Сочинение на тему кояштагы тап

Обновлено: 11.03.2023

  • Для учеников 1-11 классов и дошкольников
  • Бесплатные сертификаты учителям и участникам

Тема: Ф.Яруллин “Кояштагы тап” әсәренә анализ.

Максат: — “Кояштагы тап” әсәрен өйрәнүне йомгаклау, тулы анализ ясау;

әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның үз карашларын булдыру,

Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү;

Яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәтү;

Җиһазлау. Ф.Яруллин “Сайланма әсәрләр”, компьютер, проектор, дәрескә презентация, карточкалар, фотолар, йолдыз формасындагы төсле (кызыл, сары, зәңгәр) фишкалар, 1 укучы ясаган кояш рәсеме.

Актуальләштерү. Уңай психологик халәт тудыру.

— Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек?

— Әйбәт. Кәефләрегез әйбәт булсын.

— Сезнең дә кәефләрегез кояшлы көн кебек булсын.

Таңнар саен хәерле көн телим,

Аяз күкләр телим җиремә.

Кояшлы көн телим бар кешегә

Һәм иминлек телим илемә.

Укучылар бер-берсе белән исәнләшәләр, хәлләрен сорашалар. Укытучы талгын музыка кабыза. Укучылар түгәрәк буенча йөриләр. Музыка туктагач, пар табалар.

Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы. Нәрсә ул яхшылык?

(Парда басып торган укучылар бер-берсенә яхшылык турында сөйлиләр. 10 сек. )

Укытучы . Ә хәзер парда басып торган көе җавап бирәбез.

(укучылар җавабы тыңлана, укытучы һәр пардан 1 укучыдан сорап чыга шул балага исем белән дәшеп, рәхмәт әйтә).

Эльвина , син ничек уйлыйсың?

Әдилә, синең үз фикерең нинди?

Тимур, сиңа ничек аңлаттылар?

Укытучы. Нәрсә ул яманлык? (нәкъ алдагы сораудагыча җаваплар алына, фикерләр тыңлана һәм укучылар үз урыннарына утыралар)

Укытучы. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендәге аңлатма белән сезнең фикер туры килде микән, тикшереп карыйк, экранга карыйбыз. (1 нче пардагы 1 укучы, яки укытучы үзе укый)

Яхшылык – файда, уңайлылык, изгелек.

Яманлык – усаллык, начарлык, әшәкелек.

Укытучы. Сезнең парталарда карточкалар бар.

(Әни, әти, туганнар, абый, апа, әби һ.б.)

Әйе, иң беренче торган сүз – әни.. Хәзер 1 бит, 1 ручка системасы буенча алдыбызда яткан кәгазьләргә әни турында яхшы сыйфатларны язып чыгабыз. Башлый 1 нче утырган укучы. Һәр укучы 1 генә сыйфат яза. Сыйныфтагы җавапны уң якта утырган укучы башлый.

(әни белән бала рәсеме, балалар җавабы тыңлана)

Укучылар, нинди матур сыйфатлар язгансыз! Барыгыз да әниләрен бик ярата икән.

Кайсы әсәрдә ана образы, яхшылык һәм яманлык белән очраштык?

-Дәресебезнең темасын билгеләү өчен, игътибар белән экранга карыйбыз. Экранда мәкальләр бирелгән. Мәкальләрдә нәрсә турында сөйләнелә? Аларның эчтәлеген ничек аңлыйсыз?

Өйнең яме ана белән;

Яктылык — кояш янында, яхшылык — ана янында;

Ана җылысы – кояш җылысы;

Әни суккан авыртмый;

-Укучылар, бу мәкальләрне нәрсә берләштерә? (Алар барысы да әниләр турында)

-Ә кайсы мәкаль сезгә бигрәк тә ошады, кайсы мәкаль без укыган әсәргә ныграк туры килә? ( Ана җылысы-кояш җылысы)

-Ни өчен ана җылысы кояш җылысы белән чагыштырып бирелә? Әйдәгез шушы сорауга җавап эзлик әле.

Уку мәсьәләсен чишү.

I. : — Укучылар, без үткән дәрестә Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятен укып, бүлекләргә бүлгән идек . Бүлекләргә нинди исемнәр бирдек.

1 бүлек. Малайның әнисе авырый.( МАЛАЙ ҺӘМ ӘНИ) Малайның әнисе авырып китә.

2 бүлек. Малай әнисен алдый.(ЯЛГАНЧЫ МАЛАЙ) Малай әнисенә ялган сөйли

3 бүлек. Кояш елмаеп җибәрә.(КОЯШТАГЫ ТАП) Кояш малайны гафу итә.

1 нче өлешкә бәя бирәбез

Төркемнәрдә эш.

1 төркем 1 нче бүлек буенча диалог төзеп аны рольләргә бүлеп укыйлар

2 төркем эчтәлеген сөйли.

3 төркем 3 нче бүлеккә рәсем ясый, кыскача сөйли

2 нче өлешкә бәя бирәбез

Сорауларга җавап бирү

-Бу өзектән без малайның нинди сыйфатларын күрдек? ( Кара-каршы партнерлар , 30 секунд)

— Сез малай урынында булсагыз нишләр идегез?

-Кояшның каралу сәбәбен әни кеше ничек аңлата?

Шул урынны табып укыгыз.

(Укучылар: Кемдер бу дөньяда ялган эш кылган булырга тиеш, улым. Кояшны шул кеше өчен оялудан йөзе каралып чыккан.)

Әсәрдән иң төп җөмләне табабыз. (укучылар җавап бирә, 1 төркем, 2 нче укучы)

Бер генә яманлык та эзсез калмый.

Бу әсәр белән автор нәрсә әйтергә теләгән? (төркемнәр фикер алыша)

Начар эш эшләсәң, барыбер беленә.

Алдашу – начар гадәт.

Беркемгә дә начарлык эшләргә ярамый

Сабак алган әлеге малай, киләчәктә нинди кеше булыр дип уйлыйсыз?

Әйе,татар халкында “Кырын эш кырык елдан соң да беленә”, — дигән әйтем дә бар.

Мин сезгә гыйбарә укыйм, аның без укыган әкият белән охшаш ягы бар микән?

Бер малай әнисе белән генә тора. Ул, улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә. Беркөнне ул кадакларга игътибар итә һәм әнисе янына килә. Әни, нигә син шулай күп итеп кадаклар кактың? — ди. Әнисе: “ Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?” – ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Менә ул да олыгая, әнисе дә карчыкка әйләнә. Әнисе янына беркөнне килә дә: “ Әни, кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем”, — ди. Ә әнисе болай ди: “ Улым, әйе син күп яхшылыклар эшләдең һәм, шулай итеп, начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә, кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак эзләре. Аларның эзләре калган бит”, — ди.

3 нче өлешкә бәя бирәбез

Укытучы . Сезнең алда коробкада төсле фишкалар бар. Кемгә нинди төс ошый, шуны ала һәм тактадагы рәсемнәр янына баса. Сары – кояш, яшел – әни, зәңгәр – малай.

(балалар классның 3 урынына баса)

Хәзер шушы образларга характеристика бирәбез.

-Малай турында. (Малайның яхшы сыйфатын да табарга. Ул хатасын төзәткән).

-Кояш турында. ( Кояш бар нәрсәне дә күрә: яхшылыкны да, яманлыкны да. Кояш бу әсәрдә малайның ялганыннан оялып карала, ә малай гафу үтенгәч, ул елмаеп җибәрә. Кояш ул- безне яшәтә, җылыта, безгә нур һәм яктылык бирә.)

4 нче өлешкә бәя бирәбез

Ни өчен Ф. Яруллин кояш образына мөрәҗәгат ь итә?

Кояш – символик образ. Ул – яктылык, матурлык билгесе. Кояш җиргә, хайваннарга, үсемлекләргә көч, җылылык бирә. “Әнинең җылы кочагы” диләр. Әни дә безгә җылылык, көч, рәхәтлек бирә. Димәк, ана җылысы – кояш җылысы.

Хәзер кояш сүзенә якынрак килик әле. Аның мәгънәсе аңлатмалы сүзлектә ничек күрсәтелгән икән? (Бер укучы дәфтәреннән укып күрсәтә.)

Кояш. 1. Без яшәгән планета – Җир hәм башка планеталарның әйләнеш үзәгендә торган зур күк җисеме – янар йолдызларның берсе.

2. Бәхет, шатлык, сөенеч чыганагы. (күчмә мәгънәдә.)

IV Рефлексия

— Автор кояшны кем белән чагыштыра? (Әни белән.)

— Ни өчен? (Чөнки кояш та бер генә, әни дә.)

— Кояш булмаса, җирдә нәрсә булыр иде? (Берни дә. Җирдә тереклек булмас иде.)

— Ә әни булмаса? ( Без булмас идек, яшәү булмас иде.)

— Нәтиҗә: димәк, кояш та, әни дә бер генә. Шуңа күрә әниләр — безнең өчен иң кадерле кешеләр. Әйе, балалар, әти-әниләрнең сүзләрен тыңлыйк, хәтерләрен калдырмыйк. Аларга кояш гомере телик. Укучылар, әти-әниегезнең, укытучыларның, олыларның сүзен тыңлагыз. Киң күңелле, мәрхәмәтле булыгыз.

Күзләрне йомып, “Әни — өебезнең кояшы”, — дип кабатлыйбыз.

(Экранда кояш рәсеме һәм нурлары саен, укучыларның әниләре белән

төшкән фотолары күренә)

Ә хәзер парталардагы сары кәгазь битләрен алабыз һәм үзебезнең яраткан әниебезгә теләк язабыз.

(бөтен укучы да яза һәм тактага беркетелгән сары түгәрәк янына чыгып беркетә)

5 нче өлешкә бәя бирәбез

“ 5” ле билгесе- барлык сорауларга төгәл һәм тулы җавап биргән укучы кызыл фишкалар ала.

“ 4” ле билгесе- берничә сорауга җавап тулы булмаса яки 1-2 сорауга җавап бирмәгән очракта уучы сары фишка ала.

“ 3” ле билгесе — сорауларга җавап һәм төгәл булмаса яки 3-4 сорауга бөтенләй булмаса укучы зәңгәр төстә фишка ала.

Submit to our newsletter to receive exclusive stories delivered to you inbox!

Таня Масян

Лучший ответ:

Энджелл

Пятно на солнце — вроде что-то такого

Вы можете из нескольких рисунков создать анимацию (или целый мультфильм!). Для этого нарисуйте несколько последовательных кадров и нажмите кнопку Просмотр анимации.

Габдулла Кариев театры - ТЮЗ им. Г. Кариева

Габдулла Кариев театры - ТЮЗ им. Г. Кариева

Габдулла Кариев театры — ТЮЗ им. Г. Кариева запись закреплена

📌

Кояшта тап каян барлыкка килә? Бәлки тылсымдыр? Бу хакта шагыйрь Фәнис Яруллинның «Кояштагы тап» әкиятеннән белербез.

👉

«Тылсым» рубрикасында әкиятне безнең гаҗәеп актрисабыз Алсу Шакирова укый. Безнең Youtube-каналдан карарга һәм ВК социаль челтәрләреннән аудио форматта тыңларга да мөмкин.

🤔

Откуда на Солнце пятно? Это редкое явление? А может, волшебство? Об этом узнаем из сказки «Кояштагы тап» («Пятно на Солнце»), которую написал поэт Фанис Яруллин.

Сегодня в роли сказочника рубрики «Тылсым» — наша чудесная актриса Алсу Шакирова.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Я,Салимзянова Зельфия Загитовна, работаю в МБОУ «Старо-Тинчалинская оош имени Гумера Гали Буинского муниципального района РТ» с 1990 года. Я люблю свою работу, люблю детей. До 1997 года работала пионер вожатый, с1998 года учителем, а с 2001 по 2006 г зам.директором по воспитатаельной работе. С 2006 по 2015 год директорм школы. Наша школа очень красивая, светлая, двух этажная, кирпичная. В прошлом году в нашей школе был капитальный ремонт. Нам, учителям и ученикам, очень уютно школе. Мы благодарны руководителям нашего района.

Читайте также:

      

  • Отличие школы от университета сочинение на английском
  •   

  • Отзыв о произведении собачье сердце сочинение
  •   

  • Сочинение на тему кошка и мышка
  •   

  • Доказывает ли печорин своей жизнью мысль о счастье как о насыщенной гордости сочинение
  •   

  • Итоги конкурса на лучшее сочинение о культуре на русском языке белгородская область

Тема:
Ф.Яруллин “Кояштагы тап” әсәренә анализ.

Максат: 
—  “Кояштагы тап” әсәрен өйрәнүне йомгаклау, тулы анализ ясау;

        
әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның үз
карашларын булдыру,

        
Укучыларның  бәйләнешле сөйләм телен,
фикерләү  сәләтен үстерү;

        
Яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәтү;

Җиһазлау.
Ф.Яруллин “Сайланма әсәрләр”, компьютер, проектор, дәрескә презентация, 
карточкалар, фотолар, йолдыз формасындагы төсле (кызыл, сары, зәңгәр) фишкалар,
1 укучы ясаган кояш рәсеме.

I.       Актуальләштерү.
Уңай психологик халәт тудыру.


Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек?

—    Әйбәт.
Кәефләрегез әйбәт булсын.

—    Сезнең
дә кәефләрегез кояшлы көн кебек булсын.

Таңнар
саен хәерле көн телим,

          Аяз күкләр
телим җиремә.

           Кояшлы көн
телим бар кешегә

           Һәм иминлек
телим илемә.

                                           
Ф.Зиятдинова.

Укучылар
бер-берсе белән исәнләшәләр, хәлләрен сорашалар. Укытучы талгын музыка кабыза.
Укучылар түгәрәк буенча йөриләр. Музыка туктагач, пар табалар.

Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы. 
Нәрсә ул яхшылык?

(Парда басып
торган укучылар бер-берсенә яхшылык турында сөйлиләр. 10 сек. )

Укытучы
Ә хәзер парда басып торган көе җавап бирәбез.

(укучылар
җавабы тыңлана, укытучы һәр пардан 1 укучыдан сорап чыга шул балага исем белән
дәшеп, рәхмәт әйтә).

        
Эльвина,
син ничек уйлыйсың?

        
Әдилә,  синең үз фикерең нинди?

        
 Тимур,  сиңа ничек аңлаттылар?

Укытучы. 
Нәрсә ул яманлык? (нәкъ алдагы сораудагыча җаваплар алына, фикерләр тыңлана һәм
укучылар үз урыннарына утыралар)

Укытучы.
 Татар теленең аңлатмалы сүзлегендәге аңлатма белән сезнең фикер туры килде
микән, тикшереп карыйк, экранга карыйбыз. (1 нче пардагы 1 укучы, яки укытучы
үзе укый)

Яхшылык
– файда, уңайлылык, изгелек.

Яманлык
– усаллык, начарлык, әшәкелек.

Укытучы.
Сезнең парталарда карточкалар бар.

(Әни,
әти, туганнар, абый, апа, әби һ.б.)

Әйе,
иң беренче торган сүз – әни.. Хәзер 1 бит, 1 ручка системасы буенча алдыбызда
яткан кәгазьләргә әни турында яхшы сыйфатларны язып чыгабыз. Башлый 1 нче
утырган укучы. Һәр укучы 1 генә сыйфат яза. Сыйныфтагы җавапны уң якта утырган
укучы башлый.

 (әни
белән бала рәсеме, балалар җавабы тыңлана)

Укучылар,
нинди матур сыйфатлар язгансыз! Барыгыз да әниләрен бик ярата икән.

 Кайсы әсәрдә ана образы, яхшылык һәм
яманлык белән очраштык?

-Дәресебезнең
темасын билгеләү өчен, игътибар белән экранга карыйбыз. Экранда мәкальләр
бирелгән. Мәкальләрдә нәрсә турында сөйләнелә? Аларның эчтәлеген ничек
аңлыйсыз?

Өйнең
яме ана белән;

Яктылык
— кояш янында, яхшылык — ана янында;

Ана
җылысы – кояш җылысы;

Әни
суккан авыртмый;

-Укучылар, бу
мәкальләрне нәрсә берләштерә? (Алар барысы да әниләр турында)

-Ә кайсы мәкаль
сезгә бигрәк тә ошады, кайсы мәкаль без укыган әсәргә ныграк туры килә? ( Ана
җылысы-кояш җылысы)

-Ни өчен ана
җылысы кояш җылысы белән чагыштырып бирелә?   Әйдәгез шушы сорауга җавап эзлик
әле.

Уку мәсьәләсен
чишү.
      

I. :  — Укучылар, 
без үткән дәрестә  Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятен укып, бүлекләргә бүлгән
идек . Бүлекләргә  нинди исемнәр бирдек.

1 бүлек. Малайның
әнисе авырый.( МАЛАЙ ҺӘМ ӘНИ) Малайның әнисе авырып китә.

2 бүлек.  Малай
әнисен алдый.(ЯЛГАНЧЫ МАЛАЙ) Малай әнисенә ялган сөйли

3 бүлек.  Кояш
елмаеп җибәрә.(КОЯШТАГЫ ТАП) Кояш малайны гафу итә.

1
нче өлешкә  бәя бирәбез

Төркемнәрдә эш.

1 төркем 1 нче
бүлек буенча диалог төзеп аны рольләргә бүлеп укыйлар

2 төркем эчтәлеген
сөйли.

3 төркем 3 нче
бүлеккә рәсем ясый, кыскача сөйли

2 нче өлешкә  бәя
бирәбез

Сорауларга җавап
бирү

-Бу өзектән без малайның нинди сыйфатларын
күрдек? ( Кара-каршы партнерлар , 30 секунд)


Сез малай урынында булсагыз нишләр идегез? 

-Кояшның каралу
сәбәбен әни кеше ничек аңлата?

 Шул
урынны табып укыгыз.

(Укучылар: Кемдер
бу дөньяда ялган эш кылган булырга тиеш, улым. Кояшны шул кеше өчен оялудан
йөзе каралып чыккан.)

Әсәрдән иң төп
җөмләне табабыз.  (укучылар җавап бирә, 1 төркем, 2 нче укучы)

        
Бер генә яманлык та эзсез калмый.

Бу әсәр белән
автор нәрсә әйтергә теләгән?  (төркемнәр фикер алыша)

        
Начар эш эшләсәң, барыбер беленә.

        
Алдашу – начар гадәт.

Беркемгә дә
начарлык эшләргә ярамый

Сабак алган әлеге малай, киләчәктә нинди кеше булыр дип
уйлыйсыз?

Әйе,татар халкында
“Кырын эш кырык елдан соң да беленә”, — дигән әйтем дә бар.

Мин сезгә гыйбарә
укыйм, аның без укыган әкият белән охшаш ягы бар микән?

Бер
малай әнисе белән генә тора. Ул, улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак
кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә. Беркөнне ул кадакларга игътибар итә
һәм әнисе янына килә. Әни, нигә син шулай күп итеп кадаклар кактың? — ди.
Әнисе: “ Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен мин бер кадак кага бардым.
Күрәсеңме, ничаклы алар?” – ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә
сүз бирә. Шулай эшли дә. Менә ул да олыгая, әнисе дә карчыкка әйләнә. Әнисе
янына беркөнне килә дә: “ Әни, кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин
яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем”,
— ди. Ә әнисе болай ди: “ Улым, әйе син күп яхшылыклар эшләдең һәм, шулай итеп,
начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә,  кара әле рәшәткәләргә,
никадәр кадак эзләре.
Аларның эзләре
калган бит”, — ди.

3 нче өлешкә  бәя
бирәбез

II.    Ныгыту.

Укытучы.
Сезнең алда коробкада төсле фишкалар бар. Кемгә нинди төс ошый, шуны ала һәм
тактадагы рәсемнәр янына баса. Сары – кояш, яшел – әни, зәңгәр – малай.

(балалар
классның 3 урынына баса)

Хәзер
шушы образларга характеристика бирәбез.

      
-Малай турында… (Малайның яхшы сыйфатын да табарга. Ул хатасын төзәткән).

       
-Әни турында…

        
-Кояш турында… ( Кояш бар нәрсәне дә күрә: яхшылыкны да, яманлыкны да. Кояш
бу әсәрдә малайның ялганыннан оялып карала, ә малай гафу үтенгәч, ул елмаеп
җибәрә.  Кояш ул-  безне яшәтә, җылыта, безгә нур һәм яктылык  бирә.)

 4 нче өлешкә  бәя бирәбез

III.Йомгаклау.

Ни өчен Ф. Яруллин
кояш  образына мөрәҗәгат
ь
итә?

         
Кояш – символик образ. Ул – яктылык,
матурлык билгесе. Кояш җиргә, хайваннарга, үсемлекләргә көч, җылылык бирә.
“Әнинең җылы кочагы” диләр. Әни дә безгә җылылык, көч, рәхәтлек бирә.  Димәк,
ана җылысы – кояш җылысы.

     
Хәзер кояш сүзенә якынрак килик әле. Аның
мәгънәсе аңлатмалы сүзлектә ничек күрсәтелгән икән? (Бер укучы дәфтәреннән
укып күрсәтә.)

Кояш.
1.  Без яшәгән планета – Җир hәм башка планеталарның әйләнеш үзәгендә
торган зур күк җисеме – янар йолдызларның берсе.

 
     2. Бәхет, шатлык, сөенеч чыганагы. (күчмә мәгънәдә.)

IV Рефлексия


Автор кояшны кем белән чагыштыра? (Әни белән.)


Ни өчен? (Чөнки кояш та бер генә, әни дә.)


Кояш булмаса, җирдә нәрсә булыр иде? (Берни дә… Җирдә тереклек булмас
иде.)


Ә әни булмаса? ( Без булмас идек, яшәү булмас иде.)


Нәтиҗә: димәк, кояш та, әни дә бер генә. Шуңа күрә әниләр  — безнең өчен
иң кадерле кешеләр.
Әйе, балалар, әти-әниләрнең сүзләрен
тыңлыйк, хәтерләрен калдырмыйк. Аларга кояш гомере телик. Укучылар,
әти-әниегезнең, укытучыларның, олыларның сүзен тыңлагыз. Киң күңелле,
мәрхәмәтле булыгыз.

Күзләрне йомып,
“Әни  — өебезнең кояшы”, — дип кабатлыйбыз.

(Экранда
кояш рәсеме һәм нурлары саен, укучыларның әниләре белән

төшкән
фотолары күренә)

Ә
хәзер парталардагы сары кәгазь битләрен алабыз һәм үзебезнең яраткан әниебезгә
теләк язабыз.

(бөтен
укучы да яза һәм тактага беркетелгән сары түгәрәк янына чыгып беркетә)

5 нче өлешкә  бәя
бирәбез

V
Үзбәя

“5”
ле билгесе- барлык сорауларга төгәл һәм тулы җавап биргән укучы кызыл фишкалар
ала.

“4”
ле билгесе-  берничә сорауга җавап тулы булмаса яки 1-2 сорауга җавап бирмәгән
очракта уучы сары фишка ала.

“3”
ле билгесе —  сорауларга җавап һәм төгәл булмаса яки 3-4 сорауга бөтенләй
булмаса укучы зәңгәр төстә фишка ала.

VI
Өй эше

1.“Һәрвакыт
булсын әни” дигән темага  миниатюр сочинение язарга.

2..
Әниләр турында мәкальләр язып килергә.

              Муниципальное образовательное учреждение

 «Средняя (полная) общеобразовательная школа №1» г. Елабуга

   Тема: ‹‹ Фәнис Яруллинның

 “Кояштагы тап” әсәренә анализ ››                                                                                                                                                                              

                                         Татар теле hәм әдәбияты укытучысы

                                        Садыйкова Гөлсинә Минзариф кызының

                                        3нче А сыйныфында үткәрелгән уку дәресе.                                                                                            

                                 Ноябрь, 2009нчы ел.

Максат:

1. Укучыларга әкиятне дөрес анализлау үрнәген тәкъдим итү;

2. Фикерләү сәләтләрен үстерү;

3 .Әкият аша әниләргә карата шәфкатьлелек, хөрмәт, ярдәм итү кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Җиhазлау:

Фәнис Яруллин портреты, тормыш иптәше Нурсөя белән төшкән фотосы, “Җилкәннәр җилдә сынала” китабы, кара таплы кояш рәсеме, дәреслекнең 84нче битеннән алынып зурайтылган рәсем , магнитофон ,”Әнкәмнең догалары” ( Р.Миңнуллин сүзләре, Илгиз Закиров көе) җырына караоке, тактада мәкальләр.

                             Дәрес барышы

І .Дәресне оештыру. 

1 .Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.

—  Исәнмесез, хәерле иртә, укучылар! Бүген безгә кунаклар килде. Кунакларны якты йөз белән каршылыйк. Үзебезнең белгәннәребез белән уртаклашыйк. Сез үзегезнең акыллы укучылар икәнлегегезне аларга күрсәтергә әзерме? Ярый, хәерле сәгатьтә!

2. Кереш әңгәмә.

— Без бүген сезнең белән язучы Фәнис Яруллинның өйдә укып, танышып килгән “Кояштагы тап” әсәре өстендә эшләрбез. Әйдәгез, әсәрнең авторына бераз тукталып китик. Аның турында нәрсә беләсез? ( Фәнис Яруллинга быел 71 яшь тулды. Ул — инвалид язучы. Ул йөрми, урын өстендә ята. Аңа хатыны ярдәм итә. Фәнис Яруллин шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр яза.)

— Әйе, укучылар, Фәнис Яруллин төшенкелеккә бирелми, hаман иҗат итә hәм аңа тормыш иптәше Нурсөя ярдәм итә.  (Укучыларның игътибарын язучының тормыш иптәше Нурсөя белән төшкән фотосына юнәлтү.)

ІІ.Актуальләштерү.

— Язучының без өйрәнә торган әсәре нинди жанрга керә? Ни өчен  автор мондый әсәр язарга  уйлаган? Шушы сорауларга җавап табу өчен, әсәрнең эчтәлеген искә төшереп,  сәнгатьле итеп укып чыгыйк.(Текстны уку.)

ІІІ.Төп өлеш.

—  Ничек уйлыйсыз, бу нинди жанрдагы әсәр? (Әкият.)

— Ни өчен шулай уйлыйсыз? Әкияткә хас нинди билгеләр бар? (“Яшәгән ди”, “булган ди” сүзләре, кояш җанлы итеп күрсәтелгән. Ул малайны күзәтә.)

—  Ә тормышта балалар белән мондый хәл булырга мөмкинме? (Әйе.)

— Димәк, язучы аны тормыштан алып язган. Әкияттә кемнәр катнаша? (Малай, әни, кояш, кош- кортлар, этләр, автор.) Төп геройлар кемнәр? (Малай, Әни, Кояш.)

(Тактада “Малай, Әни, Кояш”сүзләре языла.)

— Әйдәгез, әкияттәге төп геройларга характеристика бирик, ягъни тактада бирелгән сүзләргә игътибар итегез.

— Бу сыйфатларның кайсысы кемгә туры килә? Ни өчен?

(Тактада сүзләр: эшчән, ялганчы, тырыш, ялкау, ягымлы, тупас, күзәтүчән, үзен генә яратучы, кайгыртучан, оялчан, үз хатасын таный, сабыр, гафу итүчән.)

— Малайга кайсы сыйфатлар туры килә?

 Малай:

 ялганчы        (-Ул суны кайдан алып кайта?) (Суны якындагы чишмәдән алып кайта.)

 ялкау            (-Дәлилләгез.)  (Ерактагы чишмәгә барырга иренә.)

 тупас             (-Укып күрсәтегез.)

 үзен генә яратучы  (-Үзенең эчәсе килгәч кенә суга барган.)

 үз хатасын таный    (-Укып күрсәтегез.)

— Малайның әнисе нинди?

 Әни:

 эшчән, тырыш  (-Укып күрсәтегез.)

 ягымлы     (-Улына ничек эндәшә? Исбатлагыз, кайсы юллардан табарга                        мөмкин?)

 кайгыртучан   (-Укып күрсәтегез.)

сабыр     (-Ул улының суны башка чишмәдән алып кайтуын сиздеме икән?   Ни өчен әйтмәгән?)

гафу итүчән    (-Әнисе улын күкрәгенә кыскан.)

-Автор кояшны әкияттә нинди  итеп күрсәткән?

Кояш:

күзәтүчән       (Җирдә кояш күрмәгән бер генә эш тә юк, ди әнисе.)

оялчан            (Кояш ни өчен оялган?) (Малайның ялганыннан.)

гафу итүчән   (Ни өчен алай уйлыйсыз? Исбатлагыз.) (Малай әнисенә дөресен сөйләгәч, кояштагы караңгылык кими башлаган.)

— Малайның уңай сыйфатлары күбрәкме, тискәреме? (Тискәре.)

— Аның тәртибе сезгә ошыймы? (Юк.)

— Ни өчен ошамый? (Чөнки ул әнисенең сүзен тыңламый.)

— Ул боларны начарлык эшлим дип эшлиме? (Юк, ул уенга бирелә.)

— Ни өчен уенга бирелә? (Уйныйсы килә.)

— Әйе, укучылар, аның уйныйсы килә, әле ул кайсы эш мөhимрәк икәнен аңлап бетерми.

— Малайның уңай сыйфаты бармы? (Әйе, ул үз хатасын таный, гафу үтенә.)

— Дөрес, ул үзенең ялгышын, гаебен таный. Дөньяда яшәгәндә, бөтен кеше дә ялгыша, ә балалар бигрәк тә. Иң мөhиме: ул ялгышны вакытында күреп, төзәтә белергә кирәк.

 — Менә тактадагы мәкальләргә игътибар итегез әле:

“Ялгыша белдең- төзәтә дә бел.”

“Үз гаебен таныган кеше- зур батыр.”

— Мәкальләрне ничек аңлыйсыз? Алар хикәядәге малайга туры киләме? (Әйе, димәк, малай – гел начар түгел икән.)

— Дөрес, малайны бөтенләй начар дип әйтә алмыйбыз. Ул үз хаталарын таный- таный яшәргә өйрәнәчәк. Язучы аның яхшы кеше булып үсәчәгенә ышана.

— Хәзер кояш сүзенә якынрак килик әле. Аның мәгънәсе аңлатмалы сүзлектә ничек күрсәтелгән икән? (Бер укучы дәфтәреннән укып күрсәтә.)

Кояш. 1.  Без яшәгән планета – Җир hәм башка планеталарның әйләнеш үзәгендә торган зур күк җисеме – янар йолдызларның берсе.

          2. Бәхет, шатлык, сөенеч чыганагы. (күчмә мәгънәдә.)

— Автор кояшны кем белән чагыштыра? (Әни белән.)

— Ни өчен? (Чөнки кояш та бер генә, әни дә.)

— Кояш булмаса, җирдә нәрсә булыр иде? (Берни дә… Җирдә тереклек булмас иде.)

— Ә әни булмаса? ( Без булмас идек, яшәү булмас иде.)

— Нәтиҗә: димәк, кояш та, әни дә бер генә. Шуңа күрә әниләр  — безнең өчен иң кадерле кешеләр.

— Сезгә өйдә кайчан күңеллерәк? Әни өйдә булгандамы яки ул югындамы?

 ( Әни өйдә булганда күңелле, ә ул югында – күңелсез.)

— Фәнис Яруллин үзенең “Бушлык” дигән шигырендә шул турыда әйтә, безгә аны Равил сөйләп күрсәтер.

         “Бушлык”. Фәнис Яруллин.

          Өйнең эче яп – ялангач

          Белмимен әллә нигә.

          Кайтып керәсе дә килми

          Бүген бөтенләй өйгә.

          Бөтен нәрсә үз урынында,

         Тик җитешми әллә ни…

         Әй, онытып торам икән:

         Өйдә юк бүген әни!

— Әйе, укучылар, әни өйдә булмаганда, бик күңелсез, моңсу. Язучы юкка гына әни белән кояшны янәшә куймаган икән.  Ә күктә кояш балкымаса, күңеллеме? (Юк.) Әйе, укучылар, без кояшлы көннәрне, кояшны яратабыз.

Ял итү. ( “Кояшны яратабыз” шигыре буенча хәрәкәтләр ясау.)

               Без кояшны яратабыз,

              Ул бит нурлар тарата.

              Йөгерергә, сикерергә

              Барыбыз да ярата.

              Без кояшка үреләбез,

              Ул бит шатлык тарата.

              hавада рәсем ясарга

              Барыбыз да ярата.

— Ә менә ни өчен әкиятне “Кояштагы тап” дип атады микән? Тап сүзен тагын нинди сүз белән алыштырырга мөмкин? (Эз, пычрак.) 

—  Кояшта, чыннан да, тап буламы? (Юк, болыт булырга мөмкин.)

 — Ә әкияттәге кояшта кара тап сурәтләнгән. Чөнки анда “Бары тик кояштагы кара тап кына бөтенләй бетеп җитмәгән.”дип язылган. Малай, үзенең гаебен танып, гафу үтенсә дә, ул эзсез генә үтмәгән, кояшта тап калган.

— Кояштагы тап – ул әнинең күңелендәге тап, ягъни яра,  шулай ук малайның начар эшләре. Кояштагы тап беткәнме? (Юк.) Начарлыкны гафу үтенеп кенә бетереп буламы? (Юк.) Ни өчен кояшта тап калган? (Чөнки гафу итеп кенә хата төзәлми.)

— Автор моның белән безгә нәрсә әйтергә теләгән? (Начар гадәтләр, сүзләр белән әниләрнең күңелен яраларга ярамый, алар гафу итсәләр дә, йөрәктә, күңелдә эзе кала.)

 — Ни өчен малай шундый булган?(Чөнки аны әнисе артык яраткан, иркәләгән. Малай шуңа күнеккән.)

— Ничек уйлыйсыз, малайның мондый гадәтләре кабатланыр микән? (Бәлки кабатланмас та, чөнки малай күктәге кояшның бөтен нәрсәне дә күреп, күзәтеп торганын белде. Ул бик курыкты hәм бу эшеннән гомерлек сабак алгандыр.)

— Әкияттәге малай “Өч кыз” әкиятенең кайсы геройларын хәтерләтә?

 ( Беренче hәм икенче кызны.)

-Кояш, Тиен нинди балаларны гына яраталар? (Эшчән, әниләрен хөрмәт итә торган балаларны.)

— Сезнең арада әниләрен тыңламый торган малайлар, кызлар юкмы? Булмаса, бик яхшы.

— Рәсем әкиятнең кайсы өлешенә туры килә? Укып күрсәтегез әле. Аны ничек исемләргә мөмкин? (Кояшның йөзе каралган. Малай курыкты h.б.)

— Әкиятнең соңгы өлешен искә төшерик. Телдән рәсем ясап карыйк. (Малай әнисенә караган. Әнисе аны күкрәгенә кочкан. Кояш яктырта, ләкин анда әз генә кара тап бар.)

(Тактада язылган мәкальләрне уку.)

-Кайсы мәкальнең эчтәлеге шушы өлешкә туры килә?

1). Алдап, алты адым да атлый алмассың.

2).Ана җылысы – кояш җылысы.

3).Ялганчыдан кояш бизгән.

— Ни өчен шунысы дип уйлыйсыз? (Әни, кояш кебек, безгә җылылык, көч, рәхәтлек бирә.)

Іv.Ныгыту.

Нәтиҗә ясау.

  — Фәнис Яруллин бу әкиятне ни өчен язган? Ул нәрсәгә өйрәтә? (Әниләрне     тыңларга, хөрмәт итәргә, аларга ярдәм итәргә кирәк.)

— Әйе, бик дөрес. Әниләргә карата шәфкатьле булырга кирәклеген әйтә ул.

Ә ни өчен шундый малай турында язган икән ул? (Без бу малай кебек булмасын өчен.)

— Ни өчен малай белән әнине алган? Язучы бит малай белән әти яки әни белән кыз турында да яза ала иде. Малайлар әниләренә hәрвакыт терәк булырга тиешләр. Авыр вакытта әниләр үзләренең улларына таяналар. Шуңа күрә Фәнис Яруллин малай белән әни турында язган.

— Әкияттә чишмә суы турында нәрсә диелә? (“Аның суы тәмле дә, салкын да, шифалы да” диелә.)

— Әйе,чишмә суы тәмле, шифалы. Чишмә — изге урын, чишмәләрне hәрвакыт чистартып торырга кирәк. Шагыйрь Роберт Миңнуллин чишмә турында бик матур шигырь язган.

          “Чишмә”. Р. Миңнуллин.

         Челтер – челтер ага чишмә —

         hич тә тыймалы түгел.

         Ә сулары шундый йомшак –

         Эчеп туймалы түгел.

         Без киләбез чишмәбезнең
        Салкын суын эчәргә.
        Эчкәндә үзеннән – үзе

         Баш иелә чишмәгә.

— Роберт Миңнуллин  да бәләкәй  вакытында бик шук малай була. Шулай булса да, әнисен hәрвакыт тыңлый, хөрмәт итә. Ул әнисенә багышлап “Әнкәмнең догалары” шигырен яза. Хәзер бергәләп “Әнкәмнең догалары” җырын башкарыйк, Роберт Миңнуллин шигыре, Илгиз Закиров көе. (Караокега кушылып җырлау.)

       Догаларның күңелемнән

       Юк әле югалганы –

       Саклый мине, яклый мине

       Әнкәмнең догалары.

                   Кушымта:

                Ташлама, әнкәй, ташлама,

                Мине изге догаңнан!

                Ташласаң изге догаңнан,

                Мин бәхетле булалмам.

        Тылсымлы да, шифалы да

        Әнкәмнең догалары –

        Догаларның шатлык кына

        Китерә торганнары.

        Мин сезгә дә аларны.

                   Кушымта.

  v.Йомгаклау.

-Бүген без сезнең белән Фәнис Яруллинның нинди әсәрен өйрәндек? (“Кояштагы тап” әкиятен.) Югары сыйныфта без аның “Җилкәннәр җилдә сынала”әсәрен укырбыз.(Китабын күрсәтү.)

Укучыларның белемнәрен бәяләү.

-Әниләр турында сөйләшүне дәвам итик. Тиздән, берничә көннән, Әниләр көне була. Без аңа әзерләнә башладык инде.  Әниләр турындагы шигырьләребезне кунакларга сөйләп күрсәтик әле. Бүген без дәрестә  әниләргә ярдәм итәргә кирәклеген әйттек, безнең Максим әнисенә булыша, шул турында шигырь сөйли.

  Клара Булатова. “Әниемнең кызы юк бит”

       Әниемнең кызы юк бит,

       Мин әнигә бер генә.

       Кызы да юк, эше дә күп

       Әнинең берүзенә.

       Әниемнең кызы юк шул,

       Мин булышам әнигә.

       Аш пешерәм, җыештырам,

       Кер юышам әнигә.

       Кибеттән мин сөт апкайтам,

       Ипигә дә йөгерәм.

       Әниемнең кызы юк та –

       Малае бар бер дигән.

— Алия дә әнисенә ярдәм итә, гел “ үзем эшлим” дип тора, ул безгә Фирая Зыятдинованың “Үзем эшлим” дигән шигырен сөйләп күрсәтер.

         Минем әни шундый әйбәт –

    Мактап кына тора ул.

    “Кызым бигрәк уңган!” – диеп

     Миңа канат куя ул.

     Әни мине мактаганда

     Очып китәрдәй булам.

     Бер талпынсам, йолдызларга

     Менеп җитәрдәй булам.

     “Эшле кеше тиз үсә”, — ди,

     Белми әйтмәс әнием.

     Үзем эшлим – кулларына

      Эш тидермим әнинең!

 Галия:

 Көннәр буе йөгерсәм дә,

 Мин армыймын.

 Уку авыр булса булсын –

 Зарланмыймын.

  Орышсаң да кайвакытта

  Еламыйм ич.

   Син шат булсаң, тора алмыйм

  Елмаймый hич.

  Исәнлек – саулыгың сорап,

  Дога кылам.

  Әниемнән аермасын

   Берүк, Ходам! (Г. Гарипова.)

vІ. Өй эше бирү.

“Минем әнием” дигән хикәя язып килергә (аерым укучыларга), калган укучыларга -86нчы бит – сорауларга җавап бирергә, барысына да —  альбом

битенә  кояш рәсемен ясап килергә.

Начарлыктан тап кала”. Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятенә анализ

АХМАДУЛЛИНА Рәзинә Рафисовна,

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе» нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәрес темасы: ”Начарлыктан тап кала”. Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятенә анализ

Дәрес тибы: яңа белем бирү

Дәреснең максаты:

 1) өйрәтү максаты:  әдәбият теориясе буенча белемнәрне актуальләштерү; Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әсәренең темасын, пробдемасын, идеясен ачыклау.

2)белем үстерү максаты: укучыларны үз фикерләрен дөрес, эзлекле әйтә белергә өйрәтү; әсәрдән иң мөһим фикерне аерып чыгару күнекмәләрен үстерү;

3) тәрбияви: укучыларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрестә кулланылган материал: Ф. Яруллин. “Серле дөнья” – әкиятләр, хикәяләр, повестьлар. – 1997; “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”– К., Тат. кит. нәшр., 1981; презентация.

Эш формалары: фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә эш.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет: укылган хикәяне сөйли, анализлый белү; эчтәлеген үзләштерү;

Танып белү: үз фикереңне дәлилли белү; әсәрне анализлаганда, белем һәм күнекмәләрне файдалана белү.

Предметара

Регулятив: үз-үзеңнең, бер-береңнең эшләрен тикшерә, бәяли; биремнәрне максатка яраклы итеп үти белү.

Коммуникатив: парлап эшләгәндә, иптәшең белән килешә, бер-береңнең фикерен тыңлый, нәтиҗә чыгара, аңлатып бирә  белү;

Шәхси: әдәби әсәргә кызыксыну; үзеңдә тискәре сыйфатларны бетерү теләге уяну, үзеңдә җаваплылык тәрбияләү.

Дәрес барышы

1. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар! Бүген безнең дәресебез дәрәҗәле кунаклар, районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашуы белән үзенчәлекле.

Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру.

Укучылар, минем кулымда кирәкле эш кәгазе. Аңа мәктәп директоры кул куйган, һәм аны тиешле урынга тапшырырга кирәк иде. Әмма ләкин кемдер шуңа маркер белән сызган. Хәзер аны бетереп буламы?

Штрих кулланып карадым. Язу тулысынча беттеме?

Бетте, ләкин тап калды?

Укучылар, мондый хәлләр тормышта очрыймы?

– Кеше нинди дә булса начарлык эшли.

Бу начарлыкны ул үзе дә онытып бетерә алмый, башкаларның да исендә кала.

Дәреснең темасын әйтеп карагыз әле.

Начарлыктан эз кала”. Без узган дәрестә Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әсәрен укыган идек. Дәреснең темасы нинди әсәр белән бәйле булыр? Теманы тулыландырыгыз әле.

Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әсәренең темасы, проблемасы, идеясе.

Ә безнең дәресебезнең максатлары нинди булыр?

Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әсәренең темасын билгеләргә, проблемасын, автор әйтергә теләгән фикерен ачыкларга.

II.Уку мәсьәләсе кую

Укучылар, өй эшен тикшерик әле. Сезгә төркемнәрдә эшләргә өй эше бирелгән иде. Өй эшен тикшереп алыйк әле. Беренче төркем әкиятнең эчтәлек буенча планын төзи һәм планга туры килә торган мәкальләр таба. Икенче төркем эчтәлеген рольләргә бүлеп сөйләргә тиеш иде. Ә өченче төркем әкиятнең эчтәлегенең төп өлешләреннән китапчык ясарга. Төркемнәргә сүз бирелә.

_ Укучылар, дәрес дәвамында уйланыгыз әле, кояшта тап чынлап та була аламы?

IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

Сорауларга җавап бирү

Укучылар, хәзер әсәр буенча сорауларга җавап бирик әле.

Сорауларга җавапны дөрес, ялган дип җавап бирергә кирәк.

Малай әнисенә гел булышкан. Ялган.

Әнисенең бик-бик эчәсе килгән. Дөрес.

Малай гел эшләгән дә эшләгән. Ялган

Малай салкын су эчәргә яраткан. Дөрес.

Малай авырлык белән генә суга барырга ризалык белдергән. Дөрес.

Әнисе суны якындагы чишмәдән алырга кушкан. Ялган

Малай суны якын чишмәдән генә алырга уйлаган. Дөрес

Кояшның йөзе каралмаган. Ялган.

Малай әнисеннән гафу үтенә. Дөрес.

Дөньяда яманлык, ялган эзсез кала. Ялган.

Укучылар, сезгә дөреслек белән ялганны аерырга авыр булдымы?

Юк. Бик тиз аердык.

Ни өчен җиңел аердыгыз?

Әсәрне белгәнгә, укыганга.

Димәк, ялган белән дөреслек бик җиңел аерыла. Аны аеру өчен күп укырга, укымышлы булырга кирәк.

Малай да әнисе ялганын белми дип уйлый. Сез ничек уйлыйсыз әнисе ялганын белгәнме.

Әйе. Белгәндер дип уйлыйм. Әгәр дә чишмәнең суын аера белмәсә, ул Көймә тавы артыннан алырга кушмас иде.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: бер кеше икенчесен ялганласа, әңгәмәдәше аның ялганын һичшиксез беләчәк.

Укучылар, әсәрдә нинди проблемалар күтәрелә дип уйлыйсыз?

Баланың әнисен алдау.

Эш эшләргә иренү

Эшләгән начарлыкның эзе калу.

Укучылар, мин сезгә әлеге проблемалар язылган бит бирәм. Сез әлеге проблема әсәрдә ничек язылган, тормышта ничек, кайсы очракларда чагыла шул турыда фикерләшегез дә аннары җавап бирерсез. Сезнең үзегезнең алай эшләгәнегез бармы?

Ә хәзер әлеге проблемалар җәмгыятебездә булмасын өчен сез нәрсәләр уйлап чыгарыр, һәм нәрсә эшләр идегез?

Әлеге проблемалар чагылган әсәрләр укыганыгыз бармы? Нинди әсәрләр беләсез?

Сак-сок, “Акбүре” әкияте, “Тукран малае Шуктуган” Җәвад Тәрҗеманов. “Шүрәле”, “Су анасы”Габдулла Тукай.

Укучылар, әсәр нәрсә турында?

Бу хикәя ялган белән дөреслек, яхшылык белән начарлык турында.

Ә хәзер әйдәгез әсәрнең темасын матур итеп формалаштырып әйтик әле.

Ялганлау начар гадәт. Ялган яхшылыкка илтми. Әни сүзен тыңласаң, ятка калмассың. Тырышлык һәркайда мактала.

Укучылар, мин әсәрнең темасын болй дип әйтер идем.

Бер генә яманлык та, ялган да эзсез калмый.

Укучылар, сезнең рус әдәбиятында әлеге тема чагылган әсәрләр укыганыгыз бармы? Нинди рус әсәрләре беләсез?

Физкультминутка

Кояш арыды, ял итә (кулларын партага куеп, башларын кул өстенә куеп йоклыйлар)

Кояш уяна, елмая.(торып басалар, кулларын югары күтәрәләр һәм өскә карыйлар)

Кинәт җил чыкты.(уңга, сулга чайкалалар)

Күк күкри башлады.(кул чабалар)

Яңгыр ява башлады(бармак очлары белән партага бәргәлиләр)

Яңгыр бетте, кояш балкый.(кулларны өскә күтәреп, тирән сулыш алалар һәм утыралар)

Образларга характеристика бирик әле. Әсәрдә нинди образлар бар?

(Кояш, малай, әнисе)

Ә хәзер образларга характеристиканы без пазлда җыячакбыз. Сезгә образлар һәм аларга туры килә торган характеристика тәкъдим ителә, ә сез аларны дөрес итеп җыярга тиеш буласыз. Без бу эшне парлашып, ике укучы бергә эшлибез.

эшчән, ялганчы, тырыш, ялкау, ягымлы, күзәтүчән, үзен генә яратучы, кайгыртучан, гафу үтенә белүче , оялчан, үз хатасын таный торган, сабыр, миһербанлы, киң күңелле, яктылык чыганагы, җылылык бирүче, тереклек бирүче, акыллы

Ана образына нинди сыйфатлар хас?

-Ана эшчән, тырыш, ягымлы, кайгыртучан, сабыр, миһербанлы, киң күңелле, акыллы.

— Әйе, укучылр, барлык әниләр миһербанлы, киң күңелле, баласы өчен җанын бирергә әзер.

Малайга нинди сыйфатлар хас? 

— Ялкау, тыңламый торган, ялган сөйли торган, гафу үтенә белүче, үз хатасын таный торган.

 — Кояшка нинди сыйфатлар хас? 

-Күзәтүчән, яктылык чыганагы, җылылык бирүче, тереклек бирүче

t1601324460aa.png https://learningapps.org/display ?v=pmguobrda20

— Укучылар, малай бу гамәлләрен начарлык эшлим дип эшлиме? 

Юк. Аның бары тик уйныйсы килә, эшлисе килми.

— Дөрес, ул үзенең ялгышын, гаебен таный. Дөньяда яшәгәндә, бөтен кеше дә ялгыша, ә балалар бигрәк тә. Иң мөhиме: ул ялгышны вакытында күреп, төзәтә белергә кирәк.

Укучылар, малайның гаебен, аның сәбәпләрен әйтеп күрсәтегез әле.

Иренү. Ялкаулык.

Әйе, укучылар, малай иренү, ялкаулануы аркасында ялганлый һәм күңелесез хәлгә кала. Бу турыда Габдулла Тукай:

Зур бәхетләр, сызганып эшкә бирелгәннән килә

Ах, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә,”- дип әйтә “Сабыйга” шигырендә.

Безнең татар халкы, гомумән, бик тырыш, эшчән халык булуын беләбез. Халкыбызның тырыш булуы аркасында безнең туган җиребез бик матур, төзек. Быел ТАССР ның 100 еллык бәйрәмен дә без мул тормышта каршы алабыз. Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүебез дә халкыбызның тырыш, батыр булу нәтиҗәсе. Районыбызның 90 еллыгына да туган җиребездә бик күп эшләр башкарыла. Укучылар без тормышыбызга шокер итеп, горурланып яшәргә тиеш.

Укучылар, млайның ялкау булуында кем гаепле дип уйлыйсыз?

Әнисенең гаебе юкмы?

Бар. Ул аңа эшләргә кушмый. Үзе эшли дә эшли.

Укучылар, сез малайга һәм аның әнисенә нинди киңәшләр бирер идегез.

Шул киңәшләрегезне өстәлегездәге кәгазь битенә языгыз әле.

Малай!

Минем сиңа киңәшләрем: ____________________________________________________________________________________________________________________________________

Малайның әнисе!

Минем сиңа киңәшләрем: _______________________________________________________________________

Ядегәр урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы ___________________________

Яле, кемнәр нинди киңәшләр язды?

Ә хәзер бу киңәшләрегезне шушы тартмага салыгыз.

Укучылар, сез кояш турында нәрсәләр беләсез?

Кояш – символик образ. Ул – яктылык, матурлык билгесе. Кояш җиргә, хайваннарга, үсемлекләргә көч, җылылык бирә.

-Ни өчен Ф. Яруллин кояш образына мөрәҗәгать итә?

— Автор кояшны кем белән чагыштыра? (Әни белән.)

— Ни өчен? (Чөнки кояш та бер генә, әни дә.)

— Кояш булмаса, җирдә нәрсә булыр иде? (Берни дә… Җирдә тереклек булмас иде.)

— Ә әни булмаса? ( Без булмас идек, яшәү булмас иде.)

— Нәтиҗә: димәк, кояш та, әни дә бер генә. Шуңа күрә әниләр  — безнең өчен иң кадерле кешеләр. Әйе, балалар, әти-әниләрнең сүзләрен тыңлыйк, хәтерләрен калдырмыйк.

Укучылар, әсәрнең исеменә игътибар итик әле. “Кояштагы тап”

 Кояш образы матурмы, әллә ямьсезме?

Матур.

Ә ул кайчан ямьсезләнә? Карала? Тап барлыкка килә.

Начарлык эшләгәч.

Кояшның каралу сәбәбен әни кеше ничек аңлата? Шул урынны табып укыгыз әле. Кемдер бу дөньяда ялган эш кылган булырга тиеш, улым. Кояшны шул кеше өчен оялудан йөзе каралып чыккан.

-Ямьсезлекне ничек төзәтеп була?

— Яхшы эшләр эшләп.

Укучылар, автор бу турыда үзе нәрсә дип әйтә, нинди нәтиҗә чыгара? Шул урынны табып укыйк әле.

Сез бу җөмләләрне ничек аңлыйсыз? Фикерләрегезне дәфтәрегезгә языгыз әле.

Тап барлыкка килмәсен өчен без нәрсәләр эшләргә тиеш икән?

Бу әсәр белән автор нәрсә әйтергә теләгән?

— Әниләрне тыңларга, хөрмәт итәргә, аларга ярдәм итәргә кирәк.

Әниләргә карата шәфкатьле булырга кирәклеген әйтә ул. Малайлар әниләренә hәрвакыт терәк булырга тиешләр. Авыр вакытта әниләр үзләренең улларына таяналар. Яман эшләр кылмаска, ялган сөйләмәскә.

IV Рефлексия

Укучылар, кояшта тап чынлап та була аламы?

Укучылар, сез бүген дәрестә нәрсәләргә өйрәндегез?

Бугенге алган белемнәребезне тормышта куллана алачакбызмы?

Әйе. Ялганламаска, тырыш булырга өйрәнсәк, ул безгә тормышыбызны матур корырга, дәрәҗәле булырга өйрәтәчәк.

Укучылар, без бүген куйган максатларыбызга ирешә алдыкмы?

Укучылар өй эше. 1) Фәнис Яруллинның әлеге сүзләрен ничек аңлавыгызны инша итеп языгыз. 2) 129 нчы бит, 6 нчы бирем. 3) Әлеге теманы чагылдырган мәкальләр һәм җырлардан 5 әр мисал китерергә.

 V. Үзбәя

Дәрестә актив катнаштым һәм әсәрне тулысынча аңладым, дустыма да аңлата алам дигән укучылар

t1601324460ab.jpg

Әсәрдә әйтелгән фикерне аңладым, ләкин әле сорауларым калды дип уйлаган

t1601324460ac.jpg

Миңа дәреснең темасын аңлавы авыр булды, шактый гына сорауларым калды дип уйлаучылар

t1601324460ad.jpg рәсемнәрне күтәрәләр. Билгеләр кую.

Дәресне йомгаклап шуны әйтәсе килә: Сез бүген Фәнис Яруллинның иҗатының бөеклегенә инангансыздыр дип уйлыйм. 9 нчы февраль көнне исән булса, 82 яшь булыр иде. Безнең бүгене иҗатына сокланубыз, аңа дога булып барып ирешсен иде.

Укучылар, дәрескә нәтиҗәне һәм теләкләремне мин сезгә әлеге хатта җиткерәм. Сез аны ачып укып, саклагыз, сабак алыгыз. Бүгенге дәресемне Фәнис Яруллинның шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

Яхшылык эшлә дә, суга сал-

Минем күңелем иркен.

Судагы яхшылыкларым

Юар кемнеңдер битен.

Тема: Ф.Яруллин «Кояштагы тап» әсәренә анализ.

Максат: — «Кояштагы тап» әсәрен өйрәнүне
йомгаклау, тулы анализ ясау;

  • әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның
    үз карашларын булдыру,

  • Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен,
    фикерләү сәләтен үстерү;

  • Яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәтү;

Җиһазлау. Ф.Яруллин «Сайланма әсәрләр»,
компьютер, проектор, дәрескә презентация, карточкалар, фотолар,
йолдыз формасындагы төсле (кызыл, сары, зәңгәр) фишкалар, 1 укучы
ясаган кояш рәсеме.

  1. Актуальләштерү. Уңай психологик халәт
    тудыру.

— Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек?

— Әйбәт. Кәефләрегез әйбәт булсын.

— Сезнең дә кәефләрегез кояшлы көн кебек булсын.

Таңнар саен хәерле көн телим,

Аяз күкләр телим җиремә.

Кояшлы көн телим бар кешегә

Һәм иминлек телим илемә.

Ф.Зиятдинова.

Укучылар бер-берсе белән исәнләшәләр, хәлләрен
сорашалар. Укытучы талгын музыка кабыза. Укучылар түгәрәк буенча
йөриләр. Музыка туктагач, пар табалар.

Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы. Нәрсә ул яхшылык?

(Парда басып торган укучылар бер-берсенә яхшылык турында
сөйлиләр. 10 сек. )

Укытучы. Ә хәзер парда басып торган көе җавап бирәбез.

(укучылар җавабы тыңлана, укытучы һәр пардан 1
укучыдан сорап чыга шул балага исем белән дәшеп, рәхмәт әйтә).

  • Эльвина, син ничек уйлыйсың?

  • Әдилә, синең үз фикерең нинди?

  • Тимур, сиңа ничек аңлаттылар?

Укытучы. Нәрсә ул яманлык? (нәкъ алдагы
сораудагыча җаваплар алына, фикерләр тыңлана һәм укучылар үз
урыннарына утыралар)

Укытучы. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендәге
аңлатма белән сезнең фикер туры килде микән, тикшереп карыйк,
экранга карыйбыз. (1 нче пардагы 1 укучы, яки укытучы үзе укый)

Яхшылык — файда, уңайлылык, изгелек.

Яманлык — усаллык, начарлык, әшәкелек.

Укытучы. Сезнең парталарда карточкалар бар.

(Әни, әти, туганнар, абый, апа, әби һ.б.)

Әйе, иң беренче торган сүз — әни.. Хәзер 1 бит,
1 ручка системасы буенча алдыбызда яткан кәгазьләргә әни турында
яхшы сыйфатларны язып чыгабыз. Башлый 1 нче утырган укучы. Һәр
укучы 1 генә сыйфат яза. Сыйныфтагы җавапны уң якта утырган укучы
башлый.

(әни белән бала рәсеме, балалар җавабы тыңлана)

Укучылар, нинди матур сыйфатлар язгансыз!
Барыгыз да әниләрен бик ярата икән.

Кайсы әсәрдә ана образы, яхшылык һәм яманлык белән очраштык?

-Дәресебезнең темасын билгеләү өчен,
игътибар белән экранга карыйбыз. Экранда мәкальләр бирелгән.
Мәкальләрдә нәрсә турында сөйләнелә? Аларның эчтәлеген ничек
аңлыйсыз?

Өйнең яме ана белән;

Яктылык — кояш янында, яхшылык — ана янында;

Ана җылысы — кояш җылысы;

Әни суккан авыртмый;

-Укучылар, бу мәкальләрне нәрсә берләштерә?
(Алар барысы да әниләр турында)

-Ә кайсы мәкаль сезгә бигрәк тә ошады, кайсы
мәкаль без укыган әсәргә ныграк туры килә? ( Ана җылысы-кояш
җылысы)

-Ни өчен ана җылысы кояш җылысы белән
чагыштырып бирелә? Әйдәгез шушы сорауга җавап эзлик әле.

Уку мәсьәләсен чишү.

I. : — Укучылар, без үткән дәрестә Ф. Яруллинның «Кояштагы
тап» әкиятен укып, бүлекләргә бүлгән идек . Бүлекләргә нинди
исемнәр бирдек.

1 бүлек. Малайның әнисе авырый.( МАЛАЙ ҺӘМ ӘНИ) Малайның
әнисе авырып китә.

2 бүлек. Малай әнисен алдый.(ЯЛГАНЧЫ МАЛАЙ) Малай әнисенә
ялган сөйли

3 бүлек. Кояш елмаеп җибәрә.(КОЯШТАГЫ ТАП) Кояш малайны гафу
итә.

1 нче өлешкә бәя бирәбез

Төркемнәрдә эш.

1 төркем 1 нче бүлек буенча диалог төзеп аны рольләргә бүлеп
укыйлар

2 төркем эчтәлеген сөйли.

3 төркем 3 нче бүлеккә рәсем ясый, кыскача сөйли

2 нче өлешкә бәя бирәбез

Сорауларга җавап бирү

-Бу өзектән без малайның нинди сыйфатларын күрдек? (
Кара-каршы партнерлар , 30 секунд)

— Сез малай урынында булсагыз нишләр идегез?

-Кояшның каралу сәбәбен әни кеше ничек аңлата?

Шул урынны табып укыгыз.

(Укучылар: Кемдер бу дөньяда ялган эш кылган булырга тиеш,
улым. Кояшны шул кеше өчен оялудан йөзе каралып чыккан.)

Әсәрдән иң төп җөмләне табабыз. (укучылар җавап бирә, 1
төркем, 2 нче укучы)

  • Бер генә яманлык та эзсез калмый.

Бу әсәр белән автор нәрсә әйтергә теләгән? (төркемнәр фикер
алыша)

  • Начар эш эшләсәң, барыбер беленә.

  • Алдашу — начар гадәт.

Беркемгә дә начарлык эшләргә ярамый

Сабак алган әлеге малай, киләчәктә нинди кеше булыр дип
уйлыйсыз?

Әйе,татар халкында «Кырын эш кырык елдан соң да беленә», —
дигән әйтем дә бар.

Мин сезгә гыйбарә укыйм, аның без укыган әкият белән охшаш
ягы бар микән?

Бер малай әнисе белән генә тора. Ул, улы
начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар
уза, бала үсеп буйга җитә. Беркөнне ул кадакларга игътибар итә
һәм әнисе янына килә. Әни, нигә син шулай күп итеп кадаклар
кактың? — ди. Әнисе: » Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен
мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?» — ди. Улы
уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли
дә. Менә ул да олыгая, әнисе дә карчыкка әйләнә. Әнисе янына
беркөнне килә дә: » Әни, кара әле, рәшәткәдә бер кадак та
калмады. Мин яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым.
Начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем», — ди. Ә әнисе болай ди:
» Улым, әйе син күп яхшылыклар эшләдең һәм, шулай итеп,
начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә, кара әле
рәшәткәләргә, никадәр кадак эзләре. Аларның эзләре калган бит»,
— ди.

3 нче өлешкә бәя бирәбез

  1. Ныгыту.

Укытучы. Сезнең алда коробкада төсле
фишкалар бар. Кемгә нинди төс ошый, шуны ала һәм тактадагы
рәсемнәр янына баса. Сары — кояш, яшел — әни, зәңгәр — малай.

(балалар классның 3 урынына баса)

Хәзер шушы образларга характеристика
бирәбез.

-Малай турында… (Малайның яхшы сыйфатын да
табарга. Ул хатасын төзәткән).

-Әни турында…

-Кояш турында… ( Кояш бар нәрсәне дә күрә:
яхшылыкны да, яманлыкны да. Кояш бу әсәрдә малайның ялганыннан
оялып карала, ә малай гафу үтенгәч, ул елмаеп җибәрә. Кояш ул-
безне яшәтә, җылыта, безгә нур һәм яктылык бирә.)

4 нче өлешкә бәя бирәбез

  1. Йомгаклау.

Ни өчен Ф. Яруллин кояш образына мөрәҗәгать итә?

  • Кояш — символик образ. Ул — яктылык,
    матурлык билгесе. Кояш җиргә, хайваннарга, үсемлекләргә
    көч, җылылык бирә. «Әнинең җылы кочагы» диләр. Әни дә безгә
    җылылык, көч, рәхәтлек бирә. Димәк, ана җылысы — кояш
    җылысы.

  • Хәзер кояш сүзенә якынрак килик әле.
    Аның мәгънәсе аңлатмалы сүзлектә ничек күрсәтелгән икән?
    (Бер укучы дәфтәреннән укып күрсәтә.)

Кояш. 1. Без яшәгән планета — Җир hәм башка
планеталарның әйләнеш үзәгендә торган зур күк җисеме — янар
йолдызларның берсе.

2. Бәхет, шатлык, сөенеч чыганагы.
(күчмә мәгънәдә.)

IV Рефлексия

— Автор кояшны кем белән чагыштыра? (Әни
белән.)

— Ни өчен? (Чөнки кояш та бер генә, әни дә.)

— Кояш булмаса, җирдә нәрсә булыр иде?
(Берни дә… Җирдә тереклек булмас иде.)

— Ә әни булмаса? ( Без булмас идек, яшәү
булмас иде.)

— Нәтиҗә: димәк, кояш та, әни дә бер генә.
Шуңа күрә әниләр — безнең өчен иң кадерле кешеләр. Әйе,
балалар, әти-әниләрнең сүзләрен тыңлыйк, хәтерләрен калдырмыйк.
Аларга кояш гомере телик. Укучылар, әти-әниегезнең,
укытучыларның, олыларның сүзен тыңлагыз. Киң күңелле,
мәрхәмәтле булыгыз.

Күзләрне йомып, «Әни — өебезнең кояшы», — дип кабатлыйбыз.

(Экранда кояш рәсеме һәм нурлары саен,
укучыларның әниләре белән

төшкән фотолары күренә)

Ә хәзер парталардагы сары кәгазь
битләрен алабыз һәм үзебезнең яраткан әниебезгә теләк
язабыз.

(бөтен укучы да яза һәм тактага
беркетелгән сары түгәрәк янына чыгып беркетә)

5 нче өлешкә бәя бирәбез

V Үзбәя

«5» ле билгесе- барлык сорауларга төгәл
һәм тулы җавап биргән укучы кызыл фишкалар ала.

«4» ле билгесе- берничә сорауга җавап
тулы булмаса яки 1-2 сорауга җавап бирмәгән очракта уучы
сары фишка ала.

«3» ле билгесе — сорауларга җавап һәм
төгәл булмаса яки 3-4 сорауга бөтенләй булмаса укучы зәңгәр
төстә фишка ала.

VI Өй эше

1.»Һәрвакыт булсын әни» дигән темага
миниатюр сочинение язарга.

2.. Әниләр турында мәкальләр язып
килергә.

  • Главная
  • Разное
  • Образование
  • Спорт
  • Естествознание
  • Природоведение
  • Религиоведение
  • Французский язык
  • Черчение
  • Английский язык
  • Астрономия
  • Алгебра
  • Биология
  • География
  • Геометрия
  • Детские презентации
  • Информатика
  • История
  • Литература
  • Математика
  • Музыка
  • МХК
  • Немецкий язык
  • ОБЖ
  • Обществознание
  • Окружающий мир
  • Педагогика
  • Русский язык
  • Технология
  • Физика
  • Философия
  • Химия
  • Шаблоны, фоны, картинки для презентаций
  • Экология
  • Экономика

Содержание

  • 1.

    Кояштагы тап (3нче класс)

  • 2.

    Слайд 2

  • 3.

    Яхшылык – файда, уңайлылык, изгелек.Яманлык – усаллык, начарлык, әшәкелек.

  • 4.

    Тап — пятно Канәгатьсезлек — ризасызлыкӨтеп алырдай — яндырып алырлыкКоточкыч — бик куркынычМөлдерәмә — тулы

  • 5.

    Бер малай әнисе белән генә тора. Ул,

Яхшылык – файда, уңайлылык, изгелек.Яманлык – усаллык, начарлык, әшәкелек.

Слайд 1Үзең яхшы булсаң, дусларың күп була.
Бергә эшләсәң, бар да җиңел.
Дуслык тау

җимерә.

Үзең яхшы булсаң, дусларың күп була.Бергә эшләсәң, бар да җиңел.Дуслык тау җимерә.


Слайд 3Яхшылык –
файда, уңайлылык, изгелек.
Яманлык –
усаллык, начарлык, әшәкелек.

Яхшылык – файда, уңайлылык, изгелек.Яманлык – усаллык, начарлык, әшәкелек.


Слайд 4Тап — пятно
Канәгатьсезлек — ризасызлык
Өтеп алырдай — яндырып алырлык
Коточкыч —

бик куркыныч
Мөлдерәмә — тулы

Тап - пятно Канәгатьсезлек - ризасызлыкӨтеп алырдай - яндырып алырлыкКоточкыч - бик куркынычМөлдерәмә - тулы


Слайд 5 Бер малай әнисе белән генә тора. Ул, улы начарлык эшләгән саен,

рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә. Беркөнне ул кадакларга игътибар итә һәм әнисе янына килә. “Әни, нигә син шулай күп итеп кадаклар кактың?” — ди. Әнисе: “ Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?” – ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Менә ул да олыгая, әнисе дә карчыкка әйләнә. Әнисе янына беркөнне килә дә: “ Әни, кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем”, — ди. Ә әнисе болай ди: “ Улым, әйе син күп яхшылыклар эшләдең һәм, шулай итеп, начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә, кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак эзләре. Аларның эзләре калган бит”, — ди.

Бер малай әнисе белән генә тора. Ул, улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар


№ 109

(VI сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан дәрес)

Любовь МУЛЛАГИЛОВА,

Чистай районы Югары Кондрата төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

метапредмет: җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү;

предмет: Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Кояштагы тап» хикәясен өйрәнү, «гыйбрәтле хикәя – притча» теоретик төшенчәсен истә калдыру;

шәхескә кагылышлы: әниләргә карата шәфкатьлелек, хөрмәт хисләрен үстерү.

Материал: дәреслек (2 нче кисәк, 30 – 34 нче битләр), эш дәфтәре.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран (такта), Ф.Яруллин портреты, китаплары, сораулар язылган кәгазь битләре, смайликлар.

  1. I.                  Дәресне оештыру. Белем дәрәҗәсен тикшерү

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Хәерле иртәләр сезгә.

Укучылар.

Хәерле иртә миңа,

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә безгә,

Хәерле иртә сезгә!

Укытучы. Әйдәгез, бер-беребезгә уңышлар, яхшы кәеф теләп, дәресебезне башлап җибәрик. (Укучыларга смайликлар таратыла, алар төрле төстә. Укытучы укучыларга аңлатма бирә. Әгәр укучы «5» билгесенә җавап бирдем дисә – кызыл смайлик күтәрелә, «4» лелек дип санаса – сары, «3»легә – яшел, «2»лелек өчен – зәңгәр. Һәрбер эш төреннән соң, укучылар үзләренә бәя куялар.)

II.     Актуальләштерү

1. Өй эшен тикшерү:

А.Алишның «Әни ялга киткәч» хикәясен искә төшерелә, укучылардан аларның өйдә ничек булышулары турында сөйләтелә.

2. Укытучы, юнәлдерүче сораулар биреп, укучылар белән әңгәмә үткәрә.

– Син әниеңә булышасыңмы?

– Әйе, мин әниемә булышам.

– Син өйдә нәрсәләр эшлисең?

– Идән юам, сеңлемне киендерәм,савыт-саба юам, төймәмне үзем тагам.

– Булдырасыз, укучылар.

3. Укытучы. Укучылар, искә төшерик әле. «Чүкеч» хикәясен кем язган, ул хикәя кем турында? Малайның исеме ничек? «Әни ялга киткәч» хикәясен кем язган? Бу хикәядә малайлар нинди? Аларның уртак яклары бармы?

Укучылар. «Чүкеч» хикәясен Габделхак Сабитов язган. Хикәядә сүз бер малай турында бара, ул Бакый исемле. «Әни ялга киткәч» хикәясен Абдулла Алиш язган. Бу хикәяләрдә ике малайның да ниндидер һөнәргә өйрәнүләре турында языла.

Укытучы. Малайлар эшләргә яраталармы?

Укучылар. Әйе, икесе дә эшләргә ярата.

Укытучы. Димәк, нәрсәгәдер өйрәнер өчен кулың белән эшләп карарга кирәк.

III. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Бүгенге дәрестә Татарстанның халык язучысы Фәнис Яруллин иҗаты белән танышырбыз. Ул язган хикәянең герое да – без моңарчы укыган ике хикәядәге малайларга охшаган малай. Аны шушы ике малай белән чагыштырырбыз. Дәрестә хезмәт, эш һәм тәрбиялелек турында сөйләшербез.

IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1. Татарстан Республикасының халык язучысы Ф.Яруллин иҗаты белән таныштыру. Презентация аша укучыларга язучының тормыш юлы, җаты турында мәгълүмат бирү.

2. Дәреслектән язучы турындагы биографик белешмәне кычкырып уку.

3. Сораулар ярдәмендә укучыларның аңлау дәрәҗәсен тикшерү:

Төркемнәргә бирелгән бирем үрнәге

1 нче төркемгә

– Фәнис Яруллин кем ул?  – …

– Ул кайчан туган? – …

– Ф.Яруллин турында нәрсәләр белдең?…..

2 нче төркемгә

– Фәнис Яруллин кайда туган?

– Беренче шигырьләре кайда басылган?

– Ф.Яруллин нинди автобиографик повесть язган?

3 нче төркемгә

– Ф.Яруллин спортның нинди белән шөгыльләнә?

– Ф.Яруллин нинди уку йортын тәмамлый?

– Ф.Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» әсәре нинди телләргә тәрҗемә ителә?

4. Дөрес, дөрес түгел.

– Ф.Яруллин Татарстанда туганмы?.

– Ф.Яруллин монтёр булып эшләми.

– Ф.Яруллин армиядә спорт белән шөгыльләнә.

– Казан дәүләт университетын тәмамлагач, ул шигырьләр, хикәяләр язмый.

5. Сүзлек өстендә эш.

Дистә – десять

Совет Армия сафларында – в рядах Советской Армии

Җыентык – сборник

Үзәк – здесь центральный

Басыла – печатается

Физкультминутка.  

1. Бирелгән вакыт эчендә укучылар сигнал буенча бер-берсенә Ф.Яруллин турында сөйләргә тиеш. Музыка уйный, укучылар класс буенча хәрәкәтләнәләр. Музыка туктагач, һәр укучы парын табып, аңа 2 минут эчендә билгеле бер вакыт эчендә язучы турында сөйләргә тиеш.

2. Ф.Яруллинның «Кояштагы тап» хикәясен укуга әзерлек.

1) Сүзлекчә белән эш. Укытучы яңа сүзләрне укый, укучылар кабатлыйлар. Укучылар чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр төзиләр.

2) Әсәрнең исемен русчага тәрҗемә итү. («Пятно на солнце») .

3) Ф.Яруллинның «Кояштагы тап» хикәясен уку.

3. Әсәрне өлешләп уку. Укылган өлешнең аңлау дәрәҗәсе тикшереп барыла. Аңлашылмаган өлешләре тәрҗемә ителә. Һәр абзацның эчтәлеге буенча әңгәмә корыла.

– Хикәядә сүз кемнәр һәм нәрсә турында бара?

– Малайның әнисе улыннан нәрсә алып кайтырга сорый? Бу авыр эшме?

– Малай әнисен тыңлыймы?

– Ни өчен аңа оят була?

– Малай әнисенә ялганын ачамы?

4. Теоретик материал белән эш. «Притча» төшенчәсен аңлату. Укучылар дәреслектән татарча һәм русча вариантларын укыйлар.

– «Кояштагы тап» хикәясен притча дип атап буламы? Ни өчен?

V. Рефлексия

– Дәрестә кемнең иҗаты, тормыш юлы белән таныштык?

– Ул нинди язучы? Сезгә аның нинди сыйфатлары ошады?

– Хикәядәге малайның кайсы яклары ошады, кайсы ягы ошамады?

(Укучылар, сорауларга җавап биреп, үз фикерләрен әйтәләр.)

– Бер ялган икенчесен тудыра. Сез моның белән килешәсезме? Хикәя буенча нинди нәтиҗәгә киләбез?

– «Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен» мәкале бу хикәягә туры киләме? Әнисе улына ялганларга ярамаганлыкны ничек җиткерә?

(Укучылар үзләренә ошаган эш төрләрен әйтәләр. Укытучы хикәя өстендә икенче дәрестә сөйләшүне дәвам иттерәчәкләрен әйтеп уза.)

VI . Үзбәя

Укучылар, смайликларын санап, үзләренә бәя куя.

VII. Өй эше

1. «Кояштагы тап» әсәрен укып чыгарга.

2. Притча турындагы теоретик төшенчәне укырга.

3. Дәреслектә бирелгән рәсем буенча сөйләргә өйрәнергә.

Файдаланылган чыганак:

  1. Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г, Гыйззәтуллина Э.Х. Татар әдәбияты (Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 6 нчы сыйныф өчен). Икенче кисәк. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2014.
  2. Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г, Гыйззәтуллина Э.Х., Мифтахетдинова Ә.З. Татар әдәбияты. Методик әсбап. Казан: Мәгариф-Вакыт, 2014.
  3. Фәнис Яруллин тормышы һәм иҗатына багышланган электрон методик әсбап.
  4. Дәрес презентациясе.
  5. Интернет-ресурслар: www.rus.edu.ru.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сочинение на тему кошмар на фестивале
  • Сочинение на тему кошелек дуслык белэн кочле
  • Сочинение на тему кот ворюга
  • Сочинение на тему косцы рассказ
  • Сочинение на тему косцы бунина 5 класс