Тел миллэт сакчысы сочинение

Галимҗан Ибраһимов исемендәге VIII республика конференциясе

Юнәлеш: «Тел – уйлауның коралы, уйның калыбы… Миллият бинасының нигез ташларыннан иң ныклысы – тел… Телнең эчендә халыкның рухы, моңы, уй һәм тойгысы яшерелгән»

Тема: «Тел – милләтнең сакчысы»

                                                         Татарстан Республикасы

                                             Балтач муниципаль районы

                                                           «О.Н. Исаев исемендәге Урта Көшкәт

                                                           гомуми урта белем бирү мәктәбе»нең

                                                           8 нче сыйныф укучысы Яфарова  

                                                           Алисә Рөстәм кызының фәнни-эзләнү эше

                                                          Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбияты

                                                          укытучысы Зайнуллина Гөлназ Камил кызы

                                                      2017

Эчтәлек

  1. Кереш өлеш………………………………………………………………………….3 бит
  2. Төп өлеш. I. Тел – милләтнең сакчысы………………………………….5 бит

1.1. Татар теленең үсешенә караган мәсьәләләр……………………. 9 бит

1.2. Тел үсешенең тарихы……………………………………………………10 бит

1.3 Тәрҗемәнең тискәре йогынтысы……………………………………12 бит

  1. Йомгаклау………………………………………………………………………… 14 бит
  2. Әдәбият исемлеге……………………………………………………………….15 бит

Кереш

                                   Тел – халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау — кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез, шушы кыңгырауны

                          ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф,

                            гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын.

                                            Ф. Яруллин.

Тел ул – кешеләрне дөньядагы башка төрле җан ияләреннән аерып алып тора торган могҗизалы бер күренеш. Ул – җәмгыятьне оештырып, кешеләрне үзара аралаштырып, аңлаштырып торучан куәтле чара да, сәнгать әсәрләрен иҗат итүнең иң әһәмиятле коралы да. Һәм, ниһаять, камил, дөрес, матур телнең үзен дә сәнгатьнең бер төре дип әйтеп булыр иде.

Менә шушы чиксез кыйммәтле тел хәзинәләреннән уңышлы файдалана беләбезме, аны даими рәвештә баета, үстерә барабызмы, аның җәүһәрләрен тутыкмаслык итеп чистартып, шомартып тора алабызмы икән без? Бүгенге көн өчен бу – бик әһәмиятле, актуаль сорау.

Кеше томышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. Кеше дөньяга беренче аваз салуга, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә «балам» дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, алар рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән. 

Тел – кешеләрнең аралашуы өчен иң әһәмиятле чара. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе.

Фәнни-тикшерүнең объекты: милли телебез буларак татар теле.

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе:  татар тел шактый дәрәҗәдә өйрәнелгән. Ләкин «камиллеккә чикләр юк», дип без үзебез дә әлеге өлкәдә фәнни-эзләнүләр үткәрергә булдык. Төрле мәгълүматларга таянып, үзебез дә күп кенә кызыклы материаллар белән таныштык, эзләнүләр алып бардык.

  Фәнни эзләнүләрнең максаты: телебезнең килеп чыгышын, үсеш юлларын, аны саклау чараларын өйрәнү.

Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

— милли телебез буларак татар телен торгызу, саклау, үстерү юлларын тикшерү;

— тел – милләтнең сакчысы икәнен ачыклау;

— телнең югалмас ядкарь икәнен күрсәтү;

— татар теленең үсешенә караган мәсәләләрне барлау.

Хезмәтнең структурасы: фәнни-эзләнү эшендә максат һәм бурычлар ачык билгеләнгән, теманың өйрәнелү дәрәҗәсе күрсәтелгән, иҗатка гомуми бәя биргән Керештән, проблема чишелгән Төп өлештән һәм шул бүлектә чыгарылган нәтиҗәләрне бергә кушып биргән Йомгактан, аны язуда ярдәмче материал буларак файдаланган әдәбиятны һәм чыганакларны чагылдырган исемлектән тора.

Төп өлеш

  1. Тел – милләтнең сакчысы

Тел – кешеләрнең бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә. Тел турында яңадан-яңа китаплар чыгып тора, радиодан, телевидениедән кызыклы тапшырулар алып барыла, интернет челтәрендә яңадан-яңа ресурслар барлыкка килә. Болар барысы да халыкта телнең тарих, үсеше, яшәеше, төзелеше һәм башкалар турында күп санлы сораулар тууга сәбәп була. Шушы сорауларга җавап эзләүчеләр татар теленең нинди бай булуына төшенәләр, халкыбызның тарихын өйрәнәләр. Чөнки татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре, йолалары, кешене шәхес итүче сыйфатлары аның телендә, образлы сөйләмнәрендә, мәкаль-әйтемнәрендә, җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан. Туган телнең кешегә тәэсир көче дә көчлерәк.

Туган телебез – татар теле – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Ул башка телләр арасында үзенең аһәңле аваз составы, искиткеч зур сүзлек байлыгы, үзенчәлекле грамматик төзелеше белән аерылып тора. Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк. Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятын, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың. Телнең сыгылмалылыгы, матурлыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен дә кирәк. Күп акыл ияләре, галимнәр, язучылар тел турында төрле фикерләр әйтеп калдырганнар. Татар язучысы Г. Бәширов телебезне өзлексез үсә, үзгәрә торган күңел хәзинәсе белән тиңләсә, рус язучысы К.Г. Паустовский тел турында болай дигән: «Үз илеңә булган мәхәббәтне үз теленә булган мәхәббәттән башка күз алдына китереп булмый. Туган теленә битараф кеше кыргый. Ул үзенең табигате белән үк зыянлы. Чөнки аның телгә карата битарафлыгы үз халкының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булуы белән аңлатыла». Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла. Үткәннәргә күз салсак, телебез нинди зур кыенлыкларга дучар булган. Халкыбызның башыннан ниләр генә үтмәгән бит. 500 еллык тарихка кайтып карасаң, зур басымнар булган, халкыбызны юкка чыгару сәясәте алып барылган, халыкны мәҗбүри чукындырып та, хурлап та, үз телеңдә сөйләмә дип тә куркытып караганнар.  Аны юк итәргә теләп, күпме көрәш барган. Татар гаиләләрендә хәтта үз телендә балалар белән сөйләшергә ярамаган. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре факультатив кына булып укытылган. Урамнарда, җәмәгать урыннарында татар халкы рус телендә сөйләшкән, татар балалары үз телен белмәгән. Шулай булуга карамастан, халкыбыз нык рухлы булган. Еллар үткән, телебез халык тырышлыгы белән яңадан үсеш алган, милләтебез сакланып калган. Милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле, чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә.

Безнең телебез – бик моңлы тел. Шушы моң халыкның хәтер кылларына кагыла да, үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра. Татар халкы борынгыдан ук мәдәнияткә, телгә, сәнгатькә гашыйк милләт булган. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй — үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел — үзенең туган теле. Минем өчен татар теле — әнә шундый. Туган телем!…Синең матурлыгың, синең кирәклегең турында кемнәр генә нинди матур сүзләр әйтмәгән! Сөекле Тукаебызның «Туган тел»е татарларның гимнына әверелде. Җиде миллионлы татар җырлый аны. Иң борынгы, моңлы, газиз, матур, саф туган телебезгә галимнәр, язучылар, шагыйрьләр дан җырлаганнар, иҗатларын телгә багышлаганнар. Туган телебез татар теле — борынгы төрки телләрнең берсе. Ул мул сүзлек хәзинәсенә ия. Белгәнебезчә, татар теле — ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган ундүрт телнең берсе. Бу — туган телебез белән горурланырлык мөhим фактор. Туган тел туган җир кебек кадерле hәм газиз, чөнки ул — кеше күңелендә иң нечкә, иң күркәм сыйфатлар тәрбияләүнең иң көчле чарасы. Ул — әби-бабай, әткәй-әнкәй теле, әйләнә-тирәне танып белергә, чиксез матурлыкларны аңларга-тоярга ярдәм итә торган тел. «Һәр илнең ачкычы – тел» дигән мәкаль тирән мәгънәгә ия. Без рус телен яхшы беләбез, шуның белән аларның мәдәниятын, яшәү рәвешен, әдәбиятын яхшы беләбез. Ә менә Татарстаныбызга килгән кунаклар «түбәтәй», «чәк-чәк», «читек» дигән сүзләрне тәрҗемә итеп тә тормыйча аларның мәгънәсен аңлыйлар. «Сабантуй» кебек милли бәйрәмебезне белмәгән кеше юктыр. Татарстанда төрле милләт халыклары дус, тату яши. Аларның күбесе татар телен аңлап, татар халкының гореф-гадәтен хөрмәт итеп, бәйрәмнәрне күңелле итеп үткәреп яши. 

Тел – милләтнең сакчысы. Мин үзем Яңгул авылында яшим. Ә белем алырга, берничә чакырым юл үтеп, удмурт авылына киләм. Безнең мәктәбебездә татарлар, удмуртлар, керәшеннәр һәм руслар укый.  Араларында катнаш гаиләләрдән булган балалар да бик күп: я әтисе удмурт, я әнисе керәшен, ләкин барсы да татар телен өйрәнәләр. Ул бит безнең дәүләт телебез! Удмурт  балалары да рәхәтләнеп иншалар язалар, яратып укыйлар. Безнең мәктәбебездә татарлар да, руслар да үзара бик тату яшиләр. Татар телен өйрәнергәме, юкмы дигән сорау тумый.

Туксанынчы елларда татар теле дәүләт теле дип игълан ителде. Югары дәрәҗәдәге җитәкчеләребез ике телне дә камил белә. Ләкин аларның әйләнә-тирәсе бу үрнәккә иярергә ашыкмый. Туксанынчы елларда Дәүләт Советы Телләр турында закон кабул иткән иде . Татар милли культурасы, фәне бу өлкәдә үрнәк өлкә итеп аерып күрсәтергә була. Әгәр татар һаман да чит телне өстен күрсә, хәлебез бик начар булыр. Әйе, тормыш телләр белүне таләп итә. Хәзер безгә рус телен генә түгел, инглизчәсен дә белергә кирәк. Ләкин бу хәл татарлыгыбызга зыян китерергә тиеш түгел. Балаларның теле ана теле белән ачылсын иде. Гаиләдә аралашу ана телендә булсын иде. Бары шул чакта гына тел, милләт сакланачак. Татар милләте һәм теле яшәсен өчен татар авылының яшәве кирәк. Ана телен киләчәккә алып баручы кеше — Ана. Милли белемне саклау һәм алга таба да үстерү Татарстан Республикасында төп юнәлешләрнең берсе. Шул ук рәвешле берничә буын алышынгач, телебезнең хәле нинди булыр икән соң? Без татарча аралашырбызмы, укырбызмы? Укысак, кайсы шагыйрь-язучыларны, газета-журналларны? Мондый сораулар телебез, милләтебез киләчәгенә битараф булмаган һәркемне борчыйдыр. Безнең бүгенге теләкләребез бары бер генә максатка – милли телебезне саклауга юнәлтелергә тиеш. И туган телем, син яшәсәң генә татар милләте яшәр, тормышның да яме-гаме артыр. Милли телне күтәрү өчен төрле юллар бар. Ул матбугат-нәшриятны киңәйтү, радио-телевидение аркылы аралашу, кәгазьләрне татар телендә алып бару, төрле милләт кешеләрен татар теленә өйрәтү. Туган тел мәсьәләсе иң актуаль, иң җитди социаль, сәяси-иҗтимагый проблема булып тора. Чөнки тел — халыкның бөтен яшәү гомерендә тапкан иң кадерле зиhен байлыгы.

1.1. Татар теленең үсешенә караган мәсәләләр.

Бүгенге көндә күңелне борчыган мәсьәләләрнең берсе — туган телебез -татар теленең киләчәге, үсеше. Бу турыда телевидение, радио, матбугатта да бәхәсләр бик күп бара. «Үткәне юкның киләчәге дә юк» дигән гыйбарә бүген һәркемгә яхшы таныш. Тел — халкыбызның гасырлар буе туплаган тәҗрибәсен чагылдыручы тиңсез хәзинә, халыкның акылы, рухы, милли үзенчәлеге, ата-бабаларыбыз мирасы. Безнең үз телебезне бозарга, кимсетергә, югалтырга хакыбыз юк. Ана телебезне сакламасак, без нинди авыр минутларда да телебезне саклаган ата-бабаларыбыз каршында гаепле булабыз. Татар теленең бүгенгесе һәм киләчәге мине нык борчый. Без һәркөн үз телебездә иркен аралашабыз, туган телебездә чыгучы теле-радиотапшырулар, газета-журналлар аша үзебезгә рухи азык алабыз. Туган телгә мәхәббәт гаиләдә һәм, әлбәттә, мәктәпләрдә тәрбияләнә. Югары сыйныф укучыларының татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыту сәгатьләренең саны кыскартылды. Моңа юл куймаска, телне саклап калу өчен бар тырышлыкны куярга кирәк.Тел һәм моң – күңелебезнең көзгесе ул. Үз телеңне белмәү, аны санламау – зур кимчелек дип уйлыйм мин. Үзеңнең туган телен белмәгән кеше бөек Тукай, герой-шагыйрь Муса Җәлил әсәрләрен уку бәхетеннән мәхрүм. Ә  тел  белән бергә тарих та, мәдәният та һәм  татар   теле  белән бәйле булган башка нәрсәләр дә юк булачак. Соңгы елларда мәгариф өлкәсендә башкарган эшләр, үзгәрешләр, әлбәттә, шактый. Шатланырлык эшләр күп, әмма проблемалар һәрвакыт туып тора.

1.2. Тел үсешенең тарихы.

Мең еллар элек Идел белән Кама кушылган җирдә болгар кабиләләре яшәгән. X гасырда болгар кабиләләре дәүләт булып оешкан. 922 нче елда болгарлар ислам динен кабул иткәннәр. Болгар иле ислам илләре белән тыгыз бәйләнешләр урнаштырган. Болгарларның инде бу вакытта үз язулары да булган һәм фән, мәгариф, мәдәният тә нык үсеш алган.

1236 нчы елда монгол явы Болгар дәүләтен басып ала. Болгар дәүләте җимерелә һәм Алтын Урдага кертелә. Алтын Урда таркалганнан соң, XV гасырда яңа дәүләт — Казан ханлыгы төзелә. Казан ханлыгы Бөек Болгарның дәвамы була. Биредә яшәүчеләрне Казан татарлары дип йөртә башлыйлар. Казан шәһәрләрендә гыйлем йортлары күп булган һәм аларда укырга-язарга, матур итеп китап күчерергә өйрәткәннәр. XVIII гасырда Казан шәһәре Казан губернасы үзәгенә әверелгән. Ул хуҗалык үсеше ягыннан Россиядә алдынгы урында торган. 1920 нче елда Татар автономияле республикасы төзелә. 1921 нче елда татар теле беренче тапкыр дәүләт теле дип игълан ителә. XVI -XVIII гасырларда Россиянең Урта Азия һәм Көнчыгыш дәүләтләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруда татарлар тылмач буларак зур ярдәм күрсәткәннәр. Татар теле башка төрки телләрне белү өчен ачкыч булган. Россиянең Һиндстан, Кытай, Иран һәм башка күп кенә илләр белән рәсми эш кәгазьләре татар телендә алып барылган. Шунлыктан Россиядәге башка төрки телләр арасында татар теленең дәрәҗәсе югарырак булган. Ә бу исә XVIII гасыр урталарында ук күп кенә уку йортларында татар телен укыта башлауга китергән. Екатерина II боерыгы буенча, гимназиянең беренче татар теле укытучысы итеп Сәгыйть Хәлфин билгеләнә. Гимназиядә татар телен укыту тәҗрибәсенә нигезләнеп, ул әлифба яза. 1778 нче елда бу хезмәт Мәскәүдә басылып чыга. Татар басма әлифбасының тарихы шушы китаптан башлана.

1812 нче елдан Казан университетында татар теле укытыла башлый. Бу чорларда Сәгыйть Хәлфиннең ике томлы беренче «Русча-татарча сүзлеге» дөнья күрә. Шулай итеп, гасырлар буеннан-буена безнең татар телебез, башка илләргә дә таралып, үзенең үсешен тизләтә.

Хәзерге заманда да безнең татар телебез бик киң таралган. Татарлар Төркиядә дә, Америка Кушма Штатларында да, Канадада да, Австралиядә дә, Финляндиядә дә яши. Ул татарлар чит җирләрдә, чит төбәкләрдә яшәсәләр дә, үз телләрен алтын бөртегедәй саклап тоталар.

Туган тел! Һәркем өчен газиз бу сүз. Әби-бабаларыбыз шушы телдә бер-берсе белән аралашкан, без дә туган телебездә сөйләшәбез, аралашабыз. Туган телебез безгә мирас булып буыннан-буынга тапшырылып килергә тиеш. Газиз туган телебез – татар теле турында йөзләгән шигырь, җыр язылган. Алар үрнәгендә без матур, дөрес сөйләргә, фикерне төгәл итеп белдерергә өйрәнәбез.

Дәүләт телебез ике тел: рус һәм татар телләре. Хәзерге вакытта укучыларга бу ике телне белү мәҗбүри. Бу телләр буенча, БДИ һәм БРИ бирергә була. Рәсми чыганакларга караганда, татар телендә 7 млн. кеше сөйләшә дип санала. Бу — без Россиядә сан ягыннан икенче урында торабыз дигән сүз. Без туган телебезне күз карасыдай сакларга, сүзләрне бозмыйча, саф татар телендә сөйләшергә тиешбез. Телебезне сакласак, халкыбыз да яшәр, Татарстаныбыз чәчәк атар.

И туган тел, и матур тел! Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, дип язган Тукаебыз. Әйе, тел балага бишектә үк – милли моң-җыр белән бергә сеңә, ныгый. Бишек җыры балага милли хис сала, теле ачылуга юл ача. Татарлар, күрәсең, моңнан яралгандыр. Аны безгә кайчандыр шул яклардан күчеп, Казан тирәсенә килеп урнашкан татар кабиләләре җиткергән. Алар аркылы безгә бүгенге атамабыз гына түгел, милли моңыбыз да, кайбер гореф-гадәтләребез дә, телебезнең нигезләре дә килеп ирешкән.

1.3. Тәрҗемәнең тискәре йогынтысы.

Россия Президентының укыту программасындагы милли компонентларны бетерү турындагы указы бик күпләрне борчыгандыр. Моның милли телләр, шул исәптән татар теле үсешенә дә зур зыян китерелгәнлеге көн кебек ачык.

Ни өчен татар авылларында татар мәктәпләре ябыла? Бу сорауга миңа кем җавап бирер? Татар телен саклап кала алучы авыллар бетүгә таба бара. Ә яшьләрне авылда калдырып булмый, чөнки балаларны йөртергә бакчалар, мәктәпләр юк. Яшьләр авылдан китәргә мәҗбүр.

Телебез төрле сәбәпләр аркасында шактый нык бозыла, күпмедер дәрәҗәдә табигыйлыгын югалта, чүпләнә.

                Чәбәләнгән татар теле,

                Кем соң үрер җаена?

                Кем соң җайлар Телнең җанын

                Телнең үз уңаена?… —

шагыйрь Җәүдәт Сөләйман да әнә шундый сораулар куя.

Соңгы елларда телебездәге рус сүзләрен киметү нияте белән, кайчандыр иске әдәби телдә кулланылып, хәзер инде телебездән төшеп калган һәм халыкка аңлашылмый торган гарәп һәм фарсы сүзләрен кире кайтару күренеше бар. Мәсәлән, һәндәсә (геометрия), рәкым (цифр), фәза (пространство), мөгаммә (проблема), җәдвал (таблица, расписание), моназара (диспут), харита (карта), хөкемдар (судья), сәркатип (секретарь), инкыйлаб (революция), талиб (студент), мөгаллим (укытучы) һ.б.

Татар теленең үз сүзләре яки күптән үзләштерелгән, аңлаешлы гарәп алынмалары була торып та, кирәксезгә рус сүзләре куллану очраклары бар. Бу да туган телне бозуга китерә, әлбәттә: специалист (белгеч), профессия (һөнәр), сфера (өлкә, тармак), катастрофа (һәлакәт), занятие (дәрес) һ.б.

Башкортстанның халык шагыйре Ә. Атнабаев моңа бик борчылды:

                 Күкрәк сөтедәй саф ана телен

                 Әйләндердек мама теленә.

                 Ни урысча, ни татарча белмәс

                 Имгәтелгән буын тилерә.

Бу хәлдән чыгу өчен туган телне яхшырак укытырга кирәк. Бездә телнең аралашу чарасы буларак өйрәтү җитеп бетми. Икенчедән, бигрәк тә яшь буында телгә мәхәббәт тәрбияләү кирәк. Өченчедән, барлык журналистлар туган телләрен яхшы белергә тиеш. Бүгенге көндә матбугат, радио-телевидение материалларының телендәге күп санлы ялгышлар – дөрес тәрҗемә итә белмәү нәтиҗәсе.

Туган телне куллану мәсьәләсе күпләрне борчыйдыр ул. Борчый: нигә татарлар татарча сөйләшсә дә, нигә телне бозалар? Нигә теге яки бу сүз сөйләмдә урынлы кулланылмый? Аралашу чарасы буларак, телнең бүген тоткан урыны, киләчәге өчен дә борчылам мин. Тигез хокуклы тел дигән Законыбыз бар. Ике татар сөйләшеп торганда, бер рус кешесе килсә, сөйләшү русчага күчә. Халкым үз-үзен милләт буларак теле турында да уйлансын иде.

Йомгаклау

Әлеге фәнни эшемдә мин телебезнең килеп чыгышын, үсеш юлларын, аны саклау чараларын өйрәнүне максат итеп куйган идем. Шушы максатны тормышка ашыру өчен мин бик күп әдәбият, галимнәребезнең фәнни хезмәтләре белән таныштым. Интернет челтәре кулландым. Чит өлкәләрдә яшәүче милләттәшләребезнең фикерләре белән таныштым.

Әйе, чынлап та, фәнни эшемне башкарганнан соң, шундый нәтиҗә чыгарырга була: безнең телебез бай тарихлы, зур үсешкә ирешкән тел. Югыйсә, ул дөньякүләм әһәмияткә ия булган тел итеп саналмас та иде. Без, бу тел, кайчан да булса, бетәр, юкка чыгар дип күркып яшәмибез. «Татар кешесе! Бел! Син сөйләшкән тел дистәләгән гасырлар буенча чарланып, иң камил телләр дәрәҗәсенә күтәрелгән. Синең телеңдә катлаулы фәнни хезмәтләр дә, илаһи төшенчәләр дә, гүзәл әдәби әсәрләр дә язылган. Аны хөрмәт ит, сакла һәм үстер!» -дигән Туфан Миңнуллин.

«Тел – уйлауның коралы, уйның калыбы… Миллият бинасының нигез ташларыннан иң ныклысы – тел… Телнең эчендә халыкның рухы, моңы, уй һәм тойгысы яшерелгән» — дигән Галимҗан Ибраһимов.

Без, бу тел, кайчан да булса, бетәр, юкка чыгар дип күркып яшәмибез. Фикерләремне Дәрдмәнднең шигырь юллары белән төгәллисем килә.

Туган тел ул –

Бездән соң да

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.                                                                        

Әдәбият исемлеге

1. «Ватаным Татарстан» газетасы, № 236, ноябрь, 2010.

2. Гараев Ф.М. Языковая политика на современном этапе // Татар теле һәм этносы тарихи мәсьәләләре. – Казан: ИЯЛИ, 2000.

3. Юсупов Р. А. Әдәп башы – тел. – Казан, 2000.

4. Юсупов Р.А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. – Казан: Татарстан китап нәшрияте, – 1987.

5. Зәкиев М.З. Татар халкы теленең барлыкка килүе. — Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1977.

6. Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001.

Тел – милләт сакчысы. Әлеге сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел. Тел милләтнең сакчысы гына түгел, ә коралы да әле, минемчә.

Дөрестән дә, туган тел, туган телне саклау турында соңгы елларда бик еш ишетергә туры килә. Башлангыч сыйныф укытучысы буларак, мин балаларга татар телебезгә карата мәхәббәт уятуны үз бурычым дип саныйм. Әлеге юнәлештә эшчәнлек, әлбәттә, беренче сыйныф укучылары кулларына “Әлифба” китабын алу белән башлана. Алар туган телдә әкиятләр укыйлар, шигырьләр ятлыйлар. Шуларга бәйләп, без балаларга туган телне саклау турында сыйныф сәгатьләре, ачык дәресләр, туган тел атналыклары үткәрәбез.

Алардан тыш, мәктәбебез укучылары өчен “Переведи: татарча өйрәнәбез” бәйгесе, туган телне үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләребез эшчәнлеге турында түгәрәк өстәлләр, төрле татар газета-журналларның журналист­лары белән очрашулар үткә­релә. Шулай ук, укучыларыбыз татар телен саклау­га юнәлтелгән регионара, Бөтенроссия, рес­­публика, район күләмендә үткәрелгән бәй­ге-конкурсларда, фестивальләрдә, фәнни-гамәли укуларда катнашып, мактау­лы урыннар яулыйлар, Халыкара “Татарча диктант” акциясендә актив катнашалар.

Мондый укучыларыбыз барында әле татар телебез яшәр, буыннан-буынга тапшырылыр һәм камилләшер. Ә балаларга әлеге фикерне җиткерү – укытучыларның бурычы.

Гүзәлия Габбасова, Девятерня авылы

yanarysh.ru

“Тел язмышы – милләт язмышы” – дип тик торганнан гына әйтмиләр. Бу барыбызны да борчыган мәсьәлә. Шуларның тагын берсенә тукталып китәсем килә. Мин үзем Биектау районының Чыпчык авылында яшим. Безнең авылыбыз рус авылы, ләкин ярты авылыбыз татар кешеләре. Мондый күренешләр аз түгелдер дип уйлыйм. 1994 нче елда безнең авылыбызда татар сыйныфлары ачылды. 2006 һәм 2007 нче елларда татар сыйныфларындагы укучылар мәктәпне тәмамлап чыктылар. Бу сыйныфларда укыган укучылар барысы да яхшы билгеләренә генә мәктәпне тәмамладылар, төрле вузларда укыдылар. Алар барысы да тормышта үз урыннарын таптылар, җәмгыятькә файдалы кешеләр булдылар. Араларында төрле һөнәр ияләре бар. Ләкин хәзер ата-аналар балаларын татар сыйныфына бирергә теләмиләр, чөнки имтиханнарны рус телендә бирергә кирәк. Шунлыктан татар сыйныфлары ябылды. Татар сыйныфлары рус сыйныфлары белән кушылды.

БДИ (Бердәм дәүләт имтиханы)ны бирү күп кенә укучыларны борчый һәм куркыта. Шунлыктан, күп кенә укучылар 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, мәктәптә укырга теләмиләр. Башка уку йортларына яки эш эзләргә чыгып китәләр. Ә татар мәктәпләрендә бу эш бигрәк тә аяныч хәлдә тора, чөнки имтиханнарны рус телендә бирергә кирәк. Бу укучылар өчен бик авыр. Шуңа күрә 10 нчы, 11 нче сыныфларда укучылар аз калганлыктан мәктәпләр ябыла яки төп мәктәп кенә булып кала. Мәсәлән, безнең районыбызда да андый мәктәпләр бар. Чыршы, Ташлы Кавал гомуми урта белем бирү мәктәпләре төп мәктәп итеп кенә калдырылды. Кайсыбер авылларда мәктәпләре бөтенләй ябылды. Зур Киектә, Кече Солабашта төп мәктәпләр бетерелде. Өнсә авылында башлангыч мәктәп кенә калды. Аз балалы Яңавыл, Сасмак, Калинино авылларында башлангыч мәктәпләр дә ябылды. Алдагы елларда бу мәсьәлә күп кенә мәктәпләргә кагылачак. Әлеге мәктәпләргә игътибар итсәк, аларның күбрәге татар мәктәпләре. Мәктәпләрне ябу татар авылларының бетүенә китерә. Чөнки кешеләр, үзләренең балалары турында уйлап, мәктәпле урыннарга күчеп китәләр. Авылда яшь гаиләләр калмагач, аның тарала һәм юкка чыга баруы көн кебек ачык. Мәктәп юк икән – авыл да юк, дигән сүз. Бу күрсәткечләр шуны раслый.

Безнең бүгенге яшәешебез, уебыз, теләкләребез, гамәлебез бары бер генә максатка – милли телебезне саклау, үстерүгә юнәлтелергә тиеш.

Тел ул – бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше. Шуңа күрә дә телгә карата башбаштаклык кылырга, аның белән саксыз эш итәргә, аны үзеңә ошаганча бозарга беркемнең дә хакы юк.

Тел – халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – зыялы һәр кешенең изге бурычы.

Бүгенге көндә телебездәге ялгышларның күбесе татарларның, нигездә, ике телле булуы, ягъни туган телләрендә дә һәм рус телендә дә сөйләүләре, язулары белән бәйле. Рус телендә эш итә торган татар кешесе еш кына үзе дә сизмәстән туган теленә урынсызга рус сүзләре китереп кертә, һәм ул рус телендәге әйләнмәләрне, әйтемнәрне ялгыш (хәрефкә – хәреф) тәрҗемә итеп, туган тел өчен табигый булмаган әйтемнәр, сүзтезмәләр куллана башлый. Шулай итеп, татар телендә табигый булмаган, ясалма әйләнмәләрнең саны көннән-көн арта бара. Телнең бозылуы дәвам итә.

Телебезгә кагылышлы мондый афәттән котылу юлы – ике телле кешеләрнең ике телне дә яхшы үзләштерүләренә, һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен белүләренә ирешү.

Кызганычка каршы, татар теленең даирәсе кими. Татар – бик практик халык. Әгәр дә кеше җәмгыятьтә татар теленә ихтыяҗ кимегәнен сизә икән, ул тиз арада үзенә кирәкле булганын үзләштерә. Бездә кеше кирәкме, юкмы дип тел белән сатулашырга күнеккән. Андый караш булырга тиеш түгел. Тел ул – мирас, ата-бабаларыбыздан калган казаныш, дәүләт эшләрен алып баручы, иҗат итүче. Туган телгә, мәдәнияткә мөнәсәбәтне бишектән үк тәрбияләү мөһим. Әгәр дә телгә карашыбызны үзгәртмәсәк, ул югала баруын дәвам итәчәк.

Татар теле гаиләдә сакланып калырга тиеш дип билгеләп үтәргә яраталар. Минемчә, бар нәрсәне дә гаиләгә генә кайтарып калдырырга ярамый, дәүләт күләмендә дә чаралар күрергә кирәк.

Фәнни-эзләнү эшемне язганда, мин үземә түбәндәге нәтиҗәләрне ясадым:

Иң элек милләттәшебез, бөек шәхес Садри Максуди сүзләре белән әйтәсем килә: “Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап, без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер”.

Икенчедән, татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала.

Өченчедән, татарлар инглиз телен тизрәк һәм җиңелрәк өйрәнә, чөнки инглиз телендәге һ, ң, вау, къ, гъ авазлары безнең телебезнең дә байлыгы булып тора.

Дүртенчедән, телебезне чит илләрдән килеп махсус өйрәнүчеләр дә шактый бит. Казан дәүләт университетында “Татар телен өйрәнү” кафедрасы бар. Анда укырга АКШ, Кытай, Вьетнам, Германия кебек илләрдән киләләр. Татар телен өйрәнү алар өчен төрки телләргә, төрки халыкларга чыгу, тарихны, тел үзенчәлекләрен өйрәнү өчен кирәк икән.

Минем уйлавымча, бүген татар халкы ниндидер бер чик алдында тора. Әгәр без бүген берләшеп, низаг һәм ыгы-зыгыларны онытып, милләт язмышы, аның киләчәге турында ныгытып уйланмыйбыз икән, безнең хәлләр бик тә мөшкел булачак. Безгә инкыйраз янамасын иде!

Туган тел турында инша

Вложение Размер
tugan_telem.docx_sochinenie.docx 12.58 КБ

Предварительный просмотр:

Туган телем – татар теле.

Татар теле ул – Тукай теле. Аның шигырьләрендә

Туган телне ярату, туган илгә булган мәхәббәт

белән үрелеп килә. Шуңа күрә да туган телне

ярату ватанга тугрылыкка , ата – анага яратуга ,

хөрмәт итүгә тиң . Туган үскән илнең якынлыгын,

Ватанның газизлеген тоярга да безгә туган тел ярдәм итә. Туган тел хезмәт белән бергә кешене

үстерә , аңа Ватанның тарихын белергә ,милли

сәнгатен аңларга , яратырга ярдәм итә.

Туган тел ! Бу сүз һәркем өчен кадерле , газиз!

Минем туган телем – татар теле. Тугач та әнием-нең назлы итеп “ балам “ дигән сүзен туган телен-дә ишеткәнмен.

Минем туган теленнән дә матур тел юктыр ул.

Бу минем сүзләр генә түгел.Туган тел ! Анардан

да көчле , татлы , назлы , ләззәтле тел бармы икән?

Минем туган телем – җырдай моңлы татар теле.

Әбиемнең бишек җырларыннан туган телемнең

матурлыгын , кыйммәтен аңлап үстем.

Һәр кеше үз туган телен сөяргә , яратырга

тиеш . Әгәр кеше туган телен сөймәсә ул туганнарын да яратмас. Туган телем нурлы кояш сыман бөтен дөньяга яктылык , җылылык тарата.

Туган тел ! Һәркем өчен газиз бу. Чөнки тел –

тормыш чыганагы , белем чишмәсе. Тел ул зур бер

кибет кебек : анда һәркем үзенә ни дә булса таба.

Тел кешегә бер – берсен аңларга , бер – берсең теләк, максатларын, уйларын белергә ярдәм итә. Ул –

Ватан , туган җир , ата – ана сүзләре белән янәшә

бергә торган бөек , изге һәм кадерле сүз!

Һәм минем әйтәсем килгән фикерем :

“ Балалар ,өлкәннәр , миләттәшләр! Туган телне яратыгыз , хөрмәт итегез , ул телгә сөеп карагыз!”

Источник: nsportal.ru

Иншалар: Дөньяда иң татлы тел – ул минем туган телем!

Редакциягә 1 нче Алексеевск гомуми белем бирү урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзинә Ходайбиргәнова 21 февраль — халыкара туган тел көненә карата үз укучыларының иншаларын җибәргән. Аларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

— Һәр кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе — туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел — үзенең туган теле. Билгеле булганча, безнең татар телебез — ЮНЕСКО тарафыннан Бөтен дөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Татар телендә аралашабыз икән, димәк, татар милләте яши, үсә. Милләтебезнең югалмавы, телебезнең үсүе безнең кулда. Милләтебезнең дәвамчысы булырлык укучылар бармы икән безнең арада. Әйдәгез, ачыклап карыйк.

Нинди таныш моңлы көй бу?

Тукай җыры — «Туган тел».

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе — «Туган тел».

Һәр кеше өчен иң якыны, иң мөһиме — ул туган теле! Минем туган телем — татар теле. Мин тугач, әниемнең назлы итеп «балам» дигән сүзе дә, беренче тапкыр әйткән «әни» сүзе дә туган телемдә булган. Миңа туган телемдә генә сөйләшергә уңай, чөнки кечкенәдән туганнарым белән туган телемдә сөйләшәм, аралашам.

Туган телебезгә дан җырлаучы язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез бик күп. Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй һәм бик күп башка әдипләребез. Аларның әсәрләре аша без туган телебезнең бөеклеген, затлылыгын аңлыйбыз. Матурлыгына, гүзәллегенә сокланып туя алмыйбыз.

Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз! Ул ватан, туган җир, ата- ана сүзләре белән бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз!

Алсу Гыймадиева, 8 нче сыйныф укучысы

И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы.

Минемчә, туган телне яратуны шагыйребез Г. Тукай тулысынча аңлатып биргән. «Туган тел» шигыре кешене тормышның бөтен чорларына алып кайта. Сиңа гомер бүләк иткән әти-әниеңнең теле аша син дөньяны таныгансың. Башка телләр үзләренчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы ук башка. Ул сиңа үгет-нәсыйхәт булып та, иркәләп-сөеп тә ишетелә.Туган телең аша җирдәге, кешедәге матурлык бөтен тулылыгы белән аңлашыла.

Җырларыбызга моңлылык хас булган кебек, телебезгә дә моңлылык хас. Ә моң кешенең йөрәгендә, күңел түрендә туа. Моңлы халык начар була алмый. Моң ул — халык рухының ышанычлы сакчысы. Шуны онытмасак, телебез һәрвакыт моңлы, ягымлы, аһәңле булыр.

Диләрә Бакирова, 8 нче сыйныф укучысы

Иң элек бу тел белән Әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм Хикәят сөйләгән.

Туган тел турында безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукайдан да матур итеп әйтүче юктыр. Күпме мәгънә салынган бу шигырь юлларына.

Минем туган телем — татар теле. Ул миңа бик якын тел, чөнки минем телем татар телендә ачылган. Мин кечкенәдән бу телдә иркен сөйләшәм. Әнием миңа татар телендә бишек көйләре көйләгән, татар әкиятләрен сөйләгән. Хәзер, зур үсеп җиткәч тә, мин татар эстрадасы артистлары җырларын рәхәтләнеп тыңлыйм. Татар халкының кызыклы, бөек шәхесләре, театр дөньясы, сәнгате турында күбрәк белергә тырышам. Мәктәп тормышындагы туган телемә кагылышлы чараларны яратам.

Минем күп кенә дусларым татар балалары. Рус мәктәбендә укуыбызга карамастан, без алар белән татарча аралашабыз. Сыйныфыбызда татар балалары булып та татарча сөйләшә белмәүчеләре дә бар. Минем өчен туган телеңне белмәү — бик кызганыч күренеш. Моның сәбәбе — гаиләдә үз телеңдә сөйләшү мөмкинчелеге булмау, дип уйлыйм. Бу яктан мин үземне бик бәхетле кеше дип хис итәм, чөнки барлык туганнарым белән туган телемдә сөйләшә алам. Һәм шуның өчен дә ата-анама, дәү әниләрем белән дәү әтиләремә рәхмәтлемен.

Чулпан Мирзагалиева, 8 нче сыйныф укучысы

Туган тел — ул минем бер өлешем. Чөнки ансыз мин татар кызы була алмас идем. Туган телемдә мин дусларым белән аралашам. Татар телендә тапшырулар, төрле программалар, кинолар карыйм. Бик матур мультфильмнарны хәтта кечкенә энем дә карарга ярата.

Мин әнием белән концерт, театрларга йөрим. Туган телемдәге моң, көйләргә, биюләргә мин бик гашыйк. Үзем дә җырларга яратам.

Танылган, күренекле татар шәхесләре турында күбрәк белергә тырышам. Туган телемдә язылган бай тарихлы әдәбият белән танышам. Белемемне тагын да үстерәсем, туган телемне камил беләсем килә.

Туган телем минем өчен бик газиз. Ул — иң туган, иң матур, иң татлы тел!

Источник: alekseyevsk.ru

Статья на тему: «Туган телем-назлы гөлем»

Туган тел – һәркем өчен кадерлн булган бөек хәзинә. Ул – халкыбызнең рухи көзгесе. Шушы телдә милләтнең бөтен балалары, гореф-гадәтләре генә түгел, үткәне, бүгенгесе, киләчәге дә.

Просмотр содержимого документа
«Статья на тему: «Туган телем-назлы гөлем»»

Туган телем – назлы гөлем.

Фазлыева Альбина Рәдүс кызы

Дүртөйле шәһәренең 3 санлы гимназиясе

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

И туган тел, и матур тел,

Дөньяда күп нәрсә белдем

син туган тел аркылы.

Үзенең туган телгә булган мәхәббәтен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әнә шулай матур итеп язган. Чынлап та, туган телне ярату – Туган илне, әткәй-әнкәңне ярату белән бер.Юкка гына туган телне ана теле дип йортмиләр шул!

Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул – Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз. Туган телне тугач та ишетә һәм өйрәнә башлыйсың, шуңа күрә аны туган тел дип атыйлар да. Әйе, туган тел — иң татлы тел, “Ана теле бер булыр” бу мәкаләдә дә шуны күрәбез. Баласы карынында чагында ук анасы аңа төрле әкиятләр сөйли, җырлар җырлый, аның белән сөйләшә. Дөньяга тугач, бала үзенчә ниндидер авазлар чыгарып ята, аннары җайлап үзенең туган телендә сөйләшә башлый. Ул телгә баланы, башлап аның иң газиз кешесе – анасы өйрәтә, иркәли,юата. Туган телне сөяргә, хөрмәт итәргә, горурланып яшәргә дә ана өйрәтә.

Туган тел! Нинди гүзәл, матур, йомшак, бөек сүз! Һәр милләтнең үз туган теле була: марыйларныкы – марый, чуашларныкы – чуаш, башкортларныкы – башкорт. Ә безнең туган телебез – татар теле! Әйе, татар теле: җырдай моҗлы, кызлар кебек шат чырайлы, ачык йөзле татар теле. Ул бик борынгы һәм бай телләрнең берсе, шуңа күрә без аның белән горрланып яшәргә тиешбез. Туган тел турында берсеннән-берсе матур шигырьләр, җырлар, мәкальләр бар. Шагыйрь Наҗар Нәҗми “Туган тел” шигырендә шундый матур юллар яза:

Туган җирең – Идел буе

Һәр телнең бар Туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел,

Тәмле дип: телең йотма!

Туган телне онытма!

Нинди сихри юллар бу! Дөньяда һәр кеше үз телен яхшы белеп, аңа хезмәт итәргә тиеш, бозмаска, телне саф, чиста итеп куллана белергә тиеш. Тел – кешенең юлдашы гомерлеккә! Кеше беренче чиратта үз телен әйбәт белергә тиеш, ә аннан инде бүтәннәрен. Хәзерге вакытта туган телне онытучылар, бозучылар да күп. Мондый кешеләр безнең телебезне ямьсезлиләр, чит тел сүзләре кушып сөйләшәләр. Бу бик начар хәл. “Инсафлының теле саф”, — диләр бит.

Акыллы, тәртипле кеше, минемчә, беркайчан да үз телен бозмаячак та, онытмаячак та. Рәхәтләнеп үз туган телеңдә сөйләшү – үзе бер бәхет түгелме соң?

Туган тел – һәркем өчен кадерлн булган бөек хәзинә. Ул – халкыбызнең рухи көзгесе. Шушы телдә милләтнең бөтен балалары, гореф-гадәтләре генә түгел, үткәне, бүгенгесе, киләчәге дә. Шуңа күрә туган телне буыннар арасында югалтмыйк.

Источник: kopilkaurokov.ru

Сочинение на тему «Туган телем — иркә гөлем»

Әзерләде: татар теле һәм әдәбият укытучысы Мигушина Вера Ефимовна

«Туган телем — иркә гөлем»

Туган тел дип әйтүгә, Г. Тукай язган шигырь юллары искә төшә:
И туган тел, и матур тел,
Әткәм, әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Мин татар! Һәм мин бу сүзне башымны күтәреп, горурланып әйтәм. Горурланырлык та шул. Тукае, Җәлиле, Сәйдәше, Туфаны. булган горур милләт баласы мин.

Мин үземнең җырлы-моңлы туган телемә, горур милләтемә чын күңелдән бирелгән. Чиста, саф татар телендә сөйләшәм, Татарстан җирендә яшим.

Нинди генә сынауларга дучар булмаган минем халкым?! Тукай сүзләре белән әйткәндә:

Күпме михнәт чиккән безнең халык,

Күпме күз яшьләре түгелгән;

Милли хисләр белән ялкынланып,

Сызылып-сызылып чыга күңленнән.

Сыналган-сыгылмаган, үз исеменә тап төшермәгән.

Татар халкы гасырлар буе нинди генә сынауларга дучар булса да, барлык авырлыкларны җиңеп, үз телен, үз милләтен, үз гореф-гадәтләрен саклап килгән халык. Мин үземнең татар булуым, милләтем белән горурланып яшим. Татар телемдә сөйләшү күңелемне иркәли, татар җыры, татар моңы авыр кичерешләрдән арындыра, рухи биеклекләргә күтәрә. Татар моңы-җыры җир шарының төрле почмакларында яңгырый. Халкымның гасырлар буена җыелган тәҗрибәсе: мәкальләре, әйтемнәре тәрбия баскычыннан җитәкләп югарыга күтәрә, ниндидер бер илаһи рәхәтлек хисләре кичерергә мәҗбүр итә. Телебез иң бай, иң матур телләрнең берсе. Татар теле, татар теле дөньясы — үзе бер тылсымлы дөнья. Без тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләребезне, күңел түрендә яткан тирән кичерешләребезне, хыялыбызда гәүдәләнә торган изге теләкләребезне белдерәбез.

Әйе, ана теле бер булыр. Ул безгә әнкәбезнең күкрәк сөте аша керә. Сабыйга иң якын кеше — аның әнисе. Беренче сүзләрне дә ул анадан ишетә. Баланың беренче сүзе дә «әннә». Һәр халык үз телен яратып «Ана теле» дип атый.

Ана теле һәрвакытта беренче урында торырга тиеш, аның аша дөньяга, аң-белемгә юл ачыла. Безнең төп бурычыбыз — үз халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәнергә тиешбез.

Әйе, милләт буларак сакланып калу бүген безнең һәрберебездән тора. Беркемгә, бернәрсәгә карамыйча, үз ана телебездә сөйләшергә, үз динебезне тотарга, үзебезчә яшәргә безгә беркем комачау итәргә тиеш түгел. Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең туган җирен, туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмасын дигән сүз. Менә шушы рухи хәзинәне саклап калу максатыннан, татар язучыларыбыз гаҗәеп гүзәл әсәрләр иҗат иткәннәр.

Источник: for-teacher.ru

Иң татлы тел − туган тел, Анам сөйләп торган тел (Инша)

И туган тел, и матур тел!

Дөньяда күп нәрсә белдем,

Син туган тел аркылы.

Мин − авыл баласы. Кечкенәдән җырлы, моңлы, гаҗәеп гүзәл табигатьле авылда үсеп киләм. Авылымның челтерәп аккан чишмәләре, бормалы инешләре, шаулап торган серле урманнары, игеннәргә бай басу-кырлары, газиз кояшның беренче нурларын каршылаучы мәчет манарасы − болар минем йөрәгем түрендә. Чөнки мине әти-әнием, укытучыларым туган якның матурлыгын аңлый белүче, туган телен яратучы, аңа гашыйк булган кеше итеп тәрбияләргә тырышалар. Үз халкымның яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре каныма сеңә. Бигрәк тә, киләчәктә татар теле һәм аның үсеше өчен зур эшләр эшлисем килә.

Ана һәм Туган тел! Мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр. Мин үзем «ана сөте белән» дигәнне дә «ана теле» дип ишетәм. Мәгълүм мәкальне дә: «Ана теле белән кермәсә, башка тел белән кермәс», − дип аңлап була. Күрче, татарда бит туган тел дип тә, ана теле дип тә әйтелә. Кешегә нәселнең, халкының асыл сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә. Бала табу вазифасын беркемгә дә тапшыра алмаган кебек, баласына тел ачкычы бирү бурычын да ана беркемгә дә ышанып тапшыра алмый.

Әйе, бу эштә әти дә, әби-бабай да, туганнар да, балалар бакчасы да, мәктәп тә катнаша, алар да җаваплы, әмма бала күңеленә тел орлыгы чәчү − бары тик ана җаваплылыгында. Мин үзем − газиз телемне әниемнән мирас итеп алган иң бәхетле кешеләрнең берсе. Югыйсә, кайберәүләр, шактый озын гомер кичереп тә, мондый бәхеткә ирешә алмаганнар, андыйларның фаҗигасен күп ишеткәнем бар.

Гәрчә, бу соңгы елларда ана телебездә уңай якка үзгәрешләр дә булды. Тәрбия эше белән бәйле зыялыларның, аналарның, матбугатның, Туфан Миңнуллин кебек депутатларыбызның тырышлыгы бушка китмәде: татар теле башта Татарстанның Дәүләт суверенлыгы турында декларациядә, аннары Татарстан Республикасы Конституциясендә дәүләт теле буларак рәсмиләштерелде. Иң мөһиме: татар кешесендә ана теле өчен горурлык хисе, аның язмышына карата өмет тойгысы бөреләнеп, шул хисне ачыктан-ачык әйтүдән курыкмау, оялмау үсә башлады. Ә бу адәм баласының иң изге хисе − туган телгә гамьле, хөрмәтле булганда гына кеше үз иленең, төбәгенең, гаиләсенең шәҗәрәсен, тарихын аңлый ала; халкыңны, тарихыңны белүдән башкалар теленә хөрмәт белән карау фикере тәрбияләнә.

«Тел − ананың зур бүләге». Мин әни биргән бүләккә бик сөенәм, аның белән горурланам. Юкка гына шагыйрь Сибгат Хәким дә язмышыннан: «. ирекле ит, туган телем белән бәхетле ит, бүтән йөдәтмәм. » − дип үтенмәгәндер. Бишек җырларын тыңлап үскән кеше генә үз ана телен яхшы белә аладыр ул. Мин үзем дә шундый бәхеткә ирешкән бала.

Миңа әнием бишек җырлары урынына күбрәк Г. Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җырын җырлаган. 3-4 яшькә җиткәндә, бу җырны үзем дә җырлый идем инде. Аны бит миңа әнием өйрәткән, өйрәтеп кенә калмаган, каныма сеңдергән, бу кан бөтен тәнем буйлап хәрәкәт иткән. Шулай булмаса, туган телемне − ана телемне бу кадәр яратыр идемме соң?!

Әнием җырлар җырласа, әтием әкиятләр сөйли иде, ул аларның күбесен үзе уйлап чыгара. Җилле-давыллы кичләрдә бездә еш кына ут бетә. Өйдә ут беткән кич безнең өчен әкиятләр кичәсенә әйләнә. Әтиебез 3-4 сәгать буе әкият сөйли иде. Сабый өчен әти-әнисе канаты астында үз телендә әкият тыңлаудан да зур бәхет юктыр ул.

Бу дөньяда бер генә баланың да бер генә анага да шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов сүзләре белән:

Тел, әдәп, әхлак дигәнне өйрәтмәгән хатын,

«Ана» дип аталырга бармы синең хакың?! −

дип әйтергә теле бармасын, җае чыкмасын иде. И-и-и, аналар, тәрбияләп үстергән балагызга сез чын йөрәктән Саҗидә Сөләйманова сүзләре белән:

Йөрәк каным белән Ил бирдем дә,

Күкрәк сөтем белән Тел бирдем,

Саклый алсаң − мәңгелек фатихам.

Җуйсаң, сатсаң − күкрәк сөтем хәрам. −

дип әйтә алсагыз иде, ә без, балалар, сезгә Зыя Ярмәки сүзләре белән болай җавап бирә алсак иде:

Күңелемә алтын кебек сүзләр тезеп киткән әни,

Мин сөйләрмен, әнкәем, илгә синең ул сүзләрне.

И, миңа тойгы сөйләрлек тел биреп киткән әни.

Әтием, әнием − минем өчен иң кадерле кешеләр. Тигез канат, тату гаиләдә үсүем белән дә мин чиксез бәхетлемен. Аларга һәм туган телемә рәхмәтемне үзем иҗат иткән шигъри юллар аша җиткерәсем килә:

Источник: studfiles.net

Татар телем туган телем инша

Тел яшәсә,без дә яшәрбез

Газиз телем гасыр диңгезләрен

Кичә-кичә килгән ерактан.

Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй-үзенең милли көе,иң матур,иң кадерле тел-үзенең туган теле.Минем өчен татар теле-әнә шундый.

Туган телем. Синең матурлыгың,синең газизлегең,синең кирәклегең турында кемнәр генә нинди матур сүзләр әйтмәгән!Сөекле Тукаебызның «Туган тел”е татарларның гимнына әверелде.Җиде миллионлы татар җырлый аны.Иң борынгы,моңлы, газиз,матур, саф туган телебезгә галимнәр,язучылар, шагыйрьләр дан җырлаганнар,иҗатларын телгә багышлаганнар.

Шагыйр ь Разил Вәлиев тел турында ничек матур итеп әйтә:

Шагыйр ь Ә.Ерикәй «Ике канат” шигырендә:

Туган телем күп еллардан бирле

Мин әйткәнмен татар телендә,-дип язды.

Шагыйрь Госман Садәнең «Ана белән сабый” шигыреннән:

дип язды Харрас Әюп.

Туган телебез татар теле-борынгы hәм hәрьяклап үсеш алган төрки телләрнең берсе.Ул мул сүзлек хәзинәсенә ия, стилистик яктан бай тел.Белгәнебезчә, татар теле- ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган ундүрт телнең берсе.Бу- туган телебез белән горурланырлык мөhим фактор.

Туган тел туган җир кебек кадерле hәм газиз.Чөнки ул- кеше күңелендә иң нечкә,мөкатдәс хисләр,иң күркәм сыйфатлар тәрбияләүнең иң куәтле чарасы.Ул- әби-бабай,әткәй-әнкәй теле,дөньяга күзең ачылырга,әйләнә-тирәне танып белергә,чиксез матурлыкларны аңларга-тоярга ярдәм итә торган тел.

Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле : тел ярдәмендә кешеләр үзара аралашалар,бер-берсен аңлыйлар,тормыш тәҗрибәләрен hәм рухи байлыкларын буыннан буынга күчерә баралар.

Халыкның күп гасырлык рухи тәҗрибәсен саклаучы hәм яклаучы булган туган тел- яшь буынга белем hәм тәрбия бирүдә иң мәшhүр педагог.Туган тел- милли мәдәниятнең аерылгысыз бер өлеше,милли киләчәк нигезе,халыкның яшәгән,яши торган hәм яшәячәк буыннарын бер биеклеккә күтәрә,тарихи яктан бергә бәйли торган җанлы hәм ныклы элемтә булдыручы.”Телен саклаган башын саклар «дип әйтә халык.”Үз телен хөрмәтләгән халыкны хөрмәтлиләр” дигән гыйбәрә бүген дә актуаль булып кала.Бу гыйбәрә ана сөте белән сеңгәндә генә тормышка ашачак.

Ана теле- тою,сизү,йөрәк теле,рухи тамыр.Димәк,аннан,рухи тамырдан, акыл,фикер эшчәнлегенә,белем hәм күнекмәләр туплауга,дөньяны,кешеләрне танып белүгә юл кыскарак.Ана сөте белән кергән йөрәк,сизү,тою теле бул- ганга,аны ана теле,туган тел дип йөртәләр дә.

Баланың беренче көннәреннән үк туплый башлаган хәзинәсе-туган тел.

Татар баласының татар телендә сөйләшүе ул-hавада ак болытлар йөзүе,талгын җилдә яфраклар шыбырдашуы,кошлар сайравы кебек табигый,саф hәм матур бер күренеш булса,сөйләшә алмавы-авыр күренеш,кимчелектер.

Саҗидә Сөләйманованың шигъри юлларына күз салыйк:

Йөрәк каным белән Ил бирдем дә

Источник: s6nk.ucoz.ru

Туган тел! Хэркем очен дэ газиз суз бу. Чонки ин кадерле, бернэрсэ белэн дэ алыштыргысыз «эти», «эни», «эби», «бабай» сузлэрен туган телдэ эйтэбез. Туган — ускэн илнен якынлыгы, Ватаннын газизлеген тоярга да безгэ энэ шул туган тел ярдэм итэ. Кеше доньяга беренче аваз салуга аны, аны тудырган ана узенен сабыена туган телендэ «балам» дип эндэшэ. Баланын беренче эйткэн сузе дэ туган телендэ янгырый. Боек Г.Тукай юкка гына узенен ин кадерле кешелэре эти-энилэренэ рэхмэт сузлэрен, алла рухына багышлаган догаларын туган телендэ белдермэгэн.

Тел турында дистэлэгэн, йозлэгэн мэкаль бар. Эле алар да ботен сыйфатларын анлатып житкерэ микэн? Уз теленнен кадрен белер очен, чит иллэрдэ яшэп карарга кирэк. Ана теленнен монын, ahэнен анлау очен, кайвакыт бер бишек жырын ишету дэ житэ. Анын мэгънэ тирэнлегенэ шаккатып, эчке бер лэззэт кичерергэ телэсэн, халыкта йоргэн канатлы гыбарэлэрне исенэ тошер, эдипнен махир калэменнэн чыккан китап сузен укы.

Безнен туган телебез – бик борынгы хэм бай теллэрнен берсе. Килеп чыгышы ягыннан татар теле торки теллэр гаилэсенэ керэ. Ул башка теллэр арасында узенен эхэнле аваз составы, искиткеч зур сузлек байлыгы, узенчэлекле грамматик тозелеше белэн аерылап тора.

Тел турында янадан-яна китаплар чыгып тора, радиодан, телевидиниедэн тел турында кызыклы тапшырулар алып барыла. Болар барысы да халыкта телнен тарихы, усеше, яшэеше, тозелеше хэм башкалар турында куп санлы сораулар тууга сэбэп була. Шушы сорауларга жавап эзлэучелэр татар теленен нинди бай булуына тошенэлэр, халкыбызнын тарихын ойрэнэлэр. Чонки татар халкынын мен елларга сузылган тормыш тэжрибэсе, уйлары, гадэтлэре, йолалары, кешене шэхес итуче сыйфатлары анын телендэ, образлы сойлэмнэрендэ, мэкаль-эйтемнэрендэ, жыр хэм экиятлэрендэ чагылыш тапкан.

Безнен халкыбызнын кунел жэухэрлэре бары тик туган телдэ генэ сакланып калган. Бары тик туган телдэ алар кунеленнэн торле шигырьлэр, жырлар, язалар чыккан. Шуна курэ дэ безнен шэхеслэребез, галимнэребез, язучы хэм шагыйрьлэребез туган телгэ зур игътибар бирэлэр. Туган теленен кешегэ тэсир коче дэ кочлерэк.

Татар теле узенен усеш дэверендэ торле кыенлыкларны, киртэлэрне утте. Халык купме изелсэ дэ, ана телен саклап калды. Миллэтнен саклануы турыдан-туры телгэ бэйле. Чонки гыйлем алу, анны устеру, доньяны танып белу хэм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсэ, миллэт бетэ, халык бетэ. М.Жэлил, А.Алишнын татар телендэ язылган шигырьлэре фашистларнын корыч ишеклэреннэн дэ кочлерэк булганнар.

Безенен телебез – бик монлы тел. Борынгы татар жырларын тынлаганда, мон безнен кунеллэребезне айкап, тирэн уйларга, кишерешлэргэ сала. Шушы мон халыкнын хэтер кылларына кагыла да, уткэннэрне бугенге белэн тоташтыра. Телене сыгылмалыгы, матурлыгы, монлылыгы композиторлар, шагыйрьлэр очен дэ кирэк. Матур итеп сойлэшэ белгэн кеше матур итеп уйлый белэ, матур итеп уйлый белгэн кеше матур эшлэргэ омтыла.

Телнен нечкэлеклэрен белу очен, аны хэрвакыт куллану кирэк. Кунел байлылыгы жанга телебез аша туплана. Эгэр син уз теленне белмисен икэн, уз халкыннын мэдэниятен, анын рухи байлыгын узлэштерэ алмыйсын. Куп акыл иялэре, галимнэр, язучылар тел турында торле фикерлэр эйтеп калдырганнар. Рус язучысы К.Г.Паустовский болай дигэн: «Уз иленэ булган эхэббэтне уз теленэ булган мэхэббэттэн башка куз алдына китереп булмый. Туган теленэ битараф кеше кыргый. Ул узенен табигате белэн ук зыянлы. Чонки анын телгэ карата битарафлыгы уз халкынын уткэненэ, бугенгесенэ хэ килэчэгенэ битараф булуын белэн анлатыла».

Татар теле – ин матур тел, ин нечкэ, ягымлы, йомшак, татлы хэм туган тел! Яратыйк аны, пычратмыйк! Безене буыннар да саф, чиста, боек татар телендэ горурланып сойлэшсеннэр иде!

Туган тел турындагы фикерлэремне шагыйрь И.Гыйлэжев сузлэре белэн йомгаклыйсым килэ:

Источник: student.zoomru.ru

Татар телем туган телем инша

Күңелемә якын итеп

Алган сабак – туган телем.

Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә.

Кеше дөньяга беренче аваз салуга аны, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә «балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, ала рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән.

Тел турында яңадан–яңа китаплар чыгып тора, радиодан, телевидениедән тел турында кызыклы тапшырулар алып барыла. Болар барысы да халыкта телнең тарих, үсеше, яшәеше, төзелеше һәм башкалар турында күп санлы сораулар тууга сәбәп була. Шушы сорауларга җавап эзләүчеләр татар теленең нинди бай булуына төшенәләр, халкыбызның тарихын өйрәнәләр. Чөнки татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре, йолалары, кешене шәхес итүче сыйфатлары аның телендә, образлы сөйләмнәрендә, мәкаль-әйтемнәрендә, җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан.

Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә алар күңеленнән төрле шигырьләр, җырлар, язмалар чыккан. Шуңа күрә дә безнең шәхесләребез, галимнәребез, язучы һәм шагыйрьләребез туган телгә зур игътибар бирәләр. Туган теленең кешегә тәэсир көче дә көчлерәк.

Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле кыенлыкларны, киртәләрне үтте. Халык күпме изелсә дә, ана телен саклап калды. Ә милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле. Чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә.

М. Җәлил, А. Алишның татар телендә язылган шигырьләре фашистларның корыч ишекләреннән, гильотиналарыннан да көчлерәк булганнар. Бу турыда шагыйрь Р. Фәйзуллин:

Түзем тел ул
Окопларда, төрмәләрдә, лагерьларда
атылса да, асылса да,
җиңү рухын җуймаган ул.
Гильотина өсләрендә
Яшәү җырын җырлаган ул! –

дип, татар телендә булган югары бәясен бирә.

Туган телебез – татар теле – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Ул башка телләр арасында үзенең аһәңле аваз составы, искикеч зур сүзлек байлыгы, үзенчәлекле грамматик төзелеше белән аерылып тора.

Безнең телебез – бик моңлы тел. Борынгы татар халык җырларын тыңлаганда, моң, безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала. Шушы моң халыкның хәтер кылларына кагыла да, үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра.

Телнең сыгылмалылыгы, матурлыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен дә кирәк. Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла.

Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк.

Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың. Күп акыл ияләре, галимнәр, язучылар тел турында төрле фикерләр әйтеп калдырганнар. Рус язучысы К.Г. Паустовский болай дигән: «Үз илеңә булган мәхәббәтне үз теленә булган мәхәббәттән башка күз алдына китереп булмый. Туган теленә битараф кеше кыргый. Ул үзенең табигате белән үк зыянлы. Чөнки аның телгә карата битарафлыгы үз халкының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булуын белән аңлатыла”.

Татар теле – иң матур тел, иң нечкә, ягымлы, йомшак, татлы һәм туган тел! Яратыйк аны, пычратмыйк! Безнең буыннар да саф, чиста, бөек татар телендә горурланып сөйләшсеннәр иде!

Туган тел турындагы фикерләремне якташыбыз шагыйрь И. Гыйләҗев сүзләре белән йомгаклыйсым килә:

Ул булганда адашмабыз –
Юлым туры, нурлы көнем.
Күз карасы кебек саклыйм
Анам теле – Татар телен!

Источник: ursaevo.ucoz.net

2

Туган телне саклау бүгенге көндә кешелек экологиясен саклау дәрәҗәсендә тора. Тел – кеше рухының формасы, эчтәлеге һәм аның яшәү шарты. Тел – рухи экология. Туган телдә – мең еллар буена гореф-гадәтләр хә­зи­нәсенең сөземтәсе, әдәп һәм әхлак кануннары, мең еллар туктаусыз язылып торган тарихның хакыйкый эчтәлеге. Тел тудырган топонимнар аша ата-бабаларыбыз моннан мең ел элек яшәгән җирләрнең табигатен, хәтта географиясен реконструкцияләп өйрәнергә була. Иван Грозный чорында һәм аннан соңгы гасырлардагы катак­лизмнар иң чыдам, иң түзем генотип вәкилләрен генә исән калдырган. Минем милләтем менә шундый шартларда барлыкка килгән һәм аның ыруглардан милләткә әверелү юлы туган телебездә сурәтләнеп калган. Бүгенге көндә без шул телне югалту куркынычы алдына килеп басканбыз.

Тел югалту фаҗигасенең нәрсә икәнлеген аңламаган кешеләр, бу нигә безне куркытырга тели, без бит бөтенләй телсез калмыйбыз, киресенчә, Советлар Союзының теләсә нинди төбәгендә теләсә кем аңлый торган җиңел һәм кулай тел вәкилләренә әйләнеп киләбез, дип юанулары мөмкин. Без, татарлар, урысчага кайда һәм нинди шартларда өйрәнәбез? Уку йортларында, шәһәр тормышында, армия хезмәтендә, партия һәм админис­трация эшендә, урыс гаиләсендә туып, урысның бишек җырларын, әкиятләрен тыңлап, урыс халык иҗаты тәэсирендә үскәннәрнең теле бөтенләй үзгә. Ул – чын халык теле. Толстой, Достоевский, Чехов, Андрей Платонов теле – халык теленең байлыгын туплаган әдәби сөйләм безнең арабызда бөтенләй очрамый диярлек. Без үзләштергән тел – административ-бюрократлар теле, культ чорында безне камчылап эшләткән, торгынлык чорында ялганларга, урлашырга, аракы эчәргә, зина кылып йөрергә өйрәткән тел. Бу телдә рухны җанландырып торган шифалы көч, хисләр сизгерлеген сакларлык моңлы

яңгыраш һәм әхлакны бөтенләйтүче ашламалар бармы соң? Административ-бюрократлар телендә каян булсын ди?! Шушы хәлне аңласаң, соңгы елларда кеше үтерү, йорт басу, гаилә таркалу статистикасының кинәт үсеп китүенә төшенү бер дә катлаулы эш түгел.

Японнарның электроника, машиналар ясау, фән, техника буенча беренче урынга күтәрелүләре турында сөйләп торасы юктыр. Хикмәт нәрсәдә? Японнар телне саклау буенча башка халыклар арасында беренче урында тора. Ярлыландырылган телгә яңалык кертүе кыен икән ул, японнарга исә һәр яңалык үзеннән-үзе агылып тора. Чөнки искелек исән…

Телне саклау, аның байлыгын халыкка җиткерү өчен тотылган акча Япония дәүләтенең бюджетында икенче урында тора. Кешене хезмәт сөяргә, һөнәргә, эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәтү туган телдә төрле әйтемнәр, табышмаклар рәвешендә яши. Аларның тәэсире махсус кулланмалар, инструкцияләр белән чагыштырганда, көчлерәк тә икән. Туган телдә кешене тәртипкә, җыйнаклылыкка, тугрылыкка өйрәтү кануннары да яшәп килә. Бүгенге һәм борынгы катламнарны эченә сыйдырган киң диапозонлы бай телне өйрәнү процессы үзе дә зур белем икән һәм туган телне үзләштерү вакытында кешенең фикер йөртү сәләте көчәя, эрудициясе киңәя һәм теләсә нинди фәнне тирәнтен аңлау мөмкинлеге ачыла икән. Японнар шушы хакыйкатькә башкалардан алда төшенгән, телне кадерләп саклауга, аны баетуга киткән чыгымның керем булып кире әйләнеп кайтуын аңлаган. Япониядә ясалган әйберләрнең сыйфаты, эстетик камиллеге безне хәйран калдыра. Шулай сокланып карап торганда, без Япониянең техника һәм җитештерү буенча беренче урынга чыгуына туган тел ярдәм итүен күз алдына да китерә алмыйбыз, чөнки безгә бу турыда аңлатканнары юк.

***

Казан каласы 1552 елның 2 октяб­рендә басып алына. Баш­кала­бызның урамнарында кан елга булып ага. Бу вәхшәтне онытырга хакыбыз юк безнең. Иван Грозный вандалларының иң беренче эше шуннан

гыйбарәт: татарларның байлыкларын талау белән бергә, ничә гасырлар тупланып килгән елъязмаларны, архивларны яндыру коточкыч вәхшилек белән башкарыла. Казан ханлыгындагы 403 мәчет белән 483 мәдрәсә көлгә әйләндерелә. Татар аристократиясенең күбесе Иван Грозный ягына күчә. Татар теленең зур бер өлеше юкка чыгуны аңлатып тору кирәк түгелдер, дип уйлыйм. Йөз егерме биш елга сузылган азатлык көрәшендә татар халкының өчтән бер өлеше үтерелә. Калганнары төрле якка тарала. Бу хәл, билгеле, туган телгә тәэсир итми калмый. Бөек урыс тарихчысы Михаил Худяковның фәнни эшләре белән таныш кеше белә: Иван Грозный Казанны алырга юнәлгән чакта татарлар сан ягыннан урыслар белән тигез була. Ул чорда, билгеле, халык санын исәпкә алу булмаган. Тарихчыларның кайберләре, бу ике халыкның саны ун миллион чамасы булган, дип әйтә, икенчеләре алты миллион белән чикләнә. Эш анда түгел. Бүгенге көндә без һаман шул чама исәпләнәбез. Казан ханлыгын җимерүче халыкның саны исә бүгенге көндә йөз кырык миллионга җитеп килә. Территория өчен башланган көрәш тел өлкәсенә дә күчми калмый. Шуларның кайсы җиңеп чыгарга тиеш? Әлегә көч һәм перспектива – урыс теле ягында. Ләкин «тимер пәрдә»не алып ташлап, ирекле сәүдә башланганнан соң урыс теленең дә дәрәҗәсе югала, кимсетелү аңа да бәрә башлады. Бәлки, киләсе буыннар Пушкин теленең Тукай теле язмышына дучар булуын күрер? Кем белә…

Берничә гасырга сузылган чукындыру процессы, татарларның җирләрен килмешәк алпавытларга, патша куштаннарына кисеп биреп, халыкны туган җиреннән куу да телнең үсүенә, ныгуына ярдәм итми, билгеле. Тик шушындый чаралар да хәтта татар телен җиңә алмый. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Дин! Дин халыкны эчтән, рухи яктан, шәхеснең әхлагы, җаны аша берләштерә, шул диндәге рухи егәрлек безне башка халыкларга тоташтыра. Кыскасы, унтугызынчы гасырның азагында, егерменче гасырның башында җанланып киткән татар ренессансына кадәр халыкның иҗатын, телен, гореф-гадәтләрен, милли горурлык хисен дин саклап торган.

***

Безнең туган телебезне юкка чыгаруда нинди көчләрнең роль уйнавын да күрсәтү кирәк кебек. Минемчә, менә болар:

– мөстәкыйльлекне югалткандагы катаклизмнар, җимергеч борылышлар;

– ялган, ясалма, кара тарих; хаким милләт каршында тез чүгү, куштанлану;

– Сталинның милли сәясәте аркасында өченче сортлы милләткә әйләнеп, милли хокукны югалту; урыс теленә, суга батканда саламга тотынгандай ябышып, геноцидтан шушы юл белән котыла алырбыз дип ышану;

– туган җиребезгә туктаусыз китерелеп торган миграция яулары һәм, шуңа параллель төстә, төп халыкны читкә җибәрү хәрәкәте;

– табигатьне һәм телне катастрофага китереп җиткергән экология кризисы;

– идарә эшенә үзенең туган теленә дошман кешеләрне сайлап утыртуларның яман нәтиҗәсен дә онытырга ярамый. Бу процесс 1938 елны Сталин һәм Молотов имзасы белән Советлар Союзында яшәүчеләргә урыс телен белү мәҗбүри дигән карар чыкканнан соң башланды. Ул карар үзгәртелмәгән, яши, «эше» дәвам итә;

– татар теле өчен кара кайгылы, канлы еллар – Сталин диктатурасы еллары. Ул чорда «милләтче» яисә «халык дошманы» исемен алу өчен туган телгә тугрылык та җитә иде. Татарларның бик күпләре, туган телдән ваз кичеп, урысча сөйләшеп яшәүне исән калу юлы дип сайлады;

– әдәбият мәсьәләсе. Сталин чорында безнең әдәбият культка хезмәт итте, торгынлык елларында – җитәкчеләр мафиясенә. Кызганычка каршы, минемчә, әдәбиятыбыз халыкка хакыйкатьне җиткерә алмады. Халык – әдәбияттан, бер уңайдан, әдәбиятның нигезе булган телдән дә бизде. Бу процесс әле һаман дәвам итә.

Бөтендөнья  татарларының гимны дәрәҗәсендә йөргән  “Туган тел” шигырендә Тукай беренче юлда  гына телгә нисбәтән “әткәмне” искә ала да, баланы  тәрбияләүдә, үстерүдә  бурычның иң  җитдиен әни белән әбиләргә йөкли.

Иң элек бу тел белән 
әнкәм бишектә көйләгән.
Аннары төннәр буе 
әбкәм хикәят сөйләгән.

Татар шигъриятенең меңәр еллык  олы  тарихы да шуңа шаһит, аның  чишмә башы тагын да ераккарак китә. Әле  әлифбалар  табылып, язма  әдәбият, ХIII йөз башы  энҗесе Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” дастаны иҗат ителгәнче үк, нечкә күңелле, хисси җанлы апа-әбиләр теленнән йола, мәхәббәт, табигать җырлары өзелеп төшеп,  буыннан-буынга тапшырылып, халкыбызның рухи-мәдәни зәвык­ларын канәгатьләндереп килгән. Әкият, бәет, мөнәҗәт шикелле жанрларның күпчелеген алар иҗат иткән. Мөнәҗәтләр төп  өлеше аналар күңелендә туып, шунда сакланган.

Татар сүз сәнгатенең, иҗтимагый фикер үсешенең, әдәбия­тыбызның ХХ  гасыр башында ренессанс-сыйфат яңарышы кичерүен Тукай, Дәрдемәнд, Исхакый, С.Рәмиев, М.Гафури, С.Сөнчәләй һ.б. исемнәре белән бәйлиләр. Ә бит шул чорда  Гыйф­фәт туташ, Сания Кадыйрия, Зәйнәп Сәгыйдә, Хәдичә Сөнгатзадә һ.б. затларыбыз да халкыбызның азатлыкка  омтылышын, милли мәнфәгатьләрен кайгыртып, зур тарихлы әдәбиятыбыз үсешенә моңлы, кайгыртучан авазларны өстәгән. Ә инде ХХ гасырның икенче  яртысы  татар шигъриятен С.Сөләйманова, Л.Шагыйрьҗан Ф.Гыйззәтуллина, Э.Мөэминова, Р.Вәлиева, К.Булатова һ.б. шагыйрәләребез  иҗатыннан башка  күз алдына да китереп булмый. Өлкән буынның үкчәсенә басып диярлек урта, яшь урта буын язучылары  яңача  фикерләүләре, замана  рухын  чагылдырулары белән  сөендерә. Сүз осталары, бигрәк тә Н.Сафина, Э.Шәрифуллина, Р.Рахман, Ф.Солтан, Р.Гарифуллина, Ә.Ситдыйкова һ.б. шагыйрәләр туктаусыз очрашуларга йөреп, бигрәк тә татар-рус телле  мәктәпләрдә булып, милли рухны саклауда, туган телгә  мәхәббәт  тәрбияләүдә гаять зур эш башкара. 

Татар халкының  мәгърифәт  нурына тартылуы, олы җанлы булуы  чит илләрдә иҗат  ителә килгән  әсәрләрдә дә ачык күренә:  Заһирә Байчурина, Мәфтуха Вәлидова, Рокыя Ибраһимия, Мәхмүдә Мозаффария һ.б. төрле  илләрдә авыр шартларда  яшәгән, барысын да якынлаштырган изге үзәк, татар  телендә  фикер-хисләрен әйтеп  калдырган шагыйрәләр мирасы туган илләренә кайтып, тиешле бәяләрен алды. Чит илдә яшәп иҗат иткән Солтан тәхәллүсле шагыйрьнең 1935 елда  узган “Мукден корылтаена” атап язылган шигырендә мондый  юллар бар:

Ант итәбез, Алла исемен
                                     тотып,
Ил юлында бергә барырга…
Төрек-татар исемен 
                            югалтмабыз,
Җир селкетер татар 
                                 тагын да.

Татар лөгате бай  һәм борынгы  телләрдән. Чөнки унынчы гасырда ук Идел буе Болгарларында мәдрәсәләр гөрләп  эшли, уку-укыту, мәгариф сис­темасы  булдырыла. Гәүһәршад, Сөембикә, хәзерге чор галимәсе  Ай­шә Рорлихлар, Сәгадәт Исха­кыйлар әдәп-әхлакка, туган халкыбызга бирелгәнлеккә шул уку йортларында оеткы ал­ган. Хәзерге югары белем үзәкләре дәрәҗәсендә торган Галия, Иж-Бубый, Мөхәммәдия, Хөсәения һ.б. дини вә гыйльми уку йортларыбыз буш урында һәм бер дә юктан тумаган.

Мәгърифәтле халык буларак, алдынгы затларыбыз рухи байлыклары белән уртаклашуда саранлык күрсәтмәгән, төрки мәмләкәтләрне әлифба танырга, уку-язарга  өйрәткән. Ни кызганыч, уйламаганда-көтмәгәндә бәхет елмаеп куеп, дәүләтле булып, мөстәкыйльлек алгач, берсе  дә безгә ярдәм кулын сузарга ашыкмый. Өлкәнрәк буын зыялылары сүздә татар мөгаллимнәренә  рәхмәт әйткән булсалар да, җитәкчелек дәрәҗәсендә андый мәрхәмәтлелек, ярдәм сизелми. Шуннан бер нәтиҗә соралып тора: җиһанда татар  татардан башка  берәүгә дә кирәк түгел. Телебезне  саклау, милли  мәнфәгатьләребезне  кайгыртуда бары тик  үзебезгә  генә таяна  алабыз.

Балтыйк буе илләрендә рус телен азрак кыса  башласалар, телевидение, радио, җәмәгатьчелек  дәррәү күтәрелә, Брюссельга, Гаагага, Берләшкән Милләтләр Оешмасына хатлар, мөрәҗәгатьләр, шикаятьләр китә. Татарстанда гына да  дистәләгән-йөзләгән татар мәктәпләре ябылды, милли телне, әдәбиятны укытучылар эшсез калды. Сабан  туйларында җырлап-биеп кенә телне, милләтне  саклап булмый лабаса!

Сүз дә юк, мөстәкыйль дәүләтең, яклаучың булмаган килеш телеңне гамәлгә кертү, саклау җиңел түгел, бу  эш аеруча үҗәт  тырышлык таләп итә. Башка  динне, телне халыкка  көчләп  тагу еш кына кире нәтиҗәсен дә бирергә мөмкин. Ф.Бәйрәмова  соңгы еллар татар прозасының  казанышы “Гөләйза” романында көчләп  чукындыруның халыкны  берләштереп, үз хокукларын яклап көрәшкә күтәрелүен сәнгати  югарылыкта бәян итә.

СССР таркалгач, мөстә­кыйль­лек алган, шул исәптән төрки дәүләтләренең күбесе, элеккеге бәйлелектән котылырга тырышып, уку йортларында тар фәннәрне дә үз телләрендә алып барырга тырыша. Ә безнең шартларда ата-ана соравы буенча дигән сылтау белән, чынлыкта, милли  мәктәпләрне бетерүчеләр  алдында ясалма мәкерле киртә — ЕГЭ куеп, чыгарылыш, керү, дәүләт  имтиханнарын бары тик рус телендә  генә  бирү мәҗбүриятен керттеләр. Балаларның киләчәге өчен җаваплы ата-аналар гаять четерекле дилемма  алдында калды. Чит илләрне механик рәвештә кабатлап кына һәм татар, башкорт, фин-­угор, якут, калмык һ.б. телләрне тыеп кына  рус теленең абруен  күтәреп була дигән караш фәннилектән ерак тора. Бакчаны бер гөл яисә  үсемлек кенә тутырса, туфрак  та ярлылана, бер төрлелек  күңелсезлеге туа. Галимнәр фаразынча, киләчәктә өч тел — инглиз,  кытай, испан   телләре генә калачак. Элек  русча аралашырга, аңа табынырга  мәҗбүр булган берише  Европа, Балтыйк буе илләре, хәтта  Казахстан кебек  алгарак киткән  төрки дәүләтләр дә акрынлап мәгърифәттә дә, аралашуда да  инглиз  теленә күчә бара. Ләкин хакимияттә утыручылар башка телләрне рәнҗетү исәбенә табылган бәхетнең гомере кыска булуга да  тарихыбыз шаһит икәнне белергә тиеш. 

Без йөз, гәүдә төзелеше, киемнәребез белән  аерылып торсак та, рухи яктан, уй-фикерләребез, киләчәккә хыялларыбыз уртак, хәтта  бер бөтен  дисәк тә була: барчабызны да  милләтебез, телебез язмышы борчый. Әлбәттә, бу  янәшәлектә тел — беренче. Шунда олуг язучыбыз, акыл иясе Нәкый Исәнбәтнең  бер фикере күңелгә килә. “Дәүләтләр, ханлыклар юк ителсә дә, телебез  исән калды. Халкыбыз аны шундый кыен изүләр  астында да җаны урынына  күреп саклады… Яшәү өчен  көрәшләргә оештырып-рухландырып  килүче  төп коралыбыз да шул ук булды”.

Безнең “Ак калфак”, “Татар кызы” һ.б. иҗтимагый  оешмалар, конгресс алдында  торган  төп бурычларның берсе — телне саклау өчен милли аңны күтәрү, милли горурлыкны, тоемлауны үстерү.

Дәүләтчелегебезне югалтканнан соң, күңел түрләренә тирәнтен үтеп кереп, шом салган курку  хисен җиңү иң зур әхлакый-этик  бурычларның икенчесе. Татар  хатын-кызлары  күп телләр белеп тә, үз лөгатьләренең  иң матур, иң ямьле, борынгы икәнен онытмаска, аны  камил белергә тиеш. Татар  халкының менталитетына хас булганча, бары тик  мәгърифәт  нурының яктылыкка  илтүен аңлаган  аналар балаларына, оныкларына  югары белем бирү өстенә, туган телебезгә  мәхәббәт  уяту да мәслихәт икәнлеген аңлыйлар.

Милли  — азатлык өчен  көрәш еллары, халыкның шул рухка ышануы, тарихы белән дәррәү кызыксыну, үткәнебез илә горурлану артта калды дип  уфтанырга ярамый. Рус мәкалендәгечә, “ещё не вечер”, дөнья сәясәте, ил вәзгыяте катып калган төшенчә түгел. Авырлыклар, ясалма киртәләр  аерым  кешенең генә түгел, тулаем  халыкның характерын ныгытты. Борынгыдан  килгән саф, таза әхлагыбызга, гореф-гадәтебезгә таянып, без, киресенчә, бер йодрыкның бармаклары  кебек, бердәм  булырга, берләшергә тиешбез.

Россиядә яшәүче барлык милләтләр арасында (руслардан кала) татарлар — дәүләт тоткан һәм сан буенча да күпчелекне тәшкил иткән халык. Бу хакта  Уфада  ясаган  чыгышында Президентыбыз Р.Миңнеханов  бик урынлы искә төшерде. Илебездә  яшәүче вак мәмләкәтләр безгә  карап, үрнәк күрсәтүне өмет итеп, “татарлар  нишләр, алар бу  мәсьәләне ничек  хәл итәр”, дип  көтә. Бу  милләтебезгә  өстәмә җаваплылык йөкли. Без кабул итәргә тиешле стратегиядә татарларның лидерлык мәсьәләсе чагылырга, барлык милләтләр өчен  дә хәл ителергә тиешле, әйтик, ЕГЭне  үз милли  югары уку  йортыбызда туган телебездә бирелү мәсьәләсен  дә калкытып куярга тиешбез!


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Тел милл?т сакчысы сочинение
  • Тел кыйммэтле тарихи мирас сочинение
  • Тел курке суз сочинение
  • Тел к?рке с?з сочинение
  • Тексты художественных произведений на егэ