Сочинение минем яраткан укытучым

Министерство образования и науки РТ

ТР фән һәм мәгариф министрлыгы

Конкурсное сочинение на тему :

“Мой любимый учитель”

“Минем яраткан укытучым”

ТР Әлмәт районы Түбән Мактама                                 Нижнемактаминская СОШ №2

2нче урта мәктәбе                                                          Альметьевского района

Башкарды:  7“б” сыйныф укучысы                                Выполнила: ученица 7 ”б” класса

Абдрашитова Зарина                                                       Абдрашитова Зарина                                      

Җитәкче: Әһлиева Гөлназ                                       Руководитель: Аглиева Гульназ

                 Фоат кызы        Фоатовна

Альметьевск 2011

Әлмәт 2011

                                                               Укытучы төшендә дә дәрес бирә,

                                                      Балалар дип hаман җан ата.

                        Үз hөнәрен, мәктәпне hәм балаларны

                                                              Өнендә дә, төшендә дә ул ярата.

Рания Кәримуллина.

Укытучы-баланың чын дусты, киңәшчесе, ярдәмчесе ул. Ул безгә белем генә бирүче түгел, ә безнең сәламәтлек өчен  кайгыручы да, безнең шатлыклар өчен куана белүче дә. Бер сүз белән әйткәндә, икенче әни ул безнең. Минем әбием дә укытучы. Аның hәрвакыт әйтә торган сүзе бар: “Укытучы бирелеп, намус белән, чын күңелдән балаларны яратып эшләсә генә дәрәҗәгә ирешәчәк, ихтирамга лаек булачак”,-ди әбием миңа.

Һәр укучының да үзенең генә яраткан, хөрмәт иткән укытучылары була. Минем дә яраткан укытучыларым бар. Шулар арасыннан аеруча иң якыны- минем сыйныф җитәкчем, татар теле hәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Фоатовна.

Әле бүгенгедәй хәтеремдә… Көзнең иң матур көннәренең берсе- 1-нче сентябрь иде. Күгелҗем томан таралып, яктырып кояш чыкты.Шул матур мизгелдә, чәчәкләр белән тулы мәктәп бусагасында, Ул безне каршы алды. Безнең әле яңа башлангыч сыйныфны тәмамлап, 5-нчегә килүебез. Шул көннән башлап үзара дус яшәргә, мәктәп елларын онытылмаслык итеп хәтердә калдырырга, гүзәл сүзләр табып безнең кәефләрне күтәрергә, яхшы укырга өндәүче укытучым минем. “Аз гына белер өчен дә бик күп укырга кирәк,-ди ул безгә.

Гөлназ Фоатовна туган телебезнең искиткеч матурлыгын күрергә, байлыкларын белергә өйрәтүче дә. Аның дәресләре бик кызыклы, мавыктыргыч hәм эчтәлекле үтә. Аның елмаюын күргәч, туган телебезне өйрәнү теләге тагын да арта. Дәресләрдән тыш кызыклы кичәләр уздырабыз, экскурсияләргә, төрле күргәзмәләргә, музей hәм театрларга йөрибез. Үзебез дә театр күрсәтәбез. “Һәр кеше үз туган телен, ана телен белергә тиеш. Шул вакытта гына ул әти-әнисен, туганнарын хөрмәт итәчәк ”,- ди hәрвакыт безгә укытучыбыз. Шуңа күрә без бик тырышып, күңел биреп тел дәресләренә йөрибез.

Минем укытучымның исеме дә җисеменә туры килә. Ул гөлләр кебек матур, назлы. Аның белән hәрвакыт серләшәсе, күңелдәгене сөйлисе, көлеп кенә торасы килә. Тәнәфескә звонок булгач та, укытучыбыз яныннан китәсе килми.

Мин көн дә күтәренке күңел белән мәктәпкә барам, чөнки анда мине яраткан укытучыларым көтә. Минемчә, Гөлназ Фоатовна hөнәренә тугрылыклы, олы җанлы, киң күңелле, зирәк hәм таләпчән, зур ихтирамга лаек укытучы. Бәя биреп бетергесез авыр хезмәтендә укытучыбызга иҗади уңышлар, күңел байлыгы телисе килә.

Сез- иң мәртәбәле Кеше,

                                            Сез- иң чын Укытучы.

      Шәкертем кеше булсын дип

                                            Утлы күмер йотучы.

         (Э.Шәрифуллина)

метки: Яраткан, Курчагым, Телла, Ташып, Балаларын, Торган, Китта, Булырг

Мин үземнең яраткан укытучым – Роза Юныс кызы Исмәгыйлева истәлегенә аның турында язарга булдым. Бу язмам аның рухына дога булып барсын.

Кем соң ул укытучы? Укытучы хакындагы сүзләрнең гомер-гомергә кеше теленнән төшкәне юк. Авылда да, шәһәрдә дә алар күз өстендәге каш кебек: гел игътибар үзәгендә торалар. Ләкин бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбыз башында укытучы торганын һәркем таный. Нәкъ менә алар безне мәгърифәт дөньясына алып керә, хәреф танырга, укый-яза белергә өйрәтә. Ана баласын белемле, бәхетле итеп күрергә теләгән кебек, укытучыларыбыз да безне акыллы, әдәпле булырга өнди. Алар да укучыларның уңышлары өчен борчылып яшиләр.

Бүгенге көн укытучысы белем чыганагы гына булып калмыйча, галим дә, күпләр өчен идеал, үрнәк тә булырга тиеш. Минем өчен шундый мөгаллим булып, беренчедән алып, җиденче сыйныфка кадәр укыткан укытучым – Роза Юныс кызы Исмәгыйлева торды.

Укытучым 1944 елда Лениногорск районының Шишминка авылында гади колхозчы гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Укытучылык эшен Роза апа башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлый. 1968 елда Ульяновск шәһәренең дәүләт педагогия институтында чит телләр факультетын тәмамлап, 1971 елда безнең мәктәптә немец теле укытучысы булып эшли башлый. Коллективта да, балалар һәм аларның әти-әниләре арасында да бик тиз зур абруй казана. Ә 1988 елда ул өлкән укытучы исеменә лаек була.

Республикабызда татар теле дәүләт теле дип игълан ителеп, рус мәктәпләрендә татар телен кертү эше башлангач, Роза Юныс кызына милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары вазифасын тәкъдим итәләр. Шундый җаваплы эшне укытучым бер дә икеләнмичә үз өстенә алып, зур җаваплылык тоеп, җитдилек белән башкара. Бар көчен, вакытын эшенә, мәктәп тормышына юнәлтә.

Минем өчен татар теле – үз һәм газиз. Татарлык бөтен каныма, беренче чиратта, анам сөте белән сеңсә, аннары телгә мәхәббәт уятуда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Юныс кызының да өлеше зур булды. Аның дәресләре бер-берсенә охшамаган, тормыш белән тыгыз бәйләнештә булды. Укытучыбыз сөйләгәнне без авызларыбызны ачып, тын да алмыйча тыңлый идек. Төркемдәге ундүрт баланы бер йодрыкка төйнәп, бер гаилә итеп яшәтте ул, һәрберебезнең кечкенә генә талантын да күреп үстерә белде. Без үзебезне “бөек” рәссамнар, алып баручылар, җырчылар дип хис итеп үстек. Ул безне туган телебездә укырга, сөйләргә өйрәтте. Мактап, кайчагында шелтәләп, кирәк чакта шаян, назлы һәм шул ук вакытта таләпчән, кырыс та була белде. Без тәртипсезләнсәк тә, Роза апабыз сабырлыгын җуймады. Киресенчә, яныбызга килеп, башыбыздан сыйпап, аркабыздан сөеп, безне тынычландырырга тырыша иде. Үзе җитди, ләкин юмор хисен югалтмаган, знергиясе ташып торган кеше буларак, безне дә шундый булырга өндәде. Үз ана телен яхшы белән кебек, рус, немец, француз телләрен дә “су кебек эчте”.

9 стр., 4489 слов

Проектная работа по татарской литературе «Татар халкының …

… башка милләтләр 4,2% алып тора. Татар халкы — республикабызның төп халкы. Ул төрле кабиләләр кушылуыннан … м бәйрәмне үткәрү көне турында базар көнне игълан иткәннәр. Шуның … ннәре дә бар. Мәсәлән, безнең татар халкында елның төрле вакытлары белән б … генә уеннар уйнамаганнар. Сабантуйның төп ярышы булып көрәш тора. Көрәшне кечкенә … әнүе, Сабантуй ярышлары оста итеп күрсәтелә. Бигрәк тә язучы көрәшне яратып …

Роза Юныс кызы безнең өчен генә түгел, хәтта башка укытучылар өчен дә үрнәк, өлкән дус, остаз була белде. Һәрвакыт пөхтә, заманча, зәвык белән киенгән, озын толымнарын төйнәп җыеп куйган бу ханымның яшен беркем дә белми иде кебек. Ул мәктәпнең һәр укучысын, укытучысын, аларның гаилә хәлләрен белеп, аңлап, киңәшләрен белеп торды.

“Кирәк түгел ул татар теле”, – диючеләр дә булгалады. Аларга укытучыбыз тарихи шәхесләребезнең буыннан-буынга күчеп килгән канатлы сүзләрен мисалга китереп, татар теленең бөеклеген дәлилли иде: “Без – татарлар, телебез татар теле, мөстәкыйль камил тел ул. Үз теленнән бизгән кеше белән бер дә горурланмыйм”, – дип әйтә торган иде Роза апабыз. Шул сүзләрне раслап, безне татарча сөйләшергә өйрәтте, телебезнең матурлыгына төшендерде, мәктәп һәм шәһәр күләмендә уздырылган барлык чараларга әзерләде.

Кызганыч, шундый ару-талу белмәс, энергиясе ташып торган, гел изгелекләр генә кылган кеше яман авыру белән арабыздан вакытсыз алып китте.

Тик, кеше китә, эзе кала, диләр. Роза Юнысовна да безнең тормышта тирән эз калдырып китте. Ул барлык тормышын безгә – мәктәп балаларына, мәктәпкә багышланды. Мәктәпкә иң беренче булып килүче дә, иң соңыннан китүче дә ул иде. Башка укытучылар да аны җылылык белән искә алалар: “Мәктәптә ул үзара дус коллектив туплап, безне эшләргә өйрәтеп китте”, – диләр алар.

Авыр чакта терәк булганы, безне үз балаларыдай яратканы өчен, безгә – мәктәп балаларына икенче әни була белгәне өчен без аны мәңге онытмабыз.

  • .. Укытучы булган көннәрендә

Укытучы идең! Гомерең буе

Фәнең белән бергә

Балаларны сөйдең…

Бөгелмә муниципаль районы

муниципаль белем бирү учреждениесе

16нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең

8нче сыйныф укучысы

Гиззатова Айгөл Рамис кызы

(рус төркеме)

Укытучы хезмәте авыр да,җаваплы да, зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, балаларга карата олы мәхәббәт таләп итә.Балаларны ярату, гомерең буена аларга үрнәк булу,һәм дә алар белән дөрес аралашу да укытучының бурычы.Безнең мәктәбебездә иң яхшы укытучылар эшли.Алар арасында минем яраткан укытучым -Алисә Сәфәргалиевна да бар, ул минем яраткан укытучым.

Минем яраткан укытучым.

Чөнки, ул мине хәреф танырга, укырга, язарга өйрәткән беренче укытучым.Аның мине беренче тапкыр каршы алуы,әйткән сүзләре бүгенгедәй хәтеремдә.Ул-гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы.Безнең уңышларга сөенеп, кайгыларны уртаклашкан укытучым. Ул дәресләрне дә бик күңелле итеп үткәрә, аңламаган темаларны кат-кат аңлатырга да вакытын кызганмый.

Минем яраткан укытучым.

Мин үземә белем биргән укытучыларыма һәрвакыт рәхмәтле, алар безгә әти-әниебез кебек якын.Шуңа күрә аларны хөрмәт итәм, яратам, һәм дә авыр, ләкин мактаулы эшләрендә уңышлар телим.

АГ

Александр Горбачев

МИНЕМ ЯРАТКАН УКЫТУЧЫМ.
“Укытучы! Нинди изге исем!
“Әни” сүзе кебек кадерле. ”
Ишетәсезме? ! Нинди матур, күңелгә якын тавыш ишетелә. Сабый елый. Бу баланың дөньяга беренче аваз салуы. Ул күзен ача һәм тирә-якка сорау тулы карашы белән төбәлә. Тирә-юньдә таныш булмаган кешеләр, предметлар, гомумән, бөтен нәрсә ят аңа. Менә шушы минуттан башлана инде баланың яшәеше. Шуңа да бит кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый зур урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә инде, укытучылар алып тора.
“ Укытучы”… “Мәктәп”! – Бу ике сүз
Күңелемдә яши янәшә.
“Укытучым” дип телем әйткән чакта,
“Мәктәбем” дип йөрәк эндәшә.
Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр, бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәһес тәрбияләүгә бөтен көчен бирә.
Ил карты да аңа, башын иеп,
“Мөгаллим”, дип, зурлап эндәшә…
Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек таләп итә. Галим дә, төзүче дә, шагыйрь дә, табиб та укытучыдан башлана. Һәркем укытучысын йөрәк түрендә йөртә, иң җылы хисләр белән искә ала.
“Хәтерлим мин әле бүгенгедәй. . ” дигән җырны белмәүчеләр юктыр. Һәркем дә үзенең тәүге тапкыр мәктәпкә аяк басуын, шаян классташларын, ягымлы, таләпчән укытучыларын онытмыйдыр ул. Мин дә үземнең беренче мәртәбә матур күлмәк, ак алъяпкыч киеп, чәчләремә олы ак бантиклар тагып, чәчәк бәйләме тотып, мәктәп баскычыннан атлавымны хәтерлим. Беренче тапкыр безне нәни кулларыбыздан тотып, укытучыбыз Хәмидуллина Айгөл Рәсил кызы матур, якты класс бүлмәсенә алып керде. Беренче дәрес тыңлавым, көндәлегемдәге беренче билгеләр бүгенгедәй хәтеремдә. Беренче тапкыр такта алдында җавап бирүләр, каушап, белгәнеңне дә онытулар – барысы да истә. Иң истә калганы: парталар артына малайларны кызлар белән аралаштырып утырту. Әй, шул вакыттагы дулкынланулар. Бигрәк тә кызларның тарткалашуларын күрсәгез иде. Ә соңрак, бераз чәч тартышулар, төртешүләр булгалап алса да, бер-беребезгә ияләнеп беттек.
Беренче укытучым Хәмидуллина Айгөл Рәсил кызы 1982 нче елның 5нче августында Урманай авылында туа. Башлангыч белемне шунда ала. Үсмер чактан ук укытучы булу теләге аны Бөгелмә педагогия училищесына алып китә. Аны яхшы гына тәмамлаганнан соң, ул Яр Чаллы педагогия институтына читтән торып уку бүлегенә укырга керә. Башта ул Әсәй мәктәбендә, аннары Кәкре Елга мәктәбендә башлангыч сыйныф җитәкчесе булып эшли. Безнең бәхеттәндер ме, мин укырга керәсе елны, Айгөл Рәсил кызы Сәпәй мәктәбенә укытырга килә.
Әле бүгенгедәй күз алдымда. Без, беренче сыйныфка баручылар һәм өлкән сыйныф укучылары, “Белем бәйрәменә” репетициягә җыелдык. Шунда зифа гына буйлы, коңгырт кара чәчле, матур гына киенгән бер укытучы килеп керде. Ул безнең кулларны матурлап, башларны тигезләп куйды. Шуннан соң көлемсерәп кенә “Шушы мыни минем булачак укучыларым? ! ”- дип безнең турыда сорады. Шул вакытта мин эчемнән генә “Әһә! Бу безнең булачак укытучы апабыз, ”- дип куанып куйдым.
Шул көннән бирле Айгөл апа укучыларның кадерле укытучысы, хезмәттәшләренең киңәшчесе, ярдәмчесе булды. Ул безне тәүге көннән үк үзенә гашыйк итте.
Дәвамын ссылкадан кара:
http://nsportal.ru/ap/library/literaturnoe-tvorche

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сочинение минем яраткан ?киятем
  • Сочинение минем шэжэрэм
  • Сочинение минем урам
  • Сочинение мечтать надо мечтать
  • Сочинение минем песием