Сочинение минем яраткан энием

Скачать:

Предварительный просмотр:

Әнием!

«Әни» диеп язып куйдым

 Яңа яуган ак карга.

 Таптамагыз, һич ярамый

 «Әни» сүзен таптарга.

 Үземнең язмамны шушы шигырь юлларыннан башлап җибәрәсем килә.

 Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, беренче әйткән сүзләреңне ишетеп сөенгән,тәпи атлап китүеңне күреп шатланган.Ул безне  туган телебезне   яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме, шатлыгы.

Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием бик  кадерле. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем»әннә»,   «әни» сүзе белән ачылган.  Әнием минем бик сабыр, тыйнак кеше. Әниемнең исеме Әлфия. Бу исем гарәп теленнән килеп кергән.  Ул: “Мең яшәр кыз” дигәнне аңлата. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа  шатлык китерә. Мин әниемә кулымнан килгәнчә булышырга,  аны борчымаска тырышам. Әнием миңа дәресләремне эшләргә дә булыша: аңламаган сорауларыма да сабыр гына җавап таба, файдалы киңәшләрен дә бирә.

 Мин мәктәптән кайтуга, өйдә тәмле ис таралган була. Әнием инде тәмле-тәмле ризыклар пешереп куярга дә өлгергән!  Без аның белән тәмләп чәй эчәбез, серләребез белән уртаклашабыз. Ял көннәрендә без саф һавада йөрергә яратабыз. Әнием мине һәр кичне  назлап йоклата, ә иртән «кызым» диеп сөеп уята.  Нинди зур бәхет! Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар!  Әнием, мин сине бик яратам! Сиңа иң изге теләкләремне генә телим.

Зарипова Регина, Карабаш икенче урта мәктәбенең                                       5”Б” сыйныф укучысы

Сочинениены язучы: Татарстан Республикасы, Зеленодол районы, Васильево

посёлогында яшәүче, 2 нче номерлы мәктәбенең 6 ,,Б” сыйныфта укучы

Айдынова Эвелина Эльдаровна язды.

Сочинение: ,, Минем әнием.”

Минем әниемнең исеме – Марина. Аңа утыз ике яшь. Минем әнием

лаборант булып эшли. Минем өчен әнием дөньядагы иң матур кеше.

Аның күзләре зәңгәр төстән, кап – кара керфекләр белән сызылган.

Чәчләре бик озын, кара төсле. Мин әниемне бик яратам, чөнки

минем өчен аннан да кадерлерәк кеше юк. Әнием бик оста

ашарга пешерә. Дөньяда аның ризыгыннан тәмлерәк юктыр.

Мин начарлык эшләсәм дә, ул мине бик ярата. Ул һәр кешегә

булышырга тырыша. Һәр кеше өчен әни иң якын кеше.

Мин дә әниемне иң яхшы, иң матур, иң әйбәт кеше дип шутлыйм.

А в т о р с о ч и н е н и я: А й д ы н о в а Э в е л и н а Э л ь д а р о в н а,

ученица 6 ,,Б” класса (русскоязычная группа) школы № 2;

проживающая в Республике Татарстан, Зеленодольском районе,

п.г.т. Васильево.

Сочинение,,Моя мама.”

Мою маму зовут Марина. Ей 32 года. Она

работает лаборантом. Для меня моя мама в мире самый красивый

человек.

Её голубоватые глаза очерчены чёрнымичёрными бровями

Волосы очень длинные, чёрного цвета . Я свою маму очень люблю,

для меня нет ближе человека. Мама очень вкусно готовит. В мире нет

ещё вкуснее пищи. Даже если я сделаю чтото плохо, она меня всё

равно любит. Она каждому хочет помочь. Для каждого мама самый близкий

человек.

Я тоже считаю свою маму самой красивой, самой хорошей.

Минем әнием

Минем әнием дөньядагы ин матур әни.Ул иң яхшы әни!.. Мин эниемне бик яратам.Минем әнием сабыр, тырыш, уңган кеше.Безне ул олыларны олы кечене -кече итәргә өйрәтә, үзе дә кешеләр белән ягымлы тавышы белэн аралаша.Әни пешергән ризыкларны татып карасагыз, телегезнет йотарсыз! Дөньядагы барлык әниләр дә минем әнием төсле игелекле булуын теләр идем.Мин әниемне хөрмәт итәм, аның йөзенә кызыллык китермәм, олыгайган көнендә терәге булырмын..

Минем энием.

Мин әни турында шигырь дә яздым

Минем әнием бик уңган ,

Тәмле ашлар пешерә .

Тыңламасаң, кайчакта,

Әллә-ли лә, пешерә!

Аның кәефен бозмас өчен

Мин тыңларга тырышам.

Идән юам, себерәм,

Барлык эшкә булышам.

Подробности

Автор: Лариса Долгова

Опубликовано 07 Апрель 2015

Просмотров: 4677

Рейтинг:   / 3

Мәрхәмәтле безнең әниләр.

                                                                                              Иң йомшак куллар,

Иң көчле иңнәр-

Тик әниләрдә,

Юк аңа тиңнәр.

  Әни! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле кеше! Бу якты дөньяга килгәч тә, безне йомшак куллары белән сыйпап, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, татлы яшәргә көч — дәрт бирүче, гомер буена кайгы –шатлыкларыбызны уртаклашып яшәүче газиз әниләребез. Сез тыйнак та, сөйкемле дә, эшчән дә, түземле дә, иманлы да. Әниләр – сез өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме!

 Сез безнең нәселебезне, милләтебезне саклап калгансыз. Халкыбызның олылыгын, бөеклеген югалтмагансыз. Батырлар яуга барганда, сезне уйлап, үзләренә көч – күэт иңдергәннәр. Җәлилчеләр үлем алдыннан сезне күз алдына китереп, сезне исләренә төшереп елмайганнардыр.Әгәр дә сезнең бишек җырларыгызны тыңламаслар, җырчылар, шагыйрьләр каян килер иде безгә? Әгәр дә улларыгызны корыч ихтыярлы, ватандар итеп үстермәсәгез, каян булыр иде бездә батырлар? Әгәр дә кызларыгызны инсафлы, сабыр, тыйнак итеп тәрбияләмәсәгез, сезнең кебек аналар булыр иде микән татарда?

     Иң авыр вакытларда без кемгә сыенабыз? Анага! Безнең өчен ут йотып яшәүче кем? Ана! Ярдәм сорап кемгә киләбез? Анага! Иң дөрес юлны да ана күрсәтер. Аналарның барысына да фидакарьлек хас. Балаларына җан биреп кенә калмыйча, аларның һәркайсын илебезгә, халкыбызга кирәкле кеше итеп тәрбияләү, сау — сәламәт үстерү, аларның рухи байлыгын кайгырту – аналарның иң зур батырлыгы. Кешелеклелек, тырышлык, гаделлек, олылырга ихтирам, кешеләргә мәхәббәт кебек изге хисләр дә балалар күңеленә бишек җыры, ана назы аша салына.

 Әни! Әнием! Әнкәем! Нинди матур сүзләр! Кадерләп, назлап әйтәбез без аларны. Күңелебездә булган бөтен рәхмәтне дә шушы гади сүзгә салабыз. Һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әнкәебезгә шулай дәшәбез.

 Әнием, мин якты дөньяга килгәч тә, үзенең кочагына алып : “Балам!” – дип дәшкәндер. Һәм шушы көннән алып аның барлык уйлары, борчулары нәни сабые-минем  турыда булгандыр. Елап уянган вакытларым булса, үзенең йомшак куллары белән иркәләгән, бишек җыры көйләп тирбәткән.

Сөекле әниемнең

Борчыгандыр җанын

Күңелемнең көйсез һәр чагы,

Еласам юаткан,

Иркәләп уйнаткан

Әниемнең җылы кочагы.

 Әнкәйләрне саклагыз, аларны ялгыз калдырмагыз!

У вас нет прав для создания комментариев.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сочинение минем яраткан шогылем
  • Сочинение минем яраткан ш?гылем
  • Сочинение минем яраткан укытучым
  • Сочинение минем яраткан ?киятем
  • Сочинение минем шэжэрэм