Учагында ут сунмэс сочинение эйтелмэгэн васыять

метки: Балаларын, Суфиян, Безна, Халык, Авылна, Учагында, Халыкны, Кешелекло

I.Кереш.

1.Ә.Еники иҗатының үзенчәлекле яклары:

  • а)халыкчанлыгы;
  • б)гадилеге;
  • в)моңсулыгы;
  • г)моңлылыгы.

II.Төп өлеш. Монда тема тулысы белән ачылырга тиеш. Төп тема: “Учагында ут сүнмәсен…”

1.Бу сүзләр нәрсә аңлата? Әңгәмә.

Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең туган җирен, туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмасын дигән сүз ул. Әлеге теманы Ә. Еники ничек киләчәк буынга җиткерергә тели соң? Рухи байлык нәрсәне аңлата? (Рухият кешенең эчке дәньясы, күңеле, аңы дигәнне аңлата. Мирас — 1) халыкның чорлар аша тупланып килгән иҗаты, көнкүреш әйберләре (мәсәлән, “Халык җырлары — безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә кыйммәтле мирастыр” .Г.Тукай); 2)элекке һәм хәзерге буын арасындагы охшашлык, уртак сыйфат.

Менә шушы рухи хәзинәне саклап калу өчен, Ә.Еники гүзәл әсәрләр яза. Ул “Әйтелмәгән васыять”тәге Акъәби образы аша шуларны безгә җиткерергә тели.

  1. Акъәби образына хас сыйфатларны ачыклау.

Акъәби – иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала җанлы ана, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән, киң күңелле, сабыр, мәрхәмәтле кеше. Ул гомере буе хәләл кәче белән яшәгән. Балаларын илгә файдалы, укымышлы итеп үстерергә тырышкан, ире белән матур тормыш кичергәннәр. Бу – аның шатлыгы, куанычы. Ләкин аның күңеле тыныч түгел. Балаларының туган туфрактан читләшүенә Акъәбинең җаны әрни.

  1. Акъәбинең җаны нәрсәләргә сыкрый?

Олы улы рус кызына өйләнә. Әби моны милләтеннән читләшү дип саный. Оныклары белән әби үз телендә сөйләшә алмый. Алар башкортча белмиләр. Бу турыда автор сүзләрен цитата итеп кулланырга мөмкин: “…Ах, бу тел юклыгы! Карчыкның тел өйрәнер вакыты күптән үткән шул инде, әмма Суфиян, юньсез, ник балаларына, ичмасам, әбиләренә дәшә алырлык кына үзебезчә берничә дистә сүз өйрәтмәде икән?”

Монда башка шагыйрьләрнең тел турында язган шигырьләреннән өзекләр, яисә мәкальләр (“Тел-ананың теләге,тел-анасының баласына иң кадерле бүләге”, “Иң татлы тел-туган тел, анаң сөйләп торган тел”, “Туган тел-бер генә…”, “Әдәп башы-тел” һ.б.) китерергә була.

План.

I Кереш өлеш.

II.Төп өлеш.”Учагында ут сүнмәсен…”

1.Акъәби-иң кешелекле,шәфкатьле ана.

2.Халкыбызның рухи хәзинәсе саекмасын:

а) туган теле;

3 стр., 1025 слов

Сочинение на татарском языке туган авылым

… аның әсәрен өйрәнә башлаган кереш дәрестә үк укучыларга сочинение темаларын тәкъдим итәләр. Укучы сочинениене … әрен тыңлата, чигү чигәргә өйрәтә. Күргәнебезчә, бу теманы ачу өчен укучы туган авылының тарихын, … кирәк. Әдипнең «Хәят» повестенда хатын-кызның рухи байлыгы, үз-үзен тотышы, татар әдәбиятында аңа … -иҗади сочинение язарга яңа гына өйрәнә башлаган укучылар өчен, әлбәттә, бу кыен тема. Шуңа к …

  • б)туган җире;
  • в)буыннар бәйләнеше;
  • г)гореф-гадәтләр,йолалар.

3.Акъәбинең әйтергә теләгән васыятьләре.

III. Йомгаклау.”Әйтелмәгән васыять” хикәясенең бүгенге көндә әһәмияте, тәрбияви йогынтысы.

а) Туган җирне олылау. Акъәби гомерен Юлкотлы авылында уздыра. Аңа авылның һәр кешесе, һәр йорты, үзенең кош-корты, кәҗәсе, авылның гүзәл табигате кадерле. Менә аңа шушы иң кадерле нәрсәләре белән аерылышырга вакыт та җитә. Ул авырып китә һәм кызы Гөлбикә белән кияве аны шәһәргә алып китәләр. Аңа өйләрендә уңайлы шартлар тудыралар, тәрбиялиләр, җылы мөнәсәбәттә булалар. Бу аларның әниләренә карата кешелекле булуларын күрсәтә. Ләкин әбинең барыбер җаны тыныч түгел. Ул үзенең Юлкотлысын сагына. (Әсәрдән өзек китерелә).

Туган җир, туган як, туган ил тойгысы – кеше күңелендә бишек җыры белән бергә уянган иң җылы хисләрнең берсе. Бу тойгы кеше гомере буена үсә, көчәя, байый.

б) Акъәби балаларына васыятьләрен әйтә алмыйча китә. Балалары аның сүзләренә игътибар итмиләр, карт кешенең яшьләр өчен әйтергә теләгән иске сүзләре дип карыйлар. Әмма, бу тыйнак, тавышсыз, киң күңелле өлкән кешенең үз балаларына, бүгенге буынга васыять итеп калдырырдай мөһим фикерләре, изге уйлары бар: “Туган авылны, туган туфракны, канат чыгарган ояны ташламасыннар иде… Ике сүзнең берендә “Туган ил” дисез, ә Юлкотлы нәрсә соң?” – ди ул. Димәк, туган халкыңа, аның рухи байлыгына, гореф-гадәтләренә хөрмәт саклау мөһим. Рухи байлыкның иң кадерлесе — Туган тел. Моннан тыш, буыннан-буынга күчеп килгән ядкарьләр бар. Сандыктагы әйберләр — буыннарны тоташтырып торучы хәзинә. Шуны киләчәк буынга тапшырырга тиешле кеше — Акъәби. Балалар аны шушы бөек вазифаны үтәүдән мәхрүм итәләр. Ни рәвешле? (Җаваплар тыңлау.)

IV.Дәресне йомгаклау.

Укытучы сүзе:

Без сочинение язуга әзерлек эшләре алып бардык. Барлык әсәрләр дә хәтердә сакланмый. Әмма кайбер күренекле әсәрләрдәге вакыйгалар гомер буена диярлек истә тора, синең рухи дөньяң белән бергә яши. “Әйтелмәгән васыять” — менә шундый әсәрләрнең берсе. Ул гади, һәркемгә аңлаешлы, һәркемнең күңел түрләренә үтеп керерлек итеп язылган.

Милләт үзенең рухи нигезен югалтып таркала. Аны ничек саклап калырга? Ә.Еники шул сорауга җавап эзли. Милләтнең рухи нигезен саклап калу — әдип иҗатындагы төп проблема.

“Учагында ут сүнмәс…”

Әсәрнең сюжеты:

Рухи байлык, әлбәттә, үткәннәр, үлгәннәргә түгел, тереләр өчен, бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк.

Торгынлык чорында безнең әдәбият халыкның рухи байлыгы темасын, милли мәсьәләләрне читләтебрәк үтәргә тырышты, проблеманы иң дөрес, заманча хәл итү – аны кузгатмау дип санады. Ә.Еники исә моның хәерлегә булмаячагын күпләрдән алдарак сизеп алды. Акъәбинең васыять-теләкләре халык тормышын рухи төссезләндерүгә каршы юнәлгән, ул киләчәк буыннар яшәешен бай эчтәлекле, матур итеп күрергә тели.

Уртаклашу

Тема: » Учагыңда утың сүнмәсен».

(Ә.Еники»Әйтелмәгән васыять»әсәре буенча дәрес-уйлану.)

Максат.

1. Әмирхан Еникинең үзенчәлекле хикәяләү остасы икәнлеген төшендерү; «Әйтелмәгән васыять» хикәясендә детальләр һәм символларны өйрәнү;

2. Укучыларның әсәргә анализ ясау күнекмәсен үстерү;

3. Укучыларда уңай образлар аша шәфкатьлелек, миһербанлылык, игелеклелек сыйфатлары тудыру; гореф -гадәтләргә, йолаларга хөрмәт һәм җаваплылык хисе тәрбияләү.

Метод: әңгәмә, өлешчә эзләнү.

Алымнар: анализ, әңгәмә, мөстәкыйль эш.

Дәрес тибы. Белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру.

Җиһазлау.

  1. Ә.Еники портреты.

  2. Мультимедиа проекторы.

Эпиграф:

Аналарның күңеле балаларда,

Бала күңеле ,диләр ,далада,

Тик онытмыйк шуны :ике килми

Хезмәт итү ата-анага.

  1. Тактада плакатлар: 1. «Тел югалтса егет — ил югалткан,

Сүз югалтса — иле оялган» (Р.Әхмәтҗанов)

2. «Үзенең үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк»

(Ш.Мәрҗани)

3. «Рәхәт булса да торган җир,

Сагындыра туган ил»(Җыр)

4. «Ә.Еники — күңел карурманының тургае»

Дәреснең барышы.

Укытучы сүзе:

1.-Укучылар , мин сезнең игътибарга бер шигырь тәкъдим итәм . Уйланып утырыгыз әле, нәрсә хакында сүз барыр икән?

(1 нче слайд)

Аналарның күңеле балаларда,

Бала күңеле, диләр, далада,

Тик онытмыйк шуны: ике килми

Хезмәт итү ата- анага.

— Бу шигырьдән нәрсә аңладык?

— Димәк, безнең бу дәрестә сүз нәрсә турында барыр инде?(фикерләр тыңлана)

-Әйе ,Бүгенге сөйләшүебез мәрхәмәтле әниләр -ак яулыклы әбиләребез турында. Ана — дөньяда иң бөек зат.

-Үткән дәресләрдә сез әниләр турында иң матур әсәр үттегез.

-Сез нинди әсәр белән таныштыгыз?

«Әйтелмәгән васыять.»

-Авторы кем?

-Ә.Еники.(2 нче слайд)

-Кайда туган?

-Благовар районының Каргалы авылында.

-Укучылар, мин үзем дә шушы матур әдәбиятка Әмирхан Еникине,иҗат дөньясына Рим Хасановны ,җырчы Рөстәм Асаевны биргән уңдырышлы Благовар җиреннәнмен.

-Безнең бүгенге тема:»Учагыңда утың сүнмәсен «дип атала.Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыяте «буенча дәрес-уйлану. ( 3 нче слайд )

-Безнең бүгенге максат:повестне искә төшереп китеп акъәбинең хис-тойгыларын ачыклау.

2.-Укучылар ,искә төшереп китик әле.

Әдәбиятның нинди төрләре бар?

(эпос ,поэма.драма)

-«Әйтелмәгән васыять»нинди төренә карый?

-Эпос.

-Жанры буенча кайсысына керә?

-Повесть.

3.-Әсәр «Әйтелмәгән васыять» дип атала.

-Нәрсә соң ул васыять?(4 нче слайд)

(экранда чыга)

4.-Әсәрдә нинди васыять турында сүз барганлыгы турында сөйләшкәнче,әсәрнең эчтәлеген искә төшереп китик.

1)-Әсәрнең геройларын искә төшереп китик.

Геройларны ничек төркемләп бүлеп була?

-Актив геройлар

Пассив геройлар.

-Актив геройлар:Акъәби,балалары

-Пассив:күршеләре,шагыйрь

2)-Әсәрдә төп герой кем?

-Акъәби.

3)-Кем соң ул Акъәби?Аның турында нәрсә әйтә алабыз?.(5 нче слайд )

Акъәби:

-тырыш

-сабыр

-киң күңелле

-туган җирен,туган телен яратучы

Акъәби гомере буена хәләл көче белән көн күргән, киң күңелле, кешелекле, бала җанлы, ирне ир итеп тоткан, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше. Балаларын илгә файдалы, укымышлы итеп үстерегә тырышкан.

Акъәби — тырыш .Һәрвакыт кешеләргә булышып яшәгән, күршеләр белән дус булган. Ирен ихтирам итеп, тату яшәгән, балаларына тәрбия, белем биргән. Ул гел эштә, хезмәттә булган. Гомер буе үзе эшләп ашаган. Балаларын хезмәттә тәрбияләгән, илгә, җиргә файдалы кешеләр булып үсүләрен теләгән.

Бу һәр ата — ананың баласы алдында бурычы, дип уйлыйм мин.

Аның сабырлыгы турында нәрсә әйтә аласыз?

-Без аның бервакытта да зарланганын ишетмибез.

-Ул киң күңелле,күршеләре белән әйбәт мөнәсәбәттә,изге кеше.

-Акъәби туган ягын ,туган туфрагын ,туган телен яратучы.

Моның турында нәрсә әйтә аласыз?

-Әйе ,ул үзенең учагында үтен сүндермәскә тырыша.

5. -Акъәбинең тормыш юлын аның исеме аша күрсәтегез.

-Әйдәгез китаптан табып укыйк(205нче бит) рольләргә бүлеп.(6 нчы слайд)

-Әсәрдә нинди шагыйрь турында сүз бара?

-Баязит Бикбай.Ул Башкортстаныбызның күренекле шагыйре.

6.-Акъәбинең балалары турында нәрсә әйтерсез?(китапта 190 нчы бит)

(укучылар сөйлиләр)

-Суфиян

-Гөлбикә

-Перьмдагы кызы

-Казакъстандагы улы.

7.-Без сезнең белән васыять турында сөйләшеп киттек .Хәзер искә төшерик: Нинди васыять әйтеп калдырырга тырыша Акъәби?

(7 нче слайд )

ВАСЫЯТЬ

-туган җир

-туган туфрак

-туган тел

-халык

-мөселманнарча күмү

8.-Хәзер төркемнәргә бүленеп эшлибез.(класс икегә бүленә)

-Беренче төркем туган җир ,туган туфрак турындагы васыять турында чыгыш ясый,ә икенче төркем туган тел,халык турындагы васыять турында чыгыш ясый.

1 төркем:Башкорт даласы Юлкотлы авылының килеп чыгышы (205нче бит, 211 нче бит)

Туган нигез турында(189 нчы бит)

2 төркем:Туган тел

-Аның туган теле-башкорт теле

-Балалары башкортча сөйләшәме?

(Геннадийның «Я, башкир «дигән сүзләре турында 192 бит)

Халык турында.(213 нче бит)

9.НӘТИҖӘ:

— Акъәби уйлаган сүзләрен балаларына әйтә аламы?

-Ни өчен аны тыңламыйлар?(214 нче бит)

-Акъәби гомере буе балаларын көтеп яшәгән.Гомер буена җыйган сүзләрен әйтә алмый.

10.»ҮЛӘСЕ КЕШЕ БЕЛӘН КАЛАСЫ КЕШЕ ТИЗ ГЕНӘ УРТАК ТЕЛ ТАБА АЛМЫЙЛАР ИКӘН»,- ДИП УЙЛЫЙ УЛ.

ЛӘКИН ШУЛАЙ ДА АНЫҢ БАЛАЛАРЫНА ҮПКӘЛИСЕ,РӘНҖИСЕ КИЛМИ.Җәнлек үзенең ярасын ялап төзәткәндәй ,ул да җәрәхәтле йөрәген сабыр акылы белән юатырга ашыга.(210 нчы бит)

11.-Акъәбинең бер васыятен балалары белә.

-Нинди васыять?

-Әби үзен мөселманнарча кумуне тели.

-Нәрсә соң ул мөселманнарча күмү?(8 нче слайд )

Ак кәфен.

-Аны ак кәфенгә төрәләрме?Ни өчен?(219 нчы бит)

-Юк.

Әби ак кәфенгә мөселман карчыклары төрергә тиеш ди .Моны да үтәмиләр.Аны марҗа хатыннары юып кием кидерә.

-Мулла килүен тели.

(Мулла чакыру,җеназа укыту кебек нәрсәләрне эшләмәскә булалар(219 нчы бит)

12.-Кеше үлгәч ,тагын нинди йолалар башкаралар?

(3,7ен укыту )

-Бу йоланы да үтәмиләр.(9 нчы слайд)

-Әби кайда үлә?

-Балалары аны больницага итеп куялар.(218 нче бит)

13. -Акъәби гомере буена ялгыз яши һәм берүзе үлеп китә.(219 нчы бит укыйм)(10 нчы слайд)

14.Бу әсәрдә нинди символлар бар?

-Кылган символы

Әсәр шулай башлана,шулай бетә.Алар мәңгелек образ.Тормыш дәвам итә дигән сүз.

-Учак.

Әсәрнең башында да,азагында да әби учагы сүндерелми.Гомер буена учак сүнмәс дип яшәгән.Учак сүнмәү-ул гомернең дәвам итүе,яшәү образы.

-Шушы учакны кемнәр генә сүндермичә яши?

-Күршеләре.

15.Әсәрдә бер кызганыч вакыйга бар.

-Иске яшел сандыгы килеп төшә.(221 нче бит)

Сандык эчендә нәрсәләр була?(11 нчк слайд)

-кәфен.

Моны күреп малае белән кызы бераз уңайсызлык кичерәләр.

— әбинең бүләкләре.

Ләкин бүләкләре беркемгә дә кирәкми,аны музейга бирәләр.

-Укучылар, автор моның белән нәрсә әйтергә тели?

-Йолаларыбызның ,гореф-гадәтләребезнең югылып баруын ассызыклый.

16.-Ни өчен Миңлебай карт әбинең үлүенә ышанмый?

-Чөнки Акъәби кебек ак җанлы кешеләрнең җаннары үлмәвенә инанган,аларның ак эшләре гомер буе саклана дип уйлый.

17.-Укучылар Акъәби бәхетлеме?(12 нче слайд)

( әңгәмә)

(13 нче слайд)

18.-Әмирхан Еники шушы әсәре белән нәрә әйтергә тели?

-Әниләрнең васыятен тыңларга.

19. ЙОМГАКЛАУ.

-Укучылар,вакытында әниләребезнең васыятен ишетеп тыңларга тиешбез.Алар бездән акча дә ,күчтәнәч тә ,бернәрсә дә өмет итмиләр.Бары тик аларга безнең җылы караш ,җылы сүз кирәк.

Әмирхан Еникинең сүзләренә кушылып ,мин дә әни кеше буларак сезгә теләкләремне җиткерәсем килә:

-туган телебезне, туган җиребезне ,халкыбызның йолаларын,гореф-гадәтләрен,бәйрәмнәрен онытмагыз.Әти-әниләрегезгә карата игътибарлы,ихтирамлы булыгыз һәм әниләрегезнең изге фатихаларын алып йөрегез. (14 нче слайд

Елатмагыз әниләрегезне,

Төнге тәрәзәләргә каратып:

Догаларын, керсез теләкләрен

Биргән алар сезгә яратып.

Елатмагыз әниләрегезне,

күз төбәтеп юллар чатына:

Онытмагыз -сезне төп нигездә

Әнкәгезнең йорты чакыра.

Салисә Гәрәева

-Дәрес тәмам ,чыгарга мөмкин.

Обновлено: 11.03.2023

дидактик – Ә. Еникинең «Әйтелмәгән васыять” әсәрен өйрәнүне тәмамлау, тулы анализ бирү;
үстереш – бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтләрен үстерү, әсәр белән эшләргә өйрәтү, укучыларның артистлык сәләтләрен ачу, рольләргә бүлеп уйнарга өйрәтү, сәхнәләштерелгән композиция аша «Әйтелмәгән васыять” әсәрендәге образларны тулырак ачу;
тәрбияви — әсәр нигезендә укучыларда әти-әниләргә, туган якка, туган нигезгә, гореф-гадәтләр, йолаларга, рухи хәзинәләребезгә карата хөрмәт, җаваплылык хисе тәрбияләү, әхлак тәрбиясе бирү.

Дәрескә алдан әзерлек эшләре.

Укучылар үз теләкләре белән ике төркемгә бүленәләр, сәхнәләштерү өчен өзекләр әзерлиләр, сәхнә киемнәре, реквизитлар табалар, үз әбиләре турында презентацияләр, чыгышлар әзерлиләр, Ә.Еникинең әсәрләрен укыйлар.

Полный текст материала “Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрен йомгаклау”.7 класс, татар әдәбияты (.docx) смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.

Есть мнение?
Оставьте комментарий

Упражнения на технику чтения и понимания прочитанного

Тонкости и секреты работы в Яндекс.Почте

Как работать с детьми с СДВГ в обычном классе?

Отправляя материал на сайт, автор безвозмездно, без требования авторского вознаграждения, передает редакции права на использование материалов в коммерческих или некоммерческих целях, в частности, право на воспроизведение, публичный показ, перевод и переработку произведения, доведение до всеобщего сведения — в соотв. с ГК РФ. (ст. 1270 и др.). См. также Правила публикации конкретного типа материала. Мнение редакции может не совпадать с точкой зрения авторов.

Для подтверждения подлинности выданных сайтом документов сделайте запрос в редакцию.

О работе с сайтом

Мы используем cookie.

Публикуя материалы на сайте (комментарии, статьи, разработки и др.), пользователи берут на себя всю ответственность за содержание материалов и разрешение любых спорных вопросов с третьми лицами.

При этом редакция сайта готова оказывать всяческую поддержку как в публикации, так и других вопросах.

Если вы обнаружили, что на нашем сайте незаконно используются материалы, сообщите администратору — материалы будут удалены.

Татары и Татарочки

Татары и Татарочки

Татары и Татарочки запись закреплена

Әмирхан Еники – «Әйтелмәгән васыять» әсәре

Аудиокитап + текст

Айсылу Камалова

🙏

Зур рэхмэт!

Амир Тимергалиев

Эта татская сказка встречается в учебниках родной литературы.
Казалось, ничего скрытного в этом нет. Бабушка — Акъәби хочет сказать своим родным, что бы её похоронили по-мусульмански, но, к сожалению, этого не происходит.
Показать полностью.

Итак к скрытому смыслу: В сказке есть 5 (!) главных ОБРАЗА: 1) Акъәби
2)Шагыйрь (поэт)
3)Миңлебай (дед, который видел уже смерть 4-го поколения своей родни)
4)Учак (костёр)
5)Сандык (сундук)

Акъәби в этой сказке представляет собой религию.
Шагыйрь — совесть
Дед — история
Учак — память и история.
Сандык — сама религия.

Итак, после смерти бабушки, её хоронят по христианским обычиям.
На похоронах появляется Шагыйрь и говорит сыновьям бабушки про них правду, а они, в свою очередь, прогоняют его.(Им совестно, но они заглушают совесть)
И так, уже после похорон, её дети приходят к сундуку и достают 4 вещи: 1)күмелчек (мусульмане не хоронят в громах, а хоронят в спец. красных эмм.. так скажем носилках)
2)одежда отца (сыновья даже не знали, где он похоронен, тк.к. занимали высокие должности в столице и не приезжали в родную деревню)
3)Кнут(символ власти и силы)
4)наряды

Сыновья и дочеря, что бы заглушить совесть ставят в сторонку платки для носилки и отвозят в театр одежду отца.
Кнут, как символ власти оставляют себе.Ведь сейчас в моде не красота, а власть и сила.
Наряды оставляют на память.

В конце рассказа дочь бабушки дед встречаются, где дед спрашивает»Вернулась ли бабушка» на что ответили «Нет, мёртвые не возвращаются». На что дед ответил «Нет, возвращаются/, надо главное во время подкинуть дров в ОГОНЬ (УЧАК).

Вот и всё. Не нарушайте связи между поколениями. Чтите традиции и религию!

Шайхутдинова Лилия Магфуровна

Әни – һәр кеше өчен иң якын, иң кадерле кеше. Ул безгә әлеге дөньяда яшәү хокукын, тормыш биргән. Бала иң беренче сүзендә “әни” дип, юкка әйтмидер. Һәр әни үзенең баласы турында кайгыртып калмыйча, анда кешелеклелек, әдәплелек сыйфатларын да тәрбияли. Әни безне мөстә – кыйль фикер йөртергә, үзебезнең хаталарны танырга ярдәм итә. Тормышның булачак һәм үткән көннең кадерен белергә өйрәтә. Нәкъ әни безгә кешенең кадерен белергә, туганнарың турында кайгыртырга, өлкәннәрне хөрмәт итергә өйрәтте. Бары әни генә синең уңышларыңа һәм ирешкән дәрәҗәләреңә чын күңелдән куана.

Әни – безнең киңәшче.Ул безгә дөресен әйтүче, хаталарыбызны төзәтеп, туры юлга бастыручы. Хәтта өлкән кешеләр дә еш кына әниләренә мөрәҗәгать итәләр. Һәр кеше үз әнисен үзенчә ярата: кемдер аңа матур сүзләр белән эндәшсә, кемдер өй эшләрен эшләргә ярдәм итә, әнисе турында кайгырта. Начар әниләр булмый. Әни кеше беркайчан да үз баласын алдамый. Җир йөзендә һәр әни баласы өчен хәтта сәламәтлеген дә кызганмый. Әни безнең яратуны таләп итмичә, чын күңеленнән, ихластан ярата.

Әлбәттә, мин үземнең әниемне яратам һәм хөрмәт итәм. Ул минем бик яхшы, юмарт һәм гадел. Үзеңең серләреңне сөйләп була торган, гел киңәшләр сорап була торган кешең булуы – зур бәхет. Әнием кояш кебек, гел балкып, һәрберебезнең күңелен күрүче нур кебек. Аннан башка дөньяны күз алдына китерергә дә куркам. Әнием мине бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Мин аңа бик рәхмәтле.

Һәрберебез дә әниләрнең эшләгән яхшылыклары өчен рәхмәтле булырга тиеш. Беркайчан да үз әниеңне онытма, чөнки аны дуслар да, акча да алыштырга алмый.

Әниегезнең кадерен белегез һәм яратыгыз!

“САМЫЙ ДОРОГОЙ ЧЕЛОВЕК”

Мама – это самый родной, близкий и дорогой человек для каждого из нас. Она дала нам самое ценное, что мы имеем – нашу жизнь. Не зря первое слово, которое произносит ребёнок — “мама”. Каждая мама не только заботится о своём ребёнке, но и старается привить ему самые лучшие человеческие качества. Мама учит нас самостоятельно принимать решения, признавать свои ошибки. Она учит нас ценить жизнь и каждое прожитое мгновенье. Именно она научила нас ценить людей, заботиться о близких и уважать старших. Только мама всегда будет искренне радоваться нашим успехам и достижениям.

Конечно же, я очень люблю и уважаю свою маму. Она у меня очень добрая и справедливая. Какое же это счастье осознавать, что есть человек, которому в любой момент можно рассказать что-либо или поделиться каким-то секретом и быть уверенным в том, что всё это останется между вами. Моя мама, как солнце, светит каждому в нашем доме. Я даже боюсь представить, что бы я без неё делала. Мама научила меня многому, я безумно благодарна ей за это.

Каждый из нас благодарен своей маме за всё, что она делает для нас. Не нужно никогда забывать о своих матерях, ведь никакие друзья, деньги не смогут заменить нам нашу родную маму.

Читайте также:

      

  • В тупике ли герои пьесы на дне сочинение
  •   

  • В поисках радости сочинение
  •   

  • Сочинение о памятнике татищеву в тольятти
  •   

  • Пантелеев на ялике сочинение рассуждение
  •   

  • Примеры личности из литературы сочинение

Сочинение эйтелмэгэн васыять эсэрендэ гореф гадэтлэр

Татар электрон китапханәсе

Татарская электронная библиотека

Основана 12 мая 2006 г.

из открытых источников

и присланные авторами.

Контакт

Поиск

Добавить книгу

В избранное

Редкие издания

Татарские.

Крымские татары

Татарские сайты

Библиотеки

Архив

Подписка

Баннеры

В послевоенные годы Амирхан Еники работал заведующим отделом литературы и искусства Татарского радиокомитета, литературным сотрудником журналов «Колхоз бригадасы» и «Совет әдәбияты». С 1953 года он занимается литературным творчеством как писатель-профессионал. Его послевоенная писательская карьера складывалась не так гладко. Наиболее известные произведения «Тауларга карап» («Глядя на горы»), «Саз чәчәге» («Болотный цветок»), «Рәшә» («Марево») лежали в издательствах по много лет. Причиной тому служило отсутствие в рассказах и повестях «идеологической основы». Лишь с наступлением хрущевской «оттепели» его книги стали выходить одна за другой. «Салават к&9;пере» («Радуга», 1966), «Без дә солдатлар идек» («И мы были солдатами», 1971), «Хәтәрдәге төеннәр» («Узелки памяти», 1983), «Соңгы китап» («Последняя книга», 1986) и многие другие произведения А. Еники увидели свет на татарском и других языках.

В последние годы жизни Еники больше не писал художественные произведения — только публицистику.

Амирхан Еники скончался 16 февраля 2000 года, похоронен в Казани.

Как отмечал Рафаэль Мустафин — Амирхан Еники — самый музыкальный и поэтичный из татарских писателей. «Великолепный знаток татарского языка, тонкий стилист — фразы его легки и мелодичны»

Сочинение эйтелмэгэн васыять эсэрендэ гореф гадэтлэр

Татар электрон китапханәсе

Татарская электронная библиотека

Основана 12 мая 2006 г.

из открытых источников

и присланные авторами.

Контакт

Поиск

Добавить книгу

В избранное

Редкие издания

Татарские.

Крымские татары

Татарские сайты

Библиотеки

Архив

Подписка

Баннеры

Если бы потребовалось в двух-трех словах выразить главную особенность Амирхаиа Еникеева как художника, я бы сказал, что он — самый музыкальный среди татарских писателей. Фразы его легки, прозрачны, мелодичны. Рассказы и повести тонко инструментованы и, словно волшебством каким-то, пробуждают у читателя определенное настроение. Чаще всего это светлая, почти невесомая грусть, пронизывающая повествование, как серебряные нити паутины пронизывают синий воздух бабьего лета.

Великолепный знаток родного языка, тонкий стилист, Еники настолько тесно связан с особенностями татарского национального мышления, восприятия мира, что даже при самом добросовестном переводе потери и утраты неизбежны. Возможно, этим и объясняется тот факт, что имя Амирхана Еиикеева сравнительно мало известно всесоюзному читателю. А ведь за плечами этого признанного мастера татарской прозы более чем сорокалетний творческий путь.

Амирхан Нигметзянович Еникеев (Амирхан Еники — литературный псевдоним) родился 2 марта 1909 года в деревне Ново-Каргали Благоварского района Башкирии. Учился сначала в медресе, потом в советской школе. Еще мальчишкой под влиянием творчества Габ-дуллы Тукая стал сочинять стихи. В 1925 году подросток приезжает в Казань и поступает работать курьером в книжный магазин (хотелось быть поближе к книгам — роднику знаний), а уже через год в татарском литературном журнале «Безнен юл» («Наш путь») появляется его первый рассказ «Слушая протяжную мелодию», познакомивший читателей с новым талантливым автором.

Но прошло почти двадцать лет, прежде чем сформировался самобытный прозаик. Писатель сменил множество профессий, годы Отечественной войны провел на фронтах, в Действующей армии.
Накопленный опыт сказался в выборе тем, сюжетов. Первый сборник А. Еникеева вышел в 1947 году. С рассказов военных лет и начинается тот самый «настоящий Еники», которого знают и любят в Татарии.

Амирхан Еникеев не принадлежит к числу плодовитых писателей. За послевоенные годы им написано не более трех десятков рассказов и шесть небольших повестей. Но это не от творческой пассивности, а от крайне строгого отношения к слову. «Он пишет медленно, но зато его вещи отличаются тонкостью психологического рисунка, самобытным и многокрасочным языком, великолепными пейзажами, лирической взволнованностью» — так характеризует творческую манеру Еники писатель Гумер Баширов.

Произведения А. Еникеева привлекают пристальным и вдумчивым взглядом на жизнь. У него нет готовых решений, нет попыток загнать жизнь в литературные схемы, навязать читателю свое отношение к тем или иным персонажам. Новизной и значительностью проблем отличается почти каждое его новое произведение, вызывая широкий общественный резонанс. Внутренний мир человека, нравственная, социальная подоплека его чувств, морали, поступков — вот что интересует писателя прежде всего. И о каком бы на первый взгляд маленьком и незначительном событии ни писал Еникеев, всегда он старается заглянуть в глубь явления, раскрыть философию факта, умея видеть красоту даже, там, где она скрыта за внешней непривлекательностью («Красота»). Всегда обращается к лучшему, что есть в душе человека. Либо это раздумье о неистребимой силе жизни («Глядя на горы», «Одинокая гусыня»), либо восхищение красотой подлинно человеческих отношений («Только на час»), либо тонко подмеченные наблюдения, как дети, подрастая, невольно причиняют боль своим родителям («Проездом»).

Воспевая все светлое, доброе, человечное, писатель непримирим ко всему, что уродует и калечит человеческую жизнь. Страстным обличителем современного мещанства во всех его видах и обличье выступает он во многих своих произведениях. Мещанство многолико. Мещанство — это прежде всего отгороженность от мира. Это эгоизм, стяжательство, черствость души, пренебрежение интересами общества ради своих мелочных целей. Например, с большой художественной силой нарисован им в повести «Марево» образ Зуфара Сабитова, которому все в жизни нужно лишь как приложение к его внутреннему и внешнему комфорту. Даже любимая женщина Рашида. Писатель показывает всю бесплодность философии эгоизма и стяжательства, раскрывая социальную вредность и опасность сабитовых.

С удивительной поэтичностью и теплотой говорит писатель об отчем крае, о родной земле в рассказах «Медный колокольчик», «Родная земля», «Невысказанное завещание», «Старики», И здесь есть глубокий философский подтекст: отрыв от природы, от родной земли, от народа с его веками накопленной мудростью не проходит бесследно. Такой человек в чем-то ущербен, в чем-то душевно обеднен. Но Амирхан Еникеев не идеализирует прошлое, не призывает вернуться к патриархальной старине. Жизнь неудержимо идет вперед, и, если мы сбережем и сделаем всеобщим достоянием национальное духовное богатство народа, она станет еще полнее и человечнее. Каждый народ вносит свою лепту в культурную сокровищницу нашего коммунистического общества. В призыве сберечь это богатство я вижу смысл творчества талантливого художника.

Произведения А. Еникеева переведены на языки народов СССР, В переводах на русский язык вышло четыре сборника рассказов и повестей. Настоящее издание, самое полное, познакомит читателя с лучшими его вещами, созданными им за последние годы.

О чистейшем нравственном микроклимате творчества А. Еникеева хорошо сказал башкирский писатель Ибрагим Абдуллин:

«После чтения рассказов и повестей Еники начинаешь чувствовать себя моложе, чище, красивее, словно ты искупался в чудодейственном целебном озере. Мы еще не раз встретимся с Амирханом Еники и верим: встречи эти всегда будут солнечными, теплыми, светлыми. »

“Әйтелмәгән васыять” әсәренең төп герое – Акъәби. Аның чын исеме Акбикә була. Кыз чагында аны Аксылу дип, кияүгә чыккач – Аккилен дип, аннары Акҗиңгә дип, ә картайгач Акъәби дип йөртәләр. Аның бөтен гомере Юлкотлы авылы халкы күз алдында үткән. Ул гомере буе ак, пакъ күңелле булган. Шуңа күрә авыл халкы аңа җисеменә хас матур исем биргән.

Аларның гаиләсе Юлкотлыда гади генә гомер кичерә. Карты белән бергә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Акъәби – иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала җанлы ана, ирне ир итеп тоткан, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше. Ул гомере буе хәләл көче белән яшәгән. Балаларын илгә файдалы, укымышлы итеп үстерергә тырышкан, ире белән дус һәм тату яшәгәннәр. Авыл мәктәбен тәмамлагач, балаларның дүртесе дә шәһәргә китеп төпләнә. Карты исән чакта, Акъәби ялгызлыкны сизми. Әмма карты үлеп киткәч, ул бер ялгызы кала. “Әй, гомерләр, — дип офтана Акъәби. Ә бит барысы да бергә булганда ничек яхшы иде.”

Слайд 1
Әмирхан Еники
“Әйтелмәгән васыять»

Әмирхан Еники “Әйтелмәгән васыять»


Слайд 2Дәреснең максаты:
1) Язучы Әмирхан Еники иҗат һәм тормыш юлына күзәтү

ясау;
2) Әсәрләрне анализларга өйрәнү; укучыларның шәхси фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
3) Укучыларда әти-әниләргә, туган якка, туган нигезгә, гореф-гадәт, йолаларга, рухи хәзинәләребезгә хөрмәт, җаваплылык хисе тәрбияләү, әхлак тәрбиясе бирү. 

Дәреснең максаты: 1) Язучы Әмирхан Еники иҗат һәм тормыш юлына күзәтү ясау;2) Әсәрләрне анализларга өйрәнү; укучыларның шәхси


Слайд 3Белемнәрне бәяләү

Белемнәрне бәяләү

Белемнәрне бәяләү Белемнәрне бәяләү


Слайд 4
“Әнкәйдән хат” җыры
Галия Сафиуллина сүзләре
Рамил Мифтахов көе
Елама син, балам,мин

киткәчтен
Сагышларга салма үзеңне.
Язмыш шулай гомер язган икән,
Сабыр ит син,булчы түземле
.Елама син, балам,мин киткәчтен,
Язмышларны берүк каргама.
Мин күкләрдән сине күреп торам
Ялгыз калдым диеп уйлама..
Елама син, балам,мин киткәчтен,
Авыр булыр сиңа,сыгылма.
Син дә миңа дога укып торсаң
Минем хәлләр яхшы булыр ла..
Иртән-иртүк тәрәзәңә килеп
Җилләр булып тәрәз кагырмын.
Балаларым сау-сәламәт диеп
Мин җаныма дәва табырмын.
Елама син балам,сабыр бул син,
Тормышыңны кара,алга бар.
Янәшәңдә синең туганнарың,
Сөйгән ярың булыр сиңа пар.
Мин күкләрдән сиңа бәхет теләп
Төшләреңә килеп керермен.
Авырлыклар сиңа тидермичә
Янәшәңдә саклап йөрермен…

“Әнкәйдән хат” җыры Галия Сафиуллина сүзләреРамил Мифтахов көеЕлама син, балам,мин киткәчтен Сагышларга салма үзеңне. Язмыш шулай


Слайд 61909 елның 17 февралендә (яңача вакыт белән 2 мартта) элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Благовар районы) Яңа

Каргалы авылында таза хәлле крестьян гаиләсендә туган. 

1911 елда кырык чакрым ераклыктагы Дәүләкән авылына күченәләр. Әмирханның балалык һәм мәктәп еллары шунда уза.

1909 елның 17 февралендә (яңача вакыт белән 2 мартта) элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Благовар районы) Яңа Каргалы авылында таза хәлле крестьян гаиләсендә


Слайд 7Яшьтән әдәбият, иҗат эше белән кызыксына. 
1925 елның җәендә Казанга килә һәм китап

кибетенә курьер булып эшкә урнаша.

1926-1933 нче еллар уку, белем алу еллары.
Казанда рабфакта, Донбаста, кабат Казанда Хезмәтне фәнни оештыру институтында укый.

1934-1941 нче елларда методист, кинофикация инструкторы, укытучы булып эшли.

1941-1945 нче елларда Ватан сугышында катнаша.

Яшьтән әдәбият, иҗат эше белән кызыксына. 1925 елның җәендә Казанга килә һәм китап кибетенә курьер булып эшкә урнаша. 1926-1933


Слайд 81950-1952 нче елларда Казан авиация техникумында татар теле укыта.
1953 нче елдан

тулысынча язучылык эшенә күчә.
2000 нче елда Казанда 91 яшендә вафат була.

1950-1952 нче елларда Казан авиация техникумында татар теле укыта.1953 нче елдан тулысынча язучылык эшенә күчә.2000 нче елда


Слайд 9Бирем
1. Ә.Еникине кем буларак өйрәндек?
шагыйрь
прозаик
драматург

2. “Әйтелмәгән васыять»
-роман
-хикәя
— повесть
3. Әсәрнең үзәгендә кем образы тора?
— Гарифә
— Миңлебай карт
— Акъәби 4. Акъәбинең Өфедәге балалары
— Суфиян, Гөлбикә
— Каһарман, Сылубикә
— Равил, Гүзәл
5. Вакыйга кайда бара?
— Саратовта
— Юлкотлы авылында
— Пермьдә 6. Акъәбинең чын исеме
— Аксылу
— Акбикә
— Акъәби

Бирем1. Ә.Еникине кем буларак өйрәндек?шагыйрьпрозаикдраматург            2.


Слайд 10Дөрес җавап
1. Ә.Еникине кем буларак өйрәндек?
шагыйрь
прозаик v
драматург

2. “Әйтелмәгән васыять»
-роман
-хикәя v
— повесть
3. Әсәрнең үзәгендә кем образы тора?
— Гарифә
— Миңлебай карт
— Акъәби v 4. Акъәбинең Өфедәге балалары
— Суфиян, Гөлбикә v
— Каһарман, Сылубикә
— Равил, Гүзәл
5. Вакыйга кайда бара?
— Саратовта
— Юлкотлы авылында v
— Пермьдә 6. Акъәбинең чын исеме
— Аксылу
— Акбикә v
— Акъәби

Дөрес җавап1. Ә.Еникине кем буларак өйрәндек?шагыйрьпрозаик vдраматург


Слайд 11
“Әйтелмәгән васыять»
әсәреннән өзекләр

1 нче өзек.” Йомшак кына җәйге җил исә…

Дала буйлап кылганнар йөгерә, …
Дала буш, дала киң… шаян җилкәй биттән сөя… Рәхәт, …һәм ямансу.
Әнә көмешләнеп дулкынланган кылганнар арасында ак яулык бөркәнгән, алъяпкыч
бәйләгән, күлмәген ыштан бөрмәсенә кыстырган кечкенә буйлы арык кына бер әби
кизәк җыеп йөри… Тик соңгы вакытта әбинең хәле бик үк әйбәт түгел әле. Картлыгы
җиткәнме, берәр чир зәхмәтеме шунда, ләкин гел менә бөтен тәне авыраеп, кул-аяклары
сызлап, йөрәгенең хәле китеп тора.

2 нче өзек. “…Бер ике-өч атна үтүгә, карчыкның хәле шактый авыраеп китте.
Бик ябыкты ул, тамагына бернәрсә капмас булды, шуның өстенә тавышы да бетә башлады.
Яңадан врачлар килде, карадылар. Хәер, карчыкк өчен боларның берсе дә кирәкми
иде инде. Ул барысын да белеп ята. Шулай ук аның хәлен уллары-кызлары да
бик яхшы белеп торалар…

3 нче өзек. “Киттеләр… Агыйдел, Дим буйларына караган биек тау башында
Акъәби берүзе генә торды да калды.”

“Әйтелмәгән васыять» әсәреннән өзекләр1 нче өзек.” Йомшак кына җәйге җил исә... Дала буйлап кылганнар йөгерә, ... Дала


Слайд 12Әсәрдә 3 зур вакыйга

1. Акъәбинең авылдагы тормышы, авырып китүе

2. Акъәбинең шәһәрдә

авырып ятуы

3. Акъәбинең үлеме

Әсәрдә 3 зур вакыйга1. Акъәбинең авылдагы тормышы, авырып китүе2. Акъәбинең шәһәрдә авырып ятуы3. Акъәбинең үлеме


Слайд 13 ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ
АҢЛАТМАЛЫ СҮЗЛЕГЕННӘН

Васыять – берәүнең үлү алдыннан

әйтеп калдырган теләге, үтенече.
Кизәк – кипкән сыер тизәге, ягулык итеп файдаланыла
Кылган — Кыяклылар семь. озын тар кыяклы, йомшак
себеркәч чәчәкле дала үләне; рус. Ковыль
Кымырҗу – кычытыр-кычытмас тору
Уҗау – чеметем, күләмне белдерә
Локма – бер кабым ашамлык

ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ АҢЛАТМАЛЫ СҮЗЛЕГЕННӘНВасыять – берәүнең үлү алдыннан


Слайд 16Акъәби портреты

Гомере буе хәләл көче белән көн күргән,
киң күңелле, саф

күңелле, кешелекле, бала җанлы,
ирне ир итеп яшәгән, балаларына ихлас күңелдән
тәрбия биргән, хезмәт сөючән,сабыр, тыйнак,
милләт җанлы, изге әби. Балаларының читтә
яшәвенә җаны әрни, тел һәм гореф-гадәт бетү
күңеленә тынгылык бирми

Акъәби портретыГомере буе хәләл көче белән көн күргән, киң күңелле, саф күңелле, кешелекле, бала җанлы, ирне ир


Слайд 19Аккилен үлмәде ул, китте генә… Китте генә… Кайтыр, насыйп булса кайтыр…

Ә син учагын карый тор, учагын… Учагында ут сүнмәсен.”

Аккилен үлмәде ул, китте генә... Китте генә... Кайтыр, насыйп булса кайтыр... Ә син учагын карый тор, учагын...


Слайд 20Дим елгасы – тормыш агышы,

кеше язмышлары.

Дим елгасы – тормыш агышы,


Слайд 21 Өй

эше бирү.
1 нче төркемгә — “яхшылык җирдә ятмый“ дигән темага иҗади инша язарга.
2 нче төркемгә “Безнең Акъәбиебез” темасына мәкалә.

Өй эше бирү. 1 нче төркемгә -


Слайд 22 Фани дөньяда исәннәрнең кадерен белеп,
изгелек кылып,

Фани дөньяда исәннәрнең     		кадерен белеп,	 изгелек кылып,   бәхетле яшәсәк иде


II 

Менә
Акъәби ялгызы кечкенә бер бүлмәдә,
сиртмәле тар караватта, ак түшәмгә карап
һәм каяндыр түбәннән тонык кына ишетелгән
зур кала гөрелтесенә колак салып, тыныч
кына ята. Урыны йомшак, астында чип-чис-та
ак җәймә, өстендә сатин юрган — ипле,
рәхәт аның арык-җиңел гәүдәсенә… Рәхмәт
инде киявенә дә, кызына да — аны менә
шулай кадерләп, аерым бүлмәгә урнаштырдылар.
Дөрес, аларны бер дә тыгызлыйсы килмәгән
иде килүен, ләкин кияве белән кызы бу
хакта авыз да ачтырмадылар. Хәтта элек
бу бүлмәдә торган асрау кызларын да
кухняга чыгардылар. Тик бераздан гына
сизде карчык: монда авыру кешенең яткан
җире генә түгел, ашаган-эчкән савыт-сабасы
да аерым булырга тиеш икән. 

Гомумән,
карчыкка башта игътибар бик зур булды.
Беренче көнне үк шәһәрнең икенче читеннән
отставкадагы полковник улы белән килене
дә аны күрергә килеп җиттеләр. Чүкечтәй
нык, базык гәүдәле, зур йомры башлы,
кыска имән муенлы полковник Суфиян,
әйтергә кирәк, кәкре аякларындагы тар
кунычлы хром итекләре белән генә түгел,
бөтен кыланыш-гадәтләре белән дә чын
«яна-рал» булырлык, беткәнче хәрби бер
кеше иде. Кычкырып, кырт кисеп сөйләшә
ул, берәүдән дә тартынмыйча киерелеп,
шаркылдап көлә һәм, иң мөһиме, үзен бик
хаклы рәвештә дөньяның хуҗасы санап,
бернигә исе китмичә, рәхәтләнеп яши
иде. Квартир менә дигән, машина бар,
пенсия җитәрлек, шуның өстенә аучылар
җәмгыятендә нидер эшләп тә шактый акча
төшергәли, кыскасы, әле чак иллесен
тутырган полковникның тормышы бал да
май, ал да гөл иде. 

Әнисе
карчык янына күрешә килгәч тә, ул
карлык-канрак тавышы белән бүлмәне
яңгыратырга тотынды: 


һай, әсәй, әсәй, әсәем! — диде, әнисенең
кипкән кулын каты учларына алып.— Ни
булды сиңа, авырып киттеңмени, ике
күзем?.. Ну, ничево, түлке син паникага
бирелмә. Безнең генерал әйтә торган
иде: солдатны пуля түгел, паника үтерә
дип… 


Нәрсә соң ул… пәникә дигәнең, улым? 


Улмы, ул ни… курку, әсәем! 


Мин бер дә курыкмыйм, улым,— диде карчык,
тыныч кына.— Тәкъдирдән узмыш юк, барысы
да Алла кулында. 


Һи, әйттең тагын! Барысы да безнең кулда!
— диде полковник, һаман шаулап.— Менә
мин сиңа докторның иң шәбен үзем алып
килермен, әсәй!.. 


Рәхмәт, улым, рәхмәт! 

Карчыкның
килене, өч башкорт бичәсенә торырлык
юан, мәһабәт, ап-ак Мария Васильевна,
каенанасы белән ике куллап, бик җитди
итеп күреште. Карават кырыена урындык
алып утырды да, авыруның хәленә керергә
теләгәндәй, аңа чын кызгану белән карап
тора башлады. Юрган астында бала шикелле
сизелер-сизелмәс кенә яткан бу каенана
дигән сап-сары йөзле карчыкка аның нидер
әйтәсе дә, кайгыртып нидер сорыйсы да
килде, ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, тел
юк — карчык бер кәлимә русча, ә килен
бер авыз башкортча белми иде. Шулай да
Мария Васильевна ире аркылы булса да
берничә сорау бирде. 


Әсәй, киленең менә синнән, кай җирең
авырта, дип сорый. 

Карчык
уйчан-моңсу гына әүвәл улына, аннары
килененә карады. 


Тыным кысыла,— диде ул, күкрәген
күрсәтеп.— Хәлем бер дә юк. 


Күптәнме? 


Тыным бетүен кыштан ук сизә башладым.
Ә хәлсезләнүем күптән түгел. 

Суфиян
карчыкның сүзләрен русчага әйләндергәч,
Мария Васильевна иреннәрен мәгънәле
генә кысып, башын селкеп торды. Аннары
ашыкмыйча гына нидер әйтте. 


Әсәй, киленең әйтә,— диде Суфиян,—
опасный берни дә булмас, бронхлары
ниткәндер, борчылмасын, ди. 

Карчык
дәшмәде, тик күзләре белән генә рәхмәтен
белдереп, килененә бер тутырып карап
алды. 

Икенче
көнне карчык янына күрешергә дип
Суфиянның зур улы Геннадий да килде.
Геннадий инде Юлкотлыга барып, әбисендә
кунак булып кайткан егет, шуңа күрә ул
карчык белән бик үз булып: «Ха, бабушка!»
— дип шатланып күреште һәм, урындык
алып, караваты янына утырды. Акъәби
сөенеп-яктырып, башкортча: «Улым,
килдеңмени, рәхмәт төшкерем!» — диде,
ә егет аның ни әйткәнен аңлагандай,
елмаеп башын какты. Әйе, карчык бу дәү,
сары егетне, үз нәселенә һич охшамаса
да, чынлап ярата иде — барыбер аның
токымы ич, аның каны!.. Нишлисең, якын
шул, бик якын!.. Тик егет үзе «бабушкасының»
йөрәгендә аңа карата нинди тирән һәм
газаплы мәхәббәт ятканын сизәме икән?..
Юк, сизәргә тиеш, әнә килгән бит әле ул,
әнә елмаеп әбисенә нидер ойтә дә бит
әле… Ах, бу тел юклыгы!.. Карчыкның тел
өйрәнер вакыты күптән үткән шул инде,
әмма ник бу Суфиян, юньсез, балаларына,
ичмасам, әбиләренә дәшә алырлык кына
үзебезчә берничә дистә сүз өйрәтмәде
икән соң?! 

Егет
әдәп кушкан кадәр утырганнан соң кузгала
башлады, торып, әбисенең кипкән ябык
кулын сыйпады һәм: «Пока, бабуся!» —дип
баш какты да чыгып китте. Карчык аңардан
бик шат, риза булып калды. 

Шул
ук көнне тагын Суфиянның өч кызы —
Татьяна, Светлана, Рита — белән кече
малае Борис та әбиләре янына килделәр.
Кызлары да суеп каплагандай әниләренә
охшаганнар, әниләре кебек барысы да эре
сөякле, җирән чәчле, зур соры күзлеләр…
Тик Боря (Борис) гына атасына охшаган,
атасы кебек зур башлы, зур битле, арыш
чумарыдай кап-кара бер малай иде. Бусын
инде бер дә икеләнмичә Суфиян малае
Шәяхметов дип йөртергә була. 

Кызлар
әбиләрен сырып алдылар, шаулап:
«Здрав-ствуйте, дорогая бабушка!»—дип
күрештеләр, алып килгән чәчәкләрен
карават янындагы тәрәзә төбенә утыртып
куйдылар, урындыгына шоколад конфетларын
салдылар һәм, инде ни әйтик дигәндәй,
күзләрен елтыратып, әбиләренә карап
тора башладылар. Шушы икән инде ул
папаларына мама тиешле әби-карчык! Үзе
кечкенә, үзе арык, өстенә киң җиңле
әкәмәт кенә күлмәк кигән, башына вак
кына чәчәкле сары яулык бәйләгән, в
об-щем, типичная башкирка икән. 

Ә
Акъәби, үз нәүбәтендә, бу җитеп килгән
таза, зифа кызларга уйга калып, исе
китеп, селкенмичә карап ята. Аннары
зәгыйфь кенә елмая, иреннәрен кыймылдатып
куя — нидер әйтергә тели, ахрысы… Менә
ул күзләрен Воряга төби, әкрен генә кулы
белән ымлап, аны якынрак килергә чакыра.
Боря курыккандай башын сөзеп, каш
астыннан гына карап, кузгалмыйча тора,
тик апалары «иди, иди» дип аркасыннан
этәргәч кенә, әбисенә якынлаша. Карчык,
бердән яктырып, малайның аркасыннан
сөеп: «Бәбкәчем,— ди,— зур егет бул,
Алла тәүфыйк бирсен үзеңә!» —ди… Малай
берни аңламыйча, кызарып, ;>бисе яныннан
тизрәк китә, ә кызлар, нидер әйтеп, шаулап
көлешәләр… Карчык исә һич үпкәсез, әмма
боек-сагышлы итеп, тирән генә бер сулап
куя. Әйе, бу балалар, никадәр ят-сәер
күренмәсеннәр, аның үзенеке шул,
үзенеке!.. Улының кемгә өйләнүенә, ничек
яшәвенә бәгыре күпме генә сызланмасын,
әмма оныклары аңа бик якын, бик газиз
шул!.. Минем байлыгым дип кенә йөртә ул
аларны… 

Бер-ике
көннән соң кызы Гөлбикә доктор чакыртып
китерде. Урта яшьләрдәге таза, мөлаем
хатын доктор Акъәби белән бик ачык
сөйләште, күп сорашты, аннары күкрәген
алдан да, аркасыннан да әйбәтләп тыңлады,
тик ни өчендер карчыкның үзенә авыруы
турында бер сүз дә әйтмәде. Кызы белән
залга чыгып, шунда икәүдән-икәү генә
сөйләштеләр. 

Тагын
берничә көн үтте, һәм менә шул ук хатын
доктор олы яшьтәге озын, чандыр, күзлекле
бер ир кешене ияртеп китерде. Моны
шәһәрнең бик атаклы профессоры дип
әйтәләр. Үзе татар икән… Шул профессор
карчыкны игътибар белән тыңлады, сорашты,
вакыт-вакыт иреннәрен кысып, авыруга
озак кына уйланып карап та торды, аннары
яңадан сорашты, яңадан тыңлап карады.
Карап беткәч, тураеп һәм сүзләрен үлчәп
кенә: «Әби, үпкәгездә авыру бар, ләкин
ул картлык белән бәйләнгән булырга
тиеш, без биргән даруларны эчеп, тыныч
кына ятыгыз!» —диде. Шуннан соң барысы
да залга чыгып, үзара тагын нидер
сөйләштеләр. 

Акъәби,
күңеленә ни генә килсә дә, сабырлыкка
өйрәнгән гадәте буенча артык борчылмыйча,
шомланмыйча, тыныч кына ята бирде. Ләкин
докторларны озатканнан соң янына кергән
кызының бик җитдиләнеп киткән йөзенә
карап, ул эшнең серен сизенгәндәй булды.
Дөрес, кызы аңа берни әйтмәде, әмма бу
киеренке хәрәкәтсез чырай, бу юри аңа
карамаска тырышкан борчулы күзләр
хәлнең ничек икәнлеген һәртөрле сүздән
дә ачыграк әйтеп торалар иде кебек… Ә
хәлләр чынлап та бик шомлы-куркыныч
иде: докторлар карчыкның үпкәсендә яман
шеш (рак) таптылар. Алар фикереячә,
җитмештән узган карчыкка операция ясап
торудан мәгънә юк, иң яхшысы — үзенә
әйтмичә юатып, тыныч кына яткыру да
авыру газабын төрле дарулар белән
җиңеләйтергә тырышу — бары менә шуны
гына эшләргә мөмкин. Хәер, үзенә әйтмәсәләр
дә, карчык бу авыруның әҗәленә тигән
авыру булуын күптән инде сизеп тора
иде. Күпме яшереп маташмасыннар, монда
ул бары вакытлы мөсафир гына… 

Докторлар
килеп киткәннән соң, карчыкка игътибар
һәм тәрбия тагын да көчәя төште. Кызы
белән кияве генә түгел, улы белән килене
дә башта әсәйләренә бик йомшак булдылар,
гел кайгыртып кына тордылар. Кирәк
даруларын да табып китерделәр, күңеле
теләгән ризыкны да алдыннан өзмәделәр.
Гүя алар көннәре сакаулыга калган
әсәебез алдында соңгы бурычыбызны үтик
дип тырышалар иде. һәм шушы хәл үзе генә
дә инде карчыкка күп нәрсә турында сөйли
иде кебек… Билгеле, ул балаларыннан
бик риза, күңеленнән аларга рәхмәтен
укып кына тора, әмма шулай да аларның
бу соңгарак калган яхшылыклары вакыт-вакыт
карчыкка аны фани дөньядан юатып озатыр
өчен генә эшләнгән шикелле булып тоела,
шуңа йөрәге сызланып куя, һәм чыкмаган
җанда өмет бар дигәндәй, иң элек бер
Алласына сыенып, тыныч кына ята бирә
иде. 

Акъәби
калага килеп урынга яту белән,
Казакъстан-дагы кече улын һәм Пермь
өлкәсендәге зур кызын чакырып язуны
үтенә бантлады. Аны менә язабыз, инде
язабыз дип гел юатып тордылар, ләкин
шулай да язарга ашыкмадылар. Бу шактый
читен мәсьәлә иде. Карчыкның кече малае
кайтып-китеп йөрмәслек бер җирдә
ишләгәнгә күрә, аны, гомумән, чакырып
маташудан мәгънә юк иде. Ә зур кызы Пермь
өлкәсенең эчкәре бер районында балалар
врачы булып эшли, җәй көне эше аеруча
тыгыз була, шуңа күрә аны да вакытлы-вакытсыз
борчырга ярамый иде. Кыскасы, карчыкның
хәле бер кәерәк торган чакта чакыру
белән ашыкмаска булдылар. 

…Көннәр
үтә, гүя алар зур каланың түбәндәге
шау-шуы кебек тонык кына гүләп, читләтеп
үтә. Колакка сеңгән бу шау-шуның башы-ахыры
булмаган кебек, үтеп торган көннәрнең
дә исәбе һәм билгесе юк. Ә рәхимсез пвыру
карчыкны астыртын гына кимерә, акрынлап
кына ул эри-сыза… 

Озакка
сузылган өметсез авыруның бик күңелсез
бер ягы бар: авыручы үзе дә, аны караучылар
да акрынлап ялыга бантлыйлар. Бигрәк
тә соңгылар өчен бу бик читен хәл: алар
үз-үзләренә икърар итәргә курыксалар
да, мичектер ихтыярсыздан «ахырын» көтә
башлыйлар. Лкъәби моны әле сизми иде,
элекке кебек игътибар да бар, карыйлар
да үзен, әмма шулай да нәрсәдер, җан
җылысымы, борчылып торумы, кимеде кебек.
Һәрхәлдә, кай-гырту-карау гадәткә кергән
мәҗбүри бер мәшәкать төсен плды шикелле.
Аннары кызы да, кияве дә бик эшле кешеләр,
һәр көнне үзләренең хезмәтләренә
йөриләр, шулай булгач, аларның авыру
әсәйләренә бөтен игътибарларын биреп
бетерә алмаулары бик табигый
иде. 

Карчыкның
берәүгә дә зары юк, ул барысын да аңлый,
Һәммәсеннән риза-канәгать, тик ул көне
буе ялгыз ятудан бик туя һәм берәрсенең
кайтып керүен зарыгып көтә. 

Кеше
тансык, кеше кирәк аңа. Бигрәк тә кызының
ике баласын — алты яшьлек Равиле белән
дүрт яшьлек Гүзәлне бик сагына иде ул.
Ал арны балалар бакчасына йөртәләр —
иртән илтеп куялар, кичкә табан алып
кайталар. Алар кайткач, зур квартир
тулып, җанланып киткәндәй була. Бүлмәдән
бүлмәгә йөриләр, такы-токы нидер
сөйләнәләр, һәм Акъәби ишектән күзен
алмыйча аларны көтеп ята. Равиле — малай
кеше — әбисе тирәсендә күп чуалырга
яратмый, керсә дә, тизрәк чыгып китү
ягын карый, әмма Гүзәле, кыз бала булганга,
ахры, авыру әбисеннән бер дә ятсынмый,
аңа гел сырпаланып кына тора. Бары шушы
бала гына аңа бик матур, бик мөлаем итеп:
«Әбекәем!» — дип дәшә. Бичара карчыкның
күзләре яшь белән тулып китә бу җанга
якын, тансык, кадерле «Әбекәем »не
ишеткән чакта. Бик ярата, өзелеп ярата
ул шушы түм-түгәрәк битле, кап-кара күзле
йомшак, пакь, татлы оныгын! Үз йөрәгедәй
якын ул аңа. 

Хуҗаларга
кунаклар да еш кына килгәлиләр иде.
Өйдә, билгеле, ыгы-зыгы башлана. Гөлбикәнең
кадак үкчәле туфлиләре белән шак-шок
басып, ашыгып йөргәне ишетелә, тәлинкә,
чәнечке-пычак, рюмкалар чыңлавы ишетелә,
шуннан залдагы кунакларның шаулап
сөйләшүләре, көлүләре ишетелә башлый.
Карчык туларның барысын да ничектер
балаларча кызыксынып тыңлап ята. 

Кызы
Гөлбикә, вакыты тыгыз булса да, кергәләп:
«Әсәй, хәлең ничек, берәр нәрсә кирәкмиме?»
—дип сорап чыга. Карчык, күңеле булып: 


Рәхмәт, кызым! Кунакларыңны кара,
кунакларыңны! — ди аңа. 

Ә
залда мәҗлес матур гына дәвам итә.
Сөйләшеп-көле-шеп арыгач, берәрсе
пианинода уйный башлый, аңа кушылып,
кемдер җырлап та җибәрә. Ә кайчагында
исә кунакларның тавышы бөтенләй тына,
аның урынына ят бер хатын-кызның ашыгыбрак
сөйләгән ясалмарак тавышы ишетелә. Бу
инде телевизор дигән нәрсә булырга
тиеш. Карчыкның аны әле күргәне юк, ләкин
шундый әкәмәт бер әйбер барлыгын,
өйдәгеләрнең аны бик көтеп, бик яратып
карауларын ул инде белә. Вакыт-вакыт
шул «ти-левәзир» дигән нәрсәдән бик
моңлы курай тавышы да, бик борынгы
башкорт җыры да яңгырый… Шул чакта
карчык ишекләрне ачарга куша һәм җанына
тансык бу җыр-моңны тәмам эреп, хыялларга
китеп тыңлый. Гүя ул ефәк кылганнар
йөгерешкән даласына, авыр чулпыларын
чыңлатып йөргән кыз чакларына кайткандай
була. 

Әмма
кайвакытта бу «тилевәзир» бик әкәмәт
нәрсәләр дә күрсәтеп куя, ахрысы. Шундый
әкәмәтләрнең берсен өйдәгеләр «футбол»
дип атыйлар. Нәрсәдер инде ул фут-бул
дигәннәре, Хода белсен!.. Ләкин шуны
күрсәтә башласалар, хуҗалар да, килгән
кунаклар да ашау-эчүләрен дә, дөньяларын
да оныталар. Бервакытны шул хәерсез
футбул аркасында Акъәби бичара чак
җаныннан аерылмады. Тик кенә уйланып
ятканда, залдагы бер ханым кинәт: 


Керде! — дип чинап җибәрде. 


Гол! — дип үкереп салды җитмәсә тагын
бер ир кеше. 


Әстәгъфирулла, тфү, тфү! — диде карчык,
тәмам агарынып. 

Кунакларның
күбесе читтәге кечкенә бүлмәдә авыру
карчык ятканны белмиләр дә иде шикелле…
Нәрхәлдә, авыру бар дип борчылучы яки
аның хәлен белергә керү-чо булмый диярлек
— утыралар, көләләр-шаулыйлар,
ашыйлар-эчәләр дә таралышалар… Шулай
да ешрак килеп йөрүче бер кунак Акъәби
янына кергәли торган иде. Бу — тәбәнәк
буйлы, ашыкмыйча, елмаеп кына сойләшүче,
исеме шактый билгеле булган олы яшьтәге
Г>ор шагыйрь иде. 

Залда
кунаклар шаулап утырган чакта гына, ул
карчык янына мыштым гына килеп керә,
керә дә: «Саумы, әбекәем!» — дип ике
куллап күрешә, аннары урындык плып,
карават кырына утыра. Ул күп сөйләшергә
яратмый иде, күбрәк тезләренә таянып
тик кенә утыра һәм ара-тирә берәр хикмәтле
сорау гына биреп куя торган иде. Карчык
аның эчкәнме-түгелме икәнен дә аера
алмый, чөнки шагыйрь һәрвакытта гел
бертөсле була торган иде. Ләкин, ничек
кенә булмасын, ул бу уйчан, сәер кешене
көтеп ала иде. Ничектер алар, аз сөйләшсәләр
дә, Г)ор-берсенә бик тиз ияләшеп
киттеләр. 


Акъәби, Акъәби! — ди шагыйрь, үзалдына
әйткәндәй әкрен генә.— Ә ни өчен Акъәби,
ни өчен Кара әби түгел? 


Минем исемем Акбикә,— ди карчык, бу
көтелмәгән сорауга бераз пошынып.— Кыз
чагымда мине Аксылу дип йортәләр иде,
кияүгә чыккач, Аккилен булдым, аннары
Лкҗиңгә, ә хәзер менә Акъәби… 


Димәк, син гомерең буена ак кеше булгансың
икән. Лк күңелле, пакь күңелле кеше…
Менә миңа да шундый осәй кирәк иде. 


Ни сөйлисең, улым, синең үз әсәең бардыр
бит?! 


Юк шул, юк… Күптән оҗмахта инде ул… Ә
әсәйсез авыр, әсәй сабый балага гына
түгел, менә минем кебек сакалы агарган
кешегә дә кирәк икән ул! 


Рәхмәт, улым! — ди карчык, нигәдер ирене
калтырый башлап. 

Шагыйрь,
тезләренә таянган килеш, бераз уйланып
утыра, аннары тагын сорап куя: 


Юлкотлыны сагынасыңмы? 


Сагынам, улым! 


Әйе, халык матур уйлаган, авылына, җиренә,
суына матур исемнәр бирә белгән. Юлкотлы!
Юлың котлы булсын, Акъәби! — дип әйтәсе
килеп тора. 


Безнең ерак бер бабаебызның исеме
Юлкотлы булган диләр. Аның кышлавын
«Юлкотлы кышлавы»* дип йөрткәннәр.
Тора-бара авылга да шул исем күчкән. 


Ә, шулаймыни? — ди шагыйрь, кызыксынып,
һәм карчыктан ипләп кенә аның кыз
чакларын, кайчан, ничә яшендә кияүгә
чыгуын, туйларның ул заманда ничек
узуын, шул чактагы йолаларны, уеннарны,
җырларны сорашырга тотына. Акъәби, еш
кына тыны кысылса да, үзенең истәлекләрен,
күргән-белгәннәрен иренмичә сөйли, ә
шагыйрь аны бик игътибар белән тыңлап
утыра… Карчык сөйләп беткәч тә әле, ул
ни дә булса әйтергә ашыкмый, тик бераздан
гына үзенең берәр эчке уен раслагандай
әйтеп куя: 


Ийе… узган гомер кире кайтмый, сулар
үргә акса да!.. Шулай ди җыр, сулар үргә
акса да ди, усал әйтә! Берсе дә — узган
гомер дә, үтеп киткән тормыш та кире
борылып кайтмаячак. Син дә, әбекәем,
моның белән килешә торгансыңдыр? 


Килешмичә нихәл итәсең инде… 


Юк, син дөресен әйт, син олы кеше, бәлки
борынгы тормыш сиңа кадерлерәктер, син
аны сагына торгансыңдыр?.. 


Хәзергесе начар булса, сагыныр идем,—
ди карчык, уйланып кына.— Хәзергесе,
Аллага шөкер, әйбәт бит. 

Шагыйрь
аңа күзләрен тутырып карый. 


Шулаймы?.. Син дөньяны таный беләсең
икән, әбекәй, яшә, яшә!.. Ләкин сагыныр
нәрсәләр дә юк түгел бит. Әнә шул син
сөйләгән халыкның матур йолалары —
бәйрәмнәре-туйлары, уеннары-җырлары —
берсе дә онытылмаска тиеш, минемчә…
Халыкның буыннан-буынга күчеп килгән
рухи байлыгы бит алар барысы да… Дөрес,
яңа заман яңа байлыклар тудыра, ләкин
искенең дә яхшысын саклый белергә
кирәктер ләбаса! 

[*
Кышлау дип борын күчмә башкортларның
җәйләүдән соң кыш уздырыр өчен тукталган
җирләренә әйткәннәр.— ӘЕ. ]
 


Борчылма, улым,— ди карчык, сабыр гына.—
Халыкныкы халыкта саклана, югалмас,
Алла бирсә! 


Гаҗәп сүз әйттең, әсәй бәгырем, гаҗәп
сүз!..— Һәм шагыйрь, кинәт кенә тураеп,
бер аягы белән идәнгә акрын гына суга-суга
җырлап җибәрә: 

Аппак
микән, йомшак микән йәнкәемнең
куллары,
 
Салават
күпере кү-ү-үк суга барган юллары.
 

Онытып
кара син бу җырны, онытып кара, мөмкинме
соң!.. 

Шагыйрь
тавышы өзелгәндәй шулай ук кинәт кенә
тынып кала, башын артка чөя һәм күз
төбендә аның торәрәп төшә алмаган яшь
бөртекләре күренә. Тик бераздан
тынычлангач кына, гафу үтенгәндәй әйтеп
куя: 


Син мине тилегә санама инде, яме!.. Нишлим,
мин шагыйрь кеше, халык җырын, бөек Тукай
әйтмешли, рәсүлнең тырнагыдай йөрәгемдә
саклап йөртәм. 


Ә мин Тукайны беләм,— ди карчык, һич
көтмәгәндә. 


Китче! — ди шагыйрь, шаккатып.— Кайдан
беләсең син аны? 


Суфияннар мәктәптә укыган чакларында:
«И туган тел, и матур тел»,— дип бер җыр
ятлап йөриләр иде, шуннан хәтеремә кереп
калган. 


Суфиян агай «Туган тел»не җырлап
йөрдеме?.. Кылы ык! — Һәм шагыйрь, бөгелә
төшеп, тавышсыз гына кшюргә тотына: —Их,
генерал, генерал!.. 

Ләкин
Акъәбинең җитдиләнеп китүен күргәч, ул
колүеннән шунда ук туктый, иелеп чәчләрен
сыпыра, аннары баладай юаш кына әйтә: 

Син
мине кичер инде, әсәй, синнән бернәрсәмне
дә ишсрә алмыйм шул… 


Бик яхшы, улым,— ди карчык, тыныч кына.—
Кү-ң<мк>ң кешеләргә көзгедәй һәрвакыт
ап-ачык булсын! 


Рәхмәт, әсәй, рәхмәт!.. Җиңел, рәхәт миңа
синең янда… Тик күп лыгырдап ялыктырам
бугай үзеңне… Ярый, кузгалыйм, булмаса,
син дә ял ит инде, ял ит, безгә карама,
без — әрсез кунаклар!..— Һәм шагыйрь,
торып, карчыкның юрган өстендә яткан
сап-сары кулын йомшак кына сыйпый да
исерә төшкән кешедәй аз гына чайкала
биреп чыгып китә. 

«Сәер
кеше! — дип уйлана карчык аның артыннан,—
лшшн әйбәт кеше үзе, кече күңелле, тик
күңелендә нин-дидор сызлавыгы бар
шикелле, җанына урын таба алмыйча, шуңа
сызланып йөри, ахрысы, бахыркаем!» Һәм
күп вакытта ул аны ятим баладай күреп,
чын ихластан кызганып кала торган
иде. 

…Бер
ике-өч атна үтүгә, карчыкның хәле шактый
авыраеп китте. Бик ябыкты ул, тамагына
бернәрсә капмас булды, шуның өстенә
тавышы да бетә башлады. Яңадан врачлар
килде, карадылар, юаткан булдылар, тагын
ниндидер яңа дарулар язып калдырдылар.
Хәер, карчык өчен боларның берсе дә
кирәкми иде инде. Ул барысын да белеп
ята. Шулай ук аның хәлен уллары-кызла-ры
да бик яхшы белеп торалар… һәм эчләреннән
генә куркып, шомланып үлемне көтәләр.
Карчык хәзер моны үзе дә сизә, карчыкның
сизгәнен алар да беләләр. 

Ләкин
шуңа карамастан һаман: «Әсәй, борчылма,
үтәр, терелерсең!» — дип аны да, үзләрен
дә алдарга тырышалар. 

Карчык
соңгы көннәрдә бик уйлана башлады.
Көндезләрен барысы да хезмәтләренә
китеп беткәч һәм асрау кыз да, карчыкның
өстеннән бикләп, базарга китеп баргач,
Акъәбигә ялгызы ак түшәмгә карап, теләсә
күпме уйланып ятарга мөмкин иде. Уйлар
күп, уйлар төрле-төрле, өзлексез килә
торалар, китә торалар… Башта ул чынлап
та Юлкотлысын сагынып йөдәде. Бөтенесе
— яла-ны-кыры, авылы-урамы, кешеләре,
маллары — бер генә минутка да исеннән
чыкмый… Бөтенесе — өе, алачыгы, келәте,
кәҗәсе, тавык-чебешләре — күз алдында
тора, бөтенесен ап-ачык ишетә, күрә…
Менә кәҗәсе көтүдән кайткач, ишек төбенә
килеп, Акъәбине дәшкәндәй, тавышын
калтыратып кычкыра торгандыр. Җавап
булмагач, тык-тык басып, өйалдына ук
керә башлыйдыр… Тавыклары да тибенеп
йөргән җирләреннән туктап: «Нигә әле
безнең әбиебез күренми?» — дигәндәй,
башларын кырын салып, җелт-җелт карана
торганнардыр. Казлары да, күл буеннан
кайткач, ишегалдында озак кына каңгылдаша
торганнардыр да, чыгучы, дәшүче булмагач,
боек кына чирәмгә чүгәләшеп, башларын
сыртларына салып, йокыга талалардыр…
Әйе, алар барысы да әбинең юклыгына
гаҗәпләнә торганнардыр, күңелсезләнеп,
боегып, моңаеп йөри торганнардыр…
Шуларны уйлагач, Акъәбигә гаять авыр
булып китә, алар да, үзе дә аңа бик
кызганыч булып тоела һәм ихтыярсыздан
кайнар яшьләре мөлдерәп агып төшә… Юк,
күрмәс инде ул ал арны — туып-үскән
Юлкотлысын да, гомер иткән өен дә,
күршеләрен дә, терлекләрен дә — берсен
дә яңадан күрә алмас инде! 

Шушы
котылгысыз аерылышуны сизеп торганга
күрә дә булса кирәк, карчыкның күңеленә
еш кына башка уйлар — җитдирәк, тирәнрәк
уйлар да килә башлады. Әйе, аның көннәре
санаулы, соңгы сәгате якынлаша… Ул
ку-рыкмый, ул тыныч көтә бу серле, рәхимсез
сәгатьне, тик бер Ходаеннан җан бирү
газабын җиңеләйтүне генә сорый… Ул
әзер булып торырга тиеп:, әйе, зиһене
ачык, теле бар чакта ул үзенең соңгы
теләген, соңгы васыять-лорен әйтеп
калырга тиеш. Аннары инде… китәргә дә
була. 

Иң
элек аның уен, билгеле, үлгәннән соң
ничек итеп күмәрләр дигән нәрсә гел
борчып тора. Ул белә: кайда, кемнәр
кулында ятуын, әмма ул, гомере буена
башыннан яулыгын салмаган мөселман
карчыгы, Алла хозурына барам дип ышана,
шуңа алдан әзерләнеп килгән һәм бөтен
керсез күңеле белән үлгәннән соң гәүдәсен
бары мөселманча итеп җирләүләрен тели:
«Инде, мулла-мәзин чакырып, тәхлил
әйттерү кебек зур мәшәкатьле эшне
сорамыйм да, анысын эшләмәсәләр дә ярый.
Әмма ләкин гәүдәмне -•йботләп юып, ак
кәфенгә төреп, ләхетле кабергә куйсыннар
иде. Аннары, берәр карттан гына булса
да, баш очымда Коръән укытсыннар иде…»
Авылында булса, аны шулай күмәрләр дә
иде, аның алып куйган кәфенлеге дә,
чәчеме очси җыеп тоткан тәңкәләре дә,
гәүдәсен ләхеткә куючы-лмр өчен саклап
килгән сөлгеләре дә бар иде, ләкин, нихәл
нтмок кирәк, барысы да сандыгында торып
калды шул… Ипчек кенә булмасын, улы-кызы
аның бу үтенечен тыңларга тиешләр.
Үзләре ышанмасалар да, кирәксез нәрсә
дим тапсалар да, ул кушканча эшләргә
тиешләр — бу бит глаиз аналарының соңгы
васыяте! Васыятьне үтәмәү момкинме
соң?! 

Һәм
кызы бер кичне аның хәлен белергә кергәч,
Акъ-.»Г)и аңа якынрак килеп утырырга
кушты. 


Гөлбикә кызым, сиңа сүзем бар,— диде
ул, чак ишетелерлек зәгыйфь тавыш белән.—
Алладан вакыт җитә шикелле, шулай
сизәм… Менә исемдә чакта әйтеп калагым
килә…— Аңа сөйләве авыр иде, әледән-әле
тыны кысыла, авызы белән көчкә генә
өзеп-өзеп сулышын ала.— Ух, ух, Тәңрем,
җиңеллек бир… Э-э, әйе… кызым, ишетәсеңме,
мин үлгәч, гәүдәмне берүк… 

Гөлбикә,
кызганудан йөзен чытып, шунда ук аның
«тү:и;и бүлде: 

Әсәй,
әсәем, нигә ул хакта сөйлисең әле… Куй,
ки-рокми, борчылма, уйлама ул турыда… 

Кай,
кызым, ничек уйламыйсың ди, килә бит ул
,|җол, килә, күрмисеңмени?.. Ух, уф… Соңгы
сүземне әйтеп калыйм… 

Әсәем,
бәгырем, ярамый сиңа сөйләшергә,— диде
кылы, кат-кат башын селкеп.— Хәлең юк,
тавышың беткән, нигә үзеңне азаплыйсың…
Тыныч кына ят, кирәгеңне генә сора!.. 

Карчык
бераз күзен йомып торды, аннары ничектер
хол кергәндәй тыныч кына әйтте: 


Мин, кызым, нәкъ менә иң кирәген сорыйм
да шул… Сез, яшьләр, шәригать йолаларын
белмисез, үзем әйтеп калдырмасам, кем
мине мөселманча җирләр?.. Яшнеккә салырсыз
да илтеп куярсыз… 

Кызы
урыныннан ук торды — ул, гадәтенчә,
каядыр ашыга иде. 


Юк хәсрәт төшкән башыңа, әсәй!.. Ярар, бу
хакта сүзне бетерик… Врачлар киңәшен
тыңларга кирәк. Хәзер менә шушы даруыңны
эч, бераздан Фатыйма кайнар чәй кертер…
Онытма, ямьсез уйларга бирелеп яту синең
өчен бик зарарлы ул… Ярый, хәзергә,
сөйләшербез, минем барып киләсе җирем
дә бар иде… 

Карчык
дәшмәде, тик «бар!» дигәндәй башын гына
каккандай итте. Һәм бик озак күзләрен
йомып, берни уйламагандай, тын гына
ятты. Әмма аның зиһене бер генә секундка
да эшләүдән туктамаган иде. Нәрсәнедер,
үзе өчен бик мөһим, бик яңа бер хакыйкатьне
аңларга тырышып ята иде кебек… Алай,
әнә ничек икән ул!.. Үләсе кеше белән
каласы кеше тиз генә уртак тел таба
алмыйлар икән! Бик кыен икән аларга
сөйләшүе… Ни өчен соң бу шулай? Бөтенләй
кирәксез, юк нәрсә турында кайгыртып
ятамыни ул — дөньядан китәсе ана кеше?
Балалары белән аның арасы шулай бик
ераклашты микәнни? Алай дисәң, карыйлар,
дәвалыйлар, кызганып, борчылып та торалар
кебек, ә менә әсәйләренең соңгы сүзен,
соңгы үтенечен тыңларга, йөрәген аңларга
теләмиләр. Нидән соң бу болай? 
Әлбәттә,
карчыкка моның җавабын табу бик читен
иде. Тик ул күңеле белән генә сизенә:
балалары аның бүтән кешеләр, бик нык
үзгәргән кешеләр. Авыр аңа, ямансу аңа,
ничектер кинәт бик ятим, бик ялгыз
калгандай хис итә ул үзен… Ләкин шулай
да аның балаларына үпкәлисе, рәнҗисе
килми. Җәнлек үзенең ярасын ялап
төзәткәндәй, ул да җәрәхәтле йөрәген
сабыр акылы белән тизрәк тынычландырырга,
юатырга ашыга: ярамый болай, язык булыр,
ди, балаларымны бәхилләп, ризалыкларын
алып китәргә тиешмен, ди. Шәт, алар да
мине аңларлар, сүземне тыңларлар,
кадерләп озатырлар… Әйе, аның өмете
зур һәм әйтер сүзе дә күп әле, күп… 

Җитмеш
алты ел буе дөньяда яшәгән карчык бит
ул. Гомер иткән нигезе бар, нужа белән
тапкан күпме-азмы мал-мөлкәте бар, яшь
килен чагыннан ук саклап килгән үзе
өчен бик кадерле кием-салымнары бар —
туларның барысын да ул бик теләп, бик
куанып балаларына калдырып китә. Өен,
абзар-курасын, кәҗә-сарыкларын соңыннан
теләсә нишләтсеннәр — колхозга бирәләрме,
сатып акчасын бүлешәләрме — алар
эше. 

Ләкин
кайбер бик кадерле нәрсәләрен ул
балаларына исемләп, атап биреп калдырырга
тели. Сатар өчен дә түгел, чит кешеләргә
бирер өчен дә түгел, ә аның төсе итеп,
саклап тотар өчен бүләк итәргә тели.
Мәсәлән, үзенең ак ука тоткан, якут
каптырмалы сары бәрхет камзулын
Гөлбикәсенә, вак мәрҗәннән җыеп эшләнгән,
әдрәс астарлы кашмау белән чәчкабын
Пермьдәге олы кызы Сылубикәсенә,
картыннан калган камчат бүрекне улы
Суфиянга билгеләп тора. Аннары бик
борынгы тәңкәләр һәм төрле төстәге
ташлар белән бизәлгән бөяте (хәситәсе)
бар, шуны, кабул итсә, марҗа килененә
бүләк итәр иде. Улының хатыны булгач,
ул аңа да якын бит, бәлки, Мария килен
дә каенанамның төсе дип бөятне үзендә
саклар иде. 

Билгеле,
кызы — катмауны, килене бөятне киеп
йөрмәсләр, ул кадәресен генә Акъәби
аңлый инде. Ләкин бит аларны бер әсәйләре
генә түгел, әсәйләре кебек бик күп
башкорт кызлары, башкорт җиңгәләре
кигәннәр. Шуның өчен генә булса да, алар
ул киемнәрне ничектер сакларга тиешләр.
Югыйсә бетә бит инде барысы да, югала,
онытыла… Ярый, шушы көнгә кадәр ул,
Акъәби дигән кортка, яшәп килде. Ул менә
аларны моңарчы туган җирләре белән,
андагы тормыш, андагы кешеләр белән
бәйләгән бердәнбер җеп булды. Хәзер
шушы бердәнбер җеп тә өзелә’ инде…
Нишлисең, тәкъдирдән узып булмый шул,
узып булмый!.. Ләкин, ни кызганыч, тере
җеп өзелү белән бергә туган-үскән илгә
юл да киселәчәк. Кылганлы далада утырган
Юлкотлы үзе дә, аның кешеләре дә акрынлап
онытылачак. Әмма киселергә тиешме соң,
Ходаем, туган илкәйгә юл, онытылырга
тиешмени соң ата-бабадан килгән андагы
тормыш, андагы кешеләр? Юк, Акъәби үзе
мондый хәл белән һич тә килешә алмый.
Аның өчен туган ил — туган туфрак дигән
сүз. Шул туфракта ата-бабаларының
сөякләре ята, шунда аның гомердәшләре
Миңлебай картлар, Минҗиһан корткалар,
шунда аның күз алдында үсеп җиткән яшь
ирләр, яшь киленнәр, шунда аның тирәсендә
чуалган бала-чагалар, һәм ул аларны, кая
гына китмәсен, актык сулышына чаклы
онытачак түгел. Менә шул хакта аның үз
балаларына да бик нык әйтеп каласы
килә: 


Суфиян улым, Гөлбикә кызым, балакайларым!
Сез икегез дә укыган, белемле, дәрәҗәле,
зур кешеләр булдыгыз. Икегезнең дә
түгәрәк кенә тормышыгыз бар, бербер
артлы балаларыгыз үсеп килә, үзегез дә
инде олыгаеп барасыз. Хак Тәгалә барыгызга
да тигез гомер биреп, шул балаларыгызның
игелеген күрергә насыйп итсен! 

Амин!..
Ләкин сезнең дә сабый чакларыгыз бар
иде. Сез «Аслы күл» әйләнәсендәге киң,
тигез далада утырган Юлкотлы дигән
кечкенә башкорт авылында тудыгыз. Сөттәй
йомшак, көмештәй саф сулы «Аслы күл»
Юлкотлыдан өч кенә чакрымда… Аның
шифалы суында коендырыр өчен атагыз
мәрхүм сезне, арбага тезеп утыртып, еш
кына шунда алып бара иде. Ә «Аслы күл»нең
Нора тавына менсәң, шуннан инде еракта
ялгыз утырган, нәкъ түбәсенә куш каен
үскән Балкан тавы да күренә. Сезнең
«Зыятүләк белән Сусылу» әкиятен
ишеткәнегез бар инде, шул көзгедәй
уйнаклап яткан күл белән еракта басып
торган биек таудан туган әкият ул, ә
тауның түбәсендәге куш каенны Зыятүләк
белән Сусылуның кабере диләр, каеннар
төбеннән бәреп торган чишмәне Сусылуның
озын, кара толымнарыннан саркып чыккан
су диләр. Әнә шулай әкиятләргә кергән
гаҗәеп якты, иркен, матур җирләр бит ул
безнең «Аслы күл» яклары! Һ.и, ниләр генә
сөйләп булмас иде безнең башкорт илләре,
башкорт җирләре турында!.. 

…Мин
бераз читкәрәк киттем шикелле, балалар!
Әйтәсе килгәнем бүтән иде… Зиһенемне
азрак җыйыйм әле… Әйе, менә шул… Сез
Юлкотлыда тудыгыз, аның киң урамында
чабышып йөрдегез, чирәмендә ятып
аунадыгыз… Үсә төшкәч, сез Юлкотлының
ак кылганлы яланнарында, тау-чокыр
буйларында йөрдегез, бозау көттегез,
кизәк җыйдыгыз, әрлән кудыгыз… Бүтәннәрдән
бер аермагыз да юк иде, бүтәннәр шикелле
үк сез дә ситсы күлмәк, бөрмәле ыштан
киеп, ялантәпи йөрүче кап-кара балалар
идегез, үскәч кенә менә кем булып
киттегез! 

…Җиде-сигез
яшегездән Юлкотлының кечкенә мәктәбенә
сабакка төштегез. Шунда тел ачкычы
таптыгыз, шунда күңел күзегез ачылды…
Икешәр-өчәр көн рәттән котырган кышкы
бураннарда үзем сезне җитәкләп мәктәпкә
илтә торган идем… Атагыз Әлшәй базарыннан,
куенына кыстырып, сезгә китаплар,
дәфтәрләр алып кайта торган иде… Бик
ипле, бик бала җанлы кеше иде ул,
мәрхүм!.. 

Юлкотлы
мәктәбен бетергәч, Сыртлан мәктәбенә
йөреп укыдыгыз… Аны да бетергәч, калага
китәбез дидегез,— каршы тормадык. Гәрчә
сезне бер-бер артлы яныбыздан җибәреп
тору авыр булса да, уку — изге эш, без
күрмәгәнне балаларыбыз күрсеннәр, безгә
насыйп булмаган ал арга насыйп булсын
дип, хәлебез җиткәнчә һәркайсыгыз-ның
өс-башын юнәтеп, акчасын да аннан-моннан
табып, сезне ерак юлга озаттык. Сездән
аерылгач, безгә бик ямансу була иде,
атагыз, ир кеше, сиздермәсә дә, минем
ашарга утырган саен кашыгыма яшьләрем
тәгәрәп төшә иде… Сез киттегез, әмма
ул чакларда әле сез Юлкотлыны онытмый
идегез, Юлкотлыны сагына идегез, бала
кошлар шикелле очып-очып кайткалый
идегез… Ләкин ни өчен сез аны соңыннан
оныттыгыз? Чакырып-дәшеп тә еллар буе
кайтмый башладыгыз?.. Ике сүзнең берендә
«туган ил» дисез, ә Юлкотлы нәрсә соң?
Туган илнең сезгә иң якын, иң кадерле
бер өлеше түгелмени ул? 

…Сез
бик еш кына «халык» дисез, ләкин
Юлкотлыдагы кешеләр дә халыктыр бит
инде. Бер тамырдан чыккан, бер ыругтан
үрчегән халык, шуңа күрә ул сезгә якынрак
та, туганрак та булырга тиештер ләбаса!..
Кайчандыр сезнең башыгыздан сыйпап
узган агайларның, апайларның кайберләре
хәзер дә әле исәннәр. Менә кайтып, тулар
белән ике куллап бер күрешсәгез, олылап
бер җылы сүз әйтсәгез, сез аларны күпме
сөендерер идегез. Һәм күпме рәхмәт,
күпме изге теләк сез алардан ишетер
идегез. Най, ярата безнең халык зур
укыган кешенең кече күңелле булуын,
мактап бетерә алмый, ә тәкәббердән кача,
тәкәббергә бервакытта да йөзен дә, телен
дә ачмый ул… 

Яки
атагыз мәрхүмне исегезгә төшерегез. Ул
да бит халыкның бер бөртеге… Сезгә җан
биргән, сезнең өчен тир түккән, сездән
күпме өметләр көткән ата кеше бит ;>ле
ул сезгә! Йә, сез аның алдында бер дә
бурычлы түгелмени соң?.. Авыл читендәге
канау белән генә әйләндереп алган
кечкенә зиратта аның гәүдәсе ята. Баш
очында ташы юк… Аның каберен мин дә,
тагын берничә авыл карты гына белә.
Бездән соң белүче булмаячак, кабер җир
белән тигезләнәчәк… Йә, сезнең җаныгызны
бер дә борчымыймыни бу нәрсә?.. Машиналар
сатып алырга хәлегездән килә торып,
атагызның каберенә бер ком таш кына
яздырып куярга сезнең кулыгыздан
килмимени? Килә, бик килә, тик күңел
саранлыгыннан котылырга кирәк, тик
кемгә бурычлы булуыгызны онытмаска
кирәк!.. Имештер, яшь чагында көтү көткән,
соңыннан бик баеп киткән Өфенең бик зур
бер куписы үзенең шул кайчандыр киеп
йөргән иске чабаталары белән озын
чыбыркысын намаз бүлмәсендә генә элеп
тоткан, ди. Күрәсез, ул да, бахыр, намаз
укыган саен шуларга карап, элек кем
булуын онытмаска тырышкан. Менә сезгә
гыйбрәт! 

Әйе,
сез зур кешеләр булдыгыз, илгә, дәүләткә
кирәкле, файдалы кешеләр булдыгыз, хәзер
шуның әҗерен күрәсез, рәхәтен чигәсез!..
Ләкин сезне менә без, Сәлимҗан белән
Акбикә дигән гади башкорт кешеләре,
дөньяга китердек, Юлкотлы дигән кечкенә
башкорт авылы сезне үзенең туфрагында
үстерде, башкорт халкы сезне бүгенге
югарылыкка күтәрде — сез шуны онытмагыз,
балаларым, ишетәсезме? Сезнең онытырга
хакыгыз юк, аңлыйсызмы?.. Бу минем күңелем
түреннән чыккан иң кайнар, иң зур, иң
соңгы васыятем сезгә! 

Кәм
шушы васыятен әйтеп калырга Акъәби
берничә тапкыр омтылып карады. Бу аның
өчен бик тә кирәк иде, әйтмичә китәсе
килми иде, хәтта үлгәннән соң да әйтә
алмыйча калган васыяте өчен каберендә
борчылып ятар кебек иде. Ләкин ул авызын
ачты исә, аңа: «Һәй, әсәй, юкка борчылма
әле син, кирәкмәгән нәрсәләр уйлап ятма
әле»,— диделәр. «Сиңа күп сөйләргә
ярамый, врачлар кушмый»,— дип гел
тыйдылар һәм аны юатыр, тынычландырыр
өчен тамчылап даруын эчерделәр, лимонлап
чәен китерделәр, тәлинкә тутырып алмасын,
чиясен китереп куйдылар. 

Аптырап-уйланып
ята торгач, кайчагында Акъәбинең үзе
янында сырпаланган кечкенә Гүзәлгә
нидер әйтәсе килә, бик сак кына, бик гади
сүзләр белән генә күңелендә-ген шул
сабыйга аңлатасы килә. Шул ук вакытта
баланың йөрәгенә шом салмыйм дип тә
курка ул… Ничек кенә дип әйтергә аңа?
Бераз икеләнеп ятканнан соң, баланың
аркасыннан сыйпап, гүя болай гына әйтеп
куйган була: 


Бәләкәчем, мин тиздән китәрмен инде… 


Китәсең… Кая китәсең? — ди бала, зур
күзләре белән әбисенә тутырып карап.
(Ә берни сизә, берни төшенә белмәгән,
бары тик ышана яки курка гына белгән
сабый күзләреннән дә бәгырьне телгәләрлек
нәрсә бар?!) 


Ни инде… үзебезнең Юлкотлыга,— ди
карчык, көчкә генә телен әйләндереп. 


Юк, китмисең, китмисең!..— ди бала, шунда
ук үпкәли дә башлап. 

Акъәби
үксеп җибәрмәс өчен иреннәрен кыса һәм
озак кына дәшә алмыйча ята. Бары бугазына
килгән төер кире киткәч кенә, тагын
әйтеп куя: 


Мин сиңа, кошчыгым, аннан бүләк
җибәрермен. 


Бүләк? Нинди бүләк, әбекәем? 


Сиңа билгеләп куйган бик матур чулпыларым
бар, шу ларны җибәрермен. 


Ә нәрсә ул чулпы? Нигә син аны алып
килмәдең? 


Онытканмын. 

Бала,
ышаныргамы, юкмы дигәндәй, әбисенә карап
тора-тора да, нидер сизенгәндәй, башын
селкеп куя. 


Син алдыйсың,— ди ул, сузып кына.— Бездән
китәр өчен генә әйтәсең… 

Акъәби
йөзен тизрәк читкә бора. Юк, булмый,
сөйләү мөмкин түгел… Сабыйның күңеленә
кагылырга ярамый, 

ярамый,
аярга кирәк аны, аярга!.. Кем белә, бәлки,
соңыннан бу әйткәннәрне исенә төшереп,
әнисеннән: «Әбекәем кая китте, нигә миңа
чулпы җибәрми?» — дип сорап йөдәтер.
Һәм карчык сабыйны тынычландырыр өчен,
аның күңелендә бернинди шик-шомлану
калдырмас өчен, көлгән булып, баланы
юатырга ашыга: 


Юри генә әйттем, бәбкәчем, юри генә! Сине
калдырып китәмме соң?.. Юк, юк, беркая да
китмим, күз нурым!.. 

…Гаҗәп
хәл! Бала белән шушы гөнаһсыз гына
сөйләшүдән соң Акъәби гомумән васыятьләрен
кемгә дә булса әйтергә тырышудан шактый
вакыт тыелып торды. Әллә ничек шунда
һичнәрсәгә исе китмәстәй, һичнәрсә
турында уйлыйсы килмәстәй булып калды.
Тик өзлексез җанын борчыган бер генә
нәрсә аны һаман уйландыра иде. һәм бары
шуны гына ул үз янына ашыгып кына кереп
чыккан улы Суфиянга ишетелер-ишетелмәс
тавышы белән тагын бер тапкыр әйтеп
карады: 


Улым, үтенәм сездән, мине, зинһар,
үзебезчә, мөселманча җирли күрегез
инде. 

Улы
Суфиян уйлап та тормыйча: 


һи, әсәй, обязательно шулай эшлибез аны!
— диде гаҗәеп бер җиңеллек белән: —
Менә әйтте диярсең, мөфти хәзрәтнең
үзен чакыртам яныңа… Только син, әсәем,
үләргә ашыкма әле, яме! Торыйк әле,
торыйк, Алласына, мулласына үч итеп
дигәндәй… 


Көфер сүз сөйләмә, улым! — диде карчык,
сабыр, җитди генә. 

Ләкин
Суфиян авыру кешегә бердәнбер кирәк
нәрсә, ул да булса (үз сүзе белән әйтсәк),
бодрость дип белә иде. Шуңа күрә ул һәр
сүзне уенга бора, үзенчә шаяртмакчы-көлдермәкче
була. Һәм күп вакытта утырып та тормыйча,
авызына ни килсә шуны сөйләп, бүлмәне
бер шаулатып, тизрәк чыгып та китә иде.
Ә карчык, бичара, ни уйларга да белмичә,
аның артыннан башын гына чайкап кала.
Чынлап әйттеме ул, юри генә әйттеме,
нигә утырып, әйбәт кенә сөйләшмәде соң,
кая ашыга, кая чаба ул? Гаҗәп бу шәһәр
халкының гадәте — барысы да каядыр
ашыгалар, ашыгалар, ашыгалар!.. 

Үлем
дә ашыга иде шикелле. Соңгы көннәрдә
карчыкның хәле бөтенләй начарланып
китте. Тын алуы бик авырлашты, кислород
мендәреннән бер дә аерылмас булды. Бала
шикелле тәмам кечерәеп калды, күзләрен
дә инде йөртә алмый башлады. 

Врачлар
кызы белән киявенә карчыкның тиздән
өзелеп китү ихтималын әйттеләр — торса,
тагын бер атнаун көн генә тора алыр,
диделәр. Бу хәбәр аларда зур борчылу
тутырды. Димәк, әсәй карчык китә!.. Нәм
бик ачык, котылгысыз булып алларына
килеп баскан бу гаять авыр, хәсрәтле
үлем ал арны тәмам аптырауга төшерде.
Хикмәт шунда, үлем дигән нәрсә аларның
өенә беренче мәртәбә керә әле, моңарчы
аларның мондый фаҗигале хәлне күргәннәре
дә, кичергәннәре дә юк иде әле…
Борчылмыйча, уйланмыйча һич мөмкин
түгел. Иң элек карчыкның үлеме балаларга
бик авыр тәэсир итәчәк, куркытачак бу
нәрсә аларны… Аннары мәетне юу бар,
җыештыру бар, озату бар, ә алар үзләре
бу эшләрнең тәртипләрен һич тә белмиләр.
Кемнән эшләтергә, ничек эшләтергә
боларны? Түбәндәге дворник хатыны
Сәрбиҗамал апага әйтсәң, ул бик теләп
боларның барысын да оештырыр иде…
Юарга, кәфенләргә карчыкларын да табар
иде, бәлки мулласын да чакырып китерер
иде. Ләкин болар барысы да гаять мәшәкатьле
эш бит, әллә ничек күңелсез эш. Кияве,
бу хакта сүз чыкса, теше сызлагандай,
чыраен сыта башлый. Мөселманча булсын
дип әллә нинди карчыкларны, муллаларны
үзенең квартирасына бер дә китерәсе
килми аның__ Килешми аның хәлендәге
кешегә бу 

нәрсәләрнең
берсе дә. Ничектер бүтән юл, бүтән чара
табарга кирәк бу положениедән чыгар
өчен… 

Кияве
белән кызы арасында шушы хакта берничә
көн буена сүз барды. Гаять четерекле
мәсьәлә турында алар мөмкин кадәр әдәп,
такт саклап сөйләштеләр, ләкин шулай
да ара-тирә үпкәләшеп, талашып та
киткәләделәр. Хәер, асылда аларның
фикерләре бер иде: карчык квартирада
үлсә, бик авыр, бик күңелсез булачак. 

Ахырда
кияве әйтте: «Гөлкәй, бүтән чара юк,
әбине больницага салырга кирәк,— диде.—
Больницада әле аңа яхшырак та булыр,
урын-җире чиста, врач көн дә карап тора,
сестралар һәрвакыт янында, үзебез дә
чиратлашып янына баргалап торырбыз…
Нишлисең инде, үләргә булгач, кайда да
барыбер… Аның каравы, балалар кадерле
әбиләренең үлемен күреп, тетрәнеп
калмаслар, куркып елашмаслар… Аннары
больницада мәетләрне әйбәтләп юындырып,
киендереп озатучы махсус кешеләр дә
бар. Ә без үзебез монда нишли алабыз?..
Юк, иң яхшысы — больницага салу
инде…» 

Гөлбикә
бу эшнең күңелгә авыр, оят, килешмәгән
ягын белсә дә, уйлый-тора ахырда риза
булды. Шулай сөйләшеп килешкәннән соң,
алар үзләренең бу карарларын,
уңайсызланыбрак булса да, Суфиян белән
Мария Василь-евнага да әйттеләр. Башта
Суфиян бик кайнарланып каршы төште. 


Што сез,— диде кычкырып,— кадерле
әсәебезне өйдә үлмәсен өчен генә
больницага илтеп салмакчы буласыз!
Оятын ничек күтәрерсез, хурлыгын кая
куярсыз?.. Юк, юк, мин моңа асла риза
түгел! 

Ләкин
кияү кеше кызмыйча гына, әйбәтләп кенә
аңа төшендереп бирде: 


Каенагай, оят мәсьәләсендә синең безгә
бер сүз әйтергә дә хакың юк. Әсәебезне
авылдан без барып алдык, без аны өебездә
ай ярым буена кулыбыздан килгән кадәр
тәрбияләдек, карадык, терелмәсме дип
бөтен чараларны күрдек… Әсәй үзе моның
өчен безгә рәхмәтен әйтер, дип ышанабыз.
Инде больницага салу мәсьәләсенә
килгәндә, бу синең өчен авыр икән, тотасың
да үзеңә аласың… Сиңа да ана бит ул!..
Әмма мин әсәйнең үлгән чагын балаларга
күрсәтеп, аларның йөрәкләрен җәрәхәтләргә
теләмим.— Нәм шунда ук, каенагай тагын
дулап китмәсен дип булса кирәк, ипләп,
йомшартып кына әйтте: — Без, Суфиян, дәү
кешеләр, мәсьәләгә айнык карарга тиешбез.
Авыруны больницага салуның һичбер гаебе
юк. Беркем бер сүз әйтмәячәк. Инде анда
үлеп китә икән, без әсәебезне шуннан
гына бик әйбәтләп, бөтен шартын җиткереп,
соңгы юлына озатырбыз. Ә өйдән мәет
озату бик авыр, бик мәшәкатьле эш ул,
син безнең хәлебезне аңларга тиешсең,
Суфиян! 

Бу
сүзләрдән соң Суфиян шактый аптырауга
төшеп, үзенә терәк эзләгәндәй, алмашлап
бер сеңелесенә, бер хатынына карады.
Ире артына посыбрак, бөрешеп кенә утырган
сеңелесе гүя бөтен кыяфәте белән: «Миңа
карама, мин арыдым, мин берни дә эшли
алмыйм»,— дип әйтеп тора иде. Ә юан ак
беләкләрен зур күкрәкләре өстенә кушырып
салган хатыны, бу мәсьәлә аңа һич
кагылмагандай, йомык бер битарафлык
саклап утыра иде. Суфиян акрын гына
җилкәсен кашырга тотынды. 


Шулай, каенагай! — диде кияве, аның хәлен
җиңеләйтергә теләгәндәй.— Борчылырлык
урын юк, барысы да бик әйбәт булыр, менә
күрерсең! 

Нәм
Суфиян бу мәсьәләдә үзенең ялгыз калуын
гына түгел, бигрәк тә көчсез булуын
сизеп, ниһаять, кило ште. 

Инде
моны карчыкның үзенә җиткерергә кирәк
иде. Кияү, билгеле, бу эштән читтә калырга
теләде, чөнки ул, нинди генә якын кеше
булмасын, карчыкның үз баласы түгел…
Шуңа күрә улы белән кызы әйтергә тиеш
булдылар: «Әсәй, җаным,— диделәр алар
аңа ипләп кенә,— докторлар сине бер
атна-ун көнгә больницага салып торырга
куштылар, анда дәвалап карамакчы булалар.
Син 

борчылма
бер дә, хәлең яхшыргач та, кире алып
кайтырбыз үзеңне…» 

Акъәби
моның чын сәбәбен сизгәндерме, юктырмы,
әмма «болнис» дигән сүз үзе генә дә аның
котын алды. Тәмам куркып, рәнҗеп һәм
ялварып ул: «Балакайларым, зинһар,
кузгата күрмәгез, шушы җылы урынымда
тыныч кына үлим, миңа берни дә кирәкми,
вакытым җитте, аңлагыз шуны!» —диде. 

Ләкин
улы белән кызы, ташка әйләнеп булса да,
аны үгетләп, юатып, хәтта азрак кына
көчләп тә урыныннан кузгаттылар,
киендереп чыгардылар һәм «Волга»
машиналарына кырын яткырып, алдан кияве
сөйләшеп куйган бер больницага илтеп
салдылар. 

…Өч
тәүлек үтүгә, төнлә белән Акъәби шул
больницада вафат та булды. Җан биргәндә,
янында кеше булмаган. Берәүне дә
борчымыйча, күбәләктәй тавыш-тынсыз
гына киткән дә барган. Әйтерсең үзенең
Юлкотлысына… 

Иртән
иртүк әбинең үлгәнен телефон аша кызына
хәбәр иттеләр. Кызы белән кияве шунда
ук машинага утырып больницага киттеләр.
Алар килгәндә, Акъәбине үлекләр ята
торган цемент идәнле таш бүлмәгә төшереп
куйганнар иде инде. Тиздән улы Суфиян
белән килене Мария Васильевна да килеп
җиттеләр. Ак җәймә астында яткан
әсәйләренең йөзен ачып карадылар. Йөзе
бер дә бозылмаган иде, киресенчә, ничектер
авыр газапларыннан котылып, тынычланып
калган кебек иде. Әмма күзләрендә ни
торып калгандыр, анысын күрмәделәр —
күзләрен кемнеңдер бармагы сак кына
йомдырып куйган иде. 

Аннары
больница бакчасына чыгып, шунда гына
карчыкны ничек итеп җирләү турында
үзара киңәш: корып алдылар. Мулла чакыру,
җеназа укыту кебек нәрсәләрне эшләмәскә
булдылар. Шулай да әсәйләренең Аллага
ышанган карчык кеше булуын исәпкә алып
һәм аның үзенең дә бик үтенеп соравын
исләренә төшереп, гәүдәсен кәфенгә
төреп күмәргә булдылар. Ләкин, гөнаһ
шомлыгына каршы, больницадагы мәетне
юып, киендереп озатучы марҗалар кәфен
дигән нәрсәне бөтенләй белмиләр дә
икән. Ә читтән кеше чакыртып, дини йолага
бәйләнгән нәрсәләрне эшләтү монда
рөхсәт ителми икән. Шулай итеп, чарасыздан,
Акъәбине «заманча гына» әзерләргә
мәҗбүр булдылар. Бер чиста күлмәген
китереп өстенә кидерделәр, башына
«мөселманча» итеп ак батист яулык
бәйләделәр, шуннан соң гәүдәсен кечкенә
кызыл табутка салдылар. Табут әйләнәсенә
чәчәкләр тезделәр, күп итеп ислемай
сиптеләр, һәм Акъәбиебез хәйран матураеп
китте. Ул бичара, хәтта көлемсерәп
яткандай күренә башлады. 

Зиратка
табутны машинага куеп илттеләр. Озата
баручылар күп түгел иде; иң якыннары да
ал арның кайбер дус-ишләре һәм шулар
арасында әлеге кечкенә буйлы шагыйрь
дә бар иде. Ләкин ул бүген дә кызмача
иде шикелле. 

Табутны
кабергә төшергәндә, кызы Гөлбикә бик
каты олады, килене Мария Васильевка да
елады, аның кызлары да «бабушкаларын»
кызганып елашып алдылар. Ләкин ирләр
түзделәр… Кияве, иреннәрен кысып,
читкәрәк китте. Ә улы Суфиян, әсәен озату
Шәрәфенә, бөтен орден-медальләрен өр-яңа
кителенә тагып килгән, башына соры
папахасын сындырыбрак кигән полковник,
кабер кырыенда таш сындай басып торды.
Үлемне күп күргән, елауны күптән оныткан
кеше булуына карамастан, аңа бу минутта
яшьләрен йотып калу гаять авыр иде
шикелле. 

…Күмеп
бетергәч тә, борылып китү ничектер кыен
иде, шуңа күрә шагыйрь, ак балчык өеме
янына басып, мәрхүмә турында берничә
сүз әйтергә булды: 


Кадерле дуслар, без менә шушы биек тау
башындагы, инде үләннәре дә корыган,
чәчәкләре дә шиңгән җир куенына
Акъәбиебезне бирдек,— диде ул, ашыкмыйча,
салмак кына.— Ак күңелле, пакь күңелле
әсәебездән мәңгегә аерылдык… Әйе, ул
барыбызның да уртак әсәе-без иде. Алай
гына да түгел, мин, һич икеләнмичә, аны
башкорт халкының изге җанлы анасы дияр
идем… Әмма нәрсә беләбез без аның
хакында?.. Күрә белдекме без аның шул
изге җанын, пакь күңелен, ак уйларын!..
Менә сез, аның уллары, кызлары, кияүләре,
нәрсә генә әйтә аласыз гомере буе сезнең
өчен өзелеп яшәгән бичара әсәе-гез
турында?.. Юк бит, әйтә алмыйсыз
бит… 

Шунда
ук Суфиян кычкырып аның сүзен бүлде: 


Син ни сөйлисең, ә?! Ташла, кирәкми… 


Безобразие бу! — диде кияве дә,
кызарып-бүртенеп. Шагыйрь аларга һич
игътибар итмичә тагын нидер 

әйтә
башлаган иде, шул чакта кемдер аны
беләгеннән эләктереп, кабердән җилтерәтеп
читкә алып китте. Телгә батыр булса да,
гәүдәгә бик җиңел иде шагыйрь… 

Бу
күңелсез таманда аркасында озата
килүчеләр яңа гына кабергә куелган
Акъәбине ничектер онытып җибәрделәр.
Берәүләр шагыйрьне тиргәргә тотындылар,
икенчеләр, киресенчә, аңа әһәмият
бирмәскә, сүзне уенга бо-эга тырыштылар.
Һәм үзара сөйләшә-шаулаша кабер ,1ннан
тарала да бантладылар. Иң ахырдан
кузгалган Гөлбикә зират капкасы төбендә
утыручы карт-корыларның учларына тиз-тиз
генә акча салып чыкты… 

Киттеләр…
Агыйдел, Дим буйларына караган биек тау
башында Акъәби берүзе генә торды да
калды. 

Әмма
ләкин Акъәби биек тау башындагы зиратта
әнә шулай ялгызы гына торып калса да,
үзенең фани дөнья белән аерылып бетмәвен
тагын бер тапкыр балаларының исенә
төшерде. Хикмәт шунда, кызы Гөлбикә
Юлкотлыда карчык өен карап торучы әлеге
күрше хатыны Гарифәгә кыска гына хат
язып, әсәйләренең август ахырында вафат
булуын хәбәр иткән иде. Озак та үтми,
Гарифәдән дә Акъ-әбинең үлүенә бик
хәсрәтләнеп, күрше-тирәнең аны бик
кызганып елауларын әйтеп, инде бахырның
өе ятим калды, аны нишләтергә уйлыйсыз,
дип борчылып язган хат килә. Хат артыннан
ук карчыкның колхоз машинасына салып
җибәргән иске яшел сандыгы да килеп
төшә. Күрәсең, яхшы күңелле Гарифә үзенчә
бер изгелек эшләргә теләгәндер инде,
ләкин монда ул сандыкны берәү дә әле
көтми иде. Яңа гына кичергән кайгы-мәшәкать
аркасында, гомумән, Юлкотлыда калган
өй-нигез турында да, башкасы турында да
уйлашырга өлгермәгәннәр иде. Инде менә
әсәйләренең үзе белән бергә картайган,
буявы да уңып беткән иске сандыгы: «Мин
сезнеке, мине нишләтәсез?» — дигәндәй,
Гөлбикә квартирына килде дә керде.
Гөлбикәгә бу сандык бик таныш иде,
кайчандыр аның шушы сандык өстендә
курчак уйнаган чаклары да бар иде, кинәт
күргәч, әллә нишләп китте, бер мәлгә
аптырап-каушап калгандай булды. Аннары
исенә килеп, тиз генә агасы Суфиянга
шалтыратты. Шул ук көнне кичкә таба
агасы белән җиңгәсе Мария Васильевка,
зур уллары Геннадийны да ияртеп, алар-га
килеп тә җиттеләр. 

Барысы
да җыелып беткәч, сандыкны идән уртасына
куеп ачтылар. Ачып җибәрүгә, алар өстә
генә яткан ак бәз кәфенлекне күрделәр,
һәм, күреп, берәр сүз әйтү түгел, хәтта
бер-берсенә күтәрелеп карарга да ничектер
кыймадылар, тик ак материяне сак кына
бер читкә алып куйдылар. Аннары бөкләп
салган кием-салымнарны чыгарырга
тотындылар. Менә әсәйләренең тәңкәле
кара җиләне, читләренә ука тоткан сары
хәтфә камзулы, алтынга манган тәңкәләр
һәм төрле ташлар тагылган бөяте
(хәситәсе), вак мәрҗәннән эшләнгән
кашмавы белән чәчкабы, беләзек, муенса,
чулпылары, кыз чагында үз кулы белән
чүпләп суккан кызыл башлы сөлгеләре
килеп чыкты. Шулай ук аталарының кызыл
сәдәпле кара кәзәкие белән камчат бүреге
дә килеп чыкты — карчык шушы көнгә 

кадәр
ал арны да саклап торган икән, бичара!..
Актарына торгач, тагын бер хикмәтле
әйбер табылды: бу аталарының яшь чагында
тотып йөргән кыска саплы, күн чуклы, өч
җәпле, һәр җәбенең очына көмеш пластинка
бөкләп кидерелгән бик шәп камчысы
иде. 

Хикмәтле
камчы шунда ук барысын да бик
кызыксындырды. 


Най, атаемның төлке куганда тотып чапкан
камчысы бит бу! — дип кычкырып ук җибәрде
Суфиян һәм элмәгеннән киеп селтәнеп
тә, бот буена сугып та карады. 


Да-а, менә бу, ичмасам, реликвия! — диде
кияве дә, сокланып.— Тик кем саклар
аны? 


Ә аның хуҗасы бар,— диде Суфиян, катгый
рәвештә, һәм улы Геннадийга борылып,
тантаналы итеп әйтте: — Мә, улым, Геңа,
ал бабаңнан калган чуклы камчыны… Белеп
тот, Шәяхметовлар кулында йөргән камчы
булыр бу!.. 

Ьәм
Геннадий Шәяхметов баш кагып, елмаеп
кына оч җәпле камчыны кулына алды. 

…Инде
калган әйберләрне нишләтү, ничек бүлешү
мәсьәләсе кузгалды. Белгәнебезчә,
әсәйләренең бу хактагы теләген алар
тыңламыйча калдылар. Шулай да һәркайсы
үзенә ошаган нәрсәне алырга хаклы иде.
Ләкин бу тәңкәле җилән, хәтфә камзул,
бөят, кашмау, чәчкаплар белән алар
нишләрләр икән?.. Төс итеп кенә саклаудан
башкага ярамый инде боларның берсе дә,
аунап йөри торгач, череп-тузып кына
бетәрләр… Шул чакта кияүләренең башына
бик шәп бер идея килде. Ул болай диде: 


Менә нәрсә, Гөлбикә, каенагай! Без бу
әйберләрне бүлешеп, әрәм-шәрәм итеп
бетермик. Барыбер файдаланып булмаячак
бит!.. Без лучше тотыйк та бөтенесен
театр гардеробына тапшырыйк. Анда мондый
нәрсәләрне саклый беләләр, борынгы
тормышны уйнап күрсәткәндә, киеп
файдаланырлар, ә безнең тарафтан театрга
бу бик ойбәт бер бүләк булыр. Чын, уйлагыз
әле! 

Бу
фикергә шунда ук Мария Васильевка да
кушылды: 


Бик дөрес әйтәсез, Сәхип Карамович,
безгә нигә алар, артистлар кисеннәр. 

Ләкин
Суфиянга да, Гөлбикәгә дә мондый тәкъдим
белән тиз генә килешүе авыррак иде.
Ничектер күңелләре тартып бетерми иде.
Әллә ничек менә әсәйләреннән яхшы түгел
кебек — алар өчен саклаган, аларга дип
калдырып киткән бит әле ул… Инде тот
та бөтенесен кочагы белән театрга илтеп
ташла! Килешерме, оят булмасмы? 

Шул
ук вакытта кияүләренең сүзендә дә
дөреслек бар: бүлешеп алсалар, әрәм-шәрәм
булып кына бетәчәк, нишлисең, тәңкәле
җиләннәр, укалы камзуллар заманы үтте
шул инде!.. Ахырда, уйлаша торгач, башта
Суфиян, аннары Гөлбикә дә яшел сандыктан
чыккан бөтен кием-салымны театрга илтеп
тапшырырга риза булдылар. Гөлбикә шулай
да әсәенең төсе итеп, уртасына кызыл
якут куеп, саф көмештән челтәрләп
эшләнгән ике зур чулпыны үзенә алып
калды. 

Көннәр
уздылар. Хәсрәт иртәнге томандай бик
тиз таралды. Эш, мәшәкать белән тулы
иркен, мул тормыш үзенең иске эзеннән
ашыгып һаман алга таба тәгәрәде. Акъәбинең
балалары өчен бу кызу чапкан тормыш бик
тансык та һәм бик мавыктыргыч та
иде. 

Дала
буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар
йөгерә… Куыша-куыша йөгергән кылганнар
арасыннан, озын карагай таягын җир
үлчәгәндәй алга ташлап, Миңлебай карт
кайтып килә. Ыштан балагын эчкә тыгып
кигән ак оекбашларына чәчәк тузаны
кунып, билчән уралып, бакра сырышып
беткән, әйтерсең Юлкотлы яланнарын үзе
белән ияртеп кайта ул… 

Авылга
кереп, Акъәбинең тәрәзәләре кагылган
өе янына җиткәч, карт күрше Гарифәдән
гел кычкырып сорап уза: 


Аккилен кайтмадымы әле? 

Гарифә
ни дип җавап бирергә дә белми — ул бит
инде аңа былтыр ук берничә мәртәбә
Акъәбинең калада вафат булуын әйткән
иде. «Балалар акылы керә башлаган,
ахрысы, бу картка»,— дип уйлый ул эченнән
генә һәм, аптырагач, ачулана биреп
әйтә: 


Куй, Миңлебай бабай, үлгән кеше кайтамыни,
ничек телең барып сорый. 

Ләкин
карт аның сүзләрен гүя колагына да
элми. 


Алдама,— ди ул, таягының башын селкеп.—
Аккилен үлмәде ул, китте генә… Китте
генә… Кайтыр, насыйп булса, кайтыр… Ә
син учагын карый тор, учагын… Учагында
ут сүнмәсен. 

һич
аңламассың, әллә чынлап, әллә үчекләп,
әллә саташып әйтә бу бернигә исе китми
торган, әҗәлгә дә күптән кулын селтәгән,
ялан таптаучы йөзьяшәр Миңлебай
карт! 

1965 

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Учебник к экзамену toefl
  • Уцененная вещица была продана коллекционеру егэ
  • Учеба ру баллы егэ
  • Учебник инвестиций тинькофф экзамен
  • Уц скрин экзамен фсфр