Сочинение на тему спорт на татарском языке

Гайсин Данил, 10лет.

 РТ, г.Набережные Челны

 МАОУ «СОШ№48»

 Руководитель Султаншина  Миляуша  Исрафиловна,

 учитель   татарского                                                                                                                                                    языка и литературы.

Мое любимое занятие.

(сочинение на татарском языке)

Мин йөзәргә бик яратам. Бу − минем иң яраткан шөгылем. Мин бассейнга йөрим, анда йөзү секциясендә шөгыльләнәм. Миңа бигрәк тә баттерфляй ысулы белән йөзү ошый. Ул брасс стиленә охшаган, тик йөзгәндә кулларны гына судан чыгарасың.

Йөзү мускулларны ныгыта һәм сулыш алуны яхшырта. Мин, йөзү белән җитди шөгыльләнә башлаганнан соң, физик яктан ныгыдым. Йөзү буенча район ярышларында катнаштым. Дөрес, югары урыннар алмадым. Әмма анысы бик үк мөһим дә түгел, чөнки мин спорт белән сәламәтлек өчен шөгыльләнәм.

Үземнең организмны ныгыту өстенә, мин әле спорт секциясенә йөри башлагач яңа дусларым белән аралашам. Без барыбыз да сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз.

Әти-әнием дә хәзер минем өчен бик шатланалар. Безнең бассейнда уздырылган ярышларга, башка спорт төрләре буенча ярышларга йөрибез. Әтием минем белән горурлана, дип уйлыйм мин.

АИ

Анастасия Иванова

Меңләгән, миллионлаган кешеләр спорт яраталар, чөнки ул сәламәтлекне сакларга, үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә. Соңгы елларда илебездә спортка аеруча зур игътибар бирелә башлады. Спортның бөтен төрләре буенча Спорт Сарайлары ачылды. Әле төзеләселәре дә бик күп. Казанда һәр мәктәп каршында спорт мәйданчыклары булдырылды, спорт заллары яңартылды. Димәк, һәркемгә үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр барлыкка килде. Бүген бу мөмкинлекләр аеруча әһәмияткә ия. Чөнки Казанда бөтендөнья унивирсиадасы үткәрелде. Мин дә спорт белән чын-чынлап шөгыльләнә башладым. Мәктәбебезгә бер апа килде дә кемнәрнең чирәмдә хоккей уйнарга теләкләре барлыгын сорады. Иптәш кызларым белән мин дә язылдым. Башлаганда бик җитди карамасам да, йөри торгач, үз иттем мин аны. Ә хәзер аерыла да алмам кебек. Тренерымны, командадагы кызларны да бик яратам. Күп кызлар, авырлыкларга түзә алмыйча, берәм-берәм секциядән китеп бардылар. Ә без дустым белән түздек, ташламадык. Безнең тырышулар юкка китмәде, өч кенә ел шөгыльләнсәк тә, Татарстан җыелма командасына да алдылар. Бу команда белән без Россиянең бик күп шәһәрләрендә ярышларда катнаштык, призлы урыннар да яуладык. Медальләр, бүләкләр алдык. Спорт бик күп вакытыбызны алып, бик күп тырышлыклар таләп итсә дә, җиңү мизгеле бик рәхәт шул. Бөтен кешегә дә үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнергә тәкъдим итәр идем, чөнки спорт физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да тәрбияли. Ихтыяр көчен дә ныгыта.
http://www.insha.ru/text/23

Сочинение на татарском языке про спорт , про танцы ( короткий )

170

ОТВЕТЫ

Спорт ярдәм итә кешегә булырга, яхшы физик формада, ә моннан тыш, ул тәрбияли характер һәм ихтыяр көче. Спорт белән шөгыльләнү ярдәм сәламәтлеген ныгыту. Хәтта гади зарядкасы иртән астында яраткан музыка заряжает энергия белән көне буе.
Мин һәрвакыт яратты, актив күңел ачу. Күпме үземне хәтерлим, һәрчак уйнадым төрле хәрәкәтле уеннар. Һәм получал шуннан невероятное ләззәт! Шуңа күрә әти-записали мине өстәл теннисы. Бу-бик кызыклы спорт төре, анда кирәк күрсәтергә, тиз реакцию, яхшы координацияләүне хәрәкәт, концентрацию. Мин уйныйм, бу захватывает мине бербөтен! Миңа бик ошый, спортның бу төре, чөнки анда юк йөкләмә, ул түгел, бик травматичен, заторазвивает гибкость координацияләүне, чыдамлылык һәм үз мускулларның.

29

Отв. дан
2019-05-08 07:56:49
Baev

Для написания вопросов и ответов необходимо зарегистрироваться на сайте

Бу кызык

Спорт белән дус булыйк!

Дөньяда нинди генә спорт төрләре юк!

Спорт белән дус булыйк!

Футбол, баскетбол, волейбол, чаңгыда, тимераякта шуу, нәфис гимнастика, теннис, җиңел атлетика. Бу исемлекне алга таба да дәвам итеп була. Телевизордан көн саен дистәләгән спорт ярышлары турында тапшырулар, фильмнар карыйбыз да яраткан футболчы, гимнаст, теннисчы өчен җан атабыз, аларга багышланган китаплар, газета-журнал битләреннән интервьюлар укыйбыз. Алай гына да түгел, үзебездә дә спорт белән шөгыльләнү теләге уяна әле. Спорт белән дус булган кешенең сәламәтлеге нык була. Спорт физик тәрбия генә түгел, рухи тәрбия дә бирә. Шуңа күрә спорт белән кечкенәдән үк шөгыльләнергә кирәк. Бар кешегә дә спорт белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнергә димәгән. Күп кенә малайлар, кызлар иртәнге зарядка белән генә дә чикләнә. Гадәткә кертсәң, анысы да бик яхшы. Кышын, җәен көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү дә кеше организмына файда китерә. Җәен су коенырга, йөзәргә, көймәдә йөрергә, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын тимераякта, чаңгыда, чанада шуу, хоккей уйнау да файдага гына.

Спорт белән дус кеше гел шат күңелле, күтәренке кәефтә була. Аның hәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы яхшы дуслары барлыкка килә. Ул үз алдына максатлар куя hәм аларга ирешергә тырыша. Матур хыяллар белән яши.

Ул тормышның ямен, гүзәллеген күрә белә. Спорт белән таныш булмаган яисә спорт дөньясында әле беренче адымнарын гына ясаган укучыларга безнең китапханә “Сабантуй мәйданыннан – Олимпия уеннарына”, “Чемпион булу серләре: хоккей” китапларын һәм “Спорт энциклопедиясе”н тәкъдим итә. Биредә һәркем яраткан спорт төре турында мәгълүмат табар, аның тарихы, кагыйдәләре белән танышыр, танылган спортчылар, аларның уңышлары хакында белер. Сез беренче чаңгыларның нинди булуын, ә теннисны элек уч төбе белән уйнаганнарын белә идегезме? Беренче баскетбол кәрзине итеп җиләк – җимештән бушаган гап – гади әрҗәдән файдаланганнарын…. Фигуралы шууны “балет” дип атауларын, нәфис гимнастиканың Россиядә барлыкка килүен…. Беренче тимераякның ни өчен “коньки» дип аталуын, аны кем уйлап табуын кайбер малайлар – кызлар әле белми дә торгандыр. Әлеге китаплар бик күп сорауларга җавап табарга ярдәм итәр. Сезгә дус та, ярдәмче дә, киңәшче дә булыр. Ул спорт төрләре турындагы бик күп серләрне ачар. Сезне белемле, акыллы шәхес итеп тәрбияләр.

Алсу Гыйбадуллина, 12нче санлы татар китапханәсе хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Сочинение на тему судьба талантливого человека в россии по рассказу левша 7 класс
  • Сочинение на тему спорт на немецком
  • Сочинение на тему творчество лермонтова 9 класс герой нашего времени
  • Сочинение на тему судьба сыновей тараса бульбы
  • Сочинение на тему спорт на англ яз

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии