Уги кыз сочинение

Падчерица татарская сказка

Үги кыз/падчерица татарская народная сказка.

Борын-борын заманда бер кешенең ике кызы, бер улы булган.
Кызларның берсе үги булганга, аны бер дә ярат­маганнар. Беркөн киңәш иткәннәр дә ул үги кызны ур­манга илтеп адаштырмакчы булганнар. Бу үги кызга ага­сы әйткән:

– Әйдә минем белән урманга. Син җиләк җыярсың, мин утын кисәрмен, – дигән.

Бу үги кыз йомгак белән чиләген ала да агасы белән урманга китә.

Урманга барып, байтак эчкәре кергәч, бер җиргә туктыйлар. Ага­сы атын тугарып ашарга җибәрә дә, үги кызга әйтә:

– Бар, син җиләк җый. Минем балта тавышы ишетелми башла­гач, килерсең, – ди.

Үги кыз, чиләген алып, җиләк җыярга китә. Аннан соң агасы, бер зур агачка утын тукмагы асып куя да, атын җигеп, өенә кайтып китә. Үги кыз урманда җиләк җыеп кала.

Үги кыз бервакыт җиләк җыя да тыңлап карый. Тыңласа, агач­ка асып куйган әлеге тукмак, җил белән селкенеп, тук-тук агачка бәрелә, үги кызга балта тавышы кебек ишетелә.

«Агай әле һаман утын кисә икән»,– дип, ул җиләкне җыя да җыя.

Җыя торгач, чиләге тула. Ул арада кич тә була. Җил дә басыла.

«Инде агай утын кисеп бетергән икән», – дип, килеп караса, ага­сы юк– аннан җилләр искән.

«Инде нишләргә?» – дип, үги кыз елый-елый урман буйлап китә.

Бара торгач, кырга барып чыга. Анда аңа бер юл очрый. Юлга чыгып елый-елый бара бу мескенчәк. Бераз бара да:

– Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар? – ди. Бу сүз­не әйтә дә елый, әйтә дә елый. Шулай бара торгач, бер ат көтүенә барып җитә бу. Көтүчегә әйтә:

– Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, көтүче? – ди.

Көтүче әйтә:

– Күрдем йомгагыңны, миңа бер көн көтү көтсәң, сиңа бер ат би­рермен, – ди. Бу кыз, ярар, дип, бер көн көтү көтеп, аннан бер ат алып, көтүче өйрәткән юл белән тагын китә.

Байтак җир баргач, сыер көтүенә барып җитә бу. Сыер көтүче­сенә бер көн көтү көтеп, аннан сыер ала. Бара торгач, сарык көтүенә җитә. Шул рәвешчә, аннан да бер сарык ала. Кәҗә көтүенә җитә, янә аннан бер кәҗә ала. Шулай итеп бара торгач, беркөнне кич була. Күз бәйләнә башлый. Бик курка инде бу. «Инде нишләрмен», – дип, баягы сузнө тагын кат-кат әйтеп, елый.

Менә ул ерактан бер кечкенә генә ут шәүләсе күрә.

«Монда авыл бар икән», – дип бик сөенә, атын тагын да юыртты­рыбрак китә. Ул ут авылның читендә генә бер кечкенә өйдә икән, шунда барып керә. Керсә, өйдә бер карчык утыра. Ул убырлы кар­чык, имеш. Шунда баягы сүзләрен тагын әйтә:

– Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, әбекәй? – ди.

Убырлы карчык әйтә:

– Кызым, син ерактан килгәнсең икән, инде минем кызым бу­лырсың, – ди.

Иртәгесен торгач, убырлы карчык бу кызны мунча ягарга җибәрә. Кыз мунча ягып булдыра да, карчык янына килеп:

– Әби, инде мунча булды. – Әйдә, мунчага, – ди.

Убырлы карчык әйтә:

– Ярар, кызым, – ди. – Мин болай гына бара алмыйм. Син минем кулымнан тот, артыма тип, мине мунчага шулай итеп алып бар, – ди.

Кыз әйтә:

– Юк, әби, алай ярамас бит. Син карчык кеше инде, рәнҗер­сең, – ди. Кыз карчыкны мунчага күтәреп алып бара. Мунчага бар­гач, убырлы карчык әйтә:

– Кызым, минем чәчемнән тотып, ләүкәгә сөйрәп мендер, – ди.
Кыз әйтә:

– Юк, әби, алай ярамас, син рәнҗерсең, – дип карчыкны ләүкә­гә күтәреп мендерә. Шуннан карчык тагын әйтә:

– Кызым, син минем аркамны чап, тик себеркенең очыннан то­тып, сабы белән чабарсың, – ди.

Кыз әйтә:

– Әби, алай ярамас бит, – ди. Карчыкның аркасын йомшак кына итеп чабарга тотына. Аннан соң мунчадан карчыкны күтәреп кайта да йомшак урынга яткыра. Моннан соң убырлы карчык әйтә:

– Кызым, башым бик кычыта, азрак башымны тарасана, – ди.
Бу кыз, тарак алып, карчыкның башын тарарга дип барса, ни күзе белән күрсен, карчыкның чәч бөртеге саен алтын-көмеш, энҗе-мәр­җән, асылташлар – туп-тулы! Башын тарап бетергәч, карчык моңарга әйтә:

– Инде, кызым, бер биеп кара, синең биегәнеңне күрәсем килә, – ди. Кыз бии, әмма һич андый-мондый нәрсә коелмый. Аннан соң кар­чык тагын әйтә:

– Кызым, бар, мунчага барып карачы, мин кулаша (агачтан чокып ясалган сай улак) белән мунча­га салат күтәргән идем, кипмәдеме икән? – ди.

Кыз мунчага барса, анда кулаша тулы алтын-көмеш, энҗе-мәрҗән, кыйммәтле ташлар. Кыз мунчадан кайткач, карчык аңардан сорый:

– Кипкәнме, кызым? – ди.

Кыз әйтә:

– Кипкән, әби, – ди.

Карчык:

– Яхшы, кызым, алайса тагын бер биеп кара әле, – дигәч, кыз тагын бии.

Тик андый-мондый бернәрсә дә булмый.

Аннан сон бу убырлы карчык, кызның турылыгын белеп, аңа әйтә:

– Инде, кызым, өеңә кайтасың килсә, бар, кайт, – ди.

Кыз әйтә:

– Әби, мин юл белмим шул, бик кайтыр идем кана, – ди.

Кар­чык әйтә:

– Юл белмәсәң, мин сиңа юлны күрсәтермен. Бу яшел сандыкны алып китәрсең, ул сиңа минем бүләгем булсын. Тик син аны өеңә алып кайтып җитмичә ачып карама, – ди.

Кыз, сандыкны алып, атына атланып, сыерны җитәкләп, сарыкла­рын, кәҗәләрен ияртеп, әбигә рәхмәт әйтә-әйтә, юлга чыгып китә.

Көн китә бу, төн китә, бара торгач, байтак җир китә. Инде авылга да якынлашып килә. Менә агасының этләре:

– Үләргә киткән түтекәй, баеп кайта, ләң-ләң, – дип өрә башлый­лар. Бу кызның агалары, җиңгәләре:

– Бу этләргә ни булган, болар котырганнар, ахры, – дип, эт­ләрне таяк белән кыйныйлар. Алай да булмый, этләр аның саен:

– Үләргә киткән түтекәй, баеп кайта, ләң-ләң! – диләр. Ул арада булмый, үги кыз үзе кайтып җитә. Өенә кайткач, сандыкны ачып карый. Ни күзе белән күрсен, сандык эче туп-тулы алтын-көмеш, энҗе-мәрҗән, кыйммәтле ташлар. Кыз шуннан баеп китә. Моны күр­гәч, агалары, җиңгәләре бик көнләшәләр. Үзләренең кызларын да шулай ук җибәреп баетып кайтармакчы булалар.

Бу кыз да, йомгагын алып, агасы белән урманга китә. Урманга барып җитә, агасы атын тугарып җибәрә. Үзе китә утын кисәргә, ә кыз, чиләген алып, җиләк җыярга китә. Ул арада агасы, баягы рә­вешчә, бер агачка утын тукмагы асып куя да үзе өенә кайтып китә. Бу кыз, тукмак тавышы ишетелмәс булгач, агасы янына дип килсә, аннан җилләр искән. Агасы кайтып киткән була. Аннан соң бу кыз урман буйлап китә.

– Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар? – дип әйтә-әйтә бара торгач, бер көтүгә барып җитә.

Көтүчегә әйтә:

– Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар? – дип әйтә.

– Күрдем. Миңа бер көн көтү көтсәң, бер ат бирермен, – ди.

– Миңа ат кирәкмәс, – дип, кыз аннан узып китә. Сыер көтүенә җитә, сарык көтүенә барып чыга, кәҗә көтүенә килә – берсенә дә көтү көтми.

Бара торгач, баягы үги кыз кебек, убырлы карчык өенә барып җитә.

– Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, әбекәй? – дип, карчык­ның өенә керә. Карчык әйтә:

– Күрдем. Инде бар, кызым, мунча як! – дип ул кызны мунча ягарга җибәрә. Аннан соң убырлы карчык әйтә:

– Инде, кызым, мунчага барыйк. Син минем кулымнан тот, ар­тыма тип, мине мунчага шулай итеп алып бар, – ди.

– Ярар, әби, – дип, бу кыз, карчык әйткән рәвешчә, аны кулын­нан тотып, артына тибә-тибә алып бара.

Карчык әйтә:

– Кызым, аркамны чапсана, себеркенең очыннан тот, аркама сабы белән сук, – ди. Бу кыз себерке сабы белән карчыкның аркасына дөп-дөп итеп ора да ора. Карчык ни әйтсә дә, ул әйткәнчә эшли бирә.
Аннан соң карчык моңарга:

– Кызым, минем башымны тарасана азрак, – ди. Кыз карчык­ның башын караса, чәч бөртеге саен алтын да көмеш, кыйммәтле ташлар. Бу кыз, карчыкның башыннан алып-алып, алтын-көмешне кесәсенә дә тутыра, куенына да тутыра – бөтен җиренә тутыра.

Шуннан соң карчык әйтә:

– Кызым, инде син биеп кара, биегәнеңне күрәсем килә, – ди.
Менә кыз бии башлый. Кыз биегән саен, аннан чылтыр-чылтыр алтын-көмеш коела башлый. Карчык кызны мунчага җибәрә:

– Карачы, кызым, мунчага салат күтәргән идем, кипмәдеме икән, – ди.

Кыз, мунчага барса, ни күзе белән күрсен, монда да баягы кебек кулаша тулы алтын-көмеш. Кыз тагын да алтын-көмешне кесәсенә, куенына тутыра. «Түти шулай итеп баеган икән», – дип уйлый. Кар­чык кызга янә биергә куша. Кыз бии башлагач, баягыча алтын-көмеш янә чылтырап идәнгә коела башлый.

Шулай итеп, карчык, бу кызны сынап бетергәч, әйтә:

– Бар, кызым, кайтып кит инде, ди. Әнә фәләнчә юлдан кай­тырсың, – дип, юл да күрсәтә. – Менә, кызым, бу кара сандыкны алып кит, – дип, бер кара сандык та биреп җибәрә.

– Өеңә кайтып җитмичә, ачып карама, – дип, бик каты кисәтә.
Кыз сөенеп, сандыкны күтәреп, тәпи-тәпи өенә таба китә. Байтак

җир китеп, үзенең авылына якынлашкач агасының этләре баягыча тагын өрә башлыйлар:

– Баерга киткән түтекәй, үлеп кайта түгелме, ләң-ләң! – диләр.

Агалары:

– Безнең бу этләр тилергән, ахрысы, – дип, таяк белән аннан да, моннан да ыргыталар. Этләр аның саен:

– Баерга киткән түтекәй, үлеп кайта түгелме – дип, ләң-ләң итеп өрәләр. Этләрне тагын кыйныйлар.

– Баерга киткән түтекәй, баеп кайта, ләң-ләң дип әйтегез! – диләр.

Ул арада кыз үзе дә кайтып җитә. Кайтып керүгә, кара сандыкны ачып та җибәрә, сандык эченнән бер кара елан сикереп чыга да, кыз­ның муенына чорналып, шунда ук буып та үтерә.

Жил в давние-предавние времена человек. Были у него дочь, сын и падчерица. Падчерицу в доме не любили, обижали и заставляли много работать, а потом решили отвести её в лес и бросить на съедение волкам. Вот брат и говорит падчерице:
— Поедём со мной в лес. Ты будешь ягоды собирать, а я — дрова рубить.

Захватила падчерица ведро, положила в ведро клубок ниток и поехала с названым братом в лес.

Приехали они в лес, остановились на полянке. Брат сказал:
— Ступай собирай ягоды и не возвращайся до тех пор, пока я не кончу рубить дрова. Возвращайся на полянку только тогда, когда умолкнет стук топора.

Взяла девушка ведро и пошла собирать ягоды. Как только она скрылась из виду, названый брат привязал к дереву большую колотушку и уехал.

Девушка идёт по лесу, ягоды собирает, иногда остановится, прислушается, как названый брат стучит вдалеке топором, и идёт дальше. Она и не догадывается, что это не брат стучит топором, а колотушка качается от ветра и ударяет о дерево: тук-тук! Тук-тук!

«Брат всё ещё дрова рубит», — думает девушка и спокойно собирает ягоды.

Набрала она полное ведро. Уж и вечер наступил, и колотушка перестала стучать.

Прислушалась девушка — тихо кругом.

«Видно, брат кончил работу. Пора и мне возвращаться», — подумала девушка и вернулась на полянку.

Смотрит она: на полянке никого нет, только щепки свежие белеют.

Заплакала девушка и пошла по лесной тропинке, куда глаза глядят.

Шла она, шла. Вот и лес кончился. Вышла девушка в поле. Вдруг клубок, который она держала в руках, выпал и быстро покатился. Девушка пошла искать клубок. Идёт и приговаривает:
— Укатился мой клубочек, не видал ли кто его?

Так дошла девушка до пастуха, который пас табун лошадей.

— Укатился мой клубочек, не видал ли ты его? — спросила девушка у пастуха.
— Видел, — ответил пастух, — Поработай у меня один день: я подарю тебе коня, на нём ты поедешь искать свой клубочек. Согласилась девушка. Целый день она присматривала за табуном, а вечером пастух подарил ей коня и показал дорогу.

Поехала девушка на коне через леса, через горы и увидела пастуха, который пас стадо коров. Поработала у него девушка целый день, получила за работу корову и поехала дальше. Потом она встретила отару овец, помогла пастухам, за это получила овцу. После этого попалось ей по дороге стадо коз. Девушка и тут помогла пастуху и получила от него козу.

Гонит девушка скотину, а день уже к вечеру клонится. Страшно стало девушке. Где укрыться на ночь? По счастью, увидела она невдалеке огонёк и обрадовалась: «Наконец-то я до жилья добралась!»

Погнала девушка коня и вскоре доехала до маленькой избушки. А в этой избушке жила ведьма-убыр. Вошла девушка в избушку и видит: сидит там старуха. Поздоровалась она с нею и спросила:
— Укатился мой клубочек, не видала ли его! — Ты, девушка, пришла издалека. Сначала отдохни да мне помоги, а потом про клубок спрашивай, — сказала убыр.

Осталась девушка у старухи-убыр. Утром она истопила баню, позвала старуху:
— Бабушка, баня готова, пойди мыться.
— Спасибо, доченька! Только я без твоей помощи до бани не дойду. Ты возьми меня за руку, подтолкни сзади коленкой, тогда я сдвинусь с места, — говорит ей убыр.
— Нет, бабушка, так нельзя. Ты уже старенькая, разве можно тебя толкать? Лучше я тебя на руках отнесу, — сказала девушка. Подняла она старуху-убыр на руки, принесла в баню.
— Доченька, — говорит старуха, — возьми меня за волосы, кинь на полку.
— Нет, бабушка, так нельзя делать, — ответила девушка, подняла она старуху и усадила её на полку.

А старуха-убыр ей говорит:
— Доченька, попарь мне спину, да покрепче, не распаренным веником, а его ручкой.
— Нет, бабушка, тебе будет больно, — ответила девушка.

Попарила она старуху-убыр мягким веничком, а потом на руках отнесла домой и уложила на пуховую перину.

— Что-то у меня голова чешется, доченька. Расчеши мне волосы, — сказала старуха-убыр.

Стала девушка расчесывать волосы убыр мелким гребнем, да так и ахнула — у старухи в волосах полно жемчугу да самоцветов, золота да серебра! Девушка ничего старухе не сказала, а волосы ей расчесала и в косы заплела.

— А теперь, доченька? позабавь меня, старую, попляши передо мной, — сказала старуха-убыр.

Не отказалась девушка — принялась плясать перед убыр.

Только она кончила плясать, как у старухи готов новый приказ:
— Ступай, доченька, на кухню — посмотри, не подошло ли тесто в квашне.

Пошла девушка на кухню, заглянула в квашню, а квашня до краев полна жемчугу да самоцветов, золота да серебра.

— Ну как, доченька, подошло тесто? — спросила убыр, как только девушка вернулась из кухни.
— Подошло, бабушка, — ответила девушка.
— Вот и хорошо! А теперь исполни мою последнюю просьбу: попляши ещё разок, — говорит убыр.

Ни слова не сказала девушка старухе, сплясала перед ней ещё раз, как умела.

Понравилась девушка старухе-убыр.

— Теперь, доченька, можешь и домой идти, — говорит она.
— Я бы рада, бабушка, да дороги не знаю, — ответила девушка.
— Ну, такому горю легко помочь, дорогу я тебе покажу. Как выйдешь из моей избушки, иди всё прямо, никуда не сворачивай. Возьми с собой вот этот зелёный сундучок. Только ты его не открывай до тех пор, пока не приедешь домой.

Взяла девушка сундучок, села верхом на коня, а козу, корову и овцу перед собой погнала. На прощанье она поблагодарила старуху и отправилась в путь.

Едет девушка день, едет ночь, стала на заре к родной деревне подъезжать.

А когда подъехала она к самому дому, во дворе собаки залаяли:
— Хотели девушку погубить, а она богато будет жить! Гав-гав!
— Видно наши собаки взбесились! — воскликнул брат, выбежал во двор, стал собак палкой разгонять.

Разбежались собаки в разные стороны, а тявкать не перестают:
— Хотели девушку погубить, а она богато будет жить! Гав-гав!

И видят брат с сестрой — подъехала падчерица к воротам. Сошла она с коня, вошла в дом, открыла сундучок, и все увидели, что там полным-полно золота, серебра, жемчугу и всяких драгоценных камней.

Стало брату с сестрой завидно. И решили они тоже разбогатеть. Расспросили обо всём падчерицу.

Вот сестра взяла клубок и поехала с братом в лес. В лесу брат стал рубить дрова, а девушка стала собирать ягоды. Как только девушка скрылась из виду, брат привязал к дереву колотушку и уехал. Вернулась девушка на полянку, а брата уже нет. Пошла девушка по лесу. Вскоре дошла она до пастуха, который пас табун лошадей.

— Укатился мой клубок, не видал ли ты его? — спросила девушка у пастуха.
— Видал, ответил пастух. — Поработай у меня денёк, я тебе коня подарю, на нём и поедешь искать свой клубок.
— Мне твоего коня не надо, — ответила девушка и пошла дальше.

Дошла она до стада коров, потом до овечьей отары, до козьего стада и нигде работать не захотела. А ещё через некоторое время дошла она до избушки старухи-убыр. Вошла она в избушку и сказала:
— Укатился мой клубок, не видала ль ты его?
— Видела, — отвечает старуха, — только сначала ступай истопи мне баню.

Истопила девушка баню, вернулась к старухе, а та и говорит:
— Пойдем, доченька, в баню. Ты веди меня за руку, сзади коленкой подталкивай.
— Хорошо.

Взяла девушка старуху за руки и давай подталкивать сзади коленкой. Так и довела до бани.

В бане старуха просит девушку:
— Попарь мне спину, доченька, только не мягким веничком, а его ручкой.

Девушка и принялась колотить старухе спину ручкой веника.

Вернулись они домой, старуха и говорит:
— А теперь расчеши мне волосы.

Стала девушка расчесывать волосы старухе и увидела, что её голова усыпана золотом, серебром и драгоценными камнями. У девушки глаза разгорелись, и стала она торопливо набивать карманы драгоценностями, даже за пазуху кое-что спрятала.

— А теперь, доченька, попляши-ка, — просит старуха.

Стала девушка плясать, а у неё из карманов посыпались золото да драгоценные камни. Старуха-убыр увидела, ни слова не сказала, только послала её на кухню посмотреть, не подошло ли тесто в квашне.

Пришла девушка на кухню, заглянула в квашню, а квашня до самых краев полна золота, серебра, самоцветов. Не утерпела девушка, снова набила карманы золотом, да серебром, да ещё подумала при этом: «Теперь я знаю, как разбогатела моя сестра!»

Когда она вернулась, старуха-убыр опять заставила её плясать, и опять из карманов девушки посыпалось золото да серебро.

После этого старуха-убыр сказала:
— Теперь, доченька, ступай домой и возьми с собой вот этот чёрный сундучок. Когда придёшь домой, откроешь его.

Обрадовалась девушка, подхватила сундучок, второпях даже не поблагодарила старуху и побежала домой. Торопится, нигде не останавливается.

На третий день показалась родная деревня. Когда стала она подходить к дому, собаки во дворе затявкали:
— Хотела девушка богатой быть, да вот осталось ей недолго жить! Гав-гав!

Услышал брат, выбежал во дворе, стал гоняться за собаками, а собаки все тявкают:
— Хотела девушка богатой быть, да вот осталось ей недолго жить! Гав-гав!

Девушка прибежала домой, ни с кем не поздоровалась, кинулась сундучок открывать. Только она откинула крышку, выползли из сундучка змеи и стали жалить её.

Әлфиянең әнисе бүген никтер йоклый да йоклый. Бүлмәнең уртасындагы караватка сузылып яткан да, үзенә «әни, тор инде!» дип сарылган кызына да, тирә-ягында тезелешеп утырган апа-әбиләргә дә игътибар бирмичә, күзләрен йомып ята да ята. Үпкәләде аңа Әлфия. Әнисе янына менеп ятарга рөхсәт итмәгән нәнәсенә дә үпкәләде. Бүген ул нәнәсендә йоклады. Соңгы арада нәнәсе аны: «Әниең чирли. Аңа тынычлык кирәк!» — дип гел үзендә тота. Әлфиянең өйгә, әнисе, әтисе янына кайтасы килә. Әнисе бик тә ягымлы аның. Әтисе кайчак орышканда, әнисенең кочагына килеп сыенуы була, ул дүрт яшьлек кызын: «Ай, минем зур кызым елый! Зур кызлар еламый бит ул!» — дип чәчләреннән сыйпый-сыйпый юата. Ярата ул Әлфияне. Ни кыланса да, ачуланмый. Элегрәк Әлфия белән куыш, качышлы уйный иде. Соңгы арада гына уйнамый башлады. Берара югалып та торды.

— Әни кайда?» — дип елаган кызына әтисе:

— Чирли әниең. Хастаханәдә. Еласаң, кайтмый, -дигәч, шып туктады Әлфия. Менә әнине алып та кайттылар. Тик аны йокыдан уятучы гына юк. Әти дә әнисенең аяк очына утырган да аннан күзен дә алмый карап утыра. Нәнәсе Әлфияне җитәкләп әнисе янына китерде дә:

— Балакаем, саубуллаш инде әниең белән, — дип, күзләрен яулык очы белән каплады. Нигә Әлфия саубуллашырга тиеш әнисе белән? Ул аңламады. Ничек инде йоклап яткан әни белән саубуллашып була? Кызый белә: йоклаган кешеләр сөйләшмиләр бит алар. Әлфия әнисенең ябык күзләренә карап:

— Әни, тор инде. Әнә бездә күпме кунаклар! — дип кулыннан тарткалый башлаган иде, нәнәсе иреннәрен турсайткан кызчыкны тагын үз өенә алып чыгып китте.

Шул көннән башлап Әлфия нәнәсендә яши башлады. Үз өйләренә нәнәсе белән еш кына җитәкләшеп кереп чыксалар да, анда әнисе дә юк, әтисе дә әллә нинди күңелсез. Кызына бер сүз дә дәшми. Әлфия инде «Әни кайда?» — дигән соравы белән нәнәсен дә йөдәтеп бетерде булса кирәк. Шулай соравы була, нәнәсе кулын бит турысына күтәреп, кызчык белмәгән ниндидер телдә укына башлый. Нигә әни шулай озак кайтмый? Әлфия аны шундый көтә! Тәрәзә яныннан китми көтә. Кайтсын гына иде әнисе! Әлфия аның һәр сүзен тыңлар иде! Киемнәрен дә үзе кияр иде! Уенчыкларын да үзе җыяр иде. Песине дә койрыгыннан сөйрәмәс иде бүтән. Мунчада да үзе юыныр иде. Кайт инде, әнием, тизрәк! Менә мин сиңа нинди бүләк әзерләдем: төсле каләмнәрдән дәфтәр битенә берсеннән-берсе матур чәчәкләр төшердем! Син яратканча, әнием! Кайт кына тизрәк! Тик кызчык күпме генә көтсә дә, кайтмады шул әнисе… Бик тә ерак киткән иде шул ул…

Әлфиягә биш яшь тулганда, аны әтисе кереп алды.

— Әйдә, кызым, кайтабыз. Сиңа әни алып кайттым! — диде ул, оныгының әйберләрен җыеп йөргән карчыкка карамыйча гына. Әни кайткан?! Кайда булган ул шулай озак? Әнекәем кайткан! Әлфия үзенең шундый зур шатлыгын бүлешмәгән нәнәсен аңламаса да, сөенеченнән нәни колынчыктай сикергәләргә тотынды:

— Әни кайткан! Лә-лә-лә… Әни кайткан! Лә-лә-лә…

Әтисеннән дә алда чыгып йөгергән Әлфияне нәнәсе догаларын укып озатып калды… «Әни кайткан! Әни кайткан! Лә-лә-лә…». Шул ике сүзне җырга салып өлгергән кызый атылып өйләренә керде. Бусагадан керү белән, баскан урынында катып калды. Әнисе урынында кара чәчләре өстеннән чәчкәле яулык бәйләгән, тулы гына гәүдәле ят апа утыра. Артыннан кергән әтисеннән Әлфия:

— Әти, кая минем әнием? — дип гаҗизләнеп сорады. Аңа әле һаман, бу кунак апага ияреп, әнисе кунактан кайтыр сыман тоела иде. Әтисе аны ят апа каршына җитәкләп китерде дә:

— Кызым, менә шушы апа әниең була. Күреш, — диде.

— Бәй, нинди матур булып үскән бу кыз! — дип башыннан сыйпаган ят апага Әлфия мөлдерәмә тулы яшьле күзләрен төбәп карап торды да:

— Син минем әнием түгел! — дип үкси-үкси мич артына кереп качты. Әтисе белән ят апа үз эшләре белән мәшгуль булды, кызны юатучы булмады.

Шулай биш яшьлек кызчык үги әнисе һәм әтисе белән яши башлады. Ялгызлык үзәгенә үткән Нәзимә беренче көннән үк дилбегәне үз кулына алды. Башка җирдә эшләмәсә дә, өйне чиста-таза тотты. Бакчада гөрләп яшелчәләр, бәрәңге үсте. Абзар тутырып мал-туар тоттылар. Башта тыңлашмыйча карышып маташкан Әлфияне беренче ярдәмчесенә тиз әйләндерде үги әнисе. Үзеннән дә зур чиләкләр тотып, су ташыды кызый. Чүп утады. Үсә төшкәч, таңнан торып, сыер сауды. Кечкенә куллары белән кер тактасында дөбердәтеп кер юды. Үзенең бәләкәй генә йомшак җирендә үги әнисенең саллы кулларының тәмен еш татыган Әлфия күз яшьләрен йотарга да өйрәнде. Әтисендә яклау тапмады. Яңа хатынының үги кызына карата каты кыйланганын, җәберсеткәнен күрмәде дә Рәлиф. Бәлки күрергә теләмәгәндер. Нәзимә кызын кеше күрмәгәндә «тәрбияли» белде. Кеше алдында «Әлфиям! Кызым!» дип өзелеп торган үги кызын Нәзимә үзләре генә калганда акыртты да җикертте. Авыл халкы да берни белмәде, ишетмәде. Кеше алдында әйбәт күренә белгән «яхшы хатынның» өйдә ни кыйланганын берсе дә күрмәде. Әлфиянең барып сыенырга дөньяда бер кешесе — нәнәсе калды. Анда да теләгән чагыңда гына чыгып китеп булмый, Нәзимә рөхсәт итсә генә барасың. Нәнәсендә күз яшьләрен тыярга да кирәкми. Алар үзләреннән-үзләре тәгәриләр… Үги әнисеннән күргән кыерсытуларга түзмәгән кызый башта ачыла иде нәнәсенә. Оныгы өчен үзәге өзелгән нәнәсе Нәзимә белән Рәлифкә барып:

— Нигә кагасыз шул ятим баланы? Алладан курыкмыйсызмы? — дип якларга тырышканнан соң, үги әнисе Әлфияне караңгы базга салды.

— Кара син аны! Мин аны карыйм, үстерәм! Ә ул минем турыда зарланып, әләкләшеп йөри! Үләксә! — дип өстә дөбер-шатыр котырып йөргән Нәзимәне ишетмәс өчен колакларын тотып, көне буе тычканлы, караңгы, салкын базда утырды кыз. Нәзимәнең шул «тәрбияви чарасыннан» соң тотлыга башлаган Әлфия нәнәсенә дә ачылмас булды. Эчен бушатмаса да, болай да рәхәт аңа нәнәсендә. Карчыкның кайчандыр мәрхүмә кызы чиккән сөлгеләр эленгән, чигүле мендәрләр купыраеп утырган бәләкәй генә йортында шундый тыныч Әлфиягә. Әнисе күз нурлары түккән шул мендәрләргә Әлфия бите белән сыена да, үзен чынлап та аңа сыенгандай тоя. Әнисенең куллары тигән күз явын алырлык чәчәкләрне бармаклары белән сыйпый Әлфия. Инде ул аның кире кайтмаслыгын да белә. Аңлатты инде аңа нәнәсе. «Менә шул доганы укысаң, әниең ишетер», — дигәч, Әлфия көне-төне үзалдына кабатлый: «Әгүзе билләһи…»

Әлфиягә җиде яшь тулганда, әтисе белән үги әнисе бер елак малай алып кайттылар. Бәләкәй Әнәс чынлап та бик елак булып чыкты. Бала караучыга әйләнгән Әлфиягә малайның һәр яшь тамчысы өчен эләгә башлады. «Нигә карамыйсың баланы?!» — дип, моңа хәтле кулында бала тотмаган Нәзимә бөтен бәлане бәләкәй кыздан күрде. Әнәс чирләп китсә дә, кыз гаепле. Йокламаса да. Ашамаса да. Башта күңеле яткан энекәшен дә Әлфия яратмас булды. Әнәс үсә барган саен, аңа энекәше белән үзенең аермасын ачыграк күрсәтә башладылар. Малай алып кайту хыялы чынга ашкан Рәлиф улын кулыннан төшермәде. Кызын күрсә күрде, күрмәсә юк. Әлфияне бик нәнәсенә дә җибәрми башладылар. Мәктәпкә укырга кергәндә бәләкәй кыз үз эченә ябылган, кыргыйланган иде инде. Җитмәсә, тотлыга да. Усал малайларның «телсез!» дип ирештергәннәренә түзә алмыйча, үзен яклап, сугышып киткән чаклары да булды. Шулай да, үзеннән соралган һәр нәрсә өчен җаваплылык тоерга өйрәнгән Әлфия яхшы укыды. Мәктәптә аңа тыныч, рәхәт иде. Укытучылар орышсалар да, хаклы орышалар. Үги әнисе кебек акыручы-җикерүче юк. Кул күтәрүче юк. Тыңлаша белмәгән, иркә Әнәстән дә ял итә мәктәптә Әлфия. Башка балалар җәйге каникулда мәктәпне искә дә алмаганда Әлфия тизрәк уку башланыр вакытны көтте.

Йорт эшләреннән бик бушамаса да, Әлфия нәнәсен ташламады. Әнә ничек картаеп бара нәнәсе. Суга да чак-чак чыга. Үги әнисе ничек кенә орышмасын, ике арада өлгерергә тырыша Әлфия. Нәзимә уянганчы нәнәсенә йөгереп барып, таңнан су, утын кертә. Керен юып бирә. Ашарына хәстәрли. Яшәсен генә нәнәсе! Тик елдан елга бирешә бара шул карчык. Моңа хәтле ике ятим йөрәк бер-берсенә сыендылар. Кызын югалту кайгысыннан айнымаса да, карчык оныгына терәк булырга тырышты. Кулыннан килгәнчә үги ана золымыннан якларга тырышты. Тик җиргә беркем дә мәңгегә килми шул. Беркөн карчык үсеп беткән оныгының кулында тыныч кына бәхилләште дә җан бирде.

Мәктәпне яхшы гына бетерсә дә, әтисе белән үги әнисе Әлфияне укытып маташмадылар. Үстердек, үз көнен үзе күрсен, дип, кесәсенә утыз сум акча салып, шәһәргә чыгарып җибәрделәр. Авыр эшкә өйрәнеп үскән кыз заводка эшкә урнашты. Тулай торакта яши башлады. Карап торырлык чибәрлеге булмаса да, акыллы, итагатьле кыз егетләр игътибарыннан читтә калмады. Бер заводта эшләп йөргән төпле акыллы, тыныч холыклы Инсаф белән әзрәк очрашып йөрделәр дә туйсыз-нисез кавышып та куйдылар. Балачагында күрсәткән барлык хаксыз бәхетсезлеге өчен Әлфиягә язмышы бәхетне өеп бирде. Ире Инсаф яраткан хатынын күтәреп кенә йөртмәде. Кызлары Гүзәл тугач, әти-әнинең шатлыктан башлары күккә тиде. Яши-яши фатирлы, машиналы булдылар. Боздай каткан бәгыре әкренләп эреде Әлфиянең. Күңел яралары төзәлә башлады. Бәхетемә күз тидерермен, дип, тыштан күрсәтмичә, эчтән генә сөенде ул. Ходайның рәхмәте, әллә ничек, тотлыкканы да бетте. Нәнәсенең аның өчен кылган догалары юкка китмәде. Ана назын күрми үскән Әлфия иренең әнисен үз анасыдай җылы кабул итте. Башта аның янына атна аралаш диярлек кайтып йөрсәләр, картайгач үзләре янына алып, соңгы көненә хәтле тәрбияләп карадылар.

Туып-үскән авылына, башка кайтмам, дип киткән Әлфиягә кайтырга туры килде. Әтисен соңгы юлга озатырга… Кадерсез балачагы өчен әтисенә бәгыре катса да, Әлфия аның салкын кулларыннан тотып, бәхиллек сорады. Тиешлечә хәерен бирде, догасын укытты. Җаның тыныч китсен, әти, бакый йортыңа… Дөньядагы дөньялыкта калсын. Ничек кенә булса да, син миңа гомер биргән, булдыра алгганча үстергән, кулыңнан килгәнчә тәрбияләгән ата кешем. Мин сиңа хәким түгел, әти. Ходай кичерсен хаталарыбызны. Картайган, бөрешкән, элекке зәһәрлеге киткән Нәзимәгә дә ул кызганудан башка берни дә тоймады. Эчеп-исерүдән башы чыкмаган улы белән яшәгән карчыкка җиңел түгел хәзер. Кайчандыр ятим бала күзендәге яшьләр, кипмәслек булып, үз күзләренә күчкәннәр. Битендә дә кара көйгән эзләр бар. Артык иркәләп үстерделәр шул әтисе белән әнисе Әнәсне. Апасының энесенә әйткән үгет сүзләрен ишетмәде дә кебек исерек Әнәс.

Кичерде аларның барысын да Әлфия. Башкача мөмкин түгел иде. Йөрәген басып торган, дөньяның рәхәтлеген, матурлыгын күрергә ирек бирмәгән рәнҗү ташын гомере буена йөртүе аңа да җиңел түгел. Алып ташлады ул ташны Әлфия күңеленнән…

Песня «Кәккүк» из этого спектакля вошла в репертуар Зифы Басыровой.

Упоминания спектакля «Уги кыз» встречается в перечне драматических произведений, к которым Джаудат Файзи написал музыку. Перечень этот приведен в книге Мидхата Файзуллина «Джаудат Файзи». Известно, что Джаудат Файзи написал музыку к 30 драматическим произведениям. Ниже приведены названия лишь некоторых из них.

П Е Р Е Ч Е Н Ь

  музыкальных оформлений драматических и комедийных спектаклей,

       осуществлённых Джаудатом Файзи и поставленных в Татарском Государственном Академическом театре им.Г.Камала и в других театрах

       Спектакль                     Автор         Год                Где поставлена

1.«Давлет Бадреев»       Г.Иделле      1935    Тат.гос.акад.театр им.Г.Камала

2.«Ташкыннар»             Т.Гиззат        1937   Тат.гос.акад.театр им.Г.Камала

    («Потоки»)

3.«Шамсикамар»           М.Аблиев     1938   Тат.гос.акад.театр им.Г.Камала

4.«Шүрәле»                    Ш.Зэйни       1938    Тат.гос. кукольный театр

5.«Шомлы коннәр»        Т.Гиззат       1941   Тат.гос.акад.театр им.Г.Камала

 («Тревожные дни»)

6.«Хуҗа Насретдин»       Н.Исанбет    1940   Тат.гос.акад.театр им.Г.Камала

7.«Таймасовлар»            Т.Гиззат       1941   Тат.гос.акад.театр им.Г.Камала

  («Таймасовы»)              

8.«Уги кыз»                    А.Ахмат       1941   Тат.гос.акад.театр им.Г.Камала

  («Что посеешь,

   то пожнешь»)

9.«Каюм Насыри»          М.Гали         1945   Тат.гос.акад.театр им.Г.Камала

                                         Х.Уразиков

10.«Минникамал»          М.Амир        1943  Тат.гос.акад.театр. им.Г.Камала

11.«Тормыш җыры»      М.Амир        1947   Тат.гос.акад.театр им.Г.Камала

     («Песня жизни»)

12.«Җыр дәвам итә»       М.Амир       1949   Тат.гос.акад.театр им.Г.Камала

 («Песня продолжается»)

13.«Бистә кызы         Р.Ишмуратов     1953  Республиканский передвижной  

       Гәлеинә»                                                                        театр

   («Девушка из

      слободки»)

14.«Егет сүзе»                  А.Ахмет     1955  Тат.гос.акад.театр. им.Г.Камала

  («Слова джигита»)

15.«Уеннан уймак»         Ш.Зайни      1963  Тат.гос.акад.театр им.Г.Камала

  («Игра не доводит

       до добра»)

16.«Бергә гөмергә»     Ш.Бикчурин   1964   Тат.гос.акад.театр им.Г.Камала

  («Навеки вместе»)

В этой же книге даётся краткое содержание спектакля «Уги кыз» по пьесе А.Ахмата.   

«Что посеешь, то и пожнешь» («Ни чачсан, шуны урырсын»)

Пьеса А.Ахмата была поставлена режиссером Кашифой Тумашевой в феврале 1941 года в Татарском драматическом академическом театре и во многом по форме, содержанию и музыкальному оформлению отличается от других спектаклей.

      В первом акте перед зрителями открывается вид дремучего леса с его обитателями – разными зверями. Сюда приводит злая мачеха падчерицу Зухру и оставляет ее. В лесу Баба-Яга встречает Зухру. Ум, сердечность и трудолюбие Зухры поражают Бабу-Ягу, она дарит Зухре сундук с драгоценностями. Дочь мачехи Мафтуха тоже приходит к Бабе-Яге и льститься к ней, чтобы получить драгоценности, но получает от хозяйки леса черный ящик, заполненный мишурой. Трудолюбивую Зухру окружают любовью и вниманием лесные жители: медведь, лиса, бабочки и птицы.

         Юные зрители по ходу пьесы слышали пение птиц, перекликание кукушек, топот мишки, видели порхание бабочек, стрекоз. Язык музыки был понятен детям, они легко воспринимали ее и радовались увиденным эпизодам, усиленным музыкально-образным звучанием. Считается, что музыкальные номера этой пьесы – сказки являются хорошим наследием, входящим в число музыкальных произведений композитора, написанных для детей и юношества.

Борын-борын заманда бер кешенең ике кызы, бер улы булган. Кызларның берсе үги булганга, аны бер дә яратмаганнар. Беркөн киңәш иткәннәр дә үги кызны урманга илтеп адаштырмакчы булганнар. Бу үги кызга агасы әйткән:

— Әйдә, минем белән урманга. Син җиләк җыярсың, мин утын кисәрмен,— дигән.

Үги кыз, йомгак белән чиләген ала да агасы белән урманга китә.

Урманга барып, байтак эчкәре кергәч, бер җиргә туктыйлар. Агасы атын тугарып ашарга җибәрә дә үги кызга әйтә:

— Бар, син җиләк җый. Минем балта тавышы ишетелми башлагач, килерсең,— ди.

Үги кыз, чиләген алып, җиләк җыярга китә. Агасы исә бер зур агачка утын тукмагы асып куя да, атын җигеп, өенә кайтып китә. Үги кыз урманда җиләк җыеп кала.

Үги кыз бервакыт җиләк җыя да тыңлап карый. Тыңласа, агачка асып куйган әлеге тукмак, җил белән селкенеп, тук-тук агачка бәрелә, үги кызга балта тавышы кебек ишетелә.

«Агай әле һаман утын кисә икән»,— дип, ул җиләкне җыя да җыя.

Җыя торгач, чиләге тула. Ул арада кич тә була. Җил дә басыла.

«Инде агай утын кисеп бетергән икән»,— дип килеп караса, агасы юк, аннан җилләр искән.

«Инде нишләргә?» — дип, үги кыз елый-елый урман буйлап китә. Бара торгач, кырга барып чыга. Анда аңа бер юл очрый. Юлга чыгып елый-елый бара бу мескенчәк. Бераз бара да:

— Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар? — ди.

Бу сүзне әйтә дә елый, әйтә дә елый. Шулай бара торгач, бер ат көтүенә барып җитә бу. Көтүчегә әйтә:

— Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, көтүче? — ди. Көтүче әйтә:

— Күрдем йомгагыңны, миңа бер көн көтү көтсәң, сиңа бер ат бирермен,— ди. Бу кыз, ярар, дип, бер көн көтү көтеп, аннан бер ат алып көтүче өйрәткән юл белән тагын китә.

Байтак җир баргач, сыер көтүенә барып җитә бу. Сыер көтүчесенә бер көн көтү көтеп, аннан сыер ала. Бара торгач, сарык көтүенә җитә. Шул рәвешчә, аннан да бер сарык ала. Кәҗә көтүенә җитә, янә аннан бер кәҗә ала. Шулай итеп, бара торгач, кич була. Күз бәйләнә башлый. Бик курка инде бу. «Инде нишләрмен?» — дип, баягы сүзне тагын кат-кат әйтеп, елый.

Менә ул еракта бер кечкенә генә ут шәүләсе күрә.

«Монда авыл бар икән»,— дип бик сөенә, атын тагын да юырттырыбрак китә Ул ут авылның читендә генә бер кечкенә өйдә икән, шунда барып керә. Керсә, өйдә бер карчык утыра. Ул убырлы карчык, имеш. Шунда баягы сүзләрен тагын әйтә:

— Тәгәри китте йомгагым, күрмәдекме, әбекәй? — ди. Убырлы карчык әйтә:

— Кызым, син ерактан килгәнсең икән, инде минем кызым булырсың,— ди.

Иртәгесен торгач, убырлы карчык бу кызны мунча ягарга җибәрә. Кыз мунча ягып булдыра да карчык янына килеп:

— Әби, инде мунча булды. Әйдә, мунчага,— ди. Убырлы карчык әйтә:

— Ярар, кызым, ди. Мин болай гына бара алмыйм. Син минем кулымнан тот, артыма тип, мине мунчага шулай итеп алып бар,— ди.

Кыз әйтә:

— Юк, әби, алай ярамас бит. Син карчык кеше инде, рәнҗерсең,— ди. Кыз карчыкны мунчага күтәреп алып бара.

Мунчага баргач, убырлы карчык әйтә:

— Кызым, минем чәчемнән тотып, ләүкәгә сөйрәп мендер,—ди.

Кыз әйтә:

— Юк, әби, алай ярамас, син рәнҗерсең,— дип, карчыкны ләүкәгә күтәреп мендерә. Шуннан карчык тагын әйтә:

— Кызым, син минем аркамны чап, тик себеркенең очыннан тотып, сабы белән чабарсың,— ди.

Кыз әйтә:

— Әби, алай ярамас бит,— ди. Карчыкның аркасын йомшак кына итеп чабарга тотына. Аннан соң мунчаданкарчыкны күтәреп кайта да йомшак урынга яткыра. Моннан соң убырлы карчык әйтә:

— Кызым, башым бик кычыта, азрак башымны тарасана,— ди.

Бу кыз, тарак алып, карчыкның башын тарарга дип барса, ни күзе белән күрсен, карчыкның чәч бөртеге саен алтын-көмеш, энҗе-мәрҗән, асылташлар — туп-тулы! Башын тарап бетергәч, карчык моңарга әйтә:

— Инде, кызым, бер биеп кара, синең биегәнеңне күрәсем килә, ди. Кыз бии, әмма һич андый-мондый нәрсә коелмый аңардан. Аннан соң карчык тагын әйтә:

— Кызым, бар, мунчага барып карачы, мин кулаша’ белән мунчага салат күтәргән идем, кипмәдеме икән? — ди.

Кыз мунчага барса, анда кулаша тулы алтын-көмеш, энҗе-мәрҗән, кыйммәтле ташлар. Кыз мунчадан кайткач, карчык аңардан сорый:

— Кипкәнме, кызым? — ди. Кыз әйтә:

— Кипкән, әби,— ди. Карчык:

— Яхшы, кызым, алайса тагын бер биеп кара әле,— дигәч, кыз тагын бии. Тик андый-мондый бернәрсә дә булмый.

Аннан соң бу убырлы карчык, кызның турылыгын белеп, аңа әйтә:

— Инде, кызым, өеңә кайтасың килсә, бар, кайт,— ди. Кыз әйтә:

— Әби, мин юл белмим шул, бик кайтыр идем кана,—ди.

Карчык әйтә:

— Юл белмәсәң, мин сиңа юлны күрсәтермен. Бу яшел сандыкны алып китәрсең, ул сиңа минем бүләгем булсын. Тик син аны өеңә алып кайтып җитмичә ачып карама,— ди.

Кыз, сандыкны алып, атына атланып, сыерны җитәкләп, сарыкларын, кәҗәләрен ияртеп, әбигә рәхмәт әйтә-әйтә юлга чыгып китә.

Көн китә бу, төн китә, бара торгач, байтак җир китә. Инде авылга да якынлашып килә. Менә агасының этләре:

— Үләргә киткән түтекәй баеп кайта, ләң-ләң,— дип өрә башлыйлар. Бу кызның агалары, җиңгәләре:

— Бу этләргә ни булган, болар котырганнар, ахры,— дип, этләрне таяк белән кыйныйлар. Алай да булмый, этләр аның саен:

— Үләргә киткән түтекәй баеп кайта ләң-ләң! — диләр. Ул ара да булмый, үги кыз үзе кайтып җитә. Өенә

кайткач, сандыкны ачып карый. Ни күзе белән күрсен, сандык эче туп-тулы алтын-көмеш, энҗе-мәрҗән, кыйммәтле ташлар. Кыз шуннан баеп китә. Моны күргәч, агалары, җиңгәләре бик көнләшәләр. Үзләренең кызларын да шулай ук җибәреп баетып кайтармакчы булалар.

Бу кыз да йомгагын алып агасы белән урманга китә. Урманга барып җитә, агасы атын тугарып җибәрә. Үзе китә утын кисәргә, ә кыз чиләген алып, җиләк җыярга китә. Ул арада агасы, баягы рәвешчә, бер агачка утын тукмагы асып куя да үзе өенә кайтып китә. Бу кыз тукмак тавышы ишетелмәс булгач, агасы янына дип килсә, аннан җилләр искән. Агасы кайтып киткән була. Аннан соң бу кыз урман буйлап китә.

— Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар? — дип әйтә-әйтә бара торгач, бер көтүгә барып җитә.

Көтүчегә әйтә:

— Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар? — ди.

— Күрдем. Миңа бер көн көтү көтсәң, бер ат бирермен,— ди.

— Миңа ат кирәкмәс,— дип, кыз аннан узып китә. Сыер көтүенә җитә, сарык көтүенә барып чыга, кәҗә көтүенә килә — берсенә дә көтү көтми.

Бара торгач, баягы үги кыз кебек, убырлы карчык өенә барып җитә.

— Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, әбекәй? — дип, карчыкның өенә керә.

— Күрдем. Инде бар, кызым, мунча як! — дип, ул кызны мунча ягарга җибәрә. Аннан соң убырлы карчык әйтә:

— Инде, кызым, мунчага барыйк. Син минем кулымнан тот, артыма тип, мине мунчага шулай итеп алып бар,— ди.

— Ярар, әби,—дип, бу кыз, карчык әйткән рәвешчә, аны кулыннан тотып, артына тибә-тибә алып бара.

Карчык әйтә:

— Кызым, аркамны чапсана, себеркенең очыннан тот, аркама сабы белән сук,— ди.

Бу кыз себерке сабы белән карчыкның аркасына дөп-дөп итеп ора да ора. Карчык ни әйтсә дә, ул әйткәнчә эшли бирә. Аннан соң карчык моңарга:

— Кызым, минем башымны тарасана азрак,— ди.

Кыз карчыкның башын караса, чәч бөртеге саен алтын да көмеш, кыйммәтле ташлар. Бу кыз, карчыкның башыннан алып-алып, алтын-көмешне кесәсенә дә тутыра, куенына да тутыра. Шуннан соң карчык әйтә:

— Кызым, инде син биеп кара, биегәнеңне күрәсем килә,— ди.

Менә кыз бии башлый. Кыз биегән саен, аннан чылтыр-чылтыр алтын-көмеш коела башлый. Карчык кызны мунчага җибәрә:

— Карачы, кызым, мунчага салат күтәргән идем, кипмәдеме икән? — ди.

Кыз мунчага барса, ни күзе белән күрсен, монда да баягы кебек кулаша тулы алтын-көмеш. Кыз тагын да алтын-көмешне кесәсенә, куенына тутыра. «Түти шулай итеп баеган икән»,— дип уйлый. Карчык кызга янә биергә куша. Кыз бии башлагач, баягыча алтын-көмеш янә чылтырап идәнгә коела башлый.

Шулай итеп, карчык, бу кызны сынап бетергәч, әйтә:

— Бар, кызым, кайтып кит инде, ди. Әнә фәләнчә юлдан кайтырсың,— дип, юл да күрсәтә.— Менә, кызым, бу кара сандыкны алып кит,— дип, бер кара сандык та биреп җибәрә.

— Өеңә кайтып җитмичә ачып карама,— дип, бик каты кисәтә. Байтак җир китеп, үзенең авылына якынлашкач, агасының этләре баягыча тагын өрә башлыйлар:

— Баерга киткән түтекәй үлеп кайта түгелме, ләң-ләң! — диләр.

Агалары:

— Безнең бу этләр тилергән, ахрысы,— дип, таяк белән аннан да, моннан да ыргыталар. Этләр аның саен:

— Баерга киткән түтекәй үлеп кайта түгелме,— дип, ләң-ләң итеп өрәләр. Этләрне тагы кыйныйлар.

— Баерга киткән түтекәй баеп кайта, ләң-ләң, дип әйтегез! — диләр.

Ул арада кыз үзе дә кайтып җитә. Кайтып керүгә, кара сандыкны ачып та җибәрә, сандык эченнән бер кара елан сикереп чыга да, кызның муенына чорналып, шунда ук буып та үтерә.

This text will be replaced

Борын-борын заманда бер кешенең ике кызы, бер улы булган. Кызларның берсе үги булган, шуңа аны бер дә яратмаганнар. Беркөн үги кызны урманда адаштырмакчы булганнар. Бу үги кызга абыйсы әйткән:

– Әйдә, минем белән урманга. Син җиләк җыярсың, мин утын кисәрмен, – дигән.

Үги кыз, йомгак белән чиләген алган да абыйсы белән урманга киткән.

Байтак эчкә кергәннәр, бер җирдә туктаганнар. Абыйсы атын ашарга җибәргән дә үги кызга әйткән:

– Бар, син җиләк җый. Минем балта тавышы ишетелми башлагач, килерсең, – дигән.

Үги кыз җиләк җыярга киткән. Абыйсы исә бер зур агачка утын тукмагы асып куйган да, атын җигеп, өенә кайтып киткән. Үги кыз урманда җиләк җыеп калган.

Үги кыз бервакыт җиләк җыя да тыңлый. Тыңласа, агачка асып куйган тукмак, җилдән селкенеп, тук-тук агачка бәрелә, үги кызга балта тавышы кебек ишетелә.

– Абый әле һаман утын кисә икән, – дип, кыз җиләкне җыя да җыя икән.

Озакламый чиләге тулган. Ул арада кич тә булган. Җил дә басылган, тавыш ишетелми башлаган.

– Инде абый утын кисеп бетергән икән, – дип килеп караса, абыйсы юк, аннан җилләр искән икән.

– Инде нишләргә? – дип, үги кыз елый-елый урман буйлап киткән. Бара торгач, кырга барып чыккан. Анда аңа бер юл очраган. Юлдан елый-елый барган бичара кыз. Бераз барган да:

–​ Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, абыйлар? – дип сөйләнгән.

Бу сүзне әйтә дә елый, әйтә дә елый икән. Шулай бара торгач, бер ат көтүенә барып җиткән бу. Көтүчегә әйткән:

– Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, көтүче? – дигән. Көтүче әйткән:

– Күрдем йомгагыңны, миңа бер көн көтү көтсәң, сиңа бер ат бирермен, – дигән. Бу кыз, ярар, дип, бер көн көтү көткән, аннан бер ат алып көтүче өйрәткән юл белән тагын киткән.

Байтак җир баргач, сыер көтүенә барып җиткән бу. Сыер көтүчесенә бер көн көтү көткән, аннан сыер алган. Бара торгач, сарык көтүенә җиткән. Шул рәвешчә, аннан да бер сарык алган. Кәҗә көтүенә җиткән, янә аннан бер кәҗә алган. Шулай итеп, кич җиткән. Берни күренми башлаган. Бик курыккан бу кыз. «Инде нишләрмен?», дип елаган.

Менә ул еракта бер кечкенә генә ут шәүләсе күргән.

– Монда авыл бар икән, – дип бик сөенгән. Ул ут авылның читендә генә бер кечкенә өйдә икән, шунда кергән. Керсә, өйдә бер карчык утыра икән. Ул убырлы карчык, имеш. Шунда баягы сүзләрен тагын әйткән:

– Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, әбекәй? – дигән. Убырлы карчык әйткән:

– Кызым, син ерактан килгәнсең икән, инде минем кызым булырсың, – дигән.

Иртән убырлы карчык бу кызны мунча ягарга җибәргән. Кыз мунча яккан да карчык янына килеп:

– Әби, инде мунча булды. Әйдә, мунчага, – дигән. Убырлы карчык әйткән:

– Ярар, кызым, дигән. Мин болай гына бара алмыйм. Син минем кулымнан тот, артыма тип, мине мунчага шулай итеп алып бар, – дигән.

Кыз әйткән:

– Юк, әби, алай ярамас бит. Син карчык кеше инде, рәнҗерсең, – дигән. Кыз карчыкны мунчага күтәреп алып барган.

Мунчага баргач, убырлы карчык әйткән:

– Кызым, минем чәчемнән тотып, ләүкәгә сөйрәп менгер, – дигән.

Кыз әйткән:

– Юк, әби, алай ярамас, син рәнҗерсең, – дигән һәм карчыкны ләүкәгә күтәреп утырткан. Шуннан карчык тагын әйткән:

– Кызым, син минем аркамны чап, тик себеркенең очыннан тотып, сабы белән чабарсың, – дигән. Кыз әйткән:

– Әби, алай ярамас бит, – дигән. Карчыкның аркасын йомшак итеп чаба башлаган. Аннан соң мунчадан карчыкны күтәреп кайткан да йомшак урынга яткырган. Моннан соң убырлы карчык әйткән:

– Кызым, башым бик кычыта, азрак башымны тарачы, – дигән.

Бу кыз тарак алган, карчыкның башын тарарга дип барган, ни күзе белән күрсен, карчыкның һәр чәч бөртеге алтын-көмеш, энҗе-мәрҗән, асылташлар белән тулы! Башын тарап бетергәч, карчык моңарга әйткән:

– Инде, кызым, бер биеп кара, синең биегәнеңне күрәсем килә, – дигән. Кыз биегән, әмма ананан бернинди кыйммәтле ташлар коелмаган. Аннан соң карчык тагын әйткән:

– Кызым, бар, мунчага барып карачы, мин мунчага салам салган идем, кипмәдеме икән? – дигән.

Кыз мунчага барса, анда мичкә тулы алтын-көмеш, энҗе-мәрҗән, кыйммәтле ташлар бар икән. Кыз мунчадан кайткач, карчык аңардан сораган:

– Кипкәнме, кызым? – дигән әби. Кыз әйткән:

– Кипкән, әби, – дигән кыз. Карчык:

– Яхшы, кызым, алайса тагын бер биеп кара әле, – дигәч, кыз тагын биегән.

Кызның күлмәгеннән тагын бернәрсә дә коелмаган.

Аннан соң бу убырлы карчык кызга әйткән:

– Инде, кызым, өеңә кайтасың килсә, бар, кайт, – дигән. Кыз әйткән:

– Әби, мин бик кайтыр идем, әмма юлны белмим шул, – дигән.

Карчык әйткән:

– Мин сиңа юлны күрсәтермен. Бу яшел сандыкны алып китәрсең, ул сиңа минем бүләгем булсын. Тик син аны өйгә алып кайткач кына ач, – дигән.

Кыз сандыкны алган, атына атланган, сыерны җитәкләгән, сарыкларын, кәҗәләрен алган, әбигә рәхмәт әйткән һәм юлга чыккан.

Көн барган бу, төн барган. Инде авылга якынлашкан. Менә абыйсының этләре:

– Үләргә киткән кыз баеп кайта, һау-һау, – дип өргәннәр.

Кайткач, сандыкны ачып караганнар. Ни күзе белән күрсен, сандык эче тулы алтын-көмеш, энҗе-мәрҗән, кыйммәтле ташлар икән. Кыз шулай баеп киткән. Моны күргәч, абыйлары, апалары бик көнләшкәннәр. Үзләренең кызларын да шулай ук баетырга булганнар.

Бу кыз да йомгагын алган һәм агасы белән урманга киткән. Абыйсы өйгә агачка киткән, кыз җиләк җыйган. Ул арада абыйсы тагын бер агачка утын асып куйган да өенә кайтып киткән. Тукмак тавышы ишетелми башлаган. Кыз абыйсы янына дип барган, әмма ул киткән икән. Кыз елап урман буйлап киткән.

– Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, абыйлар? – дип әйтә-әйтә барган һәм бер көтүче янына килгән.

– Күрдем. Миңа бер көн көтү көтсәң, бер ат бирермен, – дигән.

– Миңа ат кирәкми, – дигән кыз һәм киткән. Сыер көтүенә җиткән, сарык көтүенә барган, кәҗә көтүенә килгән – берсенә дә көтү көтмәгән.

Бара торгач, баягы үги кыз кебек, убырлы карчык өенә барып җиткән.

– Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, әбекәй? – дигән һәм карчыкның өенә кергән.

– Күрдем. Инде бар, кызым, мунча як! – дигән ул һәм кызны мунча ягарга җибәргән. Аннан соң убырлы карчык әйткән:

– Инде, кызым, мунчага барыйк. Син минем кулымнан тот, артыма тип, мине мунчага шулай алып бар, – дигән.

– Ярар, әби, – дигән бу кыз, карчыкны кулыннан тоткан, артына тибә-тибә алып барган.

Карчык әйткән:

– Кызым, аркамны чап, себеркенең очыннан тот, аркама сабы белән сук, – дигән.

Бу кыз себерке сабы белән карчыкның аркасына дөп-дөп итеп суккан да суккан. Карчык ни әйтсә дә, ул әйткәнчә эшләгән. Аннан соң карчык моңа:

– Кызым, минем чәчемне тарачы бераз, – дигән.

Кыз карчыкның чәчен тараган, ә анда чәч бөртеге саен алтын да көмеш, кыйммәтле ташлар икән. Бу кыз, карчыкның башыннан ташларны алган, алтын-көмешне кесәсенә тутырган да тутырган. Шуннан соң карчык әйткән:

– Кызым, инде син биеп кара, биегәнеңне күрәсем килә, – дигән.

Кыз бии башлаган. Кыз биегән саен, аннан чылтыр-чылтыр алтын-көмеш коела башлаган. Соңыннан карчык кызны мунчага җибәргән:

– Карачы, кызым, мунчага салам салган идем, кипмәдеме икән? – дигән.

Кыз мунчага барса, ни күзе белән күрсен, монда да баягы кебек мичкә тулы алтын-көмеш икән. Кыз алтын-көмешне кесәсенә, куенына тутырган. «Үги кыз шулай итеп баеган икән»,- дип уйлаган. Карчык кызга янә биергә кушкан. Кыз бии башлаган, баягыча алтын-көмеш янә чылтырап идәнгә коелган.

Шулай итеп, карчык, бу кызны сынаган һәм әйткән:

– Бар, кызым, кайт инде, дигән. Әнә бу юлдан кайтырсың, – дигән, юл да күрсәткән. – Менә, кызым, бу кара сандыкны алып кит, – дигән.

– Өеңә кайтып җиткәч кенә ач, – дип кисәткән. Кыз авылларына кайткан. Этләр аны күргәннәр һәм:

– Баерга киткән кыз үлеп кайта бугай, һау-һау! – дигәннәр.

Абыйлары этләргә:

– Баерга киткән кыз баеп кайта, һау-һау, дип әйтегез! – дигән.

Кайткач, кыз кара сандыкны ачкан. Ә сандык эченнән бер кара елан чыккан.

Үги кыз

Борын-борын заманда бер кешенең ике кызы, бер улы булган. Кызларның берсе үги булганга, аны бер дә ярат­маганнар. Беркөн киңәш иткәннәр дә ул үги кызны ур­манга илтеп адаштырмакчы булганнар. Бу үги кызга ага­сы әйткән:

Әйдә минем белән урманга. Син җиләк җыярсың, мин утын кисәрмен,дигән.

Бу үги кыз йомгак белән чиләген ала да агасы белән урманга китә.

Урманга барып, байтак эчкәре кергәч, бер җиргә туктыйлар. Ага­сы атын тугарып ашарга җибәрә дә, үги кызга әйтә:

Бар, син җиләк җый. Минем балта тавышы ишетелми башла­гач, килерсең,ди.

Үги кыз, чиләген алып, җиләк җыярга китә. Аннан соң агасы, бер зур агачка утын тукмагы асып куя да, атын җигеп, өенә кайтып китә. Үги кыз урманда җиләк җыеп кала.

Үги кыз бервакыт җиләк җыя да тыңлап карый. Тыңласа, агач­ка асып куйган әлеге тукмак, җил белән селкенеп, тук-тук агачка бәрелә, үги кызга балта тавышы кебек ишетелә.

татар халык әкиятләре

«Агай әле һаман утын кисә икән»,дип, ул җиләкне җыя да җыя.

Җыя торгач, чиләге тула. Ул арада кич тә була. Җил дә басыла.

«Инде агай утын кисеп бетергән икән»,дип, килеп караса, ага­сы юканнан җилләр искән.

«Инде нишләргә?»дип, үги кыз елый-елый урман буйлап китә.

Бара торгач, кырга барып чыга. Анда аңа бер юл очрый. Юлга чыгып елый-елый бара бу мескенчәк. Бераз бара да:

Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар?ди. Бу сүз­не әйтә дә елый, әйтә дә елый. Шулай бара торгач, бер ат көтүенә барып җитә бу. Көтүчегә әйтә:

Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, көтүче?ди.

Көтүче әйтә:

Күрдем йомгагыңны, миңа бер көн көтү көтсәң, сиңа бер ат би­рермен,ди. Бу кыз, ярар, дип, бер көн көтү көтеп, аннан бер ат алып, көтүче өйрәткән юл белән тагын китә.

Байтак җир баргач, сыер көтүенә барып җитә бу. Сыер көтүче­сенә бер көн көтү көтеп, аннан сыер ала. Бара торгач, сарык көтүенә җитә. Шул рәвешчә, аннан да бер сарык ала. Кәҗә көтүенә җитә, янә аннан бер кәҗә ала. Шулай итеп бара торгач, беркөнне кич була. Күз бәйләнә башлый. Бик курка инде бу. «Инде нишләрмен»,дип, баягы сузнө тагын кат-кат әйтеп, елый.

Менә ул ерактан бер кечкенә генә ут шәүләсе күрә.

«Монда авыл бар икән»,дип бик сөенә, атын тагын да юыртты­рыбрак китә. Ул ут авылның читендә генә бер кечкенә өйдә икән, шунда барып керә. Керсә, өйдә бер карчык утыра. Ул убырлы кар­чык, имеш. Шунда баягы сүзләрен тагын әйтә:

Тәгәри   китте   йомгагым,   күрмәдеңме,   әбекәй?ди.

Убырлы карчык әйтә:

Кызым, син ерактан килгәнсең икән, инде минем кызым бу­лырсың,ди.

Иртәгесен торгач, убырлы карчык бу кызны мунча ягарга җибәрә. Кыз мунча ягып булдыра да, карчык янына килеп:

Әби, инде мунча булды. Әйдә, мунчага,ди.

Убырлы карчык әйтә:

Ярар, кызым,ди.Мин болай гына бара алмыйм. Син минем кулымнан тот, артыма тип, мине мунчага шулай итеп алып бар,ди.

Кыз әйтә:

Юк, әби, алай ярамас бит. Син карчык кеше инде, рәнҗер­сең,ди. Кыз карчыкны мунчага күтәреп алып бара. Мунчага бар­гач, убырлы карчык әйтә:

Кызым, минем чәчемнән тотып, ләүкәгә сөйрәп мендер,ди.
Кыз әйтә:

Юк, әби, алай ярамас, син рәнҗерсең,дип карчыкны ләүкә­гә күтәреп мендерә. Шуннан карчык тагын әйтә:

Кызым, син минем аркамны чап, тик себеркенең очыннан то­тып, сабы белән чабарсың,ди.

Кыз әйтә:

Әби, алай ярамас бит,ди. Карчыкның аркасын йомшак кына итеп чабарга тотына. Аннан соң мунчадан карчыкны күтәреп кайта да йомшак урынга яткыра. Моннан соң убырлы карчык әйтә:

Кызым, башым бик кычыта, азрак башымны тарасана,ди.
Бу кыз, тарак алып, карчыкның башын тарарга дип барса, ни күзе белән күрсен, карчыкның чәч бөртеге саен алтын-көмеш, энҗе-мәр­җән, асылташлар туп-тулы! Башын тарап бетергәч, карчык моңарга әйтә:

Инде, кызым, бер биеп кара, синең биегәнеңне күрәсем килә, ди. Кыз бии, әмма һич андый-мондый нәрсә коелмый. Аннан соң кар­чык тагын әйтә:

Кызым, бар, мунчага барып карачы, мин кулаша (агачтан чокып ясалган сай улак) белән мунча­га салат күтәргән идем, кипмәдеме икән? ди.

Кыз мунчага барса, анда кулаша тулы алтын-көмеш, энҗе-мәрҗән, кыйммәтле ташлар. Кыз мунчадан кайткач, карчык аңардан сорый:

Кипкәнме, кызым? ди.

Кыз әйтә:

Кипкән, әби, ди.

Карчык:

Яхшы, кызым, алайса тагын бер биеп кара әле, дигәч, кыз тагын бии.

Тик андый-мондый бернәрсә дә булмый.

Аннан сон бу убырлы карчык, кызның турылыгын белеп, аңа әйтә:

Инде, кызым, өеңә кайтасың килсә, бар, кайт, ди.

Кыз әйтә:

Әби, мин юл белмим шул, бик кайтыр идем кана, ди.

Кар­чык әйтә:

Юл белмәсәң, мин сиңа юлны күрсәтермен. Бу яшел сандыкны алып китәрсең, ул сиңа минем бүләгем булсын. Тик син аны өеңә алып кайтып җитмичә ачып карама, ди.

татар халык әкиятләре

Кыз, сандыкны алып, атына атланып, сыерны җитәкләп, сарыкла­рын, кәҗәләрен ияртеп, әбигә рәхмәт әйтә-әйтә, юлга чыгып китә.

Көн китә бу, төн китә, бара торгач, байтак җир китә. Инде авылга да якынлашып килә. Менә агасының этләре:

Үләргә киткән түтекәй, баеп кайта, ләң-ләң, дип өрә башлый­лар. Бу кызның агалары, җиңгәләре:

Бу этләргә ни булган, болар котырганнар, ахры, дип, эт­ләрне таяк белән кыйныйлар. Алай да булмый, этләр аның саен:

Үләргә киткән түтекәй, баеп кайта, ләң-ләң! диләр. Ул арада булмый, үги кыз үзе кайтып җитә. Өенә кайткач, сандыкны ачып карый. Ни күзе белән күрсен, сандык эче туп-тулы алтын-көмеш, энҗе-мәрҗән, кыйммәтле ташлар. Кыз шуннан баеп китә. Моны күр­гәч, агалары, җиңгәләре бик көнләшәләр. Үзләренең кызларын да шулай ук җибәреп баетып кайтармакчы булалар.

Бу кыз да, йомгагын алып, агасы белән урманга китә. Урманга барып җитә, агасы атын тугарып җибәрә. Үзе китә утын кисәргә, ә кыз, чиләген алып, җиләк җыярга китә. Ул арада агасы, баягы рә­вешчә, бер агачка утын тукмагы асып куя да үзе өенә кайтып китә. Бу кыз, тукмак тавышы ишетелмәс булгач, агасы янына дип килсә, аннан җилләр искән. Агасы кайтып киткән була. Аннан соң бу кыз урман буйлап китә.

Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар? дип әйтә-әйтә бара торгач, бер көтүгә барып җитә.

Көтүчегә әйтә:

Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар? дип әйтә.

Күрдем. Миңа бер көн көтү көтсәң, бер ат бирермен, ди.

Миңа ат кирәкмәс, дип, кыз аннан узып китә. Сыер көтүенә җитә, сарык көтүенә барып чыга, кәҗә көтүенә килә берсенә дә көтү көтми.

Бара торгач, баягы үги кыз кебек, убырлы карчык өенә барып җитә.

Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, әбекәй? дип, карчык­ның өенә керә. Карчык әйтә:

Күрдем. Инде бар, кызым, мунча як! дип ул кызны мунча ягарга җибәрә. Аннан соң убырлы карчык әйтә:

Инде, кызым, мунчага барыйк. Син минем кулымнан тот, ар­тыма тип, мине мунчага шулай итеп алып бар, ди.

Ярар, әби, дип, бу кыз, карчык әйткән рәвешчә, аны кулын­нан тотып, артына тибә-тибә алып бара.

Карчык әйтә:

Кызым, аркамны чапсана, себеркенең очыннан тот, аркама сабы белән сук, ди. Бу кыз себерке сабы белән карчыкның аркасына дөп-дөп итеп ора да ора. Карчык ни әйтсә дә, ул әйткәнчә эшли бирә.
Аннан соң карчык моңарга:

Кызым, минем башымны тарасана азрак, ди. Кыз карчык­ның башын караса, чәч бөртеге саен алтын да көмеш, кыйммәтле ташлар. Бу кыз, карчыкның башыннан алып-алып, алтын-көмешне кесәсенә дә тутыра,   куенына да тутыра бөтен җиренә тутыра.

Шуннан соң карчык әйтә:

Кызым, инде син биеп кара, биегәнеңне күрәсем килә, ди.
Менә кыз бии башлый. Кыз биегән саен, аннан чылтыр-чылтыр алтын-көмеш коела башлый. Карчык кызны мунчага җибәрә:

Карачы, кызым, мунчага салат күтәргән идем, кипмәдеме икән, ди.

Кыз, мунчага барса, ни күзе белән күрсен, монда да баягы кебек кулаша тулы алтын-көмеш. Кыз тагын да алтын-көмешне кесәсенә, куенына тутыра. «Түти шулай итеп баеган икән», дип уйлый. Кар­чык кызга янә биергә куша. Кыз бии башлагач, баягыча алтын-көмеш янә чылтырап идәнгә коела башлый.

Шулай итеп, карчык, бу кызны сынап бетергәч, әйтә:

Бар, кызым, кайтып кит инде, ди. Әнә фәләнчә юлдан кай­тырсың, дип, юл да күрсәтә. Менә, кызым, бу кара сандыкны алып кит, дип, бер кара сандык та биреп җибәрә.

Өеңә кайтып җитмичә, ачып карама, дип, бик каты кисәтә.
Кыз сөенеп, сандыкны күтәреп, тәпи-тәпи өенә таба китә.
Байтак

җир китеп, үзенең авылына якынлашкач агасының этләре баягыча тагын өрә башлыйлар:

Баерга киткән түтекәй, үлеп кайта түгелме, ләң-ләң! диләр.

Агалары:

Безнең бу этләр тилергән, ахрысы, – дип, таяк белән аннан да, моннан да ыргыталар. Этләр аның саен:

Баерга киткән түтекәй, үлеп кайта түгелме дип, ләң-ләң итеп өрәләр. Этләрне тагын кыйныйлар.

Баерга киткән түтекәй, баеп кайта, ләң-ләң дип әйтегез! диләр.

Ул арада кыз үзе дә кайтып җитә. Кайтып керүгә, кара сандыкны ачып та җибәрә, сандык эченнән бер кара елан сикереп чыга да, кыз­ның муенына чорналып, шунда ук буып та үтерә.

татар халык әкиятләре

Татар халык әкияте

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Убрали ли автодром на экзамене в гаи
  • Уггу экзамены для поступления
  • Уверенный ненавидевший егэ
  • Уборка яслей наиболее сильный восьмьюдесятью егэ
  • Уггу результаты экзаменов