйк,

Ябырылып килгән дию кавемен

Кымшанмаслык итеп туктатыйк.

(«Туктатыйк»)

Халкыбызның бу сугышта җиңеп чыгачагына тирән ышану белән бергә, Ф. Кәрим бу җиңүнең үзеннән-үзе килмәячәген, аны яулап алырга кирәклеген, ә моның өчен исә фронт белән тылның бер булып эшләргә тиешлеген бик ачык аңлый иде. Шуңа күрә аның шигырьләрендә әле кичә генә колхоз кырларында иген үстергән, заводларда тимер койган кешеләр фронтта зур батырлыклар күрсәтәләр. «Тимер һәм тимерче» балладасының төп герое − тимерче Саттар. Ул, Ватан чакыргач, батыр сугышчыга әйләнә. «Пионерка Гөлчәчәккә хат» һәм «Онытма» шигырьләрендә шагыйрь тылның сугышчыларны җиңүгә рухландыруы турында яза.

Ф. Кәрим, оста разведчик буларак, дошман тылында разведкада йөри: фашистларның ерткычлыкларын үз күзләре белән күрә, халкыбызның батырлыгына соклана һәм гаҗәпләнә. Шулар тәэсирендә повестьлары, «Шакир Шигаев» драмасы, «Гөлсем», «Партизан хатыны» поэмалары языла. Шагыйрьнең басып алучыларга нәфрәте чиксез. Шуңа күрә ул аларга карата мәрхәмәтсез булырга чакыра.

Фашист илгә үлем китерә,

Фашизмның таңы, язы юк.

Яшен уты белән күккә язып әйтәм:

Язы юкның яшәү хакы юк!

(«Бездә яздыр»)

Фатих Кәрим яшәүгә һәм үлемгә бертигез итеп, игътибарсыз карамады. Шагыйрь тормышны, яшәүне чын күңелдән сөйде. «Кеше яшәр өчен туа. Яшәр өчен тугач, ул матур яшәргә тиеш»,− дип язды ул. Аныңча, яшәүнең бөтен матурлыгы − үз Ватаныңны бөтен нәрсәдән дә югары күреп, аны саклап, коллыктан коткарып, антына тугры булып калуда. Аның геройлары: лейтенант Шигаев, разведчик Фаррахов, Акморат дошман белән бәрелештә геройлык үрнәге күрсәтәләр. Бу кешеләрнең үлемгә каршы барулары һич тә яшәүдән туйганлыктан түгел, алар, үзләрен корбан, итеп, миллионнарны коткарачакларын яхшы беләләр. Алгы позициядә торучы солдат, башына пуля тиеп, авыр яралана һәм янындагы иптәшенә болай ди:

Башың түбән имә, әгәр минем

Тыныч үлемемне теләсәң;

Илле фашист исән йөрер иде әле

Мин бирегә килеп үлмәсәм.

(«Иптәш»)

Батырлык җиңү китерә, куркаклык − хурлыклы сыйфат, шуңа күрә ул батырларны мактый. Ләкин ул акылсыз, башкисәр батырлар ягында тормый. Ул − командир, аның кул астында күпләгән солдатлар. Алар − яшьләр. Киләчәк − алар кулында. Менә шуның өчен шагыйрь иң кыен җиргә үзе омтылды. Туган илгә аның яшәү рухы тулы хатлары, шигырьләре кайтты. Ул үзе дә тиздән сугыш бетәчәгенә, Җиңү яулатачагына бөтен күңеле белән ышана иде. Ләкин сугыш аяусыз. 1945 елның 19 февралендә Ф. Кәрим батырларча һәлак була. Кече лейтенант Ф.Кәрим үзенә йөкләнгән хәрби бурычын үти, дошманны үткәрми, биеклек яулап алына.

Шулай үлде Ватан улы

Сугыш барган кырларда:

Сагынган саен без анны

Бик биеккә, зәңгәр күккә

Күтәрербез җырларда.

(«Шәкүров турында җыр»)

Ә. Еники. «Әйтелмәгән васыять»

Бирем. Акъәби балаларына васыять итеп нәрсәләр әйтеп калдырырга тели?

Минемчә, Акъәбинең балаларына әйтеп калдырасы сүзләре бик күп.

Беренчедән, Акъәбинең балаларына, туган телне онытмаска, дип әйтеп калдырасы килә. Әсәрдә аның бер улының һәм бер кызының гына балалары күрсәтелә. Олы улы Суфиянның 5 баласы бар. Суфиян аларның берсенә дә башкорт исемен кушмаган. Алар: Татьяна, Светлана, Рита, Геннадий, Борис. Балаларның берсе дә башкортча белми. Хәтта «әби» дигән сүзне дә әйтә алмыйлар. Әби оныклары белән үз телендә сөйләшүдән мәхрүм. Ә Гөлбикәнең дүрт яшьлек кызы Гүзәлне әби артыграк ярата кебек, чөнки ул башкортча сөйләшергә омтыла, «әбекәем» дип эндәшә.

Икенчедән, әби балаларына, үз милләтеннән булган кеше белән тормыш корырга, дип васыять әйтеп калдырырга тели. Ул Суфиянның хатыны Мария Васильевна мисалында ачык күрде: бер милләт икенчесен йота. Суфиянның гаиләсе руслашкан.

Өченчедән, карчык, туган якны онытмаска, дигән сүзне әйтергә тели. Бер кеше дә үзенең туган ягын, нәсел-нәсәбен, туганнарының каберләрен онытмаска тиеш. Онытса, ул үзенең телен дә, милләтен дә саклый алмаячак.

Дүртенчедән, халыкның гореф-гадәтләре, йолалары онытылмасын иде, дигән теләкне әйтергә тели Акъәби. Болар онытылса, халык үзенең тарихын белмәячәк. Нинди матур йолалар, гореф-гадәтләр, тарихи истәлекләр юкка чыга бара. Боларны күреп, әбинең йөрәге әрни. Борынгы ядкярләрне кадерләп җыеп бара ул.

Бишенчедән, һәр халыкның үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Акъәбинең шул үзенчәлекләр турында да сөйләп калдырасы килә. Болар − безнең халыкка хас булган кешелеклелек, бер-берсенә ярдәм итү, кунакчыллык, олыларны хөрмәт итү, кечеләрдә яхшы сыйфатлар тәрбияләү.

Алтынчыдан, ата-ана бала өчен иң олы, иң кадерле кеше булырга тиеш. Туганнар арасында туганлык хисләре сүнмәсен. Менә шуларны да искә төшерергә тели Акъәби.

Автор Акъәбидән тагын бик күп сүзләр әйттерергә тели. Ләкин аны тыңлаучы юк. Бары тик бер шагыйрь генә тыңлый әбинең сүзләрен. Моның белән автор әдәбият әһелләренә халыкны тәрбияләргә, халык рухын, тарихын сакларга әйтеп калдыра кебек.

Н. Арсланов иҗаты

Бирем. «Халкыма» шигырендә лирик геройны без нинди шәхес итеп күз алдына китерәбез?

Н. Арслановның «Халкыма» шигырендәге лирик герой − үз иленең, халкының чын патриоты. Ул (әсәрдә ул «мин» дип бирелә) халкының тарихын күз алдыннан үткәрә. Тарих төпкеленә төшкән саен, халыкның батырлыгына, түземлелегенә хәйран каласың. Ниләр генә булмаган халык тормышында?!

Лирик герой татар тарихын берәм-берәм күздән кичерә. Сәхифәләрне актарган саен, лирик геройның горурлыгы арта. Борын-борыннан халык үзенең уңганлыгы белән аерылып торган. Җимерелгән Болгар дәүләтен дә торгызган. Әмма бу урындагы хәрабәләргә тимәгән, башка урында шәһәр төзегән. Бу − меңъеллык тарихы булган Казан шәһәре. Халык үз казанында гына кайнамаган: Көнчыгыш һәм Көнбатыш әдәби, мәдәни, сәүдә бәйләнешләре алып барган. Ләкин нинди генә бәйләнешләр, үзгәрешләр булса да, халык үз телен, милләтен саклап калган. Лирик герой халкына шуның өчен рәхмәтле.

Лирик герой үзе дә − халкының дәвамчысы. Аңарда да халкының төп сыйфатлары өстенлек итә.

Сугышларга үзем теләп киттем,

Быргычылар быргы тартуга;

Бөтен барлыгымны фида иттем

Мин фидакяр җанлы халкыма.

(«Халкыма»)

Лирик герой үзе теләп Ватанын саклый, үз халкының лаеклы улы булырга омтыла. Шул ук вакытта ул киң күңелле, кунакчыл да, башка милләтләргә дә хөрмәт белән карый. Милләте, халкы, Ватаны турындагы уйларын ул беркайчан да исеннән чыгармый.

«Халкыма» шигыренең лирик герое шагыйрьнең үз шәхесе белән тәңгәл килә. Чөнки Н. Арсланов үзе дә − халкын, аның тарихи үткәнен хөрмәт иткән шагыйрь.

Г. Ахунов иҗаты

Бирем. Язучы булу өчен нинди сыйфатларга ия булу кирәк дип уйлыйсыз?

Язучы булу өчен бик күп сыйфатларга ия булырга кирәк. Шуларның иң беренчесе дип, мин кешенең кечкенәдән әдәбиятны яратуын саныйм. Әдәбиятны ярату билгеле әдәби әсәрләрне күп укуны эченә ала. Язучы кеше дөнья әдәбияты белән дә таныш булырга тиеш. Г. Тукай да бит: «Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам»,− дип язган.

Язучы булу өчен, кеше үзе яза торган тормышны яхшы белергә тиеш. Г. Ахунов, мәсәлән, нефтьчеләр турында китап язу өчен, Әлмәткә килә, анда нефтьчеләр тормышын, эшен, характер үзенчәлекләрен өйрәнә. Шушы тормыш эчендә кайнамаса, ул «Хәзинә», «Хуҗалар», «Артышлы тау буенда» әсәрләрен яза алмас иде.

Язучы телне, аның үзенчәлекләрен яхшы белергә тиеш. Әдәби әсәр − нәфис сүз үрнәге. Теле матур булмаган әсәрне укыйсы килми.

Мин күп кенә язучы-шагыйрьләрнең биографияләренә игътибар итәм. Аларның күбесе авыл җирендә туып-үскәннәр. Шулай булгач, язучы авылда туарга тиеш. Бары тик авылда гына табигый матурлык, чын халык теле, йолалары сакланып калган.

Язучы А. Гыйләжевнең фикерләре белән дә килешәм. Ул Гариф Ахунов турында: «Гариф белән эш, тырышлык, хезмәт янәшә яшиләр. Ул тормышны ярата белә, тормыш төзүче эш кешесенә аның ихтирамы чиксез…» − дигән.

Г. Ахунов. «Артышлы тау буенда»

Бирем. «Хәсән − минем яшьтәшем», «Кешенең холкы − аның язмышы», «Нефть безнең Татарстаныбызга нәрсә бирде?» дигән темаларга инша язып карагыз.

Хәсән − минем яшьтәшем
(Инша)

Хәсән − «Артышлы тау буенда» әсәренең төп герое. Аңа 14 яшь, җидееллык мәктәпне бетергән. Ул − авыл малае, һәрбер авыл малае кебек, Хәсән дә табигатьне ярата, хыяллана белә, җитмәгән җире юк, атта чаба, күзәтүчән малай. Малай еш кына күккә карап ятарга ярата. Күктәге болытларны Чикылтык биягә охшата. Әтисен тыңлый, ярдәм итә. Бервакыт яшенле яңгыр башлангач, әтисе аңа атларны куып алып кайтырга куша. Хәсән «Давыл» исемле атына атлана һәм Чикылтыкны кумакчы була. Ләкин Чикылтык Давылга тибеп җибәрә, Хәсән ат өстеннән очып төшә. Аны больницага озаталар, һәм ул анда бер ай ята.

Больницадан кайткач, әтисе малайга атлар янына бармаска куша. Ләкин малайның яңа айгырны − Барабансонны күрәсе килә. Ул, элеккечә, атларны ярата.

Шул көннәрдә авылда зур үзгәрешләр башлана. Бу үзгәрешләрне ул балыкка баргач та күзәтә. Авыл янында нефть табалар. Хәзер инде Хәсәннең бөтен теләге − нефтьче булу. Ул алар янына барып йөри, эшләре белән кызыксына. Җитмәсә, аларга Пәйморза исемле нефтьчене фатирга кертәләр. Ул Хәсәнгә китаплар бирә. Хәсән, ул китапларны укып, нефтьчеләр эшенә караган күп нәрсәләрне белә.

Мәктәптә дә тырышып укырга кирәклеген аңлый. Бигрәк тә математиканы тырышып өйрәнә. Җидееллык мәктәпне бетергәч, хәл итә: ул нефтьче булачак. Җае да чыгып тора: нефтьче Сәетхәсәнне очрата. Малайның теләген аңлаган Сәетхәсән аны үзләренә эшкә чакыра. Хәсәннең шатлыгы чиксез. Арттырып та җибәрә, биек вышкага менеп китә. Куркып калган нефтьчеләр Хәсәнне мактыйлар: «Егет икәнсең!» − диләр. Шул ук вакытта аңарга укырга керергә киңәш итәләр. Ләкин Хәсәннең эшлисе килә. Авырып киткән нефтьче урынына Хәсәнне куялар. Бу эш Хәсәнгә бик җиңел тоела, игьтибарсыз эшли. Нәтиҗәдә авария була, буровойга зур зыян килә.

Шушы авария Хәсәннең фикерләрен үзгәртә. Эшнең кечкенәсе һәм зурысы юк икән. Һәр эш − үз урынында иң әһәмиятлесе. Малай укырга китәргә риза була.

Хәсән − минем яшьтәшем. Хәсән урынында булсам, мин нишләр идем? Мин дә нәкъ аның кебек үк булыр идем. Чөнки миндә дә бар Хәсәнгә хас сыйфатлар. Мин дә атлар, техника яратам. «Ярамый!» дисәләр дә, эшләп карарга тырышам. Еш кына бәлаләргә дә очрыйм. Нәтиҗәне, Хәсән кебек үк, соңыннан ясыйм. Хәсән образы миңа якын. Мин, аңардан менә дигән нефтьче чыгар, дип уйлыйм. Чөнки ул − үз теләгенә ирешә торган малай.

Х. Сарьян. «Бер ананың биш улы»

Бирем. «Маһисәрвәр апа − бөек ана!» дигән темага инша языгыз.

Маһисәрвәр апа − бөек ана!
(Инша)

Әнкәйнең ак чәчләре

Агарган безнең хакка.

Ул һаман яктыра бара

Күңеле, җаны акка.

Сокланып карап торырлык −

Күзне ала алмыйбыз.

Әнкәйләрнең бөеклеген

Яши-яши аңлыйбыз.

Р. Миңнуллин.

Әни, әнием, әнкәй… Һәркем өчен бик кадерле, назлы сүз бу. Күңелебездә булган бөтен матурлыкны, рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән мәрхәмәтле әниебезгә дәшәбез.

Күренекле татар язучысы Х. Сарьян да «Бер ананың биш улы» әсәрендә олы җанлы анна − Маһисәрвәр турында искиткеч матур итеп яза. Маһисәрвәр апа үзенә татар хатыннарына хас акылны, сабырлыкны, әхлакны, рухи ныклык һәм ихтыяр көчен җыйган. Балаларын да шул рухта тәрбияләгән. Аның балалары: «Әни ни әйтер?», «Апай, син әнине уйладыңмы?» − дип, әниләрен кайгыртып яшиләр. Әнә шулай гаиләдәге туганлык, берең турында икенчең кайгырту, дуслык, татулыкка нигез салучы олы җанлы ана ул. Маһисәрвәр апага хәсрәт арты хәсрәт килеп кенә тора. Иң элек ире үлеп китә, биш бала белән тол кала, аннан бер-бер артлы өч баласын югалта. Табигать кануннары буенча ата-ана, балаларын калдырып, дөньядан иртәрәк китәргә тиеш. Иң якын кешеләреңнең үлеме авыр булса да, шулай булырга тиеш, дигән уй бераз юаныч бирә. Баланын вакытсыз үлеме − ата-ана өчен иң зур хәсрәт. Моннан да олы хәсрәтнең булуы мөмкин түгел. «Бала хәсрәте күрсәтмәсен Ходай»,− диләр бит. Маһисәрвәр апа имәндәй таза, арысландай көчле өч улын җирли. Күз яшен күрсәтми, сабыр, түземле булырга тырыша. Хәтта Мирзасы үлгән көнне Сирингә туй итәргә рөхсәт бирерлек көч таба ул үзендә. Күпме сабыр булырга тырышса да, бер-бер артлы килгән бу олы кайгылар аны иртә картайталар. Картлык көненә терәге − Раббание үлгәч, ананың чәче ап-ак була. Әмма монда да ул көчле рухлы булып кала. Сирингә җавабында ул: «Мин дә акылдан язсам, Раббани улымның бәбәйләрен кем карар?» − ди.

Ананың сүзләрендә хаклык зур. Тормыш шулай корылган инде. Берәү китә, берәү килә. Раббани үлеме балаларның үсүен, яшәүнең дәвам итүен туктата алмый. Ана бу сүзләре белән тормышның мәңгелеген раслый.

Маһисәрвәр апа бик күп матур сыйфатларны үзенә туплаган, тормышны тавыш-тынсыз, җай гына алып баручы сабыр холыклы, булдыклы, бөек Ана булып истә калды.

Хәвадис образы
(Инша)

Тегәп моңлы күзем күкнең йөзенә,

Хикәят сөйләдем айның үзенә.

Дәрдемәнд.

Х. Сарьянның «Бер ананың биш улы» әсәрендә Маһисәрвәр апа белән Солтан абыйның биш улы бар. Бу тату гаиләдә балалар туган җанлы, эш сөючән, мәрхәмәтле булып үсәләр.

Аларның дүртесе тышкы кыяфәтләре, үз-үзләрен тотышлары, холыклары белән дә бер-берсенә бик охшаганнар, тик арада Хәвадис кенә аерылып тора. Ул әнисе ягына тарткан: «…зәңгәр күзле, озынча матур йөзле, аксыл җитү чәч; ул буйга да Ниязкул камышыдай төз». Шуның өстенә ул − бик нәзберек, нечкә күңелле, нәфис табигатьле; туганнарын, әти-әнисен өзелеп яратучы, хөрмәт итүче, җыр-моңга гашыйк. Тирә-якта иң оста гармунчы. Музыканы җаны-тәне белән тоя, «…бармакларын җен йөртәдер», диләр, ул гармун уйнаганда.

Сугыш афәте Хәвадискә дә кагыла. Башак җыеп кайтканда, язгы ташу аша кичәргә туры килә аңа. Әнә шулай үпкә туберкулезы эләктерә. Ләкин ул авыру белән килешергә теләми. Уфага барып, укырга керә, күп укый, Тукай шигырьләрен укып, үзен юата, ничек тә терелергә тырыша. Җылы якка дәваланырга китеп тә, сихәтләнеп кайтмый ул, чөнки туган җирен, туган нигезен, якыннарын сагынуның чик-чамасы булмый.

Күгәрчен оя кормасын,

Бала да чыгармасын.

Ризык читтә булса булсын,

Туфрак читтә язмасын, −

дигән җырлары күзләргә яшь китерә.

Өрфиядәй нәфис зат, ачылып җитмәгән чәчәк бөресе хәлендә, изге күңел, чиста, пакь тән белән бакыйлыкка күчә… Җаны күбәләктәй бәргәләнеп күккә аша…

Әйе, сугышның пычрак кулы озын − Хәвадистәй акыллы, чибәр яшүсмерләрнең дә башына җитте ул.

Хәвадистәй нечкә күңелле кешеләргә беркайчан да яшәве җиңел түгел. Яшәешнең күптөрле чатаклыклары андыйларның күңелен төшерә, өмет чаткысын сүрелдерә.

Якты уй-хыяллары тормышка ашмый калган Хәвадиснең үлеме күңелләрне тетрәндерә, гүя җанның мең кылы өзелә…

Бирем. «Эчкән кеше − беткән кеше» дигән темага инша языгыз.

Эчкән кеше − беткән кеше
(Инша)

Аһ, аеклык! Ярты хәсрәтем…

Р. Фәйзуллин.

Эчүчелек − кешене йота торган тирән упкын. Бүгенге көндә җәмгыятебез әнә шул кара, төпсез упкын алдында тора. Эчү көндәлек гадәткә әйләнеп бара. Эчәр өчен нинди генә сылтау, сәбәп тапмыйлар! Әмма бу начар фигыльнең нәтиҗәсе дә аяныч: җимерелгән гаиләләр, вакытсыз, мәгънәсез өзелгән гомерләр, ятим балалар…

Эчүчелекнең яман гадәт булуын без язучы Хәсән Сарьянның «Бер ананың биш улы» повестендагы Раббани образында күрәбез.

Ул − гаиләдә олы бала. Әтисеннән тимерче һөнәрен үзләштерә, сугышка китмәгән булса, аннан, бәлки, оста тимерче дә чыккан булыр иде. Таза, нык. Җир җимертеп эшли. Гаделлек сөя. Намуслы. Туган җанлы, әнисен, хатынын, балаларын ярата, тәмле телле. Энеләренең үлемен бик авыр кичерә.

Сугыштан кайткач, үзе кебек уңган, булдыклы Тәрҗимәгә өйләнеп, берсеннән-берсе тере дүрт бала үстерәләр. Менә дигән өй салып керәләр. Раббани − бөтен туганнарына ата урынына калган кеше, нәсел-нәсәбен, нык итеп, авылда корыр дигән ышаныч туа. Ләкин… «Чир китә, гадәт китми» дигәндәй, сугышта аз-азлап эчәргә өйрәнгән Раббани, әкренләп хәмергә хирыслана. Эчкән кеше − беткән кеше. Аңарда дөнья гаме, гаилә, үзе турында кайгырту кебек хисләр тупасланганнан тупаслана бара, һәм ул көннәрдән бер көнне фаҗига белән гомерен чикли: кесәләре сыра шешәләре белән тулган килеш, суга төшеп үлә. Балаларын ятим итә, хатынына, әнисенә, туганнарына әйтеп бетергесез кайгы китерә.

Х. Сарьян эчкечелекнең бу чиргә тарыган кешегә генә түгел, тирә-яктагыларга да, җәмгыятькә дә зур зыян китерүен әйтергә тели.

Әйдәгез, дусларым, заманыбызның шушы ямьсез чиренә каршы көрәшкә күтәрелик! Без бит яшь, көчле, хыялларыбыз якты. Алда − зур тормыш. Сөеп-сөелеп, гаилә корып, балалар үстереп, туган илгә хезмәт итеп, туганнар-дуслар белән аралашып, бәхетле яшик!

Бирем. «Мирзаның үлеме − иң югары дәрәжәдәге мәгънәле үлем» дигән темага инша языгыз.

Мирзаның үлеме − иң югары дәрәҗәдәге мәгънәле үлем
(Инша)

Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шул вакыт −

Иле өчен, халкы өчен

Яшәгәндә җан атып.

Замананың авырлыгын

Җилкәсенә алганда,

Олы данга ирешеп тә

Кече булып калганда.

Олы җан булып калганга,

Олы җанлы булганга.

Р. Харис.

Минем бәләкәй генә китапханәмдә язучы Х. Сарьянның «Нокталы өтер» китабы да саклана. Анда язучының өч повесте урын алган. Алар арасында күңелдә ниндидер үзәк өзгеч сагыш, моң һәм шул ук вакытта теләктәшлек, горурлык хисләре уяткан «Бер ананың биш улы» повесте да бар. Әсәр бер сулыштан укыла, теле бай, саф. Андагы геройлар безнең якыннарыбыз, туганнарыбыз кебек.

Кешеләргә сынабрак карасаң, һәр кеше башкалардан тышкы кыяфәте белән дә, үз-үзен тотышы, эш-гамәлләре белән дә аерылып тора. Хәтта бер гаиләдә, бер үк шартларда тәрбияләнгән балалар арасында охшаш һәм уртак яклар күп булса да, аларның һәрберсендә төрле-төрле сыйфатларны күзәтергә мөмкин.

Солтан белән Маһисәрвәрнең биш улы бар. Малайларның барысына да тазалык, хезмәт ярату, кешелеклелек хас. Бу гаиләдәге балалар итагатьле булулары, бигрәк тә әниләренә һәм бер-берсенә җылы мөнәсәбәтләре белән сокландыра. Туганнарына «абыем», «апаем» дип кенә эндәшә алар.

«Дөньяда өч нәрсә эзләп табылмас: берсе − ата, берсе − ана, берсе − карендәш»,− ди халык. Язмыш җиле бу ишле, тату гаиләгә еш кына борчу, кайгы-хәсрәт тә алып килә. Сугыш башланырга берничә ел кала әтиләре Солтан абзый үлеп китә, сугышның «озын кулы» уртанчы уллары Хәвадисне вакытсыз гүргә кертә.

Сугышның дәһшәтен үз җилкәсендә татыган, фронтларда йөреп тагы да ныгыган Мирза образы укучы күңеленә аеруча якын. Дөнья күргән һәм акыл утырткан кеше буларак ул − туганнарына терәк, олы таяныч. Башта ул Хәвадисне, соңыннан Сиринне укырга өнди, төпле киңәшләрен бирә. Күңеле белән дә матур кеше ул. Хатыны, балалары белән дус, тату яши. Эшен яратып башкара. Милиция хезмәткәре булганы өчен түгел, кешеләргә яхшы теләктән бүтәннәр бәхетен, тынычлыгын кайгыртып яши. Аның үлеме дә олы мәгънәгә ия − кеше гомере хакына фаҗигале төстә һәлак була. Әнисе, гаиләсе, туганнары, җәмгыять алдыңда Мирзаның йөзе ак, намусы чиста.

Мирзаның үлеме безнең йөрәкләрне тетрәндерә. «Батырлыкта − матурлык» дигән әйтем Мирза кебек фидакярләргә карата әйтелгәндер, мөгаен. Дөньяда яшәү Мирза кебекләр белән ямьле. Мирзаның якты исеме күңелне җылыта. Гүя ул безгә дәшә кебек:

Йөз яшьлегем булса, мин барсын да

Шушы юлга бирмәс идемме?

(М. Җәлил. «Чыныккан яшьлек»)

VIII СЫЙНЫФ Дастаннар һәм аларның барлыкка килүе

«Дастан» − фарсы сүзе. Төрки телләрдә ул «тарих, хикәя», «үткән эшләр хикәясе» мәгънәсендә йөри. Дастан − гадәттә, әкият сюжетларын, риваять-легендаларны әдәби эшкәртеп язган әсәр. Ул проза яки шигырь белән, яисә һәр икесе аралашып язылган булырга мөмкин. Н. Исәнбәт дастанга түбәндәге мәгънәне бирә: «Дастан бездә «эпос» дигән мәгънәне дә, «поэма» дигән мәгънәне дә үз эченә ала. Шуның белән бергә, халык иҗаты өчен хас булган «эпик поэма» дигән мәгънәне аңлатуы белән дә бу атама сүз үз урынында әйтелгән була. Ул русчадан «былина» мәгънәсен дә үз эченә ала».

Дастаннар аерым шагыйрьләр һәм башкаручылар тарафыннан буыннан-буынга тапшырылып килгән. Мондый кешеләр төрле халыкта төрле − манасчы, акын, ашуг, чичән, җирау, дастанчы һ.б. исемнәр белән аталып йөртелгәннәр. Дастаннар, татар халык иҗатында гасырлар дәвамында сикәлтәле юллар узып, төрле үзгәрешләр кичергәннәр. Шулай да алар, халыкның югары гуманистик идеяләрен, сәнгатьчә матурлыкны гәүдәләндерүче әсәрләр буларак, хәзерге, көннәргәчә сакланып калганнар. Алар бүгенге көндә дә язучы, шагыйрь, драматургларга яңа әдәби әсәрләр тудыруга нигез булып торалар. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», М. Җәлилнең «Алтынчәч», Н. Исәнбәтнең «Идегәй» әсәрләре шундыйлар рәтендә тора.

Бер генә халыкның әдәбияты да халык тормышыннан аерым яшәми. Ул халык тормышын чагылдыра. Шуңа күрә халык әдәбиятында, мәдәниятендә патриотизм (ватандарлык), гуманизм (кешелеклелек) сыйфатлары бу җирлектә барлыкка килмәгән, дип әйтә алабыз.

Татар дастаннары өч төркемгә бүленә:

1. Тарихи дастаннар («Җик-Мәргән», «Чура батыр хикәяте», «Идегәй» һ.б.). 2. Алыплар (батырлар) турында хикәятләр («Мәшәк алып», «Кара күңел», «Ак күбек» һ.б.). 3. Мәхәббәт дастаннары («Түләк», «Йосыф китабы», «Таһир белән Зөһрә», «Ләйлә белән Мәҗнүн» һ.б.).

«Идегәй» дастаны
(Инша)

Дастан каһармансыз булмый. Халык телендә аларны батыр дип йөртәләр. Зур батырларны зур вакыйгалар тудыра. Зур вакыйгаларда халык ягыннан торып көрәшкән һәм шул юлда гадәттән тыш эшләр күрсәткән кеше халык каршында батыр булып санала. Менә шундый зур батырларның тууы, үсүе, гадәттән тыш батырлыклары һәм зур көрәшләрдә корбан булуы турында халык телендә төрле хәбәрләр, җырлар, легендалар, дастаннар таралган. Шуларның берсе − «Идегәй» дастаны. Ул героик эпос рәтенә керә. Героик эпосның төп темаларыннан берсе булып илне, халыкны илбасарлардан саклау темасы санала. Героика темасы әкиятләрдә дә очрый. Ләкин дастаннар әкиятләрдән аерылып торалар. Хәлиткеч рольне биредә, беренчедән, героика уйный. Батырлык дастан героеның илен, ыруын, гаиләсен саклау темасын ача. Икенчедән, әкиятләр уйдырмага нигезләнгән. Ә дастаннар бик күптәнге, әмма чынбарлыкта, асылда булган ниндидер чын вакыйгаларны сөйләргә вәгъдә итәләр, чыганакларга таяналар. Өченчедән, татар дастаннарының вариантлары күп төрки халыкларда бар. Н. Исәнбәт «Идегәй» дастанының татарларда − 18, башка халыкларда 34 варианты барлыгын әйтеп үтә.

Н. Исәнбәт, «Идегәй» дастанының барлыкка килүенә XIV йөзнең ахырында һәм XV йөзнең башларында Алтын Урда дәүләтендәге эчке зур чуалышлар, Идегәй баш күтәрүе дип билгеле булган халык кузгалышлары сәбәп булган, дип аңлата. Дастанның нигезендә халыкның хөрлек һәм иминлек, бәхетле һәм тату тормышы хакындагы идеаллары ята.

Әсәрнең төп герое Идегәй − реаль герой, 1419 елда Алтын Урдада сарай аристократиясенә каршы сугышта үтерелгән бик билгеле, тарихи шәхес.

Алтын Урданың эчке хәле турында ул заманнарда Идел буена чаклы килеп йөргән гарәп тарихчылары күп кенә кызыклы нәрсәләр язып калдырганнар. Идегәй турындагы төрле легендалар ул үзе исән вакытта ук халык авызыннан сөйләнгән. Замандашы Ибне Гарәпша аның турында: «Ул бодай төсле куе коңгырт чәчле, гәүдәсе белән нык, баһадир, мәһабәт бөек күренешле, юмарт һәм гүзәл, елмаючан, үткен һәм җитез фикерле, галим һәм Фазыйлларны сөюче, ярлыларга һәм яхшы кешеләргә якын булучы, алар белән йомшак тел һәм нечкә ишарәләре белән уен-көлке сөйләүче иде»,− дип язып калдырган.

Идегәй турында дастанның үзеннән дә шактый мәгълүматлар алып була. Идегәй − Котлыкыя би углы. Ә Котлыкыя үзе Туктамыш ханның ау кошларын караучы бер кеше булган. Аксак Тимер белән бәйләнешкә кергән өчен, Туктамыш хан аның башын чаптырган, нәселен бетерергә тырышкан. Бу карарны ишеткәч, аның нәселен калдыру өчен, Котлыкыяның якын кешесе Җантимер бишектәге Идегәйне үз баласы Кобогыл белән алыштыра.

Идегәй, ничә еллар буе Кобогыл исемендә үсеп, хан сараенда түрә була. Идегәй бала чагында ук көчле, ярдәмчел, зирәк, тапкыр була. Бу сыйфатлары белән ул башкалардан аерылып тора. Шушы сыйфатлары Туктамышны үзенә җәлеп итә һәм ул аны сараена алдыра. Аңа Айтулы атлы чибәр кызны бирә. Идегәй ханга хезмәт итә башлый.

Кырымнан кыен дау килсә,

Дауны кырды Идегәй;

Кырымнан калын яу килсә,

Яуны кырды Идегәй.

Идегәй аркасында Туктамыш төрле яулардан котыла, байлыгы, коллары көннән-көн арта бара.

Биләгәне кол булды.

Әйдәгәне мал булды;

Җәеп салсаң көмешен −

Җәйрәп яткан күл булды…

Соңга таба Идегәй Туктамыш сараенда сул кул би (сул канат түрәсе) булып эшли башлый. Ягъни Иделнең сул ягындагы хөкем эшләре (Болгардан алып Урал һәм Иртыш буйларына чаклы) аның карамагында була. Ханбикә Иәникәнең Идегәйнең абруе үсүгә ачуы килә һәм ул ире Туктамышны аңарга каршы котырта башлый. Ләкин Туктамышның бу сүзләргә ышанасы килми:

Өрәге миннән каты булса да,

Кобогыл миңа үч булмас, —

Синең дигән һич булмас,

Һич булмас, ай, һич булмас!

Ниһаять, Туктамыш Идегәйнең кем икәнлеген әйттерү өчен, ил карты − 190 яшьлек Субраны чакырта. Ул:

Күп батырны мин күрдем,

Күп батырны мин белдем,

Яшем йөз туксанга килгәндә,

Кобогылдай ирне мин

Бер күрмәгән картыңмын! −

дип җырлый һәм киләчәктә аның Туктамышның башына җитәчәк кеше булачагын әйтә.

Идегәй үзенә каршы болытлар куерганын аңлый һәм Сарай шәһәрендәге Аксак Тимер ягына качып китә. Аңа Җантимернең биш улы да иярә. Аларны куа килгән Җанбай белән Идегәй арасында кызыклы гына сөйләшү була. Идегәйне кире борылырга өндиләр, байлык вәгъдә итәләр. Идегәйнең карары нык.

− Таймам баскан юлымнан,

Салмам сөңге кулымнан,

Салмам калкан иңемнән,

Яу җыярмын илемнән.

Шулай итеп, Идегәй Аксак Тимер янына качып китә һәм озакламый, Аксак Тимер гаскәре белән берлектә, Алтын Урданы килеп басып ала. Идегәй Аксак Тимер белән дә калмый. Ул бары тик аның гаскәреннән генә файдалана. Туктамышны ул башкача җиңә алмас иде. Идегәй Аксак Тимер белән китми, Алтын Урдада кала. Туктамыш хан үлмәгән, җиңелгән генә була. Идегәй Алтын Урданың үз халыкларын Туктамышка каршы күтәрә. «Бу сугышта, − дип яза Н. Исәнбәт, − коллардан алып Алтын Урданың дәүләт системасыннан риза булмаган киң катлау халык Идегәй артыннан китеп, бу хәрәкәт киң халык кузгалышы төсен алды. Безнең өчен бу кузгалышның иң әһәмиятле җире дә шунда, һәм Идегәйнең халык каһарманы булып танылуының сере дә шушында булырга тиеш». Идегәйгә бу кузгалышның башында тору җиңел түгел, әлбәттә. Аңа каршы төрле интригалар оештырыла. Аңа каршы хәтта улы Норадынны да котырталар. Бу урында Идегәйнең Норадын белән очрашып сөйләшүе гыйбрәтле. Норадын, коткыга бирелеп, әтисенә каршы чыга, үзе үскән төбәкне, халыкны рәнҗетә. Бу эшләре өчен әтисе аны каты кисәтә:

Киң болынны яндырдың,

Кайдан үлән табарсың?

Кара суга кан койдың,

Суны кайдан эчәрсең?

Тарихтан билгеле булганча, 1391—1398 еллар эчендә Идегәй белән Туктамыш арасында 16 мәртәбә сугыш булган. 15 нче мәртәбәсендә Идегәй яхшы ук каты җиңелгән, шуннан сон 6 ай буена каядыр югалып торган, аның эзе дә беленмәгән. Бу хәл үзе үк Идегәйнең, халык тарафыннан яшерелеп торып, уналтынчы мәртәбә гаскәр җыярлык үз кеше һәм танылган батыр булуын күрсәтә. Туктамыш инде тынычландым дигәндә, 1398 елда Идегәй, гаскәре белән һөҗүм итеп, аны җиңгән. Шуннан соң Туктамыш, Идегәй белән сугышкалап торса да, җиңүгә ирешә алмый, аны 1405 елда Идегәйнең улы Норадын үтерә.

Әсәрне өйрәнү барышында Идегәйнең чын батыр икәнен күрдек, ләкин әсәрнең халыкчан булуының, халык арасында телдән-телгә күчеп килүенең башка сәбәпләре дә бар. Шуларның берничәсенә тукталып үтәбез.

1. Идегәй − халык күрергә теләгән батыр. Ул коллыкка каршы күтәрелә, көчсезләргә ярдәм кулы суза. Мәсәлән, Аксак Тимер кызы Акбеләкне көчләп алып киткән Кара Тиен кулыннан коткарып, 40 колны азат итә.

2. Идегәйнең характер сыйфатлары халык идеаллары белән туры килә.

3. Идегәйнең теле − халык теле. Ул үз сөйләмендә халык мәкальләрен, әйтемнәрен оста куллана.

4. Дастанда ата белән ул мөнәсәбәтләренә зур урын бирелгән. Идегәй үз улын бик ярата. Норадынның үзенә каршы күтәрелүен күргәч, ул аңа үз улын яхшы кеше итеп үстерү өчен ниләр эшләвен сөйләп бирә. Аның өчен берни дә кызганмаган ул. Норадын боларны аңларга теләми. Ул шуңа барып җитә ки, Туктамыш хан кызлары өчен кычкырышып, әтисенең бер күзен чыгара. Бу хәл Идегәйгә бик авыр тәэсир итә. Күз карасыдай күргән баласы аның күзен чыгарсын әле…

Син дигәндә җан аткан

Ялгыз атаң мин идем,

Күзем орып чыгардың;

Кайда барып уңарсың?

Языгы белән гөнаһсын,

Кайда ла барып йоларсың? −

дигән сүзләре белән Идегәй ата-анасын рәнҗеткән кешенең бервакытта да рәхәт күрмәячәгенә ишарә ясый:

Каргышым кара таштан үтәдер.

Норадынга әтисе акыллы киңәшләрен бирә. Аңа халык белән бергә булырга, халыкка таянырга куша:

Нинди юан булса да,

Яңгыз агач өй булмас;

Нинди ятим булса да,

Яңгыз егет би булмас.

Ләкин Норадын бу сүзләргә артык игътибар итми, ә үз көченә таяна. Идегәй улын сагына, аның бөтен гөнаһларын кичерергә әзер. Ул, аны чакырып, илчеләрен җибәрә.

Норадынның әнисе белән булган әңгәмәсе дә гыйбрәтле. Әнисе дә аңа халыктан аерылмаска киңәш итә:

Халык белән даулашып,

Яхшыны кайдан табарсың?

5. Әсәрнең буеннан-буена кешеләргә мәрхәмәтле булу, кешелеклелек күрсәтү идеясе сузылган. Моның иң ачык мисалы − Идегәй тарафыннан Норадынны үгетләргә килгән мулланың вәгазе. Ул 10 вәгазь бүгенге көндә дә һәркем өчен, һәр халык өчен тормыш кагыйдәсе була ала. Без, әсәрне укыгач, чынлап та, ата-анасының сүзен тыңламаган, аларның сүзенә каршы килгән кешеләрнең күп бәлаләргә юлыгуын күрәбез. Норадын әти-әнисенең сүзен тыңламыйча чыгып китә һәм күп бәлаләргә юлыга. Ә ата-ана, гадәттә, баласы нинди генә булса да, аның турында кайгыртып яши. Улының бәлагә тап булуын ишеткән Идегәй дә аның янына, Иделнең икенче ягына ашыга. Норадын исә әтисеннән гафу үтенә һәм озакламый яраларыннан бик күп кан агудан әтисе алдында егылып үлә.

6. Дастанда гасырларга сузылган халык традицияләренә зур урын бирелгән. Мәсәлән, бала тугач үтәлә торган йолалар, өлкәннәрдән киңәш сорау (Субра карт җырулары), сугыш алдыннан баһадирлар көрәше, халык әйтемнәре, муллалар вәгазе һ.б.

7. Дастанда укучыны мавыктыра торган әкият алымнарына зур урын бирелгән. Идегәй белән Туктамыш улы Кадыйрбирденең сугышуы әкият баһадирларының сугышын хәтерләтә.

«Алып батман чукмарлы» Идегәйгә «Чөдәйле балтасы» белән Кадыйрбирде ташланды һәм ул Идегәй чукмарыннан һәлак булды. Шулай итеп, Идегәй халыкны Туктамыш нәселенең изүеннән коткара. Ханның иярченнәре, Идегәйне үтереп, хан булырга омтылалар. Хан булырга омтылган 12 би Идегәй кылычыннан һәлак була. Идегәйнең батырлыгын аның дошманнары да танырга мәҗбүр була.

8. Дастанның халыкчанлыгын билгеләүче үзенчәлекләреннән иң мөһиме − халыкның туган иленә булган мәхәббәте, аны саклап калу өчен көрәшүчеләрнең җаннарын аямавы. Идегәй үзенең туган илен һәм халкын бервакытта да исеннән чыгармый. Үләр алдыннан ул дошманнарына:

− Үлем белән куркытмаң,

Курка торган уем юк!

Җирем өчен җирсенеп,

Халыгым өчен яхшы уем, −

дип мөрәҗәгать итә һәм хәтта ул үлү белән генә аңа җиңеллек килмәячәген, дәүләтенең таркалачагын әйтеп үлә. Чынлап та, Алтын Урда тиздән таркала. «Ил сүзен тоткан» Идегәйнең хыялы тормышка аша. Илгә тынычлык килә.

И Идел-йорт, Идел-йорт,

Идел эче имин йорт.

Менә шушы иминлек өчен көрәшкән Идегәй халык күңелендә җуелмаслык эз калдыра, дастан героена әверелә.

«Идегәй» дастаны − фольклор мирасыбызның биниһая гүзәл йөзек кашы. Ул − халкыбызның милли үзаңын, тарихи хәтерен һәм ватандарлык тойгыларын шагыйранә илһам белән сугара торган бөек әсәр…» − дип язды фольклорчы-галим Илбарис Надиров.

Ф. Кәрими. «Салих бабайның өйләнүе»

Бирем. «Салих бабайның өйләнүе» дигән темага инша языгыз.

Салих бабайның өйләнүе
(Инша)

Фатих Кәрими − мәгърифәтче язучы. Мәгърифәтчеләр әдәбиятның төп максатын кешеләрне тәрбияләүдә күргәннәр, халыкка аң-белем бирергә омтылганнар. Мәгърифәт ярдәмендә кешеләрнең холкын төзәтеп була, нәтиҗәдә һәркем бәхетле яши торган җәмгыять төзелә дип ышанганнар, шул ышанычны әсәрләрендә дә төп фикер итеп үткәргәннәр.

Ф. Кәриминең 1897 елда язылган «Салих бабайның өйләнүе» хикәясе әхлак мәсьәләләрен күтәрә, татар прозасында балалар әдәбиятын һәм хикәя җанрын башлап җибәрә. Хикәя тормыштан алып язылган дигән тәэсир калдыра. Әсәрнең төп герое − гади авыл егете. Салихның яшь чагыннан алып олыгайганчы яшәгән гомере безнең күз алдыннан үтә. Ул яшьтән үк эшләп көн күргән, картайгач та эштән туктамый − кыяр бакчасын каравыллый.

Җәй көннәрендә Салих бабай янына балалар җыела. Карт балаларны бик ярата. Бабайның карчыгы үлгән, балалары читтә яши. Аңа ялгызына күңелсез. Шуңа ул һәрвакыт кеше арасында булырга тырыша. Балаларны кыяр белән сыйлый. Аларга башыннан үткәннәрне сөйли. «Безнең Салих бабай һәр хикәянең башын үзенә махсус аерым сүзләр илә башлаганлыгы шикелле, ахырын да бик килештереп хәтем итә торган иде». Үзенең тәмле, шаян теле белән балаларны үзенә карата. Алар аны тын да алмыйча тыңлыйлар, кабат-кабат сөйләтәләр. Бабай исә бераз ялындыргандай итә дә, тагын сөйли башлый.

Салих бабайның хикәяләре тормыштан алынган. Ул балаларга гыйбрәтле хәлләрне сөйли. Үзе «бик тәүфыйклы, истикамәтле (намуслы) бер карт булып, гамәл һәм гыйбадәтенә бер дә кимчелек китерми, хыянәттән бик курка торган кеше». Шулай булса да, аның яшьтән башланган бер яман гадәте бар. Ул әфьюн, борын тәмәкесе куллана. Бу эшенең начар икәнен дә белә, ләкин ташлый алмый. Балаларны яман гадәтләргә өйрәнмәскә өнди. «Әй балам, балам! Яман гадәтләргә өйрәнүдән яшь вакытта бик сакланырга тиеш икән»,− ди, үзенең бу гадәтен ташлый алмавына борчыла һәм үкенә.

Салих бабай үзенең өйләнү вакыйгасын бик тә мавыктыргыч итеп сөйли. Бервакыт ул бер иптәше белән күрше авылга кунакка барырга чыга. Юлда, күпердә, аларга ике япь-яшь кыз очрый. Егетләр кызлар белән уен-көлке сүз алышалар. Шул очрашуда бер кыз Салихның күңеленә кереп кала: якынрак танышасы, күрешәсе, кем икәнен беләсе килә аның. Җае да чыга, койма аркылы кызның кем беләңдер сөйләшкәнен ишетә. Яшьләр койма аркылы берничә көн аралашалар, сөйләшәләр. Салих кызга үзенең солдатка алыначагын әйтә. Алар бер-берсенә көтәргә вәгъдә бирешәләр. Егет 3 ел буе солдат хезмәтендә була. Кыз вәгъдәсендә тора: егетне көтеп ала. Бер-берсен сөйгән ярлар өйләнешәләр, гомер буе бәхетле тормыш итәләр. «Бөтен гомеребез буенча, бер-беребезгә хәтер калдырышу түгел, каты сүз дә әйтешмәдек»,− ди Салих бабай.

Хикәядә бабайның француз романнарын да белүе турында әйтелә. Болары иңде, билгеле, мәгърифәтче язучы сүзләредер.

Автор хикәясендә бәхет мәсьәләсен дә күтәрә. Аның фикеренчә, тәрбияле, укымышлы, динле кеше бәхетле була ала. Бәхет тагын да тулы булсын өчен, яман гадәтләрдән сакланырга кирәклеге дә әйтелә.

Салих бабайның хикәясен тыңлаган балалар үзләрендә аның яхшы сыйфатларын булдырырга тырышырлар кебек. Ә үрнәк алу өчен матур сыйфатлар шактый. Бүгенге көн яшьләренә хатын-кызларга фәрештә итеп карау, кеше белән күркәм аралаша белү, дөнья әдәбиятыннан хәбәрдар булу, вәгъдәңдә тору кебек сыйфатлар җитешеп бетми. Димәк, хикәя бүгенге көн өчен дә бик урынлы. Ул безгә рухи байлык, дөрес тәрбия үрнәге бирә.

М. Фәйзи. «Галиябану»

Бирем. «Галиябану һәм Хәлил − иске гадәт-йола корбаннары» дигән темага инша языгыз.

Галиябану һәм Хәлил − иске гадәт-йола корбаннары
(Инша)

М. Фәйзинең «Галиябану» драмасы татар сәхнәсендә 1916 елдан бирле куела һәм яратып карала. Драманың үлемсезлеге, минемчә, аның мәхәббәт өчпочмагына корылуында һәм музыкаль булуында.

«Галиябану» драмасында гадәттән тыш шәхесләр, гадәттән тыш вакыйгалар алынмый. Сюжеты да гади генә: егет (Хәлил) белән кыз (Галиябану) бер-берсен яраталар, алар арасына өченче берәү (Исмәгыйль) килеп керә. Шушы нигездә генә корылса, драма беркемне дә дулкынландырмас иде. Автор кызыксындыруның башка якларына да туктала, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне дә, байлык мәсьәләләрен дә китереп кертә.

Драманың төп геройлары − Галиябану белән Хәлил. Галиябану − гади авыл кызы. Аның иң зур теләге − сөйгән егетенә кияүгә чыгып, бәхетле булу. Аның авылның башка кызларыннан аермасы юк диярлек: алар кебек үк киенә, эшен эшли, җиләккә йөри, көянтәләп су китерә, чигү чигә, шатлана, кайгыра, әти-әнисенең сүзеннән чыкмый. Бераз аермасы да бар-барын. Галиябану − үз авылында гына түгел, тирә-якта да чибәрлеге белән дан казанган кыз. «Менә кыз дисәң кыз, чәчрәп тора, − ди яучы карчык Бәдига. − Уңган, җитез. Ул төс дисәң, юлыңда башыңны җуярлык». Атасы Бәдри дә искәртә кызының төсен, буен, акылын, белемен, җитезлеген. Ярлы кызы булса да, авылның зур бае, матурлыгына кызыгып, Галиябануга өйләнергә йөри. Авыл егетләре кызга күз өстендә каш итеп карыйлар, аңа «сандугач» дип исем кушалар. Әлбәттә инде, бөтен яктан килгән кызның бәхете булырга тиеш.

Галиябануның сөйгәне − авылның ярлы егете Хәлил. Автор аны «урта хәлле» ди, киемнәре дә әйбәт кенә: «аягында ыспай итек, каплавыч яка, итәкләре чигелгән күк сатин күлмәге өстеннән төймәләми генә простойрак пиджак кигән». Бәдига карчык аның турында: «Хан кызын димләсәң дә, оят китермәслек егет»,− ди. Хәлилнең сүзләре, үз-үзен тотышы, гадәт-холкы да яучының сүзләрен раслап тора. Авылда ул беренче гармунчы. Шулай ук Галиябануны өзелеп ярата.

Галиябануга өйләнергә йөрүче икенче бер егет − Исмәгыйль. Автор аны: «Күп җир биләүче бай егет»,− дип таныштыра. Исмәгыйль дә чибәрлеге, җорлыгы ягыннан кешедән ким түгел. Үзенең бай булуын, көчле булуын туры килгәндә искә төшерергә ярата. «Минем исемем ишетелгәндә,− ди Исмәгыйль үзе турында, − бөтен тирә халкы тетрәп торалар. Минем бөтен авыл халкын бармагымда уйнатырга кулымнан килә». Әнә шушы кеше, Галиябануны үзенә алырга теләп, ике яшь йөрәкнең бәхетенә аркылы төшә. Бу эшен ахырына җиткерү өчен, ярдәмгә Галиябануның әти-әниләрен тарта. Бәдри − Галиябануның әтисе бик теләп булыша. Чөнки аның кулына күп акча, байлык керәчәк. Кызының бәхете икенче планга күчә. Иренең һәр сүзенә риза булып яшәгән Галимәбану аңа каршы чыгарга кыймый, ире белән ризалаша. Бәдри күптән инде байларның тормышына кызыгып карый. Аның да байларча яшисе килә. Талпынып та карый. Хезмәтче малай да тота. Ләкин, кая инде ул Исмәгыйльләр шикелле бай булу?! Кызын бай кияүгә биреп, Бәдри байлар табыныннан урын алырга тели. «…Урыны килгәндә (кулы белән көрәп күрсәтә) чумырыбрак калырга кирәк»,− ди ул хатынына. Башта ук дөреслекне белгән булса да, Бәдри кызын Хәлилгә түгел, Исмәгыйльгә бирергә теләр иде. Чөнки биреләчәк мең тәңкә аның аңын томалый. Бу исә − Бәдринең бөтен хыяллары тормышка ашачак дигән сүз. Үз хыялын тормышка ашыруда Бәдригә гасырлардан килгән һәм дин белән ныгытылган тәртипләр ярдәм итә. Гаиләдә ул − ирке чикләнмәгән хуҗа. Шулай итеп, кешенең табигый омтылышы, бәхет турындагы хыяллары иске тәртипләр һәм иҗтимагый тәртипләр белән каршылыкка керде. Көчлеләр көчсезләрне буйсындырдылар, сатып алдылар. Галиябану белән Хәлил шуларның корбанына әверелделәр.

Ш. Камал. «Акчарлаклар»

Бирем. Бүлектәге эпизодларга таянып, «Егет кешене кыюлык бизи» дигән темага инша языгыз.

Егет кешене кыюлык бизи
(Инша)

Ш. Камалның «Акчарлаклар» повестен укып чыккач, мин егетлек сыйфатлары турында уйландым. Чын егет кем ул? Соравыма җавапны повестьның үзеннән таптым да кебек. Минемчә, чын егет әсәрнең төп герое Гариф кебек булырга тиеш.

Гариф − мулла малае. Тормышы хәерчелектә үткән дип әйтәсем килми. Муллаларның тормышы начар булмагандыр, һәрбер мулла кебек, Гарифны да әтисе укыткан, әнисе бик нечкә күңелле хатын булган. Иренә беркайчан да каршы килмәгән. Ире эчеп кайтса да, тавышланса да, ул дәшми, «тавыш чыгармый, бер җирдә качып, әкрен генә елый…» Нечкә күңелле, йомшак һәм итагатьле, хискә бирелүчән булуы белән Гариф әнисенә охшаган. Кара күзләре, таза гәүдәсе әтисен хәтерләтә. Әтисенең муллалык «указы» алынуы, исерткечләр куллануы, авырып китүе, үләр алдыннан балалары белән берәм-берәм хушлашуы, башларыннан сыйпавы Гарифның күз алдыннан китми. Әтисе дә йомшак күңелле булган икән бит. Тик эчүчелеккә бирелүенең сәбәбен генә аңлый алмады Гариф, ярдәм дә итә алмады, кечерәк иде шул.

Бераз үсә төшкәч, Гариф үзендә җаваплылык тоя. Ул бит гаиләдә олы бала, җитмәсә егет кеше. Гаиләгә ярдәм итү − аның төп бурычы. Гариф, эш эзләп, читкә чыгып китә, Каспий диңгезе буендагы бер балык промыселына килеп урнаша.

Егетнең тәрбияле, укымышлы булуын бик тиз күреп алалар: артель башлыгы итеп куялар. Гариф күп сөйләшми, ләкин бер эшкә дә иренеп тормый, авыр эшне үзенә алырга тырыша. Шуның өчен дә иптәшләре аны үз итәләр. Бигрәк тә Шәрәфи абзыйга ошый ул.

Гарифны тагын да таныткан бер вакыйга була. Беркөнне диңгездә давыл кузгала. Берничә балыкчы диңгезгә кереп китә. Аларга ярдәм кирәк. Ярдәмгә беренче булып Гариф ташлана. Шәрәфи абзыйның егетне җибәрәсе килми, өлгерми кала. Гариф артыннан көймәгә тагын өч егет ташлана. Гарифның бу батырлыгын Шәрәфи абзый хупламый, юләрлек дип саный. Ләкин егетләрнең исән-сау кайтуларын күргәч, аның фикере үзгәрә. Егетләрне мактый. «Юләр бул да, егет бул!» − ди.

Бу вакыйгадан соң Гарифның абруе тагын да күтәрелә. Хәзер инде ул Газизәгә дә башкачарак күренәчәк. Егет кешене бит кыюлык бизи. Ул бу фикерне үзенең кылган эше белән исбат итте.

Һ. Такташ. «Алсу»

Бирем. Алсуның иренә язган хатын үз сүзләрегез белән шәрехләгез (җентекләп аңлатыгыз). Хаттагы юлларда вульгар (тупас) сүзләр юкмы? Алар нинди мәгънәдә кулланылган?

Алсу − Һ. Такташ иҗат иткән «Алсу» шигыренең герое. Автор аны чибәр, акыллы, шаян, кирәк чагында усал да була белгән кыз итеп сурәтли. Ул − студент кыз. Имтиханнар, зачетлар биреп йөри. Белемне тиз үзләштерә. Аңа сагыну хисе дә чит түгел. Ул үзенең иренә хат яза. Хатында аның тормышка, кешеләргә гашыйклыгы, ирен яратуы сизелеп тора. Яратуын, сагынуын ул шаяру формасында белдерә. Иренә, яратып, «чукынган!» дип эндәшә. Бу − вульгар сүз түгел, минемчә. Бер-берсен яратучы кешеләрнең бер-берсенә үзенчәлекле, үзләре генә аңлый торган ярату сүзләре. Алсу үзенең фотосын да җибәрә. Хәзергә хаты һәм фотосы белән юанып торырга куша. Үзенең бик бәхетле булуы турында яза. Шаяру тонында гына булса да, иренә карата көнләшүен дә белдереп куя. Шундый матур кызны башкаларга алыштырма, янәсе.

Кыскасы, Алсуның хатыннан без бу гаиләнең бик дус, саф мәхәббәт белән яшәвен күрәбез.

Һ. Такташ. «Киләчәккә хатлар»

Бирем. Мохтар карт образына характеристика бирегез. Картның колхозга булган өмет-ышанычлары бар яктан да үзләрен аклыймы?

Һ. Такташның «Киләчәккә хатлар» поэмасы катлаулы, авыр елларда язылган. Бу елларны аңлап та бетереп булмый. Әмма Такташ яшәгән чор кешеләре киләчәккә планнар корганнар, зур өметләр белән яшәгәннәр. Чорның кыенлыклары вакытлыча гына дип санаганнар. Матур, бәхетле заманнар киләчәгенә чын күңелдән ышанганнар.

Һ. Такташ поэмасында шул чорның кайбер күренешләрен сөйләп калдырырга тели. Яңа тормыш төзү җиңел генә булмаган. Җитешсезлекләр дә шактый булган. Беренче хатта сыйнфый көрәшнең кискен булуын яза шагыйрь. Үзе яшәгән чорны ул «бөек чор» дип атый. Үзенең бары тик дөресен генә язуы турында әйтә. Ә анкеталардагы алдаулары чиновниклар өчен генә икән, чөнки:

Һәр заманның була үзенә күрә

Сволочы (каһәр суккыры)!

Һ. Такташ − илдәге үзгәртүләрнең шаһиты. Авырлык белән булса да, күмәк хуҗалыклар оештырыла. Бу эш зур каршылыклар белән бара. Шундый каршылыкны шагыйрь авылның Мохтар карты образында чагылдыра. Карт күңелендә икеләнү яши: колхозга керергәме, юкмы? Югарыдан әйтелгән һәрбер сүзгә ышанып яшәргә күнеккән карт колхозга керә. Ләкин бөтен күңеле белән бу тормышка ияләнеп бетә алмый.

Хәзер, малай, миндә ике «мин»,

Берсе менә аның коммун яклы,

Икенчесе каршы, суккин сын!

Мохтар карт атын да колхозга тапшыра, ләкин аны һаман үзенеке дип саный. Атка азыкны да күбрәк бирергә тырыша, атка суккалаган малайның якасына барып ябыша. Бервакыт аның аты үлә. Карт нишләргә белми. Җитмәсә, хатын да елый, кайгыра, Мохтарны битәрли. Шунда карт атның колхозныкы икәнен исенә төшерә. Аңа җиңел булып китә. Әмма Мохтарның өметләре акланмый. «Яхшы» тормышта ат үләргә тиеш түгел иде бит. Минемчә, шагыйрь колхозлар төзүне үзе дә хупламый. Бу фикерне Мохтар карт образы аша күрсәтә кебек.

Г. Бәширов. «Туган ягым − яшел бишек»

Бирем. «Халкымның күңел байлыгы» дигән темага инша языгыз.

Халкымның күңел байлыгы
(Инша)

…Дөрес юлны табу өчен, безгә үзебезнең үткәнебезне, халыкның гүзәл йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнергә кирәк. Фәкать алар гына безгә дөрес юлны табарга, халкыбызга нахак бәла ягучыларга дөрес җавап бирергә ярдәм итәчәк.

Г. Бәширов.

Әдәби әсәрләрне укыгач, уйга каласың. Никадәр матурлык, яңалык, гыйбрәтләр! Г. Бәшировның «Туган ягым − яшел бишек» әсәрен укыгач, мине дә шундый кичерешләр биләп алды. Әсәрдә әллә нинди мавыктыргыч сюжет та юк кебек. Малай безгә үз авылында булып үткән, үзе кичергән вакыйгалар, үз авылының кешеләре, яшьтәшләре турында сөйли дә сөйли. Повестьны укыган саен укыйсы килә. Уку барышында бөек Тукаебызның «Халык зур ул, көчле ул, әдип ул, шагыйрь ул» дигән сүзләренә тагын да тирәнрәк төшенәсең. Г. Бәширов повестен халык иҗаты, гореф-гадәтләре, йолалары энциклопедиясе белән тиңләштереп була. Әсәрне әти-әниләр, укытучы-тәрбиячеләр бала тәрбияләү китабы итеп тә куллана алырлар иде.

«Туган ягым − яшел бишек» халкымның күңел байлыгын бөтен тулылыгы белән җыйнап биргән. Автор бервакытта да нәрсәнедер эшләмәскә дигән сүзләрне кулланмый. Укучы үзе нәтиҗә ясый.

Повестьның төзелешенә килсәк, ул малай исеменнән сөйләнә, ниндидер аерым вакыйгага нигезләнгән сюжет юк. Хәер, малай андый сюжетны кора да алмас иде. Ул үзенең хәтерендә уелып калганнарны бәян итә: ничек бар, шулай сөйли.

Әсәр миңа бик җиңел укылуы белән ошады. Күңелдә уелып калырлык вакыйгалар, кешеләр дә шактый. Автор үз авылының кешеләрен үзгәртмичә, үз исемнәре белән бирә. Бу хәл повестьның ышандыру көчен арттыра.

Вакыйгаларның урыны − Г. Бәшировның туган авылы Яңа Сала. Автор менә шушы авыл халкының тормышын, яшәү рәвешен, рухи дөньясын күрсәтергә омтылган. Минемчә, татар әдәбиятында халыкның рухи дөньясын шулай киң итеп тасвирлаган башка әсәр юк. Бер авыл мисалында бит әле ул! Мондый тулылык Г. Бәшировның фольклор галиме булуыннан да киләдер.

Язучы халыкның гасырлар буе җыелып килгән рухи байлыгын йола-бәйрәмнәрендә дә, гореф-гадәтләрендә дә, кешеләрнең бер-берсе белән мөнәсәбәтләрендә дә, гаилә мисалында да күрсәтә. Мәсәлән, автор татар халкының бәйрәмнәре турында яратып яза. Болар: Сабантуй, Каз өмәсе, Тула өмәсе, киндер тукмаклау, урак уру, чәчүгә, печәнгә төшү, яңгыр боткасы һ.б. Бу бәйрәм-өмәләрдә халыкның уңганлыгы, җорлыгы, таланты ачыла. Бу бәйрәм-өмәләр вакытында егетләр-кызлар бер-берсе белән танышканнар, күзәткәннәр, соңыннан оя корганнар. Халыкның үзенә генә хас йолалары да урын тапкан. Алар бик күп булган: туй үткәрү, балага исем кушу, аулак өйләр, кунак кыз килү, ат саклаулар. Болар − кеше тормышындагы онытылмаслык вакыйгалар. Ат саклауларны гына алсак та, нинди генә әкият-риваятьләрне ишетмиләр монда малайлар! Һәрбер гаиләдә балаларны олыларга хөрмәт белән карарга өйрәткәннәр. Моны алар үгет-нәсихәт юлы белән түгел, шәхси эшләре белән күрсәткәннәр. Мәсәлән, тәмәке тартма, дип әйтәсе урынга: «Шомыртлар чәчәк ата, кошлар сайрап тора. Ә Шәяхмәт шуларның бөтенесенә сасы төтен җибәрә. Тьфу»,− ди. Гомәрнең әтисе Бәшир абзый бервакытта да тик утырмый, ул һаман эштә. Балалары да аңа охшарга тырышалар. Бәшир абзый балаларының укуы белән дә кызыксына. Кычкырып китаплар укыта, китаплар алып кайта. Гаиләдә кечеләрнең олыларны хөрмәтләү, рәхмәт әйтә белүләренә игътибар ителгән. Табырга утыргач, ашка иң беренче булып өлкән кеше сузылган, һәр эшләгән эш өчен рәхмәт әйтүгә басым ясалган. Әтисенең үләр алдыннан Гомәрне чакырып, бирәчәкләрен түләргә әйтеп калдыруы, улын нәсел шәҗәрәсе белән таныштыруы − буыннар бәйләнешенең гүзәл үрнәге, һөнәрле кешеләр күз алдында булганнар. Аларга һәркем хөрмәт белән караган. Яшьләр алардан үрнәк алганнар. Шулай ук укымышлы кешеләрне дә хөрмәт иткәннәр. Моны Гомәр үз җилкәсендә татый. Матур итеп хат яза белүе аның иптәшләре, авыл халкы арасында авторитеты күтәрелүгә китерә. Халык талантларга соклану белдергән. Ятим Әхмәтнең җырлавы һәркемне сокландырган, һәр авылның үз «артист»лары булган: скрипкада, гармунда уйнаганнар, моңлы итеп җырлаганнар, әкиятләр сөйләгәннәр, мәкаль-әйтемнәрне оста, урынлы кулланганнар.

Авыл халкы уңмаган, булдыксыз, юньсез кешеләрне яратмаган, аларга карата үзенең ризасызлыгын белдергән. Мәсәлән, акчасы күп дип, Әркәнәй карчыкны үтереп чыгу авыл халкында нәфрәт уяткан. Үзенә ошамаган, ямьсез эш кылучыларны, үлгәч, зиратка да күмдермәгән.

Тормыш авыр булса да, авыл халкы үз күңелен күтәрергә тырышкан. Гасырлардан килгән борынгы йолаларга тугры калган. Солдатка алынучы яшьләрне зурлап озатып калган, саубуллашу чәенә чакырган. Ә аракыга, эчүчеләргә карата авыл халкының үз карашы булган. Гомәрнең әтисе Бәшир абзый үз келәтендә кибет ачучыга аракы кертүне катгый тыйган.

Кешеләр арасында бер-берсенә мәрхәмәтле булу күренешләренә дә зур урын бирелгән. Әсәрдә егет-кызларның авыру Фазуллага карашы − шуның ачык мисалы. Васыять әйтүләр дә дулкынландыргыч итеп бирелә. Бәшир абзыйның Гомәргә, Мәрьямбикәнең сеңлесенә васыять әйтүләре калган кешеләргә читкә китәргә ирек бирми.

Әсәрдә гыйбрәт алырлык вакыйгалар, үрнәк алырлык геройлар бик күп. Алар барысы да кешенең рухын тәрбияләүгә, күңелен бизәүгә корылганнар.

М. Җәлил иҗаты М. Җәлилнең тоткынлыктагы кичерешләре
(Эссе)

Муса Җәлил. Еш уйланам мин бу шәхес турыңда. Сугышка кадәрге тормышы хакында шактый беләм кебек: автобиографик язмасы да, истәлекләре дә, эзләнүләр дә, хатлары да бар. Ә менә тоткынлыктагы тормышын (әгәр «тормыш» дип әйтеп булса) ачык итеп күз алдына китерү кыенрак. Шигырьләре бу турыда сөйли, әлбәттә. Күз алдына да ул шулар аркылы килә. «Моабит дәфтәрләре» − шагыйрь тормышының елъязмасы («көньязмасы» дип әйтәсе килә). Шигырьләрен укыйм.

Тик булса иде ирек…

Әйе, кеше өчен иң кирәкле нәрсәгә мохтаҗ шагыйрь. Ул − «чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган» төрмә ишекләрен ватып чыгарга омтыла: гасабилана, бәргәләнә, ашкына. Ләкин «таш капчык»тан чыгу юллары ябык диярлек. Бер юл бар барын… Әмма:

Алдый алмас мине түбән ләззәт,

Вак тормышның чуар пәрдәсе…

(«Җырларым»)

Богаулы шагыйрь берүзе генә түгел. Монда аңардан юату, дәртләндерү сүзен көтеп торучы милләттәшләре, дуслары, иҗатташлары. Аларның күз карашлары Шагыйрьгә төбәлгән. Шагыйрьнең дусларының иңбашларына кулын салып сүз әйтәсе бар.

Кайгырма, дус, яшьли үләбез дип…

(«Дуска»)

Киләчәк буыннар да үрнәк алырлык итеп яши дә, үлә дә белергә кирәк бит әле.

Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,

Шулай үлсәң иде дөньяда!

(«Дуска»)

Кичерешләр… Шагыйрь биектә, иркендә очкан кошка карап моңая. Эх, аның да канатлары булса иде. Очар иде шагыйрь. Туган иленә, газиз сөйгәне, кадерле Чулпаны − йөрәк парәсе янына очар иде. Әкрен генә кызчыгының бишеген тирбәтер иде.

Шаян кызым син минем,

Таң йолдызым син минем…

(«Кызыма»)

Аннары сөйгәне янына килер иде. Килер иде дә, берничә сүз әйтер иде: «Үлгән дисәләр дә, алмаштырган илен дисәләр дә, арып егылган дисәләр дә − ышанма!» − дияр иде.

Синең сөю, серле тылсым булып,

Саклап килде йөргән юлымда.

(«Сөеклемә»)

Вакыт-вакыт шагыйрь үз-үзенә урын таба алмый: аның күңеле 9 баллы дулкынны хәтерләтә. Төрмәнең иң биек манарасына менеп, бөтен дөньяга кычкырасы килә.

Борыгыз муйнын комсыз карчыганың,

Кояш чыксын Алман җиренә.

(«Алман илендә»)

Шагыйрь дошманнарын «кеше» сүзе белән атый алмый. Алар − «хаин», «комсыз карчыга», «бурзай», «катыйль», «палач» исемнәренә генә лаек.

Кинәт батыр тынып кала. Чәнечкеле тимер рәшәткә аша төшкән саран гына кояш нурына карап уйлана ул.

Ах, ләкин онтылмый

Гомергә, гомергә

Электә татыган

Шатлыклар, рәхәтләр.

(«Үткәндә кичергән»)

Әмма бу − минутлык мизгел генә. Күңел әрни. Иреннәр «Кичер, илем!» сүзләрен кабатлый. Чөнки:

Данлы үлем белән күмәлмәдем

Бу тәнемне соңгы сулышта.

Шагыйрь оеп киткәндәй була. Нәрсә бу? Өнме, төшме?

Төштә миңа нәни кызым килде,

Чәчләремне сыйпап тарады.

− Ай-һай, әти, озак йөрдең,− диеп,

Күзләремә сөеп карады.

(«Төрмәдә төш»)

Төш икән шул. Төшнең дә әле ниндие! Яшәүнең, сөюнең, җир йөзенең, якын кешеңнең кадерен белергә өйрәтә торганы.

Әнә аның дуслары. Ә бусы − бельгияле дусты Андре Тиммерманс. Аңа бер бүләк ясыйсы иде. Тик тоткынның нинди бүләге булсын? Бар аның бүләге, бар. Ул бит шагыйрь.

Йөрәгемнең язгы гөлләр төсле

Җыры булсын сиңа бүләгем.

(«Бүләгем»)

Кичерешләр, кичерешләр… Үлем балтасын көтеп яткандагы кичерешләр. Тетрәндергеч, шул ук вакытта сокландыргыч кичерешләр. Ниләр генә үтми шагыйрьнең күз алдыннан?!

Оренбург. Мостафа авылы. Олы җанлы, шигъри күңелле әнисе.

− Өч баламны очар кош итеп

Мин очырдым иркен далага…

(«Ана бәйрәме»)

Ана күңеле бары тик яхшы әйберләрне генә ишетергә тели. Аның улы да биргән антына тап төшермәс. Әнә бит ничек юата ул якыннарын.

Син үзең үк рәхмәт әйтмәссең бит,

Илгә җиңү алып кайтмасам.

(«Сөеклемә»)

Уйлар, уйлар… Коридорда аяк тавышлары. Бәлки, соңгы минутлар якынлашадыр. Яшәүдән инде өмете өзелгән шагыйрь тән яшәвенә түгел («Нәрсә ул тән?!»), рух яшәвенә ышана. Бу яшәүне аңа шигырьләре китерәчәк. «Көч» һәм «ялкын»ны аңа һәрвакыт шигырьләре бирде бит.

Җырым белән дусны иркәләдем,

Җырым белән җиңдем дошманны.

(«Җырларым»)

Шигырьләре шагыйрьне өметсезлектән, төшенкелектән коткарды, фашист тоткынлыгында көрәшергә ярдәм итте. Дуслары күңеленә көч, рух өстәде, исемнәрен мәңгеләштерде.

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңрар җыр булып.

(«Җырларым»)

Шундый кичерешләр белән гәүдәләнә шагыйрь Муса Җәлил минем алда.

Яраткан шигырем
(Инша)

1941 елның 22 июнендә немец-фашист илбасарлары безнең илебезгә басып керделәр. Халкыбыз, бердәм булып, дошманга каршы көрәшкә күтәрелде.

Япь-яшь егетләр, язучылар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка киттеләр. Алар арасында Муса Җәлил дә бар иде.

Безнең илебездә М. Җәлилне белмәгән кеше юктыр. Муса Җәлил − Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, бөек шагыйрь. Аның поэзиясен батырлык поэзиясе дип атарга мөмкин.

Муса Җәлил шигырьләрен мин яратып укыйм. Күптән түгел «Чулпанга» дигән шигырен укыдым. Мин үзем дә Чулпан бит! М. Җәлилнең дә кызы Чулпан исемле.

Шигырьнең беренче юлларында ук чагыштыру бар:

Чулпан йолдыз калыкты, нурланып.

Чулпан кызым шунда күз алдыма

Килеп басты, сузып кулларын.

Фронтка киткәндә кызы белән аерылышу бик авыр булгандыр әти кешегә:

Сиздеңмени синнән аерылганга

Әткәң күңеле шулай тулганын?..

Муса кызын бик яраткан булган:

Син янгансың икән йолдыз төсле,

Нурын сибеп гомрем таңында.

Әниең белән кызым − сез икегез

Тормышымның нуры идегез.

Ничек кенә авыр булса да, Җәлил сугышка китә:

Киттем, кызым, якты бәхтебезне

Бирмәс өчен фашист кулына…

Муса фашистлар белән көрәшә, туган илебезне, гаиләсен, баласын саклый:

Мин саклармын йөрәк каным белән

Илемне һәм сезне, аппагым!

Бу шигырьдә Җәлил кызы белән саубуллаша:

Хуш, аппагым, алсу таң атканда.

Үзенең җиңеп кайтуына ышана:

Мин кайтырмын сиңа, җиңү даным −

Автоматым булыр аркамда.

Киләчәктә яңа тормыш корып яшәвенә шатлана шагыйрь:

Без аталы-кызлы кавышырбыз,

Яшь аралаш көлеп, шатланып,

Һәм карарбыз илдә давылдан соң

Матурланып ал таң атканын.

Мине бу шигырь бик дулкынландырды. Муса Җәлил Чулпанны бик ярата. Ул кызына «аппагым», «йолдызым», «Чулпан кызым» дип эндәшә.

Ләкин шагыйрь сугыштан кайтмый. Җәлилне 25 августта Плетцензее төрмәсендә гильотинада үтерәләр. Чулпан кызы ятим кала.

Н. Фәттах. «Итил суы ака торур»

Бирем. «Тарихлардан килгән хакыйкать» дигән темага инша языгыз.

Тарихлардай килгән хакыйкать
(Инша)

Без тарихта эзлебез.

Г. Тукай.

Язучы Н. Фәттахны татар әдәбиятында чын тарихи әсәр тудыручы дип атасак та ялгышмабыз. Аның үткәнне тулы итеп чагылдыру ягыннан «Итил суы ака торур» романы татар тарихи прозасының казанышы булып саналырга хаклы.

Романда Идел буе болгарларының тарихы чагылыш таба. Вакыйгаларда болгарлар дәүләтенең әле оешып кына килүе күрсәтелә. X гасырның иҗтимагый-тарихи, гаилә-көнкүреш үзенчәлекләре, сугыш вакыйгалары, хан-биләрнең тормышы кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сурәтләнә. Ул чактагы тормыш рәвеше геройларның характерларында да күренә. Менә шундый бөтенлеккә ирешеп, Н. Фәттах ышандыргыч, кызыклы әсәр иҗат итә алган.

Романда чор өчен хас булган күренешләр сурәтләнә. Болгар дәүләте һөнәр, сәүдә, икътисад һәм мәдәният үзәге булган бай ил буларак гәүдәләнә. Акбүре ыруының Казаяклар һәм башка ырулар белән мөнәсәбәтләре тарихи фараз һәм легендаларга хас буяулар белән бирелә. Кабиләләр, ыруглар үзара аралашалар, сугышалар, һич көтелмәгән яктан килеп чыккан кан коюларга чик кую өчен берләшү кирәклеге, дәүләт булып оешу процессының һәр кеше тормышына йогынты ясавы кызыклы эпизодлар белән бирелә.

Романда төрки-татар дәүләтләренең беренче җитәкчеләреннән булган Алмыш хан образы сәнгатьчә яктыртыла. Ул − кыюлыгы, эшләгән эшләре белән халыкны ышандыра ала торган шәхес. Автор Алмыш ханның ислам байрагы астында бердәм дәүләт төзүен, үзара гел сугышып яшәгән ыру-кабиләләрне туплавын уңай күренеш буларак бәяли. Алмыш ханның ил-дәүләтен тагын да куәтлерәк итәсе килә, ә моның өчен аңа прогрессив дин кирәк була һәм ул аны ислам дине йөзендә күрә. Хан үзенә бик тә четерекле, әмма кирәкле заман таләбе булган бөек бурычны йөкли. Ул иске гореф-гадәтләр, йолалар белән яшәүнең мөмкин түгеллеген аңлый. Шул ук вакытта гасырлардан бирле килгән ата-баба гореф-гадәтләреннән котылуның җиңел булмавына төшенә.

Алмыш хакимнәргә хас табигый сыйфатлар белән гәүдәләнә. Үз ирекләре белән ата-баба диненнән, йоласыннан ваз кичәргә теләмәгән ыруларның кайсын куркыту, кайсыларына мал бирү юлы белән ул максатына ирешә. Хан үз теләкләре белән кушылган халыкларга дин иреген куя. Шул рәвешле, автор безгә «Милләтләрнең матур яшәү үрнәге ерак тарихта ук булган» дигән фикерне җиткерә. «Болгар йортның ханы бер генә булган кебек, аның Алласы да бер генә булырга тиеш! Барлык ил бер генә йолага − мөселман йоласына табынырга тиеш!» − ди ул.

Н. Фәттахның тарихи романында иҗади уйланган геройлар да шактый. Алар чор агышын тулыландырырга һәм әсәрне мавыктыргыч итәргә ярдәм итәләр. Бу геройлар төрле максатлардан чыгып яктыртылалар. Кайберләре, төп геройларга әверелеп, әсәрнең буеннан-буена үтә. Геройлар, тарихи хакыйкатьне гәүдәләндерү белән бергә, халык тормышындагы бизәкләрне һәм төсмерләрне ачып бирәләр. Аларның образларында шул чор кешеләренең әһәмиятле сыйфатлары, уй-хисләре тупланып бирелә.

Әсәрдә Тотыш образы вакыйгалар белән аерылмас мөнәсәбәттә тасвирлана. Аның язмышы романда күтәрелгән проблемаларны ачуда зур роль уйный. Романтик рухлы геройның, гадәттә, язмышы ачы фаҗига белән тулы була. Тотыш белән дә шулай. Алмыш ханга әсир (тотык) итеп алынгач, ул хан кызы Аппакка гашыйк була. Мәхәббәт өчен ул күп нәрсәләрне югалта, әмма үкенми. Хатыны Тәңкәне, улын, илен калдырып, Аппакны коткару өчен ул Хазар каганы биләмәләренә китә һәм шунда югала.

Әсәрдәге Торымтай, Бәкәч чәчән, Утамыш көтүче образлары аша; кол кешенең тирән фаҗигасе, психологиясе бирелә. Алар әсәрдә уңай яктан сурәтләнгәннәр. Бәкәч чәчән халык алдында Алмыш ханга «карак, угры» дип әйтүдән дә курыкмый. Ул Тотышның батырлыгына дан җырлый. Шуның өчен хан аның телен кистерә.

Н. Фәттахның геройлары заманга аваздаш. Алар бүгенге кешеләргә хас хисләр белән яналар, йомшаклыкларга биреләләр, бик үк дөрес булмаган эшләр эшлиләр. Аның геройлары яраталар, күңел газаплары кичерәләр, ялгышалар.

Н. Фәттах үзенең персонажын бары тик уңай яки тискәре яктан гына күрсәтми. Әдипнең максаты − шул чор тормышын тулырак күрсәтү. Шуңа күрә дә әсәрнең һәр элементыннан ерак тарих сулышы бөркелә. Әсәрдәге көч, күзәтүчәнлек нечкәлеге, нәфис тел, оста, индивидуаль төсмерләр белән ачылган характерлар һәм образлар бирелеше − болар барысы да алынган чорны җанландырырга, төп идеяне ачыкларга ярдәм итәләр.

Романның ахырында моңарчы таркау булган, бер-берсе белән сугышып яшәгән Идел, Чулман буендагы төрки кабиләләр бер байрак астына берләшә.

Н. Фәттахның «Итил суы ака торур» романы бүгенге көн кешеләренә тарихи хакыйкатьне ачарга, халкыбызның бөеклеген, аның тарихтагы урынын һәм ролен тоярга ярдәм итә.

А. Гыйләҗев. «Язгы кәрваннар» Сезнең тормыш − үзе батырлык
(Инша)

Халыкта «Үз язмышың үз кулыңда» дигән әйтем бар. Әйе, күп очракта бу шулай. Үз язмышыңны үзең төзисең, әйләнә-тирәдәге якыннарың, дусларың, җәмгыять тә синең язмышыңа күпмедер тәэсир итә. Ә инде бетен кешелекнең, җәмгыятьнең тоткан юлын, язмышын гел башка якка үзгәрткән зур тарихи вакыйгалар да булырга мөмкин. Безнең ил тарихында әнә шундый зур фаҗигаләрнең берсе Бөек Ватан сугышы булды һәм миллионлаган халыкның язмышын берничә минут эчендә үзгәртте дә куйды. Сугышның ачы хәсрәтле җиле һәр өйгә, һәр гаиләгә, һәр кешегә килеп сарылды.

Халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» әсәрендә дә Бөек Ватан сугышы чорында тылдагы халыкның язмышы, көнкүреше сурәтләнә. Сугышның рәхимсезлеге кешеләрне хәлсезләндергән, атлар күтәрәмгә калган, әмма әле сугышның кырыс юлларын үтеп бетерәсе бар. Алда − язгы чәчү. Чәчүлек кирәк. Иске-москы кигән, ярым ач, хәлсез, кайберләре авыру хәлендәге кешеләр, кәрван булып, кул чаналары тартып, алтмыш биш чакрым ераклыктагы элеваторга юнәлә. Яшәргә, тырышырга, фашизмны җиңәргә кирәк! Өмет чыгара аларны юлга. Алар бердәм, бер-берсенә искиткеч мәрхәмәтле, чыдам. Ашарларына да такы-токы гына. Бу язны түзсәләр, Җиңү киләчәк! Тырышырга, бирешмәскә кирәк!

Ләкин тормыш көтелмәгән яклары белән кешеләрне тагын бер кат сыный, Сабирәттәй юлда үлеп кала. Әгәр җитәкчеләр якындагы элеватордан чәчүлекне алып кайтырга рөхсәт бирсәләр, ул да исән калыр иде, башкаларга да җиңелрәк булыр иде бит!

Әсәрдәге вакыйгалар сугыш чорын үз башыннан кичергән һәр кеше өчен бик таныш һәм якын. Бүгенге көндә 90 яшен тутырып килүче дәү әниемнең дә яшьлегенең иң матур еллары сугыш вакытына туры килгән. Көзен егерме биш чакрым ераклыктагы районга икмәк ташысалар, язын, шуны ук күтәреп, кире алып кайтканнар. Зур елга аша чыкканда, күтәрәмле чабаталары су белән тула торган булган. Кайвакытта көненә икешәр дә барганнар алар. Урак урганда, көнгә 30 сутый норма булган, ә дәү әнием нормасын һәрвакыт арттырып үтәгән. Сугу машиналарын кул белән әйләндергәннәр, ашлыкны җилгә көрәк белән тотканнар, шулай чистартканнар.

Кыш көне үгез, сыер җигеп, Идел болыныннан печән ташыганнар. Лаеш районы Имәнкискә тирәсендә окоп казырга да, урман кисәргә дә туры килгән дәү әниемә. Черек бәрәңге, элмә кайрысы, алабута кушып пешерелгән күмәч, кычыткан ашы − болар сугыш чорының төп ризыклары булган.

Минем дәү әнием Мәгъмүрә уен-көлке, юморны бик ярата. Яшьтәше һәм ахирәте Шәрифҗамал әби белән очрашкач, аларның сөйләшеп сүзләре бетми. Көлә-көлә дә, елый-елый да искә ала алар сугыш елларын. Аларның күңелендә изгелек, яхшылык кына. Авыр сугыш елларында да шушы хисләр яшәргә көч биргән, өмет, теләк һәм тырышлык белән яшәп, алар Җиңү көнен якынайтканнар. Тылдагы һәр кешенең хезмәте − ул зур батырлык.

Күренекле язучыбыз Аяз Гыйләҗев «Язгы кәрваннар» повестенда тылдагы кешеләрнең күңел матурлыкларын, олы җанлы, киң күңелле булуларын, үзләренең хәле хәл булса да, башкалар турында кайгыртып яшәргә омтылуларын Сабирәттәй, Хәкимҗан абый, Сәрвәр апа, Габбас абыйлар аша сурәтләсә, сугыш та җиңә алмаган яшь җаннарның күңел матурлыгын, мәхәббәтнең, дуслыкның олылыгын Ибраһим, Әдилә, Дамир образлары аркылы безгә җиткерә. Өмет, теләк көчле булганда, яшәү дә матур булачак. Аларның һәркайсының тормышы − үзенә күрә батырлык.

Һәр кешенең гомере − язылмаган китап
(Инша)

Без сугыш чоры балалары түгел. 36 яшендә, биш баласын калдырып, сугышка чыгып китеп, ярты Европаны узган, Җиңү шатлыгын күрү бәхетенә ирешкән һәм исән-имин туган якларына әйләнеп кайтып, тормыш корган бабамның төпчек улы Рәйдамның кызы − Энҗе мин.

…Сугыш ул − Сәхиб бабамның сөйләгәннәре дә, аның сугышта алган яралардан төннәр буе сызланып чыгуы да. Аның иңбашына кереп урнашкан дошман ядрәсе үләренә ике-өч ай кала үзенең барлыгын бик еш сиздерде: бабам ядрәнең урыныннан кузгалуы, сызлануы турында гел әйтә иде. Сугыш гарасатларының бөтен фаҗигасен үз күзләре белән күргән бабам да якты дөньяда юк инде.

…Сугыш ул − шкаф тартмасында 60 елдан артык саклана торган, ялтырап яткан бик күптөрле орден-медальләр дә. Аларның да кешеләрнеке кебек үз тарихы, үз язмышы. Бабамның ул бүләкләре безнең гаиләдә кадерле истәлек итеп саклана, әмма аларның һәркайсыннан сагыш, ачы күз яшьләре тамган кебек тоела миңа.

Минем Сәхиб бабам күбрәк утырып йоклый иде. Кечерәк вакытта минем дә, уеннан соң арып, аның янына утырып йокыга киткән чакларым булды. Бездән: «Сугышта бергә булдыгызмы әллә?» − дип көләләр иде. Үсә төшкәч кенә аңладым: алар төнлә дә, көндез дә сугышчан әзерлектә торганнар, шуңа утырып йокларга гадәтләнгәннәр икән. Әтиләребезгә, безгә, балаларыбызга утырып йокларга насыйп итмәсен иде, Ходаем!

Һәр кешенең гомере − язылмаган китап, диләр. Кайгы кайгыга охшамаган кебек, язмышлар да бер-берсенә охшамый. Бабамнар фронтка барганда, эшелоннарын немец самолетлары бомбага тота. Шунда бик күп сугышчы һәлак була. Исән калганнары 200 километрдан артык юлны коеп яуган яңгыр астында җәяү үтәләр. Великие Лукидан ерак түгел бер авыл янында окоп казып урнашалар.

Фронтта сугыш кирәк-яраклары, күп вакытта азык-төлек тә җитешми. Алар, җилкәләренә күтәреп, снаряд та ташыйлар, типсә тимер өзәрдәй ир-егетләр ачлыктан да интегәләр, суыктан һәм үз вакытында беренче ярдәм күрсәтелмәүдән дә газап чигәләр. Аларның ул вакыттагы хәлләрен күз алдына да китерүе кыен. Бабам, ике тапкыр яраланып, госпитальдә ятып чыга. Шуннан соң инде сәламәтлеге какшаган бабамны пешекче итеп куялар. Аларның кыр кухнялары сугыш сызыгыннан берничә йөз метр гына артта бара. «Үлем турында уйларга вакыт булмады»,− дия иде бабам. Алар батырларча көрәшкәннәр, куркусыз булганнар. Ә шул ук вакытта гомере буе авылда яшәргә, икмәк үстерергә хыялланган бабам кебек асыл ир-егетләр аз үлмәгән ул сугышта. Барып баш ияргә каберләре дә юк бит мәрхүмнәрнең.

Юл чатында каберләр күп,

Гөлләргә уралганнар.

Ә кайда соң сезнең кабер,

Хәбәрсез югалганнар?!

…Сугыш ул − өч баласы белән тол калган Һидая, Гөлзифа әбиләр, ирләре белән берничә ай да яшәргә өлгерми калган башка әбиләр дә. Алар гомер буе ирләрен көтеп яшәделәр.

1941 ел балалары да шактый икән авылыбызда. Күбесе − әтиләре сугышка киткәч туган балалар. Бер тапкыр да «әти» дип әйтә алмыйча, әтисез үскән буын. Аларның да әтиле балалар шикелле: «Әтигә әйтәм мин сине», − дип үртәшәсе килгәндер…

…Сугыш ул − унике яшеннән әтисез калып, тылдагы бөтен авыр эшне үз җилкәсендә татыган, әниемнең әтисе Мөхәммәт бабам язмышы да. Әтисе Хаҗип сугышка киткәндә, бабама: «Сеңелләреңне, энеңне карарга әниеңә булыш», − дип әйтеп калдыра. Мөхәммәт бабамның эшләмәгән эше калмый: үгез җигеп сука сукалый, урак ура, көлтә ташый, урман кисә, төннәрен чабата үрә. Әтисе булганда алган өч класс белеме белән кала ул. Шуңадыр инде, гомере буе укуның кадерен белергә өндәп яшәде. Аның күргән газаплары да эзсез узмаган: саулыгын югалткан. Шушы сугыш афәте булмаса, унике яшеннән тормыш аның үз өстенә калыр идеме соң?

… Бабам истәлеге булып, Олы Әшнәк авылындагы бакча башында ул утырткан зирек агачлары әкрен генә леперди. Әйтерсең лә бабамның изге теләкләрен җиткерәләр:

Тәлгәш-тәлгәш зирек алкалары

Нәрсә әйтергә телиләр икән?

− Тыныч илләрдә яшәгез,

Сугыш күрмәгез, −

диләр микән?

…Сугыш ул − өч яшендә ятим калган Зәйтүнә әбиемнең ачы язмышы да. Аңа өч яшь булганда, әнисе үлгән була, озакламый әтисеннән дә хәбәр өзелә: кара мөһерле хат кына килә.

…Сугыш, сугыш… Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш.

Сугышлар беркайчан да булмасын иде. Гөрләп туйлар узсын, сабыйлар тусын, барысы да әтиле-әниле үссеннәр! Җирдә матурлык яшәсен! Бары матурлык кына дөньяны афәттән саклый.

С. Сөләйманова иҗаты Саҗидә Сөляйманова − минем яраткан шагыйрәм
(Инша)

Бик шатландым синен өчен, Сажидә. Күңелне җилкендерә торган шигырьләр дә, уйландыра-моңландыра торганнары да бар. Бушка әйтелгән сүз юк, һәр сүзнең төбеңдә йөрәк, акыл ята.

М. Кәрим хатыннан.

Мин шигырьләр яратам. Яраткан шагыйрьләрем дә бар. Шагыйрьләр арасында мине аеруча җәлеп иткәне − Саҗидә Сөләйманова. Бер очрашуда шагыйрь Х. Туфан Саҗидә исемен ишеткәч: «Ай, матур исем! Саҗидә − сәҗдә кылучы, кешеләрне, яшәешне олылаучы хатын-кыз…» − ди. Әйтерсең шушы сүзләре белән олы шагыйрь С. Сөләйманованың киләчәген пәйгамбәрләрчә дөрес билгели.

Чынлап та, шагыйрь фаразлаганча, С. Сөләйманова шигырьләре аша тормышка, аның матурлыгына сәҗдә кыла. Үләр алдыннан язган «Тормыш, исәнме!» шигырендә ул яшәүнең чиксез матурлыгын тоеп:

Сахраларга чыксаң, җырлап туймас

Җыр икәнсең, тормыш, исәнме! −

дип яза.

С. Сөләйманова, башка шагыйрьләр кебек, үзенең кечкенәдән шигырь язуы турында әйтми, әмма көндәлегендә берничә юл бар.

Ләкин биографиясеннән аның шигъри җанлы, романтик рухлы кыз икәне ачыклана. Аның поэзия мәйданына аяк басуы турында ире Әдип Маликов болай дип яза: «Саҗидә поэзия мәйданына соңлабрак, хисләре тулышып өлгергәч кенә аяк басты. Үзе алдан сиземләгәнчә, җыр булып ташып чыкты ул».

С. Сөләйманова тумышы белән Башкортстаннан. Үзенең бер шигырендә шагыйрә туган җире белән горурланып:

Җыр булып ташып чыгармын

Чыгышым Агыйделдән, −

дип яза.

Шагыйрәнең йөрәге кешеләргә ачык. Шуңа күрә аның шигырьләре һәркемне үзенә тарта. Уйландыра да, моңландыра да бу шигырьләр. Шигърияттә аның үз юлы бар. «Бәхетне үзем табам» дигән юллар авторның беркемне дә кабатламавы, беркемгә дә иярмәве турында сөйли. Аның геройлары − эшчеләр, нефтьчеләр, әдәбият-сәнгать әһелләре, туган ягының гади кешеләре. Ул аларга хезмәт итә, һәрчак алар арасында. Шагыйрьнең урыны сафлар алдында булырга тиеш.

Таянычым − шундый эшче халык.

Без походта, тормыш, яңгырат маршың!

Кояштан таҗ кояр алтын куллы

сафлар алып чыгам,

мин − маршал!

(«Укытучы»)

С. Сөләйманованың беренче шигырьләре район газетасында дөнья күрә. Ул үзенең туган ягын да онытмый. Башкортстанның «Кызыл таң» газетасына да җибәрә. Шигъри күзәтүдә аның турында: «Әлмәт шәһәреннән С. Сөләйманованың шигырьләре күңелдә аеруча өмет тудыра», − дигән сүзләр языла.

Шулай итеп С. Сөләйманова матбугатта басылган беренче шигырьләре белән үк шигърият дөньясында үз урынын алуга иреште. Шагыйрә моны үзе дә сизә, шуңа сөенә.

Замандашлар,

ярый сезнең белән

бергә туры килгән гомерләр!

(«Шуңа сөенәм»)

С. Сөләйманова поэзияне гашыйклар эше дип саный. Ләкин бу кешегә карата булган сөю генә түгел, гомумән, дөньяга, һәр җан иясенә, табигатькә, тормышка мәхәббәт.

Сөюмени, бәхет каршына

Канатланып күңелең очмаса?

(«Сөюмени»)

Шагыйрә фикеренчә, иҗат кешесе һәрнәрсәгә, һәр каршылыкка әзер булырга тиеш.

Күк барында —

җирдә уклар да бар, −

тыныч яшимени шагыйрьләр!

(«Кызыл каурыйлар»)

Мине шагыйрәнең шигъри теле сокландыра. Аның бу осталыгын өлкән язучылар да билгеләп үтә. Теленең төзеклегенә, матурлыгына Г. Бәширов, М. Кәрим, С. Хәкимнәр дә игътибар итәләр.

Гөл серләрен тыңлар идем,

чәчәк атса бер гөлем.

Таңда торып, сандугачтан

өйрәнимме җыр телен?

(«Ач, шигърият, серләреңне»)

Җырлап торган моңлы да, җитди дә, тирән дә, матур да шигырьләре белән менә шундый «җыр телле» шагыйрә булып кереп калды ул минем күңелемә. С. Сөләйманова шигырьләрен укып, мин шуны аңладым: Х. Туфан әйткәнчә, «чын шагыйрь юлы иң катлаулы, иң авыр, ләкин иң гүзәл, олы, бай, бәхетле юл ул…»

Ач, шигърият, серләреңне…
(Инша)

Шигърият үз серләрен һәркемгә дә ачмый…

Н. Юзиев.

Саҗидә Сөләйманова дип әйтүгә, күңелдә «Урсал тауда…» җыры тибрәнә башлый:

Үтә айлар, көтә

Зәйләр, суларында йөзәлмим…

Урсал тауга карлар яуган,

барам инде, түзәлмим…

Шагыйрә туган ягына әнә шулай ашкына, аңа мәдхия җырлый. Синең дә шунда тизрәк барасың, Урсал тауны күрәсең килә башлый.

Кешедә булган кешелеклелек сыйфатлары, мәрхәмәтлелек хисләре дә автор өчен «туган җир, туган туфрак» төшенчәләреннән башлана.

Туган җир ул кеше күңеленә

Ана сөте белән салына, −

ди ул «Туган җирем, эчкән суым!» шигырендә. «Туган жир» һәм «ана сөте» − кеше өчен бәяләп бетергесез кыйммәтләр. Алар алдында кем үз бурычын түләп бетерә ала? Бары тик иле өчен, халкы өчен, яшәү өчен җаннарын фида иткәннәр генәдер, мөгаен. Әсәрдә автор туган якның кадерен дә, аның кеше өчен үтә мөһимлеген дә әйтергә тели. Туган җир, туган як кеше күңеленә моң сала, аны канатлы, илаһи итә, яшәүгә көч бирә, шуңа ул аның алдында үзен бурычлы тоя:

Тәпи баскан җирем, эчкән суым

кара, акмы, ачы, татлымы −

бөтен гомерем белән түли алмам

шушы җирдә яшәү хакымны.

(«Туган җирем, эчкән суым!»)

С. Сөләйманова шигырьләрендә эчке моң, ниндидер үзәк өзгеч сагыш бар. Бер үк вакытта ул сине илаһи ераклыкка, биеклеккә алып китә дә, шул ук вакытта җирдәге чынбарлыкка кайтарып та куя. «Кеше барыбер кошлар нәселеннән!», «Кеше» исемле шигырьләрендә әнә шул хисләрне тоясың. Кешене лачыннар биеклегенә күтәрә ул, горур булырга чакыра. Кеше барлык кыйммәтләрдән өстен, дигән фәлсәфи фикерне үткәрә. Шулай булмаса, дөньяның бөтен бәла-казалары адәм баласы өстенә төшәр идеме соң?

Аның мәхәббәткә багышланган шигырьләрендә кеше күңелен дулкынландырырлык сер бар. Алар синең күңелеңне җилкендерә дә, уйландыра да, моңландыра да. Әмма бушка әйтелгән сүз юк, һәр сүзнең төбендә изгелек теләп торган хатын-кыз йөрәгенең саф хисләре ята. «Җитәкләшеп икәү бара, эзләренә ак кар ява», − ди ул «Этюд» шигырендә. Ике яшьнең самими хисләрен күреп, аларның киләчәге өчен ихлас борчылу да бар шагыйрә күңелендә. Ялгышмаслармы? Үткәннәргә кайтып булмаячак бит. Һәм авторыбыз теләк тели:

Эзләренә кер кунмасын,

җил тимәсен,

суынмасын.

С. Сөләйманованың лирик герое − үтә зәвыклы, сизгер, нечкә күңелле. Лирик герое белән автор образы аның иҗатында шактый якын, һәм еш кына аларны бер-берсеннән аера да алмыйсың. Әйләнә-тирәне, дөньяны, вакыйгаларны ул үзенчә кабул итә, аларга фәлсәфи якын килә, нечкә лирика һәм тирән фикер, аз сүз белән әйтеп бирә ала. Шагыйрәнең сүз куәте көчле.

Мин иншамны әдәбият галиме Нил Юзиевның С. Сөләйманова иҗатына биргән бәяләмәсе белән тәмамларга телим. Ул болай ди: «Шигърият үз серләрен һәркемгә дә ачмый… Шигырь язучылар арасыннан шигърият бик нык сайлый: күңел биографиясе һәм әйтер сүзе булганнарын, тормыш агышына-моңына сизгер күнеллеләрен, шигъри күрү-ишетүгә ия булганнарын… Шагыйрь ни дәрәҗәдә поэзиягә ышанса, күңелен курыкмыйча ачса, шигърият тә серләрен иркенрәк өләшә…»

Әйе, Саҗидә Сөләйманова − шигърият серләрен ачкан олы Шагыйрә!

Иң татлы тел − туган тел,
Анам сөйләп торган тел
(Инша)

И туган тел, и матур тел!

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем,

Син туган тел аркылы.

Г. Тукай.

Мин − авыл баласы. Кечкенәдән җырлы, моңлы, гаҗәеп гүзәл табигатьле авылда үсеп киләм. Авылымның челтерәп аккан чишмәләре, бормалы инешләре, шаулап торган серле урманнары, игеннәргә бай басу-кырлары, газиз кояшның беренче нурларын каршылаучы мәчет манарасы − болар минем йөрәгем түрендә. Чөнки мине әти-әнием, укытучыларым туган якның матурлыгын аңлый белүче, туган телен яратучы, аңа гашыйк булган кеше итеп тәрбияләргә тырышалар. Үз халкымның яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре каныма сеңә. Бигрәк тә, киләчәктә татар теле һәм аның үсеше өчен зур эшләр эшлисем килә.

Ана һәм Туган тел! Мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр. Мин үзем «ана сөте белән» дигәнне дә «ана теле» дип ишетәм. Мәгълүм мәкальне дә: «Ана теле белән кермәсә, башка тел белән кермәс», − дип аңлап була. Күрче, татарда бит туган тел дип тә, ана теле дип тә әйтелә. Кешегә нәселнең, халкының асыл сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә. Бала табу вазифасын беркемгә дә тапшыра алмаган кебек, баласына тел ачкычы бирү бурычын да ана беркемгә дә ышанып тапшыра алмый.

Әйе, бу эштә әти дә, әби-бабай да, туганнар да, балалар бакчасы да, мәктәп тә катнаша, алар да җаваплы, әмма бала күңеленә тел орлыгы чәчү − бары тик ана җаваплылыгында. Мин үзем − газиз телемне әниемнән мирас итеп алган иң бәхетле кешеләрнең берсе. Югыйсә, кайберәүләр, шактый озын гомер кичереп тә, мондый бәхеткә ирешә алмаганнар, андыйларның фаҗигасен күп ишеткәнем бар.

Гәрчә, бу соңгы елларда ана телебездә уңай якка үзгәрешләр дә булды. Тәрбия эше белән бәйле зыялыларның, аналарның, матбугатның, Туфан Миңнуллин кебек депутатларыбызның тырышлыгы бушка китмәде: татар теле башта Татарстанның Дәүләт суверенлыгы турында декларациядә, аннары Татарстан Республикасы Конституциясендә дәүләт теле буларак рәсмиләштерелде. Иң мөһиме: татар кешесендә ана теле өчен горурлык хисе, аның язмышына карата өмет тойгысы бөреләнеп, шул хисне ачыктан-ачык әйтүдән курыкмау, оялмау үсә башлады. Ә бу адәм баласының иң изге хисе − туган телгә гамьле, хөрмәтле булганда гына кеше үз иленең, төбәгенең, гаиләсенең шәҗәрәсен, тарихын аңлый ала; халкыңны, тарихыңны белүдән башкалар теленә хөрмәт белән карау фикере тәрбияләнә.

«Тел − ананың зур бүләге». Мин әни биргән бүләккә бик сөенәм, аның белән горурланам. Юкка гына шагыйрь Сибгат Хәким дә язмышыннан: «…ирекле ит, туган телем белән бәхетле ит, бүтән йөдәтмәм…» − дип үтенмәгәндер. Бишек җырларын тыңлап үскән кеше генә үз ана телен яхшы белә аладыр ул. Мин үзем дә шундый бәхеткә ирешкән бала.

Миңа әнием бишек җырлары урынына күбрәк Г. Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җырын җырлаган. 3-4 яшькә җиткәндә, бу җырны үзем дә җырлый идем инде. Аны бит миңа әнием өйрәткән, өйрәтеп кенә калмаган, каныма сеңдергән, бу кан бөтен тәнем буйлап хәрәкәт иткән. Шулай булмаса, туган телемне − ана телемне бу кадәр яратыр идемме соң?!

Әнием җырлар җырласа, әтием әкиятләр сөйли иде, ул аларның күбесен үзе уйлап чыгара. Җилле-давыллы кичләрдә бездә еш кына ут бетә. Өйдә ут беткән кич безнең өчен әкиятләр кичәсенә әйләнә. Әтиебез 3-4 сәгать буе әкият сөйли иде. Сабый өчен әти-әнисе канаты астында үз телендә әкият тыңлаудан да зур бәхет юктыр ул.

Бу дөньяда бер генә баланың да бер генә анага да шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов сүзләре белән:

Тел, әдәп, әхлак дигәнне өйрәтмәгән хатын,

«Ана» дип аталырга бармы синең хакың?! −

дип әйтергә теле бармасын, җае чыкмасын иде. И-и-и, аналар, тәрбияләп үстергән балагызга сез чын йөрәктән Саҗидә Сөләйманова сүзләре белән:

Йөрәк каным белән Ил бирдем дә,

Күкрәк сөтем белән Тел бирдем,

Саклый алсаң − мәңгелек фатихам.

Җуйсаң, сатсаң − күкрәк сөтем хәрам!.. −

дип әйтә алсагыз иде, ә без, балалар, сезгә Зыя Ярмәки сүзләре белән болай җавап бирә алсак иде:

Күңелемә алтын кебек сүзләр тезеп киткән әни,

Мин сөйләрмен, әнкәем, илгә синең ул сүзләрне.

И, миңа тойгы сөйләрлек тел биреп киткән әни.

Әтием, әнием − минем өчен иң кадерле кешеләр. Тигез канат, тату гаиләдә үсүем белән дә мин чиксез бәхетлемен. Аларга һәм туган телемә рәхмәтемне үзем иҗат иткән шигъри юллар аша җиткерәсем килә:

Бар җиһанга эндәшәсем килә:

− Мин бәхетле, ап-ак кышым бар.

Үз телендә генә сайрап торган

Күңелемдә бәхет кошым бар.

Мин бәхетле, әбкәм сине тапкан

Һәр ел саен килгән язым бар.

Гомер һәм тел бүләк иткән әнкәм,

Җаным тулы сиңа назым бар.

Мин бәхетле, җиргә әткәм туган,

Муллыкка күмелгән көзем бар.

Туган телдә җырлап яшәүче

«Ләкләк» алып килгән үзем бар.

Учебное издание

Гимадиева Назия Саляховна

Билалова Альфинур Гильмутдиновна

По страницам учебников литературы

(Пособие для учащихся V—VIII классов)

(на татарском языке)

Редакторы Г.Ш. Шакирҗанова

Битләргә салучы И.К. Галләмов

Форматы 60×84 1/16. Офсет кәгазьдә. «SL_Таймс» гарнитурасы. Нәшер-хисап табагы 7,75. Тиражы 3000 данә. ОКП коды − 953000

«Яңалиф» нәшрияты. 420088, Казан, Ак. Губкин ур., 50.

Тел.: (843) 272-55-73.

«ЭксПресс-Плюс» нәшрият-полиграфия үзәгендә басылды.

Казан, Даурия ур., 20. Тел/факс: (843) 298-64-15.

2

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сборник сочинений на кабардинском языке
  • Сдам ли я сегодня экзамен да или нет
  • Сдам ли я завтра экзамен нумерология
  • Сдам ли я завтра экзамен да или нет
  • Сдам ли я завтра экзамен в гибдд