Сочинение на тему хасан туфан ижатында мэхэббэт лирикасы

Обновлено: 11.03.2023

Аксубай волосте Иске Кармәт авылында крестьян гаиләсендә унынчы бала булып дөньяга килә.

Авылындагы яңа мәктәпкә укырга керә, күрше чуваш авылында русча да укый.

Тобол губернасының Ахман авылына абыйлары янына китә. Бакыр мәгъдәне чыгару эшенә керешә. Соңрак аны Уфадагы “Галия” мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр.

Уралдагы Лысьва заводына эшкә керә, анда ул слесарь, токарь булып эшли.

Урал һәм Себер мәктәпләрендә укыта.

Үзлегеннән укып белемен тирәнәйтү белән шөгыльләнә, халык аваз иҗатын өйрәнә.

Казанга килә һәм шунда төпләнеп кала. Башта Бишбалта бистәсендә балалар укыта, аннары “Совет әдәбияты” журналы редакциясендә, радиокомитетта эшли.

“ Урал эскизлары” исемле атаклы шигырьләр бәйләме һәм поэмалары туа.

“ Башлана башлады”, “Ике чор арасында”, “Бибиевлар” исемле поэмалары чагарыла.

Сәяхәттә йөри. Кавказда һәм Урта Азия республикаларында була. “Узып барышлый” дигән шигырен яза.

“ Ак каен”, “Озату” шигырьләрен яза.

Язучалар союзыннан чыгарыла.

Кулга алына һәм Казан төрмәсенә ябыла.

Үтерүгә хөкем ителә. Соңрак үлем карары ун еллык төрмә белән алыштырыла. Төрмәдә сугышка кирәк-яраклары эшләүче бригадада эшли. “Каеннар сары иде”, “ Авырган минутларда”, “Хәят” шигырьләре языла.

Төрмәдән чыгу белән сөргенгә җибәрелә.

“ Кырда ике ак канат ята”, “Алмаз” шигырьләре языла.

Казанга кайтып төшә.

Татарстан прокуратурасы аңа ташланган барлык гаепләренең нигезсез булуын раслый.

Хәсән Туфан үлә.

Агыла да болыт агыла

Агыла да болыт агыла
Туган-үскән җирләр ягына;
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр,
Нәрсә әйтер туганнарыма?!
Агыла да болыт агыла.

Нәрсә әйтсен: берни белми ул,
Хәбәре юк минем йөрәктән.
Мине бары чылатып үтте
Кукурузлар белән беррәттән.
Нәрсә әйтсен: берни белми ул.

Роман кебек күңелле син, юл!
Азмы синдә гомер уздырдым,
Ничә кием чабата синдә,
Ничә кием итек туздырдым!
Роман кебек күңелле син, юл!

Ә син, яңгыр, искә төшермә
Итегемнең ничек икәнен.
Яланаяк килдем дөньяга,
Шулай гына, бәлки, китәрмен.
Ә син, яңгыр, искә төшермә!

Зират бит ул сабантуй түгел,
Нигә анда киенеп китәргә?
Бу дөньяның бер пар итеген
Нигә юкка әрәм итәргә?
Зират бит ул сабантуй түгел.

Агыла да болыт агыла
Таулар аша Казан ягына;
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр
Нәрсә әйтер туганнарыма?!
. Агыла да болыт агыла.

Оценить 1113 0

Әлки районы Чуаш Кичүе урта мәктәбе

Хәсән Туфан иҗатының тормышчан-биографик нигезләре.

(Дәрес-презентация)

Укытучы: Фатыйхова Резидә М.

2014 нче ел

Тема: Хәсән Туфан иҗатының тормышчан-биографик нигезләре.

Эпиграф: “Шагыйрьнең үзе турында белергә теләсәгез, аның шигырьләрен укыгыз”, дигән гыйбәрә бар.

Ничек икән синең йөрәк?- дисәң,

Ничек икән гомер көннәрең?-

Кулыңдагы китабымда, чордаш,

Шигырьләрдә минем йөрәгем.

(Хәсән Туфан)

-Әмма шагыйрь йөрәген тулырак аңлар өчен, аның биографиясен, ул кичергән әһәмиятле вакыйгаларны, ул яшәгән урыннарны, аның тормышына кагылып үткән төбәкләрне дә белергә кирәк. Чөнки шигырьләрендә һәр сүзнең, һәр детальнең әһәмияте бар.

Максат: шагыйрьнең тормышчан-биографик нигезләре белән таныштыру, анализ ясый белүне камилләштерү, фикер йөртү сәләтен үстерү, якыннарыңа, туганнарыңа ярату, ихтирам хисләре тәрбияләү.

Метод, алым: укытучы сүзе, эзләнү-тикшеренү, сорау-җавап, укучылар сөйләве.

Җиһазлау: шагыйрьнең портреты, аның китаплары, Хәтер китабы 2 томда, хронологик таблица, компьютер, магнитофон, “Мәйдан” журналы.

Дәрес барышы

Оештыру.

-Исәнмесез, укучылар!

-Кәефләрегез ничек?

Без бүгенге дәрестә поэзиябезнең бөеклеге, тирәнлеге, горурлыгы булган Хәсән Туфанның тормышы, иҗаты белән танышырбыз.Шигъриятебезнең якты йолдызлары Г.Тукай, Һ.Такташ, М.Җәлил дисәк, алар янында яктыларның берсе булып Х.Туфан балкый.

-Дәресебезнең эпиграфы итеп Х.Туфанның үзенең сүзләрен алдым.

-Ни өчен шул юллар икәнен дәрес ахырында әйтерсез.

2. Хәзер безне шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән укучылар үзләре таныштырып китә.

(1 укучы 20-30 нчы еллар, 2 нче укучы 40-50 нче еллар, 3 нче укучы 60-70 нче еллар иҗаты белән таныштыралар)

Әйе, укучылар, ил күләмендә барган репрессия афәте беркемне дә читләтеп үтми . Безнең Чуаш Кичүе авылыннан да бер гаепсезгә кулга алынып, репрессия корбаннары булган авылдашларыбыз бар. Менә алар:

Ибраһимов Зариф (1989 нчы елда акланган)

Исхаков Мияссәр (1989 нчы елда акланган)

Исхаков Галимҗан (кирәкле документлары булмау сәбәпле акланмаган)

Гомәров Мөбәракша (1989 нче елда акланган)

3 кешенең документларын тикшергәннән соң, аларны гаепсез дип табып, исемнәре яңадан аклана.

Укучылар, хәзер мин сезгә Х.Туфан шигырьләреннән өзекләр язылган карточкалар таратам. Ә сез шул шигырьләреннән тормышын чагылдырган юлларны билгеләгез.

(Әдәбият дәфтәрләрендә эшләү. Индивидуаль эш).

Х.Туфанны шигырьләреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

-Укучылар, сезгә аның күңелегезгә якын шигырьләрен ятларга кушылган иде.

Агыла да болыт агыла”, “Ромашка”, “Кайсыгызның кулы җылы?”, “Каеннар сары иде”,

-Үзегезнең алдыгызга шундый сорау куегыз.

-Сез сөйләгән шигырьләрдә тормышчан-биографик нигезләре чагыламы?

Нәтиҗә ясау.

Аның шигырьләре турында сез уйландыгызмы? Шагыйрьнең күп кенә шигырьләре сөекле хатынына багышлана. Х.Туфан шигырьләрен лирик-герой исеменән яза. Димәк, ул үзен күз алдында тота. Хис-кичерешләрен лирик герой аша әйтеп бирергә тырыша.

Слайд ачыла.

2000 нче елның ямьле май аенда Әлки районы татар теле укытучылары Аксубай районы Иске Кармәт авылында Х.Туфан музеенда булдык. Эченә килеп кергәч тә,шагыйрьнең магнитофон язмасында үзе сөйләгәннәрне ишеттек.

Музейда аның күп кенә китаплары, рәсеме, хатынының рәсеме, эш өстәле, утырып эшләгән урындыгы, хатынына бүләк иткән радикюле, Сөргеннән тотып кайткан чемоданы, токынлыкта булганда үзе теккән күлмәге, чалбары һ.б. экспонатларын күрү бәхетенә ирештек.

Шигырь юлларында язып калдырганча, музей эчендә барысы да “аны хәтерләтә”. Без бу сәяхәттән бик зур онытылмас тәэсирләр белән кайттык. Шагыйрьнең үзе белән якыннан күреп сөйләшкән кебек булдык.

Ә хәзер, әйдәгез әле без дә яшь шагыйрьләр булып карыйк. Мин сезгә 2 сүз бирәм, сез шулар ярдәмендә шигырь язып карарсыз.

Туфрак, яфрак

Кире информа ц ия.

-Ни өчен дәреснең темасы шулай аталды?

-Укучылар,әйтегез әле Х.Туфанның иҗаты сезне кызыксындырдымы?

Нәтиҗә. Х.Туфан татар әдәбиятында үзенә бер аерым урын алып тора. Үзенең гүзәл шигырьләре белән генә түгел, күңел кылларын сыкрата торган язмышы белән дә. Әйтергә кирәк, Туфан – Сталин төрмәсенең бөтен газабын кичергән, 16 ел гомерен туган җиреннән читтә үткәргән кеше. Шигырьләрендә моң, сагыш, сагыну шуңа бәйләнгәндер дә. Күпме еллар буе яраткан хатыныннан, кызы Гөлгенә белән улы Идегәйдән аерылып читтә яшәгәндә йөрәгенең ничек сыкравын үзе генә белгәндер.

Ә хәзер дәресебезне Х.Туфан сүзләренә Сара Садыйкова көй язган “Казан кичләре” дигән җыр белән дәресебезне тәмамлыйбыз.

Детство и юность

Хасан родился в Татарстане, в селе Старая Киреметь, зимой 1900 года, его точная национальность неизвестна. Образовательных учреждений там не было, а потому первым учителем в биографии мальчика стал его отец, который научил сына читать и писать. Когда в селе открылась школа, он пошел учиться туда.

Личная жизнь

Туфану удалось построить счастливую личную жизнь. Будучи человеком скромным и застенчивым (это видно и на его фото, где мужчина выглядит сдержанным и задумчивым), ему удалось познакомиться с Луизой Салиаскаровой, которая впоследствии стала его женой. Она подарила мужу двоих детей — дочь Гульгину и сына Идегая (он рано умер от болезни).

Луиза стала для Хасана музой в творчестве и опорой в трудные моменты жизни. Когда писателя отправили в ссылку, его жену выгнали с работы, лишив денег и карточек на продукты. В ту пору во многих казанских школах работали госпитали, куда завозили раненых. Им требовалось много крови для переливания, а тем, кто приходил ее сдавать, платили продуктами, чтобы восстановить организм. Несмотря на нужду, женщина отправляла их мужу, понимая, как ему тяжело. Как заключенному ему приходилось выполнять самые тяжелые и вредные работы. А когда после болезни Туфан не мог выполнять норму, паек сокращали вдвое, выдавая на день лишь небольшой кусок хлеба.

Каждый новый день, проведенный в лагере, делал его еще более худым. Мужчина терял желание жить, перестал испытывать хоть какие-то эмоции, кроме смертельной усталости. А вскоре Хасан стал замечать, что полнеет. Только это была голодная отечность, не предвещавшая ничего хорошего. Однажды его вызвали к лагерному коменданту — никаких хороших эмоций по этому поводу поэт не испытывал. Поэтому, когда человек в форме протянул передачу от жены, изумлению заключенного не было предела. Теперь он хоть немного мог утолить голод.

Несмотря на огромную любовь, супруга не дождалась Хасана: она умерла до его возвращения в родную Казань.

Книги

В 1930 году Туфан получил должность редактора в Татарской радиовещательной компании, и одновременно начался новый период и в творческой жизни автора. Он решает перейти от эпоса к лирике, впоследствии его стихи тех лет превратились в популярные народные песни, которые часто звучали у татарского народа во время гуляний и праздников.

Нажмите, чтобы узнать подробности

1.Х?с?н Туфан и?атында гуманизм м?сь?л?л?рен ачыклау.

2. Шагыйрь лирикасында м?гън? эчт?леген символик образлар бел?н баету ?зенч?лекл?рен тикшер?.Х?с?н Туфан поэзиясенд? ф?лс?фи фикер h?м кешелеклелек мотивларыны? ?h?миятен ачыклау. Х?с?н Туфан и?атында ф?лс?фи фикер h?м кешелеклелек мотивларын ?йр?н?.

Хәсән Туфан иҗатында фәлсәфи фикер hәм кешелеклелек мотивлары

Хәсән Туфан иҗатында фәлсәфи фикер hәм кешелеклелек мотивлары

Эзләнү-тикшеренү эшенең максаты: Хәсән Туфан поэзиясендә фәлсәфи фикер hәм кешелеклелек мотивларының әhәмиятен ачыклау.

Эзләнү-тикшеренү эшенең максаты:

Хәсән Туфан поэзиясендә фәлсәфи фикер hәм кешелеклелек мотивларының әhәмиятен ачыклау.

Бурычлар: 1.Хәсән Туфан иҗатында гуманизм мәсьәләләрен ачыклау. 2. Шагыйрь лирикасында мәгънә эчтәлеген символик образлар белән баету үзенчәлекләрен тикшерү.

1.Хәсән Туфан иҗатында гуманизм мәсьәләләрен ачыклау.

2. Шагыйрь лирикасында мәгънә эчтәлеген символик образлар белән баету үзенчәлекләрен тикшерү.

Хәсән Туфан иҗаты – тирән кешелеклелек хисләре, дәртле фикер поэзиясе.

Хәсән Туфан иҗаты – тирән кешелеклелек хисләре, дәртле фикер поэзиясе.

Хәсән Туфанның лирик герое, нинди генә драматик шартларга эләкмәсен, hәрвакыт чын кеше, нык рухлы, югары идеаллы, корыч ихтыярлы Кеше булып кала. Кеше hәм заман проблемасын шагыйрь гуманистик рухта хәл итә.

Хәсән Туфанның лирик герое, нинди генә драматик шартларга эләкмәсен, hәрвакыт чын кеше, нык рухлы, югары идеаллы, корыч ихтыярлы Кеше булып кала.

Кеше hәм заман проблемасын шагыйрь гуманистик рухта хәл итә.

Хәсән Туфан иҗатында чынбарлыкка фәлсәфи караш елдан-ел тирәнәя бара. Ул дөньяга фәлсәфи күзлектән карарга омтыла.

Хәсән Туфан иҗатында чынбарлыкка фәлсәфи караш елдан-ел тирәнәя бара.

Ул дөньяга фәлсәфи күзлектән карарга омтыла.

Мәхәббәт лирикасының энҗеләре булып саналган “Сиңа”, “Тургай нигә дәшми?”, “Әйткән идең” шигырьләре сөекле хатыны Луиза Салиаскаровага багышлана.

Мәхәббәт лирикасының энҗеләре булып саналган “Сиңа”, “Тургай нигә дәшми?”, “Әйткән идең” шигырьләре сөекле хатыны Луиза Салиаскаровага багышлана.

Кеше белән Табигать арасындагы мөнәсәбәт мәсьәләсе, пейзаж лирикасы Туфан иҗатында аерым урын тота. Шагыйрә йөрәкле әнисе аны матурлыкны аңларга, сиземләргә өйрәтә.

Кеше белән Табигать арасындагы мөнәсәбәт мәсьәләсе, пейзаж лирикасы Туфан иҗатында аерым урын тота. Шагыйрә йөрәкле әнисе аны матурлыкны аңларга, сиземләргә өйрәтә.

Туфан кеше белән табигать арасындагы рухи якынлыкны гына түгел, матди туганлыкны да ачып бирү дәрте белән яши. Кеше - табигатьнең иң югары иҗат казанышы, горурлыгы, “сөйли, җырлый, сагына” (“Сөйли торган материя”) торган бер кисәге генә түгел, ул хәзер галәмнең башка бернинди зат белән дә бүлешми торган хуҗасы да.

Туфан кеше белән табигать арасындагы рухи якынлыкны гына түгел, матди туганлыкны да ачып бирү дәрте белән яши. Кеше — табигатьнең иң югары иҗат казанышы, горурлыгы, “сөйли, җырлый, сагына” (“Сөйли торган материя”) торган бер кисәге генә түгел, ул хәзер галәмнең башка бернинди зат белән дә бүлешми торган хуҗасы да.

Кешене тагын да бәхетлерәк, рухи яктан баерак итү өчен, олы мәңгелекне, табигатьне тирәнрәк аңлап өйрәнергә кирәк. Бу проблема Туфанның бик күп фәлсәфи шигырьләренең нигезендә ята.

Кешене тагын да бәхетлерәк, рухи яктан баерак итү өчен, олы мәңгелекне, табигатьне тирәнрәк аңлап өйрәнергә кирәк. Бу проблема Туфанның бик күп фәлсәфи шигырьләренең нигезендә ята.

Туфан табигать күренешләре аша кешенең фикерләү рәвешен чагылдыра, аның интеллектына үтеп керә.

Туфан табигать күренешләре аша кешенең фикерләү рәвешен чагылдыра, аның интеллектына үтеп керә.

Хәсән Туфанның саф милли рухта иҗат ителгән әсәрләре дә фәлсәфи тирәнлектә, патриотик, гуманистик фикерләр яктылыгында язылганнар. Хәсән Туфан иҗаты игътибарга, хуплауга hәм өйрәнүгә лаеклы.

Хәсән Туфанның саф милли рухта иҗат ителгән әсәрләре дә фәлсәфи тирәнлектә, патриотик, гуманистик фикерләр яктылыгында язылганнар. Хәсән Туфан иҗаты игътибарга, хуплауга hәм өйрәнүгә лаеклы.

Презентацияне әзерләде: татар теле hәм әдәбияты укытучысы Садыйкова Гөлсинә Минзариф кызы

Презентацияне әзерләде:

татар теле hәм әдәбияты укытучысы Садыйкова Гөлсинә Минзариф кызы

Читайте также:

      

  • Урок сочинение по картине пластова первый снег 9 класс
  •   

  • Иван бунин книга сочинение егэ
  •   

  • Урок сочинение в форме письма 8 класс
  •   

  • Семейная хроника аксаков сочинение
  •   

  • Сочинение заметка в публицистическом стиле

Татар әдәбияты

11 нче сыйныф

Тема: Х. Туфан иҗатында мәхәббәт лирикасы.

Максат: Х. Туфанның мөмкин кадәр күбрәк лирик шигырьләре белән таныштыру;

Укучыларның сөйләм телен үстерү;

Шигырләр хакында фикер йөртә белергә, аны аңларга-төшенергә өйрәтү, сәнгатьле сөйләү күнекмәләре бирү;

Укучыларда илгә, ата-анага, сөйгән ярга, дус ишләргә, табигатькә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: плакатлар, Х. Туфан “Сайланма әсәрләр”, “Ак чәчәк атар иде” китаплары магнитофон язмасы, портрет, презентация.

Дәрес планы:

I Укучыларга дәреснең темасын игълан итү:

Укучыларның теманы дәфтәрләренә язып куюы;

Укытучының кереш сүзе;

Мәхәббәт” сүзен ачыклау.

II Яңа материалны аңлату:

Дәреснең алга таба ничек дәвам иттереләчәген әйтү;

Агыла да болыт агыла” шигырен уку, анализлау;

Берничә укучының фикерен тыңлау;

Кайсыгызның кулы җылы” шигыре белән танышу;

Магнитофон тасмасыннан “Әйткән идең” дигән җырны тыңлау;

Әйткән идең” шигырен уку, анализлау.

III Йомгаклау:

Укытучы сүзе;

Сорауларга җавап бирү;

Тест эшләү.

IV Өй эше: “ Х. Туфанның мәхәббәт лирикасы” кечкенә күләмле инша язу.

Дәрес барышы.

Исәнмесез укучылар! Тактадагы плакатка күз төшерик әле. Анда нинди сүзләр язылган. “ Дөньяда иң гүзәл нәрсә — мәхәббәт!” Димәк, без бүген дәрестә мәхәббәт турында сөйләшәчәкбез. Дәресебезнең темасы “ Х. Туфан иҗатында мәхәббәт темасы” ( Дәфтәрләргә теманы яздыру)

Кайнар йөрәк ялкынын кешелеккә атып торучы вулкан…” –ди Н.Юзиев Х.Туфанның мәхәббәт лирикасы турында.

Х.Туфанны, барыннан да элек, үзенең фаҗигале язмышын, фаҗигале мәхәббәтен чагылдырган лирикасы белән кабул итәбез. Шул ягы белән ул үзенең генә түгел, ә чорның да, халкыбызның да язмышын ачты. Без сезнең белән алдагы дәрестә аның тормыш юлы белән танышып киттек, ә хәзер аны тиз генә искә төшереп китәчәкбез. ( Презентация күрсәтү, бер укучы сәнгатьле итеп укып бара)

Гомер кешегә бер генә мәртәбә бирелә. Әнә шул гомер эчендә мәхәббәт иң изгесе һәм сиңа көч, куәт, алга ашкыну, яңага күтәрелү өчен иксез – чиксез илһам – рух бирә!

Хәзер “мәхәббәт” сүзен ачыклап үтик. Бу сүзнең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз? ( Мәхәббәтнең төп мәгънәсе: кемне яки нәрсәне булса да бик нык якын күрү, кемгә яки нәрсәгә булса да чын күңелдән бирелгәнлек хисе.)

Мәхәббәтнең нинди төрләрен аерып әйтә аласыз? ( Илгә — Ватанга мәхәббәт, ата – анага, якыннарга, сөйгән ярга, табигатькә мәхәббәт.)

Сөйгән яр дигән төшенчәне ничек аңлатыр идегез? ( Башка җенестән булган яраткан кеше, гыйшык төшкән кеше.)

Сезнең шундый сөйгән кешегез бармы соң? Бардыр, әлбәттә. Яшьлек шуның белән матур, шуның белән гүзәл. Әйдәгез әле, үзегезнең хисләрегезне Х.Туфан шигырьләренең лирик герое хисләре белән чагыштырыйк. Ни дәрәҗәдә тәңгәл килә икән алар? Гомумән, кеше дигән бөек затка сез ни дәрәҗәдә мәхәббәтле? ( Яраткан кешеңнең начар гадәтләре күзгә ташланмый, аның өчен барысын эшләргә дә әзер буласың, гомумән, кешене алганда, аңа игътибарлы булырга, кайгы – борчуларына битараф калмаска, башка кешеләр турында гайбәт сөйләмәскә.)

Дәресне дәвам иттереп, без башта Х.Туфан укуында бер шигырь тыңлап китәрбез. (“Бәхет” )

Хәзер темага караган шигырьләре белән танышып китәрбез, аннары шулар турында фикер алышырбыз. Һәр укылган шигырьнең исемен дәфтәрләрегезгә теркәп барырсыз. Дәрес азагында кайбер сорауларга җавапларны ачыклап үтәрбез.

Агыла да болыт агыла” шигырен уку.

Бу шигырьдә нинди хисси сурәтләр чагыла? (Шигырьдә шагыйрьнең әрнүе чагыла.) Тагын? (Моңсулык, сагыш, туган илгә мәхәббәт)

Ул кайсы юллар икән, шуны ачыклыйк әле?

Агыла да болыт агыла

Туган — үскән илләр ягына”

Болыт аның туган иленә кайта ала, ул ирекле, ләкин Туфан яраткан туган иленә, сөйгәннәре янына кайта алмый, ул ирекле түгел.

Кабатланган саен кабатланмас хисси сурәтләр хасил иткән әлеге юлларны шамаилгә язып куярлык”, — ди язучы Марсель Галиев. Болгариядән бер укучы менә нәрсәләр яза: “Бер китапханәдә рус телендәге китапларны актарганда, Сезнең җыентыкка күзем төште. Нинди шигырьләр икән дип, берничәсен укып карамакчы булдым. Ләкин, укый торгач, бирелеп китеп, соңгы шигырьләргә кадәр укып чыктым. Һәм аларның шулкадәр матур, җылы талантлы язылуына гаҗәпләндем. Минем шатлыклы гаҗәпләнүем Сезнең хөрмәтле халкыгызга – миңа таныш булмаган татар халкына туганлык мәхәббәте булып әверелде.” Күрәсез: шигырьләр нинди олы миссия башкаралар. Бу очракта татар халкының визит карточкасы

миссиясен үти.

Агыла да болыт агыла…” Әйе, бик дөрес әйттегез бу юлларда моңсулык бар. Андагы чарасызлык йөрәкне кыса. Гомер – гомергә шагыйрьләрне я үтергәннәр, я сөргәннәр.

Мине бары чылатып үтте

Кукурузлар белән беррәттән …” – ди шагыйрь. Ничек уйлыйсыз, шагыйрь яңгыр турында нәрсә әйтергә теләгән икән? ( Җылы яңгыр каты җирне дә, каткан күңелләрне дә чылата, дәвалый.)

Әйе, бик дөрес әйттегез. Җылы яңгыр Хәсән Туфанның да күңелен йомшарткан.

Кукуруз кыякларында яңгыр тамчылары… . Туктагыз. Кукуруз дигәннән аны игүне бездә киң җәелдергән кеше кем булды икән? ( Хрущев)

Әйе, Хрущев. Шәхес культын фаш итүчеләрнең дә иң күренеклесе шул кеше ич! Х.Туфан гап- гади кукуруз сүзе белән безне әнә шундый гомумиләштерүгә этәрә. Димәк, Х.Туфанның төрмәдә утыруында Хрущевның да өлеше бар икән. Кукуруз сүзен Туфан нәрсә итеп алган?

Метафора итеп.

Нәрсә соң ул метафора?

Күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру.

Туктагыз әле, кукуруз нинди предмет соң ул?

Җансыз.

Яңгыр кукурузны да, Туфанны да чылаткан. Димәк, яңгыр Туфанга битараф дип әйтә алабыз икән. Ул аны юлда очраганга гына чылаткан. Ә Туфанның болыт турында уйлары нинди соң?

Ул аны көткән, туган ягыннан, сөйгәненнән хәбәр китерер дип, ләкин яңгыр аңа битараф. Бу юлларны ул, мөгаен, үзеннән сорау алулар өзелгәннән соң язгандыр, үзенең исән икәнлеген илгә дә, туганнарына да дәлиллисе килгәндер.Аның турында онытсалар да ул бит туган илне сагына, ярата.

Тәрәзәне чиртер дә яңгыр,

Нәрсә әйтер туганнарыма?” – ди шагыйрь. Бу юлларда нәрсә чагыла?

( Сагыш хисе, чөнки яңгыр аңардан хәбәр алып китмәде, туганнарыннан да хәбәр китермәде)

Яланаяк килдем дөньяга,

Шулай гына, бәлки, китәрмен “ Бу юллары белән нәрсә әйтергә теләгән?

Яланаяк килү… Бу нәрсә аның табигать баласы булуыннан киләдер. Ул һаман шул килеш. Җанны изгән җәбер – золымнар да аның күңеленнән самимилекне, кешелеклекне кысып чыгара алмаган. Башкача булса, шагыйрь аягурә кала алыр идемени соң?!

Шигырьне анализлап чыкканнан соң, нинди нәтиҗә ясый алабыз инде?

Шигырьдә кеше горурлыгына, кеше җанының бөеклегенә һәм хисләрнең сафлыгына дан җырлана. Кыскасы, кешегә, мәхәббәткә дан җырлана (Дәфтәрләргә язып кую)

Кайсыгызның кулы җылы?” шигыре белән танышу.Ничек уйлыйсыз, Туфан бу шигырен кемгә атап язды икән? – Хатынына. Бик дөрес. (Газета материалыннан өзек укып китү.)

Җылы кул дигәнне сез ничек аңлыйсыз?

Яралы йөрәкне бәйләү өчен бары тик җылы куллар, чиста, пакъ куллар гына кирәк.

Бәйлисе бар йөрәкне” сүзтезмәсе нинди мәгънәне аңлата? Йөрәкне бәйләп булмый бит?

Авырткан җирне бәйлиләр, ә бу очракта тынычлык, юану эзләү.

Җылы куллы кешеләр беренче чиратта кемнәр?

Туганнар, дуслар, сөйгән яр.

Сугышлардан замана туктап торган арада” – бу тарихыбызда кайсы вакыт икән?

Сталин үлгәннән соң.

Туфан туган илгә ничәнче елда әйләнеп кайта? (1956 елда)

Яраларны ямаштырып” сүзтезмәсе нинди мәгънәгә ия.

Өмет итү, барысы да үзгәрер дип көтү.

Алга таба без укып без нәрсә турында белдек?

Аның якын кешесе үлгән.

Шушы мәгънәне аңлаткан юлларны табып укыгыз.

Кайттым бусы алкалары, бусы кабере диделәр.

Алка һәм кабер нинди предметлар?

Җансыз, салкын.

Менә ни өчен Туфанга җылы куллар кирәк икән.

Юллар озын иделәр” автор нәрсә әйтергә теләгән?

Күп еллар кайта алмаган.

Укучылар бу кеше аңа никадәр якын булды икән, шигырьдән шул юлларны табып укыгыз әле. (Вулканнарга керер идем шундадыр ул дисәләр…)

Әйе, бик дөрес. Димәк, Х.Туфанның хатыны Луизага булган мәхәббәте бик көчле. Ул, хәтта, кайнап торган вулканга да керергә әзер. Тик сөйгәне генә исән булсын. Ләкин тормыш без уйлаганча гына бармый шул. Туфанны да ул шулай бик күп мәртәбәләр сыный. (Дәфтәрләргә язып куябыз: Бу шигырьдә лирик геройның иреккә омтылышы, күңелендәге моң, мәхәббәте, сагыш һәм җан сыкравы булып яңгырый.)

Хатыны Туфанга үзе исән чагында әйткән була. Әгәр дә кемгәдер гашыйк булсаң, миннән яхшыракны сөй дип. Менә хатыны үлгәнгә дә күп еллар үткән. Туфан Луизага охшаган кешене очраткан. Ләкин ул аның анарга караганда яхшымы, юкмы икәнен белми. Туфан аптырап аның рәсеме янына килә. Ләкин рәсем җансыз, ул аңа җавап бирә алмый. Туфан аптырашта калган. Әйдәгез әле без аның бу шигырен дә укып китик.

Шагыйрьнең бу шигыренә Әнвәр Бакиров көй язган. Әйдәгез шул җырны магнитофон тасмасыннан тыңлап үтик.

Җыеп кына әйткәндә, Х.Туфанның мәхәббәт лирикасы татар поэзиясендә аерым урын тота. Аның тагын “Җилләр исә”, “Гүзәл дә түгел кебек син”, кебек парчаларын, шигырь белән икәүдән – икәү генә калып, кат –кат укыйсы, аерым юлларын мәхәббәт догасы итеп туктаусыз кабатлыйсы килә. Алар бер – берсен дәвам иттергән лирик романны хәтерләтәләр. Кешенең иң изге хисләрен, йөрәк серләрен, омтылышларын гаҗәеп бер осталык, сокланып туймаслык нәфислек белән сурәтләгән бу әсәрләр, минемчә, Туфанны XX гасырның бөек лириклары белән бер дәрәҗәгә куялар.

Кеше китә — җыры кала… Шагыйрь мәңгегә китте. Җыры калды, сөюе, мәхәббәте калды, йөрәк – вулканнан атылган кайнар шигырьләре калды.

Йомгаклау

Бүгенге дәрестән бигрәк тә нәрсәләр истә калыр?

Туфан шигырьләренә карата нинди хисләрегез яңарды?

Хәсән Туфан безгә үзенең шигырьләре белән теләсә нинди шартларда да кеше булып калырга, кешелегеңне югалтмаска кирәк дип әйтеп калдырыга теләгән. Ә моны бары тик ярата һәм яратыла белгән очракта гына эшләргә мөмкин.

Компьютер белән эшләү. Тест.

Билгеләр кую.

МББУ «1 нче урта белем бирү мәктәбе»

Реферат

“Гаҗәп нәрсә шул син,тормыш…”

(Хәсән Туфан иҗаты һәм тормыш юлы)

                                                 Мөхәмәтдинова Резеда Фәрит кызы

                                                          Алабуга– 2015

Эчтәлек

1.Кереш өлеш     ———————————————————————-2 бит

2.Шигырьләрдә -кеше язмышы——————————————————2 бит

3.Хәсән Туфанның иҗат баскычлары———————————————4 бит

4.Хәсән Туфанның тоткынлык чоры иҗаты————————————-5 бит

5.Шагыйрь иҗатының әһәмияте—————————————————-6 бит

6.Кулланылган әдәбият исемлеге—————————————————7 бит

Кереш өлеш.

       Татар поэзиясенең  үсеш юлында иң якты маякларның берсе булган Хәсән Туфан иҗатын өйрәнү аша шигъриятебезнең олылыгын, шагыйрьләребезнең фидакарьлеген күрсәтергә ,лирика дигән тирән күлнең серләренә якынаерга, аны гомерлек юлдаш итәргә тырышабыз.. Х.Туфанның төрле елларда чыккан җыентыкларыннан, башка телләргә тәрҗемәләреннән, әдип турындагы истәлекләрдән, әдәби тәнкыйть мәкаләләреннән, фотосурәтләрдән күргәзмә оештырып , шагыйрь иҗатын  өйрәнәбез. Шагыйрьнең  иҗатына эпиграф итеп, мин “Үтеп барышлый”  шигыреннән шушы юлларны китерер идем:

 “ Сездә идем:

Мәңге сездә калам.”

 “Шигырьләрдә – шагыйрь язмышы”

      “Шигырьләрдә – шагыйрь язмышы” дигән гыйбарә тулысынча олы әдип язмышына туры килә. Шагыйрьнең каршылыклы, фаҗигале тормышын өйрәнү барышында, аның гаҗәеп буталчык, кыен шартларда да туган халкына, җиренә, шигъриятенә тугрылыклы булып калуын, кешелек намусына тап төшермәвен күрсәтүне максат итеп куям.

 …1905 нче елгы инкыйлабка кадәр булачак шагыйрь Гөлзизин фамилиясе белән йөргән. Әти-әнисе кушкан исем-Хизбулла.

      Белем алырга теләге зур булса да, мохтаҗлык Х.Туфанны бик иртә “тормыш арбасына” җигелергә мәҗбүр итә. 1914 нче елның язында ул, Хизбулла Хәзрәтов исеменә ( әтисен авыл кешеләре хәзрәт дип кенә йөрткәннәр) паспорт алып, Уралга, бакыр шахталарында эшләүче абыйлары янына китә. Анда бер ел эшләгәч,абыйлары үзара киңәшеп, аны Уфадагы атаклы “Галия” мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Х.Туфан үзен монда икенче дөньяга эләккәндәй хис итә. Мәдәни мохит аны бик тиз үз эченә тартып ала. Ул хорда җырлый, мандолинада уйный, ике курс өлкән укыган Ш.Бабичның әдәбият түгәрәгенә йөри. Х.Туфан белән бер сыйныфта киләчәктә күренекле әдипләр булачак Сәйфи Кудаш һәм казакъ Баембәт Майлин да укыйлар. Мәдрәсәдә әдәбиятны аларга Г.Ибраһимов укыта. Ул вакытта инде танылган әдип, Х.Туфанның 1916 нчы язган “Йолдызлар” исемле беренче әсәренә бәя биреп, аның туфандай кискен өермәле,үзенчәлекле булуын әйтә. ( Берничә елдан әлеге “туфан” сүзе шагыйрьнең әдәби псевдонимына әйләнә.) “Галия” мәдрәсәсендә ике ел укыганнан соң, акча эшләп алырга диеп, абыйлары янына китә. Анда заводта слесарь булып эшли. 1917 нче елның Февраль һәм Октябрь инкыйлабларын заводта каршылый.

    1934 нче елны Х.Туфан театр артисткасы Луиза Салигәскаровага өйләнә. Тиздән аларның кызлары туа. Чорның салкын җилләре шагыйрь өстенә кара

болытлар куып китерә. Матбугатта аның иҗаты турында кискен тәнкыйть

мәкаләләре басыла. Аерым алганда, ”Ант” (1935) поэмасы контрреволюцион рухтагы әсәр дип бәяләнә. 1937 нче елны Х.Туфанны язучылар берлегеннән чыгаралар, ә 1940 нчы елның 18 нче нояберендә “ советларга каршы милли оешмада катнашкан” дигән нахак гаеп белән кулга алалар. Бу вакытта аның кызына 4 яшь, ә улына 4 ай була. 1942 нче елның 7 нче мартында булган суд Х.Туфанны атарга хөкем итә. Тиздән, 21 нче мартта, СССР Югары судының Хәрби коллегиясе үлем карарын 10 елга лагерьга җибәрү һәм тагын 5 ел сәяси хокуклардан мәхрүм ителү белән алыштыра.

    Әдипнең хатыны Луиза турындагы материалларга өстәп, Х.Туфанның аның турында кызганып, сокланып, тирән ихтирам белән язган шигырен китерер идем:

                                               Тәрәзәңә җилләр бәрелгәннәр,

                                              “Сагынма!” дип янап киткәннәр:

                                               Күнмәгәнсең…эштән сөрелгәнсең,

                                               Еллар сине донор иткәннәр.

                                              Посылкалар белән ярдәм иттең,

                                             -Без бит илдә…өйдә бит,-дидең,

                                              Ә ул ярдәм-

                                              Каныңа алыштырылган

                                              Паекларың икән бит синең…

                                              Алдарсың дип уйлый идемме соң?

                                              Ә син мине алдагансың ич.

                                              Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син

                                              Каның белән ялгагансың ич!

     Төрмә –лагерьларда утырганда да Х.Туфан ил язмышы турында уйлана, үзенең гаепсезлеген исбатлау юлларын эзли. Әмма шагыйрьнең үтенечләре, башкаларныкы кебек үк, җавапсыз кала.  Сәламәтлеге начар булуга карамастан, аны Новосибирск өлкәсенә сөргенгә җибәрәләр. Ул анда терлекче булып эшли. Кышын фермада,ә җәйләрен көтү көтә. Монда шагыйрьгә язу өчен мөмкинлекләр арта. Буш вакыты булу белән ул иҗат эшенә керешә, үзенең сагыш белән тулы лирик әсәрләрен яза.

. Хәсән Туфанның иҗат баскычлары.

       Х.Туфан 1924 нче елны Казанга килә һәм зур активлык белән иҗат итә башлый. Әдип чор яңалыкларын, яңа җәмгыять белән рухланып яшәвен, киләчәккә ышанычын үзе яхшы белгән тормыш материалына нигезләнеп сурәтли. Шагыйрь беренчеләрдән булып җәмгыятьчелекнең игътибарын ятим балаларны тәрбияләү мәсьәләсенә юнәлтә. “Зәңгәр бүре” поэмасында (1925) урам шайкасының башлыгы булган малайга әдипнең лирик герое тормышта үз урынын табарга булыша. Урал эшчеләре тормышыннан алып язылган “Урал эскизлары” (1926) , “Башлана башлады” (1927) ,”Ике чор арасында”, “Бибиевлар” (1927) кебек поэмалары поэзиягә үзенчәлекле шагыйрь килүен белдерәләр. Х.Туфан үзенең бунтарь характерлы геройларның тормышчан шартларда сурәтли. Алар искегә киртә куеп , яңа тормыш төзүче, чорның яңа геройлары, киләчәк кешеләре булып алга килеп басалар. Күбесенең тормышта прототиплары булган геройга үз эшләренең дөреслегенә ышану , оптимистик рух, бетмәс-төкәнмәс энергия хас. Әдип олы тормышка фатиха биргән завод-фабрикалы, шахталы Уралына яратып, үз итеп эндәшә:

                                                           Хуш,Урал,хуш!

                                                           Әгәр еллар мине

                                                           Кайтармаса сиңа тагын да,

                                                           Бу балаңның төсе булып сиңа

                                                           Үзең биргән җырлар калырлар…

                                                                                                   (“Урал эскизлары”)

     Х.Туфанның беренче әсәрләрендә үк үзенчәлекле поэтик форма сиземләнә. Ул поэтик сурәтләрне сөйләм теле аша бирергә омтыла , шунлыктан аның шигырь-поэмалары нәтиҗәсе буларак “Ак каен” (1933) шигыре языла. Классик шигырь формасына нигезләнеп , шул ук вакытта шартлылык алымнары белән оста үрелгән әсәр тирән эчтәлек белән сугарылган. Әдип күз алдында гражданнар сугышының җан тетрәткеч фаҗигасен китереп бастыра , һәм ул вакыйгаларның башка кабатланмаска тиешлеген искәртә.

   30 нчы елларда Х.Туфан үзенең каләмен җырлар, маршлар,балалар өчен әсәрләр язып сынап карый. Аның чор, үткән һәм бүгенге турында уйланулары фәлсәфи характердагы “Ант” (1935) поэмасында чагыла. Шагыйрь анда күренекле большевик ,дәүләт җитәкчеләреннән берсе- С.М.Кировның үтерелүенәдә үзенең мөнәсәбәтен белдерә. Бу елларның катлаулы , каршылыклы атмосферасы, билгеле, Х.Туфанга да тәэсир итә. Ул еш кына икеләнеп кала, төрле юнәлештә эзләнә. Аның якын дусты , олы әдип Һ.Такташка багышланган шигырьләр циклында (“Давыл”,” Ул өйдә юк иде”, “Ә үткәнгә хатлар бармыйлар”) иң самими уй-хисләре чагыла, поэтик осталыгы билгеле бер үсеш кичерә. Х.Туфан Такташның иҗаты алдында баш ия, вакытсыз үлеменә үкенүен белдерә:

                                                           Киләчәккә хатлар барып җитә,

                                                           Ә үткәнгә хатлар бармыйлар…

Х.Туфанның 60-70 нче еллардагы иҗаты турында сөйләгәндә  “Ак каен”шигыренә тукталып китик:

    .Шигырь өч өлештән тора. Беренчесендә лирик герой гражданнар сугышының фаҗигасен, аның гайре табигый булуын күрсәтә. Икенче өлештә ак каен белән үлемгә дучар ителгән егетнең сөйләшүе бирелә. Өченчедә лирик геройның элеге вакыйгага мөнәсәбәте күрсәтелә.              

    Сугышка, яшь егетнең үлеменә нәфрәт икенче өлештә хис дәрәҗәсе буларак ачыла. Егетнең җан ачысы белән әйткәннәрендә, каенның көчсезлектән аптыраулы җавабында әрнү, хисләр ташкыны  бөтен күңелләргә үтеп керә:

                                                        Әле булса тибрәнәдер төсле

                                                        Шул каенга аскан яшь егет.

      Соңгы строфада лирик геройның юаныу бирелә:

                                                        Киң кырларда үзе генә түгел,

                                                        Эзе дә юк инде ятларның.

     Шигырьдә сурәтләү чараларыннан җанландыру (каенның сөйләшүе) ,чагыштыру(“яфраклары коела яшь кебек”), эндәшә (“елама син ,каен, аппагым”) кулланыла. Алар, нигездә,лирик геройның хис дәрәҗәсен ачуга хезмәт итә.

 Х.Туфанның тоткынлык чоры иҗаты.

Бу чорга бәя бирергә теләгәндә, “Агыла да болыт агыла”, “Кайсыгызның кулы җылы” шигырьләренә анализ ясыйбыз. Шигырьләрнең  төп эчтәлеге исемгә үк чыгарылган, һәм болытка бәйле фикерләр 1-2 һәм соңгы строфаларда кабатлана. Тоткынлыктагы шагыйрь лирик герое аша үзенең кайгы, хәсрәт, сагыну хисләрен белдерә.

                                                             Агыла да болыт агыла

                                                            Туган-үскән җирләр ягына,-

      Әлеге юлларда тоткынның ирекле болытка мөнәсәбәте ачыла башлый. Әмма болыт аның хәленнән, йөрәгендәге хис-тойгылардан хәбәрдар түгел, әлеге билгесезлек лирик геройны тагы да борчый.

       Юл образы тормыш юлын ачыклап килә: “Роман кебек күңелле син,юл!” Чабаталар,итекләр туздырырлык борчулы, каршылыклы булса да , лирик герой үзенең үткәне, кылган эш-гамәлләре өчен үкенми, аны хәтта “роман кебек күңелле” дип, матур чагыштыру аша бирә. Лирик геройның бүгенге хәле дә җиңел түгел:

                                                           Ә син,яңгыр,искә төшермә

                                                           Итегемнең ничек икәнен…

 Әмма ул авырлыкларга түзәргә күнеккән, моның өчен аптырамый:

                                                          Яланаяк килдем дөньяга

                                                          Шулай гына ,бәлки, китәрмен.

      Ахыр чиктә һәркемнең гомере зират белән чикләнә. Лирик герой моны да ачык аңлый, табигый күренеш дип кабул итә. Аның борчылганы:

                                                          Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр

                                                          Нәрсә әйтер туганнарыма?!

 Бу сорауга җавап эзләп болытка, юлга, зиратка мөрәҗәгать итүе лирик геройның юаныч эзләве булып тора.

 “Кайсыгызның кулы җылы?” шигырендә без авторның кичерешләре аша

 тормышның ачысын-төчесен күп татыган лирик геройның түземлелеккә, сабырлыкка өйрәнгәнгәнен күрәбез. Әмма хәсрәте шундый зур, күлмәк җиңен ертып, йөрәген бәйләргә риза.

    Кайгының яңасы килә, әмма тиз генә кайта да алмый: “Юллар… озын иделәр…” Соңарып кайтып, каберен күрергә, алкалары белән генә юанырга кала. Лирик герой иң кадерле кешесен югалта. Хәсрәте шулкадәр зур ки, “Вулканнарга керер идем, Шундадыр ул… дисәләр”, ди.

    . Лирик герой башына килгән хәсрәт-борчуларны яшермичә, буямыйча әйтә: “Бирде дөнья кирәкне”. Кадерле кешесен югалту кайгысын күлмәк җиңе белән бәйләп кенә басып булмый. Лирик геройга күңел кичерешләрен, олы йөрәген аңлаучы “җылы куллы”, кешелекле иптәш кирәк.

   Шагыйрь иҗатының әһәмияте.

     . Шагыйрьнең иҗатының кыйммәтен билгеләп, әдәбият галиме Н.Юзиев болай дип язды: “М.Җәлил, Ф.Кәримдә генә түгел,Х.Туфанда да татар шагыйренең намусы, татар шагыйренең көче, куәте сыналды”. Ә инде әдип әсәрләренең генә түгел, үзенең шәхси үзенчәлекләре турында Г.Бәширов: “Шагыйрьләр хакында сүз чыкканда, гадәттә, поэзия яши, диләр. Хәсән Туфанны исә мин ул үзе шигырь булып яши дияр идем, чөнки Туфанны шигърияттән, шигырьне Туфаннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Ул-шигъри образга, шигърият дөньясына гашыйк кеше. Шигырьнең теләсә нинди киртәләрне җимерерлек тылсымлы көче барлыгына Туфан кебек чын күңелдән инанган башка кешене мин белмим.

     Гомумән, Х.Туфан, тормыш һәм иҗат юлында нинди генә каршылыкларга очрамасын, бервакытта да туган җиренә, халкына һәм поэзиягә булган тирән ышанычын югалтмый. Аның халык әдәбиятына нигезләнгән иҗаты, татар классик поэзиясенең традицияләрен алга таба үстереп һәм киңәйтеп, үзенә бер шигъри дөнья булып формалаша. Ул татар шигырен яңа эчтәлек, яңа ритмик ачышлар, лирик композициянең, строфа төзүнең классикага әверелердәй яңа үрнәкләре белән баета.
   Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Хәсән Туфан ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1970,1980) белән бүләкләнә, ә «Сайланма әсәрләр» (Казан, 1964) китабы өчен ул 1966 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
    Ул 1981 елның 10 июнендә Казанда вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.

Кулланылган әдәбият исемлеге

Нигъмәти Г. Туфан шигырьләре // Г.Нигъмәти. Сайланма әсәрләр. — Казан:Татар. кит. нәшр., 1958. — 202-224 б.
Юзиев Н. Тылсымлы шигърият дөньясы //Н.Юзиев. Сәнгатьчә матурлык һәм осталык. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. — 231-243 б.
Туфан X. Бәлки, шагыйрь булмас та идем… // Х.Туфан. Давыллы еллар лирикасы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. — 5-22 б.
Галиуллин Т. Сүз кушасы килә талларга… // Т.Галиуллин. Яңа үрләр яулаганда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. — 110-138 б.
Бәширов Г. Барган саен юллар күңеллерәк // Г.Бәширов. Бүген дә, иртәгә дә. — Казан: Татар. кит. нашр., 1974. — 163-170 б.
Хәсән Туфан: шагыйрьнең иҗат юлы турында. — Казан: Татар. кит. нәшр . 1976 — 125-1446.
Гайнетдинов М. Хәсән Туфан поэтикасы // М.Гайнетдинов. Метод, стиль жанр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. — 190-202 б.
Мостафин Р. Алга барышлый // Р.Мостафин. Җаваплылык тойгысы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. — 27-48 б.
Хәким С. Туфан — күпер… // Казан утлары. — 1980. —№ 12. — 8-9 б.
Юзиев Н. Шагыйрь офыклары // Н.Юзиев. Шигърият дөньясы. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1981. — 74-105 б.
Еники Ә. Очрашу һәм аерылышу // Казан утлары. — 1982. — № 1 — 158-165 б.
Мөхәммәдиев Р. Ап-ак чәчкә төсле… // Р. Мөхәммәдиев. Якутлар табыладыр вакыт белән. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. — 64-68 б.
Кукушкин Р. Канатлы дөнья. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. — 34-44 б.
Х.Туфан хатлары // Казан утлары. — 1988. — № 2. — 170- 172 б.
Ак чәчәк атар иде / төз. Х.Әюпов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — 368 б.
Гайнетдинов М. Давылларда, жилләрдә: Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат сәхифәләре. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — 280 б.
Вәлиулла И. Мәңгелек бәхет эзеннән // Казан утлары. — 2000. — № 11. — 124-130 б.

Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Казанская школа № 172 для детей с ограниченными возможностями здоровья»

Исследовательская работа по теме:

«Творческое своеобразие в поэзии Хасана Туфана »

Работу выполнила: ученица 9 класса Низамова Илина

Учитель: Гатауллина Фаниля Мунировна

Казань 2017 год

Оглавление

I. Введение………………………………………………………3с.

II. Основная часть

1. Биография Хасана Туфана…………………………………5с.

2. «Туфан»-псевдоним подходящий к характеру его поэзии……………………………..7с.

соловей…»

3 . «Моя поэзия — итог пережитого…» ………………………..11с.

4. Подвиг во имя любви стихи, посвященные к жене Хасана Туфана …………………………………………………….14с.

III. Заключение. ………………………………………………….18с

IV. Список использованной литературы­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­………………………21с.

I. Введение.

Нравственный, духовный, своеобразный, яркая звезда на поэтическом небосклоне, выдающийся татарский поэт, лауреат Государственной премии TACCР им. Г. Тукая, Хасан Туфан был очень тихим, даже застенчивым человеком, но носил самую бурную, мощную, громкую фамилию Туфан, что в переводе означает буря, ураган, тайфун, всемирный потоп.

Хасан Туфан

(1900-1981)

Хасан Туфан — выдающийся татарский поэт, творчество которого является истинно народным и пользуется огромной любовью. Необычная жизненная и творческая судьба татарского поэта Хасана Туфана — слава, пришедшая писателю еще в 1920-е гг.; забвение на протяжении двух десятилетий и высокое признание после возвращения из заточения и ссылки, своего рода второе рождение и всенародное признание, — выдвинули его в ряд классиков поэзии XX в.

Подобно музыкальным произведениям, проникающим в самые отдаленные участки сердца, пробуждающим неутолимое волнение души, стихотворения Х. Туфана своими эмоциями и музыкой слов не оставляют равнодушным своего читателя. Хасан Туфан — один из тех татарских поэтов, чье творчество ознаменовало собой целый этап татарской поэзии. Вступив в поэзию в двадцатых годах уже сложившимся поэтом, он вместе с Хади Такташем,. Аделем Кутуем, Кави Наджми и Мусой Джалилем закладывал фундамент новой татарской поэзии. С тех пор, пройдя через годы признания и славы, гонений и умалчивания, сталинского террора и реабилитации, возвращения в мир родной поэзии, «донес до нашего времени — начала восьмидесятых годов — весь жар души и всю силу чувств первоначальных»

Актуальность моей выбранной темы в том, что Хасан Туфан своеобразный, уникальный поэт и нам нужно знать его творчество.

Цели исследования:

— знать биографию Хасана Туфана;

— определенные периоды жизни Хасана Туфана в поэзии.

Задачи исследования:

— выявить влияние судьбы на его поэзию;

— собрать материал о творчестве Хасана Туфана.

Объектом моей работы является творчество поэта Хасан Туфана.

Предметом моей работы – его биография, произведения.

База исследования – это книги, сборники о поэте, источники из интернета

Научная новизна работы в том, чтобы выявить элементы его поэзии в тот, или иной период жизни.

Практическая значимость данного исследования в том, что мы сможем увидеть значимость судьбы в его поэзии.

Исследование. Чтобы выяснить, жизнь Хасана Туфана, его судьбу, провела поисковую работу: это беседы, опросы учителей, информация из книг, источники из интернета

II. Основная часть

1. Биография Хасана Туфана.

Хасан(Хизбулла) Фахриевич Туфан родился 9 декабря 1900 г. в деревне Киреметь Аксубаевского района Татарстана в семье крестьянина. Читать и писать научился у отца, а когда открылась школа в деревне, учился в школе.

Этот псевдоним Хасан Туфан выбрал себе, став уже поэтом, а долгие годы вынужден был носить странную для татар фамилию Гульзизин, по имени своей матери. Сам поэт рассказывал об этом так: «Наш род происходил из беглых крестьян, впоследствии крещеных и считавшихся христианами. Однако в церковь они венчаться не ходили, детей не крестили, поэтому дети их считались «незаконнорожденными» и были лишены гражданских прав. Фамилии «родившимся от блуда» давались по именам матери…» Читать он научился рано у муллы в сельском медресе. Работал старателем на медных копях, токарем на металлургическом заводе, был какое-то время студентом Казанского пединститута, учительствовал, с котомкой на плечах более двух лет путешествовал по России, Средней Азии и Закавказью, за что и получил от своих земляков прозвище «брамат».

Весной 1914 г. братья взяли Туфана с собой на Урал, где он работал старателем на медных копях, осенью его направили учиться в уфимское медресе «Галия». Здесь он знакомится с Г.Ибрагимовым, Ш.Бабичем, С.Рамиевым, М.Гафури и С.Сунчалеем.

В 1918-1924 гг. Х.Туфан учительствовал в школах Сибири и Урала, в 1924-1928 гг. — в школе слободы «Бишбалта» Казани.

В 1928-1930 гг. Х.Туфан совершил пешее путешествие по республикам Закавказья и Средней Азии.

Вернувшись из поездки, Х.Туфан в 1930-1934 гг. работает редактором Татарского радиокомитета, потом несколько лет ответственным секретарем журнала «Совет әдәбияты» (ныне «Казан утлары»).

В 1940 г. Х.Туфан был необосновано репрессирован и на долгие годы отлучен от жизни родного народа и родной литературы. И лишь в 1956 г., после смерти Сталина, поэт возвращается в Казань.

Х.Туфан начал печататься с 1924 г. А через два-три года о нем уже заговорили и читатели, и критики, и литературная общественность. Х.Туфан одним из первых привнес в татарскую поэзию тему рабочего класса, его труда и борьбы. Уже на рубеже 20-30 гг. им созданы такие значительные произведения, как «Уральские эскизы», «Между двух эпох», «Бибиевы» и др. Эти лирико-эпические поэмы вошли в золотой фонд татарской поэзии.

С середины 30 гг. в творчестве Х.Туфана начинается новый период. Поэт переходит от эпоса к лирике. Многие лирические стихи стали популярными в народе песнями. «Ак каен,Казан кичлэре»,Эйткэн иден…»

Поэзия Х.Туфана военных и послевоенных лет обогащается глубоким философским содержанием, отличается зрелостью поэтической мысли.

В 50-60-х гг. поэзия Туфана достигает новых высот. Он создает целый ряд таких произведений, которые вправе считаться жемчужинами татарской поэзии. В творчестве поэта последнего времени мы видим углубление социального анализа, значительность и активность поднятых проблем, напряженность мысли.

За сборник стихов «Избранные произведения» (1964) Х.Туфану в 1966 г. присуждена Государственная премия Татарстана им. Г.Тукая.Он народный поэт Республики Татарстан.

Х.Туфан умер 10 июня 1981 г. в Казани.

Памятные места: Одно из улиц г. Казани названа Хасаном Туфаном. В Аксубаевском районе дер.Киреметь открыли дом –музей Хасана Туфана

2. «Туфан»-псевдоним подходящий к характеру его поэзии

«Туфан» в переводе с татарского означает «буря», «тайфун», «ураган». Поэт выбрал этот псевдоним по прозвищу деда, отличавшегося буйным нравом и неугомонностью. Псевдоним как нельзя лучше подошёл к характеру его поэзии. Словно тайфун — дерзкий, неожиданный, смело разрушающий общепринятые каноны традиционной поэтики — Туфан вступил в татарскую поэзию середины 20-х годов. В 1924 году он напечатал в газете «Кызыл Татарстан» своё первое стихотворение, а уже в 1929-м известный критик Галимджан Нигмати назвал его имя в числе пяти самых ярких звёзд на небосклоне татарской поэзии.

Туфан принёс в поэзию яркие, живые характеры людей труда: уральских рабочих, сезонников, бродяг — колоритных и неповторимых «зимагуров» (полупролетариев), «последних мамонтов» предоктябрьской эпохи. Поэту не пришлось ни выдумывать этих людей, ни специально «изучать жизнь», чтобы «отразить рабочую тему»: он знал их как свои пять пальцев. Этим и объясняется жизненность и неотразимая сила поэм Туфана «Уральские эскизы», «Начало начал», «Между двух эпох», «Бибиевы». Произведения эти составили неповторимо яркую страницу в татарской поэзии конца 20-х — начала 30-х годов.

Если до него о рабочем писалось «вообще», как о некоем «условном символе», то поэмы Туфана населены живыми и полнокровными образами. Татарские рабочие впервые заговорили своим языком, зачастую грубоватым, непричёсанным, но всегда сочным и ярким. Поэт настолько проникся пролетарской темой, что даже на привычный сельский пейзаж смотрит глазами фабричного рабочего, и шелест осин под резкими порывами ветра напоминает ему гудение нефтяного пламени в раскалённой печи.

Прости мне, Родина,

Что я не соловей,

Что я твой барабанщик скромный!

Прости, что пахнут порохом и домной

Цветы души моей, —

писал он в поэме «Клятва» (перевод Р. Морана).

3. «Мой стих — итог пережитого…»

Своеобразие творческого пути Туфана в том, что полоса раздумий и мучительных поисков наступила у него тогда, когда он уже стал, по единодушному признанию читателей и критики, большим и оригинальным поэтом.

В 1927 году Хасан Туфан написал свои наиболее значительные произведения раннего периода, а в следующем году отправился в продолжительное путешествие по Кавказу и Средней Азии.

В лучших стихотворениях 30-х годов Туфан раскрылся как проникновенный лирик. Это не было просто «дальнейшим совершенствованием мастерства». Произошли кардинальные качественные сдвиги: от эпоса — к лирике, от разговорной интонации и свободной ритмики — к песенной напевности, музыкальности Его стих становится проще, доступнее, но это простота зрелого мастера, достигнутая ювелирной работой над словом. Вот, например стихотворение «Белая берёза», написанное в 1933 году Поэт одухотворяет берёзу, обращается к ней как к живому существу:

Точно слёзы, листья наземь падают,

Будто плачет дерево навзрыд…

До сих пор берёзе всё мерещится,

Что на ней качается джигит.

Не грусти, не плачь, берёза белая,

Листьев-слёз напрасно не роняй:

В чистом поле нет и духа вражьего,

Уж давно свободен отчий край.

(Перевод Р. Морана)

4. « Во имя любви» стихи, посвященные к жене Луизе Салиаскаровой

” Ему не удалось застать в живых свою жену Луизу, когда он возвратился на ро­дину после сталинско-бериевских лагерей, где его использовали на самых тяжелых и вредных для здоровья работах. Но он сумел все-таки выжить, благо­даря поддержке своей жены, которая сдавала свою кровь, чтобы от­править ему посылки с продуктами, а сама ходила полуголодная и падала в обмороки. В эти лагеря поэт попал по доносу, как многие безвинно пострадавшие в годы репрессий. Попал потому, что всегда гово­рил, и писал то, что думает, не кривя душой. От таких правдолюбцев во все времена и при всяком общественном строе стараются избавляться.

Хасан Туфан попал в лагерь, расположенный неподалеку от Казани. Его поставили на тяжёлые работы, которые ему после болезни были явно не под силу. А не выполнил норму — скудная пайка хлеба сокращается вдвое и человек вскоре превращается в «мусульманина». Так в лагерях называли дистрофиков. Отрешённые от жизни, полностью ушедшие в себя, они как тени бродили по лагерю и незаметно, в одночасье умирали.

Хасан Туфан заметил, что он начал полнеть. Это была голодная отечность. Нажмешь пальцем — образуется белая ямка, которая долго не затягивается. Он утрачивал не только вкус жизни, но и вкус пищи. Ему всё сделалось безразличным. Атрофировались все чувства, кроме смертельной усталости.

В таком состоянии его и вызвали в лагерную комендатуру. Он кое-как доплёлся, думая лишь о том, чтобы его оставили в покое. И вдруг ему передают передачу от жены — поджаристые мясные перемячи и эчпочмаки Хасан Туфан смотрел на них как на чудо. Не веря глазам, отщипнул кусочек, положил в рот. И почувствовал вкус сдобного теста и сочного мяса. Первым его побуждением было съесть всё сразу, не сходя с места. Но хватило выдержки удержать себя от этого смертельно опасного шага. Он вернулся в барак, поделился с товарищами. И ел крохотными порциями, растягивая каждый перемяч на целый день…

 У Хасана Туфана в Казани остается семья : жена Луиза,дочь Гульгина и сын Идегай ,сын умер от болезни .Жена Туфана была выгнана с работы, осталась без карточек и без денег. В Казани в то время почти в каждой школе был госпиталь. Раненым требовалось очень много крови. А тем, кто сдавал кровь, давали продукты. Конечно немного, лишь на несколько дней, чтобы восстановиться… А жена Луиза несмотря ни на что, посылала это питание мужу».
Туфан написал об этом подвиге во имя любви стихотворение «0 чем говорят капли?» /1957/. Это стихотворение, посвященное Луизе Салиаскаровой, по своему трагизму и напряженности чувств, по своей жизнеутверждающей и обличительной силе является одной из вершин творчества Туфана. В рукописях этого стихотворения имеется несколько вариантов названия: «Верность, залитая кровью», «Кровавая правда», «0 верности», «В ее ридикюле», «Неизвестная весть», «Поздняя весть». В нем Туфан воплотил трагедию любящих, навеки разлученных судьбой и больше не увидевших друг друга: «Свобода немного запоздала пока нашла меня в Сибири». Здесь и трагическая судьба жены:
Эштән сөрелгәнсең… 
Еллар сине донор иткәннәр
Посылкалар белән ярдәм иттең.: 
-Без бит өйдә… илдә бит…-дидең.
Ә ул ярдәм 
Каныңа алыштырган
Паекларың икән бит синең….

Поэт вернулся домой, но чувства живы:

Сандыгыңда ята синнән калган 
Белешмәләр салган ридикюль 
Миннән сиңа — гомер юлдашыма 
Иң беренче бүләк иде ул.
Для передачи душевных переживаний Туфан использует образы природы, что характерно для его творчества:

Һәркайсында Тамчы-тамчы эзләр,-
Болыттанмы алар, әллә синең 
Керфекләрдән тамдылар микән? 
Тәрәзәңә «жилләр» бәрелгәннәр, 
Сагынма. — дип, янап киткәннәр… 
Күнмәгәнсең… 
Уйчан гөлләр Бер-беренә хәбәр биргәндәй: 
Кеше булсак әгәр. Без дә шулай 
Сыкрар идек бәлки…»-дигәндәй…

Туфан возвеличивает красоту и самоотверженность человеческих чувств, передает страдание любящей души и жизнетворящую силу любви:
Алдарсың дип уйлый идеммени? 
Ә син мине алдагансың ич 
өзелер хәлгә җиткән гомеремне син 
җаның белән ялгагансың ич… 
Баш иям дә рәсмең каршында мин, 
Күзләреңә багам тилмереп, 
Яшьле күзен Мадоннага текәп 
Сүзсез калган Рафаэль кебек…

Это трепетное и благодарное чувство к жене, тоску по ней Туфан пронес через всю свою жизнь. Стихотворения, воплотившие эти переживания можно по праву назвать замечательными образцами любовной лирики.

Судьба испытала на прочность чувства Туфана. Смерть Луизы, спасшей ему жизнь, несостоявшаяся желанная встреча — все это повлияло на творчество поэта и породило цикл стихов, общечеловеческий смысл и трагическая обостренность сделали их подлинно народным достоянием. 

Когда Туфан после шестнадцатилетней разлуки вернулся в родную Казань, к нему пришли друзья юности, товарищи по перу. Начались расспросы, сочувствия, сожаления. Но Туфан решительно отмахнулся от этих запоздалых соболезнований: «Давайте лучше поговорим о нашей возлюбленной — поэзии». Но, несмотря ни на что, этот буранноволосый и рано поседевший поэт, с человеческим достоинством перенесший все ужасы лагерей, поражал своих знакомых вежливостью, интеллигентностью и хорошими манерами.

Когда Туфан был на долгие годы отлучён от литературы, творчество его раскрылось новыми гранями. Именно в эти годы к нему приходит подлинная поэтическая зрелость. Он выступает в своих стихах как поэт-гражданин, умеющий мыслить глубоко и масштабно, формируется как поэт могучего духа и большого сердца. Он живёт делами и думами своего народа, постоянно чувствует себя вместе с ним.

III.Заключение

Хасан Туфан очень любил цветы.. А еще он любил ремонтировать старые часы. Это были его хобби. На Лебяжьем озере домик Туфана буквально утопал в цветах. И не в каких-то там царственных гладиолусах и каллах, холёных георгинах, изнеженных розах, а в самых обыкновенных, полевых — ландышах, колокольцах, вьюнках. Хасан Туфан находил их где-нибудь на лесной поляне, выкапывал с корнем, бережно пересаживал, поливал, ухаживал , подолгу сидил перед ними на корточках, разговаривал.. И как будто знал язык цветов. А, может, и на самом деле знал?

Вот стих «Фиалка» .Здесь Поэт обращается к одинокой фиалке, растущей у дороги, обращается не как посторонний, а как родном близкому человеку:

Сестрёнка, не дичись меня, мы не чужие,

Меж нами близкое родство:

Ведь я — твой брат, ведь мы — одна стихия,

Мы оба — вещество.

Придя из вечности, в круговращении неком

В цветок ты превратилась тут.

А я, как видишь, в то, что человеком

Здесь, на земле, зовут.

(Перевод Р. Морана)

Любовь к цветам, птицам, всему живому на земле придаёт поэзии Туфана особое очарование. Может, именно это и рождает светлый оптимизм его поэзии. Да, поэту было отчего и седеть, и стареть. И в сердце его, конечно же, остались неизгладимые меты трудных дорог. Но в чём-то самом главном, самом важном он на всю жизнь остался несломленным, нерастраченным, по-детски влюблённым в цветущий и солнечный мир. В этой светлой влюблённости нет ни расслабленности, ни дешёвой сентиментальности. Поэт не просто любит — он поэтически одухотворяет жизнь природы. Его метафоры не только эмоционально окрашены, они в самих себе несут мысль.

Из личностных качеств Туфана привлекает не только выдержка и любовь к жене, но и восприимчивость ко всему новому, внимательность к людям, к поэтам, острая наблюдательность за явлениями жизни, природы, любовь к жизни, к прекрасному, в особенности — талант, что «сам является поэзией» . Поэт пишет: Творчество-это для меня счастья,самое прекрасное,сильное душевное счастья.Әдип: “Иҗат – бәхет ул, — дип язды истәлегендә, — иң матур, иң көчле бәхет ул! Иң бәхетле чагым – иҗади накалда яшәгән чак. Җанның, күңелнең, йөрәкнең, бәгырнең дөрләгән, кайнаган чагы, уй һәм хиснең аера алмаслык булып кушылып, ташып торган чагы”

Свою исследовскую работу хочу завершить со стихотворением выдадающего поэта Хасана Туфана на татарском языке “Чьи руки теплее?»посвещенной к любимой жене:

Кайсыгызның кулы җылы?

Дөнья мине
Үзгәртте:
Еламаска өйрәтте.
Күлмәк җиңен ертасымы? —
Бәйлисе бар
Йөрәкне.

Сугышлардан замана
Туктап торган арада,
Яраларны ямаштырып
Ята идем
Далада:
— Кайт!.. — дип хатлар килделәр…
Юллар… озын иделәр…

Кайттым.
—   Бусы алкалары,
Бусы — кабере… — диделәр.

Әгәр тагын килсәләр,
— Сау! — дип хәбәр бирсәләр, 
Вулканнарга керер идем, 
Шундадыр ул… дисәләр.

Бирде дөнья кирәкне,
Еламаска өйрәтте…
Кайсыгызның кулы җылы?
— Бәйлисе бар йөрәкне…

Это крик души поэта от одиночества. Он ищет тепло, опору, понимание ,зовет друзей чтобы его согрели, понимали , утишали

IV. Список использованной литературы и источников

  1. Избранное: Стихи и поэмы: Пер. с татар.- М.: Сов. Россия, 1987.- 192 с.

  2. Лирика: Пер. с татар./ Вступ. ст. Р. Мустафина.- Казань: Татар. кн. изд-во, 1984.- 384 с.

  3. Фиалка: Стихи разных лет: Пер. с татар./ Вступ. ст. Ф.Хариса.- М.: Современник, 1984.- 112 с.

  4. Хасан Туфан Стихотворения: Перевод с татар. /В.М. Инбер, В.О.Перцов –Москва: Художественная литература, 1970.-208с.

  5. Хәсән Туфанның тууына 100 ел. Буклет. Аксубай, 2000.-15с.

  6. Авторлар коллективы. Туфан. Истәлекләр. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2000-132с.

Источники:

1. Күренекле шәхесләр. Хәсән Туфан. CD диск. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.

2.Интернет

8

Чыганак: Даутов, Р.Н., Нуруллина, Н.Б. Совет Татарстаны язучылары / Р.Н. Даутов, Н.Б. Нуруллина. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1986. — 639 б.

Татар совет поэзиясенең классик шагыйре Хәсән Фәхри улы Туфан 1900 елның 27 ноябрендә (яңа стиль белән — 9 декабрьдә) элекке Казан губернасының Чистай өязе Аксубай волосте (хәзерге Татарстан АССРның, Аксубай районы) Иске Кармәт авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә. Булачак шагыйрьнең әтисе Фәхри абзый иген игүдән тыш, сәгать төзәтү, пыяла кую, тимерчелек кебек эшләр белән шөгыльләнгән һәм бу һөнәрләргә балаларын да өйрәткән. Моның өстенә, аның өлкән уллары, һәр елны Себер һәм Урал якларына китеп, шахтада да эшләп кайта торган булганнар.

Хәсән укырга-язарга әтисеннән һәм үзлегеннән өйрәнә, ә 1905 елгы революциядән соң Кармәттә мәктәп ачылгач, шунда йөреп укый башлый. 1914 елның язында ул Тобол губернасының Ахман авылында яңа җир алып урнашкан абыйлары янына китә һәм җәен алар белән бергә бакыр колчеданы руднигында эшли. Шул елның көзендә абыйлары аны Уфага «Галия» мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Үз чорының алдынгы уку йортларыннан саналган бу мәдрәсә X. Туфанның белем даирәсен киңәйтүгә һәм әдәби иҗат эшенә тартылуына уңай йогынты ясый. Шунда ул Г. Ибраһимовтан әдәбият дәресләре тыңлый, шул ук мәдрәсәнең шәкерте Ш. Бабич оештырган түгәрәккә йөреп, шигырь серләренә өйрәнә, әдәби кичәләрдә С. Рәмиев, М. Гафури, С. Сүнчәләй кебек шагыйрьләрнең чыгышларын ишетә.

Җәйге каникул вакытларында яшүсмер егет, укуын дәвам итәргә акча юнәтү өчен, Урал рудникларында шахтер, сәгать төзәтүче, Лысьва металлургия заводында токарь булып эшли. 1917 елның Февраль көннәрен, аннары Октябрь революциясен ул шунда, Лысьва заводында, каршылый.

1918—1924 елларда X. Туфан Урал һәм Себер мәктәпләрендә балалар укыта. 1924 елның җәендә Казанга килә һәм 1928 елга кадәр Н. Нариманов исемендәге 17 нче номерлы Бишбалта мәктәбендә укытучылык хезмәтен дәвам иттерә.

X. Туфанның исеме матбугатта беренче тапкыр 1924 елда күренә. Шул елны «Октябрь баласы» журналы һәм «Кызыл Татарстан» газетасы битләрендә аның берничә шигыре басылып чыга. Шуннан соң үткән ике-өч ел эчендә исә ул татар шигъриятенә һәм эчтәлек, һәм форма җәһәтеннән яңа бер аһәң, сыйфат алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып таныла. Бу елларда X. Туфан поэма жанрында аеруча зур иҗади уңышларга ирешә. Тематик яктан нигездә Урал эшчеләре тормышыннан алып язылган «Урал эскизлары» (1926), «Ике чор арасында» (1927), «Башлана башлады» (1927), «Бибиевләр» (1927) кебек лиро-эпик әсәрләрендә шагыйрь тормыш фактларын чынбарлык күренешләрен заман турындагы фәлсәфи уйланулары белән тыгыз бәйләп, революция чорындагы социаль атмосфераны, искелек белән яңалык көрәшен, идеяләр бәрелешен, шул процесста тормышның, кеше шәхесенең ничек үзгәрә, яңара баруын җанлы картиналар һәм колоритлы эшче характерлары аша ачып бирә. Чорның әһәмиятле, олы темаларын, әхлакый фәлсәфи проблемаларын зур социаль яңгырашлы итеп гәүдәләндерүе, сөйләм теленә нигезләнгән язу стиленең яңача шигъри чараларга, образларга бай булуы белән бу поэмалар егерменче еллар татар совет поэзиясенең үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итәләр.

1928 елның язында X. Туфан Кавказ һәм Урта Азия якларына җәяүле сәяхәткә чыгып китә. Анын бу сәяхәте ике елга сузыла. Сәяхәттә йөргәндә ул төрле халыкларның тормышлары белән якыннан таныша, халык иҗаты әсәрләрен өйрәнә, ашуглар, акыннар белән очрашып сөйләшә. Болар һәммәсе шагыйрь иҗатын яңа темалар, яңа хисләр белән баеталар. Сәяхәттән сон Туфан поэзиясендә лирик агым, халыкчан образлылыкка игътибар бермә-бер көчәя, ул халыкның лирик җыр традицияләренә йөз бора башлый.

Сәяхәттән кайткач, X. Туфан 1930—1934 елларда Татарстан радиокомитетында әдәби һәм музыкаль тапшырулар редакторы, аннары 1937 елга кадәр «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының җаваплы| секретаре булып эшли. 1940—1956 елларда аңа кабат Себердә булырга, ул якларның тормышы белән ныклап танышырга һәм хәтер хәзинәсен яңа тәэсирләр, истәлекләр белән тулыландырырга туры килә. 1956 елның җәендә[ X. Туфан Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренәчә шунда яши.

Утызынчы елларда шагыйрь иҗатында күзәтелгән лирик-философик юнәлеш («Ант» поэмасы, 1935) һәм сәнгатьчә гадилеккә омтылу тенденциясе («Озату», «Ак каен» җырлары, «Тимеркәй турында баллада», «Юкмыш бабай малае» әкият-поэмасы һ. б.) елдан ел тирәнәя һәм яңа поэтик сыйфатлар белән байый барып, кырыгынчы-илленче елларда дәртле-кайнар хис, тирән фикер поэзиясе булып өлгерә. Бу чорда иҗат ителгән «Алга барышлый», «Иртәләр җитте исә», «Гөлләр инде яфрак яралар», «Үзеңә бүләк итәсе иде», «Чәчәк сибелә җилдә», «Моабитны күрдем төшемдә», «Агыла да болыт агыла», «Сиңа», «Ромашкалар», «Тамчылар ни диләр», «Тургай нигә. дәшми», «Әйткән идең», «Иртәләрем-кичләрем», «Сөйли торган материя», «Кая шулай ашыгасың, йөрәк?», «Сүз кушасы килә талларга», «Һиндстанны эзлим», «Төннәрдә дә уяу далада» кебек лирик-фәлсәфи шигырьләр хис-фикер, форма, композиция бөтенлеге-камиллеге ягыннан татар поэзиясенең лирика жанрындагы энҗеләр булып саналырга хаклы.

Алтмышынчы-җитмешенче елларда да шагыйрь үз иҗат принципларына туры калып, югары гражданлык идеяләре белән сугарылган күп санлы лирик, публицистик шигырьләрен, поэма һәм балладаларын («Тимә Ибәтемә», «Упкыннар өстендә», «Кайда син, романтика?», «Еракларга алып киттеләр», «Могикан» һ. б.), тематик шигырь циклларын («Ә үткәнгә хатлар бармыйлар», «Лирик хатлардан», «Кармәт истәлекләре» һ. б.) иҗат итә. Шагыйрьнең бу еллар иҗатында шулай ук сатирик һәм юмористик шигырьләр дә зур урын били.

Гомумән, X. Туфан, тормыш һәм иҗат юлында нинди генә хәлләргә очрамасын, бервакытта да туган иленә, халкына һәм поэзиягә булган тирән ышанычын югалтмады. Аның халык әдәбиятына нигезләнгән иҗаты, татар классик поэзиясенең традицияләрен алга таба үстереп һәм киңәйтеп, үзенә, бер шигъри дөнья булып формалашты. Ул татар шигырен яңа эчтәлек, яңа ритмик ачышлар, лирик композициянең, строфа төзүнең классикага әверелердәй яңа үрнәкләре белән баетты.

Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Хәсән Туфан ике тапкыр (1970, 1980) Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде, ә «Сайланма әсәрләр» (Казан, 1964) китабы өчен аңа 1966 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.

Хәсән Туфан 1981 елның 10 июнендә Казанда вафат булды. Ул 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

     Кереш

       
Хәсән Туфанның иҗаты әдәбиятыбызның җанлы тарихы булып озак елларга сузыла.
“Шагыйрьләр, әдипләр күңеле киеренке кыллы арфаны хәтерләтә. Тормыш  аның тере,
җанлы, сизгер кылларына бармак очы белән генә, аз гына кагылса да яңгырый
башлый ул”, — дип язган шагыйрь үзе. Бу чагыштыру аның үзенә карата бик тә туры
килә.Тормыш дулкыннарына, заман җилләренә һәрчак игътибарлы һәм үтә сизгер бу
арфа ярты гасырдан артык ил һәм халык тормышындагы зур үзгәрешләрне көйләп ,
сөйләп ,яңгырап торды.                                                                        Табигать
– олы һәм мәһабәт дөнья ул. Аңа багышлап җырлар җырлана, шигырьләр чыгарыла.
Табигать – Хәсән Туфанның юлдашы, дусты, киңәшчесе һәм илһамчысы.”Әни миндә
табигатьтәге бар нәрсәнең җаны бар икән, чишмәләр генә түгел, йолдызлар да ,
җилләр дә сөйләшә икән, дигән “иман” тудырды”.
1

         
Туфан – шагыйрьләр – шагыйре. Аның шигырь төзелеше үзенә генә хас үзенчәлекле.
Ул үз мәктәбен тудырган талантлы шигырь остасы.

        
Бу осталыкка әдип Сәгъди, Хәйям, Хафиз кебек атаклы шәрык классикларының,
Есенин, Блок, Маяковский кебек рус шагыйрьләренең, Тукай, Такташ, Бабич кебек
татар әдипләренең, гомумән, дөнья поэзиясенең тәҗрибәләрен өйрәнгән.

      
“Шигырьләрдә – шагыйрь язмышы” дигән гыйбарә тулысынча олы әдип язмышына туры
килә. Аны бөтен күңеле белән ышанып  бирелеп хезмәт итеп килгән дәүләтнең
хакимияте – Совет власте оешмалары сәяси җинаятьче сыйфатында хөкем итә.

       
Ул тормышны бик ярата, иленә, халкына ышана. Авыр минутларда да поэзиядән
аерылмый. Ул гаепсез тоткыннарның җан авазын шигырьләрендә

________________________

 
1Х. Туфан. Сайланма әсәрләр. Казан, 1964, Б. 6 -7..

чагылдыра.
Х.Туфанда да  М. Җәлил, Ф. Кәримдәге кебек татар шагыйрьләренең намусы, татар
шигыренең көче сыналган.

        
Әлеге фәнни – тикшеренү эшендә шагыйрьнең каршылыклы, фаҗигале тормышын өйрәнү
барышында, аның гаҗәеп буталчык, кыен шартларда да

туган
халкына, җиренә, шигъриятенә тугрылыклы булып калуын, кешелек намусына тап
төшермәвен күрсәтү максат итеп куям.

       
“Хәсән Туфан  — татар милләтенең күренекле вәкиле”. Бу теманы мин бик актуаль
дип саныйм.  Татар поэзиясенең  үсеш юлында иң якты маякларның берсе булган
Хәсән Туфан иҗатын өйрәнү аша шигъриятебезнең олылыгын, шагыйрьләребезнең
фидакарьлеген күрәбез  һәм лирика дигән тирән күлнең серләренә якынаябыз. Әлеге
максатны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычлар куела:

        
Х.Туфанның тормыш юлы;

        
иҗат баскычлары;

        
шагыйрьнең
иҗатында табигат
ь сурәте;

        
тоткынлык чоры иҗатының үзенчәлекләре;

        
Х.Туфан Тукай традицияләрен
дәвам итүче шагыйрь;

     
Фәнни – тикшеренү эшемнең  бүлекләргә бүленеше шушы бурычларга туры китереп
төзелде. Бу эшнең төп өлеше 5 бүлектән тора. Беренче бүлектә әдипнең катлаулы,
авыр тормыш юлы турында белешмә бирелә. Икенче бүлектә иҗат баскычларына гомуми
күзәтү ясала. Өченче бүлектә шагыйрьнең иҗатында табигать сурәтен мисаллар
ярдәмендә ачыклап бирү. Дүртенче бүлектә тоткынлык чоры иҗатының үзенчәлекләрен
яктырту. Бишенче бүлектә Әдипнең шәхесен,фаҗигале язмышын, гаҗәеп бай иҗатын һәм
аның кыйммәтен күзалларга мөмкин. Х.Туфан Г.Тукай традицияләрен дәвам итүче –
шагыйрь икәнен ачыклау.   

    
Бу фәнни – тикшерү әшен язган вакытта ,теоретик нигез итеп Закирҗанов

Ә.
М.Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту: 11 нче сыйныф: Укытучылар
өчен методик кулланма.- Казан: Мәгариф, 2001 ., Мусин Ф. М
.һ.б. Татар әдәбияты: Рус урта гомуми белем мәкт. 11 нче с-фында укучы татар
балалары өчен дәреслек- хрестоматия  / Ф. М. Мусин, З .Н. Хәбибуллина, Ә. М.
Закирҗанов.-Тулыл. 2 нче басма.-Казан:Мәгариф, 2000., Х. Туфан. Сайланма
әсәрләр. Казан, 1964., Хәйруллин Х.Ф. Иҗат чишмәләре. Казан, Татарстан китап
нәшрияты, 1975.хезмәтләре кулланылды.

Беренче бүлек

Хәсән Туфанның тормыш юлы

   
“1905 нче елгы инкыйлабка кадәр булачак шагыйрь Гөлзизин фамилиясе белән
йөргән. Әти-әнисе кушкан исем — Хизбулла.

   
 Белем алырга теләге зур булса да, мохтаҗлык Х.Туфанны бик иртә “тормыш
арбасына” җигелергә мәҗбүр итә. 1914 нче елның язында ул, Хизбулла Хәзрәтов
исеменә ( әтисен авыл кешеләре хәзрәт дип кенә йөрткәннәр) паспорт алып,
Уралга, бакыр шахталарында эшләүче абыйлары янына китә. Анда бер ел эшләгәч, абыйлары
үзара киңәшеп, аны Уфадагы атаклы “Галия” мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Х.Туфан
үзен монда икенче дөньяга эләккәндәй хис итә. Мәдәни мохит аны бик тиз үз эченә
тартып ала. Ул хорда җырлый, мандолинада уйный, ике курс өлкән укыган
Ш.Бабичның әдәбият түгәрәгенә йөри. Х.Туфан белән бер сыйныфта киләчәктә
күренекле әдипләр булачак Сәйфи Кудаш һәм казакъ Баембәт Майлин да укыйлар. Мәдрәсәдә
әдәбиятны аларга Г. Ибраһимов укыта. Ул вакытта инде танылган әдип, Х.Туфанның
1916 нчы язган “Йолдызлар” исемле беренче әсәренә бәя биреп, аның туфандай
кискен өермәле,үзенчәлекле булуын әйтә. ( Берничә елдан әлеге “туфан” сүзе
шагыйрьнең әдәби псевдонимына әйләнә.) “Галия” мәдрәсәсендә ике ел укыганнан
соң, акча эшләп алырга диеп, абыйлары янына китә.
Анда
заводта слесарь булып эшли. 1917 нче елның Февраль һәм Октябрь инкыйлабларын
заводта каршылый.

   
 1934
нче елны Х.Туфан театр артисткасы Луиза Салигәскаровага өйләнә. Тиздән аларның
кызлары туа. Чорның салкын җилләре шагыйрь өстенә кара болытлар куып китерә.
Матбугатта аның иҗаты турында кискен тәнкыйть мәкаләләре басыла. Аерым алганда,
”Ант” (1935) поэмасы контрреволюцион рухтагы әсәр дип бәяләнә. 1937 нче елны
Х.Туфанны язучылар берлегеннән чыгаралар, ә 1940 нчы елның 18 нче ноябрендә “
советларга каршы милли оешмада катнашкан” дигән нахак гаеп белән кулга алалар.
Бу вакытта аның кызына 4 яшь, ә улына 4 ай була. 1942 нче елның 7 нче мартында
булган суд Х.Туфанны атарга хөкем итә. Тиздән, 21 нче мартта, СССР Югары
судының Хәрби коллегиясе үлем карарын 10 елга лагерьга җибәрү һәм тагын 5 ел
сәяси хокуклардан мәхрүм ителү белән алыштыра.

      
Х
атыны Луизага атап
 Х.Туфан
 аның
турында кызганып, сокланып, тирән ихтирам
белән
шиг
ырь язган:

                                              
Тәрәзәңә җилләр бәрелгәннәр,

                                             
“Сагынма!” дип янап киткәннәр:

                                              
Күнмәгәнсең…эштән сөрелгәнсең,

                                              
Еллар сине донор иткәннәр.

                                             
Посылкалар белән ярдәм иттең,

                                            
-Без бит илдә…өйдә бит,-дидең,

     
                                        Ә ул ярдәм-

                                             
Каныңа алыштырылган

                                             
Паекларың икән бит синең…

                                             
Алдарсың дип уйлый идемме соң?

                                             
Ә син мине алдагансың ич.

                                             
Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син

                                             
Каның белән ялгагансың ич!

      
Төрмә
–лагерьларда ут
ырганда да Х.Туфан
ил язмышы турында уйлана, үзенең гаепсезлеген исбатлау юлларын эзли. Әмма
шагыйрьнең үтенечләре, башкаларныкы кебек үк, җавапсыз кала.195
0
нче елны Х.Туфанның лагерь срогы тула. Сәламәтлеге начар булуга карамастан, аны
Новосибирск өлкәсенә сөргенгә җибәрәләр. Ул анда терлекче булып эшли. Кышын
фермада,
ә җәйләрен көтү
көтә. Монда шагыйрьгә язу өчен мөмкинлекләр арта. Буш вакыты булу белән ул иҗат
эшенә керешә, үзенең сагыш белән тулы лирик әсәрләрен яза.

Икенче бүлек

Иҗат баскычлары

   
“ Х.Туфан 1924 нче елны Казанга килә һәм зур активлык белән иҗат итә башлый.
Әдип чор яңалыкларын, яңа җәмгыять белән рухланып яшәвен, киләчәккә ышанычын
үзе яхшы белгән тормыш материалына нигезләнеп сурәтли. Шагыйрь беренчеләрдән
булып җәмгыятьчелекнең игътибарын ятим балаларны тәрбияләү мәсьәләсенә юнәлтә.
“Зәңгәр бүре” поэмасында (1925) урам шайкасының башлыгы булган малайга әдипнең
лирик герое тормышта үз урынын табарга булыша. Урал эшчеләре тормышыннан алып
язылган “Урал эскизлары” (1926) , “Башлана башлады” (1927) ,”Ике чор арасында”,
“Бибиевлар” (1927) кебек поэмалары поэзиягә үзенчәлекле шагыйрь килүен
белдерәләр. Х.Туфан үзенең бунтарь характерлы геройларын тормышчан шартларда
сурәтли. Алар искегә киртә куеп , яңа тормыш төзүче, чорның яңа геройлары,
киләчәк кешеләре булып алга килеп басалар. Күбесенең тормышта прототиплары
булган геройга үз эшләренең дөреслегенә ышану , оптимистик рух, бетмәс-төкәнмәс
энергия хас. Әдип олы тормышка фатиха биргән завод-фабрикалы, шахталы Уралына
яратып, үз итеп эндәшә:

                          
                 
Хуш,Урал,хуш!

                          
                 Әгәр еллар мине

                         
                  
 Кайтармаса
сиңа тагын да,

                          
                  Бу балаңның төсе булып сиңа

                         
              
     Үзең биргән
җырлар калырлар…

                                                                 
                            (“Урал эскизлары”)»
1

    
Х.Туфанның
беренче әсәрләрендә үк үзенчәлекле поэтик форма сиземләнә. Ул поэтик сурәтләрне
сөйләм теле аша бирергә омтыла , шунлыктан аның

1 Закирҗанов Ә. М. Рус
мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту: 11 нче сыйныф: Укытучылар өчен
методик кулланма. — Казан: Мәгариф, 2001 .- Б.55.

шигырь-поэмалары
нәтиҗәсе буларак “Ак каен” (1933) шигыре языла. Класс

 шигырь
формасына нигезләнеп , шул ук вакытта шартлылык а
лымнары
белән оста үрелгән әсәр тирән эчтәлек белән сугарылган. Әдип күз алдында
гражданнар сугышының җан тетрәткеч фаҗигасен китереп бастыра , һәм ул
вакыйгаларның башка кабатланмаска тиешлеген искәртә.

       
30
нчы елларда Х.Туфан үзенең каләмен җырлар, маршлар,балалар өчен әсәрләр язып
сынап карый. Аның чор, үткән һәм бүгенге турында уйланулары фәлсәфи
характердагы “Ант” (1935) поэмасында чагыла. Шагыйрь анда күренекле большевик
,
дәүләт
җитәкчеләреннән берсе

С.М.Кировның үтерелүенә
дә
үзенең мөн
әсәбәтен белдерә.
Бу елларның катлаулы , каршылыклы атмосферасы, билгеле, Х.Туфанга да тәэсир
итә. Ул еш кына икеләнеп кала, төрле юнәлештә эзләнә. Аның якын дусты , олы
әдип Һ.Такташка багышланган шигырьләр циклында (“Давыл”,” Ул өйдә юк иде”, “Ә
үткәнгә хатлар бармыйлар”) иң самими уй-хисләре чагыла,
поэтик
осталыгы билгеле бер үсеш кичерә. Х.Туфан Такташның иҗаты алдында баш ия,
вакытсыз үлеменә үкенүен белдерә:

                          
                        Киләчәккә хатлар барып җитә,

                          
                        Ә үткәнгә хатлар бармыйлар…

       
Х.Туфанның 60-70 нче еллардагы иҗаты 1956 елны ирек алып Казанга кайтуыннан
башлана. Сөргенлектән котылгач аның рухы да шигъри телен дә үзгәртә. Ул шатлык
– борчуларын шигырь юлларына сала:

                                         
Кил әле,кил

                                         
Үбим үзеңне бер!

                 
                        Яратам  мин сине, Җир шарым!

                                          
Кочагыма минем сыймасаң да,

                                          
Җаныма бит сыясың, җаным!

       
Х.Туфан кулга алынгач, аның  хатынын  —  актриса Луизаны эштән куалар. Ул
төрмәдәге иренә ярдәм итәр өчен,балаларын яшәтер өчен донор була. Канын биргән
акчаларга сохари ясап иренә посылкалар җибәрә. Бу ачы хакыйкатьне әдип
сөргеннән кайткач кына белә.”Кайсыгызның кулы җылы?” шигырендә (1956) ул
җәмгыятьнең сәяси нигезе тудырган афәтне яралы йөрәкле  кешеләр күз алдына
китереп тетрәндерә:

                                         
Кайсыгызның кулы җылы?

                                         
Бәйлисе бар йөрәкне!

      
Хәсән Туфан – татар поэзиясенең горурлыгы. Аны рус шагыйре М, Дудинның “уникаль
талантка ия шагыйрь” дип атавында тирән хаклык бар. Аның шигырьләре хәзер дә,
Мостай Кәрим сүзләре белән әйтсәк, “халык рухының илчесе”буларак дөнья буйлап
сәяхәт итә.

Өченче бүлек

Шагыйрьнең иҗатында табигать сурәте

      
Х.Туфан Казан губернасы Аксубай волостена кергән Иске Кармәт авылында туа. Аның
поэзиясендә Кармәт иске авыл булып түгел, ә балачак һәм яшьлек истәлекләрен
саклаган, имәннәре, каеннары, таллары, чәчәкләре белән күңеленә сеңгән матур як
булып китерелә. Автобиографик язмасында әдип болай дип язган: “ Әни минем,
гәрчә язу белмәсә дә, халыкның бер баласы буларак, ифрат шигъри җанлы кеше иде.
Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә иң элек әнием өйрәтте мине… Әни
миндә: “Бар нәрсәнең дә җаны бар икән, чишмәләр генә түгел, җилләр дә, яфраклар
да, йолдызлар да сөйләшә икән” дигән иман тудырды.”

      
Тоткынлыкта ул поэзиясендә табигать күренешләрен күчерелмә мәгънәдә
сурәтли.”Каеннар сары иде” шигырендә сугыш вакытының кырыс авырлыгын тасвирлый.
Табигать тә шушы фикер – хисне тулыландыра:

                           
Көз иде… Җирнең шушындый

                           
Күңелсез чагы иде.

                         
  Астралар, гөлләр – кыраулы,

                           
Каеннар сары иде.

Сары
каеннар, кырау төшкән гөлләр җәмгыятьнең дә кыраулы көзенә ишарәли.

         
“Кырда ике ак канат ята” (1953) шигырендә дә Х.Туфанның сагышы, моңы зур
осталык белән тасвирланган.

                                       
Ята кырда ике канат…

                                        
Алар күккә

                                        
Җилкенми инде:

                                        
Төлке тагы иснәнә җилне,

            
                            Мыегында каннарны ялап…

                                        
Ята җирдә

           
                             Ике ак канат.

       
Шагыйрь язмышы әлеге күренеш белән бик ошаган. Ике ак канат. Канлы мыеклы төлке
күчерелмә мәгънәдә кулланылган. Иҗтимагый тормышта булган вакыйгаларны ачып
бирә.

Дүртенче бүлек

Тоткынлык чоры иҗатының үзенчәлекләре

    
Шигырьләрдә туган илгә, халкына бирелгәнлекне раслау (“Агыла да болыт агыла”, “
Үлә язып, янып юксына җан…”,”Аралагыз мине” һ.б.) әсәрләрендә чагыла.

    
Әдипнең мәхәббәт лирикасы белән (“Сиңа”, “Ромашкалар”, “Әйткән идең” һ.б.)
шигырләрен укып танышабыз.  

  
“Агыла да болыт агыла” шигыре. Шигырьнең төп эчтәлеге исемгә үк чыгарылган, һәм
болытка бәйле фикерләр 1-2 һәм соңгы строфаларда кабатлана. Тоткынлыктагы
шагыйрь лирик герое аша үзенең кайгы, хәсрәт, сагыну хисләрен белдерә.

                           
                 
Агыла да болыт агыла

         
                                  Туган-үскән җирләр ягына,-

     
Әлеге
юлларда тоткынның ирекле болытка мөнәсәбәте ачыла башлый. Әмма болыт аның
хәленнән, йөрәгендәге хис-тойгылардан хәбәрдар түгел, әлеге билгесезлек лирик
геройны тагы да борчый.

      
Юл
образы тормыш юлын ачыклап килә: “Роман кебек күңелле син,
юл!”
Чабаталар,
итекләр
туздырырлык борчулы, каршылыклы булса да , лирик герой үзенең үткәне, кылган
эш-гамәлләре өчен үкенми, аны хәтта “роман кебек күңелле” дип, матур чагыштыру
аша бирә. Лирик геройның бүгенге хәле дә җиңел түгел:

                         
                     Ә син,яңгыр,
искә
төшермә

                          
                    Итегемнең ничек икәнен…

 Әмма
ул авырлыкларга түзәргә күнеккән, моның өчен аптырамый:

       
                                       Яланаяк килдем дөньяга

                        
                      Шулай гына ,бәлки, китәрмен.

 Ахыр
чиктә һәркемнең гомере зират белән чикләнә. Лирик герой моны да ачык аңлый,
табигый күренеш дип кабул итә. Аның борчылганы:

                                               
Тәрәзәгә
чиртер дә яңгыр

                        
                       Нәрсә әйтер туганнарыма?!

    
Бу
сорауга җавап эзләп болытка, юлга, зиратка мөрәҗәгать итүе лирик геройның юаныч
эзләве булып тора.

         
Шагыйрьнең тоткынлык еллары иҗатының кыйммәтен билгеләп, әдәбият галиме Н. Юзиев
болай дип язды: “М. Җәлил, Ф. Кәримдә генә түгел, Х.Туфанда да татар шагыйренең
намусы, татар шагыйренең көче, куәте сыналды”. Ә инде әдип әсәрләренең генә
түгел, үзенең шәхси үзенчәлекләре турында Г. Бәширов: “Шагыйрьләр хакында сүз
чыкканда, гадәттә, поэзия яши, диләр.
Хәсән Туфанны исә
мин ул үзе шигырь булып яши дияр идем, чөнки Туфанны шигърияттән, шигырьне
Туфаннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Ул

шигъри
образга, шигърият дөньясына гашыйк кеше. Шигырьнең теләсә нинди киртәләрне
җимерерлек тылсымлы көче барлыгына Туфан кебек чын күңелдән инанган башка
кешене мин белмим”.

Бишенче бүлек

Х. Туфан Г.Тукай традицияләрен дәвам итүче
шагыйрь

    
Шигырь өлкәсендә күп экспериментлар ясаган, шигырь технологиясе, образлар
системасы белән тышкы яктан, бер караганда, Тукайдан ерак торган Х.Туфанның да
Тукай иҗатына мөнәсәбәте  бик әһәмиятле. Ул да үзенең поэзиясен, иҗат
тәҗрибәсен Тукайдан аермаган, Тукай традицияләре дәвамы итеп исәпләгән. Чынлап
та бу шулай иде.

     
“Әдип үзенең иҗаты белән раслап килә. Ул Тукайны кабатламый, ә Тукай
эстафетасын югары күтәреп, алга барды, тәҗрибәсе нигезендә үз чорына лаеклы
яңаны тудырды. Ул аны “Эстафета (1956) дигән шигырендә матур итеп шигырь теле
белән әйтеп бирде:

                                
Бүген Казан мәйданында мин

                                
Сәлам биреп

                               
 Сиңа

                                
Баш иям,

                                
Тукай биргән эстафетаны

                                
Югалтмаган хәлдә, Россиям”
1.

Тукай
эстафетасын лаеклы дәвам итүе белән ул халыкка якын, кадерле.

________________________________________________

1Хәйруллин Х.Ф. Иҗат
чишмәләре. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1975.- Б. 168

Йомгаклау

   Фәнни
– тикшеренү эшен башкарганда түбәндәге нәтиҗәләр килеп чыга.

 
 Безнең якташыбыз,чорыбызның күренекле шагыйре авыр, катлаулы юл үткән.

Белем
алырга, укуга теләге зур булган. Казанда ул әдәбиятка яңалык булып керә.

  
Х.Туфанның төрмә – лагерьлардагы михнәт – газапларын уртаклашучы кеше- хатыны
була. “Халык дошманы”ның хатынын эшеннән чыгаралар, фатирын алалар. Суык тиеп
улы үлеп китә. Ә үзе канын ризыкка алыштырып иренең гомерен озайта. Нинди генә
авыр шартлар булмасын, әдип иҗат итүдән туктамаган. Ул әсәрләрен күңел
дәфтәренә салып барган. Мөмкин булган очракта берничә кат күзлек киеп очлы
карандаш белән папирос кәгазенә төшергән. Аларны ипи эченә төреп сохари итеп
киптергән. Бик күп әсәрләре яшергән урында мәңгегә калып юкка чыккан.

     
Сталинның “шәхес кул
ьты”
фаш ителгәч (1957 ) ул иҗатка чума. Халыкчан рухтагы  әсәрләр яза. Тормышка,
мәхәббәткә, яшәешкә мәдхия укый.

     
“1966 елны Х.Туфанга Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләге бирелде. Бик
күп шигырьләре җыр булып яңгырый. Әдип: “Иҗат – бәхет ул, — дип язды
истәлегендә, — иң матур, иң көчле бәхет ул! Иң бәхетле чагым – иҗади накалда
яшәгән чак. Җанның, күңелнең, йөрәкнең, бәгырнең дөрләгән, кайнаган чагы, уй
һәм хиснең аера алмаслык булып кушылып, ташып торган чагы”.

                                
 Аккош күлендә сагыш, моң,

                                 
Юксынып сорый урман:

                                 
Гасырның үзе кебек чал

                                 
Кайда дип синең Туфан? (С.Хәким)”
1

________________________________________________________

   1Мусин Ф. М .һ.б. Татар
әдәбияты: Рус урта гомуми белем мәкт. 11 нче с-фында укучы татар балалары өчен
дәреслек- хрестоматия  / Ф. М. Мусин, З .Н. Хәбибуллина, Ә. М.
Закирҗанов.-Тулыл. 2 нче басма.-Казан:Мәгариф, 2000.-Б. 185.

Файдаланылган әдәбият исемлеге

1.
Закирҗанов Ә. М.Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту: 11 нче сыйныф:
Укытучылар өчен методик кулланма.- Казан: Мәгариф, 2001 .- Б.55.

2.
Мусин Ф. М .һ.б. Татар әдәбияты: Рус урта гомуми белем мәкт. 11 нче
с-фында укучы татар балалары өчен дәреслек- хрестоматия  / Ф. М. Мусин, З .Н.
Хәбибуллина, Ә. М. Закирҗанов.-Тулыл. 2 нче басма.-Казан:Мәгариф, 2000.-Б. 185.

3.
Х. Туфан. Сайланма әсәрләр. Казан, 1964.- Б. 6 -7.

4.
Хәйруллин Х.Ф. Иҗат чишмәләре. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1975.- Б. 168.

Эчтәлек

Кереш…………………………………………………………………………………………….. 
3

Беренче
бүлек………………………………………………………………………………….. 
5

Икенче
бүлек…………………………………………………………………………………….
8

Өченче
бүлек……………………………………………………………………………………
10

Дүртенче
бүлек………………………………………………………………………………..
 12

Бишенче
бүлек. ………………………………………………………………………………. 
13   

Йомгаклау. 
……………………………………………………………………………………. 
14  

Файдаланылган
әдәбият……………………………………………………………………
 15   

Татарстан
Республикасы Яңа Чишмә муни
ципаль районының “Утяшкино
урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.

Тема: Хәсән Туфан халкымның күренекле
вәкиле.

                                                  
   Башкарды:11 нче сыйныф

                                                     
укучысы Хәлилова Г.Ф.

                                           
          Тикшерде:Татар теле укытучысы

                                                      
Хәлилова Ә.В.

                                                       
2010 ел.

Ф.И.
әтисенең исеме, туган елы

Мәктәп ,
класс

Фәнни
җитәкченең И.Ф.О.

1

Хәлилова
Гөлшат Фәнис кызы1993 ел

Татар
Утяшкино урта мәктәбе, 11 “А” сыйныф укучысы

Хәлилова
Әминә Вәлирахман кызы

 …

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сочинение на тему характеристика чичикова кратко
  • Сочинение на тему характеристика чичикова в поэме мертвые души краткое
  • Сочинение на тему характеристика чиновников в комедии ревизор
  • Сочинение на тему характеристика хлестакова в комедии ревизор с цитатами
  • Сочинение на тему характеристика хлестакова в комедии ревизор кратко