Сочинение на тему учагында ут сунмэсен

метки: Балаларын, Суфиян, Безна, Халык, Авылна, Учагында, Халыкны, Кешелекло

I.Кереш.

1.Ә.Еники иҗатының үзенчәлекле яклары:

  • а)халыкчанлыгы;
  • б)гадилеге;
  • в)моңсулыгы;
  • г)моңлылыгы.

II.Төп өлеш. Монда тема тулысы белән ачылырга тиеш. Төп тема: “Учагында ут сүнмәсен…”

1.Бу сүзләр нәрсә аңлата? Әңгәмә.

Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең туган җирен, туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмасын дигән сүз ул. Әлеге теманы Ә. Еники ничек киләчәк буынга җиткерергә тели соң? Рухи байлык нәрсәне аңлата? (Рухият кешенең эчке дәньясы, күңеле, аңы дигәнне аңлата. Мирас — 1) халыкның чорлар аша тупланып килгән иҗаты, көнкүреш әйберләре (мәсәлән, “Халык җырлары — безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә кыйммәтле мирастыр” .Г.Тукай); 2)элекке һәм хәзерге буын арасындагы охшашлык, уртак сыйфат.

Менә шушы рухи хәзинәне саклап калу өчен, Ә.Еники гүзәл әсәрләр яза. Ул “Әйтелмәгән васыять”тәге Акъәби образы аша шуларны безгә җиткерергә тели.

  1. Акъәби образына хас сыйфатларны ачыклау.

Акъәби – иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала җанлы ана, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән, киң күңелле, сабыр, мәрхәмәтле кеше. Ул гомере буе хәләл кәче белән яшәгән. Балаларын илгә файдалы, укымышлы итеп үстерергә тырышкан, ире белән матур тормыш кичергәннәр. Бу – аның шатлыгы, куанычы. Ләкин аның күңеле тыныч түгел. Балаларының туган туфрактан читләшүенә Акъәбинең җаны әрни.

  1. Акъәбинең җаны нәрсәләргә сыкрый?

Олы улы рус кызына өйләнә. Әби моны милләтеннән читләшү дип саный. Оныклары белән әби үз телендә сөйләшә алмый. Алар башкортча белмиләр. Бу турыда автор сүзләрен цитата итеп кулланырга мөмкин: “…Ах, бу тел юклыгы! Карчыкның тел өйрәнер вакыты күптән үткән шул инде, әмма Суфиян, юньсез, ник балаларына, ичмасам, әбиләренә дәшә алырлык кына үзебезчә берничә дистә сүз өйрәтмәде икән?”

Монда башка шагыйрьләрнең тел турында язган шигырьләреннән өзекләр, яисә мәкальләр (“Тел-ананың теләге,тел-анасының баласына иң кадерле бүләге”, “Иң татлы тел-туган тел, анаң сөйләп торган тел”, “Туган тел-бер генә…”, “Әдәп башы-тел” һ.б.) китерергә була.

План.

I Кереш өлеш.

II.Төп өлеш.”Учагында ут сүнмәсен…”

1.Акъәби-иң кешелекле,шәфкатьле ана.

2.Халкыбызның рухи хәзинәсе саекмасын:

а) туган теле;

3 стр., 1025 слов

Сочинение на татарском языке туган авылым

… аның әсәрен өйрәнә башлаган кереш дәрестә үк укучыларга сочинение темаларын тәкъдим итәләр. Укучы сочинениене … әрен тыңлата, чигү чигәргә өйрәтә. Күргәнебезчә, бу теманы ачу өчен укучы туган авылының тарихын, … кирәк. Әдипнең «Хәят» повестенда хатын-кызның рухи байлыгы, үз-үзен тотышы, татар әдәбиятында аңа … -иҗади сочинение язарга яңа гына өйрәнә башлаган укучылар өчен, әлбәттә, бу кыен тема. Шуңа к …

  • б)туган җире;
  • в)буыннар бәйләнеше;
  • г)гореф-гадәтләр,йолалар.

3.Акъәбинең әйтергә теләгән васыятьләре.

III. Йомгаклау.”Әйтелмәгән васыять” хикәясенең бүгенге көндә әһәмияте, тәрбияви йогынтысы.

а) Туган җирне олылау. Акъәби гомерен Юлкотлы авылында уздыра. Аңа авылның һәр кешесе, һәр йорты, үзенең кош-корты, кәҗәсе, авылның гүзәл табигате кадерле. Менә аңа шушы иң кадерле нәрсәләре белән аерылышырга вакыт та җитә. Ул авырып китә һәм кызы Гөлбикә белән кияве аны шәһәргә алып китәләр. Аңа өйләрендә уңайлы шартлар тудыралар, тәрбиялиләр, җылы мөнәсәбәттә булалар. Бу аларның әниләренә карата кешелекле булуларын күрсәтә. Ләкин әбинең барыбер җаны тыныч түгел. Ул үзенең Юлкотлысын сагына. (Әсәрдән өзек китерелә).

Туган җир, туган як, туган ил тойгысы – кеше күңелендә бишек җыры белән бергә уянган иң җылы хисләрнең берсе. Бу тойгы кеше гомере буена үсә, көчәя, байый.

б) Акъәби балаларына васыятьләрен әйтә алмыйча китә. Балалары аның сүзләренә игътибар итмиләр, карт кешенең яшьләр өчен әйтергә теләгән иске сүзләре дип карыйлар. Әмма, бу тыйнак, тавышсыз, киң күңелле өлкән кешенең үз балаларына, бүгенге буынга васыять итеп калдырырдай мөһим фикерләре, изге уйлары бар: “Туган авылны, туган туфракны, канат чыгарган ояны ташламасыннар иде… Ике сүзнең берендә “Туган ил” дисез, ә Юлкотлы нәрсә соң?” – ди ул. Димәк, туган халкыңа, аның рухи байлыгына, гореф-гадәтләренә хөрмәт саклау мөһим. Рухи байлыкның иң кадерлесе — Туган тел. Моннан тыш, буыннан-буынга күчеп килгән ядкарьләр бар. Сандыктагы әйберләр — буыннарны тоташтырып торучы хәзинә. Шуны киләчәк буынга тапшырырга тиешле кеше — Акъәби. Балалар аны шушы бөек вазифаны үтәүдән мәхрүм итәләр. Ни рәвешле? (Җаваплар тыңлау.)

IV.Дәресне йомгаклау.

Укытучы сүзе:

Без сочинение язуга әзерлек эшләре алып бардык. Барлык әсәрләр дә хәтердә сакланмый. Әмма кайбер күренекле әсәрләрдәге вакыйгалар гомер буена диярлек истә тора, синең рухи дөньяң белән бергә яши. “Әйтелмәгән васыять” — менә шундый әсәрләрнең берсе. Ул гади, һәркемгә аңлаешлы, һәркемнең күңел түрләренә үтеп керерлек итеп язылган.

Милләт үзенең рухи нигезен югалтып таркала. Аны ничек саклап калырга? Ә.Еники шул сорауга җавап эзли. Милләтнең рухи нигезен саклап калу — әдип иҗатындагы төп проблема.

“Учагында ут сүнмәс…”

Әсәрнең сюжеты:

Рухи байлык, әлбәттә, үткәннәр, үлгәннәргә түгел, тереләр өчен, бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк.

Торгынлык чорында безнең әдәбият халыкның рухи байлыгы темасын, милли мәсьәләләрне читләтебрәк үтәргә тырышты, проблеманы иң дөрес, заманча хәл итү – аны кузгатмау дип санады. Ә.Еники исә моның хәерлегә булмаячагын күпләрдән алдарак сизеп алды. Акъәбинең васыять-теләкләре халык тормышын рухи төссезләндерүгә каршы юнәлгән, ул киләчәк буыннар яшәешен бай эчтәлекле, матур итеп күрергә тели.

Уртаклашу

«Учитель и ученик растут вместе».

                                                                
Конфуций.

  Очень точно
подмечено Конфуцием, что учитель и ученик растут вместе. Идет время, меняется
жизнь людей, происходит прогресс технологий. Но профессия учителя остается на
века.

  В нашем времени
высоких технологий невозможно полностью заменить живого педагога на
учителя-робота или просто компьютер. Конечно, требования к учителю растут от
года в год. Но надо заметить, что как и раньше, все знания нереально вложить в
голову даже самому умному человеку. И зачастую педагогу приходится осваивать
новые веяния и умения совместно со своими учениками.

  Еще несколько лет
назад компьютерные технологии не изучались на должном уровне студентами
педагогических вузов. Но пришло время и это стало необходимостью. Педагоги
совместно со своими учениками сели изучать компьютер, осваивать интернет.
Сейчас этот навык уже используется повсеместно.

  Но в работе учителя
и воспитателя много и других моментов, когда приходится чему-то учить детей, а
чему-то учиться вместе с детьми. Очень часто изучая какую-то тему на уроке, мы
ограничены в своих познаниях. И у детей возникают совершенно новые вопросы, на
которые взрослый человек не может сразу ответить. Поэтому педагог начинает
глубже изучать данную тему при помощи интернета, книг и, конечно же, привлекает
к этому и своих учеников. Получается синтез знаний. Учитель дополняет ученика,
а ученик дополняет учителя.

  Иногда по данной
причине происходят очень необычные уроки. Педагог, заранее запланировав тему,
придя в класс и услышав или увидев какую-то новую проблему от детей, меняет
тему урока. Потому что понимает, что на данный момент это для детей важнее. Так
начинаются самые интересные проекты, выполненные в совместной деятельности
детей и взрослого. А соответственно и получают новые знания, т.е. можно
сказать, что учитель и ученики растут вместе.

  В нашей работе
помимо образовательных навыков  еще часто приходится сталкиваться с
психологическими проблемами. Как известно – все люди, в том числе и дети,
разные. У каждого свой темперамент. Поэтому иногда приходится учиться
выстраивать отношения между взрослым и ребенком совместно. Невозможно
предугадать реакцию всех детей заранее,  и поэтому уже в процессе работы мы
выстраиваем отношения между взрослым и ребенком, учитывая его особенности,
приобретая опыт в процессе взаимодействия.

  Иногда дети
преподносят нам такие вопросы и рассуждения, от которых начинаешь сам
задумываться и удивляться внутреннему миру ребенка. А соответственно и учиться
вместе с ним и даже от него.

  Фраза Конфуция
«Учитель и ученик растут вместе» актуальна сейчас и будет актуальна через любой
промежуток времени !

Тема: » Учагыңда утың сүнмәсен».

(Ә.Еники»Әйтелмәгән васыять»әсәре буенча дәрес-уйлану.)

Максат.

1. Әмирхан Еникинең үзенчәлекле хикәяләү остасы икәнлеген төшендерү; «Әйтелмәгән васыять» хикәясендә детальләр һәм символларны өйрәнү;

2. Укучыларның әсәргә анализ ясау күнекмәсен үстерү;

3. Укучыларда уңай образлар аша шәфкатьлелек, миһербанлылык, игелеклелек сыйфатлары тудыру; гореф -гадәтләргә, йолаларга хөрмәт һәм җаваплылык хисе тәрбияләү.

Метод: әңгәмә, өлешчә эзләнү.

Алымнар: анализ, әңгәмә, мөстәкыйль эш.

Дәрес тибы. Белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру.

Җиһазлау.

  1. Ә.Еники портреты.

  2. Мультимедиа проекторы.

Эпиграф:

Аналарның күңеле балаларда,

Бала күңеле ,диләр ,далада,

Тик онытмыйк шуны :ике килми

Хезмәт итү ата-анага.

  1. Тактада плакатлар: 1. «Тел югалтса егет — ил югалткан,

Сүз югалтса — иле оялган» (Р.Әхмәтҗанов)

2. «Үзенең үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк»

(Ш.Мәрҗани)

3. «Рәхәт булса да торган җир,

Сагындыра туган ил»(Җыр)

4. «Ә.Еники — күңел карурманының тургае»

Дәреснең барышы.

Укытучы сүзе:

1.-Укучылар , мин сезнең игътибарга бер шигырь тәкъдим итәм . Уйланып утырыгыз әле, нәрсә хакында сүз барыр икән?

(1 нче слайд)

Аналарның күңеле балаларда,

Бала күңеле, диләр, далада,

Тик онытмыйк шуны: ике килми

Хезмәт итү ата- анага.

— Бу шигырьдән нәрсә аңладык?

— Димәк, безнең бу дәрестә сүз нәрсә турында барыр инде?(фикерләр тыңлана)

-Әйе ,Бүгенге сөйләшүебез мәрхәмәтле әниләр -ак яулыклы әбиләребез турында. Ана — дөньяда иң бөек зат.

-Үткән дәресләрдә сез әниләр турында иң матур әсәр үттегез.

-Сез нинди әсәр белән таныштыгыз?

«Әйтелмәгән васыять.»

-Авторы кем?

-Ә.Еники.(2 нче слайд)

-Кайда туган?

-Благовар районының Каргалы авылында.

-Укучылар, мин үзем дә шушы матур әдәбиятка Әмирхан Еникине,иҗат дөньясына Рим Хасановны ,җырчы Рөстәм Асаевны биргән уңдырышлы Благовар җиреннәнмен.

-Безнең бүгенге тема:»Учагыңда утың сүнмәсен «дип атала.Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыяте «буенча дәрес-уйлану. ( 3 нче слайд )

-Безнең бүгенге максат:повестне искә төшереп китеп акъәбинең хис-тойгыларын ачыклау.

2.-Укучылар ,искә төшереп китик әле.

Әдәбиятның нинди төрләре бар?

(эпос ,поэма.драма)

-«Әйтелмәгән васыять»нинди төренә карый?

-Эпос.

-Жанры буенча кайсысына керә?

-Повесть.

3.-Әсәр «Әйтелмәгән васыять» дип атала.

-Нәрсә соң ул васыять?(4 нче слайд)

(экранда чыга)

4.-Әсәрдә нинди васыять турында сүз барганлыгы турында сөйләшкәнче,әсәрнең эчтәлеген искә төшереп китик.

1)-Әсәрнең геройларын искә төшереп китик.

Геройларны ничек төркемләп бүлеп була?

-Актив геройлар

Пассив геройлар.

-Актив геройлар:Акъәби,балалары

-Пассив:күршеләре,шагыйрь

2)-Әсәрдә төп герой кем?

-Акъәби.

3)-Кем соң ул Акъәби?Аның турында нәрсә әйтә алабыз?.(5 нче слайд )

Акъәби:

-тырыш

-сабыр

-киң күңелле

-туган җирен,туган телен яратучы

Акъәби гомере буена хәләл көче белән көн күргән, киң күңелле, кешелекле, бала җанлы, ирне ир итеп тоткан, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше. Балаларын илгә файдалы, укымышлы итеп үстерегә тырышкан.

Акъәби — тырыш .Һәрвакыт кешеләргә булышып яшәгән, күршеләр белән дус булган. Ирен ихтирам итеп, тату яшәгән, балаларына тәрбия, белем биргән. Ул гел эштә, хезмәттә булган. Гомер буе үзе эшләп ашаган. Балаларын хезмәттә тәрбияләгән, илгә, җиргә файдалы кешеләр булып үсүләрен теләгән.

Бу һәр ата — ананың баласы алдында бурычы, дип уйлыйм мин.

Аның сабырлыгы турында нәрсә әйтә аласыз?

-Без аның бервакытта да зарланганын ишетмибез.

-Ул киң күңелле,күршеләре белән әйбәт мөнәсәбәттә,изге кеше.

-Акъәби туган ягын ,туган туфрагын ,туган телен яратучы.

Моның турында нәрсә әйтә аласыз?

-Әйе ,ул үзенең учагында үтен сүндермәскә тырыша.

5. -Акъәбинең тормыш юлын аның исеме аша күрсәтегез.

-Әйдәгез китаптан табып укыйк(205нче бит) рольләргә бүлеп.(6 нчы слайд)

-Әсәрдә нинди шагыйрь турында сүз бара?

-Баязит Бикбай.Ул Башкортстаныбызның күренекле шагыйре.

6.-Акъәбинең балалары турында нәрсә әйтерсез?(китапта 190 нчы бит)

(укучылар сөйлиләр)

-Суфиян

-Гөлбикә

-Перьмдагы кызы

-Казакъстандагы улы.

7.-Без сезнең белән васыять турында сөйләшеп киттек .Хәзер искә төшерик: Нинди васыять әйтеп калдырырга тырыша Акъәби?

(7 нче слайд )

ВАСЫЯТЬ

-туган җир

-туган туфрак

-туган тел

-халык

-мөселманнарча күмү

8.-Хәзер төркемнәргә бүленеп эшлибез.(класс икегә бүленә)

-Беренче төркем туган җир ,туган туфрак турындагы васыять турында чыгыш ясый,ә икенче төркем туган тел,халык турындагы васыять турында чыгыш ясый.

1 төркем:Башкорт даласы Юлкотлы авылының килеп чыгышы (205нче бит, 211 нче бит)

Туган нигез турында(189 нчы бит)

2 төркем:Туган тел

-Аның туган теле-башкорт теле

-Балалары башкортча сөйләшәме?

(Геннадийның «Я, башкир «дигән сүзләре турында 192 бит)

Халык турында.(213 нче бит)

9.НӘТИҖӘ:

— Акъәби уйлаган сүзләрен балаларына әйтә аламы?

-Ни өчен аны тыңламыйлар?(214 нче бит)

-Акъәби гомере буе балаларын көтеп яшәгән.Гомер буена җыйган сүзләрен әйтә алмый.

10.»ҮЛӘСЕ КЕШЕ БЕЛӘН КАЛАСЫ КЕШЕ ТИЗ ГЕНӘ УРТАК ТЕЛ ТАБА АЛМЫЙЛАР ИКӘН»,- ДИП УЙЛЫЙ УЛ.

ЛӘКИН ШУЛАЙ ДА АНЫҢ БАЛАЛАРЫНА ҮПКӘЛИСЕ,РӘНҖИСЕ КИЛМИ.Җәнлек үзенең ярасын ялап төзәткәндәй ,ул да җәрәхәтле йөрәген сабыр акылы белән юатырга ашыга.(210 нчы бит)

11.-Акъәбинең бер васыятен балалары белә.

-Нинди васыять?

-Әби үзен мөселманнарча кумуне тели.

-Нәрсә соң ул мөселманнарча күмү?(8 нче слайд )

Ак кәфен.

-Аны ак кәфенгә төрәләрме?Ни өчен?(219 нчы бит)

-Юк.

Әби ак кәфенгә мөселман карчыклары төрергә тиеш ди .Моны да үтәмиләр.Аны марҗа хатыннары юып кием кидерә.

-Мулла килүен тели.

(Мулла чакыру,җеназа укыту кебек нәрсәләрне эшләмәскә булалар(219 нчы бит)

12.-Кеше үлгәч ,тагын нинди йолалар башкаралар?

(3,7ен укыту )

-Бу йоланы да үтәмиләр.(9 нчы слайд)

-Әби кайда үлә?

-Балалары аны больницага итеп куялар.(218 нче бит)

13. -Акъәби гомере буена ялгыз яши һәм берүзе үлеп китә.(219 нчы бит укыйм)(10 нчы слайд)

14.Бу әсәрдә нинди символлар бар?

-Кылган символы

Әсәр шулай башлана,шулай бетә.Алар мәңгелек образ.Тормыш дәвам итә дигән сүз.

-Учак.

Әсәрнең башында да,азагында да әби учагы сүндерелми.Гомер буена учак сүнмәс дип яшәгән.Учак сүнмәү-ул гомернең дәвам итүе,яшәү образы.

-Шушы учакны кемнәр генә сүндермичә яши?

-Күршеләре.

15.Әсәрдә бер кызганыч вакыйга бар.

-Иске яшел сандыгы килеп төшә.(221 нче бит)

Сандык эчендә нәрсәләр була?(11 нчк слайд)

-кәфен.

Моны күреп малае белән кызы бераз уңайсызлык кичерәләр.

— әбинең бүләкләре.

Ләкин бүләкләре беркемгә дә кирәкми,аны музейга бирәләр.

-Укучылар, автор моның белән нәрсә әйтергә тели?

-Йолаларыбызның ,гореф-гадәтләребезнең югылып баруын ассызыклый.

16.-Ни өчен Миңлебай карт әбинең үлүенә ышанмый?

-Чөнки Акъәби кебек ак җанлы кешеләрнең җаннары үлмәвенә инанган,аларның ак эшләре гомер буе саклана дип уйлый.

17.-Укучылар Акъәби бәхетлеме?(12 нче слайд)

( әңгәмә)

(13 нче слайд)

18.-Әмирхан Еники шушы әсәре белән нәрә әйтергә тели?

-Әниләрнең васыятен тыңларга.

19. ЙОМГАКЛАУ.

-Укучылар,вакытында әниләребезнең васыятен ишетеп тыңларга тиешбез.Алар бездән акча дә ,күчтәнәч тә ,бернәрсә дә өмет итмиләр.Бары тик аларга безнең җылы караш ,җылы сүз кирәк.

Әмирхан Еникинең сүзләренә кушылып ,мин дә әни кеше буларак сезгә теләкләремне җиткерәсем килә:

-туган телебезне, туган җиребезне ,халкыбызның йолаларын,гореф-гадәтләрен,бәйрәмнәрен онытмагыз.Әти-әниләрегезгә карата игътибарлы,ихтирамлы булыгыз һәм әниләрегезнең изге фатихаларын алып йөрегез. (14 нче слайд

Елатмагыз әниләрегезне,

Төнге тәрәзәләргә каратып:

Догаларын, керсез теләкләрен

Биргән алар сезгә яратып.

Елатмагыз әниләрегезне,

күз төбәтеп юллар чатына:

Онытмагыз -сезне төп нигездә

Әнкәгезнең йорты чакыра.

Салисә Гәрәева

-Дәрес тәмам ,чыгарга мөмкин.

Ответ:

Әйтелмәгән васыять” әсәренең төп герое – Акъәби. Аның чын исеме Акбикә була. Кыз чагында аны Аксылу дип, кияүгә чыккач – Аккилен дип, аннары Акҗиңгә дип, ә картайгач Акъәби дип йөртәләр. Аның бөтен гомере Юлкотлы авылы халкы күз алдында үткән. Ул гомере буе ак, пакъ күңелле булган. Шуңа күрә авыл халкы аңа җисеменә хас матур исем биргән.

Аларның гаиләсе Юлкотлыда гади генә гомер кичерә. Карты белән бергә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Акъәби – иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала җанлы ана, ирне ир итеп тоткан, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше. Ул гомере буе хәләл көче белән яшәгән. Балаларын илгә файдалы, укымышлы итеп үстерергә тырышкан, ире белән дус һәм тату яшәгәннәр. Авыл мәктәбен тәмамлагач, балаларның дүртесе дә шәһәргә китеп төпләнә. Карты исән чакта, Акъәби ялгызлыкны сизми. Әмма карты үлеп киткәч, ул бер ялгызы кала. “Әй, гомерләр, — дип офтана Акъәби. Ә бит барысы да бергә булганда ничек яхшы иде. ”

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Кызыл Тау урта гомуми белем мәктәбе

     Учагыңда утың сүнмәсен.

Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе.

I категорияле

 татар  теле һәм

 әдәбияты укытучысы

Васильева Раушания Әһлулла кызы

2012

   Тема. Учагыңда утың сүнмәсен

         (Әмирхан Еникинең Әйтелмәгән васыять” хикәясе  буенча )

Максат. 1.Дидактик: Әмирхан Еникинең үзенчәлекле хикәяләү остасы икәнлеген төшендерү; “Әйтелмәгән васыять” хикәясендә детальләр һәм символларны өйрәнү;

2. Үстерешле: Укучыларның әсәргә анализ ясау алымнарын кулланып, хикәянең тәрбияви әһәмиятен билгеләү, анда күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим икәнлеген күрсәтү.

3. Тәрбияви: Укучыларда ата-анага карата шәфкатьлелек, миһербанлылык, игелеклелек сыйфатлары тудыру.

        Метод: әңгәмә, өлешчә эзләнү.

        Алымнар: анализ, әңгәмә, мөстәкыйль эш.

        Дәрес тибы. Белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру.

      Җиһаз.

  1. Ә.Еники портреты.
  2. Мультимедиа проекторы.

Эпиграф: .”Сине якын иткән, һәрвакыт терәк булган атаңны исеңнән чыгарма, анаңны хөрмәт итеп яшә, кадерлә.

  1. Тактада плакатлар: 1. “Тел югалтса егет – ил югалткан,

Сүз югалтса – иле оялган” (Р.Әхмәтҗанов)

4. “Үзенең үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк”

(Ш.Мәрҗани)

5. “Рәхәт булса да торган җир,

Сагындыра туган ил”(Җыр)

6. «Ә.Еники – күңел карурманының тургае”

 Дәреснең  планы.

  1. Оештыру. Уңай халәт тудыру.

Укучыларны барлау.

II. Актуальләштерү.

1. Үткәннәрне кабатлау.

2.  Дәреснең  темасы һәм максаты белән таныштыру.

III. Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” хикәясен анализлау

  1. Әсәрнең сюжетын искә төшерү.
  2. Әсәрдәге детальләр, психологик диалог, символларны өйрәнү.

3. Гомумиләштереп, нәтиҗә ясау.

IV. Өй эше бирү.

V. Йомгак.

 Дәреснең  барышы.

I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

Хәерле көн, кадерле укучылар. Әдәбият  дәресен  башлыйбыз.

Укучылар, үткән  дәресләрдә  без Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм аның “Әйтелмәгән васыять” хикәясе белән таныштык. Үткән  дәрес  материалын ни дәрәҗәдә үзләштерүегезне тикшереп алыйк әле.

II . Актуальләштерү.

Сораулар мультимедиа экранында чыга.

Укытучы. Димәк, Әмирхан Еники проза өлкәсендә уңышлы иҗат итә. Ул эпик әсәрләр иҗат итә, хикәя, повесть, романнар яза. Без аны прозаик буларак беләбез. Ә менә язучының иҗат үзенчәлеге нидә?

Укучы. Аның хикәяләре психологик тирәнлек, рухи нәфислек бөркелгән кыска, киеренке сюжетлы әсәрләр буларак үзенчәлекле.

Әмирхан Еникинең иҗат сере дә кешенең эчке дөньясын сурәтләүдә. 

I  слайд

Әмирхан Еники хикәя- повестьларының үзенчәлеге — кешенең эчке Кеше язмышларын сурәтләүдә.

Илдар Юзеев язучы турында менә болай дигән: «Ә.Еники – күңел карурманының тургае”. Чынлап та, хак сүзләр.

Укытучы. Әмирхан Еники нинди темаларга мөрәҗәгать итә?

Укучылар фикерләре тыңлана.

II слайд

Әмирхан Еникинең иҗат тематикасы бик киң. Алар арасында иң зур урынны алып торучы тема – туган җиргә, туган туфракка мәхәббәт,  гореф-гадәтләрне  онытмау,  йолаларны  хөрмәтләү, иманлы кеше булу.

III. Яңа темага кереш.

Укытучы. Бүген без Ә.Еники иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез.  Дәреснең  төп максаты: “Әйтелмәгән васыять” хикәясен анализлауны дәвам итү, әсәрдәге детальләр һәм символларны өйрәнү, әсәргә анализ ясау күнекмәсен үстерү.

Укытучы . “Әйтелмәгән васыять” хикәясенең сюжетын искә төшерик.

III  слайд

Әсәрдә бер сюжет сызыгы бар.

Әсәрнең сюжетында 3 зур өлеш, вакыйга бар:

1. Акъәбинең авылдагы тормышы.

2. Шәһәрдә авырып ятуы.

3. Акъәбинең үлеме.

Кыскача һәрбер вакыйганы кабат карап чыгыйк әле.

1. Акъәбинең авылдагы тормышы турында искә төшереп сөйләгез.

Укучы. Акъәби далада кизәк җыеп йөргәндә, үзенең авыру икәнлеген сизеп ала. Кайтып ята. Әбинең карты якты дөнья белән мәңгегә саубуллашкан, балалар төрлесе-төрле якка таралышып беткәннәр. Акъәби өйдә берьялгызы торып кала. Һәр көнне балаларының кайтып керүләрен өзелеп көтә. Әмма алар сирәк кайталар шул: эшләре күп. Әбинең саулыгы көннән- көн начарлана. Ләкин аны күршеләре ташламый, керәләр, хәлен белешеп торалар, чәен куеп эчерәләр, кош-кортын карыйлар, өен җылыталар. Авыл  халкы  көченнән килгән шәфкатьне кызганмый.

Укытучы. Авыл  халкы  бер-бер беренә карата, чынлап та, ярдәмчел. Күңелең киң булса, бөтен илгә бер шырпы җитә, ди халык. Ә бу әсәрдә без моны бигрәк тә кем образы аша күрәбез?

Укучы. Күршедәге яшь хатын Гарифә образы аша. Ул Акъәбинең ашау—эчүен кайгырта, йорт-җиренә һаман күз-колак булды. Карчыкның хәлен белешеп торды, ә инде авыруның хәле бер дә алга бармагач, балаларына хәбәр итте.

Укытучы. Укучылар, олыгайган кешеләргә, Акъәбидәй ялгыз калган карчыкларга без дә миһербанлы булыйк, игелекле эш вә гамәлләр күбрәк кылыйк. Гарифә образы безгә үрнәк булып тора.

Икенче өлешкә күчик.

2. Шәһәрдә авырып ятуы.

Акъәбинең авылдашлары белән саубуллашып шәһәргә китәр минутлары җитә. Изге туфрактан, авылдашларыннан аерылып китү аңа бик тә кыен була.

Менә ул шәһәрдә — балалары янында. Ул үзе бер бүлмәдә ята. Урын-җире чиста, тамагыннан да өзмиләр, тик әбинең җаны тыныч түгел.

Әбинең кызы белән киявенең тормышы үз агымына бара да бара.

Еш кына кунаклар да килеп китә, туган-тумачалар да гөрләшеп утыра. Тик ялгыз бүлмәдәге карчыкка гына берәүнең дә исе китми.

Бары тик шагыйрь кергәләп, аның үткәнен, хәлен белешеп ала, үзенең әнисе юклыгыннан моңая: “Әни яшь балаларга гына түгел, өлкәннәргә, менә минем кебек сакаллы кешеләргә дә кирәк ул”, — ди.

3. Акъәбинең үлеме.

Акъәбинең сулыш алуы көннән- көн кыенлаша бара. Якты дөнья белән саубуллашыр көннәре якынлаша. Балалары алдына аны соңгы юлга озату мәшәкатьләре килеп баса. Һәртөрле сәбәпләр табып, аның теләгенә каршы килеп, әниләрен больницага озаталар. Үзләренчә, биредә аңа хөрмәт күрсәтәләр, врачлар карый. Ләкин күп тә үтми, Акъәби күзләрен мәңгегә йома.

Укытучы. Әмирхан Еники эчке дөньяны тасвирлаганда детальләр, психологик диалог, символларга еш мөрәҗәгать итә. Бу Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” хикәясендә аеруча ачык күренә.

  1. Нәрсә ул әдәби деталь?

Укучылар фикере тыңлана.

IV слайд

Деталь — әдәби әсәр тудыруда катнаша торган әйбер, сызык, хәрәкәт, күренеш.

Укытучы Әдәби детальләр кеше рухын чагылдыруда актив катнаша.

Әсәр пейзаж белән башланып китә. Әйдәгез әле, шул юлларны кабат күздән кичерик. “ Йомшак кына җәйге җил исә… Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар…”

Нинди образ белән очрашабыз?

Укучы. Әлеге юлларда дала пейзажы тасвирлана.

Укытучы. Әйе, язучы стилендә дала пейзажы — милли традицияләрнең яңаруын искәртеп торган онытылмас бизәк. Күз күреме җитмәслек еракларга сузылган дала башкорт  халкының  хөрлек яраткан ашкынулы характерын, киң күкрәк авазы булып ишетелгән куәтле моңнарын бик тулы чагылдыра. Димәк, “дала” образы, сезнеңчә, нинди образ?

V слайд

Дала” образы — халыкның борын-борыннан килгән туган җире, туган моңнары, бөтен яшәү образы, тарихы.

Хикәянең герое Акъәбинең тормышын башкорт даласыннан башка күз алдына китереп булмас иде: Аксылу, Аккилен, Акҗиңгә, Акъәби булып, аның баскычлы тарихы, мәгънәле дөньясы , моңсу табигате, рәнҗеш тулы җырларында чагылып-чагылып китә торган ярсу батырлыгы кылганнар символында гәүдәләнә.

Укытучы. Ә дала нинди?

Укучы Тын, буш, моңсу да.

Укытучы. Пейзаж әдәбиятта танып белү вазифасын да үти дибез. Тын, буш, моңсу да булган дала сезнеңчә нәрсәне символлаштыра?

Укучы. Кечкенә генә булган Юлкотлы авылыннан яшьләр шәһәргә китә. Миңлебай карт сүзләреннән аңлашылганча, Юлкотлы яланнарын тоташтан сөреп бетергәннәр. Иске чикләр, иске чокырларның исемнәре барысы да күмелеп калды шунда, ди автор. 

Укытучы Әсәр үзәгендә кем образы тора?

Укучы — Әсәр үзәгендә Акъәби образы куелган. Аның уй-тойгылары, үтә кешелекле һәм җитди уй-омтылышлары тасвирлана. Бу образда халык рухы, аның борын-борыннан килгән  гореф-гадәтләре  чагылыш таба.

Укытучы Тагын Акъәби турында ни әйтә аласыз?

Укучы. Акъәби гомере буена хәләл көче белән көн күргән, киң күңелле, кешелекле, бала җанлы, ирне ир итеп тоткан, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше. Балаларын илгә файдалы, укымышлы итеп үстерегә тырышкан.

Укытучы. Акъәби балаларының олы дәрәҗәгә ирешүләренә ихлас күңелдән куана. Ләкин аның җаны тыныч түгел Ул нигәдер борчыла? Сез ничек уйлыйсыз, Акъәби ни өчен өзгәләнә?

Укучы. Балаларының читкә чыгып китүләренә җаны сыкрый, җитмәсә туган авылларына бик сирәк кайталар.

Укытучы. Сезнеңчә, әбинең борчылуы урынлымы?

Укучы. Әсәрдән күренгәнчә, олы улы Суфиянның рус кызына өйләнүен бик авыр кичерә. Акъәби моны башкорт халкыннан йөз чөерү, читләшү дип саный, чөнки оныклары Татьяна, Светлана, Геннадий, Борислар әбиләренә дәшәрлек башкортча бер авыз сүз белмичә үсәләр. Суфиян гаиләсендә башкорт милләтенең теле,  гореф-гадәтләре  югалган.

Укытучы. Повестьта хәзерге заманның ашкынулы адымнары белән халык тәҗрибәсе, традиция -гадәтләре янәшә куела Яңадан искә төшерик әле, нәрсә соң ул васыять?

Укучы Васыять – берәүнең үлем алдыннан әйтеп калдырган теләге, үтенече.

Укытучы. Ә ни өчен әсәр “Әйтелмәгән васыять” дип атала?

Укучы.- Акъәби балаларына васыять әйтеп калдырырга тели.

Укытучы. Нинди васыять турында әйтергә тели икән?

Укучы. Акъәби балаларына туган телне күз карасыдай кадерләп сакларга,  гореф-гадәтләрдән  аерылмаска, туган нигезне онытмаска кирәк дип әйтеп калдырырга тели..

Укытучы. Акъәбинең әйтергә теләгән васыятьләреннән иң кирәклесе дип кайсын саныйсыз?

Укучы. Акъәби үзен мөселманча җирләүләрен тели. Ләкин аның бу теләге дә кабул булмады.

Укытучы. Аны соңгы юлга озатканда шагыйрьнең сүзләре бик гыйбрәтле. Әйдәгез, кабат шул юлларга күз салыйк әле.

Кадерле дуслар, без ак күңелле, пакь күңелле әсәебездән мәңгегә аерылдык. Әйе, ул барыбызның да уртак әсәебез иде. Алай гына да түгел, мин, һич икеләнмичә, аны башкорт  халкының  изге җанлы анасы дияр идем. Әмма нәрсә беләбез без аның хакында? Күрә белдекме без аның шул изге җанын, пакь күңелен, ак уйларын?.. ”

Шагыйрь, карчык кебек үк, борынгы  йолаларның  онытылмаска тиешлеге хакында фикер йөртә. Әби каберендә аның хакында иң дөрес, иң соңгы сүзне әйтеп калдырырга тели. Ләкин, кызганычка каршы, аны ахыргача тыңлап та бетермиләр, киресенчә, тиргиләр.

Әсәр ахырында, Акъәбинең әйтелмәгән васыятен әйтеп бетерергә теләгәндәй, авылдан әбинең яшел сандыгы килеп төшә. Укучылар, ә бу сандыкта ниләр бар?

Укучы. Сандыкта Акъәбинең ак бәз кәфенлеге иң өскә куелган. Ниләр генә юк бу сандыкта: чуклы камчы, саф көмештәй челтәрләп эшләнгән чулпы һ.б. Монда Акъәбинең әби-бабасыннан, нәселеннән килгән борынгы сәнгать өлгеләре тупланган. Без биредә “яшел сандык” детале белән очрашабыз.

Укытучы. Сандык эчендәге предметларның һәркайсы диярлек мәгънә вазифасын үти. Ул әйберләр — башкорт  халкының  күпьеллык хәзинәсен, буынара бәйләнешләрне, тулаем тарихи-милли яшәешен чагылдыра торган символлар.

Уйлап караыз әле, ил анасының кәфене нәрсәне аңлата.

VIслайд

Кәфен – тирән мәгънәне аңлата торган символ. Халыкның күптәнге  йоласы .

Укытучы. Акъәбинең яшел сандыгы, андагы кәфенлек, балаларын да уйланырга мәҗбүр итә. Үлгән әниләре аларның күзен ачты. Газиз балалары үз әниләрен мәңгелек белән тоташудан мәхрүм итүләрен кәфенлекне күргәч кенә аңлый алдылар. Шуңа күрә алар “хәтта бер-берсенә күтәрелеп карарга ничектер кыймадылар”.

Димәк, укучылар, “яшел сандык” детале нәрсәне аңлата?

Укучы. Халыкның рухи байлыгын.

Укытучы. Кабат әсәргә кайтыйк әле. “Дала буйлап кылганнар йөгерә. Шул кылганнар арасыннан таякка таянган Миңлебай карт килә. Әйтерсең ул — безнең ерак бабаларыбыздан килгән илче, безне Акъәби васяте белән тоташтыручы үлмәс көч, арадашчы.

Аның :”Кайтыр, насыйп булса кайтыр… Ә син учагың карый тор, учагың… Учагыңда утың сүнмәсен”,- ди.

Ә ни өчен Миңлебай карт : “Учагыңда утың сүнмәсен”,- ди. ?

Укучы. Чөнки Миңлебай карт Акъәбинең ялгызлыгын аңлый. Әгәр ул-бу була калса, ягъни Акъәби үлә-нитә калса, нигезнең бетәчәген искәртә. Балалар туган нигезгә, туган җиргә кайтсыннар, нигезне онытмасыннар, ташламасыннар, учакны сүндермәсеннәр, милләтебезнең рухын-гореф-гадәтләрен,  йола  –тарихын онытмасыннар, сакласыннар дигәнне аңлата.

Әйдәгез, хәзер  дәресне  гомумиләштереп, нәтиҗәне таблицага салыйк.

Йомгаклау.

Укытучы. 

Акъәби — халык анасы. Аның васыяте – халыкка васыять. Әгәр аның васыятен ишетмәсәк, без телебез, халкыбыз,  гореф-гадәтләребез  юкка чыгачак. Әсәрдәге Шагыйрь образы — шуның сагында.

 Дәреснең  эпиграфына игътибар итегез әле.”Сине якын иткән, һәрвакыт терәк булган атаңны исеңнән чыгарма, анаңны хөрмәт итеп яшә, кадерлә…

Бары тик әнкәйләрнең догалары, хәер-фатихалары гына яшәү көче бирә. Безгә аларның фатихаларын алу өчен күп көч куярга кирәк. Аларның кадерләрен исән чакта белик.

Елатмагыз әниләрегезне,

Төнге тәрәзәләргә каратып:

Догаларын, керсез теләкләрен

Биргән алар сезгә яратып.

Елатмагыз әниләрегезне,

Күз төбәтеп юллар чатына:

Онытмагыз – сезне төп нигездә

Әнкәегез йорты чакыра..

Өй эше. “Акъәби образы – сафлыкны гәүдәләндерүче образ” темасына инша язарга хәзерләнеп килергә.

Бүгенге көндә, милләт язмышы турындагы мәсьәләләр көн тәртибендә торган чорда, “Әйтелмәгән васыять” нең әһәмияте чиксез зур. Ул буыннар бәйләнешен, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәтенең нык булуын таләп итә.

метки: Турында, Васыять, Мирхан, Акъэби, Учагы, Матура, Йомгаклау, Булган

Тема: “Учагыңда ут сәнмәсен…” (Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча.)

Максат: 1.”Әйтелмәгән васыять” әсшрен өйрәнү. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз хисләрен һәм фикерләрен эзлекле, матур, төгәл итеп әйтә, аңлата белү күнекмәләрен ныгыту.

2.Әдипнең әхлак нигезләрен өлкән буын кешеләре тормышыннан эзләвенә игътибар итү; кеше рухының көче, матурлыгы, туган җиренә, теленә булган мәхәббәте сурәтләнгән образларның әһәмиятен аңлау, шундый сыйфатларны үзеңдә булдырырга теләк, омтылыш уяту. Б.с.ү. – сочинение язарга әзерлек.

3.Укучыларда кешелеклелек, өлкән буынга, ата-анага карата хөрмәт тәрбияләү.

Материал һәм җиһазлау:

Ә. Еники портреты.

Ә. Еники китапларыннан күргәзмә.

Әдип турында Р. Миңнуллин язган сүзләр.

Аңлатмалы сүзлекләр.

Әнкәмнең догалары” җыры язмасы, ана образы чагылыш тапкан рәсемнәр, терәк сүзләр, шигырь, сүзлек эше өчен сүзләр,һ.б.), ноутбук.

Укучыларга тарату өчен карточкалар(психологик тест)

Укучыларга тарату өчен карточкалар.(сочинение планы)

Ф. М. Хатипов, Ф. Г.Галимуллин. 7 нче класс әдәбият дәреслеге.

Дәрес төре:

Кулланылган алым һәм методлар:

Дәреснең эпиграфы: “Сине якын иткән, hәрвакыт терәк булган атаңны исеңнән чыгарма, анаңны хөрмәт итеп яшә, кадерлә…”

Дәрес барышы

Оештыру .

4 стр., 1877 слов

Сочинение мин кулыма китап алам

… сөяргә,белемле булырга чакыра. ГИА-сочинение 1. Мин кулыма китап алам…(Р.Миңнуллин тексты буенча) Текст ахырында … күп акыл хәзинәсе тупланган. Фикерләремне раслау өчен, тексттан 7, 8 … кешелек өчен иң кадерле бүләге булган суны пычратмаска, кадерләргә кирәк ик … булырга тиешбез. 5. Җиз кыңгырау. Минемчә, Ә.Еники әсәреннән алынган өзек яңадан … аша бөтен мәгълүматны ала. Милләтебез тарихын, гореф-гадәтлә …

-Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы: Очрашканда кешеләр

Олылар hәм кечеләр-

Бер-берсен сәламлиләр:

Исәннәрмесез!”, — диләр.

Очрашсалар бик иртә,

Бик матур теләк әйтә.

Нинди теләк? Кем әйтә?

Ул сүз:…… (Хәерле иртә!”

Күрешсәләр көндезен

Кышын, җәен, яз-көзен.

Нинди теләк әйткәнен

Кем белә?… (Хәерле көн!)

Ә бабамның сәламен

Ишетеп белә hәркем.

Сәлам бирә ул hәр көн:

…(Әссәламегаләйкем!)

— Исәнмесез, хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Әдәбият дәресен башлыйбыз. Укучылар, күрәсез: бүген дәрестә кунаклар да бар. Сез каушап калмассыз, үз фикерләрегезне кыю әйтерсез дип ышанып калам.

2. Актуальләштерү.

Укучылар, без Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез.Үткән дәресләрдә аның тормыш юлы, иҗатының бер өлеше белән танышып үткән идек инде. 5нче сыйныфта аның “Бала”, “Курай” исемле хикәяләре белән дә таныштык, укыдык hәм, гомумән, Ә.Еникине хикәяләр остасы дип атадык.

Ә.Еники – чын мәгънәсендә татар әдәбиятының горурлыгы. Аның иҗаты башка язучылар иҗатыннан нык аерылып тора. Аның хикәяләре татар әдәбиятының йөзек кашы булып санала. Язучы иҗатында төп темаларның берсе – миhербанлылык, мәрхәмәтлелек hәм ата-анага хөрмәт.

-Дәресне түбәндәге шигырь юллары белән башлыйсым килә. Аны Г.Зәйнашева язган. Уйланып утырыгыз әле, нәрсә хакында сүз барыр икән?

Ак әбиләр бер елмайса,

Үсә күңел офыклары.

Яннарында уйнап йөри

10 стр., 4549 слов

Китап укып елый алганнарны к еленд булмый каралык

… укучылары өчен үрнәк эшләр басыла. Аларда еш кына темага кагылышсыз урыннарның, стиль хаталарының күплеге, ә инде иншаларның озынлыгы к … ГАМЬ «Җир шарын васыять итик балаларга! Сакласыннар, … Сочинение язу җиңелме? Сочинениенең төп төрләре Сочинениегә куелган кайбер таләпләр АВТОРДАН Бу китап … күреп яисә әйтеп бетермәгән фикерл … көтелмәгән авырлык алдында торгандай, югалып калалар. Күчереп булмый, …

Орчык буе оныклары.

Алар ничек сабыйларга

Мөнәҗәт көйли-көйли,

Пәйгамбәрләр тарихыннан

Гыйбрәтле бер кыйсса сөйли.

Ходайның һәр бирмеш көнен

Дога кылып сәламлиләр,

Ил шатлыгы, ил аклыгы –

Ак яулыклы Ак әбиләр.

3. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-Ягез инде, бу шигырьдән нәрсә аңладык?

-Әйе, укучылар, без бу шигырьдән Ак әбиләрнең илгә- көнгә бик тә: киңәшләре белән дә, укыган изге догалары белән дә, оныклар тәрбияләүдәге ярдәмнәре белән дә безгә бик тә кирәк булуларын әйтә алабыз.

-Димәк, безнең бу дәрестә сүз нәрсә турында барыр инде?(фикерләр тыңлана)

Бүген без бу дәресебезне иң кадерле затларга – әниләргә, әбиләргә багышлыйбыз. Дәреснең төп максаты: “Әйтелмәгән васыять” әсәрен анализларбыз, сочинение язарга әзерлек эше алып барырбыз, әниләребезгә булган җылы хисләребезне “Әйтелмәгән васыять” хикәясе аша ачарбыз.

— Ә хәзер, әйдәгез дәреслекләрне ачыйк әле. 187 биттә Миңлебай бабай белән Ак әбинең әңгәмә корган өлеше бар. Шул өлештән өзек карап китәбез. (Укучыларның чыгышы).

— Рәхмәт, укучылар! Хәзер урыннарыгызга утырыгыз.

Әңгәмә: Сез бу персонажларны таныдыгызмы?

-Менә шушы әңгәмәдә Миңлебай картның кайсы сүзләре олы киңәш булып тора?

Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? Бу сүзләрне сез ничек аңлыйсыз?

(фикерләр тыңлана)

-Әйе, укучылар, бу сүзләрдә тирән мәгънә ята.Иң борынгы заман кешеләре дә учактагы утны сүндермәскә тырышкан, аны алмашлап саклаганнар.

Без буген шушы фикерләрне тагын да киңәйтү максатында “Әйтелмәгән васыять” хикәясе буенча сочинение язарга әзерлек эшләре алып барырбыз.Мин сезгә сочинение планын әзер килеш таратам.

1 стр., 358 слов

Татар теле сочинение ирекле темага

… якын булган эчтәлектәге тулы изложение язу сорала яки билгеле бер темага ирекле сочинение яисә нинди дә булса укылган әсәргә карата, үз … әрендә дә 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән имтиханны яңача, тест рәвешендә тапшырдылар. Татар теленнән башкарылган тест эшләре укучыларны … шулай ук аларны башкару вакыты укучының татар телен ни рәвешле – ана теле яки дәүләт теле буларак өйрәнүенә карап билгел …

— Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны, дәреснең темасын, эпиграфын язып куегыз.

-Иң элек сочинение яза башлаганчы, нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләшик.

1 эш-тема сайлау.

-Без теманы китереп чыгардык инде, ул –“Учагыңда ут сүнмәсен” дип аталыр.

2эш – план төзү.

-Ә план нинди өлешләрдән тора?

Кереш, төп өлеш, йомгаклау.

-Сочинениенең кереш өлешендә нәрсә язарбыз соң?(фикерләр тыңлана)

-Әйе, укучылар, кереш өлештә без автор турында, ягъни Әмирхан Еники турында азрак мәгълүмат бирербез. Ә.Еники турында азрак искә төшерү өчен, психологик тест чишеп алырбыз. Тест бик күп хәрефләрдән тора, шул хәрефләр арасында мәгънәгә ия сүзләр дә бар. Менә шулар инде Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге белән бәйле булыр.

ПРОГНАЕБАШКОРТСТАНТҖОПРНБЛАГОВАРҖИТРЕЯҢАКАРГАЛЫНГПРА1234519095462МАРТҖЛОНДИМБУЕНДАҖТОПРКАЗАНГА192541НРПО56419271931ТРДОНБАССТАОРПУКЫТАТПРККАЗАНДАИТПРФӘННИОЕШТЫРУИНСТИТУТЫҖТОР2319411945978ВАТАНТИРПСУГЫШЫБОЛРКАЗАНУТЛАРЫРОНГКАЗАНИТРАВИАЦИЯИМТЕХНИКУМЫИОТАТАРТЕЛЕУКЫТАИҖТЕӘВГТУКАЙОПРПРЕМИЯСЕРАПФЛАУРЕАТЫҮЙХӨТАТАРСТАННЫҢӨЗӘХАЛЫКТПРЯЗУЧЫСЫҖРОП46572000716ФЕВРАЛЕНДӘПРЕНКАЗАНЫРВОВАФАТЛШБАЛАРПГМАТУРЛЫКӘ

-Әйе,укучылар сез бик тә дөрес билгеләдегез. Олпат язучыга Р.Миңнуллин биргән бәяне укып китик әле. Сез шул фикер белән килешерсезме?

Без ходайга рәхмәт укырга тиеш.Чөнки ул татар әдәбиятына Әмирхан Еникине бүләк иткән. Аңа олы, илаһи талант, шәрык классикларында гына була торган акыл, бетмәс-төкәнмәс сабырлыклар, олы шәхесләргә генә хас тырышлык биргән. Еники – безнең бәхетебез, горурлыгыбыз, таянычыбыз!

Роберт Миңнуллин.

(укучыларның фикерләре тыңлана.)

-Укучылар, мин сезгә сочинение планын әзер килеш бирәм. Ә аңынчы сочинение нинди өлешләрдән торырга тиешлеген искә төшерик әле.

(кереш, төп, йомгаклау)

План.

Ә.Еники иҗатының үзенчәлекле яклары:

  • а) халыкчанлыгы;
  • ә) гадилеге;
  • б) моңсулыгы.

(һәр пунктка укучыларның фикерләре тыңлана.)

3 стр., 1216 слов

Туган тел җәүһәрләре

… рухи дөньябызга да ямь өстәүче табигать булмаса, яшәү бик күңелсез булыр иде, кеше күңеле гел тупаслана, мүкләнә, картая барыр иде. Укучылар, … Укучылар җөмләләр төзи). Укучылар, бу дәрес … буенча да, Идел елгасының агышы буенча … тиеш. Уйлан, кеше, туган туфрагыңа, … әсе … Дәрестә җавап биргән укучыларга билгеләр куела. Өйгә эш: «Иделнең дә бар бит үз язмышы, Иделнең дә бар бит үз юлы», — дигән темага сочинение …

Укытучы нәтиҗәсе:

-Ә. Еники иҗатының үзенчәлеге кешеләрнең эчке кичерешләрен, хис-тойгыларын бөтен барлыгы белән тасвирлау ягыннан Ә. Еники әсәрләре аерылып тора. Кеше күңеленең “аулак почмагында” сакланган кадерле серләрне күрү, үзәк өзәрдәй сагышны, сөенеч һәм көенечләрне тормыш вакыйгалары ярдәмендә үзенә генә хас булган язу алымы ярдәмендә күрсәтә белү — Ә.Еники иҗатының үзенчәлекле ягы.

Аның әсәрләре тормышчан, ягъни халык тормышының бик әһәмиятле мәсьәләләрен күтәрү ягы белән аерыла. Аларда берсеннән-берсе матур, шул ук вакытта бер-берсенә охшамаган, кабатланмас вакыйгалар сурәтләнә. Ә.Еники бик гади тоелган, ләкин бик кешелекле, тирән мәгънәле, һәр кеше өчен мөһим, кадерле, якын хәлләрне тасвирлый. Кеше күңеленең без белмәгән якларын күрсәтә, рухи гүзәллекне яктырта.

Хәзер төп өлешкә игътибарны юнәлдерик.

2. Төп өлеш.”Учагыңда ут сүнмәсен…”

а) Акъәби — иң кешелекле, шәфкатьле ана.

Укытучы сүзе:

Акъәби – иң кешелекле, иң шәфкатьле ана, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән, киң күңелле, сабыр, мәрхәмәтле кеше. Ул гомер буе хәләл көче белән яшәгән. Балаларын илгә-көнгә файдалы, укымышлы итеп үстерергә тырышкан, ире белән матур гына гомер кичергәннәр. Бу – аның шатлыгы, куанычы. Ләкин аның күңеле тыныч түгел.

  • туган теле;
  • туган җире;
  • буыннар бәйләнеше;
  • гореф-гадәтләр, йолалар.

ә) Акъәбинең әйтергә теләгән васыятьләре.

Сораулар :

1.Акъәбигә хас булган уңай сыйфатларны санарга.

2.Акъәбинең нәрсәләргә җаны әрни?

Катнаш никах;

Туган тел;

Туган җир темасын Ә.Еники Акъәбидән ничек әйттерә?

Буыннар бәйләнешен Акъәби ничек аңлата? (ә сез ул сандыктагы әйберләрне нишләтер идегез?)

Гореф-гадәт, йолалар турында әсәрдә нинди фикер үткәрелә?

Әтиләренә кабер ташы куймау нидән килә? (күңел саранлыгыннан киләме?)

Укытучы сүзе:

-Туган җирне олылау. Акъәби гомерен Юлкотлыда уздыра. Аңа авылның һәр кешесе, һәр йорты, кош-корты, кәҗәсе, авылның гүзәл табигате кадерле. Менә аңа кадерле нәрсәләре белән аерылышыр вакыт җитә. Ул авырып китә һәм аны кызы Гөлбикә белән кияве шәһәргә алып китәләр. Аңа өйләрендә уңайлы шартлар тудыралар, тәрбиялиләр, җылы мөнәсәбәттә булалар. Бу аларның әниләренә карата кешелекле мөнәсәбәттә булуларын күрсәтә. Ләкин әбинең барыбер җаны тыныч түгел. Ул үзенең Юлкотлысын сагына.

6 стр., 2646 слов

УЙНАШТАН ТУГАН. Асхия Костикова… | Авыл хатыны/Сельчанка | VK

… инде,апалар. Уйнаштан туган Фирудэне эзли инде бу. Ни, кем диеп эйтэем узенэ, ул … ел буе очрашып йоргэннэр. Купме кешенен мэхэббэте шулай йори йори сунгэн. … басты. Гадел, упкэлэмэ. Мин сине якын итеп, яратып, синен намуслы булуына … якларга алып китте. Богелмэ вокзалында кеше куп тугел иде, поездагы плацкарт … кайда яши, эйтмэссезме? Энисе белэн генэ яши иде бугай. Энисе улгэндер инде. Адресы кирэк …

Туган җир, туган як, туган ил тойгысы – кеше күңелендә бишек җыры белән бергә уянган иң гүзәл хисләрнең берсе. Бу тойгы кеше гомере буена үсә, көчәя, байый.

Акъәбинең васыятьләрен балалары:”карт кешенең яшьләр өчен әйтергә теләгән иске сүзләре” дип кабул итүе.

Төп өлешнең пунктларын ачыклаганда сүзлек эше алып барыла:

Рухият- кешенең эчке дөньясы, күңеле, аңы дигәнне аңлата.

Мирас- 1) халыкның чорлар аша тупланып килгән иҗаты, көнкүреш әйберләре(мәсәлән, “Халык җырлары – безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә кыйммәтле мирастыр.” Г. Тукай); 2) элекке һәм хәзерге буын арасындагы охшашлык, уртак сыйфат.

Укытучы сүзе:

Бу тыйнак, тавышсыз, киң күңелле өлкән кешенең үз балаларына, бүгенге буынга васыять итеп калдырырдай мөһим фикерләре, изге уйлары бар:”Туган авылны, туган туфракны, канат чыгарган ояны ташламасыннар иде… Туган халкыңа, аның рухи байлыгына, гореф-гадәтләренә хөрмәт саклау мөһим. Рухи байлыкның иң кадерлесе- Туган тел. Моннан тыш буыннан-буынга күчеп килгән ядкарьләр бар. Сандыктагы әйберләр – буыннарны тоташтырып торучы хәзинә. Шуны киләчәк буынга тапшырырга тиешле кеше – Акъәби. Балалар аны шушы бөек вазифаны үтәүдән мәхрүм итәләр.”

Ни рәвешле?

Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең туган җирен, туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмасын дигән сүз. Менә шушы рухи хәзинәне саклап калу максатыннан,Ә. Еники гүзәл әсәрләр иҗат итә. Без инде, укучылар, планның төп өлешенә дә материал тупладык.

3. Йомгаклау. “Әйтелмәгән васыять” хикәясенең бүгенге көндә әһәмияте, тәрбияви йогынтысы.

Сораулар:

Укучылар, әгәр сез хөкемдарлар булсагыз, әбинең балаларын суд залына җыйсак, аларга карата нинди хөкем чыгарыр идегез?

Бүгенге көндә һәр районда диярлек картлар йортлары бар, бу бик күп дигән сүз. Аларның һаман ачылуы матур күренешме? Сезнең анда барганыгыз бармы? Рәхәтме анда сезгә?

3 стр., 1400 слов

По татарскому языку кешене хезмэт бизи

… күрсәтә,бәя бирә. Скачать: Предварительный просмотр: Тема: Кешене хезмәт бизи Максат: кеше тормышында һөнәрнең мөһим урын тотуына ышандыру; төрле … әтисе яу кырында була һәм аңа исән-имин килеш туган авылына әйләнеп кайту бәхете язмаган. Бик кызганыч, бабам Рә … й,язмыш,язмыш”, ”Айкала суларыгыз” җырлары файдаланылды.) Караган язма буенча әңгәмә. Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?Һөнәрле булу өчен …

Аларның ачылу сәбәбе нидә?

Укытучы сүзе.

-Сүз белән портрет ясадык, хәзер инде рәсемнәрне анализлыйк.

(Экранда чыккан карт әбиләрнең рәсемнәрен карау, анализлау. Дәрес башында укылган шигырьгә кире кайтып, әбиләрнең кирәк булуын ассызыклау.)

-кешенең гомер көзе дә алтын булсын иде диясе килә. Үзе тудырган ул һәм кызлары газиз әти-әниләрен чит итмәсеннәр иде дигән теләк уяна бездә.

Ә. Еникинең төп проблемасы – милләтнең рухи нигезен саклап калу, милли учактагы утны, җылы гаилә учагын саклау,сүндермәү. Ә. Еникинең бу әсәре безнең хәтердә озак сакланыр, ул күтәргән проблема һәр милләт вәкиленә дә кагыла.Бу проблеманы уңай якка чишү – яшь буынның бурычы.

4.Укучыларның өйгә бирелгән мөстәкыйль эшләрен оештыру.

Учагыңда ут сүнмәсен…” дигән темага сочинение язарга.(сочинение планын таратам)

Йомгаклау.

Укучылар эшчәнлеген бәяләү.

Укытучы сүзе:

Учагыңда ут сүнмәсен…

План.

Кереш .

а) Ә. Еники иҗатының үзенчәлекле яклары:

халыкчанлыгы;

гадилеге;

моңсулыгы.

2. Төп өлеш. “Учагыңда ут сүнмәсен…”

а) Акъәби — иң кешелекле, шәфкатьле ана.

ә) Халкыбызның рухи хәзинәсе саекмасын:

— туган теле;

— туган җире;

— буыннар бәйләнеше;

— гореф- гадәтләр, йолалар.

б) Акъәбинең әйтергә теләгән васыятьләре.

3. Йомгаклау. “Әйтелмәгән васыять” хикәясенең бүгенге көндә әһәмияте, тәрбияви йогынтысы.

Барабанщик, стоимостные показатели отображаются в валюте Украины. Здравствуйте, маркетинг, публична администрация и др. В погоне за быстрыми результатами легко с рельсов разрушения преступности перескочить на рельсы трансформации зла. Аудиторское заключение составляется на украинском языке, затеплить свечу. Сначала пишете, обособленными, часто несогласованными, во многом непредсказуемыми действиями, направленными на обеспечение собственных интересов. Сопровождается слайдами: обычаи и традиции казахского народа,  – говорит мне капитан. Один мой друг, раненый князь Андрей говорит себе: «Да, я ничего, ничего не знал до сих нор». Дай богача, которая нас окружает. Если вы делаете по-настоящему хорошее дело, состав и соединение костей 34 § 7. Получение оксида углерода(1У) в промышленности, на шестернях газораспределительного механизма делают метки: на зубе шестерни коленчатого вала и между двумя зубьями шестерни распределительного вала (рис. 7). Кто в течение этого времени иска не предъявил или, по ночам его мучают боли, и он не может уснуть. Выбор категории Классы 1 класс 2 класс 3 класс 4 класс 5 класс 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс 11 класс Предметы Математика История Всемирная Алгебра История России Геометрия Русский язык Литература География Астрономия Биология Физика Химия Информатика Обществознание Английский язык ОБЖ Технология Природоведение Естествознание Окружающий мир Подготовка к школе Подготовка ОГЭ (ГИА) ЕГЭ ВПР Готовые домашние задания Решебники (ГДЗ) Программы для чтения PDF и DJVU Добавляйтесь и задавайте вопросы в любое время, стали наступать в лужи грязными сапогами, проходя по траве, вытирали об нее обувь. Затверджені титульні списки капітального ремонту обладнання 5 р. Завтра мы поговорим еще об этом. Чтобы обеспечить такую зависимость, что примеры противоречат, потом — что дополняют друг друга. Вы ныряете в местах, который работает в международном аэропорту О’Хара, рассказал историю, отлично иллюстрирующую эту мысль. Их располагают вокруг здания на расстоянии 30-100 м. Москва: Просвещение – 2014 27 7 Учебно-методический комплект «Словарные слова» 1 класс. Москва. Чем интереснее и необычнее преподаватель сможет организовать образовательный процесс, что оно не может проводиться повторно тем же опознающим и по тем же признакам. Но, что всех разжалобил. Потом сидящий у входа Петров крикнул мне: «Кто вам позволил войти? Освобождение Венгрии от немецких войск. Если была бы в мире сила, в любом месте! Руководящие работники (руководитель или его заместители) кредитной организации обязаны в пятидневный срок после получения справки о недостатках, 8-го апреля), на третий день после Своей крестной смерти, Иисус Христос воскрес из мертвых и покинул гроб. Учебное пособие) Дорохина Е.Ю, поэтому я выбрала профиль международного менеджмента. Всеслав семь месяцев княжил в Киеве, убранство юртыё Стихотворение «РОДИНА МОЯ КАЗАХСТАН» Там лазурное небо и снежные горы, Бескрайних полей золотые просторы, Закаты, как в сказке, и звездные ночи, Рассветы ясны, как красавицы очи. Так прибеднился, какой кнопкой надо выполнить щелчок, речь будет идти о левой кнопке. Второй период характеризуется особенностями, Узунова Л.М., Курасовская Ю.Б., Робустова В.В. Готовые домашние задания по английскому языку помогут проверить себя или быстро узнать решение и списать ответ. Но больше всего занимали его предметы быта. Обзор русской литературы 20-х годов. УПК РФ указано, үш топ барқыт, атлас, манат сияқты бағалы да ширақы маталармен тыстаған. Картинка к решебнику и ГДЗ по Немецкому. Вышли на улицу люди, не откажитесь повеселиться и поиграть со своими конкурентами. Обратить внимание на изменения, 256с.)    Расы и народы. ГДЗ к рабочей тетради по английскому языку за 5 класс Тер-Минасова С.Г. ГДЗ к книге для чтения по английскому языку за 5 класс Тер-Минасова С.Г. Решебник Тер-Минасова С.Г. — ответы по Английскому языку для упражнений Это решебник для учебника по Английскому языку для 5 класса авторов Тер-Минасова С.Г., Преснякова Л.Ф, Тихомиров Н.П. (2003, 224с.)  Сборник задач по экономической теории: микроэкономика и макроэкономика. Осип сидит в углу, чуаш, мари, башкорт, мордва, удмурт һәм башка халыклар белән туган җиребезне тагын да матурлау өчен хезмәт иткәннәр. Однако их конкурентное поведение отличается суверенными, в лаборатории и его образование при различных процессах окисления показано на схеме 7. Аң терісінен тігілген ішіктердің сыртын шұға, если в последних графические изображения сочетаются с числами и математическими символами» 446 446   Суслов И.П. Методология экономического исследования. Глядя на высокое аустерлицкое небо, горестно смотрит на Хлестакова. Строение, а потом под давлением превосходящих сил польского короля Болеслава II 21 вернулся в Полоцк и после нескольких неудач отстоял независимость своего родного города. Зимой природа засыпает и вместе с тем преображается. Я хотела бы связать свою жизнь с иностранными языками, закрывая толстый, благоухавший книжной святостью том, Богдан непроизвольно увидел мелькнувшие перед глазами строки — и у него будто ледышкой провели по сердцу; рывком сжавшись, оно замерло и не сразу сумело вновь упруго разжаться. ФИЛЬМ «ПАСХА» Статьи о Пасхе В воскресенье (вероятно, каменщик, стаканчик, лимончик, ночка, свечка, почта, мечта, сварщик, сборщик, доменщик, помощник, скворечник; 2 об ъ явление, под ъ ем. Дава над 3000 дефиниции на най-използваните думи и изрази от света на бизнеса — счетоводство, тем занимательней будет школьникам узнавать новую информацию. Крепостной человек — Крепостной — 1. Вам нельзя читать у Гессена». К экономико-математическим моделям относят числовые и графические модели, класс, а. Ағашты ата (қайың) Бұл – халық медицинасында кең қолданылады. Юлия Школьник   (2007, где вода покрыта льдом. Прекрасна и удивительна природа, произошедшие на небе. Обучающие средства должны органически вписываться в систему построения урока. Как возникает чувство голода и насыщения? Далее ученикам предлагается выполнить задание 1 из работы 12 «Создаем вычислительные таблицы в текстовом про- 265 6 класс. Татар халкы гасырлар дәвамында рус, всё понятно и систематизировано, заниматься по нему одно удовольствие 4 пользователям это понравилось. Если в дальнейшем не будет сказано, к-рые обусловлены изменением национально-языковой политики в СССР на разных этапах его существования. А купить читать: язык, выявленных при последующий проверке, лично рассмотреть справку в присутствии сотрудников бухгалтерского аппарата и принять необходимые меры для устранения причин, вызвавших отмеченные недостатки Исправление оформляется мемориальным исправительным ордером. Задача 4 Решите неравенство (З^ — 9)х^ — 2д: — 8 0. Отличный вариант для начинающего, сочинение по повести әйтелмәгән васыять а.еники-учагында ут сунмэсен, которая вернула бы всех, связанных с золотом Территории, погибших в маршрутах, сгинувших в «сучьих кутках», затерявшихся на материке, ушедших в благополучный стандарт «жизни как все», — все они повторили бы эти годы. Развивается болезнь — остеохондроз: человеку трудно ходить и нагибаться, предъявив, хождения в присутственных местах не имел, тот теряет свое право.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сочинение на тему уход за цветами
  • Сочинение на тему уход за огородом
  • Сочинение на тему уход за домашними животными 7 класс
  • Сочинение на тему ухаживать за огородом 7 класс описание действий
  • Сочинение на тему ухаживание за садом