Тел дигән бөек хәзинә турында яңа нәрсә әйтеп була икән? Читен эш. Ә әйтергә кирәк. Бүген әйтмәсәк, иртәгә соң булуы бар. «Сүзнең атасы — акыл, анасы — тел» дигән борынгылар. Бар булган акыл белән, киңәш-табыш итеп уйлану-фикерләшү өчен, әнә шул Ана дигәннәренә, баш иеп дигәндәй, якынрак килеп карыйк әле…
Әйе,…
Тел дигән бөек хәзинә турында яңа нәрсә әйтеп була икән? Читен эш. Ә әйтергә кирәк. Бүген әйтмәсәк, иртәгә соң булуы бар. «Сүзнең атасы — акыл, анасы — тел» дигән борынгылар. Бар булган акыл белән, киңәш-табыш итеп уйлану-фикерләшү өчен, әнә шул Ана дигәннәренә, баш иеп дигәндәй, якынрак килеп карыйк әле…
Әйе, телне бөек хәзинә, байлык, диләр. Ә табигатьтәге һәрнәрсә үз урынында, үзенчә байлык түгелмени? Һәркайсының үз үлчәү-бәяләү берәмлеге. Тауларның биеклеге, җимешнең тәме, диңгезләрнең тирәнлеге, йолдызларның яктылыгы, далаларның киңлеге… Ә тел байлыгын, тел кыйммәтен ничек бәяләргә? Сүзләрнең күплеге, сөйләшүчеләрнең ишлелеге беләнме? Озак яшәүчәнлеге, кешелек тәрәккыятенә керткән өлеше беләнме? Бу әйтелгәннәр тел зурлыгын дәлилле тасвирласа да, барыбер төгәл билгеләмә үк түгел. Һәр тел — үзенчә бөек. Җәмгыятьтә урын тоткан һәр тел турында, бәлки, гади генә итеп болайрак әйтеп буладыр: тел — ул иксез-чиксез, төпсез-кырыйсыз, хисапсыз-бәясез…
Җир йөзендә телләр бик күп. Аларның төгәл санын әйтү дә кыендыр. Бериш галимнәр 6,5 мең тел бар дип исәпли. Бар миллиардлап кеше сөйләшкән кытай, инглиз телләре, бар берничә мең, хәтта берничә йөз кеше сөйләшкәннәре… Мисалга ерак барасы түгел, үзебезнең Казаныбызда борынгы ассирия телендә сөйләшүче берничә дистә гаилә бар.
Төркем-төркем кошлар һавада!
Шуларның берәрсе
минем телдә сөйләшәдер күк.
Ә үзебезнең татар теле дип йөртелгән Туган телебез ни хәлдә соң бүген? Заманында халыкара телләрнең берсе булган, хәзерге көндә дә бөтен дөнья күләмендә сөйләшер, аралашыр өчен уңай 10-15 тел арасында саналган, җәмгыять яшәеше барышын бөтен тулылыгы һәм нечкәлекләре белән чагылдыра алырлык бихисап сүз байлыгы булган Ана телебезнең бүгенгесе ничек тә, киләчәге ничегрәк булырга охшый? Сораулар катлаулы һәм авыр. Әнә шул билгесез авырлык каләм алырга мәҗбүр итә дә инде. Телнең бөеклеге, байлыгы, үлемсезлеге, бердәнберлеге, көч-кодрәте, тылсымы турында абстракт фәлсәфә, рәхәт оета торган вәгазьләр чоры үтте. Әгәр телне милли үзаңны билгеләүче бер төп күрсәткеч, дип саныйбыз икән, безнең хәлләр бүгенгә мактанырлык түгел. Халкың тулысы белән үз телендә сөйләшә икән, ул — тулы милләт, яртысы сөйләшә икән — ярым-йорты милләт, ә биштән бере сөйләшсә… Безгә хәзер, чаң сугып, «Уян, татар!» дип кенә түгел, «Тел сагына бас, татар!» дияр чак җитте. Телебез аңлауга, ярдәмгә, яклауга мохтаҗ.
Көелә утларда,
сандалларда таптала,
ярыла сәяси тегермән-ташларда…
Имгәнә, сызлана, көрәшә,
яңгырый алыр хокук өчен.
Хакыйкатьнең күзенә карау җиңел түгел. Күп нәрсәләрне танып, тәкрарлау авыр булса да, моннан күп еллар элек бер студент шәригемә хатта әйткәндәй, «Ирләр булыйк!», реалист булыйк, дөресен әйтик. Дөньялыкта глобаль процесслар бара. Кеше дигән зат, Бөек Табигатькә зыян салып, яшәү сутын җимереп (иң аянычы, бер аңда яралган адәми кардәшләрен үтереп), экологик фаҗигагә — ахырзаманга юнәлеш алса, аналогик процесс Рух дөньясында бигрәк тә кызу бара. Гамьсез, ваемсыз җаннарыбыз әлегә артык сизми яки аны сизмәмешкә салыша. Сер түгел: үзләрен дөнья тоткасы санаган илләр, аз санлы халыклар телен үз «тегермәннәре» аша («на мельнице русской смололи заезжий татарский язык») үткәреп, бөтенләй таптап, бетереп бара. Кайбер «табышка» әверелгән фактларны (үзебезгә инъекция рәвешендә!) искәртеп үтик: Ана телебезнең бөтен нечкәлекләрен тойган, кабатланмас аваз аһәңе белән ләззәтләнгән укучылар катламы бик юкарды; чын әдәби китапларны (китап рәвешендә дөнья күргән чүп-чарны әйтмим) укучылар нык кимеде; милләттәшләребез күпләп яшәгән төбәкләрдән әдәбият-сәнгатебезгә килгән яшь талантлар ифрат сирәгәйде…
Үткән XX гасыр тел җәһәтеннән (бөтен татар җәһәтеннән түгел микән?) безнең файдага булмады. Элеккерәк заманнарны никадәр генә караңгы итеп күрергә тырышмыйк, кайтып булса да таныйк: милли тамырлар ул чакта ныграк, саурак булган (Ерак Көнчыгыш, Кытай, Япон илләрендә яки Төркестан, Кавказ якларында, Урта һәм Түбән Идел буйларында үзенең икътисади базасы, мәдәни учагы, басма китабы, театры, мәхәлләсе булган тулы канлы татар даирәсен күреп буламы соң хәзер?) Татар конгрессларында, төрле милли җыеннарда берәм-сәрәм шытым-«курпылар» күренгәләп, чыгышлар ясаштыргаласа да, чынында тамыр-зәмин, нигездә, корыган… Гомумтатар әдәби теленең барлык этник төбәкләрдәге үзенчәлекләрен бар тирәнлеге һәм байлыгы белән Идел-Урал, Казан төбәге тирәсендә генә саклау кыен… Соңгы елларда бар булган дәрман белән Казаннан читтә яшәүче кардәшләребезгә игътибар (шәмдәлләргә соңгы май тамызу булмаса ла!) артты артуын. Әмма бу бөек миссиягә тартым хәрәкәт мәгълүм бер кампания уңаеннан гына булып, даими, эзлекле гамәл кылынмаса, уңай нәтиҗәләр бик чыкмас.
Йодрык — төен. Ул язылса,
аерылыр бармаклары…
Өчпочмаклар булып калыр,
өзсәң йолдыз канатларын.
…Бүлсәң бишкә бер халыкны,
аннан исем калыр бары…
Ананың балага биргән иң зур бүләге — тел. Шуңа да ул байлык, хәзинә санала. Ә бүләкне, байлыкны, хәзинәне кадерләп саклый алу, күбәйтә-ишәйтә алу үзе бер батырлык сорый. Файдасын күреп яши белмәгәндә, тиз исраф итү, югалту бик җиңел аны. Телнең үз-үзен саклау «инстинкты» көчле көчлесен (диннәр алышынганда да тел калган!), әмма… Кояш астында һәр халык үзенә үзенчә урын даулый. Җир йөзендәге көрәш-тартышларның, орыш-сугышларның бер нигез сәбәбе, төптәнрәк уйлап карасаң, әнә шул телдә бит инде! Һәр халык үз тарихын, үз рухын, җыр-моңын, матурлык өлгесен сакламакчы, үзенең яңа токымнарына тапшырмакчы. «Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган» дигән сүзләр юктан тумаган. Әлбәттә, иҗтимагый күренеш буларак, тел объектив кануннарга буйсынып яши. Субъектив факторның, хәтта бик теләгәндә дә, роле ул хәтле зур була алмый. Әгәр тел сау-сәламәт икән, ул телдә җәмгыятьнең бөтен катламнары сөйләшә: ил башы да, бомж да, сырхау кеше дә, мәхбүс тә, шагыйрь дә… Тел үзенең иҗтимагый функциясен тулы кимәлдә башкара алганда гына мөмкин хәл бу. Әгәр тел кешенең тормыш ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерә алмый икән, ул аны кирәксенми, яхшы дигәндә дә, аңа битараф кала. (Аяныч булса да, искә төшерик: авылдан шәһәргә килгән сәләтле күпме татар яшьләре тел «казасы» аркасында югары уку йортларына керә алмый калды заманында!) Рухи байлык (бу очракта тел) матди байлык тупларга булышырга тиеш булып чыга. Бу процесс тормышта шулхәтле бер-берсенә керешеп беткән ки, кайчак кайсысының беренчел икәнлеге дә онытылып китә. Бу очракның мисалы шул: яһүдләр, кешелек матди байлыгының иң күп өлешен үз кулларына җыйгач, онытылып бетә язган «үле тел»не — ивритны тергезә алды, XX гасырга аны дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрде. Үзаң дигән төшенчәне аңлар өчен бик тә гыйбрәтле хәл бу.
Тел — диңгез. Бер ясканып кына аның тирәнлегенә төшеп, киңлекләрен иңләп бетереп булмас. Күңелдә сызланып йөргән уй-зарларны бер читкәрәк куеп, «ниләр эшләргә, ни гамәлләр кылып була» дигән сорауларга җавап эзләп карау дөресрәктер. Телебез халәтенә дөрес диагноз куярга сәләтле без бүген. Димәк, аны савыктыру өчен дәвасын да бергәләп табу ихтималыбыз бар. Фикри һәм гамәли хәрәкәтләр фарыз. Әлбәттә, уй-фикернең иң беренчесе һәм зурысы -дәүләтчелек идеясеннән баш тартмыйча, республика статусын саклап калу. Тел язмышы шушы статуска бәйләнгән. Моның шулай икәнен үткән XX гасырның соңгы ун елындагы милли күтәрелеш бик ачык күрсәтте. Кыска гына вакыт эчендә тарихи геннар яңарып, байтак күркәм гамәлләр кылынды. Шул исәптән тел үсеше ягыннан да. Милли идеянең максаты һәм асылы булган дәүләтчелекнең ышанычлы нигезе — ул, шиксез, мәгариф системасы. «Мәгърифәт -азатлык юлында беренче адым» дип тикмәгә әйтмәгән бөек әдибебез Г.Исхакый. «Мәгърифәт — киләчәккә күпер ул» дип өстәргә генә кала.
Мәгърифәт белән һәрчак бергә үрелеп баручы дин тәгълиматыбыз да бар бит әле. Дин гомер бакый әхлакны һәм телне саклап килде. Соңгы вакытта диннең көчәюе, һичшиксез, телебез үсешенә дә уңай йогынты ясый ала. Дөрес, кайбер мәчетләрдә вәгазьләрне урысча укучы имамнар да бар!.. Мәгърифәт, гомумән, тәрбия турында сөйләгәндә, халкыбыз тарихында төп рухи роль уйнаган китап — Галиҗәнап Китап турында аерым әйтеп китү кирәк. Мең еллар буена безнең рухны китап яшәтеп килгән (күпләр өчен заман үрнәге саналган, тарихы нибары 200 ел исәпләнгән, җирле халыкны кылыч һәм туп белән кырган Америка җәмгыяте өчен китап нинди роль уйнагандыр, әйтүе кыен. Гәрчә бөек язучыларын таныган хәлдә дә, алар инде тарихи мәгънәдәге китаптан җиңел генә ваз да кичеп килә шикелле). Китапта безнең тарих, безнең тел, безнең язмыш. Китап — татар өчен яшәү символы ул! Тел хәзинәсе сагында торган язучыларыбыз моны яхшы аңлый. Татарстанның халык язучысы Н.Фәттах болай язган: «Әгәр тиздән минем телем бетә икән, озакламый тамырым корый икән, бу дөньяда ник яшәргә дә нигә яратырга, балалар тудырырга, чәчәкләр үстерергә? Нигә җырлар, китаплар язарга?.. Икенең берсе: йә тере килеш туфракка әйләнергә, йә көрәшергә! Мин көрәшергә булдым». Мондый хис әдипләрдә генә түгел, үзен татар дип санаган һәр кешедә булырга тиеш!
Киләчәкнең башы бүгенгедә.
Нинди шатлык картлык көнендә —
оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә
матур итеп туган телеңдә!
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Яңалыклар тасмасы
“Теле барлар – халык булыр…”
Бүгенге көндә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ана телендә дөрес сөйләргә, телебезнең мөмкинлекләрен, аһәңен, матурлыгын тоярга-сиземләргә, матур, сәнгатьле итеп шигырьләр, әдәби әсәрләр сөйләргә өйрәтү көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри да: «…Кеше үзенең ана телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас», — дип бик хаклы әйткән. Татар халкы…
Бүгенге көндә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ана телендә дөрес сөйләргә, телебезнең мөмкинлекләрен, аһәңен, матурлыгын тоярга-сиземләргә, матур, сәнгатьле итеп шигырьләр, әдәби әсәрләр сөйләргә өйрәтү көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри да: «…Кеше үзенең ана телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас», — дип бик хаклы әйткән. Татар халкы үзенең заманга тәңгәл рухи дөньясын булдыру өчен көрәшә, ул үзенең бербөтен милләт икәнен тоеп яшәүче халык. Балага да милли үзаң, гореф-гадәтләр иртәрәк бирелсә, ул шәхес буларак шулкадәр көчле, үз ана телен, илен сөя белүче булып үсәчәк.
Безнең «Көнбагышкай», татар балалар бакчасы булганлыктан, ана телебезне саклап калуга зур игътибар бирә. Әле шушы көннәрдә генә бакчабызда балаларны ана теленә өйрәтүдә гаилә, балалар бакчасы, мәктәп бәйләнешен ачыклаган семинар булып узды. Бу семинарга шәһәр бакчаларының татар төркемнәрендә эшләүче педагоглар килде. Семинарны бакча мөдире Гөлия Минәхмәт кызы Минһаҗетдинова ачып җибәрде. Ул Татарстан Республикасында Мәгарифне үстерү стратегиясе «Киләчәк» программасы кысаларында балалар бакчаларында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәтү программасының ничек тормышка ашырылуына тукталды һәм заманча технологияләр, мультимедиа чаралары, телевидение, интернет мөмкинлекләре аша балаларны ана теленә өйрәтүнең әһәмиятен ассызыклап китте.
Бакчабызда әти-әниләр белән «Гаилә учагы» үткәрү традициягә әйләнде. Тәрбиячеләр Рузалия Шәрифуллина, Ләйсән Хәйруллина тарафыннан оештырылган әлеге кичә кунакларыбызны битараф калдырмагандыр, дип уйлыйм. Парлашып килгән Зәйнетдиновлар, Сөләймановлар, Минниевлар, Муллагалиевлар гаиләдә мәхәббәт, татулык булганда гына баланы үз ана телен яратырга һәм сабыйның теле ачыла башлаганда ук аңа сүзләрне ана телендә дөрес әйтергә өйрәтүнең, гаиләдә дә татар телендә сөйләшүнең зарурлыгын сөйләделәр. «Ярату нәрсә ул?», «Гаиләдә нинди традицияләр бар?», «Балалар белән ничек аралашасыз?» кебек сораулар буенча кызыклы фикер алышулар булды. Балалар белән әңгәмә корган видеоязма, «Тылсымлы чәчәк» уены, ата-аналар тарафыннан башкарылган җыр-шигырьләр «Гаилә учагын» тагын да җанландырып, ямьләп җибәрде.
Тәрбиячеләр, ата-аналар һәм 29 нчы мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Лилия Шәехова чыгышларыннан күренгәнчә, халкыбызның киләчәген бары тик туган тел белән аерылгысыз бәйләнештә генә күз алдына китерергә мөмкин. Очрашуда халык авыз иҗаты үрнәкләрен — табышмаклар, тел шомарткычлар, тизәйткечләр, санамышлар кебек ана теленең җәүһәрләре аша балаларга җиткерүнең мөһимлеге турында да сүз барды.
Әйе, «Теле барлар — халык булыр, теле юклар — балык булыр» дигән татар халык мәкале дә юкка гына әйтелмәгәндер шул. Әти-әниләр, әби-бабайларының татлы телләре белән сөйләнгән әкиятләр, бишек җырлары аша сабый күңеленә сеңдерелгән сөйләм культурасы балалар бакчасында да дәвам итә. Нәниләрне халкыбызның рухи мәдәниятенә алып керүче иң матур чыганаклардан мавыктыргыч серле әкиятләр, Г.Тукай, А.Алиш, М.Җәлил, Р.Батулла, Р.Миңнуллин һ.б. әдипләрнең тәрбияви, эчтәлекле әсәрләрен укып балаларны, авазларны дөрес әйтеп, ана телендә бәйләнешле, сәнгатьле, күңелләргә үтеп керерлек итеп сөйләргә, сүзне тоемларга өйрәтәбез, бакча, гомумшәһәр бәйгеләрендә катнашып, лаеклы урыннар алабыз.
Билгеле, семинарда балаларны ана теленә өйрәтүдәге проблемалар белән дә очрашырга туры килүе турында да фикер алышу булды. Катнаш гаиләләр яки татар була торып та татар телен начар белүче гаиләләр бар. Без барыбыз да бу әти-әниләр белән әле тагын да күбрәк эшләргә туры киләчәк, дигән фикердә калдык.
Тәрбияче, педагог буларак, ана телебезне саклап калуга, үстерүгә үз өлешебезне кертүдә, аның матурлыгын, байлыгын киләчәк буынга тапшырып калдыруда үзебезне җаваплы тоябыз һәм без тәрбияләгән балалар өчен туган тел аларның гомерлек юлдашы булып калыр, дип ышанабыз.
Гүзәл Хәкимова,
Әлфирә Сәхәбиева,
Гөлнара Хәмәтҗанова,
82 нче «Көнбагышкай» балалар бакчасы тәрбиячеләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы «Чирмешән лицее» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Халкым өчен мин нәрсә эшләр идем?”
дигән темага инша
Язды:
Чирмешән лицееның
9 нчы а сыйныфы укучысы
Минханова Әдилә Илгизәр кызы
Җитәкчесе:
Чирмешән лицееның
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Шәрифуллина Рәзилә Ильяс кызы
2012 нче ел
Горурланып, хозурланып,
Татарстан буйлап барам-
Үткәннәрен, бүгенгесен,
Киләчәген уйлап барам.
Сабантуйдан халыкара
Бәйгеләргә чыга халкым.
Ә халкымның җире-алтын,
Кулы алтын, үзе алтын.
(Роберт Миңнуллин)
Әйе, халкым минем өчен зур әһәмияткә ия. Милләтнең төп күрке- тел һәм моң. Ягымлы ана теле бигрәк тә бала өчен аң, белем һәм тәрбия бирүче шифалы чишмә. Мәктәп яшендәге бала татар халкының нинди этник төркемнәрдән торуын, ләкин аларның шул ук вакытта барысының да бер милләт — татар милләте булуын белеп үсәргә тиеш. Без бер- беребезне күпме яхшырак белсәк, рухи байлыгыбыздан тулырак файдалана алсак, диннәребезне хөрмәт итсәк, уртак яшәешебез тагын да матуррак, тынычрак, киләчәгебез яктырак булыр. Татар тарихының кеше кулы тимәгән, кеше аяк басмаган өлкәләре бик күп… Кайберләре галимнәр тарафыннан язылса да, алар артык фәнни, халык аңларлык түгел, үзләре өчен генә язылган. Бездә бигрәк тә тарихи хезмәтләр халык өчен түгел. Ә бит бөтен дөньяда милли үзаң тарих аша бирелә, тарих белән тәрбияләнә. Югыйсә, татарның тарихы бик зур, бик бөек, данлы һәм фаҗигале бит… Бездә бит болгар чорыннан ары төшү юк, ә аңа кадәр милләтнең тормышы нинди булган, ул ничек дип аталган, кайларда яшәгән, ни белән шөгыльләнгән — әйтелми. Әйтелсә дә, гомум төрки белән бутап бирелә, аннан татарны эзләп тә табарлык түгел. Ә бит безнең халыкның болгар чорына кадәр һун, кыпчак, скиф, хәтта арийлар дип атап йөртелгән вакытлары булган. Тарихны белмәгән милләтнең киләчәге юк диләр… Күпчелек халкыбыз чын тарихыбызны, Батырша кебек бөек шәхесләрне дә белеп бетерми. Тарихны өйрәнгәндә, ерак кала-салаларда сакланып калган нәсел шәҗәрәләрен дә, борынгы кабер ташларын да, шул төбәктә генә туган дастаннарны, тарихи җырларны да, урыс галимнәренең татарлар турында язган хезмәтләрен дә, үзебезнекеләрне дә киң файдаланыр идем.
Һәр халыкның, һәр милләтнең тамырлары, нигезе – авыл, татар өчен бу бигрәк тә шулай. Халыкның төп традицияләре, мәдәнияте, элеккеге вакытта, халык булып барлыкка килгән вакыттагы яшәү рәвеше, милләтебезнең бар чишмәләре – авылда. Татарның бар атаклы шәхесләре дә, бар шагыйрь-әдипләре, олуг мәдәният эшлеклеләре, һәм башка билгеле кешеләре, — барысы да, нигездә авылдан. Татарның теле, бүгенге көндә авылда, бары тик авылда гына сакланып калган. Шәһәр татарлары, араларында никадәр татар рухлы, татар милли рухлы булмасыннар, — ни кызганыч, татарча авыл кешеләре кебек үк сөйләшә дә белмиләр, укый-яза да белмиләр. Хәтта, милләт агасы булган, милли җанпарвәр бик күп кенә шәхесләребезнең дә, кайбер очракта балалары, оныклары турында әйтәсе дә юк, — милләте турында да, аның тарихы, традицияләре турында да хәбәрдәр булмаган, үз милләтен дә, башка милләтне дә, шул исәптән, рус милләтен дә хөрмәт итмәгән, үз телен белмәгән, белергә дә теләмәгән ярымманкортлар, без рода и племени иваннар булып үсүе, — берәүгә дә сер түгел. Татарлыкны саклау – ул кешенең үзаңына кайтып каладыр дип уйлыйм мин.
Татар хатын-кызларының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән. Җеп эрләгән, шәл бәйләгән ул, ашъяулык, сөлге чиккән, тула баскан, келәм, палас тукыган. Тик бүгенге кызларыбызның күбесе бу эшләрне эшли белми шул. Халкыбыз арасында сакланып калган талантлардан әлеге һөнәрләрне өйрәнеп каласы иде. Алар әби-әниләребезнең күңел җылысын саклаган хәлдә киләчәк буыннарга барып ирешсен иде.
Туган илем, туган телем… туган халкым…Үз илем, үз телем… Бүгенге көндә, кызганычка каршы, үз илендә яшәп тә, үз ана телендә сөйләшә алмаган милләттәшләребезне еш очратырга туры килә. Ә киләчәктә нинди язмыш көтә безне? Бөек Тукай теле үзенең бөеклеген саклап кала алырмы, киләчәк буын гореф-гадәтләребезне, йола-бәйрәмнәребезне югалтмасмы, газиз туган телдә балаларыбыз, оныкларыбыз сөйләшер, аңлашырмы?
Телнең бөеклеге, байлыгы, үлемсезлеге турында фәлсәфә, рәхәт оета торган вәгазьләр чоры үтте. Әгәр телне милли үзаңны билгеләүче бер төп күрсәткеч дип саныйбыз икән, безнең хәлләр бүгенгә мактанырлык түгел. Халкың тулысы белән үз телендә сөйләшә икән, ул- тулы милләт, яртысы сөйләшә икән – ярым-йорты милләт, ә биштән бере сөйләшсә … Безгә хәзер чаң сугып, “Уян, татар!” дип кенә түгел, “Тел сагына бас, татар!” дияр чак җитте.
Балага телне ана бирә. “Ананың балага биргән иң зур бүләге- тел”, “Иң татлы тел -туган тел, анам сөйләп торган тел”, — дип юкка гына әйтми халык. Ә бүгенге көн әниләренең “сөйләп торган теле” татлымы соң? Кызганычка каршы, татар милләтеннән булган күп кенә ата-аналар, нинди телдә тәрбияләнү мәсьәләсен бала өчен алдан үзләре хәл итеп, дәүләт теленең аралашу өчен күбрәк кулланыла торганын – рус телен сайлыйлар. Бары туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан-буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсен, гореф – гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола – бәйрәмнәрен- кыскасы, рухи байлыгыбызны тирәнтен аңлау, үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел. Әгәр тел сау-сәламәт икән, ул телдә җәмгыятьнең бөтен катламнары сөйләшә : ил башы да, бомж да, сырхау кеше дә, шагыйрь дә… Әгәр тел кешенең тормыш ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерергә булышып бетми икән, ул аны кирәксенми, аңа битараф кала. «Теле барлар – халык булган, теле юклар – балык булган» дигән сүзләр юктан гына тумаган.
Тел – диңгез. Бер талпынып кына аның киңлекләрен иңләп булмый. Күңелдә сызланып йөргән уй-зарларны бер читкәрәк куеп, “ниләр эшләргә? ни гамәлләр кылып була?” дигән сорауга җавап эзләргә кирәк дим мин. Дөрес, бүгенге көндә республикабыз күркәм гамәлләр башкара. Мәгариф системасындагы яңалыклар, шулай ук мәгърифәт белән үрелеп баручы дини тәгълимат та телебез үсешенә уңай йогынты ясый. Мәгърифәт, тәрбия, милләтем язмышы турында сөйләгәндә, Галиҗәнәб Китап турында әйтмичә булмый. Мең еллар буе безнең рухны китап яшәтеп килгән. Китапта безнең тарих, безнең тел, безнең язмыш. Китап – татар өчен яшәү символы ул! “Без кемнәр7 Каян киләбез? Кая барабыз?” дип халкыбызның, милләтебезнең хәле, язмышы турында уйланып, татар халкының үткәне турында язучылар матур әсәрләр иҗат иттеләр.”Итил суы ака торур”, “Сызгыра торган уклар” кебек тарихи романның авторы, халык язучысы Нурихан Фәттах телебез турында: “Әгәр тиздән минем телем бетә икән, озакламый тамырым корый икән, бу дөньяда ник яшәргә дә, нигә яратырга, балалар тудырырга, чәчәкләр үстерергә? Нигә җырлар, китаплар язарга?… Икенең берсе – йә тере килеш туфракка әйләнергә, йә көрәшергә! Мин көрәшергә булдым” – дип язган. Чыннан да, телсез халык үзе дә була алмый, халыксыз – тел дә юк. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә. Иншамны Лена апа Шагыйрьҗанның “Туган телгә мәдхия” исемле шигыре белән тәмамлыйсым килә:
Әй син, телем, батыр телем, горур телем.
Җирдә йолдыз булып балкып торыр телем.
Халкым теле, хак телем син, йөрәк телем.
Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем!
Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз!
Чөнки тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Аңардан да көчле, татлы, назлы,
ләзззәтле тел бармы икән? Тел – ананың балага зур бүләге. Кешегә нәселнең,
халкының асыл сыйфатларын иң әувәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә.
Туган телне белү кирәк. Чөнки туган телдә синең әби – бабаларың, әти –
әниләрең, халкың сөйләшкән һәм сөйләшә. Туган телгә хөрмәтле булганда гына кеше
үз иленең, төбәгенең, гаиләсенең шәҗәрәсен, тарихын аңлый ала. Тел бетсә, ул
телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен
кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – һәр кешенең изге
бурычы.
Минем
туган телем – татар теле. Минем өчен татар теле кадерле һәм газиз, чөнки без —
татар балалары. Татарча минем телем ачылган, татарча бишек көйләре, әкиятләр
тыңлап үстем. Шуның өчен дә ул безгә бик якын. Татар теле – татар халкы өчен
уртак милли тел. Бу телдә доньяда бик күп кеше аңлаша, аралаша.
Көндәлек
тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә
итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш – көнкүрешебезнең
аерылгысыз бер өлеше булып тора. Туган тел беренче мәртәбә әйләнә – тирә
мөхитен танып белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп белән аралашуда ярдәм
итә торган тел ул.
Әйе,
ана теле бер була. Ул безгә әнкәебезнең күкрәк сөте аша керә. Балага иң якын
кеше — аның әнисе. Беренче сүзләрне дә ул анадан ишетә. Баланың беренче сүзе
дә “әннә”. Һәр халык үз телен яратып “Ана теле” дип атый.
Мин
татар баласы булып тууыма бик тә, бик тә сөенәм. “Әнием”, “әтием” дип татар
телендә иң кадерле кешеләремә дәшә алуым белән горурланам. Әйе, әти – әнигә
ярату хисен, бары тик, туган телендә генә җиткереп була. Дәү әнием миңа:
“Бәбкәм, беркайчан да үз телеңне онытма, туган телеңне балаларыңа да өйрәтерсең!
“- ди.
Кызганычка
каршы, күп кенә гаиләләр балалары белән урыс телендә аралашалар, ә бит алар,
әти- әниләр, үзара татар телендә сөйләшәләр. Хәтта дәү әти һәм дәү әниләр дә
“вата – җимерә” оныклары белән урыс телендә сөйләшергә тырышалар. Мондый
гаиләләр минем дусларым арасында да барлар. Минемчә, алар үз телебездә
сөйләшсәләр дөресрәк булыр иде дип уйлыйм, чөнки күп телләр белү ул кешене бизи.
Татар
теле – Тукай теле. Аның шигырьләрендә туган телне ярату, туган илгә булган
мәхәббәт белән үрелеп килә. Шуңа күрә дә туган телне ярату ватанга тугрылыкка,
ата – ананы яратуга, хөрмәт итүгә тиң. Татар телендә бик күп китаплар,
телевидениедә бик күп тапшырулар алып барыла. Татар телендәге мультфильмнарны
да бик яратып карыйбыз.
Безнең
төп бурычыбыз — үз халкыбызның мәдәниятен, гореф – гадәтләрен, халкыбызның
тарихын хөрмәт итәргә өйрәнергә, үз ана телендә сөйләшергә тиешбез. Халыкның
рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен
кеше үзенең туган җирен, туган телен онытмасын иде дигән теләктә калам.
метки: Тэрбиялэгэннэрнен, Кунелендэ, Сызылып, Дучар, Горурланып, Йолаларын, Нинди, Кичерешл
Әзерләде: татар теле һәм әдәбият укытучысы Мигушина Вера Ефимовна
Туган телем – иркә гөлем”
Туган тел дип әйтүгә, Г. Тукай язган шигырь юллары искә төшә:
И туган тел, и матур тел,
Әткәм, әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Мин татар! Һәм мин бу сүзне башымны күтәреп, горурланып әйтәм. Горурланырлык та шул. Тукае, Җәлиле, Сәйдәше, Туфаны… булган горур милләт баласы мин.
Мин үземнең җырлы-моңлы туган телемә, горур милләтемә чын күңелдән бирелгән. Чиста, саф татар телендә сөйләшәм, Татарстан җирендә яшим.
Нинди генә сынауларга дучар булмаган минем халкым?! Тукай сүзләре белән әйткәндә:
Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән;
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызылып-сызылып чыга күңленнән.
Сыналган-сыгылмаган, үз исеменә тап төшермәгән.
Татар халкы гасырлар буе нинди генә сынауларга дучар булса да, барлык авырлыкларны җиңеп, үз телен, үз милләтен, үз гореф-гадәтләрен саклап килгән халык. Мин үземнең татар булуым, милләтем белән горурланып яшим. Татар телемдә сөйләшү күңелемне иркәли, татар җыры, татар моңы авыр кичерешләрдән арындыра, рухи биеклекләргә күтәрә. Татар моңы-җыры җир шарының төрле почмакларында яңгырый. Халкымның гасырлар буена җыелган тәҗрибәсе: мәкальләре, әйтемнәре тәрбия баскычыннан җитәкләп югарыга күтәрә, ниндидер бер илаһи рәхәтлек хисләре кичерергә мәҗбүр итә. Телебез иң бай, иң матур телләрнең берсе. Татар теле, татар теле дөньясы – үзе бер тылсымлы дөнья. Без тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләребезне, күңел түрендә яткан тирән кичерешләребезне, хыялыбызда гәүдәләнә торган изге теләкләребезне белдерәбез.
Әйе, ана теле бер булыр. Ул безгә әнкәбезнең күкрәк сөте аша керә. Сабыйга иң якын кеше — аның әнисе. Беренче сүзләрне дә ул анадан ишетә. Баланың беренче сүзе дә «әннә”. Һәр халык үз телен яратып «Ана теле” дип атый.
6 стр., 2896 слов
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү статья
… ясау шулай ук иҗадилык таләп итә.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әдәби, фәнни, әхлак темаларына рефератлар, докладлар язарга ө … әтеп, шуларның эчтәлеген сөйләтү, соңыннан сочинение яки хикәя, сочинение элементлары белән яки гадәти изложение яздырту кебек эшл … м грамматик төзелеше ягыннан дөрес итеп төзи белергә; грамматика буенча алган белемнәрен стилистик максатлар белән гамәлдә куллана алырга, …
Ана теле һәрвакытта беренче урында торырга тиеш, аның аша дөньяга, аң-белемгә юл ачыла. Безнең төп бурычыбыз — үз халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәнергә тиешбез.
Әйе, милләт буларак сакланып калу бүген безнең һәрберебездән тора. Беркемгә, бернәрсәгә карамыйча, үз ана телебездә сөйләшергә, үз динебезне тотарга, үзебезчә яшәргә безгә беркем комачау итәргә тиеш түгел. Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең туган җирен, туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмасын дигән сүз. Менә шушы рухи хәзинәне саклап калу максатыннан, татар язучыларыбыз гаҗәеп гүзәл әсәрләр иҗат иткәннәр.
Син югалтма, татар, үз кыйблаңны,
Кычкырып әйт, татар, үз сүзеңне!
Якла, Ходай, якла татарыңны!
Сакла, татар, сакла үз-үзеңне!
Роберт Миңнуллин
Телләр белгән — илләр белгән.
Телнең зиннәте — тугры сүз.
Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.
Тугры сүз — телнең бизәге.
Тел байлыгы бай итәр — тел юклыгы юк итәр.
Тел белән әйтмичә, бармак белән төртеп булмый.
Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган.
Ананың балага бирелгән иң зур бүләге – тел. Шуңа да ул байлык, хәзинә санала. Сүзнең атасы – акыл, анасы – тел, дигәннәр борынгылар. Һәр халык үз тарихын, үз рухын, җыр-моңын, матурлык өлгесен сакламакчы, үз токымнарының яңа буыннарына тапшырмакчы. “Теле барлар – халык булган, теле юклар – балык булган” дигән сүзләр юктан тумаганнар.
Заманында халыкара телләрнең берсе булган, хәзерге көндә дә бөтендөнья күләмендә сөйләшер өчен уңай ун-унбиш тел арасында саналган, җәмгыять яшәеше барышын бөтен һәм нечкәлекләре белән чагылдыра алырлык бихисап сүз байлыгы булган ана телебезнең тарихы белән укучыларны таныштыру гаять мөһим мәсьәлә булып тора.
Әдәби тел нормалары – шул телдә сөйләшүчеләр өчен уртак һәм мәҗбүри күренеш. Хаталарны төзәтү өчен, җирле сөйләмебезнең үзенчәлекләрен өйрәнүне максат итеп куярга кирәк дип саныйм.
Халыкның борынгыдан килгән мәгънәви байлыгы булган тел культурасы, аны тагын да баету һәм үстерү өстендә эшләү – дәүләткүләм әһәмиятле бер эш.