Автор:
Ахмадуллина Алия Зираковна
«Табигать — туган йортыбыз»
Скачать:
Предварительный просмотр:
ТР Әлмәт шәһәре Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе «6 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе»
Инша
Табигать- туган йортыбыз
Иншаны язды:
6Б сыйныф укучысы
Әхмәдуллина Алия З.
Тикшерде:
татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Әхмәдуллина А.Г.
Әлмәт, 2013
Мин үземнең туган ягым табигатенә һәрвакыт сокланам. Сокланмаслык та түгел бит: урман дисәң, урманнары бар аның, сулыклар дисәң, елга-кулләре күп аның, таулар, болыннар, тугайлар, әрәмәлекләр… Болар барысы да минем туган ягым.
Елның дүрт фасылын да күрәм мин туган ягымда. Менә хәзер яз килеп ята табигатькә. Ул бөтен җирне яшеллеккә күмәр. Инде гөрләвекләрен агызырга да өлгерде. Тиздән табигать бизәкләре – кошлар, туган җиребезне сагынып, җылы яклардан кайтып җитәрләр.
Язның бигрәк тә май айларын яратам. Бөтен тирә-як көзге муллыкка әзерләнә башлый бит ул чакта. Ничек итепме? Бөтен агачлар чәчәккә күмелә, ә җимеш агачларның шау чәчәктә утыруы — ул көзге мул уңыш дигән сүз. Инде бу чәчәкләрне салкын гына коймасын да, бал кортлары аларны серкәләндереп торсын.
Шушы матур вакытны табигатьнең тагын бер иң күңелле чоры — җәй алыштыра. Ул сусыл тәмле җиләкләре, кызыл бөрлегәннәре белән килә дә, хуш исле печәннәре, тук арыш-бодайлары белән алтын көзгә кереп тә китә. Сары көз айлары яңгырлы, җилле булса да, үзләренең муллыклары белән күңелле.
Мул алтын көзне тагын бер күңелле ел фасылы — ак кыш алыштыра. Ул үзенең яңгырлары белән Көз бераз пычрата төшкән юлларны, сукмакларны энҗедәй кар бөртекләре белән түши. Дөнья бу кадәр зиннәтлелектән бик көяз булып күренә башлый. Кечкенә генә йолдызлар бик мул булып күктән ява да бөтен агачларга, куакларга тун булып ябыла.
Əйе, табигать, Җир-Ана кышкы салкында да үзе тудырган матурлыкны юкка чыгармас өчен тырыша. Елгаларны боз белән каплый ул, андагы балыклар туңмасын; агачларны, җир өстен калын кар астында калдыра — үсемлекләрне салкын алмасын өчен шулай кирәк.
Ə менә без шушы матурлыкны саклый беләбезмени? Соклана беләбезме без табигать матурлыгына? Мөгаен, юктыр. Чөнки язга чыккач, кар эри башлауга, кыш буе теләсә кая ташланган чүп-чар күренә башлый. Бу бит кешеләрнең әхлаксыз, шапшак булуын күрсәтә. Ел саен яз җиткәч, безне, мәктәп балаларын, шушы чүпне җыярга чыгаралар. Без авырыксынмыйча башкарабыз бу эшне. Ләкин бу чүпне теләсә кая ташлаган кешеләргә әзрәк оят түгел микәнни соң? Ник алар әзрәк кенә булса да табигать турында кайгыртмыйлар икән? Əгәр кеше мондый сорауларны үз-үзенә бирә, бу турыда бераз уйлана икән, димәк, аңарда әле өмет бар дигән сүз.
Əйдәгез, күбрәк агачлар утыртыйк, чөнки агачлар алар — кислород чыганагы. Чишмәләрне чистартыйк, чөнки чиста сулыклар — алар сәламәтлек чыганагы. Саклыйк табигать матурлыгын. Шул чакта киләчәк буыннар безгә рәхмәт әйтер!
Дмитрий
Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз − иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда? ! Көз билгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде. Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр. Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре бушап кала. Ул кырларны кара каргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем булып очып алалар. Башка кошлар да җәй аендагыча сайрамый. Алар ашыгыч ыгы-зыгыда. Ә сентябрь аенда кырлар һәм бакчаларда бәрәңге алалар. Машиналар тыз да быз чабып тора: бәрәңге ташыйлар. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала. Иелеп бәрәңге чүпләгән җиреңнән тураеп, аларга кул болгыйсың: «Хәерле юл сезгә! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз». Аларны ерак юллар көтә, туган җир белән вакытлыча аерылышу сагышы биләп ала. Аларның бер җепкә тезелгән кебек очулары кешеләрдә моңсулык уята. Мине иң дулкындырганы − көзнең менә шул чоры. Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да ул көз башы. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә.Ак көзТабигатьтә үзгәрешләр берөзлексез булып тора. Менә беренче кар да яуды. Ул бик матур иде. Кар агачларга ак тун кидерде. Кар әле иртәрәк яуган. Агачларда нинди генә төс юк: яшел, сары, кызыл, көрән һәм ак. Алар ак кар арасыннан тагын да матур күренәләр. Җир өсте ап-ак. Әллә инде кыш та җиттеме? Юк, бу − ак көз. Карлы көз. Бу кардан әле чаңгыда да шуып булмый. Әмма кар йомарлап атышып уйнап була. Бик теләсәң, кар бабай да ясап була. Чын кышка ераграк әле. Борынгылар чын кышны, беренче кар яугач 40 көннән соң гына килә, диләр. Килсен генә, көтәрбез. Ноябрьдә урманда да бик матур. Агачлар кышкы йокыга әзерләнә. Аларның ботакларына кар шәлләре ябылган. Урман җәнлекләре дә кышка үзләренчә җайлашалар, туннарын алмаштыралар, азык эзли башлыйлар. Урман эчендәге сазлыкларга, чишмәләргә сукмаклар сузыла, кайбер җәнлекләр анда су эчәргә төшәләр. Ул сукмаклар төрле яктан килеп бер ноктада кисешәләр. Андагы симметрия гаҗәпләндерә мине. Табигать могҗизалар тудырырга сәләтле. Яратам мин елның шушы фасылын.
Источник: http://www.insha.ru/text/410
“Табигать — туган йортыбыз”
“Табигать – туган йортыбыз”, “Мин – табигать баласы” – диярг? яратабыз. ?йе, безне? туу, яш??, х?тт? ?лем д? табигать бел?н б?йле. Без туганчы, ?ни карынында ук аны? ?ил?к-?имешл?ре, яшелч?л?ре бел?н тукланабыз, аны? саф ?авасын тоябыз. Яш?? д?веренд? к?пме матурлыгы бел?н хозурланабыз. ?лг?ч т?, кешене ?ир куенына куялар. Дим?к, чыннан да без “табигать балалары”.
Кояшны? м?рх?м?тле елмаюы, л?йс?н я?гырны? шифасы, йомшак ?илне? назлавы кемне ген? битараф калдырыр ик?н? ? ел фасыллары?! Кышны? ап-ак карлары ябалак-ябалак яуганда, ?ир ?сте к?зл?рне камаштырып ?емелд?г?нд?, д?ньяларын онытып чыр-чу бала-чага таудан шуганда, агачлар ак ш?лл?рен ябынганда к??ел аклыкка, сафлыкка к?мел?, чиста ниятл?р барлыкка кил?.
Яз! Й?р?кл?р д?ртл?неп, к??елл?р талпынып, ниндидер я?алык, сихри ?зг?решл?р к?тк?н чак. ? табигать т? шулай т?гелмени? Яфраклар б?рел?н?, ч?ч?кл?р ата, г?рл?векл?р ага.
??йне барыбыз да к?теп ала. Каникуллар булган ?чен ген? т?гел. Бу ел фасылы матурлыгы, м?рх?м?тлелеге бел?н ?сир ит?. Кая карама, яшеллек, хозурлык. Челтер?п й?герек чишм?л?р ага, мул сулы елгалар шаулый. Алсу та? сызылганда кошлар сайрый. Бу т?гелме ??нн?т?
? к?зне затлы ханымнар бел?н чагыштырасы кил?. Ул ?з д?р???сен белеп, ?лгерг?н матурлыгы бел?н безне ?сир ит?. К?з явын алырдай яфракларны? аяк астында шыгырдавы к??елг? тынычлык ?сти.
Табигать безг? ила?и матурлык кына бирми. Без аны? байлыкларыннан к?п кулланабыз. Саф ?ава исн?п, ?пк?л?ребез ныгый. Нарат урманына барып кер?г?, т?мле сагыз исе тынга каплана. Аны иснисе д? иснисе кил?. Ул ?аваны? чисталыгыннан х?тта баш ?йл?неп кит? сыман. Урман бит ?ле саф ?ава чыганагы гына т?гел. Мен? куе агач яфракларына качып, бер кош сайрый. “Ч?т-ч?т” диеп ул н?рс? турында ?ырлый ик?н? Куе ?л?н эчен? качып пешк?н ?ил?кл?р башларын иеп утыра. Мен? агачлар арасында алан. Нинди ген? т?сл?р юк анда?
Табигать ананы? фантазиясе бик к?чле. Ана дип чагыштырасы кил?, ч?нки ?нил?р б?тен м?х?бб?тл?рен, т??риб?л?рен, б?тен рухи, матди байлыгын балаларына бир?. Табигать т? шулай бит.
Табигать ананы? фантазиясе бик к?чле. Ана дип чагыштырасы кил?, Борынгы ?би-бабаларыбыз юкка гына ?з куышларын, йортларын елга буйларына салмаган. Елгалар – ул яш?? чыганагы. Сусыз тормышны к?з алдына китереп булмый. ? ул елга буендагы матурлык турында к?пме ?ыр ?ырланган: “Идел буйлары”. “З?я елгалары”, “Агыйдел сылуына.” Су кешене тынычландыра, с?лам?тл?ндер?. Колачлап елгада й?з? – табигать бел?н кушылуны? югары ноктасыдыр.
Яш?? ?чен б?тен н?рс?не без табигатьт?н алабыз. Табигать безг? Ана кебек бир? д? бир?, ? без бу юмартлыкны а?ламаган балалар кебек. Алабыз да алабыз. ? бит Табигать ана картаеп бара, ?зебез бирер, аны саклар вакыт ?итк?ндер.
Шушы матур елга буйларын н?рс?г? ?йл?ндердек? Кая карама, ч?п ?емн?ре. Ял итк?ч, ул ч?пне ?ыеп, ч?плекк? илтеп ташларга н?рс? комачаулый? Завод-фабрикаларыбыздан чыккан зарарлы матд?л?р ?зебезне ?к агулый бит. Технологиял?р шундый алга китк?н заманда, н?рс? д? булса уйлап табып булмый мик?нни?
Сулыкларда инде безне? битарафлыктан, з?выксызлыктан балыклар бетеп бара. Урманнарда ??нлекл?р, кошлар кими. Урманнарны да инде кисеп бетереп кил?л?р. Гаеплене эзлисе юк. Ул – без. Кешег? ?аман байлык ?итми.
Ничек итеп Табигать анабызны саклап, яклап калып буламы со?? М?кт?п балалары н?рс? эшли ала? Экологик газета-журналлар, листовкалар ясый, кошларны-??нлекл?рне ашата, ч?п ?ыя алабыз. Л?кин ч?пне ??ркем ?з артыннан ?зе ?ыйса, бу глобаль проблема булмас иде. Русларда бер матур м?каль бар: “Чисто не там, где убирают, а там где не сорят”. Килешик, бик д?рес с?зл?р.
М?кт?бебезд? экологик т?рбия ?стенд? к?п эшл?н?. Китапхан?д? к?рг?зм?л?р оештырыла. Биология укытучысы ?ит?кчелегенд? “Яшь эколог” диг?н т?г?р?к эшли. Класстан тыш чаралар да к?п оештырыла. Бу – стендлар, викториналар, презентация ясап яклаулар, класс с?гатьл?ре, интеллектуаль уеннар. ? конкурсларны? ниндие ген? юк. Кыш ?ит?г? кошларга ?имлекл?р ясый башлыйбыз. Бу эшт? ?ти-?нил?р д? катнаша. Шул ?имлекл?рне агачларга элеп, кыш буе кошларны ашатабыз, ?имлекл?рне чистартабыз. “И? матур ?имлек” конкурсы кызыклы уза. 7 нче класста “Табигатьне саклыйк” темасыннан со?, р?семн?р конкурсы, экологик газеталар ярышы, фотолар к?рг?зм?сенд? д? укучылар тел?п катнаша.
Картлык Табигать анага гына т?гел, безг? д? килер. Инде без к?чсел?нг?н м?лд?, Табигать анабыз ?леп китс?, нишл?рбез? Уйларга куркыныч. Булдырмыйк бу фа?игане. Ул ?ле ис?н чакта, кадерлик, х?рм?тлик, саклыйк! ?зебезне? акыллы, м?рх?м?тле, к?чле, т?рбияле балалар ик?нлегебезне исбатлыйк!
Просмотр содержимого документа
«Инша “Табигать — туган йортыбыз” »
метки: Табигать, Беренче, Матурлыкны, Татарстан, Балалар, Аерым, Кошлар, Булган
МБГБУ “Иске Кәшер төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Газизова Р.Р., 5 нче сыйныф укучысы
Мин – авыл баласы…” хикәя – тасвирлама.
Укытучы:Фазлыева Г.С., башлангыч сыйныф укытучысы.
Мин – авыл баласы. Мин – табигать баласы. Табигатьнең кеше көче җитмәслек могҗизасы бар. Анда булган һәрбер үзгәрешкә гел гаҗәпләнеп, сокланып карыйм. Кыш көне — күз ачкысыз бураннары, аяк астында шыгырдаган көмеш төсле карлары, җәй – чәчәкле болыннары, безне иркәләгән кояшы, үзенең рәхәт, җылы кочагына алырга торган елга — күлләре, көз – алтындай сарылыгы, муллыгы, ә яз – табигатьнең уянуы, күзне иркәли торган хәтфә яшеллеге, бернинди оркестр да алмаштыра алмый торган кошлар сайравы белән матур. Шушы матурлыкны күрер өчен кеше бер генә минутка туктап, күңел күзе белән як-ягына карасын иде. Бигрәк тә туган ягым табигате сихерли мине. Мин чишмә челтерәвен, кошлар тавышын тыңлап үстем. Ни өчендер, нәкъ менә авыл баласы хисчәнрәк була. Табигать белән кешенең бербөтен булып яшәвеннәндер ул, мөгаен. Табигать баласын кояш назлы нурлары белән иркәли, иртәнге җил тәненә сафлык иңдерә, ә кичләрен меңләгән кошның моңлы тавышы аңа бишек җыры көйли.
Безнең Туган илебез Русия диеп атала, ә туган дәүләтебез – гөлчәчәкле Татарстан. Ә инде туган авылыбыз Сарайлы -Татарстан дәүләтенең кечкенә бер өлешен тәшкил итә. Татарстан картасында ул бер нокта гына булып күренсә дә, туган авылыбыз безнең өчен иң зур, иң кадерле җир булып тоела. Сарайлы авылы дөньяның иң матур кочагында урнашкан. Безнең авылыбыз тау өстендә урнашканга күрә, хан сарайлары кебек бик ерактан ук күренеп тора. Ә авылыбызның табигатен курсәгез… Аны һәрьяклап урман, таулар, саф салкын сулы чишмәләр уратып алган. Җирләр ачыла башлау белән, монда умырзаялар калкып чыга. Ә умырзаялардан соң ландышлар чәчәк ата. Урманга килеп кергәч тә аның хуш исе борынга бәрелә. Беренче ландышлар, нинди матур, нинди нәфис һәм иркә алар. Аларның җанга ничек якын икәнлеген язып та, аңлатып та бетерә торган түгел. Үзе шушы матурлыкны күрмәгән кеше моны бервакытта да аңламаячак. Алар һәр язда беренче Май бәйрәменә чәчәк аталар. Һәм без һәр елны май аенда укытучы апабыз белән шушы урманга экскурсиягә киләбез. Беренче ландышларны да беренчеләрдән булып без укытучыбызга бүләк итәбез. Ә сез аның шушы нәфис, матур чәчәкләргә ничек сөенгәнен күрсәгез, мондый вакытта аның йөзе елмаю белән тула.
6 стр., 2646 слов
УЙНАШТАН ТУГАН. Асхия Костикова… | Авыл хатыны/Сельчанка | VK
… торган бай егеткэ кияугэ чыгуына соенделэр. Озакка сузмыйча Гаделнен дэ туган … буе очрашып йоргэннэр. Купме кешенен мэхэббэте шулай йори йори … Казан тирэсендэге районга агроном булып эшкэ урнашты. Авыл яшьлэренен … уянды Гадел. Куптэн инде узенэ аерым кече предприятие ачып … Гадел, упкэлэмэ. Мин сине якын итеп, яратып, синен намуслы … яши, эйтмэссезме? Энисе белэн генэ яши иде бугай. Энисе улгэндер инде. …
Без чәчәкләрне бервакытта да тамыры белән җыймыйбыз, чөнки укытучыбыз шулай өйрәтте. Ландышлардан соң, тугызынчы майга сирень, шомырт куаклары чәчәк ата. Бу вакытта безнең болын әкият бакчасына охшап кала. Без, балалар, барыбыз да шушы матурлыкны күреп калырга болынга ашыгабыз. Нинди генә бөҗәкләр, бал кортлары юк анда. Ә ничек матур итеп кошлар сайрый, әйтерсең алар берсен-берсе уздырырга тырышалар. Ул кошларның җылы яктан туган якларыбызга кайткан вакытта авылымның матурлыгын, гүзәллеген күрсәгез сез? Мондый вакытта минем авылым бер сихри утрауга охшап кала. Авыл кешеләре кошларны бик җылы каршылый. Һәрбер агачка, һәрбер өй кыегына сыерчык оялары куела. Шөкер, кешеләр кошларга карата бик тә мәрхәмәтле. Сигезенче мартка кара каргалар килсә, нәкъ бер айдан беренче сыерчыклар күренә. Ул чут-чут итеп, сузып-сузып сайраган сыерчыкларның җырына сокланмый мөмкин түгел. Шулай итеп алар үзләренә оя сайлый. Аларның канатлары кояшта елык-елык итеп тора. Безне менә чынлап та табигать балалары дияргә була. Чөнки безнең бөтен бала чагыбыз табигать кочагында үтә бит. Без, авыл балалары шушы гүзәл табигатьнең бишегендә туып-үскән гади табигать балалары – бәхетле балалар.
Авылыбызның тарихы турында да сөйләп китмичә булмый. Мәгълүм булганча, Сарайлы җирләре борынгы Болгар дәүләтенең иң көньяк-көнчыгыш читендә булган. Элек-электән Мәскәү хөкүмәтендә Кама аръягы җирләре, Себер җирләренә кадәр, «Башкорт җирләре” дип аталган. Кама — Агыйдел елгалары арасында борын-борын заманнарда ук төрле-төрле ырулар гомер сөргән. Бу төбәктә фин-угыр кабиләләре дә яшәгән. Бу кабиләләрнең теле соңыннан маҗар (венгр), коми, удмурт, мари, мордва, эстон, карел, фин телләрен тудыруда «чишмә башы” булган. Тарихчы С. И. Руденконың «Башкортлар” дигән китабында 1730 елда Уфа провинциясе канцеляриясендә төзелгән волостьлар исемлеге бирелгән. Анда Агыйдел, Игәнә, Ашказар елгалары буйларында Юрматы волостенең җирләре булуы күрсәтелгән. Игәнә елгасы буенда кайчандыр нугайларның юрматы ыруы кешеләре яшәвен өздереп әйтергә була. Идел-Чулман (Кама)-Агыйдел-Җаек елгалары арасындагы жирләрнең болгарларныкы булуы халык күңелендә һәрвакыт төрле риваятьләр, шәҗәрәләр аша сакланып килгән. Казан ханлыгы чорында Кама аръягындагы жирләрне махсус ярлыклар (грамоталар) белән аерым эш күрсәткән кешеләргә бирү тәртибе булган. Аны бирү тәртибе, Казан ханлыгы яшәүдән туктагач та, сакланып кала. Теге яки бу хезмәте өчен аерым кешеләргә ерактагы жирләр, грамоталар белән, бүләк итеп бирелгән. Мәсәлән, 1595 елгы грамота буенча Сарайлы авылы кешеләренә, аерым алганда, Туктамышка һәм аның иптәшләренә Кама артындагы Кабан, Оргыды, Тәкермән, Мәләкәс, Ирнә, Карамалы, Кәүжияк, Тегермәнлек, Сөрәнчәк һәм тагын башка вак елгалар тирәсендәге жирләр бирелгән.
3 стр., 1216 слов
Туган тел җәүһәрләре
… дөньябызга да ямь өстәүче табигать булмаса, яшәү бик күңелсез булыр иде, кеше күңеле гел тупаслана, мүкләнә, картая барыр иде. Укучылар, безне … дәрес сездә … Безнең бу сәяхәт вакыт буенча да, Идел елгасының агышы буенча … Туган табигатебезнең язмышына без беребез д … се … Дәрестә җавап биргән укучыларга билгеләр куела. Өйгә эш: «Иделнең дә бар бит үз язмышы, Иделнең дә бар бит үз юлы», — дигән темага сочинение …
Туган як табигате ул – һәрбер кеше өчен дә иң мөһим, иң кирәкле әйбер, минемчә. Тирә-ягыбыз, туган җир – яшел бишегебез, сулар һавабыз, эчәр суларыбыз кешеләр битарафлыгыннан сыкрап утыра түгелме соң?! Уйлап карасаң, туган табигатебез, баласын баккан анадай, үзенең байлыклары белән кешегә хезмәт итә бит Экологияне үзебез пычратуыбыз турында уйлыйбызмы икән? Туган илебезнең чиста сулы елга һәм күлләренә пычрату, яр буйларын чүп түгү урыны ясаү,очсыз-кырыйсыз урманнарны акча эшләү өчен генә бер мәгьнәсезгә кисеп бетерү, ә урынына бер агач та утыртмау,химия заводларының агулы газлар белән һавабызны агулап бетерүе — болар әле туган ягыбыз табигатенә салган зыянның бер өлеше генә. Табигатьне пычратуыбызны туктатмасак, көрәшне бүген үк башламасак, берничә дистә елдан соң, безнең табигатебез юкка чыгачак. Ул вакытта инде без радиациядән саклый торган скафандрлар киеп, агуланудан сакланыр өчен противогазлар киеп йөрүебез дә ихтимал. Бу турыда безне галимнәребез күптән инде кисәтеп киләләр. Без генә моңа битараф. Без бер нәрсә дә күрмибез, ишетмибез, янәсе.
Әйдәгез, туган табигатебезне саклыйк, чаң сугыйк! Миңа бүген булса җиткән, иртәгесен башкалар кайгыртсын дигән принцип белән яшәмик. Һәрбер кеше аз гына булса да өлеш кертсә, табигать безгә йөз белән борылыр иде. Табигать бит шундый мәрхамәтле, әйдәгез аны рәнҗетмик, саклыйк. Табигатьне саклау һәркемнең бурычы. Без,үзебездән соң килгән буынга, суларыбызны чиста, һаваларыбызны пычратмыйча калдырсак, изге бурычларыбызны үтәгән булырбыз. Яшел дусларыбызны саклыйк. Шул чакта гына без алардан файдалана алырбыз.Тирә-юнебез чиста, ямьле булсын, һәрчак балкып торсын.
Кулланылган әдәбият