Сочинение мин булырга телим сочинение 8 класс

                              Гыйлемҗанов Фәннур. 4 нче сыйныф.

                      Татарстан. Балтач районы Субаш гомуми белем мәктәбе.

                                Кем булырга телим?

  Зур үскәч мин шофёр булырга телим. Шофёр кеше төрле машинада йөри бит ул. Кайбер шофёрлар зур машиналарда ерак араларга йөк ташыйлар. Кайберәүләр җиңел машиналарда таксист булып эшлиләр, кешеләрне бик тиз арада кирәкле урынга илтеп җиткерәләр. Тагын автобус, трамвай һәм троллейбус шофёрлары да була.Алар кешеләрнең исән- имин йөрүе өчен  җавап бирәләр. Димәк, шофёр эше —  бик җаваплы эш. Шофёр кеше юл йөрү кагыйдәләрен төгәл белергә һәм үтәргә тиеш. Кагыйдәне әз генә базган очракта да, һәлакәткә очрарга мөмкин. Шулай булгач, шофёр кеше бик игътибарлы һәм уяу булырга тиеш.

     Авыр хезмәт булса да, миңа бу һөнәр ошый. Мин машинасында көн саен эшкә китүче әтиемә кызыгып калам.

                         “Мин дә әтием шикелле,

                           Шофёр булырга уйлыйм.

                           Шуңа күрә көне буе,

                           Машинам белән уйныйм.

                          Тизрәк үсеп буйга җитсәм,

                           Мин шофёр булыр идем.

                            Урамдагы бар баланы,

                            Утыртып йөртер идем.”  

метки: Булырг, Килэчэктэ, Бугенг, Жэмгыятьтэ, Башкирский, Татарча, Татарск, Кебек

Максат : 1. Укучыларны һөнәрләр дөньясына алып керү, аларда теге яки бу һөнәргә кызыксыну уяту; теләк — омтылышларын ачыкклау һәм эш дәвамында һөнәр иясенә кирәкле күнекмәләр булдыру өстендә эшләү;

2. Укучыларны алдынгы хезмәткәрләр үрнәгендә тәрбияләү;

3. Туган якка мәхәббәт тәрбияләү;

4. Хезмәтнең һәрнәрсәдән дә өстен, куәтле көч булуын, җәмгыятьтьтә барлык байлыкның эш, хезмәт белән генә тудырылуын төшендерү;

5. Илебез байлыгын тудыручы, аның чәчәк атуы өчен армый — талмый хезмәт куючы һөнәр ияләренә мәхәббәт хисе уяту;

6. Яңа һөнәр — шәфкать туташы һөнәрен үзләштерү;

Җиһазлау :» Авылымның алдынгы кешеләре» — альбом.

Дәрес барышы :

Укытучы:

— Укучылар, сезгә билгеле булганча, сыйныф сәгатебез «Минем яраткан һөнәрем» дип атала.

— Һөнәрләр… Катлаулы да, мактаулы да алар. Теләгәнеңне сайла! Һәркайсыгызның үзенә генә хас исе бар. Икмәк пешерүчедән хуш исле икмәк исе аңкый, табибтан дару исе, остаханәдә эшләүче балта остасыннан йомычка исе килә.

— Укучылар сез шушы һөнәрләрнең кайсын сайларга уйладыгыз икән? Ягез әле, тыңлап узыйк.

1 нче укучы — тәрбияче.

Һәркемнең күңеле тарткан һөнәре була. Минем хыялым — балалар тәрбиячесе булу. Мин бик тә балалар яратам. Аларга төрле уеннар, җырлар өйрәтер идем. Кечкенә балаларга игътибарлы булырга кирәк, чөнки алар әле бик нәниләр, бик кечкенәләр.

Тәрбиячегә бала җанлы булырга кирәк, сабыйның хәлен аңларга, аның кебек уйнарга, көләргә кирәк. Бары тик шул вакытта гына син аларның күңелен яулый аласың һәм үз эшеңнең остасы буласың. Мин тәрбиячегә кирәкле сыйфатларны үземдә булдырырмын. һәм киләчәктә хыялым тормышка ашар дип уйлыйм.

6 стр., 2561 слов

Кеше р яктан г з л булырга тиеш

… әп һәм хезмәт сөючән халык булып та, беркайчан да алдынгы илләр кебек мул һәм иркен яшәгәне булмады. Чөнки дәүләтебез нич … елда милли хәрәкәт башланды. Бу хәрәкәт «Татар иҗтимагый үзәге» дип аталды. Үз халкы язмышына битараф булмаган һәр кеше бу хәрәкәтк … керә барды. Без үзебезнең кем икәнлегебезне дә онытырга тиеш идек һәм… дистәләгән «гобәрнә»ләрнең берсе итеп йөртелдек. Аннан соң күпме …

2 нче укучы — сатучы.

Мин киләчәктә сатучы булырга телим. Бу — мактаулы һәм игелекле һөнәр. Сатучы булу — ул бик җаваплы һәм шул ук вакытта кызыклы эш. Аның бурычы кешеләргә теге яки бу товарны тәкъдим итү генә түгел, ә бу төр товар турында төгәл мәгълүмат та бирү.

Ул ихтирамлы, игелекле, сатып алучылар белән яхшы мөгамәләдә булырга тиеш. Сатучылар арасында да төрле кеше очрый. Кешелекле, игътибарлы, түзем, сабыр холыклыбулырга кирәк.Мин үземдә бу сыйфатлар бар дип уйлыйм. Киләчәктә мактаулы, ихтирамга лаек сатучы булырмын.

3 нче укучы — умартачы.

Мин киләчәктә «татлы һөнәр иясе» булырга телим. Кем соң ул татлы һөнәр иясе? Ул — умартачы. Минем абыем тирә-юньдә умартачы буларак дан тота, мин киләчәктә үзебезнең умартачылар нәселен дәвам итәрмен.

Күңелем балыклы күле, ямҗле табигате, җәнлекле урманнары бәлән дан тоткан авылыма тартыла.

Бу хезмәт кешесеннән нәрсә сорала соң? Беренчедән — хезмәтеңне ярату. Икенчедән — бал кортларын яшь баланы тәрбияләгән кебек карарга кирәк. Ояларны урыннан — урынга күчерү дә бал мул булсын бик әһәмиятле.Бал кортлары карабодай басуларын серкәләндерүдә зур файда китерәләр.Умартачыга ярдәм,киңәш сорап та күп киләләр.Бал-кешене дәвалый,күп авырулар балдан җаннарына-тәннәренә сихәт табалар.Мин һәркемгә хәлемнән килгәнчә прополис белән дә,киңәшләрем белән дә булышырмын.Киләчәктә кәрәзле бал җитештереп,карт-карчыкларны шатландырырга уйлыйм.Киләсе елдан аабыем бал корты агуын һәм ана кортларның»сөт»ен җитештерүне дә үайга салырга тели.Чөнки аларга дәвалау һәм косметика өлкәләрендә ихтыяҗ зур.Ә моңа умарта башы саннарын арттырып кына ирешергә мөмкин.

4 нче укучы — огроном.

Минем алтын үстерүче буласым килә.Сез гаҗәпләнерсез:алтын үстерүче дә буламы?Әйе,була икән.Ул-агроном,ягъни авыл хуҗалыгы белгече,кыр хуҗасы.Авыл

хуҗалыгы белгече хезмэте бик тынгысыз .Мин кечкенәдән үк бабайдан «чәчү»,»урак»,»җир» дигән сүзләрне ишетәм.Җиргә,ипекәйгә хөрмәте зур аның.Шулай булмый мөмкин түгел,чөнки бабай Бөек Ватан сугышында да катнаша,тормышның ачысын-төчесен дә күп татый.Бабам җирнең уңдырышлылыгын арттыру,һәр гектардан мул уңыш алу өчен алдынгы тәҗрибәне киң куллана.

Бервакыт бабай Мәскәүдән ярты капчык яңа сорт бодай күтәреп кайтты. Ишек төбендә басып тора, шатлыгы бөтен кыяфәтенә чыккан, йөзе дә кояш кебек балкый. «Бабай, әллә алтын биреп җибәрделәрме?» — дип шаяртуыма ул: «Улым, бу алтынга алмаштыра торган әйбер түгел, бодай бу, бодай, — диде. Аннан ул дәртләнеп бу сорт хакында, аның гектардан күпме уңыш бирәчәге, киләсе елда уңышның күпме киләчәге хакында сөйләде.

Икмәк үстерергә бөтен көчен бирүче, җиргә гашыйк бабам белән горурланам мин. Ул алтынны үзе үстәрә.

2 стр., 568 слов

Китап укып елый алганнарны к еленд булмый каралык

… хмәтле. (24) Бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш! (25) Китапсыз күңел — буш күңел, китапсыз йорт — нурсыз йорт, … фотосурәтләре дә, хәтта шпаргалкалары да… (15) Классикларыбызны укып үсмәгән, бүгенге язучыларыбызны белмәгән милләтт … йе, бу шулай. Бүген укучы, кибеткә кереп, китап алмый. Китап геройларын кызганып еламый, алар белән бергә шатланмый. Көне-төне компьютерда уйный. …

Шул ук вакытта безнең президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев тә авыл хуҗалыгы белгече. Аны зирәк акылы шул югары баскычка — президент дәрәҗәсенә күтәргән.

Мин алардан — туган туфракка, җиргә гашыйк кешеләрдән үрнәк алам, алар кебек булырга тырышам. Өстәлебездә һәрвакыт хуш исле икмәк булсын өчен мин көчемне кызганмам.

5 нче укучы — китап басучы.

Бүгенге тормышыбызны китап, гәзит, журналдан башка күз алдында китерүче дә читен. Һәркем үзенең беренче укытучысын, беренче китабы — әлифбаны, укыган беренче шигырен яхшы хәтерлидер. Ә алар китап басучыларның оста куллары белән эшләнгән бит. Китап басучы һөнәре бик борынгылардан саналмый, әмма җәмгыять өчен бик кирәкле һөнәр. Кино, трамвай, поезд билетлары, төрле эш кәгазьләреннән файдалану безгә зур уңайлык туйдыра, вакытны янга калдырырга ярдәм итә. Мин балаларны матур — матур китаплар белән шатландырырга телим. Китаплар зурлар өчен дә, гомүмән, һәркем өчен кирәк. Китап — безнең дустыбыз ярдәмчебез, киңәшчебез.

«Китапсыз өй — тәрәзәсез бүлмә»дип юкка гына әйтмәгәннәр.Китаптан башка белем юк.Китап булмагач бик кыен.Мәсәлән,хәзерге вакытта мәктәпләрдә укучыларга дәреслекләр җитми.Мин күп итеп дәреслекләр бастырыр идем,бер укучы да дәреслеккә аптырап утырмасын,рәхәтләнеп укысын һәм шул ук вакытта алар китапларга сакчыл булсыннар иде.Мин бу һөнәр турында туганыбыздан белдем.Бу белгечлекне алу өчен Казандагы 4 нче һөнәри-техник училищеда белем алырга кирәк,ә аннан соң Мәскәү полиграфия институтына конкурссыз (ярышсыз)керү хокукы бирелә.

Минем теләгем тормышка ашар дип уйлыйм.

6 нчы укучы — табиб.

Минем киләчәктә шәфкать туташы буласым килә.Үз эшеңнең остасы булу өчен белем,еллар дәвамында тәҗрибә тупларга кирәк,бары тик шул вакытта гына уңышка ирешеп була.Шәфкать туташына,гомумән,табиюка чисталык,пөхтәлек,шәфкатьлелек,игелеклелек кебек сыйфатлар булдырырга кирәк.

Ә бәлки әле мин шәфкать туташы гына түгел,ә хирург булырмын.Бу һөнәр иясе булу өчен төпле белем,түземлелек,сабырлык кирәк.Хирурглар,кинолардан күргәнемчә,сәгатьләр дәвамында катлаулы операцияләр ясыйлар.Әгәр дә батыр йөрәкле,алтын куллы хирурглар булмаса,күп кенә кешеләрнең чәчәктәй гомере өзелер иде.Мәсәлән,Русиянең беренче Президенты Борис Николаевич Ельцинның гомерен милләттәшебез саклап калды дип әйтергә тулы хакыбыз бар.Батыр йөрәкле,алтын куллы,тирән белемле Ринат Акчурин белән горурланам,аның кебек булырга тырышам,киләчәктә сәламәтлек сагына басармын,кешеләрне авыру-чирләрдән йолып калырмын.

7 нче укучы — укытучы.

Дөньяда бик күп һөнәрләр бар.Мәсәлән,шофёр,йөк ташучы,өй төзүче,шәфкать туташы һәм башкалар.Шофёр йөк ташый,төзүче өйләр төзи,йортлар сала,шәфкать туташы кешеләрне дәвалый.Ә мин үзем өчен һөнәр таптым.Укытучы!Нинди бөек исем!Ничек горур яңгырый!Укытучыдан башка шагыйь дә,язучы да,төзүче дә,табиб та юк.Нәни бала күңеленә изгелек орлыгы салучы ул-укытучы.

2 стр., 660 слов

Минем нием укытучы сочинение татарча

… ң тарихына, мәдәниятенә, бөек кешеләренә ихтирам тәрбияләү, ана телебез белән горурлану хисе уяту. Укытучы кайсы гына чорда яшәмәсен, ул чын … Бу — укучыларны рухи яктан сәламәт шәхес итеп тәрбияләү минем бер уңышым. Мин дәресләремдә укучыларымның сөйләмен лексик … әдәге уңышларыбыз, һичшиксез тагын да зуррак булыр. Мин бер гади укытучы булып Хезмәт итәм бүген тормышта. Һәр укучым язылмаган роман, Һәр …

Укытучы!Сине яратсыннар,тыңласыннар өчен синең йөрәгеңдә күпме ялкын,җылылык булырга тиеш.

Укытучы эшен ювелир хезмәте белән чагыштырып карыйк әле. Аз гына төгәлсезлек җибәрдеңме асылташ яраксызга әйләнә.Тик кеше җаны таш түгел.Аны зиннәтле түш бизәгеннән алып ташлап булмый.Менә шуңа укытычыга кеше рухының һәр кисәкчеге ахактай саф булсын,аңа бер тап та төшмәсен өчен тырышырга туры килә.

Мин кечкенә балалар яратам,аларга төрле уеннар өйрәтәм,укытучы-укучы булып уйныйбыз.Телевизордан балалар чыгышларын кызыксынып карыйм.

Үз хезмәтеңнең чын остасы булу өчен тырышып укырга,фән нигезләрен үзләштерергә,көндәлек үз өстеңдә эшләргәң,белемеңне баетырга кирәк.Шунда гына син үз хезмәтеңнең чын остасы буласың.Юкка гына әйтмиләр бит:

Хезмәт аша туа чын батырлык,

Хезмәт илтә иң зур хөрмәткә

Хыялым тормышка ашса,

Мин үземне бәхетле санар идем.

Укытучы:

—Әйе,укучылар,бәхет төшенчәсенә яраткан һөнәреңне үзләштерү,үз максатыңа ирешү дә керә.

Бәхет нәрсә?Ничек табыла ул?Син яшь кеше сорау бирәсең.Менә болай кыска гына итеп килә сиңа җавап бирәсем:

-Гади хезмәт белән дус бул да син,

Җиң сызганып каршы ал гына!

Шул чагында бәхет кулын сузып,

Үзе килер синең алдыңа.

(З.Туфайлова.)

Бөек татар шагыйре Г.Тукай да «Зур бәхетләр җиң сызганып эшкә бирелгәннән килә», — дигән.

Сезнең һәркайсыгызның олы максаты булырга тиеш. Ә олы максатлы кешеләр, дулкыннарны ярып алга барган зур кораб кебек, теләсә нинди кыенлыкларны җиңәләр.

Укытучы:

— «Һөнәрләр күп, теләгәнеңне сайлап ал!»- дип атадык сыйныф сәгатен. Хәзере тормышта бөтен теләкләреңне дә тормышка ашырып була. Әгәр тарихыбызга күз салсак, әби — бабаларыбызның бала чакларын бәхетле булган дип әйтеп булмый. Алар бик күп югалтулар да кичергән. Югалтуларның иң авыры сугыш елларына туры килгән. Бу темага мин, укучылар, юкка гына мөрәҗәгать итмәдем. 2010нчы ел нинди дата белән истә калачак?

Укучы:

— Бөтен дөнья халкы Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итәчәк.

Укытучы:

— Сугыш кешеләрне зур сынау алдына куйган. Тыл фронтны киендерергә һәм ашатырга тиеш булган. Сугыш беркемне дә аямаган. Барлык көндәлек мәшәкать хатын — кыз һәм үсмер балалар җилкәсенә төшкән. Барлык кешелек сугыш законнарына буйсынырга тиеш булган. Хәзерге көндә алар безнең өлкән яшьтәге әби — бабалаларыбыз.

2 стр., 601 слов

«Укытучы булу җиңелме?»

… бары тик хезмәтеңне яратып һәм күңел биреп башкарганда гына ирешеп була. Ә хәзерге заман укытучысына тормыш нинди генә таләпләр куймый? Укытучы шул сынауларны … тирән эз калдыручы, бала күңеленә иң якын кешене — УКЫТУЧЫ дип атыйлар. Авыр юлны халкы белән бергә үткән, Һәм язмышын халкы бел … ән уртак иткән, Иле белән бергә кайнар сулыш алса, Кеше …

Һәр ел саен , салкын кыш үтеп, табигатькә гүзәл яз аяк баскач,күркәм гадәт буенча, бөтен дөнья халкы Бөек Җиңү көнен бәйрәм итә.

Җиңү… Бөек Җиңү, дибез. Аны яулау өчен нинди озын юллар үтәргә, нинди зур авырлыкларга, сынауларга түзәргә туры килгән бит. Йокысыз төннәр, куркыныч көннәр… Туган иле өчен, Ватаны өчен күпме кеше яу кырында ятып калган… Күпме гөнаһсыз сабыйларның, аналарның чәчәктәй гомерләре өзелгән… Әйе, шатлыклы кән булу белән беррәттән, моңсу, ямансу көн дә әле ул — Җиңү көне. Күп кеше аны шатлыклы елмаю һәм, шул ук вакытта, күз яшьләре белән каршы ала…

Мәктәбебездә ветераннар белән очрашулар һәрчак булып тора. Без укучылар бу очрашуларны гел көтеп алабыз, ветераннарга үзебезне кызыксындырган сорауларыбызны бирәбез. Алар да безнең янга теләп киләләр.

— Сез, балалар, чәчәкләр төсле. Сез — безнең киләчәгебез. Бәхетле булыгыз! Сугыш зур афәт ул. Без күрдек инде аны, ә сезгә күрергә язмасын, — диләр алар. Кешелекле ветераннарыбызның изге теләкләре, Ходай кушып, чынга ашсын иде.

Аллага шөкер, без тыныч һәм бәхетле тормышта яшибез. Без моның өчен ветераннарга, тол әбиләргә рәхмәтле булырга тиеш. Аларның саны елдан — ел кими. Димәк, безнең «җанлы тарихыбыз» юкка чыга дигән сүз! Ләкин, бернәрсәгә дә карамастан, без аларның берсен дә онытмаска тиешбез. Ветераннар — зур хөрмәткә лаек кешеләр алар. Чын күңелдән рәхмәт аларга!

Рәхмәт сезгә! Сез бит безнең өчен

Авыр, озын юллар үттегез.

Сез бит безгә матур һәм бәхетле,

Якты тормыш бүләк иттегез!

Еллар узар, буыннан — буынга

Таралачак сезнең даныгыз.

Ә сез һаман якты йолдыз булып

Зәңгәр күктә балкып яныгыз!

Күңелемнән чыккан саф теләкләр

Яңгырыйлар сезнең хөрмәткә.

Сәламәт һәм бәхетле булыгыз,

Сез һәрвакыт безнең йөрәктә.

Бу шигырь юлларын үзебезнең мәктәп укучыбыз Ләйсән Гәйнетдинова ветераннарыбызга багышлап язган. Без дә аның белән бер теләктә булып дәресебезне төгәллибез.

Барыгызга да зур рәхмәт!

Һөнәр — кулдагы алтын беләзек диләр. Әмма бу мәкаль чынлыкка туры килсен өчен чын-чынлап күңелеңә яткан һөнәрне сайлау мөһим. Әйтергә кирәк, әлеге эш җиңелләрдән түгел. Алдагы бөтен тормыш күп очракта яшьлектә кабул ителгән карарга бәйле бит.

23 стр., 11240 слов

Инша кеше уз язмышына узе хужа – Материал : «Бәхетле булу өчен …

… йорт булып, аларда урысча юньләп белмәүче казахлар яши. Мине нинди җәһәннәм читенә алып килдең, дип Разия әзрәк … ре Әлфия көн-төн эштә, биш баланы үстереп, кеше итәргә тырыша. 1951 елның көзендә Фәрит 4нче … әнче үк маңгайга языла, диләр. Күп кеше, язмышка буйсынабыз, дип, эчкечелеккә сабыша, хәер сорашып йөри … ре Әлфия көн-төн эштә, биш баланы үстереп, кеше итәргә тырыша. 1951 елның көзендә Фәрит 4нче …

Бүген мәктәпне тәмамлаучылар тырыша-тырыша бердәм дәүләт имтиханы биреп изалана. Әмма алда яшүсмерләрне тагын да катлаулырак сынау көтә. Кая укырга керергә, нинди һөнәр сайларга дигән сорау аларның җилкәләрендә авыр йөк булып ята. Әле бит карарны алдагысын күзаллап кабул итү зарур. Югыйсә, университет-институт тәмамлап, эшсезләр сафын тулыландыруың ихтимал (мәшгульлек үзәкләре исәбе буенча Татарстанда 30 меңгә якын кеше эшсез).

Тормышта мондый сансызлык мисаллары шактый күп. Кайда да ярый, укырга гына булсын дип белем йортын сайлаучылар бүген җитәрлек. Аннары алар йә эш таба алмыйча интегә, йә сайлаган белгечлеге белән гомерен бәйләргә теләми. Ахыр чиктә заяга узган биш-алты ел турында үкенергә генә кала.

Соңгы бер-ике елда, ниһаять, икътисадчы, юрист, психолог булырга ашкынучылар берникадәр кимеде. Җитәкчеләребез сөенеченә техник белгечлекләр алырга теләүчеләр саны ишәйде. Эшче һөнәрләренең абруен күтәрә торгач, егет-кызлар техникум-училищеларга баруны оят санаудан да туктады кебек.

Югары белемле эшсезләр саны арткан мәлдә электр һәм газ ярдәмендә эретеп ябыштыручылар, сәнәгать корылмалары монтажчылары, токарьләр, шоферлар, ташчылар, экскаваторчылар, аш-су осталары, тракторчы-машинистлар, кунакханә хезмәткәрләре, туризм өлкәсендә эшләүчеләрне колач җәеп каршы алалар бит. Шуңа да яшьләр беренче чиратта нәкъ менә хезмәт базарындагы вәзгыяткә игътибар итеп эш йөртсен иде.

Ә гомумән алганда, артист буласың киләме синең, хисапчымы, инженермы — эш анда гына түгел. Хикмәт сайланган һөнәреңнең остасы була белүдә, башка бернинди һөнәргә дә алыштырмаслык итеп шөгылеңне гомерлеккә сайлауда. Шул очракта гына һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинәгә әверелә ала.

чык тәрбия сәгате 23 январь, 2014 ел

9 класс

Укытучы :Галиева Л.И.

Тема: Һөнәр сайлау-җаваплы эш

Максат: Укучыларга кеше тормышында һөнәрнең бик мөһим урын тотуына төшендерү.

Укучыларга тиешле белгечлек сайлап алу юнәлеше бирү.

Һөнәр сайлауда җаваплылык хисе, җитди булу сыйфаты формалаштыру,

гаилә тарихын өйрәнүгә этәргеч булдыру, һәртөрле хезмәткә, хезмәт кешесенә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, аңлатмалы сүзлек, «Актаныш-туган җирем» китабы, 2 төркемгә карточкалар

Дәрес барышы:

Кереш өлеш (Слайд1)

Балачакны ташлап китәр чаклар

Сизелми дә үтеп китәчәк.

Балачаклар инде кире кайтмас:

Алда юллар сезне көтәчәк.

Алда юллар — кайсын сайларга?

2 стр., 522 слов

На татарском языке о профессиях

… әлләрдә энергетиклардан профессиональлек һәм кыюлык таләп ителә. Нинди дә булса сәбәпләр аркасында электроэнергия сүндерс … атказанган агрономы”, “Татарстанның атказанган терлекчесе” бар. Болар барысы да авылдашларның хезмәт батырлыгы турында сөйли. Безнең авыл үзенең мич салучылар, балта … полтиех көллиятен тәмамлады. Абыем мәктәптә дә яхшы укыды. 9 нчы сыйныфтан соң көллиятнең “Электромеханика һәм …

Мең төрле уй баштан үтәчәк.

Дөрес һөнәр сайлаганда гына

Көтәр сезне матур киләчәк

Безнең бүгенге класс сәгатенең темасы: » Һөнәр сайлау- җаваплы эш» ( 2нче слайд.)

Бу дәрес сезгә файдалы булыр дип уйлыйм, чөнки сезнең алда хәзердән үк «Нинди һөнәр сайларга?» дигән сорау тора, һәм кайберләрегез 9 класстан соң ук инде үзенең сайлаган һөнәре буенча укырга китәчәк.

Һөнәр сайлау — кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14 — 15 яшьтән үк уйлана башларга кирәк. Тора-бара яңа теләк-хыяллар барлыкка килергә мөмкин. Ә инде югары сыйныфларда укыганда үзеңә кирәкле профиль буенча белемнәрне арттыра алу мөмкинлеге

булганда 9 нчы класста дөрес профиль сайлау — иң мөһим мәсьәлә. Бүгенге дәресне без 2 төркемгә бүленеп алып барарбыз.Сез фикерләрегезне бергә уйлап җавап бирерсез.

Уку мәсьәләсен кую.

Күренекле мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри үзенең

» Тәрбия китабы»нда балаларга биргән нәсыйхәте белән танышыйк. ( слайд) «Әй җаннарым, угланнарым, хикәятемне ишетегез — һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын-көмешләр кеше өчен хәтәрдер: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр ышанычлы дәүләттер, һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй угыл, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал»

Бу хикәяттән ниләр белеп калдыгыз? Нигә К. Насыйри аны беренче хикәят итеп алды икән?Һөнәргә өйрәнергә куша. Тәрбияле дә, белемле дә булыгыз, ди.Һөнәрле кеше — бай кеше. Малы югалса да, ул үзе югалмый. К. Насыйри да иң беренче баланы кечкенәдән һөнәргә өйрәтергә кирәклеген әйтә. -Әйе укучылар, һөнәре булган кеше үз белгәннәрен башкаларга да өйрәтә

Һөнәрнең кеше тормышында мөһим урын тотуы турында фикер алышырбыз.

Уку мәсьәләсе чишү.

1нче бирем.-Нәрсә ул һөнәр? Лексик мәгънәсен ачыклыйкКул көче белән башкарылган эш.

Нинди һөнәрләр турында ишетеп, күреп, укып беләсез?Балта остасы, тимерче, сәгать төзәтүче, аш пешерүче, элемтәче.2 нче бирем.- Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк, кайсы сыйфатларны үзеңдә булдырырга кирәк? ( Укырга, түземлек, сабырлык, ихтыяр көче, тырышлык, теләк, сәләт) — Нәрсә ул профессия? — Билгеле бер хәзерлек, белем таләп итә торган хезмәт.- Һөнәр белән профессия арасында аерма бармы?- Бар. Профессия алу өчен махсус уку мәҗбүри, ә һөнәрнең кайберләрен укымыйча да үзләштереп була.

Һөнәр- 1.Кул көче белән нинди дә булса эшләнмәләр ясау, җитештерү очен махсус күнекмәләр таләп ителә торган эш, кәсеп. Нинди дә булса олкәгә караган белгечлек, профессия, шогыль.

3 стр., 1265 слов

«Укытучы- иң изге, иң кирәкле һөнәр иясе» темасына

… еш уйланам. Математика һәм информатика укытучысы нинди булырга, нинди замана таләпләренә җавап … җавап табарга тырышырмын. Укытучы булырга карар кылган кеше үзенең җилкәсенә шәхес т … – катлаулы һәм җаваплы һөнәр иясе, укытучы – шәхес формалаштыручы, ләкин … туган авырлыкларны җиңәргә булыша. Укытучының яхшы күңелле булуы укучының мәктә … эшләргә дә эшләргә… Үзенең хезмәт җимешен күреп сөенергә, үзен б …

2.Үзенә хас алым , методлар системасы булган берәр төрле практик эшчәнлек өлкәсе. Һәвәскәрлек, нинди дә булса эшкә осталык, мавыгулык.

(Татар теленең аңлатмалы сүзлеге)

Үзегезнең танышларыгыз, дусларыгыз, туганнарыгыз арасыннан нинди Һөнәр осталарын әйтә аласыз? (җаваплар)

Сезгә кызыклы сорау бирәсем килә. Укымыйча яки эшләмичә яшәп буламы? ( Кешенең һөнәре, кәсебе, шөгыле булырга тиеш. Юк, бу очракта кеше начар юлга баса.)

Сезгә бигрәк тә һөнәрле булу кирәк. Сез барыгыз да егетләр — булачак гаилә башлыклары. Шулай булгач, сез яклаучы, саклаучы, туендыручы кеше булачаксыз. ( нче слайд)

«Хезмәт — дөньяда бары тик кешегә генә хас һәм ул гына лаек булган бәхет ул » дигән сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел. ( К.Ушинский )

Гадәттә, малайлар әтиләренә охшарга тырыша. Әтиегез яки әниегез белән уртак шөгылегез, алардан өйрәнгән һөнәр турында сөйләгез. Сезне кызыксындырган һөнәр нинди? (Егетләрнең җавапларын тыңлау)

Кызларны әниләре нинди юнәлештә тәрбияли икән?(Кызларның чыгышы.)

Һөнәрләр иле син, Актаныш

Безнең районның танылган үз һөнәр ияләре бар. Алар менә шушы китапларга кертелгән. Анда безнең авылдан Хәмзин Гыйлмегали абый да кертелгән. Аның оныгы безнең сыйныфта укый. Ул- Илһам. Әйдәгез ул үзенең бабасы белән безне дә таныштырсын әле.

Илһам бабасы турында сөйли.

Без бу шәхесне зурлап искә алырга тиешбез. Аның шундый дәвамчылары булуы да бик зур горурлык.

Бирем

Профессия сайлаганда, без иң элек нәрсә турында уйлыйбыз нинди факторларга игьтибар иттегез? (Укучыларның фикерләре тыңлана).

хезмәт шартлары; эш хакының күләме;

профессиянең популярлыгы; әһәмиятлеге;

сәләт; күңелгә ятуы;

әти-әни, туганнар, дуслар киңәше; инең һөнәреңә ихтыяҗ булу, сәламәтлеккә.

Профессияне сайлаганда өч төшенчәне онытмаска кирәк: ТЕЛИМ БУЛДЫРАМКИРӘК

Телим булдыра аламмы кирәк

Профессия сайлауның 5 принцибы.

-Профессия сайлау җиңел түгел. Аны сайлауның үз принциплары бар. Хәзер шулар белән танышып китик:

1. Шәхси кызыксынулар. (Һәр бала ниндидер профессия белән кызыксынырга мөмкин).

2. Гаилә традицияләре. (Кайбер гаиләләрдә барысы да укытучы, бухгалтер, хәрби хезмәткәр, механизатор һ.б. булырга мөмкин).

3. Укудагы уңышлар. (Аерым фәннәр «5»легә генә укып, ул фән белән тирәнтен кызыксыну).

69 стр., 34179 слов

Гариф ахунов артышлы тау буенда

… 47 Н. Арсланов иҗаты 47 Г. Ахунов иҗаты 48 Г. Ахунов. «Артышлы тау буенда» 48 Хәсән − минем яшьтәшем … вадис образы (Инша) 50 Эчкән кеше − беткән кеше (Инша) 50 Мирзаның үлеме − иң югары дәрәҗәдәге мәгън … кайтып кала. Шуңа күрә, әсәр турында нинди дә булса фикер әйтү өчен, аны тулысынча укып чыгарга … да аларның озак яшәвенә сәбәп буладыр. Кеше кыска сюжетлы әсәрләрне исендә калдыра, аларны башкаларга …

4. Җәмгыять тарафыннан таләп ителүе. (җәмгыятьтә яңа һөнәрләр барлыкка килә).

5. Укырга керү өчен мөмкинлекләр булуы. (Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, югары уку йортына бер имтихант биреп кенә керү, яки вузның түләүле бүлекләрендә уку өчен финанс кыенлыклары булу).

Профессияләр төркемнәре.

(Укучылар белән бергәләп).

1. Кеше-кеше (тәрбияче,сатучы, шәфкать туташы һ.б.).

2. Кеше-табигать (агроном, зоотехник, урманчы һ.б.).

3. Кеше-техника (токарь, слесарь, машина йөртүче һ.б.).

4. Кеше- тамгалар системасы (компьютерда җыючы, хисапчы,

кассир һ.б.).

5. Кеше-сәнгать образы (рәссам, буяучы, чәчәкләр үстерү остасы

һ.б.).

Безнең укучылар һөнәр сайлау турында уйланалармы ? Аларның фикерләрен белү максатыннан, түбәндәге анкета сораулары бирелгән иде. ( нче слайд).Нәтиҗәләр белән танышыйк.

1. Киләчәккә нинди һөнәр сайлар идең?

2. Ни өчен бу һөнәрне сайладың?

3. Әти-әниең фикере белән туры киләме?

4.Кайсы мөһимрәк:

а) кызыклы эшме;

ә) зур акчамы;

б) югары дәрәҗәме?

5. Югары белем алырга телисеңме?

6. Ни өчен югары белем алырга телисең?

а) армиягә бармас өчен;

ә) күп акча эшләү;

б) яхшы укыйм;

в) әти -әни тели.

Анкета нәтиҗәләренән күренгәнчә һөнәр сайлау теләкләрегез зурдан икәне күренә.

Сорауга җаваплар төрле: тәрҗемәче, эретеп ябыштыручы, тәрбияче, инженер, юрист, программист,укытучы

Кызыклы, һәрвакыт кирәк, балалар яратам, әтием шул һөнәр иясе, ошый кебек җаваплар

Кызыклы эш-2, зур акча-3, югары дәрәҗә-2

Әйе-7

Әти-әни тели- 2, күп акча эшләү- 4, яхшы укыйм-1

Нәтиҗә. Үзегез эшли алырдай сәләтегез булган гына һөнәр сайлагыз.

ТНВ да «Һөнәр» тапшыруы бара, шуны карарга тәкъдим итәм.

Мәкальләрне дәвам ит!

Һөнәр иясе бай булмас, бай булмаса да ач булмас.

Эшчән бәхетне эшендә күрер, ялкау бәхетне төшендә күрер

Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә

Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата.

Һөнәрленең кулы алтын, акыллының акылы алтын.

Һөнәрле үлмәс,………………һөнәрсез көн күрмәс.

Хезмәт иясе-……………..хөрмәт иясе.

Эше барның……………ашы бар.

Эш сөйгәнне………………ил сөйгән.

Агачны яфрак бизәсә,……………….кешене хезмәт бизи.

Игътибарлылыкка уен.

1 төркем.

1. Күзе яхшы күрә, сәламәт, акыллы, түзем, тиз фикерли, компьютерны яхшы белә (программист)

2. Аралашучан, батыр, сабыр, күп укучы, матур сөйләшүче, күп йөрүче, табигатьнең бөтен авырлыгына түзә алучы (почтальон)

3. Таза, сәламәт, акыллы, батыр, биектән курыкмаучы кеше (очучы)

4. Иҗади, хыялый, күп күрә белүче, тырыш, сабыр, төсләрне аеручы, табигатьне һәм кешеләрне яратучы, эш коралы — пумала (рәссам).

2 төркем.

1. Хезмәт ярата, игътибарлы, сабыр, төсләрне аеручы, юл билгеләрен яхшы белә, кешеләр белән тиз уртак тел таба (шофер)

2. Үсемлекләр үстерү өчен җанын-тәнен кызганмаучы хезмәт иясе, җәй көне басудан кайтмый (агроном).

3. Сызымны яхшы сыза, укый, планлаштыра, оста сөйли, ышандыра, үзен яклый, эшен күрсәтә, төрле проектлар эшли. (архитектор)

4. Матур яза, балаларны ярата, әдәпле, күп белән, сабыр, таләпчән (укытучы, педагог)

Бу кызыклы!

Бүгенге көндә хезмәт базарында кирәкле профессияләр турында сөйләшү.

Бүгенге заманның зур проблемаларының берсе — эшсезлек.

Хезмәт базарында ниләр бар икән?

Укытучы: Соңгы еллардагы статистик мәглүматълар буенча 40 000 төр һөнәр булуы билгеле. Һөнәр сайлаганда хезмәт базарындагы хәлләрне дә истә тоту зарур.

Хезмәт базарындагы яңалыклар

1.Чыгыш. Бүген Татарстан республикасында югары белем алырга теләүче яшьләрнең саны артык күп. Ә республика икътисады югары белемле белгечләргә түгел, нәкъ менә эшче кулларга 4 мәртәбә кытлык кичерә. Предприятияләрдә белгечләр гeнә түгел, эшче куллар да җитешми. Бүгенге көндә аларда теләсә кем эшли дә алмый. Иң беренче чиратта компьютерны бик яхшы белү таләп ителә. Бүгенге көндә Татарстанда hөнәри белем бирүнең сыйфатын күтәрү программалары тормышка ашырыла. Кайда белем алуың мөhим түгел иде. Хәзер, киресенчә, hөнәри хәзерлек алга чыкты.

2 Чыгыш. Яшьләр арасында нинди һөнәрләр популяр?

— Хезмәт күрсәтү-сервис өлкәсендәге һөнәрләр: аш-су остасы, чәчтараш, заманча, яңа — IT-технологияләр белгечлеге, программалаучы, эшче һөнәрләреннән электр-газ белән эретеп ябыштыручы, автомеханик, машина йөртүче, электромонтер, төзүче һөнәрләре популяр.

Чыгыш .

Республикага, Республика предприятиеләрендә хәзер инженер-техник белгечләргә — технолог, конструктор, төзүче,

Чыгыш. Актаныш районынабүген кирәкле һөнәрләр

Актаныш районында бүгенге көндә кирәкле һөнәрләрне белер өчен без мәшгүллек үзәге директоры Әмирҗан абый Хәмидуллинга мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне җиткерде: авыл хуҗалыгы районы буларак , иң беренче урында махсус югары белемле мал табиблары, агроном, зоотехниклар җитешми. Яңа технологияләр белән идарә итә торган, заманча техниканы иярли алучы механизаторлар, токарьлар, электр газ белән эретеп ябыштыручылар, төзелешкә- инженер- төзүчеләрләр кирәк. Районга югары белемле табиблар кирәк. Укытучы, тәрбиячеләргә мохтаҗлык юк. Мәдәният өлкәсендә киләчәктә үзен чын профессиональ итеп күрә торган талант ияләре кирәк. Баш белгеч бухгалтерларга ихтыяҗ зур. Юрист, экономистлар күп, ләкин квалификацияләре түбән. Димәк, ул һөнәрләрне дә үз итә алабыз.

Укытучы: Безнең җирлеккә мал табибы, савымчы, шофёр, механизаторлар җитешми.

Тест.

Бу тест киләчәктә нинди һөнәр иясе булуыгыз һәм сезнең хыялларны билгеләячәк.

Үзегез турында күбрәк белер өчен геометрик фигуралар белән эшләнгән шаян тест ярдәм итәр. 3 геометрик фигура- өчпочмак, түгәрәк, квадрат кулланып 10 элемнттан торган кеше рәсеме ясарга. Бөтен фигураларны кулланырга. Эшнең сыйфаты әһәмиятле түгел.Артык өлешләр ясалса, аларны сызып куярга, ә җитмәсә өстәп ясарга. 30 секунд вакыт бирелә. (Укучылар ясый).)

Тестның нәтиҗәсен ачыклау өчен өчпочмакларны санагыз

Беренче тип: 6-8 өчпочмак. Җитәкчеләр тибы, яхшы укытучылар. Лидерлык сыйфаты бик ачык сизелә, кешеләрне бик яхшы аералар, мәгълүмат белән эш итәләр.

Икенче тип: 5 өчпочмак. Җаваплы башкаручы, яхшы оештыру сәләтле. Үзенең эшчәнлеген азагына кадәр уйлап эш итүче яхшы белгеч.

4 өчпочмак. Талант һәм кызыксыну төрлелеге бар. Шәхси эшкә сәләтле.

3 өчпочмак. Галим тибы. Бер эш төреннән икенчесенә җиңел күчә ала.

2 өчпочмак . Сәнгать белән , кеше белән кызыксыну көчле. . Яңа, гадәти булмаганны бик тиз сизүчән.

1 өчпочмак. Уйлап табучы, рәссам, конструктор. Күзаллау сәләте көчле.

Бу тест сезнең төрле яклап талантыгызны күрсәтми. Ә шулай да ул үзегез, мөмкинлекләрегез, сәләтегез турында уйланырга мәҗбүр итәр. Бу сәләтегезне үстерә башларга , һөнәр сайларга ярдәм итәр.

Нәтиҗә ясау, йомгаклау.

Укытучы: — Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәрегез булса, авырлыктан курыкмасагыз, эш яратсагыз, сез үзегезне иң бәхетле кеше дип саный аласыз.

Шуны онытмагыз: һөнәр сайлаганда сез үз язмышыгызны сайлыйсыз. Сайлаган һөнәрегез үзегезгә ошый һәм шатлык китерә торган булсын.

Һөнәрләр күп: кем булсаң да

Игенчеме, эшчеме?

Тик онытма бер нәрсәне:

Хезмәт бизи кешене.

Яраткан хезмәтең булу — зур бәхет. Бу бәхет сезне читләтеп үтмәсен, илгә-көнгә яраклы, туганнарыгызга, якыннарыгызга, гаиләгезгә кирәкле булып яшәгез дигән теләктә калам.

Профессияне без, кием сайлаган кебек, үзебезгә ошавын-ошамавын исәпкә алып сайлыйбыз. Һөнәр сайлаганда башкаларның нәрсә эшләгәненә игътибар ит, тик аларны кабатлама. Әйтик, синең белән бер үк төрле профессия сайлаган иптәшеңә игътибар ит — икегезнең кызыксынуларыгыз туры киләме?

Әгәр икегез ике төрле икән, тагын бер кат уйлан — бәлки, кайсыгыз да булса, һөнәр сайлаганда ялгышадыр?

Ә хәзер миңа һөнәр сүзенең синонимнарын әйтегез әле. (белгечлек, эш, профессия, хезмәт, кәсеп һ.б.)

Бераз ял итеп, башларны эшләтеп алыйк. Телдән генә кроссворд чишәбез.

1. Күзе яхшы күрә, сәламәт, акыллы, түзем, тиз фикерли, компьютерны яхшы белә (программист)

2. Аралашучан, батыр, сабыр, күп укучы, матур сөйләшүче, күп йөрүче, табигатьнең бөтен авырлыгына түзә алучы (почтальон)

3. Таза, сәламәт, акыллы, батыр, биектән курыкмаучы кеше (очучы)

4. Иҗади, хыялый, күп күрә белүче, тырыш, сабыр, төсләрне аеручы, табигатьне һәм кешеләрне яратучы, эш коралы — пумала (рәссам).

5. Хезмәт ярата, игътибарлы, сабыр, төсләрне аеручы, юл билгеләрен яхшы белә, кешеләр белән тиз уртак тел таба (шофер)

6. Үсемлекләр үстерү өчен җанын-тәнен кызганмаучы хезмәт иясе, җәй көне басудан кайтмый (агроном).

7. Сызымны яхшы сыза, укый, планлаштыра, оста сөйли, ышандыра, үзен яклый, эшен күрсәтә, төрле проектлар эшли. (архитектор)

8. Урман-кыр белән бәйле һөнәр иясе (аучы)

9. Кибеттә эшли (сатучы)

10. Матур яза, балаларны ярата, әдәпле, күп белән, сабыр, таләпчән (укытучы)

11. Кәгазь — каләм белән бәйле һөнәр иясе. (язучы)

Татарча сочинение “Укытучы булсам”

Сочинение на татарском языке на тему “Укытучы булсам”Әнием миннән бервакыт кем булырга теләвем турында сорады. Мин югалып калдым, һөнәр сайлау бит ул − бик авыр һәм җаваплы адым. Дөньяда бик күп һөнәрләр бар. Кайсын сайларга?
Уйладым, уйладым да шундый фикергә килдем: укытучы булам. Укытучы һәрбер баланы укырга, язарга өйрәтә. Хәтта президентларны да укытучылар укыткан бит.
Укытучы булу җиңел түгелдер. Моның өчен бик күп белергә, балаларны яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк.
Шул көннән бирле, мин һәр көн укытучы булу турында уйланам. Кечкенә чагымны, беренче тапкыр мәктәпкә баруларымны искә төшердем. Күз алдыма балалар бакчасындагы тәрбиячеләрем, беренче укытучым килеп басты, һәм мин бер фикергә килдем: укытучы − иң мактаулы һәм иң намуслы хезмәт иясе. Укытучыдан башка беркем дә һөнәргә өйрәнә алмый. Укытучы − барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше. Шуның өстенә, алар әле һөнәр генә түгел, ә тәрбия дә бирәләр. Ә мин нинди укытучы булыр идем соң?
Әгәр дә мин укытучы булсам, һәр укучымны ихтирам итәр идем, чөнки һәр кеше, шул исәптән, бала да − шәхес бит.
Укытучы булсам, мин дәресләрне кызыклы, балалар сулыш алырга да онытып, кызыксынып, игътибар белән тыңларлык итеп үткәрер идем. Мин аларга слайдлар, проекция экраннарында компьютер программалары күрсәтер идем. Бөтен биремнәрне принтерда яхшы кәгазьгә бастырып бирер идем. Һәрбер карточка темага туры килгән рәсемнәр яки фотографияләр белән бизәлгән булыр иде. Мин һәр укучының партасында компьютер торуын булдырыр идем һәм күпчелек биремнәрне өйрәтүче программалар рәвешендә бирер идем. Ә билгеләр икәү генә булыр иде: “үти алган” һәм “әлегә йомшаграк”.
Менә шундый укытучы булыр идем мин!Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Укытучы булсам” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Сезнең яңалыклар

Мин кем булырга телим?

«Минем кечкенә вакыттан бирле хыялым – теш табибы булу» дип язган Фәрзикәева Дилбәр үзенең хатында.

Һәрбер профессия дә кирәкле. Мин  аларның һәрберсен дә хөрмәт итәм. Минем кечкенә вакыттан бирле хыялым – табиб булу. Бигрәк тә теш табибы буласым килә.  Аның өчен бик тырышып укырга кирәк , белем алырга. Ул профессия бик кирәкле, әҺәмиятле, файдалы. Шул ук вакытта бик авыр да дип уйлыйм.  Минем кешеләрне бәхетле итәсем килә. Аларны ап-ак  матур тешләрдән күрәсем  килә. Аннары тешләрең сау булса, ашказаның да сау була. Ризыкны чәйнәп йотарга тешләр ярдәм итә бит. Шулай ук эшеңне һәрвакыт яратырга кирәк.  Ансыз берничек тә булмый. Эшкә сөенеп бару, шатланып кайту – нинди зур бәхет. Моның өчен миңа әле бик каты тырышып укырга һәм ышанырга кирәк.
Фәрзикәева Дилбәр – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Мин юрист булырга телим

Һөнәр кием түгел. Ошамаса, аны еш алмаштырып булмый. Шулай икән, син аны сайлауга да җитди якын килергә тиеш. Үзеңә туры килгән эшне очратмасаң, укырга керүне бераз кичектереп торырга да мөмкин. Әти-әниеңнең, дәүләтнең акчасы әрәмгә китсә, үзеңне гомерең буе битәрләвең бар.Мин кечкенә чагымда, космонавт булырмын, дип хыялландым. Әти-әниемнең, укытучыларның совет космонавтлары турында горурланып сөйләгәннәре тәэсир иткәндер инде. Туган илебез тарихындагы һәр уңыш барысының да күңелләренә бик нык сеңеп калганлыктан, ватаныбызның һаман да данлыклы булуын телиләр, бездә дә аны сөю хисләре тәрбияләргә омтылалар иде.Югары сыйныфта, әкренләп булса да, минем һөнәр сайлауга карашым үзгәрде. Гаиләбез, күршеләребез, иптәшләрем тормышындагы вакыйгалар мине уйланырга мәҗбүр итте. Кайвакытта хөкем системасындагы гаделлеккә шик туа, яисә таныш-белешемә кайгы-хәсрәт китергән берәүнең җаваптан җиңел генә котылуы җанны әрнетә иде. Бертуган абыебыз хәбәрсез югалгач, дөресрәге, уйлавыбызча, ерткычлар тарафыннан юк ителгәч, яшь түгеп юылмаслык хәсрәт үзебезгә дә килде.Еллар узды. Абыем табылмады. Хәер, аның шулай булачагын без алдан да белә идек инде. Юк итүчеләр күз алдында йөрсә дә, гаепләре расланмады. Шушы вакыйгалардан соң гадел хөкем барлыгына ышаныч тагын да ныграк кимеде, һәм мин үз-үземә чын дөреслекне ачарга сүз бирдем. Моның туры юлы бер генә иде: юрист һөнәрен үзләштереп, зур тәҗрибә туплап, кырыйга алып куелган, вакытыннан алда ябылган җинаять томнарын яңадан ачу, анда язылганнар белән җентекле танышу, җеп очын эзләү.Мин танылган тикшерүчеләр турында китаплар, детектив әсәрләр укыдым, газета-журналлардан җинаятьчеләр хакындагы бер генә язманы да күз уңыннан читтә калдырмадым! Менә шушы эзләнүләр минем дөньяга, хезмәткә карашларымны киңәйтте, нигезле итте. Инде ихластан кешеләргә игелек кылырлык гадел хөкем иясе яисә гаепсезләрне яклаучы адвокат буласы килә башлады.Минем күзаллавымча, тикшерү, хөкем, җәза органнарында эшләүче һәр кеше иң югары дәрәҗәдә әхлаклы яшәргә тиеш. Намуслылык, тырышлык, гаделлек, тәрбиялелек, әдәплелек, төгәллек, миһербанлылык һәм башка бик күп сыйфатлар бу һөнәр ияләреннән аерылгысыз булса гына, бездә җинаятьчеләр дә кимер, ялгыш хөкем итүләргә дә чик куелыр, хәтта ки гаепләнүчеләргә дә кешечә караш яшәр.Мәктәптә, урамда, гаиләмдә үземне булдыра алган кадәр уңай яктан гына күрсәтергә тырышам. Таләпчәнлек яшәү принцибыма әверелеп бара.Еш кына юристларны табиблар белән чагыштыралар, алар икесе дә, җәмгыятьне савыктыру өчен, күп көч куя, диләр. Рухи сәламәт илдә генә физик һәм акыл ягыннан камил яшь гражданнар тәрбияләнә шул.Юрист әле ул — тәрбияче дә, психолог та. Кеше күңеленең иң тирән катламнарын, анда яшеренгән серләрне ачу, башкалар хисабына яшәүчене туры юлга бастыру эше аңа да йөкләтелә.Бүгенге юрист, уеның һәм хәрәкәтләренең җитезлеге, карарларны тиз кабул итә алуы, заман техникасын оста куллана белүе, утлы коралдан яхшы, төз атуы, физик ныклыгы белән аерылып торса гына, хезмәтендә зур уңышларга ирешәчәк.Үземдә әлеге сыйфатларның шактыен булдыра алдым дип хисаплаганлыктан, мин юрист һөнәрен сайладым да инде

Мәгариф

“Минем булачак һөнәрем”

«Һөнәрле утта янмый, суда батмый». Бу мәкаль эчендә никадәрле сер яшеренгән. Ә нәрсә соң ул һөнәр? Һөнәр ул барыбызга да таныш сүз. Бу кем өчендер-яраткан эше, нәрсә булсада җитештерү, һөнәр -ул белгечлек, профессия. Һөнәрләр…Ниндие генә юк бит аның бу дөньяда?! Укытучы, табиб, шофер, пешекче һәм башкалар алар минемчә меңләгән. Барысы…

“Минем булачак һөнәрем”

«Һөнәрле утта янмый, суда батмый». Бу мәкаль эчендә никадәрле сер яшеренгән. Ә нәрсә соң ул һөнәр? Һөнәр ул барыбызга да таныш сүз. Бу кем өчендер-яраткан эше, нәрсә булсада җитештерү, һөнәр -ул белгечлек, профессия. Һөнәрләр…Ниндие генә юк бит аның бу дөньяда?! Укытучы, табиб, шофер, пешекче һәм башкалар алар минемчә меңләгән. Барысы да мөһим һәм кирәкле. Шофер буласың килә икән-шофер бул, тракторчы буласың килә икән -тракторчы бул. Һөнәрне сайлый гына белергә кирәк.Һөнәрне яратып, күңелеңә ятышлысын сайласаң гына, һөнәреңнең остазы була аласың. Мәсәлән, укытучы булу өчен-сабырлык, балаларны ярату, табиб булу өчен-игътибарлык, пешекче булу өчен-күңелең белән пешерергә кирәк. Һөнәр сайлау-минем өчен җаваплы эш. «Һөнәр кулдагы беләзек», диелгән мәкальдә.

Минем 2 нче сыйныфтан 7 нче сыйныфка кадәр укытучы буласым килә иде. Мин бәләкәй чакларда дусларым белән «укытучы уеннары» уйнап йөргән идем. Бәлки шуңа да ул вакытта укытучы буласым килгәндер. Миннән иптәшләрем: «Кем булырга телисең киләчәктә?»-дигәч, мин:»Укытучы булырга телим»-диюгә, алар миңа авызларын ачып карап торалар иде. Шулай бервакыт кинәт кенә миңа гел дә икенче бер уй килеп төште, ә табиб булсам?! Мин бу һөнәр турында бик нык уйландым. Бер генә көн түгел, ә берничә көн. Һәм әниемнән киңәш сорарга булдым: «Әнием, мин киләчәктә табиб була алырмын микән?»-дидем. Әнием миңа: «Әлбәттә, кызым, була алырсың. Минем уйлавымча,табиб булу сиңа бик килешер»-диде. Һәм шул көннән табиб һөнәрен сайларга булдым. Мин бәләкәй чакларда, авырганда, әниемнәр табиб чакырталар иде. Табибә апа килеп җитүгә, яныңа утыра да: «Балам, кайсы төшең авырта?»-дип, ягымлы итеп сорап куя һәм йомшак кына кулларын маңгаема куя. Ә ул кулларда күпме наз, ягымлык, җылылык бөркелә. Әйе, табиб булу өчен бит әле ягымлы да, назлы да булу мөһим. Табиб һөнәре-бик авыр эш. Ул гади дә, дәвалаучы да, ә кемнәр өчендер ул Аллаһы Тәгаләнең уң кулы да. Чөнки табиблар кешеләрнең гомерен коткарып кала алалар, аларны күпмедер дәрәҗәдә дәвалыйлар. Диагноз кую, операция ясау-барысы да табиблар җилкәсенә төшә. Ата-анага, дусларга, балаларга,беренче чиратта, иң авыр хәлне алар җиткерә. Һәрбер чирне уй-хисләре аша уткәрәләр. Бу һөнәр-дөньядагы иң игелекле һөнәрләрнең берсе. Табиб һөнәре гаиләдә дә,тормышта да бик кирәк. Гаиләдә берәр кеше авырый калса, аңа шунда ук ярдәм кулы суза аласың. Мин бу һөнәремне сайлавыма үкенмәм дип уйлыйм һәм язмамны күренекле рус язучысы А.П Чехов сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Табиб һөнәре-батырлык.Ул үз-үзеңне аямауны, күңелеңнең һәм уйларыңның саф булуын таләп итә».

Айзилә Мөхәммәтҗанова

Күгәрчен урта мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

«Әгәр мин укытучы булсам»әсәре татар телендә

На чтение 3 мин Просмотров 17 Опубликовано 28.02.2023

Кстати, как настроение после вчерашнего?

Балачакта укытучы булырга хыялландым. Нәтиҗәдә, шулай килеп чыкты да. — Мин гомеремнең озын, матур елларын мәктәптә үткәрдем. Башкалар да кайвакыт үзләренә сорау бирәләр, әгәр мин укытучы булсам, нәрсә булыр иде. Бу темага яхшы сочинение язарга тырышыгыз. Ә мин үрнәк бирәм!

Әгәр дә мин укытучы булсам: сочинение-уйлану

Әгәр дә мин укытучы булсам, мин укучыларымның тормышына уңай йогынты ясар идем, аларга кызыклы һәм стимуллаштыручы уку тәҗрибәсе бирер идем. Укытучы буларак минем төп максатым Минем укучыларымны дөньяга кызыксыну һәм дәрт белән бөтен тормышны өйрәнергә дәртләндерү булыр иде

Бу максатка ирешү өчен, мин сыйныфта өйрәнү өчен уңайлы һәм уңайлы шартлар тудырыр идем. Мин һәр укучым белән шәхес буларак танып, уникаль уку стильләренә һәм ихтыяҗларына укыту ысулын җайлаштырып ныклы мөнәсәбәтләр урнаштырырга омтылыр идем. Мин шулай ук класста җәмгыять хисе булдыру өстендә эшләр идем, барлык студентлар арасында ачык аралашу һәм үзара хөрмәт тәрбияләү.

Уку методларына килгәндә, мин укучыларымның материалда катнашуы һәм кызыксынуы өчен төрле укыту стратегияләрен һәм технологияләрен кулланырга теләр идем. Мин мөмкин булганда практик дәресләр, төркем проектлары һәм реаль тормыш мисалларын кертә алыр идем, чөнки бу алымнар тирәнрәк өйрәнүне һәм белемнәрне саклауны җиңеләйтү өчен эффектив дип саныйм.

Академик тренингка өстәп, мин шулай ук укучыларымның социаль һәм эмоциональ күнекмәләрен үстерүгә зур игътибар бирер идем. Мин аларга бергә эшләргә, эффектив аралашырга, башкаларга кызгану һәм кызгану үстерергә киңәш итәр идем. Мин шулай ук укучыларны авырлыкларны кабул итәргә һәм хаталарны өйрәнү һәм үсеш өчен мөмкинлекләр итеп карарга өндәп, үсеш фикерен үстерүгә өстенлек бирер идем.

Ниһаять, мин класс эчендә дә, читтә дә укучыларым өчен уңай үрнәк булырга омтылыр идем. Мин укучыларыма кертергә өметләнгән кыйммәтләрне һәм тәртип модельләрен модельләштерергә омтылыр идем, шул исәптән намус, ныклык һәм өйрәнү мәхәббәте.

Гомумән алганда, мин укытучы булсам, минем укучыларым өчен кызыклы, ярдәмчел һәм үзгәрүчән булган уку мохитен булдырырга теләр идем. Мин аларны гомер буе укучы булырга дәртләндерергә һәм дәртләндерергә телим, алар сайлаган юлда уңышка ирешү өчен кирәкле белем, күнекмәләр һәм мөнәсәбәтләр белән.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сочинение мертвые души небольшое
  • Сочинение мильон терзаний чацкого 9 класс по плану
  • Сочинение мертвые души на тему образ чичикова рыцаря копейки
  • Сочинение милосердие это 6 класс
  • Сочинение мертвые души на тему герои один пошлее другого в поэме мертвые души