Татарча сочинение “Минем дустым”
Сочинение на татарском языке на тему “Минем дустым”Кош − канаты белән,
Кеше дуслык белән көчле.
Татар халык мәкале.
Дуслык − кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәм һәм самими бер төре. Дуслар һәрвакыт бер-берләрен аңлыйлар, кайгы килгәндә, ярдәмгә ашыгалар, шатлык-сөенечлөрен бергә бүлешәләр. Дуслык − ул ике кешенең уртак кызыксынулары, бер-берсе белән ярдәмләшеп, авыр чакта терәк булып яшәүләре. Ул − теләсә нинди байлыктан, акчадан кыйммәтрәк, сатылмый торган бөек нәрсә.
Дуслык, барыннан да элек, ярдәм кирәк чакта, авырлыклар аша сыналырга тиеш. Янәшәңдә якын дусларың булганда, сине бернинди каршылыклар да куркытмый. “Дуслык таулар күчерә” ди халык. Бергә булганда, теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкин. Кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, кыенлыклар артта кала, тик янәшәңдә якын дустың гына булсын.
Минем иң якын дустым − сыйныфташым Марат. Безнең дуслык бик гади генә башланды. Без икебез дә 1 “Б” сыйныфына укырга килдек. Тәнәфестә таныштык һәм бергә уйный башладык. Аннан соң Марат безнең өйгә кунакка килде, безнең уртак шөгыльләр табылды; бергәләп музыка тыңлый башладык, компьютерда уйнадык, бер үк спорт секциясенә язылдык.
Марат − бик әйбәт малай. Хайваннарны бик ярата. Ул бик игелекле һәм мәрхәмәтле, ачык йөзле, һәрвакытта да күршеләре белән исәнләшә, кайчакларда күрше әбиләргә чүп түгәргә, яисә кибеттән авыр сумкаларын алып кайтырга булыша.
Безнең сыйныфта Маратны гадел һәм кыю булганы өчен яраталар. Кайбер балалар безнең дуслыкка көнләшебрәк тә карыйлар. Мондый дуслыкны адым саен очратып булмый бит.
Без бер-беребезгә укуда да, спортта да гел ярдәм итешәбез. Мин Мараттан берәр нәрсә турында үтенсәм, ул аны эшли. Аңа ярдәм кирәк булганда, мин дә шунда ук ярдәм итәргә ашыгам.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Минем дустым” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)
Иң якын дустым
Дусларның
якыннары күп булмый. Бер, ике яисә өч.
Кайвакыт бер дусты булмаган кешеләрне
дә очратасың. Мин үзем теләсә кем белән
уртак тел табам, ә менә бары тик Ринат
исемле сыйныфташ малайны гына якын
дустым саныйм.
Без
Ринат белән җәйге ялларда Кызылъярга
кайтып йөрибез, чөнки аның әнисе белән
минем әни бергә уйнап үскәннәр, бер
мәктәптә укыганнар, кыскасы, бер авылныкы
булганнар. Чаллыда да аларның йортлары
янәшә туры килгән. Шулай итеп, әниләребезнең
дуслыгы безгә дә йоккан. Бер үк яшьтә
дә булгач, киңәшкәннәр дә икебезне дә
бездән бераз ерактарак урнашкан татар
гимназиясенә илткәннәр. Бергәләп
йөрерләр, тынычрак булыр, дигәннәр.
Баштарак
безне мәктәпкә әти-әниләр чиратлап
озата иде. Зур үскәч, Ринат белән икәү
генә йөри башладык. Ашыкмыйча чыгып
китәбез, ашыкмыйча кайтып керәбез. Юл
буена җитәрлек сүзебез бар. Ринат җәйгә,
балык тотарга дип, кармаклар хәзерләве
белән мактанса, мин туп, көймә сатып
алганыбызны әйтәм. Ул әбисенең сусыл
алмалары белән кызыктырса, мин безнекеләр
бакчасында үскән шомыртны искә төшерәм.
Ул малай, бу кыз турында сөйләшеп, барып
җиткәнне дә сизмибез.
Ринатның
яраткан шөгыльләре бик күп. Шырпы
тартмасындагы рәсемнәрне, кәнфит
кәгазьләре җыя. Соңгы шөгылен ташларга
кушам, кызларга гына килешә ул. Ә менә
аңа ошый. Кәгазенә карасам да, авызыма
сулар килә, дип көлә. Кәнфит яратканын
әйтүе. Баллыга исе киткәнлеген белгәч,
туган көннәрендә мин аңа гел тәмле
нәрсәләр ташыйм. Без бит аны барыбер
бергәләп ашыйбыз. Иң якын дустым ич ул
минем.
Ринат
быел кышкы каникулда ял йортына киткән
иде. Бик каты сагындырды. Аннан башка
уйнарга да чыгасым килмәде. Көннәр буе
тәрәзә каршысында утырдым. Әллә нигә
китапка да күңел ятмады.
Ул
да мине сагынган икән. Киләчәктә ял
вакытында бер-беребезне ташламаска сүз
куештык. Дусларның бергә булуы яхшырак.
Мин юрист булырга телим
Һөнәр
кием түгел. Ошамаса, аны еш алмаштырып
булмый. Шулай икән, син аны сайлауга
да җитди якын килергә тиеш.
Үзеңә туры килгән эшне очратмасаң,
укырга керүне бераз кичектереп торырга
да мөмкин. Әти-әниеңнең, дәүләтнең акчасы
әрәмгә китсә, үзеңне гомерең буе
битәрләвең бар.
Мин
кечкенә чагымда, космонавт булырмын,
дип хыялландым. Әти-әниемнең, укытучыларның
совет космонавтлары турында горурланып
сөйләгәннәре тәэсир иткәндер инде.
Туган илебез тарихындагы һәр уңыш
барысының да күңелләренә бик нык сеңеп
калганлыктан, ватаныбызның һаман да
данлыклы булуын телиләр, бездә дә аны
сөю хисләре тәрбияләргә омтылалар иде.
Югары
сыйныфта, әкренләп булса да, минем һөнәр
сайлауга карашым үзгәрде. Гаиләбез,
күршеләребез, иптәшләрем тормышындагы
вакыйгалар мине уйланырга мәҗбүр итте.
Кайвакытта хөкем системасындагы
гаделлеккә шик туа, яисә таныш-белешемә
кайгы-хәсрәт китергән берәүнең җаваптан
җиңел генә котылуы җанны әрнетә иде.
Бертуган абыебыз хәбәрсез югалгач,
дөресрәге, уйлавыбызча, ерткычлар
тарафыннан юк ителгәч, яшь түгеп юылмаслык
хәсрәт үзебезгә дә килде.
Еллар
узды. Абыем табылмады. Хәер, аның шулай
булачагын без алдан да белә идек инде.
Юк итүчеләр күз алдында йөрсә дә, гаепләре
расланмады. Шушы вакыйгалардан соң
гадел хөкем барлыгына ышаныч тагын да
ныграк кимеде, һәм мин үз-үземә чын
дөреслекне ачарга сүз бирдем. Моның
туры юлы бер генә иде: юрист һөнәрен
үзләштереп, зур тәҗрибә туплап, кырыйга
алып куелган, вакытыннан алда ябылган
җинаять томнарын яңадан ачу, анда
язылганнар белән җентекле танышу, җеп
очын эзләү.
Мин
танылган тикшерүчеләр турында китаплар,
детектив әсәрләр укыдым, газета-журналлардан
җинаятьчеләр хакындагы бер генә язманы
да күз уңыннан читтә калдырмадым! Менә
шушы эзләнүләр минем дөньяга, хезмәткә
карашларымны киңәйтте, нигезле итте.
Инде ихластан кешеләргә игелек кылырлык
гадел хөкем иясе яисә гаепсезләрне
яклаучы адвокат буласы килә башлады.
Минем
күзаллавымча, тикшерү, хөкем, җәза
органнарында эшләүче һәр кеше иң югары
дәрәҗәдә әхлаклы яшәргә тиеш. Намуслылык,
тырышлык, гаделлек, тәрбиялелек,
әдәплелек, төгәллек, миһербанлылык һәм
башка бик күп сыйфатлар бу һөнәр
ияләреннән аерылгысыз булса гына, бездә
җинаятьчеләр дә кимер, ялгыш хөкем
итүләргә дә чик куелыр, хәтта ки
гаепләнүчеләргә дә кешечә караш яшәр.
Мәктәптә,
урамда, гаиләмдә үземне булдыра алган
кадәр уңай яктан гына күрсәтергә тырышам.
Таләпчәнлек яшәү принцибыма әверелеп
бара.
Еш
кына юристларны табиблар белән
чагыштыралар, алар икесе дә, җәмгыятьне
савыктыру өчен, күп көч куя, диләр. Рухи
сәламәт илдә генә физик һәм акыл ягыннан
камил яшь гражданнар тәрбияләнә шул.
Юрист
әле ул — тәрбияче дә, психолог та. Кеше
күңеленең иң тирән катламнарын, анда
яшеренгән серләрне ачу, башкалар хисабына
яшәүчене туры юлга бастыру эше аңа да
йөкләтелә.
Бүгенге
юрист, уеның һәм хәрәкәтләренең җитезлеге,
карарларны тиз кабул итә алуы, заман
техникасын оста куллана белүе, утлы
коралдан яхшы, төз атуы, физик ныклыгы
белән аерылып торса гына, хезмәтендә
зур уңышларга ирешәчәк.
Үземдә
әлеге сыйфатларның шактыен булдыра
алдым дип хисаплаганлыктан, мин юрист
һөнәрен сайладым да инде.
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
Минем ин якын дустым бар. Анын исеме Алия. Без Анын белэн кечкенэ чактан бирле танышбыз. Без Анын белэн бер садикка йордек, аннары бер мэктэптэ, бер класста укыдык. Шул вакытта без тагын ике кыз белэн таныштык — Рузиля hэм Голназ белэн. Без ул вакытта бишенче класста укый идек. Шул вакыттан бирле без дуртебез ин якын дуслар.
Бертапкыр, дэреслэр беткэчтен без бергэлэшеп урманга барырга уйладык. Бу май ае вакытлары иде, карангы тиз тошми иде эле, шуна без сэгать кичке бишлэрдэ чыгып киттек. Барып житкэч белэ-белми гомбэлэр жыйдык, тик аларын ашамадык, уйнапта алдык инде узебезчэ, аннары рэхэтлэнеп утырып сойлэшеп алдык бергэлэп. Шулай утыра торып вакытнын утеп киткэнендэ сизми калганбыз. Вакытка карасак, кичке сигезлэр тирэсе, эле ойгэдэ кайтасы бар. Кайтырга гына чыгабыз дигэн идек, бер яктан бер 3 или 4 эт килеп чыкты. Куркуыбыздан без чаба башладык, йогергэндэ гомбэлэребездэ тошеп калды. Алар тошептэ киттелэр, этлэр шуларны иснэп калдылар, без алга чаптык, тик югалдык. Нишлэргэ белмэдек. Аннары алга барырга дип уйладык. Бара торгач ниндидер утлар куреп алдык, шул ут янына барырга уйладык. Барып житкэч, куреп алдык машина юлын, э ул — машина юлындагы фонарьлар булып чыктылар. Без жинел сулап алдык. Машиналарны туктата башладык, лэкин берседэ туктамады. Без кызлар белэн куркып калдык, ничек ойгэ кайтырбыз — белмэдек. Бер сэгать барганбыздыр эле. Шуннан Безнен янда бер жинел машина туктады. Карасак, Анын эчендэ Безнен классташ малай Ильназ утыра икэн этисе белэн бергэ. Алар безне барыбызныда ойлэребезгэ кайтарып куйдылар. Шул коннэн бирле Безнен дуслык арабызга тагын бер кеше кушылды — ул Ильназ.
Хэзерге вакытта без барыбызда ин якын дуслар, кая барсакта бергэ барабыз, бар бэйрэмлэрне бергэ уткэрэбез. Тиздэк укуны бетеру вакытыда житэчэк. Безнен хыялыбызда — укуны эйбэтлэп кенэ тэмамлэп бергэ бер уку йоренэ укырга керергэ.
Дустың булса, шундый булсын…
Дуслык − кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәм һәм самими бер төре. Дуслар һәрвакыт бер-берләрен аңлыйлар, кайгы килгәндә, ярдәмгә ашыгалар, шатлык-сөенечләрен бергә бүлешәләр. Дуслык турында татар халык җырларында, такмакларында да күп языла.
Алма булса, шундый булсың
Дүрткә – бишкә бүләрлек.
Дустың булса, шундый булсын
Синең өчен үләрлек.
Әйе, җырда әйтелгәнчә, дуслык − ул ике кешенең уртак кызыксынулары, бер-берсе белән ярдәмләшеп, авыр чакта терәк булып яшәүләре. Ул − теләсә нинди байлыктан, акчадан кыйммәтрәк, сатылмый торган бөек нәрсә.
Дуслык, барыннан да элек, ярдәм кирәк чакта, авырлыклар аша сыналырга тиеш. Янәшәңдә якын дусларың булганда, сине бернинди каршылыклар да куркытмый. «Дуслык таулар күчерә» ди халык. Бергә булганда, теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкин. Кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, кыенлыклар артта кала, тик янәшәңдә якын дустың гына булсын.
Чын дус дип кемне әйтеп була соң? Бу сорауга җавап итеп Эльмира Шәрифуллинаның шигъри юлларын аласым килә.
Дустың булса шундый булсын,
Астыртын эш йөртмәсен.
Хыянәт дигән шырпы белән
Дуслыкка ут төртмәсен.
Чыннан да, үзенең эшләре белән дуслыкны исбатлаган кешене генә дус дип әйтеп була. Ә дуслык турында күп сөйләшеп тә, эшләре белән аны исбатлый алмаган кеше иптәш яки таныш дип кенә санала, минемчә.
Минем иң якын дустым − сыйныфташым Ярослав. Мин аңа нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә, ул мине кире какмый. Ул сорамыйча да, үзе белеп тә булыша. Мин моны күп тапкырлар сынадым инде. Безнең уртак шөгыльләр дә күп; бергәләп музыка тыңлыйбыз, компьютерда уйныйбыз, хоккей уйнарга яратабыз.
Василий − бик әйбәт малай. Хайваннарны бик ярата. Ул бик игелекле һәм мәрхәмәтле, ачык йөзле, һәрвакытта да күршеләре белән исәнләшә, картларга ярдәм итә.
Безнең сыйныфта Василийны гадел һәм кыю булганы өчен яраталар. Кайбер балалар безнең дуслыкка көнләшебрәк тә карыйлар. Мондый дуслыкны адым саен очратып булмый бит.
Без бер-беребезгә укуда да, спортта да гел ярдәм итешәбез.
Дустың булса, шундый булсын…
Гость:
Минем ин якын дустым бар. Анын исеме Алия. Без Анын белэн кечкенэ чактан бирле танышбыз. Без Анын белэн бер садикка йордек, аннары бер мэктэптэ, бер класста укыдык. Шул вакытта без тагын ике кыз белэн таныштык — Рузиля hэм Голназ белэн. Без ул вакытта бишенче класста укый идек. Шул вакыттан бирле без дуртебез ин якын дуслар.
Бертапкыр, дэреслэр беткэчтен без бергэлэшеп урманга барырга уйладык. Бу май ае вакытлары иде, карангы тиз тошми иде эле, шуна без сэгать кичке бишлэрдэ чыгып киттек. Барып житкэч белэ-белми гомбэлэр жыйдык, тик аларын ашамадык, уйнапта алдык инде узебезчэ, аннары рэхэтлэнеп утырып сойлэшеп алдык бергэлэп. Шулай утыра торып вакытнын утеп киткэнендэ сизми калганбыз. Вакытка карасак, кичке сигезлэр тирэсе, эле ойгэдэ кайтасы бар. Кайтырга гына чыгабыз дигэн идек, бер яктан бер 3 или 4 эт килеп чыкты. Куркуыбыздан без чаба башладык, йогергэндэ гомбэлэребездэ тошеп калды. Алар тошептэ киттелэр, этлэр шуларны иснэп калдылар, без алга чаптык, тик югалдык. Нишлэргэ белмэдек. Аннары алга барырга дип уйладык. Бара торгач ниндидер утлар куреп алдык, шул ут янына барырга уйладык. Барып житкэч, куреп алдык машина юлын, э ул — машина юлындагы фонарьлар булып чыктылар. Без жинел сулап алдык. Машиналарны туктата башладык, лэкин берседэ туктамады. Без кызлар белэн куркып калдык, ничек ойгэ кайтырбыз — белмэдек. Бер сэгать барганбыздыр эле. Шуннан Безнен янда бер жинел машина туктады. Карасак, Анын эчендэ Безнен классташ малай Ильназ утыра икэн этисе белэн бергэ. Алар безне барыбызныда ойлэребезгэ кайтарып куйдылар. Шул коннэн бирле Безнен дуслык арабызга тагын бер кеше кушылды — ул Ильназ.
Хэзерге вакытта без барыбызда ин якын дуслар, кая барсакта бергэ барабыз, бар бэйрэмлэрне бергэ уткэрэбез. Тиздэк укуны бетеру вакытыда житэчэк. Безнен хыялыбызда — укуны эйбэтлэп кенэ тэмамлэп бергэ бер уку йоренэ укырга керергэ.