Сочинение мин президент булсам сочинение

МИН
ПРЕЗИДЕНТ БУЛСАММЫ…

       Президент
булуның берние юк аның. Сайланасың да куясың. Шуннан соң сине бәлки бөтен кеше
ярата башлар. Яратып өлгермәгәннәрен исә мин Президент булгач та яраттыра белер
идем әле.

Нишләп
әле гел ир-атлар гына дәүләт белән идарә итәргә тиеш, ди? Ә хатын-кызлар булдыра
алмаслармы әллә? Хатын-кыз эшләмәгән эш юк бу дөньяда! Менә минем бердәнбер
хатын-кыз Президент буласым килә!

        Мин
Президент булсам, кибеткә барыр идем. Үзем генә түгел, билгеле. Ә тагын бер-ике
дистә түрәне һәм журналистларны да ияртеп. Кибет ишегеннән кергәч, андагы
халык: «Аһ, Президент без, кешеләр, йөргән кибеткә килде!» – дип шаккатып
авызларын ачып калыр иде. Мин исә аларга ягымлы, назлы елмаеп, баш кагып, кул
болгап, тиз-тиз атлап узар идем. Товар киштәсе янына килгәндә, анда инде
телеоператор абына-сөртенә йөгереп килеп баскан була да минем бәяләрне ничек
итеп тикшерүемне камерага төшереп тора. Бу мизгелдә йөземдә – кырыслык, кибет
хуҗасына мөрәҗәгать итүемдә усаллык чаткылары шәйләнер иде: «Каян килгән
мондый бәяләр?!» Алыпсатарларны шулай шелтәләп алгач, телевизорны караган
бөтен халык: «Шәп иткән! Катырак ачулан!» – дип кулларын чәбәкләп
утырыр иде.

       Әле ул
кибет тирәсендә әби-чәби, әрҗәләргә товарларын җәеп, вак-төяк сата торган
булса, алардан, бик кирәк булмаса да, сагыз, көнбагыш, дару үләннәре алыр идем.
Шунда өлкән буын вәкилләренә матди ярдәм күрсәткәнемне күреп, халкымның миңа
булган хөрмәте, мәхәббәте тагын да артып китәр иде.

        Бу
минутлар эчендә урамда, мине сәламләргә дип, шактый гына халык та җыелыр иде.
Мондый чакта, билгеле, сакчыларның күп булуы мөһим. Чөнки дөнья хәлен белеп
булмый: үзеңне саклап тормасалар, мәхәббәттән шашкан халык изеп тә китәргә
мөмкин. Кулларны кысып, хәерхаһлылык күрсәтер идем. (Кулымны тоткан кеше үзен
күкнең җиденче катындагы кебек сизеп, кичен бөтен туганнарына, дус-ишләренә
шалтыратып, минем нинди мәһабәт, ягымлы һәм йомшак куллы икәнлегемне сөйләр,
бәлке әле берничә көн кулын да юмас иде.) Әле шул кешеләр төркеме арасында бер
мескенрәк кыяфәтле апа (урта яшьтәге хатын-кыз булса да ярый) минем янга килеп,
нәрсәдер сорамакчы булыр иде. Ә минем әзмәвер сакчыларым аны, әлбәттә, якын да
җибәрми, кире куа. Менә шул вакытта мин каравылчы егетләремә кисәтү ясыйм да,
үземнең киң күңелле икәнлегемне раслап, бу хатынны җибәрергә кушар идем. Ул
миңа үтенечен җиткерә дә мин аның гозерен үтәргә сүз бирәм. Булдыралмассың, дип
куркасы юк, чөнки мондый очракларда төркем арасындагылар беркайчан бөтен халык
өчен яисә ил өчен сорамый, ә шәхсән үзенең генә хәлен җиңеләйтергә тели. Бер
кешенең теләген генә тормышка ашыру исә күпкә җиңелрәк.

        Халык
төркеме арасында балалар да булса, мондый форсатны кулдан ычкындырырга һич кенә
дә ярамый. Сабыйны аркасыннан сөяргә, башыннан сыйпарга, бер дә булмаса:
«Исемең ничек?» – дип сорарга кирәк булачак. Берәр малай яки кызны
күтәреп алгач, сине фотографлар төшерә башлаганда күзне йомарга гына ярамый.
Чөнки бала белән фотоңның интервьюлар бастырып чыгарганда, үзең турында
китаплар язылганда кирәге чыгарга мөмкин. Бу синең балаларны бик нык
яратканыңны күрсәтү өчен кирәк, чөнки баланы ярата торган кеше начар була алмый
бит ул. Бигрәк тә хатын-кыз!

         Халыкка
берәр кечкенә нотык белән мөрәҗәгать итсәң дә була. Аны, әйтик, син киләсе
ничәдер елга билгеләп куйган бик зур максатка багышларга мөмкин. Мин дә
Президент булсам, башларны әйләндерерлек шундый бер проект уйлап табар идем
әле. Мәсәлән, «гипертехнологияләр»не булдыру өстендә эшләү.
(Американнар һәм япон галимнәре андый фән тармагы барын белмиләр дә әле, ә без
инде гипертехнологияләр белән шөгыльләнеп, бөтен дөньяны артта калдырачакбыз!) Тагын
нәрсәләр эшләсем әлегә билгеле түгел, барысы да финанс мөмкинлекләргә бәйле.
Билгеле, һәрберсе шактый гына чыгымнар таләп итә. Әмма аларның халык тормышын
яхшыртуга, киләчәк буыннарны кайгыртуга юнәлдерелгән булуын халыкның үзенә
аңлату зур әһәмияткә ия. Кибет тирәсендә мине сәламләргә дип җыелган кешеләргә
дә шул хакта сөйләргә кирәк булачак…

…Менә
бөтен бу мөһим эшләрне башкарып чыкканнан соң, юлдагы хәрәкәтне туктатып,
мигалкаларны кабызып, әбәткә кайтырга боерыр идем.

Кич утырганда

Президент булсам

Мәктәптә укучы балалардан еш кына «Әгәр мин президент булсам…» дигән темага сочинение яздыралар. Менә мин дә уйга калдым әле, президент булсам нинди законнар чыгарыр идем икән?
Беренче закон — машиналар һәм машина йөртүчеләр турында. Мин президент булсам, һәр гаиләгә бер генә машина рөхсәт итәчәкмен. Хатын-кызлар, ирләре булса, рульгә, гомумән, утырмаячаклар,…

Мәктәптә укучы балалардан еш кына «Әгәр мин президент булсам…» дигән темага сочинение яздыралар. Менә мин дә уйга калдым әле, президент булсам нинди законнар чыгарыр идем икән?

Беренче закон — машиналар һәм машина йөртүчеләр турында. Мин президент булсам, һәр гаиләгә бер генә машина рөхсәт итәчәкмен. Хатын-кызлар, ирләре булса, рульгә, гомумән, утырмаячаклар, барасы җирләренә яки автобуста йөрсеннәр, яки ирләре алып барсын.

Аннан, чират 2-3 һәм аннан да күбрәк квартирлары булганнарга җитәчәк. Ярар, гаиләдә һәр кешенең берәр квартиры булсын да ди. Тагын өстәмә квартир нәрсәгә? Бай әфәнделәргә акча запасларын да киметергә туры килер, ул кадәр миллионнарны барыбер туздырып бетерә алмыйлар.

«Вся власть — народу», «Землю — крестьянам» лозунглары кире кайтачак. Шәхси кулларга күчкән җир асты һәм җир өсте байлыклары кире дәүләткә биреләчәк. Коррупциягә каршы сүздә генә түгел, эш белән көрәшәчәкмен. Ришвәт алучыларның кулларын ук кистермәм инде, алайса Россиянең ярты халкы кулсыз йөриячәк. Жириновский татарларны Монголиягә куарга теләгән кебек, мин аларны Себергә куачакмын.

Ә җир асты байлыкларын сатудан кергән акчаны һәр яңа туган баланың исәп-хисап счетына, үскәч үзләре алырлык итеп, күчереп барачакмын.

Хоккей, футбол уйнаган кыяфәт ясап йөрүчеләргә да көн бетәчәк — чит илдән килгәннәрне кире үз илләренә куып җибәрәчәкмен, ә каласы килгәннәренең гади эшче ала торган эш хакы белән килешергә туры киләчәк. Спортчыларга түләгән акчаны берәр гади кешегә түләсәң — ул йөгереп түгел, ә очып йөриячәк! Олимпиада, Универсиада ишеләр дә уздырылмаячак. Россия ул дәрәҗәгә җитеп баемады әле. Кемнең акчасы бар — шул кунак чакырышлы уйнасын.

Алга таба, сәхнә тутырып йөрүче «йолдыз»ларга көн бетәчәк. Югыйсә, телевизордан да чиныйлар, радиодан да акыралар — колаклар тонып бетә.

Хрущев кебек ботинка белән трибунаны төймәсәм дә, ачу белдерүнең башка чарасын табармын әле. Мин президент булган чорда чит илләргә койрык болгау булмаячак. Алар үзләре бездән куркып торсыннар!

Чит ил товарын кертүне президент булганның икенче көнендә үк тыячакмын. Әнә, күпме басулар буш ята, шунда иген, яшелчә үстерсеннәр. Ничу монда резина сагыз кебек чәйнәлә торган помидорлар ашап ятарга. Без үскәндә банан, киви ашап үсмәдек әле, киләчәк буын да бәрәңге белән кишер-кәбестә ашарга ияләнер.

Беркем бернинди илгә тәҗрибә уртаклашырга, нәрсәгәдер өйрәнергә йөрмиячәк, үзләре бездән килеп өйрәнсеннәр. Россия халкының башы шәп эшли, тиешле акчаны түләсәң — әллә нинди кораллар, техника, дарулар уйлап табарга сәләтле халык.

Шушыларны яздым да уйга калдым — кара әле, бер җүнле закон да юк икән бит, кем сайласын инде мине президент итеп. Ярар, хыяллануны тыючы юк бит, хыялланып калыйк һич булмаса…

«Одноклассники»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Укучылар иҗаты

Әгәр мин Президент булсам…

Президентның үз вазифаларына керешү мизгелен телевизор тапшырулары аша күргәнем бар. Яңа сайланган Президент Конституциягә уң кулын куеп ант итә һәм имзасын куя. Ә гади халык алда булачак уңай үзгәрешләргә, яхшы киләчәккә өметләнә.

Әгәр мин Президент булсам...

Әгәр Президент булсам, халык алдында биргән антымны үтәргә тырышыр идем. Президент – кәнәфигә утырып, «тегене эшләргә, моны эшләргә!» дип әмер бирүче түгел. Ул кануннар үтәлешен дә контрольдә тота, яңадан-яңа проектларны да гамәлгә ашыра.

Сәламәтлекне кайгырту да беренче планда булырга тиеш. Белгәнебезчә, хастаханәләрдә урыннар аз. Онкологик үзәкләр кирәк. Соңгы елларда яман шеш авырулары замана чиренә әверелде. Яман, авыр чирләрне дәвалау өчен уңай шартлар тудырылуын телим.

Әгәр Президент булсам, татар әдәбияты һәм аның дөньяда тоткан урынын, рәсем, театр, музыка, кино сәнгатьләрен заманча дәрәҗәгә җиткерер идем.

Авыл җирлекләрендә сәнгать мәктәпләре ачылса, тагын да яхшырак.

Экологик проблемаларны да уңай хәл итәргә кирәк. Мөгезле эре терлек фермаларын арттырырга. Яшелчәчелек-бакчачылык комплексларын тагын да ишәйтергә. Уңайлыклары булган йортларны күбрәк төзергә. Шуларны тормышка ашыра алганда гына, антымны үти алдым дип, тынычланырга була.


Айдар Хәлилов, Мөслим районы, Түбән Табын интернат-мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Паркта — көз

Әгәр
агачлары күзләрне рәхәтләндереп тормаса,
кош-корт бөтенләй
качса, шәһәрдә ямь бетәр, матур төзелгән
йортлары да
җанга
чит булыр иде шикелле.

Казанда
парклар бик күп. Аларның
берише — гап-гади бакча кибек, икенчеләре
— төрле аттракционнар белән тулган ял
итү урыннары. Мин үзем шау-шулы урамнардан
читтәрәк утыртылган агачлар арасында
йөрергә яратам. Безнең өебездән ерак
түгел
генә бик матур бер бакча бар. Язын да,
кышын да һәр саен аның сукмакларыннан
узмый калмыйм.

Көз
— яңгырлы, төссез вакыт, шуңа күрә паркта
да мин еш булмыйм. Әбиләр чуагында гына
буш вакытларымда ял итәргә шунда барам.
Быел көз бакчаларга иртәрәк килде.
Утыргычлар инде төссезләнеп калган.
Кыршылган буяулары менә-менә яфрак
кебек кубарылыр шикелле.

Кешеләр
табигатькә дә, үзләре ясаган әйберләргә
дә бик саксыз. Мин тезләрендә ял иткән
утыргычның бер тактасын әле яңа гына
кемдер кубарып алган. Аяк асты тулы —
чүп-чар, тәмәке төпчекләре. Аларга
игътибар итмәскә тырышсаң да, һаман
күзгә ташланалар.

Шулай
да бу бакча, аның аша кешеләр сирәк
узгангамы, башкалардан чисталыгы белән
аерылыбрак тора. Нәкъ уртасында кырые
таш белән түшәлгән күлгә дә теләсә нәрсә
ташланмаган. Бала-чагалар калдырган
такта кисәкләрендә бакалар күренгәли.
Камышлык төбендә җәйләрен мыжгып ук
торалар иде. Көз җиткәч, алар да тынып
калды.

Кайбер
агачлар быел яфрак ярмады. Аларга көз
инде күптән килгән. Сап-сары каеннар,
кып-кызыл миләшләр, ямь-яшел чыршылар
арасында караңгы, болытлы көннәрнең
төсе кебек
утыра.

Агачларга
утлы якты кунса да, яфраклары коелырга
ашыкмый әле. Һава
бозылып, усал җилләр чыкканны көтә.
Кайвакыт шулай була бит: тәүлек эчендә
бөтен табигать шәрәләнә дә куя. Яфрак
яңгырларын яратам мин. Анда ниндидер
серлелек
бар.

Мин
йөргән сукмакларны бераздан беренче
кар каплар. Шуны белгәнгә, җәйге нәзберек
чәчәкләр атмый инде. Хәер, үлән белән
бергә чәчәкләрнең дә башы кыелган бит.
Паркның табигыйлеген бетереп, ай саен
хәтфә үләнне чапмасалар соң!

Тиздән
бу бакчада да агач араларын чистартырлар,
яфракларны өеп яндырырлар. Күпме бөҗәк,
корт һәлак булыр, һавага төтен таралыр.
Көз башта — агач яфракларында, аннан
учакларда яна шул…

Әгәр мин президент булсам

Мин
үсәм, укыйм, хезмәт баскычында күтәреләм
һәм президент булам, дип, үз алдына зур
максатлар куючылар аздыр, әмма илбашының
нинди булырга тиешлеге, җитәкчегә хас
сыйфатлар, аның алдында торган бурычлар,
халык, ил, шәһәр һәм авыл тормышы турында
без һәрвакыт уйланабыз.

Күпмилләтле
республика язмышын үз кулыңа алу зур
җаваплылык сорый. Әгәр син президент
булсаң, аның, кечеме, зурмы, һәр милләте
турында бердәй кайгыртырга мәҗбүр. Ә
бәлки, моңа кадәр шартлар тудырылмау,
кысылуга дучар үтелүе аркасында, күпсанлы
халыклар дәрәҗәсендә үсеш алмаган, теле
югалып барганнарга игътибарың зуррак
та булырга тиештер әле.

Татарстанда
яшәүче чуваш, мари, удмурт балалары үз
телләрендә белем алсын өчен, махсус
мәктәпләр ачыла, китаплар кайтарыла.
Читкә сибелгән татарлар да шундый ук
карашка мохтаҗ. Президент авыр елларда
далада иген иккән, шахталарда күмер
чапкан, завод-фабрикалар торгызуда
катнашкан, укытучылары җитешмәгән
якларга белем бирергә киткән һәм шунда
төпләнеп калган кешеләрнең дә
мәнфәгатьләрен онытмаса иде.

Үз
республикабызда икетеллелекне тормышка
ашыру буенча да күп эшләр
башкарасы бар әле. Урамнардагы
концерт-тамаша белдерүләренең,
хәтта дәүләт оешмаларының ишегенә
эленгән язуларның да һәрвакыт хаталы
булуы йөрәкне әрнетә,
телең өчен кимсенәсең. Трамвай-троллейбусларда
тукталышларны татарча
атаудан да туктадылар. Милли бәйрәмнәр
русныкы булса — русча, татарныкы икән
— ике телдә алып барыла.
Депутатлар, нигездә, вата-җимерә, рус
телендә генә сөйләшә. Ана
телебез язуда зур мөмкинлекләр алса
да, аның кулланылыш даирәсе киңәймәде,
хәзер инде татарча камил сөйләшүчеләр
дә көннән-көн кими бара. Татар мәктәпләрен
тәмамлаучыларга кадәр үзебезчә сөйләшми
диярлек.

Икенче
зур мәсьәләләрнең берсе — туфракның,
елга-күлләрнең пычрануы, урманнарның
саксыз киселүе, чүплек оясына әйләнүе.
Халык үзе яшәгән җирне нәҗесләндерергә
тәмам күнекте, моны гадәти бер эшкә
саный башлады. Табигать тә илбашы
тарафыннан яклауга мохтаҗ.

Пычранган,
агуланган ризык ашаган, һава сулаган
халыкның сәламәтлеге тәмам какшады,
кешенең уртача яшәү озынлыгы кимеде.
Санаторийларга акчалы һәм дәрәҗәле
урыннарда эшләүчеләр генә бара ала.
Дарулар, медицина хезмәте кыйммәт,
бушлай булуы кәгазьдә генә калды. Ил
бюджетында медицина өчен бүленгән
акчаның күләмен сизелерлек арттырырга
кирәк.

Малайлар
һәм кызлар үзләрен кечкенәдән үк
кимсетелгән тоярга тиеш
түгел. Зур керемле гаиләләрнең балалары
шәхси бакчаларга йөри,
яхшы җиһазландырылган яңа тип мәктәпләрдә
укый. Болай да балалар аз туган илдә
һәркем өчен белем алуга
тигез мөмкинлекләр булдыру кыен түгелдер
дип беләм. Һәр
сабыйның язмышы исәпкә
алынса иде.

Бүгенге
көндә әтисез-әнисез калган, алар
тарафыннан читкә тибәрелгәннәрнең
тормышы аеруча авыр. Интернат-мәктәпләрнөң
матди базасын ныгытырга, тәрбиячеләрне
сайлап алырга, кешелекле
педагогларны җитәкче итеп билгеләргә
кирәк. Вакытлы матбугатта коррекция
мәктәпләрендәге гаделсезлекләр турында
язмалар еш күренгәләп тора. Әлбәттә,
президент болар белән турыдан-туры
шөгыльләнә алмый, әмма ул һәр тармакның
ничек сулаганын, яшәгәнен белергә һәм,
стратегик юнәлешләрне билгеләгәндә,
үз сүзен әйтергә тиеш.

Әтиле
туып та, аның ярдәмен тоймаган балалар
байтак. Таркалган гаиләдә үскән һәм
ата-анасы тарафыннан онытылган егет
һәм кызларга, югары уку йортларына
кергәндә дә, бернинди ташламалар
каралмаган. Еш кына аларның әтилеге
кәгазьдә генә икәнлеген һәркем белсә
дә, социаль яклау бу төркемне читләп
уза.

Завод-фабрикаларның,
авыл хуҗалыгының хәле тәмам мөшкелләнде.
Үзгәртеп кору елларында аларның байлыгы
таланды, бер кулга тупланды. Предприятиеләрнең
яңа хуҗалары җитештерүне торгызу,
кешеләрне хезмәт хакы белән тәэмин итү
турында кайгыртмый. Мондый җитәкчеләр
өчен заводның банкротлыкка чыгып, соңгы
байлыгының бүленүе кулайрак.
Илдәге һәр җитештерү үзәген көчле
күзәтүгә алмый торып, бу хәл туктатылмаячак.

Республикада
эшсезләр саны артканнан арта. Кайвакыт,
урын тәкъдим иткәндә дә, эшкә килергә
теләүчеләр табылмый. Аз хезмәт хакына
көн уздырганчы, салым инспекцияләре
тарафыннан теркәлмәгән хезмәт белән
шөгыльләнүне кулайрак
күрә алар.

Ил
казнасы ярлылана бара. Һәркем
үзе, гаиләсе өчен генә тырыша. Кешеләрдәге
элеккеге иҗат, хезмәт, теләктәшлек рухын
торгызырга инде бик авыр булачак.
Һәркайда кыенлыклар белән генә очрашасың.
Киләчәккә өмет уятырлык эшләр кирәк.

Илбашының
шәхси тормышы — күз алдында булмаганда
да, халык телендә. Ул әхлаклы яшәү үрнәген
күрсәтергә тиеш. Гаиләсендәге дәрәҗәсе,
хатынына мөнәсәбәте, ул-кызларының кем
булуы да аның шәхси авторитетын билгели.
Әти-әнисе кем булган, ничек укыган, кайда
туган — халыкны аның язмышына кагылышлы
һәр нәрсә кызыксындыра. Шулай икән,
Президент бу хакта бер генә минутка да
исеннән чыгара алмый. Ул урындагы кешене
мин, беренче чиратта, үз милләте хөрмәт
итәргә тиеш дип тә саныйм.

Тел — буынсыз, уй — төпсез

Тел
турында дистәләгән, йөзләгән мәкаль
бар. Әле алар да аның бөтен сыйфатларын
аңлатып җиткерә микән?! Үз телеңнең
кадерен белер өчен, чит илләрдә яшәп
карарга кирәк. Ана телеңнең моңын, аһәңен
аңлау өчен, кайвакыт бер
бишек җырын ишетү дә җитә. Аның мәгънә
тирәнлегенә шаккатып,
эчке бер ләззәт кичерергә
теләсәң, халыкта
йөргән канатлы гыйбарәләрне исеңә
төшер, әдипнең маһир каләменнән чыккан
китап сүзен укы.

«Тел»
тамырыннан бик күп сүзләр ясалган. Без
көндәлек тормышыбызда һәр исем-атаманың
тарихы турында әллә ни еш уйланмыйбыз.
Ә бит сүзләрне тамырларга таркатканда,
бик кызык нәрсәләр күзгә ташлана. Теләк,
теләнче, телсез, телем, телем-телем…
Авыз эчебездәге телгә охшаган һәр нәрсә,
ягъни юка, очлы әйберләр шул ук тел
исемен ала. Телләрнең ниндиләре генә
юк: разведчиклар кулга төшергән әсир,
кош теле дип аталган татлы ризык, зур
тел, кече тел.

Бала
сөйләшә башласа, тел алып кайттык, диләр.
Сүзсез калсаң, телеңне йоткансың, дип
гаҗәпләнәләр, аптырыйлар, орышалар. Күп
сөйләшсәң, Тел бете дигән кушамат та
тагып куялар.

Телнең
белгечләре була, телнең осталары бар…

Тел
сөйдерә дә, биздерә дә.

Тел
әче дә була, төче дә. Усал теллеләр
кайвакыт рәнҗетеп тә куя. Йомшак телленең
җанга рәхәтлек биргәне бар, төпкә
утыртканы да юк түгел. Теле бозыкның
күңеле бозык, ди халык. Теле катының
күңеле каты, дигән мәкаль дә бар.

Тел
— күңелнең көзгесе дә, тылмачы да, ачкычы
да, тагын әллә нәрсәләр дә икән.

Телне
елан белән дә, без белән дә, каеш белән
дә чагыштыралар. Ул озын да, кыска да,
нечкә дә, үткен дә, кисап кадәр дә, тәртә
буе сыман да була дип саналгач, нинди
сүз белән генә сыйфатламаслар!

Халык
әйтүенчә, чичәннәр тар җирдә сүз башлый.
Борынгы заманда тел осталары сугышларны
туктаткан, гадел хөкем чыгарган, патшаның
олы киңәшчесе булган. Тел белгәнне
олылаганнар, аңа түрдән урын биргәннәр.
Аның әйткәне халык сүзенә әйләнгән.
Исеме онытылганда да, тапкыр сүзе илләр
гизгән, гасырдан гасырга күчкән.

Бай
да соң инде милли тел катламнары! Бер
сүздән этәрелеп китеп кенә дә, әллә
кайларга барып чыгарга
була.

Бүген
син — миңа, мин сиңа эндәшкән сүзләр
белән моннан йөз ел элек тә, мең ел элек
тә безгә таныш түгел әллә кемнәр үзара
аралашкан. Алар белгәннең бик күбен
инде без онытканбыз да. Тыйб гыйлеменең
терелтү мөмкинлеге булса, арабызга
кайткан ерак бабаларыбыз безнең ни
хакта сөйләшкәнебезне аңлап та бетермәс
иде. Тел үсә, үзгәрә шул. Бик матур
мәгънәле сүзләре дә кулланылыштан төшеп
кала, әйтелеше өйләмебез аһәңенә
ярашмаганнар да телебездән төшми. Димәк,
еш кына аңа зыян да салына.

Әйе,
тел — буынсыз. Ничек сөйләшүеңә карап,
сине үз дә итәләр, кире
дә кагалар, телендә уе чагыла, дип
уйлыйлар.

Уйның
төпсез икәнлеген һәркем белә. Шулай
булгач, уй өчен телне
гаеплибез булып чыга.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]

  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #

Обновлено: 11.03.2023

Уку елы тәмамланып килә. Ә районыбызның башлангыч сыйныф укучылары арасында иң яхшы укучы кем?! Икенче санлы лицей базасында үткән конкурс моны ачыклады. Алсу Спиридонова Тугыз бала һәрьяктан сыналды. Аларга бәйгенең биш баскычын үтәргә туры килде: портфолиолары аша, «визитка»да үзләре белән таныштырдылар, интеллектуаль конкурста катнаштылар, математика турнирын үттеләр, рәсем ясадылар. «Әгәр.

Уку елы тәмамланып килә. Ә районыбызның башлангыч сыйныф укучылары арасында иң яхшы укучы кем?! Икенче санлы лицей базасында үткән конкурс моны ачыклады. Алсу Спиридонова Тугыз бала һәрьяктан сыналды. Аларга бәйгенең биш баскычын үтәргә туры килде: портфолиолары аша, «визитка»да үзләре белән таныштырдылар, интеллектуаль конкурста катнаштылар, математика турнирын үттеләр, рәсем ясадылар. «Әгәр мин Президент булсам» дип исемләнгән инша яздылар. «Әгәр мин Президент булсам, яңа заманча мәктәпләр төзиячәкмен, аңа иң яхшы укытучыларны урнаштырып, укучыларга шәхси компьютерлар өләшәчәкмен. Илебездә кешеләрнең сәламәтлекләре турында чынлап кайгырта торган тренерлар булган спортзалларны күбәйтәчәкмен. Тагын, «бишле»гә генә укучыларның барысын да җыеп, чит илләргә сәяхәткә алып чыгып, андагы тормыш, истәлекле урыннар белән таныштырыр идем. Президент булу өчен яхшы укырга, башкаларга һәрьяктан үрнәк булырга кирәк, мин хәзергә шуның белән шөгыльләнәм,»-дип яза икенче санлы лицейдан Әмир Таҗиев (укытучысы Зинфира Вәгыйзова). «Ә мин өлкәннәргә күбрәк булышыр, медицина ярдәмен бушлай оештырыр, ашамлыкларга бәяләрне төшерер, табигатькә зыян салучы заводларны ябар, үз халкымның ничек яшәгәнен һәрчак белешеп торыр идем,»-ди дүртенче санлы мәктәптән Илфат Гыймранов (укытучысы Валентина Селезнова). Бу игелекле күңелле малайларның хыяллары чынга ашар, иншалла. Алар конкурста да иң көчлеләре булып чыктылар, тигез очко җыеп, икесе дә беренче урынны яуладылар. Беренче мәктәптән Кирилл Федоров (Елена Музлова) — икенче, Олыяз лицееннан Салават Мурзин өченче урында. Музыкаль паузаларда икенче санлы лицейның «Конфетти» вокаль ансамбле күңелләрне күтәрде. Кирилл Федоровның команда булып оешып килгән җанатарлары көч-дәрт биреп тордылар. Мәгълүмат-методик үзәгенең башлангыч белем бирү буенча методисты Илһамия Гыйләҗева бүгенге конкурсның югары дәрәҗәдә узуын әйтте. Балаларга укуда һәм тормышларында уңышлар теләде.

Если бы я был президентом, я бы постарался многое изменить в нашей жизни. Я понимаю, что президентом быть непросто и не абсолютно всё он может изменить по одному только приказу, всегда есть какие-то сложности. Но всё же, некоторые проблемы я бы постарался решить, будь я президентом.

К примеру, я очень удивляюсь, как пожилые люди могут жить на небольшую пенсию, ведь нередко они не могут приобрести даже самого нужного. Я бы прибавил им пенсию, чтобы они могли приобрести не только хлеб и макароны, но также и что-то к чаю, мясо и овощи. Тем пенсионерам, которые живут в деревенской местности, можно растить и собирать овощи в огороде, однако порой они очень стары и им тяжело трудиться на земле. Потому пенсия должна покрывать все их расходы и потребности. Если они работали всю жизнь, а в данный момент не могут, это не означает, что им можно меньше платить. Мне очень неприятно, когда я вижу, как старенькие бабушки и дедушки просят на улице милостыню. Тогда я вспоминаю, что в Европе пожилые люди занимаются тем, что путешествуют и отдыхают так, как им вздумается. Их пенсия им позволяет это делать. Я бы постарался сделать так, чтобы и наши российские пожилые люди смогли себе это позволить. Пусть они перестанут совершать кругосветные путешествия за границу, однако имеют возможность попутешествовать хотя бы по нашей великой стране.

Еще я бы постарался сделать образование доступным каждому. Я думаю, обучаться – это самое главное. Даже если ты почти все забудешь из того, что вы проходили в стенах родной школы, память будет получать развитие, будет получать развитие и мышление. Скорее всего, в данный момент система образования немного устарела, так как её не меняли уже несколько десятилетий. А мир тогда был совсем другим, потому было бы отлично поразмыслить о смене образовательной системы. Я думаю, это будет очень трудной задачей, потому что очень важно будет переписать все учебники, издать новые, по новой учить всех педагогов. Однако, без сомнений, это принесет свои положительные плоды и поможет нам развиваться в правильном направлении.

Я живу в стране, которую люблю, и мне не безразлично каким будет ее будущее. Если бы мне в жизни выпал шанс стать во главе этого государства, я бы обеспечил реализацию такой государственной политики, которая улучшит благосостояние граждан и гарантирует единство страны. Образование очень важно, потому что только образованные народы могут двигаться вперед в своем развитии.

Отечественная наука должна быть признана высшим национальным приоритетом, её важно всячески поддерживать финансово. Пример Ирландии, экономика и социальная сфера которой одни из лучших в мире, подтверждает мои слова.

Наша система образования преимущественно направлена на создание с ученика и студента обычного человека, но я считаю, что вместо шаблонного мышления в человеке должен поощряться творческий подход и генерация своих собственных мыслей и новых идей. Изучать в первую очередь нужно то, что может помочь стать успешным в будущем. Образование должно сопровождать человека в течение всей жизни: школа, вуз, последипломное образование, повышение квалификации. Все русские ученики и студенты должны хорошо владеть новейшими технологиями. Чтобы осуществить это, нужно, чтобы каждая школа и вуз были компьютеризированы. Если бы я был президентом, то я бы приказал закупить компьютеры во все учебные заведения страны.

Также, если бы я был президентом, то я бы обеспечил пенсионерам достойную жизнь. Ведь многим из них приходится нелегко. Не хватает денег на лекарства, на еду, чего уж тут говорить о курортном лечении. Я бы увеличил таким людям пенсию и приказал бы всем давать бесплатные квоты на лекарства.

На самом деле мне очень сложно представить, что бы было, если бы я был президентом. Ведь рассуждать на эту тему можно бесконечно, но на деле осуществить всё задуманное не так просто, как кажется с первого взгляда. Президент – это очень ответственная должность и, наверное, я никогда не захочу им стать!

Нажмите, чтобы узнать подробности

Метапредмет – укучыларга ?с?рне? фантастик ма?ара стиленд? бирелешен а?лату.

Предмет – “Р?ст?м ма?аралары” ?с?рен ?йр?н?не д?вам ит? ?стенд? эш алып бару; “чагыштыру” т?шенч?сен а?лату.

Ш?хеск? кагылышлы –укучыларны тормышта уяу булырга, ?ти-?ни с?зен ты?ларга, олыларны х?рм?т ит?рг? ?йр?т?.

Тема: “Әгәр мин тылсымчы булсам. ” темасы өстендә эшләүне дәвам итү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет – укучыларга әсәрнең фантастик маҗара стилендә бирелешен аңлату.

Предмет – “Рөстәм маҗаралары” әсәрен өйрәнүне дәвам итү өстендә эш алып бару

Шәхескә кагылышлы –укучыларны тормышта уяу булырга, әти-әни сүзен тыңларга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү.

Материал: дәреслек, методик кулланма.

Дәрес барышы.

I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

1. Дәресне оештыру.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

2.Өй эшен тикшерү.

1. Биогрфия буенча сораулар бирү.

2.“Әби әкияте”өлешенең эчтәлеген сөйләргә.

3.Актуальләштерү.

— Сез нәрсәләр турында китаплар укырга яратасыз?

-Сезгә фантастик китаплар ошыймы?

4.Уку мәсьәләсен кую.

— Әйе, балалар, димәк бүген без Гадел Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” дигән әсәре турында сөйләшүне дәвам итәчәкбез.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

Сүзлек белән эш.

1)11 нче биттәге сүзләрне уку

-укытучының үрнәк укуы

-авыр сүзләрне кабатлату

-укытучы русча әйтә, укучылар тәрҗемәсен әйтә.

Г.Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” әсәреннән “Яз җиткәч” өзеге белән танышу

Проблемалы сорау кую.

-Рөстәм кемнәр, нәрсәләр турында китаплар укый?

-укытучының үрнәк укуы

-чылбырлап уку һәм тәрҗемә итә бару

Сорауларга җавап бирү.

Дәреслекнең 11-12 нче битен ачыгыз сорауларга җавап бирәбез .

III. Рефлексия.

1.Кабатлау.

1)Укучыларга сораулар бирелә.

-Рөстәм нинди геройлар турында китаплар укый?

-Алар сезгә танышмы?

2) “Хаталарны төзәт!” уены. Текст буенча җөмләләр әйтелә, хаталар булса, дөресләп әйтәләр.

Помогите написать сочинение на ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ на тему «Если бы я была директором школы».

Директор булсам, мин беренче эш итеп мәктәптә тәртип урнаштырыр

Тәртипсез балалар булмас, алар башкаларга укырга комачауламаслар иде.

Укытучылар да, бигрәк тә яшь укытучылар, хәзерге шикелле, тәртипсезлекне күреп тә, башларын читкә

борып йөрмәсләр иде.

Андый укытучыларны мин мәктәпкә дә кертмәс идем.

Малайларның кызларны җәберләүләрен дә бетерер идем.

сөйләве буенча, алар үскәндә, малайлар кызларны бик хөрмәт иткәннәр, ә кызлар

бик матур һәм тыйнак булганнар.

Шуңа күрә алар мәктәбеннән бер генә хулиган да,

җинаятьчеләр дә үсеп чыкмаган.

Аларның авыл укытучылары балаларны җәмгыятькә файдалы,

хезмәт яратучан, гаилә тотарлык, кешелекле егетләр һәм кызлар итеп

Мәктәптә тәнәфесләрне дә, хәзергечә мәгънәсез итеп түгел, ә балалар

нәкъ менә ике дәрес арасында физик яктан да, эмоциональ яктан да ял итә

алырлык, тынычлап икенче дәрескә

әзерләнерлек итеп оештырыр идем.

Укудан тыш түгәрәкләрне дә күз буяу өчен генә түгел, ә файдалы

нәтиҗәсе булырлык итәр идем.

Мәктәптә дә, мәктәп янында да чит — ят, укуга комачаулык итүче

кешеләрне йөртмәс идем.

Менә мин шундый директор булыр идем!

Помогите пожалуйста, написать рассказ на тему моя мама на татарском языке?

Помогите пожалуйста, написать рассказ на тему моя мама на татарском языке!

Татарский язык : Напишите пожалуйста сочинение на тему «Как я провёл зимние каникулы»?

Татарский язык : Напишите пожалуйста сочинение на тему «Как я провёл зимние каникулы».

НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ.

Написать сочинение на тему зима на татарском языке?

Написать сочинение на тему зима на татарском языке.

Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке на тему : осень?

Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке на тему : осень.

Помогите пожалуйста написать мини — сочинение на тему Осенний лес на татарском языке) Кто поможет дам 20 баллов?

Помогите пожалуйста написать мини — сочинение на тему Осенний лес на татарском языке) Кто поможет дам 20 баллов.

Сочинение на тему Война на татарском языке?

Сочинение на тему Война на татарском языке.

Написать сочинение по немецкому языку на тему моя школа ?

Написать сочинение по немецкому языку на тему моя школа .

Сочинение на татарском языке на тему мой татарстан?

Сочинение на татарском языке на тему мой татарстан.

Пожалуйста помогите написать сочинение по татарскому языку на тему Җыр — кешенең юлдашы?

Пожалуйста помогите написать сочинение по татарскому языку на тему Җыр — кешенең юлдашы.

Написать 4 предложения о школе на татарском языке?

Написать 4 предложения о школе на татарском языке.

На этой странице сайта вы найдете ответы на вопрос Помогите написать сочинение на ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ на тему «Если бы я была директором школы»?, относящийся к категории Другие предметы. Сложность вопроса соответствует базовым знаниям учеников 10 — 11 классов. Для получения дополнительной информации найдите другие вопросы, относящимися к данной тематике, с помощью поисковой системы. Или сформулируйте новый вопрос: нажмите кнопку вверху страницы, и задайте нужный запрос с помощью ключевых слов, отвечающих вашим критериям. Общайтесь с посетителями страницы, обсуждайте тему. Возможно, их ответы помогут найти нужную информацию.

Работа продавца совмещает несколько профессий, такие как психолог, юрист и другие, что очень интересно. Самое сложное в профессии продавца, на мой взгляд, найти подход к клиентам. Ведь все люди разные и нужно угодить каждому покупателю, чтобы после..

Что именно надо делать.

Форма трудового договора Трудовой договор заключается в письменной форме, составляется в двух экземплярах, каждый из которых подписывается сторонами. Один экземпляр трудового договора передается работнику, другой хранится у работодателя.

1. Младший медицинский персонал должен соблюдать правила этики и деонтологии, и субординации, и правила внутреннего распорядка ; 2. Признаки частичной обструкции верхних дыхательных путей : сильный кашель, свистящее дыхание.

2 болос демокритос высказал.

Воспитание законопослушности людей, тогда они не будут перебегать трассу в 6 полос Объяснение с детских лет реальной опасности, тренировка навыков выживания ПРосто воспитание как водителей (не лихачить, не нарушать, не подсекать и пр. ), так и пешех..

Кредит. Ипотека. Оплата за обучение. Аренда жилья.

Қызыл кітап — қазақстанда жойылып бара жатқан түрлерді сақтап қалу мақсатында қорғауға алу үшін тіркеуге арналған кітап. Алғашқы қызыл кітап 1978жылы.

История — от греч. «исследование», » рассказ о событиях. История — наука изучающая то, что происходило ранее, наука о прошлом. История помогает запечатлить те моменты, которых потом может не быть. У всего есть своя история. Народные традиции, ск..

Читайте также:

      

  • Природа и культура сочинение
  •   

  • Сочинение весна в степи
  •   

  • Без матери нет ни поэта ни героя сочинение
  •   

  • Сочинение рассуждение на тему книга окно в мир
  •   

  • Сочинение народные умельцы моего края

Әгәр мин прези, яңгырый диярлек, ничек кебек сүзләр булыр идем суперменом. Чөнки без һәрчак, дип уйлыйбыз президенты ала ясарга бик күп. Әгәр мин прези идем булдырды, күп законнар алар иде яхшыртты тормыш кешеләр иде яхшыртты тормыш шартлары безнең илдә.Мәсәлән, мин бик гаҗәпләнәм, ничек пенсионерлар ала яшәргә маленькую пенсия, чөнки еш кына алар да сатып алырга мөмкин, хәтта кирәк. Идем арттырды аларга пенсиясен, үзләренә алсыннар гына түгел, сатып алырга икмәге һәм макароны, әмма кайвакыт берәр к раслый, ит һәм яшелчәләр.Тагын идем, тырыштым ясарга белем һәркемгә. Миңа калса, укырга – бу бик мөһим. Хәтта әгәр син күп нәрсә сөйләгез моннан сез шулай ук мәктәптә хәтер үсәчәк, үсәргә фикерләүне. Мөгаен, хәзер мәгариф системасы бераз устарела, чөнки ул үзгәрмәде инде берничә дистә ел. Ә дөньяны ул чакта бөтенләй башка, шуңа күрә, бик яхшы булыр иде уйларга үзгәрүе турында белем бирү системасы.
Әгәр мин прези идем, тырыштым табу өчен вакыт белән аралашырга гади әгъзалар тәкъдим иткән кешеләр, чөнки бу бик мөһим. Хәтта әгәр президент булачак һәм җаваплы кеше иде, ул алмаячак уследить өчен барлык тирәсендә. Минем уйлавымча, гражданнарга ярдәм һәм яклау, аларның мәнфәгатьләрен булырга тиеш, төп бурыч-теләсә кайсы кеше, алар бар, хакимият.

Эта покороче!
Президенты — бу иң мөһиме зат дәүләттә. Нче аңа бәйле генә түгел, ә икътисади, сәяси торышы ил, тик мөнәсәбәтләр белән эшлекле партнерлары.Әгәр мине сайладылар президенты булса, мин, әүвәл, башлап җибәрде иде күбрәк хастаханәләр, балалар йортлары, ясаган булыр иде өчен кулдан килгәннең барын да яшьләр җебе тормышка ашырырга, барлык талантларын ирешергә теләгән максатлар тормышта.Шулай ук миңа булыр иде арттырырга пенсия һәм стипендия һәм ярдәм итәргә эшсез.Идем алына мәсьәлә җайга салу сугышлар һәм терроризм. Издал указлары, алар усиливают саклауга һәм тарихи үткән, табигый байлыкларны һәм барлыгы моннан тыш, нәрсә белән горурлана безнең ил.Махсус балалар өчен идем ачты савыктыру үзәкләре шифаханәләр алырлык яхшыртырга, үз сәламәтлеге торышы, яңа дуслар табу.Шулай ук мин идем игътибарны экология, выдал закон про төзү махсус конструкцияләр эшкәртү өчен чүп-чар.Мине барыннан да эшсезлек проблемасы борчый. Һәр кеше белән шөгыльләнергә тиеш нинди эш белән һәм лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итү.Менә шундый мин күрәм үз эшчәнлеген вазыйфаларына президенты.

Әгәр мин прези, яңгырый диярлек, ничек кебек сүзләр булыр идем суперменом. Чөнки без һәрчак, дип уйлыйбыз президенты ала ясарга бик күп. Әгәр мин прези идем булдырды, күп законнар алар иде яхшыртты тормыш кешеләр иде яхшыртты тормыш шартлары безнең илдә.Мәсәлән, мин бик гаҗәпләнәм, ничек пенсионерлар ала яшәргә маленькую пенсия, чөнки еш кына алар да сатып алырга мөмкин, хәтта кирәк. Идем арттырды аларга пенсиясен, үзләренә алсыннар гына түгел, сатып алырга икмәге һәм макароны, әмма кайвакыт берәр к раслый, ит һәм яшелчәләр.Тагын идем, тырыштым ясарга белем һәркемгә. Миңа калса, укырга – бу бик мөһим. Хәтта әгәр син күп нәрсә сөйләгез моннан сез шулай ук мәктәптә хәтер үсәчәк, үсәргә фикерләүне. Мөгаен, хәзер мәгариф системасы бераз устарела, чөнки ул үзгәрмәде инде берничә дистә ел. Ә дөньяны ул чакта бөтенләй башка, шуңа күрә, бик яхшы булыр иде уйларга үзгәрүе турында белем бирү системасы.
Әгәр мин прези идем, тырыштым табу өчен вакыт белән аралашырга гади әгъзалар тәкъдим иткән кешеләр, чөнки бу бик мөһим. Хәтта әгәр президент булачак һәм җаваплы кеше иде, ул алмаячак уследить өчен барлык тирәсендә. Минем уйлавымча, гражданнарга ярдәм һәм яклау, аларның мәнфәгатьләрен булырга тиеш, төп бурыч-теләсә кайсы кеше, алар бар, хакимият.

Эта покороче!
Президенты — бу иң мөһиме зат дәүләттә. Нче аңа бәйле генә түгел, ә икътисади, сәяси торышы ил, тик мөнәсәбәтләр белән эшлекле партнерлары.Әгәр мине сайладылар президенты булса, мин, әүвәл, башлап җибәрде иде күбрәк хастаханәләр, балалар йортлары, ясаган булыр иде өчен кулдан килгәннең барын да яшьләр җебе тормышка ашырырга, барлык талантларын ирешергә теләгән максатлар тормышта.Шулай ук миңа булыр иде арттырырга пенсия һәм стипендия һәм ярдәм итәргә эшсез.Идем алына мәсьәлә җайга салу сугышлар һәм терроризм. Издал указлары, алар усиливают саклауга һәм тарихи үткән, табигый байлыкларны һәм барлыгы моннан тыш, нәрсә белән горурлана безнең ил.Махсус балалар өчен идем ачты савыктыру үзәкләре шифаханәләр алырлык яхшыртырга, үз сәламәтлеге торышы, яңа дуслар табу.Шулай ук мин идем игътибарны экология, выдал закон про төзү махсус конструкцияләр эшкәртү өчен чүп-чар.Мине барыннан да эшсезлек проблемасы борчый. Һәр кеше белән шөгыльләнергә тиеш нинди эш белән һәм лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итү.Менә шундый мин күрәм үз эшчәнлеген вазыйфаларына президенты.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сочинение мин булырга телим сочинение 8 класс
  • Сочинение мертвые души образ автора в поэме мертвые души сочинение
  • Сочинение мертвые души небольшое
  • Сочинение мильон терзаний чацкого 9 класс по плану
  • Сочинение мертвые души на тему образ чичикова рыцаря копейки