Сунгэн йолдызлар эсэрендэ мэхэббэт темасына сочинение

Подробности

Автор: танзиля замалеева

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 8310

Рейтинг:   / 4

Татарстан Республикасы Питрәч районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе Сафин Ф.Ә. исемендәге Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбе
Татар әдәбиятыннан дәрес планы
Тема: Драма әсәрләрендә эчке конфликт.
Кәрим Тинчурин «Сүнгән йолдызлар» драмасы
Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Җамалиева Тәнзилә Сәлим кызы
Тема: Драма әсәрләрендә эчке конфликт.
Кәрим Тинчурин «Сүнгән йолдызлар» драмасы
Максат: Укучыларны күренекле драматург Кәрим Тинчурин иҗаты, аның эшчәнлеге белән таныштыру, «Сүнгән йолдызлар» драмасына анализ ясау, мәдәниятыбызга һәм сәнгатькә ,мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: мультимедиа, К. Тинчуринның тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан презентация, китапларыннан күргәзмә.”Каз канаты”,”Әллүки ” көйләре
Материал:А.Г.Яхин 6нчы сыйныф дәреслеге; К.Тинчурин Сайланма әсәрләр; Татар әдәбияты .Теория.Тарих

Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше.
1) Исәнләшү;
2) Уңай психологик халәт тудыру.
II. Белемнәрне актуальләштерү
1.Сүз укучыларга бирелә. Өй эшләрен тикшерү. Укучыларның презентацияләре аша язучының тормыш юлына , иҗатына күзәтү ясау.
III. Кәрим Тинчурин «Сүнгән йолдызлар» драмасына анализ ясау.
1.«Сүнгән йолдызлар» драмасы сюжеты белән танышу.
Хәзрәттә хезмәт итүче ятим егет Ис¬мәгыйль Сәрвәрне ярата. Әбисе белән генә яшәүче кыз да аның мәхәббәтен кабул итә. Мәхдүм Надир, хат язып, Сәрвәрне яратуын белдерә. Ләкин сугыш башлана.Егетләрнең бер өлеше төрле юллар белән солдаттан кала, бер төркемен сугыш¬ка алып китәләр. Сәрвәр дә сөйгәненнән аерыласы килми .Ул үз куллары белән Исмә¬гыйль колагына «дару» сала. Егет үлә. Сәрвәр акылдан яза, соңрак сөйгәне ка¬бере өстендә җан бирә. «Соңгы өмете», «актык йол¬дызы» булган Сәрвәр үлеменнән соң Надир үз-үзенә кул сала.

2. Драма әсәрләренә анализ ясау үзенчәлеген искә төшерү.
— Драма әсәрләре дип нинди әсәрләргә әйтәбез?
-Драма әсәрләре – персонажларның үзара сөйләшүенә корылган әсәрләр. Алар махсус рәвештә сәхнәдә уйнау өчен язылалар.
-Әсәрнең жанрлары ниндиләр?
— Драма, трагедия, комедия.
-Алар нәрсәгә карап жанрларга бүленәләр? Аларның аермасы нидә?
-Трагедия- фаҗига белән тәмамланучы әсәр.
-Комедия -көлкегә корылган әсәр.
-Драма – үзәгендә кискен конфликт яткан , геройлары авыр кичерешләр белән яшәгән геройларга әйтәләр.
-Драма әсәрләренең үзенчәлекләрен санап китик.
-Эчтәлеге кичерештән гыйбарәт(лирик шигырьгә охшаш).
Кичерешләр дәвамлы була, вакыйгалар эчендә ачыла.
-Драма әсәрләре нәрсәгә корыла?
-Конфликтка.
-Конфликтның каршылыктан аермасы бармы?
-Әйе. Каршылыкта көрәш юк, ә конфликт ансыз яши алмый.
Драма әсәрләрендәге конфлкт- эчке конфликт.
Драма әсәрләренең үзенчәлекләреннән чыгып, аларга анализ ясау юлларын билгели алабыз.Анализны нәрсәдән башлыйбыз?
Конфликт яткач, аны таркатканда, ике өлеш итеп, ике каршы
якны – конфликт тудыручы якларны эзлибез.
-Каршы якларны тапкач, аларның һәркайсысыннан шулай ук
конфликт эзлибез.
3.Сәрвәр хакында сөйләшү.
Сәрвәр — әбисе тәрбиясендә үскән кыз, горур таби¬гатьле, ярдәмчел, кешелекле, әдәпле; бәхетле була¬чагына ышана, моның өчен бөтенесен эшләргә әзер; кыю, ихтыяр көченә ия , ярлы гаиләдән. Сәрвәр теләсә кем белән бик иркен сөйләшә. Ул ачык күңелле, берәүдән дә тар¬сынмый һәм үзен берәүдән дә ким дә, югары дип тә санамый. Исмәгыйльгә әйткән сүзләрендә аның ихлас күңелдән ярата белә торган кыз булуы күренә. Юк, Сәрвәр мәхәббәтенә мөкиб¬бән киткән һәм шуның белән дөньясын оныткан кыз түгел. Бәхетсезлеккә дучар булмаса, Сәрвәр бик әйбәт хатын һәм ачык, киң күңелле, балаларын да үлеп ярата торган ана бу¬лыр иде. Ул үзенең ышанычын егетенә дә йоктырырга тыры¬ша. Аны үгетли, тәрбияли. Бергә яшәсәләр, шик юк, Сәрвәр ирен мескенлек, куркаклык чиреннән терелтер иде.
Сәрвәр — киң күңелле, кеше хәлен аңлый ала торган иге¬лекле бала. Бу сыйфатлары аның Надирга әйткән сүзләреннән аңлашыла. Ямьсез, усал, бөкре Надир, үзенә хатынлыкка со¬рап, яучы җибәргәч, аннан соң үзе килгәч, авылның иң чибәр кызы һич тә кимсенми. Надир белән гадәттәгечә сөйләшә. Аның хисләрен хөрмәт итә.
Сәрвәрнең кыюлыгы, тәвәккәллеге һәм көчле мәхәббәте сөйгән егетенең үлеменә сәбәпче булгач, аның йөрәгендә давыл кузгала. Бу үлемдә ул үзен гаепле саный. Сөйгән егетен югалту һәм аның үлемендә үзен гаепле санау Сәрвәрнең кичереш дәрәҗәсен шулкадәр арттыра ки, ул, хәтта бу авыр-лыкны күтәрә алмыйча, акылдан шаша.
4.Исмәгыйльгә бәя бирү.
Исмәгыйль — тәрбияле, кешелекле, таза, матур егет; ятимлектә үскән, кимсенеп яши.Үзен Сәр¬вәргә тиң түгел дип саный, ярата белә. Надирга үч сакламый, ихтыярсыз, юаш; кайвакыт мескен булып күренә; «язмыштан узмыш юк» дип саный һәм бәхете өчен көрәшүдән баш тарта
Исмәгыйль Надирларда ялчы булып эшли һәм хуҗасы¬ның улын — Надирны хөрмәт итә. Ул Сәрвәрне яраткан Надирны кызгана. Сәрвәрне Исмәгыйль үзе дә ярата, хуҗа¬сының юлына каршы төшкәне өчен уңайсызлана. Ул гына түгел, Исмәгыйль үзенең өйсез, малсыз булуына кимсенә.. Егет таза, көчле, эшчән, чибәр, әдәпле, ләкин шул ук вакытта ихтыярсыз һәм мескен.
Бәхетсезлеккә юралган төшенә ул тулысынча ышана. Шуңа күрә Сәрвәр белән кавыша алуына тәмам өметен өзә.
5. Сәрвәр белән Исмәгыйль холыкларын чагыштыру, каршылык эзләү.
Сәрвәр кыю, тәвәккәл.
Исмәгыйль — артык кыюсыз, мескен кеше. Аның ихтыяр көче дә, үзенең һәм яраткан кызының бәхете өчен көрәшер¬лек тәвәккәллеге дә юк .Бу- Исмәгыйльнең эчке конфликты
6. Надир турында ниләр әйтеп була?
Надир — табигать тарафыннан кимсетелгән, бөкре, ямьсез кыяфәтле.Бик горур, үзен кызганучыларны дошман күрә. Сәрвәрне яратуы яшәү көче бирә, мәхәббәте тор¬мыш мәгънәсенә әйләнә. Ул кыздан үзен яратуын көтми: «Сез миннән җирәнмәсәгез, шул җитә. Ә мин сезнең гомергә аяк астыгызда туфрак булыр идем. Мин сезне сөям. Мин сезнең кара кашларыгыз, зифа буйларыгыз белән бергә, сезнең җаныгызны, йөрәгегезне, мине сөйми торган йөрәгегезне сөям. Яңадан әйтәм, әгәр дә сез миннән җи¬рәнмәсәгез, мине кызганмасагыз, шул җитә», — ди. Ләкин Сәрвәр аны кызгана гына.
Исмәгыйльнең хисләрен хөрмәт итә.Хыялында туган бәхетен акылдан язган Сәрвәр белән аралашуда таба, үлеме белән мәхәббәтенең зурлыгын раслый.
Ялгыз, ямьсез , усал Надир авылның иң матур кызын ярата.Тышкы ямь- сезлегенә эчке матурлыгы каршы тора. Ул горур, игелекле, бәхеткә омтылу-чы егет .Матур итеп ярата белә,мәхәббәте өчен хәтта гомерен дә кызганмый. Минемчә, ярата белгән кеше , нинди булуына да карамастан, барыбер матур.
Бер яктан ул – бәхетсез.
Икенче яктан ул үзен бәхетле кешегә саный.
Акыл — хис(мәхәббәт).
— Сезгә Надирның кай ягы ошый , я ошамый?…
7.Укучылар, әсәрнең исемендә нинди мәгнә булырга мөмкин?
Драма Исмәгыйльнең төш күрүе белән башланып китә. Төш әсәрдә күчерелмә мәгънәгә ия һәм мөстәкыйль сю¬жет сызыгын тәшкил итә. Төштә аждаһаның йолдыз¬ларны сүндерүе, Исмәгыйльнең, Сәрвәрнең, Надирның һәм башка бик күп егетләрнең йолдызлары сүнүе, күк йөзен караңгылык каплап алу драманың төп сюжет сы¬зыгында булачак күңелсез вакыйгаларга ишарә булып тора. Шул рәвешле, әсәр үзәгенә драматург халык иҗа¬тындагы ышануны ала.
«Сүнгән йолдызлар — солдатка алынучылар гына түгел. Ләкин Исмәгыйль төшен сөйләгәндә, йолдызларның исемнәрен үк әйтә. Үзен, Сәрвәрне, Надирны һәм тагын бер¬ничә дустын атый. Ләкин ни өчен Исмәгыйль дә, Сәрвәр дә, Надир да йолдызлар икән? Йолдызлар сүнү аларның үлемеме?
Исмәгыйль үлгәннән соң, Сәрвәрнең бәхете сүнә. Ә Сәр¬вәр үлгәч, Надирның бәхете сүнә. Исмәгыйль Фәрхи карчык даруыннан үлә, ләкин ул да даруны бәхетсезлеге аркасында салдырырга риза була — сугышка китсә, кайта алмавын белә, Сәрвәрне бервакытта да күрә алмам дип хәсрәтләнә.
Димәк, укучылар, әсәр ни өчен “ Сүнгән йолдызлар “ дип атала ?
Сүнгән йолдызлар — кешеләрнең сүнгән бәхет¬ләре
Ә бәхетсезлекнең сәбәбе нәрсәдә?
Автор сурәтләвенчә, кешеләрнең бәхетсезлеге — аларның гаепләре түгел, ә тормыш гаделсезлеге. 1914 елгы сугыш та, Надирның ямьсезлеге, гариплеге дә тормыш гаделсезлеге һәм кешеләр ул гаделсезлекне үзләре генә җиңеп чыга алмыйлар. Исмәгыйль белән Сәрвәр аңа каршы үзләренчә көрәшәләр, язмышны хәйлә белән җиңмәкче булалар, ләкин җиңеләләр. Надир бу гаделсезлекне үзенчә җиңә. Бу әсәрдә ул — бердән¬бер көрәшче.
IV. Гомумиләштерү.
1.-Әсәрдә нинди проблема күтәрелгән?
— Пьесада мәхәббәт хисенең матурлыгы, кеше хокукы, аның язмышы; кеше бәхетенә киртә булган сугыш афәте, тормыш гаделсезлеге проблемалары күтәрелгән.
-Без нинди сорауга җавап эзләдек соң?
-Автор «Бәхетле булыр өчен нишләргә кирәк соң?» дигән сорауга җавап эзли.
— Төп тема булып нәрсә чыга?
-Әсәрнең төп темасы — кеше бәхете. Тема пьесаның баштагы күрене-шендә үк калкып чыга. Исмәгыйль үзен көт¬кән бәхеткә икеләнеп карый, Сәрвәр исә бәхетле тормышын бик ачык күз алдына китерә, Надир үз бәхетен мәхәббәтендә эзли. Хәтта Фәрхи карчыкның да үз бәхете бар. Фәрхи карчыкның баю ягын гына кайгырта. Димәк, әсәрдәге һәр конфликтлы вакыйгада бәхет темасы төрле кар¬шылыкка очрый. Ачылганнан-ачыла бара. Ахыр чиктә проб¬лемага— «Бәхетле булыр өчен ни эшләргә кирәк?» дигән сорауга әйләнә. Бу яктан пьеса чәчмә әсәрләргә охшый.
Әсәрнең төп герое — Надир, дидек. Әсәрнең күп өлеше аның кичерешләрен ачуга багышлана. Надир кичерешләрен, лирик әсәрләрдәге кебек, өчкә бүлә алабыз. Хисенең дәрәҗәсе, сәбәпләре һәм юануы. Әсәрне шул өч вакыйгага анализ ясап та өйрәнергә мөмкин. Чыннан да, уйлап карасак, пьесаның барлык конфликтлары да Надир хисен көчәйтүгә ярдәм итә¬ләр, ягъни бер ноктага җыелалар. (өй эшенә кала)

V.Йомгаклау.
1. Әсәрнең төп темасы — кеше бәхете,дидек. Бу тема бүгенге көндә дә актуаль.Шуңа да ул театр сәхнәләрендә уңышлар белән бара.Хәтта Әнкара дәүләт театрында Кәрим Тинчурин пьесасы буенча «Сүнгән йолдызлар» премьерасы булды . Татар классигының төрекчәгә тәрҗемә ителгән әсәрен сәхнәгә К.Тинчурин исмендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин куйды. Татар милләтен бөтен дөньяга таныту , сәнгатебезне, мәдәниятебезне чит илләрдә күрсәтү,әлбәттә, зур дәрәҗә. Без Кәрим Тинчурин белән горурланабыз!
2.Билгеләр кую
VI Өй эше.
1нче төркемгә — “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага кечкенә хикәя язарга.
2нче төркемгә — “Надир кичерешләре” дигән темага инша язарга
VII Дәрес тәмам . Барыгызга да рәхмәт. Мин сезнең барыгызның да игелекле, мәрхәмәтле , бәхетле балалар булып кына үсүегезне телим.

У вас нет прав для создания комментариев.

Тема: Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасына анализ. Төп образларга характеристика бирү.

Максат: укучыларны күренекле драматург Кәрим Тинчуринның  иҗаты белән таныштыруны дәвам итү,  «Сүнгән йолдызлар» драмасына анализ ясау, мәдәниятыбызга һәм сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: спектакльдән күренешләр,  китапларыннан күргәзмә, анализ үрнәкләре.

Материал: Әдәбият 8 нче сыйныф Ф.Ә.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова  К.Тинчурин.  Сайланма әсәрләр;   Татар әдәбияты .Теория.Тарих

Дәрес барышы

I.  Оештыру өлеше.

1.Исәнләшү.

            2. Уңай психологик халәт тудыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Тест ярдәмендә укучыларның әсәр эчтәлеген ни дәрәҗәдә белүләре тикшерелә.

1. КәримТинчурин кайчан туган?

а) 1906 елның 15 феврале

б) 1887 елның 15 сентябре

в) 1901 елның 1 гыйнвары

2. “Сүнгән йолдызлар” әсәре

а) драма

б) хикәя

в) повесть

3. “Сүнгән йолдызлар” драмасының авторы

      а) Г.Камал

      б) К.Тинчурин

в) М.Фәйзи

4. “Сүнгән йолдызлар” драмасының төп герое

а) Сәрвәр

б) Фатыйма

в) Гөлнур

5. “Сүнгән йолдызлар” драмасында Сәрвәр кем белән кала?

а) Исмагыйль

б) Надир

в) вафат була

6. “Сүнгән йолдызлар” драмасында Исмагыйль нинди төш күрә?

а) бай булуын

б) йолдызлар сүнүен

в) сугыш башлануын

7. “Сүнгән йолдызлар” драмасында, сугыш башлануын ишеткәч, Надир нәрсә эшли?

а) кайгыра

б) борчыла

в) шатлана

     8. “Сүнгән йолдызлар” драмасында ни өчен Сәрвәр Исмәгыйльнең колагына дару сала?

а) коткарып калу өчен

б) сугышка җибәрмәү өчен

в) дәвалау өчен

9. “Сүнгән йолдызлар” драмасында Сәрвәрнең акылдан язуында кем гаепле?

а) Надир

б) Исмагыйль

       в) сугыш

  1. Экранда җаваплар чыга, укучылар тикшерә һәм үзләренә бәя бирә

9 дөрес җавап – “5”

  1. дөрес җавап – “4”
  1. дөрес җавап – “3”
  1. 1 укучы «Сүнгән йолдызлар» драмасының  сюжеты  белән таныштыра.

Хәзрәттә хезмәт итүче ятим егет Исмәгыйль Сәрвәрне ярата. Әбисе белән генә яшәүче кыз да аның мәхәббәтен кабул итә. Мәхдүм Надир, хат язып, Сәрвәрне яратуын белдерә.  Ләкин сугыш башлана. Егетләрнең бер өлеше төрле юллар белән солдаттан кала, бер төркемен сугышка алып китәләр. Сәрвәрнең дә сөйгәненнән аерыласы килми .Ул  үз куллары белән Исмәгыйль колагына «дару» сала. Егет үлә. Сәрвәр акылдан яза, соңрак сөйгәне кабере өстендә җан бирә. «Соңгы өмете», «актык йолдызы» булган Сәрвәр үлеменнән соң Надир үз-үзенә кул сала.

III. Кәрим Тинчуринның  «Сүнгән йолдызлар» драмасына анализ ясау.

  1. Драма әсәрләренә анализ ясау тәртибе  искә төшерү ( экранд чыга, шулай ук һәр партада анализ үрнәге бар)

Драма әсәренә анализ тәртибе

1. Жанры (драма, трагедия, мелодрама, комедия, водевиль;, музыкаль комедия һ.б.), аны билгеләүче сыйфатлар.
2. Темасы (әсәрдә яктыртылган тормыш күренешләре).
3. Конфликты (төп конфликт, ярдәмче конфликтлар; аның персонажлар арасындагы мөнәсәбәтләрдә, аларның эш-хәрәкәтләрендә, уй-фикерләрендә һәм омтылышларында чагылышы).
4. Сюжеты (аның үсеше, төп сюжет сызыклары). Сюжет һәм композиция.
5. Образлар системасы (төп һәм ярдәмче; актив һәм пассив; уңай һәм тискәре; аларның сыйфатларын билгеләүче факторлар).
6. Драма әсәренә хас элементлар (персонажлар исемлеге, ремаркалар, декорация, диалог, индивидуаль сөйләм һ.б.) һәм аларның автор идеясен, образларны ачудагы роле.
7. Идеясе.
8. Әсәрнең әһәмияте (идея-эстетеик кыйммәте, тәрбияви роле, әдәбиятта тоткан роле).

2.Сорау – җавап

Укытучы. “Сүнгән йолдызлар”ның жанрын билгеләп карыйк әле, кем әйтер икән? (Жанры: фаҗигале драма)

Укытучы. —Драма әсәрләре дип нинди әсәрләргә әйтәбез?

(Драма әсәрләре – персонажларның үзара сөйләшүенә корылган әсәрләр. Алар махсус рәвештә сәхнәдә уйнау өчен язылалар.)

Укытучы.Әсәрнең жанрлары ниндиләр?

( Драма, трагедия, комедия.)

Укытучы. Алар нәрсәгә карап жанрларга бүленәләр? Аларның аермасы  нидә?

(Трагедия- фаҗига белән тәмамланучы әсәр. Комедия -көлкегә корылган әсәр. Драма – үзәгендә кискен конфликт яткан , геройлары авыр кичерешләр белән яшәгән геройларга әйтәләр.)

Укытучы. Драма әсәрләренең үзенчәлекләрен санап китик.

(Эчтәлеге кичерештән гыйбарәт(лирик шигырьгә охшаш). Кичерешләр дәвамлы була, вакыйгалар эчендә ачыла.)

Укытучы.- Хәзер әсәргә якынрак килик. Безгә конфликтын, темасын, идеясен табу өчен, драманың сюжетына анализ ясарга кирәк.  Анализ ясаганда,  “Сүнгән йолдызлар” спектакленнән  өзекләр карап китәрбез. 
Укытучы. -Драма әсәрләре нәрсәгә корыла?  Әсәр ничек башланып китә, ягъни конфликтны барлыкка китерүче сәбәпләр нинди? Моны ачыклау өчен безгә әсәрнең экспозиция өлешен табу зарури, кем сөйли? (Укучыларның фикерләре тыңлана. ) (Әсәрнең беренче өлешендә үк без бер-берсен өзелеп сөюче егет белән кызны  очратабыз, Сәрвәр — әбисе тәрбиясендә үскән ятимә кыз, Исмәгыйльнең тормышы тагын да авыррак, ул хәзрәттә хезмәт итә, шуңа күрә гомере буе кимсенеп яши. Муллыкта, бай тормышта яшәгән Надирның да бәхете юк, чөнки тумыштан зәгыйфь, бөкре, ул да чын күңелдән Сәрвәрне сөя, Сәрвәрнең аңа бары тик кызганып каравын гына белгәч, аңа тагын да авыррак, чөнки ул үзен кызгануларын теләми.)

Укытучы.Шулай итеп, укучылар, әсәрдә өч кешедән торган мәхәббәт өчпочмагы барлыкка килде? Ләкин Исмәгыйль бу мәхәббәттән курка, ни өчен, нинди вакыйга сәбәпче була моңа? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)  (Исмәгыйль куркыныч төш күрә.)

 Укытучы. — Бик дөрес, әйдәгез, хәзер шул турыда драмадан өзек карап китик.

3. Өзек кару 
Укытучы.- Бу төш, укучылар, нәрсәгә ишарә итә? (Илдә сугыш башлана.)
Кемнәр арасында конфликт туа? (Халык белән җәмгыять арасында конфликт туа. Кешеләр сугышның башлануын теләми. Чөнки ул төрле газаплар китерә.)

Укытучы . Вакыйга ничек үстерелә? (Бик күпләр сугышка китә. Әмма егетләрнең бер өлеше төрле юллар белән сугыштан кала. Сәрвәрнең дә Исмәгыйльне җибәрәсе килми. Ул им-том итүче Сәрви карчыктан өшкереп ясалган “дару“ юнәлтә.)  
Укытучы. -Шул урында әсәрнең кульминацион ноктасы барлыкка килә. Нәрсә була? (Сәрвәр үз куллары белән әлеге “даруны“ Исмәгыйльнең колагына сала. Егет үлә.) 
Укытучы. Конфликт ничек чишелә? (Исмәгыйльнең фаҗигале кайгысыннан Сәрвәр юләрләнеп үлә. Надир исә, миңа Сәрвәрдән башка яшәү юк дип, үз-үзенә кул сала.) 
Укытучы. -Әсәрдәге йолдызлар нинди мәгънә белдерә. (Язмыш, бәхет төшенчәләрен.)
Укытучы. —Элек безнең халыкта имеш, күктә һәркемнең үз йолдызы бар дигән ышану яшәгән. Һәрбер йолдыз- кемнеңдер яшәү, бәхет символын белдергән. Шуннан чыгып, без әсәрнең темасын билгели алырбыз. Төп тема нинди булыр? (Кеше бәхете мәсьәләсе.)
Укытучы.-Укучылар, әсәрдә тагын берничә ярдәмче тема бар, аларны да билгелик. (Мәхәббәт хисенең көчлелеге; социаль тигезсезлек; тормыш гаделсезлеге; кеше бәхетенә киртә булган сугыш афәте.) 
Укытучы. -Укучылар, әлеге драма башка әсәрләрдә сирәк очрый торган бер герое белән дә игътибарга лаек. Кем ул? (Надир.) 

Укытучы. — Шушы образга характеристика биреп үтик. (Надир — мулла малае. Ямьсез, гарип булса да, ул да кеше, аның да йөрәге бар. Улда ярата. Бу көч аңа ышаныч, яшәргә көч бирә. Сәрвәрнең үлеме Надирның соңгы өметен өзә һәм ул үз-үзенә кул сала.)

Укытучы.— Яшьләр белән Надир арасында ни өчен каршылык килеп чыга? Ни өчен Надир сугыш башлануга куана. Ни өчен аңа юләрләнгән Сәрвәр ныграк ошый? (Укучылар фикере тыңлана. Әсәрдән өзекләр укыла.)

Укытучы. — Шулай итеп, әсәрдә тагын бер ярдәмче тема барлыкка килә, бу нинди тема? Гарип Надирга нинди сыйфат хас? (Аның күңеле матур. Тема: күңел матурлыгы.) 
Укытучы.-Укучылар, әсәрдә Исмәгыйльнең төшендә күргән тагын бер символик образ турында әйтелә, нәрсә ул? (Аждаһа.) 
Укытучы.- Бу образ әсәргә ни өчен кертелгән? (Чөнки сугыш кешеләрне юк итүче аждаһа ул.) 
Укытучы.— Безгә әсәрнең идеясен ачар вакыт җитте, әсәрнең идеясе ничек булыр икән, укучылар? (Матур, якты хыяллар белән яшәүче, бәхеткә тулы хокуклары булган геройларның үлеменә китергән кара көчләргә, сугышка һәм аны башлаучыларга нәфрәт уяту.) 
Укытучы.- Бик дөрес, укучылар, КәримТинчурин әлеге әсәре белән тагын бер кат сугышны — аның илгә китергән фаҗигасен ачып бирде. 
4. Дәфтәрләрдә эш.Экранда да күрсәтелә.Сюжеты (аның үсеше, төп сюжет сызыклары). Сюжет һәм композиция.
Сюжет-композициясе
Вакыйгалар “мәхәббәт өчпочмагы”на нигезләнеп алып барыла.
Экспозиция – хәзрәттә хезмәт итүче ятим егет Исмәгыйль Сәрвәрне ярата. Әбисе белән генә яшәүче кыз аның мәхәббәтен кабул итә. Мәхдүм Надир, хат язып, Сәрвәрне яратуын белдерә.
Төенләнеш – сугыш башлана.
Хәрәкәт үстерелеше – егетләрнең бер өлеше төрле юллар белән солдаттан кала, бер төркемен сугышка алып китәләр.
Кульминация – Сәрвәр үз куллары белән Исмәгыйльнең колагына “дару”сала. Егет үлә.
Чишелеш – Сәрвәр акылдан яза, соңрак сөйгәне кабере өстендә җан бирә. “Соңгы өмете”, “актык йолдызы” булган Сәрвәр үлеменнән соң Надир үз-үзенә кул сала.
5. Образлар системасы. Төп образлар турында сөйләшү, аларга бәя бирү.

Төп образлары:
Сәрвәр – әбисе тәрбиясендә үскән кыз, горур табигатьле, ярдәмчел, кешелекле, әдәпле; бәхетле булачагына ышана, моның өчен бөтенесен эшләргә әзер; кыю, ихтыяр көченә ия.
Исмәгыйль – тәрбияле, кешелекле, таза, матур, егет; ятимлектә үскән, кимсенеп яши; үзен Сәрвәргә тиң түгел дип саный, ярата белә; Надирга үч сакламый, ихтыярсыз, юаш; кайвакыт мескен булып күренә; “язмыштан узмыш юк” дип саный һәм бәхете өчен көрәшүдән баш тарта.
Надир – табигать тарафыннан кимсетелгән, бөкре, ямьсез кыяфәтле; бик горур, үзен кызганучыларны дошман күрә; башкалар белән тигез буласы килә; Сәрвәрне яратуы яшәү көче бирә, мәхәббәте тормыш мәгънәсенә әйләнә; Исмәгыйльнең хисләрен хөрмәт итә; хыялында туган бәхетен акылдан язган Сәрвәр белән аралашуда таба; үлеме белән мәхәббәтенең зурлыгын раслый.
6. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше өстендә эш.
— сюжет-композиция төзеклеге;
— образ-характерларның гаять уңышлы эшләнеше;
— вакыйга-күренешләрнең үзара тыгыз бәйләнештә төп идеяне ачуга хезмәт итүе;
— музыкаль жанрда булуы;
— халык иҗатын, тапкыр гыйбарәләрне, мәкаль-әйтемнәрне оста файдалануы;
— лиризм һәм трагизмның үрелеп баруы;
— геройларның рухи дөньясын ачу өчен, психологизм алымнарына мөрәҗәгать итүе.

             7.  Әсәр исеме өстендә эш.

— Укучылар,  драманың исемен автор  ник “Сүнгән йолдызлар”  дип атады икән? Әсәрнең исемендә  нинди мәгънә булырга мөмкин? (Укучылар фикере тыңлана)

Драма Исмәгыйльнең төш күрүе белән башланып китә. Төш әсәрдә күчерелмә мәгънәгә ия һәм мөстәкыйль сюжет сызыгын тәшкил итә. Төштә аждаһаның йолдызларны сүндерүе, Исмәгыйльнең, Сәрвәрнең, Надирның һәм башка бик күп егетләрнең йолдызлары сүнүе, күк йөзен караңгылык каплап алу драманың төп сюжет сызыгында булачак күңелсез вакыйгаларга ишарә булып тора. Шул рәвешле, әсәр үзәгенә драматург халык иҗатындагы ышануны ала.

«Сүнгән йолдызлар — солдатка алынучылар гына түгел. Ләкин Исмәгыйль төшен сөйләгәндә, йолдызларның исемнәрен үк әйтә. Үзен, Сәрвәрне, Надирны һәм тагын берничә дустын атый. Ләкин ни өчен Исмәгыйль дә, Сәрвәр дә, Надир да йолдызлар икән? Йолдызлар сүнү аларның үлемеме?

Исмәгыйль үлгәннән соң, Сәрвәрнең бәхете сүнә. Ә Сәрвәр үлгәч, Надирның бәхете сүнә. Исмәгыйль Фәрхи карчык даруыннан үлә, ләкин ул да даруны бәхетсезлеге аркасында салдырырга риза була — сугышка китсә, кайта алмавын белә, Сәрвәрне бервакытта да күрә алмам дип хәсрәтләнә. Димәк, укучылар, әсәр ни өчен “ Сүнгән йолдызлар “ дип атала ?

Сүнгән йолдызлар — кешеләрнең сүнгән бәхетләре. Ә бәхетсезлекнең сәбәбе нәрсәдә?

Автор сурәтләвенчә, кешеләрнең бәхетсезлеге — аларның гаепләре түгел, ә тормыш гаделсезлеге. 1914 елгы сугыш та, Надирның ямьсезлеге, гариплеге дә тормыш гаделсезлеге һәм кешеләр ул гаделсезлекне үзләре генә җиңеп чыга алмыйлар. Исмәгыйль белән Сәрвәр аңа каршы үзләренчә көрәшәләр, язмышны хәйлә белән җиңмәкче булалар, ләкин җиңеләләр. Надир бу гаделсезлекне үзенчә җиңә. Бу әсәрдә ул — бердәнбер көрәшче.

IV. Йомгаклау

  1. Әсәрдә нинди проблема күтәрелгән?

—  Пьесада мәхәббәт хисенең матурлыгы, кеше хокукы, аның язмышы; кеше бәхетенә киртә булган сугыш афәте, тормыш гаделсезлеге проблемалары күтәрелгән.

— Без нинди сорауга җавап эзләдек соң?

— Автор «Бәхетле булыр өчен нишләргә кирәк соң?» дигән сорауга җавап эзли.

— Төп тема булып нәрсә чыга?

— Әсәрнең төп темасы — кеше бәхете. Тема пьесаның баштагы күренешендә үк калкып чыга. Исмәгыйль үзен көткән бәхеткә икеләнеп карый, Сәрвәр исә бәхетле тормышын бик ачык күз алдына китерә, Надир үз бәхетен мәхәббәтендә эзли. Хәтта Фәрхи карчыкның да үз бәхете бар. Фәрхи карчыкның баю ягын гына кайгырта. Димәк, әсәрдәге һәр конфликтлы вакыйгада бәхет темасы төрле каршылыкка очрый. Ачылганнан-ачыла бара. Ахыр чиктә проблемага— «Бәхетле булыр өчен ни эшләргә кирәк?» дигән сорауга әйләнә. Бу яктан пьеса чәчмә әсәрләргә охшый.

Әсәрнең төп герое — Надир, дидек. Әсәрнең күп өлеше аның кичерешләрен ачуга багышлана. Надир кичерешләрен, лирик әсәрләрдәге кебек, өчкә бүлә алабыз. Хисенең дәрәҗәсе, сәбәпләре һәм юануы.

Әсәрнең төп темасы — кеше бәхете, дидек. Бу тема бүгенге көндә дә актуаль. Шуңа да ул театр сәхнәләрендә уңышлар белән бара.Хәтта  Әнкара дәүләт театрында Кәрим Тинчурин пьесасы буенча «Сүнгән йолдызлар» премьерасы булды . Татар милләтен бөтен дөньяга таныту , сәнгатебезне, мәдәниятебезне чит илләрдә күрсәтү, әлбәттә, зур дәрәҗә. Без Кәрим Тинчурин белән горурланабыз!

2. Билгеләр кую.

3. Өй эше.            1.Төп образларга характеристика язарга. (Үрнәк бирелә.)

                              2. Инша язу өчен материал тупларга.

Образга характеристика язу  планы

1. Портреты.
2. Чыгышы.
3. Аны тәрбияләгән шартлар.
4. Шәхси кичерешләр.
5. Дөньяга карашы.
6. Кешеләр белән мөнәсәбәте.
7. Сыйнфый йөзе.
8. Рухи байлыгы, омтылышы.
9. Әсәрдәге конфликтлар, аларны хәл итүдә геройның роле.
10. Образны бирүдә кулланылган сурәтләү чаралары.
11. Нәтиҗә.

“Сүнгән йолдызлар” драмасын яңача анализлау

Тарханова Гүзәлия 18 декабрь, 2010 — 15:16

Сүнгән йолдызларЯр Чаллы Өзлексез педагогик белем бирү институтының өлкән укытучысы Сафина Зөлфирә Миңнәхмәт кызының әдәби әсәрләрне яңача анализлау турындагы кайбер фикерләрен “Сүнгән йолдызлар” драмасы буенча дәрес планы төзү өчен тәкъдим итәм.

Тема: К. Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасын яңача анализлау.

Максат: Драманы анализлау: әсәрнең төп проблемаларына, образлар системасына бәя бирергә өйрәтү; әсәрнең кыйммәтен, авторның идеясен аңлату.

Җиһазлау: Г.Ф. Саттаровның “Татар исемнәре сүзлеге”, дәреслек, драманың тулы варианты.
 

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Суммбол x z 1 егэ информатика
  • Суммарный балл егэ как считать
  • Сумма госпошлины на сдачу экзаменов в гибдд
  • Сумма госпошлины за сдачу экзамена в гибдд после лишения
  • Сумма госпошлины для сдачи экзамена в гибдд