Сугыш турында сочинение 9 класс

Сугыш

Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,

Соңгы тапкыр кояш балкыды.

Таң атмады бүген, көн тумады,

Алды җирне сугыш ялкыны.

           Сугыш… Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч! Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган.Кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра, җәрәхәтләр һаман да сыкрый әле. Йөрәк яраларыбыздан кан саркып тора.

         Сугыш афәтен башыннан кичергән кешеләр кабат сугыш булуын һичберкайчан теләмәсләр. Шунлыктан илебез халыклары һәрчак сугышка каршы , алар тынычлык өчен көрәш алып баралар. Без һәрвакыт башка ил- мәмләкәтләр, башка халыклар белән тату күршелек мөнәсәбәтләре урнаштыру өчен көрәшәбез. Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел. Без халкыбызның батырлык һәм фидакәрьлекләрен , зур югалту һәм корбаннарын һич кенә дә истән чыгармаска тиешбез.  Шул вакытта гына дөньяда иминлек һәм тигезлеккә омтылу, үзара дустанә мөнәсәбәтләргә омтылу көчлерәк, куәтлерәк булыр. Бер кичергән афәт , газаплар икенче шундый кичерешләрдән кисәтеп кала алсын иде.         

                         Сугышлар
кабатланмасын !

 
Сугыш… Күпе кайгы, күпме күпме югалтулар китергән ул… Күпме кеше туган
ягына әйләнеп кыйта алмаган, сугыш кырында ятып калган. Сугыш елларында
тылдагыларга да: балаларга да, хатын-кызларга да, әби-бабайларга да җиңел
булмаган. Һәрберсенең җиңүдә өлеше зур. Алар фронттагыларга икмәк үстергән,
киемнәр белән тәэмин иткән. Үзләре дә бик авыр яшәгән. Минем зурәнием сугыш
башлаганда бик кечкенә булган. Сугышка аның әтисе һәм абыйсы киткән һәм икесе
дә кире әйләнеп кайтмаган.”Без аларны бик сагынып көткән идек”, -дип искә ала
зурәнием, тирән сулап.

 
Бөек Ватан сугышы вакытында язылган шигырьләрдә туган якны ярату, сагыну
хисләре урын тапкан. Һәр солдат та туган ягына , туган авылына, туганнары,
якыннары, дуслары, янына исән кайтырга теләгәндер, ләкин аларның күбесе кайта
алмаган. Күпме татар әдәбиятының атаклы шагыйрьләре яу кырында ятып калган. Бу
Фатих Кәрим дә, Абдулла Алиш та , Муса Җәлил дә… Ә бит аларның да туганнары,
әти- әниләре, хатыннары көткән…

 
Аларның һәрберсе туган иле өчен, аны фашистлардан азат итәр өчен,
ватандашларының тыныч, аяз күк астында яши алулары өчен тырышкан. Үзләренең
көчләрен җәлләмәгәннәр, алҗысалар да туктамаганнар, алга таба барганнар һәм,
ниһаять, үзләренең изге буычларын үтәгәннәр, Ватаныбызны дошманнардан азат
иткәннәр. Хәзерге көндә шундый матур, тыныч илдә яшәвебез белән, ирекле, бәйсез
рәвештә без укый алуыбыз белән аларга бурычлыбыз.

Без
моны аңларга, аларны хөрмәт итәргә тиешбез, монысы инде безнең изге
бурычыбыз.        

 Закиров
Винер.                                                                                      

 10 класс.

Бөек Ватан сугышының тынганына алтмыш елдан артык вакыт үтте. Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була сугыш елларында. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбыз корбан булган. Нинди зур югалтулар!
Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.
Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.
Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга!

Хәтерлибез! Горурланабыз! (сочинение)

Сугыш…сугыш, каһәр төшкән сугыш. Күпме ачы күз яшен,кайгы-хәсрәтләрне үз эченә алган нинди авыр, шомлы, куркыныч сүз бу! Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган…Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Аны ишетүгә үк,күз алдына янып каралган иген басулары,ятим калган сабыйлар,газиз ирләрен,сөекле балаларын югалткан аналар килеп баса.

…1941нче елның 22нче июнь таңы. Сәгать 4. Илебез халкы авыр эш атнасыннан соң тирән йокыда. Беркем дә, хәтта саташулы төшендә дә, берҗирдән дә явызлык көтми. Ләкин нәкъ менә шушы минутларда фашист илбасарлары, үзләренең меңләгән туплары һәм очкычлары белән, безнең чик буе заставаларын, хәрби казармаларны, элемтә үзәкләрен тупка тоталар. Шул ук минутта дошман бомбардировщиклары да, һавага күтәрелеп, тыныч илебез өстенә меңәрләгән бомбаларын ташлыйлар. Сабан туена дип хәзерләнгән тастымалларга батырлар биленең ныклыгын сынарга насыйп булмый. Чиккән кулъяулыклар кыңгыраулы дугаларга, ат башларына бәйләнми кала – барысына да сугыш тутыгы куна, күз яше сеңә. 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугыш шулай башланып китә. Бу 1418 утлы көн һәм төн халкыбыз җилкәсенә күтәрә алмаслык йөк булып ята. Сугышның иң беренче көннәреннән үк Татарстан ир – егетләре, кызлары илне саклаучылар сафына баса. Яу кырына республикабызның 560 меңнән артык кешесе чыгып китә, 350 меңнән артыгы әйләнеп кайта алмый.

Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан

Күпләр илгә кире кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.

“Бәхетле бул, балам! 1941 нче елның 22 нче июнь таңында кайсы гына ана үз баласына бу изге теләкне теләмәде икән? Илебезне, туган Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклап калырга, аның азатлыгы, тынычлыгы өчен гомерләрен кызганмыйча көрәшергә ант иткән һәм антларын изге кайнар каннары белән үтәгән миллионнарча ир-егетләрнең, хатын-кызларның, ятим калган кайгылы балаларның газиз аналары да дөньяга килгәндә сабыйларына шушы теләкне теләгәндер. Бәлки халыкны зар елаткан канэчкеч Гитлерның да әнисе улын кешеләргә шәфкатьсез, явыз ерткыч булсын дип түгел, ә иленә лаеклы алмашчы, халыкка шатлык китерүче булсын дип үстергәндер.”
Югалтулар алып килде сугыш,

Күпме дуслар кайтмый калдылар.

Шул дусларның йокыларын саклап

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

Һәрбер кешенең үз яшәү тарихы, үз язмышы бар. Тамырларың – туганнарың, әби-бабайларың , авылдашларың турында яңа мәгълуматтан хәбәрдар булу бик кызык. Әмма иң кызыгы – бөек шәхесләр, геройлар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында белү. Әлеге кешеләр – чын мәгънәсендә каһарманнар, курку белмәс, Ватаннарына тугры булып калган кешеләр.

Бөек Ватан сугышы геройларының берсе –Вәлиев Әнвәр Абдрахман улы. Ул 1920 елның апрелендә Буа районының Яңа Тинчәле авылында туган. 1938 нче елда Шәйморза урта мәктәбен тәмамлый. 1938-1941 нче елларда вуз студенты, бер үк вакытта Казан шәһәре “Конопленка” фабрикасы каршындагы кичке мәктәп укытучысы булып эшли. 1941-1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында катнаша, зенитчылар взводы командиры, Суслонгерны кичә, запастагы капитан була. Сугыш беткәч, үзенең башлаган укуын дәвам итә һәм 1946 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1946-1957 нче елларда Мамадыш районы Тәкәнеш урта мәктәбе директоры, 1957-1982 нче елларда Кукмара районы Лубян урта мәктәбе директоры булып эшли. Лубян поселогы, Кукмара район Советы депутатлары булып берничә чакырылышта сайлана. Икенче дәрәҗә (1945), Беренче дәрәҗә (1985) Бөек Ватан сугышы орденнары; “Германияне җиңгән өчен”(1945), “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20 еллыгы”(1966), “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 30 еллыгы”(1976), ), “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 40 еллыгы”(1985), “Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез флотының 30 еллыгы”(1948), “СССР Кораллы Көчләренең 50 еллыгы”(1978), “СССР Кораллы Көчләренең 70 еллыгы”(1988), “Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 еллык уңаеннан (1970) медальләре; “РСФСР Халык мәгарифе отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. “ТАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы” почетлы исеме бирелгән. 1994 нче елда вафат, Лубян поселогында җирләнгән.

Утны-суны кичкән Буа районы малае Кукмара районының иң матур, иң тылсымлы җиренә килеп урнаша. Вәлиев Әнвәр Абдрахман улы-мәктәбебез горурлыгы. Мәктәптә директор булып эшләү дәверендә ул әле тарих фәнен дә укыта.Әйе, аңа тарих укыту авыр булмый, чөнки ул узе бер тарих дип әйтсәк тә дөрес булыр. Үзенең туган җиргә мәхәббәтен яу кырында күрсәтә, аннан мәктәп укучыларына җиткерә. Әнә шулай, кайда гына эшләсә дә, укучыларның һәм ата-аналарның, авыл халкының хөрмәтен яулый. Төгәл, гадел, тырыш булуы белән хезмәттәшләренә үрнәк булып тора. Чын-чынлап хезмәттә үткән гомер. Бүгенге көндә дә аның укыткан укучылары аны бик сагынып, рәхмәт хисләре белән искә алалар. Тормыш иптәше Гөлбестан Фатих кызы белән алар ике ул, ике кыз үстерәләр. Гөлбестан Фатих кызы – бүгенге көндә безнең арабызда яши. Киләчәк буын балаларының тыныч тормышта яшәүләре өчен көндә дога укый.

Мин дә, миллионнарча кешеләр кебек үк, сугыш теләмим. Кайвакыт уйланам. Хыялым ак аргамактай еракларга оча… Бер минут. Әйтерсең бөтен дөнья елмая: кешеләр дә, кояш та, чәчәкләр дә, бөтен тереклек дөньясы да. Бөтен дөнья тып-тын. Тоташ елмаю. Ә еракта ак каеннар шавы. Әнә ни өчен елмая кешеләр. Димәк, әле алар ишетә! Ишетә! Димәк, күңелләрендә матурлыкны тоя белү, тышкы ялтыравыкны гына түгел, эчке рухи матурлыкны тоя белү сакланып калган. Бер генә минутка дөньядагы барлык кешеләр үзара дуслык җепләре аша бер-берсенә бәйләнгән. Чөнки аларның һәммәсенә дә уртак булган елмаю җир шарында патшалык итә.
Әнә шуңа кушылып, мин дә елмаям. Үзем уйлыйм: чыннан да, әгәр җир шарында бер генә минут тоташ елмаю булса, һәм кешеләр бер үк күренештән елмайсалар, шуннан соң да бер-берсенә «сугыш» дип янарлар идеме икән? Шундый матурлыкны бер секунд эчендә көлгә әйләндерергә, юк итәргә куллары барыр идеме икән? Бер генә минут! Барын да онытыгыз!

Көннәр, еллар бер – бер артлы үтә тора, дөньяга яңа буыннар килә. XX гасырның ишекләрен ябып, яңа гасырда яши башлавыбызга да дистә елга якын вакыт үтеп киткән. Алда – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Бәйрәмнәрнең иң олысы, иң кадерлесе — әлбәттә, Җиңү бәйрәме. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.

Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас. Без алар алдында шушы яхшы, тыныч, тату, бәхетле тормышта яшәвебез өчен бурычлы. Алар күрсәткән батырлык, тиңдәшсез хезмәтләрне бөтен кеше олылый һәм алар тарих битләренә мәңгелеккә кереп калсын иде. Cугыш афәтен, аның китергән фаҗигаләрен экраннарда гына күрик, әдәби китаплардан гына укып белик, беребезгә дә, беркемгә дә моны яңадан кичерергә язмасын.

Дөньялар әле дә тыныч түгел. Җир өстендә туплар, снарядлар ярыла. Халык күпләп кырыла, яшь балалар гомере вакытсыз өзелә. Үлем ачысына түзә алмыйча Җир-Анабыз да ыңгыраша. Ишетәсезме, кешеләр, гасыр бусагасын атлаганда вәхшилеккә юл куела бит?! Бүгенге якты көн туачак нәни сабыйлар хакына сугышта җаннарын биргән корбаннар рухын рәнҗетергә ярамый. Тарих моны бервакытта да гафу итмәс.

МБББУ “Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Сочинение

Җиңү көне җиңел бирелмәде”

11 класс укучысы

Сабирова Илүзәнең эше.

2015 ел

Язлар җитә, язлар… Көннәр шактый салкын торуга да карамастан, тышта яз исе, яшәү, тереклек исе аңкый. 70 ел элек тә җиргә шундый язлар килгәндер. Юк, ул язлар тулы бер кешелекнең өметен, ышанычын аклаган язлар булган бит. Яз һәркемдә яңа хыяллар, өмет, ышаныч уята. Ул авыр елларда да шушы өмет, ышаныч, бер-берсенә терәк була белү авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм иткәндер, мөгаен. Илебезгә шактый кыйммәткә төшкән бу җиңү шатлыгын үз күзләре белән күреп, безгә тынычлык бүләк итүчеләрнең саны да бүген авылларда санаулы булып тора. Яшисе килү теләге, тормышны, туган җирне ярату барысыннан да көчлерәк булган күрәсең. Нәкъ шушы чор кешеләре үз язмышына төшкән сынауларны сыкранмый, намусына тап төшерми үтә белгән буын. Шушы гади генә татар хатыннары, әби-бабайлар, яшүсмер егет-кызлар көнне-төнгә ялгап эшләмәсәләр, Җиңү таңын күрү насыйп булыр иде микән?

Тыл батырлары, сугыш чоры балаларының кичерешләрен тыңлагач үзеннән-үзе горурлык хисе туа. Үзләре ачлы-туклы булса булган, ә фронттагыларны ач итмәгәннәр, кулдан килгәнен дә, килмәгәнен дә эшләгәннәр. Хатын-кыз тереклекнең дәвамчысы гына түгел, ә бөтен җиһанны ачлык афәтеннән дә саклап калган түгелме соң?    

Әйе, сабырлыгы, тыйнаклыгы, гадилеге белән матур авылымның ак яулыклы асыл затлары. Зәйтүнә апа Фаррахованың уй-кичерешләрен тыңлагач моның шулай булуына тагын бер кат инандым. Аның үзен «аяклы тарих» дип атасаң да ялгыш булмас. Зәйтүнә апа, шактый олы яшьтә булуына карамастан, чорларны кичәгедәй хәтерли. Бугенге көндә аңа 86 яшь. Гаиләдә 5 бала үскәннәр. Бүгенге көндә Зәйтүнә апа белән Әлфия апа гына исән. Сугыш башланганда, Югары Табында колхоз эшендә була ул. Кайта-килә шунда эшлиләр. Сугышка Зәйтүнә апаның әтисе – Фаррах абый китә, һәм ул кире кайтмый – хәбәрсез югала.

1941-1946 елларда Бөек Ватан сугышы ветераны була.

Кая куйсалар да сынатмый Зәйтүнә апа. 1957 нче елда экономист, 1987 елда техник булып эшли, бик зур вазифа башкара. Аеруча үзәген өзгән бер вакыйганы оныта алмый ул: “Икмәк өлгергәч, көлтә бәйли идек, көлтә бәйләгәндә куллар канап бетә иде.” – ди.

Сугыш бетеп, дөньялар үз җае белән барса да, авыр фронт юлларын онытып, аны мәңге хәтердән сызып ташлау мөмкин түгел шул. 

“Колхозда эшче кешеләр җитешмәү сәбәпле, безгә барысын да башкарырга туры килде,” — дип сөйли Зәйтүнә әби. 

Сабыр, киң күңелле Зәйтүнә әби белән бүген дә горурланам һәм аңа баш иям. Һәйкәл куярлык бит үзләренә. 

Югарыда искә алган хезмәт сөючән Зәйтүнә әби кебекләр, мөгаен, һәр авылда бардыр. Тыйнак кына гомер итәләр. Өметләрен өзмичә, алар әле дә хәл белүләрен көтәләр.

Уйласаң чәчләрең агарырлык хәлләр. Язмышларны, гомерләрне, авыл, калаларны берсен дә аямады бу сугыш дигәннәре. Кисте, турады, җимерде, яндырды, бар дөньясын көл, яшәү яменә сусаганнарны кол итте. 

Сугышның авыр җәрәхәтен иңнәрендә күтәргән хөрмәтле ветераннарыбыз бу афәтне мәңге үз хәтерләреннән җуймыйлар. 

Дәһшәтле еллар афәтен һәр гаилә кичергән. Күп аналар тол калган, улларын һәм кызларын югалткан. Тирән яра калдырган, йөрәкләргә әрнү салган ул сугыш.. Күңелләр һаман сызлана, сыкрый әле.

Саклау-Баш авылында туып үскән бабам Сабиров Харрас Салих улы да сугышның ачысын-төчесен татыган кеше. Харрас бабам 1932 нче елның 2 нче февралендә дөньяга килә. Гаиләдә 4 бала булалар. Иң зурысы – Тәскирә – 1929 нче елда, аннан кала Харрас бабам белән Гаяз абый (игезәкләр булалар) -1932 нче елда, аннан кала Суфия апа. Бүгенге көндә барысы да исән, аллага шөкер. Бабам күп вакыйгалар, сынаулар кичерде бу гомер. Сугышка бабамның әтисе китә, бик каты яраланып кайта. Сугыш вакытында бабам урак машинасында эшли, арыш, икмәк ура. Аннан соң,үсә торгач, 1952 нче елда армиягэ китә, анда 3 ел хезмәт итә. Армиядән сон Украинага Донбасс шәһәренә шахтада эшләргә китә. Аннан кайткач, 1958 нче елда Казанга тозелеш техникумына укырга керә. Техникумны тәмамлап кайткач, Саклау-Баш авылына кайтып совхозда эшли. Шул ук вакытта столяр вазифасын башкара, ул вакытта столярныйда эшләгәндә уллары аның ярдәмчеләре булалар.

Тыныч тормышлар башланып киткәч, Фиюзә әби белән тормыш корып җибәрә. Фиюзә әбием белән 5 ул тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, 2013 елнын 3 нче апрелендә Фиюзә әбием дөньядан китеп бара.

1941-1945 нче елгы сугыш бабамның хәтерендә иң авыр, иң дәһшәтле сугыш булып исендә кала. Ачлык, ялангачлык – ачлыгы бигрәк тә авыр шул. Әнкәсенең балаларына, авызыннан өзеп, соңгы кабым икмәген биргәнен, көне-төне колхоз эшеннән кайтып кермәгәне бүген үзәкләрне бигрәк тә өзә шул.”Эх, әнкәй-әткәйләрне бүгенге өстәл яннарына кайтарып утыртсаң иде!” – дип уфтана бабай.

Һәр елны Җиңү бәйрәме көнне без барыбыз да җыелышып бабамны бу бәйрәм белән котлыйбыз, бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден — медальләр таккан чал чәчле ветераннар арасында минем бабам да була. Мин аның белән чиксез горурланам.

   Без бик бәхетле балалар, чөнки тыныч тормышта яшибез. Быел илебез зур бәйрәмгә әзерләнә. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җитмеш ел вакыт үткән. 

Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу җан өшеткеч сүз турында китаплар укып, кинолар карап һәм әби-бабаларыбыз сөйләгәннәрдән генә ишетеп беләбез.

Безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен мин дә чал чәчле ветераннарыбызга карата рәхмәт хисләре яши. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы,  һәрберсенә мең рәхмәт әйтәсе килә! 

  Шулай да, хәзерге тормышнын кадерен белик, яратыйк, үткәннәрне онытмыйк!

Сочинение

“ Минем әбием –  сугыш чоры баласы”

Автор – Ахметзянова Кадрия,

МБОУ “Татарско-Кандызская СОШ”

Руководитель – Ахметзянова Роза Гамировна

      Илләр, кешеләр язмышында мәңге онытылмаслык вакыйгалар аз түгел. Әнә шундый вакыйгаларның берсе булган Бөек Ватан сугышын, фашист илбасарларына каршы халкыбызның героик көрәшен бөтен Җир шары хәтердән мәңге җуймас. Кешелек тарихына иң күп канкойгыч сугыш булып кергән Бөек Ватан сугышында Җиңү армиябезгә, халкыбызга дан һәм шөһрәт китерә.

      Моннан 70 ел элек, халкыбызның нык ихтыяр көченә, югары әхлак сыйфатларына ия, куркусыз булуын бөтен дөньяга танытып, безнең сугышчылар Берлиндагы рейхстаг өстенә Җиңү байрагы кадый.

      Фашистик Германия,10 ел һөҗүм итешмәү турындагы пактны бозып, 1941 елның 22 июнендә илебезгә басып керә. Бөек Ватан сугышы башлана.

       Сугыш… Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул 27 миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган…

       Сугыш… Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, Җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгы, Туган илгә бирелгәнлеге, чиксез мәхәббәте, төрле милләт халыкларының бердәмлеге күренде. Ил өчен авыр сынау көннәрендә халкыбыз бер йодрыкка тупланды. Фронт һәм тыл бердәм булды.

        Авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды. Ә тормышны алып барырга кирәк иде – игенне дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, бик күп салымнар да түләргә кирәк иде. Әмма тыл халкы сынатмады, сыгылмады.

       Бөек Ватан сугышы чоры халык өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән үк  русы, татары, чувашы, удмурты, һ.б. милләт кешеләре туган илен – Ватанын сакларга күтәрелде.

      1418 көн һәм төн барган бу мәхшәрдән халкыбыз җиңүче булып чыкты. Совет солдатлары үз илебезне генә түгел, бөтен Европаны фашизм коллыгыннан коткарды.

       Җиңү тылда да яулана. Сугышка киткән ир – атларның эш урынына хатын-кызлар һәм балалар баса.

        Татарстан илнең көчле тыл базасына әверелә. Казан авиация, ясалма каучук заводлары, кинопленка, тегү фабрикалары, мех комбинаты фронт өчен эшли. Мех киемнәрнең -50, киез итекләрнең 25 проценты безнең республикада җитештерелә. Җиңү көннәрен якынайтуга колхозчылар да үзләреннән зур өлеш кертә.

      Сугышның утлы мәхшәре Татар Кандызы авылы халкының җилкәсенә дә авыр хезмәт, ачы күз яшьләре булып төшә.Җиңүгә 70 ел үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы үзен сиздерә. ”Әти” сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар, ничә еллар буена олы юлдан күзен ала алмый газиз улын, ирен көткән аналар, сөйгән ярларын көткән кызлар…

      Авылда да кызлар, картлар, балалар колхоз эшен җигелеп тартканнар.Көне-төне эшләсәләр дә, ашарларына җитми.Икмәкне фронтка озатырга кирәк була. Җәй көннәрендә балтырган, кузгалак, ачы какы, төче какы, кычыткан, чөгендер яфрагы – барысы да ризыкка әйләнгән.Бу авыр елларда авыл язмышы ил язмышына кушылган. Ирләре, уллары, туганнары яу кырында батырлыклар күрсәткәндә тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләгәннәр. Алар арасында минем әбиемнең әнисе Мурзина Шәкирә Инсаф кызы (1911-1980) да булган.

     Шәкирә әбиемнең ире – Мурзин Салих Морзан улы (1912-1942).Ул, 1941 елда сугыш башлангач та, үзе теләп фронтка киткән.Шәкирә әби 4 бала белән ялгыз калган.Тагын олы яшьтәге биатасы һәм бианасы булган. Шулай итеп, ачлык елларда, аңа 7 җанны  ашатырга туры килгән.

     Шушы 4 бала арасында минем әбием – Шакирова Наилә Салих кызы да булган. Ул 1935 елның 10нчы июнендә туган.Әбием миңа менә нәрсәләр сөйләде: “ Әти сугышка киткәндә миңа 6 яшь булган.Әтинең йөзен дә чак-чак хәтерлим.Без ике малай, ике кыз калдык. Тагын әби белән бабай бар иде.1942 елда әтинең «үлде,күмелде” дигән язуы килде.Бик кечкенә булу сәбәпле,кайда күмелгәнен хәтерләмим.Кызганыч, “похоронка”сы сакланмаган.

      Сугыш вакытында тормыш бик авыр иде.Өйне салам ягып җылыта идек.Саламның күпме генә җылысы чыга инде, тәрәзәләр һәрчак боз белән капланган була иде.

     1943 елда авылда “борын канау чире” чыкты. Бик күп кешеләр үлде, шул исәптән минем Кәмил абый да.Бу чир кар астында кышлаган башакларны җыеп ашаганнан килеп чыккан, диделәр.

     Бераз үскәч, без Наил абый белән ,бәләкәй арба тартып , урманга утынга йөри идек.Утын дигәне дә инде сынып төшкән ботак-сатаклар була иде.Ул елларда утынга дип зур агачларны кисәргә рөхсәт юк иде.

     Безнең өстә киндер күлмәк, аякта чабата иде.Бишмәтнең дә тышы киндердән була иде.Бала-чагаларның кайберләре, өсләренә кием булмау сәбәпле, мәктәпкә укырга йөри алмыйча, мич башында җылынып утыралар иде.Мин үзем дә мәктәпкә 8 яшьтә генә бардым.Карлы су вакытында күтәртмәле чабата кия идек.Ягъни, чабата астына ике агач шакмак беркетелгән була.Ләкин барыбер, су аның эченә керә дә, чыгып та китә иде.Ничек авырмаганбыздыр, бик чыныккан балалар булганбыз инде,күрәсең.

     Киндерне дә уңган кеше генә ясый ала.Чөнки үсеп утырган киндерне өстеңә кием итеп кигәнче, 20 төрле эш башкарырга кирәк! Иң беренче, җирне көрәк белән казыйсың.Киндер орлыгын чәчеп, тырмалыйсың.Үскәч, сабагын җыясың.Аны су буена илтеп, батырып куясың.Кире алган вакытта инде бик салкын була иде, өши-туңа аны судан чыгарасың.Шуннан аны киптерәсең, талкыйсың, сүс килеп чыга.Аны килегә салып, килсап белән төясең (киле тәпән кебек,ләкин сай була; килсап төйгеч була).Шуннан соң, сүс йомшый.Аны тәрәш тарак белән тарыйсың, тәрәшле барлыкка килә.Аннары шуны эрлисең.Эрләгәннән соң,чүбеге кала, аннан палас ясыйлар иде. Эрләгән җепне киләпкә саласың.Шуны көлгә су салып, агартырга куясың (озак тотарга ярамый).Аннан алгач, елгага илтеп,бәләкләп чайкыйсың.Җепне киптереп, сүтәсең.Шуны сәке буена күшәгә саласың.Шүре ясыйсың.Туку станогына җепләрне тезәсең, тукыйсың.Ак киндер кирәк булса, шул килеш кала.Төсле тукыма кирәк булса, буяу белән манасың.Кайчак җеп килеш үк мана идек.Шуннан соң инде әзер тукыманы кисеп, күлмәк, ыштан, башка киемнәр тегәсең.Менә шуның кадәр эшне башкарып чыга алсаң, киемең була.Ул вакытта бит әле гаиләләрдә 7-8әр кеше иде, кайчагында күбрәк тә.Инәй шушы эшләрнең барысын да эшли иде, ә без аңа булыша идек.

    Киндернең орлыгыннан май чыгаралар иде.Бодай оны булмагач,алабутадан ипи пешерәләр иде.Я булмаса, бәрәңге кабыгын киптереп, он тарталар иде.

    Яз көне кәлҗемә ашый идек.Аның өчен кырдан барып былтыр калган бәрәңгеләрне җыеп кайта идек.Ул яртылаш черегән, яртылаш кипкән була.Кайчак хәтта кортлаган да була. Шуны чистартып, коймак кебек ясыйсың да, мичтә пешереп аласың.Ач булгач, шуннан да тәмле нәрсә булмый иде,”- дип сөйли әбием.

    7 еллык мәктәпне тәмамлагач,әбием, 1 сезон, әтисенең  бертуган энесе тракторчы Мурзин Гарифулла абый янында, плугар (сабанчы) булып эшли.Шуннан соң үзе дә тракторчыга укырга карар итә. Әбием 1953-1954нче елларда Бөгелмә шәһәрендә тракторчыга укый.1954нче елның 12 апрелендә аттестат ала (аттестаты әле дә сакланган ).Ул имтиханнарын “5ле”гә биргән.Аннан соң 3 ел “ДТ-54” тракторында эшләгән. Сәлимә апа белән сменалап хезмәт иткәннәр.Ул хәзер Поповка авылында яши.

     Талипов Нурислам абый бригадирлары булган.Ул Бөек Ватан сугышы ветераны иде, 2013нче елда вафат булды. Вагизов Шәдит абый әбиемдә сабанчы (плугар) булып эшләгән.Ул әле дә исән, 84 яшьтә.

      Кырга ягулыкны, суны ат ташыган. Әбиемнәр яз көне җир сөргәннәр, уңыш җыю вакытында комбайннар тартып йөргәннәр.Чөнки ул вакытта комбайннар хәзерге кебек үзйөрешле булмаган. Халтобина фамилияле хатын-кыз комбайнер булган.

      Ындыр табагында ашлык суга торган машина – молотилка эшләгән.

      3 ел тракторчы булып эшләгәннән соң, 1957нче елда әбием Шакиров Гамир бабама кияүгә чыккан. ”Тормышка чыккач, бабаң бүтән тракторда эшләтмәде, хатын-кыз өчен авыр эш ул, дип әйтте.

     Мин, мәктәпне бетергәч, шәфкать туташына укырга барырга теләгән идем.Көчкә генә паспортлар алуга ирештек, ул елларда бөтен кешегә дә паспорт бирмиләр иде.Ләкин, сугыштан соңгы ачлык еллар булу сәбәпле, мин Бөгелмә шәһәренә тракторчыга укырга киттем.Ни өчен дисәң, ул елларда тракторда эшләүчеләргә күп итеп икмәк бирәләр иде.Әтием сугышта үлеп калды, гаиләбез ишле иде.Тамагыбыз икмәккә туйсын дип, ир-ат һөнәрен сайларга мәҗбүр булдым.Менә шундый авыр, ач еллар иде, кызым.Бүгенге рәхәт тормышның кадерен белегез, сезнең тамагыгыз тук, өстегез бөтен, аллага шөкер.

       Шулай да, механизаторга укыганыма һич тә үкенмим, гомер буе техниканы белеп яшәдем мин.Абыйларың мотоцикл төзәткәндә, аларга да киңәшләр бирә идем әле,”- дип көлә әбием.Чөнки аның аттестатында : “тракторчы, 4нче разрядлы слесарь” дип язылган.

      Минем әбием кебек бик күп балалар шушы сугыш аркасында ятим калганнар.”Әти” дигән изге сүзне әйтергә тилмереп, үлән белән кәлҗемә ашап үскәннәр алар.

       Күп сугышчылар өчен кайту турындагы уйлар хыялда гына кала.Кызганыч, алар ят җирләрдә, безнең бәхетле тормышыбыз өчен ятып кала. Аналарның йөрәгенә тирән, мәңгелек хәсрәт ясап, авылга шомлы хатлар гына килә.

“Үлде” диләр, юк, ышанмый

                                                Бу хәбәргә һич күңел,

                                                Ул – үлемне җиңә торган!

                                                Ул – үлә торган түгел!!!

                                                Ут кебек үткен күзләре

                                                Юк, сүнмәгәндер алар,

                                                Һәрвакыт күргән шикелле

                                                Нык күрәләрдер алар…

     Шулай аналарның күңелләре якыннарының үлгәненә ышанасы килми…Татар Кандызы авылыннан 535 кеше Туган илне сакларга киткән булса, 206сы гына туган нигезенә әйләнеп кайткан. Ә 329ы киләчәк буыннар бәхете өчен яу кырында ятып калган.

     Әйе, бу сугыш илебезгә күпме кайгы-хәсрәт, күпме күз яше китереп, күпме сабыйларны ятим калдырды. Шулай булуга да карамастан, Ватанга булган мәхәббәт, тыныч, бәхетле киләчәккә ышаныч барысыннан да көчле булып, Бөек Җиңүгә китерде.

      Сугыш тавышлары күптән тынды,

      Төзәлделәр җирнең яралары.

      Әтиләрнең окопларын сөреп,

      Иген чәчә хәзер балалары.

      Сугыш тавышлары тынды, ләкин

      Күңелдәге шомы яши һаман.

      Сугыш агачларын аударсак та.

      Кайлардадыр әле тамыры калган…

     2014-2015нче елларда Украина җирендә тагын күпме кеше үлде, тагын күпме бала ятим яки гарип калды…Безнең бабаларыбыз җиңгән, оясын туздырган фашизм яңадан баш калкытырга азаплана…

     Шөкер, илебезнең күге аяз.Сугыш турындагы кинофильмнарны караганда йөрәк сыкрый, күңел елый.Данлы еллар ерагайган саен, үткәннәрне онытмасак иде. Үткәннәрдән башка киләчәк юк. Әйдәгез, үзебезнең данлы үткәнебез белән горурланудан туктамыйк, ул чорның данлы улларына һәм кызларына ихтирамыбызны киметмик.

     200дән артык Советлар Союзы Герое, Дан орденының 60 тулы кавалеры, эре хәрби берләшмәләр белән командалык иткән адмирал һәм генераллар безнең горурлыгыбыз түгелмени? Ниһаять, Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән тыл каһарманнары алдында ничек баш имисең?! Алар олы ихтирамга, игътибарга лаек!

     Гомер кешегә бер генә бирелә. Шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп, Фәнис Яруллин әйткәнчә, “Чигенми яшисе бар, ялгышмый яшисе бар!”

      Киләчәктә сугышларны булдырмаска иде. Моның өчен сабырлык, дуслык, бердәмлек кирәк.Күркәм холыклы кешеләр кирәк. Андый холыклы кешеләр бар.Алар безнең күңелләргә мәрхәмәт, шәфкать, сабырлык орлыклары чәчәләр.

      Без – балалар, киләчәкне төзүчеләр.Киләчәк безнең кулда.Ә киләчәк бүгеннән башлана.Сугышлар китереп чыгармабыз, барлык бәхәсләрне тыныч юл белән чишәрбез.Дөньядагы илләр арасында дуслык урнаштырырбыз.

          “Дуслык булса, яшәр гомергә

          Бөтен җир шарында тынычлык…”

      Әмма шуңа җан әрни – сугышсыз да ятимнәр күбәя. Балаларга ана назы, ана тәрбиясе кирәк. Шөкер, республикабызда моны аңлаучылар бар. Балаларны гаиләләргә бирү сәясәте бара.Ятим балаларга һәм балалар йортларына ярдәм итүчеләр күбәя.Күренекле җырчы Салават Фәтхетдиновны гына алыйк.Күпме балаларга ярдәм итә ул! Үзләре турында шундый ярату һәм тәрбия күргән балалар мәрхәмәтле, шәфкатьле, тыныч булып үсәрләр. Аларга ходай сабырлык бирер. Бәхәсләрне түгәрәк өстәл артында чишәрләр, сугышлар булмас.

     Яшәсен тынычлык!!!

Последнее обновление: 6 мая 2015 г., 22:10

метки: Татарск, Гаилэлэрн, Турында, Шэулэсе, Батырлык, Тылдагы, Жимерд, Вакытында

КЕЧЕ КИРМӘН төп белем бирү мәктәбе Бөек Ватан сугышының Җиңү көненең 70 еллыгына багышлап

“ Сугыш

һәм

безнең нәсел”

6 нчы класс укучысы

Фархуллина Гөлинә эше

2014

1.Имамиев Кыям Имамиевич – Мөршидә әбинең әнисенең абыйсы

2- Имамиева Мәрфуга Имамиевна – Мөршидә әбинең әнисенең апасы

3-4-Имамиева Нурлы Имамиевна һәм Хайруллин Минегол Хайруллович – Мөршидә әбинең әти-әнисе

5 — Саетгалиев Сөнгатулла Саетгалиевич – Тәхиятулла бабайның әтисе

6-Фархуллин Сөнгатулла Әһлиуллович — әтием Раифның әтисе

7-Шакиров Гаяз Шакирович – Равия әбинең әтисе

8-Гасимова Камилә Гасимовна – Равия әбинең икенче буын туганы

1)Имаметдинов Кыям әтисе Имами һәм әнисе Мәүлиханың беренче баласы булып Кече Кирмән авылында 1905 нче елны туа. Аннан сон тагын 6 бала туа: Миннур, Нурлы, Мәрфүга, Кафия, Хәдичә, Рәхимҗан. Ул вакытларда малай туса гына имана җире бүлеп бирелә торган була. Калган балалары күпчелек кызлар булгач, имана җире икәү генә була. Балаларны ашатырга, киендерергә җитми. Әтисе 15 яшьлек Кыямны алып Биклән дигән җиргә барып агач төплиләр. Анда юнәткән акчаларны алып кайтып, өйдә калган гайлә кешеләренең тамагын туйдыралар. Кыямга 25 яшь тулгач, 1931-1932 елларда аны Урта Азиягә басмачлар белән сугышка җибәрәләр. Кыям анда Норма авылы кешесе Зиннәт белән бара. Исән-сау гына әйләнеп кайталар. Аннан кайткач, 1934 чне елны Кыям өйләнә. Аның ике баласы туа. Аны авыл советы председателе итеп куялар. 1941 нче елны аны да сугышка алалар. 1942 нче елны Кыям яраланып авылга кайтарыла. Ул кладовщик булып эшли башлый. Кыям Имамиевич 1982 нче елда вафат була.

2)Имаметдинова Мәрфуга 1913 нче елны дүртенче бала булып туа. Ул абыйсы Кыям кебек үк бик батыр, тәвәккәл кыз була. Сугыш вакытында кырда һәм сугыштан соңгы елларда Мәрфуга иң оста тракторчы булып эшли. Аны Югары Ушма авылында тракторчыларның бригадиры булып та эшли.

3)Имамиева Нурлы 1915 нче елгы. Ул минем әнинең әбисе, 1941-1945 нче елларда оста уракчы буларак билгеле була. Аңа һәм башка хатын-кызларга басу урырга норма бүлеп бирелә. Нурлы әби ул норманы купкә арттырып үти, шуңа аны уракчылар бригадиры итеп куялар. Һәр көнне 25 әр сутый җир ура. Ире сугышка 1941 дә китә, ләкин 1942 нче елны ире Минголның сугышта үлгән хәбәре килә. Иренең абыйсы, Кукмарадан эштән бик тамагы ачып кайтып керә һәм баздан салкын катык алып эчеп, 1941 нче елны үпкәсе шешеп үлә. Шулай итеп, иренең абыйсы сугышка кадәр үлә. Ә менә шул иренең абыйсының хатыны, ире үлгәч, 6 яшьлек Гариф исемле баласын тәрбиягә Нурлы әбигә калдырып үзенең авылына Түбән Якегә кайтып китә. Анда ул яңадан бер кешегә кияүгә чыга һәм яшәргә Себер ягына чыгып китә. Шулай итеп Нурлы әби, үзенең һәм килендәшенең баласы, кайнанасы белән торып кала. Аларның сыерлары була. Шул сыерга ашатырга дип, урактан кайткач, кайдан үлән тапса, шуны алып кайтып ашата.Сыерның сөтен аерткач, язган майның хөкүмәткә тапшырганнан соң, бик әз генә өлеше кала торган була. Шулай итеп, Нурлы әби үзенең кызы Мөршидәне һәм килендәшенең малаен – Гарифны — исән-сау гына үстерә. Ул малай армиядән кайткач, үзенең сугыш вакытында ташлап киткән, үз анасын эзләп китә, кабат әнисенең яңа гайләсе янында төпләнә. Ләкин, сугыш вакытында, ничә кешене тәбияләп яшәгән һәм үзен үстергән “ана” — Нурлы апасын онытмый, аңа посылкалар җибәреп тора. Нурлы әби сугыш вакытында да, сугыштан соңгы елларда да бик тырышып колхозда эшләгәне өчен, аны Мәскәү шәһәренә алдынгы эшләүчеләр слётына да җибәрәләр. Нурлы әби 1982 нче елны вафат.

2 стр., 918 слов

Сочинение м х бб т турында

… була. Мәктәпне зурайтып эшләү дәүләт акчасына башкарыла. Һәм ул, Олы Кариле авылындагы башлангыч мәктәп булып, 1924-1925нче уку елында эшли башлый. Укучыларны бу елны … әбинең дә бу бәйрәмдә катнашуы булгандыр, мөгаен. Ул 1924нче елда беренче класска укырга кергән. Шул еллар мәктәбе турында … өчен дә, хәзерге көндә монда белем һәм тәрбия алучылар өчен дә ул – изге һәм үзенчәлекле. Яраткан мәктәбемнең …

4)Хайруллин Миңгол Хайруллович, 1910 нчы елны Хайрулла һәм Гыйззебикә гайләсендә 2 нче малай. Аның Фархулла исемле абыйсы, Хаҗәр исемле сеңлесе була. Фархулла исемле абыйсы Түбән Яке авылы кызына өйләнә. Авылга 1935 нче елны Газ АА – полуторка дип аталучы беренче машина кайта. Минголны шул машинаны йөртүче шофер итеп куялар. Хаҗәр исемле сеңлесе авылдашы Сафага кияүгә чыга. 1938 нче елны Мингол авылдаш кызы Нурлыга өйләнә. 1939 нчы елны кызлары Мөршидә туа. 1941 нче елны Минголның абыйсы Фархулла Кукмарадан кайтып кергәч, салкын катык алып ашый, 3 көн эчендэ үпкәсе шешеп, үлеп китә. 1941 нче елнын 22 июнь көнне Мамадыш военкоматыннан сугышка китәсе дигән хәбәр килгәч, Мингол авылдагы балаларны үзе йөртә торган Газ АА дигән машинага утыртып Кече Кирмән урамнарын әйләндереп кайта. Кабат 23 июнь авылдан сугышка китүче ирләрне төяп, Мамадышка военкоматка дип, машинасы белән Казган тау юлы буйлап китәләр. Мингол бабай, 12 апрельдә 1942 нче елны Калуга өлкәсе Барятино районы Фомино авыл җирлеге кырыенда барган сугышта һәлак булган.

1935 нче ел Газ АА – полуторка машинасы.

5)Саетгалиев Сөнгатулла Саетгалиевич – әнинең әтисе Тәхиятулла бабайның әтисе, 1911 нче елгы. 1934 нче елны авылдаш кызы Шәмсенахар белән өйләнешә. Алар Мәскәү шәһәренә китәләр һәм метро төзелешенә эшкә урнашалар. Ләкин, төпле тору урыны булмау, балалары туарга торуны уйлап, Шәмсенахар кире Кече Кирмәнгә кайтып китәргә була. Юлда поездда кайтканда бәбәйли. Тәхиятулла бабай пездда туа. Ире Саетгали Мәскәү метросын төзүдә эшләп кала. 1941 нче елны Мәскәү военкоматы аркылы, сугышка китә. 1941 нчы елны ук Мәскәү кырыенда баручы сугышта һәлак була.

6)Фәрхуллин Сөнгатулла 1932 нче елның 1 нче сентябрендә гайләдә дүртенче-бишенче игезәк сыңары булып дөньга килә. Алдан өч апасы була. Ләкин ике апасы кызамык белән авырып үлә. Игезәкләр ике ай чамасы матур гына үскәндә берсе кисәк кенә үлеп китә. Шулай итеп Фәрхуллина Шәмсурыйның ике баласы гына торып кала. Әтиләре, Себергә шахтага эшкә киткән була, ләкин шахта җимерелеп төшә. Әтиләре шунда һәлак була. Бу балаларына ул шахтадан әле күпмедер сумма рәвешендә пенсия килә башлый. Әниләре ике баланы үзе генә үстерергә тиеш була. Дөрес, Шәмсурыйны кияүгә сорап килүчеләр булгалый, ул каршы килә. Бу гайлә башкалардан аермалы буларак, әтисез булсалар да, сыер һәм башка маллар асрап, бакчада төрле яшелчәләр үстереп, каралты кураны, хуҗалыкны үз көчләре белән төзәтеп яшиләр. Кече Кирмән мәктәбенә 1941 нче елны 9 яше тулгач, 1933 нче елгы балалар белән Сөнгатулла 1 нче класска укырга керә. Сугыш башлангач, әтиләре өчен шахтадан килә торган пенсия акчасы килүдән туктый. Сугыш вакыты булу сәбәпле, уку елы 1нче сентябрьдә башланса да, укулар 1нче октябрьдә генә башлана. Күбесенчә аларны авылга килгән урыс укытучылары укыта. Класслар саны җиде була. 1 ай — сентябрь буена укучылар колхоздагы төрле эшләрдә катнашалар.

2 стр., 588 слов

Самигуллина Ильназа «Минем бабам»

… ә яткан икән. 1942 нче елның 5 нче октябрь төнендә, ул туган йортының ишеген кага. Ярасы авыр булганга, сугышка яраксыз дип табалар. Пуля йөряк … кайтса да, бабамның исән булуы , гаиләләренә зур шатлык була. Ял итеп ята торган чакта түгел, ул башта налог агенты, аннан соң колхозда … Бу хәл 1945 нче елның 15 нче гыйнварында була. Бабама бу юлы фронтка китү бик авыр була, чөнки ул сугыш белән күзгә-к …

Олы класслар укучылары, хатын-кызлар урак белән урган икмәк көлтәләрен, ике таякны куеп, ике укучы ике башыннан тота, шуңа көлтәләрне салалар һәм ындырга ташыйлар, аларны берничә-берничә итеп тезеп янәшә куйганнар. Бу эшне алар “лачинкә белән көлтә ташу һәм сосланга кую” – дип атаганнар. Кечкенә класс укучылары чиләккә, урак урганнан соң, көлтә җыйганнан соң коелып калган, башакларны җыеп бара һәм капчыкка тутыра торган булганнар. Ул вакытта басуда җитен чәчү белән дә шөгылләнәләр. Ул җитенне дә укучылар кул белән йолкыган. Басудан эшләп кайткач, әле үзләренең хуҗалыгындагы эшләрен дә эшләргә кирәк була. Чөнки хатын-кызларга бирелә торган көнлек заданиене үтәп бетерер өчен 16 сәгатьтән дә ким вакыт китмәгән. Ул вакытта авылда ирләр сугышка киткән, басуда эшләргә бары тик хатын-кызлар һәм балалар гына калган. Көз көне басуны сукалап калдырыла торган була. Өсте ачык ФЗО дип аталган тракторларда хатын-кызлар эшләгән. Авылда атлар юк. Бары тик авылдагы кайбер кешеләр сыер тоткан.Яз көне басуны тырмалар өчен сыеры булган кешеләрнең сыерларына тырма тагып, басу сукаларга чиратлап йөргәннәр. Сөнгатулла өйдә бердәнбер ир-ат кисәге булгач, сыерлары да булгач, сыерга тырма тагып үзләренең чираты өчен, басу тырмаларга йөргән.

Балалары булмаган, ләкин сыеры булган кешеләр сыерны үзләре йөрткән. Я сыерга менеп атланып, я инде башына бау тагып сыерны әйдәкләп, бауны алдан тотып йөрергә туры килгән. Шуннан соң, өлкәннәр җиргә чәчәсе орлыкны тубалга салып, шуннан кул белән сибә-сибә барганнар. Инде үсә төшкәч, җәй көннәрендә укулар туктаган арада, Сөнгатулла авылның ике үгезенең берсен җигеп аңа арба тагып колхоздагы төрле эшләрдә катнашкан. 1945 нче елны сугыш беткәч, авылга исән калганнар кайта. 7 нче классны бетергәч, 1948 нче елны Сөнгатулланы колхозга учетчик итеп алалар. Бригадир эшкә чыккан кешеләрнең списогын аңа бирә, һәм аларга акча түгел, ә 1 хезмәт көне билгеләнә торган була. Менә шул хезмәт көннәрен билгеләүче булып ике ел эшли. Түбән Ушма урта мәктәбендә ике ел укый, аны гел бишле билгесенә бетерә. 1952-1954 нче елларда армия сафларында — Мәскәү шәһәрендәге ракетные войскада хезмәт итә. 1954 нче елны Кече Кирмән авылына кайта. 1959 нчы елны Шакирова Равия белән тормыш кора. Аларның алты малайлары туа. Бүгенге көндә Фәрхуллин Сөнгатуллага 82 яшь.

7)Шакиров Гаяз Шакирович, 1910 нчы елны дүртенче малай булып Таипов Шакир гайләсендә туа. 1934 нче елны Хәдичәгә өйләнә. Аларның өч балалары туа. 1939 нчы елны егерме тугыз яшьлек Гаязны Финнар белән сугышка җибәрәләр. Ул фин сугышы алты ай дәвам итә. Гаяз авылга кайта. 1940 нчы елны авылдан ун кешене Казанга сугыш өйрәнүләренә алып китәләр. Ул аннан ике айдан кайта. 1941 нче елның 24 нче июнендә хатыны Хәдичә дүртенче бала бәбәйләгән көнне, Гаязга “Иртәгә сине сугышка җибәрәләр” – дип председатель кереп әйтә. Хатыны бик аз гына булган оннан күмәчләр пешерә. Икенче көнне шул пешкән күмәчләрен ире Гаязга сугышка китү өчен аның янчыгына тутыра. Ләкин Гаяз 3-4 күмәч алып калганнарын кире өстәлгә куя “Мин сугышта ачка үлмәм, Хәдичә син дүрт бала белән ничекләр яшәрсең, бигрәк берсеннән-берсе бәләкәй бит болар” – ди. Ул вакытта олы кызына алты яшь була, дүртенче бала туганга бер көн генә була. Ул урамга чыгып киткәч, хатыны Хәдичә дә, балалары белән урамга чыгып озатып баралар. Хәдичә яңа туган бала белән урамнан озата бара. Шунда аны колхоз председателе Вагиз абый күреп ала да, “Әле син бала тапкан гына идең диделәр, чирләп үләсең, киләме, балаларыңны кем карар, бар хәзер үк өеңә кереп кит, синнән башка да озатабыз иреңне, башкалар белән китә инде ул” – дип Хәдичәне кертеп җибәрә.

21 стр., 10300 слов

Болгар дэулэте турында

… елда Жаек (Урал) елгасы буенда болгар сакчыларының монголлар белән бәрелеше турында әйтелә. Кайбер соңгырак … протоболгарлар каберлекләрендә һәм авыл урыннарында очрый торган керамикадан бик нык аерылалар. Алар башка этник дө … динен бөтен халыкның кабул итүе кирәк була. Ә моны дөньядагы барлык мөселманнарның башлыгына … борынгы болгарлар иленә һиҗри белән 310 елның 121 мөхәррәмендә аяк баса. Бу …

Хәдичәгә бик авыр кала. Хәдичәнең үз әнисе аларның өе каршысында гына яшәсә дә, аның шул минутта авылда түгел, ә Казанда яшәүче улына дип киткән вакыты була шул. Шулай итеп, ул көнне Шакир һәм аның авылдагы тагын ике абыйсы сугышка китә. (Хәдичәнең бер абыйсы берничә бармагын югалтып булса да,авылга исән кайта, ләкин бер елдан үлә.) Ә үз әнисе аларны күрми кала. Ләкин ирләрне башта Казанга җибәрәләр. Әнисе Казанда яшәүче улы белән сугыш башланганны ишеткәч, “безнең кияүне дә беренче итеп алып җибәрәләрдер, чөнки ул Фин сугышында булды, Казанга военный учениега барды, әйдә поезд станциясенә төшеп карап калыйк, бәлки күреп калырбыз” – дип станциягә төшәләр. Анда поезд кузгалып китәргә тора. Вагоннар сугышка китүче ирләр белән шыплап тулган була. Шул вагоннарның берсендә Гаяз үзе караштырып торган була “Мине Казандагы туганнарым, дусларым һәм кунакка гына килгән хатынының әнисе мине китүемне белеп озатырга килмиләр микән” – дип тәрәзәдән башын тыгып карап торган була. Поезд кузгалып китәм генә дигәндә, Гаязның янәшәсендә әле тагын хатынының бер абыйсы да була, ул хатынының әнисе белән хатынының Казанда торучы абыйсын күреп ала “Әби, Хасанша абый сау булып торыгыз, балаларны карарга булышыгыз инде Хәдичәгә” – дип кычкырырга өлгереп кала, поезд кузгалып китә.

Гаяз утырган поезд тулы сугышчылар Белоруссиядә баручы сугышларга җибәрелә. Ул сугышка барып җитеп 2 ай да үтми, аларны фашистлар пленга алалар. Ул пленга төшкәч тә, качу уе башына килә. Аның корган планы бунча, ул әсирлектән кача. Урманга барып җитә. Һәм шактый көннәр урман буйлап йөри. Һәм бер көнне аны белоруссия кешесе күреп ала, аңа курыкмаска куша. Үзенең өенә алып кайта. Анда Гаяз ул кешенең тире иләүче булып эшләвен белә. Ул белорусс кешесе аны качырып, үзендә эшләтеп, берничә ай тота. Шуннан Гаяз аннан китә һәм яңадан сугышка, безнең гаскәрләргә кушылып китә. Гаяз Белоруссиядән гаскәрләр белән Венгриягдәге шәһәрләрне азат итүдә катнаша. Будапешт шәһәрен алган өчен аларга “За взятие Будапешта” дигән медаль бирелә. Гаяз торган белорусс кешесе Яков исемле була. Яков Гаяз аннан киткәч, ул биргән адрес белән авылга Хәдичәгә хат язып сала. “Сезнең ирегез Гаяз пленнан качкач, мин аны урманда таптым, берничә ай ул миндә эшләп яшәде, кабат ул яңадан сугышка китте” – дигән юллар була ул хатта.

3 стр., 1388 слов

Ана боек исем сочинение татарча

… алмый. Ул — шушы ике кеше арасында була торган иң керсез, иң изге хисләрнең берсе. Ана белән бала кылдан нечкә кырык … биеклегенә күтәреп бирелгән. Ананың улы сугышта үлеп кала һәм аның иптәше бу турыда әнисенә хәбәр … т тормышта яшәсеннәр иде. Ана — бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга! Әйе, Ана — ул дөньяда иң б … ббәте сурәтләнә. Ана сугышка үзенең бөтен газиз улларын да озаткан, елый-елый аның күзләре дә …

1945 нче елны Гаяз үз авылына яңадан әйләнеп кайта. Ул чакта аны өйдә аның дүрт баласы һәм хатыны каршы ала. Ул сугышка киткәндә туып калган дүртенче баласына дүрт яшь була. Балалары һәм хатыны сугыш елларында ачка үлмәс өчен малларын асрыйлар, әле ул маллары булган өчен алар налог тапшыралар. Бакчаларында төрле яшелчәләр үстерәләр. Урамдагы, тау буйларындагы төрле үләннәрне җыеп пешереп ашыйлар. Урманга утынга, басуга, елгага үләннәр җыярга, малларына һәм үзләренә ашарга ризык әзерләргә йөриләр. Гаяз кайткач, аларга яшәве әз булса да җиңеләя төшә. 1955 нче һәм 1959 нчы елларны Гаязның тагын ике баласы туа. 1975 нче елны 65 яшендә ул үлә.

8) Гасимова Камилә Кече Кирмән авылында 1922 нче елда Таипов Гасим гаиләсендә икенче бала булып туа, әниләре өченче бала тапканда үлеп китә. Әтиләре ике баланы үстерә, кабат өйләнми. Камиләләрдә бер урыс укытучысы торып мәктәптә эшли. Камилә менә шул укытучыдан урысчага яхшы гына сөйләшергә өйрәнә. Авыл советына телефон янында утырып эшләүче кирәк булгач, Камиләне яхшы итеп русча да сөйләшә белә дип, шунда эшкә алалар. Безнең Мамадыш районыннан 1943 нче елны чакырылышларның берсендә 17 кызны авыллардан җыярга дигән боерык килә. Военкоматтан авыл советына килгән боерыкны авыл советы председателе үзгәртеп куя. Безнең Кече Кирмәннән Сабирҗанова Ямал исемле кыз урынына Гасимова Камилә дигән кызга барырга чакыру килде дип әйтелә, чөнки Ямал үзе шулвакытны авыл советы педседателе була.Менә Гасимова Камилә исемле кызны озатырга күрше-күлән урамга чыга. Ул вакытта Мамадышка бару өчен авылның чыккач Кирмән елгасы күпере аша үтәсең, кабат басу аша узгач, Казган тау (Екатерина II — нче вакытында ук көрәкләр белән тауны казып ясалган юл) аша биеккә күтәрелеп китә торган булалар. (Кабат күп еллар үткәч, авылга кунакка кайткач, шушы вакытны искә төшереп, шушы Казган тау юлыннан ничек итеп сугышка киткәннәрен искә төшереп гел-гел карап йөри.) Гасимова Камилә Кече Кирмән авылыннан Бөек Ватан сугышына китүче бердәнбер хатын-кыз була.

Военкоматка килгәч, аның шикеллерәк тагын 16 кыз белән военкомның килгәнен көтә башлыйлар. Аның еллар узгач бу вакыт турында әйткән сүзләре “Кызлар белән җыелдык җылыйбыз-җылыйбыз да, җырлап алабыз, кабат тагын еларга тотынабыз” дип искә ала ул. Мамадышның Военкоматына килеп җиткәч анда аны һәм башка килгән кызларны военком чакырып ала. Аларның һәрберсенең исемнәрен әйтеп чыга. Ләкин иң соңыннан списокта Сабирҗанова Ямал исемле кеше чыкмагач, военком Гасимова Камиләгә таба борылып әйтә: “Син Сабирҗанова Ямал түгелмени? Сине шул Сабирҗанова Ямал урынына сугышка җибәргәннәр инде сезнең сельсоветтан. Хәзер инде артка юл юк, кире авылга кайтармыйбыз, сезне сугышка җибәрәбез. Менә сина үзеңнең исемең белән военный билет ясап җибәрәбез. Кем булып эшләгән идең, ә телефонда телефонистка булдыңмыни?” – дип башка кызлар белән сугышка озаталар. Арадан Арташ авылы кызы Җүәрия белән гел бергә аерылмыйча сугышка җибәреләләр. Ленинградка керә торган күперне төзәтү өчен алар һәр көнне 22 шәр агач кисеп аударырга, аны әрчергә тиеш булалар. Ленинград блокадасы вакытында Камиләгә һәр көнне 600 грамм ипи бирелә. “Шул ипине ашау белән үк агачларны кисә һәм күпер янына ташый башламасаң кабат хәлең бетә һәм кисәрлек хәл калмый иде” – лип искә ала Гасимова Камилә Гасимовна. Шул күперләр янына агач ташыганда Арташ авылы кызы Җүәрия мина шартлаганда кыйпылчыгы эләгеп, яралана, ә икенче бер кыз шартлап үлә. Өченче кызның шартлап үлгәнен күрү, ә Җүәриянең яраланса да исән калуын күрү, үзенең дә исән калуы, Камиләгә бик авыр минутлар була бу. Җүәриягә Ленинградта ярдәм күрсәтелә, ул инде элеккечә Камилә кебек эшли алмый, ашау да бик әз генә бирелә, ансы да эшләгән өчен бирелә, кире туган ягына да кайта алмый, Ленинградтан чыга торган юлларны, күперне гел бомбага тотып, шартлатып торгач, Җүәрия Камиләгә әйтә:” Бергә киттек сугышка, яралансам да үлмәдем, мин синнән беркая да аерылмыйм, сугыш бетсә һәм безгә бергә исән кайтырга язган булса, бергә кайтырбыз” – дип авырткан килеш Камилә белән кала. “Шул мизгелне бер дә онытасым юк” – дип сөйли күп еллар үткәч Фархуллин Сөнгатулага,Хөснурыйга һәм Равияләргә Башкириядән ире Әгъзам белән Кече Кирмәнгә Фархуллинарга кунакка кайткан вакытларында. 1945 нче елны сугыш беткәч, шул Арташ авылы кызы белән алар яңадан Мамадышка, авылларына кайту бәхетенә ирешәләр. Ул кайтканда, аның өстендә солдат киеме, күкрәгенә медальләр таккан, башында пилотка, аягында ялтырап торган кара төстәге кирза итекләре була. Ә авылда ул вакытта кешеләрнең аягында чабата була. Камиләнең күршесе Фархуллин Сөнгатуллалар һәм Хөснурыйлар була. Ләкин Камиләнең өендә бер әйбер дә булмау сәбәпле, ул үзенең күршеләренә Фархуллиннарга кереп йөри. Шул ук вакытта Камиләгә, хатыны һәм баласы белән аерылган, бер тракторчы ирнең күзе төшә. Камилә, өйләнгән һәм баласы да булган кеше белән үзенең яман атын чыгармасыннар дип уйлап йөри. Ләкин кеше авызын томалап булмый. Камиләнең атасы ягыннан тиешле туганнары авылга кайткан була. Шул вакытта шул турыда туган абыйларына сөйли. Камилә шушы туганнарына ияреп, Тула шәһәренә китеп бара һәм шунда яши башлый, эшкә урнаша. Ул Тула шәһәрендә саф татарча сөйләшә торган бер егет Кутуев Әгъзам белән таныша. Авылда булганны, аерылган ирне аңа димләүләрен искә төшереп ул үзенең сугышта булуын беркемгә дә сөйләмәскә кирәк дип уйлап куя. Чыннан да ул Тулада беркемгә дә,хәтта Әгзамгә дә үзенең сугышта булганын сөйләми, ә Әгзам үзе бик матур итеп саф татарча сөйләшсә дә, үзенең башкорт икәнен әйтми. Татарстаннан ерагая. Камилә авыл кибетендә кибетче булып эшли. Ләкин анда кайткач та сугышта булганын беркемгә дә сөйләми. Сугышта булган кешеләргә аерым медальләр һәм өстәмә бүләкләр бирелә башлагач кына Камилә Гасимовнага якын булган ире киңәш итә: “Сөйлә, яз военкоматка үзеңнең кайсы частьтә, нинди кешеләр белән, Ленинградның кайсы урынында сугышта булганнарыңны” – ди. Шуннан соң военкоматтан килеп, авылда 9 май көнне Камиләгә бик зур игътибар күрсәтәләр. Бу авылда аны “Камилә Гасимовна – безнең авылдан сугышта катнашкан бердәнбер хатын-кыз” дип олылап йөртә башлыйлар. Аларга кунакка Татарстаннан туганнары һәм күршеләре булган Фархуллиннар килгәч, авылдашлары әйтә торган була: “Сугышта булган Камилә Гасимовнаның авылдашларын үзебездә кунак итмичә җибәрмибез” – дип, һәрберсесе үзендә кунак итәсе килгән. Кайткан саен ул сугышка киткән Казган тау – юлын һәм 1943-1945 нче елларда сугышта вакытта бергә йөргән башка авыл кызларын онытмый. 1992нче елны Башкортостанда 70 яшендә вафат була. Арташ авыл кызы Җүәрия аннан берничә елга алданрак вафат була.

6 стр., 2646 слов

УЙНАШТАН ТУГАН. Асхия Костикова… | Авыл хатыны/Сельчанка | VK

… буе очрашып йоргэннэр. Купме кешенен мэхэббэте шулай йори йори … уянды Гадел. Куптэн инде узенэ аерым кече предприятие ачып … агроном булып эшкэ урнашты. Авыл яшьлэренен кубрэге Казанга йореп … Гадел, упкэлэмэ. Мин сине якын итеп, яратып, синен намуслы … Румиянен беркайчан да эни була алмаячагын анлаттылар. Бармаган медицина … яши, эйтмэссезме? Энисе белэн генэ яши иде бугай. Энисе улгэндер инде. …

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Стэ егэ биология
  • Судьба ставит нам экзамены временами
  • Сугыш балалары сочинение рассуждение
  • Судьба случайность все окружило вас чем то говорящим в вашу пользу решу егэ
  • Стык союзов в сложноподчиненном предложении задание егэ