Туган тел сочинение на татарском

 
Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз!

Чөнки тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Аңардан да көчле, татлы, назлы,
ләзззәтле тел бармы икән? Тел – ананың балага зур бүләге. Кешегә нәселнең,
халкының асыл сыйфатларын иң әувәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә.
Туган телне белү кирәк. Чөнки туган телдә синең әби – бабаларың, әти –
әниләрең, халкың сөйләшкән һәм сөйләшә. Туган телгә хөрмәтле булганда гына кеше
үз иленең, төбәгенең, гаиләсенең шәҗәрәсен, тарихын аңлый ала. Тел бетсә, ул
телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен
кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – һәр кешенең изге
бурычы.

Минем
туган телем – татар теле. Минем өчен татар теле кадерле һәм газиз, чөнки без — 
татар балалары. Татарча минем телем ачылган, татарча бишек көйләре, әкиятләр
тыңлап үстем. Шуның өчен дә ул безгә бик якын. Татар теле – татар халкы өчен
уртак милли тел. Бу телдә доньяда бик күп кеше аңлаша, аралаша.

Көндәлек
тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә
итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш  – көнкүрешебезнең
аерылгысыз бер өлеше булып тора. Туган тел беренче мәртәбә әйләнә – тирә
мөхитен танып белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп белән аралашуда ярдәм
итә торган тел ул.

 Әйе,
ана теле бер була. Ул безгә әнкәебезнең күкрәк сөте аша керә. Балага иң якын
кеше —  аның әнисе. Беренче сүзләрне дә ул анадан ишетә. Баланың беренче сүзе
дә “әннә”. Һәр халык үз телен яратып “Ана теле” дип атый.

Мин
татар баласы булып тууыма бик тә, бик тә сөенәм. “Әнием”, “әтием” дип татар
телендә иң кадерле кешеләремә дәшә алуым белән горурланам. Әйе, әти – әнигә
ярату хисен, бары тик, туган телендә генә җиткереп була. Дәү әнием миңа:
“Бәбкәм, беркайчан да үз телеңне онытма, туган телеңне балаларыңа да өйрәтерсең!
“- ди.

Кызганычка
каршы, күп кенә гаиләләр  балалары белән урыс телендә аралашалар, ә бит алар,
әти- әниләр, үзара татар телендә сөйләшәләр. Хәтта дәү әти һәм дәү әниләр дә
“вата – җимерә” оныклары белән урыс телендә сөйләшергә тырышалар. Мондый
гаиләләр минем дусларым арасында да барлар. Минемчә, алар үз телебездә
сөйләшсәләр дөресрәк булыр иде дип уйлыйм, чөнки күп телләр белү ул кешене бизи.

Татар
теле – Тукай теле. Аның шигырьләрендә туган телне ярату, туган илгә булган
мәхәббәт белән үрелеп килә. Шуңа күрә дә туган телне ярату ватанга тугрылыкка,
ата – ананы яратуга, хөрмәт итүгә тиң. Татар телендә бик күп китаплар,
телевидениедә бик күп тапшырулар алып барыла. Татар телендәге мультфильмнарны
да бик яратып карыйбыз.

Безнең
төп бурычыбыз — үз халкыбызның мәдәниятен, гореф – гадәтләрен, халкыбызның
тарихын хөрмәт итәргә өйрәнергә,  үз ана телендә сөйләшергә тиешбез. Халыкның
рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен
кеше үзенең туган җирен, туган телен онытмасын иде дигән теләктә калам.

Автор: 

Мустафина Адиля Радиковна

Скачать:

Предварительный просмотр:

                Туган телем

Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә.

Кеше дөньяга беренче аваз салуга аны, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә «балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, ала рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән.

Тел турында яңадан–яңа китаплар чыгып тора, радиодан, телевидениедән тел турында кызыклы тапшырулар алып барыла. Болар барысы да халыкта телнең тарих, үсеше, яшәеше, төзелеше һәм башкалар турында күп санлы сораулар тууга сәбәп була. Шушы сорауларга җавап эзләүчеләр татар теленең нинди бай булуына төшенәләр, халкыбызның тарихын өйрәнәләр. Чөнки татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре, йолалары, кешене шәхес итүче сыйфатлары аның телендә, образлы сөйләмнәрендә, мәкаль-әйтемнәрендә, җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан.

Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә алар күңеленнән төрле шигырьләр, җырлар, язмалар чыккан. Шуңа күрә дә безнең шәхесләребез, галимнәребез, язучы һәм шагыйрьләребез туган телгә зур игътибар бирәләр. Туган теленең кешегә тәэсир көче дә көчлерәк.

       Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле кыенлыкларны, киртәләрне үтте. Халык күпме изелсә дә, ана телен саклап калды. Ә милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле. Чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә.

метки: Тэрбиялэгэннэрнен, Кунелендэ, Сызылып, Дучар, Горурланып, Йолаларын, Нинди, Кичерешл

Әзерләде: татар теле һәм әдәбият укытучысы Мигушина Вера Ефимовна

Туган телем – иркә гөлем”

Туган тел дип әйтүгә, Г. Тукай язган шигырь юллары искә төшә:

И туган тел, и матур тел,

Әткәм, әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Мин татар! Һәм мин бу сүзне башымны күтәреп, горурланып әйтәм. Горурланырлык та шул. Тукае, Җәлиле, Сәйдәше, Туфаны… булган горур милләт баласы мин.

Мин үземнең җырлы-моңлы туган телемә, горур милләтемә чын күңелдән бирелгән. Чиста, саф татар телендә сөйләшәм, Татарстан җирендә яшим.

Нинди генә сынауларга дучар булмаган минем халкым?! Тукай сүзләре белән әйткәндә:

Күпме михнәт чиккән безнең халык,

Күпме күз яшьләре түгелгән;

Милли хисләр белән ялкынланып,

Сызылып-сызылып чыга күңленнән.

Сыналган-сыгылмаган, үз исеменә тап төшермәгән.

Татар халкы гасырлар буе нинди генә сынауларга дучар булса да, барлык авырлыкларны җиңеп, үз телен, үз милләтен, үз гореф-гадәтләрен саклап килгән халык. Мин үземнең татар булуым, милләтем белән горурланып яшим. Татар телемдә сөйләшү күңелемне иркәли, татар җыры, татар моңы авыр кичерешләрдән арындыра, рухи биеклекләргә күтәрә. Татар моңы-җыры җир шарының төрле почмакларында яңгырый. Халкымның гасырлар буена җыелган тәҗрибәсе: мәкальләре, әйтемнәре тәрбия баскычыннан җитәкләп югарыга күтәрә, ниндидер бер илаһи рәхәтлек хисләре кичерергә мәҗбүр итә. Телебез иң бай, иң матур телләрнең берсе. Татар теле, татар теле дөньясы – үзе бер тылсымлы дөнья. Без тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләребезне, күңел түрендә яткан тирән кичерешләребезне, хыялыбызда гәүдәләнә торган изге теләкләребезне белдерәбез.

Әйе, ана теле бер булыр. Ул безгә әнкәбезнең күкрәк сөте аша керә. Сабыйга иң якын кеше — аның әнисе. Беренче сүзләрне дә ул анадан ишетә. Баланың беренче сүзе дә «әннә”. Һәр халык үз телен яратып «Ана теле” дип атый.

6 стр., 2896 слов

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү статья

… ясау шулай ук иҗадилык таләп итә.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әдәби, фәнни, әхлак темаларына рефератлар, докладлар язарга ө … әтеп, шуларның эчтәлеген сөйләтү, соңыннан сочинение яки хикәя, сочинение элементлары белән яки гадәти изложение яздырту кебек эшл … м грамматик төзелеше ягыннан дөрес итеп төзи белергә; грамматика буенча алган белемнәрен стилистик максатлар белән гамәлдә куллана алырга, …

Ана теле һәрвакытта беренче урында торырга тиеш, аның аша дөньяга, аң-белемгә юл ачыла. Безнең төп бурычыбыз — үз халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәнергә тиешбез.

Әйе, милләт буларак сакланып калу бүген безнең һәрберебездән тора. Беркемгә, бернәрсәгә карамыйча, үз ана телебездә сөйләшергә, үз динебезне тотарга, үзебезчә яшәргә безгә беркем комачау итәргә тиеш түгел. Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең туган җирен, туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмасын дигән сүз. Менә шушы рухи хәзинәне саклап калу максатыннан, татар язучыларыбыз гаҗәеп гүзәл әсәрләр иҗат иткәннәр.

Син югалтма, татар, үз кыйблаңны,

Кычкырып әйт, татар, үз сүзеңне!

Якла, Ходай, якла татарыңны!

Сакла, татар, сакла үз-үзеңне!

Роберт Миңнуллин

Редакциягә 1 нче Алексеевск гомуми белем бирү урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзинә Ходайбиргәнова 21 февраль — халыкара туган тел көненә карата үз укучыларының иншаларын җибәргән. Аларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

— Һәр кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе — туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел — үзенең туган теле. Билгеле булганча, безнең татар телебез — ЮНЕСКО тарафыннан Бөтен дөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Татар телендә аралашабыз икән, димәк, татар милләте яши, үсә. Милләтебезнең югалмавы, телебезнең үсүе безнең кулда. Милләтебезнең дәвамчысы булырлык укучылар бармы икән безнең арада. Әйдәгез, ачыклап карыйк.

Нинди таныш моңлы көй бу?

Тукай җыры — «Туган тел».

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе — «Туган тел».

Һәр кеше өчен иң якыны, иң мөһиме — ул туган теле! Минем туган телем — татар теле. Мин тугач, әниемнең назлы итеп «балам» дигән сүзе дә, беренче тапкыр әйткән «әни» сүзе дә туган телемдә булган. Миңа туган телемдә генә сөйләшергә уңай, чөнки кечкенәдән туганнарым белән туган телемдә сөйләшәм, аралашам.

Туган телебезгә дан җырлаучы язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез бик күп. Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй һәм бик күп башка әдипләребез. Аларның әсәрләре аша без туган телебезнең бөеклеген, затлылыгын аңлыйбыз. Матурлыгына, гүзәллегенә сокланып туя алмыйбыз.

Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз! Ул ватан, туган җир, ата- ана сүзләре белән бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз!

Алсу Гыймадиева, 8 нче сыйныф укучысы

И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы.

Минемчә, туган телне яратуны шагыйребез Г. Тукай тулысынча аңлатып биргән. «Туган тел» шигыре кешене тормышның бөтен чорларына алып кайта. Сиңа гомер бүләк иткән әти-әниеңнең теле аша син дөньяны таныгансың. Башка телләр үзләренчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы ук башка. Ул сиңа үгет-нәсыйхәт булып та, иркәләп-сөеп тә ишетелә.Туган телең аша җирдәге, кешедәге матурлык бөтен тулылыгы белән аңлашыла.

Җырларыбызга моңлылык хас булган кебек, телебезгә дә моңлылык хас. Ә моң кешенең йөрәгендә, күңел түрендә туа. Моңлы халык начар була алмый. Моң ул — халык рухының ышанычлы сакчысы. Шуны онытмасак, телебез һәрвакыт моңлы, ягымлы, аһәңле булыр.

Диләрә Бакирова, 8 нче сыйныф укучысы

Иң элек бу тел белән Әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм Хикәят сөйләгән.

Туган тел турында безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукайдан да матур итеп әйтүче юктыр. Күпме мәгънә салынган бу шигырь юлларына.

Минем туган телем — татар теле. Ул миңа бик якын тел, чөнки минем телем татар телендә ачылган. Мин кечкенәдән бу телдә иркен сөйләшәм. Әнием миңа татар телендә бишек көйләре көйләгән, татар әкиятләрен сөйләгән. Хәзер, зур үсеп җиткәч тә, мин татар эстрадасы артистлары җырларын рәхәтләнеп тыңлыйм. Татар халкының кызыклы, бөек шәхесләре, театр дөньясы, сәнгате турында күбрәк белергә тырышам. Мәктәп тормышындагы туган телемә кагылышлы чараларны яратам.

Минем күп кенә дусларым татар балалары. Рус мәктәбендә укуыбызга карамастан, без алар белән татарча аралашабыз. Сыйныфыбызда татар балалары булып та татарча сөйләшә белмәүчеләре дә бар. Минем өчен туган телеңне белмәү — бик кызганыч күренеш. Моның сәбәбе — гаиләдә үз телеңдә сөйләшү мөмкинчелеге булмау, дип уйлыйм. Бу яктан мин үземне бик бәхетле кеше дип хис итәм, чөнки барлык туганнарым белән туган телемдә сөйләшә алам. Һәм шуның өчен дә ата-анама, дәү әниләрем белән дәү әтиләремә рәхмәтлемен.

Чулпан Мирзагалиева, 8 нче сыйныф укучысы

Туган тел — ул минем бер өлешем. Чөнки ансыз мин татар кызы була алмас идем. Туган телемдә мин дусларым белән аралашам. Татар телендә тапшырулар, төрле программалар, кинолар карыйм. Бик матур мультфильмнарны хәтта кечкенә энем дә карарга ярата.

Мин әнием белән концерт, театрларга йөрим. Туган телемдәге моң, көйләргә, биюләргә мин бик гашыйк. Үзем дә җырларга яратам.

Танылган, күренекле татар шәхесләре турында күбрәк белергә тырышам. Туган телемдә язылган бай тарихлы әдәбият белән танышам. Белемемне тагын да үстерәсем, туган телемне камил беләсем килә.

Туган телем минем өчен бик газиз. Ул — иң туган, иң матур, иң татлы тел!

Әминә Гадиева, 8 нче сыйныф укучысы


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Трудовое право это егэ термин
  • Трудовое право это егэ обществознание
  • Трудовое право тест решу егэ
  • Трудовое право теория для егэ по обществознанию
  • Трудовое право практика егэ