Сочинение про сабантуй на татарском языке

Татарча сочинение “Сабан туе”

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабан туе − ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Минем бик күп Сабантуйларда булганым бар. Иң элек Сабантуй үткәрү өчен мәйдан әзерлиләр. Безнең авылда Сабантуй елга буеңдагы яшел чирәм белән капланган иңкүлектә үткәрелә. Якында гына челтерәп аккан чишмәсе дә бар. Иртәгә Сабантуй буласы көнне авыл яшьләре, урам буйлап гармуннар уйнап, җырлап-биеп, хуҗабикәләрдән, яшь киленнәрдән Сабан туе өчен махсус әзерләнгән бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөриләр. Бу «Сөлге җыю» дип атала. Икенче көнне матур итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән халык җыела. Мәйдан уртасында батырлар көч сынаша. Җиңүчеләрне тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Бертуктаусыз музыка яңгырый, һәркем үзенең осталыгын күрсәтә: кемдер җырлый, кемдер бии, кемдер музыка коралларында уйный. Яланаяклы малайлар багана башындагы сөлгегә үрмәлиләр. Олыраклар аркан тартыша, капчык белән сугыша, кашыкка йомырка салып йөгерәләр. Уңган кызлар йөгерә-йөгерә су ташый. Бер төркем халык чүлмәк ватучыга көч биреп тора. Кемдер табактагы катыктан авызы белән акча эзли. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар. Кинәт мәйдан, тын калып, чабышып килүче атларга юл ача. Беренче килгән атны шау-гөр килеп кул чабып каршы алалар. Соңыннан килгән ат та өлешсез калмый. Кайсы кеше, йөгереп килеп, атның муенына сөлге сала, икенчесе чабышчы малайның башына түбәтәй кидерә. Сабан туе шулай, шаулап-гөрләп, кичкә кадәр дәвам итә. Бушап калган мәйданга карагач, ямансу була. Тагын бер елга кадәр сау бул, Сабантуй! Без сине сагынып көтәрбез.Взято из: http://tatar16.ru/tatarcha-sochinenie-saban-tue/

Сабантуй — любимый праздник татарского народа. На гулянии проводятся разные игры, на них участвуют и взрослые. и дети.

Скачать:

Предварительный просмотр:

                                                       Султаншин Салават, 8 л

РТ, г.Набережные Челны

                                                                     МАОУ «СОШ№48»

Руководитель Султаншина

Миляуша  Исрафиловна,

учитель   татарского                                                                                                                                       языка и литературы

Татарский народный праздник  Сабантуй

(сочинение на татарском языке)

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме.

Сабан туе − ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Иң элек Сабантуй үткәрү өчен мәйдан әзерлиләр. Безнең авылда Сабантуй урман буеңдагы яшел чирәм белән капланган иңкүлектә үткәрелә.

Иртәгә Сабантуй буласы көнне авыл яшьләре, урам буйлап гармуннар уйнап, җырлап-биеп, хуҗабикәләрдән, яшь киленнәрдән Сабан туе өчен махсус әзерләнгән бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөриләр. Бу «Сөлге җыю» дип атала.

Икенче көнне матур итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән халык җыела. Мәйдан уртасында батырлар көч сынаша. Җиңүчеләрне тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Бертуктаусыз музыка яңгырый, һәркем үзенең осталыгын күрсәтә: кемдер җырлый, кемдер бии, кемдер музыка коралларында уйный.

Яланаяклы малайлар багана башындагы сөлгегә үрмәлиләр. Мин үзем кәкре баганага менәргә яратам. Олыраклар аркан тартыша, капчык белән сугыша, кашыкка йомырка салып йөгерәләр. Уңган кызлар йөгерә-йөгерә су ташый. Бер төркем халык чүлмәк ватучыга көч биреп тора. Кемдер табактагы катыктан авызы белән акча эзли. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар.

Кинәт мәйдан, тын калып, чабышып килүче атларга юл ача. Беренче килгән атны шау-гөр килеп кул чабып каршы алалар. Соңыннан килгән ат та өлешсез калмый. Кайсы кеше, йөгереп килеп, атның муенына сөлге сала, икенчесе чабышчы малайның башына түбәтәй кидерә.

Сабан туе шулай, шаулап-гөрләп, кичкә кадәр дәвам итә. Бушап калган мәйданга карагач, ямансу була. Тагын бер елга кадәр сау бул, Сабантуй! Без сине сагынып көтәрбез.

Сабантуй бәйрәме

Чыганак: http://hghltd.yandex.net/yandbtm?fmode=inject&url=http%3A%2F

Сабантуй – чын-мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-текәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу…. Сабантуй турында бөтендөньяга билгеле булыр һәм ул Бөтендөнья мирасы исемлегендә лаеклы урынны алыр дип ышанасы килә.

Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев

Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.

Бәйрәм атамасы борынгы төрки “сабан” һәм “туй” сүзләреннән килеп чыккан. Элегрәк Сабантуй карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләренә 2-3 атна кала үткәрелгән, хәзер аны кыр эшләре тәмамлаганнан соң бәйрәм итәләр.
Сабантуй тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташа. Бу бәйрәм турында 921 нче елда ук Багдад хәлифеннән Болгарга илче булып килгән атаклы Ибн Фадлан үзенең бөтендөньяга танылган хезмәтләрендә язып калдырган.

Иске заманда Сабантуй бәйрәме зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре озак барган. Кыш буена хатын-кызларыбыз бәйрәмгә бүләк әзерләгән, теккән, чиккән. Яз җитү белән малайлар йомырка, ә егетләр сөлге җыйган. Милли бизәкләр белән чигелгән сөлге иң кадерле бүләк булып саналган. Сөлге җыю, гадәттә, җыр-бию, уен-көлке белән бергә алып барылган. Бүләкләр колга башына эленгән, ә кайчакта егетләр үзләрен урап бәйләп куя торган була. Үзенә күрә Сабантуй шурасы булып саналган аксакаллар, ярышлар вакытында тәртип саклаган һәм җиңүчеләрне бүләкләү өчен жюри әгъзаларын билгеләгән. Бәйрәмнең кульминациясе — мәйдан. Биредә йөгерү, сикерү, милли көрәш буенча ярышлар, ат чабышлары үткәрелгән.

Акрынлап Сабантуй гомуми һәм милләтара бәйрәмгә әйләнә бара. Бүген аны Татарстан авылларында, поселокларында, районнарында, шәһәрләрендә генә түгел Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да һәм татар диаспоралары яшәгән Россиянең һәм дөньяның башка төбәкләрендә дә бәйрәм итәләр.
Хәзерге вакытта Сабан туена дәүләт бәйрәме дәрәҗәсе бирелде. Аңа хәзерләнү һәм бәйрәм итү буенча указлар, карарлар чыгарыла, бәйрәмне финанслау чыганаклары билгеләнә.
Борынгы Сабантуй бәйрәме акрынлап матур, заманча традицияләр белән тулыландырыла. Шулай да бәйрәмебезнең асылы гасырдан-гасырга күчеп, сакланып килә.

Татарстан Республикасында Сабантуй бәйрәме июнь аенда, гадәттә 3 этапта үткәрелә. Язгы кыр эшләре тәмамлануны башта авыл халкы бәйрәм итә, аннан Сабантуй республикабызның зур шәһәрләрендә гөрләп уза. Соңгы этап башкалабыз – Казанда, шәһәребезнең барлык административ районарында үткәрелә. Зур-зур мәйданнарда спортчылар, сәнгать осталары ярыша. Үзәк ипподромда ат чабышлары үткәрелә. Халык күңел ача.
2003 елда үзенең Татарстанга визиты вакытында ЮНЕСКО Генераль директоры К.Мацуура Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиевнең татар халкының милли «Сабантуй» бәйрәмен ЮНЕСКОның кешелек мирасы сөйләмә һәм матди булмаган шедеврлары исемлегенә кертергә кирәклеге турындагы тәкъдимен хуплап чыкты.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 20:45

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме.

Сабан туе − ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Иң элек Сабантуй үткәрү өчен мәйдан әзерлиләр. Безнең авылда Сабантуй урман буеңдагы яшел чирәм белән капланган иңкүлектә үткәрелә.

Иртәгә Сабантуй буласы көнне авыл яшьләре, урам буйлап гармуннар уйнап, җырлап-биеп, хуҗабикәләрдән, яшь киленнәрдән Сабан туе өчен махсус әзерләнгән бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөриләр. Бу «Сөлге җыю» дип атала.

Икенче көнне матур итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән халык җыела. Мәйдан уртасында батырлар көч сынаша. Җиңүчеләрне тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Бертуктаусыз музыка яңгырый, һәркем үзенең осталыгын күрсәтә: кемдер җырлый, кемдер бии, кемдер музыка коралларында уйный.

Яланаяклы малайлар багана башындагы сөлгегә үрмәлиләр. Мин үзем кәкре баганага менәргә яратам. Олыраклар аркан тартыша, капчык белән сугыша, кашыкка йомырка салып йөгерәләр. Уңган кызлар йөгерә-йөгерә су ташый. Бер төркем халык чүлмәк ватучыга көч биреп тора. Кемдер табактагы катыктан авызы белән акча эзли. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар.

Кинәт мәйдан, тын калып, чабышып килүче атларга юл ача. Беренче килгән атны шау-гөр килеп кул чабып каршы алалар. Соңыннан килгән ат та өлешсез калмый. Кайсы кеше, йөгереп килеп, атның муенына сөлге сала, икенчесе чабышчы малайның башына түбәтәй кидерә.

Сабан туе шулай, шаулап-гөрләп, кичкә кадәр дәвам итә. Бушап калган мәйданга карагач, ямансу була. Тагын бер елга кадәр сау бул, Сабантуй! Без сине сагынып көтәрбез.

Сабантуй – татарларның иң билгеле милли бәйрәме. Бу бәйрәмне язгы кыр эшләре беткәч, май hәм июнь айлаларының соңгы көннәре аралыгында үткәрәләр. Бәйрәмнең конкрет датасы юк, ул шул язгы кыр эшләренең кайчан бетүенә бәйле. Нәрсә соң ул Сабантуй һәм аның татарлар өчен нинди әһәмияте бар? Сабантуй — чынлап торып массакүләм күңел ачу һәм спорт чарасы, бу чарада профессионал спортчылар гына түгел, ә бәйрәмгә килгән һәр тамаша кылучы катнаша ала. Соңгысы исә, төрле кызыклы һәм көлкеле хәлләр, гомуми берләшүлек, катнашулык атмосферасы тудыра, шуңадыр да бәлки, Сабантуй – татарларның, гәрчә бер татарларның гына да түгел, ә башка халыкларның да, ә хәзер Сабантуйда ул үткәрелүче территориядәге бар халык вәкилләре дә бик теләп катнашалар, — иң яраткан бәйрәме дә.

Татарстанда, Башкортстанда Сабантуй дәүләт бәйрәме биеклегенә кадәр күтәрелгән. Бәйрәм башта авылларда, аннан район үзәкләрендә, аннан соң инде, республика үзәкләре Казан белән Уфада зурлап бәйрәм ителә. Сабантуйны шулай ук татарлар яшәгән башка өлкәләрдә дә, хәтта татар диаспорасы булган чит илләрдә дә үткәрәләр хәзер.

Татардагы сабан сүзенең берничә мәгънәсе бар: тимер сука, сабан (яз чәчелә торган) культуралары, язгы кыр эшләре. Элек җирне яз сөргәннәр, сөрү – иң авыр һәм күп хезмәт сорый торган эш булган, шуңа да татарлар язгы бар чәчү эшләрен сабан дип атаганнар. Туй – татарча мәҗлес, бәйрәмне аңлатканга, күпвакыт Сабантуйны русчага артык гадиләштереп праздник плуга дип тәрҗемә итәләр.

Ә чынбарлыкта исә, бу атама сүзнең өченче мәгънәсеннән, язгы кыр эшләре мәгънәсеннән алынган, Сабантуй – язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу бәйрәме, булачак уңыш, бәрәкәт һәм муллык бәйрәме!

Алда әйтелеп кителгәнчә, татарлар һәм башка төрки халыклар бу бәйрәмне язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу белән бәйлиләр, яз азагында, җәй башларында үткәрәләр. Тик гел алай булмаган. Казандагы ЮНЕСКОның дөнья мәдәнияты институты ректоры профессор Энгель Таһировның мәгълүматләре буенча, татар Сабантуена — өч мең ел, ул башта яз һәм табигатьнең җанлануы бәйрәме булган.

Бу бәйрәм җәйләүгә чыгуның беренче көннәрендә, бияләрне сава башлап, беренче кымыз койган вакытта үткәрелгән. Күп кенә белгечләрнең фикере буенча, бу бәйрәм Саба туе дип аталган борынгы вакытта. Саба – татарча бөрдек дигәнне аңлата. Элек кымыз һәм башка сыек эчемлекләрне йөртер өчен күчмә халыклар, шул исәптән татарлар да, кәҗә, сарык тиресеннән бөрдек дигән савыт-саба әзерли торган булганнар. Атта ияргә тагып йөртергә мондый савыт бик уңайлы булган. Себер татарларының кайберләре Сабантуйны бүгенге көнгә кадәр Саба-туй дип атыйлар да.

Сабантуйларның протототибы булган бу бәйрәмнәр Җыен дип аталган борынгы төрки-татар халыкларында. Җыен вакытында кабиләләрнең юлбашчы һәм аксакаллары дала халкының төрле хуҗалык һәм сәяси мәсьәләләрен караганнар, мәсәлән, көтүлекләрне бүлешкәннәр, төрле сыйлар, мәҗлесләр, күңел ачулар оештырганнар, һәм дә, иң мөһиме, спорт ярышлары, көч сынашулар үткәргәннәр.

Борынгы җыен-сабатуйлары локаль характерда гына булмаганнар, ә бар Дала территориясендә дә үткәрелгәннәр. Тын океаннан (Кытай, Урта Азия) Каспий, Азов, Кара диңгезләр, Карпат тауларына кадәр сузылган Бөек Дала халкы үзенең иң көчле батырларын, иң оста мәргәннәрен, иң йөгерек чапкыннарын ачыклаган бу ярышларда. Борынгы Сабантуйлар вакытында, кагыйдә буларак, бер айга бар сугышлар, үзара ызгыш-талашлар туктатылып торган.

Таһиров борынгы гомумдала уеннарын грек Олимпия уеннарыннан борынгырак, аларның прототибы булган дип тә исәпли һәм дә бу ярышларның шул вакытта көнчыгыш Европа күчмәләреннән (киммериялеләр, аларга кадәрге кабиләләр) грекларга кергән булу версиясен дә инкарь итми.

Борынгы күчмәләрнең бу спорт ярышлары турында дәлилләр аз түгел. Мәсәлән, Россия археологлары билбаулар белән көрәшүчеләр сурәтләре төшерелгән төрле савыт-сабалар, каеш аеллары, башка нәрсәләр табалар. Бу турыда Кытай чыганакларында да бар. Алтайдагы петроглифлар дип аталучы борынгы кыя рәсемнәрендә төрле җанварлар, аларны аулау күренешләре белән бергә, атта чабышлар, билбау көрәше күренешләре төшкән сурәтләр дә бар.

Хәзерге татар Сабантуеның башта борынгы күчмә һәм ярымкүчмәләрнең бәйрәме булуы турында андагы милли спорт ярышлары да сөйли. Алар арасында – билбаулар белән милли көрәш. Алымнар эшләгән вакытта аяклар кулланылмый торган билбаулар белән көрәш хәзер киң таралыш алып бара, континент һәм дөнья чемпионатлары үткәрелә, бу спорт төрен Олимпия уеннары исемлегенә кертү буенча да эш алып барыла. Белгечләр бу спорт төре җайдаклар алышыннан барлыкка килгән дип исәплиләр, ә җайдаклар алышы вакытында, анда катнашучылар каршы якны аның кушагынннан эләктереп иярдән бәреп төшерергә омтылганнар.

Борынгы вакытта ук татарларның тормыш-көнкүреше һәм яшәү рәвеше ат белән бәйле булган. Еш кына татарлар йөрергә өйрәнгәнче үк ияргә утырганнар, чагыштыргысыз җайдаклар булганнар. Атлар татарларның элек “фирма тамгасы” булган, чөнки татар атлылары хәрби тактикада бик көчле булганнар. Татарстан тарих Институты директоры Р. Хәкимовның мәгълүматы буенча, башка халыклардагы, шул исәптән Европа халыкларындагы һәм Кытайдагы бар ат белгечлекләре заманында татарлардан алынган. Шуңа да ул халыклардагы атлы гаскәрләр аларда “татар” гаскәрләре дип аталганнар да.

Сабантуйда ат чабышлары исә “программаның кадагы” булып тора. Хәзерге вакытта бу бәйрәмдә ат белән бәйле ярышлар, кызганычка каршы, артык күптөрлелек белән аерылып тормыйлар. Ә элек андый бәйгеләр күп төрле булганнар, мәсәлән, атта спорт джигитовкасы. Ат чабып барган көйгә аның өстендә төрле катлаулы спорт алымнары эшләүне джигитовка диләр.

Атлылар мишеньгә уктан ату, сөңге ыргыту, мишеньгә аркан ташлау, икенче атны арканлау, җирдәге акча янчыгын (яки башка бер предметны) иелеп алып китү, боҗра ташлау яки киресенчә, аны сөңге очына элеп алып китү кебек бәйгеләрдә үз осталыкларын раслаганнар. Болар барысы да бар көченә йөгереп барган ат өстендә эшләнгәнннәр.

Сабантуйда халык яратып карый торган уеннар, тамашалар күп, катнашырга, үз көчләрен, җитезлекләрен, осталыкларын сынарга теләүчеләргә ярышлар, уеннар җитәрлек. Бу тамашалар кызыклы һәм Сабантуйга килгән һәр кеше катнашырлык. Шулар арасында: кул көрәше (армрестлинг); гер күтәрү; капчык белән сугыш; чүлмәк вату; авыш баганага менү; аркан, таяк тартыш; баганага үрмәләү; сулы чиләкләр белән, авызга йомыркалы кашык кабып, капчык киеп, аякларны кушып бәйләп парлап йөгерү; катыктан тәңкә эзләү; тере балыкны кул белән тоту; аралыктагы тавыкны тоту; агач кисү һ.б. бар.

Хәзерге көндә татар бәйрәме Сабантуй милли кысаларда гына туктап калмый, киң, бөтенхалык бәйрәменә әверелеп бара. Аны хәзер хезмәт һәм шатлык бәйрәме дип кенә түгел, ә халыклар дуслыгы бәйрәме дип тә атыйлар, чөнки, бу бәйрәмдә, күпмилләтле Россиянең бар милләт вәкилләре дә бик теләп катнашалар.

Әлфир Гафуров.

Артур Кәрамов фотосы; Татарстанның Кишет авылы Сабантуеннан күренеш

Шамил Әбдюшев фотосы; Сабантуйда башка милләт вәкилләре; http:www.matbugat.ru)

Шамил Әбдюшев фотосы; 2012 елгы Сабантуй күренешләре: http:www.tatpressa.ru)

Википедия, автор Presidential Press and Information Office, В.В. Путин – Казандагы 2000-че елгы Сабантуйда; http://www.kremlin.ru/

Википедия, автор Presidential Press and Information Office, Р.Миңнеханов белән Д.Медведев Сабантуйда; http://www.kremlin.ru/

Сабантуй (сабан –  плуг,  туй – свадьба,   ягъни сабан туе – свадьба плуга, сабан бәйрәме мәгънәсендә) – искиткеч күңелле, шау-гөр килеп торган, бар халыкны бер мәйданга туплаучы әлеге бәйрәмнең тарихы  бик борынгы төрки бабаларыбызга барып тоташа. Сабан туен язгы кыр эшләре башланганчы, җир кардан әрчелеп язгы кояшның җирне җылыткан беренче нурлары белән бергә үткәргәннәр. Ул иң элек  хәвеф-хатәрсез генә җирдән мул уңыш җыеп алуны ялваруны хәтерләткән йолалардан, җиргә корбан бирүдән, аш-су хәстәрләүдән гыйбәрәт булган.  Тора-бара чорлар, тарихи вакыйгалар йогынтысында бәйрәмнең уздырыу вакыты, структурасы үзгәреш кичерсә дә асылдагы мәгънәсе, эчтәлеге, әһәмияте: халыкны бер мәйданга җыеп, берләштереп күңел ачуы, көч сынашуы – үзгәрешсез калган. Йөгереш, ат чабышы, көрәш, капчык сугышы кебек ярышларны уздыруны ата бабаларыбыз буыннардан буынга күчереп, саклап килгәннәр.

Казан ханлыгы чорында Сабантуйның иң массакүләм, зур бәйрәм булганлыгы билгеле.

Егерменче гасыр башында бу бәйрәмне кыр эшләре башланганчы түгел, ә чәчү, сабан тәмамлангач уздыра башлыйлар. Ул татар, башкорт, чуваш  халыкларында уен-ярышлар белән бер рәттә халыкның милли җыр-биюләре, этник фольклоры мәдәни чарасы бер мәйданга җыелган бәйрәм төсен ала.

1990 елда Сабантуй закон нигезендә Республика бәйрәмнәре исемлегенә кертелде. Һәм бүгенге көнгә кадәр бу бәйрәм татар милләтенең рухи бердәмлеген саклаучы, мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен чагылдыручы бәйрәме булып килде. Ул гына да түгел, Сабантуй татарларны, аларның милләтен, милли үзенчәлекләрен  башкаларга таныту чарасы да булып тора. Сабантуй Татарстанда гына түгел, ә татарлар яшәгән башка төбәкләрдә Украина, Казахстан, Әзербәйҗан, Германия, Америка һ.б. илләрдә бәйрәм ителә.

Татарстанда Сабантуй

Сабантуй  беренче чиратта  авылларда, аннан район үзәкләрендә, бераздан зур шәһәрләрдә һәм иң ахырда башкалада – Казан шәһәрендә уздырыла. Әлеге бәйрәмнәрнең вакыкт аралыгы бер айны тулысы белән диярлек    колачлый. Чөнки  сабантуйлары атна ахырында шимбә-якшәмбе көннәрендә бәйрәм итәләр.

Бәйрәм төсе, бәйрәм кәефе иң элек авыллардан башлана. Сабантуй билгеләнелгән көнгә ике-өч көн кала оештыручылар белән берлектә авыл яшьләре җигелгән атларга утырып урамнар буйлап җырлап-биеп бүләкләр җыеп йөриләр. Башына чигелгән сөлге уралган колгага авыл халкы берәм-берәм кайсы тастымал, кайсы баш яулыгы, ашъяулыгы, тукыма кисәкләре чыгарып бәйлиләр. Бүләк итеп ир ат күлмәкләре, исле сабын, чигелгән кулъяулыклары да чыгарыла, йомырка салынган кашыкны авызга кабып йөгерү ярышы өчен йомыркалар да хәтсез җыела. Бүләк җыешып йөргән бала-чага, малай-шалайларга да кәнфит-прәнник, сагыз ише тәм-томнар  эләгә. Шулай итеп әлеге вакыйга бәйрәмдә батырларга, катнашучыларга бүләк җыю гына булып калмый, ә халыкка бәйрәм күтәренкелеге, яхшы кәеф тә өләшә.

Бәйрәм көне җитүгә авыл шәһәрләрдән кайткан туган-тумачалар, балалар, кунаклар белән гөрли, күптән күрешмәгән дуслар,  кардәшләр,  танышларның шат авазлары белән тула.

Сабантуй иртәсендә һәркем мул табыннардан сыйланып, матур киемнәрен киеп җыен буласы кырга юнәлә. Гадәттә ул авыл йортларыннан бераз читтәрәк урман янәшәсендәге берәр алан, яки агачлар утыртып  әзерләнгән махсус  урын – мәйдан була.  Мәйдан  сабантуй бәйрәме, ярышлары күңел ачу чаралары өчен алдан ук хәстәрләнә.  Утырыр өчен эскәмияләр белән әйләндереп алынган зур түгәрәк  уртасына әтәчкә менү ярышы өчен биек колга куела, бер як читтәрәк капчык сугышы, икенче яктарак авыш баганага менү ярышлары өчен баганалар урнаштырыла. Мәйданның түрендә сәхнә һәм аның каршында сабантуй бәйрәменең иң куңелле ярышы – милли көрәш өчен  урын әзерләнә.

Бәйрәм ярышларны уздыру, бүләкләү һәм җыр-бию, котлаулар белән үрелеп бара. Сабантуйны авыл җирлегендә авыл советы идарәсе, колхоз җитәкчеләренең, шәһәрләрдә администрация башлыкларының, президентның тәбрикләү сүзләре башлап җибәрә. Ярышлардан беренче булып, гадәттә, әтәчкә менү ярышын башлыйлар. Озын багананың иң очындагы читлеккә әтәч куела. Шуны менеп читлектән чыгара алучы –  җиңүче, әтәч һәм бүләк – аныкы. Авылларда андый җитезләр бер я ике генә була, әмма шәһәр сабантуйларында исә берничә булырга мөмкин, шуңа күрә алар арасында җиңүче дип иң тиз менеп җитүчесе таныла.

Авыш баганага менү беренче яңгырашка бик җиңел тоелса да, чынлыкта күп көч һәм осталык таләп итә. Авыш итеп җиргә кертелгән багананың очына кадәр егылмыйча барып җитәргә кирәк. Монда үз гәүдәсен, авырлыгын тигез тота белгәннәр генә җиңә ала.

Чүлмәк вату ярышы чын мәгънәсендә күңел ачу өчендер, мөгаен. Мәйдан уртасында күзе бәйләнгән килеш таяк белән чүлмәккә сугарга маташучыларны бар халык карап көч биреп тора.  Тик күзенә берни күренмичә каяндыр нәрсәнедер таба алуны бөтен кеше дә булдыра алмый шул, ә бар көче белән чүлмәк ватам дип такыр җиргә эләктергән кешеләрне күзәтү үзе бер күңелле күренеш.

Ике ир бил турысындагы биеклектә урнаштырылган баганага кара-каршы менеп утырганнар да, салам тутырылган капчык белән көндәшен бәреп төшерермәкче булалар.  Капчык сугышы дип атала әлеге төр ярыш. Биредә елгырлык та, көч тә, җитезлек тә сынала.

Сабантуй бәйрәмен атлар чабышыннан башка күз алдына да китереп булмый. Халыкта хәтта  ат чабышыннан башка узган Сабан туе – гармунсыз туй кебек дигән әйтем дә бар. Авыллардагы ярышларда күрше авыллардын килгән йорт, эш атлары чабышса зуррак сабантуйларда – шәһәрләрдә профессиональ чабышкы җайдаклар ярыша. Һәркайсы да искиткеч күренеш. Авыл халкының туган тумачасына көч биреп дәррәү килеп атларны каршылавы дисеңме, шәһәр җыеннарындагы кызыксыну катыш дәрт белән чабышкыларны күзләве дисеңме, беренчелектә килгән атларның муенына сөлге урап мәйдан әйләндергәндәге алкышлар дисеңме – һәммәсе, һәммәсе милли сабантуйга гына хас күңел күтәренкелеге, шатлык, куаныч, сөенеч, бердәмлек белән сугарылган. Шуңа күрә дә ат ярышларын бәйрәм башланып оешып киткәч, кешеләр бәйрәм дулкынына тәмам кушылып беткәч кенә оештыралар. Ләкин бу әле бәйрәмнең кызыгы бетте дигән сүз түгел, киресенчә алда әле тагын да төрле-төрле ярышлар көтә.

Капчык киеп йөгерү ярышларын күбрәк хатын-кызлар ярата, шуңа да бу ярышта күбрәк алар катнаша. Билгә кадәр капчык киеп билгеле бер араны йөгереп урап килергә кирәк.  Берничә хатын кыз арасыннан беренче килүчесе җиңүче буда.

Чиләк белән су ташу ярышлары да әлеге төргә якын. Кулларга су белән тулы чиләк яки иңгә көянтә асып мөмкин кадәр суны түкмичә беренче килергә кирәк.

Кыска дистанциядә йөгерү ярышлары  да бик зур казаныш таба.

Кул көрәше – армреслинг ярышларын да уздыралар сабантуй бәйрәмендә.

Аркан тартыш ярышы да бик кызыклы. Аны ике ир-ат яки  ике төркем үзара тартыша. Уртада билгеләнелгән сызыктан кем-кемне сөйрәп чыгара шул иң көчлесе.

Таяк тартыш дип аталган ярыш күбрәк балалар өчен уздырыла: ике малай аякларын терәшеп кара-каршы утыралар да таяк тарталар. Гомүмән, сабантуй бәйрәмендә балалар өчен уен-ярышларның киң мәйданы урнаштырыла. Һәр төр ярышта диярлек иң башта балалар, үсмерләр  көч сынаша аннан соң гына зурлар мәйдан яулый.

Йомырка салынган кашыкны кабып йөгерү ярышы да бик кызык башкарыла. Авызларына кашык капкан бер төркем ир-ат, хатын кыз йөгереп мәйдан әйләнәләр. Кашыкка кул белән тияргә, йомырканы төшереп җибәрергә  ярамый, ләкин беренче булып килеп җитәргә кирәк. Чөнки беренче килүчеләрне затлы бүләк көтә, ә  калганар исә күкәйләрен генә тотып калалар.

Көрәш – кешенең батырлыгын, яшәү көчен, сугышчанлыгын сыный торган ярыш. Аны сабантуйларда гади генә «бил алышу» дип тә атасалар да,  көрәшсез бер генә сабантуй да уздырылмый. Бәйрәмнең  буеннан буена диярлек сузылган әлеге көч сынашуда абсолют батыр билгеләнә. Ул  традицион бүләк – тәкә  һәм кыйммәтле бүләк  (суыткыч, телевизор шәһәр сабантуйларында хәтта автомобиль) белән бүләкләнә. Сабантуй батыры элек-электән иң көчле, иң чыдам, иң булдыклы ир-егет булып саналган: аның турында хәтта төрле такмаклар, җырлар җырлана.

Көрәш ярышын авыр гер күтәрү ярышлары дәвам итә. Монда да бары иң көчле ир егетләр генә көч сынаша ала.

Сабантуй шулай мәйданда ярышлар, сәхнәдә җыр-биюләр, кайткан кунаклар, балаларның концерт номерлары белән шау-гөр килеп ахырына якынлаша. Җыеннан халык әкерен генә авылга таба, урамнарга тарала, ләкин берәү дә өйләренә керергә ашыкмый. Капка төпләрендә күңелле итеп гармун тартып милли көй сузулары дәвам итә.

Бары авыл яшьләре генә кичке уенга әзерләнергә, хәл алырга, бизәнергә- төзәнергә дип  зурлар, бала-чагалар арасыннан югала. Аларның кичке уеннары клуб тирәсендә бик күңелле кабатланмас яшьлек  дәрте  белән аңкып торган хисләргә уралып шаярып-көлеп уза. Көнозын көрәшләрдә көрәшкән, ярышларда катнашкан батырлар яшь кызлар белән танышып, кавышып киләчәккә вәгъдәләр куешалар.

Шулай итеп Сабантуй тормышның бар өлкәсенә дә ниндидер күтәренкелек өсти, ел буена җитәрлек шаян көч бирә.

Өстәмә рәсемнәр:

 

Ответы на вопрос

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме.

Сабан туе − ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Иң элек Сабантуй үткәрү өчен мәйдан әзерлиләр. Безнең авылда Сабантуй урман буеңдагы яшел чирәм белән капланган иңкүлектә үткәрелә.

Иртәгә Сабантуй буласы көнне авыл яшьләре, урам буйлап гармуннар уйнап, җырлап-биеп, хуҗабикәләрдән, яшь киленнәрдән Сабан туе өчен махсус әзерләнгән бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөриләр. Бу «Сөлге җыю» дип атала.

Икенче көнне матур итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән халык җыела. Мәйдан уртасында батырлар көч сынаша. Җиңүчеләрне тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Бертуктаусыз музыка яңгырый, һәркем үзенең осталыгын күрсәтә: кемдер җырлый, кемдер бии, кемдер музыка коралларында уйный.

Яланаяклы малайлар багана башындагы сөлгегә үрмәлиләр. Мин үзем кәкре баганага менәргә яратам. Олыраклар аркан тартыша, капчык белән сугыша, кашыкка йомырка салып йөгерәләр. Уңган кызлар йөгерә-йөгерә су ташый. Бер төркем халык чүлмәк ватучыга көч биреп тора. Кемдер табактагы катыктан авызы белән акча эзли. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар.

Кинәт мәйдан, тын калып, чабышып килүче атларга юл ача. Беренче килгән атны шау-гөр килеп кул чабып каршы алалар. Соңыннан килгән ат та өлешсез калмый. Кайсы кеше, йөгереп килеп, атның муенына сөлге сала, икенчесе чабышчы малайның башына түбәтәй кидерә.

Сабан туе шулай, шаулап-гөрләп, кичкә кадәр дәвам итә. Бушап калган мәйданга карагач, ямансу була. Тагын бер елга кадәр сау бул, Сабантуй! Без сине сагынып көтәрбез.

Последние заданные вопросы в категории Другие предметы

Ответов: 1

Ответов: 1

Ответов: 1

Ответов: 2

Ответов: 1

Ответов: 1

Ответов: 1

Ответов: 1

Ответов: 1

Ответов: 1

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сочинение про рябину зимой
  • Сочинение про рябину 6 класс
  • Сочинение про рябинку егэ
  • Сочинение про рюрика по истории 6 класс
  • Сочинение про рюкзак