Сочинение минем яраткан шогылем

Төрлесе

Минем яраткан шөгылем

Һәрбер кешенең үзе яраткан шөгыле була. Кемдер бәйләргә, тегәргә ярата, кемдер маркалар җыя. Минем дә берничә шөгылем бар: чаңгыда шуу, волейбол уйнау, ә иң яратканы – прическалар ясау.

Минем яраткан шөгылем

Мин буш вакытларда төрле-төрле прическалар ясау белән шөгыльләнәм. Моның белән инде берничә ел мавыгам.

Күпчелек вакытта прическаларым матур килеп чыга, шуңаеш кынаәни, апаларым, дус кызларым да аларга прическалар ясавымны сорыйлар. Чәчләр матур күренсен өчен төрледән-төрле кыстыргычлар, тасмалар, резинкалар кулланам. Матур прическаларның үрнәкләрен интернеттан эзлим һәм ясап карыйм.

Кешеләр гомер-гомергә матур булырга, матур күренергә тырышалар, ә прическалар кешене үзгәртә, матурлый. Матур прическалар һәркемдә соклану уяталар. Шуна күрә парикмахер һөнәре беркайчан да үзенең әһәмиятен югалтмаячак. Бәлки киләчәктә минем бу шөгылем һөнәремә әйләнер. Моның өчен мин инде беренче адымнарымны ясадым.

Районыбызда берничә ел инде JuniorSkills конкурсы үткәрелә. Анда теләгән укучылар катнаша ала. Мин дә быел бу конкурстта катнаштым. Конкурсантлар арасында иң яше идем. Әмма шуңа да карамастан парикмахер компетенциясендә беренче урынны алдым. Ярыш бик яхшы үтте. Катнашучыларга анда профессионаллар төрле файдалы киңәшләр бирделәр. Конкурс миңа бик ошады. Ул миңа үземнең осталыгымны күрсәтергә, башкалардан яңа алымнарга өйрәнергә, тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирде, үз-үземә ышанычымны арттырды. Әгәр мөмкинлек чыкса киләсе елга да үземне ярышларда сынап карарга телим. Бу миңа осталыгымны тагын да арттырырга ярдәм итәчәк. Ярышны оештыручыларга ихластан зур рәхмәтемне белдерәм.

Әдилә Нуриева,
Сосна төп мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги:

төрлесе

Һәрбер кешенең үзе яраткан шөгыле була. Кемдер компьютер уеннары белән мавыга,кемдер төрле уенчыклар, маркалар җыю белән шөгыльләнә,ә кемдер музейларга,китапханәләргә,төрле истәлекле урыннар белән кызыксына.
Ә мин нәрсә эшләргә яратам, нәрсә белән кызыксынам соң? Мин китап укырга яратам, ә иң яраткан шөгылем – спорт. Әлбәттә, спорт белән яшьләр һәм өлкәннәр бик теләп шөгыльләнә. Мин спорт турында барлык яңалыклар белән танышып, телевизордан төрле уеннар,ярышларны карап барам. Газета — журналлардан спортсменнар турында укыйм.
Мәктәптә физкультура дәресләрен бик көтеп алам. Без дәрестә уеннар уйныйбыз, укытучыбыз төрле күнегүләр ясата. Минемчә ,һәрбер кеше үз сәламәтлеге турында кечкенәдә кайгыртырга,аны сакларга тиеш.
Мин балалар бакчасына йөргән чактан ук тимераякта шуу белән кызыксынам. Әле бүгенгедәй хәтерлим, ничек итеп беренче тапкыр тимераякка басуымны һәм шул көннән башлап тимераякта шуу белән кызыксына башладым. Киләчәктә дә шушы шөгылемне фигурист һөнәре белән бәйләрмен дип уйлыйм.

Минем яраткан шәгылем!

Минем яраткан шәгылем!

Минем яраткан шәгылем!

Автор: 

Гараева Сөмбел .3 нче сыйныф укучысы.

Мин буш вакытларымда рәсем ясарга яратам.Рәсем ясау искиткеч кызыклы, мавыктыргыч шөгыль. Әйдәгез, бергәләп ясыйк!

Скачать:

Предварительный просмотр:

Чтобы пользоваться предварительным просмотром презентаций создайте себе аккаунт (учетную запись) Google и войдите в него: https://accounts.google.com

Подписи к слайдам:

Слайд 1

Проект « Минем яраткан шөгылем » Төзеде : МБГБУ “Әтнә башлангыч мәктәп – балалар бакчасы” 3 нче сыйныф укучысы Гәрәева Сөмбел .

Слайд 2

Максат һәм бурыч : б алаларны үземнең яраткан шөгылем белән таныштыру ; м өстәкыйль рәсемләүгә кызыксыну уяту .

Слайд 3

Сәнгать – халык күңелен , аның мәгънәви тормышын чагылдыра торган иҗади хезмәт . Татар халкының сынлы сәнгате бизәү һәм сырлаудан тора. Халык үзенең кием- салымын , йорт-җирен , көнкүреш җиһазларын гасырлар буе үзенә хас декоратив рәсемнәр белән бизәп килгән . Сынлы сәнгать нәкыш , скульптура, графика, коручылык һәм архитектура төрләренә бүленә . *

Слайд 4

Натюрморт – голландиялеләр теленнән тәрҗемә иткәндә – “ үле табигать ” дигәнне аңлата . Аның төп нигезен тормыш — көнкүреш әйберләре , өзеп савытка яки өстәлгә куелган чәчәкләр , җиләк-җимеш , яшелчәләр һ.б . тәшкил итә . Бу жанр сынлы сәнгатьнең иң төп жанрларыннан санала .

Слайд 5

Портрет ул – кеше яки берничә кеше сурәте . Әлеге жанр кешенең матурлыгын , холкын , характер үзенчәлекләрен сурәтләүгә юнәлдерелә . Портретта кешенең баш өлеше генә яки тулаем сурәтләнелә . Төсләр ярдәмендә кешенең изге яисә явыз ниятле булуын тасвирлап бирергә мөмкин .

Слайд 6

Пейзаж ул – тере табигатьне сурәтләү дигән сүз . Элегрәк ул нинди дә булса күренешнең яки портретның арткы фоны гына булган . Пейзаж жанрын XVII гасырда Голландия рәссамнары тудыра . Илләрен Төньяк диңгезе суы басудан куркып , голландиялеләр дамбалар күтәрә башлыйлар , ә рәссамнар , табигатьнең матурлыгын сурәтләп калырга тырышып , диңгез ярларындагы комны , көтүле болыннарны , юлларны , елга янындагы җил тегермәннәрен рәсемгә төшерергә ашыгалар . Пейзаж жанрында табигатьнең теләсә-кайсы почмагын сурәтләп була , шулай ук кеше фантазиясе тудырган пейзажлар да була

Слайд 7

. Мин кечкенәдән үк рәсем ясарга яратам . Кайда чиста кәгазь күрәм шунда рәсем ясый идем. Миңа әти – әнием төсле карандашлар , күп төрле фломастерлар , матур акварель краскалары алып кайттылар . Рәсемләү өчен альбом бүләк иттеләр . Буш вакытларымда мин гел рәсем ясыйм . Үземнең хыялларымны сурәтләргә яратам . Рәсем ясагач күңелгә рәхәт була .

Слайд 15

Район конкурсларында катнашып призлы урыннар яуладым . .

Слайд 16

ИНТЕРНЕТ РЕСУРСЛАР www.prav.tatar.ru www.Kzn.ru www.slovari.ru www.Wikipedia.ru http://mincult.tatarstan.ru/rus http://rinfom.ru/kartinyi/zhivopis/ http://www.tatknigafund.ru http://belem.ru/proektlar http://www.filologia.su/sociolingvistikahttp://watan.su/

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сочинение минем яраткан укытучым
  • Сочинение минем яраткан ?киятем
  • Сочинение минем шэжэрэм
  • Сочинение минем урам
  • Сочинение мечтать надо мечтать