Сочинение минем килэчэгем

СОЧИНЕНИЕ

«Киләчәгем-
минем кулымда»

Работу выполнила:

Пронина Алина Ильдаровна

03 марта 2002 года рождения;

ученица 8 класса;

домашний адрес: 423971,

с.Муслюмово,ул.Банковская, дом 17,

Муслюмовского района РТ;

тел.2-50-68

Адрес школы:423975

Д.Ташлияр, ул.Урожайная, 78 «в»

Муслюмовского района РТ

Директор школы:

Хабибуллин Ильшат Рафисович

Учитель: Халимова Гузель Мирзамухаметовна

2015 год

Киләчәгем- минем кулымда.

 «Һөнәрле утта янмый, суда батмый». Бу
мәкаль эчендә никадәрле сер яшеренгән. Ә нәрсә соң ул һөнәр? Һөнәр ул барыбызга
да таныш сүз. Бу кем өчендер-яраткан эше, нәрсә булса да җитештерү, һөнәр ул-
белгечлелек, профессия. Һөнәрләр… Ниндие генә юк бит аның бу дөньяда?! Укытучы,
табиб, шофер,пешекче һәм башкалар алар, минемчә, меңләгән. Барсы да мөһим һәм
кирәкле. Шофер буласың килә икән- шофер бул, тракторчы буласың килә икән-
тракторчы бул. Һөнәрне  сайлый гына белергә кирәк. Һөнәрне яратып, күңелеңә
ятышлысын сайласаң гына, һөнәреңнең остазы була аласың.

Мин 8 нче сыйныфта укыйм.
Кайчакларда  берүзем генә калып уйланып утырырга яратам. Үзеннән-үзе күңелгә
«Киләчәктә кем булырга?» дигән уйлар килә.

Тирә-ягымда искиткеч күп профессия
кешеләре яши. Ә миңа кем булырга? Нинди һөнәр сайларга? Башта уйлар өермәсе,
алар мине кызыктыра да, икеләндерә д
ә,
киләчәккә дә чакыралар. Гел-гел әти-әни янында гына яшәп булмый бит инде.

Мин хыял диңгезендә йөзәм. Бу
диңгездәге дулкыннар әле бу, әле теге ярга китереп бәрәләр. Кайчакта батып та
калам, ниндидер илаһи көч тартып ала тагын үземне. Ә кайчакларда мин якты
киләчәгемә-хыялымда күз алдына китергән киләчәгемә таба «йөзәм». Ә ул шундый
якында гына, шу ук вакытта бик ерак та, минем әле мәктәпне тәмамлыйсым,
хыялымны  тормышка  ашырыр өчен  укырга кереп белем аласым бар.

         «Мин
пешекче һөнәрен сайларга телим! Яхшы пешекче булачакмын!» — дигән уйны күңелемә
салып куйдым. Мин
ем халкымны  тәмле
ризыкларым белән сыйлыйсым килә. Пешекче бит бөтен һөнәр ияләренә дә кирәкле
кеше.

 Моңа
ничек ирешергә соң? Югары әхлак, телең, тарихың, халкың белән горурлану…-  болар
синең аерылгысыз сыйфатларың булырга тиеш.  Милләткә элек-электән хас хезмәт
сөючәнлегең, тырышлык, чисталык, намуслылык татарның һәр  яшь буынында тәрбияләнмәсә,
алдагы куйган максатыңа ирешә алмассың, дип уйлыйм мин. Үзеңә һөнәр сайлаганда
бик тә җаваплы карарга кирәк, чөнки син үзеңнең эшең белән халкыңа, милләтеңә
шатлык һәм бәхет китерергә тиешсең.

Бу һөнәрне сайлау халкымны яратудан,
аның милли ризыкларына соклануымнан киләдер дип уйлыйм.
Бигрәк
тә тәмле шул безнең татар халык ашлары! Безнең чәк-чәкләребез чит илләрдә дә
мактаулы урында йөри. Иң кадерле кунакларны Татарстан халкы чәк


чәк белән каршы ала.

Милли традицияләргә бай татар халык
ашлары, ашамлыкларны әзерләү ысулларының үзенчәлекле булуы белән, аларның тәме
һәм  табынга бизәлеп бирелүе белән дан тота.

 Минем
күзаллавымча, пешекче булып эшләүче һәр кеше иң югары  дәрәҗәдә әхлаклы булырга
тиеш.

Балачагымны үтеп, киләчәгемә атлыйм.
Балачагым уйлары киләчәгемә алып бара. Ә киләчәгем шундый якты, серле һәм
кызыктыргыч. Уйларым-хыялларым белән мин киләчәк илендә яшим. Вакытлар үтеп,
хыялларым хыял булып калмасын, чынга ашсын иде. Ә хыялларны чынга ашыру- минем
кулымда. Димәк, миңа тырышып укырга, ягьни, «ташка кадакны күбрәк кагарга»
кирәк. Мин балачагымнан хыялый киләчәгемә тәпи атлап, зур тормыш юлына чыгарга,
хыялым үрләренә менеп җитеп, шул үрләрдә озак-озак ныклап басып торырга тиеш.
Балачак уйлары, хыяллары (әгәр дә алар чын күңелдән һәм саф булса) тормышка
аша, диләр.

Минем киләчәгем- минем кулымда.

Минем һөнәрем – минем киләчәгем

Һәрберебез бала чактан ук булачак һөнәре турында хыяллана, тормышта үз урыны хакында уйлана. Мин үзенең профессиясенең кадерен белүче, яраткан эшенә бөтен гомерен багышлаучы кешеләргә баш иям.

Безнең мәктәптә профессияләр турында күп сөйлиләр, төрле һөнәр ияләре белән очрашулар уздырыла, оешмаларга экскурсияләр үткәрелә.

Менә мин мәктәпнең Туган якны өйрәнү музеенда. Монда намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән якташлар турында сөйләүче материаллар бар. Үз вакытында сыер савучы Е. Ильина һәм бозаулар караучы Н. Романова Ленин орденына лаек булганнар. Алдынгылар арасында “Татарстанның атказанган нефтьчесе”, “Татарстанның атказанган агрономы”, “Татарстанның атказанган терлекчесе” бар. Болар барысы да авылдашларның хезмәт батырлыгы турында сөйли. Безнең авыл үзенең мич салучылар, балта осталары, тегүчеләре белән дан тоткан. Мин үземнең ерак бабайларымның алдынгы тракторчы булулары белән горурланам. 1976 нчы елда бабамның әтисе Андрей фидакарь эше өчен Хезмәт Кызыл Байрагы белән бүләкләнгән.

Һичшиксез, һөнәр сайлау күп факторларга бәйле. Шуларның берсе – кумирың булу. Минем өчен олы абыем Владислав юл күрсәтүче булып тора. Аның әлегә зур хезмәт тәҗрибәсе юк, мәктәп музее экспонатлары сөйли торган дәүләт бүләкләренә ия түгел. Ул әле ике ел элек кенә Лениногорск полтиех көллиятен тәмамлады. Абыем мәктәптә дә яхшы укыды. 9 нчы сыйныфтан соң көллиятнең “Электромеханика һәм электр җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү” бүлегенә укырга керде. Ул бирелеп укыды, анда аңа бар нәрсә дә ошый иде: төркемдәге микроклимат та, тулай торактагы шартлар да, уку бүлмәләре дә. Мин үзем дә бу уку йортында күп мәртәбәләр кунакта булдым.

Лениногорск политех көллияте – шәһәрнең иң дәрәҗәле уку йортларының берсе. Ул 1952 нче елның 2 нче октябрендә Татарстан Республикасы идарәсе “Хезмәт резервлары” әмере белән оешкан. 65 еллык юлы булган уникаль уку йортында минем абый да белем алган.

Уку дәверендә ул күп тапкырлар төрле һөнәри конкурсларда катнашты, грамоталарга, Рәхмәт хатларына лаек булды. Соңгы курста укыганда Казахстанда практика үтте. Укуын отличие белән тәмамлады. Хәзер исә үзенең белгечлеге буенча Әлмәт нефть институтында укуын дәвам итә. Абыемнан менә дигән энергетик килеп чыгасына ышанычым юк.

Абыем Владислав спорт белән даими шөгыльләнә. Кыш көне рәхәтләнеп мине хоккейда уйнау серләренә өйрәтә. Балык тоту белән мавыга, күп укый, әти – әниебезгә хуҗалыкта ярдәм итә, начар гадәтләр белән дус түгел.

Хезмәткә мәхәббәт безгә гаиләдә тәрбияләнгән. Әниебез эш сөючәнлеге белән безгә үрнәк. Әти белән хуҗалыкта эшлибез: техника ремонтлыйбыз, кышка печән әзерлибез, бакчада бәрәңге, малга чөгендер үстерәбез һ. б.

Хәзерге вакытта мин 9 нчы сыйныфта укыйм. Мине дә башкаларны кебек һөнәр сайлау борчый. Тик минем юлым инде сызылган. Бу – абыемның юлы. Мәктәптән соң укуымны политех көллиятендә дәвам итәргә хыялланам, электрик һөнәренә өйрәнәсем килә. Электрик профессиясе шактый яшь. Әлеге белгечлеккә ихтыяҗ көннән – көн арта. Аңа таләпләр дә үзгәрде. Элек примитив җайланмалар турында белем җитәрлек булса, хәзер алдынгы технологияләр тирән белем һәм техник мәгълүмат яңаруын таләп итәләр. Энергетик булу – җаваплы һәм почётлы. Кайчан алар чын батырлык күрсәтәләр. Электролинияләрдә, җитештерүдә еш кына аварияләр була. Мондый хәлләрдә энергетиклардан профессиональлек һәм кыюлык таләп ителә. Нинди дә булса сәбәпләр аркасында электроэнергия сүндерсәләр, күңелсез була. Әйтерсең, тормыш тукталган. Һәм кабат яктылык! Энергетиклар, тылсымчылар кебек: җитешсезлекләрне бетерәләр, ут кабызалар, кешеләрне куандыралар. Менә ул нинди кирәкле, шәфкатьле һәм заманча һөнәр!

Егоров Вячеслав

Егоров Вячеслав

СОЧИНЕНИЕ

«Киләчәгем- минем кулымда»

Работу выполнила:

Пронина Алина Ильдаровна

03 марта 2002 года рождения;

ученица 8 класса;

домашний адрес: 423971,

с.Муслюмово,ул.Банковская, дом 17,

Муслюмовского района РТ;

тел.2-50-68

Адрес школы:423975

Д.Ташлияр, ул.Урожайная, 78 «в»

Муслюмовского района РТ

Директор школы:

Хабибуллин Ильшат Рафисович

Учитель: Халимова Гузель Мирзамухаметовна

2015 год

Киләчәгем- минем кулымда.

«Һөнәрле утта янмый, суда батмый». Бу мәкаль эчендә никадәрле сер яшеренгән. Ә нәрсә соң ул һөнәр? Һөнәр ул барыбызга да таныш сүз. Бу кем өчендер-яраткан эше, нәрсә булса да җитештерү, һөнәр ул- белгечлелек, профессия. Һөнәрләр… Ниндие генә юк бит аның бу дөньяда?! Укытучы, табиб, шофер,пешекче һәм башкалар алар, минемчә, меңләгән. Барсы да мөһим һәм кирәкле. Шофер буласың килә икән- шофер бул, тракторчы буласың килә икән- тракторчы бул. Һөнәрне сайлый гына белергә кирәк. Һөнәрне яратып, күңелеңә ятышлысын сайласаң гына, һөнәреңнең остазы була аласың.

Мин 8 нче сыйныфта укыйм. Кайчакларда берүзем генә калып уйланып утырырга яратам. Үзеннән-үзе күңелгә «Киләчәктә кем булырга?» дигән уйлар килә.

Тирә-ягымда искиткеч күп профессия кешеләре яши. Ә миңа кем булырга? Нинди һөнәр сайларга? Башта уйлар өермәсе, алар мине кызыктыра да, икеләндерә дә, киләчәккә дә чакыралар. Гел-гел әти-әни янында гына яшәп булмый бит инде.

Мин хыял диңгезендә йөзәм. Бу диңгездәге дулкыннар әле бу, әле теге ярга китереп бәрәләр. Кайчакта батып та калам, ниндидер илаһи көч тартып ала тагын үземне. Ә кайчакларда мин якты киләчәгемә-хыялымда күз алдына китергән киләчәгемә таба «йөзәм». Ә ул шундый якында гына, шу ук вакытта бик ерак та, минем әле мәктәпне тәмамлыйсым, хыялымны тормышка ашырыр өчен укырга кереп белем аласым бар.

«Мин пешекче һөнәрен сайларга телим! Яхшы пешекче булачакмын!» — дигән уйны күңелемә салып куйдым. Минем халкымны тәмле ризыкларым белән сыйлыйсым килә. Пешекче бит бөтен һөнәр ияләренә дә кирәкле кеше.

Моңа ничек ирешергә соң? Югары әхлак, телең, тарихың, халкың белән горурлану…- болар синең аерылгысыз сыйфатларың булырга тиеш. Милләткә элек-электән хас хезмәт сөючәнлегең, тырышлык, чисталык, намуслылык татарның һәр яшь буынында тәрбияләнмәсә, алдагы куйган максатыңа ирешә алмассың, дип уйлыйм мин. Үзеңә һөнәр сайлаганда бик тә җаваплы карарга кирәк, чөнки син үзеңнең эшең белән халкыңа, милләтеңә шатлык һәм бәхет китерергә тиешсең.

Бу һөнәрне сайлау халкымны яратудан, аның милли ризыкларына соклануымнан киләдер дип уйлыйм. Бигрәк тә тәмле шул безнең татар халык ашлары! Безнең чәк-чәкләребез чит илләрдә дә мактаулы урында йөри. Иң кадерле кунакларны Татарстан халкы чәк — чәк белән каршы ала.

Милли традицияләргә бай татар халык ашлары, ашамлыкларны әзерләү ысулларының үзенчәлекле булуы белән, аларның тәме һәм табынга бизәлеп бирелүе белән дан тота.

Минем күзаллавымча, пешекче булып эшләүче һәр кеше иң югары дәрәҗәдә әхлаклы булырга тиеш.

Балачагымны үтеп, киләчәгемә атлыйм. Балачагым уйлары киләчәгемә алып бара. Ә киләчәгем шундый якты, серле һәм кызыктыргыч. Уйларым-хыялларым белән мин киләчәк илендә яшим. Вакытлар үтеп, хыялларым хыял булып калмасын, чынга ашсын иде. Ә хыялларны чынга ашыру- минем кулымда. Димәк, миңа тырышып укырга, ягьни, «ташка кадакны күбрәк кагарга» кирәк. Мин балачагымнан хыялый киләчәгемә тәпи атлап, зур тормыш юлына чыгарга, хыялым үрләренә менеп җитеп, шул үрләрдә озак-озак ныклап басып торырга тиеш. Балачак уйлары, хыяллары (әгәр дә алар чын күңелдән һәм саф булса) тормышка аша, диләр.

Минем киләчәгем- минем кулымда.

Республиканский конкурс сочинений о профессиях “ Билет в будущее”

Тема: Минем һөнәрем-минем киләчәгем

        Шайдуллин Ильяс Айдарович

Әгерҗе шәһәре 1 нче  гимназиясе,  10 нчы  сыйныф

2016

Бүгенге көндә баласы булган һәрбер  ата-ананы бер сорау борчый: 11нче сыйныфны тәмамлагач, улыбыз яки кызыбыз кая укырга керер, кем булыр? Әйе, һәр әти-әни үз баласының күренекле һөнәр иясе булуын, күп акчалы эштә хезмәт итүен тели. Алар өчен акчалы профессия булып эшче һөнәре түгел, ә, бәлки, эшмәкәр, адвокат, экономист кебекләр санала. Шуңа күрә дә алар тырышып-тырмашып, зур акчалар түгә-түгә үз баласын дәрәҗәлерәк югары уку йортына кертергә тырыша.Бала бу һөнәрне ошатамы-юкмы — күпләр бу турыда уйлап та карамый. Әмма күпчелек әти-әнинең өмете акланмый, хыялы тормышка ашмый. Көч-хәл белән укырга кергән бала авырлыкларга түзә алмый әлеге югары уку йортын ташлап китә яки алган профессиясе буенча эшләми. Әти-әнинең күпме акчасы, “ көче” җилгә оча.  

        Әйе, беркемгә дә сер түгел: җәмгыятебездә эшче һөнәр ияләренең абруе юк дәрәҗәсендә, ә югары белемлеләр кирәгеннән күпкә артык. Аларга эш урыннары җитми. Ә илебездә эшче көчләргә кытлык. Кайсы гына газета битен ачып карасаң да, анда сатучылар, эретеп ябыштыручылар, токарьлар кирәк дигән игъланнарны укырга мөмкин. Уйлап карасаң, тормышта нинди кирәкле һөнәр ияләре, әмма алар җитешми. Чөнки эш авыр, түләү тиешенчә түгел. Ә биш-алты ел институт эскәмиясендә утырып чыккан берәүнең дә “кара эшкә” алынасы килми. Ни генә әйтсәң дә, хезмәт кешесенә хөрмәт кимеде, шикелле. Элек исемнәре мактау тактасыннан төшмәгән сыер савучылар, механизатор һәм башка һөнәрләр ияләре  бүген “пристижлы” профессияләр күләгәсендә калды.

        Әтием миңа һәрвакыт: “Бары тик хезмәт кешене кеше иткән дип тәрбияләндек, хезмәт тәрбиясен үз җилкәбездә татыдык”,- дип кабатларга ярата. Әйе, алдагы тормышында да ул һөнәрнең җиңелен сайламый – локомотив депосында электрик булып эшли. Мин дә мәктәпне тәмамлагач, әтием үрнәгендә  тормышымны тимер юлда техник хезмәт күрсәтү эше  белән бәйләргә уйлыйм.Бу һөнәр ияләренең төп бурычы — сафтан чыккан тепловоз детальләрен ремонтлау. Эш урынында алар үзләренең махсус киемнәре белән башкалардан аерылып торалар: өсләрендә зәңгәр төстәге ак буйлы костюмнар, башны бәрелүдән саклаучы каскалар, аякларында таймый торган ботинкалар, кулларында латекстан ясалган перчаткалар, детальләрне югары басымлы һава белән чистартканда кия торган күзлек һәм маскалар.

        Локомотив ремонтлаучы техник хезмәткәрләр  өч төркемгә  бүленә: электриклар-локомотивның электр өлешен төзәтүчеләр, ходовиклар-тепловозның көпчәкләрен көйләүчеләр һәм дизелистлар-дизель өлешен тәртипкә китерүчеләр. Ә минем хыялым- электрик булып эшләү. Аның төп эш коралы-токның көчәнешен күрсәтүче прибор. Шушы коралы ярдәмендә ул тепловозның йөрәге булган электр өлешендәге кимчелекләрне күрә, таба һәм төзәтә. Минемчә, бу һөнәр ияләренең  эше беренче карашка үзенә әллә ни җәлеп итеп тормаса да, бик катлаулы һәм мөһим.Чөнки алар төзәткән тепловозлар безнең илебез буйлап йөк ташыйлар, пассажирларны  йөртәләр, халыкка хезмәт күрсәтәләр.

        Әйе, нинди генә һөнәр сайласа да, иң беренче чиратта, һәр кешедә эш сөючәнлек, тырыш,намуслы булу, башкаларны хөрмәт итә белү кебек сыйфатлар булырга тиеш. Шул чагында гына сине ихтирам итәрләр, хезмәтеңә тиешле бәя бирерләр. Ә эш нәтиҗәсен күрү, җаның теләгән хезмәт белән шөгыльләнү-дөньяда иң зур бәхеттер ул, минемчә. Бу сыйфатлар һөнәри осталыкның нигезе булып тора.

         Бүгенге көндә эшче белгечлекләренең абруен күтәрү, югары квалификацияле, техник яктан белемле кадрлар әзерләү мәсьәләсен Россия һәм Татарстан җитәкчелеге күз уңаенда тота. Чөнки эшче һөнәр ияләренә ихтияҗ зур бүген. Ә яшьләр кагыйдә буларак, югарырак эш хакы, уңайлырак эш урыны өмет итә.Мондый каршылык килеп чыкмасын өчен бәләкәйдән үк балаларны эш белән үстерергә кирәк дип  саныйм. Ә кече яшьтән эшне хөрмәтләп үскән баладан бик яхшы Кеше чыгачак.  Мәктәпләрдә башка фәннәр белән беррәттән “ Тормыш дәресләре”дә кертелсә, яхшы булыр иде. Минемчә, нәкъ менә эшче һөнәр ияләре илнең киләчәген билгелиләр дә инде.  

Татарча сочинение “Киләчәк бүгеннән башлана|Килэчэк бугеннэн башлана”

Сочинение на татарском языке на тему “Киләчәк бүгеннән башлана”/”Килэчэк бугеннэн башлана”Киләчәк ул − без, яшьләр. Берничә елдан яки берничә дистә еллардан илебез белән нәкъ менә без идарә итә башлаячакбыз. Димәк, илебезнең киләчәге дә безнең моңа ни дәрәҗәдә әзер булуыбызга бәйле дигән сүз.
Әлбәттә, минем белән бик күпләр килешмәскә дә мөмкин, шулай да әйтеп китим әле: миңа безнең киләчәгебез бик тә томанлы, караңгы булып күренә бит. Ни өченме? Чөнки күпчелек яшьтәшләрем, дусларым үзләренең киләчәкләре турында бер дә уйланмыйлар, ә илнең киләчәге турында уйланалар дип бөтенләй дә әйтеп булмый. Аларны сәясәт тә, югары сәнгать тә, әхлаклылык та борчымый, хәтта ул турыда уйлап та карамыйлар. Аларны бары бер генә нәрсә − кайда күбрәк акча эшләп булуы гына кызыксындыра. Таныш егетләрнең күпчелеге престижлы уку йортына укырга керү, яхшы машинада йөрү, әти-әни җилкәсендә мөмкин кадәр озаграк утыру турында гына хыялланалар. Менә аларның бөтен уйлары һәм киләчәккә максатлары.
Шекспирның “булыргамы, булмаскамы” дигән фәлсәфәсе яшьтәшләрем өчен бөтенләй дә ят. Күршенекеннән зуррак һәм калынрак булган һәм евролар белән шыплап тутырылган акча букчасына ия булу кебек бердәнбер теләк янында фәлсәфи фикерләрнең күпчелеге бөтенләй дә югалып кала. Кая ул мәхәббәт, матурлык, әхлак, кайгы уртаклашу кебек сыйфатлар?! “Болар − акыллыбашларның фантазиясе”. Күпчелек яшүсмерләр нәкъ менә шулай уйлыйлар бит. Ә олылар бу хәлне күрмәмешкә салышалар.
Белмим, мин бәлки алдагы тормышыбызны күзаллавымда артык таләпчәнмендер, әмма тормыш бит ул, гадәттә, без уйлаганнан да кырысрак. Реаль чынбарлык уй-фикерләрдән уннарча, йөзләрчә тапкыр ямьсезрәк һәм караңгырак була бит. Киләчәк бүгеннән башлана, ләкин хәзергә әле мин шул бүгеннән башланган киләчәккә моннан да артык оптимизм белән карый алмыйм.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Килэчэк бугеннэн башлана” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

метки: Аларны, Озатып, Уйлар, Хыялларым, Ашлар, Халык, Татарин, Безна

СОЧИНЕНИЕ

Киләчәгем- минем кулымда», Работу выполнила:, Пронина Алина Ильдаровна

03 марта 2002 года рождения;

  • ученица 8 класса;

домашний адрес: 423971,

с.Муслюмово,ул.Банковская, дом 17,

Муслюмовского района РТ;

тел.2-50-68

Адрес школы:423975

Д.Ташлияр, ул.Урожайная, 78 «в», Муслюмовского района РТ, Директор школы:, Хабибуллин Ильшат Рафисович, Учитель: Халимова Гузель Мирзамухаметовна

2015 год

Киләчәгем- минем кулымда.

«Һөнәрле утта янмый, суда батмый». Бу мәкаль эчендә никадәрле сер яшеренгән. Ә нәрсә соң ул һөнәр? Һөнәр ул барыбызга да таныш сүз. Бу кем өчендер-яраткан эше, нәрсә булса да җитештерү, һөнәр ул- белгечлелек, профессия. Һөнәрләр… Ниндие генә юк бит аның бу дөньяда?! Укытучы, табиб, шофер,пешекче һәм башкалар алар, минемчә, меңләгән. Барсы да мөһим һәм кирәкле. Шофер буласың килә икән- шофер бул, тракторчы буласың килә икән- тракторчы бул. Һөнәрне сайлый гына белергә кирәк. Һөнәрне яратып, күңелеңә ятышлысын сайласаң гына, һөнәреңнең остазы була аласың.

Мин 8 нче сыйныфта укыйм. Кайчакларда берүзем генә калып уйланып утырырга яратам. Үзеннән-үзе күңелгә «Киләчәктә кем булырга?» дигән уйлар килә.

Тирә-ягымда искиткеч күп профессия кешеләре яши. Ә миңа кем булырга? Нинди һөнәр сайларга? Башта уйлар өермәсе, алар мине кызыктыра да, икеләндерә д ә , киләчәккә дә чакыралар. Гел-гел әти-әни янында гына яшәп булмый бит инде.

Мин хыял диңгезендә йөзәм. Бу диңгездәге дулкыннар әле бу, әле теге ярга китереп бәрәләр. Кайчакта батып та калам, ниндидер илаһи көч тартып ала тагын үземне. Ә кайчакларда мин якты киләчәгемә-хыялымда күз алдына китергән киләчәгемә таба «йөзәм». Ә ул шундый якында гына, шу ук вакытта бик ерак та, минем әле мәктәпне тәмамлыйсым, хыялымны тормышка ашырыр өчен укырга кереп белем аласым бар.

«Мин пешекче һөнәрен сайларга телим! Яхшы пешекче булачакмын!» — дигән уйны күңелемә салып куйдым. Мин ем халкымны тәмле ризыкларым белән сыйлыйсым килә. Пешекче бит бөтен һөнәр ияләренә дә кирәкле кеше.

10 стр., 4515 слов

‘Мин кем булырга телим?’ Темасына язарга әзерлек …

… һөнәр иясе» булырга телим. Кем соң ул татлы һөнәр иясе? Ул — умартачы. Минем абыем тирә-юньдә умартачы буларак дан тота, мин киләчәктә … дәвамында тәҗрибә тупларга кирәк,бары тик шул вакытта гына уңышка ирешеп була.Шәфкать туташына,гомумән,табиюка чисталык,пөхтәлек,шә … әчәктә хыялым тормышка ашар дип уйлыйм. 2 нче укучы — сатучы. Мин киләчәктә сатучы булырга телим. Бу — мактаулы һәм игелекле һөнәр. …

Моңа ничек ирешергә соң? Югары әхлак, телең, тарихың, халкың белән горурлану…- болар синең аерылгысыз сыйфатларың булырга тиеш. Милләткә элек-электән хас хезмәт сөючәнлегең, тырышлык, чисталык, намуслылык татарның һәр яшь буынында тәрбияләнмәсә, алдагы куйган максатыңа ирешә алмассың, дип уйлыйм мин. Үзеңә һөнәр сайлаганда бик тә җаваплы карарга кирәк, чөнки син үзеңнең эшең белән халкыңа, милләтеңә шатлык һәм бәхет китерергә тиешсең.

Бу һөнәрне сайлау халкымны яратудан, аның милли ризыкларына соклануымнан киләдер дип уйлыйм. Бигрәк тә тәмле шул безнең татар халык ашлары! Безнең чәк-чәкләребез чит илләрдә дә мактаулы урында йөри. Иң кадерле кунакларны Татарстан халкы чәк — чәк белән каршы ала.

Милли традицияләргә бай татар халык ашлары, ашамлыкларны әзерләү ысулларының үзенчәлекле булуы белән, аларның тәме һәм табынга бизәлеп бирелүе белән дан тота.

Минем күзаллавымча, пешекче булып эшләүче һәр кеше иң югары дәрәҗәдә әхлаклы булырга тиеш.

Балачагымны үтеп, киләчәгемә атлыйм. Балачагым уйлары киләчәгемә алып бара. Ә киләчәгем шундый якты, серле һәм кызыктыргыч. Уйларым-хыялларым белән мин киләчәк илендә яшим. Вакытлар үтеп, хыялларым хыял булып калмасын, чынга ашсын иде. Ә хыялларны чынга ашыру- минем кулымда. Димәк, миңа тырышып укырга, ягьни, «ташка кадакны күбрәк кагарга» кирәк. Мин балачагымнан хыялый киләчәгемә тәпи атлап, зур тормыш юлына чыгарга, хыялым үрләренә менеп җитеп, шул үрләрдә озак-озак ныклап басып торырга тиеш. Балачак уйлары, хыяллары (әгәр дә алар чын күңелдән һәм саф булса) тормышка аша, диләр.

Минем киләчәгем- минем кулымда.

Общество

Киләчәгем-минем кулымда

  Дөньяда һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсаң да, барысы да яхшылар. Мин кечкенә чакта һөнәр сайлауны бик авыр эштер дип уйламый идем. Чөнки алар барысы да беренче карашка җиңел кебек тоелалар.

Әмма һөнәрне алдан ук яхшылап уйлап сайларга кирәк, чөнки ул синең киләчәк тормышыңны, язмышыңны хәл итә.

Мин тәрбияче һөнәрен сайларга телим.  Бу һөнәр җиңелләрдән түгел, чөнки балалар белән эшләү бик зур җаваплылык сорый. Ләкин мин үзем балаларны бик яратам. Аларны күргәч, үземне башка төрле хис итәм, алардан аерыласым килми.  Балалар да мине яратыр, тиз ияләшерләр, дип ышанам. Алар белән аралашудан үземә дәрт алам, тәм табам. Балаларны алдагы тормышка яраклы итеп, яхшы күңелле булырга,  игелекле эшләр эшләргә өйрәтәсем килә. Бу һөнәр минем күңелемә ята.

Туган апам да тәрбияче булып эшли.  Аннан үрнәк алып, бу һөнәрне сайларга булдым. Алла теләсә, үз фикеремне үзгәртмичә, исән- сау һәм уңышлы гына имтиханнарымны биреп, шушы юлдан китеп, алдагы тормышымны бәйләр идем.

Реклама



Ризәлә Гыйлемханова,

 Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в «Избранные», чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сочинение метаморфоза я наречие
  • Сочинение минем дустым 4 класс
  • Сочинение метаморфоза пример
  • Сочинение минем дусларым
  • Сочинение место подвига в наше время 5 класс однкнр