Сочинение минем яраткан ?киятем

Дөньяда китаптан башка яшәү мөмкин түгел, дип уйлыйм мин. Без
китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе
тупланган. Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый.
Китап укып, без белем алабыз, уйланабыз, тормыш итәргә өйрәнәбез. Китап
геройларыннан үрнәк алабыз яки кайберләренә охшамаска тырышабыз.

Үзем әле укый белмәгәндә, миңа китапларны әнием я әтием укыйлар иде.
Алар миңа кечкенә вакытта бик күп китаплар укыдылар, ә аннары мин үзем укырга
керештем. Аларның эчтәлекләрен аңлый башладым.

Минем иң яраткан китабым − Роза Хафизованың «Актәпи ник моңая? » дигән китабы. Аны миңа
әнием Яңа ел бәйрәменә бүләк итте. Башта миңа китап укып чыга алмаслык калын
булып тоелды. Ә укый башлагач, мин китапның ахырына килеп җитүемне сизми дә
калдым. Китапта әкиятләр, пьесалар тупланган. Миңа бигрәк тә «Курай малай
маҗаралары» һәм «Кирлемән» дигән әкият-повестьлар ошады. Курай
малай бик яхшы герой, аннан үрнәк алырга була. Курай малай һәм Талсылу белән
хыял канатларында сәяхәт итүе күңелле дә булды соң! «Кирлемән» дигән
өкият-повестьны укыганда, үземне читтән күргән кебек булдым. Бу китап яхшылык
белән яманлыкны аерырга өйрәтте. Кирлемән белән дуслашмаска кирәклегенә
ишарәләде. Ул бары тик начарлыкка гына өйрәтә.

Соңыннан «Актәпи ник моңая? » дигән әкиятне укып чыктым. Бу
әкият минем өчен кызыкта, кызганыч та булды. Шулай итеп, үземдә китап укырга
теләк уянуын сизми дә калдым! Мин киләчәктә дә кызыклы китаплар белән
дуслашырга хыялланам.

Подробности

Автор: Teacher-rt

Опубликовано 02 Июнь 2017

Просмотров: 2059

Рейтинг:   / 0

Викентьева Анастасия Александровна, 7б класс

Хайруллина  Сагира Иршатовна

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №5» Елабужского муниципального района РТ

МББУ ТР Алабуга  муниципаль районының  «5нче санлы  гомуми белем мәктәбе»

7б сыйныфы укучысы

Викентьева Анастасия  Александр кызы

                                       ЭССЕ

                       Минем яраткан китабым

             Коръәндә  умарта кортларыннан дәрес  алырга кушылган , диләр.  Борын заманнарда    ук балны Алла тарафыннан Җиргә кеше бәхетенә җибәргән бүләк дип санаганнар.

 Нинди тирән  фикер ята бу сүзләрдә. Бу юлларны укыганда, минем күзалдыма М. Маликованың “Чәчкә балы” повесте килеп басты. Бал турында    акыллы  сүзләр    белән М. Маликованың “Чәчкә балы” повесте арасында нинди бәйләнеш барлыгын беләсең килсә, бу китапны укырга кирәк .   Китапның беренче битләрен   укыганда ,    бу әсәрнең ни өчен шулай аталуын белеп булмый әле. Әсәрнең сюжеты бик мавыктыргыч итеп корылган.   Гамил һәм Сәгъдиянең яшь чаклары, мәхәббәте бик матур итеп сурәтләнә. 

   Авылда туып үскән китап  укучылар өчен китаптагы  бик кызыклы вакыйгалар йөрәк аша үтеп,  күңел түрендә яткан иң    яшерен   хәтирәләрне искә төшерә.   Укыганда үзеңнекен уйлап , онытылып, уйларга да чумасың .. 

 Автор яшәешнең мәгънәсен яхшылыкка, матурлыкка хезмәт итүдә күрә.  

Гамил  нык ихтыяр көче булган кеше буларак күз алдына килеп баса. Аның өчен гаиләсе, уллары беренче урында тора. Сәгъдиясе белән үзләренә  ошамаган баланы, шикләнсәләр дә,  “менә дигән итеп” тәрбиялиләр.    Җәмил тумыштан  сәламәтлекккә туймый, ләкин әти- әнисенең  тырышлыгы белән авыруны җиңә,  үзенә кирәкле   һөнәр үзләштерә, эшчән , яхшы күңелле булып үсә, әти- әнисен тыңлаучан,  Газим белән дус    булып үсә.

 Моңа бал кортлары да , бер-береңә ышаныч та , хөрмәт тә,   мәхәббәт  тә  ярдәм итә. Бал борынгы заманнарда ук дәвалау өчен файдаланылган Атаклы табиб, шагыйрь Әбүгалисина: «Әгәр яшьлегеңне сакларга теләсәң, бал аша”, — дигән.

 Менә  кайда ул бал турында   акыллы сүзләр.  Елан агу тапкан чәчкәдән бал корты бал табар.   Әйе, чәчкә балы  Мохтарга яңадан яшәү яме  бирә, ул тормышка  башкача карый башлый.   Мәдинә Маликова “Чәчкә балы” повестен укыгач, мин  бал корты  чагу  наркотикларга  каршы тора ала икәненә ышандым.

МБОУ   СОШ №5  г. Елабуга

ученица 7Б класса

Викентьева Анастасия  Александровна

                                           Эссе

                       Моя любимая книга

             В Коране говорится  о том , что  нужно  поучиться   у пчел. Уже в древние времена считалось, что мед был послан богом подарком  на Землю на счастье людей.

 Какие глубокие мысли в этих словах кроятся. Когда читала эти строки,  я представила книгу М. Маликовой “Цветочный мед” .  

 Если хочешь   узнать какова связь между умными словами о  меде     и    “Цветочным медом “   М. Маликовой, то нужно читать эту книгу .  Сразу  прочла  и передала подруге.

    В начале книги  еще не знаешь, почему это произведение так называется. Сюжет повести очень увлекателен. Очень убедительно   описываются молодость и любовь Гамиля  и  Сагдии .

   Гамил һәм Сәгъдиянең яшь чаклары, мәхәббәте бик матур итеп сурәтләнә. 

Очень интересные события  книги , проходя   через сердце,   у читателей, которые выросли в деревне,     пробуждают самые сокровенные воспоминания  . 

 Автор смысл жизни человека   видит    в  служении красоте,   доброте.

Җәмил тумыштан  сәламәтлекккә туймый, ләкин әти- әнисенең  тырышлыгы белән авыруны җиңә,  үзенә кирәкле   һөнәр үзләштерә, эшчән , яхшы күңелле булып үсә,  тыңлаучан,  Газим белән дус    булып үсә.  Ә Мохтар- Макарның язмышы ничек булып чыга? Гамил предстает как человек волевой. Для него на первом месте стоит семья и сыновья. Гамил с Сагдией вырастил сына , не похожего  на них самих, хотя сомневался, но воспитали как надо.  Джамиль, с  рождения  не крепкий здоровьем, но благодаря стараниям родителей, смог противостоять болезням, вырос послушным , дружил с Газимом.

 Этому способствуют и  пчелы, и   доверие,  иуважение ,  и любовь друг- другу.  Мед уже в дрености    использовался для лечения. Знаменитый врач, поэт Авецинна сказал : “ Если хочешь беречь молодость , ешь мед”.

 Вот где умные слова о меде.  Если змея от цветка —  яд , то пчела мед найдет. Да, цветочный мед Мухтару снова дает кросоту жизни, он начинает по другому смотреть на жизнь. Когда прочла произведение Мадины Маликовой “Цветочный мед”, я убедилась , что пчелиный  укол помогает противостоять наркотикам.

У вас нет прав для создания комментариев.

Минем яраткан китабым

Минем яраткан китабым

     Мин, Закиров Амин, Норма урта мәктәбенең 2 нче сыйныфында белем алам.

      Миңа 8 яшь. Минем яратып башкара торган шөгыльләрем күп. Буш вакытымда рәсем ясарга, кәгазьдән кисеп ябыштырып, төрле композицияләр иҗат итәргә, әлбәттә китаплар укырга яратам.

      Китапларны мин авыл, мәктәп китапханәсеннән алып укыйм. Өстенлекне күбрәк шигырь, әкият китапларына бирәм.

       Китапларым күп. Аларны миңа әнием һәм әбием    сатып та алалар. Аларның кайсыберләре инде таушалырга да өлгерде,  чөнки мин аларны кат-кат укыйм, шигырьләрен ятлыйм, рәсемнәрен төшерәм.

       Ләкин  сезгә сөйлисе иң яраткан китабымны мин күз карасыдай кадерләп саклыйм. Ул “Бал корты һәм шөпшә” дип атала.   Бу китап Казан шәһәре Татарстан китап нәшриятендә “Исәнме, мәктәп!” сериясендә  2008 нче елда басылган. Автор-төзүчесе һәм мөхәррире: Талия Шакирова.  Матур рәсемнәр белән бизәүчеләре:  Алла Айсена, Валерий Фомин. Тиражы: 5000 данә

     Бу минем иң яраткан китабым гына түгел, ә иң кадерле, истәлекле тәүге китабым.

     Аны миңа класс җитәкчебез Ибнеева Фәридә Фәрит  кызы Әлифба бәйрәмендә  бүләк итте. Бал кортлары бик тырыш, бердәм, хезмәт сөючән, ярдәмчел бөҗәкләр.Алар тәртипне, чисталыкны, пөхтәлекне яраталар.
      Кешеләрне, төрле авыруларга дәва булырдай, татлы бал белән сыйлыйлар.
      Китапны төзүче апа да балаларның кечкенәдән үк бал кортлары кебек тырыш, җәмгыятькә файдалы чын кешеләр булып үсүләрен, шөпшә кебек ялкау булмауларын теләп китапны шулай атагандыр. Бу китап  кече яшьтәге балалар өчен. Ләкин ул бүген дә минем өстәл китабым. Хәзер андагы әкиятләрне, хикәяләрне энеләремә, сеңлемә укыйм, бергәләп рәсемнәрен карыйбыз, табышмакларын чишәбез.

 Сез дә бу китап белән кечкенә дусларыгызны сөендерә аласыз.

         Китап  — кешенең дусты, китапның белмәгәне юк. Татар халкында китап турында мәкаль һәм әйтемнәр бик күп. Китапларны күп укысаң, аларны яратсаң, бик күпне белергә, һәрчак  уңышка ирешергә мөмкин.       

        Дусларым, китапны яратыгыз, аның белән дус булыгыз! 

Рейтинг: 0

1922 просмотра

Комментарии ()

Нет комментариев. Ваш будет первым!

Татар теле әткәм – әнкәм кебек үк якын дип язуы өчен, Габдулла Тукай минем яраткан язучым булып тора. Аның күп кенә әкиятләрен әнием миңа кечкенәдән укый иде. Габдулла Тукай аз гына вакыт эчендә бик күп шигырьләр, әкиятләр язып калдырган. Аларны балалар гына түгел, олылар да яратып укыйлар. Аның әсәрләре безгә үгет – нәсыйхәт биреп тора. Габдулла Тукай күп кенә балаларның яраткан язучысына әйләнде. Аның тормыш юлы бик авыр була.

Скачать:

Предварительный просмотр:

Минем яраткан язучым.

Без беренче тапкыр мәктәпкә килүгә, әлифба китабын ачуга:

                                          “И туган тел, и матур тел,

                                          Әткәм, әнкәмнең теле!

                                           Дөньяда күп нәрсә белдем

                                         Син туган тел аркылы” дип язылган шигырь юлларын укыйбыз. Бу шигырьне бөек язучыбыз Габдулла Тукай язган. Шигырь кешене тормышның бөтен чорларына алып кайта. Сиңа гомер бүләк иткән әти – әниеңнең теле аша, син дөньяны таныйсың. Башка телләр үзләренчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы ук бүтән. Туган телең аша җирдәге, кешедәге матурлык бөтен тулылыгы белән аңлашыла. Татар теле әткәм – әнкәм кебек үк якын дип язуы өчен, Габдулла Тукай минем яраткан язучым булып тора. Аның күп кенә әкиятләрен әнием миңа кечкенәдән укый иде. Габдулла Тукай аз гына вакыт эчендә бик күп шигырьләр, әкиятләр язып калдырган. Аларны балалар гына түгел, олылар да яратып укыйлар. Аның әсәрләре безгә үгет – нәсыйхәт биреп тора. Габдулла Тукай күп кенә балаларның яраткан язучысына әйләнде. Аның тормыш юлы бик авыр була.

Ул үзе 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә хәзерге Татарстан республикасы Арча районы Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф гаиләсендә дөньяга килә.Тукайга алты ай булганда аның әтисе үлеп китә, ә дүрт яшьтә – әнисе дә үлеп китә. Ул ятим кала. Аны бабасы тәрбияли. Бабасының үзенең дә гаиләсе зур булганлыктан ул үги әбисенә артык бала гына булып тора. Һәм аны бер ямщикка утыртып, Казанга озаталар. Анда ямщик аны”Асрарга бала бирәм, кем ала?” дип саткан. Шуннан аны баласыз бер карт белән карчык алып, ике – өч ел тәрбиялиләр. Ләкин алар да авырып китәләр һәм аны яңадан бабасына кайтаралар. Менә шундый авыр тормыш юлын Габдулла Тукай кечкенәдән татып яши.

Габдулла Тукайның кайсы гына шигырен алсак та, анда туган телгә мәхәббәт сурәтләнә. Ул үзенең иң кадерле кешеләре – әти – әниләренә рәхмәт сүзләрен, алар рухына багышлаган догаларын туган телендә белдергән:

И туган тел! Синдә булган

Иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм

Әткәм – әнкәмне, Ходам!

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сочинение минем шэжэрэм
  • Сочинение минем урам
  • Сочинение мечтать надо мечтать
  • Сочинение минем песием
  • Сочинение мечта могучая творящая сила по повести феерии а грина алые паруса