Сочинение на тему кышкы матурлык на татарском языке

Кыш − табигать фасыллары арасында иң салкыны. Алтын көз үтүгә, таягына таянып, ап-ак сакалын җирдән сөйрәп, кунакка килә ул. Килә дә җир өстенә күбәләк-күбәләк карлар яудыра. Кар бөртекләре, җемелдәшеп, бер-берсе белән уйнап, Җир-анага коелалар. Кыш, шулай итеп, үзенең ак келәмен җәя. Кыш ул битләрне өшетердәй зәмһәрир салкыннарга, күз күремен киметердәй бураннарга да бик бай. Көннән-көн соңрак чыккан кояш та, үзенең саранлыгын күрсәтеп, салкынча гына елмая. Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, үзенчә матур. Чын кышны, билгеле инде, урманда гына тоярга була. Ә кырлар, яз җиткәнче ял итәргә уйлап, ап-ак юрганга төренәләр дә тыныч кына тирән йокыга талалар. Анда ап-ак кардан башка берни дә күреп булмый.

Урманда песнәкләрнең һәм урман гайбәтчесе саесканның агачтан агачка сикереп йөрүе кышкы урманга азмы-күпме җанлылык өрә. Ап-ак түшәк өстендәге җәнлек эзләре дә урманның бөтенләй үк йоклап ятмавын күрсәтә. Салкын көннәрдә агачлар бәс белән каплана. Әйтерсең, агачларны үтәкүренмәле ап-ак ефәк белән чорнап чыкканнар. Урман эчендә сузылып киткән чаңгы эзеннән барганда, чаңгы таягы белән агачка кагыласың, йомшак кына энҗе бөртекләре коела. Агачларның кышкы салкыннарда шартлаулары ишетелә. Пышылдап кына әйтелгән сүзләр дә еракларга яңгырый.

Бөтен дөньяда матурлык, аклык, сихри тынлык. Бөтен дөньяга яшәү матурлыгы турында кычкырасы килә. Тик тукталып каласың. Синең тавышыңнан агачлардагы аклык коелыр да, матурлыкка зыян килер кебек. Кышкы урман гаҗәеп матур шул! Кыргый җәнлекләр дә кышны һәрберсе үзенчә үткәрә. Аю кар астындагы өнендә йоклап ята. Төлке үзенә азык эзли. Тиен көз көне киптергән чикләвекләрен, гөмбәләрен ашый. Куян ак тунын кигән. Керпе кар астында йоклый. Кышын кыргый җәнлекләргә яшәү бик авыр. Аларга азык җитми. Шуңа күрә без аларга бераз ярдәм итәргә тиешбез. Кошларга җимлекләр ясап элергә һәм аларны һәрвакыт карап, тулыландырып торырга кирәк. Урман − безнең зур байлыгыбыз. Аның ямен җибәрмәсәк, агачларны кисмәсәк һәм сындырмасак, кошларны атмасак, урманны сакласак иде.

Ландыш Ибниева,

Арча районы Урта Пошалым төп гомумбелем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

Кышкы  урмандагы  табигатьнең  гүзәллеген күзәтү, аны  тасвирлау. 

Скачать:

Предварительный просмотр:

Сочинение.    Иҗади хикәя.

Кышкы  урман.

  Карлары,  бураннары  белән  салкын  кыш  килде. Әйе, кыш безнең  кирәкне бирә! Колакларны, битләрне чеметә,  борыннарны  кызарта.  Кояш  та,  аз гына күренеп тора  да,  ашыга-ашыга  офыкка  кереп югала.                                                                                             Ә  кышын табигать   бик матур була.  Аеруча, кыш  көне  урман  бик матур һәм якты.  Куаклар ап-ак  бүрек кияләр.  Нарат — чыршылар яшел күлмәкләре өстеннән мамык  шәл ябыналар.  Алар, әйтерсең  лә, моңсуланып, тирән  уйга  чумганнар.

    Урман хуҗасы  аю, тәмле  төшләр күрә-күрә,  рәхәтләнеп   йоклый. Куянкайлар  соры  туннарын  акка  алыштырганнар.  Урман  тавыгы  да  кышның  рәхәтен  белә: әйбәтләп  бөре,  миләш,  кипкән  җиләкләр  ашый  да,  карга чумып  йоклый.  Өстеннән  чаңгы  белән  үтеп  китсәң  дә  уянмас.  Чукырлар  салкыннан  бер  дә курыкмыйлар.  Алар  кыш  көне  дә  бала  чыгаралар.  Сирәк  кенә  ата  чукыр  ояга  очып  килә  дә,  ана  чукырны  алыштыра. Үзе  байтак   кына  утырып,  нәни  йомыркаларга  тән  җылысын  бирә.  Бу  вакытта анасы  куак,  агачлар тирәсендә  чыр-пыр  очып  йөри,  тамагын  туйдыра.  Бу салкында  утырып,  чеби  чыгарып  кара!  Чукырлар  гына  шулай  итеп  кыш көне  бала  чыгаралар.  Бигрәк  гаҗәеп  бу  табигать!

    Урмандагы  сихри  тынлыкны  тукран  боза. Ул  агачлардагы  кортларны ашый.  Менә  бер  ботактан  көртлек  очып  төште.  Шунда ук  аның  артыннан  көлтә  койрыклы  төлке  йөгерде. Бер  мәлдә  көрттә  алар  арасында   көрәш  башланды: кайсы  җиңәр?  Тирә – якка  кар  тузаны  очты, пырылдап,  көртлек  төлке  агайдан   котылырга  азапланды,  ләкин  җирәнкәй  көчле  иде.  Төлке  аны  муеныннан  тотып  алган  да,  тыпырчынуына   карамыйча,  тирән  кардан  сөйрәп  алып китте. Ул  урында  кошның  йоннары , төлке  эзләре  генә  калды. Әйе,  кышын  да урманда  тормыш  дәвам итә…                                                                                                      

   Менә  кинәт җил  чыкты. Җәяүле  буран  башланды. Моны күреп,  агачлар  башларын  селкеп  куйдылар. Тынлыкның  бетүе   кош –кортларга  да ошамады. Кошлар   я  түбәнәйделәр,  я  күккә  күтәрелделәр. Буран  көчәйгәч,  алар  дә  ояларына  ашыктылар.  

     Мин,  кардагы  урман  картасын  укый – укый,  чаңгыда  сәяхәтемне  дәвам иттем. Шулай  да,  бик матур  һәм  серле  ул  кышкы  урман!  Табигатьнең  гүзәллеген  күрә  һәм  тоя  белергә  кирәк.

  Мин кышны бик яратам.Чонки без кыш конендэ чангыда шуабыз,хоккей уйныйбыз.Туган ягыма кыш килде 
Алтын көз китүгә, таягына таянып, ап-ак сакаллы кыш кунакка килде. Ул акрын гына җир өстенә күбәләк-күбәләк кар яудырырга кереште. Кар бөртекләре, жемелдәшеп, берсе белән берсе уйнап, җир-анага коелдылар. Озакламый җир өсте ап-ак юрган ябынды. Кыш үзенең ак келәмен җәйде. Елгалар, күлләр өсте көзге кебек шома боз белән капланды. Зифа каеннар кар кызларыдай басып торалар. 
Узган җәйнең табигый уңайсызлыкларыннан тәмам аптырап алҗыган урман-кырлар, хәзергә барысы да тукталып торып, киләсе елда эшне яңа көч белән һәм яңача башлап җибәрү өчен ак юрганга төренеп, тирән йокыга талган. Тик песнәкләрнең агач очыннан килеп җитәр-җитмәс нәзек авазлары һәм урман гайбәтчесе — саесканның, юк хәбәрне бар итеп, агачтан агачка сикергәләп, чыркылдап йөрүе генә кышкы урманга бераз җанлылык өрә. Матур кышкы кунакларыбыз — кызылтүшләр инде октябрь ахырында ук килеп җиткәннәр иде. Безнең кышкы урманнар, бакчалар бу матур кошлардан башка бик ямансу булыр иде. 
Көзге яңгыр көннәрендә, затлы каурыйларын чылатудан куркып, агач куышында ачлы-туклы гомер уздырган зур чуар тукран, кышкы салкын көннәр урнашкач, һәр көн иртүк торып эшкә тотына: «Тук-тук-тук» . 
Урман-кырлар өстендә кышкы тантаналы тынлык. Тик басу-кырлар өстеннән туктаусыз агылып торган җәяүле буран гына һәр төбәктә кышкы кырыс тәртипләрнең ныклыгын күзәтеп, барлап йөри. Көннән-көн соңарып чыккан кояш, бераз вакыт салкынча елмаеп, урман-кырларны биләп алган кышкы күренешләргә күз ташлый да, күңелгә ятышсыз вакыйгалардан тизрәк читләшергә ашыккандай, яңадан офыкка таба тәгәри башлый һәм тиздән урман артына төшеп югала. 
Тыныч еллар, уңышлы һәм бәхетле еллар килсен! Төкле аякларың белән түрдән уз кыш!

Кышның үз матурлыгы

Ел
фасылларының һәрберсе үзенчә матур.
Салкын, буранлы, усал
кышның да үз өстенлекләре бар. Җылы
җәйнең кадерен аңларга ярдәм итә ул,
табигатьнең чәчәкле көннәрен сагынырга
өйрәтә.

Кышкы
каникулларда гына бу фасылның бөтен
матурлыгын күреп өлгереп буладыр, чөнки
син иртәдән кичкә кадәрге вакытыңны
үзең теләгәнчә файдалана аласың. Таң
тишегеннән торып укырга барасың да юк,
кара төнгә кадәр дәресләр хәзерләп тә
утырмыйсың.

Кышкы
ял көннәрендә йокым бигрәк тә тиз туя
минем. Кояшның беренче
нурлары бүлмәмә үтеп керү белән, сикереп
торам да тәрәзә җиллекләрен ачып җибәрәм,
тәнне сихәтләндерә торган саф һава
кертәм.

Ашагач-эчкәч,
чаңгыларымны алып, шәһәр кырыендагы
каенлык янына китәм. Анда чаңгычылар
салган шома юллар күп. Җилләр белән үк
ярышмасам да, шактый кызу элдерәм
чаңгыда! Сыйныфташларым
арасында минем белән «бил алышырга»
теләүчеләр әллә ни күп түгел.

Арсам,
туңсам, берәр агач төбенә утырам да,
биштәрдәге термосымны чыгарып, капкачына
кайнар чәй агызам. Шәһәргә моннан бик
үк якын түгел. Кайвакыт җил, буран чыгып,
һава торышы үзгәреп китә, көн салкынайтып
җибәрә. Төрле хәлләр булуы мөмкин, шуңа
күрә үзем белән һәрвакыт чәй-кофе йөртәм.

Агач
төбендә, тәмләп-тәмләп кенә, сөтле чәй
йотканда, тирә-як табигатьне күзәтәм.
Берәр адашкан куянкай килеп чыкмасмы,
дип өметләнәм, тик — бушка. Бу яклардан
алар күптән качып беткәндер инде.
Кайвакытларда каядыр ашыккан, кырыйлатып
кына чабып үткән этләр күренгәли. Бәлки,
алар моннан әллә ни ерак салынмаган
урман каравылчысы өенә җилдерәләрдер.
Урманда этләрсез хуҗалык итү куркыныч.
Алар — синең күршеләрең дә, дусларың
да, гаилә әгъзаларың да.

Кайбер
көннәрдә мине еш күрергә гадәтләнгән
кабарынкы йонлы бер эт яныма да килгәли.
Мин кесәмдә аның өчен күчтәнәчләр дә
йөртәм әле. Әнә шул дуслаштырды да инде
безне.

Кышкы
табигать бигрәк матур, дип уйлыйм мин,
күзләремне дә ала алмыйча, ак каеннарга,
ябалдашлы наратларга, киң итәкле яшел
чыршыларга караганда. Хәзер шуларның
берсенә әкрен генә кагылсаң да,
ботакларындагы, кәүсәләрендәге бөтен
аклык тулаемы белән өстеңә ишелер
шикелле. Берәрсенә кош-мазар килеп
кунса, йомарлап, кар атам. Болай гына,
уйнап кына куркытам. Минем ерактан аткан
йомарламым әле аларга кадәр барып та
җитми, әмма кош сагая, колакларын шомарта,
күзләрен үткенәйтә.

Кайтырга
чыкканда, күкрәкләр киңәйгән, сулыш
юллары тәмам ачылган була. Кычкырып
җырлыйсы, урман-кырлар белән сөйләшәсе
килеп китә.

Соңгы
елларда машиналар күплектән пычранган
юлларга, аклыгының элекке җетелеге
кимегән карларга гына эч тә пошып
куймаса, бу хозурлык, бу матурлыктан
исергән бер хәлдә буласың.

Безнең
як табигате аеруча матур бит ул. Кояшы
— кояш, агачы — агач, тавы — тау урынында.
Чана шуыйм дисәң, кышы бар. Су коеныйм
дисәң, җәенең җылысы җитәрлек.

Кышкы
ялларым әнә шундый бер рәхәтлектә, саф
һавада сәламәтлегемне ныгытып уза
минем. Укуга да теләп тотынасың. Шул
арада дусларыңны да сагынып өлгерәсең.

Яз, яз, яз җитә

Яз
җитә. Тәрәзәләрне көндезләрен кояшка
ачалар. Өленгеләр тартып куелган. Якты
нурлар, кошлар сайраганы, чишмәнең
яңадан терелгән тавышы, борынын төртеп
килгән чирәм…

Яз
җитә — язгы яллар алып килә. Шәһәр
мәктәпләрендә алар бераз иртәрәк була.
Ә без зур елга буенда яшибез. Яз көннәрендә
ул тагын да киңәеп китә. Күтәрелгән
юллар да су астында кала. Кайбер елларны
асылмалы күперләр агып киткәли. Укуыбыз
күрше авылда булганга, каникулларны
бераз соңгарак калдыралар. Менә шушы
ташу вакытларына, пычрак көннәргә туры
китерергә тырышалар.

Пычрак,
ташулы, шау-шулы булса да, яз яз инде ул!
Табигатьнең яшәргән, күңелнең алгысыган
вакыты. Күрше кызлары да
матураеп киткән кебек. Әни дә йомшарып
куйган шикелле. Әбекәйнең
дә пешергән күмәчләре кабарыбрак
күренә. Яратып ашыйсың, тәмләп йоклыйсың,
уйнап туймыйсың. Әти-әни күзгә чалынып,
берәр эш кушканчы, урамга
ычкынырга гына торасың. Эш эшлисе
килмәгәннән түгел бу, язгы уеннар аеруча
күңелле. Тупыл төбендәге шәрәләнгән
җирдә көн саен пәке кадашлы уйныйбыз.
Ун, егерме, илле, йөз, мең, әллә нинди зур
саннарга барып җиткәнче, тәмам туйдырганчы.
Аннан елга буена төшеп китәбез. Су
күтәрелгәндә, болын өстенә кергән вак
маймычларны сөзеп өрибез, бәләкәйрәк
күлдәвекләрдә йөздергән булабыз, аннан
тагын, үссеннәр әле дип, елгага җибәрәбез.

Яз
көннәрендә елга тирәсендә олы кешеләр
дә күп кайнаша. Алар да
балык сөзә. Уылдык салырга күтәрелгән
балыкларның юкка чыгуы
күңелне әрнетә. Җәен без кармакка тотасы
кызылканатлар, чабаклар,
кыртышлар, хәтта чуртанчыклар бит ул,
дип уйлыйсың. Кайвакытта төнгә елгага
салып куйган ауларга эләккән
балыкларны тоткынлыктан ычкындырабыз
без. Йөзсеннәр, үрчесеннәр,
үссеннәр, аз булса да дөнья ямен күреп
калсыннар.

Язгы
ялларны бик кыска ясаганнар. Уйнап туеп
та өлгермисең, тагын
мәктәпкә китәсең. Тәнәфес вакытларында
җыелып аласың да мактанышырга
тотынган буласың. Кем нәрсә эшләгән,
ничек ял иткән. Арттырганнары сизелеп
торса да, иптәшләреңне кимсетмисең,
үзеңнең дә язгы яллар белән мактанасың,
горурланасың килә бит, тик бер нәрсә
ачык: безнең һәрберебез
шул бер атна эчендә дә матурланып,
олыгаеп, ныгып, яз кояшы астында каралып
киткән.

Яз,
яз, яз җитә. Тәрәзәләрне кояшка ачалар.
Өленгеләр тартылган.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]

  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #

Укучылар иҗаты

Кышның энҗе-мәрҗәннәре

Мөслим гимназиясенең 2нче сыйныфы укучылары «Туган ягыма кыш килде» дигән темага хикәяләр язганнар.

Кышның энҗе-мәрҗәннәре

Кышның энҗе-мәрҗәннәре

Туган ягыма кыш килде. Бар дөньяны ап-ак кар каплады. Салкын һава битләрне өшетә. Энҗе кар бөртекләре йомшак кына керфек очларына куна да, минем сулышымнан эреп юкка чыга. Ә менә агачлар энҗе бөртекләрдән мамык шәл бәйләп бөркәнгәннәр. Шәлләренә нәфис бизәк булып кызылтүшләр тезелгән.

Бу сихри җиһанга кояш үзенә бертөрле серлелек өсти. Җир өслегендә ялтырап яткан энҗе-мәрҗәннәр күз явын алырлык! Кыш бик матур ел фасылы шул!

Бәдертдинова Зәринә


Кыш бик матур ул!

Ап-ак карлар яудырып, кабат Мөслимебезгә кыш килде. Көннәр бик нык суытты, салкын җилләр исә башлады. Кайбер көннәрдә матур итеп кар ява. Ул көнне мин өйдә утырмыйм, тизрәк тышка чыгам. Кар бөртекләре минем өстемә, битемә куналар. Балалар урамда рәхәтләнеп чанада, чаңгыда шуалар, Кар бабай ясыйлар.

Кар тирә-юньдәге агачларны да суыктан саклый, үзенең ак юрганы белән төрә. Кыш бик матур ул!

Галиева Иркә


Кышның мамык шәле бар…

Бөтен дөньяны ап-ак кар каплады. Табигать җем-җем итеп торган яңа матур күлмәген киде. Агачлар да җылы мамык шәлләрен ябынды. Елгалар, күлләр көзге кебек шома боз белән капланды. Урман кырлар өстендә тантаналы тынлык.

Кыш көне көннәр салкын булса да, без курыкмыйбыз. Барыбыз җыелышып тауга барабыз. Чана, чаңгы, тимераякта шуабыз. Безнең тавыштан тау яны шау-гөр килеп тора. Мин кышны яратам. Кыш — елның иң матур ел фасылы.

Гәрәев Данис


Мөслимемә кыш килде

Минем туган ягым Мөслимгә дә кыш килде. Җир өсте ак кар белән капланды. Көннәр салкынайды. Агачлар әллә кайчан алтын яфракларын койды. Күк йөзен авыр соры болытлар каплады. Ул болытлардан көн саен җир өстенә ап-ак мамык кебек кар төшә. Кайчагында кышның саран гына саргылт кояшы да күренгәли.

Кыш — күпме шатлык алып килүче ел фасылы ул! Без тауда чана, чаңгы шуабыз, Кар бабай ясыйбыз. Әле тиздән Яңа ел киләчәк! Безгә Кыш бабай күчтәнәчләр өләшәчәк. Мин кышны бик яратам!

Гыйлметҗанова Эльвира


Ап-ак дөнья

Салкын карлары, көчле бураннары белән туган ягыма кыш килде. Бөтен дөнья ак төскә төренде. Агачларга бәс кунды. Бик күп җәнлекләр тирән йокыга талды.

Ә урамнар балаларның тавышыннан шаулап тора. Анда балалар чаңгы, чана шуалар. Мин кышны бик яратам.

Нафикова Регина.


Шыгыр-шыгыр кар таптап…

Кыш килде. Ул бөтен дөньяга ап-ак юрганын каплады. Җәнлекләр кар юрганы астында тирән йокыга талды. Агачларга бәс кунды.

Тышта салкын. Ә без шыгыр-шыгыр кар таптап, урамда йөрибез. Төрле кышкы уеннар уйныйбыз. Мин туган ягымны да, туган ягымның кышын да яратам.

Нафикова Рената.


Кыш

Менә туган ягыма кыш килде. Төн чыкканчы бар җирне ап-ак кар каплап киткән. Бөтен җир ап-ак булган. Урман җәнлекләре татлы йокыга талды.

Кыш елгаларны боз белән каплады. Балалар тимераякларын киеп бозда шуарга киттеләр. Кыш килгәнгә алар бик шатландылар, чөнки кыш көне бик рәхәт!!!

Садыйкова Әминә


Кар өсте — үзе матурлык!

Кар-бураннарын туздырып, салкын җилләрен ияртеп кыш та килеп җитте. Барлык дөнья ап-акка күмелде. Урман-кырлар, елга-күлләр, барысы да ак кар астында калды.

Кыш көне кар өсте — үзе матурлык! Яңа яуган кар өстендә куянкайларның, эт-төлкеләрнең эзләре ярылып ята. Мондый чуар бизәкне без бары тик кыш көне генә күрә алабыз.

Кышны балалар да бик көтеп ала. Кыш көне чана-чаңгы шуасың, кардан сыннар ясыйсың, кар атышлы уйныйсың. Бу уеннарны бары тик кыш көне генә уйнап була. Шуңа да без кышны бик яратабыз.

Мөхәммәтдинова Әминә


Кыш көне бөтен дөнья сихри матурлыкка төренә. Агачларга ак бәс сарыла. Җир өстен каплаган ап-ак кар энҗе кебек ялтырап тора.

Без өсләребезгә җылы туннарыбызны, аякларыбызга киез итекләребезне киеп урамга чыгабыз. Анда бик рәхәт. Без чыр-чу килеп тау шуабыз, кар атышлы уйныйбыз. Суык битләребезне чеметә, ләкин без бер дә курыкмыйбыз. Тышта күңелле, саф һава. Шуңа да мин туган ягыма кыш килгәнен көтеп алам.

Кашапова Әминә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Светило науки — 60 ответов — 921 помощь

Кыш
Без ял көнендә чаңгыда урманга барырга уйлаган идек.
Менә бүген ял көне. Кыш шундый матур! Тирә-якка күз салсаң, әйтерсең лә бөтен җир йөзенә ап-ак, тип-тигез келәм япканнар. Әле ул гынамы соң? Келәм өстендә меңләгән көмеш йолдыз җемелди диярсең.
Ак кардан күзләр камаша. Күк йөзе зәп-зәңгәр, бер генә болыт әсәре дә юк. Кояш югары күтәрелгән, тик ул хәзер җылытмый. Әйләнә-тирә тып-тын, ара-тирә чыпчыклар чыркылдашканы ишетелеп куя.
Без урманга юл тоттык. Ниһаять, урманга килеп җиттек. Биредә агачлар бик горур кыяфәттә һәм тыныч кына басып торалар. Алар инде күптән җәйге яшел киемнәрен салып, кар-бәсләргә төренеп, кышкы йокыга талганнар. Кайбер агачлар башларына ак бүрек кигәннәр. Биредә дә үзенә бер төрле тынычлык хөкем сөрә. Чү! Нәрсә кыштырдый? Кышкы ак тунын кигән куян икән. Әнә, як-ягына каранды да, колакларын торгызып, чабып китте. Кайдадыр тук-тук иткән тукран тавышы да ишетелгәләп куя.

Кыш турында инша

Агачлар әллә кайчан инде алтын яфракларын койды, авыр соры болытларга төренгән күк йөзе салкын һава белән табигатьне каплап алган, җәнлекләргә тизрәк ояларына кереп качарга куша кебек, ә кошларны көн дә җылы якка озата. Кайчан яңгырлары белән сибәләп елап та ала, кайчан тынып кала. Сорылык һәм караңгылык баскан дөньяны…Иртәнге караңгы тынлыкта озын кышның бозлы сулышы сизелә. Беренче кар яуган. Кичә генә елап торган күк йөзеннән кышның беренче хәбәрчеләре — шук кар бөртекләре салкын һавада уйный-уйный тиз арада көзге коры сары үләнне ак юрган белән каплаган. Кыш җитте.Соры һәм дымлы көз кар астында калды. Тирән көртләр җирне иксез-чиксез кышкы бураннардан саклый. Җир тирән йокыга талган. Җәнлекләр дә йоклый ояларында, тик кайчан гына кытыршы кар өстендә ялгыз тычкан эзләре очрый, я караңгы урман эчендә урман тавыгының гөрелдәгән тавышы ишетелә, я тукранның шакылдаганы яңгырый. Кырыйда гына карлы тунга киенгән чыршылар басып тора, кышның зәгыйфь кояшы аларның очларын җылыта.Балалар һәр кыш саен чаңгыга басып урманга киләләр. Алар кышкы йокыга талган көчле имәннәрне һәм төз каеннарны күзәтеп, кышкы табигатне тыңлап, саф һава сулап кайталар, бала-чагага бик тә кар өстендәге эзләрне танып белү ошый. Боз белән капланган карда чаңгы шәп шуа, бөтен урманга балаларның күңелле тавышы яңгырый.Тик кышның кояшлы рәхәт көннәре бик каты суык бураннар белән дә алмаша. Ап-ак күк йокыга талган җир өстенә төшкән сыман булып тоела, ачы җилдән уянган кышкы урман улый, ыңгыраша…Икенче көнгә буранның иҗат иткән эшләре күренә: көртләрдә кардан фигуралар, тәрәзәләрдә хикмәтле бизәкләр, а елгадагы боз кояшта төрле төсләр белән ялтырый. Төн эчендә буран боз капкачын себерткән.Кыш безне каты салкыннары белән дә куркыткан була. Бигрәк тә төннәрен. Кара энҗе йолдызлы күктән суык бәрә, бөтен дөнья туңган, тирән йокыда. Тик торбадан чыккан төтен генә ялгызы өскә таба омтыла…Кышның саран саргылт кояшы карлы бураннар белән алмаша, ә бураннарга алмашка каты суыклар килә — мөгаен, кышның гүзәллеге шундадыр. Ә күпме шатлык алып килә ул бала-чагага: көннәр буе тау шуып шау-гөр киләләр, кемдер кар бабай ясый, кемдер кар бәрешеп уйный. Өлкәннәрдә кышны үзләренчә ярата. Һәр кем Яңа ел төнендә нинди булса да могҗиза я тылсым көтә.

Like this post? Please share to your friends:
  • Сочинение на тему кышкы каникуллар на татарском языке
  • Сочинение на тему кышкы каникул на татарском языке
  • Сочинение на тему къыш на кумыкском языке
  • Сочинение на тему къыш келди на карачаевском языке
  • Сочинение на тему къинхетаме стаг по чеченскому языку