Сочинение муса джалиль герой шагыйрь

                
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф
идарәсе

Муниципаль
бюджет гомуми белем бирү учре
ждениесе “Новый поселогы урта гомуми
белем бирү мәктәбе”

Муса Җәлил исемендәге  республикакүләм
фәнни-гамәли конференциясе

        
“Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә”

темасына сочинение

Башкарды:
Новый поселогы урта мәктәбе

 5
сыйныфы укучысы

Гыйльфанов
Булат

Рафик улы

Җитәкчесе:
Iнче кв. категорияле

татар
теле һәм әдәбият укытучысы

Шириева
Әлфия Әләм кызы

                                              
  Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә.

                                                            
 Батыр үлә,үлмәс ат алып,

                                                            
 Батырлыклар белән макталып,

                                                             
Исемең калсын, үзең үлсәң дә,

                                                            
 Тарихларда укып ятларлык…

       Муса Җәлил исемен ишетүгә,
тәүге булып уйга батырлык сүзе килә.Ялкынлы шигырьләр авторы, ватаныбыз
азатлыгы өчен көрәшкән кыю солдат ул.Патриот шагыйрь фашист тоткынлыгына эләгеп
тә рухи ныклыгын югалтмый, курку белмичә дошманга каршы көрәш алып бара.

        Бөек Ватан сугышы
башлангач,Муса Җәлил ,беренчеләрдән булып,сугышка китә. Ләкин 1942елның июнендә
шагыйрь Волхов фронтында каты сугышлар вакытында яралы хәлендә дошман капканына
эләгә.

       Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне
туктатмый. Яшерен оешмага       керә,ипәшләренең рухын күтәрә, аларны да
көрәшкә өнди. Муса Җәлил әсирләр белән лагерьдан качып , партизаннарга барып
кушылырга ниятли.Әмма бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр
итә.Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Мобиат төрмәсенә ябалар.

     1944 елның февралендә
фашистлар Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен  үлем җәзасына хөкем
итәләр.Егерме бишенче августа Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере
өзелә.

    Төрмәдә дә, җәзаны көткән
чакта, шагыйрь фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр иҗат итә һәм
аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә язып бара.Җәлилнең әсирлектә язылган
шигырьләре бөтен  дөньга “Мобиат дәфтәре” дип танылды.

    Бу дәфтәрне  Габбас Шәрипов һәм
Бельгия партизаны Андре Тиммерманс илебезгә кайтарып ташладылар.

    Муса Җәлилнең исемен халкыбыз
мәңгеләштерде. Казандагы  Татар дәүләт опера һәм  балет театры Муса Җәлил
исемен йөртә. Шагыйрьгә Казанда һәйкәл куелды.

    Шагыйрьнең һәм аның
иптәшләренең батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге  яшәр, чөнки тарихыбызны,илебез
азатлыгы өчен көрәшкән батырларыбызны  онытырга  хакыбыз юк. Дәхшәтле сугыш
еллары турында хатирәләрне, истәлекләрне киләчәк буыннар да белергә тиеш.

КАЗАН ШӘҺӘРЕ КИРОВ РАЙОНЫНЫҢ “152НЧЕ ГИМНАЗИЯСЕ” ГОМУМИ БЕЛЕМ МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ

ТЕМА:

“Муса Җәлил – шагыйрь-герой”

Муса Җәлил исемендәге Iнче республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе

Башкарды: Казан шәһәре Киров районы

152нче гимназиянең 11нче А сыйныфы укучысы

Гарипова Гөлназ Рамис кызы

Фәнни җитәкчесе: Iнче кв. категорияле

татар теле һәм әдәбият укытучысы

Федорова Фирдәвес Фәиз кызы

Казан 2011

ЭЧТӘЛЕК

I. КЕРЕШ……………………………………………………..3

II. ТӨП ЭЛЕШ………………………………………………4

1. Тормыш юлы…………………………………………….4

2. Батырлык һәм талант гәүдәләнеше………………9

III. ЙОМГАК………………………………………………..11

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ……………………..13

I. КЕРЕШ

“Соңгы җырым палач балтасына

Башны куйган килеш языла, –

дип әйтә алган кеше – шәхес, һәм фаҗигале язмышлы шәхес. Баш очында палач балтасы күтәрелгән хәлдә дә җыр яза алу – бу инде батырлык. Моның өчен кыю кеше булу гына җитми, моның өчен инде яшәешкә, тормыштагы бөтен яктылыкларның һәм яхшылыкларның җиңә алу мөмкинлегенә ышана белү кирәк”.

Кайсын Кулиев,

Балкар шагыйре

Әйтче, Муса,

Мондый батырлыкны

Кай җиреңдә саклап йөреттең?

Кемнән алдың шундый горурлыкны,

Нинди ялкыннарда чыныктың?

                                          Сәйфи Кудаш,

                                        башкорт шагыйре

     Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, тугрылык, фидакарьлек кебек сүзләр тора. Ул, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. Моның әһәмияте бик зур. Чөнки Муса Җәлил диюгә, М.Җәлилне куз алдына китерәләр. Димәк, ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.

II. ТӨП ӨЛЕШ

Тормыш юлы

1

     Муса Җәлил 1906нчы елда элекке Оренбург губернасы (хәзерге Чкалов өлкәсе) Мостафа авылында Мостафа Габделҗәлил улы семьясында туа. Әтисе, Муса туган елларда авылның гади бер крестьяны булса да, 1913нче елларда вак сәүдә эшенә катнашып китә, ләкин, бөлеп, бөтен йорт-җирен сатып, шәһәргә күчәргә мәҗбүр була. Шәһәрдә ул төрле кәсепкә тотынып карый: старьевщик булып, толчокта иске –москы җыйнап сата; приказчик та була; пекарняда да эшли; утарда да эшли һәм вак кул сәүдәсе белән дә шөгыльләнә. Берничек тә тормышын җайлый алмый. 1918нче елда авылга кире кайта. 1919нчы елда авылда үлә.

     Муса башта авыл мәктәбендә, аннан, шәһәргә күчкәч, шәһәрдә Хөсәения мәдрәсәсенең башлангыч классларында укый. Семьясы авылга күчкәч, Хөсәениядә пансионда торып укый башлый. Ләкин бу елларда Октябрь революциясен һәм Советлар хөкүмәтен саклау, ныгыту өчен барган көрәшләр көчле йогынты ясап, Хөсәения мәдрәсәсе нык үзгәрә. Мәдрәсәнең эчендә бай, мулла малайлары,  динчеләр,  милләтчеләр белән ярлырак катлау балалары, революцион фикерле яшьләр арасында көрәш көчәя. Муса баштан ук соңгылар ягында була һәм 1919 нчы елның язында Оренбургта яңа төзелгән комсомол оешмасына барып языла, мәдрәсәдә комсомол йогынтысын  ныгыту өчен көрәшә.

     Муса Җәлил яшьтән шигырь-әдәбият белән кызыксынып, 1916нчы елда ук шигырь яза башлый.

     1919нчы еллар… Оренбург акгвардеецлар алкасы тарафыннан уратылып алынган вакыт. Шәһәр эчендә, шәһәрне бирмәскә тырышып, искиткеч батырлыклар белән сугышкан Кызыл Армия частьларына каршы өч-дүрт өлеш зур сандагы казачий гаскәрләре Урал аръягыннан торып шәһәрне тупка тоталар. Бу сугыш бик озакка бара.  Шул вакытта Оренбургта, Төркстан фронты большевикларының органы буларак, “Кызыл йолдыз” газетасы чыгып тора. Муса 1919нчы елда, Кызыл Армиянең җиңүен теләп, эшче-крестьян яшьләрен Кызыл Армия сафларына чакырып, ак бандаларга каршы нәфрәт тулы шигырьләр яза. Бу шигырьләрнең 10 лабы бер-бер артлы “Кызыл йолдыз” газетасында басылып торалар. Соңыннан бу газетада Мусаның тагын күпкенә шигырьләре басыла, ләкин озакламый әтисе үлә һәм кечкенә язучы авылга кайтырга мәҗбүр була. Авылга кайткач, укучы балалардан “Кызыл чәчәк” дигән оешма төзи. Бу өешма авыл сәхнәсендә балалар өчен атна саен спектакльләр куя.

     1920нчы елның февралендә авылда  комсомол оешмасы төзелә. Муса комсомолда эшли һәм балалар оешмасында эшләвен дәвам иттерә. 1920-1921нче елларда авылда кулак бунтлары, банда чыгышлары күп була. Авыл комсомолларыннан бу бандаларга каршы ирекле коммунар отрядлары төзелә. Муса да алар арасында була.

     1921нче елда каты ачлык башлангач, Муса иптәше белән авылдан шәһәргә 150 чакрымны җәяүләп китә. Шәһәрдә дә аны бәхет каршы алмый. Биредә ул, анда ачлыктан качып килүче ачлар  арасында болганып, базарда урлашып йөрүче малайларга кушылып китә. Ике ай чамасы ни туры килде шуны ашап,кайда туры килде шунда кунып, урлашып, тәрбиячесез малай булып йөри. Шунда аны элекке тәрбияче-укытучысы Нургали ага Надиев очратып бик кызгана һәм яше кечкенә булуына карамастан, губком аша, Оренбург губерна хәрби-партия мәктәбенә урнаштыра. Бу мәктәптә укучылар гаскәри хезмәтне дә үтиләр: шәһәрдә каравыл эшен алып баралар, бандаларга каршы көрәшәләр. Менә шулай Муса яшьли винтовка тотып, гаскәри эшне үти башлый. Ләкин бу аңа бик авыр килә һәм алты ай укып чыкканнан соң, бик каты авырып, бер елга якын больницада ята.

     Терелеп чыккач, Мусаны элекке Хөсәения шәкерте дип, Хөсәения урынына төзелгән педагогия уку йортына алалар.Ләкин авырудан терелеп бетмәү сәбәпле, укуының рәте булмый.

     1922нче елда, яңадан шигырь белән кызыксынып , бик күп шигырьләр яза. Бу елларда Мусаның  шигырьләре Иран шагыйрьләре Гомәр Хәйям, Сәгъди, Хафизлар  һәм татар шагыйрьләре Дәрдмәнд тә укый иде. Муса шигарьләре  дә алар тәэсирендә романтик рухта язылалар. Бу чорда язылган “Әсирлектә”, “Киңәш”, “Башактан тәхет”, “Теләктәшлек” һәм башкалар романтизм стилендә язылалар.

     1922нче елда Казанга килә. Ул чакта Муса Җәлил Казанны белми иде әле. ”Татарстан” газетасы редакциясенә кучереп язучы булып керә.

Казанга килгәч тә, аның шигырьләре газеталарда һәм журналларда  бер-бер артлы күренә башлый.

     1923нче елның көзендә Татар рабфагына укырга кереп, 1925нче елда аны уңышлы рәвештә бетереп чыга. Рабфакта укуы аның иҗатына зур йогынты ясый. 1924нче елда Муса бөтенләй икенче рухтагы шигырьләр яза башлый. Аның шигырьләрендә революцион көрәш, эшчеләр тормышы, завод фабрикалар темалары чагылдырыла.  Мәсәлән, бу чор шигырьләреннән “Иске Себер җыры”, “Авыру комсомолец», “Эш карты”, “Эш баласы”, “Газета”, “Төнге марш” һ.б. күрсәтергә була. 1923нче елны Муса күп кенә пьесалар да яза. Алардан “Бибикәй кыз”, “Каз канаты”  Казан һәм Уфа сәхнәләрендә уйнала.

     Рабфакны тәмам иткәч, ул 1925нче елда, семьяны карау өчен, Оренбургка кайта. Оренбург губкомы Мусаны Орск өязе комсомол комитетына, инструктор итеп, комсомол эшенә җибәрәләр.

     1927-1933нче еллар арасында Мәскәүдә комсомол эшендә эшли. Мәскәү дәүләт университетының әдәбият факультетын тәмамлый. ”Кечкенә иптәшләр”, “Октябрь баласы” исемле балалар журналларында җаваплы редактор , “Коммунист” газетасында әдәбият-сәнгать бүлегенең җитәкчесе булып эшли. Бу чор характерлы шигырьләр:  “Еларгамы, көләргәме?”, “Больницада”, “Яследә”, ”Студент көндәлегеннән”, ”Үлемгә”  һ.б.

Бу чорда язылган шигырьләре “Иптәшкә”(1929), “Орденлы миллионнар”(1933), ”Шигырьләр һәм поэмалар”(1934),  рус телендә “Стихи Мусы Джалиля”(1934) исемле җыентыклар басыла.

     1935нче елда яңа төзелгән опера студиясендә әдәби бүлек җитәкчесе булып эшли башлый. Мәскәү Дәүләт консерваториясе каршында төзелгән Татар опера студиясенең төп бурычы – булачак Татар опера театрының җырчы һәм композиторлар кадрларын хәзерләү һәм шулай ук булачак театрга репертуар туплау иде.

     1938нче елда опера студиясе, эшен төгәлләп, Казанга кайта, һәм төбендә студия хәзерләнгән кадрлардан 1938нче елның декабрендә Казанда беренче Татар опера театры төзелә. Бу театр 1939нчы елның июнендә беренче сезонны ачып эшли башлый.  Муса студия белән бергә Казанга кайта. Татар опера театрында әдәби бүлек җитәкчесе булып эшли башлый.

2

     …1927нче елдан 1931нче елга чаклы 1нче Мәскәү дәүләт университетының әдәбият факультетында укый һәм аны тәнкыйть циклы буенча тәмамлый.

     1938 нче елның декабрендә опера студиясен тәмамлаган коллектив, үзенең эшен һәм консерваториядә укуын төгәлләп, Казанга кайта. 1939 нчы елның январеннән 1941нче елның 13нче июленә кадәр –РККАга мобилизацияләнгәнгә кадәр – Казанда Татар дәүләт опера һәм балет театрының әдәби-репертуар бүлеге мөдире булып эшли. Шул ук вакытта 1939нчы елның апрелендә Татарстан совет язучылары союзы идарәсе председателе булып сайлана һәм анда 1941нче елга кадәр эшли.

БАТЫРЛЫК ҺӘМ ТАЛАНТ ГӘҮДӘЛЕНЕШЕ

     М.Җәлилнең әсирлектә иҗат иткән әсәрләренең туган илгә әйләнеп кайтулары үзе бер тарих. Беренче дәфтәр — гарәп хәрефләре белән язылганы — 1946нчы елда кайта. Аны 1944нче елның февралендә Тегель төрмәсеннән Габбас Шәрипов алып чыга. Франциягә килеп җиткәч, аны Нигъмәт Терегуловка тапшыра. Ә ул, үз чиратында, дәфтәрдәге бөтен текстны әйбәтләп күчереп чыга. Димәк, Нигъмәт исемле милләтәшебез иң беренче булып М.Җәлил шигырьләренең кыйммәтен аңлаучы, аны халкыбызга җиткерү өчен зур тырышлык куючы, шул чор шартларыннан чыгып караганда,  бу юлда каһарманлык күрсәтүче.  Илгә кайткач, 1946 нчы елда ул әлеге дәфтәрне Татарстан Язучылар берлегенә тапшыра. М.Җәлилнең васыятен үтәүне Нигъмәт ага изге вазифа итеп карый. Билгеле  булганча, шушы дәфтәрнең бер бит ватанпәрвәр шагыйрьнең васыяте язылган. Анда болай диелә:

«Моны язды татарның билгеле шагыйре М.Җәлил… 1942нче елны сугышка килде һәм, әсирлектә күп газаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмада катнашуда, совет пропагандасын таратуда гаепләнеп кулга алынды. Бәлки аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен алтмышын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар, минем васыятем шул.

                                      М.Җәлил, 1943, декабрь»

     Латин хәрефләре белән язылган икенче дәфтәр исә әсирлектә бергә булган  Бельгия иле кешесе Андре Тиммерманс тарафыннан коткарылып калына. Ул аны Брюссельдәге безнең ил вакиллегенә тапшыра. Әнә шул юл белән да туган Татарстаныбызга кайта.

Беренче дәфтәрдә алтмыш ике, ә икенчесендә илле шигырь туланган. Димәк, барысы йөз дә унике әсәр. Әммә аларның унтугызы ике дәфтәрдә дә кабатлана.  Менә аларның исемнәре: “Тик булса иде ирек”, “Кызыл ромашка”, “Кошчык”, “Хәдичә”, “Томаулы гайшык”,”Сакчы”, ”Бүреләр”, Гашыйк һәм сыер”, “Соңгы җыр”, “Мәхкүм”, “Сөеклемә”, “Корыч”, “Күлмәк”,”Шагырь”, “Соңгы үпкә”, “Сугыштан соң”, “Тау елгасы”, “Була кайчак”, “ Чәчәкләр”.

     М.Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре “Моабит дәфтәре” исеме белән бөтен дөньяга мәгълүм.  Алар иң әүвәл бөтен нечкәлекләре белән туган татар телендә яңгырыйлар. Аларны тыңлаганда, татар теленең шигърилегенә, байлыгына, аның бик катлаулы хис-тойгыларны һәм фикерләрне белдерергә сәләтле булуына таң каласың. Шул ук вакытта алар дөньяның бик күп телләрендә, шул исәптән иҗат ителгән җир телендә –алманча да яңгырадылар. Аларны укыган һәркем татар шагыйренең талантына, батырлыгына сокланмый кала алмый.

III. ЙОМГАК

  М.Җәлилнең менә шулай бөек шигъри югарылыкта иҗат итүенең сәбәпләре байтак. Беренчедән, ул татар шигъриятенең күп гасырлык олы традицияләренә таяна.  Мәдрәсәдә,  Оренбург укытучылар мәктәбендә белем алганда ул Шәрыкның бай әдәбияты белән дә таныша. Университетта әдәбият-сәнгать казанышларының дөнья күләм үрнәкләрен үзләштерү аның караш офыкларын тагын да киңәйтә. Дөрес, аңа иҗатын билгеле бер идеология мохитендә, ягъни инкыйлабый эчтәлеккә өстенлек бирелү шартларында башлап җибәрергә һәм алып барырга туры килә. Бу хәл шигъри фикерләүнең юнәлешенә генә түгел, әсәрләрнең шәкеленә дә нык йогынты ясый. Ләкин шулай да аның иҗатында гомум- кешелеккә хас булган уй-хисләр дә шактый актив. Аның каләменә сөю, бәхет темалары да ят түгел. Кечкенә кешенең дөнья белән очрашканда туган самими тәэсирләре бу иҗатта эзлекле ачыла. Шул ук вакытта шагыйрь эпик киңлектән дә качмый. Поэма, либретто кебек катлаулы жанрларга да мөрәҗәгать итә. Аны чын мәгънәсендә бездә опера һәм балет либреттоларын булдыруны оештыручы, үзе дә бу өлкәдә актив иҗат итүче дип санарга кирәк. “Алтынчәч” операсының либреттосын иҗат итүе М.Җәлилнең халык әдәбиятын, аның мифологиясен, көнчыгыш традицияләрен һәм музыкаль жанрлар үзенчәлеген яхшы үзләштергән иҗатчы булуын раслый.

     Муса Җәлилне талантлы шагыйрь һәм каһарман шәхес буларак бөтен дөнья таныды. Иң эүвәл аны туган илебез зурлады. 1956нчы елда аңа (үлгәннән соң) Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Бер елдан соң  “Моабит дәфтәрләре” өчен илнең ул вакыттагы иң югары бүләгенә — Ленин премиясенә лаек булды. Аңа кадәр дә, аннан соң да берьюлы бу ике югары бүләкне алган кеше булмады, андый шәхес Муса Мостафа улы Җәлил генә иде.

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

1. Ә. Җәлил “М.Җәлил турында”, 1989.

2. Х. М. Җәлил “М.Җәлилне искә төшерү”, 1984.

3. Ф. Г. Галимуллин “Мәктәп китапханәсе” сериясе, XXXI том, 2004.

4. “Безнең якташларыбыз – Советлар Союзы геройлары” Кн. 1, Казань, 1984.

Татарча сочинение “Муса Җәлил – тормыш юлы|Муса Жэлил – тормыш юлы”

Сочинение на татарском языке на тему “Муса Җәлил – тормыш юлы”/”Муса Жэлил – тормыш юлы”

Татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлил 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсендә Мостафа авылында туа.1913 нче елда алар Оренбургка күчәләр. Монда Муса мәдрәсәдә укый. Аның беренче шигырьләре “Кечкенә Җәлил” псевдонимы белән басыла. 1922 нче елда Муса Казанга килә. Редакциядә эшли, рабфакта укый. Аннары Мәскәү дә укый, балалар журналлары чыгара. Бөек Ватан сугышы башлана. Муса фронтка китә, әсирлеккә эләгә. Ул фашистларга каршы яшерен оешма төзи, шигырьләр яза.
Моабит төрмәсендә язылган шигырьләре – 2 блокнот. 1 блокнотны Габбас Шәрипов, 2нче блокнотны Бельгия патриоты Андре Тиммерманс алып чыга. 1944 нче елда 25нче августта Мусаны һәм унбер җәлилчене җәзалап үтерәләр. 1956 нчы елда М. Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелде.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Муса Джалиль – тормыш юлы” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Поделитесь с коллегами:

Тукай муниципаль районы гомуми белем учреждениесе «Шилнәбаш урта (тулы) гомуми белем мәктәбе»

Муса Җәлил — патриот шагыйрь.

Эшне башкарды:

Дәүләтова Айсылу Хәлил кызы,

Тукай муниципаль гомуми

белем бирү учреждениесе

«Шилнәбаш урта (тулы)

гомуми белем бирү мәктәбе»

2015 ел.

Эчтәлек.

  1. Кереш.

  2. Төп өлеш.

А) Шагыйрьнең эшчәнлеге.

Ә) «Тупчы анты» җыентыгы.

Б) «Моабит дәфтәрләре» җыентыгы.

В) Гомере дә аның моңлы бер җыр иде… .

  1. Йомгаклау.

  2. Кулланылган әдәбият.

Кереш.

1941 елның 22 июнь таңында цивилизация үзенең үсеш юлында өр-яңа чорга килеп керә — глобаль идеология, гаделлек һәм вәхшилек, яктылык һәм караңгылык, изгелек һәм золым көчләренең тиңе булмаган аяусыз бәрелеше башлана. Радиоалгычтан ишетелгән, газета битләреннән укылган хәбәрнең илләр тормышын, миллионлаган кешеләр язмышын шулай кинәт һәм кискен үзгәртеп җибәрүе очрагытарихта тагын бар микән? Моңа кадәр төрле уй-хыяллар, өметләр белән яшәгән кешеләр, мәңгелек коллык куркынычы алдында берләшеп, Ватан азатлыгы өчен көрәшкә бар көчләрен туплыйлар. Башкача мөмкин дә булмый, чөнки бу сугышта: алгы сызыкта һәм тылда, блиндажда һәм хәрби завод цехында, Сталинград оборонасында һәм фронт өчен меңләгән посылка җыйган татар авылларында, кешеләрнең фикерләрендә, эш- гамәлләрендә дөньяның киләчәге нинди булуы хәл ителә.

Шушы авыр чорда татар поэзиясенең авазы илебез чикләрен үтеп чыкты,бөтендөнья халыкларыны йөрәгенә барып иреште. Күпләр яу кырында башын салды, ләкин аларның җырлары авырлыкларны җиңеп чыкты. Дүрт елга якын вакыт эчендә шигырьләр халык арасында лаеклы рәвештә моңарчы күрелмәгән популярлыкка ирешә.

Ил өстенә ябырылган афәт әдәбиятның абруен күтәрә, аңа мәгълүм күләмдә иҗат иреге дә алып килә. Шигърият үгет-нәсыйхәткә маһирлыгы, өлгерлеге, җитезлеге, укучы йөрәгенә тизрәк барып җитүе, дәртле рухы, ялкыны белән янәдән әдәбиятның алгы сафына чыга.

Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Әмма алар арасында азатлык көрәшенең ялкынлы җырчылары, шул көрәштә батырларча һәлак булган легендар геройлар — инглиз шагыйре Джордж Байрон, венгр шагыйре Шандор Петефи, испан шагыйре Гарсиа Лорка, болгар шагыйре Никола Вапсаров, чех язучысы, публицист Юлиус Фучик һәм татар шагыйре Муса Җәлил исемнәре бар.

Фәнни эшемнең темасын: «Муса Җәлил — потриот шрагыйь» дип атадым.

Тематика һәм проблематика буенча да, сәнгатьлелек ягын­нан да М.Җәлил шигърияте күптармаклы һәм бай. Язучы аерым бер тема яки тормыш материалы, бер характер­дагы геройлар белән генә эш йөртми. Монда аның иҗат прин­циплары торган саен ачыклана.

Эш барышында мин үземә шундый максатлар куйдым: М. Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, аның турындагы язмаларны эзләү. Һәм шундый нәтиҗәләргә килдем: М. Җәлил − татар әдәбиятында әйдәп баручы шагыйрь. Ул татар шигърияте түрендә иң якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык − безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Ул үзенең тамашачысын тапты. Муса Җәлилнең исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә. Республикабызның күп шәһәр һәм авылларында аның исемендәге урам бар. Муса Җәлилгә Казанда һәйкәл куелды. » Җәлил» операсы театр сәхнәсеннән төшми. Мусага багышлап язучылар, шагыйрьләр — романнар, поэмалар; композиторлар — җырлар; рәссамнар картиналар иҗат итәләр.

Муса Җәлилнең тиңдәшсез геройлыгы хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде. СССР Верховный Советы Президиумының 1956нче ел 2 февраль Указы белән Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

1957нче елда Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясе белән бүләкләнде.

Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды. Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да.

Төп өлеш.

Шагыйрьнең эшчәнлеге.

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, тугрылык, ватанпәрвәрлек кебек сүзләр тора. Минем фикеремчә, Муса Җәлил, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә дә лаек кеше.

Шагыйрь дигән бөек исемне һәрбер шигырь язган кешегә дә бирмиләр. Минемчә, бу горур исемне зур көч, сабырлык, тырышлык һәм әлбәттә инде, Туган илеңә чиксез мәхәббәт белән генә яулап алып буладыр дип уйлыйм. Әдипнең иҗатын кат-кат укыйм. Әсәрләрен йөрәгем аша уздырам. Аның әсәрләре мине дулкынландыра да, елата да, шатландыра, куандыра да һәм бер сүз белән әйткәндә, күңелемне актарып ташлый.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңрар җыр булып,-

дип язган Туган илен яратучы шагыйрь. Советлар Союзы Герое, Ленин бүләге лаурияты М.Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы татар әдәбиятында иң югары биеклекләрнең берсе, халкыбыз горурлыгы булып тора.

Бөек Ватан сугышы башлану белән Җәлил фронтка җибәрүләрен сорап гариза яза. Тиздән аны хәрби- политик курсларга укырга җибәрәләр. Минзәләдә урнашкан әлеге курсларны тәмамлагач, ул өлкән политрук дәрәҗәсендә Волхов фронтына җибәрелә. «Отвага» газетасының журналисты буларак, Муса Җәлил фронтның алгы сызыгында еш була.

Әсирлектә лагерьдан лагерьга куылып йөртелү, ачлы туклы яшәү, кыйналу, рухи кимсетелү шартларында да шагыйрь рухын сындырмый саклап кала, тоткыннарда кешелек сыйфатларын, яшәүгә, җиңүгә, азатлыкка ышаныч тойгыларын югалтмаска булыша.

Ышанычлы иптәшләреннән яшерен оешма төзи. Патриотлар махсус «артистлар» труппасы оештыралар, концертлар куялар. Яшерен рәвештә листовкалар тараталар, җыр, шигырь белән әсирләрнең патриотик хисләрен уяталар, күңелләрендә иреккә омтылш чаткылары кабызалар, яшерен көрәшкә өндиләр, фашизмга каршы нәфрәт тойгыларын көчәйтәләр.

«Тупчы анты» җыентыгы

Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чоры иҗаты икегә бүлеп өйрәнелә. Берсе — сугыш башланганнан алып 1942 елның июненә кадәр, ягъни дошмага әсир төшкәнче язган шигырьләре, икенчесе — фашизм тоткынлыгында иҗат ителгән атаклы «Моабит дәфтәрләре». Әдипнең фронт лирикасы тупланган шигырьләре 1943 елны Казанда «Тупчы анты» исеме белән басылып чыга. Әлеге җыентыкка кергән шигырьләр публицистик, көрәшкә өндәүрухындаязылулары, халык нәфрәтен чагылдырулары белән үзенчәлекле. Шагыйрь бөтен көчне җиңү өчен тупларга өнди. «Әйдә җырым» шигырендә дошманга каршы изге сугышка күтәрелгән шагыйрь образы алга килеп баса. Әдип җырның рухи көченә тирән ышаныч белән «Фашистларга каршы пуля һәм җыр бил каешымда бергә саклана»,- ди. Шигырь фашизмга тирән нәфрәтне, лирик геройның халык өчен үлемгә дә әзер икәнен, ялкынлы дәртен күрсәтү белән тәмамлана. «Хуш, акыллым» шигырендә шагыйрь үзенең хисләрен тагын да тирәнрәк чагылдыра. Шул ук вакытта, сөйгәненә булган мәхәббәт хисе туган илен ярату тойгысына үсеп әверелеп, кеше өчен иң газиз булган бу ике төшенчәнең берлегенә ирешә.

Татлы булыр йокы…

Тормышымны

Батырларча бирсәм ил өчен,

Тормыш дустым — синең йөрәгеңдә

Дәвам итсә йөрәк тибешем.

Муса Җәлилнең бу чорда язылган «Тупчы анты», «Чулпанга», «Күпер», «Каска» шигырьләрен үзәк тема, үзәк мотив берләштерә: лирик геройның Ватанын сакларга анты, фашизмга каршы көрәшкә чакыру, җиңүгә тирән ышаныч, сугышка ачу-нәфрәт хисе.

Тынычлыкны саклап, корыч тубым,

Чикне сүзсез озак күзәттең.

Вакыт җитте, сиңа сүз бирелде,

Әйт нәфрәтен бөек йөрәкнең.

«Моабит дәфтәрләре» җыентыгы

Фашистларның үлем лагере. Сорау алу һәм җәзалалар. Шомлы үлем шәүләсе. Ләкин Җәлилнең рухы сынмый, ул көрәшне туктамый. Шигырьләр яза. Иптәшләренең рухын күтәрә, аларны көрәшкә өнди. Гитлерчылар әсәрләрне туган илләренә каршы сугышларга димлиләр һәм ирекле легионнар төзү белән шөгыльләнәләр. Ләкин аларның өметләре акланмый. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре, легионерлар арасында аңлату эшләре алып барып, немецларның коткасын фаш итә.

Муса Җәлил һәм аның иптәшләре гитлерчыларга каршы кораллы восстание әзерлиләр. Ләкин араларына үтеп кергән бер хыянәтче аларның бу планнарын фашистларга ача. Мусаны һәм аның көрәштәшләрен төрмәгә ябалар.Тоткынлыкта язган шигырьләрен Җәлил 2 блокнотка туплый. Бер блокнотын Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле бер тоткын, ә икенчесен моабит төрмәсендә бергә утырган бельгияле Андре Тиммерманс алып чыга.

1944 елның февралендә фашистларның хәрби суды Җәлилне Һәм аның көрәштәшләрен үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә

Муса Җәлилнең фашист тоткынлыгында иҗат иткән шигырьләре әдәбият тарихында «Моабит дәфтәрләре» исеме белән кереп калды. Бу исемне ул үзе куймаган. Байтак шигырьләренең Моабит төрмәсендә иҗат ителүеннән, шунда ук дәфтәрләргә теркәлүләреннән һәм әлеге төрмәдән туган илгә юл алуларыннан чыгып, җыентык шул исем белән атап йөртелә.

Җыентыкка тупланган шигырьләр шагыйрьнең олы йөрәген, рухи ныклыгын, туган иленә бирелгәнлеген, шигырьләренең чын мәгънәсендә үлемсез корал итеп күтәргәнен раслаучы маяклар булып торалар.

Шигырьләрдән калкып чыккан шагыйрь образы гаҗәеп зур гомумиләштерү көченә ия. «Кичер илем», «Ирек» кебек әсәрләрендә туган илгә мәхәббәт, ирекнең кадере авыр коллык газаплары белән чагыштырыла.

Мин кол монда, йортсыз- ирексез,

Ирексез һәм илсез-мин үксез.

Атам-анам булган булса да,

Булыр иде урным бусага.

«Кошчык » шигырендә дошман «тирес корты»на әверелдерергә теләп кол иткән, тимерчыбыкка уралган шагыйрь образы алга килеп баса. Әсәрдә кошчык лирик геройның якын дусты, кайгысын уртаклашучы, аның соңгы васиятен туган халкына тапшыручы булып кала. Кошчык — ирек символы.

Соңгы кабат булса, тыңла кошчык,

Соң теләген мәгърур җанымның;

Оч син илгә нәфрәт һәм мәхәббәт

Җыры булып тоткын шагыйрьнең.

Фашистларның ерткычлыгын сурәтләгән вакыйгаларда Җәлилнең тирән нәфрәте, үч алырга чакыруы чагыла. Бигрәк тә «Вәхшәт», «Бүреләр», «Кыз үлеме», «Яшь ана» көчле рухта язылган.

Кешеләр сугыша, кан коя,

Киселә меңнәчә гомерләр.

Төн буе улашып якында

Иснәнеп йөриләр бүреләр.

Бүреләр, аһ… ләкин бүреләр

Бу кадәр үк ерткыч түгелләр.

М. Җәлилнең туган як табигате, аны саклау, кош-кортка һәм хайваннарга мәхәббәт темалары да чор рухы һәм патриотизм белән үрелеп китә. «Бакчачы», «Имән» һ.б. шигырьләре шуның ачык мисалы.

М. Җәлилнең тоткынлык чоры- иҗатының яңа этабы, ул аерым игътибарны

сорый. «Моабит дәфтәрләре»ндәге шигырьләре әле озак еллар дәвамында баларны патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендә кулланылалар. Бигрәк тә тәрбия өлкәсендә зур проблемалар хөкем сөргән бүгенге дәвердә.

Шагыйрь Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» − сугыш чоры фаҗигасен эченә алган әсәр. Ил һәм шәхес язмышын хәл иткән дәһшәтле чынлыкны, фашистлар китергән фаҗигане автор әкият алымнары аша сурәтләп бирә. Шигырь татар халык әкиятенең матур бер өлгесе булып тора. Ананың кайгы-хәсрәтләре, сөенеч-көенечләре әкият алымнары белән бик тирән мәгънәдә бирелгән. Ана дошманга каршы көрәшкә киткән уллары, аларның билгесез язмышлары өчен борчыла.

Өч баламны очар кош итеп,

Мин очырдым иркен далага.

Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп,

Сагыш белән кипкән анага, −

дип инәлә ул.

Аналар өчен бала хәсрәтеннән дә авыррак хәсрәт юк. Ике улын югалткан хәсрәтле Ана соңгы юанычы, өмете − кече улының язмышы өчен борчыла. Ил азатлыгы өчен көрәштән өченче улы җиңүче сыйфатында кайта. Ананың шатлыгына чик-чама юк, алсу байракка күзләрен сөртә − күзе ачыла. Ил шатлыгы белән аның йөрәк ярасы да төзәлә:

Һич үлмәгән төсле улларым,

Өем тулы кызлар, егетләр.

Туя алмыйм тыңлап җырларын,

Минем балаларым кебекләр.

Ана үзенең батыр уллары белән чын күңелдән горурлана:

Илдә мәңге үлмәс ат белән

Үлә белгән уллар үстердем.

«Ана бәйрәме» халык әкиятләренә ияреп язылган. Ана − җыелма образ, аны хәтта Ватан, Туган ил төшенчәләренең берлеге итеп карап була. «Өч баламны очар кош итеп» дип башланган строфаның шигырьдә берничә җирдә кабатлануы да Ананың сагышын, фаҗигасен, хис-кичерешләрен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. «Ана бәйрәме» − шагыйрьнең иҗат табышы.

Гомере дә аның моңлы бер җыр иде…

Җыр итеп язылган шигырь «Тик булса иде ирек» әсирлектә газап чигүче, ләкин рухы сынмаган кешенең иң зур теләген чагылдыра. Ул теләк- ирек; тоткын һәр көн, һәр сәгать ирек турында хыяллана. Җырда әйтелгәнчә, ирекле кеше теләсә нәрсә эшли ала.

Ләкин…юк! Болар, билгеле, һәммәсе дә татлы хыяллар. Шулай да, тоткын шагыйрьнең иң зур теләге болар түгел әле. Минут саен, атналар, айлар буе бәгырьне телә торган теләк бар. Бу-иреккә чыгып, кулга корал алу һәм ил — җирне басып алган, тыныч халыкны җәберләүче, кешене әсир итеп җәфалаучы дошманга каршы чыгу. Теләкләрнең бу соңгысы шул дәрәҗәдә мөһим һәм көчле ки, шагыйрь иле өчен, туган җире өчен, аны саклап үләргә дә әзер.

Шигырь халык җырлары рухында язылган. Автор татар халык авыз иҗатында киң кулланыла торган сурәтләү чараларына, образларга, тел — стиль алымнарына, чагыштыруларга иркен мөрәҗәгать итә. Җырның һәр куплеты кечкенә бер картина- күренеш тудыра. Карлыгач канатын җилпеп, Җидегән йолдыз баткан, Чулпан Йолдыз калыккан матур вакытта, ягъни сызылып таң атканда, якты өй кебек Туган илгә очып кайта ала.Яки менә тагын бер образ. Күз алдына гөлләр хуш ис таратып, үләннәр, чык бөртекләре белән бизәнеп утырган таңда көмеш ялларын җилфердәтеп чабып баручы җитез аргамак килеп баса. Әгәр дә тоткын иректәге шундый аргамак була алса, үзе өчен таң йолдызлыгына тиң булган кызы янына (исеме Чулпан бит!) чабып кайтыр иде. Беренче өч образ- картина төп теләкнең олылыгын, изгелеген, яктылыгын раслый: тик булса иде ирек!

Шулай да җырдагы бу образлар соңгы куплеттагы фикерне укучыга үтемлерәк җиткерү өчен кереш ролен үтиләр. Алар тоткынның йөрәк сызлавы, сагышы, омтылышы ни дәрәҗәдә көчле булуын аңлату өчен, укучыны төп фикерне кабул итәргә үзерләү өчен дә кирәк. Кош булып, балык яки аргамак булып туган җиргә, сөйгән кешеләр янына кайту хыялы никадәр матур һәм көчле булмасын, иректән файдалану мөмкинлегенең иң изгесе- дошманга каршы сугышу. Барыннан да элек шуны тели тоткын шагыйрь. Бу куплетта лирик геройның яу кырында дошман белән бил алыша алмау үкенече тулы чагыла.

Йомгаклау.

М. Җәлилнең тормыш юлы, героик көрәше һәм үлемсез иҗаты, легендага әйләнеп, төрле телләрдә җыр булып яңгырады. Аның поэзиясе сокландыргыч. Сугыш темасы, Туган илгә эчкерсез мәхәббәт, фашист илбасарларының явызлыгын сурәтләүдә зур уңышка иреште. Ул − безнең яраткан фронтовик шагыйребез, татар халкының горурлыгы, бөек улы, каһарманы.

Шагыйрьләр төрле-төрле: күңелләре, кичерешләре төрле, иҗат процессы һәркайсының үзенчә. Халык тормышы турында чуарламыйча, кирәген генә белеп иҗат итүче Җәлил гомере җырга әверелде. Яшәү, Көрәш, Батырлык турындагы мәңгелек җыр ул хәзер! Ул җыр безгә тыныч кына яшәргә, хуш күңелле, битараф булырга ирек бирми; безне янарга, дөрләргә өйрәтә, халыклар бәхете өчен көрәшкә өнди. М. Җәлил үзенең искитмәле сүзләре белән күбрәк җырлар иҗат итте. Аның үз гомере дә җыр булып яңгырады.

Гомерем минем моңлы
бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр
булып.

(«Җырларым».)

Еллар үткән саен, сугыш ераклаша бара. Әмма ул үзенең барлыгын төрле яктан −тол хатыннарының, ятим балаларның моңсу күзләре аша булсынмы, тәндәге яра-сызлаулары булсынмы − һаман искә төшерә тора.

Поэзия сугышта үзенең күп солдатларын югалтты, шагыйрьләр сафы сирәгәйде. Ләкин поэзия сугыштан җиңүче солдат кебек чыныгып чыкты. Утлы елларда язылган әсәрләр бүген дә көчле яңгырыйлар, яңа сугыш уты кабызырга маташкан кара көчләргә каршы кыю көрәшкә өндиләр. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясенең күркәм традицияләре бүген дә яши, көрәшә, яңа буын шагыйрьләр тарафыннан үстерелә.

Тәмамлап, шуны әйтәсе килә: безнең яшь буын китап сөюче булып үссен, сүз сәнгате нәфис матурлыкны чагылдыра, канәгатьләнү, ләззәтләнү хисләре уята торган әдәбият буларак кабул итсен, әдәби әсәрләрдәге, шигырьләрдәге матурлыкны күрә белергә өйрәнсен иде.

Кулланылган әдәбият:

  1. Әхмәдуллин А.Г., Ганиева Ф.Ә. Унберьеллык урта мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия.- Казан: Мәгариф,1993

  2. Галимуллин Ф.Г. Муса Җәлил. Сайланма әсәрләр. 31 нче том, Казан: «Хәтер» нәшрияты, 2004

  3. Ганиева Ф.Ә., Гыйләҗев И.Г., Ф.Ф. Исламов. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныф өчен дәреслек-хрестоматия Казан: Мәгариф,1998

  4. Даутов Р., Нуруллина Н. Совет Татарстаны язучылары: библиографик белешмә.- Казан: Татар. Китап нәшрияты,1986

  5. Ибраһимова Ф. Бәхетле балачак җырчысы, Социалистик Татарстан, 1976

  6. Мусин Ф.М., Хәбибуллина З.Н., Закирҗанов Ә.М. Рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек-хрестоматия. — Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2000

  7. Хәйбрахманова Р.Г. Бөек Ватансугышы чоры поэзиясе, Казан: «Хәтер» нәшрияты, 2005.

МБОУ “Алан-Бексерская ООШ Высокогорского муниципального района РТ.

Муса Җәлил –татар халкының патриот шагыйре.

Укытучы:

Муса Җәлил татар халкының гына түгел,ә бөтен дөнья халкы өчен патриот шагыйрь.Ул -үлемсез

шагыйрь. Фашистлар әсир итеп алгач та сынмаган,сыгылмаган,Ватанына,халкына тугры калган

намусын сатмаган шагыйрь. Аның әсирлектә язган шигырьләре аны үлемсез итә.

Минем әтием сугыш башланганда көнбатыш Украинада хәрби хезмәттә була.Аңа чигенү ,ә аннан

соң әсирлек ачысын татырга ,төрмәдә утырырга туры килә.Әтием янына бер кеше килә,хәлен,

кайдан икәнен сораштыра.Буа районы Адав-Толымбай авылыннан дигәч-беләм ди.Үзен Муса Җәлил дип таныштыра.Мин коммунист ,исән калуым икеле,исән калсагыз тормышның кадерен

белегез .безне онытмагыз ди.Алып .чыкканда елмая.Битенә сугып җибәрәләр.Шуннан кире

кайтмады-дип сөйли иде әтием.

1укучы:

Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр

Шигъремдәге изге антыма.

Бар җырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма.

Муса Җәлил

Һәр халыкның үлемсез шагыйрьләре, патриотлары була. Патриот сүзе үз Ватаныңны ярату дигән мәгънәне аңлата. Безнең илебез, аның данлы тарихы патриотларга бик бай. Без патриот дип атаган кешеләр үз тормышларын Туган ил язмышыннан башка күз алдына да китерә алмыйлар: гомерләрен туган халкына, Ватаны азатлыгы, иминлеге һәм матур тормышы хакында хезмәткә яки көрәшкә багышлыйлар.Алар үлгәннән соң да халык йөрәгендә яшәүләрен дәвам итәләр. Муса Җәлил шундый патриотларның берсе.

Муса Җәлил- тормышы батырлыклар белән бизәлгән, Ватанын, вөҗданын сатмаган, үлгәннән соң да яшәргә хокук алган герой шагыйрь. Шагыйрь үзенең рухи батырлыгы, иҗаты, батыр йөрәге белән әле дә тереләрдән тере. Ул безнең белән алгы сафта бара.

Муса Җәлилнең фронтта иҗат иткән лирик-публицистик шигырьләре патриот шагыйрьнең ут эченнән җибәргән окоп тормышын, сугыш хәлләрен ихлас күңелдән сөйләп язган хатлары булып кабул ителде. Алар сугышчының туган илен саклап соңгы сулышынача көрәшергә биргән шигъри анты булып яңгырадылар. Фашист тоткынлыгында туган шигырьләре, җырлары, балладалары шушы антның шагыйрьгә нинди көтелмәгән авыр шартларда үтәргә туры килүе турында сөйлиләр.

2укучы.

“Моабит дәфтәрләре”- шартлы исем. Бу исемне Җәлил үзе куймаган. Моабит төрмәсендә дәфтәрләргә теркәлүеннән һәм байтагының төрмәдә иҗат ителүеннән чыгып, шигырьләре туган илгә кайтып җиткәч, алар шул исем белән атала башлый. Шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы батырлыгы турында безгә иң элек шушы шигырьләр сөйләде.

Дәфтәрләргә теркәлгән шигырьләрнең байтагы яшерен оешма ачылып, шагыйрь төрмәгә ябылганнан соң- 1943 нче елның августыннан соң иҗат ителгән:

Мин беләм: бик татлы

да яшәү тойгысы!

Тик инде мин үләм,

Бу җырым – соңгысы…

Әмма шагыйрь ялгыша. “Соңгы җыр” төрмәдә язылган шигырьләрнең иң соңгысы булмый. Кыйналу-газаплану да, үлем карары игълан ителү дә аның рухын богаулый алмыйлар. Ул көчле рухы, мәгърур поэзиясе белән төрмәдә дә азат кеше булып кала. Мөмкинлек тууга, төрле кәгазь кисәкләреннән дәфтәрләр ясап, шунда үзенең ярсу хисләрен, фашистларны гаепләү акты булып яңгыраган фикерләрен терки.

-2-

3 укучы:

1942 нче елның 12 нче гыйнварында тормыш иптәше Әминәгә җибәргән хатында Муса Җәлил яшәүнең мәгънәсе турында болай дип язган:

“…Дөньяда шулай итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын, яшәүнең бөтен макксаты шунда түгелмени?! Без үлемнән курыкмыйбыз, дип әйтәбез икән, бу без яшәргә теләмибез, безгә һәммәсе барыбер дигән сүз түгел әле. Һич алай түгел. Без тормышны бик яратабыз, яшәргә телибез һәм шуңа күрә дә үлемгә җирәнеп карыйбыз. Әгәр дә синең үлемең кирәк икән һәм Ватан өчен үзең теләп кабул иткән бу данлы үлем картлык көннәренә кадәр булган утыз-кырык еллык тыныч хезмәттә үткән гомереңне каплый ала икән, мин иртә һәлак булдым, дип, һичбер сәбәп юк…”

Бу сүзләр Җәлилнең тормыш фәлсәфәсе, аның сугышта һәм тоткынлыкта көрәшкәндә үзен кыю солдат- шагыйрь итеп тотуының нигезе.

Ватанга мәхәббәт һәм сөйгәненә мәхәббәт аның йөрәгендә бергә яши:

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

Муса инде үлгән, — дисәләр,

Син, ышынма, бәгърем! Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.

(“Ышанма”)

Моабит төрмәсендә бер камерада утырган Тиммерманс Муса Җәлилнең тормыш иптәшен һәм баласын сагынып еш искә алуы турында сөйли. Фронттан язган хатларында да, Моабит шигырьләрендә дә Җәлил нечкә күңелле ата буларак күз алдына килә: “Менә үлемгә хөкем ителгән әсир. Ул үз бурычын үтәгән. Күз яшьләре дә кипкән. Аның хәзер бөтен кайгысы – баласында”.

Төрмә тып-тын, моңсу караш белән

Күктән карый тулган ай гына.

Ә ул мескен, балам- йөрәк парәм

Ятим үсә, диеп кайгыра.

(“Мәхкүм”)

Чыннан да, Муса Җәлилнең тормыш юлы фашистларның “таш капчыгы”нда фаҗигале финал белән тәмамланса да, шигъри язмышы бәхетле булды. Үлем аша Җәлил үлемсезлеккә атлады. Халкыбыз күңелендә ул легендар каһарман, үзенчәлекле шигъри дөнья ачкан мәңге тере шагыйрь булып калды. Аның үлеме һәрвакытта да җыр булып яңгыраячак.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

(“Җырларым”)

Әйе, тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган мәңге онытылмаслык исемнәр бар. Вакытлар, еллар, гасырлар үтә белән дә ул исемнәр онытылмый. Онытылмый гына түгел, асыл таштай балкып тора, кешелекне алга, яктылыкка өнди. Халкыбыз шул изге исемнәрне үзенә

-3-

байрак итеп күтәрә. Патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил дә әнә шундыйлардан. Аның исеме дә, эше дә, тормышы да үлемсез. Үзенең “Дуска” дигән шигырендә ул болай ди:

Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең

Эзсез сүнә диеп уйлама!

Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,

Шулай үлсәң иде дөньяда.

4 укучы:

Шушы юлларны уку белән безнең күз алдыбызга сөекле шагыйребез Муса Җәлилнең фашист палачларына каршы куркусыз көрәше, үлемне җиңеп, бөтен халкыбыз йөрәгенә мәңгелеккә урнашкан образы килеп баса. Герой- шагыйрь Муса Җәлил үлемсез иҗатында патриотизм хисләрен бөтен дөньяны таң калдырырлык итеп гәүдәләндерде.

Муса Җәлил исеме- үлемсез! Ул аның исеменә багышланган дистәләрчә җырларда, шигырьләрдә, гыйльми хезмәтләрдә, поэмаларда, драмаларда һәм киңрәк полотналы әсәрләрдә яши.

Сәйфи Кудашның “Мәңгелек җыр” шигырендә түбәндәге юллар бар:

Әйтче, Муса, шундый батырлыкны

Кай җиреңдә саклап йөрттең?

Кемнән алдың мондый горурлыкны,

Нинди ялкыннарда чыныктың?

Муса Җәлил- Моабит төрмәсенең “таш капчыгы”ннан киң дөньяга чыккан, кайнар йөрәге белән бозны эреткән, үлемне җиңгән шагыйрь. Фашист палачлар никадәр җәзаласалар да, аның рухи ныклыгын, илгә тугърылыгын, җиңүгә булган корыч ихтыяр көчен сындыра алмадылар.

Шундый һәйкәлләр бар… Ил сукмагы алардан өзелми. Шундый һәйкәлләрдән В. Цигаль тарафыннан эшләнгән Муса Җәлил һәйкәлен санарга мөмкин. Республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә Кремль каршында горур Муса басып тора, гүя ул богауланган хәлдә дә кешеләргә үз йөрәгенең ялкынын өләшә, туңарга дучар булган йөрәкләрне җылыта, миллионнарның йөрәгенә ут кабыза. Аның батыр йөрәгенең тибешен, үлемне җиңгән хисләренең кайнарлыгын һәркем тоеп тора. Һәм ул кайнар сулыш сүрелмичә буыннардан-буыннарга дәвам итәр, чөнки

Эш күрсәткән ирне ил онытмас,

Каберенә эзне суытмас.

Они с детьми погнали матерей

И яму рыть заставили, а сами

Они стояли, кучка дикарей,

И хриплыми смеялись голосами.

У края бездны выстроили в ряд

Бессильных женщин, худеньких ребят.

Пришел хмельной майор и медными глазами

Окинул обреченных..Мутный дождь

Гудел в листве соседних рощ

И на полях, одетых мглою,

И тучи опустились над землею,

Друг друга с бешенством гоня…

Нет, этого я не забуду дня,

Я не забуду никогда, вовеки!

Я видел, плакали,как дети,реки,

И в ярости рыдала мать-земля.

Своими видел я глазами,

Как солнце скорбное,омытое

слезами,

Сквозь тучу вышло на поля,

В последний раз детей поцеловало,

В последний раз…

Шумел осенний лес.

Казалось, что сейчас

Он обезумел.

Гневно бушевала

Его листва. Сгущалась мгла вокруг.

Я слышал: мощный дуб свалился вдруг,

Он падал, издавая вздох тяжелый.

Детей внезапно охватил испуг,—

Прижались к матерям, цепляясь за подолы.

И выстрела раздался резкий звук,

Прервав проклятье,

Что вырвалось у женщины одной.

Ребенок, мальчуган больной,

Головку спрятал в складках платья

Еще не старой женщины. Она

Смотрела, ужаса полна.

Как не лишиться ей рассудка!

Все понял, понял все малютка.

— Спрячь, мамочка, меня! Не надо умирать! —

Он плачет и, как лист, сдержать не может дрожи.

Дитя, что ей всего дороже,

Нагнувшись, подняла двумя руками мать,

Прижала к сердцу, против дула прямо…

— Я, мама, жить хочу. Не надо, мама!

Пусти меня, пусти! Чего ты ждешь? —

И хочет вырваться из рук ребенок,

И страшен плач, и голос тонок,

И в сердце он вонзается, как нож.

— Не бойся, мальчик мой. Сейчас вздохнешь ты

вольно.

Закрой глаза, но голову не прячь,

Чтобы тебя живым не закопал палач.

Терпи, сынок, терпи. Сейчас не будет больно.—

И он закрыл глаза. И заалела кровь,

По шее лентой красной извиваясь.

Две жизни наземь падают, сливаясь,

Две жизни и одна любовь!

Гром грянул. Ветер свистнул в тучах.

Заплакала земля в тоске глухой,

О, сколько слез, горячих и горючих!

Земля моя, скажи мне, что с тобой?

Ты часто горе видела людское,

Ты миллионы лет цвела для нас,

Но испытала ль ты хотя бы раз

Такой позор и варварство такое?

Страна моя, враги тебе грозят,

Но выше подними великой правды знамя,

Омой его земли кровавыми слезами,

И пусть его лучи пронзят,

Пусть уничтожат беспощадно

Тех варваров, тех дикарей,

Что кровь детей глотают жадно,

Кровь наших матерей…

                
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф
идарәсе

Муниципаль
бюджет гомуми белем бирү учре
ждениесе “Новый поселогы урта гомуми
белем бирү мәктәбе”

Муса Җәлил исемендәге  республикакүләм
фәнни-гамәли конференциясе

        
“Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә”

темасына сочинение

Башкарды:
Новый поселогы урта мәктәбе

 5
сыйныфы укучысы

Гыйльфанов
Булат

Рафик улы

Җитәкчесе:
Iнче кв. категорияле

татар
теле һәм әдәбият укытучысы

Шириева
Әлфия Әләм кызы

                                              
  Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә.

                                                            
 Батыр үлә,үлмәс ат алып,

                                                            
 Батырлыклар белән макталып,

                                                             
Исемең калсын, үзең үлсәң дә,

                                                            
 Тарихларда укып ятларлык…

       Муса Җәлил исемен ишетүгә,
тәүге булып уйга батырлык сүзе килә.Ялкынлы шигырьләр авторы, ватаныбыз
азатлыгы өчен көрәшкән кыю солдат ул.Патриот шагыйрь фашист тоткынлыгына эләгеп
тә рухи ныклыгын югалтмый, курку белмичә дошманга каршы көрәш алып бара.

        Бөек Ватан сугышы
башлангач,Муса Җәлил ,беренчеләрдән булып,сугышка китә. Ләкин 1942елның июнендә
шагыйрь Волхов фронтында каты сугышлар вакытында яралы хәлендә дошман капканына
эләгә.

       Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне
туктатмый. Яшерен оешмага       керә,ипәшләренең рухын күтәрә, аларны да
көрәшкә өнди. Муса Җәлил әсирләр белән лагерьдан качып , партизаннарга барып
кушылырга ниятли.Әмма бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр
итә.Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Мобиат төрмәсенә ябалар.

     1944 елның февралендә
фашистлар Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен  үлем җәзасына хөкем
итәләр.Егерме бишенче августа Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере
өзелә.

    Төрмәдә дә, җәзаны көткән
чакта, шагыйрь фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр иҗат итә һәм
аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә язып бара.Җәлилнең әсирлектә язылган
шигырьләре бөтен  дөньга “Мобиат дәфтәре” дип танылды.

    Бу дәфтәрне  Габбас Шәрипов һәм
Бельгия партизаны Андре Тиммерманс илебезгә кайтарып ташладылар.

    Муса Җәлилнең исемен халкыбыз
мәңгеләштерде. Казандагы  Татар дәүләт опера һәм  балет театры Муса Җәлил
исемен йөртә. Шагыйрьгә Казанда һәйкәл куелды.

    Шагыйрьнең һәм аның
иптәшләренең батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге  яшәр, чөнки тарихыбызны,илебез
азатлыгы өчен көрәшкән батырларыбызны  онытырга  хакыбыз юк. Дәхшәтле сугыш
еллары турында хатирәләрне, истәлекләрне киләчәк буыннар да белергә тиеш.

Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

Татар Шураны урта гомуми белем бирү мәктәбе

Хәсән Туфан иҗатында Муса Җәлил образы

Башкарды: Мөслим районы Тат.Шуран урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Софина Евгения Миркурьевна

Җитәкче:  Шаева Венера Мнахировна

Мөслим, 2011

Кереш

      Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйларның берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, фидакарьлелек кебек сүзләр тора.   Ул чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә дә лаек кеше.

Иң элек кыскача гына Муса Җәлил тормыш юлына тукталыйк. Муса Җәлил Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Муса Ырынбурда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр язып карый. Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 нче елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый. Ул 1931 нче елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 нчы елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. Ләкин 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара.

Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Беренче дәфтәренә Муса Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлгән һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыять язылган: «Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр».

Хезмәтнең максаты – әдәбиятта Муса Җәлил һәм җәлилчеләр образларының әдәбиятта чагылу.

        Әлеге максатка ирешү юлында түбәндәге бурычларны чишәргә кирәк дип табылды:

  1. Х.Туфан шигырьләрендә М.Җәлил образы чагылышы;
  2. Туфан һәм Җәлилнең уртак язмышларының бирелеше.

Безнең тикшеренү объекты итеп шигърияттә Муса Җәлил образы алынды. Аерым алганда,  Хәсән Туфан иҗатында аның чагылышы.

Эшне  язу барышында теоретик нигез итеп Р.Р.Сабировның “Шигырьләрдә минем йөрәгем” , Т.Галлиуллинның “Шагыйрьләр һәм шигырьләр” , “Татар әдәбияты тарихы” (5 том)  җыентыклары алынды.

    Эшебез кереш , төп һәм йомгаклау өлешләреннән тора.

1 бүлек

    Хәсән Туфанның М.Җәлил  һәм җәлилчеләр истәлегенә, аларның батырлыгына багышлап язылган шигырьләре  бар. Җәлил циклы дип атап булырлык әлеге әсәрләрдә Туфан герой-шагыйрьнең образын тудыру белән чикләнми, шуңа бәйле рәвештә мөһим фәлсәфи, сәяси-иҗтимагый, этик мәсьәләләрне күтәрә. Шуңа күрә аларда сугыш кебек афәтне китереп чыгаручыларның вәхшилеген фаш итү максаты гына куелмый, ә гомумирәк, масштаблырак проблемалар күтәрелә.

Муса образы Туфан иҗатының очраклы гына керми. Беренчедән, ике шагыйрь дә сугышка кадәр дустанә яшәгәннәр. Икенчедән, Туфанга Җәлил язмышы якын, икесе дә – мәхбүс, фаҗигаләре дә уртак. Туфан, тоткынлык шартларында яшәгән кеше буларак, иптәше кичергән газапларны ачыграк итеп күз алдына китерә ала. Моның үрнәк мисалы булып “Моабитны күрдем төшемдә” (1947) шигыре тора. Әсәрнең төп сюжет линиясе лирик “мин” күргән төштә бирелә. Әмма бу авторның үз фаҗигасен, үз фикерен әйтү өчен пәрдә генә.  Асылда, төштә күрелгән нәрсәләр бар да өндә һәм лирик герой ( ягъни тоткынлыктагы Хәсән Туфан) төрмә тормышын үз күзләре белән күреп белә. Дөрес, үз фикерен яшерү өчен мондый тормышның бары төштә генә булып калуына теләк белдерә:

Моабитны күрдем төшемдә мин,

Фашистларны күрдем төшемдә.

Күрмәсәңче, дөнья, беркайчан да,

Күрмәсәңче моны

Өнеңдә.

          Автор әлеге юлларны дөньяга риторик эндәш, фаҗигале мөрәҗәгать рәвешендә ике тапкыр кабатлый. Шуның белән ул укучыны искәртә күк: юк, болар бар да төштә генә түгел, ә өндә; фашитсныкына тиң явызлык белән совет иле инде күптән очрашкан. Шагыйрь хыялларында  бирелгән  төрмәне бөтен детальләре белән күз алдына бастырып, җир йөзендәге  явызлыларның азатлыкны, ирекне буу юлына басуына фаш итүгә  алына. Тимер пәрәвәзле  тәрәзәләр, кат-кат йозаклы ишекләр, урта гасыр  инквизициясе допросларын яңарту, керсез җанына исерек кулын тыгып, адәм баласының иң саф “алмаз”ын – тормышка мәхәббәтен үтерергә омтылу – фашизмның кешелек дөньясын бетерүгә керткән өлеше ул. Лирик герой тупас сүзләрдән дә курыкмый: мифик, дини образларны кулланып, вәхшиләрнее “үрмәкүч”, “мародер” дип атый.

    Туфанның явызлыкка нәфрәт белдереп, яшәүгә дан җырлаган, җир йөзендә үз үлемеңнән соң да исемеңне калдыру мәсьәләсен күтәргән  әсәрләреннән берсе  – “ Чәчәк сибелә җирдә” (1947) шигыре дә Җәлилгә багышланган иҗат бәйләменә кертәбез. Шигырьдә  Мусаны һәлак итү күренеше тасвирлана. Аны атарга алып баралар. Ике кулын артка куеп, тыныч кына,эштән кайткан кебек кенә үлемнән курыкмыйча  атлый ул. Күңелендә – “табигатькә- тере мәңгелеккә  азаккы кат өзелеп соклану”, соңгы тапкыр якты дөнья белән саубулашу.  Үтерүчеләрнең максаты бер генә – кешене яшерен юк итү. Әмма моның белән табигать килешми. Бөтен әйләнә-тирә бу җинаятькә үз мөнәсәбәтен күрсәтә, шул ук вакытта тоткынга теләктәшлек тә белдерә. Моңсу ай аның соңгы юлын яктырта, үксеп искән җил юлына чәчәкләр сибә, урман да “үтерә бит кешене” дигәндәй үкереп куя, бәхилләшергә офыктан кояш килеп чыга. Табигать сурәтләре фаҗигане куерта, алар автор мөнәсәбәтен чагылдыра, аныд кичереш дәрәҗәсен бирүгә буйсындыра. Юк, кешенең үлеме яшерен кала алчый, җинаятьненең мәңгелек шаһитлары кала.

Баш иеп уза имән картка,

Сеңелләр күк сылу каенга.

Горизонтлар кояш килеп чыга

Бәхилләшеп, күреп калырга.

Хикәяләүче роленә кереп, автор кешене  дә табигатьнең аерылмас кисәге дип саный. Аның идеясе ачык: әгәр дә кеше дөньяда вакытта изгелек кылган икән, аның эш-гамәлләре эзсез югалмый: “җир барыбер аның төсе итеп алып кала соңгы эзләрен”.

        Мусаның яраткан хатыны Әминә Җәлилова да Туфан игътибарынна читтә калмый. “Иртәләр җитте исә” (1945) шигырен Хәсән Туфан төрмәдә чакта яза, бу вакытта исә хатыны Луизаның гомере, төннәре һәм иртәләре өмет, хәсрәт эчендә уза. Аларга да очрашу насыйп булмый.

   “Шигъри пөхтәлекнең, композицион җыйнаклыкның үрнәге – “Иртәләр җитте исә” әсәренең игътибар үзәгендә ике төс – ике капма-каршы көч арасында тартыш бара. Шатлык, мәхәббәт, бәхет символы ак төстә үлем, сүнү, өметсезлек, алдану тоткасы – кара төс каршы чыга. Шагыйрь ихластан үзенең каһарманнарына бәхетле очрашу, кавышу теләсә дә, тормышның аерым шәхес теләгенә буйсынмый торган үз кануннары барлыгын онытмый. Сагынып көтелгән  сөекле кеше илен, халкын яклап һәлак булганмы, әллә тоткынлыкта утырамы – монысы билгесез. Бу хакта хәбәре дә булмаган ханым очрашу өмете белән яши, күлмәгенең карасын кими, әлегә аклысын кия. Аклысын кию – көтү, ышаныч катыш сагыш, рухи пакьлек, сөйгәненә тугрылык билгесе дә: “аклысын кия ярың, карсын кими әле”…

    Шигырьнең төгәл адресаты билгеле – реаль шәхес ( Әминә Җәлилгә дигән багышлау моңа дәлил).  Автор – хикәяләүче дөресен әйтә алмавына борчыла, сөеклеләрнең өметен саклау теләге хиснең дәрәҗәсен тагын да көчәйтә:

Иртәләр җитте исә,

Уян да, терел дә син,

Кайт әле өеңә син, —

Күр, гомере ничек кичә,

Иртәләр җитте исә.

     Лирик герой алдагы көнгә очрашу өмете , шатлыгы белән янып яши. Әлеге ышаныч аның йөрәген җылыта, яшәвенә ямь өсти .  Шигырьнең башы белән ахыры берләшеп, яңа эчтәлек туа: өметләр чынбарлык белән туры килми.

Йомгак.

    Туфан М.Җәлил һәм аның иптәшләренә багышланган шигъри бәйләмен соңрак чор иҗатында ида дәвам итә. “Россияннәр”, “Без уникеү идек”, “ Без Җәлилгә бардык” (1956) кебек шигырьләрендә Туфан җәлилчеләр батырлыгының очраклы булмаганлыгын, татар халкының күпчелек уллары шундый батырлыкка сәләтле икәнлекләрен ассызыклый.  

Җәлилгә һәм аның хатынына багышланган шигырьләрендә ул шәфкатьлелекне, миһербанлыкны байрак итеп күтәреп, гомумән, иҗтимагый явызлыкка, кара көчләргә каршы чыга, тирән бер хис белән тормышка, аның шатлык-кайгыларына, мәхәббәт-нәфрәтләренә яңача карарга, кешене, яшәеше яратырга йөрәтә.

2 бүлек

  Сибгат Хәким иҗатында да герой-шагыйрь искә алына.  Аның “Торыгыз, Мусалар!” циклын атап китәргә була.Җәлилчеләр белән чиксез горурлану, туган илгә мәхәббәт, дошманга нәфрәт хисләре ята. “Татарлар елмаеп үлделәр” шигырен карап китик.    

   Күңелнең киеренке кылларыннан сызылып чыккан нотада башланып китә бу шигырь. Тау башларына сарылып җил елый. Ул илгә фаҗига хәбәр итә – Җәлил һәм аның көрәштәшләренең җәзаланып үтерелү хәбәрен китергән. Бу вакыйганы шагыйрь  өч сторага сыйдыра алган:

Өемнең янымда  җил елый, —

Бик ерак юл узган ул, беләм.

Мусалар турында хәбәр бар:

“Татарлар елмаеп үлделәр”.

Композицион кабатлау алымы шигырьнең төп мәгънәви идеясен, юнәлешен ассызыкларга мөмкинлек бирә. Хисләрнең көчле ташкыны, үзәк өзгеч моң шигырь  ахырында горур интонация белән алмашына, традицион җил образы яңа эчтәлек белән тулылана:

Җил илләр буенча китәр дә

Таулардан тауларга үрмәләр;

Тыңлагыз, тыңлагыз, дияр ул:

“Татарлар елмаеп үлделәр”.

    “Төштә нәрсә күргәнлеген беләм”.. шигыре башка шигырьләрдән психологик  нечкәлеге һәм эчкерсез яңгырашы белән аерылып тора. Җәлил җәза алдыннан, соңгы төндә төшендә ниләр күргән? Һишчиксез, Оренбург далалары куенында утырган туган авылын, ак оннан пешерелгән кайнар кабартмалар белән тулы өстәлне, әнкәсенең чәчәкле күлмәген, кулларын; кыскасы, туан ил дигән гомумирәк сүз үз эченә алган бик күп нәрсәләр исенә төшә, хыялында гәүдәләнә. Балачакның матур зәңгәр күге коллыкның котылгысыз чынбарлыгы белән контратса туа.

“Эзлиләр Европа буйлап” поэмасының сугыш һәм иминлек, вакыт һәм ара , мәңгелек һәм мизгел кебек төшенчәләрне, яшәүнең мәгънәсе турында фәлсәфи-әхлакый уйлануларны бәйләп алып баручы көче – шагыйрь шәхесе, хәтер, кешелек киләчәге турында уйланулар. Шагыйрь М.Җәлил батырлыгының нигезләре, чыганаклары турында уйлана, аны Фучик һәм башка халкыкларның олы уллары белән янәшә куя.  Татарлар туып үскән  җирләреннән , илләреннән читтә, күрмәгән — белмәгән Европаның үзәгендә һәлак булырга тиешләр. Аларның , бәлки, судтан, үзләренә  карата рәхимлерәк булуны сорарга да хаклары бардыр әле.

Уза французлар, поляклар…

Татарлар мыскыллау күк

Ишетелә, бөек халыклар

Эшенә кысылганнар күк.

Юк, тоткын татарлар үзләренә мәрхәмәт, ниндидер искәрмә сорамый, алар масштаблы фикерли, дөнья азатлыгы өчен тамы каны аккнчы көрәшергә ант итә.

  С.Хәким Җәлилнең яшьлек елларын кырыс, кискен буяулар белән иңләп үтеп, хыял канатында янәдән суд залына әйләнеп кайта. Илнең төрлет  почмакларыннан сугыш җыйган унбер батыр суд залында утыра. Ләкин гаҗәеп, булмаган хәл: алар елмаеп утырала. Судья аптырашта кала: “Билгесез нинди рух бу халыкта?” Суд залына нур ерактан, илнең түреннән, Урал һәм Үзбәкстаннан, Казахсатннан, Мусаның берөзлексез төшенә кереп, сагындырып йөдәткән Казаннан агыла.

      Бу поэма нигезендә шагыйрьнең шәхси кабул итүе, күзаллавы аша тасвирланган М.Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы турында уйланулар ята.

    “25 август”, “Әминә Җәлилованың Плетцензееда булаганнан соң әйткән сүзләре”, “Берлин, Муса”… , “Елама, Әминә” шигырьләре “Эзлиләр Европа буйлап” поэмасын тулыландырып, ачыклап киләләр. Һәркайсының  үзәгендә конкрет фабулалы сюжет, һәр детале Муса Җәлил характерының, сынынң, сугышкача тормышының билгеле бер чорын күңелгә уеп куя.

Берлин. Муса. Туган көне, бәйрәм.

Ул битараф, йөздә сралык.

Күз кабыгы искә төшереп тора:

Әллә кайда бар күк сабыйлык.

Ул битараф, салкын. Сагыш баскан

Шешенкерәк шул күз кабагы

Хәтерләтә читтә елап арган,

Үксеп торган яти баланы.

(“Берлин, Муса”…)

Шагыйрь , каләмдәшләренең рәсеменә карп, сугыш алды елларын, Мусаның портертын реалистик детальләр аша күз алдына китерә. Чагыштырулары нык, ышанычлы, күзәтүләре герой-шагыйрь  образының яңа үзенчәлекләрен ачуга ярдәм итә.

С.Хәкимнең гуманистик поэзиясе тынычлык һәм тормыш өчен көрәшә. Ул – чын мәгънәсендә сугышчан һәм халыкчан шигърият.

Кулланылган әдәбият исемлеге.

  1. Галиуллин Т. Шагыйрьләр һәм шигырьләр. – Казан: Тат.кит.нәшер., 1985.- 208 б.
  2.  Җәлил М. Әсәрләр. – Казан: Мәгариф,2004. – 271 б.
  3. Җәлил М. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. – Казан? ТР “Хәтер” нәшритяы (ТаРИХ), 2004.- 575 б.
  4. Сабиров Р.Р. Шигырьләрдә – минем йөрәгем.- Казан: РИЦ “Школа”, 2006.-188 б.
  5. Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. Т.5. – Казан: Тат.кит.нәшер., 1989,- 544б.
  6. Туфан Х. Шигырьләре Поэма, лирика. – 1 кис.- Казан: Яңалиф, 1929.- 38б.
  7. Туфан Х. Сайланма әсәрләр: 2 томда. Т.1. / Х.Туфан.- Казан: Тат.кит.нәшер., 1975.- 366б.

Муса Җәлил – патриот шагыйрь.

Тукай муниципаль районы гомуми белем учреждениесе “Шилнәбаш урта (тулы) гомуми белем мәктәбе”

Муса Җәлил – патриот шагыйрь.

Эшне башкарды:

Дәүләтова Айсылу Хәлил кызы, Тукай муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе ”Шилнәбаш урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбе”

2015 ел.

Эчтәлек.

  1. Кереш.

  2. Төп өлеш.

А) Шагыйрьнең эшчәнлеге.

Ә) “Тупчы анты” җыентыгы.

Б) “Моабит дәфтәрләре” җыентыгы.

В) Гомере дә аның моңлы бер җыр иде… .

  1. Йомгаклау.

  2. Кулланылган әдәбият.

Кереш.

1941 елның 22 июнь таңында цивилизация үзенең үсеш юлында өр-яңа чорга килеп керә – глобаль идеология, гаделлек һәм вәхшилек, яктылык һәм караңгылык, изгелек һәм золым көчләренең тиңе булмаган аяусыз бәрелеше башлана. Радиоалгычтан ишетелгән, газета битләреннән укылган хәбәрнең илләр тормышын, миллионлаган кешеләр язмышын шулай кинәт һәм кискен үзгәртеп җибәрүе очрагытарихта тагын бар микән? Моңа кадәр төрле уй-хыяллар, өметләр белән яшәгән кешеләр, мәңгелек коллык куркынычы алдында берләшеп, Ватан азатлыгы өчен көрәшкә бар көчләрен туплыйлар. Башкача мөмкин дә булмый, чөнки бу сугышта: алгы сызыкта һәм тылда, блиндажда һәм хәрби завод цехында, Сталинград оборонасында һәм фронт өчен меңләгән посылка җыйган татар авылларында, кешеләрнең фикерләрендә, эш- гамәлләрендә дөньяның киләчәге нинди булуы хәл ителә.

Шушы авыр чорда татар поэзиясенең авазы илебез чикләрен үтеп чыкты,бөтендөнья халыкларыны йөрәгенә барып иреште. Күпләр яу кырында башын салды, ләкин аларның җырлары авырлыкларны җиңеп чыкты. Дүрт елга якын вакыт эчендә шигырьләр халык арасында лаеклы рәвештә моңарчы күрелмәгән популярлыкка ирешә.

Ил өстенә ябырылган афәт әдәбиятның абруен күтәрә, аңа мәгълүм күләмдә иҗат иреге дә алып килә. Шигърият үгет-нәсыйхәткә маһирлыгы, өлгерлеге, җитезлеге, укучы йөрәгенә тизрәк барып җитүе, дәртле рухы, ялкыны белән янәдән әдәбиятның алгы сафына чыга.

Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Әмма алар арасында азатлык көрәшенең ялкынлы җырчылары, шул көрәштә батырларча һәлак булган легендар геройлар – инглиз шагыйре Джордж Байрон, венгр шагыйре Шандор Петефи, испан шагыйре Гарсиа Лорка, болгар шагыйре Никола Вапсаров, чех язучысы, публицист Юлиус Фучик һәм татар шагыйре Муса Җәлил исемнәре бар.

Фәнни эшемнең темасын: “Муса Җәлил — потриот шрагыйь” дип атадым.

Тематика һәм проблематика буенча да, сәнгатьлелек ягын­нан да М.Җәлил шигърияте күптармаклы һәм бай. Язучы аерым бер тема яки тормыш материалы, бер характер­дагы геройлар белән генә эш йөртми. Монда аның иҗат прин­циплары торган саен ачыклана.

Эш барышында мин үземә шундый максатлар куйдым: М. Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, аның турындагы язмаларны эзләү. Һәм шундый нәтиҗәләргә килдем: М. Җәлил − татар әдәбиятында әйдәп баручы шагыйрь. Ул татар шигърияте түрендә иң якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык − безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Ул үзенең тамашачысын тапты. Муса Җәлилнең исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә. Республикабызның күп шәһәр һәм авылларында аның исемендәге урам бар. Муса Җәлилгә Казанда һәйкәл куелды. “ Җәлил” операсы театр сәхнәсеннән төшми. Мусага багышлап язучылар, шагыйрьләр – романнар, поэмалар; композиторлар – җырлар; рәссамнар картиналар иҗат итәләр.

Муса Җәлилнең тиңдәшсез геройлыгы хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде. СССР Верховный Советы Президиумының 1956нче ел 2 февраль Указы белән Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

1957нче елда Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” Ленин премиясе белән бүләкләнде.

Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды. Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да.

Төп өлеш.

Шагыйрьнең эшчәнлеге.

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, тугрылык, ватанпәрвәрлек кебек сүзләр тора. Минем фикеремчә, Муса Җәлил, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә дә лаек кеше.

Шагыйрь дигән бөек исемне һәрбер шигырь язган кешегә дә бирмиләр. Минемчә, бу горур исемне зур көч, сабырлык, тырышлык һәм әлбәттә инде, Туган илеңә чиксез мәхәббәт белән генә яулап алып буладыр дип уйлыйм. Әдипнең иҗатын кат-кат укыйм. Әсәрләрен йөрәгем аша уздырам. Аның әсәрләре мине дулкынландыра да, елата да, шатландыра, куандыра да һәм бер сүз белән әйткәндә, күңелемне актарып ташлый.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңрар җыр булып,-

дип язган Туган илен яратучы шагыйрь. Советлар Союзы Герое, Ленин бүләге лаурияты М.Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы татар әдәбиятында иң югары биеклекләрнең берсе, халкыбыз горурлыгы булып тора.

Бөек Ватан сугышы башлану белән Җәлил фронтка җибәрүләрен сорап гариза яза. Тиздән аны хәрби- политик курсларга укырга җибәрәләр. Минзәләдә урнашкан әлеге курсларны тәмамлагач, ул өлкән политрук дәрәҗәсендә Волхов фронтына җибәрелә. “Отвага” газетасының журналисты буларак, Муса Җәлил фронтның алгы сызыгында еш була.

Әсирлектә лагерьдан лагерьга куылып йөртелү, ачлы туклы яшәү, кыйналу, рухи кимсетелү шартларында да шагыйрь рухын сындырмый саклап кала, тоткыннарда кешелек сыйфатларын, яшәүгә, җиңүгә, азатлыкка ышаныч тойгыларын югалтмаска булыша.

Ышанычлы иптәшләреннән яшерен оешма төзи. Патриотлар махсус “артистлар” труппасы оештыралар, концертлар куялар. Яшерен рәвештә листовкалар тараталар, җыр, шигырь белән әсирләрнең патриотик хисләрен уяталар, күңелләрендә иреккә омтылш чаткылары кабызалар, яшерен көрәшкә өндиләр, фашизмга каршы нәфрәт тойгыларын көчәйтәләр.

“Тупчы анты” җыентыгы

Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чоры иҗаты икегә бүлеп өйрәнелә. Берсе – сугыш башланганнан алып 1942 елның июненә кадәр, ягъни дошмага әсир төшкәнче язган шигырьләре, икенчесе – фашизм тоткынлыгында иҗат ителгән атаклы “Моабит дәфтәрләре”. Әдипнең фронт лирикасы тупланган шигырьләре 1943 елны Казанда “Тупчы анты” исеме белән басылып чыга. Әлеге җыентыкка кергән шигырьләр публицистик, көрәшкә өндәүрухындаязылулары, халык нәфрәтен чагылдырулары белән үзенчәлекле. Шагыйрь бөтен көчне җиңү өчен тупларга өнди. “Әйдә җырым” шигырендә дошманга каршы изге сугышка күтәрелгән шагыйрь образы алга килеп баса. Әдип җырның рухи көченә тирән ышаныч белән “Фашистларга каршы пуля һәм җыр бил каешымда бергә саклана”,- ди. Шигырь фашизмга тирән нәфрәтне, лирик геройның халык өчен үлемгә дә әзер икәнен, ялкынлы дәртен күрсәтү белән тәмамлана. “Хуш, акыллым” шигырендә шагыйрь үзенең хисләрен тагын да тирәнрәк чагылдыра. Шул ук вакытта, сөйгәненә булган мәхәббәт хисе туган илен ярату тойгысына үсеп әверелеп, кеше өчен иң газиз булган бу ике төшенчәнең берлегенә ирешә.

Татлы булыр йокы…

Тормышымны

Батырларча бирсәм ил өчен,

Тормыш дустым – синең йөрәгеңдә

Дәвам итсә йөрәк тибешем.

Муса Җәлилнең бу чорда язылган “Тупчы анты”, “Чулпанга”, “Күпер”, “Каска” шигырьләрен үзәк тема, үзәк мотив берләштерә: лирик геройның Ватанын сакларга анты, фашизмга каршы көрәшкә чакыру, җиңүгә тирән ышаныч, сугышка ачу-нәфрәт хисе.

Тынычлыкны саклап, корыч тубым,

Чикне сүзсез озак күзәттең.

Вакыт җитте, сиңа сүз бирелде,

Әйт нәфрәтен бөек йөрәкнең.

“Моабит дәфтәрләре” җыентыгы

Фашистларның үлем лагере. Сорау алу һәм җәзалалар. Шомлы үлем шәүләсе. Ләкин Җәлилнең рухы сынмый, ул көрәшне туктамый. Шигырьләр яза. Иптәшләренең рухын күтәрә, аларны көрәшкә өнди. Гитлерчылар әсәрләрне туган илләренә каршы сугышларга димлиләр һәм ирекле легионнар төзү белән шөгыльләнәләр. Ләкин аларның өметләре акланмый. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре, легионерлар арасында аңлату эшләре алып барып, немецларның коткасын фаш итә.

Муса Җәлил һәм аның иптәшләре гитлерчыларга каршы кораллы восстание әзерлиләр. Ләкин араларына үтеп кергән бер хыянәтче аларның бу планнарын фашистларга ача. Мусаны һәм аның көрәштәшләрен төрмәгә ябалар.Тоткынлыкта язган шигырьләрен Җәлил 2 блокнотка туплый. Бер блокнотын Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле бер тоткын, ә икенчесен моабит төрмәсендә бергә утырган бельгияле Андре Тиммерманс алып чыга.

1944 елның февралендә фашистларның хәрби суды Җәлилне Һәм аның көрәштәшләрен үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә

Муса Җәлилнең фашист тоткынлыгында иҗат иткән шигырьләре әдәбият тарихында “Моабит дәфтәрләре” исеме белән кереп калды. Бу исемне ул үзе куймаган. Байтак шигырьләренең Моабит төрмәсендә иҗат ителүеннән, шунда ук дәфтәрләргә теркәлүләреннән һәм әлеге төрмәдән туган илгә юл алуларыннан чыгып, җыентык шул исем белән атап йөртелә.

Җыентыкка тупланган шигырьләр шагыйрьнең олы йөрәген, рухи ныклыгын, туган иленә бирелгәнлеген, шигырьләренең чын мәгънәсендә үлемсез корал итеп күтәргәнен раслаучы маяклар булып торалар.

Шигырьләрдән калкып чыккан шагыйрь образы гаҗәеп зур гомумиләштерү көченә ия. “Кичер илем”, “Ирек” кебек әсәрләрендә туган илгә мәхәббәт, ирекнең кадере авыр коллык газаплары белән чагыштырыла.

Мин кол монда, йортсыз- ирексез,

Ирексез һәм илсез-мин үксез.

Атам-анам булган булса да,

Булыр иде урным бусага.

“Кошчык ” шигырендә дошман “тирес корты”на әверелдерергә теләп кол иткән, тимерчыбыкка уралган шагыйрь образы алга килеп баса. Әсәрдә кошчык лирик геройның якын дусты, кайгысын уртаклашучы, аның соңгы васиятен туган халкына тапшыручы булып кала. Кошчык – ирек символы.

Соңгы кабат булса, тыңла кошчык,

Соң теләген мәгърур җанымның;

Оч син илгә нәфрәт һәм мәхәббәт

Җыры булып тоткын шагыйрьнең.

Фашистларның ерткычлыгын сурәтләгән вакыйгаларда Җәлилнең тирән нәфрәте, үч алырга чакыруы чагыла. Бигрәк тә “Вәхшәт”, “Бүреләр”, “Кыз үлеме”, “Яшь ана” көчле рухта язылган.

Кешеләр сугыша, кан коя,

Киселә меңнәчә гомерләр.

Төн буе улашып якында

Иснәнеп йөриләр бүреләр.

Бүреләр, аһ… ләкин бүреләр

Бу кадәр үк ерткыч түгелләр.

М. Җәлилнең туган як табигате, аны саклау, кош-кортка һәм хайваннарга мәхәббәт темалары да чор рухы һәм патриотизм белән үрелеп китә. “Бакчачы”, “Имән” һ.б. шигырьләре шуның ачык мисалы.

М. Җәлилнең тоткынлык чоры- иҗатының яңа этабы, ул аерым игътибарны

сорый. “Моабит дәфтәрләре”ндәге шигырьләре әле озак еллар дәвамында баларны патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендә кулланылалар. Бигрәк тә тәрбия өлкәсендә зур проблемалар хөкем сөргән бүгенге дәвердә.

Шагыйрь Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» − сугыш чоры фаҗигасен эченә алган әсәр. Ил һәм шәхес язмышын хәл иткән дәһшәтле чынлыкны, фашистлар китергән фаҗигане автор әкият алымнары аша сурәтләп бирә. Шигырь татар халык әкиятенең матур бер өлгесе булып тора. Ананың кайгы-хәсрәтләре, сөенеч-көенечләре әкият алымнары белән бик тирән мәгънәдә бирелгән. Ана дошманга каршы көрәшкә киткән уллары, аларның билгесез язмышлары өчен борчыла.

Өч баламны очар кош итеп,

Мин очырдым иркен далаг…

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сочинение моя семья 5 класс по русскому языку для мальчиков
  • Сочинение моя семья 5 класс по русскому языку для девочек
  • Сочинение моя семья 5 класс однкнр 20 предложений
  • Сочинение моя семья 4 класс родной язык
  • Сочинение моя семья 1 класс образец посмотреть рассказ