метки: Мэхэббэт, Татарча, Кандалый, Жырчысы, Хыялымдагы, Турында, Хисен, Буларак
Ответ №1
Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәрендә гаилә, әдәп-әхлак
мәсьәләләреннең күтәрелеше.
Г. Кутуй үзен шагыйрь, драматург, прозаик, публицист, тәрҗемәче буларак таныткан, үз заманының әдәби хәрәкәтендә кайнаган җәмәгать эшлеклесе.
Алга омтылыш, тормышның һәр өлкәсендә зарур үзгәрешләр, гомуми җанланыш, капма – каршы карашлар бәрелеше әлеге сәләте тулы файдаланылмаган хатын – кызны да иҗтимагый яшәеш мәйданына чыгара. Гадел Кутуй исә кордашлары арасында нәфис затларга мәдхия җырлаучы буларак аерылып тора, алданрак бара. Һәм менә нәкъ хатын – кыз бөеклеген данлаган “ Тапшырылмаган хатлар “ повесте аны бөтен дөньяга танытты. Кечкенә генә күләмле, гади итеп язылган әсәр ни өчен бүгенге көндә дә популярлыгын югалтмады! Минем уйлавымча, иң саф, иң олы хис – мәхәббәт хисе, балаларны пар канатлы нигездә тәрбияләү – гаиләнең төп кануны, кешенең күңелен биреп эшли торган һөнәри хезмәте һәм, гомумән, бу тормышта бәхетле кеше булып яшисе килеп яшәү теләге, чорлар, гасырлар, буыннар алышынса да, үзенең асыл кыйммәтләрен, мәгънәсен югалтмый.
Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәренә бүгенге көн күзлегеннән чыгып, әдәп-әхлак каннуннарын, яшәешебезнең асыл кыйммәтләрен, дин нигезләрен, җәмгыятебездә барган үзгәрешләрне аңлап, хөкүмәтебезнең гаиләләрне кайгыртуга йөз белән борылуын күреп заманча бәя бирү актуаль мәсьәләләрнең берсе.
“Тапшырылмаган хатлар” повесте исеменнән үк күренгәнчә, эпистоляр жанрда, ягьни хатлар рәвешендә язылган. Әсәрдә дүрт хат – дүрт сюжет сызыгы бар. Беренчесе – мәхәббәт тарихы, икенчесе – гаилә тарихы, өченчесе – хезмәт юлы тарихы, дүртенчесе – бәхетле булырга теләү тарихы. Бу тышкы бүленеш кенә түгел, бәлки идея-композицион бүленеш. Һәр хат повестьта күтәрелгән проблеманың билгеле бер ягын сәнгатьчә хәл итүгә буйсындырылган. Аларның барысын да Галия образы ялгый, беркетә, мәхәббәт, гаилә мәсьәләреннән хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны, бала тәрбияләү, кешенең үз хезмәтенә җаваплы мөнәсәбәте кебек проблемаларга кадәр үсә.
«Тапшырылмаган хатлар» повестеның төп темасы – мәхәббәт. Г. Кутуй, гаҗәеп зур осталык һәм җылылык белән, Галия образын психологик үсештә күрсәтә. Галия Казанда рабфакта укый. Искәндәрне очрата, аңа чын күңелдән гашыйк була.
4 стр., 1557 слов
Мәгърифәтче Г.Исхакый повестьларында хатын-кыз язмышын чагылдыру үзенчәлекләре
… ә. Шулай ук хатын-кызны санга сукмаган, аны бары тик физиологик теләкләр канәгатьләндерү объекты итеп кенә санаган җәмгыять тә, Гаяз Исхакый раслаганча, инкыйраз ө … Ул әле өйләнмәгән иде» (1916) әсәрләрендә хатын-кызның гаиләдәге урынын, ана мәхәббәте, бала хакы кебек гомумкешелек … кешенең үз-үзен тотышын, аның нинди тәрбия алуына һәм, гомумән гаиләви-әхлакый мөнәсәбәтләргә генә кайтарып калдыру кебек …
Мәхәббәт искиткеч гүзәл хис, ул кешегә яңа яшәү көче, энергия, тормышына шатлык өсти торган, илһам, дәрт бирә торган серле, сихри бер халәт. Мәхәббәт кыенлыкларны, авырлыкларны җиңәргә булыша, яшәү дәрте сүнгәндә дә, кем өчендер бик кирәк булуыңны аңлау, аның өчен генә яшәү – мәхәббәтнең могҗиза тудыра алуына ышандыра. Мәхәббәт хисен тормыш азагына кадәр вакламыйча, кадерләп саклау – кешенең тормышын тулыландыручы иң зур бәхет. Кызганыч, безнең геройларыбыз икесе арасында туган олы мәхәббәт хисен ахырга кадәр саклый алмыйлар. Бу очракта Искәндәрне генә гаепләп калдыру дөрес түгел. Алар икесе дә гаилә корып яшәргә әзер кешеләр түгел, ә гаилә кору өчен кешедә җаваплылык һәм төп тәрбияне биргән нигез – гаилә, ата-ана җылысын, назын тоеп, гаилә тәрбиясе нигезендә үсәргә кирәк. Искәндәрнең алдагы тормышы турында сөйләнми. Галия ата-ана назы, гаилә җылысы күрмәгән, гомумән, гаилә тормышының нинди булырга тиешлеген аңлап җитмәгән, яшь, беркатлы, тәҗрибәсез кыз. Искәндәр белән Галия ир белән хатын булып гаилә корып яши башлагач та, аларның кимчелекләрен аңлатырга, киңәш бирергә янында әти-әниләре юк.
Галия белән Искәндәр яратышып өйләнешәләр. Бергә китап уку, роль өйрәнү. Искәндәр Галияне ярата, спектакльдән соң ул, мәсәлән, гримын да сөртмичә өенә ашыга. Чөнки, ди ул Галиягә “мин бу рольне син күрсәткән төзәтмәләр белән, сине сөеп, синең турыңда уйлап, син биргән шатлык эчендә уйнадым. ”-ди.
Әмма озакламый гаилә күгендә болытлар куера башлый.
Описание презентации по отдельным слайдам:
-
1 слайд
» Тапшырылмаган
хатлар» -
2 слайд
Гаилә — бергә яшәүче ир,
хатын,балалар һәм якын
туганнардан торган кешеләр
төркеме. -
3 слайд
Бәхетле гаиләләр нинди була икән?
Гаилә бәхетен кемнәр, ничек тудыралар икән соң?
-
4 слайд
Беренчесе- мәхәббәт тарихы
Икенчесе- гаилә тарихы
Өченчесе- хезмәт юлы тарихы
Дүртенчесе- бәхетле булырга теләү тарихы
« Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә
дүрт хат- дүрт сюжет сызыгы бар -
5 слайд
Кем соң ул хатын?
Хатын – ирнең тереклек иптәше.
Хатын – иренең йортына хуҗа булучы,аның малларын саклаучы,балаларга тәрбия бирүче.
Хатын – иренең күңелсез вә кайгылы чакларында юатучы, кәефен күтәрүче,бөтен өй җәмәгатен җыеп тотучы. -
6 слайд
Ир – хатынны үзенә иптәшлек өчен кабул итеп алучыдыр.Ата вә анасыннан,туган үскән җирләреннән аерылып килгән хатынын олылап, хөрмәт итеп торучыдыр.
Ир – юкбар сүзләр белән хатынын борчымас, аңа карата ягымлы,мәрхәмәтле булыр.Кая киткәнен,нәрсә эшләгәнен әйтеп йөрер.
-
7 слайд
«Хатыннарның ирләре өстендә хаклары бар,ирләрнең хатыннары өстендә булган кеби.Ир белән хатын бер-берсен хөрмәтләп, Аллаһы кушканча яшәргә бурычлы булалар.”
Коръән. 2 нче сүрә, 228 аять
-
8 слайд
» Нигә соң бездә
матур гаиләләр аз?» -
9 слайд
» Мин бу чорның
татар хатыны турында,
аның бай һәм матур
эчке дөньясы турында,
сәләтлеге турында
сөйләргә теләдем,»-
дип язды Гадел Кутуй. -
10 слайд
» Кешенең бар нәрсәсе дә
гүзәл булырга тиеш:
йөзе дә,киеме дә,
йөрәге дә, уйлары да.»
А.П.Чехов. -
11 слайд
Франц Шуберт
» Язылып бетмәгән симфония» -
12 слайд
Әнисе!» — дип әйтер кадерлеңнең
Таянычы булу бәхетле-
Батырлыкның үзе белән тиңдәш
Җаваплы һәм Олы бәхет ул!
Яшәешнең тирән мәгънәсе дә,
Чын сөю дә,
Олы савап та
« Әнисе!»- дип әйткән изге сүзгә
« Әү, әтисе»- дигән җавапта. -
-
Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә гаилә, әдәп-әхлак
мәсьәләләреннең күтәрелеше
Бакый Урманче исемендәге
«2 нче гимназия» — Татарстан Республикасы
Түбән Кама муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең
югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Зарипова Әнисә Газизулла кызы
Г. Кутуй үзен шагыйрь, драматург, прозаик,
публицист, тәрҗемәче буларак таныткан, үз заманының әдәби
хәрәкәтендә кайнаган җәмәгать эшлеклесе.
Алга омтылыш, тормышның һәр өлкәсендә зарур
үзгәрешләр, гомуми җанланыш, капма — каршы карашлар бәрелеше әлеге
сәләте тулы файдаланылмаган хатын — кызны да иҗтимагый яшәеш
мәйданына чыгара. Гадел Кутуй исә кордашлары арасында нәфис
затларга мәдхия җырлаучы буларак аерылып тора, алданрак бара. Һәм
менә нәкъ хатын — кыз бөеклеген данлаган » Тапшырылмаган хатлар »
повесте аны бөтен дөньяга танытты. Кечкенә генә күләмле, гади итеп
язылган әсәр ни өчен бүгенге көндә дә популярлыгын югалтмады! Минем
уйлавымча, иң саф, иң олы хис — мәхәббәт хисе, балаларны пар
канатлы нигездә тәрбияләү — гаиләнең төп кануны , кешенең күңелен
биреп эшли торган һөнәри хезмәте һәм, гомумән, бу тормышта бәхетле
кеше булып яшисе килеп яшәү теләге, чорлар, гасырлар, буыннар
алышынса да, үзенең асыл кыйммәтләрен, мәгънәсен югалтмый.
Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәренә
бүгенге көн күзлегеннән чыгып, әдәп-әхлак каннуннарын, яшәешебезнең
асыл кыйммәтләрен, дин нигезләрен, җәмгыятебездә барган
үзгәрешләрне аңлап, хөкүмәтебезнең гаиләләрне кайгыртуга йөз белән
борылуын күреп заманча бәя бирү актуаль мәсьәләләрнең берсе.
«Тапшырылмаган хатлар» повесте исеменнән үк
күренгәнчә, эпистоляр жанрда, ягьни хатлар рәвешендә язылган.
Әсәрдә дүрт хат — дүрт сюжет сызыгы бар. Беренчесе — мәхәббәт
тарихы, икенчесе — гаилә тарихы, өченчесе — хезмәт юлы тарихы,
дүртенчесе — бәхетле булырга теләү тарихы. Бу тышкы бүленеш кенә
түгел, бәлки идея-композицион бүленеш. Һәр хат повестьта күтәрелгән
проблеманың билгеле бер ягын сәнгатьчә хәл итүгә буйсындырылган.
Аларның барысын да Галия образы ялгый, беркетә, мәхәббәт, гаилә
мәсьәләреннән хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны, бала тәрбияләү,
кешенең үз хезмәтенә җаваплы мөнәсәбәте кебек проблемаларга кадәр
үсә.
«Тапшырылмаган хатлар» повестеның төп темасы —
мәхәббәт. Г.Кутуй, гаҗәеп зур осталык һәм җылылык белән, Галия
образын психологик үсештә күрсәтә. Галия Казанда рабфакта укый.
Искәндәрне очрата, аңа чын күңелдән гашыйк була.
Мәхәббәт искиткеч гүзәл хис, ул кешегә яңа яшәү
көче, энергия, тормышына шатлык өсти торган, илһам, дәрт бирә
торган серле, сихри бер халәт. Мәхәббәт кыенлыкларны, авырлыкларны
җиңәргә булыша, яшәү дәрте сүнгәндә дә, кем өчендер бик кирәк
булуыңны аңлау, аның өчен генә яшәү — мәхәббәтнең могҗиза тудыра
алуына ышандыра. Мәхәббәт хисен тормыш азагына кадәр вакламыйча,
кадерләп саклау — кешенең тормышын тулыландыручы иң зур бәхет.
Кызганыч, безнең геройларыбыз икесе арасында туган олы мәхәббәт
хисен ахырга кадәр саклый алмыйлар. Бу очракта Искәндәрне генә
гаепләп калдыру дөрес түгел. Алар икесе дә гаилә корып яшәргә әзер
кешеләр түгел, ә гаилә кору өчен кешедә җаваплылык һәм төп тәрбияне
биргән нигез — гаилә, ата-ана җылысын, назын тоеп, гаилә тәрбиясе
нигезендә үсәргә кирәк. Искәндәрнең алдагы тормышы турында
сөйләнми. Галия ата-ана назы, гаилә җылысы күрмәгән, гомумән, гаилә
тормышының нинди булырга тиешлеген аңлап җитмәгән, яшь, беркатлы,
тәҗрибәсез кыз. Искәндәр белән Галия ир белән хатын булып гаилә
корып яши башлагач та, аларның кимчелекләрен аңлатырга, киңәш
бирергә янында әти-әниләре юк.
Галия белән Искәндәр яратышып өйләнешәләр. Бергә
китап уку, роль өйрәнү. Искәндәр Галияне ярата, спектакльдән соң
ул, мәсәлән, гримын да сөртмичә өенә ашыга.Чөнки, ди ул Галиягә
«мин бу рольне син күрсәткән төзәтмәләр белән, сине сөеп, синең
турыңда уйлап, син биргән шатлык эчендә уйнадым.»-ди.
Әмма озакламый гаилә күгендә болытлар куера
башлый. Беренче бәрелешү Галия университетның медицина факультетына
укырга керегә карар иткәч була. Искәндәр Галиягә «Артистка булырга
теләмисең икән, миңа яхшы иптәш бул. Белемең болай да җитәрлек…
Күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшик»,-ди. Искәндәр аның артистка
булуын, укымыйча, өйдә утыруын, хатын гына булып калуын тели. Ләкин
Галия Искәндәрнең сүзләре белән килешми.
Бер яктан Искәндәрнең сүзләрендә хаклык бар,
аның нияте изге. Гаиләнең ныклап аякта басу чорында бер-береңә юл
куеп, аңлашып яшәү бик мөһим. Галиягә теләгенә ирешү өчен бераз
сабыр итәргә, тормыш җаена кереп киткәч, теләкләрнең үтәлүен
тормышка ашыру турында уйларга кирәк. Хәзерге көндә Татарстан
Республикасында хатын-кызлар арасында театр әһелләре, җәмәгать
эшлекләре, журналистлар, лидер хатын-кызлар бар. Димәк, артистка
булу, эшлекле хатын-кыз булу гына гаиләсез булырга һәм аны
җимерергә сәбәп була алмый.
Мәхәббәт үз алдына гына яши алмый: ярату ике
яктан да тигез булырга тиеш. Гаилә төзеп, балалар тәрбияләп яши
башлагач, карашларның да уртак булуы кирәк. Галия гаиләдә килеп
чыккан ызгышлар турында Искәндәр белән ипләп кенә сөйләшергә тели.
Әлеге низагларда Галиянең дә гаебе бар: җәмгыять эшен иреннән,
балаларыннан өстен күрә. Балалары үскәнче генә, стена газеталары
чыгарып йөрмәсә дә ярый иде!
Галия, гаилә дәфтәре уйлап чыгарып, гаиләдәге
конфликтларны бетерергә тели. Ләкин Галия ир-ат характерын бөтенләй
белми һәм аңламый да. Бер генә ир кеше дә дәфтәр тутырып утырмый,
хәтта аның белән бер тапкыр утырып сөйләшергә мөмкин, ә гаиләдәге
конфликтларын хатын-кыз үз зиһене, акылы, сабырлыгы аша гаилә
җылысын сүндерми сакларга, туры юлдан алып барырга тиеш.
Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә
тулыландыралар. Ул-уртак бәхет. Алар теләкләренә ирешмәсә,
бу-икесенең дә гаебе. Хәтта кошлар да ояларын парлап ясыйлар,
балаларына азыкны да парлап ташыйлар. Бу галәмдә хәтта кар
бөртекләре дә бер- берсенә охшамаганнар. Кеше язмышы турында әйтәсе
дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы. Тик шунысы уртак: җир
йөзенә без яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез.
Дини күзлектән чыгып караганда да ир белән
хатының гаилә алдында җаваплылыгы бер үк дәрәҗәдә. Хатын-кыз ир-ат
сүзен санлаучы, үтәүче, балаларына дөрес тәрбия бирүче булса, ә
ир-ат гаиләнең башлыгы, туйдыручы, балаларына яхшы ата сыйфатлары
күрсәтүче, җаваплы кеше буларак бәялләнә. «Ирнең йорттагы урыны
зур. Шуның өчен дә һәр вакытта да аның белән йортта да, вә
балаларын каршында да аны кадерләп вә ихтирам итеп кенә мөгамәлә
кыл. Иреңне ихтирам итүең үзеңә ихтирамны гына арттыра, ә аны
кадерләвең-үзеңнең кадереңне генә үстерә.»1
Хатын-кыз нәселне дәвам итүче, аның табигате
шундый. Галия беренче мәхәббәтеннән, яраткан кешесеннән авырга уза,
ул аның өчен бик зур шатлык, куаныч була. Ләкин Искәндәр ана
булырга бөтен күңеле белән әзер Галияне аңлап җиткерми, бу халәттә
хатын-кызның нинди хисләр белән януын аңламый, ә бары тик үзе
турында гына уйлый, аның аталык вазифасын үтәргә әзер түгел
икәнлеге ачыклана. Ләкин Галия дә Искәндәрнең бу халәтен аңлап
җиткерми. Ата назы, җаваплылык хисе булмаган Искәндәргә тагын бер
бала — Рафаэльне бүләк итә. Балалар табып кына гаиләне саклап калып
булмаганлыгын һәм Искәндәрне үзгәртеп булмаганлыгын ул аңламый.
Галиянең балалары Искәндәрне һәрдаим сораштырып: «Әти кая?» кебек
сораулар биреп торалар. Искәндәр нинди кеше булса да, ул — балалары
өчен ата. Беркем дә балаларга әти-әниләреннән кала ата һәм ана назы
бирә алмый.
«Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канаты
пардыр…»,- борынгылар әнә шулай җырлаган. Пар канатлы булып
,бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларны да, кайгыларны да
уртаклашып яшәү бик мөһим. Өйләнешкәннән соң һәр яшь кеше бер-берсе
алдында җаваплылык тоярга, ә яшь пар гаилә бәхете һәм балалары
алдында җаваплы булырга тиеш. Шушы таләпләр үтәлгәндә генә, гаилә
нык һәм бәхетле булачак, таркалмаячак. Яшь парлар бер-берсенә терәк
булып яшәгәндә генә балалар бәхетле булачак.
Галия образы әсәрдә үсештә итеп күрсәтелә. Галия
һөнәри үсештә алга китә, осталыгы, кешеләр арасында абруе арта.
Нәфисәне коткару вакыйгасыннан соң ул безнең алдыбызга бөтенләй
икенче шәхес булып килеп баса. Ата-ана өчен баланың үлеме — зур
фаҗига, мәңгелек күңел ярасы. Галия зур батырлык эшли, Нәфисәне
үлемнән коткара. Нәфисәнең әти-әнисен гомерлек газаптан саклап
кала. Табиблар, шәфкать ияләре, кешеләрне савыктыру белән бергә
кешеләргә шатлык өләшәләр. Галия дә үз эшен яхшы белгән тәҗрибәле
белгеч. Аның бу әйтеп бетергесез зур хезмәте мактауга лаек.
Повестьның ахыры Галиянең Вәли Сафиуллин белән
гаилә корып яши башлавы, бәхетле гаилә булуы белән сурәтләп бирелә.
Тормыш булгач, төрле хәлләр була, ләкин тормышта әкияттән аермалы
буларак могҗизалар бик аз була. Хәзерге көндә үз балаларын да
ташлап чыгып киткән, «ата» исемен йөрткән ир — атлар да шактый.
Ир-ат бик сирәк очракта ике балалы хатынга өйләнә. Мәхәббәтнең әллә
нинди тормыш киртәләрен җимерергә сәләтле булуына ышанабыз.
Бәхет… Нәрсә соң ул бәхет? Г. Кутуйның
«Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә бәхет төшенчәнең бирелешен бүгенге
көн күзлегеннән чыгып аңлаганда, түбәндәге нәтиҗәгә килербез. Кеше
җир йөзенә бәхетле булыр өчен туа. Тулы бәхет минем уйлавымча,
мәхәббәт хисләрендә янып , олы мәхәббәтне вакламыйча тормыш азагына
кадәр саклау, уртак балалар булу һәм ир белән хатынның пар канатлы
булып яшәве, кешенең шәхес булып иҗади үсеше өчен яраткан эше булып
һәм һөнәри хезмәтеннән ләззәт табып, рухи, күңел тынычлыгы белән
яшәве — бәхет төшенчәсенең бөтенлеген тәшкил итүче кыйммәтләр дип
аңлыйм мин.
Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте
яшьләрне бүгенге көн тормышына әзерләүгә, җирлек тудыручы, Галия
белән Искәндәр хатларыннын сабак алып, гаилә корып яшәү — бик
җавплы, кеше тормышның асыл мәгънәсе — бала тәрбияләү, аңа ата —
ана назын тоеп яшәргә шартлар тудырырга кирәклеген бөтен тулылыгы
белән укучы күңеленә җиткерүче әсәр.
Файдаланган әдәбият
-
Галимуллин Ф. Гадел Кутуй хаты: (Язучының сугышта язган хаты
турында) / Фоат Галимуллин // Шәһри Казан.-2002.-5 февраль. -
Попов Г. Г. Кутуйның «Сагыну» нәсеренә лингво-стилистик
анализ //Фән һәм мәктәп.-2004.-№4.-Б.30-31. -
Мансуров З. Мөбәрәк тәсбих мәрҗәне: Гадел Кутуйның тууына
100 ел (Әдип каберенә бару юлында туган уйлар) // Мәдәни
җомга.-2003.-19 -
Ситдыйков Л.Н. Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре
(Дәрес-композиция үрнәге) /Ләлә Ситдыйкова // Ачык
дәрес.-2006.-№ 11.-Б.-6-7. -
100 ел элек, 1903 елның 28 ноябрендә мәшһүр татар язучысы
Гадел Кутуй туган: Кыскача биографиясе //
Татарстан.-2003.-№9.60-61. -
Нуруллин Р. Сагыну: Гадел Кутуйның тууына — 100ел //
Мәгариф.-2003.-№11.-Б.7-8 -
Нуруллин Р. Нәфис затларга мәдхия җырлаучы: Язучы Гадел
Кутуй // Сөембикә.- 2003.-№11.-Б.14-17. -
Нуруллин Р. Дәртле һәм моңлы күңел: Гдел Кутуйның тууна 100
ел // Мәдәни җомга.-2003.-5 декабрь. -
Сәмигуллина В. «Тапшырылмаган хатлар» повестена анализ:
(Гадел Кутуй әсәре) // Фән һәм мәктәп.-2004.-№6.-Б.38-40. -
Хөсәенов Р. Кутуйны сагыну: Гадел Кутуйның тууна 100 ел //
Шәһри Казан.-2003.-28 ноябрь. -
Нурмөхәммәт Т. Җидегән йолдыз яктысы: Язучы Гадул Кутуй
турында // Мәдәни җомга.-1998.-8 май. -
Рамазанов Ә. Гадул Кутуйның «Сагыну» нәсере: Дәрес үрнәге
//Мәгариф.-2000.-№7.-31 Б. -
Әгъләмов М. Атадан бала яшь кала: (Шагырь Гадел Кутуйның
иҗади портреты ) // Мәйдан.-2005.-№4.-Б.36-39. -
Исламов Ф. Язучы-патриот: Г. Кутуйның тууна 100 ел тулу уң
аеннан // Ватаным Татарстан.-2003.-28 ноябрь. -
Исламов Ф. Тынгы белмәүче, янар хисле зат: Гадел Кутуйның
тууына 100 ел тулу уңаеннан // Татар иле.-2003.-№48.-Б.7. -
Гарәпшина Л. Гадел Кутуй-драматург:(Язучы турында) // Фән
һәм мәктәп. -2005.-№1. -Б.15-18. -
Гарәпшина Л. «Тапшырылмаган хатлар» язылмыйча кала: Г. Кутуй
прозасында заман һәм герой концепциясе
//Идел.-2003.-№11.-Б.72-73. -
Кутуй Г. Яза белеп языгыз!:Күренекле шагырьнең ана телебезне
кайгыртып язган мәкаләсе //Мәдәни җомга.-2003.-28 ноябрь. -
Гарипова Р. Гаилә-гомер чишмәсе: (Г.Кутуйның «Тапшырылмаган
хатлар» повесте буенча татар әдәбияты дәресе) /Ризәлә Гарипова
//Ачык дәрес.-2007.-№5.-Б.4-5. -
Шакир А. Гадел Кутуй белән бергә: (тууына 55 ел тулу
уңаеннан) // Казан утлары.-2006 .-№ 2. -Б.77-78. -
Кутуева Г. Сагыну: Гадел Кутуйның тууына — 100 ел //
Сөембикә.-2003.-№11 .-Б.14-17.
1</<span> Ниязетдин мулла Миңлеәхәт әл- Хәнәфи «Ир
бәлән мөгамәлә итү серләре» Түбән Кама , 2009 нчы ел
Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә чор идеологиясе чагылу
Гадел
Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте
язучыларның беренче съездыннан соң
ижат ителә. Анда Горький, совет
хатын-кызының якты образын тудырырлык
материаллар булса да, бу эш тормышка
ашырылмады, ди, һәм татар язучысының
әлеге әсәре шул сүзләргә җавап рәвешендә
кабул ителә.
Бер
караганда, социаль йөкләмә үтәлеше
кебек булса да, нигезендә тормышчан
материаллар яткан китапны татарлар да,
хәтта башка милләт вәкилләре дә бик
ярата. Ул тиз арада русчалаштырылып
бастырыла, зур популярлык казана.
Повестьта
сурәтләнгән героинялар совет
хатын-кызларының калку образлары дип
бәяләнә. Артыкбикә исеменә кирәксезлек
мәгънәсе салынса да, ул — авылда үз
урынын тапкан комсомолка. Галия — югары
белем алган, илгә танылган татар табибәсе.
Төп
героинябыз, язмыш тарафыннан зур
сынауларга дучар ителсә дә, үзен югалтмый.
Иреннән аерылган хатын-кыз җәмгыятьтә,
өйдә, эш урынында үзенә авторитет казана.
Язучы әйтерсең тол хатыннарга аның
үрнәгендә яшәү өлгесе тудыра.
Гадел
Кутуй «Тапшырылмаган хатлар»да үзе
белгән тормышны, милли зыялылар тормышын
сурәтли. Бер артистның үз-үзен тотышына
таянып кына, бу социаль төркем турында
кискен нәтиҗәләргә килүдән дә курка
шикелле. Бөтен тормыш
ларын
намуслы хезмәткә, гаиләләренә багышлаган
күпләгән совет артистлары бар, ди ул. Ә
менә Искәндәрнең әхлакый тотрыксызлыгы
аның мещанлыгыннан килә, дип аңлата.
Язучы,
совет гаиләсе нинди булырга тиеш,
кебегрәк сорауга да җавап эзли. Аеруча
ул аның әхлакый ягына киң туктала.
Утызынчы еллар — совет җәмгыяте төзелгән,
аның идеологиясе һәр җирдә ныгытылган
чор, шуңа күрә язучының нәкъ менә совет
кешесе, совет интеллигенциясе гаиләсе
нинди әхлакка ия икәнлеге хакында
уйлануы гаҗәп түгел.
Г.
Кутуй үзенең героинясын чиктән тыш
ватанпәрвәр итеп бирә. Галия ерак бер
авылда Мәскәү турында, ул мине онытмый,
дип уйлый. Казан аның өчен әйтерсең
революция бишекләренең берсе буларак
кадерле. Университет, В. Ленин адымнарын,
Горькийны исенә төшерә. Рус әдәбияты
классигы Толстойны да хәтеренә китерә.
Галия, болар хакында, үзе хакында
уйлаганда, ерак үткәнгә дә еш кайта.
Элек
әтиләренә рәсем ясарга ярамаган, җырларга
рөхсәт ителмәгән… Аларга Галиягә
эләккән бәхет тәтемәгән.
Галия
өчен чын мәхәббәт — ирләре артыннан
Себергә киткән декабрист хатын-кызлары
мәхәббәте. Ул, бер-берсен яраткан кеше
бергә яшәргә, илгә хезмәт итәргә тиеш,
дип исәпли, инде акыл җыйганнан соң
бигрәк тә.
Галия
иренә, илгә гади бала гына түгел, ә батыр
тудырырга, үстерергә хыяллана. Үзенең
тормышка, яшәешкә, гаиләгә бәйле
фикерләрен В.И. Ленин гаиләсендәге
вакыйгалар, бандитлар кулыннан һәлак
булган Ольга Дилевская хаты һәм башкалар
аша ныгыта.
Ул
совет кешесенең генә саф әхлак белән
гомер итә аласына ышана шикелле. Япония
тормышыннан алып язылган бер китаптан
өзек укыгач, анда фәхишәлек барлыкка,
кешенең, килешү төзеп, шул юлга басуына
гаҗәпләнә. Әлеге килешү турында кәгазьне
социаль гаделсезлек турында документ
дип бәяли.
Галия
буржуаз җәмгыятьтә кимсетелүгә дучар
ителгән хатын-кызлар турындагы материаллар
өчен махсус папка башлый. Икенче бер
папкада — Крупская, Клара Цеткин,
парашютист ханымнар һәм башкалар турында
истәлекләр. Галия шулар үрнәгендә
тәрбияләнә, тәрбияли. Киләчәктә әлеге
кыз-ханымнарның һәрберсе җырларга
салыныр, дип өметләнә.
Элек
һәм хәзер, «аларда» һәм бездә, Искәндәр
һәм Вәли, син һәм мин — Галиянең фикер
сөреше әнә шул схема рәвешендә корыла.
Ул уйлардан чыгып, без Галия инанганнарны
түбәндәгечә терки алабыз:
— совет
илендә генә хатын-кыз чын бәхетен таба;
— совет
хатын-кызы хуҗабикә генә булырга тиеш
түгел, аңа зур һәм мактаулы иҗтимагый
вазифалар йөкләнгән;
— һөнәргә
ия булмаган хатын-кыз тормышта үзен
таба, ача алмый;
— мещанлык,
әхлакый бозыклык һәм башкалар — буржуаз
җәмгыятькә хас сыйфатлар, һәм алар совет
илендә яшәргә хаксыз…
Кыскасы,
«Тапшырылмаган хатлар» повестеның төп
героинясы совет системасына мәдхия
укый. Әсәрнең шул чор идеологиясен
чагылдыруы бәхәссез.
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
11 нче сыйныф
Гадел Кутуй
“Тапшырылмаган хатлар” (1935)
«Мин «Тапшырылмаган хатлар»да безнең чорның татар хатыны турында, аның бай һәм матур эчке дөньясы турында, сәләтлелеге турында сөйләргә теләдем». (Г.Кутуй)
Әсәрне укыгыз
Әсәр ни өчен җиңел һәм яратып укыла?
— повесть хатлар рәвешендә язылган, ә хатта кешенең иң яшерен, серле, хәтта интим хисләре чагыла;
— Галия образы – авторның табышы;
— әсәр идея-тематик яктан аңлаешлы, ачык, композициясе җыйнак;
— вакыйгалар мәхәббәт тарихына бәйле рәвештә үстерелә.
Вакыйгаларның хронологик тәртибе
Вакыйга-күренешләр ике катламда бирелә.
1. Галиянең үткәненә бәйле хис-кичерешләрен яңартуы.
2. Төп мәсьәләгә катнашы булмаган мәгълүматлар, хәбәрләр: А.П.Мойкина, Ольга Делевская, Д.Любарская хатлары, Мәрфуганың җыелыш үткәрүе һ.б. (чор идеологиясе тәэсирендә болар турында язарга мәҗбүр булган).
Хатларның эчтәлеге
Беренче хат — мәхәббәт тарихы. Яшьләрнең танышулары, мәхәббәтләре; Галиянең үткәне белән бүгенгесе контраст буларак бирелә; әледән-әле киләчәк тормыш мактала; язучы мәхәббәт, гаилә, ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында өстәмә вакыйгалар, лирик чигенешләр бирә.
Икенче хат — гаилә тарихы. Искәндәр белән Галиянең өйлнешүе, гаиләдәге беренче каршылыклар; бәхетле, ныклы гаилә турында автор уйланулары; Искәндәр Галияне ташлап китә, ә Галия ике баласы белән Әдрәс авылына күчә.
Өченче хат — хезмәт юлы тарихы. Галиянең Әдрәстәге тормышы; аның табиб буларак танылуы; шәхси сыйфатларының тулырак ачылуы; Галия – Вәли сызыгы килеп керә.
Дүртенче хат — бәхетле булырга теләү тарихы. Галиянең Вәли белән очрашуы; хатларны Вәлигә бирүе.
Сюжет элементлары
Хатлар, аерылышып, сигез ел үткәннән соң Искәндәргә җавап итеп язылганнар.
Экспозиция – Галия белән Искәндәрнең танышып, яратышып йөрүләренә бәйле вакыйгалар.
Төенләнеш – ир белән хатынның гаиләдәге урынына бәйле рәвештә туган каршылык.
Хәрәкәт үстерелеше – Галия белән Искәндәрнең биш ел бергә яшәү вакытында булган вакыйгалар, Галиянең авылдагы тормышы.
Кульминация – Галиянең Вәли белән очрашуы (Галиянең Искәндәргә булган җылы хисләрен Вәли тулысынча сүндерә).
Чишелеш – Искәндәр, гаебен аңлап, Галиягә сагынып хат яза, Галия күңелендә Искәндәр тулысынча юкка чыга, ул Вәли белән гаилә кора (бу эпилогтан аңлашыла).
Тема – мәхәббәт, гаиләдә җаваплылык, ир белән хатыннынң урыны.
Проблемалар:
— Мәхәббәт нәрсә ул, аның кешегә тәэсире ничек?
— Ир белән хатын мөнәсәбәтләре нинди булырга тиеш?
— Гаиләнең ныклыгы нәрсәгә бәйле?
— Кеше кайчан бәхетле була?
Идея – мәхәббәтне намус, сафлык, җаваплылык белән бәйләп караган кеше генә бәхетле була.
Түбәндәге схемалар буенча төп образларга характеристика бирегез
Галия:
1) Галиянең биографиясе;
2) мәхәббәткә карашы;
3) Галия гаилә бәхетен нәрсәдә күрә?
4) Галия – доктор;
5) характер сыйфатлары;
6) гаиләсе таркалуда Галиянең гаебе бармы (булса ачыклагыз)?
7) әлеге образны ачуда автор нинди чаралар кулланган (пейзаж, психологик анализ, чагыштырулар, үзенчәлекле сөйләм һ.б.)?
Искәндәр образы:
1) портреты;
2) характер сыйфатлары;
3) тормыштагы хыял-максаты;
4) мәхәббәткә, гаиләгә мөнәсәбәте;
5) гаиләсен ташлап китү сәбәпләре, аларны аклап буламы?
6) Искәндәр ни өчен Галиягә хат язган?
7) Искәндәрнең сөйләме.
Вәли Сафиуллин образы:
1) Студент егеткә Галия нинди бәя бирә?
2) Хәзерге Вәлине ничек характерлар идегез?
3) Галия белән Вәли гаиләсенең бәхетле булуына нигез бармы?
Сез беләсезме?
Г.Кутуйның тормыш иптәше Галимә Кутуева истәлекләренә караганда, әсәр гаилә истәлекләренә таянып язылган.
Язучының “Тапшырылмаган хатлар” әсәре рус, башкорт, казах, кыргыз, мари, тува, гарәп, монгол, вьетнам, чех, үзбәк, каракалпак, чуваш, инглиз, француз, албан, корея, кытай һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.
“Тапшырылмаган хатлар” операсының музыкасын Җәүдәт Фәйзи язган.
“Тапшырылмаган хатлар” әсәренең аерым китап булып басылган кырыктан артык басмасы бар. Җир шарында иң күп таралган дүрт татар китабының беренчесе – ул, калган өчесе: “Намус” (18 телдә 35 мәртәбә), “Моабит дәфтәрләре” (10 телдә 20 басма), “Шуктуган” (17 телдә 26 басма).
ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.
2012-10-06 12:04:04 Рәүфә Латыйпова: Бик матур, бай эчтәлекле эшләр.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.
Коммуникатив технологияләр нигезендә (ФГОСка нигезләнеп ) ясалган дәрес планы.
Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча
8 сыйныфта татар әдәбияты дәресе.
Тема: “Гаилә – гомер чишмәсе” , ““Тапшырылмаган хатлар” әсәрендә образлар системасы аша
гаилә проблемасы куелышы” (теортик материал өйрәнү буенча һәм тәрбияви, үстерүче максатлардан чыгып лексик тема алына).
Дәрес тибы: катнаш дәрес.
Дәрес максатлары:
1. Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повестен укып чыкканнан соң геройларга характеристика бирү. (Өйрәтү максаты)
2. Укучыларның сорау куя белү, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү, үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтүләренә ирешү. (Үстерү максаты)
3. Гаилә тормышына аңлы караш, югары әхлак сыйфатлары тудыру. (Тәрбияви максат)
Җиһазлау:
— төп ресурслар: Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре, әдәбият дәреслеге;
— өстәмә ресурслар: ноутбук, проектор, дәрес өчен призентация, әсәрдән геройларның үз сүзләре язылган карточкалар.
Эш формалары: группаларда эш, фронталь эш, индивидуаль эш.
Көтелгән нәтиҗә:
— предмет нәтиҗәләре: әсәрдә геройларга характеристика бирү;
— шәхси нәтиҗәләр: геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү; гаилә, мәхәббәт төшенчәләрен аңлап кабул итү; башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалашу;
— метапредмет нәтиҗәләре: коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгүлүмат чаралары белән эшләү тәҗрибәсен ныгыту.
Универсаль уку гамәлләре:
— танып белү УУГ: укучыларның сорау куя белү, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү, үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтүләренә ирешүне булдыру;
— регулятив УУГ: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; ихтияр көче, максатчанлык, активлык кебек сыйфатларга ия булуга ирешү;
— коммуникатив УУГ: төркемдә эшли белү; мәгълуматны туплау өчен күмәк эшчәнлектә катнашу.
Дәрес барышы.
Оештыру моменты (эшчәнлеккә әзерлек). Максаты: сыйныфта уңай эмоциональ атмосфера булдыру. (1 минут) |
Укытучы эшчәнлеге |
Укучылар эшчәнлеге |
Минем бүгенге дәресне Марсель Гыймазетдиновның «Уйлаганың бармы?» дигән шигыре белән башлыйсым килә: Гомер кыска, Әйтерсеңлә тормыш Кошлар кебек оча, Калышмый. Аккошлар да моңлы итеп җырлый Жылы якка очып барышлый. Гомерләрдән иң-иң кыска ни бар? Бармы шуны уйлап бакканың? Аккош җыры кебек моңлы булсын. Яшәгәнең, Бала бакканың… Бүгенге дәресебез гомер, гаилә, яшәеш, мәхәббәт сүзләренең мәгънәсен үз эченә алыр. Дәресебезне «Гаилә — гомер чишмәсе» дип атарбыз. |
||
Кызыксындыру. Максаты: укучыларны төп эшчәлеккә җәлеп итү. (10-15 мин.) |
Укучылар, ни өчен сез бу сүзләрне сайладыгыз? (Вакытка карап, өч сүзне дә кертеп җөмләләр төзетергә мөмкин). |
КОНЭРС- почмаклар. Сүзләр язылган битләр почмакларга куела. Укучыларга сайлау мөмкинлеге бирелә. Уйларга вакыт бирелә. Җаваплар тыңланыла. I Мәхәббәт Вакыт Гафу үтенү II Гаилә Сүз Мөмкинлек III Уңыш Мал Тормыш |
Өй эшен тикшерү. (4-5 минут) |
Сез өйдә гаилә, бәхет, мәхәббәт турында мәкальләр туплап килергә тиеш идегез. Мәкальләрне тыңлап китик. |
Төркемнәр арасында ярыш оештыру. Җиңүчеләр билгеләнә. |
Дәрес темасын ачу |
Бүгенге дәресебез нәрсә турында булыр? Бүгенге дәресебез гомер, гаилә, яшәеш, мәхәббәт сүзләренең мәгънәсен үз эченә алыр. Дәресебезне «Гаилә — гомер чишмәсе» дип атарбыз. |
Гаилә турында. |
Актуальләштерү. Максат: бүгенге темага нигез булырлык итеп, үтелгәнне кабатлау, укучыларга авыр тоелган урыннарны ачыклау. (4- 5 минут). |
Без сезнең белән Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестен укып бетердек, әсәрдәге вакыйгалар турында сөйләшик. Әсәр ни өчен җиңел һәм яратып укыла? |
— повесть хатлар рәвешендә язылган, ә хатта кешенең иң яшерен, серле, хәтта интим хисләре чагыла; |
Вакыйгаларның хронологик тәртибе |
1. Галиянең үткәненә бәйле хис-кичерешләрен яңартуы. |
|
Хатларның эчтәлеге |
Беренче хат — мәхәббәт тарихы. Яшьләрнең танышулары, мәхәббәтләре; Галиянең үткәне белән бүгенгесе контраст буларак бирелә; әледән-әле киләчәк тормыш мактала; язучы мәхәббәт, гаилә, ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында өстәмә вакыйгалар, лирик чигенешләр бирә. |
|
Темасы |
– Мәхәббәт, гаиләдә җаваплылык, ир белән хатынның урыны. |
|
Проблемалар |
— Мәхәббәт нәрсә ул, аның кешегә тәэсире ничек? |
|
Идея |
– мәхәббәтне намус, сафлык, җаваплылык белән бәйләп караган кеше генә бәхетле була. |
|
Үзләштерелергә тиешле материал. Максат: мәсьәләне телдән чишү юлларын бергәләп эзләү, анализлау (7-8 минут). |
Әсәрдәге вакыйгалар турында сөйләштек. Буген шушы әсәргә бәйләп гаилә, гаилә бәхете турында фикер алышырбыз. Тормыш бик катлаулы. Аның баш әйләндергеч шатлыклы минутлары да, төн кебек караңгы, күңелсез яклары да очрый. Кеше шатланырга, кайгыларны җиңәргә өйрәнергә, яктылыкка, сафлыкка, матурлыкка омтылып яшәргә тиеш. Килер бер көн, сезнең алдыгызда гаилә кору мәсьәләсе дә килеп басар. Аның бәхетле яки бәхетсез булуы ике кешедән: ир һәм хатын-кыздан тора. Моның чагылышын без «Тапшырылмаган хатлар» повестында да ачык күрдек. Әйдәгез, башта бераз әсәр буенча фикер алышыйк. Безнең алдыбыздан күп төрле язмышлар уза. Ләкин алгы планда торганнары: Галия, Искәндәр, Вәли. (Төркемнәрдә эш. “Блум ромашкасы” . Ситуатив биремле күнегү эшләү. Ситуациядән чыгып бер группа икенчесенә сорау бирә, җавап ала. Укытучы биремнәр язылган карточкалар тарата.) |
|
I төркем |
II төркем |
|
Бирем: «Мин үземнең иркемне, теләгемне, киләчәгемне корбан итәрлек дәрәҗәдә түгел идем»– Галия образы. Бирем буенча сораулар төзергә. |
Бирем: “Характерымны өйрәнеп бет, мине ярат, сорауларыма игътибар ит, сәхнә эшемә ярдәм ит” — Искәндәр образы. Бирем буенча сораулар төзергә. |
|
Укучылар эшчәнлеге |
Укучылар эшчәнлеге |
|
Галияне сез нинди итеп күз алдына китерәсез? Галиянең мәхәббәткә карашы нинди? Аның кайсы сыйфатларын үзегездә булдырырга теләр идегез? |
Искәндәргә мөнәсәбәтегез ничек? Искәндәрнең характер сыйфатлары. Әлеге образны ачуда автор нинди чаралар кулланган (пейзаж, психологик анализ, чагыштырулар, үзенчәлекле сөйләм һ.б.)? |
|
Ныгыту. Максат: сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу. (1-2 минут) |
Укытучы эшчәнлеге |
Укучылар эшчәнлеге |
Укучылар, әйтеп карыйк әле, Галия белән Искәндәрнең аерылуына китергән сәбәпләр нинди соң? |
— Галиянең Искәндәр белән киңәшмичә, тору шартлары начар булса да, икенче баласын табуы. — Искәндәргә иҗат, сәнгать белән шөгыльләнү өчен уңай шартлар булмау. — Тормышта булган карашлары туры килмәү. |
|
Дөрес. Ә Вәли нинди кеше? |
Вәли Сафиуллин үзенең тыйнаклыгы, горурлыгы, тормышка акыл белән каравы аркасында үзенең мәхәббәтенең сафлыгына һәм чыннанда килүенә ышанып яши. Галия үз бәхетен Вәли белән таба. Мин аңа бик шат. |
|
Йомгаклау. Максат: әхакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең кирәклеген аңлау. (8-10 минут) |
Кеше дигән илаһи зат ялгыз яшәү өчен яратылмаган. Бу дөньяда яшәүнең асыл мәгънәсе, мөгаен, үз парыңны табып, тормыш кадерен белеп яшәүдә һәм яшәешнең дәвамы булган балалар үстерүдәдер. Мәхәббәт – мәңгелек тема. Мәхәббәт турында кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле язганнар, язалар һәм язачаклар. Шагыйрьләргә дә илһам бирүче көч ул – мәхәббәт. Сез үзегез мәхәббәт сүзен ничек аңлыйсыз? |
Минемчә, мәхәббәт сүзе олы, изге сүз. Тормышта әгәр дә бер-береңне яратсаң, хөрмәт итсәң, юл куя белсәң, яхшылыкларны күрә, ә начарлыкларны кичерә белсәң, менә шул инде ул мәхәббәт. |
Ә өйләнер вакыт җиткәч, егетләр кызларның ниндиләрен сайлыйлар? Сезнең моңа фикерегез ничек? |
Минемчә, мәхәббәтне сакларга кирәк. Кызларның шулай ук тышкы матурлыгы гына түгел, ә эчке матурлыгына гашыйк булырга, тормышны алып барырдай, сине аңлардай кызларны сайларга кирәк. |
|
Ә кызлар нинди егетләрне сайларлар икән? |
Монда күп нәрсә кызларның үзеннән тора. Әдәпле кызлар янында егетләр беркайчанда үзләрен тәртипсез тотмыйлар. Әдәпле, тыйнак егетләр тормышта ныграк һәм кирәгрәк. |
|
Ә йомгак ясап шуны беләсе килә. Бәхетле гаилә кем кулында соң? |
Бәхетле гаилә һәр кешенең үз кулында. Шуңа күрә кеше үз бәхете өчен үзе көрәшергә тиеш. Шулай булса гына бу дөньяда рәсемдәге кебек бәхетле гаиләләр күп булыр. |
|
Гаилә бәхете өчен төгәл рецепт юк. Аны яулап алырга туры килә. Тормыш киртәләре аша, гомер юлыннан җитәкләп чыгарлык, ике йөрәккә маяк булырлык мәхәббәт кирәк. |
||
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Төркемнәрдә эш. Тексттан өзек бирелә. Һәр укучы чиратлап текстны дәвам итә. |
||
Минем бәхетем югалды. Өйнең бөтен җиреннән эзләп чыктым. Пәрдә артыннан да, карават, өстәл астыннан карадым. Кухняда да, залда да юк. Кинәт күзем чемоданга төште. |
Укучылар иҗади эш башкаралар. I төркем II төркем |
|
Рефлексия (дәрес нәтиҗәсе). Максат: укучыларның үз уку эшчәнлеген, сәләтләрен дөрес бәяли, баш — каларның эшчәнлеген күрә һәм дөрес анализлый белүе (2-3 минут). |
Укучылар, дәресебезгә нәтиҗә чыгарыйк. — Алар нинди? -Сез тагы да нәрсә эшләргә тиешсез? -Бүгенге белемне тормышта кайда һәм ничек кулланырга мөмкин? -Кайсы эшләрегез уңышлы килеп чыкты? -Алга таба нәрсә өстендә эшләргә кирәк? |
Дәресебез бик эчтәлекле, мавыктыргыч һәм тәрбияви характерда булды. Без киләчәк турында уйларга, гаилә тормышына аңлы карашта булырга тиешбез. Гаилә корганда, үзеңә тиң булырдай ярны эзләгәндә. Иҗади эшебез. Ситуатив биремле эш башкарганда активлыкны арттырырга. |
Өй эше бирү. |
“Галия дөресме?” темасына эссе язарга. |