Ш хосэеновнын эни килде драмасында ана образы сочинение

Татарстан Республикасы

Биектау муниципаль районы

МББУ “Дөбъяз урта гомуми белем бирү мәктәбе”

7 нче сыйныфта әдәбият дәресе

(яңа буын федераль белем стандартлары буенча)

Автор:  югары  категорияле татар теле

                                                                                   һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                  Вафина Гөлия Илдус кызы.

2015 нче ел

Тема: Ш.Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге” драмасына анализ.

Максат: 1. Әсәрдә җәмгыять һәм шәхес мөнәсәбәте проблемасының

                  куелышын, төп конфликтның сәбәбе булып килүен ачыклау.

               2. Драма әсәренә анализ ясау күнекмәләрен ныгыту, эчке конфликт

                  төшенчәсен формалаштыру, фикерләү сәләтен камилләштерү.

               3. Югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Дәрес тибы: Әдәби әсәрне анализлау.

Ысуллар: Тикшеренү, эзләнү.

Җиһазлау:  дәреслек, компьютер, проектор.

                                   Дәрес барышы.

I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

— Укучылар, безнең бу дәресебез башка дәресләрдән аерыла: дәресебездә кунаклар да бар. Минем сезгә теләгем: бүген дә дәрестә һәрвакыттагыча актив, кыю булыгыз. Уңышлар сезгә!

II. Өй эшләрен тикшерү.

— Узган дәресләрдә   сез Ш. Хөсәенов иҗатын өйрәндегез. Өйдә нәрсәләр эшләп килдегез? ( Әсәрнең эчтәлеген кабатларга, драма әсәрләрен анализлау үзенчәлекләрен кабатларга, «Әни килде” драмасын анализларга әзерләнергә иде)

Таймд-пэа-шэа укучылар парларга бүленәләр һәм, кара-каршы партнерлар бер-берсенә нәсернең эчтәлеген сөйлиләр.

III. Уку мәсьәләсен кую.

— Укучылар, барыгыз да әсәрнең  эчтәлеге белән таныш. Алдагы тәҗрибәгә таянып, дәресебезнең темасын да билгеләп китик инде. (Ш.Хөсәеновның «Әни килде” драмасын анализлау”)

— Драма әсәренә анализ ясау тәртибен искә төшерик әле. (Сюжетны кыскартып сөйләгәннән соң, төп һәм ярдәмче конфликтларны табабыз. Чөнки драма әсәрләре нигезендә һәрвакыт конфликт ята. Конфликтка кергән якларны өйрәнеп, бу Өлешләр арасындагы бәйләнеш аша эчтәлек табабыз.)

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

—  Әсәрнең эчтәлеген хәтердә яңарттык.

— Ә хәзер конфликт төшенчәсен искә төшерик әле. Нәрсә ул конфликт?

(РЕЛЛИ-ТЭЙБЛ)- Хәзер  өстәлдәге кәгазь битләренә ике укучы чираттан янәшә иптәшегез белән әсәрдә булган конфликтларны язып чыгыгыз. …

— Нинди конфликтлар таптыгыз? (Укучыларның җаваплары тыңлана)  

— Укучылар, беттеме? Язганнарны ачыклап чыгыйк та, тапканнарын тагын өстәрбез. Сәяр һәм аның туганнары арасындагы конфликтның сәбәпләре нәрсәдә? (Сәяр туганнарына да әйтмичә өйләнергә җыенган. Ул Римманы ярата, үзен бик бәхетле хис итә. Ә шушы бәхетле минутларын үзенең туганнары ,әнисе белән бүлешергә уенда да юк. Аның әти-әниләрдән хәер-фатиха алу йоласын санга сукмавын күрәбез.

    Ә туганнары кече энеләрен котларга килгәннәр, бүләк тә алып килгәннәр. Алар шат, дус, тату, шаяралар, көлешәләр.Яшь килен алдында үзләрен яхшы итеп күрсәтәләр. Шул ук вакытта бер-берсенә төртмә сүз, авыр сүз әйтеп кимсетергә дә күп сорамыйлар)

— Балаларының бәхетле, шатлыклы минутларына тагы да бәхет өстәп, әниләре килеп керә. Укучылар, игътибар итик әле, балалар белән Ана ничек очраша? ( Әсәрдән Ананың килеп кергән өлешен табу)

— Балалар ананы ничек каршы ала? (Ананың килгәненә шатланалар, барысы да шәһәргә күчеп килергә, үзләрендә яшәргә чакыралар, ананы яратуларын, аңа соклануларын белдерәләр. Сәяр башта югалып кала. Ул үзенең дөрес эшләмәгәнен аңлый. Бу мәҗлеснең иң түрендә аның әнисе утырырга тиеш иде.)    

— Ә Ананың балаларына мөнәсәбәтенә нинди? (Ул бик уңайсыз, авыр хәлдә кала, чөнки улының өйләнгәнен белмәгән дә. Ана балаларының барысын да тигез күрә, аерым-аерым хәлләрен сораша. Һәрберсенә атап күчтәнәчләр алып килгән.)

— Укучылар, сез карап үткән бу күренештә балаларның әниләренә мөнәсәбәтенең эчкерсезлеге ышандырамы? (Юк. Балаларның әниләрен үзләренә чакыруларының төбендә олы яшьтәге анадан файда күрергә теләүләре ачыклана. Алар әниләрен түгел, ә үзләрен күбрәк кайгырталар. Үзләренең бу ясалмалыкларын сиздермәскә тырышалар.)

— Балаларның әниләренә мөнәсәбәтләренең ясалмалылыгы кайсы вакыйгадан соң тагы да ачыграк аңлашыла? (Гөлсем Ананың бик җитди авыруы турында әйткәч, туганнарның бер-берсенә дә, әниләренә дә мөнәсәбәтләре үзгәрә. Алар авырудан куркалар. Ананың санаулы көннәре генә калганлыгын аңлагач, аны бер баласы да үзенә алып кайтырга теләми). 

— Укучылар, балаларга кем ярдәмгә килә? (Изге күңелле Зөләйха апа ярдәмгә килә).

— Дөрес, укучылар, Ана өчен бөтенләй чит булган кеше ярдәмгә килә. Бу образга да бәя биреп китик әле. 

РЕЛЛИ РОБИН. –Укучылар, Зөләйха драмада төп герой булмаса да, мөһим роль уйный. Хәзер каршыдагы иптәшегез белән чиратлашып, Зөләйха образына хас сыйфатларны язып куегыз.

 (Зөләйха апа — Сәярның квартира хуҗасы. Бик игелекле кеше ул. Үзенең сугышта үлгән иренең әтисе Әлмөхәммәт бабайны да тәрбияли. Авыру Ананы больницага салучы да, больницадан чыккач үз өендә караучы да Зөләйха апа була. Кешеләргә шәфкатьлелек эшләү, игелекле булу аның күңелендә. Ул больницада шәфкать туташы булып эшли. Аның ни өчен шундый профессия сайлавы да аңлашыла.)

— Укучылар, әсәрдәге башка конфликтларга да игътибар итик әле. Сәяр – Римма конфликты нидән гыйбарәт? (Римма Сәярның әнисен больницадан алып кайтырга бармый. «Я анаң, я мин!” – ди ул, түбән җанлылык күрсәтә. ә Сәяр әнисен чын күңелдән ярата. Римманың ярдәм итәргә теләмәвен дә аңлый алмый, аңа кул да күтәрә. Бу адымы белән ул дөрес эшләми, билгеле.)

— Ә туганнар һәм Римма конфликты нидән килеп чыга? («Без карарга тиеш түгел!”- ди Римма авыру Ана турында һәм чемоданын күтәреп китеп үк бара).

— Ни өчен без бу конфликтны туганнар һәи Римма конфликты дип атадык, туганнар һәм Римма, Сәяр түгел? (Чөнки Сәяр кңеле, рухы белән Анага якын. Ул чит кеше өендә дә анасын кайгырта).

— Туганнар һәм Максуд, Саимә конфликтына да ачыклык кертик инде. (Максуд белән Саимәнең дә Ананы тәрбияләүне үз өсләренә аласылары килми. Югыйсә Анага әллә нинди уңайлыклар да кирәкми. Җан җылысы булса, җитәр иде.)

— Укучылар, бу ике геройга сезнең мөнәсәбәтегез ничек? Аларга бәя биреп китик әле.(Максуд белән Саимә икесе дә тыныч, сабыр холыклы. Үзләрен генә кайгыртып яшиләр, пошмас җанга әйләнгәннәр. Уллары Альфредка да тиешле тәрбияне бирә алмаганнар. Ул хатыныннан аерылган, бер җирдә дә эшләми, әти-әнисе җилкәсендә генә яши).

— Укучылар, туганнар һәм Ислам, Расиха конфликтына тукталыйк әле. Бу геройлар турында сез ни әйтә аласыз? (Ислам белән Расиха шәфкатьсезлек ягыннан бер-берсенә туры килеп торалар. Алар, әниләре килгәч, беренчеләрдән булып, үзләренә яшәргә чакыралар. ә әниләренең авыру икәнен белгәч, тизрәк китү ягын карыйлар, анда да иң элек Ана алып килгән күчтәнәчләрне сумкаларына тутыралар.

    Исламга хас төп сыйфат – куркаклык. Ул бала чактан ук шундый булган – иптәшен судак коткара алмый. Сугыш башлангач, тылда качып ята, ун ел төрмәдә утыра, ялган документ белән өстенлекле пенсия алып ята. Җитмәсә, үзенең шундый яшәү рәвеше белән мактана да).

— Укучылар, дәреслектән Исламның туганнары белән конфликтының иң югары ноктасы булган урынны табып, рольләргә бүлеп укып карыйк әле. ( 69-70 бит)

— Автор нәрсә әйтергә теләде икән бу юллары белән? (Инсаф тормышта гаделлекнең бар икәнен, яки булырга тиешлеген Исламның яңагына сугып аңлатмакчы була.Ул аның кемлеген йөзенә бәреп әйтә. Ләкин Ислам дөньяда яшәр өчен намусның әллә ни кирәге юклыгын белеп алган. Әхлаксыз, ялганга корылган җәмгыятьтә шул тормышка яраклашсаң гына уңышка ирешә аласың).

— Укучылар, әсәрдә Исламга охшаган геройлар тагын юкмы? (Хатыны Расиха да Ислам кебек үк әхлаксыз. Тагын Альфред бар).

— Туганнар һәм Гөлчирә, туганнар һәм Инсаф конфликтлары турында ни әйтә аласыз?(Гөлчирә Ананың ташкентта яшәүче кызы. «Әнине үзең белән алып кит тә кара!” – ди аңа Расиха. Гөлчирә алып китәргә дә риза.

    Ә Инсаф үзе дә авыру, сугышта ике аягын югалткан. Аның үзен дә ничә еллар хатыны карый. Туганнары, бигрәк тә Ислам белән Расиха, аңа әниләрен дә каратырлар иде).                  

— Укучылар, ә Инсаф үзе нинди фикердә дип уйлыйсыз? (Ул һәркемгә кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә әзер. Ләкин аның бит әнисен карарлык мөмкинлеге юк).

— Укучылар, Ананың балаларының күбесе, шул исәптән Гөлчирә дә, Инсаф та, Сәяр да, теләсәләр дә, әниләрен үз өйләренә алып кайта алмыйлар. Теләкләре һәм теләкләрен үти алмаулары аларның эчке конфликтын тудыра. Туганнар белән бу геройлар арасындагы тышкы конфликт шунлыктан көчле түгел.

    Әсәрдә без карап үткән конфликтлар барысы да диярлек тышкы конфликтлар. Драма әсәренә хас тирән дәрәҗәдәге эчке конфликтны кайсы персонажда күрергә була? (Ана күңелендә эчке конфликт бар).  

 — Ул нидән гыйбарәт? (Ана күңелендә балаларына карата көчле мәхәббәт бар. Ул һәр баласын үзенчә ярата, аларны бары тик яхшы итеп кенә күрергә тели, кимчелекләрен гафу итә. Ана балаларының көчсезлегенә, юньсезлегенә кайгыра. Ана кеше үч тота алмый, кайгыра гына ала. Ул балаларының үз янына бурычларын үтәү өчен генә килүләрен дә яхшы төшенә. Үзара талашып киткәндә, әдәп, әхлак, намус турында уйлап та карамауларына йөрәге әрни аның. Шундый игътибарсызлыкны Ана берничек тә гафу итә алмый. Шул ук вакытта аның күңелендә үпкә дә бар. Ул яшь вакытында, көчле булганда, балаларына кирәк булган, ә хәзер балалары тормышта үз юлларын тапкан. Ананың бигрәк тә Исламга үпкәсе зур. Моңа кадәр хәсрәтен эчендә йөрткән Ана, үлеме алдыннан улына карата үз карарын җиткерә).

— Укучылар, Ананың эчке конфликтын ничек атыйбыз инде? (Мәхәббәт – рәнҗеш) 

  ( слайдта  языла)

— Укучылар, автор әсәрнең «Әни килде” дигән исемен ни өчен «Әниемнең ак күлмәге” дип үзгәртте икән? (Беренче исемдә мәгънә юк диярлек. Ул бары хәрәкәт кенә белдерә. Ә икенче исемдәге ак күлмәк символ дәрәҗәсенә җитә. Ак күлмәк – татар халкында сафлык, чисталык, намус билгесе.)

ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН

Укучылар, хәзер әсәрдәге метафораларны билгеләп китик әле. Аның өчен һәркайсыгыз түгәрәк буенча берәр метафора язарга тырышып карагыз әле. (Ак шәл. Ак күлмәк. Ак яулык. Ак кар)

 —  Ә ни өчен әсәрдә шәһәр кары белән авыл кары чагыштырып бирелә икән? (Авыл кары аграк, шәһәрдә ул бик тиз карала, диелә. Авыл кары Ана күңеле кебек саф, чиста, пакь. Ананың балалары да авылда чакта шул кар кебек саф, чиста, ак күңелле, самимибулганнар. Шәһәр мохитенә килеп эләккәч, куркаклык, үз-үзеңә генә бикләнеп яшәү балаларны хәтта үз Аналарына карата да шәфкатьсезгә әйләндергән. Буыннар бәйләнеше өзелә баруны да кисәтә автор).Ана кайчан кия ак күлмәген? (Ул аны бәйрәмнәрдә, шатлыклы көннәрендә кия. Матур ак күлмәк аңа илаһилык, мөстәкыйльлек биреп, аны башкалардан аерып тора. Ана образы безнең күз алдына әхлак башлангычы, зур рухи байлыкка ия изге җан булып килеп баса. Ул гомере буе туган иленә, халкына хезмәт иткән. )

— Язучы драманың исемен башта “Әниемнең ак күлмәге” дип   куя. Соңрак “Әни килде” дип үзгәртә. Кайсы исем отышлырак дип уйлыйсыз?

-Чыннан да, укучылар, әсәрнең ике исеме дә тирән мәгънәгә тирәнәя. Ана Максуд, Сәярларның әнисе генә түгел, минем, синең, башкаларның әнисе буларак та кабул ителә.

— Ә, укучылар, Анадан соң аның күркәм сыйфатлары кемдә дәвам итәр дип уйлыйсыз? Бармы әсәрдә авторның өмете, ышанычы булырдай геройлар? (Авторның ышанычы Сәяр һәм Рәйханда дия алабыз. Ананың күңел аклыгын бу ике персонаж дәвам итәр диясе килә. Чөнки Сәяр – кыю, үз сүзен әйтә ала торган кеше, әнисенә мөнәсәбәте дә яхшы.

    Ә Рәйханны алты яшенә кадәр әбисе тәрбияләп үстергән, ул аның күңел җылысын тоеп үскән).

— Укучылар, без, әсәр сюжетына нигезләнеп, конфликтларны тикшердек. Кайсы конфликт төп конфликт дип уйлыйсыз? Ни өчен? (Ананың эчке конфликты – төп конфликт. Чөнки ул әсәрнең төп идеясен ачарга ярдәм итә).

— «Әниемнең ак күлмәге” әсәре аша автор безгә нәрсә әйтергә теләде икән? Бәлки җавап бирергә әсәр үзе ярләм итәр? (Авторның әйтергә теләгән Ананың соңгы васыять сүзләрендә аңлашыла.) (Дәреслектән табып укыла).

— Ананың балаларына булган мәхәббәт хисләре аңлашыла. Нинди генә булсалар да, Ана өчен бала – бәгырь кисәге, диләр. Шул ук вакытта бу юлларда үпкә, рәнҗеш тә бар. Ул балаларының кешелек сыйфатларын югалтулары белән бәйле.

    Авыру Ананы сыендыра алмаган балалар яшәгән җәмгыять авыру, аны дәваларга кирәк. Җәмгыять авыру икән, димәк, Ил, Ватан авыру. Әсәр безне әхлакый, рухи яңарту, сәламәтләндерү кирәклеге турында кисәтә.

— Укучылар, димәк, әсәрдәге конфликтлар ярдәмендә автор нинди төп проблемаларны күтәргән? (Балаларның Анага карата бурычы; гаилә төзүгә җиңел караш; ир белән хатынның гаиләдәге урыны; гаиләдә бала тәрбиясе һ.б.) 

Таймд-пэа-шэа

Мәкальләгә нинди мәгънә салынган, аларны кайсы ситуацияләргә янәшә куеп карап була?

  • Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да бурычыңны кайтара алмассың.
  • Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.
  • Ана яхшылыгын авырсаң белерсең.
  • Алтмышка җитсен бала,
             Ана өчен һаман да бала.
  • Туган ана бер, туган Ватан бер.

— Бер сүз белән генә әйтсәк, автор җәмгыятьне борчып килгән әхлак мәсьәләләрен күтәрә. Әдипбезнең һәркайсыбызга да эндәшә: намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни, Ватан алдындагы бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен чын кеше булу кирәк.

— Укучылар, әсәрдәге вакыйгалар тормышта да күзәтеләме? (Хәзерге вакытта әниләрдән ваз кичкән балаларны күп очратырга була. Балалары бар килеш тә картлыгын картлар йортында уздыручы аналар да күп. Яхшымы – яманмы алар – аналарга безнең тарафтан хөрмәт зур булырга тиеш).

—  Укучылар, тагын кайсы авторның нинди әсәрендә Ана образы үзәккә куелган? (Аяз Гыйләҗевнең » Җомга көн, кич белән”, Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять”, Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр”, Фоат Садриевның «Таң җиле” һ.б. әсәрләрдә).     

— Укучылар, әсәр бик гади, ләкин уйландыра. Чын кешеме без? Әти-әниләр алдында, туган җир каршында намусыбыз чистамы, вөҗданыбыз сафмы? Тапкан, баккан, кадерләп үстергән әниебезне рәнҗетмәдекме?

    Дәресебезгә эпиграф итеп алынган Туфан Миңнуллин сүзләрен берегез дә исеннән чыгармасын иде. (Укытучы яттан укый).    СЛАЙД

V. Рефлексия.

— Укучылар, дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек?

— Нәрсә башкардык?

— Нинди нәтиҗәгә килдек?

(Һәр төркемнән укучылар дәрестә өйрәнгәннәр буенча җавап бирә)

VI. Үзбәя кую.

— Укучылар, дәрестә бик актив катнаштыгыз. (Билгеләр куела)

VII. Өйгә эш.

Кешенең иң зур бәхете – иң камил җан иясе булып дөньяга килүе һәм яшәве.    Шәриф Хөсәенов ( 1929 – 1999)

Кешенең иң зур бәхете – иң камил җан иясе булып дөньяга килүе һәм яшәве.

Шәриф Хөсәенов

( 1929 – 1999)

 Ш. Хөсәеновны драматург буларак таныткан әсәрләре:     “ Профессор кияве” (1952) “ Бирнәле кыз” (1954) “ Зөбәйдә – адәм баласы” (1961) “ Егерме ел үткәч” (1962) “ Әниемнең ак күлмәге” (”Әни килде” )(1968)

Ш. Хөсәеновны драматург буларак таныткан әсәрләре:

  • Профессор кияве” (1952)
  • Бирнәле кыз” (1954)
  • Зөбәйдә – адәм баласы” (1961)
  • Егерме ел үткәч” (1962)
  • Әниемнең ак күлмәге” (”Әни килде” )(1968)

“ Зөбәйдә – адәм баласы” трагикомедиясе (1961) (Беренче куелыш)  Зөбәйдә ролендә – Наилә Гәрәева  Кешеләр! Сез Зөбәйдәгә дөрес юлны сайларга булышыгыз, аны сукмактан читкә этәрмәгез!

Зөбәйдә – адәм баласы” трагикомедиясе (1961) (Беренче куелыш) Зөбәйдә ролендә – Наилә Гәрәева Кешеләр! Сез Зөбәйдәгә дөрес юлны сайларга булышыгыз, аны сукмактан читкә этәрмәгез!

 Г. Камал театры. “ Әни килде” Беренче куелыш. (1970). Ана ролендә – Галимә Ибраһимова.

Г. Камал театры.

Әни килде” Беренче куелыш. (1970).

Ана ролендә – Галимә Ибраһимова.

Ана йөрәге барысын да сыйдыра. Г. Камал театры. “ Әни килде”. Икенче куелыш.(1999) Ана ролендә –Наилә Гәрәева

Ана йөрәге барысын да сыйдыра.

Г. Камал театры.

Әни килде”.

Икенче куелыш.(1999)

Ана ролендә –Наилә Гәрәева

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘТНӘ ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫ “ Әниемнең ак күлмәге”  кабат сәхнәдә

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ

ӘТНӘ ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫ

Әниемнең

ак күлмәге”

кабат сәхнәдә

 Дәреснең темасы: “ Әни килде” драмасына анализ

Дәреснең темасы:

“ Әни килде” драмасына анализ

«Адәм баласы дөньягә килүе өчен әти – әнисенә бурычлы. Ата – анага бурычны бары тик Кеше булып кына түләп була.  (Т. Миңнуллин)

«Адәм баласы дөньягә килүе өчен әти – әнисенә бурычлы. Ата – анага бурычны бары тик Кеше булып кына түләп була.

(Т. Миңнуллин)

Драма әсәренә анализ ясау тәртибе  Эчтәлекне кыскача сөйләп чыгу. Образлар системасын анализлау.  Төп һәм ярдәмче конфликтларны билгеләү.  Геройларны өйрәнү.  Әсәрне өлешләргә бүлү.  Өлешләр арасындагы бәйләнешне ачыклау.  Идеяне билгеләү

Драма әсәренә анализ ясау тәртибе

  • Эчтәлекне кыскача сөйләп чыгу.
  • Образлар системасын анализлау.
  • Төп һәм ярдәмче конфликтларны билгеләү.
  • Геройларны өйрәнү.
  • Әсәрне өлешләргә бүлү.
  • Өлешләр арасындагы бәйләнешне ачыклау.
  • Идеяне билгеләү

Конфликт – вакыйга-күренешләр, хәрәкәт нигезенә салынган характерлар һәм хәлләр, карашлар бәрелеше. Ул: - кешеләр арасында  - кеше һәм тирәлек арасында  - кеше һәм яшәү рәвеше арасында  - кешенең үз эчендә булырга мөмкин.

Конфликт вакыйга-күренешләр, хәрәкәт нигезенә салынган характерлар һәм хәлләр, карашлар бәрелеше. Ул:

— кешеләр арасында — кеше һәм тирәлек арасында — кеше һәм яшәү рәвеше арасында — кешенең үз эчендә булырга мөмкин.

Әсәрдәге конфликтлар    Сәяр туганнары

Әсәрдәге конфликтлар

Сәяр туганнары

Әсәрдәге конфликтлар Сәяр Римма   Туганнар Римма   Туганнар Максуд, Саимә   Туганнар Ислам, Расиха   Туганнар Гөлчирә   Туганнар Инсаф

Әсәрдәге конфликтлар

Сәяр Римма

Туганнар Римма

Туганнар Максуд, Саимә

Туганнар Ислам, Расиха

Туганнар Гөлчирә

Туганнар Инсаф

Ана һәм балалар мөнәсәбәте  Ана  балаларының барысын да тигез күрә, аерым-аерым хәлләрен сораша,  ләкин   балалар үзләрен күбрәк кайгырталар

Ана һәм балалар мөнәсәбәте

Ана балаларының барысын да тигез күрә, аерым-аерым хәлләрен сораша,

ләкин

балалар үзләрен күбрәк кайгырталар

Зөләйха образы  Бик игелекле кеше ул. Үзенең сугышта үлгән иренең әтисе Әлмөхәммәт бабайны да тәрбияли. Авыру Ананы больницага салучы да, больницадан чыккач, үз өендә караучы да Зөләйха апа була .

Зөләйха образы

Бик игелекле кеше ул. Үзенең сугышта үлгән иренең әтисе Әлмөхәммәт бабайны да тәрбияли. Авыру Ананы больницага салучы да, больницадан чыккач, үз өендә караучы да Зөләйха апа була .

Эчке конфликт  Ана күңелендә балаларына карата көчле мәхәббәт бар,   тик  аларга карата үпкәсе дә зур.

Эчке конфликт

Ана күңелендә балаларына карата көчле мәхәббәт бар,

тик

аларга карата үпкәсе дә зур.

Әсәрдәге метафоралар: Ак шәл  Ак яулык  Ак күлмәк  Ак кар

Әсәрдәге метафоралар:

Ак шәл

Ак яулык

Ак күлмәк

Ак кар

 Ана – архетип образ. Ана образы безнең күз алдына әхлак башлангычы, зур рухи байлыкка ия изге  җан булып килеп баса.  Ул гомере буе туган иленә, халкына хезмәт иткән.

Ана – архетип образ. Ана образы безнең күз алдына әхлак башлангычы,

зур рухи байлыкка ия изге

җан булып килеп баса.

Ул гомере буе туган иленә, халкына хезмәт иткән.

Нәтиҗә ясыйбыз.  Әсәрнең темасы: Әнкәйләр

Нәтиҗә ясыйбыз.

Әсәрнең темасы: Әнкәйләр

Нәтиҗә ясыйбыз. Драмада күтәрелгән мәсьәләләр:  балаларның Анага карата бурычы;  гаилә төзүгә җиңел караш;  гаиләдә бала тәрбиясе;  туганнар арасында җылы мөнәсәбәт

Нәтиҗә ясыйбыз.

Драмада күтәрелгән мәсьәләләр:

  • балаларның Анага карата бурычы;
  • гаилә төзүгә җиңел караш;
  • гаиләдә бала тәрбиясе;
  • туганнар арасында җылы мөнәсәбәт

Нәтиҗә ясыйбыз. Әсәрнең идеясе нинди?  Намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен кеше булу кирәк.

Нәтиҗә ясыйбыз.

Әсәрнең идеясе нинди?

Намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен кеше булу кирәк.

“ Кеше булыгыз! Куркак җан булудан сакланыгыз! Кеше куркак бул-са, үзенең җанын саклап калу өчен, теләсә нинди түбәнлеккә бара. Атасын да, анасын да ,хәтта Ватанын да сата!..”

Кеше булыгыз! Куркак җан булудан сакланыгыз! Кеше куркак бул-са, үзенең җанын саклап калу өчен, теләсә нинди түбәнлеккә бара. Атасын да, анасын да ,хәтта Ватанын да сата!..”

«Адәм баласы дөньягә килүе өчен әти – әнисенә бурычлы. Ата-анага бурычны бары тик Кеше булып кына түләп була.  (Т. Миңнуллин)

«Адәм баласы дөньягә килүе өчен әти – әнисенә бурычлы. Ата-анага бурычны бары тик Кеше булып кына түләп була.

(Т. Миңнуллин)

Өй эше “ Әнием- бәгърем” темасына сочинение язарга әзерләнергә: Әниләр, ана һәм бала мөнәсәбәте турында 5 мәкаль язып килергә һәм аңлатырга әзерләнергә; Әниләр турында укыгын әсәрләрне искә төшерергә; Әниегез, аның кызыксынулары, һөнәре, тормышы турында интеллект карта яки презентация ясарга.

Өй эше

Әнием- бәгърем” темасына сочинение язарга әзерләнергә:

  • Әниләр, ана һәм бала мөнәсәбәте турында 5 мәкаль язып килергә һәм аңлатырга әзерләнергә;
  • Әниләр турында укыгын әсәрләрне искә төшерергә;
  • Әниегез, аның кызыксынулары, һөнәре, тормышы турында интеллект карта яки презентация ясарга.

Тема: Ш.Хөсәеновның «Әниемнең ак
күлмәге” драмасына анализ.

Максат: 1. Әсәрдә җәмгыять һәм шәхес
мөнәсәбәте проблемасының

                  куелышын, төп
конфликтның сәбәбе булып килүен ачыклау.

              
2. Драма әсәренә анализ ясау күнекмәләрен ныгыту, эчке конфликт

                  төшенчәсен
формалаштыру, фикерләү сәләтен камилләштерү.

               3. Югары әхлакый
сыйфатлар тәрбияләү.

Дәрес тибы: Әдәби әсәрне анализлау.

Ысуллар: Тикшеренү, эзләнү.

Җиһазлау: Әсәрнең видеоязмасы,
компьютерлар.

Дәреснең
эпиграфы
: «Адәм баласы дөньяга килүе өчен әти-әнисенә бурычлы. Ата-анага бурычны
бары тик Кеше булып кына түләп була.”(Т.Миңнуллин)

                                  
Дәрес барышы.

I. Оештыру.
Уңай психологик халәт тудыру.

— Укучылар, безнең бу дәресебез
башка дәресләрдән аерыла: дәресебездә кунаклар да бар. Минем сезгә теләгем:
бүген дә дәрестә һәрвакыттагыча актив, кыю булыгыз. Уңышлар сезгә!

II. Өй эшләрен тикшерү.

— Узган дәрестә без сезнең белән
Ш.Хөсәенов иҗатын өйрәнә башлаган идек. Өйдә нәрсәләр эшләп килдегез? (Әниләр турында мәкальләр язып килергә, драма
әсәрләрен анализлау үзенчәлекләрен кабатларга, «Әниемнең ак күлмәге” драмасын
анализларга әзерләнергә иде
)

— Узган дәрес материалын,
белемнәрегезнең ныклыгын тестлар ярдәмендә тикшереп алырбыз. Беренче төркем
компьютер артында тест эшләгәндә, икенче төркем кечкенә генә иҗади эш башкара: өйдә
язып килгән мәкальләрнең берсен сайлап ала да берничә җөмлә белән генә мәгънәсен
аңлатырга әзерләнә. (Укучылар дәфтәрдә эшли, аннан икенче төркем тест эшли)

— Укучылар, белемнәрегезне компьютер
ничек бәяләде? Үзегезгә билгеләр куегыз. Бәяләү нормалары тактада язылган: 12
дөрес җавап – «5”, 9 дөрес җавап – «4”, 6 дөрес җавап – «3”.    

— Кәефегезне төшермәгез, дәрестә актив катнашып,
куйган билгеләрегезне югарырак күтәрә аласыз. Ә хәзер һәр төркемнән өйдә язып
килгән мәкальләрегез белән танышырбыз. ( Берәр укучы укый, бер мәкальгә аңлатма
да бирәләр)

— Укучылар, ни өчен без бу дәрескә нәкъ менә
әниләр турында мәкальләр язып килдек икән? (Укучыларның җаваплары тыңлана)

III. Уку
мәсьәләсен кую
.

— Укучылар, барыгыз да әсәрнең тулы вариантын
укыдыгыз. Алдагы тәҗрибәгә таянып, дәресебезнең темасын да билгеләп китик инде.
(Ш.Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге
драмасын анализлау”)

— Драма әсәренә анализ ясау тәртибен искә төшерик
әле. (Сюжетны кыскартып сөйләгәннән соң,
төп һәм ярдәмче конфликтларны табабыз. Чөнки драма әсәрләре нигезендә һәрвакыт
конфликт ята. Конфликтка кергән якларны өйрәнеп, бу Өлешләр арасындагы бәйләнеш
аша эчтәлек табабыз.)

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

— Узган дәрестә әсәр сюжетын кыскартып сөйләгән
идек инде. Хәзер дәфтәрләрегезгә әсәрдә булган конфликтларны язып чыгыгыз.
Нинди конфликтлар таптыгыз? (Укучыларның җаваплары тыңлана)

— Укучылар, беттеме? Язганнарны ачыклап чыгыйк та,
тапканнарын тагын өстәрбез. Сәяр һәм аның туганнары арасындагы конфликтның
сәбәпләре нәрсәдә? (Сәяр туганнарына да
әйтмичә өйләнергә җыенган. Ул Римманы ярата, үзен бик бәхетле хис итә. Ә шушы бәхетле
минутларын үзенең туганнары ,әнисе белән бүлешергә уенда да юк. Аның
әти-әниләрдән хәер-фатиха алу йоласын санга сукмавын күрәбез.

    Ә туганнары кече энеләрен котларга
килгәннәр, бүләк тә алып килгәннәр. Алар шат, дус, тату, шаяралар, көлешәләр.Яшь
килен алдында үзләрен яхшы итеп күрсәтәләр. Шул ук вакытта бер-берсенә төртмә
сүз, авыр сүз әйтеп кимсетергә дә күп сорамыйлар)

— Балаларының бәхетле, шатлыклы минутларына тагы
да бәхет өстәп, әниләре килеп керә. Укучылар, игътибар итик әле, балалар белән
Ана ничек очраша? (Видеоязмадан Ананың килеп кергән өлешләре күрсәтелә)

— Балалар ананы ничек каршы ала? (Ананың килгәненә шатланалар, барысы да
шәһәргә күчеп килергә, үзләрендә яшәргә чакыралар, ананы яратуларын, аңа
соклануларын белдерәләр. Сәяр башта югалып кала. Ул үзенең дөрес эшләмәгәнен
аңлый. Бу мәҗлеснең иң түрендә аның әнисе утырырга тиеш иде.)    

— Ә Ананың балаларына мөнәсәбәтенә нинди? (Ул бик уңайсыз, авыр хәлдә кала, чөнки
улының өйләнгәнен белмәгән дә. Ана балаларының барысын да тигез күрә,
аерым-аерым хәлләрен сораша. Һәрберсенә атап күчтәнәчләр алып килгән.)

— Укучылар, сез карап үткән бу күренештә
балаларның әниләренә мөнәсәбәтенең эчкерсезлеге ышандырамы? (Юк. Балаларның әниләрен үзләренә
чакыруларының төбендә олы яшьтәге анадан файда күрергә теләүләре ачыклана. Алар
әниләрен түгел, ә үзләрен күбрәк кайгырталар. Үзләренең бу ясалмалыкларын сиздермәскә
тырышалар.)

— Балаларның әниләренә мөнәсәбәтләренең
ясалмалылыгы кайсы вакыйгадан соң тагы да ачыграк аңлашыла? (Гөлсем Ананың бик җитди авыруы турында
әйткәч, туганнарның бер-берсенә дә, әниләренә дә мөнәсәбәтләре үзгәрә. Алар
авырудан куркалар. Ананың санаулы көннәре генә калганлыгын аңлагач, аны бер
баласы да үзенә алып кайтырга теләми).
 

— Укучылар, балаларга кем ярдәмгә килә? (Изге күңелле Зөләйха апа ярдәмгә килә).

— Дөрес, укучылар, Ана өчен бөтенләй чит булган
кеше ярдәмгә килә. Бу образга да бәя биреп китик әле. (Зөләйха апа — Сәярның квартира хуҗасы. Бик игелекле кеше ул. Үзенең
сугышта үлгән иренең әтисе Әлмөхәммәт бабайны да тәрбияли. Авыру Ананы больницага
салучы да, больницадан чыккач үз өендә караучы да Зөләйха апа була. Кешеләргә
шәфкатьлелек эшләү, игелекле булу аның күңелендә. Ул больницада шәфкать туташы
булып эшли. Аның ни өчен шундый профессия сайлавы да аңлашыла.)

— Укучылар, әсәрдәге башка конфликтларга да
игътибар итик әле. Сәяр – Римма конфликты нидән гыйбарәт? (Римма Сәярның әнисен больницадан алып кайтырга бармый. «Я анаң, я
мин!” – ди ул, түбән җанлылык күрсәтә. ә Сәяр әнисен чын күңелдән ярата.
Римманың ярдәм итәргә теләмәвен дә аңлый алмый, аңа кул да күтәрә. Бу адымы
белән ул дөрес эшләми, билгеле.)

— Ә туганнар һәм Римма конфликты нидән килеп чыга?
(«Без карарга тиеш түгел!”- ди Римма
авыру Ана турында һәм чемоданын күтәреп китеп үк бара).

— Ни өчен без бу конфликтны туганнар һәи Римма
конфликты дип атадык, туганнар һәм Римма, Сәяр түгел? (Чөнки Сәяр кңеле, рухы белән Анага якын. Ул чит кеше өендә дә анасын
кайгырта).

— Туганнар һәм Максуд, Саимә конфликтына да
ачыклык кертик инде. (Максуд белән
Саимәнең дә Ананы тәрбияләүне үз өсләренә аласылары килми. Югыйсә Анага әллә
нинди уңайлыклар да кирәкми. Җан җылысы булса, җитәр иде.)

— Укучылар, бу ике геройга сезнең мөнәсәбәтегез
ничек? Аларга бәя биреп китик әле. (Максуд
белән Саимә икесе дә тыныч, сабыр холыклы. Үзләрен генә кайгыртып яшиләр,
пошмас җанга әйләнгәннәр. Уллары Альфредка да тиешле тәрбияне бирә алмаганнар.
Ул хатыныннан аерылган, бер җирдә дә эшләми, әти-әнисе җилкәсендә генә яши).

— Укучылар, туганнар һәм Ислам, Расиха конфликтына
тукталыйк әле. Бу геройлар турында сез ни әйтә аласыз? (Ислам белән Расиха шәфкатьсезлек ягыннан бер-берсенә туры килеп
торалар. Алар, әниләре килгәч, беренчеләрдән булып, үзләренә яшәргә чакыралар.
ә әниләренең авыру икәнен белгәч, тизрәк китү ягын карыйлар, анда да иң элек
Ана алып килгән күчтәнәчләрне сумкаларына тутыралар.

    Исламга хас төп сыйфат – куркаклык. Ул бала
чактан ук шундый булган – иптәшен судак коткара алмый. Сугыш башлангач, тылда
качып ята, ун ел төрмәдә утыра, ялган документ белән өстенлекле пенсия алып
ята. Җитмәсә, үзенең шундый яшәү рәвеше белән мактана да).

— Укучылар, дәреслектән Исламның туганнары белән
конфликтының иң югары ноктасы булган урынны табып, рольләргә бүлеп укып карыйк
әле. (204 бит)

— Автор нәрсә әйтергә теләде икән бу юллары белән?
(Инсаф тормышта гаделлекнең бар икәнен,
яки булырга тиешлеген Исламның яңагына сугып аңлатмакчы була.Ул аның кемлеген
йңзенә бәреп әйтә. Ләкин Ислам дөньяда яшәр өчен намусның әллә ни кирәге
юклыгын белеп алган. Әхлаксыз, ялганга корылган җәмгыятьтә шул тормышка
яраклашсаң гына уңышка ирешә аласың).

— Укучылар, әсәрдә Исламга охшаган геройлар тагын
юкмы? (Хатыны Расиха да Ислам кебек үк
әхлаксыз. Тагын Альфред бар).

— Туганнар һәм Гөлчирә, туганнар һәм Инсаф
конфликтлары турында ни әйтә аласыз? (Гөлчирә
Ананың ташкентта яшәүче кызы. «Әнине үзең белән алып кит тә кара!” – ди аңа
Расиха. Гөлчирә алып китәргә дә риза.

    Ә Инсаф үзе дә авыру, сугышта ике аягын
югалткан. Аның үзен дә ничә еллар хатыны карый. Туганнары, бигрәк тә Ислам
белән Расиха, аңа әниләрен дә каратырлар иде).                   

— Укучылар, ә Инсаф үзе нинди фикердә дип
уйлыйсыз? (Ул һәркемгә кулыннан килгән
кадәр ярдәм итәргә әзер. Ләкин аның бит әнисен карарлык мөмкинлеге юк).

— Укучылар, Ананың балаларының күбесе, шул исәптән
Гөлчирә дә, Инсаф та, Сәяр да, теләсәләр дә, әниләрен үз өйләренә алып кайта
алмыйлар. Теләкләре һәм теләкләрен үти алмаулары аларның эчке конфликтын
тудыра. Туганнар белән бу геройлар арасындагы тышкы конфликт шунлыктан көчле
түгел.

    Әсәрдә
без карап үткән конфликтлар барысы да диярлек тышкы конфликтлар. Драма әсәренә
хас тирән дәрәҗәдәге эчке конфликтны кайсы персонажда күрергә була? (Ана күңелендә эчке конфликт бар).  

 — Ул нидән
гыйбарәт? (Ана күңелендә балаларына
карата көчле мәхәббәт бар. Ул һәр баласын үзенчә ярата, аларны бары тик яхшы
итеп кенә күрергә тели, кимчелекләрен гафу итә. Ана балаларының көчсезлегенә, юньсезлегенә
кайгыра. Ана кеше үч тота алмый, кайгыра гына ала. Ул балаларының үз янына
бурычларын үтәү өчен генә килүләрен дә яхшы төшенә. Үзара талашып киткәндә,
әдәп, әхлак, намус турында уйлап та карамауларына йөрәге әрни аның. Шундый игътибарсызлыкны
Ана берничек тә гафу итә алмый. Шул ук вакытта аның күңелендә үпкә дә бар. Ул
яшьвакытында, көчле булганда, балаларына кирәк булган, ә хәзер балалары
тормышта үз юлларын тапкан. Ананың бигрәк тә Исламга үпкәсе зур. Моңа кадәр
хәсрәтен эчендә йөрткән Ана, үлеме алдыннан улына карата үз карарын җиткерә).
(Видеоязмадан
өзек күрсәтелә).

— Укучылар, Ананың эчке конфликтын ничек атыйбыз
инде? (Мәхәббәт – рәнҗеш)    (Тактага
языла)

— Укучылар, автор әсәрнең «Әни килде” дигән исемен
ни өчен «Әниемнең ак күлмәге” дип үзгәртте икән? (Беренче исемдә мәгънә юк диярлек. Ул бары хәрәкәт кенә белдерә. Ә
икенче исемдәге ак күлмәк символ дәрәҗәсенә җитә. Ак күлмәк – татар халкында
сафлык, чисталык, намус билгесе.)

— Ана кайчан кия ак күлмәген? (Ул аны бәйрәмнәрдә, шатлыклы көннәрендә кия.
Матур ак күлмәк аңа илаһилык, мөстәкыйльлек биреп, аны башкалардан аерып тора.
Ана образы безнең күз алдына әхлак башлангычы, зур рухи байлыкка ия изге җан
булып килеп баса. Ул гомере буе туган иленә, халкына хезмәт иткән. )

— Чыннан да, укучылар, әсәрнең икенче исемендә мәгънә
тирәнәя. Ана Максуд, Сәярларның әнисе генә түгел, минем, синең, башкаларның
әнисе буларак та кабул ителә.

  — Укучылар,
әсәрдә тагын Ана образын ачардай башка метафоралар да юкмы? (Ак кар да метафора була ала. Ана күңеле дә
ак кар кебек ак, саф. Үлгәндә дә ул шулай китәргә тырыша).

— Ә ни өчен әсәрдә шәһәр кары белән авыл кары
чагыштырып бирелә икән? (Авыл кары аграк,
шәһәрдә ул бик тиз карала, диелә. Авыл кары Ана күңеле кебек саф, чиста, пакь.
Ананың балалары да авылда чакта шул кар кебек саф, чиста, ак күңелле,
самимибулганнар. Шәһәр мохитенә килеп эләккәч, куркаклык, үз-үзеңә генә
бикләнеп яшәү балаларны хәтта үз Аналарына карата да шәфкатьсезгә әйләндергән.
Буыннар бәйләнеше өзелә баруны да кисәтә автор).

— Ә, укучылар, Анадан соң аның күркәм сыйфатлары
кемдә дәвам итәр дип уйлыйсыз? Бармы әсәрдә авторның өмете, ышанычы булырдай
геройлар? (Авторның ышанычы Сәяр һәм
Рәйханда дия алабыз. Ананың күңел аклыгын бу ике персонаж дәвам итәр диясе
килә. Чөнки Сәяр – кыю, үз сүзен әйтә ала торган кеше, әнисенә мөнәсәбәте дә
яхшы.

    Ә Рәйханны алты яшенә кадәр әбисе тәрбияләп
үстергән, ул аның күңел җылысын тоеп үскән).

— Укучылар, без, әсәр сюжетына нигезләнеп,
конфликтларны тикшердек. Кайсы конфликт төп конфликт дип уйлыйсыз? Ни өчен? (Ананың эчке конфликты – төп конфликт. Чөнки
ул әсәрнең төп идеясен ачарга ярдәм итә).

— «Әниемнең ак күлмәге” әсәре аша автор безгә нәрсә әйтергә теләде икән? Бәлки җавап
бирергә әсәр үзе ярләм итәр? (Авторның
әйтергә теләгән Ананың соңгы васыять сүзләрендә аңлашыла.)
(Дәреслектән
табып укыла).

— Ананың балаларына булган мәхәббәт хисләре
аңлашыла. Нинди генә булсалар да, Ана өчен бала – бәгыр
ь кисәге, диләр. Шул ук вакытта бу юлларда үпкә, рәнҗеш тә
бар. Ул балаларының кешелек сыйфатларын югалтулары белән бәйле.

    Авыру
Ананы сыендыра алмаган балалар яшәгән җәмгыять авыру, аны дәваларга кирәк.
Җәмгыять авыру икән, димәк, Ил, Ватан авыру. Әсәр безне әхлакый, рухи яңарту,
сәламәтләндерү кирәклеге турында кисәтә.

— Укучылар, димәк, әсәрдәге конфликтлар ярдәмендә
автор нинди төп проблемаларны күтәргән? (Балаларның
Анага карата бурычы; гаилә төзүгә җиңел караш; ир белән хатынның гаиләдәге
урыны; гаиләдә бала тәрбиясе һ.б.)

— Бер сүз белән генә әйтсәк, автор җәмгыятьне
борчып килгән әхлак мәсьәләләрен күтәрә. Әдипбезнең һәркайсыбызга да эндәшә:
намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни, Ватан алдындагы бурычны үтәү
кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен чын
кеше булу кирәк.

— Укучылар, әсәрдәге вакыйгалар тормышта да
күзәтеләме? (Хәзерге вакытта әниләрдән
ваз кичкән балаларны күп очратырга була. Балалары бар килеш тә картлыгын
картлар йортында уздыручы аналар да күп. Яхшымы – яманмы алар – аналарга безнең
тарафтан хөрмәт зур булырга тиеш).

 Укучылар,
тагын кайсы авторның нинди әсәрендә Ана образы үзәккә куелган? (Аяз Гыйләҗевнең » Җомга көн, кич белән”,
Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять”, Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр”,
Фоат Садриевның «Таң җиле” һ.б. әсәрләрдә).
    

— Укучылар, әсәр бик гади, ләкин уйландыра. Чын
кешеме без? Әти-әниләр алдында, туган җир каршында намусыбыз чистамы,
вөҗданыбыз сафмы? Тапкан, баккан, кадерләп үстергән әниебезне рәнҗетмәдекме?

   
Дәресебезгә эпиграф итеп алынган Туфан Миңнуллин сүзләрен берегез дә
исеннән чыгармасын иде. (Укытучы яттан укый).

 V. Рефлексия.

— Укучылар, дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек?

— Нәрсә башкардык?

— Нинди нәтиҗәгә килдек?

(Һәр төркемнән укучылар дәрестә өйрәнгәннәр буенча
җавап бирә)

VI. Үзбәя кую.

Укучылар, дәрестә бик
актив катнаштыгыз. (Билгеләр куела)

VII. Өйгә
эш.

1.     Инша язарга.

2.     Шигырьләрдән өзекләр җыярга.

3.     Дәреслектән Туфан
Миңнуллин иҗаты турында укып килергә.

Дәрес сыйныфтагы укучылар (яки бер укучы)
башкаруында әниләр турындагы җыр белән тәмамлана.

Ана… Бу сүз мине шундый дулкынландыра. Әнием — минем иң якын, иң яраткан кешем, сердәшчем, эштә үрнәгем. Аннан башка минем дөньям буш. Һәм минем әнием — иң матур, иң яхшы, иң ягымлы әни. Әйе, һәр балага үз әнисе кадерле һәм якын. Алар безне тугыз ай буе йөрәк түрләрендә йөртеп, безнең белән сөйләшеп, иркәләп, дөньяга китергәннәр, бәбкәм дип иркәләп кулларында назлаганнар, төн йокыларын йокламыйча, ару-талуларына карамыйча, безне бишектә тирбәтеп йоклатканнар, бишек җырлары җырлаганнар, тәрбияләп үстереп инде менә олы кызым дип, безгә фатиха биреп, зур тормыш юлына чыгарып җибәргәннәр. Һәм без әтиебезгә, әниебезгә мәңге бурычлыбыз.
Ш. Хөсәеновның «Әни килде» драмасында да үзәктә Ана образы тора. Әсәрдә аның исеме дә бирелми, чөнки бу — барлык аналарны берләштергән образ.
Ананың балалары инде зур үсеп, кеше булганнар, кошлар сыман кайсы-кая таралышып беткәннәр. Ана үзе генә авылда яши. Балалары аны, әлбәттә, онытмыйлар: посылка җибәреп, хат язып торалар. Бервакыт Ана балаларына кунакка килеп керә. Нәкъ менә шушы көнне аның улы да өйләнә икән. Әлбәттә, бу турыда ана белми, чөнки аңа хәбәр итүче юк. Бу хәл үзе генә дә анага карата игътибарсызлыкны күрсәтә. Чөнки яхшы бала өйләнер алдыннан әти-әнисеннән фатиха сорар иде. Уллары-кызлары әниләренең килүенә бик сөенәләр, Ана да аларның күңелен боегайтасы килмәгәнгә, үзендә яман шеш авыруы икәнлеген әйтмәскә була. Ләкин ананы шифаханәгә алып килгән күрше кызы бу серне ача, әниләренә карата рәхимлерәк булуларын, хәзер инде аны кайсыныңдыр тәрбиягә алырга тиешлеген әйтә. Менә шуннан соң ачыла да инде балаларының чын йөзе. Берсенең бер проблема икән, икенчесенең — икенче проблема һәм алар берничек тә әниләрен үзләренә ала алмыйлар. Әлбәттә, түземле дә, нечкә дә күңелле Ана боларны күрмәмешкә салыша, ләкин аның күңеленә төер утыра шул инде. Һәм бу төерне берничек тә бетереп булмаячак.
Ана күңеле — балада, бала күңеле — далада, дип юкка гына әйтмиләр шул. Ана үлгәнче үзенең баласы турында кайгыртачак, ә бала башында әле тормыш мәшәкатьләре, вакыт юклык… Минемчә, балалары ананы яраталар, ләкин үз эшләренә, үз уйларына бирелеп, аны аңламыйлар. Мәсәлән, Ислам да бик теләп әнисен үзләренә алыр иде дә, тик авыру белән артык чыгымнар булачак, һәм төрле сәбәпләр табып, моңа ризалашмый. Ләкин менә шул Исламга ана ике мәртәбә тормыш бүләк иткән. Беренчесе — туганда, икенчесе — чирләгәч. Балаларына бу бик нык тәэсир итә, алар инде аңладылар да бугай, ләкин Анада аларга карата рәнҗеш кала. Әмма безнең әниләр олы йөрәкле бит, бигрәк тә үз баласына карата. Алар яраталар, сөяләр, кызганалар һәм гафу итәләр. Тик бәгыре генә катмасын. Ш. Хөсәенов Ана образы аша барлык аналар күңеленең нечкәлеген, матурлыгын күрсәтә.
Әсәр «Әниемнең ак күлмәге» дип атала. Татар халкында ак төс чисталык, пөхтәлек, сафлыкны белдерә. Әлеге әсәрдә ана да шундый ак, саф, чиста. Ул гомере буе туган иленә, халкына хезмәт иткән, балалар тәрбияләп үстергән, хәләл көче белән яшәгән. Балаларын да илгә файдалы, укымышлы итеп үстерергә тырышкан, ире белән дус һәм тату яшәгән. Күргәнебезчә, Ш. Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» исемле әсәрендәге Ана — иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала җанлы ана, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше.
Әйе, аналар — бөек затлар. Кеше анасын онытмаска, аны хөрмәт итәргә тиеш. Аналарның кадерен кечкенәдән белеп үсәргә кирәк. Без әниләргә беркайчан да кайгы, сагыш күрсәтергә тиеш түгел. Бар теләгем: әниләребез тыныч, рәхәт тормышта яшәсеннәр иде.

Урок по произведению Шарифа Хусаина «Әни килде» («Пришла мама») в 11 классе

Ана кадерен беләбезме?

Әхлаксызлык күренешенең тормышыбызда көннән-көн ныграк чагылыштабуы бик аянычлы хәл. Мондый шартларда әдәби әсәрләрнең һәм бу әсәр- ләрне укучыларга җиткерүдә әдәбият дәресләренең яшь буынга әхлак тәрби- ясе бирүдә әһәмияте гаять зур . Шуңа күрә әдәби әсәрләргә анализ ясаганда, гомумән , әдәбият дәресләрендә әхлак сыйфатларын формалаштыруга әһә -мият бирергә кирәк .

Кешенең тәрбиялелеген һәм әхлагын аның тәртибенә карап бәялиләр .Лә- кин тәртип — гаять киң төшенчә . Шуңа күрә әхлакның асылын билгеләгәндә, кылган гамәлләргә карап шәхеснең әхлаклылык дәрәҗәсе билгеләнә . Әхлак тәрбиясе — тәрбия эше системасының иң мөһим юнәлеше.Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында, дөньяга,кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигез-ләрен туплый.Әхлак мәсьәләсе нәкъ менә аралашу дәвамында чагылыш таба.

Укучыда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә гаиләдә әхлакый мөнәсәбәтләр тәрбияләү әһәмиятле,чөнки гаиләдәге мөнәсәбәтләр кеше күңеленә гомерлек эз калдыра, алар даими һәм артык нечкә була; киләчәктә әлеге мөнәсәбәтләр барлык әхлакый мөнәсәбәтләрнең нигезенә әверелә.

Мәхәббәт дигән олы , бөек хис иң беренче чиратта гаиләдә барлыкка ки -лә.Ата-анага мәхәббәт,туганнарны ярату,хөрмәт итү хисе бала тормышының киләчәгендә дә мөһим роль уйный.

Кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән әхлак мәсьәләләре : намус , гаделлек,җирдә дөрес итеп яшәү,әти-әни алдындагы изге бурычны үтәү кебек төшенчәләр — мәңгелек һәм һәркем өчен уртак.Шуңа күрә дә бу мәңгелек те- маларны ,кабатланудан курыкмыйча ,яшь үзенчәлекләренә карап , эш алым — нарын төрләндереп үткәрү әһәмиятле. ”Хакыйкатьбәхәстә ачыла” дигәндәй, укучы бәхәс барышында үз фикеренең дөрес яки дөрес түгеллегенә ышана, уйлана,нәтиҗәләр ясый.Бу җәһәттән 11 нче сыйныфта дәрестән тыш укыл – ган Ш. Хөсәеновның ” Әни килде” әсәре буенча үткәрелгән бәхәс — дәрестә кулланылган эш төрләрен тәкъдим итәм.

Максат.Әсәргә нигезләнеп,кешеләрнең кылган гамәлләренә бәя бирергә ,

нәтиҗәләр ясарга өйрәнү ;газиз әнкәйләрен , туганнарын олылый ,хөрмәтли белүче шәхес тәрбияләү;уй-хисләрен матур,аңлаешлы итеп җиткерә белергә өйрәтү.

Җиһазлау. Ш.Хөсәеновның портреты,”Татар драматургиясе” җыентыгы ,

ана образын чагылдырган әсәрләрдән күргәзмә , рәсем- иллюстрацияләр, ”Әни килде”спектакленнән күренешләр, экран.

Экранда түбәндәге шигырь юллары язылган: Иң изге кешең- әни икән,

Ул синең өчен генә яши икән.

Тик шуны син аңлап җитмисең икән,

Шул гамьсезлек өчен инде үкенәм.

С.Кудаш.

I.Дәрес укытучының кереш фикере,әңгәмә һәм китап күргәзмәсе белән таныштырудан башлана:

— Әниләр бәхетле булсын өчен,баланың да бәхетле булуы кирәк . Без әни-

ләргә кайгы-хәсрәт китермичә,әниләрне рәнҗетмичә яшәргә тиешбез .

-Сәйфи Кудашның шигъри юлларын сез ничек аңлыйсыз? ( Укучыларның фикерләрен тыңлагач,укытучы нәтиҗә ясый):

— Әниләрне кадерләп,хөрмәтләп, үкенмәслек итеп яшәргә кирәк.Укылган әдә-би әсәрләрдәге гыйбрәтле мисаллар безне шуңа инандыра.Хәзер ана образын чагылдырган әсәрләрне искә төшереп китик (Ә.Еникинең”Матурлык”, Ш.Ка-малның ”Буранда”, А.Гыйләҗевнең ”Җомга көн кич белән”, Э.Касыймовның “Җомга көн кич белән” һ.б. әсәрләр искә төшерелә, соңыннан укытучы, күр-гәзмәдән файдаланып, яңа яки укылмаган әсәрләргә күзәтү ясый (Укытучы шәхси һәм мәктәп китапханәсендәге китапларны файдалана).

II .Әсәрнең сюжет-композициясе турында сөйләшү:

1.Әсәрнең сюжетын искә төшерү( 1 укучы таныштыра)

2.Композицияне билгеләүче экспозиция(персонажлар белән танышу), вакыйгалар үстерелеше (Инсафның өйләнүе,ананың килүе һ.б.),

каршылыклар (Максудларның фатирсыз калуы,ананың авырып китүе һ.б.)

төенләнеш (ананы кая куярга ?), кульминация (ана мәсьләсендә чыккан тавыш-гауга) һәм чишелеш (ананың үлеме) өлешләрен ачыклау.

III .Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә тукталу : 1 .Ана-бала мөнәсәбәтләре . 2. Яшәү мәгънәсе.3. Өлкән буын кешеләренә мөнәсәбәт. 4.Туганлык мөнәсә — бәтләре. 5.Сәламәтлекнең кадере һ.б.(Укучылар билгели,укытучы төзәтмәләр кертә)

IV. Автор Ш.Хөсәенов турында ниләр беләсез? (Укучыларның фикерләрен тыңлаганнан соң, укытучы тулыландырып сөйли):

Язучы — драматург буларак табиб Ш.Хөсәенов 1952 нче елда язылган “Про — фессор кияве” комедиясе белән таныла.”Бирнәле кыз”,”Зөбәйдә -адәм бала- сы” , ”Егерме ел үткәч” һ.б. әсәрләре аша драматург яшьләр тормышына , аларны борчыган мәсьәләләргә басым ясап , буыннар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне дә яктыртуга ирешә.

Әни килде”(“Әниемнең ак күлмәге”) драмасы –үз чорында илнең кырык- тан артык театры сәхнәсендә уңыш белән барган әсәр һәм ул бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый.(Экранда спектакльдән күренешләр күрсәтелә)

V.Әсәрдә күтәрелгән төп мәсьәләләрнең берсе – ана белән бала мөнәсәбәтлә- ре. Ана балаларны ничек үстергән,тәрбияләгән?Ананың балаларына мөнәсә- бәте нинди? (фикер алышу). Укытучы , укучыларның җавапларын тулылан- дырып, балаларның исемнәренә аңлатма бирә: Максуд-теләп,көтеп алынган; Ислам- буйсынучан,күндәм;Инсаф-тәртипле,намуслы;Гөлчирә-гөл йөзле һ.б. Ана балаларына матур һәм мәгънәле исемнәр кушкан.

VI.Ә хәзер әсәрдә урын алган бәхәсле мәсьәләләргә тукталыйк. Иң элек бәхәсләшү кагыйдәләрен искә төшерик.(укытучы экранннан укырга

тәкъдим итә.Дискуссиядә катнашу кагыйдәләре :

-Башкаларның фикерен тыңлый бел, аларны бүлдермә.Бәхәстә һәр катнашучының тигез хокуклы икәнен исеңдә тот.

-Сөйләгәндә,фикереңне кыска ,аңлаешлы һәм төгәл әйт.

-Темадан читкә китмичә,тикшерелгән мәсьәлә турында гына сөйлә.

-Фикерләрең һәм карашларың нигезле булсын.

-Җөмләләреңне кыска һәм дөрес итеп төзе.

-Сөйләмеңнең интонациясенә,эмоциональ төсмеренә игътибар ит.

-Алда әйтелгән,дәлилләнгән фикер кабатланмасын.

Бәхәс өчен түбәндәге сорауларны файдаланырга мөмкин:

1.Сәярнең “гомеренең иң бәхетле мизгеле”н үзенчә,туганнарсыз гына үткә-рергә җыенуын хуплыйсызмы?

2.Ана, 7 ул һәм 3 кыз тәрбияләп үстерүгә карамастан, ялгыз яши .Сезнеңчә, авыру ананы кем карарга тиеш? Ни өчен бу мәсьәләдә туганнар арасында бәхәс туа?

3.Әби яшереп кенә оныгы Альфредка акча бирә? Сез аның бу гамәлен хуп-лыйсызмы?

4.Инсаф тәнендәге җәрәхәт эзләрен кешегә күрсәтүдән ояла? Ул хаклымы?

5.Сәяр,әнисен ышандырыр өчен:”Ялганламыйм,икмәкнең чыраен күрмим” дип ант итә.Бу очракта сез нишләр идегез?

6.Ислам : ” Акча белән барысын да эшләп була!-”ди. Сез ничек уйлыйсыз?

7.Ислам:”Юк ул дөньяда дөреслек,эзләмәгез сез аны,”-ди..Сезнеңчә ,дөнья -да дөреслек бармы?

8.Рәйханга әбисенә якын бармаска кушалар.Бу мәсьәләгә карашыгыз нинди?

Укучылар фикерләрен укыган китапларына,газета-журнал язмаларына, тормышта күргән һәм ишеткән вакыйгаларга нигезләнеп дәлиллиләр. (Укытучы аларга юнәлеш бирә,бәхәсле мәсьәлә белән бәйле өстәмә сораулар белән ярдәм итә.)

Әлбәттә,бу сорауларның һәммәсен бер дәрестә тикшереп бетерү мөмкин түгел. Вакытка ,дәрестәге эш төрләренә карап,укытучы бәхәс өчен 2-3 сорау гына да алырга мөмкин.Алар бер юнәлештәрәк булса , тагын да яхшырак.

VI . Сөйләшү ахырында укучыларның бәхәс барышында туган мөһим нә-тиҗәләре тыңлана һәм өйдә дәфтәрләргә нәтиҗәләрне тулырак итеп язып куярга тәкъдим ителә.

Укучылардан,әхлак мәсьәләләренә кагылышлы сорауларны тикшергәндә : “Хәзер заманасы шундый инде” фикерен ишетергә туры килә..Укытучы , бу мәсьәләгә фикерен әйтеп,Р.Фәйзуллинның “Җаныңның ваклыгын сылтама заманга” шигырендәге фикерләр белән нәтиҗә ясап куя ала.

Ә дәресне, нәтиҗә ясап,Ананың әсәр финалында балаларына әйтеп калдырган васыяте һәр укучыга тормыш кагыйдәсе булырлык сүзләр белән төгәлләргә мөмкин:

Кеше булыгыз!Куркак җан булудан сакланыгыз! Кеше куркак бул-са,үзенең җанын саклап калу өчен,теләсә нинди түбәнлеккә бара. Ата -сын да,анасын да ,хәтта Ватанын да сата!..”

Тест биремнәрен үтәү:

1. Бөек Ватан сугышы ничә көн дәвам итә?

А) 1500

Б) 1418

В) 1668

2. Кукмара төбәгеннән ничә Советлар Союзы герое чыккан?

А) 3

Б) 4

В) 5

3. Немецларда әсирлектә булган якташыбызны күрсәтегез.

А) Нух Идрисов

Б) Сабир Әхтәмов

В) Гаян Әхмәтшин

4. Немецлар тарафыннан чыгарылган газетаның исеме ничек була?

А) “Хәбәрче”

Б) “Тревога”

В) “Кызыл Армия”

5. Бөек Ватан сугышы чорында күбрәк нинди жанрдагы әсәрләр иҗат ителә?

А) шигырьләр

Б) романнар

В) трагедияләр

6. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясенә хас мотивларны күрсәтегез.

А) милләт язмышы мәсьәләсен яктырту, сугышның авырлыгын күрсәтү, репрессия турында язу.

Б) фашизмның ерткычлыгын фаш итү, халыкны сугышка өндәү, сугыш чоры кешеләренең күңел дөньяларын сурәтләү.

В) халкыбызга хас гореф-гадәтләрне сурәтләү, тарихи вакыйгалар турында язу, хатын-кызның җәмгыятьтәге урынын тасвирлау.

7. Чор стиле дип нәрсәне атыйлар?

А) аерым чорга хас булган язу үзенчәлеген

Б) сугыш чоры әдәбиятын

В) яңа әдәбиятка күчеш чорын.

8. Советлар Союзы герое исеменә лаек булган шагыйрьне күрсәтегез.

А) Ф.Кәрим

Б) А.Алиш

В) М.Җәлил

9. “Ант” шигыренең авторы кем?

А) Ф.Кәрим

Б) Х.Туфан

В) М.Җәлил

Тест биремнәрен үтиләр.Эшләрен алмаштырып, җавапларның дөреслеген тикшерәләр, иптәшләренең белемнәрен бәялиләр.

Дөрес җаваплар:

1. Б

2. В

3. В

4. А5. А6. Б7. А8. В9. А10 Б

ТЕМА:

Шәриф Хөсәеновның “Әни килде” драмасына анализ

7 нче сыйныф

Тема: Ш.Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге”
драмасына анализ.

Максат: 1. Әсәрдә җәмгыять һәм шәхес мөнәсәбәте
проблемасының

                  куелышын,
төп конфликтның сәбәбе булып килүен ачыклау.

               2.
Драма әсәренә анализ ясау күнекмәләрен ныгыту, эчке конфликт

                  төшенчәсен
формалаштыру, фикерләү сәләтен камилләштерү.

               3.
Югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Дәрес тибы: Әдәби әсәрне анализлау.

Ысуллар: Тикшеренү, эзләнү.

Җиһазлау: 
дәреслек, компьютер, проектор.

                                   Дәрес
барышы.

I. Оештыру.
Уңай психологик халәт тудыру.


Укучылар, безнең бу дәресебез башка дәресләрдән аерыла: дәресебездә кунаклар да
бар. Минем сезгә теләгем: бүген дә дәрестә һәрвакыттагыча актив, кыю булыгыз.
Уңышлар сезгә!

II.
Өй эшләрен тикшерү.


Узган дәресләрдә   сез Ш. Хөсәенов иҗатын өйрәндегез. Өйдә нәрсәләр эшләп
килдегез? ( Әсәрнең эчтәлеген кабатларга, драма әсәрләрен анализлау үзенчәлекләрен
кабатларга, «Әни килде” драмасын анализларга әзерләнергә иде
)

Таймд-пэа-шэа
укучылар парларга бүленәләр һәм, кара-каршы партнерлар бер-берсенә
нәсернең эчтәлеген сөйлиләр.

III. Уку мәсьәләсен кую.

— Укучылар, барыгыз да әсәрнең  эчтәлеге
белән таныш. Алдагы тәҗрибәгә таянып, дәресебезнең темасын да билгеләп китик
инде. (Ш.Хөсәеновның «Әни килде” драмасын анализлау”)

— Драма әсәренә анализ ясау тәртибен искә төшерик әле. (Сюжетны
кыскартып сөйләгәннән соң, төп һәм ярдәмче конфликтларны табабыз. Чөнки драма
әсәрләре нигезендә һәрвакыт конфликт ята. Конфликтка кергән якларны өйрәнеп, бу
Өлешләр арасындагы бәйләнеш аша эчтәлек табабыз.)

IV. Уку мәсьәләсен
чишү.

—  Әсәрнең эчтәлеген хәтердә яңарттык.

— Ә хәзер конфликт төшенчәсен искә төшерик
әле. Нәрсә ул конфликт?

(РЕЛЛИ-ТЭЙБЛ)- Хәзер  өстәлдәге
кәгазь битләренә ике укучы чираттан янәшә иптәшегез белән әсәрдә булган
конфликтларны язып чыгыгыз. …

— Нинди конфликтлар таптыгыз? (Укучыларның җаваплары тыңлана) 

— Укучылар, беттеме? Язганнарны ачыклап
чыгыйк та, тапканнарын тагын өстәрбез. Сәяр һәм аның туганнары арасындагы
конфликтның сәбәпләре нәрсәдә? (Сәяр туганнарына да әйтмичә өйләнергә
җыенган. Ул Римманы ярата, үзен бик бәхетле хис итә. Ә шушы бәхетле минутларын
үзенең туганнары ,әнисе белән бүлешергә уенда да юк. Аның әти-әниләрдән
хәер-фатиха алу йоласын санга сукмавын күрәбез.

    Ә
туганнары кече энеләрен котларга килгәннәр, бүләк тә алып килгәннәр. Алар шат,
дус, тату, шаяралар, көлешәләр.Яшь килен алдында үзләрен яхшы итеп күрсәтәләр.
Шул ук вакытта бер-берсенә төртмә сүз, авыр сүз әйтеп кимсетергә дә күп
сорамыйлар)

— Балаларының бәхетле, шатлыклы
минутларына тагы да бәхет өстәп, әниләре килеп керә. Укучылар, игътибар итик
әле, балалар белән Ана ничек очраша? ( Әсәрдән Ананың килеп кергән өлешен табу)

— Балалар ананы ничек каршы ала? (Ананың
килгәненә шатланалар, барысы да шәһәргә күчеп килергә, үзләрендә яшәргә
чакыралар, ананы яратуларын, аңа соклануларын белдерәләр. Сәяр башта югалып
кала. Ул үзенең дөрес эшләмәгәнен аңлый. Бу мәҗлеснең иң түрендә аның әнисе
утырырга тиеш иде.)    

— Ә Ананың балаларына мөнәсәбәтенә нинди? (Ул
бик уңайсыз, авыр хәлдә кала, чөнки улының өйләнгәнен белмәгән дә. Ана
балаларының барысын да тигез күрә, аерым-аерым хәлләрен сораша. Һәрберсенә атап
күчтәнәчләр алып килгән.)

— Укучылар, сез карап үткән бу күренештә балаларның әниләренә
мөнәсәбәтенең эчкерсезлеге ышандырамы?
 (Юк.
Балаларның әниләрен үзләренә чакыруларының төбендә олы яшьтәге анадан файда
күрергә теләүләре ачыклана. Алар әниләрен түгел, ә үзләрен күбрәк кайгырталар.
Үзләренең бу ясалмалыкларын сиздермәскә тырышалар.)

— Балаларның әниләренә мөнәсәбәтләренең
ясалмалылыгы кайсы вакыйгадан соң тагы да ачыграк аңлашыла?
 (Гөлсем
Ананың бик җитди авыруы турында әйткәч, туганнарның бер-берсенә дә, әниләренә
дә мөнәсәбәтләре үзгәрә. Алар авырудан куркалар. Ананың санаулы көннәре генә
калганлыгын аңлагач, аны бер баласы да үзенә алып кайтырга теләми).
 

— Укучылар, балаларга кем ярдәмгә килә? (Изге
күңелле Зөләйха апа ярдәмгә килә).

— Дөрес, укучылар, Ана өчен бөтенләй чит
булган кеше ярдәмгә килә. Бу образга да бәя биреп китик әле.
 

РЕЛЛИ РОБИН.
–Укучылар, Зөләйха драмада төп герой булмаса да, мөһим роль уйный. Хәзер
каршыдагы иптәшегез белән чиратлашып, Зөләйха образына хас сыйфатларны язып
куегыз.

 (Зөләйха апа — Сәярның
квартира хуҗасы. Бик игелекле кеше ул. Үзенең сугышта үлгән иренең әтисе
Әлмөхәммәт бабайны да тәрбияли. Авыру Ананы больницага салучы да, больницадан
чыккач үз өендә караучы да Зөләйха апа була. Кешеләргә шәфкатьлелек эшләү,
игелекле булу аның күңелендә. Ул больницада шәфкать туташы булып эшли. Аның ни
өчен шундый профессия сайлавы да аңлашыла.)

— Укучылар, әсәрдәге башка конфликтларга
да игътибар итик әле. Сәяр – Римма конфликты нидән гыйбарәт?
 (Римма
Сәярның әнисен больницадан алып кайтырга бармый. «Я анаң, я мин!” – ди ул,
түбән җанлылык күрсәтә. ә Сәяр әнисен чын күңелдән ярата. Римманың ярдәм итәргә
теләмәвен дә аңлый алмый, аңа кул да күтәрә. Бу адымы белән ул дөрес эшләми,
билгеле.)

— Ә туганнар һәм Римма конфликты нидән
килеп чыга? («Без карарга тиеш түгел!”- ди Римма авыру Ана турында һәм
чемоданын күтәреп китеп үк бара).

— Ни өчен без бу конфликтны туганнар һәи
Римма конфликты дип атадык, туганнар һәм Римма, Сәяр түгел?
 (Чөнки
Сәяр кңеле, рухы белән Анага якын. Ул чит кеше өендә дә анасын кайгырта).

— Туганнар һәм Максуд, Саимә конфликтына
да ачыклык кертик инде. (Максуд белән Саимәнең дә Ананы тәрбияләүне үз
өсләренә аласылары килми. Югыйсә Анага әллә нинди уңайлыклар да кирәкми. Җан
җылысы булса, җитәр иде.)

— Укучылар, бу ике геройга сезнең
мөнәсәбәтегез ничек? Аларга бәя биреп китик әле.(Максуд белән Саимә икесе дә
тыныч, сабыр холыклы. Үзләрен генә кайгыртып яшиләр, пошмас җанга әйләнгәннәр.
Уллары Альфредка да тиешле тәрбияне бирә алмаганнар. Ул хатыныннан аерылган,
бер җирдә дә эшләми, әти-әнисе җилкәсендә генә яши).

— Укучылар, туганнар һәм Ислам, Расиха
конфликтына тукталыйк әле. Бу геройлар турында сез ни әйтә аласыз? (Ислам
белән Расиха шәфкатьсезлек ягыннан бер-берсенә туры килеп торалар. Алар,
әниләре килгәч, беренчеләрдән булып, үзләренә яшәргә чакыралар. ә әниләренең
авыру икәнен белгәч, тизрәк китү ягын карыйлар, анда да иң элек Ана алып килгән
күчтәнәчләрне сумкаларына тутыралар.

    Исламга
хас төп сыйфат – куркаклык. Ул бала чактан ук шундый булган – иптәшен судак
коткара алмый. Сугыш башлангач, тылда качып ята, ун ел төрмәдә утыра, ялган
документ белән өстенлекле пенсия алып ята. Җитмәсә, үзенең шундый яшәү рәвеше
белән мактана да).

— Укучылар, дәреслектән Исламның туганнары
белән конфликтының иң югары ноктасы булган урынны табып, рольләргә бүлеп укып
карыйк әле. ( 69-70 бит)

— Автор нәрсә әйтергә теләде икән бу
юллары белән? (Инсаф тормышта гаделлекнең бар икәнен, яки булырга тиешлеген
Исламның яңагына сугып аңлатмакчы була.Ул аның кемлеген йөзенә бәреп әйтә.
Ләкин Ислам дөньяда яшәр өчен намусның әллә ни кирәге юклыгын белеп алган.
Әхлаксыз, ялганга корылган җәмгыятьтә шул тормышка яраклашсаң гына уңышка ирешә
аласың).

— Укучылар, әсәрдә Исламга охшаган
геройлар тагын юкмы? (Хатыны Расиха да Ислам кебек үк әхлаксыз. Тагын
Альфред бар).

— Туганнар һәм Гөлчирә, туганнар һәм Инсаф
конфликтлары турында ни әйтә аласыз?(Гөлчирә Ананың ташкентта яшәүче кызы.
«Әнине үзең белән алып кит тә кара!” – ди аңа Расиха. Гөлчирә алып китәргә
дә риза.

    Ә
Инсаф үзе дә авыру, сугышта ике аягын югалткан. Аның үзен дә ничә еллар хатыны
карый. Туганнары, бигрәк тә Ислам белән Расиха, аңа әниләрен дә каратырлар
иде).                  

— Укучылар, ә Инсаф үзе нинди фикердә дип
уйлыйсыз? (Ул һәркемгә кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә әзер. Ләкин аның
бит әнисен карарлык мөмкинлеге юк).

— Укучылар, Ананың балаларының күбесе, шул
исәптән Гөлчирә дә, Инсаф та, Сәяр да, теләсәләр дә, әниләрен үз өйләренә алып
кайта алмыйлар. Теләкләре һәм теләкләрен үти алмаулары аларның эчке конфликтын
тудыра. Туганнар белән бу геройлар арасындагы тышкы конфликт шунлыктан көчле
түгел.

    Әсәрдә
без карап үткән конфликтлар барысы да диярлек тышкы конфликтлар. Драма әсәренә
хас тирән дәрәҗәдәге эчке конфликтны кайсы персонажда күрергә була?
 (Ана
күңелендә эчке конфликт бар).  

 — Ул нидән гыйбарәт? (Ана
күңелендә балаларына карата көчле мәхәббәт бар. Ул һәр баласын үзенчә ярата,
аларны бары тик яхшы итеп кенә күрергә тели, кимчелекләрен гафу итә. Ана
балаларының көчсезлегенә, юньсезлегенә кайгыра. Ана кеше үч тота алмый, кайгыра
гына ала. Ул балаларының үз янына бурычларын үтәү өчен генә килүләрен дә яхшы
төшенә. Үзара талашып киткәндә, әдәп, әхлак, намус турында уйлап та
карамауларына йөрәге әрни аның. Шундый игътибарсызлыкны Ана берничек тә гафу
итә алмый. Шул ук вакытта аның күңелендә үпкә дә бар. Ул яшь вакытында, көчле
булганда, балаларына кирәк булган, ә хәзер балалары тормышта үз юлларын тапкан.
Ананың бигрәк тә Исламга үпкәсе зур. Моңа кадәр хәсрәтен эчендә йөрткән Ана,
үлеме алдыннан улына карата үз карарын җиткерә).

— Укучылар, Ананың эчке конфликтын ничек
атыйбыз инде?
 (Мәхәббәт – рәнҗеш) 

  ( слайдта
 языла
)

— Укучылар, автор әсәрнең «Әни килде”
дигән исемен ни өчен «Әниемнең ак күлмәге” дип үзгәртте икән?
 (Беренче
исемдә мәгънә юк диярлек. Ул бары хәрәкәт кенә белдерә. Ә икенче исемдәге ак
күлмәк символ дәрәҗәсенә җитә. Ак күлмәк – татар халкында сафлык, чисталык,
намус билгесе.)

ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН

Укучылар, хәзер әсәрдәге метафораларны
билгеләп китик әле. Аның өчен һәркайсыгыз түгәрәк буенча берәр метафора язарга
тырышып карагыз әле. (Ак шәл. Ак күлмәк. Ак яулык. Ак кар)

 —  Ә ни өчен әсәрдә шәһәр кары белән авыл
кары чагыштырып бирелә икән? (Авыл кары аграк, шәһәрдә ул бик тиз карала,
диелә. Авыл кары Ана күңеле кебек саф, чиста, пакь. Ананың балалары да авылда
чакта шул кар кебек саф, чиста, ак күңелле, самимибулганнар. Шәһәр мохитенә
килеп эләккәч, куркаклык, үз-үзеңә генә бикләнеп яшәү балаларны хәтта үз
Аналарына карата да шәфкатьсезгә әйләндергән. Буыннар бәйләнеше өзелә баруны да
кисәтә автор).
Ана кайчан кия ак күлмәген? (Ул аны бәйрәмнәрдә, шатлыклы
көннәрендә кия. Матур ак күлмәк аңа илаһилык, мөстәкыйльлек биреп, аны
башкалардан аерып тора. Ана образы безнең күз алдына әхлак башлангычы, зур рухи
байлыкка ия изге җан булып килеп баса. Ул гомере буе туган иленә, халкына
хезмәт иткән. )

— Язучы драманың исемен башта “Әниемнең ак
күлмәге” дип   куя. Соңрак “Әни килде” дип үзгәртә. Кайсы исем отышлырак дип
уйлыйсыз?

-Чыннан да, укучылар, әсәрнең ике исеме дә
тирән мәгънәгә тирәнәя. Ана Максуд, Сәярларның әнисе генә түгел, минем, синең,
башкаларның әнисе буларак та кабул ителә.

— Ә, укучылар, Анадан соң аның күркәм
сыйфатлары кемдә дәвам итәр дип уйлыйсыз? Бармы әсәрдә авторның өмете, ышанычы
булырдай геройлар? (Авторның ышанычы Сәяр һәм Рәйханда дия алабыз. Ананың
күңел аклыгын бу ике персонаж дәвам итәр диясе килә. Чөнки Сәяр – кыю, үз сүзен
әйтә ала торган кеше, әнисенә мөнәсәбәте дә яхшы.

    Ә
Рәйханны алты яшенә кадәр әбисе тәрбияләп үстергән, ул аның күңел җылысын тоеп
үскән).

— Укучылар, без, әсәр сюжетына нигезләнеп,
конфликтларны тикшердек. Кайсы конфликт төп конфликт дип уйлыйсыз? Ни өчен?
 (Ананың
эчке конфликты – төп конфликт. Чөнки ул әсәрнең төп идеясен ачарга ярдәм итә).

— «Әниемнең ак күлмәге” әсәре
аша автор безгә нәрсә әйтергә теләде икән? Бәлки җавап бирергә әсәр үзе ярләм
итәр? (Авторның әйтергә теләгән Ананың соңгы васыять сүзләрендә аңлашыла.)
 (Дәреслектән
табып укыла).

— Ананың балаларына булган мәхәббәт
хисләре аңлашыла. Нинди генә булсалар да, Ана өчен бала – бәгырь
 кисәге,
диләр. Шул ук вакытта бу юлларда үпкә, рәнҗеш тә бар. Ул балаларының кешелек
сыйфатларын югалтулары белән бәйле.

    Авыру
Ананы сыендыра алмаган балалар яшәгән җәмгыять авыру, аны дәваларга кирәк.
Җәмгыять авыру икән, димәк, Ил, Ватан авыру. Әсәр безне әхлакый, рухи яңарту,
сәламәтләндерү кирәклеге турында кисәтә.

— Укучылар, димәк, әсәрдәге конфликтлар
ярдәмендә автор нинди төп проблемаларны күтәргән? (Балаларның Анага карата
бурычы; гаилә төзүгә җиңел караш; ир белән хатынның гаиләдәге урыны; гаиләдә
бала тәрбиясе һ.б.)

Таймд-пэа-шэа

Мәкальләгә
нинди мәгънә салынган, аларны кайсы ситуацияләргә янәшә куеп карап була?

·                   
Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да бурычыңны кайтара алмассың.

·                   
Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.

·                   
Ана яхшылыгын авырсаң белерсең.

·                   
Алтмышка җитсен бала,
          Ана өчен һаман да бала.

·                   
Туган ана бер, туган Ватан бер.

— Бер сүз белән генә әйтсәк, автор
җәмгыятьне борчып килгән әхлак мәсьәләләрен күтәрә. Әдипбезнең һәркайсыбызга да
эндәшә: намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни, Ватан алдындагы
бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә
булдыру өчен чын кеше булу кирәк.

— Укучылар, әсәрдәге вакыйгалар тормышта
да күзәтеләме?
 (Хәзерге вакытта әниләрдән ваз кичкән
балаларны күп очратырга була. Балалары бар килеш тә картлыгын картлар йортында
уздыручы аналар да күп. Яхшымы – яманмы алар – аналарга безнең тарафтан хөрмәт
зур булырга тиеш).

  Укучылар,
тагын кайсы авторның нинди әсәрендә Ана образы үзәккә куелган?
 (Аяз
Гыйләҗевнең » Җомга көн, кич белән”, Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән
васыять”, Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр”, Фоат Садриевның
«Таң җиле” һ.б. әсәрләрдә).
     

— Укучылар, әсәр бик гади, ләкин
уйландыра. Чын кешеме без? Әти-әниләр алдында, туган җир каршында намусыбыз
чистамы, вөҗданыбыз сафмы? Тапкан, баккан, кадерләп үстергән әниебезне
рәнҗетмәдекме?

    Дәресебезгә
эпиграф итеп алынган Туфан Миңнуллин сүзләрен берегез дә исеннән чыгармасын
иде. (Укытучы яттан укый).    СЛАЙД

V. Рефлексия.

— Укучылар, дәрестә нәрсә эшләргә тиеш
идек?

— Нәрсә башкардык?

— Нинди нәтиҗәгә килдек?

(Һәр төркемнән укучылар дәрестә
өйрәнгәннәр буенча җавап бирә)

VI. Үзбәя кую.

 Укучылар,
дәрестә бик актив катнаштыгыз. (Билгеләр куела)

VII. Өйгә эш.

1.

Шәриф Хөсәенов
(1929 – 1999)

2.

Ш. Хөсәеновны драматург буларак
таныткан әсәрләр
“Профессор кияве” (1952)
“Бирнәле кыз” (1954)
“Зөбәйдә – адәм баласы”
(1961)
“Егерме ел үткәч” (1962)
“Әниемнең ак күлмәге”
(”Әни килде” )(1968)

3.

“Зөбәйдә – адәм баласы” трагикомедиясе (1961)
(Беренче куелыш)
Зөбәйдә ролендә – Наилә Гәрәева
Кешеләр! Сез Зөбәйдәгә дөрес юлны сайларга булышыгыз,
аны сукмактан читкә этәрмәгез!

4.

Г. Камал театры.
“Әни килде” Беренче
куелыш. (1970).
Ана ролендә – Галимә
Ибраһимова.

5.

Ана йөрәге барысын да сыйдыра.
Г. Камал театры.
“Әни килде”. Икенче
куелыш.(1999)
Ана ролендә –
Наилә Гәрәева

6.

Дәреснең темасы:
“Әни килде” драмасына анализ

7.

Драма әсәренә анализ ясау тәртибе
1. Эчтәлекне кыскача сөйләп чыгу.
2.
Төп һәм ярдәмче конфликтларны билгеләү.
3.
Геройларны өйрәнү.
4.
Әсәрне өлешләргә бүлү.
5.
Өлешләр арасындагы бәйләнешне ачыклау.
6.
Идеяне билгеләү

8.

Конфликт – вакыйга-күренешләр,
хәрәкәт
нигезенә салынган характерлар һәм хәлләр,
карашлар бәрелеше. Ул:
— кешеләр арасында
— кеше һәм тирәлек арасында
— кеше һәм яшәү рәвеше арасында
— кешенең үз эчендә булырга мөмкин.

9.

Әсәрдәге конфликтлар
Сәяр
туганнары

10.

Ана һәм балалар мөнәсәбәте
Ана балаларының барысын да тигез
күрә, аерым-аерым хәлләрен сораша,
ләкин
балалар үзләрен күбрәк кайгырталар

11.

Зөләйха образы
Бик игелекле кеше ул. Үзенең сугышта үлгән
иренең әтисе Әлмөхәммәт бабайны да тәрбияли.
Авыру Ананы больницага салучы да, больницадан
чыккач үз өендә караучы да Зөләйха апа була.

12.

Әсәрдәге конфликтлар
Сәяр
Туганнар
Римма
Римма
Туганнар
Максуд, Саимә
Туганнар
Ислам, Расиха
Туганнар
Туганнар
Гөлчирә
Инсаф

13.

Эчке конфликт
Ана күңелендә балаларына
карата көчле мәхәббәт бар,
тик
аларга карата үпкәсе дә зур.

14.

Әсәрдәге метафоралар
Ак шәл
Ак яулык
Ак күлмәк
Ак кар

15.

Әсәрнең идеясе нинди?
Намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү,
әти-әни һәм Ватан алдындагы бурычны
үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем
өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен
кеше булу кирәк.

16.

“Кеше булыгыз! Куркак җан булудан
сакланыгыз! Кеше куркак бул-са,
үзенең җанын саклап калу өчен,
теләсә нинди түбәнлеккә бара.
Атасын да, анасын да ,хәтта Ватанын
да сата!..”

17.

Драмада күтәрелгән мәсьәләләр:
-балаларның Анага карата бурычы;
— гаилә төзүгә җиңел караш;
— гаиләдә бала тәрбиясе;
— туганнар арасында җылы мөнәсәбәт

18.

«Адәм баласы дөньягә килүе өчен
әти – әнисенә бурычлы. Ата –
анага бурычны бары тик Кеше
булып кына түләп була.
(Т. Миңнуллин)

19.

Ш. Хөсәенов иҗаты үлемсез
Мин
үлгәч,
каберем
өстендә сиреньнәр чәчәк
атсын.
Узган
–барган
юлыксын да кайгыларын
онытсын.
Ш. Хөсәенов

20.

Өй эше
Әниләр, ана һәм бала мөнәсәбәте
турында 5 мәкаль язып килергә
һәм аңлатырга әзерләнергә

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Ш х?с?еновны? ?ни килде драмасында ана образы сочинение
  • Чюрленис море сочинение
  • Чюк экзамены при поступлении
  • Чья правда мне ближе на дне сочинение
  • Чья жизненная позиция вам ближе растрескавшегося камня или кремня сочинение рассуждение кратко