Сочинение на тему татар теленен килэчэген мин ничек куз алдына китерэм

СОЧИНЕНИЕ

«Киләчәгем-
минем кулымда»

Работу выполнила:

Пронина Алина Ильдаровна

03 марта 2002 года рождения;

ученица 8 класса;

домашний адрес: 423971,

с.Муслюмово,ул.Банковская, дом 17,

Муслюмовского района РТ;

тел.2-50-68

Адрес школы:423975

Д.Ташлияр, ул.Урожайная, 78 «в»

Муслюмовского района РТ

Директор школы:

Хабибуллин Ильшат Рафисович

Учитель: Халимова Гузель Мирзамухаметовна

2015 год

Киләчәгем- минем кулымда.

 «Һөнәрле утта янмый, суда батмый». Бу
мәкаль эчендә никадәрле сер яшеренгән. Ә нәрсә соң ул һөнәр? Һөнәр ул барыбызга
да таныш сүз. Бу кем өчендер-яраткан эше, нәрсә булса да җитештерү, һөнәр ул-
белгечлелек, профессия. Һөнәрләр… Ниндие генә юк бит аның бу дөньяда?! Укытучы,
табиб, шофер,пешекче һәм башкалар алар, минемчә, меңләгән. Барсы да мөһим һәм
кирәкле. Шофер буласың килә икән- шофер бул, тракторчы буласың килә икән-
тракторчы бул. Һөнәрне  сайлый гына белергә кирәк. Һөнәрне яратып, күңелеңә
ятышлысын сайласаң гына, һөнәреңнең остазы була аласың.

Мин 8 нче сыйныфта укыйм.
Кайчакларда  берүзем генә калып уйланып утырырга яратам. Үзеннән-үзе күңелгә
«Киләчәктә кем булырга?» дигән уйлар килә.

Тирә-ягымда искиткеч күп профессия
кешеләре яши. Ә миңа кем булырга? Нинди һөнәр сайларга? Башта уйлар өермәсе,
алар мине кызыктыра да, икеләндерә д
ә,
киләчәккә дә чакыралар. Гел-гел әти-әни янында гына яшәп булмый бит инде.

Мин хыял диңгезендә йөзәм. Бу
диңгездәге дулкыннар әле бу, әле теге ярга китереп бәрәләр. Кайчакта батып та
калам, ниндидер илаһи көч тартып ала тагын үземне. Ә кайчакларда мин якты
киләчәгемә-хыялымда күз алдына китергән киләчәгемә таба «йөзәм». Ә ул шундый
якында гына, шу ук вакытта бик ерак та, минем әле мәктәпне тәмамлыйсым,
хыялымны  тормышка  ашырыр өчен  укырга кереп белем аласым бар.

         «Мин
пешекче һөнәрен сайларга телим! Яхшы пешекче булачакмын!» — дигән уйны күңелемә
салып куйдым. Мин
ем халкымны  тәмле
ризыкларым белән сыйлыйсым килә. Пешекче бит бөтен һөнәр ияләренә дә кирәкле
кеше.

 Моңа
ничек ирешергә соң? Югары әхлак, телең, тарихың, халкың белән горурлану…-  болар
синең аерылгысыз сыйфатларың булырга тиеш.  Милләткә элек-электән хас хезмәт
сөючәнлегең, тырышлык, чисталык, намуслылык татарның һәр  яшь буынында тәрбияләнмәсә,
алдагы куйган максатыңа ирешә алмассың, дип уйлыйм мин. Үзеңә һөнәр сайлаганда
бик тә җаваплы карарга кирәк, чөнки син үзеңнең эшең белән халкыңа, милләтеңә
шатлык һәм бәхет китерергә тиешсең.

Бу һөнәрне сайлау халкымны яратудан,
аның милли ризыкларына соклануымнан киләдер дип уйлыйм.
Бигрәк
тә тәмле шул безнең татар халык ашлары! Безнең чәк-чәкләребез чит илләрдә дә
мактаулы урында йөри. Иң кадерле кунакларны Татарстан халкы чәк


чәк белән каршы ала.

Милли традицияләргә бай татар халык
ашлары, ашамлыкларны әзерләү ысулларының үзенчәлекле булуы белән, аларның тәме
һәм  табынга бизәлеп бирелүе белән дан тота.

 Минем
күзаллавымча, пешекче булып эшләүче һәр кеше иң югары  дәрәҗәдә әхлаклы булырга
тиеш.

Балачагымны үтеп, киләчәгемә атлыйм.
Балачагым уйлары киләчәгемә алып бара. Ә киләчәгем шундый якты, серле һәм
кызыктыргыч. Уйларым-хыялларым белән мин киләчәк илендә яшим. Вакытлар үтеп,
хыялларым хыял булып калмасын, чынга ашсын иде. Ә хыялларны чынга ашыру- минем
кулымда. Димәк, миңа тырышып укырга, ягьни, «ташка кадакны күбрәк кагарга»
кирәк. Мин балачагымнан хыялый киләчәгемә тәпи атлап, зур тормыш юлына чыгарга,
хыялым үрләренә менеп җитеп, шул үрләрдә озак-озак ныклап басып торырга тиеш.
Балачак уйлары, хыяллары (әгәр дә алар чын күңелдән һәм саф булса) тормышка
аша, диләр.

Минем киләчәгем- минем кулымда.

Милләтемнең татар баласы мин.

Милләтемнең асылташы мин ,
Гаиләмнең йөзек кашы мин ,
Чал тарихлы Казан кызы мин,
Мәдәни кыйммәтләрне саклап,
Милләтемне алга сөрүче дә -мин.

Мин татар кызы, татар баласы, һәм татар булуы ул узе бер бәхет диеп уйлыйм. Чөнки үземнең телемне бик яратам, Татар телендә ирекле сөйләшәм, татар телендэ җырлыйм, татар телендә телевидениядә, балалар өчен тәүлек әйләнәсендә эшли торган «Шаян ТВ» каналында, тапшыруларда катнашам. Чынлап та, «үз телен белгән кеше бик күп уңышларга ирешер»-дип уйлыйм. Минем татар телен яхшы белуем әни белән әтидән килә. Без гаиләдэ гел татар телендә сөйләшәбез, һәм тел белүнең төп нигезе- гаилә — дип уйлыйм. Әгәр дә гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә татар телендә соөйләшмәсәк, ул татар теле бетергә дә мөмкин. Минем уйлавымча, туган телне яраттыра белергә, популярлаштырырга кирәк. Безнең республикабызның җитәкчесе Рөстәм Нургалиевич Минниханов бу эштә башлап йөри. Бу телевидениедә балалар каналын ачуы призидентыбызның фикере һәм ярдәме булды. Балалар кечкенәдән татар телен ишетеп, татар телендә сөйләшеп үсәргә тиеш.

Безнең Казанда төрле бәйгеләр дә уздыралар . Иң яраткан татар теле бэйгесе -«Дулкыннар» бәйгесе. Монда җырлар, нәфис сүз белән бәйләнгән бәйге үткәрәләр. «Дулкыннар» ел саен безнең үзебезнең телне саклап калуга , һәм телебезне үстерүгә өлеш керткән олы шәхесләргә багышлана. Алар арасында бик танылган Г Тукай, Р. Валиев, Ф Яруллин, Н Җиһанов, Р Яхин , Н Исәнбэт .

Идел яшьләр үзәге ул бөтен татар балаларын берләштерә. Бик күп лагерьлар оештыра. Мин ул лагерьларда актив катнашам. Анда без татар балалары белән генә түгел, чит республикалардан килгән балалар белән дә аралашабыз. Татар телен бик яхшы белмәсәләр дә, безнең белән аралашкач: «Мин татарчаны ныклап өйрәнәм әле»,- диеп кайтып китәләр. Мин алар белән татар телендэ генә сөйләшергә тырышам, чөнки без туган телебездә сөйләшә торган яшьләр, шуңа күрә бер мохит кирэк. Менә «Дулкыннар» һәм ШАЯН ТВ татар мохитен тудыра.

Без татар мәдәниятен, татар сәнгатен үстерергә тиеш. Аны үстерү өчен, балаларга да тырышырга кирәк, үзеңнең өлешне кечкенәдән кертергэ кирәк!

Әлбәттә, милләт бит ул җыр белән, биюгә генә әйләнеп калмый. Без милли үзәкне дә үстерергә тырышырга тиеш. Милли үзаң ул,минемчә, үзеңнең миллэтенне, телеңне популярлаштыру. Башка илләргә барсак та, горурланып сөйлим Татарстан турында, Казан турында, татар милләте турында.

Татар милләтенең күп кенә шэхесләрен чит илләрдә дә беләләр. Кибетләргә керсәк тә, татар телендә жырлар яңгырый. Аннан соң аэропортыбызга да Габдулла Тукай исемен — бөек шагыйребез, күренекле шәхесебез исемен бирделәр. Килеп төшүгә, белдерү ясыйлар. «Сез Тукай исемендәге аэропортка килеп төштегез»,-дисәләр, барыбыр кызык бит, ничек матур яңгырый. Әлбәттә, кешеләр кызыксыналар.

Лагерьда танышкан, чит регионда яшәүче дусларыма татар телендәге шигырьләрне җибэрэм. Смс-лар белэн аралашканда да, инстаграмда да- татар телендә генә язарга тырышам.

Ә безнең милләтебезнең киләчәге бик зур. Безнең Республикабызда шундый милли сәясәт бар- ул китаплар. Мин бик яратып китаплар укыйм . Мәсәлән, Г. Әбсәләмовның «Ак чәчәкләр» әсәрен бик яратып укыдым. Анда төрле геройлар аша , без тормышка күз салабыз, тормышка өйрәнәбез, анда гыбратле хәлләр бар. Миңа бик ошый.

Безнең Ш. Мәрҗани, мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдинов бар. Алар да милләтне үстерүгә зур өлеш керткәннәр бит инде. Мәсәлән, Ш. Мәрҗәнинең тууына 200 елга багышланган хәбәләре булды. Мин анда катнаштым. Бик күп кызыклы хәбәрләрне тыңлап утырдым.

Кайсы яктан гына алсаң да, татар ул булдыра , өлгерә. Мәсәлән, фигуристка Алинә Заһитова, без аның белән яшьтәшләр. Мин аның өчен шатландым. Ул татар кызы, үзе Ижевск шәһәрендэ яши.

Мәскәү шәһәрендэ Алсу җырчы быз. Ул кая барса да, татар жырларын да җырлый. Мин аның җырларын өйрәнәм.

Аннары Равиль Фәгдиев, Америкада яши, татар шәхесе.

Миңа бик охшаган сәясәтчеләрем бар, ул Минтимер Шәрипович Шәймиев, ул Болгар, Свияжскины төзекләндерүгә зур өлеш кертте.

Татар гимназияләре бар, анда бәйрәмнәребезне үткәрәбез. Мин, мәсәлән, Каз өмәсен яратам. Без бик еш авылга кайтабыз һәм каз өмәләрендә катнашабыз, казларны йолкып, жырлый-жырлый, аларны чишмэлэрдэ юып, кыймаклар пешереп, бик кызык итеп уткэрэбез. Бу горуф гадәтләрне саклап калу, онытмау.

Безнен милләтебезне аерып тора торган киемнәрне яратам. Минем бик куп мили бизәкле кулмәкләрем бик куп. Аларны яратып Татар телендәге бәйгеләренә, концертларга киям. Минем кулмэклэр белән, башка милләт дусларым да кызыксына…Милли аяк киемнәрен бик яратам. Киеп йорим.

Безнен милләт хатын-кызлары кул эшенэ бик осталар : матур тегәләр, матур чигэлэр, бәйлиләр. Мин дэ Кул Шэриф мэчете рәсемен чигеп рамка оченә куеп, диварга олдем.

Безнен милләт бик кочле милләт. Юкка гына мени Г.Тукайә йткән : «Халык кочле ул, зур ул»-дип. Милләтемнең киләчәге якты, һәм ул өметле яшьләрдә.

Автор материала: К. Назмиева (1 курс)

21.12.2012 Милләт

Татар теле язмышы турында кайбер уйланулар

Татар теле язмышы турында соңгы дистә ел эчендә күпме язылды, күпме сөйләнде… Барлык язмалар һәм чыгышларны бәяли башласак, аларның төп юнәлешләре ачыклана. Ул – телебезне саклап калу һәм аны үстерү чаралары.

90 нчы еллар башында бездә шактый күп эш эшләнде кебек – милли мәктәпләр, балалар бакчалары ачылды, телгә игътибар да артты, киләчәккә өмет белән карарга нигезләр дә барлыкка килгән иде шикелле.Ләкин, ни кызаныч, тормыш үзгәргән кебек, җәмгыятьтә телгә караш та тискәре якка үзгәрә.Дөнья куабыз, матди проблемаларны хәл итәбез – нәтиҗәдә тел мәсьәләсе яңадан икенче планга күчеп бара.Минемчә, бүген безнең татар халкы берничә хакыйкатьне төгәл аңларга тиештер. Беренчедән,  тел – халкыбызның шулхәтле зур казанышы һәм байлыгы ки, без аны югалтсак, киләчәк буыннарга тапшыра алмасак, бу байлык җуелачак. Ул югалса, без аны яңадан торгыза һәм терелтә алмаячакбыз.Икенчедән, татар теле татардан башка беркемгә дә кирәк түгел.Татар теленең бетүе татарны гына борчый.Аны саклап калу, үстерү рус телле дәүләтне бөтенләй кызыксындырмый.Телебезне саклап калу бары тик татар халкының эше.Мондый хәлнең табигый икәне дә көн кебек ачык.Зур дәүләт, телиме-теләмиме, һәрвакыт бертөрлелеккә омтыла. Этник яки дини чуарлык, төрлелек аның өчен  артык, ул дәүләткә бары тик комачаулый торган фактор. Төрлелек таркалуга илтә, дип саный мондый дәүләт.Бу фикер, сирәк булса да, ачыктан-ачык яңгырый.2011 елның февралендә Дәүләт Думасы рәисе урынбасары шундый сүзләр ычкындырды: «Мы не должны радоваться, что у нас многонациональное государство. Это наша беда!» Ә башка түрәләр башкача уйлыйлар микән? Бик тә шикләнәм.

Тагын бер мөһим нәрсәгә игътибар итәсем килә. Без еш кына телне сак­лауда хәлиткеч рольне татар авылы уйный дигән фикерне тәкрарлыйбыз.  Анысы дөрес, әлбәттә. Шул ук вакытта шәһәргә күчкән авыл кешеләре еш кына татар теленең төп дошманнары булып чыгалар. Бер гыйбрәтле хәлне искә төшерәм. Танышларыбыз гаиләсендә онык туганнан соң, аның бабасы: «Бу бала татарча сөйләшмәсен, менә мин шәһәргә күчеп килгәннән соң, русча белмәгәч, күпме җәфаландым. Оныгым да җәфаланмасын», – дип, бик каты торды. Нәтиҗәдә, малай инде үсмер булды һәм бер авыз сүз татарча белми… Мондый карашлы кичәге авыл абзыйлары һәм апалары шәһәрдә аз түгел дип беләм. Каян килеп чыккан  соң мондый караш? 

Беренчедән, фикер тарлыгыннан. Үзе авылда үсеп, татарча сөйләшкән кеше, шәһәргә күчкәч, чыннан да, кайвакыт җайсызлык кичерә. Ничек инде – «культурный» шәһәр русча сөйләшә бит! Ә мин «авыл кабарт­масы» булып чыгаммы?   Юк инде,  мин балама Эмиль, Артур, Эвелина, Аделина дигән «затлы» исем кушам, аның белән вата-җимерә русча сөйләшәм дә, нәтиҗәдә, минем балам да «культурный» булачак… Бер гади нәрсәне аңламый ул: аның баласы яки оныгы бөтенләй башка тел шартларында тәрбияләнә. Шәһәрдә үскәндә, ул, телиме-теләмиме, русчаны табигый рәвештә үзләштерәчәк. Бу шартларда, киресенчә, тырышып, максатчан рәвештә баланы икетелле итеп тәрбияләргә кирәклек аның башына да сыймый. 

Икенчедән, авыл кешесенә практицизм яки прагматизм хас, ягъни шәһәрдә урнашкан авыл кешесе шунысын ачык күрә: татар теленең шәһәрдәге даирәсе бик тар. Шәһәрдә русчаны гына белеп тә яшәп була. Татар телен саклау өчен, барыбер күпмедер дәрәҗәдә рус теле йогынтысы белән көрәшү, көч сарыф итү мәслихәт. Ә көч-куәтне бары тик конкрет нәтиҗә яки файда китерә торган эшкә юнәлтергә кирәк. Шуңа күрә  алар өчен: «Тел – ул рухи байлыгыбыз, тарихи хәтер, ата-бабаларыбыз калдырган мирас», – дип сөйләүләр, чын мәгънәсендә, буш сүз булып кала бирә.  Ике тел белгән кеше, бертеллегә караганда, рухи яктан баерак, дип мең кат кабатласак та, хәзер шәһәрдә яшәүче «культурный прагматик» кашын да сикертмәячәк.

Тел сәясәтендә төгәл максат булып татар кешесендә милли горурлык, үзаң һәм җаваплылык тәрбияләү куелырга тиеш. Безгә бүген руслар һәм башка халыклар үзара бертигез, безнең хокук­ларыбыз бер, дип кенә сөйләнү җитми. Әлбәттә, юридик яктан бу фикер дөрес, ләкин аңсыз рәвештә бертигезлекне пропагандалау татарның руслашу юнәлешен дә үзгәртә. Без бер дәүләттә яшибез, бер дәүләт гражданнары, ләкин без бертөрле түгел. Безнең башка халыкларныкы кебек үз тарихыбыз, узган юлыбыз, гасырлар дәвамында формалашкан телебез, традицияләребез, үзаңыбыз, мәдәниятебез бар. Алар барысы да кабатланмас, уникаль һәм дөнья мәдәниятенең бер өлеше булып тора. Россия дәүләтенең төп үзенчәлеге, уникальлеге һәм көче шул этник, дини, мәдәни төрлелектә. Дәүләтнең эчке, аеруча милли сәясәте зирәк икән, ул мондый төрлелекне, матурлыкны сакларга тиеш кебек, ләкин бүген Россия дәүләте башка идеалларны кайгырта… Һәрдаим шулай булмас дип уйлыйм, шуңа күрә татар, үз җаваплылыгын аңлап, шактый авыр шартларда, кулыннан килгәнен эшләп, үз милли язмышын үзе хәл итәргә хаклы.

Телебезне саклап калу өчен, мин шушы юнәлешләрдә хәрәкәт итәргә мөмкин дип саныйм:

1. Шәһәрдә чын татар мохитен булдыру. Шәһәр – Казанмы, башкасымы, татарча сөйләшми, татар теле шәһәрдә бары тик кунак кебек. Тегендә – «Ашамлыклар», монда «Китаплар» сүзе күренә, шуның белән вәссәлам… Хәтта атамасы татар «Бәхетле» кибетендә дә сирәк-мирәк татарча язмаларны бик тырышып эзләсәң генә таба аласың, анысы да «Сөт» белән «Икмәк» сүзләре. Дөрес, башка кибетләрдә алары да күренми… Татар мохитен булдыруны, нигездә, гади нәрсәләрдән башларга кирәктер. Шәһәрдәге барлык белдерүләр, барлык язмалар, Татарстанда җитештерелгән барлык әйберләрнең язулары ике телдә булырга тиеш. Кемдер әйтер: «Бу бит бары тик матди чыгымнарга гына китерәчәк, без барыбыз да русча яхшы аңлыйбыз», – дип. Ләкин андый тышкы икетеллелек кешеләр психологиясен  үзгәртүгә китерәчәк.Кеше, чыннан да, минем тирәдә ике тел яши, ул ике тел дә тормышта бертигез файдаланыла, дип уйлый башлый.  Шул юл белән генә татар теле шәһәрдә үз урынын алып калачак, аның аерылгысыз элементына әвереләчәк. Әйе, акча да кирәк булачак, каршылык та очрар, каты кул да таләп ителер, ләкин башкача булмый.

2. Сыйфатлы, зәвыклы, шәһәр халкына да, авыл халкына да кызык­лы, яхшы татар телевидениесен булдыру – телне саклауда зарури бер шарт. Хәзерге көндә «Татарстан Яңа Гасыр» бу юнәлештә эшли, «ТНВ-Планета» дигән канал да барлыкка килде. Ләкин кайвакыт бу каналларны карагач, татар тормышы бары тик җыр-биюдән генә тора дигән фикер туа. Әлбәттә, бу очракта сыйфатлы, төрле темаларга багышланган, бар кеше кызыксынып карарлык тапшыруларны булдыру өчен, гыйлемле, үз эшләрен яхшы белгән журналистлар булырга тиеш. Минемчә, дәүләт бер төркем яшьләрне шундый максат белән чит илләргә, Европага, Америкага берничә елга җибәрсә, телевидениедә уңай якка үзгәрешләр озак көттермәс иде. Ләкин бирегә бары тик сәләтле, эшләрлек кешеләр җибәрелергә тиеш. Әгәр дә андый мөмкинлек булдырылса, шунда ук ниндидер әшнәләрнең, ту­ган-тумачаларның балалары, җит­мә­сә, татарча белмәгән һәм татар­га битараф булган  яшьләр тулма­гае ул төркемнәргә дип куркам. Телевидениенең хәзерге кешеләр тормышында тоткан урыны үлчәп бетергесез, аны кайберәүләр русча юкка гына «зомбоящик» дип атамыйлардыр. Халкыбызның күпчелеге хәзер телевидение экраны аша тәрбияләнә, аның фикере экран аша формалаша. Шуңа күрә бу мәсьәләгә бик җитди карау сорала.

3. Тагын бер актив үсә торган  юнәлеш – интернет һәм компьютер технологияләре. Татар телен саклауда интернет гаҗәеп роль уйнарга мөмкин, чөнки яшьләрнең күбесе көне-төне интернетта аралаша. Бу күренешне без үз файдабызга куллана алабыз. Инде үзгәрешләр дә күренә шикелле: татарча Twitter яки Facebook кебек иҗтимагый челтәрләр булдыру көн тәртибенә басты, хөкүмәт оешмалары, күбесе «үле» булса да, татарча рәсми сайтлар ача. Интернет челтәрендә татар телен саклау­да максатчан эш-гамәлләр булырга тиеш. Анда татар телендә бары тик латин хәрефләре белән генә язсак, татар телен пропагандалау, өйрәтүне киңрәк оештырсак, яшьләр өчен яңа мавыктыргыч сайтлар арттырылса, уеннар татарчага тәрҗемә ителсә, һәрбер татар газетасы, журналы, массакүләм  мәгълүмат чарасы үз сайтларын актив яшәтсә, татарча форумнар саны артса, интернет татар телен сак­лау һәм үстерү өчен алыштыргысыз бер мәйдан булыр иде.

4. Милли мәгариф һәм милли мәктәп язмышы һәр татарны борчыйдыр, мөгаен. Соңгы вакытта татар мәктәбе язмышы турында күп сөйләнде һәм сөйләнә. Борчулар да җитәрлек. Күпме сөйләсәк тә, язсак та, дөресен әйтик – тулы канлы, нәтиҗәле эшли торган, балаларны һәм ата-аналарны җәлеп итәрлек татар мәгариф системасын булдыра алмадык. Биредә мин төп ике сәбәпне күрәм. Беренчесе – безнең милли мәгариф системасы, күпме тырышсак та, барыбер китек булып калды, аның балалар бакчасы, башлангыч, урта һәм югары мәктәптән торган  барлык баскычлары булдырылмады. Татарча югары мәктәп юк һәм, күрәсең, булмаячак та. Милли университет проекты шактый кызыклы иде, ләкин тормышка ашырылмады. Хәзерге Татарстан югары уку йортларында татар теле укытылса да, ул барыбер икенче-өченче пландагы тел булып калды. Хәтта татар телен һәм әдәбиятын өйрәтә торган фәнни үзәкләрнең саны да киметелде. Бу юнәлеш бүген бары тик Казан федераль университетында сакланды. Икенче сәбәп – татар мәктәбенең яшәеше Россия дәүләте кысаларында алып барыла торган сәясәткә турыдан-туры бәйләнгән. Бердәм дәүләт имтиханнарын татарча тапшыруны тыю, милли телләрне, тарихны, мәдәниятне укытуга чик куя торган 309 нчы законны кабул итү – болар күп ата-ананы сагайтты: «Нишләп минем балам мәктәптә татарча укырга тиеш, югары уку йортында ул кирәк түгел, чыгарылыш имтиханнарын бары тик русча гына тапшырып була, алдагы тормышта татар телен белү шулай ук ниндидер ташламалар бирми», – дип, ата-ананың күңелендә инде бу мәкаләдә элегрәк искә алынган «прагматик» аң уяна. Моны Россия хөкүмәте бик тә яхшы аңлый кебек тоела, милли телләр аңлы рәвештә мәктәп системасыннан кысрыклап чыгарыла. Искә төшерик: 2002 елның августында Казанга килгәч, Президент В.Путин бик тә мәгънәле сүзләр  әйткән иде: «Полная дурь и бред, если кто-то где-то запрещает в многонациональной стране изучать родной язык или препятствует этому. Абсолютно недопустимо, вредно для страны в целом. Россия – это средоточие такого национального, культурного, языкового богатства, которого в мире нигде нет. В этом как раз сила нашего государства». Әгәр дә бу сүзләр чын күңелдән әйтелгән икән,  309 нчы законны кайда куябыз? Кызганыч, бездә шулай эш итәләр инде: башта шундый законнар кабул итеп, тискәре шартлар тудырып, ата-аналарда «прагматик» аң уяталар, аннан соң матур итеп: «Ата-аналар үз теләкләре белән балаларын милли мәктәпкә бирмиләр», – дип, ялган күз яшьләре коялар.

Мәгариф өлкәсендә безгә бигрәк тә түбәндәге берничә моментка игътибар итәргә кирәк дип саныйм.

Беренчедән, укытучылар әзерләү сыйфаты. Татарча беләм дигән сүз ул әле татар телен укыта алам дигән сүз түгел. Татар телен сәләтле, әзерлекле белгечләр укытырга һәм бу процесс өзлексез, каты күзәтү астында булырга тиеш. Шәхестән күп нәрсә тора, тел өйрәтүдә бигрәк тә. Бер гыйбрәтле хәл искә төшә. Заманында, Казан университетында әле татар филологиясе һәм тарихы факультеты булган  вакытта, безгә берничә тапкыр рус кызлары укырга килде. Гаҗәпләнеп, алардан: «Ни этәрде сезне татар филологиясен өйрәнергә?» – дип сораша идем. Барысының да җавабы бер: «Татар теле укытучыбыз бик әйбәт иде, татар теленә мәхәббәтне ул уятты», – диделәр. Ә берсеннән сорадым: «Синең бертуганнарың бармы?» – дип. «Энем бар», – диде. «Ул да татарча беләме соң?» – дип сорагач: «Юк, ул типичный рус малае», – дигән җавапны ишеттем һәм рәхәтләнеп көлеп җибәргән идем шул мизгелдә. Күрәсең, энесен башка укытучы укыткандыр. Менә бит укытучы шәхесе бу очракта  нинди роль уйный! Димәк, әйткәнемчә, татар теле укытучыларын әзерләүгә игътибар арттырылса, аларга эшләре өчен Татарстан хөкүмәте тарафыннан социаль һәм матди ташламалар бирелсә, мәктәптә татар телен укыту эшен җайга салып була.

Икенчедән, мәктәп өчен татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре безне һаман да канәгатьләндерә алмый. Алар төрле булырга тиеш дип саныйм, авыл яки шәһәр балалары өчен аерым, татар телен камил, начар яки бөтенләй белмәгәннәр өчен аерым. Дәреслекнең төп максаты нинди? Нигездә, татар теле дәреслеге укучыны татарча камил аралашырга өйрәтергә тиеш, ә миндә кайвакыт шундый шик туа: «Бу дәреслекләр бар укучыдан да татар теле галимнәре ясау­га юнәлтелгән түгелме?» Ә бит һәр кеше татар теле галиме булып бетә алмый, шунысы онытылып кала бугай. Дәреслек авторлары арасында табигый көндәшлек булсын, дәреслекләр әзерләүдә төрле методикалар файдаланылсын,  татар теле дәреслекләрен язуга башка милләт галимнәре дә җәлеп ителсен иде. Алар татар телен укытудагы кыенлыкларны кайвакыт яхшырак күзаллыйлар. Бәлки шул очракта гына татар телен мәктәптә укыту эше уңай якка тизрәк үзгәрер.

Өченчедән, элекке татар-төрек лицейлары үрнәгендә шәһәрләребездә, районнарыбызда сыйфатлы белем бирә торган, татар элитасы әзерләүгә юнәлтелгән мәктәпләрне ачуны кирәк дип саныйм. Татар-төрек лицейлары, теләк булса, эш дөрес оештырылса, андый мәктәпләрне булдыру мөмкин икәнлеген исбатладылар. Заманча җиһазландырылган, иң яхшы укытучылар эшләгән, татар, рус һәм чит телләрне сыйфатлы укыткан, төрле фәннәр буенча төпле белем биргән мәктәпләр булса, әллә безнең «прагматиклар» балаларын андый мәктәпләргә бирмәс иде микән? Ябырылып килерләр, чиратка басарлар иде әле.

5. Татар телен оныткан, ләкин татар үзаңын югалтмаган, үзләрен татар дип саный торган милләттәшләребез белән эш алып бару бик тә актуаль бурыч булып күренә. Бездә еш кына андыйларга  кырын карыйлар. Имеш, татарча белми икән, ул инде татар түгел.Юк, җәмәгать, татар телен белмәүчеләр саны бездә арта бара, без аларны кирегә борырга, яңадан татар мохитенә кайтару турында уйланырга тиеш.Кызыксынучылар өчен татар теле курслары оештырырга, рус телендә татар тарихы, теле, әдәбияты, мәдәни казанышларыбыз, бөек шәхесләребез турында сөйләп торырга мөмкин.Андый «телсез» татарларга безнең чырай җыерып карарга хакыбыз юк, чөнки аларның йөрәкләрендә, күңелләрендә татар рухы әле сүнмәгән.

6. Татар теле, тарихы, мәдәнияте абруен арттыру өчен, тагын бер юл булып чит өлкәләрдә, чит илләрдә татар тематикасы белән шөгыльләнә торган галимнәргә игътибарны юнәлтү тора. Бу игътибар бүген бөтенләй юк диярлек.Ә татар теле, әдәбияты, тарихы белән кызыксынучы галимнәр дөньяда аз түгел.Үземнең танышларымнан Алмания галимнәренең берничәсен генә искә төшерәм.Гиссен университеты профессоры Марк Кирхнер инде күптәннән татар теле дәресләре оештырган, татар теле грамматикасы буенча инглиз телендә дәреслек яза.Бүген Берлинда яшәүче галим Михаэль Фридрих – Габдулла Тукайга багышланган саллы монография авторы. Шул ук Берлиннан Себас­тиан Цвиклински Алманиядәге татар диаспорасы тарихына багышланган китап бастырды. АКШ, Франция, Венгрия, Япония, әлбәттә, Төркиядә татарны дөньяга танытучылар шактый. Шуларны барлап, алар белән элемтә урнаштырсак, фәнни эзләнүләрендә яңа мөмкинлекләр ачсак, үзебез өчен нинди зур файда булыр иде! Авыз тутырып: «Менә, нинди зур галимнәр Алманиядә яки Япониядә яшәп эшләсәләр дә, татарны беләләр, милләтебезне олылыйлар, халкыбызның мәдәни казанышларын да өйрәнәләр», – дип әйтә алыр идек. Чит ил галимнәренә матди ярдәм  кирәк тә түгел. Аларны Татарстан Республикасы чыгыш ясар өчен Казанга чакырса, безнең телевидение, газета-журналлар аша гыйльми эшчәнлекләре турында сөйләп торсалар, ягъни мораль яктан булышлык итсәк, ачык йөз күрсәтсәк, минемчә, галимнәр тулысынча канәгать булырлар иде.

Бу мәкаләдә мин телебез язмышы өчен мөһим булган кайбер юнәлешләргә генә тукталып  уздым. Америка ачтым дип санамыйм. Шулай да ассызыклап әйтәсем килә: татар телен саклау һәм үстерү һәрберебезнең эше, җаваплылык аерым дәүләт, мәктәп яки гаилә өстендә генә түгел. Бу гамәлдә, әлбәттә, башка чаралар да тәкъдим ителде, ителә һәм ителәчәк.Биредә бер генә юнәлеш өстенлек алырга тиеш түгел – алар барысы да актуаль.Ә бездән нәтиҗәле эш оештыру таләп ителә.Ләкин, гадәтебезчә, бу эшне чираттагы күз буяуга гына әверелдерсәк, бары тик документ тутыру яки хисап язу белән генә чикләнсәк, бигрәк тә аяныч булыр.Чөнки бу очракта халкыбызның терәге, язмышы булган телебез хакында сүз бара. Кабатлап әйтәм: телебезне югалтырга безнең хакыбыз юк. Телебезне югалта калсак, ата-бабаларыбыз хәтере алдында бүгенге буын чын мәгънәсендә хыянәт  кылган булыр иде.

2017 елның 20 июлендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Йошкар-Оладагы чыгышында регионнарда милли телләрне, шул исәптән милли дәүләт телен дә мәктәпләрдә ирекле укыту кирәклеге турында әйтте. Әлеге белдерү Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга каршы көрәшүче көчләрне кузгатып җибәрде. Алар Владимир Путинга берничә дистә ата-ана кул куйган хат озаттылар. Моңа каршы татар балаларының ата-аналары да, ана телен яклап, Мәскәү Кремленә хат юллады.

Шуннан соң Татарстан Республикасы Мәгариф hәм фән мининистрлыгы татар теленең мәктәпләрдә Россия һәм Татарстан Конституцияләренә нигезләнеп укытылуы турында белдерү ясады. Ә берничә чакырылыш рәттән Татарстаннан Россия Дәүләт Думасына сайланган депутат, Думаның милләтләр комитеты рәисе, татарларның федераль милли-мәдәни мохтариаты рәисе, элекке физика укытучысы Илдар Гыйльметдинов, киресенчә, матбугат аша җәмәгатьчелеккә мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре кыскартылачак дигән фикер җиткерде.

Тиздән 105 ел тулачак «Мәгариф» журналы үзенең битләрендә һәм үз канаты астында чыга торган «Мәгариф. Татар теле» журналында татар телен укыту, аның методикасын камилләштерү турында даими язып тора. Без тел мәсьәләсендә килеп туган вазгыять уңаеннан тагын бер кат язучылар, укытучылар, сәясәтчеләр, ата-аналарның фикерен ачыкладык һәм, түбәндәге өч сорауны биреп, сораштыру оештырдык.

  1. Бүгенге вазгыятькә бәйле рәвештә, мәктәпләрдә татар телен саклап калу өчен, нәрсә эшләргә кирәк?
  2. Татар теленә карата килеп туган низагны булдырмый калу мөмкин идеме?
  3. Сезнең фикерегезчә, конфликт вакытында урындагы җитәкчеләр, бигрәк тә депутатлар ата-аналар белән җитәрлек дәрәҗәдә эшләдеме?

айсинРуслан АЙСИН, сәясәтче:

  1. Беренче чиратта сәяси яктан позициябезне бирмәскә, нык торырга! Монда шуны аңларга кирәк: бу – гомумән, республикабызга, милләтебезгә каршы алып барыла торган сәясәт. Ул инде беренче генә ел бармый, әлбәттә. Тик соңгы елда басым көчәйде. Карагыз: Мәскәү федераль шартнамәне озайтмады, Президент статусына каршы чыкты, ул 2020 елда юк ителә. Ә менә хәзер телебезгә бәйләнделәр. Ни өчен соң 25 ел дәвамында аларны ул мәсьәлә борчымады, ә менә бүген актуальләште?! Сәбәбе гади: Россия каласында утыручы кайбер көчләр, республиканы юк итеп, аның милкен алмакчы. Беренче булып «Татнефть» ширкәте тора. Ул булмаса, икътисади нигезебез тар-мар ителсә, сәяси яктан без хәлсез калачакбыз. Чынбарлык шундый. Россиядә бөтен нәрсә, гуманитар-идеологик өлкә аеруча, сәяси төсмер белән буялган, шуңа күрә башта сәяси яктан мәгарифебезне саклап калыйк. Аннары программалар, әсбаплар хакында сүз алып барырбыз. Ул инде икенчел. Арбаны ат алдыннан кумаска иде. Мәгълүм ки, мондагы рус әти-әниләрен кайбер Мәскәү көчләре котырта. Фамилияләре дә мәгълүм. Хәзер менә чигенсәк, иртәгә телне мәктәпкә яңадан мәҗбүри укыту гаять катлаулы булачак. Андый мөмкинлек булмаска да мөмкин, шуны онытмаска кирәк. Сәяси җилләр үзгәрә, ә тел кала!
  2. Моңарчы низаг юк иде бит. Ул буш җирдән калкып чыкты. Укыту методикасы проблемалары бар иде, әлбәттә. Ә балалар мәктәптә кайсы фәннән канәгать?! Сүз дә юк, бу өлкәдә эшлисе эшләр хәйран иде. Республика тырыша бит, әмма киртәләр күп. Тагын бер кат кабатлыйм: бу мәсьәләне махсус күпертәләр, чебеннән фил ясыйлар. Бүген провокаторларның таләпләренә буйсынып, телне факультативка калдырсак, иртәгә алар ук аны, гомумән, дәүләт теле итеп калдырмауны таләп итәчәкләр! Тел – ул соңгы чик.
  3. Юк, әлбәттә. Бу өлкәдә без барыбыз да җиң сызганып эшләргә тиешбез. Аеруча хәзер. Рус телле ата-аналар белән махсус сөйләшергә кирәк, вазгыятьне аңлатырга: республика бетсә, бөтен кеше дә – русы булсын, татары, чувашы, начарлыкны сизмичә калмас. Яшәү дәрәҗәсе бер мизгелдә төшәчәк. Гади кешегә шундый гади мисаллар аша аңлатырга кирәк. Һәм инде барлык массакүләм мәгълүмат чаралары бу эштә катнашырга тиеш.

батуллаРабит БАТУЛЛА, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе:

  1. Ата-аналар белән тыгыз эшләргә кирәк. Ана теленнән ирекле рәвештә баш тарту кайберәүләрнең коткыга бирелүеннән килә. Ата-аналар дәррәү шушы килешмәгән гамәлләргә каршы чыкса, беркем дә Россия Конститутциясен боза алмас иде. Конституциядә телләр тигез хокуклы диелгән, ләбаса. Без күрәләтә Конституцияне бозабыз түгелме? Матбугатта, телевидениедә, радиода ана телебезне саклап калыр өчен шау-шу, бәхәс куптарырга кирәк. Әлбәттә, законлы рәвештә без үз хокуларыбызны таләп итәргә бурычлыбыз. Еламаган балага имезлек каптырмыйлар.
  2. Рус булмаган халыкларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, низагны булдырмый калып була иде. Финляндиядә 300 мең швед яши, анда швед теле – икенче дәүләт теле. Швед телен мәктәпнең бер почмагында факультатив буларак кына түгел, икенче ана теле буларак укыталар. Финляндиядә 10 мең саами халкы яши, саамилар башлангыч мәктәптә ана телендә укыйлар, аннан финчәгә, шведчага, инглизчәгә күчәләр. Бала, башлангыч мәктәптә үз телендә укыса, беркайчан да ана телен онытмаячак дип уйлый фин җитәкчеләре. Финляндиядә аз санлы милләтләрнең ана телен кысу, кимсетү юк! Бу – башка чит илләрдә дә шулай. Россиянең төп Законы – Конституцияне бозарга юл куймыйк!

сафинаЛәйсән САФИНА, «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе:

  1. Мондый вазгыятьтә комплекслы рәвештә эш алып барырга кирәк дип саныйм. Иң беренче чиратта, дәүләт югарылыгында министрлык, ведомстволарда эшләүчеләргә карата катгый таләпләр куелырга, киңәшмәләр татар телендә дә узарга тиеш. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының дәрәҗәсен акчалата күтәрергә, аларның эшен төрле грантлар ярдәмендә стимуллаштырырга, татар телен өйрәнү методикасын камилләштерергә кирәк. Тик боларны укытучыларның үзләренә генә кайтарып калдырырга кирәкми.
  2. Татар теле мәсьәләсе кичә-бүген генә килеп тумады. Баштарак төбәк компоненты дип сүз куерттылар, хәзер, гомумән, хәл кискенләште. Бу бит татар теленә каршы гына алып барыла торган сәясәт түгел. Бу – Россиядә яшәүче аз санлы барча халыкларга да кагыла. Низагны булдырмый калу өчен, алдан күп эш эшлисе иде… Ә без, проблема килеп тугач кына, аны хәл итәргә тотынабыз…
  3. Юк, эшләмәде. Кайсы җитәкче, я булмаса депутат мәктәпләргә барып ата-аналар белән аралашты? Кайсысы үз фикерен җиткерде? Гомумән, мин 10 процент ата-
    аналар татар телен өйрәнүгә каршы булган бер мәктәпне дә белмим! Татар телен өйрәнмибез дип белдерүчеләр саны, чынлык­та, алай ук күп түгел. Акыллы кеше баласы өстәмә тел алуга каршы була алмый.

хамидуллинаКамәрия ХӘМИДУЛЛИНА, 2 нче татар гимназиясе директоры:

  1. Татар телен саклап калу өчен, мәктәптә фәннәрне татар телендә укытырга кирәк.
  2. Телгә карата туа торган низагларны булдырмый калу өчен, бу мәсьәлә белән даими шөгыльләнү мөһим. Конституциядә язылган хокукларны тормышка ашыру буенча тулы канлы эшчәнлек даими барырга тиеш.
  3. Конфликт вакытында халык белән урыннардагы эшне яхшы оештырылды дип булмый. Галимнәр, язучылар, артистлар, гомумән, милли зыялылар (халык трибуннары) бу мәсьәләгә битарафлык күрсәтте. Җәмгыятьтә «бу проблеманы кем дә булса читтән килеп хәл итәр» дигән фикер яши кебек. Шәхсән үзем җитәкләгән уку йортында укыту һәм тәрбия эшенең ана телендә ышанычлы рәвештә дәвам ителүе редакция куйган сорауларга җавап булып тора дип саныйм.

сафиуллинФәндәс САФИУЛЛИН, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе:

  1. Татар акылы төштән соң дип үкенәбез. Тел мәсьәләсендә инде төштән соң гына түгел, ничәмә-ничә кыштан, җәйдән соң акылга килә башладык, ахрысы. Соңга калып тотынасы эшләребезне ерып чыгу җиңел булмаячак. Ләкин башка чарабыз юк. Нәрсә эшләргә? Минемчә, иң мөһимнәре, аларны хәл итмичә алга китеш булмаслыклары түбәндәгеләр:

1) 2007 елда 309 нчы номерлы федераль закон тарафыннан мәктәпнең дәүләт стандартыннан алып ташланган милли компонентны кире кайтару һәм шул кире кайтарылган милли компонет нигезендә мәктәпләребездә туган телебезне, тарихыбызны, мәдәниятебезне укыту-өйрәнүне яңадан торгызу. Чөнки милли компонентны бетерү –
милли мәктәпләр системасына үлем хөкеме дигән сүз иде бит.

2) Россия мәгариф һәм фән министрының БДИны рус телендә генә тапшыру турындагы 2008 елның
28 ноябрендә чыгарылган 362 нче номерлы боерыгын юкка чыгартып, татарча укыган балаларга татар телендә БДИ бирдерергә ирешү.

Милли мәктәпләрдә рус теле буенча БДИ нормасын рус мәктәпләренә тиң – иң югары категория дәрәҗәсендә түгел, ана теле югарылыгында түгел, ә татар мәктәпләрендә укытылган рус теле дәрәҗәсенә тиңләүгә ирешү. Милли мәктәпләрдә өйрәнелгән рус теле теләсә кайсы югары уку йортында укып белем алырга бик тә җитә.

3) Мәктәпләребез өчен татарча укытучыларны әзерләү системасын кичекмәстән торгызу. Пединститутны КФУ «колхозыннан» азат итеп, аерып чыгару.

4) Юк ителгән мәктәпләребезне яңадан милли мәктәпләр статусына, татарча укытуга кире кайтару.

5) Балалар бакчасыннан башлап, милли университетлар белән тәмамланган тулы милли мәгариф системасын булдыру – халкыбызны милләт буларак исән калдыру өчен, иң кичектермәс, иң кайнар, иң мөһим проблема, тарихи язмышыбыз алдында бүген иң җаваплы бурычыбыз. Милли мәгарифебезне исән калдыру юлында зур көрәшне «нәрсәдән башларга?» дигән сорауга бер җавап-тәкъдим белән генә чикләнмәскә! Татар дәүләт милли университетыннан! Татар мәктәпләрен саклап калуда һәм аларның дәрәҗәсен үстерүдә аларны алга  тарта торган локомотив итеп милли мәгариф системасының ышанычлы нигезен булдыру. Татарстанның кайбер югары уку йортларында (медицина, авыл хуҗалыгы, ветеринария, төзүчеләр һ.б. институтларына) татар бүлекләре, кафедралар, факультетлар булдыру, булганнарын үстерү.

6) Бу эшкә Бөтендөнья татар конгрессын җигү.

  1. Вакытында башлап, төгәлләп куйган булсак, бик мөмкин иде. 10 ел
    вакытыбыз, мөмкинчелекләребез бар иде бит. Яһүд ватандашларыбыз әнә йоклап ятмады: искиткеч алдынгы, сок­ланып-көнләшеп туймаслык өч милли университет булдырды. Бер нәрсәдә генә бездән артта калдылар: үзләренең ипподромнары, футбол-хоккей командалары юк.
  2. Киресенчә, бүгенге – тел мәсьәләсе куертылан вакытта урындагы ата-аналарга, гомумән, татар халкына җитәкчеләрнең, депутатларның үзләре белән эшләү кирәгрәк булгандыр.

Ана телебезгә һәм милли мәктәп­ләребезгә куркыныч афәт – бүген генә килгән бәла түгел ул. Һөҗүм XXI гасырның беренче елларыннан ук башланды. 2002 елда татар халкының үз ана теленә үзе хуҗа булу хокукы юк ителде, язма телебезгә, әлифбабызга хәзер Россия хуҗа.

«Ватаным Татарстан» газетасының 2004 елның 4 декабрь санында төрле милли оешмаларыбызның имзалары белән халкыбызга мөрәжәгате басылган иде (авторы кем икәнен әйтеп тормыйм). Анда менә нинди кисәтү бар иде:

«Һәрбер халык үзенең телен һәм мәдәниятен үстерү юлларын ирекле рәвештә сайлау хокукына ия. Татар халкына латин имлясын тыю – шул хокукка каршы һөҗүм дигән сүз. Алдагысы
республикаларның дәүләт телләрен юкка чыгару булачак, ә татар теле, гомумән, бер законга да сыймый торган тел булып калачак. Бу һөҗүмнәрдән соң мәктәпләрдә уку-укыту тулысынча бары тик урысчага гына күчәчәк».

Төрле кисәтүләр төрле яклап аннан соң да булдылар, ләкин алар «ишетелми» калды. Ул кисәтүләр, шомлы хәбәрләр халыкка барып ирешмәде.  Югары оешмаларның  цензурасын сизеп, журналистлар да сүнпәнлек күрсәтте. Күп кенә газета-журналлар хәзер дә телебезгә каршы hөҗүмне читтән торып күзәтә.

Кыскача әйткәндә, 90 нчы елларның икенче яртысыннан ук, тырышып-
ярышып, «суверен Татарстанның милли төсмере булырга тиеш түгел» дигән идеяне тормышка ашыру сәясәте өстенлек алды. Шуның ачы «җимеш­ләрен» буыла-буыла татый башладык бүген.

2007 елда, Дәүләт Думасында милли компонентны бетерү турындагы
309 нчы федераль законны кабул иткәндә, «Единая Россия» фракциясеннән башка башка берсе дә ул законны хуплап тавыш бирмәде: КПРФ та, хәтта  ЛДПР да.

Татарстаннан сайланган депутатлар барысы да 100 процент тавыш белән хупладылар. Бу турыда хәбәрне «Тат­медиа» газета-журналлары халыкка җиткермәделәр, тавыш куптармадылар.

Ул мәкерле законга каршы регион­нарның, республикаларның мәнфәгатен яклап сүз әйтүче бердәнбер депутат – рус депутаты Смолин Олег Николаевич булды (КПРФ фракциясендә), 1 нче группа инвалид, тумыштан сукыр, чыгышларын сукырларча яза, бармаклары белән укый. Аны үзем депутат чагымнан беләм.

Менә аның милли компонент турындагы ике чыгышыннан (проектның ике укылышында) стенографик өзекләр:

« О.Н.Смолин … Второй сюжет – ликвидация регионального, национально-регионального и школьного компонента. Мы пока не знаем, как будет функционировать закон в условиях федеративного государства, если этих компонентов не будет… Мы не можем поддержать этот законопроект».

« О.Н.Смолин … В законе отныне больше не будет регионального и национально-регионального компонента, и не очень понятно, как наши края, области и республики смогут реализовать свои права в области образования, предусмотренные статьей 72 Конституции».

сөләймановТимур СӨЛӘЙМАНОВ, «Сәләт» оешмасының  башкаручы директоры:

  1. Минемчә, ике төп шарт үтәлергә тиеш. Беренчесе: укуны кызыклы, мавыктыргыч процесс итеп оештырырга кирәк. Сингармонизм законнары, җөмлә төрләре, килешләрне төгәл белү генә түгел, сөйләм теленә зур игътибар бирелергә тиеш. Икенчедән, яшьләр өчен күбрәк актуаль һәм кызыклы булган контентлар уйлап табып, төрле проектлар һәм берләшмәләр аркылы татар телле мохитне булдыру зарур.
  2. Өстәрәк әйтелгән фикерләр вакытында тормышка ашырылган булса, татар теленә карата килеп туган низагны булдырмый калу, әлбәттә, мөмкин иде.

галиәхмәтоваАйсылу ГАЛИӘХМӘТОВА, Татарстан китап нәшрия­тының балалар һәм яшүсмерләр бүлеге редакциясе мөдире, өч бала әнисе:

  1. Телне саклап калу өчен, методикаларны камилләштерергә, татар теле дәресләрен татар балалары өчен – аерым, татар телен белми торган балалар өчен аерым үткәрергә кирәк. Ул, беренче чиратта, сөйләмгә нигезләнгән булырга тиеш.

Татар телендә сөйләшүгә ихтыяҗ тудырылмыйча, аны саклап калу турында сүз булырга да мөмкин түгел. Муниципаль һәм дәүләт органнарында, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә ике телне дә белү таләп ителергә тиеш. Менә шундый бурычлар куелса, әти-әниләрнең: «Татар телен өйрәнү нәрсәгә кирәк ул?» дигән сораулары үзеннән-үзе юкка чыгачак.

Ихтыяҗны дәүләт үзе барлыкка китерә. Рус һәм инглиз телләрен ихтыяҗ булганга өйрәнәбез бит. Телләр турындагы идеаль законыбыз бар. Аның үтәлешен тикшерергә тиешле башкарма дәүләт органнары бар. Кызганыч, әлеге закон үтәлми.

  1. Мин аны низаг дип санамыйм. Рус ата-аналары төркеме, үз фикерен белдереп, В.Путинга хат язып җибәрде. Шуларны туктату өчен оештырылган татар ата-аналар төркеме шулай ук үзенең фикерләрен хат рәвешендә ил башлыгына юллады. Мин монда демократик җәмгыятьтә була торган үз фикерләреңне башкаларга да җиткерүне генә күрәм. Икенче яктан караганда, әгәр без – татарлар: «Без толерант инде, күп сөйләнмик, тик кенә утырыйк»? – дип, авызыбызны йомсак, каршылык өскә чыкмас иде. Әгәр татарлар хокукларын даулый башлаган икән, алар сакланырга тиеш. Бу ситуацияне низаг итеп кабул итү ул безнең хокукый җәмгыятьтә яшәмәвебезне күрсәтә. Бу очракта бөтен халыкларның да хокуклары бертигез дәрәҗәдә тормышка ашырылмый, бары тик бер генә халыкныкы өстен булып чыга.
  2. Берни дә эшләмәделәр. Биектау районына баргач, Илдар Гыйльметдиновның сайлаучылары белән очрашуында булырга туры килде. Анда җыелган авыл мәктәбе укытучылары депутатка: «Безнең мәктәпләребезне ябалар», – дип, үз зарларын җиткерде. Ул аларга: «Үзегез гаепле, мәктәпләр өчен көрәшегез», – дип җавап бирде. Халык ярдәм сорый, ә ул аларның башларын төеп, сүгеп утыра. Ярдәм итәсең икән, хаталарын күрсәт, яннарына кил. Кайчандыр Азат Зыятдинов үзе кайтып, артыннан йөреп, көрәшеп, Балтач районының Таузар авылындагы мәктәпне яптырмый калган иде. Ә монда федераль мохтариат җитәкчесе, Дәүләт Думасы депутаты мескен авыл мәктәбе укытучыларын сүгеп утыра. Аларның кулларында рычаг юк бит. Алар нәрсә әйтсәң, шуны тыңлыйлар, кайдан башларга, ничек итеп эшләргә кирәк икәнен белмиләр. Депутат икәнсең, өйрәт инде.

Үзебездәге җитәкчеләр дә «башларын комга тыгып» торалар. Сигналларга үз вакытында реакция булырга тиеш. Һәрбер күтәрелгән проблемага, һәрбер әйтелгән мәсьәләгә, һәрбер бирелгән сорауга вакытында җавап бирергә кирәк. Бездә вак-төяк түрәләрнең эшләүләре җитми.

СОЧИНЕНИЕ

«Киләчәгем- минем кулымда»

Работу выполнила:

Пронина Алина Ильдаровна

03 марта 2002 года рождения;

ученица 8 класса;

домашний адрес: 423971,

с.Муслюмово,ул.Банковская, дом 17,

Муслюмовского района РТ;

тел.2-50-68

Адрес школы:423975

Д.Ташлияр, ул.Урожайная, 78 «в»

Муслюмовского района РТ

Директор школы:

Хабибуллин Ильшат Рафисович

Учитель: Халимова Гузель Мирзамухаметовна

2015 год

Киләчәгем- минем кулымда.

«Һөнәрле утта янмый, суда батмый». Бу мәкаль эчендә никадәрле сер яшеренгән. Ә нәрсә соң ул һөнәр? Һөнәр ул барыбызга да таныш сүз. Бу кем өчендер-яраткан эше, нәрсә булса да җитештерү, һөнәр ул- белгечлелек, профессия. Һөнәрләр… Ниндие генә юк бит аның бу дөньяда?! Укытучы, табиб, шофер,пешекче һәм башкалар алар, минемчә, меңләгән. Барсы да мөһим һәм кирәкле. Шофер буласың килә икән- шофер бул, тракторчы буласың килә икән- тракторчы бул. Һөнәрне сайлый гына белергә кирәк. Һөнәрне яратып, күңелеңә ятышлысын сайласаң гына, һөнәреңнең остазы була аласың.

Мин 8 нче сыйныфта укыйм. Кайчакларда берүзем генә калып уйланып утырырга яратам. Үзеннән-үзе күңелгә «Киләчәктә кем булырга?» дигән уйлар килә.

Тирә-ягымда искиткеч күп профессия кешеләре яши. Ә миңа кем булырга? Нинди һөнәр сайларга? Башта уйлар өермәсе, алар мине кызыктыра да, икеләндерә дә, киләчәккә дә чакыралар. Гел-гел әти-әни янында гына яшәп булмый бит инде.

Мин хыял диңгезендә йөзәм. Бу диңгездәге дулкыннар әле бу, әле теге ярга китереп бәрәләр. Кайчакта батып та калам, ниндидер илаһи көч тартып ала тагын үземне. Ә кайчакларда мин якты киләчәгемә-хыялымда күз алдына китергән киләчәгемә таба «йөзәм». Ә ул шундый якында гына, шу ук вакытта бик ерак та, минем әле мәктәпне тәмамлыйсым, хыялымны тормышка ашырыр өчен укырга кереп белем аласым бар.

«Мин пешекче һөнәрен сайларга телим! Яхшы пешекче булачакмын!» — дигән уйны күңелемә салып куйдым. Минем халкымны тәмле ризыкларым белән сыйлыйсым килә. Пешекче бит бөтен һөнәр ияләренә дә кирәкле кеше.

Моңа ничек ирешергә соң? Югары әхлак, телең, тарихың, халкың белән горурлану…- болар синең аерылгысыз сыйфатларың булырга тиеш. Милләткә элек-электән хас хезмәт сөючәнлегең, тырышлык, чисталык, намуслылык татарның һәр яшь буынында тәрбияләнмәсә, алдагы куйган максатыңа ирешә алмассың, дип уйлыйм мин. Үзеңә һөнәр сайлаганда бик тә җаваплы карарга кирәк, чөнки син үзеңнең эшең белән халкыңа, милләтеңә шатлык һәм бәхет китерергә тиешсең.

Бу һөнәрне сайлау халкымны яратудан, аның милли ризыкларына соклануымнан киләдер дип уйлыйм. Бигрәк тә тәмле шул безнең татар халык ашлары! Безнең чәк-чәкләребез чит илләрдә дә мактаулы урында йөри. Иң кадерле кунакларны Татарстан халкы чәк — чәк белән каршы ала.

Милли традицияләргә бай татар халык ашлары, ашамлыкларны әзерләү ысулларының үзенчәлекле булуы белән, аларның тәме һәм табынга бизәлеп бирелүе белән дан тота.

Минем күзаллавымча, пешекче булып эшләүче һәр кеше иң югары дәрәҗәдә әхлаклы булырга тиеш.

Балачагымны үтеп, киләчәгемә атлыйм. Балачагым уйлары киләчәгемә алып бара. Ә киләчәгем шундый якты, серле һәм кызыктыргыч. Уйларым-хыялларым белән мин киләчәк илендә яшим. Вакытлар үтеп, хыялларым хыял булып калмасын, чынга ашсын иде. Ә хыялларны чынга ашыру- минем кулымда. Димәк, миңа тырышып укырга, ягьни, «ташка кадакны күбрәк кагарга» кирәк. Мин балачагымнан хыялый киләчәгемә тәпи атлап, зур тормыш юлына чыгарга, хыялым үрләренә менеп җитеп, шул үрләрдә озак-озак ныклап басып торырга тиеш. Балачак уйлары, хыяллары (әгәр дә алар чын күңелдән һәм саф булса) тормышка аша, диләр.

Минем киләчәгем- минем кулымда.

Татарча сочинение “Киләчәк бүгеннән башлана|Килэчэк бугеннэн башлана”

Сочинение на татарском языке на тему “Киләчәк бүгеннән башлана”/”Килэчэк бугеннэн башлана”Киләчәк ул − без, яшьләр. Берничә елдан яки берничә дистә еллардан илебез белән нәкъ менә без идарә итә башлаячакбыз. Димәк, илебезнең киләчәге дә безнең моңа ни дәрәҗәдә әзер булуыбызга бәйле дигән сүз.
Әлбәттә, минем белән бик күпләр килешмәскә дә мөмкин, шулай да әйтеп китим әле: миңа безнең киләчәгебез бик тә томанлы, караңгы булып күренә бит. Ни өченме? Чөнки күпчелек яшьтәшләрем, дусларым үзләренең киләчәкләре турында бер дә уйланмыйлар, ә илнең киләчәге турында уйланалар дип бөтенләй дә әйтеп булмый. Аларны сәясәт тә, югары сәнгать тә, әхлаклылык та борчымый, хәтта ул турыда уйлап та карамыйлар. Аларны бары бер генә нәрсә − кайда күбрәк акча эшләп булуы гына кызыксындыра. Таныш егетләрнең күпчелеге престижлы уку йортына укырга керү, яхшы машинада йөрү, әти-әни җилкәсендә мөмкин кадәр озаграк утыру турында гына хыялланалар. Менә аларның бөтен уйлары һәм киләчәккә максатлары.
Шекспирның “булыргамы, булмаскамы” дигән фәлсәфәсе яшьтәшләрем өчен бөтенләй дә ят. Күршенекеннән зуррак һәм калынрак булган һәм евролар белән шыплап тутырылган акча букчасына ия булу кебек бердәнбер теләк янында фәлсәфи фикерләрнең күпчелеге бөтенләй дә югалып кала. Кая ул мәхәббәт, матурлык, әхлак, кайгы уртаклашу кебек сыйфатлар?! “Болар − акыллыбашларның фантазиясе”. Күпчелек яшүсмерләр нәкъ менә шулай уйлыйлар бит. Ә олылар бу хәлне күрмәмешкә салышалар.
Белмим, мин бәлки алдагы тормышыбызны күзаллавымда артык таләпчәнмендер, әмма тормыш бит ул, гадәттә, без уйлаганнан да кырысрак. Реаль чынбарлык уй-фикерләрдән уннарча, йөзләрчә тапкыр ямьсезрәк һәм караңгырак була бит. Киләчәк бүгеннән башлана, ләкин хәзергә әле мин шул бүгеннән башланган киләчәккә моннан да артык оптимизм белән карый алмыйм.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Килэчэк бугеннэн башлана” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Минем һөнәрем – минем киләчәгем

Һәрберебез бала чактан ук булачак һөнәре турында хыяллана, тормышта үз урыны хакында уйлана. Мин үзенең профессиясенең кадерен белүче, яраткан эшенә бөтен гомерен багышлаучы кешеләргә баш иям.

Безнең мәктәптә профессияләр турында күп сөйлиләр, төрле һөнәр ияләре белән очрашулар уздырыла, оешмаларга экскурсияләр үткәрелә.

Менә мин мәктәпнең Туган якны өйрәнү музеенда. Монда намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән якташлар турында сөйләүче материаллар бар. Үз вакытында сыер савучы Е. Ильина һәм бозаулар караучы Н. Романова Ленин орденына лаек булганнар. Алдынгылар арасында “Татарстанның атказанган нефтьчесе”, “Татарстанның атказанган агрономы”, “Татарстанның атказанган терлекчесе” бар. Болар барысы да авылдашларның хезмәт батырлыгы турында сөйли. Безнең авыл үзенең мич салучылар, балта осталары, тегүчеләре белән дан тоткан. Мин үземнең ерак бабайларымның алдынгы тракторчы булулары белән горурланам. 1976 нчы елда бабамның әтисе Андрей фидакарь эше өчен Хезмәт Кызыл Байрагы белән бүләкләнгән.

Һичшиксез, һөнәр сайлау күп факторларга бәйле. Шуларның берсе – кумирың булу. Минем өчен олы абыем Владислав юл күрсәтүче булып тора. Аның әлегә зур хезмәт тәҗрибәсе юк, мәктәп музее экспонатлары сөйли торган дәүләт бүләкләренә ия түгел. Ул әле ике ел элек кенә Лениногорск полтиех көллиятен тәмамлады. Абыем мәктәптә дә яхшы укыды. 9 нчы сыйныфтан соң көллиятнең “Электромеханика һәм электр җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү” бүлегенә укырга керде. Ул бирелеп укыды, анда аңа бар нәрсә дә ошый иде: төркемдәге микроклимат та, тулай торактагы шартлар да, уку бүлмәләре дә. Мин үзем дә бу уку йортында күп мәртәбәләр кунакта булдым.

Лениногорск политех көллияте – шәһәрнең иң дәрәҗәле уку йортларының берсе. Ул 1952 нче елның 2 нче октябрендә Татарстан Республикасы идарәсе “Хезмәт резервлары” әмере белән оешкан. 65 еллык юлы булган уникаль уку йортында минем абый да белем алган.

Уку дәверендә ул күп тапкырлар төрле һөнәри конкурсларда катнашты, грамоталарга, Рәхмәт хатларына лаек булды. Соңгы курста укыганда Казахстанда практика үтте. Укуын отличие белән тәмамлады. Хәзер исә үзенең белгечлеге буенча Әлмәт нефть институтында укуын дәвам итә. Абыемнан менә дигән энергетик килеп чыгасына ышанычым юк.

Абыем Владислав спорт белән даими шөгыльләнә. Кыш көне рәхәтләнеп мине хоккейда уйнау серләренә өйрәтә. Балык тоту белән мавыга, күп укый, әти – әниебезгә хуҗалыкта ярдәм итә, начар гадәтләр белән дус түгел.

Хезмәткә мәхәббәт безгә гаиләдә тәрбияләнгән. Әниебез эш сөючәнлеге белән безгә үрнәк. Әти белән хуҗалыкта эшлибез: техника ремонтлыйбыз, кышка печән әзерлибез, бакчада бәрәңге, малга чөгендер үстерәбез һ. б.

Хәзерге вакытта мин 9 нчы сыйныфта укыйм. Мине дә башкаларны кебек һөнәр сайлау борчый. Тик минем юлым инде сызылган. Бу – абыемның юлы. Мәктәптән соң укуымны политех көллиятендә дәвам итәргә хыялланам, электрик һөнәренә өйрәнәсем килә. Электрик профессиясе шактый яшь. Әлеге белгечлеккә ихтыяҗ көннән – көн арта. Аңа таләпләр дә үзгәрде. Элек примитив җайланмалар турында белем җитәрлек булса, хәзер алдынгы технологияләр тирән белем һәм техник мәгълүмат яңаруын таләп итәләр. Энергетик булу – җаваплы һәм почётлы. Кайчан алар чын батырлык күрсәтәләр. Электролинияләрдә, җитештерүдә еш кына аварияләр була. Мондый хәлләрдә энергетиклардан профессиональлек һәм кыюлык таләп ителә. Нинди дә булса сәбәпләр аркасында электроэнергия сүндерсәләр, күңелсез була. Әйтерсең, тормыш тукталган. Һәм кабат яктылык! Энергетиклар, тылсымчылар кебек: җитешсезлекләрне бетерәләр, ут кабызалар, кешеләрне куандыралар. Менә ул нинди кирәкле, шәфкатьле һәм заманча һөнәр!

Егоров Вячеслав

Егоров Вячеслав

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Сочинение на тему тапшырылмаган хатлар 8 класс на татарском языке
  • Сочинение на тему спасение собаки
  • Сочинение на тему таня савичева
  • Сочинение на тему спасение муму
  • Сочинение на тему таможенное дело

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии