Туган як табигате турында сочинение татарча

Ямьле Агыйдель буйлары

Туган ягымның табигате бик матур.
Үзенең калын урманнары, саф чиста сулы чишмәләре, яшел болыннары, яхшы һәм
тырыш кешеләре белән дан тота ул. Туган як һәркемгә дә якын. Мин дә бәләкәй
чакта ук аның табигатенә сокланып үстем. Җ
әй көннәреңдә ул
тагын да матурая.

Бервакыт без Агыйдель буена
походка бардык. Җ
әйнең матур бер көне иде. Агыйдель безне
җем-җем итеп уйнап торган чал дулкыннары белән сәламләп каршы алды. Күктә −
кошлар симфониясе, су өстендә − акчарлаклар уйнавы.

Су буеның матурлыгын каләм белән
язып, тел белән сөйләп бетерерлек түгел! Әллә кайлардагы диңгез-океан буйлары
бер якта торсын! Яр буеңда йөзьяшәр наратлар, имәннәр, тамырлары белән җиргә
нык ябышканнар. Әмма кайберләре яр белән бергә җимерелеп төшкән, шулай да,
табигатькә үзләренчә җайлашып, үсүләрен дәвам иттерәләр. Суга якын булуларына
шатланып, дулкыннарның үзләрен коендырып китүен көтәләр.

Мондагы табигатьнең гүзәллегенә
хәйран каласың. 
Агыйдель ярының сап-сары, чип-чиста, кабырчыклы, чуерташлы
комыннан барасы да барасы килә. Су өстендә уктай атылып балык тоткан
акчарлакларны күзәтеп тору да кызык. Ә
Агыйделнең суы… Кызу көндә колач салып йөзүдән, бергәләшеп
су чәчрәтә-чәчрәтө уйнаудан да бәхетлерәк мизгелләр бармы икән?!

Халкыбызның бөтен тормышы диярлек
шушы елга белән бәйләнгән. Шулай булмаса, ул аны җырларга кушып җырламас иде.

Күңел сөйгән Агыйдель

(Сөю белән көчле без!),

Күңел белән тирәнлеген,

Киңлеген дә үлчибез…..

Башкортостаныбызның матурлыгын
күрәсе килгән кешегә Агыйдел
ь буена барырга киңәш итәр идем мин.

                                                                        
                             Фахразиева Альбина 10 класс

Автор: 

Фархутдинова А. ученица 7 класса

Размышления на тему родного края

Скачать:

Предварительный просмотр:

Туган як.

Һәр кешенең туган ягы бар. Минем туган ягым, Башкортстан республикасының ямьле Агыйдел буенда урнашкан, Дүртөйле шәһәре. Шәһәребездә бик күп милләт кешеләре дуслыкта һәм бердәмлектә яши.

Туган шәһәремне мин бик яратам.Аның табигате дә яшел куе урманнарга, саф сулы елгаларга, чишмәләргә бай. Урманнарда төрле җиләк-җимеш, гөмбәләр үсә, елгаларда балыклар йөзә.

Нинди генә кеше булмасын һәм кайда гына тумасын, һәркемгә дә үзенең туган ягы кадерле дип уйлыйм. Чөнки мин үзем дә башка җиргә чыгып китсәм, үзебезнең Дүртөйлене сагынам.Анда кайчандыр бик искә алмаган гади  генә нәрсәләр  дә кадерле була башлый. Үзебезнең “Венеция” урманнарына чыгып җиләк җыю, үзе бер рәхәтлек. Мондагы табигатьнең матурлыгын сүз белән дә аңлатырлык түгел. Ә инде җәелеп аккан Агыйдел елгасы ничә буын шагырьләре өчен илһам чишмәсе булып тора.  Аларның өчен генә түгел, хәтта гади халык та җәй буе Агыйдел ярларында ял итә, аның матурлыгына соклана.

Туган ягымның шушы байлыкларын, матурлыгын, сафлыгын киләчәктә дә саклап яшәргә кирәк дип уйлыйм!

Дүртөйле шәһәренең 3 нче санлы гимназиясе укучысы

Фәрхутдинова Алсу, 7сыйныф.

Мин туган як табигатнең матурлыгына сокланаманың матурлыгын Кама елгасы һәм әбием белән бабаем туып үскән, табигатьнең матур кочагына кереп урнашкан авылым белән берлектә тоям. Без Яр Чаллы шәһәреннән җәен, кышын, көзен, язын авылга кайтып йөрибез. Күп сулы Кама елгасы да безнең белән бергә кайта. Ул Тыныч таулар артыннан килеп чыгып, җәй көне ялтырап күренә. Көз айларында, күңелсезләнеп, Безенә болыннарыннан агып китә. Ниһаять, Ык тамагы култыгын яз көне шатланып басып ала. Кыш айлары, кар астында ял итә, балыкчыларга ризык бирә.Бик күп хатирәләр авыл сабан туена барып тотама. Сабан туе тавында аллы-гөлле чәчәкләр, тау өстендә шаулап утырган чыршы, нарат урманы эссе кояшны күрергә дә, күләгәдә утырырга да мөмкинлек бирә. Урмандыгы кошлар сайравын тыңлап, җиләк-җимеш, гөмбәләр җыеп өйгә кайтабыз. Ә Кама елгасы безгә ияреп Ак Камага юл ала. Туган як табигате бигрәк матур ла…Резитдинов Рифкат, Яр Чалллы шәһәре А.С Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 9 нчы сыйныф укучысы, укытучысы – Сираева Р.Г.

Оцени ответ

Туган авылым”

Туган авыл… Йөрәккә иң якын һәм кадерле сүз. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган чишмә буйлары, балыклы күлләре, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, басулары, шаулап торган урманнары күңелгә рәхәтлек биреп, туган авылга мәхәббәт хисе уята. Кая гына барсак та, туган авылның матурлыгын берни дә алмаштыра алмый. Аның һәр сукмагы күңелгә якын.

Минем Туган авылым Әлдермеш. Табигатьнең иң матур җирендә урнашкан. Мин чын күңелемнән туган авылымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә! Авылдагы матурлыкның чиге юк! Ул үзенең болыннары, басулары, кырлары белән җәлеп итә. Әлдермеш авылының тирә-ягын урманнар, җиләк-җимешкә бай матур калкулыклар чорнап алган. Күккә менеп карасаң, яшел диңгез эчендәге утрау кебек күренәдер ул. Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзеңне ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч матур гүзәллек! Иртәнге кояш күтәрелгәндә илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Авылым, әкияти манзара эчендәге кебек.

Авыл уртасыннан бик матур Сая елгасы ага. Суы артык тирән булмаса да, анда балык бик күп. Шулай ук Сидеркә чишмәсе бар. Тәмле чишмә суын эчеп тә туя торган түгел. Авыл халкы шул чишмәдән су ташый. Авыл уртасында – иман йорты – “Әмир” мәчете урнашкан. Мәчетебез бик зур, бик матур һәм үзенә җәлеп итеп тора. Ул бервакытта да буш булмый. Бигрәк тә җомга көнне. Әлдермеш халкы монда намаз укырга килә. Кичен аннан моңлы азан тавышы ишетелә. Авылда тагын кибет, мәктәп, балалар бакчасы һәм медпункт бар. Авылымның халкы да кешелекле, инсафлы һәм ярдәмчел. Авылымда үз эшен сөйгән хезмәт кешеләре яши.

Алар — авылыбызны яратучылар. Авылыбыз белән горурланып, аның данын тирә – якка тарату өчен тырышалар.

Әйе, мин авылымны, аның табигатен, кешеләрен бик яратам. Авылымның матурлыгын сөйләп тә бетерерлек түгел. Аның саф һавасы, тәмле суы мине үстерә. Күңелемне бетмәс – төкәнмәс горурлык хисе били. Мин үземне чиксез бәхетле тоям! Авылны бетермичә, аның өчен борчылып яшәүче апа — абыйларга, әби – бабайларга мең – мең рәхмәт! Әкият илендәге кебек яшибез! Хикәямне шигъри юлларым белән төгәллисем килә:

Туган җирем — син бөек илкәемнең
Җанга якын һәрбер почмагы.
Җылытып яшәр мине гомер буе
Туган авылымның кайнар учагы.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Подробности

Автор: Назиля Абдрахманова

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 21051

Рейтинг:   / 77

Табигать — туган йортыбыз.
Табигать ул – безнең әйләнә – тирәбез. Кояш, болыт, су, таш, үсемлекләр, хайваннар – барысы да безне чолгап алган тирәлек – табигать дип атала.
Һәр җир йөзендә гомер иткән кеше үзенә кирәкле әйберләрне табигатьтән ала. Кеше иген, яшелчә, җиләк – җимеш үстерә, терлек, кош – корт үрчетә. Үзенә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыра. Елга – күлләрдән балык тота, урманнардагы җиләк – җимешен, агачын файдалана. Үзләренә азык туплый.
Табигатьебез аллы – гөлле чәчәкләргә күмелеп утыручы болын – кырлары, чишмәләрдән челтерәп аккан саф, чиста сулары, көмештәй саф сулы күлләре, кечкенә генә инештән башлап, зур елгага таба ыргылучы елгачыклары белән бай.
Табигать – ул безне яшәтүче дә, терелтүче дә, дөньяны танырга өйрәтүче дә. Без табигатьнең һәр ел фасылына сокланып, саклап, кадерләп, яшеллеккә һәм матур чәчәкләргә күмеп, зыян китермичә үз туган йортыбыз итеп кадерләп яшәтергә тиешбез. Табигать матурлыгы – ул безнең матурлык.
Кызганычка каршы, бүгенге кешелек табигатьнең кадерен белеп бетерми. Табигатьебезнең чиста сулы елга – күлләрен пычрату, очсыз – кырыйсыз урманнарын бер мәгънәсез кисеп бетерү, химия заводларның агулы газлары белән чиста һавабызны бозу, урамнардагы чүп – чарларның җәелеп ятуы күңелләрне тетрәндерә. Моны булдырмау – ул безнең изге бурычыбыз.
Менә ямьле яз җитте. Кыя таулардан ташулар ага башлады, урамнарда ташланып калынган чүп – чарлар кар астыннан калкый башладылар. Беркөнне безне укытучыбыз, мәктәп тирәсен чүп — чардан арындыру максаты белән , урамга алып чыкты. Чыккан идек, анда нәрсә генә юк?! Анда кәгазь калдыклары, тәмәке чүпләре, шешә савытлары һәм башкалар. Шушы ташландык әйберләрне күреп гаҗәпләнеп тә куйдым. Шуның хәтле кешенең тәртипсезлеге, җыйнаксызлыгы, әдәпсезлеге борчый мине. Мәктәп тирәсен чүп – чарлардан арындыргач, укытучыбыз белән сыйныфка кереп, табигатьнең кадерен белү, аны чиса тоту турында кызыклы һәм кирәкле мәгълүматлар тупладык.
Берничә кисәтү белән язылган фикеремне дә әйтеп үтәсем килә:
Урман, болын, сулык, күлләрне пычратма, чүп ташлама, теләсә кайда учак якма!
Агачларны рөхсәтсез кисмә, ботакларын сындырма, үләннәрне тамыры белән йолкыма!
Табигать байлыкларын кирәгеннән артык кулланма!
Табигатьебезгә зыян салучыларга юл куймыйк. Аны үз туган йортыбыз итеп саклыйк, яклыйк һәм матурлыгына, иркен саф һавасына, елга – күлләренә игътибарсыз калмыйк.
Табигать ул – безне ашата, эчертә, киендерә, сәламәтлекне саклый.
Үзебезнең кылган эшләребез өчен хәзер дә, киләчәк буыннар алдында да җаваплы икәнлегебезне тоеп яшик.

У вас нет прав для создания комментариев.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Туган як сочинение на татарском 8 класс
  • Туган ягымда кыш сочинение татарча
  • Туган ягым азнакай сочинение
  • Туган тел сочинение на татарском
  • Трудовое право это егэ термин