14 нче февраль – Гашыйклар көне.
Мәхәббәт — дөньяда булган
иң изге хисләрнең берсе. Һәрбер йөрәк аны яңарта. Ә кайбер йөрәк аны биш-ун кат һәм аннан да күбрәк мәртәбә
яңартадыр әле. Һәр кыз үзен Зөһрә, ә егет Таһир итеп тоеп, сафлыкка, матурлыкка
омтыла, үз йолдызын эзли. Ә бер-берсен табып өлгергән йөрәкләр мәхәббәт
диңгезендә йөзәләр. Ә нәрсә соң ул МӘХӘББӘТ? Минемчә, һәр йөрәк аны үзенчә
аңлый, үзенчә кабул итә, бу, билгеле, кешенең рухи дөньясыннан тора. Гасырлар
буе бөек философлар, галимнәр, язучы-шагыйрьләр әлеге сорауга җавап эзләп баш
ватканнар, әмма әлегә хәтле берәү дә мәхәббәтнең төгәл формуласын яки
кагыйдәсен уйлап тапмаган. Татар язучысы Әмирхан Еники әйтүенчә: «Мәхәббәт
– ул йөрәк эше. Бернинди исәп-хисап
мәҗбүр итү, көчләү, ялыну-ялвару белән тудырып булмый аны. Туса ул, чәчәк
бөресе ачылгандай, бары үзеннән-үзе һәм үз вакыты белән генә туа”. Шуңа күрә,
әгәр мәхәббәтнең асылына төшенергә теләсәң, акыллы һәм тәҗрибәле кешеләрнең
язмаларын укырга кирәк. Аларның фикерләре белән танышкач, кайберсе белән
килешәсең, я бәхәскә керәсең, я мәхәббәтнең уйдырма булуына инанасың. Ә
мәхәббәт турында канатлы сүзләр бик күп, мәсәлән, Нури Арслан:” Мәхәббәткә
рөхсәт сорамыйлар. Мәхәббәткә рәхмәт әйтмиләр. Ул бүләк тә һәм бурыч та түгел, мәхәббәтне
гаеп итмиләр”,- дип ышандыра. «Мәхәббәт дигәннәре шундый четерекле нәрсә инде
ул. Ашыксаң – ялгышасың, сабыр итсәң – соңга каласың”, — дип уйлый Ләбибә
Ихсанова. Ә менә Хәй Вахит: ”Чын
мәхәббәт бер генә тапкыр, бер генә кешегә була”, — дип кырт кисә. Ә. Еники беренче мәхәббәтне бөтенләй санга
сукмый кебек, ул:”Яшь чактагы беренче мәхәббәт бит ул күп вакытта беренче исерү
генә булып чыга. Ә чыны соңрак, акылга утыргач, ак белән караны аера башлагач
килә… Чын ярату ул бары йөрәк эше генә түгел, ул – акыл эше дә. Яратканда,
кешене кашына да күзенә генә карап яратмыйлар. Мондый ярату балалыктан чыкмаган
яшүсмерләрдә генә була. Яратканда, кешенең акылын да, характерын да, кем булуын
да, ниһаять, эшен, кәсебен дә яраталар. Боларның барысын да йөрәк әллә сизә,
әллә юк, ә менә акыл аңларга, акыл белергә тиеш. Кеше үз хисенә үзе хуҗа була
ала. Димәк, ярату хисе дә — кешенең үз ихтыярында: теләсә — ярата ала, теләмәсә
— юк”, — дип уйлый. Мөсәгыйт Хәбибуллин
да аның фикере белән килешә кебек: «Яшьлектәге мәхәббәт – язгы ташу гына бит
ул”, — ди. Бу абыйларның сүзләренә каршы Әхсән Баяныкы фикерен алсак:
”Мәхәббәттән күз яшьләре түгелгән чаклар… Кайда алар? Ул чактагы
көчсезлегемнән хәзер дә оялам. Инде тынычмын. Ләкин элекке белән чагыштырганда
бәхетлеме мин?” – дип икеләнә бит ул… Бәлки, дуслар, «Нәрсә ул мәхәббәт?”
дигән сорауга җавап эзләп баш ватканчы, бары тик парларыгыз белән яратышып,
бер-берегезне хөрмәтләп яшәргә генә кирәктер. Үзеңне бәхетле итеп тояп өчен
сәбәп табылып кына тора бит, мәсәлән, 14 нче февраль – Гашыйклар көне. Ни өчен
сезгә бу көнне сөеклегезгә бүләк әзерләп, ярату хисләрегезне әйтмәскә?! Гомер
бит ул тиз үтә, иртәгә калдырсагыз соң булмасмы, үкенмәссезме?!
Р.КАНГАЗИНА.
Әйе, чыннан да, нәрсә соң ул бәхет? Һәркем үз-үзенә шушы сорауны бирәдер. Кемдер бәхетне рухи байлыкта, кемдер сау-сәламәт булуда, кемдер дуслар күплектә, мәхәббәтен табуда, гаиләдә, хезмәттә, әти-әнисе исән булуда, матди яктан тәэмин ителүдә күрә. Алар, бер-берсе белән тоташып, бәхет чылбырын тәшкил итәләр. Санаганнарның берсе генә булмаса да, бу алтын чылбыр…
Кош — очар, кеше бәхет өчен яратылган, ди бит халкыбыз. Әйе, чыннан да, кеше гомере буе үз бәхете өчен көрәшеп яшәргә хаклы. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә дә бит: бәхет — тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе, диелгән. Бәлки, бәхет — азрак михнәт күреп, күбрәк рәхәт кичерүдер. Ләкин, бәхетсезлек күрмичә, бәхетле булып булмый бит. Күрәсең, бәхет төшенчәсенә кешеләр үз тормышы тәҗрибәсеннән чыгып бәя бирә.
«Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә», «Бөтен илнең тормышы яхшырганда гына без бәхетле була алабыз икән», «Бәхетсезләргә ярдәм итү, аларга кул бирү — бәхетле булуның бер шарты ул» дигән сүзләрне дә әйткән олуг әдипләребез Габдулла Тукай һәм Фәтхи Бурнашлар. Шулай ук татар әдәбиятында да бәхет төшенчәсе һәм аның кеше тормышында нинди роль уйнавы турында язылган әсәрләр бик күп. Мәсәлән, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр», Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр», Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме», Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» һәм башкалар.
«Нәрсә соң ул бәхет?» — дигән сорауга депутат һәм яраткан шагыйребез Разил Вәлиевнең дә фикере бик урынлы: «Бәхет ул һәрвакыт алда була. Гомумән, бәхетле мизгел генә булырга мөмкин. Сагынып сөйләрлек гамәлләрең, дусларың булсын. Бәхет, оҗмах шикелле, һәрвакыт алда. Оҗмах һәрвакыт алга дәшеп тора. Ул шундый хыялый, серле бер көчтер инде. Бүген үзен бәхетле дип санаган кеше, минемчә, бәхетле түгелдер. Ул фәкать шатлык, канәгатьләнү кичерә.Бәхет ул матди хәлдә була алмый, аны тотып карап булмый. Күңел түрендәге хис, рухи халәт ул. Сау-сәламәт, бәхетле булыйк!»
Гомумән, бәхетне мин гел алга омтылып яшәүдә күрәм. Кеше үз алдына куйган ниндидер максатларга ирешеп, яңадан үз-үзенә максатлар куеп, шуңа омтылып яшәве белән көчле. Кешене хыял, өмет яшәтә, диләр бит.
Шәхсән үземә килгәндә, өйдә мин — үз балаларыма, тормыш иптәшемә, ә инде эштә укучыларыма, хезмәттәшләремә кирәк булуымны тоеп яшәвем белән бәхетле.
Аллаһ Раббыбыз Җирне һәм күкләрне, алар арасында булган барча мәхлукатны нинди гүзәл итеп яралткан. Бу гүзәллек эчендә иң камил итеп адәм баласы яралтылган. Үзеңнең кеше булуың, барча мәхлукаттан өстен булуың бәхет түгелмени? Әмма без күп вакыт канәгать була белү хисен югалтып, үзебезне бәхетсез сизәбез. Бу дөньяда яшәү — ул бер сәяхәт. Сәяхәт итүче үзе белән никадәр күп әйбер алса, аңа хәрәкәтләнү өчен уңайсыз була. Ул иркен сулап, рәхәтләнеп йөрсен өчен әйберләренең җиңелчә һәм җитәрлек кенә булуы шарт. Ә без еш кына бик күпне телибез, теләгебез үтәлгән саен, нәфсебез тагын да арта төшә, һәм тынычлыгыбызны югалтабыз, азапланабыз, алдашабыз, урлашабыз, җинаять юлына басабыз, кешегә бирелгән гүзәл сыйфатларны да югалтып бетерәбез. Хәтта үзебезнең иң якыннарыбыз булган әти-әниебез, туганнарыбыз белән дошманлашабыз һәм араларны өзәбез. Иң кызганычы — барча нәрсәне юктан бар иткән һәм ике дөньяның хуҗасы булган Аллаһ Раббыбызны дә онытып җибәрәбез, иманыбызны байлыкка алыштырабыз.
Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә (14 нче «Ибраһим» сүрәсе, 7 нче аять): «Минем биргән нигъмәтләремә шөкрана кылучыларга Мин нигъмәтләремне арттырып бирермен, көфранә кылучыларга, зарланучыларга газабым каты булыр», — диде. Димәк, нигъмәтләребез күп булсын, үзебез дөньяда һәм Ахирәттә бәхетле булыйк, дисәк, иң элек барына канәгать булырга һәм шөкрана кылырга кирәк. Күзләребез күрә, колаклар ишетә, ис сизәбез, тәм тоябыз, йөрибез, кулларыбыз белән төрле эшләр эшли алабыз, бәхет түгелмени? Матур-матур йортлар төзеп, матур келәмнәр, җиһазлар алабыз. Аларны күзебез күрмәсә, бу гүзәллектән безгә рәхәтлек булыр идеме? Кош сайрауларын, чишмә челтерәвен, яңгыр шыбырдавын тыңларга яратабыз. Әгәр ишетмәсәк, болар безгә шатлык китерер идеме? Матурдан-матур киемнәр алып, кешеләр янында мактанып йөрергә яратабыз. Аякларыбыз йөрмәсә, өйдә утырсак, кирәк булыр идеме икән безгә кыйммәтле туннар? Сау-сәламәт булуыбыз зур бәхет икән, ә без шуңа шөкрана кылабызмы? Канәгатьме?
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә:
«Һәркем үзенең һәр буыны өчен һәркөнне сәдака бирсен. Ике дошманны килештерү — сәдака, юлчыга ярдәм итү — сәдака, яхшы сүз — сәдака, намазга баручының һәр адымы — сәдака, юлда кешеләргә комачаулык ясаучы әйберне алып куюың — сәдака», — дип әйтте.
Бу хәдистә иң беренче итеп ике дошман кешенең арасын төзәтү турында әйтелә. Кайсы да булса бер җирдә, бер авылдамы, бер коллективтамы, үзара дошман ике кеше бар икән, аларны килештерү — фарыз-кифая. Әгәр алар дошман хәлендә яшиләр икән, авылның бар халкы, яки бөтен коллектив гөнаһлы була, һәркем көченнән килгәнчә аларны дуслаштыру өчен тырышырга тиеш. Бу очракта ялганлау да гөнаһ түгел. Ә без нишлибез? Ике кеше арасында низаг чыкканын, яки үпкәләшкәнен белсәк, әле бер якка, әле икенче якка куәт биреп, шуннан сөенеч табып яшибез.
Оныта күрмик, бервакыт безгә дә шулай «куәт» бирүчеләр табылыр. Әмма изгелек эшләү өчен дуслаштыру нияте белән үзара дошман булган кешеләрне эзләп йөрү дә кирәкми. Кайберәүләр әйтер: «Безнең авылда андый кешеләр юк, мин ничек итеп сәдака бирим, кемне дуслаштырыйм», — дип. Пәйгамбәребез: «Сәдаканы үзеңнән башла», -диде. Әйдәгез, үзебездән тотыныйк. Бәлки күңелебездә күпмедер көнчелек, хөсетлек, кемгәдер үпкәбез, кемнеңдер уңышыннан көнләшү бардыр. Менә шушы хисләр безне эчтән корт кебек кимерә бит. Гүзәл дөньяда яшәвебезне кыенлаштыра, авыруга сабыштыра. Гаеп кемдә? Үзебездә бит. Хисләребезне тезгенли белмибез, кемгәдер юл куя белмибез, кеше сөенеченә шатлана белмибез. Башкаларга килгән сөенечкә ихластан шатлана белсәк, безгә начарлык кылганнарны чын күңелдән гафу итә алсак, шөкрана кылучы да, сәдака бирүче дә, араларны төзәтүче дә булырбыз, иншаллаһ.
Юлаучыга, сәфәрдәге кешегә булышу, ярдәм итү дә — сәдака. Юлга чыккан кеше үз авылыннан, танышларыннан читтә була, һәм инде ниндидер уйламаган-көтмәгән мәшәкать килеп чыкса, бөтенләй ят булган бер кеше аңа ярдәм кулы сузса, әлбәттә, юлаучы чиксез шатлана. Ярдәм итүче дә — зур игелек кылучы, ягъни сәдака бирүче санала. Бүген әле һәркемнең дә машинасы юк, кешеләр очраклы машинага ышанып юлга чыгарга да мәҗбүр.
Машинада баручылар истә тотсын иде: юл кырыенда кул күтәреп торучыны игътибарсыз калдырмыйк. Килер бер көн, кулларыбызны күтәреп Аллаһтан нидер сорарбыз. Безнең күтәрелгән куллар ул көнне буш калмаслармы? «Теләгем кабул булмады», — дип ул көнне кемгә үпкәләрбез? Без Аллаһның биргән нигъмәтенә шөкрана кылучы булырбызмы?
Халык: «Яхшы сүз — җан азыгы, начар сүз — баш казыгы», — ди. Ә без күркәм сүзләр әйтәбезме? Аны кемнәргә әйтәбез? Өйдә якыннарыбыз белән матур итеп сөйләшеп утырабызмы, әллә хуҗаларыбыз алдында ялагайланыр өчен генә итагатьле булып, игелекле сүзләр кулланабызмы? Бүген: «Бик саваплы бер дога укыйсым, өйрәнәсем килә, сүрәләрнең кайсын укысам, саваплырак булыр икән?» — дип йөрүчеләр күп. Әгәр саваплы буласың килә икән, башкалар белән күркәм мөгамәләдә бул, ихлас сүзләреңне кызганма, башкаларны хөрмәт ит, кимчелекләрен гафу ит. Үзеңне яныңдагы кеше урынына куеп кара. Үзеңне яратасың икән, башкаларны да ярат. Үзең күркәм сүзләр ишетәсең киләме, башкаларга да шундый сүзләр ишеттер. Берәр кешенең кимчелеген күреп, эчең поша икән, ә синең үзеңдә дә күпмедер кимчелек бардыр, башкаларның да сиңа ачуы чыгадыр, шуңа тизрәк төзәлергә тырыш. Әллә үзгәрә алмыйсыңмы? Алайса, башкаларга ник үпкәлибез?
Әти-әниебезгә, хатыныбыз, балаларыбызга матур сүзләрне күпме әйтәбез? Хәлләрен сорашып, сөйләшеп утырабызмы? Пәйгамбәребез: «Үзеңнән соң сәдака гаиләңә тиеш», — диде. Кешеләр янында матур булып кылансаң да, Аллаһ каршында тәкъва булам, дип тырышсаң да, гаиләңне кайгыртмасаң, алар белән күркәм мөгамәләдә була алмасаң, яки кешеләрнең үзеңә файдалы булганнары белән генә үзеңне күркәм тотсаң, бу изгелекме, әллә монафикълыкмы? Аллаһ кешене гүзәл сурәттә яралтты, аның сүзләре дә үзенең асылына муафикъ булырга, Аллаһ аңардан канәгать калырлык күркәм булырга тиеш. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә (2 нче «Бәкара» сүрәсе, 263 нче аять): «Яхшы сүз рәнҗеп биргән хәердән яхшырак», -диде.
Әлбәттә, сәдаканың иң әҗерлесе һәм мәҗбүрие — фарызларны үтәү һәм хәрамнан тыелу. Акылның шөкранасы — намаз, сәламәтлекнеке — ураза, байлыкныкы — зәкят, хаҗ. Аллаһның биргән нигъмәтләренә шөкрана кылучы фарызларны үтәүдән, хәрамнардан тыелудан зур сөенеч таба, аның барча күзәнәкләренә дә шатлык иңә, чөнки Раббылары каршындагы бурыч үтәлде. Дөнья яралтылганда яралтылып, Раббысын күргән һәм иман китергән җан Җир йөзендә намаз вакытында Хак Тәгалә белән кавыша. Шуңа күрә дә намаз укучылардан нур бөркелеп тора. Намаз укучының җаны тантана итә. Ә укымаучының җаны — хәсрәттә. Ул әллә нинди байлыклар, кәеф-сафа корулар, исерткеч эчемлекләр белән җанын тынычландырмакчы була, әмма булдыра алмый. Җаны тынычсыз кеше канәгать була алмый, андый бәндәдә нур булмас. Шуңа күрә намаз укучы гыйбадәткә бәйрәмгә әзерләнгән кебек хәстәрен күрә, җаны Раббысы белән очрашуга әзерлек тантанасын кичерә. Ихластан намаз укучы кеше гыйбадәт урынында үзен Раббысы белән янәшә хис итә. Ул вакытта аның өчен Аллаһ кайдадыр еракта түгел, ә каршысында, янында, һәм инде ул үзе гүя җирдә түгел, ә күкләргә күтәрелә. Намаз укучы инде үзен дөньяның барча мәшәкать-борчуларыннан, ваклыкларыннан өстен итеп сизә, аның күңеле аркылы Раббысының барча сыйфатлары һәм гүзәл исемнәре үтә һәм ул чиксез бәхетле булу хисен кичерә. Андый кешенең намазда әйткән һәр зикере, догасы, һәр укыган сүрәсе аның үзенә генә түгел, ә янәшәсендәге кешеләргә, барча мәхлукатка сөенеч-шатлык китерә. Менә шул инде чын намаз була һәм без шуңа омтылырга тиеш. Ашыгабыз, чабабыз, дөнья куабыз, әйдәгез, әз генә тукталыйк, ял итеп алыйк, тәнебезгә генә түгел, җаныбызга да Раббысы белән очраштырып, рәхәтлек бирик. Бер көн килер, без куа торган дөнья безне үзеннән куар. Аллаһ кушканча яшәмәсәк, җаныбыз Раббысы каршына ничек кайтыр, мәңгелегебездә үзен ничек хис итәр?
Һәр буынның сәдакасы — намазны мәчеткә барып укуда. Бер көн килер, йөри алмабыз. «Аллаһны искә алырга җыелган кешеләр, шул җыелудан шифа табарлар», — диде Пәйгамбәребез. «Мәчеткә баручының һәр адымына бер савап булыр һәм адымы табан озынлыгы белән үлчәнер» һәм «Мәчеткә баручыга да, аннан кайтучыга да, барган саен да, кайткан саен да Аллаһ Җәннәттә табын әзерләр», — дигән хәдисләр бар. Күзләребез күрә икән, әле аякларыбыз йөри икән, аларның шөкранасы итеп, әлбәттә, мәчеткә йөрик. «Шөкрана кылучыларга арттырып бирермен», — диде Аллаһ Тәгалә. Сәламәтлекне хастаханә юлында гына түгел, ә мәчет юлында күбрәк эзлик. Хакыйкатьтә дә шулай бит: мәчеткә еш йөрүче өлкәннәребез хастаханәгә сирәгрәк баралар. «Караңгыда мәчеткә баручыларның Кыямәт көнендә йөзләре якты булыр», «Азапланып мәчеткә баручыларга әҗер-савап икеләтә булыр», — дигән хәдисләр дә бар. Ә без әле караңгылыкны, әле пычракны, әле яңгырны, әле эссе кояшны сәбәп итеп, мәчеткә бармаска тырышабыз. Әйткәннәр бит: «Теләгән кеше әмәлен таба, теләмәгән кеше сәбәбен таба», — дип. Сәбәпне табарбыз, әмма барысын белеп, күреп торучы һәм Кыямәт көнендә гадел хөкем чыгаручы Аллаһ бар. Аның хозурына баргач, тел түгел, сүзләр түгел, кылган гамәлләребез генә кыйммәткә ия булачак. Шулай булгач, мәчеткә йөрмәвебезгә, намаз укымавыбызга ураза тотмавыбызга, сәдака бирмәвебезгә аклана торган сүзләр сәбәпләр тапмыйк, Аллаһ каршында аларның кыйммәте юк. Тизрәк тәүбәгә килик һәм изге гамәлләр кылыйк, җаныбыз тыныч булыр.
Бүген һәркем диярлек юлда. Кешегә комачаулаучы әйберне алып кую яки чүп ташламау — менә бу да сәдака. Трамвайдан төшкәч, билетыңны җиргә ташладың икән, менә инде бу да иманның зәгыйфьлегенә бер дәлил. Без бүген ничек яшибез соң? Ике күрше, өендәге чүпне нинди дә булса савытка тутырып, урамга чыгарып түгә дә, янәшә утырып урамнарның пычрак, чүпле булуыннан зарлана, тәртип урнаштырмый, дип, авыл җитәкчесен, хөкүмәтне сүгә. Урамнардагы, чирәмлекләрдәге, елга буйларындагы, урман кырыйларындагы чүп өемнәренә карап та иманыбызның ни дәрәҗәдә икәнен билгеләп була. Хәдистә әйткәнчә, без юлда комачаулый торган әйберләрне алып куючы булсак, хәзерге кебек чүпләүче булмасак, үзебез өчен дә, иманыбыз өчен, җәмгыять өчен дә яхшы булыр иде. Җәмгыятькә файдалы икән, димәк, сәдака.
Нәрсә генә эшләсәк тә, әлбәттә, Аллаһ ризалыгы өчен эшләү кирәк. Аллаһ риза булсын өчен тырышып тормышын алып баручы, башкалар сөенгәннән шатлык хисе кичерүче чын бәхетле кеше була. Аллаһ Раббыбыз хакыйкый бәхетебездән аермасын, вакытлыча гына булган дөнья байлыкларын гына бәхеткә санап, җәннәт нигъмәтләреннән мәхрүм кала күрмик. Бәхет ул — дөнья һәм Ахирәт байлыкларын тигез күреп, икесеннән дә тәм таба белүдә.
Ахирәт өчен дип, дөньядан бөтенләй ваз кичү дә дөрес түгел. Дөнья малына Ахирәтеңне алыштыру да акылсызлык. Барысына канәгать булып, шөкрана кылып, Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйп булсын.
Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ,
Татарча сочинение “Ярату”
Сочинение на татарском языке на тему “Ярату”Нәрсә соң ул ярату? Бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирер иде. Ярату ул − сөю, гашыйк булу. Мәхәббәт кеше күңеленә үтеп керсә, туң йөрәкне дә эретә, һәм шунысы бәхәссез: ул − мәңгелек.
Мәхәббәт темасы − әдәбиятта да мәңгелек тема. Сөя белгән кешенең күңеле дә матур була. Шуңа күрә чын сөю темасына язылган әсәрләр укучыга сихри көч бирә, яшәү дәртен арттыра.
Гашыйк булган кешенең күңеле чистара, сафлана бара, минемчә. Җир йөзендә мәхәббәт яши икән, димәк, тормыш дәвам итә, һәм ул матурлыклардан тора. Минемчә, ярату ул − булмастайны да булдыру, сөйгәнен өчен һәрнәрсәгә әзер булу.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Ярату” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)
Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта, — дип шагыйрь бик дөрес әйткән. Әйе, күңел агачына кунган мәхәббәт кошын кешеләрдән яшерү кыен нәрсә: күзләрең һәрчак аны эзли, аякларың ул яшәгән, ул йөргән сукмакларга алып китә… Хисләрне яшь, тәҗрибәсез чакта башкаларга сиздермәү аеруча катлаулы. Язучы әйтмешли, авыз я көлә, я елый шул.
Әмма һәр гашыйк кеше кич саен Борһаннар турыннан бозау эзлидер диеп булмый. Мәхәббәтнең төрлесе була бит. Бар алда әйтелгәнчә хисләре ургылып ташыганнар, бар сабыр гына яратучылар… Җир йөзендә күпме кеше яшәсә, шул кадәр гыйшык бардыр. Һәр мәхәббәтнең үз тарихы, үз төсе була.
Сүзем яратуларын һәр почмакта кычкырып йөргәннәр турында түгел, ә сабыр итеп, түземлек белән сөйгәннәрен көткәннәр, күп еллар яратуларын беркемгә, хәтта ярларына белгертмичә яшәгәннәр хакында. Әйе, андыйлар сирәк, алар турында язучы-шагыйрьләребез дә артык язмый. Шуңа күрә мисалны әдәбияттан түгел, ә тормыштан китерергә кала.
Нәкъ әкияттәге кебек яшәгән, ди, булган, ди, бер кыз. Көннәрдән бер көнне бу кыз гашыйк була. Ләкин ул үзенең яратуын беркемгә дә сиздерми, хисләрен мең кат йозак эченә бикләп куеп сабыр гына ярата. Сөюен белгертергә мөмкинлекләр бик күп булса да, кыз шулай тәрбияләнгәнгәме, әллә башка сәбәпләр аркасындамы, йөрәген ачмый. Гап-гади бу мәхәббәт кыйссасының тарихы ундүрт елдан соң гына тәмамлана. Еллар узып, күп сулар агып, һәр икесенең дә тормышында күп нәрсә үзгәргәч кенә, алар үз хисләрен бер-берсенә җиткерәләр…
Мәхәббәт – бөек нәрсә. Яратуларын һәр адым саен кычкырып йөрүчеләрне өнәп бетермим. Нәкъ җырдагыча аны аклап һәм саклап торырга кирәк.
Әйе, чыннан да, нәрсә соң ул бәхет? Һәркем үз-үзенә шушы сорауны бирәдер. Кемдер бәхетне рухи байлыкта, кемдер сау-сәламәт булуда, кемдер дуслар күплектә, мәхәббәтен табуда, гаиләдә, хезмәттә, әти-әнисе исән булуда, матди яктан тәэмин ителүдә күрә. Алар, бер-берсе белән тоташып, бәхет чылбырын тәшкил итәләр. Санаганнарның берсе генә булмаса да, бу алтын чылбыр…
Кош — очар, кеше бәхет өчен яратылган, ди бит халкыбыз. Әйе, чыннан да, кеше гомере буе үз бәхете өчен көрәшеп яшәргә хаклы. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә дә бит: бәхет — тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе, диелгән. Бәлки, бәхет — азрак михнәт күреп, күбрәк рәхәт кичерүдер. Ләкин, бәхетсезлек күрмичә, бәхетле булып булмый бит. Күрәсең, бәхет төшенчәсенә кешеләр үз тормышы тәҗрибәсеннән чыгып бәя бирә.
«Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә», «Бөтен илнең тормышы яхшырганда гына без бәхетле була алабыз икән», «Бәхетсезләргә ярдәм итү, аларга кул бирү — бәхетле булуның бер шарты ул» дигән сүзләрне дә әйткән олуг әдипләребез Габдулла Тукай һәм Фәтхи Бурнашлар. Шулай ук татар әдәбиятында да бәхет төшенчәсе һәм аның кеше тормышында нинди роль уйнавы турында язылган әсәрләр бик күп. Мәсәлән, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр», Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр», Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме», Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» һәм башкалар.
«Нәрсә соң ул бәхет?» — дигән сорауга депутат һәм яраткан шагыйребез Разил Вәлиевнең дә фикере бик урынлы: «Бәхет ул һәрвакыт алда була. Гомумән, бәхетле мизгел генә булырга мөмкин. Сагынып сөйләрлек гамәлләрең, дусларың булсын. Бәхет, оҗмах шикелле, һәрвакыт алда. Оҗмах һәрвакыт алга дәшеп тора. Ул шундый хыялый, серле бер көчтер инде. Бүген үзен бәхетле дип санаган кеше, минемчә, бәхетле түгелдер. Ул фәкать шатлык, канәгатьләнү кичерә.Бәхет ул матди хәлдә була алмый, аны тотып карап булмый. Күңел түрендәге хис, рухи халәт ул. Сау-сәламәт, бәхетле булыйк!»
Гомумән, бәхетне мин гел алга омтылып яшәүдә күрәм. Кеше үз алдына куйган ниндидер максатларга ирешеп, яңадан үз-үзенә максатлар куеп, шуңа омтылып яшәве белән көчле. Кешене хыял, өмет яшәтә, диләр бит.
Шәхсән үземә килгәндә, өйдә мин — үз балаларыма, тормыш иптәшемә, ә инде эштә укучыларыма, хезмәттәшләремә кирәк булуымны тоеп яшәвем белән бәхетле.
14.02.2013 Җәмгыять
Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә…
Такташ сүзләре белән башлап җибәрүебез юкка гына түгел. Дөрестән дә, һәркемнең кабатланмас мәхәббәт тарихы бар. Кемнедер ул хис галәм киңлегенә кадәр очып менәрлек канатлар белән бүләкли, таулар кичәрлек көч, дәрт, дәрман бирә; ә кемнедер күктән җиргә ялгызлык куенына ташлый, канатларын каера, яралар калдыра…
Әмма нинди булуга карамастан, без ул татлы-борычлы хисне зарыгып көтәбез. Мәхәббәттән сыдырылган йөрәк тә бит ничектер үзенчә, батырлар ярасыдай, тәмле итеп сызлый. Мәхәббәт дигән татлы җимешне үз гомереңдә бер генә тапкыр булса да татып карасаң, димәк, тормышың заяга узмаган. Яшәешнең бар мәгънәсе ярату һәм яратылуда бит. Мәхәббәт турында болай кабартып фәлсәфәләргә бирелгәч, сүзнең нинди тарафка борылачагына төшенәсеңдер инде. Әйе, әйе, сөюгә сусаганнар көтеп алган бәйрәм – Гашыйклар көне турында. Бу көнне бар галәмгә хисләреңне ярып салсаң да, сине берәү дә тиле гашыйк, шашкан мәхәббәт чыпчыгы дип әйтмәс. 14 февраль мәхәббәткә дан җырлый торган көн бит. Әйдә, син дә безнең белән хисләр иленә!
Менә сиңа химия!
Гашыйкларны җир шарындагы миллионлаган кешеләр арасыннан да аерып була. Кулга-кул тотынышканнар, йөзләрендә елмаю балкый, ә күзләрендә очкын… мәхәббәт очкыны! Аларга ул хисне аңлату өчен, мөгаен, катлаулы җөмләләр дә, аңлашулар да кирәкмәс, алар аны сизә… Ике җанны берләштергән мәхәббәт – кабатланмас бәхет, һәр кешенең тормыштагы иң зур унышыдыр, мөгаен.
Гашыйк кеше ашау һәм йокыны оныта, игътибарны кирәкле әйбергә юнәлтә алмый, күңелендә аллы-гөлле күбәләкләр очкан сыман, таулар күчерәсе килә… Әллә каян канатларыбыз да барлыкка килеп, һаваларда очабыз, илһам тулы күңелебездә сәйлән сыман шигъри юллар туа… Мәхәббәттән исереп, илһамланып, йөрәк кылларын чирттергән ниндидер аһәңнәрдән рухланып йөргән вакытларга тиле яшьлек ярты гомерен бирә.
Хәзерге көннәрдә мәхәббәт хисенә ышанмаучылар да аз түгел. Араларында хәтта «мәхәббәт бит ул – химик реакция генә» дигән фикерләр дә очрый.
Без ник гашыйк булабыз? Ул кешегә карау белән нигә хәлсезләнәбез, йөрәгебез ныграк тибә башлый? Ник яраткан кешебез белән аерылышкач, еш кына депрессиягә биреләбез? Бу сорауларның барысына да баш миендә туган гади бер химик реакция җавап бирә икән.
Мәхәббәт хисе барлыкка килгәндә, нерв күзәнәкләре генә түгел, ә берничә төрле химик кушылмалар да катнаша, ди галимнәр. Бу җаваплы эштә иң мөһим рольне фенилэтиламин башкара. Иң кызыгы шунда ки – ул матдә нәкъ шул ук күләмдә кара шоколадта да була. Шуңа күрә, кәефебез төшсә яки күңелебез сагыш белән тулса, табиблар шоколад ашарга киңәш бирә.
Баш миенә гыйшык хисен биргән фенилэтиламин белән шоколадтагы фенилэтиламин тәңгәл килә икән! Шундый ук хисләр, шундый ук ләззәт, шатлык мизгелләре… Бу сүзләргә бер дә ышанасы килмәсә дә, фән һәм гыйлем дөньясы безгә шуны дәлилли.
Гашыйк булган вакытта канда адреаналин дәрәҗәсе арта һәм йөрәк кызурак тибә башлый. Мәхәббәт ныгый барган саен, хисләрне контрольдә тоткан баш мие рецепторларына эндорфин гормоны кушыла. Ул гормон безгә күбрәк «бәхет гормоны» буларак билгеле. Аны шулай ук шоколадта да табып була.
Мәхәббәт тиз сүнә, диләр… Бу – дәлилләнгән факт. Кызганычка, бу изге төшенчә 1,5 елдан 3 елга хәтле дәвам итә. Аннан соң канга бүленеп чыккан адреналин да, фенилэтиламин, эндорфин эшчәнлеге дә сүрелә… Кешеләр бер-берсен аңламый, кайнар хисләр кичерми башлыйлар, юктан да ызгыш-талаш башлана.
Ләкин барысы да алай ук аяныч түгел. Күпме гасырлар буена җырларда җырланып, шигырьләрдә чагылып килгән дөньядагы иң зур көч-мәхәббәт хисен химик реакция генә дип санап, изге төшенчәләр исемлегеннән сызып ташлап булмас. Мәхәббәт бар ул! Ул кабынып киткән учак сыман, кайнар йөрәкләргә көч, дәрт, дәрман, ямь бирә.
Скачать:
Предварительный просмотр:
Бәхет бит ул шундый нәрсә…
Бәхет ул нинди була икән? Аны ак була, диләр, канатлы да була , диләр. Аны кем күргән. Дәүләт эшлеклесе, шагыйрь Разил Валиев “Бәхет нәрсә соң ул?” соравына менә болай җавап биргән:
– Бәхет ул һәрвакыт алда була. Гомумән, бәхетле мизгел генә булырга мөмкин. Сагынып сөйләрлек гамәлләрең, дусларың булсын. Бәхет, оҗмах шикелле, һәрвакыт алда. Оҗмах һәрвакыт алга дәшеп тора. Ул шундый хыялый, серле бер көчтер инде. Бүген үзен бәхетле дип санаган кеше, минемчә, бәхетле түгелдер. Ул фәкать шатлык, канәгатьләнү кичерә. Бәхет ул матди хәлдә була алмый, аны тотып карап булмый. Күңел түрендәге хис, рух, халәт ул.
Бар кеше дә дөньяга бәхетле булыр өчен туа. Ләки бәхет турында мондый шигырь дә бар бит:
Бәхет бит ул шундый нәрсә,
Килми ул көткәннәргә.
Миңа кер дип ишек ачтым
Йөгерде бүтәннәргә.
Әйе… Диванга сузылып, телевизор карый-карый, көнбагыш чиртеп ятып кына бәхетле булып булмый. Аны эшләп табарга кирәк. Ә нәрсә эшләп соң? Нинди генә эштә эшләмә, ничек оста итеп башкарма, син үзең өчен генә түгел, ә башкалар, халкың өчен эшлә. Шул чагыңда гына син эшләгән хезмәтеңнән ямь табарсың. Һөнәрең белән кешеләргә булыш, аларны куандыр, шатландыр. Шул чагында гына син илебезнең бәхетле гражданины була аласың.
Ә менә җәмгыятькә файда китерү өчен миңа бүгенгесе көндә укырга да- укырга кирәк. Һәм сәләтле балалар өчен ачылган гуманитар гимназия-интернатында миңа бар шартлар да тудырылган.
Салахова Айсинә 7б класс укучысы