Сочинение мин энигэ ничек булышам

Өйдә мин әнигә булышам: Савыт- саба юам, тузан суыртам, өстәл әзерлим, өй җыештырам, идшн юам, кибеткә барам. Әтигә булышам: кран төзәтергә, шүрлек элергә, яңа мебель җыярга.

Сочинение / Эш белмәгән − кеше көлдерер

Мин, бервакыт, әниемне гаҗәпләндерергә уйладым. Ул эштән кайткан вакытка туры китереп, манный боткасы пешереп куярга булдым. Алдым зур кәстрүл, аңа күп итеп манный ярмасы салдым, шуның өстенә салкын сөт өстәдем һәм газ плитәсенә куйдым. Ут кабызып җибәрдем һәм, бер егерме минут уйнап алыйм әле дип, компьютер артына утырдым.

Вакыт үтте. Үз-үземнән бик канәгать булып, аш бүлмәсенә кердем. Кәстрүл капкачын ачып карасам… Кәстрүл төбендә ниндидер бер кара боламык «пыф-пыф» килеп утыра. Аны ашау түгел, курыкмыйча карап та булмый иде. Бу әйбер әниемне гаҗәпләндерәм дип пешерә башлаган манный боткасына бер генә дә охшамаган. Менә шунда мин «Эш белмәгән − кеше көлдерер» дигән мәкальнең нәрсә аңлатканын аңладым. http://insha.ru/text/93

Сочинение / Эшләмәгән − ашамый

Җәйге каникулда мин авылда − әбием янында ял иттем. Шулай беркөнне, без әбием белән бакчадагы яшелчәләрне җыя башладык. Әбием миннән: «Арымассыңмы соң?» − дип сорады. Мин: «Һи, яшелчә җыйганда гына арыйлармы инде? » − дип куйдым.

Ярты сәгать эшләгәннән соң, мин ялгышканымны аңладым. Яшелчәләрне җыю җиңел эш түгел икән. Җәй ахыры булса да, арканы кояш кыздыра, түтәл арасында йөргәндә, аякны кычыткан чакты. Шуның өстенә кигәвен дә тешләп китте. Чебеннәр, озынборыннар теңкәгә тия. Бераз эшләү белән аркалар, куллар авырта башлады, биттән шаулап тир акты.

Әлбәттә, кич белән, үзебез җыйган кишер, чөгендер, кыяр, яшь бәрәңгене капчыкларга, тартмаларга тутырып куйгач, күңелле булды. Мин авылда эшләүчеләрнең авыр хезмәте турында шунда гына бераз аңладым. «Эшләмәгән − ашамый», дип, халык бик белеп әйткән шул. Мин шул бер көндә генә дә никадәр арыдым. Ә ул яшелчәләрне әбием яз, җәй буе карап үстергән дә бит әле. Җирен дә казыган, суын да сибеп торган, чүп тә утаган, башка эшләрен дә эшләгән. Мин әбиемә бик зур рәхмәт әйттем.

Эниемэ булышырга
Вакыт табам олгерэм,
Булышам да, юышам шул,
Мин бит инде зур ускэн.
Голлэр яраткан кешенен
Кунеле эйбэт дилэр.
Оебезне бизи безнен
Мин дэ устергэн голлр.
Похтэ итеп ойне жыям,
Голлэремэ су сибэм
Ой эшлэре бигрэк тэ куп,
Һич кенэ юк буш чагым
Менэ ничек тырышам,
Эниемэ булышам.

мин энигэ булышам

мин энигэ булышам

мин энигэ булышам

мин энигэ булышам

Эни очпочмаклар пешерэ
Вак итеп, тэмле итеп.
Мин дэ булышам энигэ
Очпочмаклар ясарга
Узен эшлэгэч ,тэмле ул
Кирэк эшлэп ашарга.

мин энигэ булышам

мин энигэ булышам

Слайд 1

« Мин әнигә булышам » Әзерләде: Хәсәнова Лилия Рүзәл кызы

Слайд 2

Дәрес нәрсә турында? Өй эшләре бигрәк тә күп, Һич кенә юк буш чагым. Чү! Кычкырып сөйләшмәгез, Йоклаганда курчагым. Ә мин кибеткә барырмын, Идәнне дә юармын. Әниемнең кайтуына, Чәй кайнатып куярмын. Йорт эшләрен бетерүгә , Курчагым да уяныр. “ Минем кызым уңган “ – диеп, Әнием дә куаныр.

Слайд 3

Савыт-саба юам Ашарга пешерәм Идән юам Тузан суыртам

Слайд 4

Тузан сөртәм Кер юам Чүп түгәм Гөлләргә су сибәм

Слайд 5

Кибеткә йөрим Идән себерәм Урын җыям Бала карыйм

Слайд 6

Дөрес тәрҗемәне тап Идән себерәм Вытираю пыль Идән юам Хо жу в магазин Тузан суыртам Выбрасываю мусор Тузан сөртәм Убираю постель Чүп түгәм Мою пол Урын җыям Пылесошу Аш пешерәм Подметаю пол Кибеткә йөрим Варю суп

Слайд 7

Җавапны тикшер Идән себерәм Подметаю пол Идән юам Мою пол Тузан суыртам Пылесошу Тузан сөртәм Вытираю пыль Чүп түгәм Выбрасываю мусор Урын җыям Убираю постель Аш пешерәм Варю суп Кибеткә йөрим Хо жу в магазин

Слайд 8

Безнең сыйфатлар Тырыш Старательный Эшчән Трудолюбивый Тәрбияле Воспитанный Булышчы Помощник Җаваплы Ответственный Уңган Умелый Җитез Проворный

Слайд 9

Җөмлә моделе төзү Мин әнигә Савыт-саба юарга Тузан сөртергә Идән юарга Чүп түгәргә булышам Ашарга пешерергә

Слайд 10

Җөмлә моделе төзү Син әнигә Савыт-саба юарга Тузан сөртергә Идән юарга Чүп түгәргә булышасың Ашарга пешерергә

Слайд 11

Диалогларны дәвам ит 1. — Син өйдә әниеңә булышасыңмы? … . Ничек булышасың? … .

Слайд 12

Диалогларны дәвам ит 2. Син уйнарга чыгасыңмы? Юк әле, вакытым юк. Нишлисең? — Әнигә булышам: …..

Слайд 13

Мәкальләр Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык. Кем эшләми, шул ашамый. Бергә эшлә, бергә аша. Эшләгәнең әниең өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен булыр. Агач җимеше белән, кеше эше белән матур.

Слайд 14

Өй эшен сайлап ал 1. Эш дәфтәре: 38 нче бит, 82 нче, 83 нче күнегү. 2. “Мин әнигә булышам” темасына диалог төзе. 3. “Мин әнигә булышам” темасына сочинение яз (8-10 җөмлә).

Презентация на тему «Мин әнигә булышам (Я помогаю маме.)» 2 класс

  • Скачать презентацию (1.19 Мб)


  • 22 загрузки

  • 0.0 оценка

Ваша оценка презентации

Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов

  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5

Комментарии

Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Презентация powerpoint для 2 класса на тему «Мин әнигә булышам (Я помогаю маме.)». Содержит 14 слайдов. Скачать файл 1.19 Мб. Самая большая база качественных презентаций. Смотрите онлайн с анимацией или скачивайте на компьютер.

  • Формат

    pptx (powerpoint)

  • Количество слайдов

    14

  • Аудитория

  • Слова

  • Конспект

    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Мин әнигә булышам (Я помогаю маме.)

    Слайд 1

    «Мин әнигә булышам»
    Әзерләде: Хәсәнова Лилия Рүзәл кызы

  • Слайд 2

    Дәрес нәрсә турында?

    Өй эшләре бигрәк тә күп,
    Һич кенә юк буш чагым.
    Чү! Кычкырып сөйләшмәгез,
    Йоклаганда курчагым.
    Ә мин кибеткә барырмын,
    Идәнне дә юармын.
    Әниемнең кайтуына,
    Чәй кайнатып куярмын.
    Йорт эшләрен бетерүгә ,
    Курчагым да уяныр.
    “ Минем кызым уңган “ – диеп,
    Әнием дә куаныр.

  • Слайд 3

    Савыт-саба юам
    Ашарга пешерәм
    Идән юам
    Тузан суыртам

  • Слайд 4

    Тузан сөртәм
    Кер юам
    Чүп түгәм
    Гөлләргә су сибәм

  • Слайд 5

    Кибеткә йөрим
    Идән себерәм
    Урын җыям
    Бала карыйм

  • Слайд 6

    Дөрес тәрҗемәне тап

  • Слайд 9

    Җөмлә моделе төзү

    Мин әнигә
    Савыт-саба юарга
    Тузан сөртергә
    Идән юарга
    Чүп түгәргә
    булышам
    Ашарга пешерергә

  • Слайд 10

    Син әнигә
    Савыт-саба юарга
    Тузан сөртергә
    Идән юарга
    Чүп түгәргә
    булышасың
    Ашарга пешерергә

  • Слайд 11

    Диалогларны дәвам ит

    1. — Син өйдә әниеңә булышасыңмы?
    … .
    Ничек булышасың?
    … .

  • Слайд 12

    2.
    Син уйнарга чыгасыңмы?
    Юк әле, вакытым юк.
    Нишлисең?
    — Әнигә булышам: …..

  • Слайд 13

    Мәкальләр

    Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык.
    Кем эшләми, шул ашамый.
    Бергә эшлә, бергә аша.
    Эшләгәнең әниең өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен булыр.
    Агач җимеше белән, кеше эше белән матур.

  • Слайд 14

    Өй эшен сайлап ал

    1. Эш дәфтәре: 38 нче бит, 82 нче, 83 нче күнегү.
    2. “Мин әнигә булышам” темасына диалог төзе.
    3. “Мин әнигә булышам” темасына сочинение яз (8-10 җөмлә).

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке

Похожие презентации

Презентация: Эшчән баладан эш курка

Презентация: Һади Такташның "Мокамай" шигырен өйрәнү буенча презентация

Презентация: Кушма җөмлә

Презентация: Гади җөмлә синтаксисы.

Презентация: Открытый урок татарского языка в 7 классе на тему" Тире между подлежащим и сказуемым"

Презентация: Кабатлау дәресе. Яхшылык иленә сәяхәт.

Презентация: Индивидуальная работа по обучению детей дошкольного возраста татарскому языку с использованием компонента “Разговариваем по татарски” из УМК

Презентация: "Мин-өйдә булышчы" циклы буенча "Без булышабыз" презентациясе.

Презентация: Тема: Җөмләләр. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Хәбәр төрләре.

Презентация: Проект "Туган ягым - гүзәлем. "

Спасибо, что оценили презентацию.

Мы будем благодарны если вы поможете сделать сайт лучше и оставите отзыв или предложение по улучшению.

Добавить отзыв о сайте

                   Минем әнием.

Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул
сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, беренче
әйткән сүзләреңне ишетеп, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган.Без үзебезнең
тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз.
Алар – безнең дөньябызның яме.

Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле
кеше, миңа да үз әнием бик
 кадерле. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем»әннә»,
  «әни» сүзе белән ачылган. Минем әнием бик әйбәт, сабыр,тыйнак кеше. Әниемнең
йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа
 шатлык китерә. Мин әниемә кулымнан килгәнчә булышырга,  аны
борчымаска тырышам. Әнием миңа дәресләремне эшләргә дә булыша: аңламаган
сорауларыма да сабыр гына җавап таба, файдалы киңәшләрен дә бирә.

 Мин мәктәптән кайтуга, өйдә
тәмле ис таралган була. Әнием инде тәмле-тәмле ризыклар пешереп куярга дә
өлгергән!  Без аның белән тәмләп чәй эчәбез, серләребез белән
уртаклашабыз. Ял көннәрендә без саф һавада йөрергә яратабыз. Әнием мине һәр
кичне  назлап йоклата, ә иртән «кызым» диеп сөеп уята.  Нинди
зур бәхет! Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар!  Әнием, мин сине бик яратам!
Сиңа иң изге теләкләремне генә телим.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сочинение мертвые души образ помещика плюшкина в поэме мертвые души
  • Сочинение мин туган телемне яратам
  • Сочинение мин президент булсам сочинение
  • Сочинение мертвые души образ ноздрева в поэме мертвые души
  • Сочинение мин булырга телим сочинение 8 класс