Сочинение минем кышкы ялым

Галиева Алсу Мирхазияновна

Рассказ ученицы про зимние каникулы.(По — татарский) 

Скачать:

Предварительный просмотр:

                                                Кышкы ялымның бер көне

     Менә  сагынып  көтеп  алган  кышкы  каникуллар  да  килеп  җитте. Сөенеч  өстенә    сөенеч  өстәп,  Кыш  бабай  тәмле күчтәнәчләрен өләшеп чыкты. Матур күлмәген кигән, матур  итеп  бизәлгән чыршы-сылукай да кунакка килде…  

      Менә без Айзат белән урамга чыктык. Бергәләп тау  ясадык. Киемнәребез юешләнгәнче  рәхәтләнеп  тау  шудык.  Ә аннары Кар бабай ясадык. Түгәрәк кар  шарларын берсе  өстенә икенчесен куя алмыйча шактый азапландык. Айзат кечкенәрәк бит әле, 1нче класста гына укый.  

     Тәрәзәдән безне әнием күзәтеп торган. Әллә безне  кызганып, әллә үзе дә кызыгып киткән, кар шарларын  куешырга әнием дә булышты. Аннары күмердән күзләрен, кишердән борынын  куйдык. Башына  чиләк  кигертеп, кулына  себерке  тоттырырга  да  онытмадык. Кар  бабаебыз  бик  килешле  килеп  чыкты. Соңыннан кар атышып уйнадык. Без уйнаганда ябалак –ябалак  кар яварга  тотынды.  Табигать  тагын да  матурланды.  Минем  кышкы  ялымның бер көне шулай бик  күңелле  узды! 

                                                                                              Сөләйманова Таңсылу      

                                                                  Актаныш районы

                                                                                       Татар Суыксуы урта мәктәбе

                                                               3 класс укучысы

Соленая снежинка

Тупое — острое

Акварельные гвоздики

Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись

Заяц-хваста

Менэ килеп житте кышкы ял кэннэре дэ. Бездэ бу елны куп итеп кар явды, урмандагы тирэклэр ап-ак кар астына кумелде. Бердэнбер кэнне мин чангы шуарга урманга киттем. Андагы кошларнын куплеген куреп ислэрем китте, тукран тирэктэ шакылтый-шакылтый корт чуплий, саесканнар парлап очалар, тавышлары урманда янгырый, кызыл тушлэр оешмалап бер берсен куышлы уйныйлар. Тирэ як тулган хайваннарнын эзлэре белэн, бигрэктэ куп куян эзе, тэлке эзлэредэ куренэ. Бераз бара торгач кыр кэжэлэрен курдем, магаен бер биш баш бар иде, мине кургэч башларын кутэреп, колакларын минем якка турайтып карап тордыларда, капылт борылып куркып качтылар. Мин болай якындан бердэ кургэнем юк иде кыр кэжэлэрен. Вакытнын уткэнен сизмий дэ калдым, карангы тэшэ башлагач эй борылып кайту ягына чыктым. Рэхэтлэнеп чангыда шуа-шуа арып эйгэ кайтып кэрдем…..

Оцени ответ

GAMEPLAYOUTUBER


Менэ килеп житте кышкы ял кэннэре дэ. Бездэ бу елны куп итеп кар явды, урмандагы тирэклэр ап-ак кар астына кумелде. Бердэнбер кэнне мин чангы шуарга урманга киттем. Андагы кошларнын куплеген куреп ислэрем китте, тукран тирэктэ шакылтый-шакылтый корт чуплий, саесканнар парлап очалар, тавышлары урманда янгырый, кызыл тушлэр оешмалап бер берсен куышлы уйныйлар. Тирэ як тулган хайваннарнын эзлэре белэн, бигрэктэ куп куян эзе, тэлке эзлэредэ куренэ. Бераз бара торгач кыр кэжэлэрен курдем, магаен бер биш баш бар иде, мине кургэч башларын кутэреп, колакларын минем якка турайтып карап тордыларда, капылт борылып куркып качтылар. Мин болай якындан бердэ кургэнем юк иде кыр кэжэлэрен. Вакытнын уткэнен сизмий дэ калдым, карангы тэшэ башлагач эй борылып кайту ягына чыктым. Рэхэтлэнеп чангыда шуа-шуа арып эйгэ кайтып кэрдэм. 

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сочинение механик салерно
  • Сочинение метрах в пяти от огромного офисного здания на обледенелом грязном асфальте
  • Сочинение минем килэчэгем
  • Сочинение метаморфоза я наречие
  • Сочинение минем дустым 4 класс