Сочинение мэктэп китапханэсендэ

           МЭКТЭБЕБЕЗ  КИТАПХАНЭСЕ

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык -тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.

Китапханәсез мәктәпне күз алдына китерүе кыен. Мәктәп китапханәсе һәр укучы һәм укытучының төп таяну ноктасы булып тора. Белешмә сүзлекләр, методик ярдәмлекләр, матур әдәбият, вакытлы матбугат чаралары- һәммәсе бүгенге укучыга багышлана. Китапханә ул — мәктәп терәге.  Ә мәктәп – белем йорты. Мәктәп китапханәсе укучыларны белемле итүдә зур роль уйный. Белемнең күп өлешен кеше үзлегеннән китаплардан ала. Китапханәдә бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган. Китапханә — серләр дөньясы, рухи мирасыбызны буыннардан — буыннарга тапшыручы, акылның, изге олуг фикерләрнең чишмә башында торучы. Китапханә китап киштәләрендә тезелеп торучы китаплары, аларның меңләгән саны белән түгел, ә үзенең укучылары белән яши, шулар белән матур

Китап уку — иң яхшы белем алу

План. 1. Китап — акыллы киңәшче һәм якын дус. 2. Китаплар тарихыннан. 3. Китап — дөньяны танып белергә ачкыч. 4. Китап — белем чишмәсе. Китап — ул кешенең уйларын чагылдыра торган сирәк могҗизаларның берсе. И. Гази. <уң>Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә. «Китап кешене галәмнең хуҗасы итә», — ди П. А. Павленко. Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар — безне бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз, һәр кеше китапны үзенең иң якын дусты итеп күрә. Китап — канатлы ул! Китап, үзенең канатына утыртып, сине мең елга артка илтеп ташлый, яисә ул кешене йөз елга алга алып китә. Китап — әнә шундый могҗизалы нәрсә ул. «Яхшы китаплар уку — үткән заманның яхшы кешеләре белән сөйләшү ул» , — ди Р. Декарт. Россиядә китап басу эшен 1564 нче елда Иван Федоров белән Петр Мстиславец башлап җибәргән. Дөньяда иң кыйммәтле һәм иң авыр китап — «Изге Иоанн хакыйкате» . Ул Швейцария акчасы белән ике мең франк бәяләнә. Кыйммәтле ташлар белән бизәлгән бронза тышлыгы гына да 120 килограмм. Йөз илле битле бу китап 300 сарык тиресеннән ясалган иң яхшы пергаменттан эшләнгән. Китапның форматы — 75×64.Дөньяда иң зур китапханә — Россия дәүләт китапханәсе. Аның шүрлекләрендә егерме ике миллион китап бар. Аларны тезеп кую өчен дә ун километр озынлыктагы киштә кирәк булыр иде. Дөньядагы иң кечкенә китапханә һиндстанның Амритсар шәһәрендә. Кыйммәтле мәрмәрдән салынган, бакыр һәм алтын белән бизәлгән бу китапханәдә бары тик бер генә китап саклана. Китап — дөньяны танып белергә ярдәм итә торган ачкыч ул. Аңарда кешелек акылының океаны бар. Китап уку — иң яхшы белем алу. Һәр кешенең үзенә ошаган бер китабы була. Бу кеше, китапта язылганнарны һәрвакыт искә төшереп, авырлыкларны җиңә. Минем дә шундый бер китабым бар. Ул — Әсрар Галиевнең «Төнге җыр» әсәре. Анда Бөек Ватан сугышының балалар күңеленә үтеп кергән ачы фаҗигасе һәм совет халкының фашистларга каршы бердәм көрәше тасвирланган. «Китап — бакча, андагы язулар — шул бакчаның гөлләре» , — ди К. Насыйри. Кем укымый, шул бернәрсә турында да уйламый. Белем алуның иң яхшы юлы — уку. Тиеннәрдән сумнар җыелгандай, укылган бөртекләрдән белем туплана. Китап — белем чишмәсе. Китап — безнең заманның тормышы. Китап — бер буынның икенче буынга рухи васыяте, гомернең соңгы чигенә җиткән аксакалның яңа гына яши башлаган кешегә киңәше. Китап битләре, керфекләр кебек, күзне ачалар. Китап — киңәшчең синең,Дустың, ярдәмчең синең.Ул хөрмәткә бик хаклы, Кадерлә син китапны.

                                           Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы

             

                                                                                                           Башкарды:

Ямилова Әдилә Марс кызы

                                      Татарстан Республикасы

 Яшел Үзән муниципаль районы

2014 ел

Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,

Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,

Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны

Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,

Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,

Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса

Хәзер генә сыглып-сыглып елаган яшь, —

Шул вакытта мин кулыма китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам…

             Китап безнең җаныбызга иңгән, каныбызга сеңгән. Китапсыз күңел – буш күңел, китапсыз йорт – нурсыз йорт, китапсыз милләт – кыйбласыз милләт.Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! Әлегә…Күңелгә бөек Тукайның шигырь юллары килә.

          Без – китаплы халык. Безнекеләр гыйлемле булган, борын-борыннан китап укыган. Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар шул хактасөйли. Ул кулъязмаларны махсус күчереп язучы осталар – хәттатлар барлыкка килгән. Аннары инде басма китаплар чоры башланган. Безнең әби-бабайларыбыз үз телләрендә гыйлем өстәгәннәр, шул ук вакытта фарсыча да, гарәпчә дә укый-яза белгәннәр. Шунысын да әйтеп китү мөһимдер: заманында без үзебез генә белемле булып калмаганбыз, мәгърифәт нурларын башка тугандаш халыкларга да өләшкәнбез.Якын тирәдә генә түгел, Урта Азиянең чүлләренә, далаларына кадәр үкбарып җиткәнбез. Монысы да халкыбызның игелекле гамәлләреннән саналырга тиеш.Без күп гасырлар дәвамында дөньяви һәм дини гыйлемне фәкать китап аша алганбыз. Иман нурын да, дөнья цивилизациясенең казанышларын да, халкыбызның гыйбрәтле тарихын да, рух ныклыгын да безгә китап сеңдергән.Шуңа күрә дә без Китап Галиҗәнабләренә чиксез рәхмәтле.

     Китап дигән сихри дөнья белән танышырга безне, ул вакытта мәктәп укучыларын, татар теле укытучылары алып килделәр.Ә китапханәдә эшли торган мөләем ханымнар,Римма апа һәм Венера апа гыйлем нурын күрсәтүче булдылар.Безне кунакка чакырып,татар әкиятләрен,пьессаларын сәхнәләштереп күрсәттеләр.Мин аларны беренче укытучыларым кебек күрәм ,чөнки балада китапка мәхәббәт уяту дигән эш бик кыен,ә алар шундый рәхәтлек белән чын күңелдән башкаралар аны.

Китапханә… Бугенге көндә фәндә әлеге сүзнең гасырлар дәвамында формалашкан йөзләгән билгелемәсе бар. Ләкин  китапханәләрнең кеше тормышындагы ролен, асылын бер генә атама  эченә сыйдырып буламы икән ул? Минемчә, юктыр. Чөнки аларда  гына барлык төр мәгълүмат, үткән тарихыбыз,  олысына  да, кечесенә дә ярдәмгә килерлек киңәшләр  урын алган.  Әгәр катаплар сакланмаган булса, галимнәребез, язучыларыбыз үзләренең ачышларын китап битләренә язып шәкертләренә өйрәтеп калдырмаган булса, тарихыбыз турында кеше сөйләгәннәрдән генә күп мәгълүмат алып булмас иде. Үткәне булмаган халыкның, киләчәге дә юк дип юкка гына эйтмәгән шул борынгылар. Китапханә ул – бер буыннан икенче буынга калдырылган рухи мирас. Бар да үзгәрә: кешелек, дәүләтләр. Ә китап – мәңгелек!

«Китапханә – ул һәрберебез өчен тудырылган өстәл, анда һәркем үзенә кирәкле азыкны таба ала» , — дип яза бөек акыл иясе Аристотель. Мин бу сүзләр белән тулысынча килешәм. Яраткан китапханәмдә якташларымның үткәнен дә, бүгенгесен дә, киләчәген дә табарга була. Балачактан ук миңа китап укымаган кеше җансыз булып тоела иде.  Хәзер дә шулай, мин инде үзем укытучы һәм бу йортка укучыларымны алып киләм, яраткан китапларым белән таныштырам. Шуңа да китапханә минем өчен иң яраткан һәм кадерле урыннарның берсе.

Китапханәгә килеп кергәч тә, анда тудырылган җылы мохит, чисталык,  уку залы узенә җәлеп итә. Мәктәп укучысымы син, студентмы, өлкән буын вәкилеме, һәр төркем өчен аерым бүлек булдырылган. Үзенгә кирәкле әдәбиятны табып укы гына!

Соңгы елларда җәмгыятьтә ике фикер каршылыгын очратырга була: берәүләр вакыт белән акрынлап китапханәләр юкка чыга дип исбатласа, икенчеләре киресен, китапханәләрнен яңа юнәлештә үсә баруын тәкърарлый. Беренче фикерне мин кискен кире кагыр идем.  Әгәр китапханәләр рухи «агарту» белән бер рәттән, заман белән бергә атлап,   үзләренең электрон мәгълүмати челтәрләрен  булдырсалар, бу бер адымга алга китеш булыр иде. Яшел Үзән шәһәре китапханәсендә дә бу юнәлештә беренче эшләр башланган. Әгәр якын киләчәктә китапханәбездә күп компьютерлар, электрон китаплар урын алып, һәр кулланучының электрон карточкасы булдырылса, анда укылган китаплар исемлеге белән беррәттән, төрле китаплар, авторлар турында фикерләшүләр, тәкъдимнәр урын алса, бу чын мәгънәсендә алга китеш булыр иде. Бүгенге заман яшьләрен китапханәгә җәлеп итүнең төп юлын да мин нәкъ менә виртуаль китапханә челтәрен булдыруда күрәм.

Китаплар кайсы гына өлкәгә карамасын, безне матурлыкны күрергә, яшәргә, тормышны аңларга өйрәтә; тәҗрибә тупларга, акыл эшчәнлеген үстерергә, һәм гомумән, шәхес буларак формалашырга булыша. Китап чын мәгънәсендә безнең якын дустыбыз. Син аңа җанын теләгән сорау белән мөрәҗәгать итә аласын. Китаптан башка жәмгыятебездә белем, рухи байлык, сәнгать кебек төшенчәләр дә булмас иде.

Китапханәләргә ешрак йөрегез һәм сез үзегез өчен яңа сихри дөнья ачарсыз! 

Sharipovadina

Sharipovadina
@Sharipovadina

June 2022
1
7
Report

Сочинение мэктэп китабханэсендэ

Please enter comments

Please enter your name.

Please enter the correct email address.

Agree to terms of service

You must agree before submitting.

Answers & Comments


Ананасик2328


Эмм..Что?Напиши понятно пожалуйста

0 votes
Thanks 0

Подробности

Автор: Силуза Исламова

Опубликовано 30 Июнь 2014

Просмотров: 4392

Эссе

Һөнәрем минем –
китапханәче

Тат.Бүләр урта мәктәбе китапханәчесе Исламова Силүзә Гәләй кызы
Мәктәп китапханәсендә эшли башлавыма да ун елдан артык вакыт үтеп киткән.Әле беренче эш көннәремне уйлыйм да, үземнең китапханә эше турында бик аз белгәнемне искә төшерәм. Башкалар эшләгәндә бик җиңел кебек бит инде, китапны табып бирәсең, китергәч урынына куясың. Шулай дип уйлый торган идем. Ләкин эшли башлагач, китапханә эшенең төбенә төшкәч, бу һөнәрнең нинди икәненә төшендем. Китапханәче һөнәре дә җаваплы, авыр, вак, күп хезмәт таләп итә торган һөнәр икән.Еллар узып азмы – күпме тәҗрибә туплагач шуңа төшендем.
Китапханәче һөнәрен гаять киң кырлы, өстәмә белем бирүче укытучы дип әйтер идем мин.Чөнки күпме байлыкка хуҗа бит без.Әдәби әсәрләр, энциклопедияләр, сүзлекләр, электрон дәреслекләр, таблицалар һ.б.
Ә инде шушыларны укучыга җиткерү, тәкъдим итә белү китапханәчедән тора.Яңа кайткан китаплар белән таныштыру, яңа гына чыга башлаган газета – журналлар белән таныштыру өчен төрле ысуллар куллану отышлы.Ләкин, хәзерге замана баласын китап укуга тарту җиңел димәс идем мин. Бүгенге көндә тормышыбызга ныклап үтеп кергән телевизор, компьютер, интернет- китап укуга булган ихтыяҗны бик нык киметте.Әлбәттә, телевезор каршында утыру күпкә җиңелрәк.Чөнки укыйсы да юк, уйлыйсы да юк.Ләкин без бары тик китап укыганда гына андагы геройлар белән бергә көенәбез, шатланабыз.Мин үзем китапны укып бетергәнче шул кешеләр белән яшим.Әле укып бетергәч тә кат — кат әсәр турында уйлыйм, мин алар урынында нәрсә әйтер идем икән дим.Аннан соң минем үзем өчен, китап уку тел байлыгын арттырырга ярдәм итә, әле ошаган урыннары булса блокнотыма язып куям.
Минем иң зур теләгем, шушыларны укучыга җиткерү.Моның өчен төрле ысулларны куллланып карыйм.Күп төрле әдәби иртәләр, викториналар, китап күргәзмәләре, әңгәмәләр үткәрәм.Бер генә язучының да юбилейларын билгеләми калмыйбыз. Хәзерге укучыга китапны күрсәтеп , исемен атау гына җитми, аны җәлеп итәрлек юллар эзләргә кирәк.Моның өчен китапның иң кызыклы өлешен укып күрсәтү, аны тулаем уку өчен этәргеч булып тора. “Китап киңәшчең синең”, “Китап уку өчен 17 сәбәп”, “Киләчәккә китапханә аша” дигән китапханә дәресләре бик файдалы дип саныйм.
Китапханә — информацион үзәк булырга тиеш. Заман белән бергә атлаучы китапханәче өчен хәзер бик күп мөмкинлекләр бар.Китапханәдә компьютер, проектор булу минем өчен зур бәхет.Болар төрле электрон дәреслекләрдән, язучыларның СД дискларын, аудио дискларын куллану өчен мөмкинлек бирә.Булмаганнарын үзем төзим, китаплардан, газета – журналлардан, интернеттан материал җыеп презентацияләр төзим.
Китапханә үзенә тартып торсын дисәң, әлбәттә анда шартлар булырга тиеш.Безнең мәктәп китапханәсендә бар мөмкинлекләр дә бар. Китапханә зур, якты, китаплар тиешенчә киштәләргә тезелгән, газета – журнал уку өчен уку залы бар.Күп төрле стендлар, папкалар укучылар өчен ярдәмлек булып тора.Гөлләр яратам, алар да бүлмәмне бизәп торалар.
Мин үз эшемне бик яратам.2009 -2010 нчы уку елында район китапханәчеләрен кабул иттем.Алар да эшемә яхшы нәтиҗә биреп китте.Төрле конкусларда катнашырга яратам.Ике укучы район күләмендә узган “Иң күп китап укучы” бәйгесендә 2 – 3 урыннар алды.2009 нчы елда узган “Иң яхшы китапханә” конкурсында 2 урын алдым.Мондый җиңүләр мине тагын да яхшырак эшләргә рухландырып тора.

👋 Привет Лёва
Середнячок

40/250

Задать вопрос

Sharipovadina

Sharipovadina

+10

Решено

5 лет назад

Другие предметы

1 — 4 классы

Сочинение мэктэп китабханэсендэ

Смотреть ответ

1

Ответ

0
(0 оценок)

0

Ананасик2328

Ананасик2328
5 лет назад

Светило науки — 5 ответов — 0 раз оказано помощи

Эмм..Что?Напиши понятно пожалуйста

(0 оценок)

https://vashotvet.com/task/9666964

Sharipovadina

+10

Решено

5 лет назад

Другие предметы

1 — 4 классы

Сочинение мэктэп китабханэсендэ

Смотреть ответ

Ответ

0
(0 оценок)

0

Ананасик2328
5 лет назад

Светило науки — 5 ответов — 0 раз оказано помощи

Эмм..Что?Напиши понятно пожалуйста

(0 оценок)

Остались вопросы?

Задай вопрос

Найди нужный

Новые вопросы по предмету Математика

Вопросы и задания 1. В сосуде с водой проделали несколько вертикальных отверстий. Как будут выглядеть струи воды, вытекающие из этих отверстий? …

скласти розповідь про подорож використовуючи слова (Zuerst, mit dem Bus fahren, einen Tag einen Tag im Hotel Dnipro wohnen, dann mit dem Flugze …

Кам’янисті ділянки в руслі Дніпра що це К пороги Н гори П уступи?

Основи здоров’я 6 клас потрібно скласти пам’ятку «Як безпечно спілкуватися в Інтернеті»​

• 1.Пригоди — це цікаво………4-6 реченнь допоможіть​

Сочинение мэктэп китабханэсендэ

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сочинение мы хозяева нашей природы
  • Сочинение музыка в моей семье
  • Сочинение мы строим скворечник
  • Сочинение музыка баха в мобильных телефонах
  • Сочинение мы спасены от лица зайцев 3 класс