Сочинение муса жэлилнен боек ватан сугышы чоры ижатында туган ил хэм ирек темасы

БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ

ТЕМА: Бөек Ватан сугышы елларында Муса Җәлил иҗаты

Дәресне төзеде: Уфа шәһәре Совет районының 94нче лицееның татар теле укытучысы

Усаинова Әлфия Фидрат кызы

Тема: Бөек Ватан сугышы елларында Муса Җәлил иҗаты

Максат: 1.Муса Җәлилең Бөек Ватан сугышы чорындагы тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.

2.М. Җәлилнең шигырьләренә нигезләнеп сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру.

3. Укучыларда Туган илгә сөю, батырлык һәм патриотизм хисләре тәрбияләү.

План:

1. Шагыйрь һәм сугыш.

2. Әсирлектә.

3. Яшерен оешма эше.

4. Ялган хәбәр.

5. “Моабит дәфтәрләренең” язмышы.

6.М Җәлил – патриот һәм интернационалист.

7. Шагыйрь мәңге безнең күңелләрдә.

1. Оештыру.

— Исәнмесез, укучылар. Бүгенге дәрестә без Муса Җәлинең Бөек Ватан сугышы чорындагы тормышы һәм иҗаты турында сйләшербез. Шагыйрьнең тоткынлык чорында иҗат иткән берничә шигыре белән танышырбыз.

^

1941 ел, 22 июнь. Бөек ватан сугышының беренче көннәреннән үк М. Җәлил фронтка җибәрүләрен сорап, военкоматка килә. 1941 елның 13 июлендә армияга алына. Политработниклар әзерләү курсларында укыганнан соң. М. Җәлил өлкән политрук итеп Волхов фронтына, 2 нче удар армиягә җибәрелә. “Отвага” гәзитендә хәрби кореспондент булып эшли.

Ул батырлыкка, Ватанга тугры булырга өнди, шигырьләре белән солдалар арасында чыгышлар ясый, газеталарда бастыра. Бу чордагы шигырьләре аның “Тупчы анты” дигән җыентыгында дөнья күрә. (”Озату” шигыре – Шафеева Ирина)

Яраткан кызы Чулпан белән тормыш иптәше Әминә ханыма да еш кына хатлар яза. Ул кызына хатлар гына түгел, ә шигырьләр дә багышлый. ( “Чулпанга” – Радмир)

^

Күзләремә әрнеп карадың

Сиздеңмени әткәң йөрәгенең

Синең янда өзелеп калганын

Мин саклармын йөрәк каным белән,

Илемне һәм сезне аппагым!

Шатланырмын күреп һәр таң саен

Үз илемдә Чулпан калыкканын.

(“Чулпанга” шигыреннән)

2. Әсирлектә.

1942 елның 26 июне. Волхов фронты. М.Җәлил каты яраланган хәлдә дошман кулына эләгә. Волхов яраларыннан М. Җәлилнең канлы, 791 тәүлеккә сузылган, әсирлек юлы башлана.

^

Уратылган безнең йортыбыз

Көне буе шунда казынабыз

Әйтерсең лә тирес корты без.

Кояш чыга койма аръягында.

Күрше кырлар нурга коена.

Тик нигәдер аның нуры безгә

Тими үткән төсле тоела.

^

Фашист концлагеренең коточкыч шартлары да шагыйрь рухын сындыра алмый. Ул үзенең поэзиясе белән дә, яшерен оешма аша да дошманның үз оясында аңа каршы көрәш алып бара.

Тоткынлык шартларында да М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре яшәүнең, тормышның кеше рухы бөеклеген башкаларга аңлатырлык көдрәт табалар. Концерт, җыр, музыка, шигърият кебек чаралар ярдәмендә меңләгән әсирләр күңелендә яшәүгә, көрәшкә, азатлыкка өмет чаткысы кабызалар.

Җәлил һәм аның иптәшләре – татар, башкорт, чуваш хәрби әсирләре урнашкан Свинемюнде һәм Крушино лагерьләрендә, Дрезденда, Гамбургта, Польшадагы Познань шәһәрендә хәрби заводларда эшләүче совет әсирләре арасында да үз кешеләре булдырган. Җәлил оешмасының бер төркеме Польшадагы Радом лагерендә актив эш алып барган. Ә бер төркем үз эшчәнлеген Берлинда җәеп җибәрә. Оешманың эше нәтиҗәсез калмый. 1943 елның язында Көнчыгыш фронтка җибәрелгән татар легионының 1нче батальоны фронтка җиткәнче үк баш күтәреп, белорусь партизаннары ягына чыга.

Татар-башкорт әсирләреннән торган беренче батальн үзебезнекеләр ягына чыкканнан соң, фашистлар әсирләр арасында шымчылык эшен тагы да көчәйтәләр.

Яшерен оешмага бик сак эш итәргә туры килә. Шуңа күрә җәлилчеләр 5-6 кешелек группаларга бүленеп эшлиләр. М.Җәлил оешмага әгъзалар кабул иткәндә дә сак булырга тырыша. Оешмага керүчеләр ант итәләр. Аның аерым тексты була.

Дошман өнендә Җәлил җитәкчелегендә оештырылган яшерен оешма һәм җәлилчеләр сафында безнең якташларыбыз, Башкортстан егетләре дә булган. Шулардан Муса Җәлинең подпольедагы якын көрәрәштәше һәм каләмдәше шагыйрь Рәхим Саттр белән Дахау концлагере батыры һәм шагыйрь, Хәйретдин Мөҗәй – иң күренеклеләре.

Рәхим Саттр — Әбдрәхим Сөләйман улы Әбделсаттаров – Башкортстанның чишмә районы, Түбәнге Хаҗәт авылы егете.

Хәйретдин Мөҗәй – шагыйрь һәм прозаик, Бөек Ватан сугышы герое – Мөҗәһетдин Хәйретдин улы Хәйретдинов, Башкортстанның Туймазы районындагы Төрекмән авылында туа.

Шулай итеп, яшерен оешма легионерларының гомум восстаниесен әзерләү турында карар чыгара. Ләкин восстание булмый кала. М. Җәлил һәм аның көрәштәшләренең яшерен эш алып баруын бер хыянәтче (Мәхмүт Җамалетдинов) фашистларга җиткерә. Оешма җитәкчеләрен кулга алалар. 1944 елның 12 февралендә Дрезденда хәрби трибунал аларны үлем җәзасына хөкем итә. Дрезденнан тоткыннарны Моабит төрмәсенә алып киләләр. Монда алар коточкыч җәзалауларга дучар ителәләр.

1944 елның 25нче августында Плетцензее төрмәсендә унбер җлилченгең гомере өзелә.

Менә яшерен оешма членнарының үтерелү тәртибендә бирелгән исемлеге:

^

2. Фоат Сәйфелмөлеков

3. Абдулла Алиш

4. Фуат Булатов

5. Муса Җәлил

6. Гариф Шабаев

7. Әхмәт Симаев

8. Габдулла Батталов

9. Зиннәт Хәсәнов

10. Әхмәт Әтнәшев

^

Соңгы сүз әйтү мөмкинчелеге бирелгәч, М. Җәлил: “Фашизмны җиңү өчен кулдан килгән кадәр эшли алуыбыз өчен без горурбыз, көрәшебезне тагы да дәвам итә алмавыбызга гына үкенәбез”, — ди. ( “Катыйльгә” – Нигматуллин Руслан)

^

М.Җәлил әсирлектә зур оештыру эшчәнлеге алып барган заманда, ул дошманнарга хезмәт итә икән, дигән хәбәр тарала. ( Фильм карау. Кызы Чулпанның сөйләве)

Үзенең тормыш иптәше Әминәгә багышлап язган “Ышанма” шигырендә:

^

Алмаштырган илен”, — дисәләр,

Син ышанма, бәгърем!

Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр, —

дип язып калдыра. “ Ышанма” шигырен татар һәм рус телендә Ильгина белән Лиана сөйлиләр)

Шагыйрьнең сатлыкҗан булмавын раслар өчен конкрет дәлилләр кирәк була. Мондый дәлилне М.Җәлил үзе калдыра. 1945 елның апрель аенда совет сугышчылары, Моабит төрмәсе ишеге алдыннан аның китап битенә язылган бер хатын табып, Мәскәүгә Александр Фадеевка җибәрәләр. Озак та үтми 382 камера стенасына язылган “Без кырык үлем аша үттек, әмма буйсымадык. М.Җәлил.”, — дигән язу табыла.

Бу сүзләр шагыйрьнең тоткынлыкта язылган дәфтәрендәге васыятендә дә бар. Әнә шулай итеп, әкренләп, аның салыкҗан булмавы, дошман тылындагы күпъяклы эшчәнлеге, әсир солдатларның көрәшенә җитәкчелек итүе, иҗат эшен дәвам итүе ачыла.

^

Үлем җәзасын көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара. Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Туган якка аның ике дәфтәре кайтты. Шагйрьнең 115 шигыренең 67-се үлем җәзасын көтеп ятканда язылды.

Шагыйрьнең шушы дәфтәрләрен бөтен дөньяда “Моабит дәфтәрләре” дигән исем белән беләләр.

Беренче дәфтәренә Җәлилнең 60 шигыре теркәлгән һәм соңгы битенә васыять язылган.

… Моны язды татарның билгеле шагыйре М Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды. Төрмәгә ябылды.

Бәлкем аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115нең 60 гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр хәбәр итеп, үлгән шагыйрьнең шигырьләре итеп, дөньягя чыгар. Минем васыятем шул

1943, декабрь.

Бу дәфтәрне 1944 елның февралендә Тегель төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле әсир алып чыга. Аннан ул аны Нигъмәт Терегулов исемле кешегә тапшыра, 1946 елны Терегулов дәфтәрне Татарстан язучылар берлегенә китереп бирә.

Икенче дәфтәрен М.Җәлил саклар өчен Бельгия партизаны Андре Тиммерманска биргән. Әлеге намуслы кеше 1947 елда аларны безнең илебезгә җибәрә.

Җәлилнең өченче дәфтәре дә булган дигән фикер бар. Ләкин әле ул табылмаган. Аны эзләү дәвам итә.

^

Муса Җәлинең шигырьләре киң популярлык алды. Илледән артык милләт халкы Җәлилне үз телләрендә укый. Аның поэзиясе чит илләргә дә яхшы таныш. “Моабит дәфтәрләре” аерым басма булып Германия, Венгрия, Румыния,, Чехославакия, Кореяда чыкты. Аның шигырьләре шулай ук инглиз, испан, итальян, француз, гарәп, поляк, словак, төрек, румын һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән. 1954 елда шагыйрьнең “Моабит дәфтәрләре” М. Кәримнең баш сүзе белән башкортча басылды. Үткән елны, шагыйрьнең 100 еллык юбилеен каршылаганда безнең республикабыз матбугатында киң урын алган мәкаләләр үзләре бер китап булырлык.

Ирексездән, шагыйрьнең яшәү мәгънәсе турындагы сүзләре искә төшә. “Дөньяда шулай итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын – яшәүнең бөтен максаты шунда түгелмени!

Илебезнең күге аяз, халкыбыз азат булсын өчен башларын салган М.Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы алдында дөнья халыклары баш ия.

1. Бөек солдат, бөек шагыйрь Муса Җәлилне тудырган татар халкы алдында башымны иям.

Чыңгыз Айтматов

2. Муса Җәлил шулай ук безнең өчен дә — французлар һәм чехлар өчен дә үлде.

Луи Арагон

3. Башкорт халкы башка милләт шагыйрьләренә булган шундый зур ихтирамын Муса Җәлилгә кадәр бөек Пушкинга һәм бөек Тукайга карата гына әйтә алган иде.

Равил Бикбаев.

(“ Бер үгет” шигыре)

( “ Җырларым” шигыре)

7. Йомгаклау

Туфрак күмәр тәнне күмә алмас

^

Үлем” диеп әйтеп буламы соң

Җиңеп үлгән мондый үлемне, —

ди М.Җәлил һәм ул мең тапкыр хаклы. Җәлил үзенең газиз гомерен генә түгел, ә фашизмга күтәрелгән барлык патриотларның героик көрәшләрен, үлемнәрен йөрәк каны белән язылган әсәрләре аша мәңгеләштерде.

М.Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгы югары бәяләнә 1956 елның 2 февралендә аңа Советлар Союзы герое исеме бирелә. 1957 елда “Моабит дәфтәрләре” Ленин премиясе белән бүләкләнә.

Аның исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры Муса Җәлил исемен йөртә. Казан үзәгендә аңа һәйкәл куелды. Ул яшәгән фатирда музей ачылды. Җәлилгә багышлап язучылар романнар, поэмалар, опералар, сынлы сәнгать әсәрләре иҗат итәләр. Аның көрәше һәм эшчәнлеге күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.

8. Өйгә эш бирү. М. Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чорындагы тормышы турында сөйләргә өйрәнеп килергә.

9. Билгеләр кую.

                
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф
идарәсе

Муниципаль
бюджет гомуми белем бирү учре
ждениесе “Новый поселогы урта гомуми
белем бирү мәктәбе”

Муса Җәлил исемендәге  республикакүләм
фәнни-гамәли конференциясе

        
“Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә”

темасына сочинение

Башкарды:
Новый поселогы урта мәктәбе

 5
сыйныфы укучысы

Гыйльфанов
Булат

Рафик улы

Җитәкчесе:
Iнче кв. категорияле

татар
теле һәм әдәбият укытучысы

Шириева
Әлфия Әләм кызы

                                              
  Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә.

                                                            
 Батыр үлә,үлмәс ат алып,

                                                            
 Батырлыклар белән макталып,

                                                             
Исемең калсын, үзең үлсәң дә,

                                                            
 Тарихларда укып ятларлык…

       Муса Җәлил исемен ишетүгә,
тәүге булып уйга батырлык сүзе килә.Ялкынлы шигырьләр авторы, ватаныбыз
азатлыгы өчен көрәшкән кыю солдат ул.Патриот шагыйрь фашист тоткынлыгына эләгеп
тә рухи ныклыгын югалтмый, курку белмичә дошманга каршы көрәш алып бара.

        Бөек Ватан сугышы
башлангач,Муса Җәлил ,беренчеләрдән булып,сугышка китә. Ләкин 1942елның июнендә
шагыйрь Волхов фронтында каты сугышлар вакытында яралы хәлендә дошман капканына
эләгә.

       Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне
туктатмый. Яшерен оешмага       керә,ипәшләренең рухын күтәрә, аларны да
көрәшкә өнди. Муса Җәлил әсирләр белән лагерьдан качып , партизаннарга барып
кушылырга ниятли.Әмма бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр
итә.Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Мобиат төрмәсенә ябалар.

     1944 елның февралендә
фашистлар Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен  үлем җәзасына хөкем
итәләр.Егерме бишенче августа Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере
өзелә.

    Төрмәдә дә, җәзаны көткән
чакта, шагыйрь фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр иҗат итә һәм
аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә язып бара.Җәлилнең әсирлектә язылган
шигырьләре бөтен  дөньга “Мобиат дәфтәре” дип танылды.

    Бу дәфтәрне  Габбас Шәрипов һәм
Бельгия партизаны Андре Тиммерманс илебезгә кайтарып ташладылар.

    Муса Җәлилнең исемен халкыбыз
мәңгеләштерде. Казандагы  Татар дәүләт опера һәм  балет театры Муса Җәлил
исемен йөртә. Шагыйрьгә Казанда һәйкәл куелды.

    Шагыйрьнең һәм аның
иптәшләренең батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге  яшәр, чөнки тарихыбызны,илебез
азатлыгы өчен көрәшкән батырларыбызны  онытырга  хакыбыз юк. Дәхшәтле сугыш
еллары турында хатирәләрне, истәлекләрне киләчәк буыннар да белергә тиеш.

Ил өчен көрәш темасы әйдәп барган 1941-1944 еллар иҗаты Җәлил
шигъриятендә аерым бер чорны тәшкил итә.
Лири­касының эчке
яңгырашына, фәлсәфи фикернең тирәнрәк аңланыш алуына, сүз-сурәтнең яңа баскычка
күтәрелүенә бәйле төстә
әдәби тәнкыйть бу чор­ны шартлы
ике өлешкә бүлә: 1941
1942 еллар – фронт лирикасы һәм 19421944
еллардагы тоткынлык иҗаты.

Фронт
лирикасына мөнәсәбәтле шигырьләр, нигездә, башланып киткән Бөек Ватан сугышына
мөнәсәбәт белдереп языла. Шуңа күрә аларның күбесенчә
яшәү / үлем оппозициясенә корылуы күзгә ташлана: үлемгә
фәлсәфи якын килгән әдипләр моңа кадәр бетү, югалу мәгънәләрендә килгән үлемне
мәңгелеккә илтүче чара дип кабул итәләр; Ватан азатлыгы өчен үлем үлемсезлекк
ә,
үлгәннән соң яшәүгә (азатлыгы өчен үлгәннәрне Туган ил бервакытта да онытмас,
халык йөрәгендә мәңге яшәр гыйбарәсе шуңа тоташа) юл алу була­рак кабул ителә,
нәкъ менә шул яссылыкта үлем яшәү белән ти­гезләшә:

Әйдә,
җырым,

              батыр җиңү дәртен

Алып
керик ялкын эченә.

Мин
калмасам җирдә,

              син калырсың

Һәйкәл
булып үлмәс эшемә.

(«Әйдә, җырым!», 1941).


Шагыйрьнең бу чорда иҗат ителгән шигырьләрендә җиңүгә ышаныч,
илне көрәшкә өндәү, дошманга нәфрәт һәм илне саклау хакында ант бирү мотивлары
әйдәп бара. Мәсәлән,
«Хуш, акыллым» (1941), «Окоптан хат» (1941),
«Чулпанга» (1941) кебек шигырьләр илне, якыннарны саклау турында ант бирү,
җиңүгә ышаныч мотивлары белән сугарыла. Яңа мотив буларак рус поэзиясендә киң
урын алган илнең җимерелүе
мотивы «Госпитальдән» (1941), «Европада яз» (1942) кебек шигырьләрендә чагылыш
таба.
Сугышның беренче көннәрендә язылган «Әйдә, җырым» (1941), «Дош­манга каршы»
(1941), «Соңгы көрәшкә» (1941), «Тупчы анты» (1941) кебек шигырьләрендә
дошманга нәфрәт, илне көрәшкә өндәү мотивлары алга чыга. Ватанны, Туган илне
ярату да дошманга, фашистларга көчле нәфрәт белән аерылгысыз бәйләнештә алына,
көрәшче
– сугышка керүче, дошман – Гитлер, фашист, талаучы кебек сурәтләр тотрыклы
:

Ил!

Алдыңда
синең мин ант итәм,

Шаһит
булсын кулым ярасы:

Гитлер
явын тар-мар итми торып,

Якты
күрмәс күзем карасы! («Госпитальдән», 1941).

Мондый шигырьләрдә ил образы көчле бирелә. «Чын
ирекнең гөрләп чәчәк аткан бакчасы» шагыйрьнең алдагы әсәрләре белән
чагыштырганда үзгәреш кичерә: Туган ил
туган­нар,
кадерле кешеләр, тыныч туган җир 
образлары аша төгәлләшә һәм
көрәш барган җир түгел, нәкъ менә
сугышка каршы куелган тынычлык җире кебек гомумиләшә.
Үлемгә
мөнәсәбәт  үзгәреп, сагыну, шом, кайгы
хисләре якыннарыннан мәңгегә аерылышу эчтәлеге белән кушыла. Мәсәлән, «Хуш,
акыллым» (1941) шигыре сөйгәненнән, туган ягыннан аерылу
га
газапланган лирик герой кичерешләрен үзәккә ала. Сөй­гәненнән аерылу, үлемнең
янәшәдә генә йөрүе, кабат күрешергә мөмкинлекләрнең чикле булуы хис сәбәбенә
әйләнә. Үлемгә мөнә­сәбәт ике яклы төс ала: батырларча үлемнең үлемсезлеккә,
мәң­гелек яшәешкә юл алуын аңлаган, аны шатланып кабул иткән лирик герой «татлы
йокының» сөйгәненнән мәңгегә аерачагын уйлап сагышлана, шомлана һәм: «Татлы
булыр йокы… Тормышымны батырларча бирсәм ил өчен, Тормыш дус­тым
синең
йөрәгеңдә дәвам итсә йөрәк тибешем»
, дип,
сөйгәне йөрәгендә «яшәячәгенә» өметләнеп юана:

Ахыр
чиктә синең саф сөюең


Җиңеләйтер
үлем газабын,

Илемне һәм сине сөюемне

Каным белән җиргә язармын.



Шигырьләрдә
романтик (Чулпан йолдыз, җитез аргамак, таң, гөл) һәм натуралистик (кан, үч,
нәфрәт, каска, штык) образлар янәшәлеге еш күзәтелә,
Җәлил төп
эчтәлекне бер поэтик образга җыйнап тәкъдим итә башлый. Мәсәлән, «Чулпанга»
(1941) шигырендә метафора сый­фатында килгән Чулпан йолдызның күпмәгънәлелеге
лирик герой хисләрен, идеяне бер үзәккә туплый.

Бердән,
ул татар шигърияте традициясендәгечә ялгызлыкны, сагышны чагылдырып, аерылу хәс­рәтен
сынландырса, икенче яктан, лирик «мин»нең җиңүгә ыша­нычы, илнең матур
киләчәгенә өмете булып яңгырый
(«Шатла­нырмын күреп һәр таң саен үз илемдә
Чулпан калыкканын»
). Үлем-шатлык кебек капма-каршы төшенчәләрнең янәшәлеге
идея буларак Туган илне генә түгел, якыннарны саклап, алар азатлыгы хакына
дөнья­дан китү бәхет ул дигән фикерне калкыта
(«Синең бәхтең өчен һич
сызланмый Каршы алам көлеп үлемне…»
). «Яшь» (1942) шигырендә берничә
мәгънәви эчтәлекне үзенә туплаган күз яше образына мөрәҗәгать ителә. Бердән, ул
аерылу хәсрәтен гәү­дәләндерсә
(«…Ике генә тамчы яшең тамды Яңагыма уйчан
йөзең­нән»
), икенче яктан, нәфрәт билгесе булып тора («изге яшең илнең
үч һәм нәфрәт Уты булып үсәр күңелдә»
) һәм, тагын да киңәйтелеп, ил
хәсрәте, нәфрәте булып гомумиләшә
(«Ачылыгын халкым күз яшенең Дошман шунда
татып карасын!..
).

1942 ел,
төгәлрәге, аяныч әсирлеккә төшү Муса Җәлил шигъ­риятенә яңа сыйфат үзгәрешләре
алып килә.
Шагыйрьнең тоткынлыктан кайткан шигырьләр җыентыгын
шартлы рәвештә «Моабит дәфтәрләре» дип атыйлар. Беренче дәфтәр Франциядәге
Ле–пюи лагерендагы татар әсирләре кулына эләгә, 1946 елны әсир Нигъмәт
Терегулов  алып кайта. Икенче дәфтәрне
Бельгия әсире Андре Тиммерманс 1947 елны җибәрә. Ике дәфтәрдә Җәлилнең 94
шигыре теркәлгән.

Тоткынлыкта
язылган шигырьләрендә яшәү һәм үлемгә мөнәсәбәт яссылыгыннан фәлсәфи ноктада
автор бөтенләй башка югарылыкка күтәрелә, мифологик мотивларның да фәлсәфи
эчтәлектә калыплашуы күзәтелә. Муса Җәлил поэзиясе бу елларда эчтәлек ягыннан
гына түгел, форма җәһәтеннән дә яңа үрләр яулый:
шигырьләрен
төзүдә төп композицион алымнар булган кабатлаулар, көчәйтүләр хиснең дәрәҗәсен
арттыруга хезмәт итә («Ышанма», 1943; «Җырларым», 1943 һ.б.), интонация
үзгәреше (салмак инто­нация үлемгә тыныч мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелә:
«Дуска» (1943)), сүз-сурәт тә фәлсәфи эчтәлекне яктырту максатында кулланыла
(«Җырларым», 1943; «Чә­чәкләр», 1943), якты хыял, якты гомер, ал таң, акбүз ат,
зәңгәр томан, ак дулкыннар кебек төсне белдерүче эпитетлар фәлсәфи мотивларны
җиткерүдә, лирик герой күңеленең матур­лыгын, керсезлеген ачуда терәккә әйләнә.

Бу чорда
иҗат ителгән шигырьләрдә төп мотивлар буларак
илгә тугрылыкны
раслау, җиңүгә ышаныч, батырлыкка дан җырлау, илне сагыну, тоткынлык мотивлары
аерылып чыга. «Мин чикмәдем, дускай, бер
карыш та,/ Батырларча алга атладым./ Яулык шаһит: сине һәм илемне / Йөрәк каным
белән сакладым
»  кебек раслаулар
(«Яулык», 1942, «Кичер, илем», 1942, «Ирек», 1942 һ.б.) «Моабит дәфтәрләре»ндә
кызыл җеп булып сузыла.

Туган
илгә тугрылыкны раслау мотивы ант һәм ышаныч образлары,  үлем-үлемсезлек төшенчәләре белән тыгыз
бәйләнештә бирелә, алар шагыйрь шәхесе белән Туган ил арасындагы мөнәсәбәтне
ачуда төп чарага әверелә. Моңа
кадәрге иҗат җимешләрендә шагыйрь
үлемне үлемсезлеккә, мәңгелек яшәешкә юлның башлангыч ноктасы дип расласа,
хәзер инде кол­лыктан котылу чарасы итеп карый башлый, шуңа мөнәсәбәттә ирек /
коллык кебек оппозицион вариант пәйда була. Моннан тыш Җәлил ши­гырьләрендә идеология хакыйкатен
нән аермалы шәхес
хакыйкатенең аерып куела башлавы
күзәиелә. «Әсир кеше дошман»
лозунгы хакимият хакыйкатен чагылдырса, Җәлил иҗаты үзенең, дусларының Ватанга
бирел­гәнлеген раслауга, «система фикерен» кире кагуга юнәлә, шәхес хакыйкатен
«әсир кеше дошман түгел» гыйбарәсе белән бәйләп куя. Мәсәлән, шартлы укучы
белән язучы
сөйләшүенә корылган «Ышанма» (1943) шигыре
«система» белән шәхес хакыйкатен аерып куя. «Ул егылган арып», «Алмаштырган
илен
», «Муса инде үлгән» гыйбарәләре үзе турында әйтелергә мөмкин
булган (ул үз илен яхшы белә) караш­ларның чагылышы булса, шәхес үз хакыйкатен
дөреслекне «син ышанма» кебек эндәш сүз белән белдерә, яла фикерләрнең хаксыз
һәм ашыгыч булуын раслый. «Син ышанма» риторик эндәшен кабатлап, югары
интонация аша үзенең тугрылыгын, намусы­ның пакьлеген, керсезлеген исбатлый:

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

“Алмаштырган илен”, — дисәләр,

Син ышанма, бәгърем!

Мондый сүне

Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр.

 Лирик герой үзенең Туган иленә, хатынына
тугрылыгы, соңгы канынача көрәшәчәге, ягъни үз хакыйкате ту­рында сөйли, үзенә
ышанмаулары өчен борчыла, хаксызлыкны батырлык эшләве

бирешмәве белән җиңәргә омтыла, җиңеп үлгән үлем үлем түгел дип юана.

Яшәү-үлем
оппозициясенә таянып язылган «Дуска» (1943) шигырендә батырларча үлү һәм
хыянәтче булып үлү каршылыгы үлемне коллыктан котылу һәм Ватанына керсез
мәхәббәтен дәлил­ләүче
чара дәрәҗәсенә күтәрә:

Юк, теләмим мин бу «исәнлекне»,

Йөрәк
минем моңа үчекмәс.

Кешеме
мин илем үги иткәч,

Җирдә
миңа эчәр су беткәч?!

Үлем
темасына язылган шигырьдә, читкәрәк китеп, илнең уңышлары турында сөйләү дә аңа
үз үлемен аклау,
үлемнең бу очракта бер­дәнбер дөрес юл булуына
инан
дыру өчен хезмәт итә.

«Моабит дәфтәрләре»нең дә, Җәлил иҗатының да программ әсәре дәрәҗәсенә
күтәрелгән «Җырларым» (1943) шигырендә туган илгә тугрылыкны раслау мотивы җыр
символик образы аша ачыла. Әлеге образ берничә мәгънә төсмере белән алына:
бердән, шагыйрьнең әсәрләре билгесе булып килә («Җырларым, сез шытып
йөрәгемдә, Ил кырында чәчәк атыгыз!»
). Икенче яктан, гомеренең керсез
матурлыгын ачып бирергә сәләтле метафора («Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр бу­лып»
) лирик «мин»гә иленә тугрылыгын раслау,
антның эчтәлеген ачу чарасы («Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Шигъремдәге изге
ан­тына. Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма»
),
батырлыкны раслау символы булып та яңгырый.
Идея буларак,
шигырьдә яшәүнең, үлемнең, иҗатның ил
өчен булырга тиешлеге
әйтелә, илгә багышланган җырлар, илне яклап үлү
үлемсезлек китерә дигән фикер раслана.

Илне
сагыну мотивлары белән сугарылган шигырьләрдә Туган ил  чит җир
гә каршы
куела
:

Туган
илем, үксез улың булып

Үләм
инде читтә тилмереп.

Яшем
барсын сиңа елга булып,

Каным
шытсын кызыл гөл булып.

(«Соңгы үпкә», 1943).

Мондый
шигырьләрдә туган ил төрле әдәби
сурәтләр аша гәүдәләнә.
Мәсәлән,  «Кошчык» (1942) шигырендә ул
җыр һәм кошчык символик образлары ярдәмендә җиткерелә. Шигырь тукымасында
ирекле кошчык белән куллары богауланган, әмма рухы сынмаган лирик герой
образлары аша белдерелгән ирек
һәм тоткынлык каршылыгы алга
чыга. Тоткынлык газаплары ирекле кошны әсирләр белән очраш­тыру, риторик эндәш
кебек поэтик алымнар аша җиткерелә:

Син очарсың, бәлки, минем илгә,

Син ирекле, җитез канатлы.

Тик әйт, кошчык,

Синең минем янга

Бу килүең соңгы кабатмы?

Тоткынлык
мотивы «Бүреләр» (1943), «Таш капчык» (1943), «Алман илендә» (1944) кебек
шигырьләрдә алга чыга, мондый әсәрләрдә
фаҗигалелек көчле.

Бер
төркем шигырьләрдә тоткынлыкта яшәп, палач балтасы астында газиз го­мере
өзеләчәген белгән, илендә әсирләр, ягъни дошманнар исем­легендә йөргән шагыйрь
язмышы фаҗига буларак ачыла. Мәсәлән, «Соңгы үпкә» (1943) әсәрендә төп хиснең
сәбәбен тоткын геройның әсирлектә үлемгә әзерләнүе, үлемнең аны яшәеш
матурлыгыннан аерачагын уйлап газап­лануы тәшкил итә. Чит җирдәге үлем фаҗигагә
тиңләште­релә, хис-кичереш эчтәлеген яхшылыкка яманлык булып кайткан җа­ваптан
туган хаксызлык, язмышка үпкә тәшкил итә. Шигырь тукымасында үлем һәм хыянәт
тулы дөнь
яда яшәү үлем белән бер, ә инде халык кү­ңелендә калу
иң олы җиңү ул дигән идея уздырыла, лирик герой 
ирек, әнкәң янында, сөйгәнең белән бергә булу 
бәхет, ә илеңә тугрылыклы калып
үлүнең яшәүне раслаучы дәлил икәнлеген ассызыклый. Шагыйрь тәне үлгәннән соң да
үзенең ру­хи җимешләрендә яшәячәген, «кызыл гөл, елга» булып калкачагын уйлап,
юаныч, фаҗигале язмышына таяныч таба.

Аерым
шигырьләрдә дошман образы фашист кебек төгәлләшеп
, юга­ры
мәдәниятле, акыллы немец халкының фашизм колына әверелүе фаҗига буларак кабул
ителә. «Алман илендә» (1944), «Ка­тыйльгә» (1943), «Вәхшәт» (1943), «Бүреләр»
(1943), «Кол» (1943), «Хөкем алдыннан» (1943), «Таш капчык» (1943) кебек ф
ашизмга
бәя булып яңгыраган шигырьләр нәкъ менә шундый фикер белән сугарыла.

Мәсәлән, «Бүреләр» (1943) шигырендә үз-үзе белән каршылыкка кертелгән бүре
метафорасы дошманны бәяләүгә юнәлтелә. Боҗралы композиция ярдәмендә бүреләрнең
кешеләрдән ерткычрак булуы турындагы беренче строфадагы фикер соңгы строфада
кешенең аңардан да явызрак булу мөмкинлеген күрсәтә:

Кешеләр
сугыша, кан коя,

Киселә
меңнәрчә гомерләр.


Төн буе
улашып якында

Иснәнеп
йөриләр бүреләр.

Бүреләр,

Аһ,
ләкин бүреләр

Бу кадәр
үк ерткыч түгелләр
.

«Вәхшәт»
(1943) шигыре дә шундый ук эчтәлек белән сугарылган: фашистларның, аналарны,
балаларны кырга куып, атып үтерүләре кичереш үсешенең сәбәбе булып тора:

Ул
сарыла шашкан анасына,

Нәни
күңеле сизә, күрәсең!

– Аталар
бит, әнием, яшер мине,

Әнием,
бәгърем, килми үләсем!..

Көннең
яңгырлы булуы, болытларның җиргә иелүе, елгаларның үкереп агуы, бу вәхшәткә «түзә
алмаган җир-ананың, тешләрен кысып, үксеп җылавы, көзге урманның шашып шаулавы,
җил сызгыруы»
кебек әдәби детальләр хисне кө­чәйтүгә юнәлдерелә.
«Үзем
күрдем»
гыйбарәсен кабатлау вәхшилекнең көчен арттыруга,
эмоциональ тәэсирлелекне көчәйтүгә хезмәт итә. Якты, туг­рылыклы үлем шушы
вәхшилекне җиңә алырдай көч югарылы­гына күтәрелә. Дошманга нәфрәт белән
сугарылган мондый әсәрләрдә фаши
змга бәя бирү һәм
лирик геройга үз кичерешләрен тирәнрәк ачу максатыннан катыйль («Катыйльгә»),
шакшы куллар, канга туймас Гитлер, фашист этләре («Дошманга каршы»), кызыл
күзле, юеш танаулы җәллад («Хөкем алдыннан»), зур борынлы, ямьсез бакыр күзле
(«Вәхшәт») кебек натуралистик образлар, сүз-сурәт, эпи­тетлар өстенлек ала,
«Моабит дәфтәрләре»нең үзенчәлекле лексик катламын тәшкил итә.

Батырлык мотивы шигырьләрдә еш кына мифологик мотивлар, образлылык
ярдәмендә белдерелә. Мәсәлән, «Ана бәйрәме» (1943) балладасында әкияттәгечә өч
ул, аларның икесе яуда башын салу, «алмаз кылычлы» өченче улның җиңеп кайтуы,
хәбәр китерүче җил һәм күгәрчен, кайгыдан сукырайган ананың күзләре ачылу кебек
мотивлар ил өчен көрәшне данлауга хезмәт итә. «Сандугач һәм чишмә» (1942)
балладасында аллегорик образлылык шулай ук ил өчен үлү фикерен калкыта. «Кызыл
ромашка» (1942) балладасында батырлык иң югары кыйммәт дәрәҗәсенә куела. Халык
мифологиясеннән килүче образларны ил белән бәйле уйнату тагын да көчәя. Күп
кенә шигырьләрдә «ил» төшенчәсенең милли эчтәлеге калкытыла. «Туган илем, якты өем» дип белдерүче
лирик геройның аны сагынуы, ашкыну–омтылышы карлыгач, алтын балык, көмеш яллы
җитез аргамак кебек милли–мифологик образлар белән янәшәлектә китерелә.
Сандугач һәм чишмә, ромашкалар, күгәрчен, җил, кош, гөл кебек образлар,
Көрәшче–егет образын тудыручы детальләр төсендә акбүз ат, алмаз кылыч, тояк
тавышы, көмеш саплы кылыч кебек таныла торган берәмлекләр ил образының милли
аңланылышына китерә.
Шуның белән янәшәдә шагыйрьнең «Моабит
дәфтәрләре»
циклында Ана башлангычын мифлаштыру күренеше, туган ил –
табигать – туган җир – ана чылбыры пәйда була. 
«Шагыйрь»
(1942)
, «Юллар» (1943), «Яшь ана» (1943) кебек шигырьләрдә Ана
образы туган ил, кешелек башлангычы белән тәңгәлләштереп сурәтләнә.

Моңа
кадәр Җәлил әсәрләренең үзәгендә торган архетипик герой–көрәшче образы да
өр–яңа статуста күренә: илне яклап көрәшкән батыр, тугры сугышчы;
шагыйрь–герой. Мәсәлән, «Шагыйрь» (1942) шигырендә ул язганнары белән давылны
җиңүгә өлеш керткән гадәттән тыш кеше кебек тәкъдим ителә. Ә инде «Була кайчак»
(1943), «Җырларым» (1943) кебек шигырьләрдә ил өчен корал тотып көрәшкән,
җырлары белән меңнәрне көрәшкә күтәргән каһарман, гомерен, иҗатын, үлемен ил
азатлыгы өчен дип белдергән юлбашчы төсендә пәйда була.

Әнә шулай М.Җәлил иҗатын мотивлар төрлелеге ноктасыннан күзәтеп-бәяләп чыгу
аның лирикасының үсеш юлында берничә этапны үтүен ачыклый, үсеш процессындагы
күчеш-тирбәлешләрне дәлилли.
Ул әдәбиятка яңа тормыш төзү хакындагы
олы бер миф тудырылу вакытында килә һәм ил, көрәшче һәм байрак мифологик
образлары М.Җәлил шигъриятендә шушы мифның аерылгысыз өлешләре кебек урынлаша.
Ләкин шагыйрьнең халык авыз иҗатына  
мөрәҗәгате, татар әдәбияты өчен традицион образларны идеологик–мифологик
образларның детальләре төсендә куллануы сәяси схематизмны атлап чыгарга ярдәм
итә.
Әлеге үзенчәлекләр барысы да М.Җәлил иҗатының идеологик эчтәлеккә генә
сыешмавы, тар кысаларда калмавы хакында хәбәр итә.
Нәтиҗәдә Җәлил
шигърияте милли–шәхси эмоциональлек белән өретелә, аның тәэсир көче чиктән тыш
арта. Шундый ук күренеш лиро–эпик әсәрләр материалында да аермачык. «Моабит
дәфтәрләре»ндә шагыйрь, идеологик чикләрдән узып, гомумкешелек кыйммәтләре
хакында җырлаучыга әверелә. Муса Җәлилнең иҗатчы буларак бөеклеге дә шунда. 

Татарча сочинение “Муса Җәлил – тормыш юлы|Муса Жэлил – тормыш юлы”

Сочинение на татарском языке на тему “Муса Җәлил – тормыш юлы”/”Муса Жэлил – тормыш юлы”

Татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлил 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсендә Мостафа авылында туа.1913 нче елда алар Оренбургка күчәләр. Монда Муса мәдрәсәдә укый. Аның беренче шигырьләре “Кечкенә Җәлил” псевдонимы белән басыла. 1922 нче елда Муса Казанга килә. Редакциядә эшли, рабфакта укый. Аннары Мәскәү дә укый, балалар журналлары чыгара. Бөек Ватан сугышы башлана. Муса фронтка китә, әсирлеккә эләгә. Ул фашистларга каршы яшерен оешма төзи, шигырьләр яза.
Моабит төрмәсендә язылган шигырьләре – 2 блокнот. 1 блокнотны Габбас Шәрипов, 2нче блокнотны Бельгия патриоты Андре Тиммерманс алып чыга. 1944 нче елда 25нче августта Мусаны һәм унбер җәлилчене җәзалап үтерәләр. 1956 нчы елда М. Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелде.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Муса Джалиль – тормыш юлы” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

МБОУ “Алан-Бексерская ООШ Высокогорского муниципального района РТ.

Муса Җәлил –татар халкының патриот шагыйре.

Укытучы:

Муса Җәлил татар халкының гына түгел,ә бөтен дөнья халкы өчен патриот шагыйрь.Ул -үлемсез

шагыйрь. Фашистлар әсир итеп алгач та сынмаган,сыгылмаган,Ватанына,халкына тугры калган

намусын сатмаган шагыйрь. Аның әсирлектә язган шигырьләре аны үлемсез итә.

Минем әтием сугыш башланганда көнбатыш Украинада хәрби хезмәттә була.Аңа чигенү ,ә аннан

соң әсирлек ачысын татырга ,төрмәдә утырырга туры килә.Әтием янына бер кеше килә,хәлен,

кайдан икәнен сораштыра.Буа районы Адав-Толымбай авылыннан дигәч-беләм ди.Үзен Муса Җәлил дип таныштыра.Мин коммунист ,исән калуым икеле,исән калсагыз тормышның кадерен

белегез .безне онытмагыз ди.Алып .чыкканда елмая.Битенә сугып җибәрәләр.Шуннан кире

кайтмады-дип сөйли иде әтием.

1укучы:

Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр

Шигъремдәге изге антыма.

Бар җырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма.

Муса Җәлил

Һәр халыкның үлемсез шагыйрьләре, патриотлары була. Патриот сүзе үз Ватаныңны ярату дигән мәгънәне аңлата. Безнең илебез, аның данлы тарихы патриотларга бик бай. Без патриот дип атаган кешеләр үз тормышларын Туган ил язмышыннан башка күз алдына да китерә алмыйлар: гомерләрен туган халкына, Ватаны азатлыгы, иминлеге һәм матур тормышы хакында хезмәткә яки көрәшкә багышлыйлар.Алар үлгәннән соң да халык йөрәгендә яшәүләрен дәвам итәләр. Муса Җәлил шундый патриотларның берсе.

Муса Җәлил- тормышы батырлыклар белән бизәлгән, Ватанын, вөҗданын сатмаган, үлгәннән соң да яшәргә хокук алган герой шагыйрь. Шагыйрь үзенең рухи батырлыгы, иҗаты, батыр йөрәге белән әле дә тереләрдән тере. Ул безнең белән алгы сафта бара.

Муса Җәлилнең фронтта иҗат иткән лирик-публицистик шигырьләре патриот шагыйрьнең ут эченнән җибәргән окоп тормышын, сугыш хәлләрен ихлас күңелдән сөйләп язган хатлары булып кабул ителде. Алар сугышчының туган илен саклап соңгы сулышынача көрәшергә биргән шигъри анты булып яңгырадылар. Фашист тоткынлыгында туган шигырьләре, җырлары, балладалары шушы антның шагыйрьгә нинди көтелмәгән авыр шартларда үтәргә туры килүе турында сөйлиләр.

2укучы.

“Моабит дәфтәрләре”- шартлы исем. Бу исемне Җәлил үзе куймаган. Моабит төрмәсендә дәфтәрләргә теркәлүеннән һәм байтагының төрмәдә иҗат ителүеннән чыгып, шигырьләре туган илгә кайтып җиткәч, алар шул исем белән атала башлый. Шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы батырлыгы турында безгә иң элек шушы шигырьләр сөйләде.

Дәфтәрләргә теркәлгән шигырьләрнең байтагы яшерен оешма ачылып, шагыйрь төрмәгә ябылганнан соң- 1943 нче елның августыннан соң иҗат ителгән:

Мин беләм: бик татлы

да яшәү тойгысы!

Тик инде мин үләм,

Бу җырым – соңгысы…

Әмма шагыйрь ялгыша. “Соңгы җыр” төрмәдә язылган шигырьләрнең иң соңгысы булмый. Кыйналу-газаплану да, үлем карары игълан ителү дә аның рухын богаулый алмыйлар. Ул көчле рухы, мәгърур поэзиясе белән төрмәдә дә азат кеше булып кала. Мөмкинлек тууга, төрле кәгазь кисәкләреннән дәфтәрләр ясап, шунда үзенең ярсу хисләрен, фашистларны гаепләү акты булып яңгыраган фикерләрен терки.

-2-

3 укучы:

1942 нче елның 12 нче гыйнварында тормыш иптәше Әминәгә җибәргән хатында Муса Җәлил яшәүнең мәгънәсе турында болай дип язган:

“…Дөньяда шулай итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын, яшәүнең бөтен макксаты шунда түгелмени?! Без үлемнән курыкмыйбыз, дип әйтәбез икән, бу без яшәргә теләмибез, безгә һәммәсе барыбер дигән сүз түгел әле. Һич алай түгел. Без тормышны бик яратабыз, яшәргә телибез һәм шуңа күрә дә үлемгә җирәнеп карыйбыз. Әгәр дә синең үлемең кирәк икән һәм Ватан өчен үзең теләп кабул иткән бу данлы үлем картлык көннәренә кадәр булган утыз-кырык еллык тыныч хезмәттә үткән гомереңне каплый ала икән, мин иртә һәлак булдым, дип, һичбер сәбәп юк…”

Бу сүзләр Җәлилнең тормыш фәлсәфәсе, аның сугышта һәм тоткынлыкта көрәшкәндә үзен кыю солдат- шагыйрь итеп тотуының нигезе.

Ватанга мәхәббәт һәм сөйгәненә мәхәббәт аның йөрәгендә бергә яши:

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

Муса инде үлгән, — дисәләр,

Син, ышынма, бәгърем! Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.

(“Ышанма”)

Моабит төрмәсендә бер камерада утырган Тиммерманс Муса Җәлилнең тормыш иптәшен һәм баласын сагынып еш искә алуы турында сөйли. Фронттан язган хатларында да, Моабит шигырьләрендә дә Җәлил нечкә күңелле ата буларак күз алдына килә: “Менә үлемгә хөкем ителгән әсир. Ул үз бурычын үтәгән. Күз яшьләре дә кипкән. Аның хәзер бөтен кайгысы – баласында”.

Төрмә тып-тын, моңсу караш белән

Күктән карый тулган ай гына.

Ә ул мескен, балам- йөрәк парәм

Ятим үсә, диеп кайгыра.

(“Мәхкүм”)

Чыннан да, Муса Җәлилнең тормыш юлы фашистларның “таш капчыгы”нда фаҗигале финал белән тәмамланса да, шигъри язмышы бәхетле булды. Үлем аша Җәлил үлемсезлеккә атлады. Халкыбыз күңелендә ул легендар каһарман, үзенчәлекле шигъри дөнья ачкан мәңге тере шагыйрь булып калды. Аның үлеме һәрвакытта да җыр булып яңгыраячак.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

(“Җырларым”)

Әйе, тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган мәңге онытылмаслык исемнәр бар. Вакытлар, еллар, гасырлар үтә белән дә ул исемнәр онытылмый. Онытылмый гына түгел, асыл таштай балкып тора, кешелекне алга, яктылыкка өнди. Халкыбыз шул изге исемнәрне үзенә

-3-

байрак итеп күтәрә. Патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил дә әнә шундыйлардан. Аның исеме дә, эше дә, тормышы да үлемсез. Үзенең “Дуска” дигән шигырендә ул болай ди:

Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең

Эзсез сүнә диеп уйлама!

Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,

Шулай үлсәң иде дөньяда.

4 укучы:

Шушы юлларны уку белән безнең күз алдыбызга сөекле шагыйребез Муса Җәлилнең фашист палачларына каршы куркусыз көрәше, үлемне җиңеп, бөтен халкыбыз йөрәгенә мәңгелеккә урнашкан образы килеп баса. Герой- шагыйрь Муса Җәлил үлемсез иҗатында патриотизм хисләрен бөтен дөньяны таң калдырырлык итеп гәүдәләндерде.

Муса Җәлил исеме- үлемсез! Ул аның исеменә багышланган дистәләрчә җырларда, шигырьләрдә, гыйльми хезмәтләрдә, поэмаларда, драмаларда һәм киңрәк полотналы әсәрләрдә яши.

Сәйфи Кудашның “Мәңгелек җыр” шигырендә түбәндәге юллар бар:

Әйтче, Муса, шундый батырлыкны

Кай җиреңдә саклап йөрттең?

Кемнән алдың мондый горурлыкны,

Нинди ялкыннарда чыныктың?

Муса Җәлил- Моабит төрмәсенең “таш капчыгы”ннан киң дөньяга чыккан, кайнар йөрәге белән бозны эреткән, үлемне җиңгән шагыйрь. Фашист палачлар никадәр җәзаласалар да, аның рухи ныклыгын, илгә тугърылыгын, җиңүгә булган корыч ихтыяр көчен сындыра алмадылар.

Шундый һәйкәлләр бар… Ил сукмагы алардан өзелми. Шундый һәйкәлләрдән В. Цигаль тарафыннан эшләнгән Муса Җәлил һәйкәлен санарга мөмкин. Республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә Кремль каршында горур Муса басып тора, гүя ул богауланган хәлдә дә кешеләргә үз йөрәгенең ялкынын өләшә, туңарга дучар булган йөрәкләрне җылыта, миллионнарның йөрәгенә ут кабыза. Аның батыр йөрәгенең тибешен, үлемне җиңгән хисләренең кайнарлыгын һәркем тоеп тора. Һәм ул кайнар сулыш сүрелмичә буыннардан-буыннарга дәвам итәр, чөнки

Эш күрсәткән ирне ил онытмас,

Каберенә эзне суытмас.

КАЗАН ШӘҺӘРЕ КИРОВ РАЙОНЫНЫҢ “152НЧЕ ГИМНАЗИЯСЕ” ГОМУМИ БЕЛЕМ МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ

ТЕМА:

“Муса Җәлил – шагыйрь-герой”

Муса Җәлил исемендәге Iнче республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе

Башкарды: Казан шәһәре Киров районы

152нче гимназиянең 11нче А сыйныфы укучысы

Гарипова Гөлназ Рамис кызы

Фәнни җитәкчесе: Iнче кв. категорияле

татар теле һәм әдәбият укытучысы

Федорова Фирдәвес Фәиз кызы

Казан 2011

ЭЧТӘЛЕК

I. КЕРЕШ……………………………………………………..3

II. ТӨП ЭЛЕШ………………………………………………4

1. Тормыш юлы…………………………………………….4

2. Батырлык һәм талант гәүдәләнеше………………9

III. ЙОМГАК………………………………………………..11

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ……………………..13

I. КЕРЕШ

“Соңгы җырым палач балтасына

Башны куйган килеш языла, –

дип әйтә алган кеше – шәхес, һәм фаҗигале язмышлы шәхес. Баш очында палач балтасы күтәрелгән хәлдә дә җыр яза алу – бу инде батырлык. Моның өчен кыю кеше булу гына җитми, моның өчен инде яшәешкә, тормыштагы бөтен яктылыкларның һәм яхшылыкларның җиңә алу мөмкинлегенә ышана белү кирәк”.

Кайсын Кулиев,

Балкар шагыйре

Әйтче, Муса,

Мондый батырлыкны

Кай җиреңдә саклап йөреттең?

Кемнән алдың шундый горурлыкны,

Нинди ялкыннарда чыныктың?

                                          Сәйфи Кудаш,

                                        башкорт шагыйре

     Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, тугрылык, фидакарьлек кебек сүзләр тора. Ул, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. Моның әһәмияте бик зур. Чөнки Муса Җәлил диюгә, М.Җәлилне куз алдына китерәләр. Димәк, ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.

II. ТӨП ӨЛЕШ

Тормыш юлы

1

     Муса Җәлил 1906нчы елда элекке Оренбург губернасы (хәзерге Чкалов өлкәсе) Мостафа авылында Мостафа Габделҗәлил улы семьясында туа. Әтисе, Муса туган елларда авылның гади бер крестьяны булса да, 1913нче елларда вак сәүдә эшенә катнашып китә, ләкин, бөлеп, бөтен йорт-җирен сатып, шәһәргә күчәргә мәҗбүр була. Шәһәрдә ул төрле кәсепкә тотынып карый: старьевщик булып, толчокта иске –москы җыйнап сата; приказчик та була; пекарняда да эшли; утарда да эшли һәм вак кул сәүдәсе белән дә шөгыльләнә. Берничек тә тормышын җайлый алмый. 1918нче елда авылга кире кайта. 1919нчы елда авылда үлә.

     Муса башта авыл мәктәбендә, аннан, шәһәргә күчкәч, шәһәрдә Хөсәения мәдрәсәсенең башлангыч классларында укый. Семьясы авылга күчкәч, Хөсәениядә пансионда торып укый башлый. Ләкин бу елларда Октябрь революциясен һәм Советлар хөкүмәтен саклау, ныгыту өчен барган көрәшләр көчле йогынты ясап, Хөсәения мәдрәсәсе нык үзгәрә. Мәдрәсәнең эчендә бай, мулла малайлары,  динчеләр,  милләтчеләр белән ярлырак катлау балалары, революцион фикерле яшьләр арасында көрәш көчәя. Муса баштан ук соңгылар ягында була һәм 1919 нчы елның язында Оренбургта яңа төзелгән комсомол оешмасына барып языла, мәдрәсәдә комсомол йогынтысын  ныгыту өчен көрәшә.

     Муса Җәлил яшьтән шигырь-әдәбият белән кызыксынып, 1916нчы елда ук шигырь яза башлый.

     1919нчы еллар… Оренбург акгвардеецлар алкасы тарафыннан уратылып алынган вакыт. Шәһәр эчендә, шәһәрне бирмәскә тырышып, искиткеч батырлыклар белән сугышкан Кызыл Армия частьларына каршы өч-дүрт өлеш зур сандагы казачий гаскәрләре Урал аръягыннан торып шәһәрне тупка тоталар. Бу сугыш бик озакка бара.  Шул вакытта Оренбургта, Төркстан фронты большевикларының органы буларак, “Кызыл йолдыз” газетасы чыгып тора. Муса 1919нчы елда, Кызыл Армиянең җиңүен теләп, эшче-крестьян яшьләрен Кызыл Армия сафларына чакырып, ак бандаларга каршы нәфрәт тулы шигырьләр яза. Бу шигырьләрнең 10 лабы бер-бер артлы “Кызыл йолдыз” газетасында басылып торалар. Соңыннан бу газетада Мусаның тагын күпкенә шигырьләре басыла, ләкин озакламый әтисе үлә һәм кечкенә язучы авылга кайтырга мәҗбүр була. Авылга кайткач, укучы балалардан “Кызыл чәчәк” дигән оешма төзи. Бу өешма авыл сәхнәсендә балалар өчен атна саен спектакльләр куя.

     1920нчы елның февралендә авылда  комсомол оешмасы төзелә. Муса комсомолда эшли һәм балалар оешмасында эшләвен дәвам иттерә. 1920-1921нче елларда авылда кулак бунтлары, банда чыгышлары күп була. Авыл комсомолларыннан бу бандаларга каршы ирекле коммунар отрядлары төзелә. Муса да алар арасында була.

     1921нче елда каты ачлык башлангач, Муса иптәше белән авылдан шәһәргә 150 чакрымны җәяүләп китә. Шәһәрдә дә аны бәхет каршы алмый. Биредә ул, анда ачлыктан качып килүче ачлар  арасында болганып, базарда урлашып йөрүче малайларга кушылып китә. Ике ай чамасы ни туры килде шуны ашап,кайда туры килде шунда кунып, урлашып, тәрбиячесез малай булып йөри. Шунда аны элекке тәрбияче-укытучысы Нургали ага Надиев очратып бик кызгана һәм яше кечкенә булуына карамастан, губком аша, Оренбург губерна хәрби-партия мәктәбенә урнаштыра. Бу мәктәптә укучылар гаскәри хезмәтне дә үтиләр: шәһәрдә каравыл эшен алып баралар, бандаларга каршы көрәшәләр. Менә шулай Муса яшьли винтовка тотып, гаскәри эшне үти башлый. Ләкин бу аңа бик авыр килә һәм алты ай укып чыкканнан соң, бик каты авырып, бер елга якын больницада ята.

     Терелеп чыккач, Мусаны элекке Хөсәения шәкерте дип, Хөсәения урынына төзелгән педагогия уку йортына алалар.Ләкин авырудан терелеп бетмәү сәбәпле, укуының рәте булмый.

     1922нче елда, яңадан шигырь белән кызыксынып , бик күп шигырьләр яза. Бу елларда Мусаның  шигырьләре Иран шагыйрьләре Гомәр Хәйям, Сәгъди, Хафизлар  һәм татар шагыйрьләре Дәрдмәнд тә укый иде. Муса шигарьләре  дә алар тәэсирендә романтик рухта язылалар. Бу чорда язылган “Әсирлектә”, “Киңәш”, “Башактан тәхет”, “Теләктәшлек” һәм башкалар романтизм стилендә язылалар.

     1922нче елда Казанга килә. Ул чакта Муса Җәлил Казанны белми иде әле. ”Татарстан” газетасы редакциясенә кучереп язучы булып керә.

Казанга килгәч тә, аның шигырьләре газеталарда һәм журналларда  бер-бер артлы күренә башлый.

     1923нче елның көзендә Татар рабфагына укырга кереп, 1925нче елда аны уңышлы рәвештә бетереп чыга. Рабфакта укуы аның иҗатына зур йогынты ясый. 1924нче елда Муса бөтенләй икенче рухтагы шигырьләр яза башлый. Аның шигырьләрендә революцион көрәш, эшчеләр тормышы, завод фабрикалар темалары чагылдырыла.  Мәсәлән, бу чор шигырьләреннән “Иске Себер җыры”, “Авыру комсомолец», “Эш карты”, “Эш баласы”, “Газета”, “Төнге марш” һ.б. күрсәтергә була. 1923нче елны Муса күп кенә пьесалар да яза. Алардан “Бибикәй кыз”, “Каз канаты”  Казан һәм Уфа сәхнәләрендә уйнала.

     Рабфакны тәмам иткәч, ул 1925нче елда, семьяны карау өчен, Оренбургка кайта. Оренбург губкомы Мусаны Орск өязе комсомол комитетына, инструктор итеп, комсомол эшенә җибәрәләр.

     1927-1933нче еллар арасында Мәскәүдә комсомол эшендә эшли. Мәскәү дәүләт университетының әдәбият факультетын тәмамлый. ”Кечкенә иптәшләр”, “Октябрь баласы” исемле балалар журналларында җаваплы редактор , “Коммунист” газетасында әдәбият-сәнгать бүлегенең җитәкчесе булып эшли. Бу чор характерлы шигырьләр:  “Еларгамы, көләргәме?”, “Больницада”, “Яследә”, ”Студент көндәлегеннән”, ”Үлемгә”  һ.б.

Бу чорда язылган шигырьләре “Иптәшкә”(1929), “Орденлы миллионнар”(1933), ”Шигырьләр һәм поэмалар”(1934),  рус телендә “Стихи Мусы Джалиля”(1934) исемле җыентыклар басыла.

     1935нче елда яңа төзелгән опера студиясендә әдәби бүлек җитәкчесе булып эшли башлый. Мәскәү Дәүләт консерваториясе каршында төзелгән Татар опера студиясенең төп бурычы – булачак Татар опера театрының җырчы һәм композиторлар кадрларын хәзерләү һәм шулай ук булачак театрга репертуар туплау иде.

     1938нче елда опера студиясе, эшен төгәлләп, Казанга кайта, һәм төбендә студия хәзерләнгән кадрлардан 1938нче елның декабрендә Казанда беренче Татар опера театры төзелә. Бу театр 1939нчы елның июнендә беренче сезонны ачып эшли башлый.  Муса студия белән бергә Казанга кайта. Татар опера театрында әдәби бүлек җитәкчесе булып эшли башлый.

2

     …1927нче елдан 1931нче елга чаклы 1нче Мәскәү дәүләт университетының әдәбият факультетында укый һәм аны тәнкыйть циклы буенча тәмамлый.

     1938 нче елның декабрендә опера студиясен тәмамлаган коллектив, үзенең эшен һәм консерваториядә укуын төгәлләп, Казанга кайта. 1939 нчы елның январеннән 1941нче елның 13нче июленә кадәр –РККАга мобилизацияләнгәнгә кадәр – Казанда Татар дәүләт опера һәм балет театрының әдәби-репертуар бүлеге мөдире булып эшли. Шул ук вакытта 1939нчы елның апрелендә Татарстан совет язучылары союзы идарәсе председателе булып сайлана һәм анда 1941нче елга кадәр эшли.

БАТЫРЛЫК ҺӘМ ТАЛАНТ ГӘҮДӘЛЕНЕШЕ

     М.Җәлилнең әсирлектә иҗат иткән әсәрләренең туган илгә әйләнеп кайтулары үзе бер тарих. Беренче дәфтәр — гарәп хәрефләре белән язылганы — 1946нчы елда кайта. Аны 1944нче елның февралендә Тегель төрмәсеннән Габбас Шәрипов алып чыга. Франциягә килеп җиткәч, аны Нигъмәт Терегуловка тапшыра. Ә ул, үз чиратында, дәфтәрдәге бөтен текстны әйбәтләп күчереп чыга. Димәк, Нигъмәт исемле милләтәшебез иң беренче булып М.Җәлил шигырьләренең кыйммәтен аңлаучы, аны халкыбызга җиткерү өчен зур тырышлык куючы, шул чор шартларыннан чыгып караганда,  бу юлда каһарманлык күрсәтүче.  Илгә кайткач, 1946 нчы елда ул әлеге дәфтәрне Татарстан Язучылар берлегенә тапшыра. М.Җәлилнең васыятен үтәүне Нигъмәт ага изге вазифа итеп карый. Билгеле  булганча, шушы дәфтәрнең бер бит ватанпәрвәр шагыйрьнең васыяте язылган. Анда болай диелә:

«Моны язды татарның билгеле шагыйре М.Җәлил… 1942нче елны сугышка килде һәм, әсирлектә күп газаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмада катнашуда, совет пропагандасын таратуда гаепләнеп кулга алынды. Бәлки аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен алтмышын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар, минем васыятем шул.

                                      М.Җәлил, 1943, декабрь»

     Латин хәрефләре белән язылган икенче дәфтәр исә әсирлектә бергә булган  Бельгия иле кешесе Андре Тиммерманс тарафыннан коткарылып калына. Ул аны Брюссельдәге безнең ил вакиллегенә тапшыра. Әнә шул юл белән да туган Татарстаныбызга кайта.

Беренче дәфтәрдә алтмыш ике, ә икенчесендә илле шигырь туланган. Димәк, барысы йөз дә унике әсәр. Әммә аларның унтугызы ике дәфтәрдә дә кабатлана.  Менә аларның исемнәре: “Тик булса иде ирек”, “Кызыл ромашка”, “Кошчык”, “Хәдичә”, “Томаулы гайшык”,”Сакчы”, ”Бүреләр”, Гашыйк һәм сыер”, “Соңгы җыр”, “Мәхкүм”, “Сөеклемә”, “Корыч”, “Күлмәк”,”Шагырь”, “Соңгы үпкә”, “Сугыштан соң”, “Тау елгасы”, “Була кайчак”, “ Чәчәкләр”.

     М.Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре “Моабит дәфтәре” исеме белән бөтен дөньяга мәгълүм.  Алар иң әүвәл бөтен нечкәлекләре белән туган татар телендә яңгырыйлар. Аларны тыңлаганда, татар теленең шигърилегенә, байлыгына, аның бик катлаулы хис-тойгыларны һәм фикерләрне белдерергә сәләтле булуына таң каласың. Шул ук вакытта алар дөньяның бик күп телләрендә, шул исәптән иҗат ителгән җир телендә –алманча да яңгырадылар. Аларны укыган һәркем татар шагыйренең талантына, батырлыгына сокланмый кала алмый.

III. ЙОМГАК

  М.Җәлилнең менә шулай бөек шигъри югарылыкта иҗат итүенең сәбәпләре байтак. Беренчедән, ул татар шигъриятенең күп гасырлык олы традицияләренә таяна.  Мәдрәсәдә,  Оренбург укытучылар мәктәбендә белем алганда ул Шәрыкның бай әдәбияты белән дә таныша. Университетта әдәбият-сәнгать казанышларының дөнья күләм үрнәкләрен үзләштерү аның караш офыкларын тагын да киңәйтә. Дөрес, аңа иҗатын билгеле бер идеология мохитендә, ягъни инкыйлабый эчтәлеккә өстенлек бирелү шартларында башлап җибәрергә һәм алып барырга туры килә. Бу хәл шигъри фикерләүнең юнәлешенә генә түгел, әсәрләрнең шәкеленә дә нык йогынты ясый. Ләкин шулай да аның иҗатында гомум- кешелеккә хас булган уй-хисләр дә шактый актив. Аның каләменә сөю, бәхет темалары да ят түгел. Кечкенә кешенең дөнья белән очрашканда туган самими тәэсирләре бу иҗатта эзлекле ачыла. Шул ук вакытта шагыйрь эпик киңлектән дә качмый. Поэма, либретто кебек катлаулы жанрларга да мөрәҗәгать итә. Аны чын мәгънәсендә бездә опера һәм балет либреттоларын булдыруны оештыручы, үзе дә бу өлкәдә актив иҗат итүче дип санарга кирәк. “Алтынчәч” операсының либреттосын иҗат итүе М.Җәлилнең халык әдәбиятын, аның мифологиясен, көнчыгыш традицияләрен һәм музыкаль жанрлар үзенчәлеген яхшы үзләштергән иҗатчы булуын раслый.

     Муса Җәлилне талантлы шагыйрь һәм каһарман шәхес буларак бөтен дөнья таныды. Иң эүвәл аны туган илебез зурлады. 1956нчы елда аңа (үлгәннән соң) Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Бер елдан соң  “Моабит дәфтәрләре” өчен илнең ул вакыттагы иң югары бүләгенә — Ленин премиясенә лаек булды. Аңа кадәр дә, аннан соң да берьюлы бу ике югары бүләкне алган кеше булмады, андый шәхес Муса Мостафа улы Җәлил генә иде.

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

1. Ә. Җәлил “М.Җәлил турында”, 1989.

2. Х. М. Җәлил “М.Җәлилне искә төшерү”, 1984.

3. Ф. Г. Галимуллин “Мәктәп китапханәсе” сериясе, XXXI том, 2004.

4. “Безнең якташларыбыз – Советлар Союзы геройлары” Кн. 1, Казань, 1984.

Сочинение язарга өЙРӘНӘбез методика һәм үрнәкләр «Яңалиф»

Подобный материал:

  • Дәрес №25 Электроскоп. Электр үткәрүче һәм электр үткәрмәүче җисемнәр. Электр кыры, 176.15kb.
  • Реферат язу өчен киңәшләр Тема сайлау һәм проблеманы билгеләү, 87.96kb.
  • Отчет осоронда муниципаль район хакимиәте үҙ эшмәкәрлеген Рәсәй Федерацияһы һәм Башҡортостан, 363.96kb.
  • Хәзерге татар теле татар халкының милли теле, халыкның рухи һәм мәдәни хәзинәсенең, 6578.54kb.
  • Программа казан -2006, 895.95kb.
  • Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган “Зирәкләр һәм тапкырлар”, 47.07kb.
  • 00 Фән һәм мәдәниятнең гомуми мәсьәләләре Общие вопросы науки и культуры, 4016.44kb.
  • Календарь знаменательных, 3856.62kb.
  • Дарь знаменательных и памятных дат. 2011 /Татарстан Респ, 3511.02kb.
  • Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, Iкатегорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 368.45kb.

Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш

План.

I. Матурлык (кеше матурлыгы) турында безнең уйлануларыбыз.

II. Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш.

  1. Ничек матур булырга, ягъни тышкы матурлыкны гына матурлык дип санап буламы?
  2. Батырлыкта — матурлык.
  3. Кешеләргә файдалы булу — үзе бер матурлык.
  4. Гадилек — үзе бер матурлык.
  5. Хезмәт кешесенең матурлыгы.
  6. Физик яктан матур булып буламы?
  7. Безнең арабызда матур кешеләр яши.
  8. Әдәбиятта матур кеше образлары.

III. Минем идеалым.

Эпиграфлар:

Много есть чудес на свете,

Человек из всех чудесней.

Софокл.

Никакая внешняя прелесть не может быть полной, если она не оживлена внутренней красотой. Красота души разливается подобно таинственному свету по телесной красоте.

В. Гюго.

Приветливость и доброта делают человека не только физически здоровым, но и красивым.

Д.С. Лихачев.

Файдалануөченматериаллар:

Кинофильм: «Чучело».

Әдәбият:

  1. Г. Әпсәләмов. «Ак чәчәкләр».
  2. Ф. Яруллин. «Җилкәннәр җилдә сынала».

Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чоры иҗатында туган ил һәм ирек темасы

План.

I. Ватанны ярату көче.

II. «Яшәсәм дә, үлсәм дә, тик Туган ил өчен!»

  1. Туган илен саклап күтәрелгән шагыйрь сүзе.
  2. «Пистолетым итте хыянәт».
  3. Җәлилнең Туган илгә мәхәббәт, тугрылык, дошманга нәфрәт белән сугарылган шигырьләр циклы.
  4. Шагыйрьнең Туган иле белән аерылу сагышы.
  5. Юк, барыннан да элек, тик булса иде ирек.
  6. Гомеремне дә бирәм халкыма.

III. Синең каршыңда башым иям, Җәлил!

Эпиграф:

Юк, барыннан да элек,

Тик булса иде ирек.

Кылычым булса кынымда,

Карабиным кулымда,

Сине саклап, туган җирем,

Мин ирләрчә үләр идем

Данлы сугыш кырында.

М. Җәлил.

Минем замандашым әдәбиятта һәм тормышта

План.

I. Яңа тормышка аяк басу алдыннан уйланулар.

  1. Мин кем, мин нинди?
  2. Кем булырга, нинди булырга?
  3. Үрнәк алырдай замандашларым бармы?

II. Кем син, нинди син, замандашым?

  1. Замандашымны күрә, таный белергә мине нинди китаплар өйрәтте?
  2. Ул антына тугрылыклы булып калды (Рифкать Миргазизов).

III. Минем замандашым үткән буыннарның васыятенә тугрылыклы.

Бәхет турында уйлану

План.

I. Бәхет — кешелек хыялы. Әдәбиятта бәхет темасы.

II. Кеше бәхете.

  1. Кешенең бәхете — көрәштә.
  2. Кешеләргә файдалы булу, аларны бәхетле итү — үзе бер бәхет.
  3. Бәхет — туган җирендә яшәү.
  4. Ярата һәм яраттыра белү — зур бәхет.
  5. Кешенең бәхете — хезмәттә.

III. Мин үз бәхетемне ничек күз алдына китерәм.

Эпиграф:

Ни син, бәхет?

Бер мине генә мени

Бу мәңгелек сорау йоклатмаган.

Гомер буе бер таң көткән кеше,

Гомер буе аңа таң атмаган.

И. Ихсанова.

Файдалану өчен әдәбият:

  1. Кол Гали. «Кыйссаи Йосыф».
  2. Г. Әпсөләмов. «Ак чәчәкләр».
  3. Ш. Хөсәенов. «Мәхәббәт һәм нәфрәт». «Казан утлары». №2, 1991 ел.
  4. М. Маликова. «Күрше бәхете».
  5. Г. Исхакый. «Сөннәтче бабай».

Гүзәл минем туган җирем

Туган ягым — гөлләр иле,
Гөлләр, сөмбелләр иле.
Гөлгә кунып сайрап кына
Үскән былбыллар иле.
Г. Зәйнашева.

Авылыбызда бер калкулык бар. Шул калкулыкка басам да авылымны күзәтәм. Уйларым, уйнак карлыгачлар шикелле, күңел күгендә әле төрле якка таралып китәләр, әле бер тирәгә тупланалар. Элек монда җилләр йөргән, имәннәр шаулаган, ак каеннар тирбәлгән. Шул каенлы-имәнле калкулык итәгеннән бормалана-бормалана тын инеш аккан. Авылыбыз нигезе өчен нәкъ шушы урынны сайлап алган борынгы ата-бабаларыбыз. Картлар сөйләвенә караганда, авыл атамасы да беренче килеп урнашкан кеше — Юраш атлы бабай исеменнән күчкән.

Бу — минем туган авылым — Иске Юраш, Татарстаныбызның бер почмагы. Җәй кояшының нурларына өртелгән ниндидер гаҗәеп яктылык эчендә утыра авылым. Мондый төс бары тик минем туган ягыма гына, Татарстаныма гына хастыр. Аның алсулыгы — кояштан, аксыл-сарысы — йортлары буявыннан, ап-агы — ромашка таҗларыннан, ә ачык зәңгәре аяз күктән иңгәндер. Шуларның бергә аралашуыннан туа торгандыр авылым чумып утырган яктылык диңгезенең гаҗәеп төсе. Ирексездән күңелдә шигъри юллар туа:

Җир йөзендә шундый авыл бар —
Тургайлары матур сайрыйлар,
Инеш-чишмәләре агарга
Җырлап торган көйләр сайлыйлар.
Чәчкән, урган тырыш игенче
Җир үбәргә анда тезләнә.
Өстендәге аксыл күлмәге
Кайнар тирдән аның тозлана.
Төрәз каксаң, анда һичкайчан
Кыланмыйлар өйдә юк булып.
Булмаса да йортта әллә ни,
Кунак итә барыбер утыртып.
Халкы аның алтын җәй төсле —
Буламы соң шуны онытып?
Иске Юраш! Шунда яшибез
Керсез күңелләрне җылытып.

Туган җир, туган йорт, туган авыл, Ватан! Болар — җанга иң якын сүзләр. Аларның чын мәгънәсен дә үсә төшкәч кенә аңлыйсың.

Туган ил минем өчен бишектән, әти-әни йорты бусагасыннан, авыл янындагы тугайлардан, урамда үсеп утыручы каеннан, язын ак чәчәккә төренә торган хуш исле шомырттан, басуларда җыр сузучы тургайлардан башланды. Туган йорт, авыл, район, республика… Еллар үткән саен Ватан төшенчәсе әнә шулай киңәя бара.

Татарстан Республикасы Идел һәм Кама елгалары кушылган урында урнашкан. Республикабызның территориясе зур түгел. Мәйданы алтмыш сигез мең квадрат километр. Шулай да халык саны ягыннан Татарстан — иң зур республикаларның берсе. Хәзерге көндә җөмһүриятебездә 3,7 миллион кеше яши. Туксаннан артык милләт бар.

Татарстан! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу исемдә! Элегрәк безнең бу исемне әйтергә дә хакыбызны тартып алганнар иде. Татарстан халкының бай табигатьле җирдә яшәп һәм хезмәт сөючән халык булып та, беркайчан да алдынгы илләр кебек мул һәм иркен яшәгәне булмады. Чөнки дәүләтебез ничә еллар буена кемнәргәдер буйсынып яшәде һәм җитештерелгән байлыкларның күбесе югарыдагылар кулына керә барды. Без үзебезнең кем икәнлегебезне дә онытырга тиеш идек һәм… дистәләгән «гобәрнә»ләрнең берсе итеп йөртелдек. Аннан соң күпме еллар үтте, күпме сулар акты. Ниһаять, халкыбызның зарыгып көткән көне, көрәшеп алган җиңү сәгате сукты.

Мең тугыз йөз туксанынчы елның утызынчы августы көнне республиканың бәйсезлеге, мөстәкыйльлеге игълан ителде. Татар милләтен тергезү, икътисади мөстәкыйльлек алу көрәшнең төп максаты итеп билгеләнде. Декларация кабул ителгәннән соң, шактый эшләр башкарылды. Элекке Татарстан АССР исеме Татарстан Республикасы дип үзгәртелде. Безнең беренче Президентыбыз сайланды. Бу җаваплы эшкә Минтимер Шәрип улы Шәймиев алынды.

Татарстан промышленносте һәм авыл хуҗалыгы зур үсеш алды. Ул ике йөздән артык промышленность продукциясе чыгара. Шулай ук республикабыз электр энергиясе җитештерү буенча алдынгы урыннарның берсен алып тора. Машина төзү, нефть чыгару буенча ул бөтен дөньяга танылды. Инде менә ничә дистә еллар буе туган җиребез куеныннан «кара алтын» чыга.

Бөек Ватан сугышы барган елларда, төгәлрәк әйтсәк, мең тугыз йөз кырык өченче елда «Шандыр тавы» итәкләрендә беренче тапкыр нефть табыла. Еллар узган саен нефть чыгару арта һәм илебездәге төп байлыкларның берсе булып тора.

Нефть табылгач, язучыларыбыз бу яңалыкны, әлбәттә, читләтеп үтә алмадылар. Бу өлкәдә Ибраһим Гази «Гади кешеләр», Шамил Бикчурин «Каты токым», Гариф Ахунов «Хәзинә» әсәрләре белән танылды.

Гариф Ахунов «Хәзинә» романында Идел-Урал буйларыннан җир мае эзләү тарихы турында сөйли, ягъни әсәрдә барачак вакыйгаларның гаять әһәмиятле булуын, бу мәсьәлә ничә буын кешеләренең игътибарын җәлеп иткәнен искәртә. Романда сурәтләнгән вакыйгалар Татарстан җирендә бара. Республикада нефть промышленностеның үсеше, андагы хезмәт кешеләренең тыйгысызлыгы, омтылышы күрсәтелә. Хезмәтнең кеше тормышындагы роле ачыклана. Роман нефтьчеләр турында, ләкин ул нефтьчеләр килүдән дә башланмый, Әлмәт шәһәренә беренче таш салынудан да башланмый, ә йөз дә өч яшьлек Йөзлекәй карчыкның үлеме белән башлана. Романда Йөзлекәй карчыкның үлеме тарихи бер вакыйга дәрәҗәсенә күтәрелә. Йөзлекәй карчык халкыбызның мәгълүм бер чоргы күңел сыйфатларын, мөнәсәбәтләрен үзе белән алып китә. Ләкин тормышның хикмәте аның бөтенләйгә өзелмәвендә, нигезенең буыннан буынга күчә бара алуында! Әйе, Татарстан җиренә яңа тормыш иңә! Нефть белән бергә, яңа заводлар, яңа калалар белән бергә Татарстан җиренә яңарыш чоры килә! Нефть белән бергә Татарстан туфрагында яңа тормыш мөнәсәбәтләре шытып чыга. «Хәзинә» романы шушы катлаулы чор, каты көрәш тудырган яңа мөнәсәбәтләргә, яңа кешеләргә багышланган.

Һәркемгә үз иле кадерле. Безгә үз тормышыбызны, телебезне сакларга, ныгытып өйрәнергә кирәк. Үз тарихын, мәдәниятен, телен белгән кеше генә азат, ирекле, бәхетле була, туган илен ярата, башка халыкларга хөрмәт белән карый ала. Горур кеше беркайчан да Туган иленең хәерче, ирексез булуына юл куймый. Күптән түгел үзебезнең район газетасы «Алабуга нуры» битләрендә авылдашыбыз Раиф абый Сәлимовның «Авылыбыз атамалары» дигән мәкаләсе басылып чыкты. Ул анда авылыбыз исеменең килеп чыгышын, тирә-юньдә урнашкан авылларның атамалары нәрсә аңлатканлыгы турында язды.

Татарстанда мең тугыз йөз сиксән сигезенче елда милли хәрәкәт башланды. Бу хәрәкәт «Татар иҗтимагый үзәге» дип аталды. Үз халкы язмышына битараф булмаган һәр кеше бу хәрәкәткә кушылды. Татар милләтен тергезү, икътисади мөстәкыйльлек алу көрәшнең төп максаты итеп билгеләнде.

Татар иҗтимагый үзәгенең Алабуга бүлеге әгъзасы булган Фирдәвес абый Хуҗин бу хәрәкәткә үзеннән бик зур өлеш кертә, «Алабуга нуры» газетасы битләрендә әледән-әле чыгып килүче хикәяләрендә татар халкы язмышы, авыл проблемалары белән янып-көеп, борчылуын күрәбез.

Татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын торгызу буенча да эш алып барыла. Бер ел элек авылыбызда мәчет ачылу тантанасы булды. Ата-ана, мәктәп, җәмәгатьчелек биреп бетерә алмаган тәрбияне бәлки дин аша кабул итәр яшьләребез. Мөстәкыйльлек алу, динебезне яңарту, телебезне үстерү, дәүләтебезне тагын да ныгытыр, байлыгыбызны арттырыр, халыклар дуслыгын көчәйтер дип ышанасы килә.

Бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендә һәм күп кенә башка төбәкләрдә дә күпмилләтле Татарстан көннәре үткәрелә. Татарстанның сәнгать осталары, язучылар төрледән-төрле һәм бай эчтәлекле программа белән баралар. Чөнки халык мәдәнияте гаҗәеп үзлеккә ия: ул кешеләрне берләштерә, мәрхәмәтлерәк итә.

Татарстан көннәре халкыбызның чын дуслык бәйрәменә әверелде. Әйе, бу бәйрәм күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Бу — безнең халкыбыз өчен бик сөенечле хәл.

Татарстанны бүген бөтен дөнья таный. Республикам өчен кичергән горурлык хисләремне шагыйрь Зыя Мансурның изге фикерле шигъри юллары аша белдерәсем килә:

Йөзең нурлы, сулышың киң,
Юлларың иркен синең.
Яхшы җырга тормышың тиң,
И газиз җирем минем!

Like this post? Please share to your friends:
  • Сочинение моя семья 9 класс огэ
  • Сочинение муса джалиль герой шагыйрь
  • Сочинение моя семья 5 класс по русскому языку для мальчиков
  • Сочинение моя семья 5 класс по русскому языку для девочек
  • Сочинение моя семья 5 класс однкнр 20 предложений