Теллэр белгэн иллэр гизгэн сочинение на татарском языке

Сочинение

Тел турында уйланулар

И туган тел, и матур тел, әткәм — әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

      Бөек шагыйребез   Габдулла Тукайның  “Туган тел” шигырен бик яратып укыдым. Безнең туган телебез чынлап та бик матур, моңлы, назлы тел.Ул безгә әти — әни кебек үк якын. һәрберебез  өчен бишектә чагында әниебез нинди телдә җырласа, иң якын тел —  шул тел.

      Без татар телен теләп өйрәнәбез. Күп кенә дусларым да татар милләтеннән. Безнең барыбызның да туган җиребез – Татарстан. Шуңа күрә без ике телне дә яхшы белергә тиешбез.      

     Бүгенге көндә ике телне дә белү бик мөһим. Мин кечкенә чактан ук рус теле белән рәттән татар телен дә бик теләп өйрәнәм.Чөнки бу телләрне яхшы белүне үземнең бурычым дип саныйм. Мин Шәйхи Маннур язган сүзләр белән дә тулысынча килешәм:

                                 Татарча да яхшы бел,

                                 Русча да яхшы бел.

                                 Икесе дә безнең өчен

                                 Иң кирәкле затлы тел.

      Зур фән дөньясына керергә омтылган кеше халыкара 14 телнең  берничәсен бик яхшы белергә тиеш дип уйлыйм. Бер генә тел аркылы өйрәнеп бер фәнне дә төгәл итеп үзләштереп булмый. Шуның өчен мин үз телемне үзәккә куеп, шуның нигезендә башка телләрне дә өйрәнергә тиеш. Безнең гаиләдә тарихи яктан берничә тел бар: рус теле – әбидән, корея теле – әнидән, әзербайҗан теле – әтидән бирелгән. Ә 2014 нче елны беренче сыйныфка кергәч, татар телен дә бик яратып өйрәнә башладым.                                            Мин татар теленең әтиемнең теле белән бик якын икәнен сиздем. Мин өйдә әти һәм әни белән рус телендә, Бакуга кунакка баргач, әбием белән әзербайҗан телендә сөйләшәм, ә яраткан татар теле дәресендә укытучы апам белән татар телендә аралашам.Тәҗрибә күрсәткәнчә, кеше нихәтле күбрәк тел белсә, шулхәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Юкка гына халыкта “Бер тел – бер ачкыч, ике тел – ике ачкыч”, “Телләр белгән илләр гизгән”, “Телләр белгән ил ачар”, “ Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел”, “Акыллы сүз алтыннан кыйбат”, “Аз сүз – алтын, күп сүз –бакыр”, “Әдәп башы – тел”,”Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә”,”Дөньяда сүздән көчле нәрсә юк”,” Тел күрке – сүз”, “Теле татлының дусы күп”,”Телләр белгән – илләр гизгән” кебек мәкальләр барлыкка килмәгән.

       Бу мәкальләрдә   халык акылы, аларның телгә карата мөнәсәбәте чагыла. Әдәп, әхлакның башы телдән башлануга игътибар ителә.

       Мин көн дә аралаша торган телләремне бик яратам.  Кечкенәдән үк туган телебез безгә әйләнә – тирәне аңларга, танырга ярдәм итә, тылсымлы дөньяны ача. Күңелебездәге чисталыкны без телебез белән әйтәбез.Көчле сүзләр белән дошманнарыбызны җиңәбез. Тел — ул халык байлыгы.

 Бу телләрдә безнең балаларыбыз да аралашыр һәм халык акылын, тарихын, тәҗрибәсен, мәдәни байлыгын буыннар бер – берсенә тапшырыр дип уйлыйм.

         Җир планетасында бик күп халыклар яши.Ул халыкларны бик күп телләр һәм мәдәниятләрдән берләштерә. һәр милләт үз туган теле белән горурлана. Аларга сокланмый мөмкин түгел, чөнки алар төрлесе төрле, матур,бай.

           Һәр үзен хөрмәт иткән кеше туган телен яратырга һәм сакларга тиеш.         Тел – кешеләрнең аралашуы өчен иң әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында  гаять  зур  урын  тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел – кешеләрнең бер-берсе белән аралашырга, аңларга, теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.

      Туган тел –ул безнең рухи байлыгыбыз!Туган телегезне яратыгыз һәм саклагыз. Алдагы буыннарга халык акылын тапшырыгыз, аның чисталыгы һәм матурлыгы турында уйланыгыз!

метки: Тэрбиялэгэннэрнен, Кунелендэ, Сызылып, Дучар, Горурланып, Йолаларын, Нинди, Кичерешл

Әзерләде: татар теле һәм әдәбият укытучысы Мигушина Вера Ефимовна

Туган телем – иркә гөлем”

Туган тел дип әйтүгә, Г. Тукай язган шигырь юллары искә төшә:

И туган тел, и матур тел,

Әткәм, әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Мин татар! Һәм мин бу сүзне башымны күтәреп, горурланып әйтәм. Горурланырлык та шул. Тукае, Җәлиле, Сәйдәше, Туфаны… булган горур милләт баласы мин.

Мин үземнең җырлы-моңлы туган телемә, горур милләтемә чын күңелдән бирелгән. Чиста, саф татар телендә сөйләшәм, Татарстан җирендә яшим.

Нинди генә сынауларга дучар булмаган минем халкым?! Тукай сүзләре белән әйткәндә:

Күпме михнәт чиккән безнең халык,

Күпме күз яшьләре түгелгән;

Милли хисләр белән ялкынланып,

Сызылып-сызылып чыга күңленнән.

Сыналган-сыгылмаган, үз исеменә тап төшермәгән.

Татар халкы гасырлар буе нинди генә сынауларга дучар булса да, барлык авырлыкларны җиңеп, үз телен, үз милләтен, үз гореф-гадәтләрен саклап килгән халык. Мин үземнең татар булуым, милләтем белән горурланып яшим. Татар телемдә сөйләшү күңелемне иркәли, татар җыры, татар моңы авыр кичерешләрдән арындыра, рухи биеклекләргә күтәрә. Татар моңы-җыры җир шарының төрле почмакларында яңгырый. Халкымның гасырлар буена җыелган тәҗрибәсе: мәкальләре, әйтемнәре тәрбия баскычыннан җитәкләп югарыга күтәрә, ниндидер бер илаһи рәхәтлек хисләре кичерергә мәҗбүр итә. Телебез иң бай, иң матур телләрнең берсе. Татар теле, татар теле дөньясы – үзе бер тылсымлы дөнья. Без тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләребезне, күңел түрендә яткан тирән кичерешләребезне, хыялыбызда гәүдәләнә торган изге теләкләребезне белдерәбез.

Әйе, ана теле бер булыр. Ул безгә әнкәбезнең күкрәк сөте аша керә. Сабыйга иң якын кеше — аның әнисе. Беренче сүзләрне дә ул анадан ишетә. Баланың беренче сүзе дә «әннә”. Һәр халык үз телен яратып «Ана теле” дип атый.

6 стр., 2896 слов

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү статья

… ясау шулай ук иҗадилык таләп итә.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әдәби, фәнни, әхлак темаларына рефератлар, докладлар язарга ө … әтеп, шуларның эчтәлеген сөйләтү, соңыннан сочинение яки хикәя, сочинение элементлары белән яки гадәти изложение яздырту кебек эшл … м грамматик төзелеше ягыннан дөрес итеп төзи белергә; грамматика буенча алган белемнәрен стилистик максатлар белән гамәлдә куллана алырга, …

Ана теле һәрвакытта беренче урында торырга тиеш, аның аша дөньяга, аң-белемгә юл ачыла. Безнең төп бурычыбыз — үз халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәнергә тиешбез.

Әйе, милләт буларак сакланып калу бүген безнең һәрберебездән тора. Беркемгә, бернәрсәгә карамыйча, үз ана телебездә сөйләшергә, үз динебезне тотарга, үзебезчә яшәргә безгә беркем комачау итәргә тиеш түгел. Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең туган җирен, туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмасын дигән сүз. Менә шушы рухи хәзинәне саклап калу максатыннан, татар язучыларыбыз гаҗәеп гүзәл әсәрләр иҗат иткәннәр.

Син югалтма, татар, үз кыйблаңны,

Кычкырып әйт, татар, үз сүзеңне!

Якла, Ходай, якла татарыңны!

Сакла, татар, сакла үз-үзеңне!

Роберт Миңнуллин

11.11.2013

«Телләр белгән — илләр гизгән»

Мотыгуллина Лилия Нургалиевна

Учитель татарского языка и литературы, ЗДВР.

Разработка внеклассного мероприятия

Оценить




2003

Содержимое разработки

МБОУ “Краснооктябрьская СОШ”

Новошешминского муниципального района РТ

Внеклассное мероприятие «Телләр белгән, илләр гизгән.»

Составила: Учитель татарского языка и литературы Мотыгуллина Лилия Нургалиевна

Максатлар. 1. Татар телен тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту;

                     2. Татар телендә аралашу күнекмәләрен үстерү;

                     3. Татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.

Катнашалар. 1-11 нче сыйныф укучылары, ата-аналар, укытучылар, кунаклар.

Әдәби – музыкаль кичә 2 өлештән тора: 1. Музыкаль өлеш.

                                                                     2. Бәйге өлеше.

Кичә авыл мәдәният йортында үткәрелә.

Музыкаль өлеш.

“Әссәламегаләйкем” җыры яңгырый (Г. Садә сүз., Р.Ахиярова көе).                                                                                    Сәхнәгә ике алып баручы чыга.

1 нче алып баручы. Татарча да яхшы бел,

                                  Русча да яхшы бел.

                                  Икесе дә безнең өчен,

                                  Иң кирәкле, затлы тел.

2 нче алып баручы. Дөньяда иң – иң матур ил –

                                    Ул минем туган илем.

                                    Дөньяда иң – иң матур тел –

                                    Ул минем туган телем.

Татар теле бик бай, затлы, матур  тел. Тел – кешенең гомерлек юлдашы. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып соңгы сулышына кадәр тел һәм сүз кешенең аерылгысыз юлдашы.

“Туган тел” җыры башкарыла. (Г. Тукай сүзләре, халык көе)

1 нче укучы. Әни кебек газиз күреп,

                     “Туган тел” дип җан атып

                      Яшик әле дөньясында

                     Туган телне яратып.      

2 нче укучы.   “Заман миңа “ югарыга мен” дип,

                       Ике канат биреп үстерде.

                       Канатымның берсе – татар теле,

                      Икенчесе – бөек рус теле…”

1 нче алып баручы. Күбегез өчен туган тел – рус теле. Без сезнең белән татар телен өйрәнәбез,чөнки Татарстанда яшибез. Татарстанда ике дәүләт теле бар: татар теле һәм рус теле.                                                                                                                                                                              

Один из постулатов древности гласит: «Врата мудрости никогда не бывают закрытыми». Изучая родной язык, (а у нас в республике, это государственные языки –русский, татарский, а  для других национальностей – это чувашский, марийский, мордовский и другие языки), вам, возможно, удастся  чуть пошире распахнуть эту таинственную дверь мудрости  

Сегодня все наречия планеты

Идут единой поступью под марш,

Неся в себе культуру милой речи,

И уникальность среди равных масс.

Родной язык — богатое наследство,

Пришедшее из глубины веков.

Ты отражаешь мысли человека,

Ты помогаешь выразить  любовь,

Ты создаешь из букв стихотворенья.

Храня в запасах сотни тысяч слов,

Спустившееся к нам благословенье –

Родной язык, проникший в нашу кровь.

                       Магнитофон язмасында Татарстан һәм Рәсәй гимны яңгырый.

3 нче укучы.      “Мне два крыла вручила не природа,

                        На них парю я каждый час и миг.

                        Одно – язык татарского народа,

                        Второе – русский пламенный язык.”

4 нче укучы.     Татарчасы – туган тел,

                        Безгә газиз булган тел.

                        Атаң – анаң, әби – бабаң

                        Сине сөя торган тел.

5 нче укучы.     Бу телдә рух байлыгың

                        Һәм йөрәк кайнарлыгың,

                        Җырлаган бу телдә безгә

                        Сөекле Тукай моңын.”

6 нчы укучы.     Тел кешене дус итә,

                         Бер – беренә беркетә.

                         Бел, балам, син рус телен

                         Һәм онытма үз телең!

2 нче алып баручы. Татар теле –ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. Алып баручы: туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”,”әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тойганбыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз.

“Туган телем” җыры башкарыла. (Э. Мөэминова сүз., М.Минһаҗев көе)

1 нче алып баручы. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.

2 нче алып баручы. Наш родной язык как хлебосольный хозяин радушно распахивает двери перед языками других национальностей, обогащаясь в свою очередь словами и выражениями. Ничто на свете не связано с человеком так прочно как язык. Нет на свете лучше средства общения. Чем лучше ты владеешь родным языком, а также другими языками, тем больше у тебя права  называться человеком.

                                                Татар биюе башкарыла.

7 нче укучы. Әткәң-әнкәң телен белсәң,

                     Адашмассың кайда да…

                    Туган телемдә эндәшәм

                     Кояшка да, айга да.

                     Туган телемдә аңлашам

                     Үткән, бүгенгем белән.

8 нче укучы. Үз телемдә шигырь укыйм,

                     Үз телемдә сөйли алам.

                     Туган җирем – Татарстан,

                     Мин дә синең балаң.

       “Туган як” җыры башкарыла. (Р.Корбанов сүз., М.Минһаҗев көе)

9 нчы укучы. Родной язык. Он впитан  с молоком.

                      Звучит как музыка, нам сердце услаждая

                      В международный день родного языка

                      На языке родном тебе мы пожелаем:

                     Люби язык, храни на день и на века!

                     Не забывай мелодию родного языка.

1 нче алып баручы. Татар теле – зур үсешкә ирешкән әдәби тел, фән, фәлсәфә. Техника теле. Югыйсә ул дөньякүләм әһәмияткә ия булган тел итеп саналмас та иде.

Без – татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без – татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре.

              “Әпипә” биюе башкарыла.

2 нче алып баручы. Тел турында бик күп мәкальләр һәм әйтемнәр бар. Сез тел турында нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?

Укучылар бер-бер артлы мәкальләр һәм әйтемнәр әйтәләр.

1 нче алып баручы. Туган тел ул. Бар тарихың

                                     Чагыла торган тел ул.

                                      Бүгенгенең һәм киләчәгең

                                      Сагында торган тел ул

                                      Туган тел ул. Ялгыз түгел,

                                       Күп телләргә туган тел.

                                      Туган түгел телләргә дә

                                       Сүзләр бирә торган тел.

2 нче алып баручы.   Туган тел ул. Бездән соң да

                                       Яшәр өчен туган тел.

                                      Бүгенгедән киләчәккә

                                      Дәшәр өчен туган тел.

            “Туган тел” җыры башкарыла (Р.Корбанов сүз., М.Минһаҗев көе)

Бәйге өлеше.

Алып баручы (татар теле укытучысы). Бүген бәйгедә биш гаилә командасы катнаша. Командаларыбызны сәхнәгә чакырабыз.  

Бәйгенең биремнәре:

“Минем гаиләм”. (Һәр команда үз гаиләсе белән таныштыра).

Татар телендә шигырь сөйләү.

Татар халкының милли ашларын санап чыгу.

“Мин – сиңа, син — миңа”. (һәр команда бер-берсенә 3 сорау бирә).

Җыр яки бию башкару.

Тел турында мәкальләрне дәвам итү.

Авыз күрке – тел, … (тел күрке сүз.)

Бауның озыны, … (сүзнең кыскасы яхшы)

Әйткән сүз — … (аткан ук)

Яхшы сүз – җан азыгы, … (яман сүз – баш казыгы)

Картларның сүзен … (янчыкка җый)

Сөйдергән дә тел, … (көйдергән дә тел)

Авыздагы сүзгә син хуҗа, … (авыздан чыккач җил хуҗа)

Парын тап.

  Беречь как зеницу ока.                                     Күздән утлар күренү

 Бездонная бочка.                                               Аяз көнне яшен суккандай

Волосы встают дыбом.                                       Теле кычыта

Взорваться как порох.                                        Төпсез мичкә

Отвечать головой.                                              Күз карасы кебек саклау

 Бросать слова на ветер.                                     Сүзне җилгә ташлау

Гнаться за двумя зайцами.                                 Күкерт кебек кабыну

Впитать с молоком матери.                               Чәчләре үрә тора

Краем уха.                                                         Канат астына алу

Как гром среди ясного неба.                              Ана сөте белән кергән

Искры посыпались из глаз.                                Ике куян артыннан куу

Зуд в языке.                                                       Башың белән җавап бирү

Замыкаться в своей скорлупе.                            Куенда таш йөртү

Закинуть удочку.                                               Озын телле

Закрывать глаза.                                                Тиресен тунау

 Драть шкуру.                                                           Яман күз

 Дурной глаз.                                                   Күз йому

Длинный язык.                                                Кармак салып карау

Держать камень за пазухой.                            Үз кабыгына кереп бикләнү

Взять под свое крылышко.                              Колак читем белән

Бәйгегә нәтиҗә ясала, җиңүче билгеләнә һәм бүләкләр тапшырыла.

Алып баручы. Бүгенге кичәбезне шуның белән тәмамлыйбыз. Татар телен яратыгыз, шул телдә аралашыгыз, бер-берегез белән дус яшәгез.

Җирне саклап кала алмабыз,

Дуслашмаган килеш без.

Шуңа күрә барыбыз да,

Дус булырга тиеш без.

Без яшибез бер үк җирдә,

Без – күршеләр,

Без, әйдәгез, дуслар булыйк,

Без – кешеләр.

Үскәчтен дә дошман булмыйк

Беребез дә.

“Дуслык” сүзе булсын безнең

                                Телебездә, — дип яза шагыйрь Роберт Миңнуллин.

Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/21433-tellr-belgnillr-gizgn

Свидетельство участника экспертной комиссии

«Свидетельство участника экспертной комиссии»

Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!

Туган тел турында инша

Вложение Размер
tugan_telem.docx_sochinenie.docx 12.58 КБ

Предварительный просмотр:

Туган телем – татар теле.

Татар теле ул – Тукай теле. Аның шигырьләрендә

Туган телне ярату, туган илгә булган мәхәббәт

белән үрелеп килә. Шуңа күрә да туган телне

ярату ватанга тугрылыкка , ата – анага яратуга ,

хөрмәт итүгә тиң . Туган үскән илнең якынлыгын,

Ватанның газизлеген тоярга да безгә туган тел ярдәм итә. Туган тел хезмәт белән бергә кешене

үстерә , аңа Ватанның тарихын белергә ,милли

сәнгатен аңларга , яратырга ярдәм итә.

Туган тел ! Бу сүз һәркем өчен кадерле , газиз!

Минем туган телем – татар теле. Тугач та әнием-нең назлы итеп “ балам “ дигән сүзен туган телен-дә ишеткәнмен.

Минем туган теленнән дә матур тел юктыр ул.

Бу минем сүзләр генә түгел.Туган тел ! Анардан

да көчле , татлы , назлы , ләззәтле тел бармы икән?

Минем туган телем – җырдай моңлы татар теле.

Әбиемнең бишек җырларыннан туган телемнең

матурлыгын , кыйммәтен аңлап үстем.

Һәр кеше үз туган телен сөяргә , яратырга

тиеш . Әгәр кеше туган телен сөймәсә ул туганнарын да яратмас. Туган телем нурлы кояш сыман бөтен дөньяга яктылык , җылылык тарата.

Туган тел ! Һәркем өчен газиз бу. Чөнки тел –

тормыш чыганагы , белем чишмәсе. Тел ул зур бер

кибет кебек : анда һәркем үзенә ни дә булса таба.

Тел кешегә бер – берсен аңларга , бер – берсең теләк, максатларын, уйларын белергә ярдәм итә. Ул –

Ватан , туган җир , ата – ана сүзләре белән янәшә

бергә торган бөек , изге һәм кадерле сүз!

Һәм минем әйтәсем килгән фикерем :

“ Балалар ,өлкәннәр , миләттәшләр! Туган телне яратыгыз , хөрмәт итегез , ул телгә сөеп карагыз!”

Источник: nsportal.ru

Иншалар: Дөньяда иң татлы тел – ул минем туган телем!

Редакциягә 1 нче Алексеевск гомуми белем бирү урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзинә Ходайбиргәнова 21 февраль — халыкара туган тел көненә карата үз укучыларының иншаларын җибәргән. Аларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

— Һәр кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе — туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел — үзенең туган теле. Билгеле булганча, безнең татар телебез — ЮНЕСКО тарафыннан Бөтен дөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Татар телендә аралашабыз икән, димәк, татар милләте яши, үсә. Милләтебезнең югалмавы, телебезнең үсүе безнең кулда. Милләтебезнең дәвамчысы булырлык укучылар бармы икән безнең арада. Әйдәгез, ачыклап карыйк.

Нинди таныш моңлы көй бу?

Тукай җыры — «Туган тел».

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе — «Туган тел».

Һәр кеше өчен иң якыны, иң мөһиме — ул туган теле! Минем туган телем — татар теле. Мин тугач, әниемнең назлы итеп «балам» дигән сүзе дә, беренче тапкыр әйткән «әни» сүзе дә туган телемдә булган. Миңа туган телемдә генә сөйләшергә уңай, чөнки кечкенәдән туганнарым белән туган телемдә сөйләшәм, аралашам.

Туган телебезгә дан җырлаучы язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез бик күп. Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй һәм бик күп башка әдипләребез. Аларның әсәрләре аша без туган телебезнең бөеклеген, затлылыгын аңлыйбыз. Матурлыгына, гүзәллегенә сокланып туя алмыйбыз.

Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз! Ул ватан, туган җир, ата- ана сүзләре белән бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз!

Алсу Гыймадиева, 8 нче сыйныф укучысы

И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы.

Минемчә, туган телне яратуны шагыйребез Г. Тукай тулысынча аңлатып биргән. «Туган тел» шигыре кешене тормышның бөтен чорларына алып кайта. Сиңа гомер бүләк иткән әти-әниеңнең теле аша син дөньяны таныгансың. Башка телләр үзләренчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы ук башка. Ул сиңа үгет-нәсыйхәт булып та, иркәләп-сөеп тә ишетелә.Туган телең аша җирдәге, кешедәге матурлык бөтен тулылыгы белән аңлашыла.

Җырларыбызга моңлылык хас булган кебек, телебезгә дә моңлылык хас. Ә моң кешенең йөрәгендә, күңел түрендә туа. Моңлы халык начар була алмый. Моң ул — халык рухының ышанычлы сакчысы. Шуны онытмасак, телебез һәрвакыт моңлы, ягымлы, аһәңле булыр.

Диләрә Бакирова, 8 нче сыйныф укучысы

Иң элек бу тел белән Әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм Хикәят сөйләгән.

Туган тел турында безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукайдан да матур итеп әйтүче юктыр. Күпме мәгънә салынган бу шигырь юлларына.

Минем туган телем — татар теле. Ул миңа бик якын тел, чөнки минем телем татар телендә ачылган. Мин кечкенәдән бу телдә иркен сөйләшәм. Әнием миңа татар телендә бишек көйләре көйләгән, татар әкиятләрен сөйләгән. Хәзер, зур үсеп җиткәч тә, мин татар эстрадасы артистлары җырларын рәхәтләнеп тыңлыйм. Татар халкының кызыклы, бөек шәхесләре, театр дөньясы, сәнгате турында күбрәк белергә тырышам. Мәктәп тормышындагы туган телемә кагылышлы чараларны яратам.

Минем күп кенә дусларым татар балалары. Рус мәктәбендә укуыбызга карамастан, без алар белән татарча аралашабыз. Сыйныфыбызда татар балалары булып та татарча сөйләшә белмәүчеләре дә бар. Минем өчен туган телеңне белмәү — бик кызганыч күренеш. Моның сәбәбе — гаиләдә үз телеңдә сөйләшү мөмкинчелеге булмау, дип уйлыйм. Бу яктан мин үземне бик бәхетле кеше дип хис итәм, чөнки барлык туганнарым белән туган телемдә сөйләшә алам. Һәм шуның өчен дә ата-анама, дәү әниләрем белән дәү әтиләремә рәхмәтлемен.

Чулпан Мирзагалиева, 8 нче сыйныф укучысы

Туган тел — ул минем бер өлешем. Чөнки ансыз мин татар кызы була алмас идем. Туган телемдә мин дусларым белән аралашам. Татар телендә тапшырулар, төрле программалар, кинолар карыйм. Бик матур мультфильмнарны хәтта кечкенә энем дә карарга ярата.

Мин әнием белән концерт, театрларга йөрим. Туган телемдәге моң, көйләргә, биюләргә мин бик гашыйк. Үзем дә җырларга яратам.

Танылган, күренекле татар шәхесләре турында күбрәк белергә тырышам. Туган телемдә язылган бай тарихлы әдәбият белән танышам. Белемемне тагын да үстерәсем, туган телемне камил беләсем килә.

Туган телем минем өчен бик газиз. Ул — иң туган, иң матур, иң татлы тел!

Источник: alekseyevsk.ru

Статья на тему: «Туган телем-назлы гөлем»

Туган тел – һәркем өчен кадерлн булган бөек хәзинә. Ул – халкыбызнең рухи көзгесе. Шушы телдә милләтнең бөтен балалары, гореф-гадәтләре генә түгел, үткәне, бүгенгесе, киләчәге дә.

Просмотр содержимого документа
«Статья на тему: «Туган телем-назлы гөлем»»

Туган телем – назлы гөлем.

Фазлыева Альбина Рәдүс кызы

Дүртөйле шәһәренең 3 санлы гимназиясе

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

И туган тел, и матур тел,

Дөньяда күп нәрсә белдем

син туган тел аркылы.

Үзенең туган телгә булган мәхәббәтен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әнә шулай матур итеп язган. Чынлап та, туган телне ярату – Туган илне, әткәй-әнкәңне ярату белән бер.Юкка гына туган телне ана теле дип йортмиләр шул!

Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул – Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз. Туган телне тугач та ишетә һәм өйрәнә башлыйсың, шуңа күрә аны туган тел дип атыйлар да. Әйе, туган тел — иң татлы тел, “Ана теле бер булыр” бу мәкаләдә дә шуны күрәбез. Баласы карынында чагында ук анасы аңа төрле әкиятләр сөйли, җырлар җырлый, аның белән сөйләшә. Дөньяга тугач, бала үзенчә ниндидер авазлар чыгарып ята, аннары җайлап үзенең туган телендә сөйләшә башлый. Ул телгә баланы, башлап аның иң газиз кешесе – анасы өйрәтә, иркәли,юата. Туган телне сөяргә, хөрмәт итәргә, горурланып яшәргә дә ана өйрәтә.

Туган тел! Нинди гүзәл, матур, йомшак, бөек сүз! Һәр милләтнең үз туган теле була: марыйларныкы – марый, чуашларныкы – чуаш, башкортларныкы – башкорт. Ә безнең туган телебез – татар теле! Әйе, татар теле: җырдай моҗлы, кызлар кебек шат чырайлы, ачык йөзле татар теле. Ул бик борынгы һәм бай телләрнең берсе, шуңа күрә без аның белән горрланып яшәргә тиешбез. Туган тел турында берсеннән-берсе матур шигырьләр, җырлар, мәкальләр бар. Шагыйрь Наҗар Нәҗми “Туган тел” шигырендә шундый матур юллар яза:

Туган җирең – Идел буе

Һәр телнең бар Туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел,

Тәмле дип: телең йотма!

Туган телне онытма!

Нинди сихри юллар бу! Дөньяда һәр кеше үз телен яхшы белеп, аңа хезмәт итәргә тиеш, бозмаска, телне саф, чиста итеп куллана белергә тиеш. Тел – кешенең юлдашы гомерлеккә! Кеше беренче чиратта үз телен әйбәт белергә тиеш, ә аннан инде бүтәннәрен. Хәзерге вакытта туган телне онытучылар, бозучылар да күп. Мондый кешеләр безнең телебезне ямьсезлиләр, чит тел сүзләре кушып сөйләшәләр. Бу бик начар хәл. “Инсафлының теле саф”, — диләр бит.

Акыллы, тәртипле кеше, минемчә, беркайчан да үз телен бозмаячак та, онытмаячак та. Рәхәтләнеп үз туган телеңдә сөйләшү – үзе бер бәхет түгелме соң?

Туган тел – һәркем өчен кадерлн булган бөек хәзинә. Ул – халкыбызнең рухи көзгесе. Шушы телдә милләтнең бөтен балалары, гореф-гадәтләре генә түгел, үткәне, бүгенгесе, киләчәге дә. Шуңа күрә туган телне буыннар арасында югалтмыйк.

Источник: kopilkaurokov.ru

Сочинение на тему «Туган телем — иркә гөлем»

Әзерләде: татар теле һәм әдәбият укытучысы Мигушина Вера Ефимовна

«Туган телем — иркә гөлем»

Туган тел дип әйтүгә, Г. Тукай язган шигырь юллары искә төшә:
И туган тел, и матур тел,
Әткәм, әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Мин татар! Һәм мин бу сүзне башымны күтәреп, горурланып әйтәм. Горурланырлык та шул. Тукае, Җәлиле, Сәйдәше, Туфаны. булган горур милләт баласы мин.

Мин үземнең җырлы-моңлы туган телемә, горур милләтемә чын күңелдән бирелгән. Чиста, саф татар телендә сөйләшәм, Татарстан җирендә яшим.

Нинди генә сынауларга дучар булмаган минем халкым?! Тукай сүзләре белән әйткәндә:

Күпме михнәт чиккән безнең халык,

Күпме күз яшьләре түгелгән;

Милли хисләр белән ялкынланып,

Сызылып-сызылып чыга күңленнән.

Сыналган-сыгылмаган, үз исеменә тап төшермәгән.

Татар халкы гасырлар буе нинди генә сынауларга дучар булса да, барлык авырлыкларны җиңеп, үз телен, үз милләтен, үз гореф-гадәтләрен саклап килгән халык. Мин үземнең татар булуым, милләтем белән горурланып яшим. Татар телемдә сөйләшү күңелемне иркәли, татар җыры, татар моңы авыр кичерешләрдән арындыра, рухи биеклекләргә күтәрә. Татар моңы-җыры җир шарының төрле почмакларында яңгырый. Халкымның гасырлар буена җыелган тәҗрибәсе: мәкальләре, әйтемнәре тәрбия баскычыннан җитәкләп югарыга күтәрә, ниндидер бер илаһи рәхәтлек хисләре кичерергә мәҗбүр итә. Телебез иң бай, иң матур телләрнең берсе. Татар теле, татар теле дөньясы — үзе бер тылсымлы дөнья. Без тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләребезне, күңел түрендә яткан тирән кичерешләребезне, хыялыбызда гәүдәләнә торган изге теләкләребезне белдерәбез.

Әйе, ана теле бер булыр. Ул безгә әнкәбезнең күкрәк сөте аша керә. Сабыйга иң якын кеше — аның әнисе. Беренче сүзләрне дә ул анадан ишетә. Баланың беренче сүзе дә «әннә». Һәр халык үз телен яратып «Ана теле» дип атый.

Ана теле һәрвакытта беренче урында торырга тиеш, аның аша дөньяга, аң-белемгә юл ачыла. Безнең төп бурычыбыз — үз халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәнергә тиешбез.

Әйе, милләт буларак сакланып калу бүген безнең һәрберебездән тора. Беркемгә, бернәрсәгә карамыйча, үз ана телебездә сөйләшергә, үз динебезне тотарга, үзебезчә яшәргә безгә беркем комачау итәргә тиеш түгел. Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең туган җирен, туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмасын дигән сүз. Менә шушы рухи хәзинәне саклап калу максатыннан, татар язучыларыбыз гаҗәеп гүзәл әсәрләр иҗат иткәннәр.

Источник: for-teacher.ru

Иң татлы тел − туган тел, Анам сөйләп торган тел (Инша)

И туган тел, и матур тел!

Дөньяда күп нәрсә белдем,

Син туган тел аркылы.

Мин − авыл баласы. Кечкенәдән җырлы, моңлы, гаҗәеп гүзәл табигатьле авылда үсеп киләм. Авылымның челтерәп аккан чишмәләре, бормалы инешләре, шаулап торган серле урманнары, игеннәргә бай басу-кырлары, газиз кояшның беренче нурларын каршылаучы мәчет манарасы − болар минем йөрәгем түрендә. Чөнки мине әти-әнием, укытучыларым туган якның матурлыгын аңлый белүче, туган телен яратучы, аңа гашыйк булган кеше итеп тәрбияләргә тырышалар. Үз халкымның яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре каныма сеңә. Бигрәк тә, киләчәктә татар теле һәм аның үсеше өчен зур эшләр эшлисем килә.

Ана һәм Туган тел! Мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр. Мин үзем «ана сөте белән» дигәнне дә «ана теле» дип ишетәм. Мәгълүм мәкальне дә: «Ана теле белән кермәсә, башка тел белән кермәс», − дип аңлап була. Күрче, татарда бит туган тел дип тә, ана теле дип тә әйтелә. Кешегә нәселнең, халкының асыл сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә. Бала табу вазифасын беркемгә дә тапшыра алмаган кебек, баласына тел ачкычы бирү бурычын да ана беркемгә дә ышанып тапшыра алмый.

Әйе, бу эштә әти дә, әби-бабай да, туганнар да, балалар бакчасы да, мәктәп тә катнаша, алар да җаваплы, әмма бала күңеленә тел орлыгы чәчү − бары тик ана җаваплылыгында. Мин үзем − газиз телемне әниемнән мирас итеп алган иң бәхетле кешеләрнең берсе. Югыйсә, кайберәүләр, шактый озын гомер кичереп тә, мондый бәхеткә ирешә алмаганнар, андыйларның фаҗигасен күп ишеткәнем бар.

Гәрчә, бу соңгы елларда ана телебездә уңай якка үзгәрешләр дә булды. Тәрбия эше белән бәйле зыялыларның, аналарның, матбугатның, Туфан Миңнуллин кебек депутатларыбызның тырышлыгы бушка китмәде: татар теле башта Татарстанның Дәүләт суверенлыгы турында декларациядә, аннары Татарстан Республикасы Конституциясендә дәүләт теле буларак рәсмиләштерелде. Иң мөһиме: татар кешесендә ана теле өчен горурлык хисе, аның язмышына карата өмет тойгысы бөреләнеп, шул хисне ачыктан-ачык әйтүдән курыкмау, оялмау үсә башлады. Ә бу адәм баласының иң изге хисе − туган телгә гамьле, хөрмәтле булганда гына кеше үз иленең, төбәгенең, гаиләсенең шәҗәрәсен, тарихын аңлый ала; халкыңны, тарихыңны белүдән башкалар теленә хөрмәт белән карау фикере тәрбияләнә.

«Тел − ананың зур бүләге». Мин әни биргән бүләккә бик сөенәм, аның белән горурланам. Юкка гына шагыйрь Сибгат Хәким дә язмышыннан: «. ирекле ит, туган телем белән бәхетле ит, бүтән йөдәтмәм. » − дип үтенмәгәндер. Бишек җырларын тыңлап үскән кеше генә үз ана телен яхшы белә аладыр ул. Мин үзем дә шундый бәхеткә ирешкән бала.

Миңа әнием бишек җырлары урынына күбрәк Г. Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җырын җырлаган. 3-4 яшькә җиткәндә, бу җырны үзем дә җырлый идем инде. Аны бит миңа әнием өйрәткән, өйрәтеп кенә калмаган, каныма сеңдергән, бу кан бөтен тәнем буйлап хәрәкәт иткән. Шулай булмаса, туган телемне − ана телемне бу кадәр яратыр идемме соң?!

Әнием җырлар җырласа, әтием әкиятләр сөйли иде, ул аларның күбесен үзе уйлап чыгара. Җилле-давыллы кичләрдә бездә еш кына ут бетә. Өйдә ут беткән кич безнең өчен әкиятләр кичәсенә әйләнә. Әтиебез 3-4 сәгать буе әкият сөйли иде. Сабый өчен әти-әнисе канаты астында үз телендә әкият тыңлаудан да зур бәхет юктыр ул.

Бу дөньяда бер генә баланың да бер генә анага да шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов сүзләре белән:

Тел, әдәп, әхлак дигәнне өйрәтмәгән хатын,

«Ана» дип аталырга бармы синең хакың?! −

дип әйтергә теле бармасын, җае чыкмасын иде. И-и-и, аналар, тәрбияләп үстергән балагызга сез чын йөрәктән Саҗидә Сөләйманова сүзләре белән:

Йөрәк каным белән Ил бирдем дә,

Күкрәк сөтем белән Тел бирдем,

Саклый алсаң − мәңгелек фатихам.

Җуйсаң, сатсаң − күкрәк сөтем хәрам. −

дип әйтә алсагыз иде, ә без, балалар, сезгә Зыя Ярмәки сүзләре белән болай җавап бирә алсак иде:

Күңелемә алтын кебек сүзләр тезеп киткән әни,

Мин сөйләрмен, әнкәем, илгә синең ул сүзләрне.

И, миңа тойгы сөйләрлек тел биреп киткән әни.

Әтием, әнием − минем өчен иң кадерле кешеләр. Тигез канат, тату гаиләдә үсүем белән дә мин чиксез бәхетлемен. Аларга һәм туган телемә рәхмәтемне үзем иҗат иткән шигъри юллар аша җиткерәсем килә:

Источник: studfiles.net

Татар телем туган телем инша

Тел яшәсә,без дә яшәрбез

Газиз телем гасыр диңгезләрен

Кичә-кичә килгән ерактан.

Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй-үзенең милли көе,иң матур,иң кадерле тел-үзенең туган теле.Минем өчен татар теле-әнә шундый.

Туган телем. Синең матурлыгың,синең газизлегең,синең кирәклегең турында кемнәр генә нинди матур сүзләр әйтмәгән!Сөекле Тукаебызның «Туган тел”е татарларның гимнына әверелде.Җиде миллионлы татар җырлый аны.Иң борынгы,моңлы, газиз,матур, саф туган телебезгә галимнәр,язучылар, шагыйрьләр дан җырлаганнар,иҗатларын телгә багышлаганнар.

Шагыйр ь Разил Вәлиев тел турында ничек матур итеп әйтә:

Шагыйр ь Ә.Ерикәй «Ике канат” шигырендә:

Туган телем күп еллардан бирле

Мин әйткәнмен татар телендә,-дип язды.

Шагыйрь Госман Садәнең «Ана белән сабый” шигыреннән:

дип язды Харрас Әюп.

Туган телебез татар теле-борынгы hәм hәрьяклап үсеш алган төрки телләрнең берсе.Ул мул сүзлек хәзинәсенә ия, стилистик яктан бай тел.Белгәнебезчә, татар теле- ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган ундүрт телнең берсе.Бу- туган телебез белән горурланырлык мөhим фактор.

Туган тел туган җир кебек кадерле hәм газиз.Чөнки ул- кеше күңелендә иң нечкә,мөкатдәс хисләр,иң күркәм сыйфатлар тәрбияләүнең иң куәтле чарасы.Ул- әби-бабай,әткәй-әнкәй теле,дөньяга күзең ачылырга,әйләнә-тирәне танып белергә,чиксез матурлыкларны аңларга-тоярга ярдәм итә торган тел.

Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле : тел ярдәмендә кешеләр үзара аралашалар,бер-берсен аңлыйлар,тормыш тәҗрибәләрен hәм рухи байлыкларын буыннан буынга күчерә баралар.

Халыкның күп гасырлык рухи тәҗрибәсен саклаучы hәм яклаучы булган туган тел- яшь буынга белем hәм тәрбия бирүдә иң мәшhүр педагог.Туган тел- милли мәдәниятнең аерылгысыз бер өлеше,милли киләчәк нигезе,халыкның яшәгән,яши торган hәм яшәячәк буыннарын бер биеклеккә күтәрә,тарихи яктан бергә бәйли торган җанлы hәм ныклы элемтә булдыручы.”Телен саклаган башын саклар «дип әйтә халык.”Үз телен хөрмәтләгән халыкны хөрмәтлиләр” дигән гыйбәрә бүген дә актуаль булып кала.Бу гыйбәрә ана сөте белән сеңгәндә генә тормышка ашачак.

Ана теле- тою,сизү,йөрәк теле,рухи тамыр.Димәк,аннан,рухи тамырдан, акыл,фикер эшчәнлегенә,белем hәм күнекмәләр туплауга,дөньяны,кешеләрне танып белүгә юл кыскарак.Ана сөте белән кергән йөрәк,сизү,тою теле бул- ганга,аны ана теле,туган тел дип йөртәләр дә.

Баланың беренче көннәреннән үк туплый башлаган хәзинәсе-туган тел.

Татар баласының татар телендә сөйләшүе ул-hавада ак болытлар йөзүе,талгын җилдә яфраклар шыбырдашуы,кошлар сайравы кебек табигый,саф hәм матур бер күренеш булса,сөйләшә алмавы-авыр күренеш,кимчелектер.

Саҗидә Сөләйманованың шигъри юлларына күз салыйк:

Йөрәк каным белән Ил бирдем дә

Источник: s6nk.ucoz.ru

Туган тел! Хэркем очен дэ газиз суз бу. Чонки ин кадерле, бернэрсэ белэн дэ алыштыргысыз «эти», «эни», «эби», «бабай» сузлэрен туган телдэ эйтэбез. Туган — ускэн илнен якынлыгы, Ватаннын газизлеген тоярга да безгэ энэ шул туган тел ярдэм итэ. Кеше доньяга беренче аваз салуга аны, аны тудырган ана узенен сабыена туган телендэ «балам» дип эндэшэ. Баланын беренче эйткэн сузе дэ туган телендэ янгырый. Боек Г.Тукай юкка гына узенен ин кадерле кешелэре эти-энилэренэ рэхмэт сузлэрен, алла рухына багышлаган догаларын туган телендэ белдермэгэн.

Тел турында дистэлэгэн, йозлэгэн мэкаль бар. Эле алар да ботен сыйфатларын анлатып житкерэ микэн? Уз теленнен кадрен белер очен, чит иллэрдэ яшэп карарга кирэк. Ана теленнен монын, ahэнен анлау очен, кайвакыт бер бишек жырын ишету дэ житэ. Анын мэгънэ тирэнлегенэ шаккатып, эчке бер лэззэт кичерергэ телэсэн, халыкта йоргэн канатлы гыбарэлэрне исенэ тошер, эдипнен махир калэменнэн чыккан китап сузен укы.

Безнен туган телебез – бик борынгы хэм бай теллэрнен берсе. Килеп чыгышы ягыннан татар теле торки теллэр гаилэсенэ керэ. Ул башка теллэр арасында узенен эхэнле аваз составы, искиткеч зур сузлек байлыгы, узенчэлекле грамматик тозелеше белэн аерылап тора.

Тел турында янадан-яна китаплар чыгып тора, радиодан, телевидиниедэн тел турында кызыклы тапшырулар алып барыла. Болар барысы да халыкта телнен тарихы, усеше, яшэеше, тозелеше хэм башкалар турында куп санлы сораулар тууга сэбэп була. Шушы сорауларга жавап эзлэучелэр татар теленен нинди бай булуына тошенэлэр, халкыбызнын тарихын ойрэнэлэр. Чонки татар халкынын мен елларга сузылган тормыш тэжрибэсе, уйлары, гадэтлэре, йолалары, кешене шэхес итуче сыйфатлары анын телендэ, образлы сойлэмнэрендэ, мэкаль-эйтемнэрендэ, жыр хэм экиятлэрендэ чагылыш тапкан.

Безнен халкыбызнын кунел жэухэрлэре бары тик туган телдэ генэ сакланып калган. Бары тик туган телдэ алар кунеленнэн торле шигырьлэр, жырлар, язалар чыккан. Шуна курэ дэ безнен шэхеслэребез, галимнэребез, язучы хэм шагыйрьлэребез туган телгэ зур игътибар бирэлэр. Туган теленен кешегэ тэсир коче дэ кочлерэк.

Татар теле узенен усеш дэверендэ торле кыенлыкларны, киртэлэрне утте. Халык купме изелсэ дэ, ана телен саклап калды. Миллэтнен саклануы турыдан-туры телгэ бэйле. Чонки гыйлем алу, анны устеру, доньяны танып белу хэм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсэ, миллэт бетэ, халык бетэ. М.Жэлил, А.Алишнын татар телендэ язылган шигырьлэре фашистларнын корыч ишеклэреннэн дэ кочлерэк булганнар.

Безенен телебез – бик монлы тел. Борынгы татар жырларын тынлаганда, мон безнен кунеллэребезне айкап, тирэн уйларга, кишерешлэргэ сала. Шушы мон халыкнын хэтер кылларына кагыла да, уткэннэрне бугенге белэн тоташтыра. Телене сыгылмалыгы, матурлыгы, монлылыгы композиторлар, шагыйрьлэр очен дэ кирэк. Матур итеп сойлэшэ белгэн кеше матур итеп уйлый белэ, матур итеп уйлый белгэн кеше матур эшлэргэ омтыла.

Телнен нечкэлеклэрен белу очен, аны хэрвакыт куллану кирэк. Кунел байлылыгы жанга телебез аша туплана. Эгэр син уз теленне белмисен икэн, уз халкыннын мэдэниятен, анын рухи байлыгын узлэштерэ алмыйсын. Куп акыл иялэре, галимнэр, язучылар тел турында торле фикерлэр эйтеп калдырганнар. Рус язучысы К.Г.Паустовский болай дигэн: «Уз иленэ булган эхэббэтне уз теленэ булган мэхэббэттэн башка куз алдына китереп булмый. Туган теленэ битараф кеше кыргый. Ул узенен табигате белэн ук зыянлы. Чонки анын телгэ карата битарафлыгы уз халкынын уткэненэ, бугенгесенэ хэ килэчэгенэ битараф булуын белэн анлатыла».

Татар теле – ин матур тел, ин нечкэ, ягымлы, йомшак, татлы хэм туган тел! Яратыйк аны, пычратмыйк! Безене буыннар да саф, чиста, боек татар телендэ горурланып сойлэшсеннэр иде!

Туган тел турындагы фикерлэремне шагыйрь И.Гыйлэжев сузлэре белэн йомгаклыйсым килэ:

Источник: student.zoomru.ru

Татар телем туган телем инша

Күңелемә якын итеп

Алган сабак – туган телем.

Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә.

Кеше дөньяга беренче аваз салуга аны, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә «балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, ала рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән.

Тел турында яңадан–яңа китаплар чыгып тора, радиодан, телевидениедән тел турында кызыклы тапшырулар алып барыла. Болар барысы да халыкта телнең тарих, үсеше, яшәеше, төзелеше һәм башкалар турында күп санлы сораулар тууга сәбәп була. Шушы сорауларга җавап эзләүчеләр татар теленең нинди бай булуына төшенәләр, халкыбызның тарихын өйрәнәләр. Чөнки татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре, йолалары, кешене шәхес итүче сыйфатлары аның телендә, образлы сөйләмнәрендә, мәкаль-әйтемнәрендә, җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан.

Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә алар күңеленнән төрле шигырьләр, җырлар, язмалар чыккан. Шуңа күрә дә безнең шәхесләребез, галимнәребез, язучы һәм шагыйрьләребез туган телгә зур игътибар бирәләр. Туган теленең кешегә тәэсир көче дә көчлерәк.

Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле кыенлыкларны, киртәләрне үтте. Халык күпме изелсә дә, ана телен саклап калды. Ә милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле. Чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә.

М. Җәлил, А. Алишның татар телендә язылган шигырьләре фашистларның корыч ишекләреннән, гильотиналарыннан да көчлерәк булганнар. Бу турыда шагыйрь Р. Фәйзуллин:

Түзем тел ул
Окопларда, төрмәләрдә, лагерьларда
атылса да, асылса да,
җиңү рухын җуймаган ул.
Гильотина өсләрендә
Яшәү җырын җырлаган ул! –

дип, татар телендә булган югары бәясен бирә.

Туган телебез – татар теле – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Ул башка телләр арасында үзенең аһәңле аваз составы, искикеч зур сүзлек байлыгы, үзенчәлекле грамматик төзелеше белән аерылып тора.

Безнең телебез – бик моңлы тел. Борынгы татар халык җырларын тыңлаганда, моң, безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала. Шушы моң халыкның хәтер кылларына кагыла да, үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра.

Телнең сыгылмалылыгы, матурлыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен дә кирәк. Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла.

Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк.

Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың. Күп акыл ияләре, галимнәр, язучылар тел турында төрле фикерләр әйтеп калдырганнар. Рус язучысы К.Г. Паустовский болай дигән: «Үз илеңә булган мәхәббәтне үз теленә булган мәхәббәттән башка күз алдына китереп булмый. Туган теленә битараф кеше кыргый. Ул үзенең табигате белән үк зыянлы. Чөнки аның телгә карата битарафлыгы үз халкының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булуын белән аңлатыла”.

Татар теле – иң матур тел, иң нечкә, ягымлы, йомшак, татлы һәм туган тел! Яратыйк аны, пычратмыйк! Безнең буыннар да саф, чиста, бөек татар телендә горурланып сөйләшсеннәр иде!

Туган тел турындагы фикерләремне якташыбыз шагыйрь И. Гыйләҗев сүзләре белән йомгаклыйсым килә:

Ул булганда адашмабыз –
Юлым туры, нурлы көнем.
Күз карасы кебек саклыйм
Анам теле – Татар телен!

Источник: ursaevo.ucoz.net

Подробности

Автор: Миляуша Хасанзянова

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 2413

Рейтинг:   / 0

КВН-ДӘРЕС
Тема: “Телләр белгән-илләр белгән”.

Дәрескә эпиграф итеп, Наҗар Нәҗминең түбәндәге юллар алына:
Туган җир-су-үзе бөек мәктәп,
Шунда башлап тәпи басыла.
Һәр кешедә бөек ана теле
Ана сөте белән ачыла.
Моннан тыш, тагын Каюм Насыйриның “Туган телеңнең серләрен өйрәнү-бөек эш ул”; Галимҗан Ибраһимовның “Русча белү кирәк, үз телеңне белү тиеш” дигән сүзләре, шулай ук Шәйхи Маннурның:
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел,
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле матур тел,-
дигән юллары плакат итеп язып, класс стенасына эленә. Шуның белән әлеге дәрес өчен дидактик карточкалар салынган конверт, кисмә хәрефләр салынган пакет, төсле карандашлар, кәгазь битләренә аерым-аерым язылган грамматик билгеләмәләр, альбом бите әзерләп куела. Сыйныф ике командага бүленә, аларга “Зирәкләр” һәм “Тапкырлар” дигән исемнәр бирелә (кайсы исемне алу мәсьәләсе җирәбә буенча ачыклана), жюри билгеләнә. Бу дәрескә әзерлек эшләре бер-ике атна алдан башлана. Укучылар табышмаклар туплыйлар. Укытучы исә ике команда өчен шарадалар, логорифлар (табышмак-шарадаларның бер төре), метаграммалар (табышмакның бер төре), омоним сүзләр белән табышмак-уен, шаян табышмаклар әзерли.

Дәрес командаларның бер-берсен сәламләве белән башлана. Мәсәлән, “Зирәкләр” командасы көндәшләрен болай сәламли:

Бездән, “Зирәкләр”дән, сезгә “Тапкырлар”га сәлам!
Без ярышта Зирәкләр,
Тормышта без-кирәкләр.
Без тиз фикер йөртәбез,
Дусларга без терәкләр.
“Тапкырлар”ның җавабы:
-“Тапкырлар”дан “Зирәкләр”гә саләм!
Ә без исә тапкырлар,
Ярышларда батырлар.
Әйтешик без табышмак,
Я, кем тели? Әйтеп бар!

Табышмак әйтешү башлана.
“Зирәкләр”: “Тапкырлар”:

Ишектән керә- Чакырдылар, дәштеләр,
Түргә менеп утыра. Барган идем-качтылар
Ул нәрсә? Ул нәрсә?
(Суык) (Яңгыр)

Киеме аның-ак тун, Утсыз да ул яндыра,
Бөркәнә яшел шәлен. Корт чаккан эз калдыра
Үзе бөдрш булса да, Үсә койма буенда,
Бөдрә чәче юк аның. Гел чагудыр уенда.
(Каен) (Кычыткан)

Менә грамоталылык ярышы башлана.

Командаларга сүзлек диктанты яздырыла. Мәсәлән,
“Зирәкләр”гә-район, тәэмин, сәнгать, әдәбият, сүзсез, дөнья, мәгърифәт, гадәт, башваткыч, сөял, промышленность…, ә “Тапкырлар”га тәрбия, мәсьәлә,мәсәлән, мәхәббәт, сөю, ихтыяҗ, фигыльләр, вакчыл, әкият, мәгънә, йомырка… сүзләре тәкъдим ителә.
Диктант язылып беткәч, командалар диктантларны үзара алмашып тикшерәләр һәм билгеләр куялар.

Шарада уены. (Табышмакның бер төре булган шарада сүзләрдәге мәгънәле кисәкләр белән эш итә).

“Зирәкләр” өчен:
Бер төс аның-бер иҗеге,
Икенчесе-сыек нәрсә;
Өченчесе-ул авылны
Шул икегә бай дип әйтә.
(Аксубай)
Бер кисәге тамырларда агып йөри,
Икенчесе җир өстендә чабып йөри.
Әгәр алар үз итсәләр берсе-берсең
Өзе ала хәтта җирнең тарту көчен.
(Канат)

“Тапкырлар” өчен:
Бер иҗеге-төргын су,
Икенчесе-бер чәчәк.
Икесең бергә кушсалар,
Аны һәркем киячәк.
(Күлмәк)

Суга салып чистартырга куша берсе,
Яз башындагы ай булыр икенчесе,
Бу икене әгәр бергә кушып куйсаң,
Килеп чыгар гаҗәеп бер күркәм иңсан.
(Юмарт)

Логариф уены. (Табышмакның бер төре булган бу уен алынган сүздәге иҗекләрне яки андагы хәрефләрне икенче бер иҗек яки хәреф белән алмаштырып икенче сүз ясауга нигезләнә.)

“Зирәкләр”өчен:
1. Бу сүз “бөтен” килеш мичтән табаны чыгара торган коралны белдерә. Шул сүзнең алдыннан да, артыннан да берәр хәрефен кыскартсаң, ул урманда үсә торган үсемлекне белдерә; әгәр тагын алдагы бер хәрефен алсаң, “карый” сүзенең синонимы барлыкка килер, тагын да алдан бер хәрефен төшереп калдырсаң, су хәрәкәтең белдерә торган сүз килеп чыгар. Ул нинди сүзләр? (Табагач, абага, бага,ага)
2. Эчендәге җимешең аның, кешеләр бик ярата, әгәр шул сүзгә “а” хәрефен өстәсәң, ул шартлый торган коралга әйләнә. Ул сүзләрне кем белә? (гранат, граната).
3.
“Тапкырлар” өчен:
1. Арттан бер хәрефен алсаң, агач өйнең кысасы була. Тагын берсең кыскартсаң “пар” сүзенең синонимын да, күрсәтү алмашлыгына да әйләнә. Бөтен килеш ул кар туздыра, ә арттан ике хәрефен алсаң тактага яза торган таш кала. (бура,бур,бу,буран).
2. Ул сүз бер хайван баласын белдерә, алдан бер хәрефен кыскартсаң, күк җисеменә әйләнә.

Шаян табышмаклар әйтешү уены. (Командалар табышмакны чиратлашып әйтәләр).
Нинди ике нота бакчада үсә (Фа+соль).
Кайсы кошның исеменнән, ахыргы иҗеген алсаң кар өеме килеп чыга? (Көрт+лек).
Кайсы ике нотага нинди тартык авазны кушкач, ике алмашлык килеп чыгар? (ми-н, си-н).
Нинди өяда беркайчан да йомырка булмый? ( синонимнар оясында).
Метаграмма уены. (Метаграмма-табышмакның бер төре, табышмак итеп бирелгән сүз, бер хәрефен үзгәртү белән, башка сүзгә әйләнә).

“Зирәкләр” өчен:
1. “С” белән мин түктерәмен күз яшен,
“Т” белән булам синең чын кардәшең
(Суган,туган)
2. Уртада “т”-гаиләдә төп эшчебез,
“Н” белән иң яраткан кешебез,
“Б” белән –ул әти-әни анасы,
Калды сиңа тик шуларны табасы
(әти,әни,әби)
“Тапкырлар” өчен:
1. “Т”га бетсә, ат муенында йөрер ул,
“Ш”га бетсә, күлдә гомер сйрер ул,
“Л”ны кушсан, җирдә калып черер ул,
“Р”га бетсә, азык булып керер ул.
(камыт,камыш,камыл,камыр)
2. “С” белән ул-бер баткак җир,
Кошка әйләнә “к” белән,
“Т” белән-әкият герое,
“Б” белән-чокыр була.
(саз, каз,таз,баз)
Ике команда өчен дә:
“Т” хәрефеннән башланса-ул зур савыт,
“Ч”ны куйсаң, балык була.
“К” килсш-бакчада исә,
“С” белән исемлекнең җир өстендәге өлешенә әйләнә.
(табак,чабак,кабак,сабак)

Омонимнарга карата “Нәрсә диләр?” дигән уен.
Мунчаладан (юкә каерысы) бау ясауны… диләр,
Түбәдән кар төшерсәң дә…диләр,
Ишкәк белән көймәдә йөзеп йөрсәң дә,
Искергән бинаны җимерсәң дә,
Һаман да шул бер үк төрле исемлиләр.

Иллюстрацияләр белән уен. (Рәсемнәрнең арадан иң танышлары сайлап алына һәм аларның кайсы авторның нинди әсәренә карата ясалганлыгын әйтеп, рәсемнең эчтәлеген сөйләү рәвешендә бара. Сөйләм матур, төгәл, бәйләнешле булырга тиеш).

Башваткычларны тылсымлы фигурага әйләндерү уены. (Шакмак өчендәге кисемтә-хәрефләрне-сулдан уңга, өстәп аска таба укысаң да бер үк исемнәр килеп чыгарлык итеп урнаштырылырга тиеш).

“Зирәкләр” өчен:

м җ и
п и и
м ч и
Җим
Ипи
Мич

а а а
а м р
ш р н
Шар
Ана
Рам

“Тапкырлар” өчен:

т а а
у ф ш
ш у р
Туш
Уфа
Шар

и ч и
м ә ш
м ә м
Тәм
әти
мич

“Серле карточкалар” уены. (Ике команда өчен ике коверт алына. Аларга җөмләләр язылган карточкалар салып куела. Һәр команданың берәр взкилә үзләренә тигән конверттан карточкаларны алып укып, көндәш командага биреп бара, ә әлеге команда эгъзалары андагы хәлләрнең нинди төркемгә каравын әйтәләр).

“Зирәкләр” өчен:
Спорт сөючеләрнең күңелле узышлары кызып дәвам итте.
Укыганда китабыңны дөрес тот.
Балалар, арысалар да, эшләрен тәммамларга өлгерделәр.
Авырганга күрә, Азат экскурсиягә бармады.

“Тапкырлар” өчен:
Быел кыш гадәттәгечә булмады.
Еллардагы бозлар озакламый ышанычсызга әйләнәләр.
Наилә әйберләр алыр өчен шәһәргә китте.

Йомгаклау:
-Безнең туган телебез гаять бай һәм матур.
Юкка гына мәшһүр галимебез, мәгърифәтче К.Насыйри: “Туган телнең серләрен өйрәнү-бөек эш ул”,-димәгәндер.
-Хәзер тел турында нинди мәкаль-әйтемнәр таптыгыз икән, шулар белән танышып үтик,-ди укытучы.
Командалар үзләре белгән мәкальләрне китерәләр.
“Зирәкләр”неке:
Телләр белгән-илләр белгән. Тел-күңел кйзгесе. Теле барның юлы бар. Тел байлыгы халыкта. Тел-белемнең ачкычы, акылның баскычы. Инсафлының теле саф һ.б.ш.

У вас нет прав для создания комментариев.

Татарча сочинение “Туган телемне яратам”

Сочинение на татарском языке на тему “Туган телемне яратам”
Минемчә, туган телне яратуны шагыйребез Г. Тукай тулысынча аңлатып биргән. “Туган тел” шигыре кешене тормышының бөтен чорларына алып кайта. Сиңа гомер бүләк иткән әти-әниеңнең теле аша, син дөньяны таныгансың. Башка телләр үзләренчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы ук бүтән. Ул сиңа үгет-нәсыйхәт булып та, иркәләп-сөеп тә ишетелә. Туган телең аша җирдәге, кешедәге матурлык бөтен тулылыгы белән аңлашыла. Җырларыбызга моңлылык хас булган кебек, телебезгә дә моңлылык хас. Ә моң кешенең йөрәгендә, күңел түрендә туа. Моңлы халык начар була алмый. Моң ул − халык рухының ышанычлы сакчысы. Шуны онытмасак, телебез һәрвакыт моңлы, ягымлы, аһәңле булыр.
Туган тел һәр кеше өчен кадерле һәм газиз була. Ә безнең өчен татар теле кадерле һәм газиз, чөнки без − татар балалары. Татарча безнең телебез ачылган, без татарча бишек көйләре, әкиятләр тыңлап үскәнбез. Шуның өчен дә ул безгә бик якын. Ана телем − туган телем!
Татар теле − татар халкы өчен уртак милли тел. Бу телдә дөньядагы дистә миллионга якын татар халкы үзара аңлаша, аралаша. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле, абруйлы, дәрәҗәле халык була!Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Туган телемне яратам” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Алтыда белгән ана телен алтмышта онытмас.

Ананын; балага биргән иң зур бүләге — тел.

Ашыккан тел чүпрәккә әйләнә.

Аяк белән абынудан тел белән абыну яман.

Әдәп башы — тел.

Бал тамган телдән агу да тамар.

Дөньяда иң ачы нәрсә дә — тел, иң төче нәрсә дә — тел.

Елан агуы тешендә, адәмнеке — телендә.

Инсафлының теле саф.

Кесәңдә малың булмаса, телеңдә балың юкмы?

Кеше — теленнән, хайван тезгененнән эләгә.

Кеше теленә чуер таш чатный.

Кул ярасы бетәр, тел ярасы бетмәс.

«Көш» дип әйтергә теле юкның күзен карга чукыр.

Озын тел елан кебек: авыздан чыкса, муенга урала.

Суны — таяк белән, кешене тел белән үлчиләр.

Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.

Татлы тел аю биетә.

Татлы тел еланны да өненнән чыгарыр.

Тел — белемнең ачкычы, акылның баскычы.

Тел белән тегермән тартып булмый.

Тел кечкенә булса да, сүзе дөньяга сыймый.

Тел сөйләр дә керер, ни күрсә дә баш күрер.

Тел татлысы иясенә бал ашатыр, татсызы таяк ашатыр.

Тел таш яра, таш ярмаса баш яра.

Тел җиде кат җир астыннан да таба.

Телдән килгән кулдан да килсен.

Теле барлар халык булган, теле юк лар балык булган.

Теле барның юлы бар.

Теле бозыкның күңеле бозык.

Телең белән ашыкма, эшең белән ашык.

Телең белән фикер йөртмә, акылың белән фикер йөрт.

Телең озын булса, гомерең кыска булыр.

Телне бал белән кисәләр.

Телнең буе кече, гөнаһы олы.

Телнең зиннәте — тугры сүз.

Тиле илчегә акыллы тылмач кирәк.

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

Тугры телемне тыя алмыйм, туганыма керә алмыйм.

Фил күтәрмәгәнне тел күтәрә.

Һәр илнең ачкычы — тел, телен белгән ил ачар.

Фото: pixabay.com

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Телл?р белг?н илл?р гизг?н сочинение
  • Телешов текст егэ
  • Телешов домой сочинение егэ
  • Телецкое озеро часто называют младшим братом байкала егэ тире
  • Телецкое озеро занимает пятое место в россии егэ