Сочинение про учителя на татарском языке

Мой первый учитель: сочинение на татарском

На чтение 3 мин Просмотров 213 Опубликовано 09.02.2023

Кстати, как настроение после вчерашнего?

Тема сочинения на сегодня «Мой первый учитель» на татарском и русском языках, пишем по просьбе читателей сайта Сочиняка.

«Минем беренче укытучым» әсәре

Сочинение «Мой первый учитель» на татарском

Минем беренче укытучым башлангыч сыйныф укытучысы Анна Сергеевна иде. Ул искиткеч укытучы иде, ул безгә барлык фәннәрдә ныклы нигез бирде һәм безгә тырыш хезмәтнең һәм тугрылыкның мөһимлеген өйрәтте. Ул игелекле һәм сабыр иде, ләкин шул ук вакытта өй эше һәм дәресләрдә катнашу турында нык һәм таләпчән иде.

Анна Сергеевна сыйныфта дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итә белә иде, бу бездә укуга мотивация һәм кызыксыну уятты. Ул һәркемгә кирәкле игътибар бирелүен, шул ук вакытта сыйныфның эштән читкә китмәвен күзәтте. Ул шулай ук безне сораулар бирергә һәм биремнәрне критик рәвештә үтәргә өндәде.

Анна Сергеевнадан өйрәнгән иң мөһим нәрсә-Белем-көч. Ул безне беркайчан да өйрәнүне туктатмаска һәм яңа идеялар өйрәнергә өйрәтте. Ул безне йолдызларга омтылырга өндәде, һәм мин аңа беренче укытучым булганы өчен бик рәхмәтле. Аның эш сөючәнлеге һәм фидакарьлеге дәресләре минем белән гомер буе торды һәм миңа бүгенге кеше булырга булышты.

Сочинение «Моя первая учительница»

Моим первым учителем была Анна Сергеевна, моя учительница начальной школы. Она была замечательной учительницей, которая дала нам прочную основу по всем предметам и научила нас важности упорного труда и преданности делу. Она была доброй и терпеливой, но в то же время твердой и требовательной, когда дело касалось домашних заданий и участия в занятиях.

Анна Сергеевна умела сделать занятия в классе веселыми и увлекательными, что поддерживало в нас мотивацию и интерес к учебе. Она следила за тем, чтобы каждому было уделено необходимое внимание, но при этом следила за тем, чтобы класс не отвлекался от работы. Она также поощряла нас задавать вопросы, если они у нас возникали, и критически подходить к выполнению заданий.

Самое важное, чему я научилась у Анны Сергеевны, — это то, что знание — это сила. Она учила нас никогда не прекращать учиться и исследовать новые идеи. Она побуждала нас стремиться к звездам, и я благодарна ей за то, что она была моим первым учителем. Ее уроки трудолюбия и преданности делу остались со мной на всю жизнь и помогли мне стать тем человеком, которым я являюсь сегодня.

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение «Средняя

общеобразовательная школа № 11 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»

«Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» бюджеттагы белем бирү учреждениесе

Тема сочинения:

«Мой первый учитель»

Инша:

«Минем беренче укытучым»

                                                                           Выполнил: ученик 9 В класса  

                                                             Хисаметдинов Артур

                                                                  Учитель: Батталова Р. Г.

                                                                                Башкарды: 9В сыйныфы укучысы

                                                      Хисаметдинов Артур

                                                           Укытучы: Батталова Р. Г.                        

Минем беренче укытучым.

Укытучы, сердәш-киңәшчем Сез,

                                                    Һәрвакытта гадел, түзем дә

                                                            Иң хөрмәтле, матур кеше булып

                                                         Калырсыз Сез күңел түремдә.

Л. Аланлы

         Укытучым! Укытучы апам! Минем өчен изге, кадерле, тылсымлы бу сүзләр!

        Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәч, мине, эчкерсез елмаеп, ягымлы дәшеп, беренче укытучым – Рамилә Габдулхаковна каршы алды. Әле дә ул минем күз алдымда елмаеп басып тора: кап-кара күзле, кара кашлы, дулкын чәчле, түгәрәк якты йөзле.

        Ул безнең сабый күңелебезгә беренче көннән үк ачкыч таба белде, һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Укытучы апабыз безнең белән бергә шатланды да, көенде дә: безне чын кешеләр итеп тәрбияләргә тырышты; намуслы, шәфкатьле булырга өйрәтте. Һәрберебезгә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алды. Матур итеп җырларга, биергә, укырга, рәсем ясарга да Рамилә апабыз өйрәтте.

         Укытучым таләпчән дә, кирәк чакта кырыс та, шәфкатьле дә. Дәресләрне дә бик күңелле итеп үткәрә ул. Аңламаган темаларны кат-кат аңлатырга да вакытын кызганмый. Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга да җавап таба. Һәрберебезнең хәленә керә белә.

      Без мәктәп тормышындагы һәрбер эштә катнашабыз һәм югары урыннар яулыйбыз. Моңа да безне укытучыбыз әзерли. Нинди генә кызыклы уеннар уйлап чыгармый ул. Укытучы гына түгел, ә артист та, язучы да!Укытучыбыз төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда җиңү яулаучы укучылар белән дә горурлана. Ә безнең күңелләрдә тагын да зуррак җиңүләргә ирешү теләге ныгый. Шундый тырыш, уңган булуы аркасында “Елның иң яхшы укытучысы” бәйгесендә җиңеп тә чыкты.

         Рамилә Габдулхаковнаның һөнәре җиңел түгел. Бигрәк тә беренче кат аяк баскан, авырлыкларның, кайгы-хәсрәтләрнең ни икәнен дә белмәгән балаларны хәреф танырга һәм шуның аша дөньяны, тормышны аңлый белергә, сынмаска, сыгылмаска өйрәтү. Укытучы апабыз үз эшенең остазы, шуңа күрә дә еллар үткән саен аңа карата булган безнең хөрмәт хисебез үсә бара. Без тормыш юлыбызда укытучы апабызның нинди зур эш эшләвен тирәнрәк аңлый, күрә башлыйбыз. Чөнки тирә-якка бер күз салсаң, гүзәл корылмалар, биналар, бакчалар, завод-фабрикалар басып тора. Боларның һәрберсендә укытучының хезмәте бар бит, чөнки шунда эшләүче кешеләрне укытучы тәрбияләгән, өйрәткән. Минем уйлавымча, укучылар никадәр югары үрләсәләр, укытучы да шулхәтле югары күтәрелә.

        Шуңа күрә, беренче укытучыбызга без гомер буе бурычлыбыз! Рәхмәт, Сезгә, олы җанлы, киң күңелле, мәрхәмәтле укытучыбыз! Киләчәктә дә бик күп сабыйларга белем бирергә, бик күпләрнең күңел түрләрендә иң кадерле, иң гүзәл кеше булып калуыгызны телим.

       Иншамны  яраткан  шагыйрем  Фәнис  абый  Яруллинның  шигырь  юллары белән  тәмамлыйсым  килә.  Алар  минем  беренче  укытучыма  да  багышланган  кебек.    

                                        Укытучым!

                                        Яшәгән  һәр  көнең,                        

                                        Эшләгән  һәр  эшең    

                                        Сузылсын  якты  бер  нур  булып.

                                         Сайлаган  юлыңа

                                         Гомерең  буена

                     Рәхмәтләр  өелсен  тау  булып.          

Әнием – укытучы!

Укытучы – иң борынгы, иң изге профессияләрнең берсе дип уйлыйм мин. Профессия генә түгел, аң – белем бирүче, тормыш алып барырга өйрәтүче, тәрбияләүче дә ул. Укытучы – ул мәктәптәге икенче әни. Елмаеп каршы ала, сәдәфләреңә хәтле каптырып, озатып кала. Усаллардан яклый, ямьсез гамәл кылсаң, ачулана, гаебеңне аңлата. Укытучы – ул синең тормыш дигән озын сикәлтәле юлның башында торучы фәрештәң.

Минем әнием – укытучы. Бу өч сүз белән барысы да аңлашыла. Төн буе керфек какмый дәфтәрләр тикшерү, дәрестән соң алып калып, өстәмә шөгыльләнүләр, олимпиадага әзерләнү, кичләрен чараларга репетицияләр ясау, журнал тутыру, билгеләр кую … Ә минем әни шуның өстенә тагын укыту – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын да башкара. Мәктәптән кайтып кергәне юк дисәм дә, дөрес булыр. Чөнки балаларны да, эшен дә бик ярата.

Ял көннәрендә дә тик утырмый, һаман эшли. Укучысы авырса, хәлен белешеп, шалтыратып тора яисә дәрес калдырмасын дип, өенә барып укыта. Берәр укытучы авырып китсә, үзгәртеп расписание төзи. Ата – аналар җыелышы дисеңме, укытучылар киңәшмәсе дисеңме, урынбасарлар утырышы дисеңме – барысына да бара, катнаша, чыгыш ясый. Шуннан тыш, үз белемен күтәрү максатында дистанцион курсларда укый, конкурсларда, конференцияләрдә катнаша, җиңүләр яулый. Тагын күпме документлар тутырасы, мәктәп сайтында көн дә яңалыклар язасы, эш программаларын тикшерәсе, дәресләргә керәсе – барысы да әнием өстендә.

Аннан кала, мөгаллимә – бар яктан дә үрнәк хуҗабикә, хатын – кыз, ана. Минем әнием – нәкъ менә шундый үрнәк булырдай кеше. Беренчедән, әнием эшеннән арып кайтса да, йорт эшләреннән чирканмый: 20 дән артык умарта тота, 7 баш мал асрый, яшелчәләр, чәчәкләр, хәтта виноград та үстерә. Кулыннан бар эш тә килә: бәен дә бәйли, тәмле тортлар да пешерә, ир – ат эше дип тормый, кирәк икән печәнен дә чаба, машина да йөртә, көтүен дә көтә. Җәй көне йорт тирәбез аллы – гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Бу эшләргә әни безне дә өйрәтә. “Хатын – кыз бөтен эшне дә булдырырга тиеш”, — ди ул. Икенчедән, әнием әтиемне, безне бик ярата. Без авырсак, ул төннәр буе яныбызда утыра, дәвалый. Ярдәм кирәкле авыр вакытларда безне юата, алтын киңәшләрен бирә. Якшәмбе көннәрендә, бәйрәмнәрдә өстәл төрле татлы сый – нигъмәтләр белән тула. Өченчедән, безгә, үзенең ике кызына, тормышта зур үрләр яулар өчен тырышып укырга, ялкауланмаска, хәзердән үк алдыңа максат куярга дип, өйрәтә. Укытучы әниең булса, син үзең дә үзеңә югары таләпләр куясың һәм әниеңне борчымас өчен тыңлаучан, акыллы, тәртипле һәм эшчән булып үсәсең.

Укытучыны мин бал корты белән тиңләр идем, чөнки – ул иң тырыш, эш сөючән, уңган бөҗәк. Ә укытучы әни кеше – ул әле күпъаяклы бал корты. Чөнки нинди генә эш башкармасын, ул барысына дө өлгерергә, барысын да җиренә җиткереп, вакытында тапшырырга, бөтенесен дә белергә, булдырырга тиеш. Җир йөзендәге барлык педагог – әниләргә укытучы кызыннан ныклы сәламәтлек, авыр хезмәтләрендә зур унышлар һәм сабырлык телим!

Кириллова Елена Анатолий кызы,

9 нчы сыйныф укучысы.

метки: Татарск, Учительница, Любимый, Первый, Профессия, Любимая, Учитель, Булып

Т атарстан Р еспубликасы Минзәлә му ниципаль районы

Урыс урта гомуми

Мин — укытучы

(Эссе)

Төзеде: Габдуллина Әнисә Өлфәт кызы,

I

башлангыч сыйныф укытучысы

2015

Бу дөньяга без килгәнбез икән,

Юкка түгел, юкка түгелдер…

Наҗар Нәҗми.

Бер кеше дә бу тормышка юкка гына килми. Һәркем үзенең миссиясен үтәргә тиеш.Үз юлын таба алган очракта гына, кеше бәхетле була. Мин үземнең дөрес юлдан баруымны тоям. Укытучы хезмәтенә мин очраклы гына килеп эләкмәдем: кечкенәдән үк дус кызларым белән укытучылы уйнарга ярата идек. Бу уенны шулкадәр яратып уйнадык, бар кешедән качып уйнавыбызга карамастан, берәрсе килеп чыгып уеныбызны бозса, кәефебез китә иде. Безнең “сыйныф журналы” да, мәктәп өчен кирәк булган башка әсбаплар да алдан хәстәрләнеп куела иде.

Үз һөнәремне табуыма мин чиксез шат. Менә егерме алты ел укытучы булып эшлим. Узган юлларымны, яшәгән елларымны мин чылбыр белән чагыштырыр идем. Иң кечкенә ара — кыюсыз гына мәктәп ишеген ачып кереп, укытучы булып эшли башлаган елым булыр. Хезмәт юлым 1988 нче елда Татар Мөшеге урта мәктәбендә башланды. Ул мәктәптә озак эшләргә туры килмәде, Урыс авылына башлангыч сыйныфлар укытырга кайттым. 1989 нчы елда башлангыч мәктәп урта мәктәпкә әйләнгәч тә, бик теләп шунда калдым. Аннан соңгы буыннар бераз озынаеп, шомарыбрак күренер иде. Елга ел охшамаган кебек, бу буыннар да төрле булыр иде. Укытучының бит бик актив чорлары да,уйга чумган, идея эзләгән, үз-үзе өстендә эшләгән еллары да була. Укытучы һөнәре шундый: ул башларны күккә тигерердәй куанычлы мизгелләрдән дә һәм борчу-мәшәкатьле йокысыз төннәрдән дә тора. Бу һөнәрне мин җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне кеше итәргә омтыла.

23 стр., 11240 слов

Инша кеше уз язмышына узе хужа – Материал : «Бәхетле булу өчен …

… Фәрит. Барча укытучы хәйран кала. Үзен гарип дип санамый Фәрит. Урта мәктәпне яхшы гына тәмамлаганнан соң, … ре Әлфия көн-төн эштә, биш баланы үстереп, кеше итәргә тырыша. 1951 елның көзендә Фәрит 4нче … әнче үк маңгайга языла, диләр. Күп кеше, язмышка буйсынабыз, дип, эчкечелеккә сабыша, хәер сорашып йөри … ре Әлфия көн-төн эштә, биш баланы үстереп, кеше итәргә тырыша. 1951 елның көзендә Фәрит 4нче …

Чын укытучы нинди була соң? Минемчә, нинди генә гыйлемгә ия булма, әгәр балаларны яратмыйсың икән, син беркайчан да чын укытучы түгел. Балалардан үзеңне бик өстен тоеп, масаеп, тәкәбберләнеп сөйләшү дә сине алардан ерагайта гына. Ә инде балага тавыш күтәрү — ул укытучының көчсезлеге, дип саныйм мин. Янәшәдә торган кешеләр үзара кычкырыша икән, бу вакытта аларның йөрәкләре ераклашкан була, диләр. Балага тавыш күтәргән укытучы белән бала арасында да зур упкын пәйда була. Бу мохиттә укыту – тәрбия эшен алып бару турында сүз урынсыз. Бала белгәнен дә әйтеп бирә алмаячак. Без һәр балага шәхес итеп карарга тиеш. Тавыш күтәрүдән, бала шәхесен кимсетердәй сүзләр әйтүдән сакланырга кирәк. Түбәнсетелгән кешенең башы аска иелә,ул югарыга таба күтәрелеп тә карамый, аның хыяллары да чикле була. Андый кеше тормыш агымына ияреп йөзә, әйтерсең лә, диңгездәге бер йомычка. Тәрбия процессында менә шушындый хаталар кылынмаса иде. Уку йортларында юкка гына безгә – укытучыларга – психология фәнен укытмадылар. Ярый да зур мәктәпләрдә психологлар эшли, безнеке кебек авыл мәктәпләрендә баланың рухи халәтен тоеп, психологик ярдәм күрсәтү сыйныф җитәкчесе һәм фән укытучылары өстендә.

Бигрәк тә, мәктәпкә яңа гына килеп кергән беренче сыйныф укучысы безнең ярдәмебезгә мохтаҗ. Алар яңа дөньяга килеп кергән кебек, бар да ят була. Шул вакытта сыйныф җитәкчесе аларның ышанычлы терәгенә, киңәшчесенә, саклаучысына һәм яклаучысына әйләнә. Алга таба балаларның индивидуаль үзенчәлекләрен ачыклыйсың һәм сәләтләрен үстерүгә булышасың. Башлангыч сыйныфларда дүрт ел буе укучыларның үсешен күзәтәсең, алар үз балаларың кебек күңелеңә кереп урнаша. Бер караганда ни кызганыч, дүртенче сыйныфны тәмамлауга, алар китә дә бара. Ләкин икенче елны, беренче сентябрьдә бу балалардан калган бушлык хисен, үзләренең кызыксыну тулы күзләре белән мөлдерәтеп караган, риясыз, самими, “беренче”ләр тутыра. Менә шулай еллар арты еллар уза. Шунысы сөенечле: балаларыбыз, укып чыгып, төрле үрләр яулый, һәркайсы тормышта үз урыннарын таба баралар. Безнең хезмәтебез җилгә очмый, димәк. Михаил Светлов “Чын укытучы – сине һәрчак тәрбияләп торучы түгел, ә сиңа үз-үзең булып калырга ярдәм итүче ул” , – дигән. Мин бу сүзләр белән килешәм.

Без балаларны төрле кәефләре , төрледән-төрле холык – фигыльләре һәм темпераментлары белән, ничек бар – шулай кабул итәбез. Бер балага тәрбия чарасы, икенче балага туры килмәскә мөмкин. Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләргә корылмаган. Ул һәрчак эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда. Аның өчен педагогик камиллеккә омтылу, иртәгесе көн белән яшәү, үз укучыларыңның мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен белеп, аларны үз балаңдай якын күреп, киләчәк тормышка әзерләү хас. 21нче гасыр баласын укыту-тәрбия кылу укытучы алдына бик зур бурычлар куя. Ул заман белән бергә атларга, бер адым да артка калмыйча, яңа алымнар, методлар, технологияләр үзләштерергә бурычлы. Бу нисбәттән, мин үзем 21 нче гасыр балаларын укытырга мөмкинлеге бар укытучы дип саныйм.

3 стр., 1204 слов

Рассуждение по татарскому языку : «Мин- укытучы»

… укытучым “4”ле куйды,”-ди .Әни тыңлап торды да : “И балам, укытучы бервакытта да ялган билге куймый, әзерләнүең җитмәгәндер, ныклап … көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым. Минем фикеремчә, яхшы укытучы булу өчен белем ген … бәхетле хис итә. Ярату- бала күңелен җайга салучы бердәнбер игелекле көч ул! Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – …

Әйе, тормышта һәркемнең үз сукмагы, үз юлы. Кеше аны үкенмәслек эшләр башкарып үтәргә тиеш. Укытучыга исә икеләтә бурычлар куела: үзенә дә үрнәк булырга, язмышларын ышанып аның кулына тапшырган балаларга дөрес юл да күрсәтергә тиеш ул.

Сочинение на татарском языке «Мой первый учитель»

Окт — 23 — 2011

Автор конспекта:
Автор(ы): — Амутбаева Гульзар Абдулловна

Место работы, должность: — МОУ «Макуловская СОШ», учитель татарского языка и литературы

Регион: — Республика Татарстан

Характеристика конспекта:
Уровни образования: — среднее (полное) общее образование

Класс(ы): — 8 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Целевая аудитория: — Учащийся (студент)
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Тип ресурса: — другой тип

Краткое описание ресурса: — Сочинение ученика 8 класса, посвященное своей первой учительнице

Файлы: Сочинение на конкурс.doc
Размер файла: 43520 байт.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сочинение про учителя музыки
  • Сочинение про учителя кратко
  • Сочинение про учителя информатики
  • Сочинение про учителя изо
  • Сочинение про учителя географии