“ Туган авылым”
Туган авыл… Йөрәккә иң якын һәм кадерле сүз. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган чишмә буйлары, балыклы күлләре, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, басулары, шаулап торган урманнары күңелгә рәхәтлек биреп, туган авылга мәхәббәт хисе уята. Кая гына барсак та, туган авылның матурлыгын берни дә алмаштыра алмый. Аның һәр сукмагы күңелгә якын.
Минем Туган авылым Әлдермеш. Табигатьнең иң матур җирендә урнашкан. Мин чын күңелемнән туган авылымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә! Авылдагы матурлыкның чиге юк! Ул үзенең болыннары, басулары, кырлары белән җәлеп итә. Әлдермеш авылының тирә-ягын урманнар, җиләк-җимешкә бай матур калкулыклар чорнап алган. Күккә менеп карасаң, яшел диңгез эчендәге утрау кебек күренәдер ул. Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзеңне ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч матур гүзәллек! Иртәнге кояш күтәрелгәндә илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Авылым, әкияти манзара эчендәге кебек.
Авыл уртасыннан бик матур Сая елгасы ага. Суы артык тирән булмаса да, анда балык бик күп. Шулай ук Сидеркә чишмәсе бар. Тәмле чишмә суын эчеп тә туя торган түгел. Авыл халкы шул чишмәдән су ташый. Авыл уртасында – иман йорты – “Әмир” мәчете урнашкан. Мәчетебез бик зур, бик матур һәм үзенә җәлеп итеп тора. Ул бервакытта да буш булмый. Бигрәк тә җомга көнне. Әлдермеш халкы монда намаз укырга килә. Кичен аннан моңлы азан тавышы ишетелә. Авылда тагын кибет, мәктәп, балалар бакчасы һәм медпункт бар. Авылымның халкы да кешелекле, инсафлы һәм ярдәмчел. Авылымда үз эшен сөйгән хезмәт кешеләре яши.
Алар — авылыбызны яратучылар. Авылыбыз белән горурланып, аның данын тирә – якка тарату өчен тырышалар.
Әйе, мин авылымны, аның табигатен, кешеләрен бик яратам. Авылымның матурлыгын сөйләп тә бетерерлек түгел. Аның саф һавасы, тәмле суы мине үстерә. Күңелемне бетмәс – төкәнмәс горурлык хисе били. Мин үземне чиксез бәхетле тоям! Авылны бетермичә, аның өчен борчылып яшәүче апа — абыйларга, әби – бабайларга мең – мең рәхмәт! Әкият илендәге кебек яшибез! Хикәямне шигъри юлларым белән төгәллисем килә:
Туган җирем — син бөек илкәемнең
Җанга якын һәрбер почмагы.
Җылытып яшәр мине гомер буе
Туган авылымның кайнар учагы.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
МБОУ “СОШ №28”
Сочинение.
Туган авылым.
Эшләде:
7 А сыйныф укучысы,
Хуҗина Ләйлә.
Җитәкче: Галимова
Ләйсән Рәшит кызы.
Яр Чаллы, 2012 ел.
Сочинение.
Туган авылым.
Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен – туган авылым. Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Яшьлекләрендә авылын ташлап чит җирләргә киткән кешеләр дә, туган туфракларын сагынып, аның табигатенә сокланып, җырлар, шигырьләр язалар. Якташ шагыйребез Р. Фәйзуллин да “Кайту” шигырендә туган авылын ничек сагынуы турында яза:
Рәхәтләнеп аунадым бер
Туган як кырларында!
Кулларымны куеп тордым
Чишмәнең парларына.
Рәхәтләнеп таптап йөрдем
Бала чак сукмакларын,
Искә төшереп, гомеремнең
Татлы төштәй чакларын…
Мин дә күңелемнән туган ягымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Минем авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә!
Авылымны ике яктан бай матур таулар, калкулыклар кочаклап алган.
Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзең ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк анда! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч гүзәллек! Әнә шул болын өстеннән әкрен генә иртәнге кояш күтәрелә. Күтәрелә дә илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Әкияти манзара эчендәге авылым көннән-көн матурлана, яшелеккә күмелә. Мин авылымны бик нык яратам!
Туган
авыл турында.
Нинди
матур, иркен, саф һавалы,
Нинди
күркәм безнең ягыбыз.
Кайда
бар соң бездәгедәй яклар,
Гүзәл
дә соң туган ягыбыз.
Һичшиксез, һәрбер кешегә үз туган
ягы кадерле. Миңа үз туган җирем якын һәм сөйкемле. Үзем Уфа шәһәрендә туып,
әле анда яшәсәм дә, авыл табигатен мин күбрәк яратам. Шуңа да еш, бигрәк тә
җәйләрен, әниемнең туган авылына, дәү әнием һәм дәү әтием янына ашкынам. Анда
саф һава, бик матур кырлар, урманнар, болыннар, таулар, елга-күлләр бар.
Җәйге эссе көннәрдә иртән-иртүк,
елга буена балык тотарга төшеп утырырга рәхәт. Кичен болынга чыгып, дус-ишләр
белән уеннар оештырырга бик кызык.
Урманга барсаң, җир җиләге, каен
җиләге, гөмбәләр җыеп була.
Туган ягым табигате турында
никадәр генә язсам да, аның матурлыгын сүзләр белән генә аңлатып бетереп
булмый. Кыш көннәрендә аның әрем исе дә сагындырып куя бит хәтта.
Шулай ук изге күңелле халкы, бай
тарихы белән дә аерылып тора минем яраткан авылым.
Мәңге яшә син авылым!
Татарча сочинение “Безнең авыл | Безнен авыл”
3/28/2021
Татарстан җиренең иң матур ягын күрәсегез килсә, безнең авылга килегез. Мин авылыбызның бөтен матурлыгын сөйләп тормыйм. Шагыйребез Г. Тукай әйтмешли, “уйласам авылымны, гакълымнан да мин хәзер шашам” (“Шүрәле”). Авылымның искиткеч бер урыны турында гына сөйлисем килә. Мондый гүзәллекне сез башка бер җирдә дә таба алмассыз. Ул − безнең авылдан ике чакрым чамасы ераклыктагы күл. Аны безнең авыл халкы Мүкле күле дип йөртә. Гадәттә аның “күле” сүзе төшеп кала. “Мүклегә барам, Мүкледә коендым…” дип кенә сөйләшәләр. “Күлләр күп инде ул, безнең авылда да бар”, − диярсез. Бардыр, әмма безнеке кебеге юк. Күлебез урман буенда көзге кебек ялтырап ята. Күлгә үзен чорнап алган урманнардан сукмаклар сузылган. Суы искиткеч чиста, йомшак. Кер юам дисәң, сабын да кирәкми: чип-чиста итә. Болары да гаҗәп түгел әле. Андый күлләрне дә очратырга мөмкин. Иң гаҗәбе − күлнең уртасында утрау бар. Ә утрауда, суда коенып чистарып чыккандай, ап-ак каеннар үсеп утыра. Утрау ел саен диярлек урынын алыштыра. Җил аны төрле якка этеп чыгара. Утрау үзе дә гади түгел: анда мүк җиләге үсә. Элек авылым кешеләре, өй салганда, утраудан мүк чыгарганнар. Бәлки күлнең исеме дә шуннан калгандыр. Күл турында авылым кешеләре бик күп хикәятләр сөйли. Мин дә бик күп сөйли алыр идем. Менә кайда ул чын гүзәллек!
Туган авылым
Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен ул − туган авылым. Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Яшьлекләрендө авылын ташлап чит җирләргә киткән кешеләр дә, туган туфракларын сагынып, аның табигатенә сокланып, җырлар, шигырьләр язалар. Якташ шагыйребез Р. Фәйзуллин да “Кайту” шигырендә туган авылын ничек сагынуы турында яза:
Рәхәтләнеп аунадым бер туган як кырларында!
Кулларымны куеп тордым чишмәнең парларына.
Рәхәтләнеп таптап йөрдем бала чак сукмакларын,
искә төшереп, гомеремнең татлы төштәй чакларын…
Мин дә чын күңелемнән туган ягымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Минем авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә!
Авылымны ике яктан җиләк-җимешкә бай матур таулар, калкулыклар кочаклап алган. Без һәр елны Төбәк, Карамалы, Абалый тауларына җиләккә йөрибез, җәен-көзен гөмбә җыябыз.
Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзең ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк аңда! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч гүзәллек! Әнә шул болын өстеннән әкрен генә иртәнге кояш күтәрелә. Күтәрелә дә илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Әкияти манзара эчендәге авылым көннән-көн матурлана, яшеллеккә күмелә.
Туган авылым — горурлыгым
Нәкъ Тукай абый язганча, тау башына салынгандыр безнең авыл, бер чишмә бар якын безнең авылга ул. Минем авылым иң гүзәл авылларның берседер. Авылымнын исеме Аксу. Исеме дэ җисеменә туры килеп тора. Якында гына куе урман. Искиткеч минем авылымның табигате! Бары тик шушындый табигатьтә яшәүчеләр генә туган ягының кадерен белеп яшидер төсле.
Авыл уртасында – иман йорты. Ул бервакыт та буш булмый. Бигрәк тә җомга көнне. Монда намаз укырга киләләр. Мәчетебез зур бик матур һәм үзенә җәлеп итеп тора.
Авылыбызда ике кибет, күңел ачар өчен клуб бар. Ә быел безнең авыл халкы өчен күптән көткән сөенечле хәл булды. Авыл урамнарынын юлларын тозеклэндерделэр. Юлсызлыктан халык бик интекте. Иртән торып, пычрак ерып мәктәпкә барулары безнең өчен авыр иде. Ә хәзер озын резин итекләрне читкә алып куйдык. Батып ятучы машиналар да юк. Гомумән, безнең авыл халкын сөенеч басты.
Әйе, бик яратам мин авылымны, аның табигатен, кешеләрен. Күңелемне бетмәс – төкәнмәс горурлык хисе били. Мин уземне чиксез бәхетле тоям! Авылыбызны бетермичә, аның өчен борчылып яшәүче апа- абыйларга, әби – бабайларга, җитәкчеләргә мең – мең рәхмәт!
хэзерге вакытта авылымнын табигате.
Обновлено: 11.03.2023
Нужно сочинение на татарском языке туган як
Трудности с пониманием предмета? Готовишься к экзаменам, ОГЭ или ЕГЭ?
Воспользуйся формой подбора репетитора и занимайся онлайн. Пробный урок — бесплатно!
- 13.01.2016 06:58
- Другие предметы
- remove_red_eye 7222
- thumb_up 10
Ответы и объяснения 1
Минем туган ягым Башкортостан. Безнең республикабыз бөек Рәсәй киңлекләрендә урнашкан. Монда бик күп милләт дуслыкта һәм бердәмлектә матур гомер кичерә. Аларның уникаль гореф-гадәтләре, борынгы культуралары туган ягыбызның иң мөһим рухи байлыгы.
Һәркемгә үз туган ягы йөрәгенә бик якын һәм кадерле. Кайда гына булмасаң да, нинди генә матур җирләрне күрмәсәң дә күңел барыбер үз туган ягыңа тартачак, чөнки монда табигать тә матуррак, һава да чистарак. Безнең өчен зур горурлык шулдыр – кем генә Башкортостанга кунак булып килмәсен, барсында мондагы яшел куе урманнар, саф чиста сулы елгалар, бөек Урал таулары һәм кунакчыл, нечкә күңелле башкорт һалкы таң калдыра. Туган як – ул минем яраткан гаиләм һәм туган йортым гына түгел, туган ягым минем бөтен Башкортостан.
Эссе җәй көннәрендә урманда олы имәннәр һәм төз каеннар күләгәсендә, җиләстә йөрү иң рәхәтедер. Кайдадыр якында гына җитез чишмә үзенең моңлы җырын җырлап йөгерә, ул бер дә арымый: кышын да, җәен дә, язын да, көзен дә каядыр ашыга да ашыга. Минем туган ягым урманнары төрле-төрле җиләк-җимешкә, гөмбәләргә, дару ясый торган үләннәргә бай. Аларны барсында курыкмыйча кулланырга мөмкин, чөнки алар саф һавада, кеше аягы басмаган җирдә үскәннәр. Бу бөтен байлыкны безнең яхшы һәм миһербанлы мөнәсәбәтебез генә саклап киләчәк буыннарыбызга да җиткерер.
Минем өчен кадерле һәм якын булган як ул минем туган авылым. Туган авылым зур түгел, кечкенә, ул ике калкулык астында урнашкан. Бу ике калкулык кышны салкын җилләрдән саклый безне, а җәйне монда авыл халкы урман җиләге җыеп мәш килә. Кечкенә тауларыбызны җитез елга уратып алган. Бала-чагага җәй көнендә иң зур шатлык иртәннән кичкә чаклы шушы елгада ташбаш яки зур булмаган табан балыкларын тотып утыру. Ерак түгел генә безнең урманыбыз да бар, анда без җәй көннәрендә җиләк һәм гөмбә җыеп вакытыбызны уздарабыз. Урал таулары безнең туган авылыбыздан ерак урнашкан. Минем туган ягым – чиксез калкулыклы дала, кайсебер җирдә аны зәңгәр сулы елагалар кисеп чыга.
Башкортостанда уникаль табигать һәм мәдәният байлыклары бик күп. Монда булган сәяхәтчеләрнең күңелендә Башкортостанда күргән матурлыклар озакка саклана һәм тагын да шушы тылсымлы җиргә борылып кайтасы килеп торадыр.
Безнең бурычыбыз — шушы табигый байлыкларны, туган ягыбызның матурлыгын саклауга барлык көчебезне салу, туган җиребезгә олы ихтирам белән карау. Шулай булса гына монда килүче кунакларбыз да безнең туган ягыбызга, туган җиребезгә ихтирам белән карарлар һәм аңа зыянлык ясамаслар.
Знаете ответ? Поделитесь им!
Как написать хороший ответ?
Чтобы добавить хороший ответ необходимо:
- Отвечать достоверно на те вопросы, на которые знаете правильный ответ;
- Писать подробно, чтобы ответ был исчерпывающий и не побуждал на дополнительные вопросы к нему;
- Писать без грамматических, орфографических и пунктуационных ошибок.
Этого делать не стоит:
Есть сомнения?
Не нашли подходящего ответа на вопрос или ответ отсутствует? Воспользуйтесь поиском по сайту, чтобы найти все ответы на похожие вопросы в разделе Другие предметы.
Трудности с домашними заданиями? Не стесняйтесь попросить о помощи — смело задавайте вопросы!
В данном разделе публикуются вопросы и ответы на них к непопулярным предметам.
Россия. Родина. Это край, где мы родились, где живем, это наш дом, это все, что нас окружает. Моя Родина-это деревня Топкинбашево. Из иллюминатора вертолёта видна проплывающая внизу снежная пустыня. Иногда только проступают на ней тёмные-побольше, поменьше, совсем крошечные-пятна какой-то растительности. Ни домика. Тонкой змейкой вьется узкая дорога. Когда вешняя вода смывает её напрочь, разольются болота и речушки. И тогда расстояние, преодолеваемое по воздуху, за считанные минуты, на долгие месяцы делают территорию труднодоступной. Несмотря на труднодоступность жители деревни любят свой край, свою землю. Большинство родились и живут здесь всю жизнь, многие возвратились на родную землю, не найдя себя ни в каком другом месте. У народов деревни особый менталитет, как говорят сейчас, обусловленный историей, традициями, национальной культурой, условиями жизни. Держать охотничье ружьё и забрасывать рыбацкие сети здешние ребятишки учатся раньше, чем познают азы грамоты.
Почему я люблю свой край?
Потому, что он нравится мне.
Потому, что он мой, он мне дорог.
Нет другого такого нигде!
Из поколения в поколение передаются рассказы о важнейших событиях, выдающихся личностях, об их подвигах и великих делах. Наша Родина — это и люди, которые нас окружают в повседневной жизни. Люди, которые родились в одном краю, всегда как-то ближе друг к другу, всегда лучше смогут понять друг друга, им легче найти общий язык и стать друзьями.
Родина как много в этом слове для каждого из нас звучит! Моя малая родина — неповторимая и любимая, самая прекрасная на земле. Это место, где прошло моё детство. Меня всегда тянет к родной земле, к её природе.
Нет России другой.
Берегите её тишину и покой.
Это небо и солнце,
Этот хлеб на столе
И родное оконце
В позабытом селе.
Предварительный просмотр:
Сочинение на тему
Выполнила ученица 8 класса
Руководитель: учитель русского языка и
литературы Юмадеева З.Х.
Әй, авыл, син мең шәһәрдән
Мең кабат ямьле вә хуш.
Туган җир, туган йорт, туган авыл, Ватан! Болар – җанга иң якын сүзләр.
Туган авылым минем өчен бишектән, әти – әни бусагасыннан, авыл янындагы тугайлардан, урманда үсеп утыручы каеннардан башланды.
Минем туган авылым – сазлык урынының берсендә, Носка елгасында урнашкан Лаемтамак авылы. Ул тату, эш сөючән, атлар, сыерлар тоткан, балык эше белән шөгыльләнгән халкы белән данлы. Шулай ук туган авылым табигатенә сокланып туя алмассың: төрле чәчәкләр белән бизәлгән киң болын, көмеш сулы елга, саф һавалы урман, ап – ак каеннар.
Туган ягыбызда туып – үскән кешеләр арасында игенчеләр, язучылар, укытучылар, табиблар, инженерлар,сугыш ветераннары бар. Алар үз бәхетләрен туган авылда тапканнар. Авылыбыздан ерак яшәгәннәре дә безнең горурлыгыбыз: шагыйрь, язучы – Галия Абайдуллина, җырчы – Закина Арангулова, күренекле врач – Вил Файзуллин, полиция хезмәткәре – Ралит Нигматуллин һ.б.
Хәзерге көндә авылыбыз көннән – көн төзекләнә, ямьләнә, халыкның тормышы өзлексез яхшыра, дәрте үсә, канатлана.
Тик халык юл мәшакәтенә зарлана, чөнки кыш көнендә генә кеше иркенләнеп үз машинасында шәһәргә бара ала. Ә минем өчен бу, киресенчә, юл булмавы яхшы дип уйлыйм. Чөнки бездә сугыш – талаш, никотин исе юк, саф һава, чисталык, тыныч йокы хөкем сөрә.
Мин үз авылымны бик яратам. Лайтамак авылы – минем өчен изге, кадерле, гаҗәеп якын, матур, искиткеч гүзәл, бай авыл.
Кошлар гүзәл авылыма
Күкне терәгән наратлар
Тып – тын калып тыңлыйлар.
Предварительный просмотр:
Муниципаль автоном уку йортынын
7 класс укучысы
Лаемтамак авылы , 2017 ел
Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение
Сочинение на тему :
ученица 7 класса
Село Лайтамак, 2017 год
Туган ягымда кыш.
Кышын бары усемлеклэр
Сэер йокыга тала.
Табигатьнен кырыс чагы,
Язны котэргэ кала.
Гажэеп матур,искиткеч гузэл безнен туган ил жире! Бигрэк дэ ягымлы ул кыш коне.
Быел кыш иртэ килде. Жир остенэ ап-ак кар ятты. Беренче кыш ае керугэ, болыннарны,кырларны ап-ак кар каплап китте. Яна чына яуган кар остендэ тэуге чангы эзлэре куренэ башлады .
Чын кыш башлану белэн,ул эзлэр тагын да кубэйде. Елгалар,куллэр битен козге кебек шома боз каплап алды. Коннэр кыскарды,тоннэр озайды. Еш кына суык жиллэр исэ башлады. Балалар кышны котеп алалар. Алар озак-озак чангыда йорилэр,еш кына тимераякта шуалар,боз остендэ хоккей уйныйлар. Тик жылы якларга китми калган кошларга,жэнлеклэргэ азык ягыннан бик авыр.Шуна курэ кубесе кеше яши торган жирлэргэ елыша. Без,балалар кошлар турында кайгыртырга,аларга жим бирергэ тиеш. Безнен ишек алдында жимлек бар, мин хэрбер иртэ кошларга жим салам, хэзер минем тышка чыгуымны котеп торалар, курыкмыйча яныма килэлэр.
Кыш коне-табигатьнен ин матур, чиста, ягымлы чагы . Мин ел саен кышны сагынып котеп алам. Чонки чангы йорергэ яратам, хэрбер елны Тубыл шэхэренэ барып урын алып кайтам. Тагын кышны ни очен яратам? Кыш коне бэйрэмнэргэ бай. Яна ел узе нигэ тора! Ел саен бу бэйрэмне сагынып котеп аласын. Аннан сон тагын да кунелле…Каникуллар. нинди кунелле, онытылмаслык коннэр, каникулнын утуен белми дэ каласын.
Кыш конен авыл халкы да котеп ала, чонки кышын гына шэхэргэ юл безнен авылга бар. Башка ел фасылларында шэхэргэ бару юк, тик жэен генэ самолёт белэн барып була, шулай була калса да, самолётка элэгу авыр, бер ай алда язылып кую.
Мина кыш коне сихерле дэ, серле дэ, монлы да, куркэм дэ, кадерле дэ кебек тоела. Шагыйрьлэрнен кыш турында шигырьлэрен, язучыларнын хикэялэрен укысан да, рэссэмнэрнен картиналарын карасанда сокланып туя алмыйсын! Менэ ни очен кыш конен мин яратам! Сонгэт Бекенин кыш турында мондый сузлэрне эйтсэ дэ:
Кышын бары усемлеклэр
Сэер йокыга тала.
Табигатьнен кырыс чагы,
Язны котэргэ кала.
??ркемг? д? ?з туган ягы бик кадерле. Кеше кая гына барса да, барыбер к??еле бел?н ?зене? газиз туган авылына, туган ш. рен? ашкынып кайта.
Безне? чиксез ки? илебезд? матур ш. рл?р ??м авыллар бик к?п. Тик б?ек татар теленд? а?лашып, с?йл?шеп, татар халкыны? гореф-гад?тл?рен? буйсынып яш?г?н кешел?р, ?лб?тт?, Татарстан республикасында гомер кичер?. Татарстан республикасы экономик яктан ??м кеше саны буенча Русияне? и? зур республикаларыны? берсе. Шулай ук х?зерге Татарстан- й?зд?н артык милл?тк? туган йорт, туган як. Ул к?п милл?тле республика. Татарстан ?зене? бай тарихы ??м уникаль табигать ресурслары бел?н халкында горурлык хисе уята, шу?а к?р? д? бу табигать почмагы туристларны? игътибарын яулап алган. Зур у?ыш бир? торган ки? басулар, к?п миллионлы ш. рл?р з??г?р сулы Кама, Идел елгалары ??м яшел урманнар бел?н алмаша. Республика ?ир асты байлыклары бел?н д? горурлана ала.
Татарстан – минем туган ягым
Һәркемгә дә үз туган ягы бик кадерле. Кеше кая гына барса да, барыбер күңеле белән үзенең газиз туган авылына, туган шәһәренә ашкынып кайта.
Безнең чиксез киң илебездә матур шәһәрләр һәм авыллар бик күп. Тик бөек татар телендә аңлашып, сөйләшеп, татар халкының гореф-гадәтләренә буйсынып яшәгән кешеләр, әлбәттә, Татарстан республикасында гомер кичерә. Татарстан республикасы экономик яктан һәм кеше саны буенча Русиянең иң зур республикаларының берсе. Шулай ук хәзерге Татарстан- йөздән артык милләткә туган йорт, туган як. Ул күп милләтле республика. Татарстан үзенең бай тарихы һәм уникаль табигать ресурслары белән халкында горурлык хисе уята, шуңа күрә дә бу табигать почмагы туристларның игътибарын яулап алган. Зур уңыш бирә торган киң басулар, күп миллионлы шәһәрләр зәңгәр сулы Кама, Идел елгалары һәм яшел урманнар белән алмаша. Республика җир асты байлыклары белән дә горурлана ала.
Татарстан республикасында татар мөселман һәм рус православие мәдәниятенең үзара бәйләнеп яшәвенең үрнәге күрсәтелгән.Тарихының авыр вакыйгаларына карамастан, татар һәм рус халкы татулыкта һәм бердәмлектә яши.
Татарстанда буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр бик күп. Шуларның берсе — Сабантуй бәйрәме. Бу милли бәйрәм язгы чәчү тәмамлануга багышлана. Элек-электән Сабантуйның күрке — ат чабышлары, әлеге Татарстанда да бу спорт төренә бик әһәмиятле урын бирелә. Сабантуй бәйрәме Татарстанда гына түгел, ә татарлар яшәгән барлык регионнарда да, хәтта чит илләрдә дә үткәрелә.
Татар халкының милли бәйрәмнәре белән бергә республикада яшәүче башка милләтләрнең дә бәйрәмнәренә дә зур игътибар салынган.
Татар көйләре бигрәк тә моңлы булып тоела. Башка телләргә тәрҗемә ителми торган моң сүзе татар халкының күңелен сыйфатлый. Татар шигърияте һәм җыр иҗаты белән бер рәттә татар мәдәниятендә традицион һөнәрләр дә зур урын алып тора, алар татар халкының рухи дөньясын чагылдыралар. Мәсәлән, татар халкының ювелир сәнгате бөтен дөньяга билгеле. Шулай итеп, татар сәнгате безнең – татарларның — борынгы буыннарыбызның яшәү рәвешен, мәдәниятен чагылдыра. Без, егерме беренче гасыр кешеләре, үз халкыбызның, үз туган ягыбызның гореф-гадәтләрен ихтирам итеп яшәргә тиешбез.
Поделись с друзьями
Ответ оставил Гуру
Туган ягым – Татарстан.
Мин яратам сине, Татарстан!
Ал та? нары?? чен яратам.
К? к к? кр? п, яшен яшьн? п яуган
Я? гырлары?? чен яратам…
Мин Татарстан республикасында яшим. Нинди республика со? ул Татарстан? Татарстан – б? йсез д?? л? т. Бик бай, бик матур, бик г? з? л республика. Р? сми исемен 1992нче елда ала. Халык саны – якынча 4 миллион кеше. Республикада 107 милл? т в? киле яши. Башкаласы – Казан. Президенты – Минтимер Ш? рип улы Ш? ймиев. Татарстанда ике тел – татар ?? м рус телл? ре – д?? л? т телл? ре булып санала. Татарстанны? флагы, гербы ?? м гимны бар.
Аны? табигате бел? н сокланып туеп булмый. Елны? д? рт фасылы? зенч? матур.
Салкын кыш к? нн? ре мамыктай яуган ак карлары бел? н, кардан юрган ябынган табигате бел? н к?? елне с? ендер. Табигать тыныч йоклый. Тир? як шундый тыныч. Кышын биек таудан чана шуулары ни тора!
Яз? иттеме, карлар эреп, табигать уяна башлый. Урамнар тулып, шаулап г? рл? векл? р ага. Кар астыннан беренче ч? ч? к — умырзая баш т? рт. Кышын тыныч йоклаган табигать уяна.? ылы яктан т? ркемн? ре бел? н кошлар кайта башлый. Д? нья ямьл? н?, ч? ч? к ата. Кояш матур итеп елмая.
? ?? йге матурлыкны? йтеп т? бетерерлек т? гел! К? н? ылы, кояшлы. Я? гырын да к? теп аласы? ?? йне. Каникул вакытында мин авылга кайтам. Табигать бел? н ашыкмыйча гына сокланам. Ерактан, урман ягыннан, кошлар? ыры ишетел. Кемдер чалгы, с? н? к тотып печ? нг? бара. Басу ягыннан балаларны? чыр-чу тавышлары ишетел. Елга буена барса? тиз ген? кайтам дип уйлама. Андагы р? х? тлек! Й? гереп килеп суга чумулары ни тора! Л? кин кин? т кен? каяндыр бер кечкен? болыт килеп чыга да, к? к к? кр? п яшенле я? гыр ява башлый. Бу? зе бер р? х? тлек! Эссед? н? л? ер? г? н балалар, аяк киемн? рен салып, урам буйлап чабышалар.
К? з? зенч? матур. Д? нья алтынсу т? ск? кер. Балалар т? рле т? ст? ге яфраклардан б? йл? мн? р ясыйлар. Укучылар шау-г? р килеп м? кт? пк? баралар,? би-бабайлар т? енчек-т? енчек бакча? имешл? ре ташыйлар. Ата-
аналар, коелган яфракларны ерып, ашыга-ашыга эшк? й? гер? л? р. Кояш баеган чакта бигр? к матур. Д? нья? китт? ге кебек була.
Татарстан табигате бел? н ген? т? гел,? зене? кешел? ре бел? н д? матур. Б? генге к? нд? ул зур с? яси, икътисади, ф? нни, м? д? ни? з? к т. Республикабызда д? ньяк? л? м танылган театрлар, музейлар, югары уку йортлары эшли. Т? рле илл? р бел? н тыгыз б? йл? нешт? тора.
Мин? земне? бу республикада торуым ?? м яш? вем бел? н горурланам.
Алдагы к? нн? ренд? д? гел шатлыклар гына телим.
Читайте также:
- Путешествие это в литературе сочинение
- Бунин чаша жизни сочинение
- Сочинение на татарском языке про человека
- Сочинение мои родители жили в севастополе
- В чем заключается достоинство человека сочинение по тексту шолохова
Туган нигез, туган авыл, туган тел, туган як, туган ил… Болар — барысы да бердәй әһәмияткә ия төшенчәләр. Чөнки алар бер данәдә генә, чөнки аларның дубликатлары юк. Шуларның барысына да ия булган кешене мин дөньядагы иң бәхетле кеше дип саныйм.
Туган нигезем юклыгын исәпләмәгәндә, димәк, мин дә шул бәхетлеләрнең берсе булып чыгам. Минем район газетасында басылган тәүге шигырем дә “Авылым” дип атала.
Синнән китсәм дә, авылым,
Сагынып кайтам яңадан.
Сагынам мин авылымны,
Ни бар якын аңардан?!
Бер утыруда язган алты куплетлы шигырь шулай башлана. 1975 елның 23 августында “Дуслык байрагы” (хәзерге “Зәй офыклары”) газетасында дөнья күргән бу шигырем миңа чиксез шатлык китергән иде. Шул ук елның көзендә “Яшь ленинчы” (хәзерге “Сабантуй”) газетасында басылган “Сандугачлар” исемлесе “Дөнья матур, дөнья киң” конкурсында җиңүгә лаек булды. Сагыну хисләре тулы бу шигырь туган авылым Имәнлебашта җәйләүче, аннары кышка җылы якларга китеп торырга мәҗбүр булган җырчы кошларга багышланган.
Сандугачларны сагынам,
Көн дә көтәм аларны.
Суык кыш та өзә алмас
Алар белән араны, — дип тәмамлаганмын мин аны.
Дөньяга аваз салган көннән башлап, язмыш безне кендек каныбыз тамган туган җиргә бәйләп куя. Чирәмле урамнарда уйнап, түмгәкле су буйларында каз бәбкәләре саклап, урманында җиләк, чикләвек җыеп үскәнлектән, без барыбыз да туган авылга ияләнгәнбез, аңа күңелебез белән береккәнбез. Туган җир безне ашаткан, эчерткән, тәрбияләгән.
Туган җирең – тәүге бишек,
Сине үстергән карап.
Моңлы җырларны көйлисең,
Туган ягыңа карап.
(“Туган як кадере”)
Минемчә, туган авылны, аның табигатен, кешеләрен сагыну аларга карата мәхәббәт хисеннән туа. Сабый чакта ук бөреләнгән ул хис сине гомер буе озатып бара, син гомер буе туган ягыңны сагынып яшисең. Туган авыл сине һәрвакыт магнит кебек үзенә тарта. Яши-яши кеше шуны аңлый: бу туган җирнең тарту көче икән!
Туган авылым Имәнлебашның тәэсир итү көче миңа да аз булмады. Минем иҗат юлым 16 яшьтә авылымны сагынып шигырь язудан башланды. Минем гомер юлым авылым һәм авылдашларым алдында үземдә җаваплылык хисе тоеп яшәүдән гыйбарәт булды.
Бер уч туфрак шаһитым ул:
Ышанычың акладым мин.
Туган авылым! Намусымны
Күз карамдай сакладым мин.
(“Хәтеремдә тотам сине”)
Әкияти гүзәл табигате, шифалы чишмәләре белән шигъри күңел тәрбияләгән туган авылыма гомерем буе бурычлы мин. Саф күңелле, җор телле, эшчән авылдашларым миңа һәрчак үрнәк булдылар, мин аларга охшарга тырышып яшәдем. Шуның нәтиҗәсендә без бер-беребезгә эталон булдык. Авылдашларым өчен кирәкле, кадерле кеше булуым белән мин, шөкер, бик бәхетле.
Имәнлебаш… Татарстанда мондый исемдәге бердәнбер авыл ул. Чал тарихлы авыл. Әдәбият дөньясына мәшһүр Таҗетдин Ялчыгол исеме белән билгеле авыл. Зәй елгасының сул кушылдыгы Имәнле суы буенда урнашкан авыл. Зәй шәһәреннән ерак булмаган авыл.
Авыл тарихына күз салсак, тарихчы-археолог Альфред Халиков раславынча, Имәнлебаш авылына XVIII гасыр башында Казан татарлары нигез салган. Галим бу мәгълүматны 1978 елда Казанда нәшер ителгән “Происхождение татар Поволжья и Приуралья” исемле китабында бирә. Безнең авыл биләмәсендә элек борынгы бабаларыбыз яшәвен дә археологлар фәнни яктан дәлилләгән. Пьянобор һәм Имәнкискә археологик культурасына, хәтта бронза гасырына караган керамик савыт-сабалар табылу — шуңа мисал. 1977 елда Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты оештырган экспедиция нәтиҗәләре безнең авыл тарихының сәхифәләрен тагын да тулыландырды.
Имәнлебаш… Авылымның исеме миңа һәрвакыт имән агачын хәтерләтә. Каты үзагачлы зур юан агач. Тармаклы тамырлары тирәнгә киткән. Яфраклары челтәр кырыйлы. Чын сәнгать әсәре. Чикләвекле агач. Чикләвеге – терлекләргә азык, кайрысы – кешеләргә дару. Имән агачыннан эшләнгән җиһазлар кыйбат йөри. Имән – дәрәҗәле агач!
Минем авылым ни өчен Имәнлебаш дип аталган? Хәзер шуны ачыклыйк. Авылның тирә-юне элек калын урман белән капланган булган. Урман, нигездә, мәһабәт имән агачларыннан торган. Шуның өчен имән агачларына мөнәсәбәтле рәвештә елга – Имәнле, авыл Имәнлебаш дигән атама йөртә. Уйлап карасак, авыл атамасы озын гомерле, таза имән агачына нисбәтле рәвештә барлыкка килгән икән.
Мин, шушы уртаклыкка
ишарәләп:
Дога итеп кабатлаган сүзем
Әйтерсең лә имән турында.
Имән ныклыклары
булган халкым
Мәңге яшәр иман нурында, — дип, “Ходай биргән гомер берәү генә” исемле шигыремне йом-гаклаганмын.
Һәр авыл, аның халкы аерым үзенчәлеккә ия. Безнең авыл җиләк-җимешле бай табигате, шифалы чишмәләре белән данлыклы. Авылыбыз халкы кунакчыл, юмарт. Бездә шигырь язучылар, җыр җырлаучылар күп. Авылыбызга багышланган җыр бар (авторлары: Нәкыя Шаһиева, Илгиз Закиров). Имәнлебашның “Җәүһәр” халык фольклор ансамблен Казанда да беләләр, чөнки ул ел саен югары иҗади уңышларга ирешә. Ансамбльгә минем элекке укучым, мәдәният йорты директоры Энҗе Әхмәтҗанова җитәкчелек итә. Энҗе аерым конкурсларда да катнаша. Быел “Нечкәбил” бәйгесендә өченче урынны яулап, ял йортына юллама белән бүләкләнгән. Җырчы Энҗе һәм баянчы Илгиз Әхмәтҗановлар, иңгә-иң куеп, авылыбызның мәдәни тормышын алып баралар. Кызлары Ләйсәннең дә быел уңышлары күп булды. Зәйдә – “Сабантуй гүзәле”, Казанда “Татар кызы” бәйгесендә – “Иң серле кыз”, Түбән Камада “Чибәркәй” бәйгеләрендә – беренче урын: барысы да аныкы. Афәрин, Ләйсән!
Безнең авылда сәнгатьне нечкә тоемлаучы талантлы халык яши. Буыннан-буынга сакланып килгән гореф-гадәтләр, йолалар, уеннар һәм бәйрәмнәр, җыр-биюләр, традиция буларак, әле дә дәвам итә. Авылда мәдәният йорты гөрләп тора. Анда төрле түгәрәкләр эшли. Түбән Камадан килеп, хореограф балаларны биергә өйрәтә. “Җәүһәр” халык фольклор ансамбленә балалар, яшүсмерләр, яшьләр һәм өлкән яшьтәгеләр йөри.
Авылдашларымның гыйлемлелеге мәсьәләсенә махсус тукталам. Бездә укуга хирыслык электән үк килгән. Һәр йортта Коръән һәм башка дини китаплар сакланган. Имәнлебаш мәчетле, мәдрәсәле авыл булган. Авылыбызда Сәгъдетдин исемле атаклы хәттат (китап күчереп язучы) яшәгән. Мәгърифәтче, язучы, галим, шәрехче, дин галиме, педагог, табиб Таҗеддин Ялчыгол (1763 – 1838) аның янына Мәлем авылыннан кунакка килә торган булган. Тирән белемле, фикердәш дусларның сөйләшер сүзләре күп булуы табигый. Үләннәр белән дәвалаучы Таҗетдин авыру кешеләргә ярдәм дә иткән. Шундый килүләренең берсендә ул Габдессәлам исемле башка дустында тукталган һәм кунарга да калган. “Иртән намазга барып кайтканнан соң, алар чәй эчәргә утыралар. Шунда бер касә чәй эчеп, әллә нигә кәеф үзгәреп тора әле дип, ястыкка таянып тора һәм озак та тормый үлеп тә китә”. (Дамир Гарифуллин. “Чырагы нур сибә бүген дә…” Казан, “Сүз”, 2009. 16 б.) Язучы-тарихчы Таҗеддин Ялчыгол 26 июньдә вафат булып, безнең авылда җирләнгән.
Минем бер шигыремдә йөзьяшәр күрше Сөләйман бабайның без бала-чагага чал тарихны сөйләве сурәтләнә.
…Безнең авылда Ялчыгол
Мәңгелек йокыга талган.
Салкын чишмә изгелекне
Әйтерсең лә аннан алган,
Таллардагы моң-аһәңне
Мәңге тынмас җырга салган…
(“Сөләйман бабай хикәяте”)
Авылыбызның пароленә әйләнгән Таҗетдин Ялчыгол исеменә авылдашларым һәрчак игътибарлы булды. Зәй – Кама Аланы юлы буендагы Имәнлебаш авылы тукталышында 2007 елда манара төзелде, әдип каберенә яңа чардуган корылды, кабер ташы яңартылды. Бу эшләр элекке укучым Ленар Шаһиевның матди ярдәме белән башкарылды.
Ел саен август аенда авыл Мәдәният йортында Таҗетдин Ялчыгол укулары уза. Анда ТР Диния нәзарәтеннән һәм Татарстан Президенты каршындагы мәдәнияткә ярдәм фондыннан дин әһелләре, вәкилләр, галимнәр, язучылар катнаша. Фотолар һәм видео “Безнең мирас” журналы сайтында урнаштырыла.
Авыл тарихын барлауны дәвам итик. Һәр авылга хас булганча, бездә дә су тегермәне эшләгән. Тырыш бабаларыбыз, суны тегермән чарыкларын әйләндерерлек биеклеккә күтәрү өчен, буа буганнар. Авыл кырыеннан гына агып ятучы Имәнле елгасын алар шул рәвешле эшкә җиккәннәр. Авылның Югары очында калку җирдә урнашкан яңа тегермәнне без күреп үстек. Ул электр көче белән эшли иде.
Имәнлебашта кайчан ничә кеше яшәгәнен энциклопедиядән таптым. 1858 елда – 356 кеше, 1897 елда – ике мәртәбә артык, 1917 елда – 1054, 1989 елда – 350, 1993 елда – 319, 2000 елда 316 кеше исәпләнгән.
Безнең авыл халкы элек-электән игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. Балта осталары тирә-якта шөһрәт казанган. Алар ясаган чаналарны Зәйдә, Чаллыда һәм өяз үзәге булган Минзәләдә яратып сатып алганнар.
Осталар, артель оештырып, йортлар, күперләр, биналар төзегәннәр. Еракка китеп эшләүчеләр дә күзәтелгән. Минем Бәдретдин бабам да читтә эшләп кайта торган булган.
Авылыбыздагы йортлар барысы да, урман якын булганлыктан, яхшы бүрәнәдән салынган. Тәрәзә йөзлекләре бизәкләп эшләнгән. Ике катлы йортлар салу да практикада булган.
Илебез тарихындагы вакыйгаларның барысы да безнең авыл аркылы узган. 1921 елгы ачлык вакытында бездә дә халык кырылган.
Колхозлашу еллары корбаннарсыз гына үткән. Кичәге крестьян иртән йокысыннан колхозчы булып уянган. Бөек Ватан сугышында без 88 авылдашыбызны югалтканбыз. Алар арасында безнең Сәетнәсим абый да бар. Газизә җиңги гомере буе аны көтеп яшәде. Сугыштан кайта алмаганнар истәлегенә авыл үзәгендә обелиск тора. Батырлар – хәтеребездә.
Авыл яшәвен дәвам итә. Ачлык, сугыш, хәвеф-хәтәрләр булмаганда, халык тотрыклы тормыш алып барыр. Безнең авыл таркалмады. Авылны ямьләп, яңа йортлар үсеп чыкты. Өр-яңа урам пәйда булды. Авылда төпләнеп калучы яшьләр байтак. Күрше авылга яисә Зәй шәһәренә йөреп эшләсәләр эшлиләр, әмма авылны ташлап китмиләр. Читтә гомер итүчеләр дә, пенсия яшенә җиткәч, авылга кайтып төпләнәләр. Безнең авылда, бер хуҗалыкны санамаганда, бернинди ташландык йорт та юк. Йортлар төзек, караулы, чәчәкләргә күмелеп утыралар. Авыл урамнарына һәм олы юлга хәтле 1980 елларда ук асфальт юл түшәлгән иде. Ул яңартылып тора.
Тузанлы юл, безнең калдырган
эзләр
Кая киткән? Әйтегезче,
кем белә?
Бүгенге көн балачагы –
туфлидән,
Асфальтланган тигез юлдан
йөгерә.
(“Балачагым эзләп”)
Элек Зәй – Имәнлебаш маршруты көненә өч тапкыр йөри иде. Хәзер йорт саен капка төбендә җиңел машина. Хөкүмәт автобусының хаҗәте калмады.
Авылда башлангыч мәктәпнең ябылуы гына күңелне тырнап тора. Монысына оптимизация җиле гаепле. Ил белән бергә күрәбез. Безнең укучыларны Югары Шепкә мәктәбенә махсус автобус йөртә.
Имәнлебаш авылында тормыш алып бару өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар дип уйлыйм. Өйләргә газ кергән, су кергән. Суны көянтәләп ташыйсы да, чиләкләп чыгарып түгәсе дә юк. Мунча, ванна, саунасы һәм башкасы өй эчендә көйләнгән йортлар да бар.
Озаграк кайтмый торсаң, авыл танымаслык булып үзгәрә.
Хәтеремдә тотам сине,
Каен-имән урманнарын.
Кайткан саен басып торам,
Танымыйча урамнарың.
(“Хәтеремдә тотам сине”)
Авылдашларым җиң сызганып эшли дә, рәхәтләнеп ял итә дә беләләр.Энҗе һәм Илгиз Әхмәтҗановларның уллары Илнар, элекке иске ферманы төзекләндереп, бройлер чебиләре, кызыл тавыклар үрчетә башлаган. Ул – районның иң яшь фермеры. Яшьләр белем алуны да онытмыйлар. Безнең авылда туып үскән атказанган төзүчеләр, табиб һәм укытучылар белән хаклы рәвештә горурланабыз. Хәзерге яшьләр хәтта берничә дипломга ия.
Безнең авыл ут, су, юл, кибет мәсьәләләре буенча Президент программасына кертелгән. Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү системасын, Республикада беренче тәҗрибә буларак, Имәнлебаш авылында башладылар. Август аенда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында авылыбызда махсус кибет һәм икмәк пешерү йорты ачылды.
Авылыбызда мәчет бар. Мәдәният йортында, китапханәдә тәрбияви чаралар, семинарлар, китап укучылар конференцияләре республика күләмендә үткәрелә. Китапханәче Нурфия Яхинаның өлеше дә зур. Авылда фельдшерлык пункты эшли.
Әби-бабайлар, әти-әниләр, бала-чагалар – өч буын – авылымның күрке. Димәк, минем авылымның киләчәге бар.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса