Тозуче хонэре турында сочинение

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • Тормыш дәресеТөзүче-мактаулы һөнәр

    1 слайд

    Тормыш дәресе
    Төзүче-мактаулы һөнәр

  • Төзүче һөнәре – җәмгыятьтә иң кирәкле, иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Аның хе...

    2 слайд

    Төзүче һөнәре – җәмгыятьтә иң кирәкле, иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Аның хезмәт нәтиҗәсе белән ил, төбәк, шәһәр-авылларның кабатланмас йөзе, халыкның тормыш дәрәҗәсе билгеләнә. Төзүчеләр кулы белән салынган объектлар халыкның тормышын тагын да уңайлы итә. Шушы армас-талмас куллар планлы төзелеш алып бара, капиталь ремонт үткәрә һәм социаль әһәмияткә ия объектларны реконструкцияли, урам, ишегаллары, паркларны, юлларны төзекләндерә һәм сала. Төзүчеләр тырышлыгы белән Илебез дә көннән-көн матурлана, кешеләр туган йорт җылысын ныграк тоя.

  • Буыннан-буынга күчүче һөнәрТөзүче һөнәре – җәмгыятьтә хөрмәткә һәм  ихтирамга...

    3 слайд

    Буыннан-буынга күчүче һөнәр
    Төзүче һөнәре – җәмгыятьтә хөрмәткә һәм  ихтирамга лаек һөнәрләрнең берсе. Аларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә безнең район елдан-ел күркәмләнә бара. Яңа торак йортлар, тормыш сыйфатын яхшырту өчен социаль объектлар торгызу дәвам итә. Алар «Универсиада-2013» спорт объектларын төзүгә дә зур өлеш керттеләр.
    Төзүче һөнәре турында төрле фикерләр яши: кайсылары аның бик авыр хезмәт булуын, яңгыр-буранда, ачы җилләрдә ачык һавада эшләргә, авыр йөкләр күтәрергә туры килгәнен расласа, кемнәрдер исә хезмәтенең җиңел һәм күңелле булуын тасвирлый. Шулай да нинди соң ул төзүче һөнәре? 30 елга якын гомерен ташчы һөнәренә багышлаган Рәшит Хафизов бик күп йорт салган, димәк, аңардан да яхшырак җавап бирүче табып та булмас. Аның әтиседә бар эшкә дә оста: төзүче дә, балта остасы да, эретеп ябыштыручы да, автомеханик та булган… «Нинди эшкә тотынса, шуны булдыра. Бигрәк тә агач белән эшләргә ярата иде әтием. Кайсы төр агачның нәрсәгә яраклы булуын белә. Төрле әйберне ясау өчен, аның никадәр кирәк булачагын да төп-төгәл әйтеп бирә иде… » – диде Рәшит Хафизов әңгәмә башында. «Төзүче хезмәте беркайчан да җиңел булмады, техник прогресска да карамастан, ул һаман да шулай булып кала. Бар ышаныч – ныклы кулларга, осталык һәм һөнәрне яратуга бәйле»

  • Хафизов Рәшит

  • Остазның укучылары:...

    5 слайд

    Остазның укучылары:

    Сунгатов Наил

    Кадыйров Габдулхак

  • Кайда белем алалар...

    6 слайд

    Кайда белем алалар

    КГАСУ

     Казанский строительный колледж

    Чынлап та, кулы эш белгән, йөрәге хезмәттән курыкмаган кеше һәркайда, һәрвакытта үзен һәм гаиләсен тәэмин итә ала. Мондый кеше бервакытта югалып калмый, тормышта үз юлын – дөрес юлын табып рәхәт яши. Аның тормышы нык, киләсе көнгә ышанычы була.

  • Казан Дәүләт архитектура төзелеш университеты  (КГАСУ) студентларыИльхамАйнур...

    7 слайд

    Казан Дәүләт архитектура төзелеш университеты (КГАСУ) студентлары
    Ильхам
    Айнур
    Рашат
    Фильсинә
    Алия
    Данияр

  •                    Төзүчегә һәйкәл

Бу якшәмбедә төзүчеләр, проектчылар, архитекторлар, төзелеш индустриясе сәнәгате хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Төзүче һөнәре — җәмгыятьтә иң кирәкле, иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Аның хезмәт нәтиҗәсе белән ил, төбәк, шәһәр-авылларның кабатланмас йөзе, халыкның тормыш дәрәҗәсе билгеләнә. Төзүчеләр кулы белән салынган объектлар халыкның тормышын тагын да уңайлы итә. Шушы армас-талмас куллар…

Бу якшәмбедә төзүчеләр, проектчылар, архитекторлар, төзелеш индустриясе сәнәгате хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Төзүче һөнәре — җәмгыятьтә иң кирәкле, иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Аның хезмәт нәтиҗәсе белән ил, төбәк, шәһәр-авылларның кабатланмас йөзе, халыкның тормыш дәрәҗәсе билгеләнә. Төзүчеләр кулы белән салынган объектлар халыкның тормышын тагын да уңайлы итә. Шушы армас-талмас куллар планлы төзелеш алып бара, капиталь ремонт үткәрә һәм социаль әһәмияткә ия объектларны реконструкцияли, урам, ишегаллары, паркларны төзекләндерә. Төзүчеләр тырышлыгы белән Зәебез дә көннән-көн матурлана, кешеләр туган йорт җылысын ныграк тоя. Бу зур эштә «Тимер-бетон корылмалар заводы» ҖЧШнән 4нче разрядлы арматурачы Равия Әһлиуллинаның да өлеше зур. Ширкәт җитәкчелеге аның турында үз эшенең остасы, мактаулы һөнәр иясе, ди. Равия төзелеш тармагында 23 ел хезмәт куя. Ул — Югары Шепкә авылы кызы. Урта мәктәпне тәмамлагач, 60нчы һөнәр училищесында укып, оператор һөнәрен үзләштерә. «КамАЗ-Автоагрегат» заводында эшләп тәҗрибә туплагач, тимер-бетон корылмалар заводына эшкә килә. Равия ханымның заводта эшчәнлеге бетон плитәләр өчен тимер рәшәткәләр ясаудан гыйбарәт. Төрле озынлыктагы рәшәткәләр станокта ясала. Ханым 23 ел инде станок артында төзелеш өчен материалларга кирәкле деталь җитештерә.

— Коллектив бербөтен, бер-беребезне аңлап, кайгы-шатлык килгәндә уртаклашып эшлибез, — ди Равия ханым. Гомернең күп вакыты эштә үтә. Бер гаиләдәй эшләгәндә, авыр хезмәт тә җиңел тоела. Равия ханым хезмәттәшләре Анна Тихонова, Ләйсән Семенова, Снежанна Мордовина, Эльвира Җиһаншиналар турында җылы итеп сөйли. Аның коллективта абруе зур. Ширкәтнең күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына ия булган. Гаиләдә дә уңган хуҗабикә ул Равия. Улы Руслан «Мефро уилз Россия — Зәй заводы»нда эшли, кызы Айгөл финанс-икътисад институтында белем ала. Буш вакытларында Равия ханым бәйли, укырга ярата, концерт-спектакльләргә йөри.


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Светило науки — 6 ответов — 0 раз оказано помощи

Җир йөзендә тормыш казаны һәрчак кайнап тора. Кайчак керфекләрне күтәрә ал-маслык кайгы басып, дөньяны каплый, ул да булмый күңелләргә яшәү өмете өстәп, куаныч челтәре үрелә. Тормышта төрлесе була, ләкин һәрчак нәрсәгәдер төшендерү-че, юл күрсәтүче кирәк. Кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне кеше итәргә омтыла. Бу һөнәрнең бөекле-ген аңлаганга , әнием дә балалар  бакчасында педагог булып эшләгәнгә күрә, мин дә киләчәктә укытучы булырга  хыялланам.

     Укытучы эше җиңел түгел. Алар бар белгән белемнәрен балаларга бирүчеләр,  укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап табучылар, һәр көнне күз нурларын түгеп дәфтәр тикшерүчеләр дә. Дәреслектән тыш, төрле мәгълүмат чыга-накларын, информацион технологияләрне кулланып, кызыклы дәресләр үткәрүче укытучы булу өчен бик күп сыйфатларга ия булырга кирәк. Алар – белемле дә, акыллы да, сабыр –түземле дә, гүзәл дә. Укытучы булу өчен иң кирәкле сыйфат – балаларны ярату, аларны бер

Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском на тему минем яраткан хонэрем тозуче перевод на русский моя любимая профессия.

На этой странице находится вопрос Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском на тему минем яраткан хонэрем тозуче перевод на русский моя любимая профессия?, относящийся к категории
Русский язык. По уровню сложности данный вопрос соответствует знаниям
учащихся 5 — 9 классов. Здесь вы найдете правильный ответ, сможете
обсудить и сверить свой вариант ответа с мнениями пользователями сайта. С
помощью автоматического поиска на этой же странице можно найти похожие
вопросы и ответы на них в категории Русский язык. Если ответы вызывают
сомнение, сформулируйте вопрос иначе. Для этого нажмите кнопку вверху.

Көн темасы Газета

“Уңайлы һәм матур йортлар төзибез”

Төзүче һөнәре элек-электән мактауга, хөрмәткә лаек һөнәрләрдән санала. Төзүчеләр тырышлыгы белән район торак пунктлары елдан-ел яңара, матурая, яңа йортлар, спорт мәйданчыклары, социаль объектлар калкып чыга.
Бу якшәмбе Питрәч төзүчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

“Уңайлы һәм матур йортлар төзибез”

«Төзүче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белгечләре эшләрен бөтен күңелләрен биреп башкара. Туган төбәкләрендә төзелгән барлык объектларның уңайлы, матур булуын телиләр. Һәм алар моңа ирешә дә. Монда оешманың прорабы, күпьеллык стажы булган тәҗрибәле төзүче Андрей Анатольевич Евстигнеевның да өлеше бик зур.

Андрей бу эшкә 1993 елда Казан көллиятен тәмамлаганнан соң килә. Яшь, өметле белгечне шунда ук мастер итеп билгелиләр.

— Миңа төзүче хезмәте яхшы таныш иде, минем әтием Анатолий Николаевич ПМК-245тә ташчы булып эшләде, — ди ул. — Ул вакытта аларның бригадасы Мишанин урамында йортлар салды. Без якында гына яши идек, аның эшенә барып, ташчыларның кирпечтән стена өйгәннәрен сокланып карап торган идем. Сокланырлык та, күз алдында яңа йортлар калкып чыга бит! Шул чакта үскәч, әтием кебек төзүче булам, дип уйладым. Минем дә әтием кебек йортлар, мәктәпләр, хастаханәләр төзисе килде…

— Питрәч мәктәбен тәмамлаганнан соң төзүчелеккә укырга кердем, бу һөнәрне сайлавыма бер дә үкенмим. Миңа яңа матур йортлар салу, кешеләрне шатландыру, төзүче егетләребезгә карата әйтелгән рәхмәт сүзләрен ишетү бик ошый. Әлбәттә. Минем җитәкчелек астында беренче тапкыр төзелгән объект гомер буе онытылмас, мөгаен. Бу Гагарин урамындагы банк бинасы иде. Тантаналы ачылуга бик күп кунаклар, шул исәптән Казаннан да килгәннәр иде. Шул чакта миңа карата әйтелгән җылы сүзләр, мине шулкадәр канатландырды, эшкә рухландырды.

Вакыт сизелми дә үтеп китте. Мин төзелешкә килгәннән соң 24 ел вакыт эчендә район үзәгендәге терапевт корпусы, балалар иҗат йорты, «Каенкай», «Тургай», икенче мәктәп янкормасы, Перчков, Казан урамнарындагы, Осиново бистәсендә йортлар, Богородск авылындагы мәдәният йорты, комплекслы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм башка күп кенә мөһим объектлар төзелде һәм капиталь ремонт ясалды.

Безнең өчен иң мөһиме — эшебезнең нәтиҗәсе, ул кешеләрне куандырырлык булырга тиеш.

Хәзер төзүчеләр бригадасы тәҗрибәле прораб җитәкчелегендә Осиновода яңа 44 фатирлы йортта соңгы эшләрне башкара.

— Тиздән тагын бер заманча күпкатлы йорт тапшырабыз, — дип дәвам итте сүзен Андрей Анатольевич, — монда безнең югары квалификацияле үз эшенең осталары хезмәт куя. Шул форсаттан файдаланып, коллегаларыма чын күңелдән иминлек, кызыклы проектлар һәм авыр, әмма кирәкле эштә яңа казанышлар теләп, төзүчеләр көне белән котлыйсым килә.

Аталы-уллы Рифгать һәм Алмаз Вагаповлар, Сергей Харитонов һәм Юрий Афонин бригадада балта остасы-бетон салучы булып эшлиләр. Рифгать абый инде пенсиядә, ләкин шуңа да карамастан, ул яраткан эше белән шөгыльләнүен дәвам итә. Инде унике ел аның белән улы да эшли.

— Безнең төп эш — ишекләр кую, идәннәрне бетон белән каплау һәм линолеум җәю, — ди тәҗрибәле төзүче, — мондый матурлыкны күреп сокланмый мөмкин түгел, бу бит үз кулларыбыз белән тудырылган матурлык. Сүз уңаеннан, безнең гаилә үзебез төзегән йортларның берсендә яши.

Нина Афонина — шулай ук тәҗрибәле төзүче, ул штукатур-маляр булып егерме елдан артык эшли. Обойлар ябыштыру, буяу — болар барысы да аның эше. Көнгә ул бу эшне ике бүлмәдә башкарырга өлгерә, ә бу исә йөздән артык квадрат метр дигән сүз.

Менә шулай бергәләшеп матурлык һәм уңайлык тудыралар безнең Питрәч төзүчеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Җир йөзендә тормыш казаны һәрчак кайнап тора. Кайчак керфекләрне күтәрә ал-маслык кайгы басып, дөньяны каплый, ул да булмый күңелләргә яшәү өмете өстәп, куаныч челтәре үрелә. Тормышта төрлесе була, ләкин һәрчак нәрсәгәдер төшендерү-че, юл күрсәтүче кирәк. Кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне кеше итәргә омтыла. Бу һөнәрнең бөекле-ген аңлаганга , әнием дә балалар  бакчасында педагог булып эшләгәнгә күрә, мин дә киләчәктә укытучы булырга  хыялланам.

     Укытучы эше җиңел түгел. Алар бар белгән белемнәрен балаларга бирүчеләр,  укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап табучылар, һәр көнне күз нурларын түгеп дәфтәр тикшерүчеләр дә. Дәреслектән тыш, төрле мәгълүмат чыга-накларын, информацион технологияләрне кулланып, кызыклы дәресләр үткәрүче укытучы булу өчен бик күп сыйфатларга ия булырга кирәк. Алар – белемле дә, акыллы да, сабыр –түземле дә, гүзәл дә. Укытучы булу өчен иң кирәкле сыйфат – балаларны ярату, аларны бер

   Бала туа, үсә һәм Кеше була. Бер кайгысыз  балачак, мәшәкатьле мәктәп еллары белән алышына. Төрле түгәрәкләр, күңелле кичәләр, кызыклы һәм мавыктыргыч очрашулар белән беррәттән сиздермичә генә чыгарылыш көне якынлаша. Барлык баланың башында бер уй: ничек ялгышмыйча үзеңне табарга?

   Һәрбер укучы үз гомерендә төрле адымнар ясый. Шуның иң мөһимнәренең берсе – һөнәр сайлау. Сайлый башлар алдыннан башка төрле-төрле әллә нинди уйлар килә. Үзеңне я бер рольдә, я икенчесендә итеп хис итәсең. Балачактан бөтен кызлар да диярлек җырчы, биюче, актер булырга хыяллана. Ә малайлар арасында космонавт булырга теләмәүчеләр бик сирәктер ул. Ләкин балачак хыялларын бик сирәк кеше генә тормышка ашыра.

   Һөнәр кием түгел. Ошамаса, аны салып ташлап та, еш алыштырып та булмый. Шулай икән, син аны сайлауга да җитди якын килергә  тиеш. Үзеңә туры килгән эшне очратмасаң, укырга керүне бераз кичектереп торырга да мөмкин. Әти-әниеңнең, дәүләтнең акчасы әрәмгә китсә, үзеңне гомерең буе битәрләвең бар.

   Мин кечкенә чагымда, биюче, сатучы, тикшерүче, укытучы булырмын дип хыялландым.   Танылган тикшерүчеләр, табиблар , укытучылар , артистлар турында китапларны күп укыдым.

   Мин дә бу темага күптәннән инде уйланып йөрим. Якында гына кондитер фабрикасы булганлыктан, үземне шунда итеп күз алдына китереп карыйм. Кызыктыра, ләкин минеке түгел.

  Шулай уйланып утырганда , телевизордан шәфкать туташлары, табиблар турында тапшыру башланды. Ак халатлар, мөлаем йөзләр, кешеләргә күрсәткән ихлас ярдәм, игелек күңелгә сеңеп калды. Хәзер бөтен уйларым белән мин медицинада. Бу кешеләр безгә сәламәтлек өләшүчеләр. Көчен , сабырлыгын кызганмыйча авыруларга үзләренең шифасын бирүче, язмышларны дәвам итүче. Шуңа да һәр кеше медик була алмый. Аның өчен табигатьтән табиб булып туарга кирәк, диләр. Бу сүзләр минемчә бик хак әйтелгән. Табиб – ул иң авыр һәм җаваплы шул ук вакытта һәрмәткә лаеклы һөнәр. Борынгы заманнарда бик сирәк кешеләр авыртуны баса торган дарулар уйлап чыгара торган булганнар. Шуңа күрә дә аларның урыннары түрдән булган. Мәсәлән теш авыруын сарымсак белән, аяклар сызлавын бака үләне белән, баш авыртуына әрем һәм мәтрүшкә суы эчеп үз-үзләрен дәвалаганнар. Минемчә, үзең ярдәм иткән кешенең сөенүен күрү нинди бәхет бит ул. Чын табиб өчен шуннан да бәхетлерәк мизгелләр юктыр ул. Алар : бөркетнеке кебек үткен күзләре, юлбарысныкы кебек кыю йөрәкләре, яшь киленнеке кебек йомшак һәм  җитез куллары булган кешеләр. Аларның девизы: кешегә зыян салмаска, эшләргә, яшәргә һәм көрәшергә. Безнең авылдагы шәфкать туташларыбыз бик яхшы. Кайчан гына алардан ярдәм сорама, алар шат күңел белән бик теләп булышалар, кулларыннан килгәнне эшлиләр.

     Хак сүз: без булдырабыз!

     Үстерәбез. Дәвалыйбыз.

     Терелгәнгә куанып,

     Дога кылып торабыз.

     Үзебез эшләгән эшкә

     Арта хөрмәт.

     Иң соңгы казанышны

     Йөрмибез читтән эзләп.

     Ниһаять , дәваладык диеп,-

     Дөньядан яшь алабыз

     Тайпылмасак шул юлдан,

      Әлбәттә, булдырабыз!

  Табибның һөнәре бик авыр булса да, мин шул һөнәрне сайлармын дип уйлыйм. Минем дә кешеләргә ярдәм итәсе, аларның сөенечләрен үземнеке итәсе, кешеләр белән  матур итеп, үз итеп аралашасым килә. Табиб сүзе 5 хәрефтән генә торса да, аның эчендә зур мәгънә ята. Ул тырыш, ярдәмчел, акыллы. Мәктәптә, гаиләдә, урамда үземне булдыра алган кадәр уңай яктан гына күрсәтергә тырышам. Минем  киләчәк тормышым өчен сайлаган һөнәрем- иң күркәм һөнәрләрнең берсе бит.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Тоже тихое мерцание зеленоватого прозрачного неба также тянет с реки холодной влагой егэ
  • Тоефл это какой экзамен
  • Тоефл экзамен цена в казахстане
  • Тоефл экзамен цена 2022
  • Тоефл экзамен пробный с ответами

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии