Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы
“Чуваш Ялтаны урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
II Регионара фәнни-гамәли конференция:
“Сагиров укулары”
«Авылымның күренекле кешеләре»
Эшне башкарды:
Такмакова Регина Михаил кызы,
9 нчы сыйныф укучысы
Җитәкче:
Егорова Рузилә Шәүкәт кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Эчтәлек
Эчтәлек
Кереш…………………………………………………………………………………………….3
Төп өлеш………………………………………………………………………………………..5
1.Сидорова Елизавета Федор кызының биографиясе
2. Аның иң беренче иҗат җимеше.
3.Елизавета Федоровнаның китаплары,шигырь җыентыклары.
Йомгак…………………………………………………………………………………………..11
Кулланылган әдәбият……………………………………………………………………..13
Безнең Чистай районы шәхесләргә бик бай. Шул сәбәпле максатым — күренекле якташларыбызның берсенең иҗаты белән таныштыру. Чөнки мин, күп райондашларым кебек үк, туган ягымнан чыккан бөек шәхесләр белән чиксез горурланам. Чистай ягыннан нинди генә күренекле,танылган кешеләр чыкмаган:
-Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор София Гобәйдуллина;
-Татарстанның атказанган артисты җырчы Резеда Галимова;
-Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Закиров;
-Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Закиров;
-Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Вера Минкина,Идрис Мәзгүтов.
-Танылган юморист Сергей Чванов;
-Эстраданың танылган яшь җырчылары Румия Фәтхетдинова, Марина Тюрина;
-Танылган рәссам, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Эльмира Мостафина һ.б. һ.б.
Шундый танылган кешеләр белән беррәттән җирле шагыйрәләребез дә бик күп безнең. Чистай Үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Энҗеләр” әдәби берләшмәсендә иҗат итүче шагыйрьләребезнең иҗаты белән гел кызыксынып торабыз. М.Әхмәтшина, М.Мифтахова, Ш.Хафиз, Р.Сафина кебек иҗат кешеләре белән горурланабыз без.
Шушы эшемдә мин Чистай районы, Чуваш Ялтаны авылында яшәп, шунда иҗат иткән якташым Сидорова Елизавета Федоровнаның иҗаты белән таныштырасым килә.Кызганычка каршы, бүгенгесе көндә ул инде исән тугел. Ләкин аның язган шигырьләрен, әсәрләрен без яратып укыйбыз.
Укучылар да, өлкән буын кешеләре дә аның иҗатын бик яраталар.
Эзләнү эшенең максаты:
1. Авылдашыбыз Сидорова Елизавета Федоровнаның тормыш юлы белән танышу.
2. Сидорова Елизавета Федоровнаның иҗатын өйрәнеп , китап сөючеләргә җиткерү.
Эзләнү эшенең бурычлары:
-
темага кагылышлы әдәбият сайлау;
-
сайланган әдәбиятны өйрәнү;
-
вакытлы матбугат, массакүләм мәгълумат чаралары материалларын өйрәнү;
-
авылдашымның гаилә архивларын өйрәнү;
-
тупланган материалларны анализлап, нәтиҗәләр ясау;
Эзләнү эшенең объекты – Сидорова Елизавета Федоровна
Эшне башкару процессында мин кулланган методлар – интервью алу, гаилә архивы материалларын өйрәнү, чыганаклардан информация туплау.
Бу эшемнең теоретик һәм гамәли әһәмияте шунда – халкыбыз тарихының тагын бер бите өйрәнелеп, ил язмышында тоткан урыны ачыкланды, әдәбият,китап сөючеләр өчен материал булдырылды.
Төп өлеш.
Мин уземнең эзләнү эшемне авылыбызның гогурлыгы булган җирле шагыйрәбез Сидорова Елизавета Федоровнаның тормыш юлын, иҗатын өйрәнүгә багышладым.
Сидорова Елизавета Федоровна 1925 нче елда Татарстан Республикасы Чистай районының Керәшен Ялтаны авылында туа.Аның туган авылы табигатнең бик матур бер почмагында урнашкан Ләкин,ни кызганыч, бугенгесе көндә авыл инде авыл буларак яшәми, бары урыны гына калды.
Башлангыч һәм урта белемне күрше Чуваш Ялтаны авылы мәктәбендә ала.
Сидорова Елизавета Федоровна 1996 елда 71 яшендә шигырьләр яза башлый.Матур тормыш юлы узып,картлык көзенә аяк басучы Елизавета Федоровна тормыштагы һәр мизгелен,уй-кичерешләрен ак кэгазь битләренә төшерә.Аның шигырләре тәрбияви көчкә дә ия дияр идем мин.Кешеләрдә гел яхшы сыйфатлар гына эзли ул,начарлыктан йөрәге әрни,тормышны гел матур,гүзәл итеп күрергә омтыла.Керсез күңелле шагыйрә дөньяны караңгы төсләрдә кабул итә алмый,без моны аның сулышында,аның шигырьләрендә ачык тоябыз!
Елизавета Федоровна үзе исән вакытта 4 китабы дөнья күрә. Аларнын һәрберсендә шигырләр генә түгел, ә үзенең тормышы, туганнары, якын дуслары, туган авылына багышлап язылган чәчмә әсәрләр дә урын алган.
Авторнын иң беренче шигырьләр җыентыгы 2003 елда чыгарыла.Ул китап “Күңелем моңнары” дип атала.Җыентык 6 бүлектән тора.Шушы җыентыкка 1997-2002 елларда иҗат ителгән бик матур шигырләре тупланган.Хәтта бер бүлеге тулысы белән бары гаиләсенә генә багышлап язылган шигырләрдән тора. Мәсәлән “Сиңа атап язам җырларымны”, “Байлыгым-балаларым”, “Киленем Зояга багышлыйм” һәм башкалар.Шушы җыентыктагы “Бәхет” дигән шигыре.
Син бит минем таң йолдызым,
Гөлем,чәчәгем, дисең.
Ай туганда тугансыңдыр,
Бәхетем сминем дисең.
Бүләкләрнең иң затлысын
Бәйрәмнәрдә бирәсең.
Озак яшә,кадерлем,дип
Каршыма киләсең.
Син- минем җәйге кояшым,
Син –минем язгы моңым.
Синнән көч алып яшим мин,
Сихри якты нурым.
2003 елда чыккан тагын бер яңа җыентыкны Елизавета Федоровна “Гомерем мизгелләре” дип атаган.Биредә авторның төрле елларда язылган шигырьләре һәм язмалары тупланган.Гомере буе авылда яшәп,шунда намуслы хезмәт иткән, аның кешеләрен,табигатен чын күңеленнән яраткан Елизавета Федоровнаның шигырьләренә эчкерсезлек, самимилек,гадилек кебек сыйфатлар хас.Алар барысы да авторның күңел халәтен чагылдыра,кем әйтмешли,һәрберсе йөрәгеннән алып язылган.Әсәрләрен укый башлау белән күз алдына шагыйрә үзе килеп баса.Аның белән бергәләп туган авылының болыннарында,тугайларында йөрисең, инешендә су коенгандай буласың.Аның шигырләре укучыны битараф калдырмый, уйландыра дигән сүз. Бу җыентыкның икенче өлеше тулысы белән туган авылына, якын дусларына,туганнарына багышлап язылган чәчмә әсәрләрдән тора. “Кайтыгыз!” дип пышылдыйлар җирдә үләннәр” әсәре керәшен халыкларының “Троица” бәйрәменә багышлап язылган.Автор бу бәйрәмнең туган авылында ничек үтүен бөтен нечкәлекләре белән тасвирлап бирә.Үзенең якын туганнарына багышлап язылган әсәре “Укытучылар династиясе” дип атала.Шушы икенче җыентыкта урын алган,1999 елда язылган шигыре “Әниемә”
Уңган-булган иде әнкәй,
Кулыннан һәр эш килде.
Йөзе елмаюлы булды,
Күңелләре киң иде.
Үзе бәйләп,үзе тукып,
Кием тегеп кидерде.
Йорт эшләрен дә башкарды,
Барына да өлгерде.
Истәлек итеп саклыйм мин,
Синең соңгы сөлгеңне.
Мөмкин булса язар идем
Һәйкәлгә исемеңне.
Адәм баласы олыгая барган саен бала чагын,яшьлеген,узган гомерен искә төшерә.Елизавета Федоровна да күңеле белән узган гомер юлына бик еш әйләнеп кайта.Бу аның иҗатының төп темасы дисәк тә,хата булмастыр.Аның “Күңелем мәрҗәннәре” дип исемләнгән җыентыгында 2000-2004 елларда иҗат ителгән шигырьләре һәм язмалары тупланган.
Олы яшьтә булуына карамастан,актив иҗат эше белән шөгыльләнә.Ул катлаулы һәм бай тормыш юлы үткән шәхес.Йөрәге аша узган тормыш мизгелләре турында кызыклы һәм мавыктыргыч шигырьләр яза.Ул туган җирнең,туган телнең,ата-ананың,якыннарның кадерен белергә өнди,мәрхәмәтсезлеккә,шәфкатьсезлеккә йөрәге әрни.
Кешегә яхшылык эшләү
Көннән-көн бетш бара,
Кешеләрнең күңелендә
Нигә явызлык арта.
Сидорова Елизавета Федоровнаның 4 китабы 80 яшендә дөнья күрә.2006 елда басылып чыккан соңгы китабы “Бәхет телим” дип атала.Бу җыентыгында 2004-2005 елларда иҗат ителгән шигырьләре тупланган.Авторның шигырләреннән үткәнне сагыну,кешеләргә,тирә-якка карата мәхәббәт хисләре бөркелеп тора.Елизавета Федоровнаның шигырьләре үзенең укучыларын туган җирне яратырга, ата-анага карата игелекле булырга, бер-береңнең, тормышның кадерен белеп яшәргә өйрәтә.Аның укучы күңеленә үтеп керердәй киңәшләре,акыллы сүзләре бик күп шул.Кешеләр күңелен аңлый, уй-кичерешләрен үз йөрәге аша уздыра белгән кеше генә шундый эчкерсез, самими шигырьләр язарга сәләтле.Олы йөрәкле Елизавета Федоровна әнә шундыйлардан.
“Яхшыга өмет итәбез” шигыре.
Таңнар туа,моңнар туа
Сәгать, минутлар уза.
Исәпле сәгать, минутлар
Гомер юлларын суза.
Төрле кешенең төрлечә
Гомеренең юллары.
Була аның кыскалары
Бар аның озыннары.
Матур юллар сирәк була
Газаплысы күбрәк.
Бу юлларны үтәргә
Түземле булу кирәк. (2005 ел)
Үземнең шушы язмамны бөек мәгърифәтчебез Ризаэтдин Фәхретдиннең бик тә кыйммәтле һәм гыйбрәтле сүзләре белән төгәллисем килә : ”Әдип вә галимнәре булмаган халык бәхетсез, мәшһүр кешеләрен оныткан халык көчсез…”
Без бик тә бәхетле,чөнки танылган якташларыбыз чиксез күп безнең. Олуг затларыбызны онытырга, көчсез халык булырга хакыбыз юк!
Опубликовано 22.01.2017 — 1:26 — Сахапова Лейсан Ильдусовна
“Яшүсмерләрнең танып-белү эшчәнлеген үстерүдә туган як тарихының роле” фәнни-гамәли конференциясендә катнашкан эш
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
1.29 МБ |
Предварительный просмотр:
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
9 нчы сыйныфта әдәбият дәресе Кол Галинең » Кыйссаи Йосыф» әсәре- татар әдәбиятының күренекле ядкәре
Дәрес Кол Галинең » Кыйссаи Йосыф» әсәрен өйрәнүнең йомгаклау дәресенең бер варианты буларак татар теле һәм әдәбияты укытучыларынатәкдим ителә….
Казанда яшәгән бөек кешеләр.
Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен 9 нчы класста бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе….
8 кл. Контроль эш.Татар халкының күренекле әдипләре.
Контрольная работа по татарскому языку для учащихся 8 класса русской школы….
авылымның киләчәге
югары класс укучылары өчен профориентацион мероприятие…
Авылымның йөзе – аңың күркәм кешеләрендә
Кереш“Яшәр өчен бетмәс көч алыргаОлысына һәм дә кечегә, -Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтлеТуган ягы кирәк кешегә.”Фәнис Яруллин…
Милләтебезнең күренекле кешеләре.
Төбәгебездән чыккан күренекле шәхесләрне барлау….
Тел турында күренекле кешеләр фикере.
Тел турында күренекле кешеләр фикере….
- Мне нравится
Һәр
төбәкнең үзенең күренекле
шәхесләре була. Алар турында горурланып
сөйләнелә, кылган гамәлләре
хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә
тәрбияләү максаты куела. Әйе,
Казан арты –Әтнә ягы үзенең матур табигате, күренекле
шәхесләре белән данлыклы. Безнең якташларыбызның
күбесе районнан читтә — республика күләмендә
һәм хәтта Россия күләмендә дә
танылган шәхесләр. Без алар турында телевидение тапшыруларын карап, матбугат
битләреннән укып та белә алабыз. Ләкин минем әллә ни
биеклеккә күтәрелмәгән, дан-шөһрәткә
ирешмәгән райондашым,авылдашым турында башкаларга да сөйлисем
килә.
«Бу дөньяда без яшибез
икән, юкка түгел, юкка түгелдер… »
Хикмәт шунда, ул яшәешне ниләр белән бизибез дә,
кемнәр белән аралашабыз, нинди эзләр калдырып
үтәбез? Әйшияз авылында гомер итүче, Хезмәт
Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнгән
Рәфкать абый Шакиров белән очрашу күңелдә
әнә шундый хисләр уятты. Әгәр дә
сөйләсәң, әгәр дә язсаң — һәркемнең
гомере үзе бер китап. Сабыр гына холык эченә, серле күзләр
арасына күпме тормыш вакыйгалары яшеренгән, никадәр авыр да,
шатлыклы да еллар узылган.
…
1931
сл. Мөкәрәмә белән Нигъмәтҗан
гаиләсендә зур вакыйга — беренче балалары, уллары Рәфкать
дөньяга аваз сала. Яшьләрнең шатлыклары эченә сыймый, әти
кешенең бигрәк тә, малай бит, малай. Әлеге
гаиләне яңадан бер ир малай, ике кыз бала тулыландыра. Тулы
гаилә учагы озак дөрли алмый — хатын-кызнын терәге, киңәшчесе,
балаларның яраткан әтиләре Бөек Ватан сугышына
китә. И-и, шушы сугыш еллары, бөтен хыялларны
чәлпәрәмә китерде, авылның терәге хатын-кызлар
һәм дә бала-чага
җилкәсенә төште. Рәфкать тә дүрт
класс белем алгач, колхозда эшли башлый. Укуын дәвам
итәргә кыстаучы да булмый, әйтсәләр
дә бармас иде— өстенә
кияргә киеме юк. Алай гынамы сон, ашарына, ягарына булмый торып, кая
чабата туздырып йөрү инде ул. Чабата димәктән, әйшиязлылар ул елларны
әлеге аяк киемен эшләү белән тирә-юньгә
дан казаналар.
Бала-чага да читтә
калмый, чабата үрәләр. Аларның кул көче
җитмәгән эшләрне өлкәннәр
тәмамлый.
Рәфкать
җәй көннәрендә терлекләр көтә,
урып-җыю чорында ат белән чүмәлә тарттыра. 14 яше
тулгач, ат җигеп урманга бара башлый. Сугыш беткән вакытны яхшы хәтерли
ул: «Ул чакта без басуда идек. Чәчү бетмәгән иде.
Атка атланган бер кеше басуга килеп сугыш тәмамлануы хакында
хәбәр итте. Без барлык эшебезне ташлап авылга йөгереп кайтып
киттек». — дип искә алды Рәфкать абый. Сугыштан соңгы
еллар да җиңелләрдән булмый, гаиләнең
терәге — әти кеше булмау үзен нык сиздерә. Шулай да
Шакировлар гаиләсе сер бирми, Мөкәрәмә апа
балаларын тәртипле, эш сөючән итеп үстерә.
Шуңа да алар тормышта югалып калмыйлар.
Рәфкать
абыйны бер иптәше белән 1952 елда Усадка, механизация
мәктәбенә 5 айлык курсларга укырга
җибәрәләр. Укып кайткач, Түбән Көек бригадасында
СТЗ
«НАТИ» тракторында эшли
башлый. Армиядә хезмәт итәр вакыты җиткәч, Казаннан кире
борып кайтаралар үзен: янәсе, вакыт җитмәгән.
Иптәшләре хезмәт итеп кайтканнан соң, 1954 елда гына
китә ул. Яшь егет гаилә корып өлгерә.
1957 ел.
Рәфкать абый Ватан аллыңда изге бурычын үтәп кайта. Бу
вакытча беренче баласы— кызы дөньяга туган була. Алты
бала тәрбияләп үстерәләр Рәфкать абый
белән Әлфия апа. Өченче балалары
игезәкләр. Бүгенге көндә
һәркайсының үз тормышы, үз гаиләсе.
Рәфкать абый белән Әлфия апа бишенче балалары — уллары
Илһам, киленнәре Венера белән берлектә гомер
кичерәләр. Моннан тыш, 15 оныклары, 6 оныкчыклары бар
аларның.
Рәфкать абый
гомере буе колхозда тракторчы булып эшли. 1979 елның
көзендә тракторчылар бригадиры итеп билгелиләр үзен.
Пенсиягә чыгарга бер ел кала мичче булып эшләргә туры
килә аңа.
Мичче буларак
бөтен Татарстанны айкап чыга ул. Башка миччеләр дә булгандыр
инде . Ләкин аны пөхтәләге, чисталыгы,
җиренә җиткереп эшләве бөтен Татарстанга таныта.
Беренче тапкыр
мичне ул үз өендә чыгара. Әтисе сугыш кырында ятып калу
сәбәпле бөтен эш аның җилкәсенә
төшә. Берзаман мичкә ягарлык әмәл калмый. Ягып
җибәрүгә бөтен дөньяны тутырып төтен
баса. Мич җимерелә башлый.
Әнисе улына:
—
“Әйдә, улым, тырышып карыйсыңмы әллә?
Икәү ничек тә башкарып чыгарбыз!”- ди. Менә шуннан
башланып китә инде мич чыгару галәмәтләре. Рәфкать
бик яхшылап карый-карый, сызымын сыза, рәсемен ясап бара-бара мичне
сүтеп бетерә. Ахырдан шулардан карап, барлап әнисе
белән мичне чыгарып та куя. Ягып карыйлар, әйбәт суыра, яхшы
яна. Аның шатлыгы эченә сыймый, ләкин ул моның
белән генә чикләнми – мичнең кыяфәте ошап бетми
аңа. Шуңа күрә яртылаш сүтеп, тагын чыгара. Инде
чын-чынлап куана ул хезмәтенә.
Рәфкать
өенә мич чыгарган дигән хәбәр яшен тизлеге
белән авылга тарала. Бөтен авыл халкы карарга килә
мичләрен. Бар да мактый, югары бәяли. Китә инде шушы
көннән мич чыгарулар. Авылда һәр өйдә мич
чыгару зәхмәте башлана. Чират торалар. Курчак кебек
әкияттәге мичләр саны артканнан арта бара авылда. Шулай итеп
Рәфкать абыйның даны тирә-юньгә тарала.
Рәфкать абый
сөйләгәннәрдән: “Бервакыт әллә нинди
машина килеп туктый капка төбенә. Куркып калдым. Шундый зур,
кап-кара. Чыгарга да хәлем калмады хәтта. Бер кеше төшеп,
өйгә керде.Исәнләште. Иң беренче булып мичне
карап чыкты. Тирә-юньгә мич чыгару ярамаган , алып
китәләр икән дип телсез калдым. Ул шуннан өстәл
чнына килеп утырды да : мичне ничә көндә чыгарасың,
тәртибен сөйлә әле ? ”-ди. Соңыннан
әнидән, иптәшемнән ризалык сорап, миңа
җыенырга кушты. Эш коралларыңны да ал диде. Коралы аның ике
кул да бер мастерок инде дигәч, алайса кирәкми, дип, бер атнага алып
чыгып китә. Кая барасын да әйтми.”
Рәфкать абый
төгәл әйткән вакытка кайтып төшә.
Әнисе дүрт күз белән борчылып көтә.
Өйдәге гаилә әгъзаларына бүләкләр,
күчтәнәчләр төяп кайтарып китәләр
аны. Бактың исә Байконурда бер кешегә мич чыгарырга
кирәк булган икән ул.
Менә шулай
мич чыгара, дөнья гизә Шакиров Рәфкать абый. Соңрак
авылларда газлаштыру башлана. Монда тагын Рәфкатьсез булмый. Чират торып
газ миче чыгарталар аңа. Эше булганга шатланып туя алмый ул!
Кешедән күп итеп акча сорарга да кыймый Рәфкать абый.
Ләкин тормыш алып бару өчен зур ярдәм була бу.
Тормыш шулай
тәгәри. Авыл газ яга. Зур мичне кирәккә санамый
башлыйлар. Күп урын алып тора дип, мичләрне сүтә
башлыйлар. Рәфкать Шакиров моңа бик кайгыра, эче поша. Минем
хезмәтемне юкка чыгаралар дип борчыла. Авылда мич сүткән
кешене ишетсә, ул көнне инде телсез кала Рәфкать абый.
Бүгенге
көндә бер генә гаиләдә сакланып кала коймак миче.
84 яшен тутырса да тик тотмыйлар аны. Мунча мичләре чыгарырга чакыралар. Йомшак
кына итеп “отказ”бирсә дә, эченнән генә моңа бик
куана ул. Әле дә булса мин хезмәткә ярыйм бит дип
шатлана Рәфкать абый Шакиров.Мин аңа сәламәтлек, тыныч
тормыш, һәрвакыт хәрәкәттә булуын телим!
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: һәр укучы, минемчә,
үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен,
халкын, традицияләрен, мәдәниятен, тарихын яхшы белергә
тиеш.
Татарстан
Республикасы Әтнә муниципаль районы “Түбән Көек
урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем
учреждениесе
”Районыбызның күренекле
шәхесләреннән үрнәк алам”
Татарча сочинение “Кешеләрдәге матур сыйфатлар|Кешелэрдэге матур сыйфатлар”
Сочинение на татарском языке на тему “Кешеләрдәге матур сыйфатлар”/”Кешелэрдэ ге матур сыйфатлар”Кеше һәр яктан да матур булырга тиеш. Әгәр дә тышкы яктан кеше чибәр булып, эчендә начар уйлар булса, ул инде яхшы кеше булмый. Кешелеклелек, шәфкатьлелек, изгелек, ягымлылыкны мин кешедәге иң матур сыйфатлар дип атар идем. Бөек шагыйрь Муса Җәлил дә:
Көчлелегең белән горурланма!
Кешелегең белән горурлан! −
дип яза үзенең “Бер үгет” шигырендә.
Кешелекле, мәрхәмәтле, сабыр булу, кешеләргә авыр чакларда ярдәмгә килү − һәркемгә дә кирәк сыйфатлардыр, минемчә. Шулай ук, түземлелек, хезмәт сөючәнлек кешенең кешелеклелеген дә, дәрәҗәсен дә арттыра.
Әгәр син кешеләрне яратмасаң, кеше кайгысын уртаклаша, аңлый белмөсөң, әгәр дә син чынлап торып дуслаша белмәсәң һәм дусларың булмаса, кесәңдә акчаң күп булудан үзең өчен дә, башкалар өчен дә бернинди файда юк. Надан, чикләнгән, сәнгатьне аңламаучы һәм яратмаучы кеше булып калгансың икән, кыйммәтле машинаң булудан, кыйммәтле урындагы бассейны һәм теннис кортлары булган зур коттеджларда яшәвеңнән ни мәгънә һәм файда?! Син, бу очракта, көтмәгәндә баеп киткән һәм үзен бик акыллы дип санаган бер хайван, ә дөресрәге мактанчык маймыл гына.
Кыйммәтле җиһаз җыю, байлык артыннан куу белән шөгыльләнмәскә, ә үзеңнең эчке дөньяңны баетырга, белемеңне һәм уңай сыйфатларыңны арттырырга, ихтыяр көчен ныгытырга, чын дуслар табу һәм үзең дә чын дус булырга өйрәнергә кирәк. Шулай булса, вакыт узу белән барысы да килер: матди байлык та, тормышның төрле шартларына бәйле булмау да, үз-үзеңне яклый белү дә.
Әлбәттә, минем уй-фикерләрем бераз буталган. Хәзергә үземнең акылымны һәм характерымның уңай сыйфатларын камилләштерергә һәм үстерергә икәнлеген, ә калган нәрсәләрнең аннары килерен аңласам да, мин бит юллар чатында торам. Ләкин шунысы бәхәссез: күркәм сыйфатларга ия булганда гына кеше җәмгыятьтә, тормышта үз урынын табар!Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Кешелэрдэ ге матур сыйфатлар” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)
История
шэhэребез hэм анын куренекле кешелэре-кыска хикэя
Попроси больше объяснений
Следить
Отметить нарушение
Автор: Гость
Ответ(ы) на вопрос:
Гость:
Кажется я знаю как тебе помочь…
Пожаловаться
Не нашли ответ?
Ответить на вопрос
Похожие вопросы
Биология
Вопрос 6. Очень нужно. Подалуйста
Ответить
Геометрия
В прямоугольнике MNPQ сторона MN равна 5 см .угол MPQравен 60 градусов .точки A,B,C,D серединасторон прямоугольника.найдите периметр четырехугольни…
Ответить
Математика
Помогите пожалуйста написать краткую запись к задачи:Теплоход должен был пройти 1944 км. Он уже прошёл двенадцатую часть этого расстояния. Сколько…
Ответить
Українська література
помоги пожалуйста
Охарактеризуйте почву
приморский край
вопрос 6
Ответить
Математика
То же самое с уравнениями, помогите!!
Выберите уравнение, корнем которого является число 15:
1) 3х — 15 = 15.
2) 2(х) + 15 = 30
3) 2х — 3…
Ответить
Главная
-
- 0
-
?
Анастасия Саярина
Вопрос задан 29 сентября 2019 в
1 — 4 классы,
Другие предметы.
-
Комментариев (0)
Добавить
Отмена
1 Ответ (-а, -ов)
- По голосам
- По дате
-
- 0
-
Кажется я знаю как тебе помочь…
Отмена
Артём Осинов
Отвечено 29 сентября 2019
-
Комментариев (0)
Добавить
Отмена
Ваш ответ
Әнинең кайчан үлгәнен хәтерләмим, мин бәләкәй идем әле. Булса, башлангыч сыйныфларда укыганмындыр. Без, балалары өчен олы булып күренсә дә, әти яшьли тол калды. Мин гаиләдә — икенче бала, миннән олы абыем бар иде. Ялгыз ир-атка сыңар канат белән тормышны тартып барырга нык авыр булгандыр. Балалыгыбыз белән без аны күреп тә…
Әнинең кайчан үлгәнен хәтерләмим, мин бәләкәй идем әле. Булса, башлангыч сыйныфларда укыганмындыр. Без, балалары өчен олы булып күренсә дә, әти яшьли тол калды. Мин гаиләдә — икенче бала, миннән олы абыем бар иде. Ялгыз ир-атка сыңар канат белән тормышны тартып барырга нык авыр булгандыр. Балалыгыбыз белән без аны күреп тә бетермәгәнбездер. Әмма ничек кенә авыр булмасын, әти безне какмады, сукмады.
Кайдадыр кунып, кайтмыйча калган көннәрен дә хәтерләмим. Әти безгә бар нәрсәдә дә булдырырга тырышты. Мәктәп кирәк-ярагы дисеңме, абый белән икебезгә дә агачтан чана, чаңгы ясап бирде, өстәлдә һәрвакыт ризык мул булды. Ферма эше авыр булса да, әти хуҗалыкны, йорт янын, бакчаны ташламады. Яз җиткәч, бергәләшеп, бакча чистарттык, казыдык, әйбер утырттык. Хәзерге кебек, әллә нинди яшелчәләр булмаса да, кыш буена җитәрлек итеп кишер, суган, чөгендеребез була. Күп итеп, бәрәңге утырта идек. Боларның барысы да абый белән икебезнең өстә булды. Җәй буе сибү сибү, чүп утау, корт чүпләү — эшнең күплегеннән, билчән, алабута йолкудан гарык булып, елаган чаклар да күп булды. Боларга тагын кош-корт карау да өстәлә. Кыскасы, уйнап-көлеп йөрергә вакытыбыз булмады. Анысы башка балаларныкы да шулай булгандыр инде. Әмма әниле йортта балалар барыбер бу кадәр эшләп үсмәде. Күңелне юксыну басканда, без гел яңа әни турында хыяллана идек. Аныңбелән ничектер рәхәтрәк, иркенрәк тормыш булыр кебек тоела иде. Ләкин еллар узды, безнең йорт бусагасын бер хатын-кыз да атлап кермәде. Кем белә, бәлки әтине димләп тә караган булганннардыр, без аларын белми калганбыздыр. Үсә төшкәч » әни» төшенчәсе үзеннән-үзе ничектер юкка чыккан кебек булды. Алай гына түгел, өчәү яшәп яткан дөньяга икенче бер хатынның үтеп керүен мин, бәлки, ошатмас та идем. Булса, үзебезнең әни, юк икән, безгә башка берәү дә кирәкми, дип уйладым.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, абый шәһәргә укырга китте. Студент чакта сирәк кенә булса да, кайткалады. Ул вакытта кая инде еш йөрүләр? Хәзерге кебек таксилар да, микроавтобуслар да юк чак бит. Акча ягы да чамалы. Югары курста укыганда ук заводка эшкә кергән иде, кулына диплом алгач, бүтән җиргә барып тормады. Әтинең авылга кайтмыйсыңмы соң дип икеләнеп кенә чакыруына каршы: «Миңа завод ошый. Тимер эшен яратам, беркая да китмим» , — дип җавап бирде. Завод абыйны башы-аягы белән үзенә суырып алды. Ул елга бер, үзенең ялында гына кайтты.
Ә мин беркая да китмәдем. Чөнки әтине кызгандым. Күз яшьләре белән:»Китмә. Синсез калсам, нишләрмен?» — дип елады ул. Авылда кая барасың? Эш төрлелеге юк. Хыялым укытучылык булса да, әти белән фермага йөри башладым, сыер саудым. Тормыш беркөе генә агылды да агылды. Кечкенәдән мунчаны гел әти белән керә идек. Зурайгач, сирәк булса да ул минем янга: «Аркаңны ышкыйм, кая, яхшылап чабындырыйм», — дип кергәләп чыкты. Баштарак оялсам да, әти мине,баштан сыйпап, гел тынычландырды. Ул:
— Син нәрсә, әтиеңнән ояласыңмы? — ди торган иде.
Кыскасы, әти җүнсез сүз сөйләмәс, дип мин дә оялмаска өйрәндем. Алай гына түгел, башта үзем кереп киткән булам да, эчтән генә: әти керсен иде, көчле куллары белән аркаларымнан усын иде, дип тели башладым. Теләкләрем бик еш кына кабул булды. Минем кебек кызлар кичләрен клубка чыга башладылар. Фермада да сүз — шул турыда. Кем чыккан, кем кунакка кайткан, кем кемне озаткан. Ә миңа әти клубка чыгарга беркайчан да рөхсәт бирмәде. «Синең өчен иң яхшы егет — мин. Башкалар алдар, еларсың. Ә мин сине беркайчан да үпкәләтмәм», — диде. «Сөйләшеп ятарбыз, син хәзер зур инде, миңа синең белән рәхәт,»- ди-ди, әти минем янга ята да башлады. Үзенең караватына да чакыра иде. Мине хатын иткән беренче ир дә ул булды. Минем өчен бөтенләй башка дөнья ачылды. Бер — бер артлы ике балабыз туды.Икесе дә акылга зәгыйфь булдылар. Бер үк каннан булгач, шулай була икән ул. Без бит анде авыл балалары, аны-моны белеп үскән кешеләрме. Авырлы чакта да, тапкач та, кеше безне сөйләп туя алмады. Ләкин кулдан берәүнең дә тотканы булмады. Аз идеме авылда малайлары белән ялгыз калган аналар, яки безнең кебек үк — аталы-кызлы яшәүчеләр? Әти дә, мин дә алдынгы терлекчеләр, эчеп-тузып йөрмибез. Сәвит заманында иң мөһиме шул иде бит. Шуңа күрә безнең тормышка тыгылучы булмады. Кеше безнең гайбәтне сата торды, үзебез чәпчемәдек. Ә шулай да арада: йөргән егете булгандыр, ник кыз баланы газапларга, диючеләр булды. Еллар шулай уза торды, безнең турыда сөйләүдән дә туктадылар.
Кызганыч, ике баламның берсе кыска гомерле булып чыкты. Авыл кырындагы күлгә батты. Анысына үзем гаепле булганмындыр инде. Казларны алып кайт әле, кояш бата, су буенда төлкеләр күп, бумасын тагын, дип җибәргән идем. Беренче тапкыр гына куып кайтуы да түгел иде, югыйсә, акылга тулы булмаса да,моның ише эшне генә белә иде. Чыкмый калган берничә казны куарга дип кергән дә, баткан, балакаем. 60 яшенә җитеп, әти дә үлеп китте. Гомер буе ир белән хатын булып яшәсәк тә, мин аңа исем белән дәшмәдем. Кычкырышып, талашканны хәтерләмим, бар эшне бергәләп эшләдек. Мунча салдык, өйне яңарттык. Бүрәнәнең бер башында ул булса, икенчесенә мин килеп ябыша идем. Хәзер кызым белән икәү генә калдык.
Кеше — шул ук табигать баласы. Хайваннар арасында да үгез бозавының сыерга сикерүе- гадәти хәл. Без аны-моны уйламыйча яшәдек инде.Томана булдык. Хәзер бөтен кеше китап укый, телевизор карый, дин белән кызыксына. Бер карасаң, безнең өстә — зур гөнаһтыр. Күпләр мине азгынлыкта гаепләр, әмма тормышың шулай булып чыккач, нишлисең? Берәүне дә нахакка рәнҗеткәнебез булмады, малны эшләп таптык. Әти мине олыгайгач та бала итеп назлады, хатын итеп яратты. Йөрәкне авырттырган бер әйбер: ул да булса — кызым. Аннан алдарак үлеп китсәм, ни булыр? Акылы юк бит, үзе генә яши алмаячак.
http://www.tulachi.ru/ru/archive-gazata/item/8758-әtiem-irem-buldyi-bulgan-hәl.html
фото http://playcast.ru
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса