Сугыш балалары сочинение рассуждение

Конкурс

сочинений посвященный истории родного края периода Великой Отечественной войны 1941-1945 годов

(1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы елларында туган як тарихы буенча инша конкурсы өчен)

                                                       Татарстан

                                                       Яр Чаллы шәһәре

                                                       Муниципаль гомуми урта белем бирү                        

                                                       учреждениесе

                                                       «28 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе»

                                                       Хайбрахманова Залина  Разил кызы

                                                        9В сыйныф укучысы, иншаның темасы:

                                                        Сугыш чоры һәм  балалар язмышы

                                                        (Дәү әнием,әбием истәлегеннән)

                                                         Укытучы: Сафина Гөлназ Илфак кызы

                                                       Татарстан

                                                       город Набережные Челны

                                                       Муниципальное бюджетное  образовательное

                                                        учреждение  “Средняя общеобразовательная

                                                        школа №28”    

                                                        Хайбрахманова Залина  Разиловна,ученица

                             9В  класса, тема: Война и дети  

                                              (воспоминания  пробабушки и бабушки)

                                                         Учитель: Сафина Гульназ Ильфаковна

Май, 2020

Сугыш чоры һәм балалар язмышы

            Әбиемнең әнисе — дәү әнием сөйләгәннәрдән, сугыш вакыты балалары турында язарга булдым…

     …Әтием сугышка чыгып киткәндә, мин яшь ярымлык сабый булганмын. Әни янында әтинең өч сеңлесе дә яшәп калган. Миңа өч яшь тулганда әтинең хәбәрсез югалуы турында кайгылы хәбәр килгән. Гаилә шулай ярым җимерек өйдә яшәп калган. Әнинең сугылып-өзгәләнеп елаулары мине сабыйлыктан тиз  “айнытты”. Тамак бик нык ачса да, ашарга сорап еламаганмын, чөнки нәни күңелем белән әниемнең кешеләр белән сөйләшкәндә: “Өйдә өреп очырырлык та он калмады”,- дип әйтүен бик  аңлый башлаган булганмын. Җәй көннәрендә кычыткан ашы, юа, әнис, карга күзе, песи борчагы, кәҗә сакалы үләннәре белән туена алар. Язын кырда калып өшегән бәрәңгедән пешерелгән кәлҗемә,  алар өчен кунак сые кебек була. Әле бит аның өс-башка кияренә дә булмый. Безнең  дәү әни киндер суккан, шуңа күрә әбиемә  дә күлмәк-ыштанлык калган…

       Сугыш тәмамлангач та, тормышлар тиз генә җайланып китми. Типсә тимер өзәрдәй ир-егетләр яу кырыннан әйләнеп кайтмый. Сугыш тәмам бөлдергән авыл, хәерчегә калган колхоз карт-коры, сугыш барган елларда тәмам йончыган хатын-кызлар, гарипләнеп кайткан ирләр иңнәренә кала. Без, үсмер балаларга да, булдыра  алган кадәр басуда өлкәннәргә булышырга тырышабыз, -дип сөйли дәү әнием. Барлык эшләр кулдан башкарыла бит.

     Урак өсте җиткәч, әниләренә борчак йолкышырга баралар. Аның бер куанычы була:  нәни куллары яргаланып бетсә дә, туйганчы борчак боткасы ашаталар  аларга. Әни, даими эш булыр дип, колхоз сарыкларын карарга алына. Әбием аның янына бара да, мал өендә бәрәннәр белән алабута оны ялый. Аякларда чабата, өсләрендә апалардан калган иске-москы кием. Сабый чаклары әнә шулай мәхрүмлекләргә уралып, үксез уза дәү әниемнең, әбиемнең.

      1947 нче елда укырга керә әбием. Дәү әнием  аңа киндер букча тегеп бирә, китап-дәфтәрләр дә юк бит әле аның. “Әлифба”ны берничә балага берне бирәләр. Тырышалар, бер-берләренә барып, бергәләп укырга өйрәнәләр.  

       Бервакыт мәктәптә кайнар аш та оештырып  алалар, ләкин ул озакка бармый.  Икенче сыйныфка күчкәч, җәйге каникул вакытында кырда урып-җыюлар тәмамланганчы аларны башак җыярга йөртәләр. Ялан аяклар басуда тырналып, канап бетә иде, — дип искә ала әбием. Ә инде өченче сыйныфта яшьтәшләре белән фермада әни-апаларга булыша башлыйлар.

      Алар басу  буенда гына яшиләр. Игеннәр өлгергәч, күрше кызы белән арыш, бодай башаклары уып ашый торган булалар. Тамак тук, аякка чабата да алып бирәләр. Дәү әниләре  урак урганда көлтә бәйләү өчен учма әзерлиләр , әбиемнәр, җирдә коелып калган башакларны җыялар.

      Көзен мәктәпкә барыр вакыт җиткәч, тагын хафага калалар: китап-дәфтәр алырга акча юк. Август ахырларында басуга йөрү кайгысы бетә, мәктәпкә җыенырга кирәк бит. Нәрсә эшләргә? Ул вакытларда колхозчыларга хезмәт хакы бирү юк- таякка эшлиләр, ягъни эшкә чыккан көнеңне таяк белән билгеләп баралар да, көзен шуңа карап ашлык бирәләр. Еш кына ул ярты ел ашарга да җитмәгән.

      Авырлыклар барысына  да өйрәтә.  Кызлар, малай-шалалар сәрби агачы үскән якка баралар да, аны җыеп тапшыралар, шуның өчен акча бирәләр. Аннары гөлҗимеш җыялар. Уку кирәк- яракларын шулай юнәтә торган булалар. Бик  тә авыр  була  ул еллар. Шуңа күрә, теләсәләр дә ул вакытта үскән балаларның күбесенә укуны дәвам итәргә насыйп булмый, бик иртә тормыш тәртәсенә җигелергә туры килә аларга. Дүртәр-бишәр сабыен кочаклап тол калган авылдашларының күз яшьләрен оныта алмый әбием бүген дә. Ә сугыш чорында күргәннәрнең кара шәүләсе гомер буе озата килә. Әле һаман төшләренә кереп газаплый ди, әбием.

      Без- ятим үскәннәр дә  ил азатлыгы өчен башын салган солдат балалары.  Бүгенге матур тормышны күреп, әти-бабаларыбызга зур рәхмәт әйтеп, баш иябез. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын да күрергә насыйп булды, дип шөкер итеп яши әбием.

     Инде илләр генә тыныч булсын! Балаларыбызга, оныкларыбызга без күргәннәрне күрергә, сабый чагыбызны урлаган сугыш афәтенә тап булырга язмасын. Илгә-көнгә иминлек, тынычлык, тормыш муллыгы телим, дип сүзен тәмамлады , әбием сүзен, күз яшен сөртеп.

       Без- яшь буын, андый ачы  тормышны күрергә язмасын, күкләребез тыныч, иркендә, җитеш тормышта яшәгән өчен без, өлкән буын кешеләренең язмышларын истән чыгармый, аларны хөрмәтләп яшәргә тиеш. Зур рәхмәт,  Сезгә, өлкән буын, әби-бабаларыбыз! Без сезнең ышанычны акларбыз!

Сочинение

“ Минем әбием –  сугыш чоры баласы”

Автор – Ахметзянова Кадрия,

МБОУ “Татарско-Кандызская СОШ”

Руководитель – Ахметзянова Роза Гамировна

      Илләр, кешеләр язмышында мәңге онытылмаслык вакыйгалар аз түгел. Әнә шундый вакыйгаларның берсе булган Бөек Ватан сугышын, фашист илбасарларына каршы халкыбызның героик көрәшен бөтен Җир шары хәтердән мәңге җуймас. Кешелек тарихына иң күп канкойгыч сугыш булып кергән Бөек Ватан сугышында Җиңү армиябезгә, халкыбызга дан һәм шөһрәт китерә.

      Моннан 70 ел элек, халкыбызның нык ихтыяр көченә, югары әхлак сыйфатларына ия, куркусыз булуын бөтен дөньяга танытып, безнең сугышчылар Берлиндагы рейхстаг өстенә Җиңү байрагы кадый.

      Фашистик Германия,10 ел һөҗүм итешмәү турындагы пактны бозып, 1941 елның 22 июнендә илебезгә басып керә. Бөек Ватан сугышы башлана.

       Сугыш… Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул 27 миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган…

       Сугыш… Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, Җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгы, Туган илгә бирелгәнлеге, чиксез мәхәббәте, төрле милләт халыкларының бердәмлеге күренде. Ил өчен авыр сынау көннәрендә халкыбыз бер йодрыкка тупланды. Фронт һәм тыл бердәм булды.

        Авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды. Ә тормышны алып барырга кирәк иде – игенне дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, бик күп салымнар да түләргә кирәк иде. Әмма тыл халкы сынатмады, сыгылмады.

       Бөек Ватан сугышы чоры халык өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән үк  русы, татары, чувашы, удмурты, һ.б. милләт кешеләре туган илен – Ватанын сакларга күтәрелде.

      1418 көн һәм төн барган бу мәхшәрдән халкыбыз җиңүче булып чыкты. Совет солдатлары үз илебезне генә түгел, бөтен Европаны фашизм коллыгыннан коткарды.

       Җиңү тылда да яулана. Сугышка киткән ир – атларның эш урынына хатын-кызлар һәм балалар баса.

        Татарстан илнең көчле тыл базасына әверелә. Казан авиация, ясалма каучук заводлары, кинопленка, тегү фабрикалары, мех комбинаты фронт өчен эшли. Мех киемнәрнең -50, киез итекләрнең 25 проценты безнең республикада җитештерелә. Җиңү көннәрен якынайтуга колхозчылар да үзләреннән зур өлеш кертә.

      Сугышның утлы мәхшәре Татар Кандызы авылы халкының җилкәсенә дә авыр хезмәт, ачы күз яшьләре булып төшә.Җиңүгә 70 ел үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы үзен сиздерә. ”Әти” сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар, ничә еллар буена олы юлдан күзен ала алмый газиз улын, ирен көткән аналар, сөйгән ярларын көткән кызлар…

      Авылда да кызлар, картлар, балалар колхоз эшен җигелеп тартканнар.Көне-төне эшләсәләр дә, ашарларына җитми.Икмәкне фронтка озатырга кирәк була. Җәй көннәрендә балтырган, кузгалак, ачы какы, төче какы, кычыткан, чөгендер яфрагы – барысы да ризыкка әйләнгән.Бу авыр елларда авыл язмышы ил язмышына кушылган. Ирләре, уллары, туганнары яу кырында батырлыклар күрсәткәндә тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләгәннәр. Алар арасында минем әбиемнең әнисе Мурзина Шәкирә Инсаф кызы (1911-1980) да булган.

     Шәкирә әбиемнең ире – Мурзин Салих Морзан улы (1912-1942).Ул, 1941 елда сугыш башлангач та, үзе теләп фронтка киткән.Шәкирә әби 4 бала белән ялгыз калган.Тагын олы яшьтәге биатасы һәм бианасы булган. Шулай итеп, ачлык елларда, аңа 7 җанны  ашатырга туры килгән.

     Шушы 4 бала арасында минем әбием – Шакирова Наилә Салих кызы да булган. Ул 1935 елның 10нчы июнендә туган.Әбием миңа менә нәрсәләр сөйләде: “ Әти сугышка киткәндә миңа 6 яшь булган.Әтинең йөзен дә чак-чак хәтерлим.Без ике малай, ике кыз калдык. Тагын әби белән бабай бар иде.1942 елда әтинең «үлде,күмелде” дигән язуы килде.Бик кечкенә булу сәбәпле,кайда күмелгәнен хәтерләмим.Кызганыч, “похоронка”сы сакланмаган.

      Сугыш вакытында тормыш бик авыр иде.Өйне салам ягып җылыта идек.Саламның күпме генә җылысы чыга инде, тәрәзәләр һәрчак боз белән капланган була иде.

     1943 елда авылда “борын канау чире” чыкты. Бик күп кешеләр үлде, шул исәптән минем Кәмил абый да.Бу чир кар астында кышлаган башакларны җыеп ашаганнан килеп чыккан, диделәр.

     Бераз үскәч, без Наил абый белән ,бәләкәй арба тартып , урманга утынга йөри идек.Утын дигәне дә инде сынып төшкән ботак-сатаклар була иде.Ул елларда утынга дип зур агачларны кисәргә рөхсәт юк иде.

     Безнең өстә киндер күлмәк, аякта чабата иде.Бишмәтнең дә тышы киндердән була иде.Бала-чагаларның кайберләре, өсләренә кием булмау сәбәпле, мәктәпкә укырга йөри алмыйча, мич башында җылынып утыралар иде.Мин үзем дә мәктәпкә 8 яшьтә генә бардым.Карлы су вакытында күтәртмәле чабата кия идек.Ягъни, чабата астына ике агач шакмак беркетелгән була.Ләкин барыбер, су аның эченә керә дә, чыгып та китә иде.Ничек авырмаганбыздыр, бик чыныккан балалар булганбыз инде,күрәсең.

     Киндерне дә уңган кеше генә ясый ала.Чөнки үсеп утырган киндерне өстеңә кием итеп кигәнче, 20 төрле эш башкарырга кирәк! Иң беренче, җирне көрәк белән казыйсың.Киндер орлыгын чәчеп, тырмалыйсың.Үскәч, сабагын җыясың.Аны су буена илтеп, батырып куясың.Кире алган вакытта инде бик салкын була иде, өши-туңа аны судан чыгарасың.Шуннан аны киптерәсең, талкыйсың, сүс килеп чыга.Аны килегә салып, килсап белән төясең (киле тәпән кебек,ләкин сай була; килсап төйгеч була).Шуннан соң, сүс йомшый.Аны тәрәш тарак белән тарыйсың, тәрәшле барлыкка килә.Аннары шуны эрлисең.Эрләгәннән соң,чүбеге кала, аннан палас ясыйлар иде. Эрләгән җепне киләпкә саласың.Шуны көлгә су салып, агартырга куясың (озак тотарга ярамый).Аннан алгач, елгага илтеп,бәләкләп чайкыйсың.Җепне киптереп, сүтәсең.Шуны сәке буена күшәгә саласың.Шүре ясыйсың.Туку станогына җепләрне тезәсең, тукыйсың.Ак киндер кирәк булса, шул килеш кала.Төсле тукыма кирәк булса, буяу белән манасың.Кайчак җеп килеш үк мана идек.Шуннан соң инде әзер тукыманы кисеп, күлмәк, ыштан, башка киемнәр тегәсең.Менә шуның кадәр эшне башкарып чыга алсаң, киемең була.Ул вакытта бит әле гаиләләрдә 7-8әр кеше иде, кайчагында күбрәк тә.Инәй шушы эшләрнең барысын да эшли иде, ә без аңа булыша идек.

    Киндернең орлыгыннан май чыгаралар иде.Бодай оны булмагач,алабутадан ипи пешерәләр иде.Я булмаса, бәрәңге кабыгын киптереп, он тарталар иде.

    Яз көне кәлҗемә ашый идек.Аның өчен кырдан барып былтыр калган бәрәңгеләрне җыеп кайта идек.Ул яртылаш черегән, яртылаш кипкән була.Кайчак хәтта кортлаган да була. Шуны чистартып, коймак кебек ясыйсың да, мичтә пешереп аласың.Ач булгач, шуннан да тәмле нәрсә булмый иде,”- дип сөйли әбием.

    7 еллык мәктәпне тәмамлагач,әбием, 1 сезон, әтисенең  бертуган энесе тракторчы Мурзин Гарифулла абый янында, плугар (сабанчы) булып эшли.Шуннан соң үзе дә тракторчыга укырга карар итә. Әбием 1953-1954нче елларда Бөгелмә шәһәрендә тракторчыга укый.1954нче елның 12 апрелендә аттестат ала (аттестаты әле дә сакланган ).Ул имтиханнарын “5ле”гә биргән.Аннан соң 3 ел “ДТ-54” тракторында эшләгән. Сәлимә апа белән сменалап хезмәт иткәннәр.Ул хәзер Поповка авылында яши.

     Талипов Нурислам абый бригадирлары булган.Ул Бөек Ватан сугышы ветераны иде, 2013нче елда вафат булды. Вагизов Шәдит абый әбиемдә сабанчы (плугар) булып эшләгән.Ул әле дә исән, 84 яшьтә.

      Кырга ягулыкны, суны ат ташыган. Әбиемнәр яз көне җир сөргәннәр, уңыш җыю вакытында комбайннар тартып йөргәннәр.Чөнки ул вакытта комбайннар хәзерге кебек үзйөрешле булмаган. Халтобина фамилияле хатын-кыз комбайнер булган.

      Ындыр табагында ашлык суга торган машина – молотилка эшләгән.

      3 ел тракторчы булып эшләгәннән соң, 1957нче елда әбием Шакиров Гамир бабама кияүгә чыккан. ”Тормышка чыккач, бабаң бүтән тракторда эшләтмәде, хатын-кыз өчен авыр эш ул, дип әйтте.

     Мин, мәктәпне бетергәч, шәфкать туташына укырга барырга теләгән идем.Көчкә генә паспортлар алуга ирештек, ул елларда бөтен кешегә дә паспорт бирмиләр иде.Ләкин, сугыштан соңгы ачлык еллар булу сәбәпле, мин Бөгелмә шәһәренә тракторчыга укырга киттем.Ни өчен дисәң, ул елларда тракторда эшләүчеләргә күп итеп икмәк бирәләр иде.Әтием сугышта үлеп калды, гаиләбез ишле иде.Тамагыбыз икмәккә туйсын дип, ир-ат һөнәрен сайларга мәҗбүр булдым.Менә шундый авыр, ач еллар иде, кызым.Бүгенге рәхәт тормышның кадерен белегез, сезнең тамагыгыз тук, өстегез бөтен, аллага шөкер.

       Шулай да, механизаторга укыганыма һич тә үкенмим, гомер буе техниканы белеп яшәдем мин.Абыйларың мотоцикл төзәткәндә, аларга да киңәшләр бирә идем әле,”- дип көлә әбием.Чөнки аның аттестатында : “тракторчы, 4нче разрядлы слесарь” дип язылган.

      Минем әбием кебек бик күп балалар шушы сугыш аркасында ятим калганнар.”Әти” дигән изге сүзне әйтергә тилмереп, үлән белән кәлҗемә ашап үскәннәр алар.

       Күп сугышчылар өчен кайту турындагы уйлар хыялда гына кала.Кызганыч, алар ят җирләрдә, безнең бәхетле тормышыбыз өчен ятып кала. Аналарның йөрәгенә тирән, мәңгелек хәсрәт ясап, авылга шомлы хатлар гына килә.

“Үлде” диләр, юк, ышанмый

                                                Бу хәбәргә һич күңел,

                                                Ул – үлемне җиңә торган!

                                                Ул – үлә торган түгел!!!

                                                Ут кебек үткен күзләре

                                                Юк, сүнмәгәндер алар,

                                                Һәрвакыт күргән шикелле

                                                Нык күрәләрдер алар…

     Шулай аналарның күңелләре якыннарының үлгәненә ышанасы килми…Татар Кандызы авылыннан 535 кеше Туган илне сакларга киткән булса, 206сы гына туган нигезенә әйләнеп кайткан. Ә 329ы киләчәк буыннар бәхете өчен яу кырында ятып калган.

     Әйе, бу сугыш илебезгә күпме кайгы-хәсрәт, күпме күз яше китереп, күпме сабыйларны ятим калдырды. Шулай булуга да карамастан, Ватанга булган мәхәббәт, тыныч, бәхетле киләчәккә ышаныч барысыннан да көчле булып, Бөек Җиңүгә китерде.

      Сугыш тавышлары күптән тынды,

      Төзәлделәр җирнең яралары.

      Әтиләрнең окопларын сөреп,

      Иген чәчә хәзер балалары.

      Сугыш тавышлары тынды, ләкин

      Күңелдәге шомы яши һаман.

      Сугыш агачларын аударсак та.

      Кайлардадыр әле тамыры калган…

     2014-2015нче елларда Украина җирендә тагын күпме кеше үлде, тагын күпме бала ятим яки гарип калды…Безнең бабаларыбыз җиңгән, оясын туздырган фашизм яңадан баш калкытырга азаплана…

     Шөкер, илебезнең күге аяз.Сугыш турындагы кинофильмнарны караганда йөрәк сыкрый, күңел елый.Данлы еллар ерагайган саен, үткәннәрне онытмасак иде. Үткәннәрдән башка киләчәк юк. Әйдәгез, үзебезнең данлы үткәнебез белән горурланудан туктамыйк, ул чорның данлы улларына һәм кызларына ихтирамыбызны киметмик.

     200дән артык Советлар Союзы Герое, Дан орденының 60 тулы кавалеры, эре хәрби берләшмәләр белән командалык иткән адмирал һәм генераллар безнең горурлыгыбыз түгелмени? Ниһаять, Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән тыл каһарманнары алдында ничек баш имисең?! Алар олы ихтирамга, игътибарга лаек!

     Гомер кешегә бер генә бирелә. Шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп, Фәнис Яруллин әйткәнчә, “Чигенми яшисе бар, ялгышмый яшисе бар!”

      Киләчәктә сугышларны булдырмаска иде. Моның өчен сабырлык, дуслык, бердәмлек кирәк.Күркәм холыклы кешеләр кирәк. Андый холыклы кешеләр бар.Алар безнең күңелләргә мәрхәмәт, шәфкать, сабырлык орлыклары чәчәләр.

      Без – балалар, киләчәкне төзүчеләр.Киләчәк безнең кулда.Ә киләчәк бүгеннән башлана.Сугышлар китереп чыгармабыз, барлык бәхәсләрне тыныч юл белән чишәрбез.Дөньядагы илләр арасында дуслык урнаштырырбыз.

          “Дуслык булса, яшәр гомергә

          Бөтен җир шарында тынычлык…”

      Әмма шуңа җан әрни – сугышсыз да ятимнәр күбәя. Балаларга ана назы, ана тәрбиясе кирәк. Шөкер, республикабызда моны аңлаучылар бар. Балаларны гаиләләргә бирү сәясәте бара.Ятим балаларга һәм балалар йортларына ярдәм итүчеләр күбәя.Күренекле җырчы Салават Фәтхетдиновны гына алыйк.Күпме балаларга ярдәм итә ул! Үзләре турында шундый ярату һәм тәрбия күргән балалар мәрхәмәтле, шәфкатьле, тыныч булып үсәрләр. Аларга ходай сабырлык бирер. Бәхәсләрне түгәрәк өстәл артында чишәрләр, сугышлар булмас.

     Яшәсен тынычлык!!!

Последнее обновление: 6 мая 2015 г., 22:10

                         Сугышлар
кабатланмасын !

 
Сугыш… Күпе кайгы, күпме күпме югалтулар китергән ул… Күпме кеше туган
ягына әйләнеп кыйта алмаган, сугыш кырында ятып калган. Сугыш елларында
тылдагыларга да: балаларга да, хатын-кызларга да, әби-бабайларга да җиңел
булмаган. Һәрберсенең җиңүдә өлеше зур. Алар фронттагыларга икмәк үстергән,
киемнәр белән тәэмин иткән. Үзләре дә бик авыр яшәгән. Минем зурәнием сугыш
башлаганда бик кечкенә булган. Сугышка аның әтисе һәм абыйсы киткән һәм икесе
дә кире әйләнеп кайтмаган.”Без аларны бик сагынып көткән идек”, -дип искә ала
зурәнием, тирән сулап.

 
Бөек Ватан сугышы вакытында язылган шигырьләрдә туган якны ярату, сагыну
хисләре урын тапкан. Һәр солдат та туган ягына , туган авылына, туганнары,
якыннары, дуслары, янына исән кайтырга теләгәндер, ләкин аларның күбесе кайта
алмаган. Күпме татар әдәбиятының атаклы шагыйрьләре яу кырында ятып калган. Бу
Фатих Кәрим дә, Абдулла Алиш та , Муса Җәлил дә… Ә бит аларның да туганнары,
әти- әниләре, хатыннары көткән…

 
Аларның һәрберсе туган иле өчен, аны фашистлардан азат итәр өчен,
ватандашларының тыныч, аяз күк астында яши алулары өчен тырышкан. Үзләренең
көчләрен җәлләмәгәннәр, алҗысалар да туктамаганнар, алга таба барганнар һәм,
ниһаять, үзләренең изге буычларын үтәгәннәр, Ватаныбызны дошманнардан азат
иткәннәр. Хәзерге көндә шундый матур, тыныч илдә яшәвебез белән, ирекле, бәйсез
рәвештә без укый алуыбыз белән аларга бурычлыбыз.

Без
моны аңларга, аларны хөрмәт итәргә тиешбез, монысы инде безнең изге
бурычыбыз.        

 Закиров
Винер.                                                                                      

 10 класс.

Укы да уйла!

СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАЛАРЫ

Сугыш аяусыз. Аның михнәтләрен гомер көзенә якынлашкан өлкән яшьтәгеләр дә, бишектә яткан сабый да бердәй татый. Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт, өшү-туңулар беркемне дә читләтеп үтмәгән. Ни үкенеч, сугыш һәм аннан соңгы чорларда авырлыклар, юклык, рәнҗетелүләр аша үткән, әмма бирешмәгән, сынатмаган кешеләр арабызда елдан-ел сирәгәя бара. Хәзер…

СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАЛАРЫ

Сугыш аяусыз. Аның михнәтләрен гомер көзенә якынлашкан өлкән яшьтәгеләр дә, бишектә яткан сабый да бердәй татый. Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт, өшү-туңулар беркемне дә читләтеп үтмәгән. Ни үкенеч, сугыш һәм аннан соңгы чорларда авырлыклар, юклык, рәнҗетелүләр аша үткән, әмма бирешмәгән, сынатмаган кешеләр арабызда елдан-ел сирәгәя бара. Хәзер сугыш чорында бала булган, әмма аның михнәтләрен өлкәннәр белән тигез кичергән, Бөек Җиңү көнен якынайтуга, җимереклекләрне торгызуга үзеннән өлеш керткән кешеләрнең дә исәбе республикада 400 мең тирәсе генә калган икән. Әлбәттә, аларның истәлекләрен теркәп калдыру мәслихәт. Күптән түгел «Мәктәп» редакция-нәшрият үзәгендә дөнья күргән «1941-1945. Сугыш чоры балалары» дигән басмада туплап бирелгән сугыш һәм аннан соңгы чорлардагы кешеләрнең михнәтле балачак турындагы хатирәләре бүгенге яшьләребезне дә тыныч тормышның кадерен белергә кирәклеге турында кисәтә. Басманы ТР Милли музей филиалы булган Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы каршында эшләүче, ветераннарның «Сугыш чоры балалары» исемле иҗтимагый оешма рәисе Рафаэль Сальмушев төзегән һәм китап аның проекты буенча нәшер ителгән. Җыентыкны исә Рафаэль Сальмушев Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы өлкән фәнни хезмәткәре Әлфия Шәрипова белән бергәләп әзерләгән.

Сабыйларның аяныч язмышы, тол аналарның кичерешләре турында дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. Күренекле сәнгать әһелләре Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәнәви Шәйдуллин, Айрат Арсланов, Зиннур Нурмөхәммәтов, язучы Әхәт Сафиуллин, шагыйрә Гөлшат Зәйнашева, гомере буе сәнгатькә хезмәт иткән Әзһәр Хөсәенов, Камал театрының мәшһүр артисты Равил Шәрәфиев һәм башкаларның язмышы, гыйбрәтле һәм мактаулы. Аларның тормыш юлы, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның кереш сүзендә искәрткәнчә, сугыш чоры балаларының, авырлыкларга карамастан югалып калмавын, илебезне аякка бастыруда хезмәт куюларына бер дәлил.

Әйтик, ятимә калгач, әнисенең бертуганы Закирә апасында үскән, яраткан җырчыбыз Әлфия Авзалова хатирәләре аеруча гыйбрәтле. «1944 ел иде, бугай… Ашамый-эчми мәктәпкә китәм. Дәресләрдә көне-буе ач утыргач, өйгә кайтам. Хәлем юк. Шунда Ленинградтан кайткан сеңелем сабыйларча беркатлылык белән әйтеп куя: «Без аш ашадык инде. Әбекәй табакны юып куйды». Миңа шулкадәр авыр булды. «Син бит бүген ашамаган», — диюче юк.»

«Бер-ике көн, хәтта бер атна ашамау ачлык түгел әле ул. Ачлык дигәннәре айлар буе кычыткан, ат кузгалагы, ачы бәрәңге яфраклары салып пешергән шулпа чөмереп яшәү, каты ябыгу, хәлсезләнү, баш авырту ул. Җае чыгып ашап алу мөмкинлеге булса, корсагың кабарып авырта башласа да, күз туймый, туктап булмый. Без бу хәлләрне кичердек, ашап туя алмас хәлгә җиткән ач балаларын күреп газапланучы чарасыз әниләрне дә күрдек», — дип яза инженер-конструктор Рәшит Нургали.

Әмма колхоз рәисләренең, хәтта кайбер күрше-күләннәренең авылдашларының балаларны, үзләрен ач үлемнән саклап калу өчен кесә төбенә ашлык салып кайтуларын әләкләп төрмәгә утыртулары, мәрхәмәтсезлеге кебек хәлләрнең дә хәтсез булуы хәйран калдыра. «Авыл Советы рәисе Н.Ибәтуллин, колхоз рәисе З.Абдуллин абыйлар, бер кесә бодай өчен хатын-кызларны төрмәгә утырту буенча районда алдынгы булганнардыр. Яшьтәшебез Хәкимә Насыйрованың өйләрендә тентү үткәрүләре хәтеремдә. Без, бала-чага, дер калтырап, бу мәхшәр ни белән бетәр икән, дип карап торабыз. Эштән кесәгә салып кайткан бодайны бәрәңге бакчасыннан табып алдылар. Эзләүчеләрнең ничек куанганнары әле дә күз алдында. … Колхоз рәисе Зәкәрия абыйның шатланып, күңеле булып, түбәдән кар ишелеп төшкән тавыш чыгарып көлеп җибәрүе онытылмый», — дип яза галим агроном Рәдиф Ханнанов.

Питрәч районында туып-үскән Рәфкать Ибраһимов та гаять күңелсез хәлләрне искә төшерә. «Колхоз рәисе кырдан чүп үлән, печән алып кайтмасыннар дип, мескен хатын-кызларның уфалла арбасын үз өе янына җыеп, чылбыр белән йозаклап куйган иде. Бу бер нинди мантыйкка да сыймый торган гамәл. Әгәр колхозчы печән җыеп, хайванын асрый алмагач, аның фронтка җибәрергә ите, мае, сөте, йоны булмас, үзе дә ачка тилмерер иде. Шундый хәл дә була: «Колхоз фермасында хайваннарга пешергән бәрәңгене, шунда эшләүче кешеләр ашаганны күреп, казандагы бәрәңге өстенә «пес» иткән ул».

Әлбәттә, китапта гыйбрәтле хәлләр күп. Ачлыктан язын зарарланган бөртек ашап кан китү, тамак шешү кебек авырулардан авыллары белән кырылган кешеләр турындагы вакыйгаларны укуы да авыр.

Бүгенге көндә республика мәктәпләрендә, мәдәният йортларында, китапханәләрдә «Әрнүле балачак», «Шигърият», «Фотокушымта» кебек бүлекләрдән торган «1941-1945. Сугыш чоры балалары» китабын тәкъдир итү кичәләре үткәрелә. Анда еш кына мәктәп укучылары, студентлар да чакырыла. Билгеле ки, авыр елларның күп төрле хатирәләре сөйләнә торган бу кичәләр яшьләргә үзе бер дәрес. Бу тәкъдир итүләр еш кына «Сугыш чоры балалары» иҗтимагый оешмасы каршында эшләүче «Казан таңнары» иҗат берләшмәсе чыгышлары белән үзе бер зур бәйрәмгә әверелә.

Тәкъдим итү кичәләрендә ветераннар, галимнәр, язучылар чыгыш ясый. ТР Милли китапханәсендә үткәнендә язучы-журналист Шаһинур Мостафин, галимә Лена Гайнанованың истәлекләре кичәдә катнашкан 126 нчы гимназия укучыларын аеруча тәэсирләндерде.

Рафаэль Сальмушев һәм Әлфия Шәрипова бу китапның соңгысы булмавын әйтә. Сугыш чоры балалары хатирәләрен туплау дәвам итә, инде тагын бер китап нәшер ителү өчен әзерләп куелган. Хәзер исә басманы әзерләүчеләр химаячеләр эзли икән.

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Хәтерлибез! Горурланабыз! (сочинение)

Сугыш…сугыш, каһәр төшкән сугыш. Күпме ачы күз яшен,кайгы-хәсрәтләрне үз эченә алган нинди авыр, шомлы, куркыныч сүз бу! Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган…Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Аны ишетүгә үк,күз алдына янып каралган иген басулары,ятим калган сабыйлар,газиз ирләрен,сөекле балаларын югалткан аналар килеп баса.

…1941нче елның 22нче июнь таңы. Сәгать 4. Илебез халкы авыр эш атнасыннан соң тирән йокыда. Беркем дә, хәтта саташулы төшендә дә, берҗирдән дә явызлык көтми. Ләкин нәкъ менә шушы минутларда фашист илбасарлары, үзләренең меңләгән туплары һәм очкычлары белән, безнең чик буе заставаларын, хәрби казармаларны, элемтә үзәкләрен тупка тоталар. Шул ук минутта дошман бомбардировщиклары да, һавага күтәрелеп, тыныч илебез өстенә меңәрләгән бомбаларын ташлыйлар. Сабан туена дип хәзерләнгән тастымалларга батырлар биленең ныклыгын сынарга насыйп булмый. Чиккән кулъяулыклар кыңгыраулы дугаларга, ат башларына бәйләнми кала – барысына да сугыш тутыгы куна, күз яше сеңә. 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугыш шулай башланып китә. Бу 1418 утлы көн һәм төн халкыбыз җилкәсенә күтәрә алмаслык йөк булып ята. Сугышның иң беренче көннәреннән үк Татарстан ир – егетләре, кызлары илне саклаучылар сафына баса. Яу кырына республикабызның 560 меңнән артык кешесе чыгып китә, 350 меңнән артыгы әйләнеп кайта алмый.

Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан

Күпләр илгә кире кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.

“Бәхетле бул, балам! 1941 нче елның 22 нче июнь таңында кайсы гына ана үз баласына бу изге теләкне теләмәде икән? Илебезне, туган Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклап калырга, аның азатлыгы, тынычлыгы өчен гомерләрен кызганмыйча көрәшергә ант иткән һәм антларын изге кайнар каннары белән үтәгән миллионнарча ир-егетләрнең, хатын-кызларның, ятим калган кайгылы балаларның газиз аналары да дөньяга килгәндә сабыйларына шушы теләкне теләгәндер. Бәлки халыкны зар елаткан канэчкеч Гитлерның да әнисе улын кешеләргә шәфкатьсез, явыз ерткыч булсын дип түгел, ә иленә лаеклы алмашчы, халыкка шатлык китерүче булсын дип үстергәндер.”
Югалтулар алып килде сугыш,

Күпме дуслар кайтмый калдылар.

Шул дусларның йокыларын саклап

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

Һәрбер кешенең үз яшәү тарихы, үз язмышы бар. Тамырларың – туганнарың, әби-бабайларың , авылдашларың турында яңа мәгълуматтан хәбәрдар булу бик кызык. Әмма иң кызыгы – бөек шәхесләр, геройлар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында белү. Әлеге кешеләр – чын мәгънәсендә каһарманнар, курку белмәс, Ватаннарына тугры булып калган кешеләр.

Бөек Ватан сугышы геройларының берсе –Вәлиев Әнвәр Абдрахман улы. Ул 1920 елның апрелендә Буа районының Яңа Тинчәле авылында туган. 1938 нче елда Шәйморза урта мәктәбен тәмамлый. 1938-1941 нче елларда вуз студенты, бер үк вакытта Казан шәһәре “Конопленка” фабрикасы каршындагы кичке мәктәп укытучысы булып эшли. 1941-1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында катнаша, зенитчылар взводы командиры, Суслонгерны кичә, запастагы капитан була. Сугыш беткәч, үзенең башлаган укуын дәвам итә һәм 1946 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1946-1957 нче елларда Мамадыш районы Тәкәнеш урта мәктәбе директоры, 1957-1982 нче елларда Кукмара районы Лубян урта мәктәбе директоры булып эшли. Лубян поселогы, Кукмара район Советы депутатлары булып берничә чакырылышта сайлана. Икенче дәрәҗә (1945), Беренче дәрәҗә (1985) Бөек Ватан сугышы орденнары; “Германияне җиңгән өчен”(1945), “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20 еллыгы”(1966), “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 30 еллыгы”(1976), ), “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 40 еллыгы”(1985), “Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез флотының 30 еллыгы”(1948), “СССР Кораллы Көчләренең 50 еллыгы”(1978), “СССР Кораллы Көчләренең 70 еллыгы”(1988), “Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 еллык уңаеннан (1970) медальләре; “РСФСР Халык мәгарифе отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. “ТАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы” почетлы исеме бирелгән. 1994 нче елда вафат, Лубян поселогында җирләнгән.

Утны-суны кичкән Буа районы малае Кукмара районының иң матур, иң тылсымлы җиренә килеп урнаша. Вәлиев Әнвәр Абдрахман улы-мәктәбебез горурлыгы. Мәктәптә директор булып эшләү дәверендә ул әле тарих фәнен дә укыта.Әйе, аңа тарих укыту авыр булмый, чөнки ул узе бер тарих дип әйтсәк тә дөрес булыр. Үзенең туган җиргә мәхәббәтен яу кырында күрсәтә, аннан мәктәп укучыларына җиткерә. Әнә шулай, кайда гына эшләсә дә, укучыларның һәм ата-аналарның, авыл халкының хөрмәтен яулый. Төгәл, гадел, тырыш булуы белән хезмәттәшләренә үрнәк булып тора. Чын-чынлап хезмәттә үткән гомер. Бүгенге көндә дә аның укыткан укучылары аны бик сагынып, рәхмәт хисләре белән искә алалар. Тормыш иптәше Гөлбестан Фатих кызы белән алар ике ул, ике кыз үстерәләр. Гөлбестан Фатих кызы – бүгенге көндә безнең арабызда яши. Киләчәк буын балаларының тыныч тормышта яшәүләре өчен көндә дога укый.

Мин дә, миллионнарча кешеләр кебек үк, сугыш теләмим. Кайвакыт уйланам. Хыялым ак аргамактай еракларга оча… Бер минут. Әйтерсең бөтен дөнья елмая: кешеләр дә, кояш та, чәчәкләр дә, бөтен тереклек дөньясы да. Бөтен дөнья тып-тын. Тоташ елмаю. Ә еракта ак каеннар шавы. Әнә ни өчен елмая кешеләр. Димәк, әле алар ишетә! Ишетә! Димәк, күңелләрендә матурлыкны тоя белү, тышкы ялтыравыкны гына түгел, эчке рухи матурлыкны тоя белү сакланып калган. Бер генә минутка дөньядагы барлык кешеләр үзара дуслык җепләре аша бер-берсенә бәйләнгән. Чөнки аларның һәммәсенә дә уртак булган елмаю җир шарында патшалык итә.
Әнә шуңа кушылып, мин дә елмаям. Үзем уйлыйм: чыннан да, әгәр җир шарында бер генә минут тоташ елмаю булса, һәм кешеләр бер үк күренештән елмайсалар, шуннан соң да бер-берсенә «сугыш» дип янарлар идеме икән? Шундый матурлыкны бер секунд эчендә көлгә әйләндерергә, юк итәргә куллары барыр идеме икән? Бер генә минут! Барын да онытыгыз!

Көннәр, еллар бер – бер артлы үтә тора, дөньяга яңа буыннар килә. XX гасырның ишекләрен ябып, яңа гасырда яши башлавыбызга да дистә елга якын вакыт үтеп киткән. Алда – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Бәйрәмнәрнең иң олысы, иң кадерлесе — әлбәттә, Җиңү бәйрәме. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.

Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас. Без алар алдында шушы яхшы, тыныч, тату, бәхетле тормышта яшәвебез өчен бурычлы. Алар күрсәткән батырлык, тиңдәшсез хезмәтләрне бөтен кеше олылый һәм алар тарих битләренә мәңгелеккә кереп калсын иде. Cугыш афәтен, аның китергән фаҗигаләрен экраннарда гына күрик, әдәби китаплардан гына укып белик, беребезгә дә, беркемгә дә моны яңадан кичерергә язмасын.

Дөньялар әле дә тыныч түгел. Җир өстендә туплар, снарядлар ярыла. Халык күпләп кырыла, яшь балалар гомере вакытсыз өзелә. Үлем ачысына түзә алмыйча Җир-Анабыз да ыңгыраша. Ишетәсезме, кешеләр, гасыр бусагасын атлаганда вәхшилеккә юл куела бит?! Бүгенге якты көн туачак нәни сабыйлар хакына сугышта җаннарын биргән корбаннар рухын рәнҗетергә ярамый. Тарих моны бервакытта да гафу итмәс.

А. Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» әсәрендә сугыш чоры балаларын тасвирлау

А.
Гыйләҗев иҗатында зур урын алып торган
бер тема — сугыш чоры яшүсмерләренең
язмышы, яшәве. Гомерләренең иң кадерле
еллары олылар белән берлектә ил
проблемаларын чишеп узган ул буынны
әдип бер генә вакытта да, бер генә яктан
да начар итеп күрсәтми. Аларның мәхәббәте
дә эчкерсез, исәп-хисапларга корылмаган,
аларның дуслыгы да риясыз.

«Язгы
кәрваннар» повестенда А. Гыйләҗев
геройларның язмышын күбрәк кырыс буяулар
белән тасвирласа да, әсәрдән эчке бер
җылылык бөркелеп тора.

Менә
без, әйтерсең малайлар белән олауга
утырып, таулар, чокырлар, авыллар аша
ашлык илтәбез. Истәлекләре бездә җанлана.
Кайчандыр эшләп яткан такта яру заводы,
шау-гөр килеп уйнаган малайлар күңелгә
килә. Җимерек юллар кайчан гына ныгытылган
вак таш белән түшәлгән юлларны искә
төшерә.

Кәрван
барганда, төп героебыз әнә шулай сугышка
кадәрге һәм сугыш вакытындагы яшәү
рәвешләрен чагыштыра. Якты
буяулар караңгылары белән алмаша.
Бүгенгенең төссезлеген
ямьләндереп җибәрерлек нәрсәләр дә юк
түгел икән. Шуларның берсе — юлга таба
чыгып килгән кызның моңлы,
сихри җыры. Хәтта колакка каты
Дамир да ишеткән аны!

Олауда
— җиде ата баласы. Төрле холыклы бу
балаларны табигатькә якынлык, яхшыны
яманнан аеру, ярата белү, күңел җылылыгы
үзара якынайта, охшаш итә. Җиңелчә генә
төртешүләр, үртәшеп алулар да була, әмма
тирәнгә яшеренгән үчлек хисенең чагылышы
түгел алар.

Без
яшүсмерләрнең һәркемне сокландырырлык
әхлакка ия булуын, рухи батырлыкка
омтылуларын күрәбез. Язучы, мондый
әхлакның нигезләре патриархаль гаиләдән
килә, авыл чынбарлыгында тәрбияләнә,
ди.

Сугыш
чоры балаларының берничә хыялы бар:
атлы, сөйгән ярлы, әтиле булу. Атлар
белән хыялланып үссә дә, алар тракторчылыкка
укый, чөнки бу һөнәр сугыш елларында
җирнең җитештерүчәнлеген саклап калу,
яу кырына китмәгән атларның хәлен
җиңеләйтү өчен кирәк.

Яшүсмерләр
олыларның, балаларына дигән ризыкны
биреп, атларны коткарганын, түшәмгә
асып булса да, үлемнән алып калганнарын
күрә, шул ук вакытта авыр елларда да
байлыкны әрәм-шәрәм итү очракларына да
тап була. Кемдер япан кырда трактор
ташлап калдырган. Әнә шул хәлләрдән дә
гыйбрәт ала иртә олыгайган геройлар.

Тагын
шунысы сокландыра: егетләр бәхәсләрне
гадел хәл итә, үзләренең уңганлыкларын,
яхшырак икәнлекләрен, өстенлекләрен
раслау юлы белән җиңүгә ирешә.

Сугыш
чоры балалары кеше хәсрәтенә сөенми.
Башкалар бәхетенә куанып, безгә дә
насыйп булса иде, кебегрәк уйлый. Инвалид
ирне тәрбияләүче Сәрвәр апаны, ятим
балаларга әни булган Әдиләне, үлем
хәлендә дә колхоз эшенә чыккан Сабирәттәйне
бәяли белә.

Ибраһим,
Әдиләдә бәхет хисе юк түгел. Ике арадагы
саф мәхәббәт аларга авырлыкларны онытып
торырга ярдәм итә.

Ибраһим
ахырда атлы да, тракторлы да, сөйгән
ярлы да була. Нигәдер әтисе дә исән-имин
сугыш кырыннан кайтыр шикелле.

Тик
менә чын күңелдән яратып та, үзен яраттыра
алмаган, яшьтәшенә карата бераз гына
астыртынрак булган Дамир бик кызгандыра.
Без аның да шундый ук бәхеткә хаклылыгын
күрәбез.

Әдипнең
симпатиясе һәр егетнең йөрәген яндырган
Әдиләгә аерата көчле.
Җырга, моңга, ягымлылыкка, эчке хисләрдә
сафлыкка чикләр юктыр
шикелле бу кызда. Егет янында төн кунып
та, үзенә тап төшермәгән Әдилә ул!
Ибраһимга кызны үзенең хатыны итү чынга
ашмастай иң зур хыял булып тоела.

Без
әнә шундый: тормышны, бер-берсен яраткан,
шәхси бәхеткә омтылган егет һәм
кызлар белән очрашабыз бу
әсәрдә.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]

  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #

Сочинение о ВОВ

МБГУ Кадыбаш урта гомумбелем бирү мәктәбе

Номинация: Истә, һаман да истә

Тема: Соңгы ветеран яши авылымда

Эшне башкарды:

6 нчы класс укучысы Мулланурова Айгөл Илфат кызы.

Укытучы: Расулева Эльмира Раисовна

Шундый тарихи вакыйгалар була: аларның роле еллар буена кимеми, ә киресенчә, изгелеге, олуглыгы, кыйммәте яки ачы хәсрәте  белән күңелләргә уелып кала.Фашистлар Германиясенең тыныч кына яшәп яткан илебезгә бәреп керүе һәм халкыбызның Ватан сугышындагы Бөек Җиңүе шундый вакыйга.

1941 нче ел. 22 нче июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар.Шул вакытта фашист этләре безнең чикне бозып, авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар . Бөек Ватан сугышы башланды.

Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез калдылар. Зәңгәр күкне кара корым каплады. Аяусыз сугыш башланды. Бөтен ил бердәм рәвештә көрәшкә күтәрелде.. Бөек Ватан сугышына безнең авылдан 400 дән артык кеше китте.  Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, 226 авылдашларыбызга  туган туфрагына кайтып басу бәхете тимәде: алар мәңгелеккә чит җир туфрагында ятып калдылар. Авылым уртасында нур чәчеп, балкып торучы һәйкәлгә аларның исемнәре алтын хәрефләр белән язылган.

Әйе, ул чорда сугыш сөреме кермәгән бер генә йорт та калмаган шул. Әби-бабамнар-  сугыш чоры балалары. Сугышның афәтен, фаҗигасен үз җилкәләрендә күтәргәннәр. Вафия әбием әтисе сугышка киткәндә 5 яшьтә генә була. Карт әби бер үзенә 2 шәр сыер асрап яши. Мал-туарны гел кул көче белән асрый. 5 яшьлек Вафия дә аркасына асып печәнен, саламын ташый. Шул рәвешле ачлыкка бирешмичә калалар. 

Ә карт бабай Хәмәт сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән. Немецлар белән аяусыз сугышта яраланып, 1943 нче елда  пленга эләгә. Анда күргән газапларын әтиемә дә сөйләп калдырган ул. Безнең кебек замана балаларына ул хәлләрне күз алдына китерүе дә авыр.

Бабам Фәтхелбаян- 36 нче ел баласы. Ул сугыш вакытын гына түгел, ә сугыштан соңгы авыр чорның да михнәтләрен сөйләп тә бетерә алмый.

Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итә. Әмма халыкның бик күп корбаннар, аяусыз көрәше, тол калган хатыннар һәм ятим сабыйлар күз яше бәрәбәренә булса да, бу озак көтелгән Бөек Җиңү килә безгә.

Әнә шул фаҗигале көннәрдән, Рейхстагка Җиңү байрагын кадаганнан соң, илебезгә 70 нче тыныч яз килүен көтәбез. Сугышның соңгы тавышлары тынганга 69 ел узды. У көннәр- кешелекнең җуймас хәтере.

Бүгенге көндә 90 яшен тутырган якташым Касыйм Солтан улы Исмагилов -Әгерҗе районы Кадыбаш авыл җирлегенең исән калган бердәнбер сугыш ветераны. Аның хәтерендә дә сугыш җуелмас эзләр калдырды… Хәтер сандыгын ачып караса, ул гап-гади генә гомер кичергән, югыйсә. 1923 нче елның 2 январендә  Кадыбаш авыл җирлегенә кергән кечкенә генә Касай авылының крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 6 балалы гаиләдә 4 нче  бала була ул. Бала чагы туган авылында уза, колхозлашу елларына туры килә. Әтисе колхозга керергә теләмәгәнлектән өйдәге бөтен әйберләрне дә алып чыгып китәләр. Менә шуннан башлана инде мәшһәрдә тиң көннәр. Иртә таңнан кичкә кадәр басуда эш, су ташу, кул белән он тарту һ.б.Ул арада абыйларына да солдатка каралырга вакыт җитә. Сугыш башланганда алар инде армиядә була.Мәктәптә аңа нибары 4 сыйныф кына белем алу насыйп була.

Сугыш башлану хәбәрен Касыйм абый басуда авылдашлары теленнән ишетә.1942 нче елның 3 нче маенда Красныйбор военкоматыннан сугышка чакырыла, 2 ай дәвамында  күрше Ижевск шәһәрендә әзерлек курслары үтә, ә инде август аенда Курск юнәлешендә фронтка җибәрелә. Ул чакта берничә торак пунктларын азат итүдә катнаша. Яраланып, госпитальгә эләгә. Яралары төзәлеп, савыгып чыккач, аны 3 нче Белорус фронтына җибәрәләр. Касыйм абый  генерал- полковник, баш командующий Черняковский  командалагындагы 28 нче армия, 55 нче дивизия 164 нче полкка эләгә.  Укчы полк автоматчылар ротасында хезмәт итә. Сугышны 1945 нче елны Германиянең Лейпциг  шәһәрендә тәмамлый. 1945 нче елның октябрь  аенда Белоруссиянең Гродный шәһәрендә армия хезмәтен дәвам иттерә. Үзләре казарма төзеп, шунда яшиләр.  Гродный уртасыннан Неман елгасы ага , Касыйм абыйлар сайлау участогын саклыйлар. Шулчакның бер вакыйгасы аерата хәтеренә уелып калган: “ Исемдә калганы шул булды: Неман елгасын кичеп,  күрше авылдагы штабка мөһим хат илтергә тиеш идем, хатны исән –имин тапшырдым, әмма кайтканда бер бендер  этен өстерде, эт ыргылып минем өскә ташланганда, каушап калмадым, атып үтердем, Гомерем булгангадыр инде куа бармадылар, качып котыла алдым”. Нәкъ шул айда туганы Гарифуллин Йосыф та Гродный шәһәрендә хезмәт итә, әмма алар бер- берсе белән күрешми- белешмиләр. Бары сугыштан кайткач кына бер шәһәрдә хезмәт итүләре хакында беләләр.

 Белорус халкы сугышның ачысын бик каты татыган иде, шуңа күрәдерме өстән үк җирле халыкка бернинди дә зыян салмаска дип боерык бирелде. Без аларның бернәрсәләренә дә кагылмадык, бу һәркем өчен боерык иде.

 Туган якларына ул 1947 нче елны гына әйләнеп кайта. Сугыш җимереклекләрен төзекләндерү, тыныч тормыш сагында тору  һәр ир-егетнең бурычы була бит.

Сугыштан кайтуның беренче көннәрендә үк Касыйм абый Исәнбай МТС бригадасында тракторчы булып эшли башлый. 1958 нче елга кадәр шунда эшли, аннан хезмәт юлын”Таң” колхозында бригадир буларак дәвам итә. 1951 нче елда гаилә корып җибәрә. 5 бала тәрбияләп үстерә.

Сугыш турында хатирәләрне искә алганда ветеран күзендә яшь тамчылары күренә. Әйе, Сугышның иң хәтәре 23- 24 нче елгы егет- кызлар җилкәсенә төшә. Шундыйлар рәтендә минем якташым да бар .  “ Мин лаеклы һәм бәхетле тормыш кичергәнем өчен шатмын, — ди ветеран.- Бәхетле, чөнки  сугыштан җиңү белән исән-сау  кайттым. 5 балага гомер һәм тәрбия бирдем. Илгә лаеклы балалар үстердем 8 оныкны, 3 оныкчыкны тәрбияләргә булышуым үзе бер бәхет түгелме!? Бүгенге мул тормышта, тынычлыкта яшәвем белән дә чиксез бәхетлемен ,- дип горурлана ул.

Әйе, яшәү, лаеклы гомер кичерү һәркемгә бирелми шул. Әнә бит бертуганнары Миннәхмәт, Барый, Басыйр абыйлары сугыш кырында мәңгелеккә ятып калганнар.2 кыз туганы да авылда вафат булган. Мескен әнисе ничек түзгәндер,Касыйм абый исән-сау кайткач та шатлыгыннан авыл урамы буйлап йөгереп уза ана.

 “ Мин инде 90 яшькә җиттем, күрәсең, абыйларым гомерен дә яшәргә насыйп булды. Алар рухына дога кылам, аларны якты истәлек белән искә алам,”- ди Касыйм абый.

“Сугышның һәр көне төшләргә кереп йөдәтте башта, чөнки бик күп югалтулар, яраланулар күрергә туры килде. Иң якын дустымны җирләдем фронт сызыгында. Сугышка киткәннең  беренче көннәреннән үк бергә хезмәт иткән идек. Иң зур югалтуларның берсе булды бу.

  Азат иткән торак пунклар: авыл, поселокларның бик кызганыч, җимерек хәлдә калуы да йөрәкне әрнетә. Без яшь идек, көчле идек ул елларда. Йөрәктә җиңүгә омтылыш хисләре дөрләде. “Гел алга, гел алга- бирешмәскә, җиңелмәскә, чигенмәскә”девизы астында яшәдек,”- дип сөйләде безгә Касыйм абый.

Фронтавик — күпсанлы сугышчан һәм хезмәт бүләкләренә лаек кеше. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 2 мәртәбә Сталинның рәхмәт хатына, Кинергсбергны, Варшаваны азат итүдә катнашкан өчен “Батырлык өчен”, “Җиңү өчен” медальләре белән бүләкләнде. “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20 еллыгы”, “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 40 еллыгы”, “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50 еллыгы”, “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгы”,” СССР Хәрби Көчләренең 50 еллыгы”, “ Хәрби Көчләрнең 60 еллыгы”, “Намуслы хезмәт өчен”, “Социалистик ярыш җиңүчесе”, 1975 ел, “Хезмәт ветераны”; сугыш ветераны буларак фатир бирелде.

Әйе, бүгенгесе көндә дә Касыйм абый- авылыбызның абрыйлы кешесе.Авылдашлары  әле дә аңа киңәш- табыш сорап мөрәҗәгать итәләр. Ә ул игътибарлы, тактлы, ачык күңелле. Ул- еш кына мин укыган мәктәпнең кунагы. Балалар белән очрашуларга гел килә, сугыш хатирәләре белән уртаклаша, үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Мин дә аның белән чәй өстәле артында әңгәмә кордым. Бу минутларда күзләренә карадым, карадым да- картайган, бетәшкән картны тамчысын да күрмәдем. Гүя ул әле яшь,  нык ягымлы күзләр белән дөньга карап тора. Нәкъ менә шул минутларда мин аның бәхетле картлык кичерүен тойдым. Ике кызы тәрбиясендә, кадер- хөрмәтендә яши ул бүгенге көндә. Мин сугыш турында сорашканда, ул 2 нче тапкыр гомерне яшәү мөмкинлеге бирелгән очракта да Туган иле өчен көрәшәчәген  горур рәвештә бәян итте ветеран.

Тиздән –Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Ул һәр елны дәһшәтле көннәрне искә төшерә, сугыш һәм тыл ветераннары күңелендә тарихи хатирәләрне яңарта, чөнки 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугышның һәр көне йөрәкләргә җуелмаслык эз калдырган. Батыр якташларыбыз истәлеген халкыбыз кадерләп саклар,аларга булган хөрмәтебез, изге ихтирамыбыз билгесе булып авыл уртасындагы һәйкәлгә елдагыча чәчәкләр, веноклар куелыр.

500 дән артык кешесе булган туган авылым Кадыбашта 1 генә дә исән ветеран калмады, ә инде 3 авылны берләштергән Кадыбаш авыл җирлегендә бердәнбер ветеран -Исмагилов Касыйм Солтан улы. Пенсионер укытучыбызДания Касыймовнаның әтисе. Укытучым үзе дә лаеклы ялда, әтисен бик кадерләп тәрбияли, безне аның үрнәгендә батыр, түзем, чыдам булырга өйрәтте.

Без яшь буын, сугышның ни икәнен дә белмәгән ваемсыз буын. Тарих китапларыннан, телефильмнардан карап кына сугыш эпизодлары күз алдына килә, әмма без аның авырлыгын төбенә төшеп аңлый алмыйбыз. Ә шулай да безнең якты киләчәк өчен көрәшкән, башларын салган батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Батырлык- мәңгелек . Сугыш- авыр хатирә. Бу шулай буыннан буынга күчәр. Сагыш-хатирәләр, батырлар истәлеге, туар буыннарга күчеп, гасырлар буена яшәр…

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Судьба случайность все окружило вас чем то говорящим в вашу пользу решу егэ
  • Стык союзов в сложноподчиненном предложении задание егэ
  • Сугробы подступали к самым окнам флигеля егэ
  • Судьба русской женщины в творчестве некрасова сочинение
  • Стык союзов 20 задание егэ упражнения