Укытучы хэм мэктэп темасына сочинение

Григорьева Арина 8в класс

МБОУ “Васильевская средняя
общеобразовательная школа №2

ЗМР РТ»

Учитель:
Хисамеева Зульфия Анваровна
«… Ул минем укытучым»

Җир йөзендә
иң-иң матур теләкләрне,

                                                              
Сорасалар, багышларга кемгә, диеп.

Әсир иткән
үзенә бик күп йөрәкләрне

                                                              
Укытучыма, дияр идем, башым иеп.”

         Җир 
йөзендә  бик  күп  һөнәрләр  бар.  Шулар  арасында  укытучы  һөнәре    бик 
авыр, бик  җаваплы, ләкин  иң  дәрәҗәле  һөнәрләрнең  берсе  булып  тора. Җир
йөзендә яшәгән һәр кешенең язмышы укытучыга бәйле.
  

Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да,
кызыклы да. Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга
карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек  таләп итә.
 Кешелекнең
киләчәге — укытучылар кулында. Алар балалар күңеленә нинди орлык сала алса,
хезмәтләренең дә җимешләре шундый булачак. Кешелекнең киләчәге —
укытучылар кулында.

 Безнең мәктәбебездә иң яхшы укытучылар эшлиләр. Алар
арасында татар теле укытучысы – Хисамеева Зөлфия Әнвәровна. Ул һәр вакыт
игелекле, гадел,игътибарлы, ягымлы, түземле кеше. Татар теле дәресләрен бик
кызыклы үткәрә. Дәрес саен – яңа ачышлар! Татар теленең  матурлыгы, байлыгы
белән таныштыра. Дәресләрдә без күп кирәкле мәгълүмат алабыз, татарча матур
итеп сөйләшергә өйрәнәбез.

Минемчә, иң мөһиме: Зөлфия Әнвәровна безнең белән
тигез аралаша. Шуның өчен без үзебезне өлкән, җаваплы хис итәбез. Бер беребезгә
игътибарлы, ярдәмчел булырга тырышабыз. Татар теле дәресләре һәрвакыт кызык һәм
күңелле үтә.  Минемчә, мондый дәресләр һәм мондый укытучылар гына булганга күрә
укучылар рәхәтләнеп укыячаклар, белем алачаклар!

Мин рус милләтеннән булсам да, татар теле дәресләренә
рәхәтләнеп йөрим һәм татар телен кызыксынып йөрәнәм. Укытучыма нык сәламәтлек,
эшендә уңышлар телим һәм яхшы, акыллы укучыларны күбрәк телим!
Гаиләләрегезгә
татулык, тынычлык һәм муллык юлдаш булсын!

Сез- иң мәртәбәле Кеше,

Сез- иң чын Укытучы.

Шәкертем кеше булсын дип

Утлы күмер йотучы.

(Э.Шәрифуллина)

Укытучы һөнәре

9сыйныф укучысы Таҗиев Илнур

Һөнәрләрнең бар җайлысы,һөнәрләрнең бар яхшысы,һөнәрләрнең бар авыры…Ә укытучы хезмәте — изге һөнәрләрнең берсе.Шулай булмыйча мөмкин түгел,укытучы шәхес тәрбияләүче,үзенең беренче адымын ясаучы,укучыга юл күрсәтүче.Укытучы — ул юк кына “ташбаш малай”ны да игътибар белән кадерләп багучы, өметсез “сәләтсездән”дә,имансыз “юньсездән”дә җан җылысын җәлләмичә,һәрберсен шәхес итеп танучы.Әйе,хөрмәтле остаз белән бергә,аңа таянып ясалган беренче адымнар күпләргә тормышта үз юлларын салырга ярдәм итә.Үзе тәрбияләп, “зур тормышка” озаткан балаларның уңышларын,бөртекләп,барлап торган педагогның акыллы да,матур да фикерләре һәр укучының күңелендә урын ала.Ә укытучы күңелендә-горурлык хисе.Бакчачы гөлбакчада үскән гүзәл гөлләре белән мактангандай,чын укытучылар да чәчәкләре җимешләнгән укучылары белән соклана.Шулай булмый ни,бер бала тәрбияләп үстерү генә дә ни тора,ә дистәләгән-йөзләгән нарасыйны җәмгыятькә кеше итеп әзерләп бирү күпме көч,күпме сабырлык,никадәр нур сорый?! Шул фидакарьлек,күңел юмартлыгы элек-электән аерып торган бит инде аларны! Аларның изге күңеллелеге алиһәдәй бөек,әнидәй якын кеше дәрәҗәсенә күтәрә.Ә без,укучылар,үз чиратыбызда,үзебез ирешкәннәрне алар алдында горурланып күрсәтергә,алар белән уртаклашырга ашыгабыз.

Ю.Гагарин,М.Шәймиев кебек бөек шәхесләрне укыткан укытучыларның “Бу минем укучым!” дип горурланырга хакы бар,әлбәттә.Башка бер һөнәр иясенә мондый хокук бирелмәгән.Ә укытучы-җир йөзендәге һәрбер кешенең маягы,әйдәп баручысы.Әнә шуңа күрә бөек акыл ияләре дә,тиңдәшсез батырлык күрсәткән каһарманнар да,ачышлары белән дөньяга танылган галимнәр,атаклы сәнгать,әдәбият әһелләре дә,ирешкән уңышлары турында сүз чыккач ,иң беренче чиратта үзләрен хәреф танырга өйрәткән,зур тормыш юлына чыгарган укытучыларын, остазларын олы хөрмәт һәм ихтирам белән искә алалар.

Хәзер-яңарыш чоры,фән көннән-көн алга бара,укытучы кешегә зур бурыч йөкләнә.Укытучы,беренчедән,ул “олы йөрәкле” шәхес булса,икенчедән,ул-кемнеңдер әнисе,тормыш иптәше.

Мин аңлыйм,укытучыга да авыр,эшләре дә бетмәс-төкәнмәс.Һәр баланы үчтекиләп утырырга да вакыты юктыр.Әмма,шулай булса да,нинди генә заманча,җиһазландырылган сыйныф бүлмәсендә дәрес үтсә дә,йомшак телле,көләч йөзле,күркәм холыклы,белемле укытучы апабызны күрәсем килә.

Табигатьнең гаҗәеп матур вакыты-әбиләр чуагы.Төсләрнең байлыгыннан,чуарлыгыннан, җетелегеннән күзләр камаша.Әйләнә-тирәдәге матур җиһанның  бер мизгеле-ул Белем бәйрәме.1нче  сентябрь-һәрбер кеше күңелендә якты хисләр белән саклана.1нче сентябрь,1нче сыйныф,1нче мәктәп,1нче укытучы-онытылмас мизгелләр.Һичшиксез,бу минутлар унбер ел дәверендә кабатланып тора,ә беренчесе аның кабатланмый,ул күңелдә саклана.Шундый хисләр уяткан кешеләремнең берсе-татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Сәрвәровна турында язасым килә.Ул безгә туган телебез,әдәбиятыбызның  асылына  юл ярды. Энҗе Сәрвәровна безгә үзенең ничек итеп укытучы һөнәрен сайлавы турында кызык итеп сөйләгән иде. “Мин кечкенәдән укытучы булырга хыялландым.Курчакларны рәткә утыртып,аларга үземчә “белем” бирә идем.Миңа бу һөнәр бик җайлы күренә иде”,- дигән иде дәресләрнең берсендә. Энҗе Сәрвәровна-минем яраткан укытучыларымның берсе.Һәр яңа теманы кызыклы итеп безгә җиткерә, дәресләрдә яңа алымнар куллана.Ул безне аңларга тырыша,безнең белән уртак тел таба белә.Укытучы һөнәре беренче карашка җиңел булып тоелса да,бу хезмәт бик зур җаваплылык таләп итә.Укытучыга һәрвакыт заманча булырга,белемен үстерергә,тәҗрибәсе белән уртаклашырга да вакыт таба алырга кирәк — бу заман таләбе.Укытучым — Энҗе Сәрвәровна – барсына да үрнәк:ул дәресләрен дә оста итеп оештыра,иҗади эзләнә,үзенең һөнәри осталыгын да күтәрә,икенче югары белемен дә ала,хәтта журналларга үзенең мәкаләләрен дә язарга өлгерә.2010нчы Укытучы елы Энҗе Сәрвәровна өчен бик уңышлы башланды.Ул “Мәгариф” журналының Дипломы белән бүләкләнеп, “Иң яхшы мәкалә авторы” дигән исемгә лаек булды.Мин аны чын күңелдән котлыйм.Үзенең әйтүенчә,әти-әнисеннән күчкән тырышлык, максатка омтылучанлык сыйфатлары — Энҗе Сәрвәровнаның гомерлек юлдашлары.Шушы ук сыйфатларны ул бездә дә тәрбияли.Ул сүз белән түгел, ә тырыш хезмәтенең нәтиҗәләре, уңышлары үрнәк булып тора.Урын кешене бизәми,кеше урынны бизи, ди халык мәкале.Нинди генә бәяләр алса да,ул искиткеч гади, кече күңелле укытучы минем өчен.Аның белән һәрвакыт борчыган соравыңа җавап табып,уй-хисләрең,кичерешләрең белән уртаклашып,күңелеңә кирәкле җавапны таба аласың.

Минемчә,ил башында торучы кешеләр,укытучы хезмәтенең абруен,миссиясен тирән аңлыйлар.2010нчы ел – Укытучы елы дип Президентыбыз Указы белән кабул ителгән икән,бу инде укытучы һөнәренең – иң кирәкле,иң гуманлы икәнлеген тагын бер кат раслый.Шуңа күрә,һәр ел укытучы елы булырга тиеш,чөнки укытучы җәмгыятьнең киләчәген әзерли.Укытучы илебезнең киләчәген кайгырта,ил һәм милләт гаме белән яши,шәхси тормышын мәктәп тормышыннан аерылгысыз итеп күрә.Укытучы хезмәте-сайлагын һөнәр генә түгел,бу-укытучы шәхесенең сайлаган язмышы да.

👋 Привет Лёва
Середнячок

40/250

Задать вопрос

tatar4

+10

Решено

7 лет назад

Другие предметы

1 — 4 классы

мэктэп хэм укытучы сочинение

Смотреть ответ

1

Ответ

1
(2 оценки)

4

атттр
7 лет назад

Светило науки — 2 ответа — 0 раз оказано помощи

сочинение на тему мпадз кщпаь ашоп не кореткно задоно

(2 оценки)

https://vashotvet.com/task/6931176

Мэктэп хэм укытучы сочинение


0 рейтинг

Мэктэп хэм укытучы сочинение


  • мэктэп
  • укытучы
  • сочинение
  • 1 — 4 классы
  • другие предметы









tatar4_zn


в разделе Другие предметы




Всего ответов: 1


0 рейтинг

Сочинение на тему мпадз кщпаь ашоп не кореткно задоно









атттр_zn



Похожие задания

  • Составить план активного отдыха в выходной день ( с родителями, друзьями,…
  • Задачка. Сильный витер зи снигом. 8 букв третья м
  • Составить письменно план активного отдыха в выходной день ( с родителями, друзьями,…
  • Напиши 15 правил о поведении в храме.
  • На факультете Искусственного интеллекта в GeekUniversity одна четверть полностью…

метки: Укытучым, Беренче, Татарск, Булган, Булып, Укырг, Укучылар, Рвакыт

Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да , иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына . Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык… Андагы сабырлык- аналар сабырлыгына тиң.

Уйлап карасаң , укытучы булу җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгәллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгәен.

Әнә шундый абруйлы укытучыларның берсе шәһәребезнең 17 нче мәктәбендә укыта. Ул тирән белемле татар теле укытучысы , 28 ел буе туган телнең нечкәлекләрен балаларга аңлатучы, югары категорияле, “Россия Федерациясенең белем бирүдәге мактаулы хезмәткәре” дигән күкрәк билгесенә лаек булган, күп санлы мактау грамоталары белән бүләкләнгән мөхтәрәм укытучы Зөмәрә Тәхәү кызы Миндибаева . Аның бөтен гомере туган телебез, мәктәп, балалар, киләчәк өчен лаеклы алмаш үстерүгә багышланган.

Укытучыма балалар укытуга 17 яшеннән керешергә туры килгән, авырлыклар берсе артыннан берсе туа, күңелгә төрле уйлар килә.

Ләкин яшь кыз кыенлыклар алдында каушап калмый, куелган максатына кыю атлый. Югары белем алып , бөтен гомерен мәктәпкә багышлый, әдәпле-әхлаклы ,тәртипле-тәрбияле укучылары шуның ачык мисалы, минемчә. Укытучым һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле , эчкерсез һәм тыйнак кеше. Аның ”Үскәнем, балам”,- дигән сүзләре һәрберебезнең күңелен йомшарта ала. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, укытучым җавап бирә, аңлап хәлеңә керә, күңелдә өмет чаткылары уята белә. Аның аңларга, ярдәм итәргә әзер торуы чагылган йөзен күз алдыма китерәм һәм миңа җиңел булып китә.

Зөмәрә Тәхәутдиновна – безнең сыйныф җитәкчебез, ул һәрчак үсештә. Аның зур тәҗрибәсе өстенә, тирән кызыксыну һәм эзләнүләр алып бару сыйфаты да бар. Юкка гына аның фәнни хезмәтләре шәһәрдә гына түгел, республика күләмендә дә югары бәяләнмиләр инде. Һәм, билгеле инде, шундый укытучыбыз барлыгы белән без чиксез горурланабыз.

2 стр., 601 слов

«Укытучы булу җиңелме?»

… тик хезмәтеңне яратып һәм күңел биреп башкарганда гына ирешеп була. Ә хәзерге заман укытучысына тормыш нинди генә таләпләр куймый? Укытучы … туа. Ачасыр мәктәбендә дә бу юнәлештә зур эш алып барыла. Әдәби атналыкларда “ Сәнгатьле шигырь уку” конкурслары, тематик викториналар, … тирән эз калдыручы, бала күңеленә иң якын кешене — УКЫТУЧЫ дип атыйлар. Авыр юлны халкы белән бергә үткән, Һәм язмышын халкы …

Мин Зөмәрә апаның һәр дәресен яратып, көтеп алам. Ул һәр теманы җентекләп аңлата. Авырракларын безгә аңлашылганчы, йөз тапкыр аңлатырга да риза ул. Безне: “Бу тема буенча сораулар имтиханнарда еш очрый, шуңа күрә аңлап калыгыз”-, дип һәрчак кисәтеп тора. Быел имтихан бирәсе елыбыз булганга күрә, укытучыбыз вакытын да, көчен дә җәлләми.

Зөмәрә апаның дәресләре бик кыска тоела, үтеп киткәне сизелми дә. Чөнки ул аларны файдалы да, мавыктыргыч та итеп төзи белә. Авыр тема булып, алҗаганыбыз сизелә башласа, үзе яисә башка кешеләр белән булган кызыклы хәлләр турында сөйләп ял иттереп ала, яңа әсәрләр белән таныштыра.

Безгә һәрвакыт ял итәргә кушса да, үзенең ял иткәнен күргәнем юк. Ул безнең белән төрле чаралар оештыра. Кайчан ярдәм сорап килсәң дә, ул: вакытым юк” яисә “ардым”, дип кире бормый. Игътибар белән тыңлый, аңлата, ярдәм итә. Шуңа аның яныннын кеше өзелми. Дәресләрдән соң да, кичке якта да мәктәптә күрергә була аны. Аның өчен иң мөһиме –мәктәп һәм без-укучылары. Кайвакыт кызганып та куям үзен. Ул да бит арый, алҗыйдыр. Кайчан ял итәргә өлгерә икән соң ул? Һәркөн кочак- кочак дәфтәр тикшереп, журнал тутырып, ничә дәрескә планнар да язасы бар бит әле аның. Мөгаен, төне буе шуларны эшлидер. Ә иртән елмаеп укучылар каршына кереп баса да, гадәттәгечә, “Исәнмесез. Дәресне башлыйбыз…“-дип яңа көнен башлап җибәрә. Шул минутларда ул чиксез бәхетледер кебек тоела миңа. Үз һөнәреңне яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән. Без апабыздан үрнәк алабыз, аны шатландырыр өчен яхшы билгеләренә укырга тырышабыз . Тик тиздән аерышу мизгелләре көткәне генә күңелне тырный, моңсуландыра. Ләкин мәктәбебезне һәм укытучы апабызны онытмыйча, аралашып торачагыбызга мин ышанам. Бу – табигый, чөнки ул безнең яклаучыбыз, киңәшчебез, тәрбиячебез.

Киләчәктә бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем таныр. Әйе, нәкъ менә алар безне мәгърифәт дөньясына алып керделәр. Хәреф танырга, язарга өйрәттеләр, белгәннәрен хәтеребезгә сеңдерергә тырыштылар, шуларны үзебездән таләп иттеләр, Кеше булырга әйдәделәр. Шундый да тырыш, шундый да булдыклы, үз фәнен бик яхшы белүче, балалар белән уртак тел табып, мәктәптән кайтырга да онытып эшләүче Зөмәрә апабыз алдында без баш иябез. Сез –Укытучы исемен горур йөртуче кеше.

Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

Татарча сочинение “Укытучым”

Сочинение на татарском языке на тему “Укытучым”Һөнәрләр бик күп, аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Ләкин бу һөнәрләргә өйрәтүчеләр кемнәр соң? Әйе, училище, техникум, институт, университет дигән уку йортлары бар. Ә аларга кадәр укый торган белем йорты − мәктәп. Балалар җиде яшь тулгач, мәктәпкә киләләр. Менә шушыннан башлана инде һөнәр ияләренең тамыры. Ә шушы яшь, ныгымаган тамырларга су сибүче кешеләр − укытучылар. Алар бу тамырларны ныгыта һәм зур агач булып үсәргә булыша. Минем әйтәсе килгән сүзем дә шушы кешеләрнең берсе турында.
Ул − минем укытучым. Аның мине беренче тапкыр каршы алуы бүгенгедәй хәтеремдә. Әйткән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора: “Исәнме, матурым, без сине яратабыз”.
Ул − бик әйбәт укытучы. Гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Безне ярата һәм безнең әйбәт булуыбызны тели. Безнең уңышларга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша.
Дәресләрне дә бик күңелле итеп үткәрә ул. Аңламаган темаларны кат-кат аңлатырга да вакытын кызганмый. Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга да җавап таба. Һәрберебезнең хәленә керә белә.
Без мәктәп тормышындагы һәрбер эшкә катнашабыз һәм югары урыннар яулыйбыз. Моңа да безне укытучыбыз әзерли. Нинди генә кызыклы уеннар уйлап чыгармый ул. Укытучы гына түгел, ә артист та, язучы да!
Укытучы менә шундый оста һөнәр иясе икән ул! Мин укытучымны бик яратам!Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Укытучым” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

«Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч я сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез —
Сез иң күркәм кеше икәнсез”

Укытучы! Остаз! Мөгаллим! Бу сүзләргә күпме мәгънә салынган. Һәр кеше аңа үз төсмерен сала, үз буяуларына буый. Безгә бик еш кына тормышта “укытучысы яхшы булгандыр” дигән сүзләрне ишетергә туры килә, чөнки бала тормышында укытучының роле чиксез зур. Баласына битараф булмаган ата-ана, дөрестән дә, баласы өчен белемле, акыллы, тәҗрибәле, үз эшенә бирелгән остаз эзли. Бары тик үз үрнәгеңдә һәм үзеңне үрнәк итеп күрсәтеп кенә балага дөрес тәрбия биреп була. Бала үз укытучысына охшарга тырыша, аның кебек атлап йөри, аның кебек көлә, аныңча фикер йөртергә тырыша. Остазының сүзе, фикере – иң дөресе, иң акыллысы.
Укытучы! Ул — һәр һөнәргә юл башы. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр дә, әдәбият, сәнгать, мәдәният әһелләре дә, ил башлыклары да ирешкән уңышлары өчен, беренче чиратта, үз укытучылырына , остазларына бурычлы.
Баланың беренче укытучылары ул – әти-әнисе, абый-апалары, туганнары. Минем дә дөньяга, кешеләргә, туган-якка, туган телгә булган карашымны әти-әнием формалаштырды. Алар үзләренең тормыш тәҗрибәләре, акыллы, ихлас киңәшләре белән һәрчак минем ярдәмчеләрем булдылар. Мин гомерем буе үземә көчле, нык терәк булган әти-әнием белән горурланып яшим.
Мәктәп бусагасын атлап керүгә, мине ачык йөз белән каршы алган беренче укытучым Зөлфия Низам кызы, укытучыларым Миңзифа Гыйльми кызы, Гөлия Низам кызы, Фирүзә Фазыл кызы, Харис абый мине үзләренең белемнәре белән генә түгел, килеш-килбәтләре, холык-фигыльләре, сөйләм әдәпләре, җылы карашлары, күңел пакълекләре белән сөендерделәр. Мин аларның авыр да, җаваплы да, мактаулы да һөнәрләренә сокландым, аларга охшарга тырыштым. Укытучы һөнәрен сайлавымда да аларның роле зур булды.
Талантлы укытучы үз белемен башкаларга бирә, авырлыкларны җиңеләйтә, бала күңелен аңлый белә. Минемчә, моның өчен укытучы булып туарга, гомерең буе укытучы булып яшәргә кирәк. Укытучы ул һөнәр генә түгел, ул – аның язмышы! Минем укытучыларым да нәкъ шундыйлар. Алар мине белем дөньясына алып керде, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт шатлыгын тоярга өйрәтте.
Әйе, ничек кенә булмасын, һәр кешенең “менә ул чын укытучы” диярлек остазы бар. Ул аны еллар үткән саен сагынып искә ала, гомер буе аңа рәхмәт укый. Сүзләре эшләреннән аерылмаган хөрмәтле укытучыларым! “Мин сезнең алдыгызда түбәнчелек белән баш ияр идем” дигән рус шагыйре Н.А.Некрасов.
Укытучы булу җиңел түгел! Укытучы һөнәре — чын мәгънәсендә һөнәрләр һөнәре. Мөгаллим ул — гомере буе укый, өйрәнә, үзенең һәм укучыларының уңышларына чын күңелдән сөенә белүче, көчле ихтыярлы, сабыр кеше. Балаларны яратучы, хөрмәт итүче, барачак юлларында маяк булып торучы изге зат. Башкача мөмкин дә түгел, минемчә, чөнки ул ШӘХЕС тәрбияли. Укытучының үз “чәчү вакыты”, үз “урак өсте” бар. Аларның сабырлыгы аналар сабырлыгына тиң, юкка гына укытучыларны әниләргә тиңләмиләрдер.
Мин үземнең яхшы укытучы булуыма ышанам! Бала күңеленә изгелек орлыклары чәчкәндә, бөтен тормыш тәҗрибәмне, белемемне балаларга бирәм, күңел җылымны өләшәм. Мин чәчкән игелек, шәфкатьлелек орлыклары да тигез шытымнар бирә, үсә, тик алар корымасыннар гына иде. Аларны саклап калу — минем изге бурычым. Һәр баланың күңел түрендә чын мәгънәсендә УКЫТУЧЫ булып калсам иде.
“Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне,
Сорасалар багышларга кемгә, диеп.
Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән,
Укытучыга, дияр идем, башны иеп.”
(Лена Шагыйрьҗан.)

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Укытучы булу авыр хезмэт сочинение 6 класс
  • Уктп вступительные экзамены
  • Уксусная кислота способ получения егэ
  • Уксусная кислота область применения егэ
  • Уксивт пд вступительные экзамены