Сугышлар булмасын иде сочинение

                         Яратмыйм мин  “сугыш” сүзен.

                                                                               Булмасын ул, булмасын,

                                                                               Кирәкми безгә сугыш.

                                                                               Булмасын бер куркыныч,

                                                                              Булсын бөтен ил тыныч!

                                                                                             Шәйхи Маннур.

                    Менә  Бөек Җиңүнең 67 еллыгы якынлаша. 1941 нче елның 22 нче июнь иртәсеннән, Буг елгасы буенда вермахт гаскәрләренә “Алга!” командасы бирелгән көннән, алты дистәдән артык ел узып киткән.Әйе, Туган илебезнең фашистлар Германиясен җиңеп, бәхетле азат тормышта яши башлавына шуның кадәр вакыт үткән… Сугыш турында китаплардан укып, кинолардан карап кына фикер йөртүче тулы бер буын инде өлкән яшькә җиткән. Күпме гомер… Әмма сугыш утын үз куллары белән сүндергән карт солдатлар өчен күп түгел ул. Улларын һәм кызлрын фронтка озаткан аналар өчен дә күп түгел. Кара мөһерле кәгазьләргә ышанмыйча, бүгенге көнгә кадәр ирләрен көтүче тол хатыннар өчен дә күп түгел. Кичә генә кебек…

                  Ләкин шул кичәге көн аларның чәчләренә бәс булып сарган. Шул кичәге көн төшләренә кереп сискәндерә. Бүгенге көн хакына корбан булган батырларның йөрәкләре мәйданнарда мәңгелек ут булып яна…

                   Көннәрен дә, төннәрен дә сүнми,

                   Мәңгелек ут яна нурланып.

                   Яктылыгы еракларга китә,

                   Таң нурлары кебек юл ярып.

                                   Нур Баян.

   Сугыш…. Планетабызда һәр кешене дер селкеткән иң куркыныч сүз бу. Кемнәрнең генә үзәген өзмәгән дә, тормышын җимермәгән бу каһәр суккан афәт.Әгәр уйлап карасаң, шушы афәт тәрәзәсен чиртмәгән, ишеген какмаган бер генә гаилә дә юк бит. Миллионлаган кешеләрнең яшьлек елларын, балалык чорын, пар канатлы булып, тигез гаиләдә яшәүне урлаган бу кара еллар…   
   Төбәгебездән яу кырларына 442 кеше киткән. Шуларның 156 сы гына кире әйләнеп кайткан. “Бер кайтмасак, бер кайтырбыз”,- дип киткән калган авылдашларыбыз азат тормыш өчен үзләренең башларын салганнар. Бүген инде өч авылга өч кенә ветераныбыз исән. Сугыш ветераннарының сафлары елдан-ел сирәгәя. Икенче бөтендөнья сугышы ветераннары арабыздан китә торалар. Алар белән бөтен бер чор – даһилык һәм кайгы чоры китә. Без аларны, безне фашизмнан коткаручыларны, һич кенә дә онытырга тиеш түгел.

    Авыр сугыш еллары ир-егетләрне генә  үзенә тартып алмаган. Тылда калган хатын-кызларга, яшүсмерләргә, карт-корыга да авыр, бик авыр булган. Аларның ирләре фронтта ил азатлыгы өчен кан түксәләр, үзләре исә тыл фронтында ат кебек җигелеп эшләгәннәр. Мәктәбебездә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары белән очрашулар әледән-әле уздырылып тора. Кунакларыбыз сугыш елларында үзләре кичергән авырлыклар турында сөйләгәндә, ирексездән күзләргә яшь тула. Туфрак кардан арчылу белән басуга чыгып, җир катырганчы шунда үзләренең фидакарь хезмәтләрен куеп эшләүләре бер хәл, әле бит көн саен диярлек авылга ирләренең, туганнарының һәлак булулары турында кайгылы хәбәр килеп торган. Нинди сабыр, рухи яктан көчле булырга кирәк моның өчен! Өстәвенә, үзләре ач, киярләренә киемнәре юк. Тылдагы хезмәт ияләре “Бөтенесе дә фронт өчен, бөтенесе дә Җиңү өчен!” дигән шигарь астында эшләгәннәр. Барлы-юклы акчаларын, бар булган әйберләрен оборона фондына тапшырганнар.

 Авылның хәле мөшкел, искиткеч мөшкел була. Ирләр, атлар сугыш кырында. Монда калган яшүсмерләр, карт-коры, хатын-кызлар тормыш йөген җигелеп тартканнар. Тыл ветераннары сөйләвенчә, хәтта бер күтәрәм салам өчен бездән 10 км ераклыктагы Казаклар авылына җәяүләп бара торган булганнар. Ә кичкә чәчүлек орлык өчен 35-40 чакрымдагы Кукмарага җәяүләп чыгып  киткәннәр. Я Хода, ничек түзгәннәр алар?! Аякта чабата, иңнәрдә ашлык тутырылган капчык…Уйласаң ис китә: ничек түзгәннәр, ничек аяклары чыдаган?! Әмма алар зарланмаган, берәү дә сыкранмаган. Каһәр суккан сугыш кына бетсен! Бары да онытылыр. Җиңүгә тирән ышаныч, өмет яшәткән аларны.

      Сугыш! Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китердең син тынычлык халкына. Син аның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп,алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгәнсеңдер. Ләкин бер хакыйкатьне аңламагансың. Безнең илебезнең курку белмәс данлыклы, горурланып сөйләрлек, җиңелмәс батыр уллары, кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән бөек аналары бар. Аларга бәхет төшенчәсе туганда ук, ана сөте белән керә, әнә шуны чын мәгънәсендә аңлау аларга бетмәс-төкәнмәс көч, туган илгә кайнар саф мәхәббәт бирә,әнә шул көч җиңүгә алып килә. Без бәхетле яшәсен өчен күпме кеше яу кырында ятып кала.

   Минем Хангәрәй бабам да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул 1921 нче елда дөньяга килә. Сугыш башланганда ук инде армия сафларында була.Аңа, армия хезмәтен тутырып, өйгә кайту насыйп булмый. Ул сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алына, 1943 нче елны, бик каты яраланып, госпитальгә эләгә.Бер елга якын дәвалангач, тагын фронтка китә.Хангәрәй бабам Ленинград блокадасында да катнашкан.Кызганычка каршы, ул үзе бу якты дөньяда юк инде.Без аның орден һәм медальләрен истәлек итеп саклыйбыз.Туган илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән Җиңү таңын каршылады. Юк, җиңел генә бирелмәде бу тынычлык, шуңа күрә дә без аның кадерен белеп, шушы аяз көнебезгә сөенеп, тормышның ямен-тәмен белеп, куанып яшәргә тиеш! Әлеге теләкләр күңелемдә шигырь юллары булып туды.

         Сугышлар булмасын!

Бөек Җиңү бәйрәменә

Алтмыш җиде ел тула.

Бу сугышта күпме кеше,

Күпме бала кырыла.

“Тыныч булсын дөньялар!” – дип,

Газиз халкым кан коя.

Бик күп хатыннар интегә,

Балалар ятим кала.

Хангәрәй бабам да минем

Бу сугышта катнашкан.

Кыю, батыр булган өчен,

Орден, медальләр алган.

Батыр бабам катнашкан

Ленинград блокадасында.

Тик, кызганыч, үзе юк шул

Сөйләргә барысын да.

Истәлеккә саклыйбыз без

Орден һәм медальләрен.

“Башка сугыш булмасын!” – дип

Телибез иртәләрен.

Гел кояш балкып торсын

Илебез күкләрендә.

Балаларның шат авазы

Гөрләсен мәктәпләрдә.

       “Сугыш!” Яратмыйм мин бу сүзне. Әби-бабайларыбызның матур яшьлекләрен тартып алганга, минем кебек үсмерләрнең “әти” дип әйтергә тилмереп үскәннәре өчен, гөнаһсызга коелган кан өчен. Туган халкым кичергән михнәтләр өчен күралмыйм сугышны. Әйе, Җиңүнең бәһасе кыйммәткә төште. Күпме тумаган балалар, кушылмаган яшь йөрәкләр… Шуңа күрә җирдә сугыш булмасын, бары тик тынычлык кына хөкем сөрсен иде.

                                 Сугыш кичкән карт солдатның

                                  Бер сүз каба сулышына.

                                  Кабатлый ул дога итеп:

                                  “Тик булмасын сугыш кына!”

Татарча сочинение “Илдә тынычлык булсын|Илдэ тынычлык булсын”

Сочинение на татарском языке на тему “Илдә тынычлык булсын”/”Илдэ тынычлык булсын”Сугыш. Бу сүз күп кенә кешеләр күңелендә аяныч һәм сагыш уята. Чөнки анда аларның әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган. Исегезгә төшерегез: Бөек Ватан сугышында күпме кеше һәлак булган, күпме кеше туган якларына гарипләнеп кайткан. Күп кенә балалар, аналар шушы сугыш аркасында якыннарын югалтканнар, ятим калганнар.
Сугыш, сугыш… Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш.
…Сугыш ул − өч яшендә ятим калган әбиемнең ачы язмышы да. Аңа өч яшь булганда, әнисе үлгән була, озакламый әтисеннән дә хәбәр өзелә: кара мөһерле хат кына килә…
Сугышлар беркайчан да булмасын иде. Гөрләп туйлар узсын, сабыйлар тусын, барысы да әтиле-әниле үссеннәр! Җирдә матурлык яшәсен! Бары матурлык кына дөньяны афәттән саклый. Шуңа күрә дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар − туган илдә тынычлык булсын!Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Илдэ тынычлык булсын” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

МБББУ “Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Сочинение

Җиңү көне җиңел бирелмәде”

11 класс укучысы

Сабирова Илүзәнең эше.

2015 ел

Язлар җитә, язлар… Көннәр шактый салкын торуга да карамастан, тышта яз исе, яшәү, тереклек исе аңкый. 70 ел элек тә җиргә шундый язлар килгәндер. Юк, ул язлар тулы бер кешелекнең өметен, ышанычын аклаган язлар булган бит. Яз һәркемдә яңа хыяллар, өмет, ышаныч уята. Ул авыр елларда да шушы өмет, ышаныч, бер-берсенә терәк була белү авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм иткәндер, мөгаен. Илебезгә шактый кыйммәткә төшкән бу җиңү шатлыгын үз күзләре белән күреп, безгә тынычлык бүләк итүчеләрнең саны да бүген авылларда санаулы булып тора. Яшисе килү теләге, тормышны, туган җирне ярату барысыннан да көчлерәк булган күрәсең. Нәкъ шушы чор кешеләре үз язмышына төшкән сынауларны сыкранмый, намусына тап төшерми үтә белгән буын. Шушы гади генә татар хатыннары, әби-бабайлар, яшүсмер егет-кызлар көнне-төнгә ялгап эшләмәсәләр, Җиңү таңын күрү насыйп булыр иде микән?

Тыл батырлары, сугыш чоры балаларының кичерешләрен тыңлагач үзеннән-үзе горурлык хисе туа. Үзләре ачлы-туклы булса булган, ә фронттагыларны ач итмәгәннәр, кулдан килгәнен дә, килмәгәнен дә эшләгәннәр. Хатын-кыз тереклекнең дәвамчысы гына түгел, ә бөтен җиһанны ачлык афәтеннән дә саклап калган түгелме соң?    

Әйе, сабырлыгы, тыйнаклыгы, гадилеге белән матур авылымның ак яулыклы асыл затлары. Зәйтүнә апа Фаррахованың уй-кичерешләрен тыңлагач моның шулай булуына тагын бер кат инандым. Аның үзен «аяклы тарих» дип атасаң да ялгыш булмас. Зәйтүнә апа, шактый олы яшьтә булуына карамастан, чорларны кичәгедәй хәтерли. Бугенге көндә аңа 86 яшь. Гаиләдә 5 бала үскәннәр. Бүгенге көндә Зәйтүнә апа белән Әлфия апа гына исән. Сугыш башланганда, Югары Табында колхоз эшендә була ул. Кайта-килә шунда эшлиләр. Сугышка Зәйтүнә апаның әтисе – Фаррах абый китә, һәм ул кире кайтмый – хәбәрсез югала.

1941-1946 елларда Бөек Ватан сугышы ветераны була.

Кая куйсалар да сынатмый Зәйтүнә апа. 1957 нче елда экономист, 1987 елда техник булып эшли, бик зур вазифа башкара. Аеруча үзәген өзгән бер вакыйганы оныта алмый ул: “Икмәк өлгергәч, көлтә бәйли идек, көлтә бәйләгәндә куллар канап бетә иде.” – ди.

Сугыш бетеп, дөньялар үз җае белән барса да, авыр фронт юлларын онытып, аны мәңге хәтердән сызып ташлау мөмкин түгел шул. 

“Колхозда эшче кешеләр җитешмәү сәбәпле, безгә барысын да башкарырга туры килде,” — дип сөйли Зәйтүнә әби. 

Сабыр, киң күңелле Зәйтүнә әби белән бүген дә горурланам һәм аңа баш иям. Һәйкәл куярлык бит үзләренә. 

Югарыда искә алган хезмәт сөючән Зәйтүнә әби кебекләр, мөгаен, һәр авылда бардыр. Тыйнак кына гомер итәләр. Өметләрен өзмичә, алар әле дә хәл белүләрен көтәләр.

Уйласаң чәчләрең агарырлык хәлләр. Язмышларны, гомерләрне, авыл, калаларны берсен дә аямады бу сугыш дигәннәре. Кисте, турады, җимерде, яндырды, бар дөньясын көл, яшәү яменә сусаганнарны кол итте. 

Сугышның авыр җәрәхәтен иңнәрендә күтәргән хөрмәтле ветераннарыбыз бу афәтне мәңге үз хәтерләреннән җуймыйлар. 

Дәһшәтле еллар афәтен һәр гаилә кичергән. Күп аналар тол калган, улларын һәм кызларын югалткан. Тирән яра калдырган, йөрәкләргә әрнү салган ул сугыш.. Күңелләр һаман сызлана, сыкрый әле.

Саклау-Баш авылында туып үскән бабам Сабиров Харрас Салих улы да сугышның ачысын-төчесен татыган кеше. Харрас бабам 1932 нче елның 2 нче февралендә дөньяга килә. Гаиләдә 4 бала булалар. Иң зурысы – Тәскирә – 1929 нче елда, аннан кала Харрас бабам белән Гаяз абый (игезәкләр булалар) -1932 нче елда, аннан кала Суфия апа. Бүгенге көндә барысы да исән, аллага шөкер. Бабам күп вакыйгалар, сынаулар кичерде бу гомер. Сугышка бабамның әтисе китә, бик каты яраланып кайта. Сугыш вакытында бабам урак машинасында эшли, арыш, икмәк ура. Аннан соң,үсә торгач, 1952 нче елда армиягэ китә, анда 3 ел хезмәт итә. Армиядән сон Украинага Донбасс шәһәренә шахтада эшләргә китә. Аннан кайткач, 1958 нче елда Казанга тозелеш техникумына укырга керә. Техникумны тәмамлап кайткач, Саклау-Баш авылына кайтып совхозда эшли. Шул ук вакытта столяр вазифасын башкара, ул вакытта столярныйда эшләгәндә уллары аның ярдәмчеләре булалар.

Тыныч тормышлар башланып киткәч, Фиюзә әби белән тормыш корып җибәрә. Фиюзә әбием белән 5 ул тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, 2013 елнын 3 нче апрелендә Фиюзә әбием дөньядан китеп бара.

1941-1945 нче елгы сугыш бабамның хәтерендә иң авыр, иң дәһшәтле сугыш булып исендә кала. Ачлык, ялангачлык – ачлыгы бигрәк тә авыр шул. Әнкәсенең балаларына, авызыннан өзеп, соңгы кабым икмәген биргәнен, көне-төне колхоз эшеннән кайтып кермәгәне бүген үзәкләрне бигрәк тә өзә шул.”Эх, әнкәй-әткәйләрне бүгенге өстәл яннарына кайтарып утыртсаң иде!” – дип уфтана бабай.

Һәр елны Җиңү бәйрәме көнне без барыбыз да җыелышып бабамны бу бәйрәм белән котлыйбыз, бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден — медальләр таккан чал чәчле ветераннар арасында минем бабам да була. Мин аның белән чиксез горурланам.

   Без бик бәхетле балалар, чөнки тыныч тормышта яшибез. Быел илебез зур бәйрәмгә әзерләнә. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җитмеш ел вакыт үткән. 

Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу җан өшеткеч сүз турында китаплар укып, кинолар карап һәм әби-бабаларыбыз сөйләгәннәрдән генә ишетеп беләбез.

Безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен мин дә чал чәчле ветераннарыбызга карата рәхмәт хисләре яши. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы,  һәрберсенә мең рәхмәт әйтәсе килә! 

  Шулай да, хәзерге тормышнын кадерен белик, яратыйк, үткәннәрне онытмыйк!

Безгә язалар

Сугыш кына булмасын

Телевизор кабызсаң да, радио ачсаң да, Украинадагы хәлләр турында сөйлиләр. Анда билгесезлек, халык мәйданнарга чыккан, сугыш, атыш.

Минем уйлавымча, халык ни өчен сугышканын үзе дә аңламый кебек, алар коткыга бирелгән. Бу хәл безне дә тынычсыз итә.
Мин үзем 1955-58 елларда Украинада хезмәт иттем, хәрби бурычымны үтәдем. 1956-57 елларда Венгриядә дә…

Телевизор кабызсаң да, радио ачсаң да, Украинадагы хәлләр турында сөйлиләр. Анда билгесезлек, халык мәйданнарга чыккан, сугыш, атыш.


Минем уйлавымча, халык ни өчен сугышканын үзе дә аңламый кебек, алар коткыга бирелгән. Бу хәл безне дә тынычсыз итә.

Мин үзем 1955-58 елларда Украинада хезмәт иттем, хәрби бурычымны үтәдем. 1956-57 елларда Венгриядә дә нәкъ шундый хәл булды. Безне анда тәртип урнаштырырга җибәргәннәр иде.

Бу сугышларда тыныч халык нык зыян күрә, ә коткы таратучылар үзләре якта кала. Халыклар дус яшәсен иде, аларда да, бездә дә, Кырым белән бәйле рәвештә, сугышлар булмасын. Кырым татарлары да кызганыч, алар да яклау табарга тели.

Искәндәр Мостафин.

Түбән Кәминкә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги:

Черемшан

Сочинение

“ Минем әбием –  сугыш чоры баласы”

Автор – Ахметзянова Кадрия,

МБОУ “Татарско-Кандызская СОШ”

Руководитель – Ахметзянова Роза Гамировна

      Илләр, кешеләр язмышында мәңге онытылмаслык вакыйгалар аз түгел. Әнә шундый вакыйгаларның берсе булган Бөек Ватан сугышын, фашист илбасарларына каршы халкыбызның героик көрәшен бөтен Җир шары хәтердән мәңге җуймас. Кешелек тарихына иң күп канкойгыч сугыш булып кергән Бөек Ватан сугышында Җиңү армиябезгә, халкыбызга дан һәм шөһрәт китерә.

      Моннан 70 ел элек, халкыбызның нык ихтыяр көченә, югары әхлак сыйфатларына ия, куркусыз булуын бөтен дөньяга танытып, безнең сугышчылар Берлиндагы рейхстаг өстенә Җиңү байрагы кадый.

      Фашистик Германия,10 ел һөҗүм итешмәү турындагы пактны бозып, 1941 елның 22 июнендә илебезгә басып керә. Бөек Ватан сугышы башлана.

       Сугыш… Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул 27 миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган…

       Сугыш… Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, Җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгы, Туган илгә бирелгәнлеге, чиксез мәхәббәте, төрле милләт халыкларының бердәмлеге күренде. Ил өчен авыр сынау көннәрендә халкыбыз бер йодрыкка тупланды. Фронт һәм тыл бердәм булды.

        Авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды. Ә тормышны алып барырга кирәк иде – игенне дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, бик күп салымнар да түләргә кирәк иде. Әмма тыл халкы сынатмады, сыгылмады.

       Бөек Ватан сугышы чоры халык өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән үк  русы, татары, чувашы, удмурты, һ.б. милләт кешеләре туган илен – Ватанын сакларга күтәрелде.

      1418 көн һәм төн барган бу мәхшәрдән халкыбыз җиңүче булып чыкты. Совет солдатлары үз илебезне генә түгел, бөтен Европаны фашизм коллыгыннан коткарды.

       Җиңү тылда да яулана. Сугышка киткән ир – атларның эш урынына хатын-кызлар һәм балалар баса.

        Татарстан илнең көчле тыл базасына әверелә. Казан авиация, ясалма каучук заводлары, кинопленка, тегү фабрикалары, мех комбинаты фронт өчен эшли. Мех киемнәрнең -50, киез итекләрнең 25 проценты безнең республикада җитештерелә. Җиңү көннәрен якынайтуга колхозчылар да үзләреннән зур өлеш кертә.

      Сугышның утлы мәхшәре Татар Кандызы авылы халкының җилкәсенә дә авыр хезмәт, ачы күз яшьләре булып төшә.Җиңүгә 70 ел үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы үзен сиздерә. ”Әти” сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар, ничә еллар буена олы юлдан күзен ала алмый газиз улын, ирен көткән аналар, сөйгән ярларын көткән кызлар…

      Авылда да кызлар, картлар, балалар колхоз эшен җигелеп тартканнар.Көне-төне эшләсәләр дә, ашарларына җитми.Икмәкне фронтка озатырга кирәк була. Җәй көннәрендә балтырган, кузгалак, ачы какы, төче какы, кычыткан, чөгендер яфрагы – барысы да ризыкка әйләнгән.Бу авыр елларда авыл язмышы ил язмышына кушылган. Ирләре, уллары, туганнары яу кырында батырлыклар күрсәткәндә тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләгәннәр. Алар арасында минем әбиемнең әнисе Мурзина Шәкирә Инсаф кызы (1911-1980) да булган.

     Шәкирә әбиемнең ире – Мурзин Салих Морзан улы (1912-1942).Ул, 1941 елда сугыш башлангач та, үзе теләп фронтка киткән.Шәкирә әби 4 бала белән ялгыз калган.Тагын олы яшьтәге биатасы һәм бианасы булган. Шулай итеп, ачлык елларда, аңа 7 җанны  ашатырга туры килгән.

     Шушы 4 бала арасында минем әбием – Шакирова Наилә Салих кызы да булган. Ул 1935 елның 10нчы июнендә туган.Әбием миңа менә нәрсәләр сөйләде: “ Әти сугышка киткәндә миңа 6 яшь булган.Әтинең йөзен дә чак-чак хәтерлим.Без ике малай, ике кыз калдык. Тагын әби белән бабай бар иде.1942 елда әтинең «үлде,күмелде” дигән язуы килде.Бик кечкенә булу сәбәпле,кайда күмелгәнен хәтерләмим.Кызганыч, “похоронка”сы сакланмаган.

      Сугыш вакытында тормыш бик авыр иде.Өйне салам ягып җылыта идек.Саламның күпме генә җылысы чыга инде, тәрәзәләр һәрчак боз белән капланган була иде.

     1943 елда авылда “борын канау чире” чыкты. Бик күп кешеләр үлде, шул исәптән минем Кәмил абый да.Бу чир кар астында кышлаган башакларны җыеп ашаганнан килеп чыккан, диделәр.

     Бераз үскәч, без Наил абый белән ,бәләкәй арба тартып , урманга утынга йөри идек.Утын дигәне дә инде сынып төшкән ботак-сатаклар була иде.Ул елларда утынга дип зур агачларны кисәргә рөхсәт юк иде.

     Безнең өстә киндер күлмәк, аякта чабата иде.Бишмәтнең дә тышы киндердән була иде.Бала-чагаларның кайберләре, өсләренә кием булмау сәбәпле, мәктәпкә укырга йөри алмыйча, мич башында җылынып утыралар иде.Мин үзем дә мәктәпкә 8 яшьтә генә бардым.Карлы су вакытында күтәртмәле чабата кия идек.Ягъни, чабата астына ике агач шакмак беркетелгән була.Ләкин барыбер, су аның эченә керә дә, чыгып та китә иде.Ничек авырмаганбыздыр, бик чыныккан балалар булганбыз инде,күрәсең.

     Киндерне дә уңган кеше генә ясый ала.Чөнки үсеп утырган киндерне өстеңә кием итеп кигәнче, 20 төрле эш башкарырга кирәк! Иң беренче, җирне көрәк белән казыйсың.Киндер орлыгын чәчеп, тырмалыйсың.Үскәч, сабагын җыясың.Аны су буена илтеп, батырып куясың.Кире алган вакытта инде бик салкын була иде, өши-туңа аны судан чыгарасың.Шуннан аны киптерәсең, талкыйсың, сүс килеп чыга.Аны килегә салып, килсап белән төясең (киле тәпән кебек,ләкин сай була; килсап төйгеч була).Шуннан соң, сүс йомшый.Аны тәрәш тарак белән тарыйсың, тәрәшле барлыкка килә.Аннары шуны эрлисең.Эрләгәннән соң,чүбеге кала, аннан палас ясыйлар иде. Эрләгән җепне киләпкә саласың.Шуны көлгә су салып, агартырга куясың (озак тотарга ярамый).Аннан алгач, елгага илтеп,бәләкләп чайкыйсың.Җепне киптереп, сүтәсең.Шуны сәке буена күшәгә саласың.Шүре ясыйсың.Туку станогына җепләрне тезәсең, тукыйсың.Ак киндер кирәк булса, шул килеш кала.Төсле тукыма кирәк булса, буяу белән манасың.Кайчак җеп килеш үк мана идек.Шуннан соң инде әзер тукыманы кисеп, күлмәк, ыштан, башка киемнәр тегәсең.Менә шуның кадәр эшне башкарып чыга алсаң, киемең була.Ул вакытта бит әле гаиләләрдә 7-8әр кеше иде, кайчагында күбрәк тә.Инәй шушы эшләрнең барысын да эшли иде, ә без аңа булыша идек.

    Киндернең орлыгыннан май чыгаралар иде.Бодай оны булмагач,алабутадан ипи пешерәләр иде.Я булмаса, бәрәңге кабыгын киптереп, он тарталар иде.

    Яз көне кәлҗемә ашый идек.Аның өчен кырдан барып былтыр калган бәрәңгеләрне җыеп кайта идек.Ул яртылаш черегән, яртылаш кипкән була.Кайчак хәтта кортлаган да була. Шуны чистартып, коймак кебек ясыйсың да, мичтә пешереп аласың.Ач булгач, шуннан да тәмле нәрсә булмый иде,”- дип сөйли әбием.

    7 еллык мәктәпне тәмамлагач,әбием, 1 сезон, әтисенең  бертуган энесе тракторчы Мурзин Гарифулла абый янында, плугар (сабанчы) булып эшли.Шуннан соң үзе дә тракторчыга укырга карар итә. Әбием 1953-1954нче елларда Бөгелмә шәһәрендә тракторчыга укый.1954нче елның 12 апрелендә аттестат ала (аттестаты әле дә сакланган ).Ул имтиханнарын “5ле”гә биргән.Аннан соң 3 ел “ДТ-54” тракторында эшләгән. Сәлимә апа белән сменалап хезмәт иткәннәр.Ул хәзер Поповка авылында яши.

     Талипов Нурислам абый бригадирлары булган.Ул Бөек Ватан сугышы ветераны иде, 2013нче елда вафат булды. Вагизов Шәдит абый әбиемдә сабанчы (плугар) булып эшләгән.Ул әле дә исән, 84 яшьтә.

      Кырга ягулыкны, суны ат ташыган. Әбиемнәр яз көне җир сөргәннәр, уңыш җыю вакытында комбайннар тартып йөргәннәр.Чөнки ул вакытта комбайннар хәзерге кебек үзйөрешле булмаган. Халтобина фамилияле хатын-кыз комбайнер булган.

      Ындыр табагында ашлык суга торган машина – молотилка эшләгән.

      3 ел тракторчы булып эшләгәннән соң, 1957нче елда әбием Шакиров Гамир бабама кияүгә чыккан. ”Тормышка чыккач, бабаң бүтән тракторда эшләтмәде, хатын-кыз өчен авыр эш ул, дип әйтте.

     Мин, мәктәпне бетергәч, шәфкать туташына укырга барырга теләгән идем.Көчкә генә паспортлар алуга ирештек, ул елларда бөтен кешегә дә паспорт бирмиләр иде.Ләкин, сугыштан соңгы ачлык еллар булу сәбәпле, мин Бөгелмә шәһәренә тракторчыга укырга киттем.Ни өчен дисәң, ул елларда тракторда эшләүчеләргә күп итеп икмәк бирәләр иде.Әтием сугышта үлеп калды, гаиләбез ишле иде.Тамагыбыз икмәккә туйсын дип, ир-ат һөнәрен сайларга мәҗбүр булдым.Менә шундый авыр, ач еллар иде, кызым.Бүгенге рәхәт тормышның кадерен белегез, сезнең тамагыгыз тук, өстегез бөтен, аллага шөкер.

       Шулай да, механизаторга укыганыма һич тә үкенмим, гомер буе техниканы белеп яшәдем мин.Абыйларың мотоцикл төзәткәндә, аларга да киңәшләр бирә идем әле,”- дип көлә әбием.Чөнки аның аттестатында : “тракторчы, 4нче разрядлы слесарь” дип язылган.

      Минем әбием кебек бик күп балалар шушы сугыш аркасында ятим калганнар.”Әти” дигән изге сүзне әйтергә тилмереп, үлән белән кәлҗемә ашап үскәннәр алар.

       Күп сугышчылар өчен кайту турындагы уйлар хыялда гына кала.Кызганыч, алар ят җирләрдә, безнең бәхетле тормышыбыз өчен ятып кала. Аналарның йөрәгенә тирән, мәңгелек хәсрәт ясап, авылга шомлы хатлар гына килә.

“Үлде” диләр, юк, ышанмый

                                                Бу хәбәргә һич күңел,

                                                Ул – үлемне җиңә торган!

                                                Ул – үлә торган түгел!!!

                                                Ут кебек үткен күзләре

                                                Юк, сүнмәгәндер алар,

                                                Һәрвакыт күргән шикелле

                                                Нык күрәләрдер алар…

     Шулай аналарның күңелләре якыннарының үлгәненә ышанасы килми…Татар Кандызы авылыннан 535 кеше Туган илне сакларга киткән булса, 206сы гына туган нигезенә әйләнеп кайткан. Ә 329ы киләчәк буыннар бәхете өчен яу кырында ятып калган.

     Әйе, бу сугыш илебезгә күпме кайгы-хәсрәт, күпме күз яше китереп, күпме сабыйларны ятим калдырды. Шулай булуга да карамастан, Ватанга булган мәхәббәт, тыныч, бәхетле киләчәккә ышаныч барысыннан да көчле булып, Бөек Җиңүгә китерде.

      Сугыш тавышлары күптән тынды,

      Төзәлделәр җирнең яралары.

      Әтиләрнең окопларын сөреп,

      Иген чәчә хәзер балалары.

      Сугыш тавышлары тынды, ләкин

      Күңелдәге шомы яши һаман.

      Сугыш агачларын аударсак та.

      Кайлардадыр әле тамыры калган…

     2014-2015нче елларда Украина җирендә тагын күпме кеше үлде, тагын күпме бала ятим яки гарип калды…Безнең бабаларыбыз җиңгән, оясын туздырган фашизм яңадан баш калкытырга азаплана…

     Шөкер, илебезнең күге аяз.Сугыш турындагы кинофильмнарны караганда йөрәк сыкрый, күңел елый.Данлы еллар ерагайган саен, үткәннәрне онытмасак иде. Үткәннәрдән башка киләчәк юк. Әйдәгез, үзебезнең данлы үткәнебез белән горурланудан туктамыйк, ул чорның данлы улларына һәм кызларына ихтирамыбызны киметмик.

     200дән артык Советлар Союзы Герое, Дан орденының 60 тулы кавалеры, эре хәрби берләшмәләр белән командалык иткән адмирал һәм генераллар безнең горурлыгыбыз түгелмени? Ниһаять, Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән тыл каһарманнары алдында ничек баш имисең?! Алар олы ихтирамга, игътибарга лаек!

     Гомер кешегә бер генә бирелә. Шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп, Фәнис Яруллин әйткәнчә, “Чигенми яшисе бар, ялгышмый яшисе бар!”

      Киләчәктә сугышларны булдырмаска иде. Моның өчен сабырлык, дуслык, бердәмлек кирәк.Күркәм холыклы кешеләр кирәк. Андый холыклы кешеләр бар.Алар безнең күңелләргә мәрхәмәт, шәфкать, сабырлык орлыклары чәчәләр.

      Без – балалар, киләчәкне төзүчеләр.Киләчәк безнең кулда.Ә киләчәк бүгеннән башлана.Сугышлар китереп чыгармабыз, барлык бәхәсләрне тыныч юл белән чишәрбез.Дөньядагы илләр арасында дуслык урнаштырырбыз.

          “Дуслык булса, яшәр гомергә

          Бөтен җир шарында тынычлык…”

      Әмма шуңа җан әрни – сугышсыз да ятимнәр күбәя. Балаларга ана назы, ана тәрбиясе кирәк. Шөкер, республикабызда моны аңлаучылар бар. Балаларны гаиләләргә бирү сәясәте бара.Ятим балаларга һәм балалар йортларына ярдәм итүчеләр күбәя.Күренекле җырчы Салават Фәтхетдиновны гына алыйк.Күпме балаларга ярдәм итә ул! Үзләре турында шундый ярату һәм тәрбия күргән балалар мәрхәмәтле, шәфкатьле, тыныч булып үсәрләр. Аларга ходай сабырлык бирер. Бәхәсләрне түгәрәк өстәл артында чишәрләр, сугышлар булмас.

     Яшәсен тынычлык!!!

Последнее обновление: 6 мая 2015 г., 22:10

Бөек Ватан сугышының тынганына алтмыш елдан артык вакыт үтте. Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була сугыш елларында. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбыз корбан булган. Нинди зур югалтулар!
Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.
Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.
Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга!

Сочинение о ВОВ

МБГУ Кадыбаш урта гомумбелем бирү мәктәбе

Номинация: Истә, һаман да истә

Тема: Соңгы ветеран яши авылымда

Эшне башкарды:

6 нчы класс укучысы Мулланурова Айгөл Илфат кызы.

Укытучы: Расулева Эльмира Раисовна

Шундый тарихи вакыйгалар була: аларның роле еллар буена кимеми, ә киресенчә, изгелеге, олуглыгы, кыйммәте яки ачы хәсрәте  белән күңелләргә уелып кала.Фашистлар Германиясенең тыныч кына яшәп яткан илебезгә бәреп керүе һәм халкыбызның Ватан сугышындагы Бөек Җиңүе шундый вакыйга.

1941 нче ел. 22 нче июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар.Шул вакытта фашист этләре безнең чикне бозып, авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар . Бөек Ватан сугышы башланды.

Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез калдылар. Зәңгәр күкне кара корым каплады. Аяусыз сугыш башланды. Бөтен ил бердәм рәвештә көрәшкә күтәрелде.. Бөек Ватан сугышына безнең авылдан 400 дән артык кеше китте.  Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, 226 авылдашларыбызга  туган туфрагына кайтып басу бәхете тимәде: алар мәңгелеккә чит җир туфрагында ятып калдылар. Авылым уртасында нур чәчеп, балкып торучы һәйкәлгә аларның исемнәре алтын хәрефләр белән язылган.

Әйе, ул чорда сугыш сөреме кермәгән бер генә йорт та калмаган шул. Әби-бабамнар-  сугыш чоры балалары. Сугышның афәтен, фаҗигасен үз җилкәләрендә күтәргәннәр. Вафия әбием әтисе сугышка киткәндә 5 яшьтә генә була. Карт әби бер үзенә 2 шәр сыер асрап яши. Мал-туарны гел кул көче белән асрый. 5 яшьлек Вафия дә аркасына асып печәнен, саламын ташый. Шул рәвешле ачлыкка бирешмичә калалар. 

Ә карт бабай Хәмәт сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән. Немецлар белән аяусыз сугышта яраланып, 1943 нче елда  пленга эләгә. Анда күргән газапларын әтиемә дә сөйләп калдырган ул. Безнең кебек замана балаларына ул хәлләрне күз алдына китерүе дә авыр.

Бабам Фәтхелбаян- 36 нче ел баласы. Ул сугыш вакытын гына түгел, ә сугыштан соңгы авыр чорның да михнәтләрен сөйләп тә бетерә алмый.

Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итә. Әмма халыкның бик күп корбаннар, аяусыз көрәше, тол калган хатыннар һәм ятим сабыйлар күз яше бәрәбәренә булса да, бу озак көтелгән Бөек Җиңү килә безгә.

Әнә шул фаҗигале көннәрдән, Рейхстагка Җиңү байрагын кадаганнан соң, илебезгә 70 нче тыныч яз килүен көтәбез. Сугышның соңгы тавышлары тынганга 69 ел узды. У көннәр- кешелекнең җуймас хәтере.

Бүгенге көндә 90 яшен тутырган якташым Касыйм Солтан улы Исмагилов -Әгерҗе районы Кадыбаш авыл җирлегенең исән калган бердәнбер сугыш ветераны. Аның хәтерендә дә сугыш җуелмас эзләр калдырды… Хәтер сандыгын ачып караса, ул гап-гади генә гомер кичергән, югыйсә. 1923 нче елның 2 январендә  Кадыбаш авыл җирлегенә кергән кечкенә генә Касай авылының крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 6 балалы гаиләдә 4 нче  бала була ул. Бала чагы туган авылында уза, колхозлашу елларына туры килә. Әтисе колхозга керергә теләмәгәнлектән өйдәге бөтен әйберләрне дә алып чыгып китәләр. Менә шуннан башлана инде мәшһәрдә тиң көннәр. Иртә таңнан кичкә кадәр басуда эш, су ташу, кул белән он тарту һ.б.Ул арада абыйларына да солдатка каралырга вакыт җитә. Сугыш башланганда алар инде армиядә була.Мәктәптә аңа нибары 4 сыйныф кына белем алу насыйп була.

Сугыш башлану хәбәрен Касыйм абый басуда авылдашлары теленнән ишетә.1942 нче елның 3 нче маенда Красныйбор военкоматыннан сугышка чакырыла, 2 ай дәвамында  күрше Ижевск шәһәрендә әзерлек курслары үтә, ә инде август аенда Курск юнәлешендә фронтка җибәрелә. Ул чакта берничә торак пунктларын азат итүдә катнаша. Яраланып, госпитальгә эләгә. Яралары төзәлеп, савыгып чыккач, аны 3 нче Белорус фронтына җибәрәләр. Касыйм абый  генерал- полковник, баш командующий Черняковский  командалагындагы 28 нче армия, 55 нче дивизия 164 нче полкка эләгә.  Укчы полк автоматчылар ротасында хезмәт итә. Сугышны 1945 нче елны Германиянең Лейпциг  шәһәрендә тәмамлый. 1945 нче елның октябрь  аенда Белоруссиянең Гродный шәһәрендә армия хезмәтен дәвам иттерә. Үзләре казарма төзеп, шунда яшиләр.  Гродный уртасыннан Неман елгасы ага , Касыйм абыйлар сайлау участогын саклыйлар. Шулчакның бер вакыйгасы аерата хәтеренә уелып калган: “ Исемдә калганы шул булды: Неман елгасын кичеп,  күрше авылдагы штабка мөһим хат илтергә тиеш идем, хатны исән –имин тапшырдым, әмма кайтканда бер бендер  этен өстерде, эт ыргылып минем өскә ташланганда, каушап калмадым, атып үтердем, Гомерем булгангадыр инде куа бармадылар, качып котыла алдым”. Нәкъ шул айда туганы Гарифуллин Йосыф та Гродный шәһәрендә хезмәт итә, әмма алар бер- берсе белән күрешми- белешмиләр. Бары сугыштан кайткач кына бер шәһәрдә хезмәт итүләре хакында беләләр.

 Белорус халкы сугышның ачысын бик каты татыган иде, шуңа күрәдерме өстән үк җирле халыкка бернинди дә зыян салмаска дип боерык бирелде. Без аларның бернәрсәләренә дә кагылмадык, бу һәркем өчен боерык иде.

 Туган якларына ул 1947 нче елны гына әйләнеп кайта. Сугыш җимереклекләрен төзекләндерү, тыныч тормыш сагында тору  һәр ир-егетнең бурычы була бит.

Сугыштан кайтуның беренче көннәрендә үк Касыйм абый Исәнбай МТС бригадасында тракторчы булып эшли башлый. 1958 нче елга кадәр шунда эшли, аннан хезмәт юлын”Таң” колхозында бригадир буларак дәвам итә. 1951 нче елда гаилә корып җибәрә. 5 бала тәрбияләп үстерә.

Сугыш турында хатирәләрне искә алганда ветеран күзендә яшь тамчылары күренә. Әйе, Сугышның иң хәтәре 23- 24 нче елгы егет- кызлар җилкәсенә төшә. Шундыйлар рәтендә минем якташым да бар .  “ Мин лаеклы һәм бәхетле тормыш кичергәнем өчен шатмын, — ди ветеран.- Бәхетле, чөнки  сугыштан җиңү белән исән-сау  кайттым. 5 балага гомер һәм тәрбия бирдем. Илгә лаеклы балалар үстердем 8 оныкны, 3 оныкчыкны тәрбияләргә булышуым үзе бер бәхет түгелме!? Бүгенге мул тормышта, тынычлыкта яшәвем белән дә чиксез бәхетлемен ,- дип горурлана ул.

Әйе, яшәү, лаеклы гомер кичерү һәркемгә бирелми шул. Әнә бит бертуганнары Миннәхмәт, Барый, Басыйр абыйлары сугыш кырында мәңгелеккә ятып калганнар.2 кыз туганы да авылда вафат булган. Мескен әнисе ничек түзгәндер,Касыйм абый исән-сау кайткач та шатлыгыннан авыл урамы буйлап йөгереп уза ана.

 “ Мин инде 90 яшькә җиттем, күрәсең, абыйларым гомерен дә яшәргә насыйп булды. Алар рухына дога кылам, аларны якты истәлек белән искә алам,”- ди Касыйм абый.

“Сугышның һәр көне төшләргә кереп йөдәтте башта, чөнки бик күп югалтулар, яраланулар күрергә туры килде. Иң якын дустымны җирләдем фронт сызыгында. Сугышка киткәннең  беренче көннәреннән үк бергә хезмәт иткән идек. Иң зур югалтуларның берсе булды бу.

  Азат иткән торак пунклар: авыл, поселокларның бик кызганыч, җимерек хәлдә калуы да йөрәкне әрнетә. Без яшь идек, көчле идек ул елларда. Йөрәктә җиңүгә омтылыш хисләре дөрләде. “Гел алга, гел алга- бирешмәскә, җиңелмәскә, чигенмәскә”девизы астында яшәдек,”- дип сөйләде безгә Касыйм абый.

Фронтавик — күпсанлы сугышчан һәм хезмәт бүләкләренә лаек кеше. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 2 мәртәбә Сталинның рәхмәт хатына, Кинергсбергны, Варшаваны азат итүдә катнашкан өчен “Батырлык өчен”, “Җиңү өчен” медальләре белән бүләкләнде. “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20 еллыгы”, “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 40 еллыгы”, “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50 еллыгы”, “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгы”,” СССР Хәрби Көчләренең 50 еллыгы”, “ Хәрби Көчләрнең 60 еллыгы”, “Намуслы хезмәт өчен”, “Социалистик ярыш җиңүчесе”, 1975 ел, “Хезмәт ветераны”; сугыш ветераны буларак фатир бирелде.

Әйе, бүгенгесе көндә дә Касыйм абый- авылыбызның абрыйлы кешесе.Авылдашлары  әле дә аңа киңәш- табыш сорап мөрәҗәгать итәләр. Ә ул игътибарлы, тактлы, ачык күңелле. Ул- еш кына мин укыган мәктәпнең кунагы. Балалар белән очрашуларга гел килә, сугыш хатирәләре белән уртаклаша, үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Мин дә аның белән чәй өстәле артында әңгәмә кордым. Бу минутларда күзләренә карадым, карадым да- картайган, бетәшкән картны тамчысын да күрмәдем. Гүя ул әле яшь,  нык ягымлы күзләр белән дөньга карап тора. Нәкъ менә шул минутларда мин аның бәхетле картлык кичерүен тойдым. Ике кызы тәрбиясендә, кадер- хөрмәтендә яши ул бүгенге көндә. Мин сугыш турында сорашканда, ул 2 нче тапкыр гомерне яшәү мөмкинлеге бирелгән очракта да Туган иле өчен көрәшәчәген  горур рәвештә бәян итте ветеран.

Тиздән –Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Ул һәр елны дәһшәтле көннәрне искә төшерә, сугыш һәм тыл ветераннары күңелендә тарихи хатирәләрне яңарта, чөнки 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугышның һәр көне йөрәкләргә җуелмаслык эз калдырган. Батыр якташларыбыз истәлеген халкыбыз кадерләп саклар,аларга булган хөрмәтебез, изге ихтирамыбыз билгесе булып авыл уртасындагы һәйкәлгә елдагыча чәчәкләр, веноклар куелыр.

500 дән артык кешесе булган туган авылым Кадыбашта 1 генә дә исән ветеран калмады, ә инде 3 авылны берләштергән Кадыбаш авыл җирлегендә бердәнбер ветеран -Исмагилов Касыйм Солтан улы. Пенсионер укытучыбызДания Касыймовнаның әтисе. Укытучым үзе дә лаеклы ялда, әтисен бик кадерләп тәрбияли, безне аның үрнәгендә батыр, түзем, чыдам булырга өйрәтте.

Без яшь буын, сугышның ни икәнен дә белмәгән ваемсыз буын. Тарих китапларыннан, телефильмнардан карап кына сугыш эпизодлары күз алдына килә, әмма без аның авырлыгын төбенә төшеп аңлый алмыйбыз. Ә шулай да безнең якты киләчәк өчен көрәшкән, башларын салган батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Батырлык- мәңгелек . Сугыш- авыр хатирә. Бу шулай буыннан буынга күчәр. Сагыш-хатирәләр, батырлар истәлеге, туар буыннарга күчеп, гасырлар буена яшәр…

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Стэ егэ биология
  • Судьба ставит нам экзамены временами
  • Сугыш балалары сочинение рассуждение
  • Судьба случайность все окружило вас чем то говорящим в вашу пользу решу егэ
  • Стык союзов в сложноподчиненном предложении задание егэ