Сочинение на тему учитель на татарском языке

Мой первый учитель: сочинение на татарском

На чтение 3 мин Просмотров 212 Опубликовано 09.02.2023

Кстати, как настроение после вчерашнего?

Тема сочинения на сегодня «Мой первый учитель» на татарском и русском языках, пишем по просьбе читателей сайта Сочиняка.

«Минем беренче укытучым» әсәре

Сочинение «Мой первый учитель» на татарском

Минем беренче укытучым башлангыч сыйныф укытучысы Анна Сергеевна иде. Ул искиткеч укытучы иде, ул безгә барлык фәннәрдә ныклы нигез бирде һәм безгә тырыш хезмәтнең һәм тугрылыкның мөһимлеген өйрәтте. Ул игелекле һәм сабыр иде, ләкин шул ук вакытта өй эше һәм дәресләрдә катнашу турында нык һәм таләпчән иде.

Анна Сергеевна сыйныфта дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итә белә иде, бу бездә укуга мотивация һәм кызыксыну уятты. Ул һәркемгә кирәкле игътибар бирелүен, шул ук вакытта сыйныфның эштән читкә китмәвен күзәтте. Ул шулай ук безне сораулар бирергә һәм биремнәрне критик рәвештә үтәргә өндәде.

Анна Сергеевнадан өйрәнгән иң мөһим нәрсә-Белем-көч. Ул безне беркайчан да өйрәнүне туктатмаска һәм яңа идеялар өйрәнергә өйрәтте. Ул безне йолдызларга омтылырга өндәде, һәм мин аңа беренче укытучым булганы өчен бик рәхмәтле. Аның эш сөючәнлеге һәм фидакарьлеге дәресләре минем белән гомер буе торды һәм миңа бүгенге кеше булырга булышты.

Сочинение «Моя первая учительница»

Моим первым учителем была Анна Сергеевна, моя учительница начальной школы. Она была замечательной учительницей, которая дала нам прочную основу по всем предметам и научила нас важности упорного труда и преданности делу. Она была доброй и терпеливой, но в то же время твердой и требовательной, когда дело касалось домашних заданий и участия в занятиях.

Анна Сергеевна умела сделать занятия в классе веселыми и увлекательными, что поддерживало в нас мотивацию и интерес к учебе. Она следила за тем, чтобы каждому было уделено необходимое внимание, но при этом следила за тем, чтобы класс не отвлекался от работы. Она также поощряла нас задавать вопросы, если они у нас возникали, и критически подходить к выполнению заданий.

Самое важное, чему я научилась у Анны Сергеевны, — это то, что знание — это сила. Она учила нас никогда не прекращать учиться и исследовать новые идеи. Она побуждала нас стремиться к звездам, и я благодарна ей за то, что она была моим первым учителем. Ее уроки трудолюбия и преданности делу остались со мной на всю жизнь и помогли мне стать тем человеком, которым я являюсь сегодня.

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение «Средняя

общеобразовательная школа № 11 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»

«Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» бюджеттагы белем бирү учреждениесе

Тема сочинения:

«Мой первый учитель»

Инша:

«Минем беренче укытучым»

                                                                           Выполнил: ученик 9 В класса  

                                                             Хисаметдинов Артур

                                                                  Учитель: Батталова Р. Г.

                                                                                Башкарды: 9В сыйныфы укучысы

                                                      Хисаметдинов Артур

                                                           Укытучы: Батталова Р. Г.                        

Минем беренче укытучым.

Укытучы, сердәш-киңәшчем Сез,

                                                    Һәрвакытта гадел, түзем дә

                                                            Иң хөрмәтле, матур кеше булып

                                                         Калырсыз Сез күңел түремдә.

Л. Аланлы

         Укытучым! Укытучы апам! Минем өчен изге, кадерле, тылсымлы бу сүзләр!

        Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәч, мине, эчкерсез елмаеп, ягымлы дәшеп, беренче укытучым – Рамилә Габдулхаковна каршы алды. Әле дә ул минем күз алдымда елмаеп басып тора: кап-кара күзле, кара кашлы, дулкын чәчле, түгәрәк якты йөзле.

        Ул безнең сабый күңелебезгә беренче көннән үк ачкыч таба белде, һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Укытучы апабыз безнең белән бергә шатланды да, көенде дә: безне чын кешеләр итеп тәрбияләргә тырышты; намуслы, шәфкатьле булырга өйрәтте. Һәрберебезгә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алды. Матур итеп җырларга, биергә, укырга, рәсем ясарга да Рамилә апабыз өйрәтте.

         Укытучым таләпчән дә, кирәк чакта кырыс та, шәфкатьле дә. Дәресләрне дә бик күңелле итеп үткәрә ул. Аңламаган темаларны кат-кат аңлатырга да вакытын кызганмый. Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга да җавап таба. Һәрберебезнең хәленә керә белә.

      Без мәктәп тормышындагы һәрбер эштә катнашабыз һәм югары урыннар яулыйбыз. Моңа да безне укытучыбыз әзерли. Нинди генә кызыклы уеннар уйлап чыгармый ул. Укытучы гына түгел, ә артист та, язучы да!Укытучыбыз төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда җиңү яулаучы укучылар белән дә горурлана. Ә безнең күңелләрдә тагын да зуррак җиңүләргә ирешү теләге ныгый. Шундый тырыш, уңган булуы аркасында “Елның иң яхшы укытучысы” бәйгесендә җиңеп тә чыкты.

         Рамилә Габдулхаковнаның һөнәре җиңел түгел. Бигрәк тә беренче кат аяк баскан, авырлыкларның, кайгы-хәсрәтләрнең ни икәнен дә белмәгән балаларны хәреф танырга һәм шуның аша дөньяны, тормышны аңлый белергә, сынмаска, сыгылмаска өйрәтү. Укытучы апабыз үз эшенең остазы, шуңа күрә дә еллар үткән саен аңа карата булган безнең хөрмәт хисебез үсә бара. Без тормыш юлыбызда укытучы апабызның нинди зур эш эшләвен тирәнрәк аңлый, күрә башлыйбыз. Чөнки тирә-якка бер күз салсаң, гүзәл корылмалар, биналар, бакчалар, завод-фабрикалар басып тора. Боларның һәрберсендә укытучының хезмәте бар бит, чөнки шунда эшләүче кешеләрне укытучы тәрбияләгән, өйрәткән. Минем уйлавымча, укучылар никадәр югары үрләсәләр, укытучы да шулхәтле югары күтәрелә.

        Шуңа күрә, беренче укытучыбызга без гомер буе бурычлыбыз! Рәхмәт, Сезгә, олы җанлы, киң күңелле, мәрхәмәтле укытучыбыз! Киләчәктә дә бик күп сабыйларга белем бирергә, бик күпләрнең күңел түрләрендә иң кадерле, иң гүзәл кеше булып калуыгызны телим.

       Иншамны  яраткан  шагыйрем  Фәнис  абый  Яруллинның  шигырь  юллары белән  тәмамлыйсым  килә.  Алар  минем  беренче  укытучыма  да  багышланган  кебек.    

                                        Укытучым!

                                        Яшәгән  һәр  көнең,                        

                                        Эшләгән  һәр  эшең    

                                        Сузылсын  якты  бер  нур  булып.

                                         Сайлаган  юлыңа

                                         Гомерең  буена

                     Рәхмәтләр  өелсен  тау  булып.          

ОТВЕТЫ

Инша / УкытучымҺөнәрләр бик күп, аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Ләкин бу һөнәрләргә өйрәтүчеләр кемнәр соң Әйе, училище, техникум, институт, университет дигән уку йортлары бар. Ә аларга кадәр укый торган белем йорты − мәктәп. Балалар җиде яшь тулгач, мәктәпкә киләләр. Менә шушыннан башлана инде һөнәр ияләренең тамыры. Ә шушы яшь, ныгымаган тамырларга су сибүче кешеләр − укытучылар. Алар бу тамырларны ныгыта һәм зур агач булып үсәргә булыша. Минем әйтәсе килгән сүзем дә шушы кешеләрнең берсе турында.
Ул − минем укытучым. Аның мине беренче тапкыр каршы алуы бүгенгедәй хәтеремдә. Әйткән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора: «Исәнме, матурым, без сине яратабыз».
Ул − бик әйбәт укытучы. Гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Безне ярата һәм безнең әйбәт булуыбызны тели. Безнең уңышларга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша.
Дәресләрне дә бик күңелле итеп үткәрә ул. Аңламаган темаларны кат-кат аңлатырга да вакытын кызганмый. Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга да җавап таба. Һәрберебезнең хәленә керә белә.
Без мәктәп тормышындагы һәрбер эшкә катнашабыз һәм югары урыннар яулыйбыз. Моңа да безне укытучыбыз әзерли. Нинди генә кызыклы уеннар уйлап чыгармый ул. Укытучы гына түгел, ә артист та, язучы да!
Укытучы менә шундый оста һөнәр иясе икән ул! Мин укытучымны бик яратам!

258

Отв. дан
2019-04-07 06:13:31
Shagas

  «Мин – укытучы» (эссе)

                                              
                        Килг
ән чакта башка
авырлык,

            
                                                           
Җитми калса көч я
сабырлык.

                                                                 Сиздермичә  ярдәм
иткәнсез,

                                                                             
Сез иң гүзәл кеше икәнсез!

                                                                                                       Фәнис
Яруллин

      
Укытучы… Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган
мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә… Юк, гади сүз түгел бу… Яшәешне алга
этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан
Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын
бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче,
озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.

  
 Җир һаман әйләнә дә әйләнә…
Вакыт елгасы безнең үткән
гомерне кыскартырга теләгәңдәй ага да ага… Шушы вакыт ташкыны эчендә көн дә
иртә белән эшкә ашыгам. Үземнең бик тә шаян ,  үзсүзле, шул ук вакытта бик
таләпчән, нечкә, самими, саф күңелле; һәрнәрсәдән кызык таба белә торган
кадерлеләрем –яраткан укучыларым янына, яраткан эшемә ашыгам….

    
Ярату- кеше күңелен яктыртып торучы кояш шул ул. Кояш җылысыннан башка җир
йөзендә тереклек булмас иде. Әгәр укытучыда чын кешелеклелек сыйфатлары
бөркелеп тормаса, балада шәфкатьлелек тәрбияләп булмас иде. Яратуны сизүгә,
риясыз бала үзен бәхетле хис итә. Ярату- бала күңелен җайга салучы бердәнбер
игелекле көч ул!

       
Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – күзләр, күзләр… Алар төрлечә карый:
кызыксынып, куркып, битараф… Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин
шушы дөньяларны сак кына ачарга,  аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм
итәргә тиеш. Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм
итү, үзенең көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес
икәнен күрсәтү – минем максатым.

      Минем
фикеремчә, яхшы укытучы булу өчен белем генә аз, ә   тәнеңдәге бөтен
күзәнәгең аша син үзеңне укытучы итеп тоя белергә дә тиеш.
Мин һәрвакытта
уйланам: ”Кем соң ул укытучы? Синең хәзмәтеңнең асылы нидә?” Икмәк пешерүче
берничә сәгать эчендә пешергән икмәген күреп сөенә, чәчтараш бик тиз генә вакыт
аралыгында үз эшенең нәтиҗәсен күрә, агроном берничә атнадан үстергән
үсентеләренә шатлана. Ә менә укытучыга эшләргә дә эшләргә … Үзенең хезмәт җимешен
күреп сөенергә, үзен бәхетле итеп сизү өчен аңа бик күп еллар кирәк.

Укытучы күпмедер
күләмдә актер да әле. Ул ”сәхнәгә” үзенең шәхси борчуларын чыгармаска тиеш.
Шуңа да мин, тормышымда нинди генә авырлыклар булса да, класска һәрвакыт ачык
йөз, шат елмаю, якты кәеф белән   кер
ергә тырышам, чөнки мин — Укытучы.        
            

   “Укытучы оста
артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул оста скульптор, ләкин аны күрмиләр, ул яхшы
табиб, ләкин аңа пациентлары бик сирәк кенә дәвалаган өчен рәхмәт әйтә, кайберәүләре,
кайвакыт, дәваланырга да теләми.
Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик
үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән, ”- дигән танылган язучы С.Л.
Соловейчик. Әйе, укучыларымны шатландырып, күңелләрен күреп, ихласлыкларын
сүндермичә, белемгә кызыксыну уятып, эшләргә дә эшләргә….

   Мин укучыларыма
ышанычлы терәк, яхшы мөгалләмә белән, эшемә иҗади якын килеп, эшләргә тырышам.
Ләкин бу гына аз. Үзеңнең куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү өчен бик сабыр, иң
катлаулы ситуацияләрдә дә оптимист булып калырга, кешелеклелек сыйфатларын
югалтмаска кирәк. Мин ышанам: мине алга таба да бик кызыклы педагогик тормыш
көтә.

Автор: 
Бадертдинова Л.Р, башлангыч сыйныф укытучысы.

                       
2016 ел.

Сочинение «Учитель будущего» на татарском



Киләчәк укытучысы – ул үз белемнәрен укучыларга тапшырырга, бу белемнәрнең дөрес үзләштерелүен вакытында тикшереп торырга тиеш. Моннан тыш, балаларга кызык түгел кебек тоелган фәннән дә мавыктыргыч, гадәти булмаган нәрсә эшләргә сәләтле кеше. Киләчәк укытучысы яныннан укучыларның бер дә китәсе килми, мәктәпне тәмамлагач та, алар кабат-кабат аның янына киңәш сорап киләләр. Димәк, ул укучылар өчен тугры дус та.
Киләчәк укытучысы ул, беренче чиратта, үз укучысының ихтыяҗын күрә белүче һәм һәр укучының шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләүче. Бу сыйфатлар киләчәк укытучысында сакланырга тиеш.
Киләчәк нәрсә таләп итә соң? Минемчә, киләчәк укытучысы мобиль булырга тиеш, чөнки көннән-көн мәгълүмат күбәя, тиз генә җавап таләп ителә торган мәсьәләләр арта бара. Нәкъ менә шуңа күрә укытучы тормышта яхшы ориентлаша белергә тиеш, чөнки укытучы – ул үрнәк, ул үз фәненә генә түгел, тормыш юлына, тормыш позициясенә дә, яхшылыкка да өйрәтә. «Киләчәк укытучысы заман белән бергә атларга түгел, ә бер адым алга барырга тиеш», — дип әйтер идем. Мөгаен, бу аның төп үзенчәлегедер.
Киләчәк укытучысы иң заманча гаджетлардан дөрес файдалана белергә тиеш. Чөнки мәктәпләрдә елдан-ел күбрәк техника кулланыла. Мәгълүматлаштыру процессы бара. Укытучы теге яки бу гаджетларны куллана гына түгел, ә яңа версияләрне дә үзләштерергә сәләтле булырга тиеш. Заманча техниканы куллану укытучының эшен җиңеләйтә һәм дәресне төрлеләндерә.
Ә укытучыдан фәнгә тирән белем һәм мәхәббәт таләп итә. Күпчелек укучылар телевизор карый, кәрәзле телефоннардан, компьютерлардан, интернеттан файдалана, аларга бүген мәгълүмат табу кыен түгел. Димәк, киләчәк укытучысының белем дәрәҗәсенә тагын да югары таләпләр куела. Безнең заманда укытучының төп бурычы – укыту гына түгел, ә укырга өйрәтү, ягъни мәгълүмат алу, анализлау һәм аны грамоталы куллану юлын күрсәтү.

Минем һөнәрем – минем киләчәгем

Һәрберебез бала чактан ук булачак һөнәре турында хыяллана, тормышта үз урыны хакында уйлана. Мин үзенең профессиясенең кадерен белүче, яраткан эшенә бөтен гомерен багышлаучы кешеләргә баш иям.

Безнең мәктәптә профессияләр турында күп сөйлиләр, төрле һөнәр ияләре белән очрашулар уздырыла, оешмаларга экскурсияләр үткәрелә.

Менә мин мәктәпнең Туган якны өйрәнү музеенда. Монда намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән якташлар турында сөйләүче материаллар бар. Үз вакытында сыер савучы Е. Ильина һәм бозаулар караучы Н. Романова Ленин орденына лаек булганнар. Алдынгылар арасында “Татарстанның атказанган нефтьчесе”, “Татарстанның атказанган агрономы”, “Татарстанның атказанган терлекчесе” бар. Болар барысы да авылдашларның хезмәт батырлыгы турында сөйли. Безнең авыл үзенең мич салучылар, балта осталары, тегүчеләре белән дан тоткан. Мин үземнең ерак бабайларымның алдынгы тракторчы булулары белән горурланам. 1976 нчы елда бабамның әтисе Андрей фидакарь эше өчен Хезмәт Кызыл Байрагы белән бүләкләнгән.

Һичшиксез, һөнәр сайлау күп факторларга бәйле. Шуларның берсе – кумирың булу. Минем өчен олы абыем Владислав юл күрсәтүче булып тора. Аның әлегә зур хезмәт тәҗрибәсе юк, мәктәп музее экспонатлары сөйли торган дәүләт бүләкләренә ия түгел. Ул әле ике ел элек кенә Лениногорск полтиех көллиятен тәмамлады. Абыем мәктәптә дә яхшы укыды. 9 нчы сыйныфтан соң көллиятнең “Электромеханика һәм электр җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү” бүлегенә укырга керде. Ул бирелеп укыды, анда аңа бар нәрсә дә ошый иде: төркемдәге микроклимат та, тулай торактагы шартлар да, уку бүлмәләре дә. Мин үзем дә бу уку йортында күп мәртәбәләр кунакта булдым.

Лениногорск политех көллияте – шәһәрнең иң дәрәҗәле уку йортларының берсе. Ул 1952 нче елның 2 нче октябрендә Татарстан Республикасы идарәсе “Хезмәт резервлары” әмере белән оешкан. 65 еллык юлы булган уникаль уку йортында минем абый да белем алган.

Уку дәверендә ул күп тапкырлар төрле һөнәри конкурсларда катнашты, грамоталарга, Рәхмәт хатларына лаек булды. Соңгы курста укыганда Казахстанда практика үтте. Укуын отличие белән тәмамлады. Хәзер исә үзенең белгечлеге буенча Әлмәт нефть институтында укуын дәвам итә. Абыемнан менә дигән энергетик килеп чыгасына ышанычым юк.

Абыем Владислав спорт белән даими шөгыльләнә. Кыш көне рәхәтләнеп мине хоккейда уйнау серләренә өйрәтә. Балык тоту белән мавыга, күп укый, әти – әниебезгә хуҗалыкта ярдәм итә, начар гадәтләр белән дус түгел.

Хезмәткә мәхәббәт безгә гаиләдә тәрбияләнгән. Әниебез эш сөючәнлеге белән безгә үрнәк. Әти белән хуҗалыкта эшлибез: техника ремонтлыйбыз, кышка печән әзерлибез, бакчада бәрәңге, малга чөгендер үстерәбез һ. б.

Хәзерге вакытта мин 9 нчы сыйныфта укыйм. Мине дә башкаларны кебек һөнәр сайлау борчый. Тик минем юлым инде сызылган. Бу – абыемның юлы. Мәктәптән соң укуымны политех көллиятендә дәвам итәргә хыялланам, электрик һөнәренә өйрәнәсем килә. Электрик профессиясе шактый яшь. Әлеге белгечлеккә ихтыяҗ көннән – көн арта. Аңа таләпләр дә үзгәрде. Элек примитив җайланмалар турында белем җитәрлек булса, хәзер алдынгы технологияләр тирән белем һәм техник мәгълүмат яңаруын таләп итәләр. Энергетик булу – җаваплы һәм почётлы. Кайчан алар чын батырлык күрсәтәләр. Электролинияләрдә, җитештерүдә еш кына аварияләр була. Мондый хәлләрдә энергетиклардан профессиональлек һәм кыюлык таләп ителә. Нинди дә булса сәбәпләр аркасында электроэнергия сүндерсәләр, күңелсез була. Әйтерсең, тормыш тукталган. Һәм кабат яктылык! Энергетиклар, тылсымчылар кебек: җитешсезлекләрне бетерәләр, ут кабызалар, кешеләрне куандыралар. Менә ул нинди кирәкле, шәфкатьле һәм заманча һөнәр!

Егоров Вячеслав

Егоров Вячеслав

метки: Татарск, Учительница, Любимый, Первый, Профессия, Любимая, Учитель, Булып

Т атарстан Р еспубликасы Минзәлә му ниципаль районы

Урыс урта гомуми

Мин — укытучы

(Эссе)

Төзеде: Габдуллина Әнисә Өлфәт кызы,

I

башлангыч сыйныф укытучысы

2015

Бу дөньяга без килгәнбез икән,

Юкка түгел, юкка түгелдер…

Наҗар Нәҗми.

Бер кеше дә бу тормышка юкка гына килми. Һәркем үзенең миссиясен үтәргә тиеш.Үз юлын таба алган очракта гына, кеше бәхетле була. Мин үземнең дөрес юлдан баруымны тоям. Укытучы хезмәтенә мин очраклы гына килеп эләкмәдем: кечкенәдән үк дус кызларым белән укытучылы уйнарга ярата идек. Бу уенны шулкадәр яратып уйнадык, бар кешедән качып уйнавыбызга карамастан, берәрсе килеп чыгып уеныбызны бозса, кәефебез китә иде. Безнең “сыйныф журналы” да, мәктәп өчен кирәк булган башка әсбаплар да алдан хәстәрләнеп куела иде.

Үз һөнәремне табуыма мин чиксез шат. Менә егерме алты ел укытучы булып эшлим. Узган юлларымны, яшәгән елларымны мин чылбыр белән чагыштырыр идем. Иң кечкенә ара — кыюсыз гына мәктәп ишеген ачып кереп, укытучы булып эшли башлаган елым булыр. Хезмәт юлым 1988 нче елда Татар Мөшеге урта мәктәбендә башланды. Ул мәктәптә озак эшләргә туры килмәде, Урыс авылына башлангыч сыйныфлар укытырга кайттым. 1989 нчы елда башлангыч мәктәп урта мәктәпкә әйләнгәч тә, бик теләп шунда калдым. Аннан соңгы буыннар бераз озынаеп, шомарыбрак күренер иде. Елга ел охшамаган кебек, бу буыннар да төрле булыр иде. Укытучының бит бик актив чорлары да,уйга чумган, идея эзләгән, үз-үзе өстендә эшләгән еллары да була. Укытучы һөнәре шундый: ул башларны күккә тигерердәй куанычлы мизгелләрдән дә һәм борчу-мәшәкатьле йокысыз төннәрдән дә тора. Бу һөнәрне мин җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне кеше итәргә омтыла.

23 стр., 11240 слов

Инша кеше уз язмышына узе хужа – Материал : «Бәхетле булу өчен …

… Фәрит. Барча укытучы хәйран кала. Үзен гарип дип санамый Фәрит. Урта мәктәпне яхшы гына тәмамлаганнан соң, … ре Әлфия көн-төн эштә, биш баланы үстереп, кеше итәргә тырыша. 1951 елның көзендә Фәрит 4нче … әнче үк маңгайга языла, диләр. Күп кеше, язмышка буйсынабыз, дип, эчкечелеккә сабыша, хәер сорашып йөри … ре Әлфия көн-төн эштә, биш баланы үстереп, кеше итәргә тырыша. 1951 елның көзендә Фәрит 4нче …

Чын укытучы нинди була соң? Минемчә, нинди генә гыйлемгә ия булма, әгәр балаларны яратмыйсың икән, син беркайчан да чын укытучы түгел. Балалардан үзеңне бик өстен тоеп, масаеп, тәкәбберләнеп сөйләшү дә сине алардан ерагайта гына. Ә инде балага тавыш күтәрү — ул укытучының көчсезлеге, дип саныйм мин. Янәшәдә торган кешеләр үзара кычкырыша икән, бу вакытта аларның йөрәкләре ераклашкан була, диләр. Балага тавыш күтәргән укытучы белән бала арасында да зур упкын пәйда була. Бу мохиттә укыту – тәрбия эшен алып бару турында сүз урынсыз. Бала белгәнен дә әйтеп бирә алмаячак. Без һәр балага шәхес итеп карарга тиеш. Тавыш күтәрүдән, бала шәхесен кимсетердәй сүзләр әйтүдән сакланырга кирәк. Түбәнсетелгән кешенең башы аска иелә,ул югарыга таба күтәрелеп тә карамый, аның хыяллары да чикле була. Андый кеше тормыш агымына ияреп йөзә, әйтерсең лә, диңгездәге бер йомычка. Тәрбия процессында менә шушындый хаталар кылынмаса иде. Уку йортларында юкка гына безгә – укытучыларга – психология фәнен укытмадылар. Ярый да зур мәктәпләрдә психологлар эшли, безнеке кебек авыл мәктәпләрендә баланың рухи халәтен тоеп, психологик ярдәм күрсәтү сыйныф җитәкчесе һәм фән укытучылары өстендә.

Бигрәк тә, мәктәпкә яңа гына килеп кергән беренче сыйныф укучысы безнең ярдәмебезгә мохтаҗ. Алар яңа дөньяга килеп кергән кебек, бар да ят була. Шул вакытта сыйныф җитәкчесе аларның ышанычлы терәгенә, киңәшчесенә, саклаучысына һәм яклаучысына әйләнә. Алга таба балаларның индивидуаль үзенчәлекләрен ачыклыйсың һәм сәләтләрен үстерүгә булышасың. Башлангыч сыйныфларда дүрт ел буе укучыларның үсешен күзәтәсең, алар үз балаларың кебек күңелеңә кереп урнаша. Бер караганда ни кызганыч, дүртенче сыйныфны тәмамлауга, алар китә дә бара. Ләкин икенче елны, беренче сентябрьдә бу балалардан калган бушлык хисен, үзләренең кызыксыну тулы күзләре белән мөлдерәтеп караган, риясыз, самими, “беренче”ләр тутыра. Менә шулай еллар арты еллар уза. Шунысы сөенечле: балаларыбыз, укып чыгып, төрле үрләр яулый, һәркайсы тормышта үз урыннарын таба баралар. Безнең хезмәтебез җилгә очмый, димәк. Михаил Светлов “Чын укытучы – сине һәрчак тәрбияләп торучы түгел, ә сиңа үз-үзең булып калырга ярдәм итүче ул” , – дигән. Мин бу сүзләр белән килешәм.

Без балаларны төрле кәефләре , төрледән-төрле холык – фигыльләре һәм темпераментлары белән, ничек бар – шулай кабул итәбез. Бер балага тәрбия чарасы, икенче балага туры килмәскә мөмкин. Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләргә корылмаган. Ул һәрчак эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда. Аның өчен педагогик камиллеккә омтылу, иртәгесе көн белән яшәү, үз укучыларыңның мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен белеп, аларны үз балаңдай якын күреп, киләчәк тормышка әзерләү хас. 21нче гасыр баласын укыту-тәрбия кылу укытучы алдына бик зур бурычлар куя. Ул заман белән бергә атларга, бер адым да артка калмыйча, яңа алымнар, методлар, технологияләр үзләштерергә бурычлы. Бу нисбәттән, мин үзем 21 нче гасыр балаларын укытырга мөмкинлеге бар укытучы дип саныйм.

3 стр., 1204 слов

Рассуждение по татарскому языку : «Мин- укытучы»

… укытучым “4”ле куйды,”-ди .Әни тыңлап торды да : “И балам, укытучы бервакытта да ялган билге куймый, әзерләнүең җитмәгәндер, ныклап … көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым. Минем фикеремчә, яхшы укытучы булу өчен белем ген … бәхетле хис итә. Ярату- бала күңелен җайга салучы бердәнбер игелекле көч ул! Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – …

Әйе, тормышта һәркемнең үз сукмагы, үз юлы. Кеше аны үкенмәслек эшләр башкарып үтәргә тиеш. Укытучыга исә икеләтә бурычлар куела: үзенә дә үрнәк булырга, язмышларын ышанып аның кулына тапшырган балаларга дөрес юл да күрсәтергә тиеш ул.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сочинение на тему хочу стать следователем
  • Сочинение на тему учитель моими глазами
  • Сочинение на тему хочу стать полицейским в будущем
  • Сочинение на тему учитель моей мечты
  • Сочинение на тему хочу стать поваром 5 класс