Сочинение минем яраткан эшем 5 класс

Төрлесе

Минем яраткан шөгылем

Һәрбер кешенең үзе яраткан шөгыле була. Кемдер бәйләргә, тегәргә ярата, кемдер маркалар җыя. Минем дә берничә шөгылем бар: чаңгыда шуу, волейбол уйнау, ә иң яратканы – прическалар ясау.

Минем яраткан шөгылем

Мин буш вакытларда төрле-төрле прическалар ясау белән шөгыльләнәм. Моның белән инде берничә ел мавыгам.

Күпчелек вакытта прическаларым матур килеп чыга, шуңаеш кынаәни, апаларым, дус кызларым да аларга прическалар ясавымны сорыйлар. Чәчләр матур күренсен өчен төрледән-төрле кыстыргычлар, тасмалар, резинкалар кулланам. Матур прическаларның үрнәкләрен интернеттан эзлим һәм ясап карыйм.

Кешеләр гомер-гомергә матур булырга, матур күренергә тырышалар, ә прическалар кешене үзгәртә, матурлый. Матур прическалар һәркемдә соклану уяталар. Шуна күрә парикмахер һөнәре беркайчан да үзенең әһәмиятен югалтмаячак. Бәлки киләчәктә минем бу шөгылем һөнәремә әйләнер. Моның өчен мин инде беренче адымнарымны ясадым.

Районыбызда берничә ел инде JuniorSkills конкурсы үткәрелә. Анда теләгән укучылар катнаша ала. Мин дә быел бу конкурстта катнаштым. Конкурсантлар арасында иң яше идем. Әмма шуңа да карамастан парикмахер компетенциясендә беренче урынны алдым. Ярыш бик яхшы үтте. Катнашучыларга анда профессионаллар төрле файдалы киңәшләр бирделәр. Конкурс миңа бик ошады. Ул миңа үземнең осталыгымны күрсәтергә, башкалардан яңа алымнарга өйрәнергә, тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирде, үз-үземә ышанычымны арттырды. Әгәр мөмкинлек чыкса киләсе елга да үземне ярышларда сынап карарга телим. Бу миңа осталыгымны тагын да арттырырга ярдәм итәчәк. Ярышны оештыручыларга ихластан зур рәхмәтемне белдерәм.

Әдилә Нуриева,
Сосна төп мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги:

төрлесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Средняя общеобразовательная школа №27

с углубленным изучением отдельных предметов»

Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Сочинение “Минем яраткан һөнәрем”

Ф.И.О. учащегося (полностью)

Французова Азалия Руслановна

Контактная информация (класс, адрес, телефон, факс, эл. почта)

МБОУ «СОШ№27» НМР РТ, 10 в класс, 423570, Нижнекамск, Химиков, 106-50.

8(8555)410423,

 school27n-kamsk@mail.ru

Школа (номер школы, адрес и телефон, эл. почта)

МБОУ «СОШ№27» НМР РТ, 423570, Нижнекамск, Менделеева, 37а,

8(8555)410423,

 school27n-kamsk@mail.ru

Ф.И.О. директора школы

Ярцева Лидия Васильевна

Нижнекамск, 2016

Минем яраткан һөнәрем.

Җир йөзендә төрле һөнәрләр бар. Тормыш үзгәрә, җәмгыять үсә барган саен, аларның саны да арта бара. Һәр кешенең дә һөнәр сайлау буенча үз фикерләре, уйлары бар. Кемдер укытучы булырга хыяллана, ә кайбер кеше күңеленә табиб һөнәре хуш килә, шәфкать туташы да буласы килә. Кайбер кызлар үзләрен балалар бакчасы тәрбиячесе итеп күрә, ә кайбер дусларым заводта эшче булып эшләргә уйлый. Дусларым арасында бизнес белән шөгыльләнергә теләк белдерүчеләр дә бар.

        Без менә шулай мәктәп елларында киләчәк һөнәребез турында уйлана башлыйбыз. Минемчә, хыял буш җирлектә генә туарга тиеш түгел. Минем һөнәр сайлавыма бер вакыйга сәбәпче булды.

        Көзге каникул чорында авылга кунакка кайттым. Әбием, чөгендер төйгеченә кулын кыстырып, бармагын җәрәхәтләде. Мин әбиемә беренче ярдәм күрсәттем: бармагын дару белән эшкәртеп бәйләдем. Каннан куркучы әнием минем осталыгыма шаккатып та, сокланып та карап торды һәм : “Кызым, хирург булырсың әле,”- диде. Табиб булу уе миндә күптән туган булса да, мин бу хыялымны туганнарыма әйтмәгән идем. Алар мине дөрес аңламаслар, миннән көләрләр дип уйладым, чөнки нәселебездә бер генә медицина хезмәткәре дә юк бит.

        Әнием минем сайлавыма каршы килмәде, киресенчә, сөенде генә. Мин химия,  биология фәннәрен тырышып өйрәнә башладым.

        Табиб — иң борынгы һөнәрләрнең берсе. Кешеләр бик иртә дәвалау серләренә төшенергә теләгәннәр. Дару үләннәре белән дәвалаучы карчыклар булган. Алар үз эшләрен теләп башкарганнар. Һәр төбәкнең кендек әбиләре, сөннәтче бабайлары булган. Авыл кешеләре аларны бик хөрмәт иткәннәр.

        Еллар узу белән, кешеләр белемгә омтылганнар, сәламәтлек, дәвалау серләренә төшенгәннәр. Шулай итеп, медицина барлыкка килгән, ул үскән, ныгыган. Дарулар, аппаратлар, приборлар уйлап тапканнар.

        Табиб булып эшләү кызыклы гына түгел, ә авыр да, җаваплы да. Мин бу һөнәр ияләрен бик белемле кешеләр булырга тиеш дип саныйм. Алар биология, анатомия, химия нигезләрен дә, барлык даруларның куллану тәртибен, медицина приборларының ничек эшләвен дә белергә һәм үз белемнәрен практикада дөрес кулланырга тиешләр.

        Кайчагында дусларым белән һөнәр сайлау турында әңгәмә корабыз. Бервакыт, мин үземнең табиб булырга хыяллануым турында әйткәч, дус кызым миңа гаҗәпләнеп:  “Син нәрсә!  Аларның эшләре авыр, тынгысыз, җаваплы, шуңа карамастан  хезмәт хаклары түбән,”- диде. Бәлки шулайдыр. Һөнәр сайлаганда хезмәт хакына  карап түгел, ә күңелгә карап эш итәргә кирәк, дип саныйм. Минемчә, ашыга-ашыга яраткан эшеңә бару, сөенеп эшеңнән өйгә кайту —  зур бәхет.

        Һәр һөнәр иясенә  аерым сыйфатлар  хас, дип уйлыйм мин.Табиблар үз эшләрен яратырга, белемле, түзем булырга тиешләр. Авыруларны игътибар белән тыңлап, аларга дөрес диагноз кую зур сабырлык сорый.

         Табиб үзе дә сәламәт булырга тиеш. 7-8 сәгать буена операция ясау хирургтан зур көч, саулык сорый.Шуның өчен мин сәламәт яшәү рәвешен алып барам, физик эшне теләп башкарам. Кышын чаңгыда шуам, җәен суда коенам.

        Табиб авыруларны дару белән генә түгел, ә җылы мөгамәләсе, карашы белән дә дәвалый. Әниемнең дә, әбиемнең дә мине бик тәрбияле итеп күрәселәре килә. Алар миндә татар кызларына гына хас сыйфатлар тәрбияләргә тырышалар.

        Табиб ике телне дә яхшы белергә тиеш, дип уйлыйм мин. Гомер буе авылда яшәгән әбиемә Казан хастаханәсендә ятарга туры килде. Дәвалаучы табибының татар булып, рәхәтләнеп аның белән үз телендә сөйләшүе турында әбием бөтен авылдашларына сөйләде. Димәк,  мин телемне камил белергә тиешмен. Үземә шундый нәтиҗә ясадым.

        Әлегә мин мәктәптә укыйм. Барлык фәннәрне дә тырышып өйрәнәм. Мәктәптә алган белемнәрем киләчәк һөнәремә нигез булыр дип уйлыйм мин.

Ф. Әмирхан. «Нәҗип»

Бирем. «Нәҗип»
хикәясендә табигать күренешләре ничек
сурәтләнә? Эчтәлекне ачуда аның
нинди әһәмияте бар?

Ф. Әмирханның «Нәҗип» хикәясендә пейзаж

Ф.
Әмирханның «Нәҗип» хикәясендә пейзаж
алда булачак хәл-вакыйгаларны, аларның
үсү-үзгәрү юлларын, эш-хәрәкәтне көчәйтүче
вазифаларны үти. Автор Нәҗипнең
кичерешләрен пейзаж аша сурәтли. Нәҗип
күңелендә барган хис-кичереш көрәшен,
икеләнү-борчылуларны табигать халәте
аша тасвирлый, үзгәрешләрне белдерә.
Нәҗипнең һөнәр табу өчен газаплы
эзләнүләрен ачып бирә.

Җәйге
яңгыр, куе болытлар, давыл, күк күкрәве
− Нәҗипнең үпкәсенә аваздаш. Ул үпкә
үтә, ялтырап кояш чыга. Ләкин озакка
түгел, болытлар тагын малайның баш очына
җыела, әйтерсең лә куерып яңгыр килү,
тиз генә кояш чыгу Нәҗипнең халәтен,
җәй көнге күңел тынычсызлыгын сөйләп
тора: «Җил болытны куды. Чиләктән койган
шикелле итеп яңгыр яварга тотынды.
Бераздан тагын куәтләнде, тагын бераз
акрынлады, тагын куәтләнде дә, тагын
бераз тынды. Кояш үзенең нурлы йөзен
безгә табан юнәлдерде. Яңгыр суын
бриллиант тамчылары шикелле итеп
ялтырата башлады. Дөнья яктырды, шатланды,
көлеп җибәрде».

Ә инде
III бүлектәге
яз көне сурәте, тыныч кына аккан ак
карның саф суы, көймәнең су аккан уңайга
йөзүе Нәҗипнең дә салмаклануын, күңеле
тынычлануын, уңай якка үзгәрүен күрсәтә.

Бирем. «Минем
яраткан эшем» темасына инша языгыз.

Минем яраткан эшем (Инша)

I. Мин
− авыл баласы. Шуңа күрә авылдагы
эшләрнең бик күбесе таныш миңа. Иң
яраткан эшем − әти-әнием белән бергәләп
бакчада эшләү, яшелчә һәм җиләк-җимеш
үстерү.

Яшелчә
дигәннән, аңа без көздән әзерләнә
башлыйбыз, борыч һәм помидорлар утырту
өчен туфрак әзерләп калдырабыз, ә иртә
яздан без аларны уңдырышлы туфракка
чәчәбез. Бу эш белән күбрәк әнием
шөгыльләнә, мин дә аңа кулдан килгәнчә
ярдәм итәргә тырышам. Бу эшләр миңа бик
зур канәгатьләнү бирә.

Яз җитү
белән, бакчада җиң сызганып эшкә
тотынабыз: җир казу, йомшарту, утырту;
ә аннан соң су сибү, аларны ашламалар
белән тукландыру, чүп утау, уңышны җыю
− барысы да безнең өстә. Кем әйтмешли,
кырмыскалар кебек тырышабыз. «Җәйге
көн ел туйдыра» диләр бит, ел әйләнәсе
буена үзебез үстергән яшелчәләр,
җиләк-җимешләр өстәлебездә тора.

Әйе, җир эшен мин
яратам, бәлки, киләчәктә агроном да
бульш китәрмен.

II.
Ф. Әмирханның
«Нәҗип» хикәясен укыгач, беразга гына
югалып та калдым: минем нинди һөнәрем
бар сон? Үзем генә мөстәкыйль берәр
нәрсә эшли аламмы? Әнә бит хикәядәге
Гомәр матур итеп курайда уйный, ә Нәҗип
искиткеч итеп чәчәкләр төшерә, балчыктан
матур-матур сыннар ясый. Киләчәктә,
бәлки, алардан менә дигән музыкант,
рәссамнар чыгар. Ул эшләрне һөнәрләре
итеп сайламасалар да, алар эшлекле,
мәгънәле, игелекле кешеләр булырлар.
Хикәяне укыганнан бирле, үземә ошаган
һөнәрләр турында уйланам: рәсем ясарга
да, җырларга да яратам, спорт белән дә
кызыксынам. Ә бит мин балалар бакчасына
йөргәндә, өйдә энем белән − тәрбияче,
мәктәптә укый башлагач, укытучы булып
уйнарга ярата идем. Энем белән тәрбияче
Әлфия апам кебек сөйләшәм, мәктәпкә
йөри башлагач, ручкамны укытучы Сания
апам кебек тотарга тырыша идем. Күз
алдымнан шушы вакыйгаларны үткәргәч,
билгеле бер карарга килдем: укытучы эше
ошый икән ич миңа!

Укытучы
− иң мактаулы, иң зыялы, иң тырыш кеше.
Ул − барлык һөнәрләргә дә юл күрсәтүче.

Минем дә укытучы
буласым килә. Ә хыялым тормышка ашсын
өчен, миңа тырышып укырга кирәк.

III. Безнең
халыкта «Хезмәт кешене бизи» дигән
әйтем бар. Чыннан да, үзенә бер шөгыль
тапмаган, хезмәт куймаган кешегә яшәү
кызык түгелдер ул.

Һәр
бала кечкенәдән нәрсә белән булса да
кызыксына. Минем яраткан шөгылем бер
генә: әтием һәм бабам янында техника
тирәсендә чуалырга яратам, машина
йөртергә өйрәнәм.

Ә инде уенга
килгәндә, шахмат уены миңа бик якын. Бер
үк вакытта ял да итәм, башымны да эшләтәм.

Әти
белән әнигә булышу да хезмәткә керәдер
инде − сизелми генә. Хезмәт сөйгән кеше
генә тормышта үз урынын таба ала.

IV. Мин
буш вакытларымда китап укыйм, уйныйм,
телевизор карыйм, чигәм. Ә иң яраткан
һөнәрем − бәйләү. Мин хәзергә зур
әйберләр бәйли белмим. Турыга гына
бәйлим. Бервакыт курчагыма шарф бәйләгән
идем, матур булып чыкмады − сүттем.
Икенчесе үземә дә, әниемә дә ошады.
Аннары мин курчагыма итәк, башлык
бәйләдем. Бәйләгән әйберләрем көннән-көн
әйбәтрәк була барды. Шуннан соң инде
мин үземә әйберләр бәйли башладым. Иң
беренче итеп озын шарф бәйләдем. Әнием
киңәше белән баш-башларына чуклар да
тактым. Андый шарф беркемдә дә юк иде.
Мин горурланып йөрдем: мондый матур
шарфны үзем, үз кулларым белән бәйләдем
бит. Әниемнән башлык бәйләү серләрен
дә өйрәнеп алдым. Минем башлыгыма да
күпләр сокланып карады. Шулай итеп мин
бәйләү серләрен тырышып өйрәнә башладым.
Хезмәтем, һөнәрем миңа шатлык китерә.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]

  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сочинение минем яраткан энием
  • Сочинение минем яраткан шогылем
  • Сочинение минем яраткан ш?гылем
  • Сочинение минем яраткан укытучым
  • Сочинение минем яраткан ?киятем