Инша / Кышкы урман Кыш − табигать фасыллары арасында иң салкыны. Алтын көз үтүгә, таягына таянып, ап-ак сакалын җирдән сөйрәп, кунакка кыш килә. Килә дә җир өстенә күбәләк-күбәләк карлар яудыра. Кар бөртекләре, җемелдәшеп, бер-берсе белән уйнап, Җир-анага коелалар. Кыш, шулай итеп, үзенең ак келәмен җәя. Кыш ул битләрне өшетердәй зәмһәрир салкыннарга, күз күремен киметердәй бураннарга да бик бай. Көннән-көн соңрак чыккан кояш та, үзенең саранлыгын күрсәтеп, салкынча гына елмая. Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, үзенчә матур. Чын кышны, билгеле инде, урманда гына тоярга була. Ә кырлар, яз җиткәнче ял итәргә уйлап, ап-ак юрганга төренәләр дә тыныч кына тирән йокыга талалар. Анда ап-ак кардан башка берни дә күреп булмый. Урманда песнәкләрнең һәм урман гайбәтчесе саесканның агачтан агачка сикереп йөрүе кышкы урманга азмы-күпме җанлылык өрә. Ап-ак түшәк өстендәге җәнлек эзләре дә урманның бөтенләй үк йоклап ятмавын күрсәтә. Салкын көннәрдә агачлар бәс белән каплана. Әйтерсең агачларны үтә күренмәле ап-ак ефәк белән чорнап чыкканнар. Урман эчендә сузылып киткән чаңгы эзеннән барганда, чаңгы таягы белән агачка кагыласың, йомшак кына энҗе бөртекләре коела. Агачларның кышкы салкыннарда шартлаулары ишетелә. Пышылдап кына әйтелгән сүзләр дә еракларга яңгырый. Бөтен дөньяда матурлык, аклык, сихри тынлык. Бөтен дөньяга яшәү матурлыгы турында кычкырасы килә. Тик тукталып каласың. Синең тавышыңнан агачлардагы аклык коелыр да, матурлыкка зыян килер кебек. Кышкы урман гаҗәеп матур шул! Кыргый җәнлекләр дә кышны һәрберсе үзенчә үткәрә. Аю кар астындагы өнендә йоклап ята. Төлке үзенә азык эзли. Тиен көз көне киптергән чикләвекләрен, гөмбәләрен ашый. Куян ак тунын кигән. Керпе кар астында йоклый. Кышын кыргый җәнлекләргә яшәү бик авыр. Аларга азык җитми. Шуңа күрә без аларга бераз ярдәм итәргә тиешбез. Кошларга җимлекләр ясап элергә һәм аларны һәрвакыт карап, тулыландырып торырга кирәк. Урман − безнең зур байлыгыбыз. Аның ямен җибәрмәсәк, агачларны кисмәсәк һәм сындырмасак, кошларны атмасак, урманны сакласак иде.
-
Комментариев (0)
ОТВЕТЫ
Рано утром друзья позвали меня играть в прятки. Наигравшись, мы устали. Тропинка вывела нас на чудную поляну. Я и мои друзья увидели столько красочных и красивых цветов, что их даже не сосчитать. Там был клевер, зверобой, пастушья сумка, ромашка, василёк, фиалка, колокольчик. А под листьями этих чудесных растений скрывались насекомые, которые были заняты своей работой. Муравьи таскали палочки для муравейника, а пчёлы собирали пыльцу и опыляли цветы, а стрекотание кузнечиков разносилось на всю поляну. Разноцветные бабочки порхали над солнечной поляной , и нам казалось, что мы находимся в сказке. Нам было интересно наблюдать за жизнью насекомых. Стало темнеть и мы радостные и весёлые побежали по домам. Как интересно бывает наблюдать за жизнью природы!
227
Отв. дан
2018-12-27 09:15:12
Modilak
qulosthalyig633
Вопрос:
ПОМОГИТЕ!ОЧЕНЬ СРОЧНО!РАСКЛАД ТАКОЙ ЗНАЧИТ:
Напишите сочинение по картине Ш.Якупова «Урман экияте» (Лесная сказка) на ТАТАРСКОМ языке. Даю 25 баллов,спасайте,ребята.
Трудности с пониманием предмета? Готовишься к экзаменам, ОГЭ или ЕГЭ?
Воспользуйся формой подбора репетитора и занимайся онлайн. Пробный урок — бесплатно!
Ответы и объяснения 1
veners471
Инша / Кышкы урман Кыш − табигать фасыллары арасында иң салкыны. Алтын көз үтүгә, таягына таянып, ап-ак сакалын җирдән сөйрәп, кунакка кыш килә. Килә дә җир өстенә күбәләк-күбәләк карлар яудыра. Кар бөртекләре, җемелдәшеп, бер-берсе белән уйнап, Җир-анага коелалар. Кыш, шулай итеп, үзенең ак келәмен җәя. Кыш ул битләрне өшетердәй зәмһәрир салкыннарга, күз күремен киметердәй бураннарга да бик бай. Көннән-көн соңрак чыккан кояш та, үзенең саранлыгын күрсәтеп, салкынча гына елмая. Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, үзенчә матур. Чын кышны, билгеле инде, урманда гына тоярга була. Ә кырлар, яз җиткәнче ял итәргә уйлап, ап-ак юрганга төренәләр дә тыныч кына тирән йокыга талалар. Анда ап-ак кардан башка берни дә күреп булмый. Урманда песнәкләрнең һәм урман гайбәтчесе саесканның агачтан агачка сикереп йөрүе кышкы урманга азмы-күпме җанлылык өрә. Ап-ак түшәк өстендәге җәнлек эзләре дә урманның бөтенләй үк йоклап ятмавын күрсәтә. Салкын көннәрдә агачлар бәс белән каплана. Әйтерсең агачларны үтә күренмәле ап-ак ефәк белән чорнап чыкканнар. Урман эчендә сузылып киткән чаңгы эзеннән барганда, чаңгы таягы белән агачка кагыласың, йомшак кына энҗе бөртекләре коела. Агачларның кышкы салкыннарда шартлаулары ишетелә. Пышылдап кына әйтелгән сүзләр дә еракларга яңгырый. Бөтен дөньяда матурлык, аклык, сихри тынлык. Бөтен дөньяга яшәү матурлыгы турында кычкырасы килә. Тик тукталып каласың. Синең тавышыңнан агачлардагы аклык коелыр да, матурлыкка зыян килер кебек. Кышкы урман гаҗәеп матур шул! Кыргый җәнлекләр дә кышны һәрберсе үзенчә үткәрә. Аю кар астындагы өнендә йоклап ята. Төлке үзенә азык эзли. Тиен көз көне киптергән чикләвекләрен, гөмбәләрен ашый. Куян ак тунын кигән. Керпе кар астында йоклый. Кышын кыргый җәнлекләргә яшәү бик авыр. Аларга азык җитми. Шуңа күрә без аларга бераз ярдәм итәргә тиешбез. Кошларга җимлекләр ясап элергә һәм аларны һәрвакыт карап, тулыландырып торырга кирәк. Урман − безнең зур байлыгыбыз. Аның ямен җибәрмәсәк, агачларны кисмәсәк һәм сындырмасак, кошларны атмасак, урманны сакласак иде.
Знаете ответ? Поделитесь им!
Гость ?
Как написать хороший ответ?
Как написать хороший ответ?
Чтобы добавить хороший ответ необходимо:
- Отвечать достоверно на те вопросы, на которые знаете
правильный ответ; - Писать подробно, чтобы ответ был исчерпывающий и не
побуждал на дополнительные вопросы к нему; - Писать без грамматических, орфографических и
пунктуационных ошибок.
Этого делать не стоит:
- Копировать ответы со сторонних ресурсов. Хорошо ценятся
уникальные и личные объяснения; - Отвечать не по сути: «Подумай сам(а)», «Легкотня», «Не
знаю» и так далее; - Использовать мат — это неуважительно по отношению к
пользователям; - Писать в ВЕРХНЕМ РЕГИСТРЕ.
Есть сомнения?
Не нашли подходящего ответа на вопрос или ответ отсутствует?
Воспользуйтесь поиском по сайту, чтобы найти все ответы на похожие
вопросы в разделе Другие предметы.
Трудности с домашними заданиями? Не стесняйтесь попросить о помощи —
смело задавайте вопросы!
В данном разделе публикуются вопросы и ответы на них к непопулярным предметам.
Көннәрнең берендә, карурманның түрендә, кәкре усак төбендә ялкау Куян кишер сабагы белән борынына кунган черкиләрне куып ята икән, шунда аның күзе усак ботагында эленеп торган бер әйбергә төшкән.
«Нәрсә булыр бу? — дигән ул.— Яфрак дисәң, артык зур. Гөмбә дисәң, түгәрәк түгел. Гөмбә белән яфрактан башка дөньяда тагын ниләр бар соң әле? Әй, исемә төште: кишер, шалкан, кәбестә. Тик бу әкәмәт әйбер аларның берсенә дә охшамаган. Мөгаен, бу ашый торган нәрсә түгелдер. Юкса мин белми калмас идем. Үз гомеремдә урманның аркылысын-буен әз айкамадым»,— дип уйлаган Куян һәм ботактагы ят әйберне үрелеп алган. Аны астын өскә әйләндереп тә, кырын-кырын яткырып та, кырыена ук килеп тә, ераккарак китеп тә караган, әмма барыбер ни икәнлегенә төшенмәгән.
«Хәйләкәр төлкедән сорап карыйк, аның дөньяда белмәгән нәрсәсе булмас»,— дип уйлаган ул һәм алгы тәпиен авызына кабып бик каты сызгырган. Аның сызгыруын гына көткәндәй, куаклар арасыннан атылып-бәрелеп Төлке килеп чыккан.
— Нинди хәвеф бар, нигә сызгырдың? — дигән ул.
— Менә бер әкәмәт нәрсә таптым. Шуның ни икәнен һич белә алмыйм. Төлке дус, син кара әле, эчендә берәр тәм-том юкмы? — дигән Куян.
Төлке Куян кулындагы нәрсәне шунда ук таныган.
— Һи, юләр Куян,- дигән ул мыскыллап, – бигрәк надан инде син. Үзең егерменче гасырда яшисең. Бу бит телевизор. Мин ферма тавыклары янына кунакка барган саен каравылчы өендә аны күреп кайтам. Хәтта зуррагын. Аю корсагы кадәресен. Бервакыт тәрәзәдән шуны карап, чак килеп капмадым.
— Усак ботагына каян килеп эләккән соң ул? — дип сораган беркатлы Куян.
— Мин беләм, мин беләм,— дигән Тиен, агач башында сикеренгәләп.
— Белсәң әйт.
— Монда кичә бер көтү яшьләр килгән иде. Шулар онытып калдырган.
— Алайса кире урынына элеп куйыйк, килеп алырлар.
— И, юләр Куян. Бигрәк башың юк синең. Шундый нәрсә кулга төшкәндә ычкындыралармы соң? Китер әле үземә! Озакламый Аю абзыйның туган көне җитә. Шуңа бүләк итәбез аны.
Төлке телевизорны култык астына кыстырган да өенә тайган. «Шәп булды әле бу! — дигән ул сөенеченнән нишләргә белмичә.— Аю абзый белән аралар суынып киткән иде. Хәзер менә рәтләнер. Телевизор ул сиңа бер тустаган бал гына түгел инде. Каравылчы әнә, бар ферма тавыгын онытып, төн буе шуңа кадалып утыра. Бүреләрнең борынына чиертәм мин моның белән. Юкса Аю абзыйның корт чаккан борынына салкын компресс куйган булып, әллә кем сыман йөриләр».
Төлке алдан ук тантана итеп, Аю абзыйның туган көнен көткән. Ә үзе астыртын гына бу мәҗлескә кемнең нәрсә алып киләчәген белешкәләп йөргән.
Ниһаять, көтелгән көн килеп җиткән. Ала карга урмандагы иң биек агач башына кунып өч тапкыр каркылдаган. Бу барлык җәнлекләрне мәҗлескә чакыру булган. Шушы чакырудан соң бөтен урман хәрәкәткә килгән. Кайсы сыртына сыер боты салып, кайсы рамы белән кәрәзле бал күтәреп, кайсыберсе кесәсенә чикләвеген тутырып урман аланына мәҗлескә йөгергән. Һәркем үз бүләген беренче булып Аю абзыйга тапшырырга теләгән. Бары тик Төлке генә ашыкмаган. «Зур эшләр ашыгып эшләнми,— дигән ул үз-үзенә.— Әйдә, картлач минем юклыкны күреп бераз борчылып алсын. Бүләкнең олылыгын аңларга шәбрәк булыр».
Аланда мәҗлес башланган. Аю абзый дәү агач төбен өстәл итеп, үзенә китергән күчтәнәчләрне шунда өя барган. Кунакларга да өлеш чыгарган. Ашаганнар, эчкәннәр. Җырлаганнар, биегәннәр.
Мәҗлеснең иң кызган чагында култык астына ят бер тартма кыстырып Төлке килгән. «Уф,— дигән ул маңгаендагы тирләрен тәпие белән сыпырып,— бөтен дөньяны әйләнсәм әйләндем, әмма эзләгәнемне таптым».
— Нәрсә таптың? — дигән Аю.
— Менә нәрсә! — дип, Төлке үз бүләген Аю абзый алдына китереп куйган. Аю бу бүләкне иснәп караган да: «Бал исе килми, нәрсә бу? — дип үкереп җибәргән.— Әллә син, хәйләкәр таз, миннән көләргә уйладыңмы?»
— Мин сиңа,— дигән Төлке койрыгы белән җир себереп,— дөньяда бер генә Аюда да булмаган нәрсә алып килдем. Моны күрсәләр, бүтән аюлар көнләшүләреннән тәгәрәп үләчәкләр.
— Йә, йә,— дигән Аю,— ашап карыйк. Тәмле нәрсә микән.— Аю казыктай тешләрен телевизорга батырам дигәндә генә, Төлке:
— Туктале, галиҗәнап Аю абзый,— дигән,— бу ашый торган әйбер түгел. Бу җан азыгы,— дигән.
Аю корсагын уа-уа көләргә тотынган:
– Ха-ха-ха! Җан азыгы! Ха-ха! Моңарчы җанымның ашарга сораганы юк иде Син, астыртын, берәр хәйлә корып маташмыйсыңмы?
Төлке Аю абзыйның сүзләреннән үпкәләп, читкәрәк китеп баскан.
— Йә-йә,— дигән Аю,— бүләгеңнең нәрсәгә яраклы икәнен күрсәт. Җанымның да тамагын туйдырып карыйк.
Төлке ялындырып тормаган. Телевизорның бер кнопкасына басып җибәргән. Экранда башта ниндидер утлар җемелдәгән, аннары мылтык тоткан бер аучы килеп чыккан. Җитмәсә бу аучының бозау хәтле эте дә бар икән. Моны күрүгә мәҗлескә җыелган барлык җәнлекләрнең котлары очкан. Хәтта качарга кирәклеген дә онытканнар болар.
— Курыкмагыз,— дигән төлке телевизордагы аучы этенең башыннан сыйпап.— Болар безгә тия алмый. Аларның үзләрен тотып пыяла тартмага япканнар. Менә карагыз: аучысы да, эте дә тими.— Төлке үзенең батырлыгы һәм тапкырлыгы белән мактанырга теләгәндәй, экран тирәсендә бөтерелгән.
Озакламый телевизорда күренешләр алышынган. Мультфильм башланган. Бүре Куянны куа киткән. «Бусы мин!» — дигән Бүре экранда үзен танып. «Син мине мәңге тота алмыйсың»,— дигән Куян. Алар бераз бәхәсләшеп алганнар. Мультфильм барысына да ошаган.
— Бүләгең ярыйсы икән,— дигән Аю абзый Төлкегә. Аюның мактавыннан күңеле күтәрелгән Төлке телевизорны икенче программага күчергән. Анда футбол уены бара икән.
— Сарык башы типкәләп йөртәләрме анда? — дигән Бүре, тәгәрәп йөргән тупны күреп.
— Син үзең сарык башы,— дигән Аю бик белдекле булып,— сарык башы өчен шул тиклем кеше йөгереп йөри димени? Бер йомарлак кәрәзле балдыр ул.
— Юк, олы шалкан,— дип кырт кискән Куян.
— И, юләр башлар! — дигән Төлке,— туп бит ул.
— Ә нәрсә соң ул туп? — дип сораганнар аңардан.
— Түгәрәк әйбер,— дигән Төлке, исе китмичә.
— Түгәрәк икәнен үзебез дә күрәбез,— дигән Аю,— ни өчен аны типкәләп йөртәләр? Акыллы булсаң син безгә шуны аңлат.
— Әнә теге ятьмәле капкага кертергә маташалар,— дип аңлаткан Төлке.
— Тапканнар кызык нәрсә,— дип, Аю борылып китәргә җыенган икән, шулвакыт капкага туп килеп кергән. Бу тамашаны карарга җыелган халык сызгырырга, кычкырырга тотынган. Бөтен урман гөжләп торган. Аю исә, тагын нишләрләр икән дип, яңадан экранга таба борылган. Тупны янә капкадан тибеп чыгарып җибәргәннәр. Тагын куыш киткән. Тора-бара урмандагы җәнлекләр бу уенны ярата башлаганнар. Алар хәтта төрле-төрле төркемнәргә бүленеп беткәннәр, һәр төркемнең яраткан командалары барлыкка килгән. Уен беткәч урманны яңгыратып бәхәсләшә торган булганнар. Чөнки һәр төркемнең үз командасын көчле итеп күрәсе килгән. Капкага туп керткән саен Аю бөтен көченә «Го-ол!» дип акыра икән. Бу тавышка хәтта Аю тирәсендә утырган куяннарның колаклары чукракланып беткән. Ярый әле туп күп кермәгән, юкса мондагы тавышка зил-зиләләр кубып урмандагы агачларның асты өскә килеп бетәр иде. Болай да инде телевизор табылганнан бирле урмандагы барлык тәртипләр үзгәргән. Бер җәнлек тә үзенең баласын вакытында йокларга яткыра алмаган. Бер яктан ата-аналары бәбиләрен җылы түшәккә куып торганнар, икенче яктан балалары сикерешеп торып телевизор карарга утырган. «Сүземне тыңламасагыз олы капчыклы аучыга бирәм»,— дип тә караганнар. Тик балалары: «Аучының да телевизоры бардыр әле»,— дип кенә җавап кайтарганнар.
Аю, Бүре, Төлке, Куяннарның ауга йөрүләре дә тукталган, Ач корсакларын уа-уа һәркем көне-төне телевизор караган. Бервакыт ачыгудан күзләре әлҗе-мөлҗе килә башлаган Төлке урман җәнлекләренә мондый тәкъдим керткән:
— Дуслар, сүземне тыңлагыз әле. Мин менә нәрсә әйтергә телим…
— Теләсәң әйт, озакка сузма. Телевизор карыйсы бар.
— Сүзем шул: телевизорда футбол барганда бөтен халыкның күзе шунда була. Абзарларыннан тавыкларын гына түгел, сарыкларын күтәреп китсәң дә беркем күрмәячәк. Әйдәгез, бер уен вакытында күмәкләшеп авылга барып кайтыйк.
— Юк инде, бик теләсәң үзең бар. Без честный җәнлекләр,— дигәннәр Төлкегә.— Болай итү хәрәмләшүгә керә.
— Үлән ашап торсам торырмын, урынымнан кузгалмам,— дигән Бүре. Бүрене кузгата алмагач, Төлке аюга дәшкән:
— Берәүнең бик шәп умарталыгын күреп кайттым, бәлки, галиҗанәп Аю, син минем белән барырсың, ә?
— Юк белән башымны катырма әле,— дигән Аю.— Мин карап тормасам, йә безнең команда оттырып куяр. Болай да уйнауларының рәте-чираты юк.
— Син, Төлке, кеше котыртып йөрмә, үзең бар,— дигән Мәче башлы ябалак. Шуның белән сүз беткән. Ябалак тикле ябалакны телевизор яныннан кузгатып булмагач, башкаларга тел әрәм итеп тормаган Төлке, һәм, ашау-эчү ише нәрсәләргә кул селтәп, үзе дә телевизор карарга яшел чирәмгә сузылып яткан. Телевизор һаман күрсәткән дә күрсәткән.
Әмма һәрнәрсәнең чиге була, абзарның биге була дигәндәй, көннәрдән бер көнне экранда ут сүнгән. Тегеләй борып, болай баскалап караганнар, тик хикмәтле тартмага җан кермәгән.
— Инде нишлибез? — дигәннәр Төлкегә. Төлке җавап бирә алмаган.
Шулчак аяк астында йомгактай йомарланып ятучы Керпе, үзен күрсәтергә теләп, болай дигән:
— Үзебезгә уйнарга кирәк бу туплы уенын. Җитәр инде, кешеләргә күп кызыктык.
Керпенең бу фикерен барысы берьюлы күтәреп алган: «Әйе, үзебезгә уйнарга!»
— Аюны капкага куярга.
— Бүреләрне төп һөҗүмче итәргә.
— Куяннар сакчы булыр.
— Ә без нишләрбез? — дигән Төлке.
— Сезме? — дигән Керпе,— сез читкә тәгәрәгән тупны китереп торырсыз.
— Уйнавын уйнарсыз,— дигән шулвакыт Елгыр Болан,— ә тупны каян алырсыз?
Бу сорау һәммәсен аптырашта калдырган. Бер-берләре белән озак киңәшкәннән соң Тилгәнгә болай дигәннәр:
— Синең күзең очлы. Һавага күтәрел дә дөньяны күзәт. Тупка охшаш нәрсә күрсәң төшеп әйтерсең.
Тилгән ике әйткәнне көтмичә һавага күтәрелгән. Канатын җәеп урман-таулар өстеннән озак очкан ул. Оча торгач, күзәтә торгач биек тау башында туп сыман түгәрәк әйбер күреп алган. Бу хәбәрне кайтып әйтү белән үр куяннары тауга менеп киткәннәр. Тилгән күреп кайткан түгәрәк нәрсә чуер таш булып чыккан. Куяннар аны көч-хәл белән генә таудан тәгәрәтеп төшергәннәр. Аю бу ташны күтәреп караган да:
— Ярыйсы гына саллы икән бу. Кешеләр ничек шулай җиңел очырып йөртәләр икән соң моны? Күрәсең, алардагы көч йөз Аюны җиңәрлектер инде, дигән.
Аю таш тупны мәйданга чөйгән.
— Бераз аякларыгызны яза торыгыз, мин өйгә кереп капкалап чыгам,— дигән ул. Таш тупка әле Куян, әле Бүре китереп типкән. Типкәне берсе аякларының авыртуына чыдый алмыйча бөгелеп төшкән. Аю өеннән тамак туйдырып чыкканчы урманның ярты халкы аксап беткән.
— Ни булды сезгә? — дигән Аю.— Аякларыгызга шырпы кадалдымы әллә?
— Галиҗәнап Аю,— дигән Бүре өч аякта биеп.— Бу бик хәтәр уен икән. Әллә моны уйнамыйбызмы?
— Уйныйбыз! — дигән Аю кире какмаслык итеп.— Мин хәзер бу уеннан башка тора алмыйм. Менә бу ике агач арасы капка булыр. Мин капкага басам, ә сез үз урыннарыгызга таралыгыз.
Җәнлекләр: «Без хәзер өс-башыбызны гына алыштырып киләбез»,— дигәннәр дә урманга таралганнар, һәм, Аюга танытмас өчен, җәен-кышын кием алыштырып йөри башлаганнар. Ә Аю исә ике агач арасына басып һаман аларны көтә, ди. Үз капкасына бер туп та керт-термәгән бердәнбер капкачы булуы белән ул бик бәхетле икән.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шамил Якупов (1956) latin yazuında])
Шамил Якупов | |
---|---|
Туган телдә исем | Шамил Камил улы Якупов |
Туган | 25 май 1956 (66 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Адай |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | рәссам―нәкышче |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе |
Википедиядә Якупов фамилияле башка кешеләр турында да мәкаләләр бар.
Шамил Якупов, Шамил Камил улы Якупов (1956 елның 25 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Адай) ― рәссам, «Россия Рәссамнар берлеге» иҗтимагый иҗат берләшмәсенең Яр Чаллы оешмасы, «Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге» төбәк иҗтимагый иҗат берләшмәсе әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2017). 1994 елдан Россия Рәссамнар берлеге гъзасы.
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Картиналары. |
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1956 елның 25 маенда Кукмара районы Адай авылында туган.
Казан сәнгать укуханәсен тәмамлаган (1980).
Яр Чаллы, соңрак Казан шәһәрләрендә эшли һәм иҗат итә.
Кайбер әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шамил Якупов. «Урман әкияте» (2018)
Рәссамның әсәрләре Татарстан Республикасы дәүләт музейларында һәм галереяләрендә, шулай ук шәхси коллекцияләрдә саклана. Сынлы сәнгатьнең пейзаж жанрына өстенлек бирә.
- «Урман әкияте» (2018),
- «Тынлык»,
- «Алтын ат»,
- «Туган як киңлекләре»,
- «Истәлекләр»,
- «Көртлекләр. Җырлар»,
- «Өйгә»,
- «Кышкы көн» һ. б.[1]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2015 – Лениногорск районы башлыгының Рәхмәт хаты ― Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә Лениногорск муниципаль районы территориясендә булдырылган тыл хезмәтчәннәре, тол-аналар, сугыш чоры балалары һәйкәлләрен төзүгә керткән өлеше өчен[2]
- 2017 – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе[3]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Якупов Шамиль Камилович. Артхив(рус.)
- Якупов Шамиль Камилович. РТОО «Союз Художников Татарстана»(рус.)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ A la prima сәнгать галереясе
- ↑ Распоряжение главы Лениногорского района № 176 от 19.10.2015
- ↑ Признание заслуг. Республика Татарстан