Укытучы турында сочинение хонэре

Укытучы һөнәре

9сыйныф укучысы Таҗиев Илнур

Һөнәрләрнең бар җайлысы,һөнәрләрнең бар яхшысы,һөнәрләрнең бар авыры…Ә укытучы хезмәте — изге һөнәрләрнең берсе.Шулай булмыйча мөмкин түгел,укытучы шәхес тәрбияләүче,үзенең беренче адымын ясаучы,укучыга юл күрсәтүче.Укытучы — ул юк кына “ташбаш малай”ны да игътибар белән кадерләп багучы, өметсез “сәләтсездән”дә,имансыз “юньсездән”дә җан җылысын җәлләмичә,һәрберсен шәхес итеп танучы.Әйе,хөрмәтле остаз белән бергә,аңа таянып ясалган беренче адымнар күпләргә тормышта үз юлларын салырга ярдәм итә.Үзе тәрбияләп, “зур тормышка” озаткан балаларның уңышларын,бөртекләп,барлап торган педагогның акыллы да,матур да фикерләре һәр укучының күңелендә урын ала.Ә укытучы күңелендә-горурлык хисе.Бакчачы гөлбакчада үскән гүзәл гөлләре белән мактангандай,чын укытучылар да чәчәкләре җимешләнгән укучылары белән соклана.Шулай булмый ни,бер бала тәрбияләп үстерү генә дә ни тора,ә дистәләгән-йөзләгән нарасыйны җәмгыятькә кеше итеп әзерләп бирү күпме көч,күпме сабырлык,никадәр нур сорый?! Шул фидакарьлек,күңел юмартлыгы элек-электән аерып торган бит инде аларны! Аларның изге күңеллелеге алиһәдәй бөек,әнидәй якын кеше дәрәҗәсенә күтәрә.Ә без,укучылар,үз чиратыбызда,үзебез ирешкәннәрне алар алдында горурланып күрсәтергә,алар белән уртаклашырга ашыгабыз.

Ю.Гагарин,М.Шәймиев кебек бөек шәхесләрне укыткан укытучыларның “Бу минем укучым!” дип горурланырга хакы бар,әлбәттә.Башка бер һөнәр иясенә мондый хокук бирелмәгән.Ә укытучы-җир йөзендәге һәрбер кешенең маягы,әйдәп баручысы.Әнә шуңа күрә бөек акыл ияләре дә,тиңдәшсез батырлык күрсәткән каһарманнар да,ачышлары белән дөньяга танылган галимнәр,атаклы сәнгать,әдәбият әһелләре дә,ирешкән уңышлары турында сүз чыккач ,иң беренче чиратта үзләрен хәреф танырга өйрәткән,зур тормыш юлына чыгарган укытучыларын, остазларын олы хөрмәт һәм ихтирам белән искә алалар.

Хәзер-яңарыш чоры,фән көннән-көн алга бара,укытучы кешегә зур бурыч йөкләнә.Укытучы,беренчедән,ул “олы йөрәкле” шәхес булса,икенчедән,ул-кемнеңдер әнисе,тормыш иптәше.

Мин аңлыйм,укытучыга да авыр,эшләре дә бетмәс-төкәнмәс.Һәр баланы үчтекиләп утырырга да вакыты юктыр.Әмма,шулай булса да,нинди генә заманча,җиһазландырылган сыйныф бүлмәсендә дәрес үтсә дә,йомшак телле,көләч йөзле,күркәм холыклы,белемле укытучы апабызны күрәсем килә.

Табигатьнең гаҗәеп матур вакыты-әбиләр чуагы.Төсләрнең байлыгыннан,чуарлыгыннан, җетелегеннән күзләр камаша.Әйләнә-тирәдәге матур җиһанның  бер мизгеле-ул Белем бәйрәме.1нче  сентябрь-һәрбер кеше күңелендә якты хисләр белән саклана.1нче сентябрь,1нче сыйныф,1нче мәктәп,1нче укытучы-онытылмас мизгелләр.Һичшиксез,бу минутлар унбер ел дәверендә кабатланып тора,ә беренчесе аның кабатланмый,ул күңелдә саклана.Шундый хисләр уяткан кешеләремнең берсе-татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Сәрвәровна турында язасым килә.Ул безгә туган телебез,әдәбиятыбызның  асылына  юл ярды. Энҗе Сәрвәровна безгә үзенең ничек итеп укытучы һөнәрен сайлавы турында кызык итеп сөйләгән иде. “Мин кечкенәдән укытучы булырга хыялландым.Курчакларны рәткә утыртып,аларга үземчә “белем” бирә идем.Миңа бу һөнәр бик җайлы күренә иде”,- дигән иде дәресләрнең берсендә. Энҗе Сәрвәровна-минем яраткан укытучыларымның берсе.Һәр яңа теманы кызыклы итеп безгә җиткерә, дәресләрдә яңа алымнар куллана.Ул безне аңларга тырыша,безнең белән уртак тел таба белә.Укытучы һөнәре беренче карашка җиңел булып тоелса да,бу хезмәт бик зур җаваплылык таләп итә.Укытучыга һәрвакыт заманча булырга,белемен үстерергә,тәҗрибәсе белән уртаклашырга да вакыт таба алырга кирәк — бу заман таләбе.Укытучым — Энҗе Сәрвәровна – барсына да үрнәк:ул дәресләрен дә оста итеп оештыра,иҗади эзләнә,үзенең һөнәри осталыгын да күтәрә,икенче югары белемен дә ала,хәтта журналларга үзенең мәкаләләрен дә язарга өлгерә.2010нчы Укытучы елы Энҗе Сәрвәровна өчен бик уңышлы башланды.Ул “Мәгариф” журналының Дипломы белән бүләкләнеп, “Иң яхшы мәкалә авторы” дигән исемгә лаек булды.Мин аны чын күңелдән котлыйм.Үзенең әйтүенчә,әти-әнисеннән күчкән тырышлык, максатка омтылучанлык сыйфатлары — Энҗе Сәрвәровнаның гомерлек юлдашлары.Шушы ук сыйфатларны ул бездә дә тәрбияли.Ул сүз белән түгел, ә тырыш хезмәтенең нәтиҗәләре, уңышлары үрнәк булып тора.Урын кешене бизәми,кеше урынны бизи, ди халык мәкале.Нинди генә бәяләр алса да,ул искиткеч гади, кече күңелле укытучы минем өчен.Аның белән һәрвакыт борчыган соравыңа җавап табып,уй-хисләрең,кичерешләрең белән уртаклашып,күңелеңә кирәкле җавапны таба аласың.

Минемчә,ил башында торучы кешеләр,укытучы хезмәтенең абруен,миссиясен тирән аңлыйлар.2010нчы ел – Укытучы елы дип Президентыбыз Указы белән кабул ителгән икән,бу инде укытучы һөнәренең – иң кирәкле,иң гуманлы икәнлеген тагын бер кат раслый.Шуңа күрә,һәр ел укытучы елы булырга тиеш,чөнки укытучы җәмгыятьнең киләчәген әзерли.Укытучы илебезнең киләчәген кайгырта,ил һәм милләт гаме белән яши,шәхси тормышын мәктәп тормышыннан аерылгысыз итеп күрә.Укытучы хезмәте-сайлагын һөнәр генә түгел,бу-укытучы шәхесенең сайлаган язмышы да.

Григорьева Арина 8в класс

МБОУ “Васильевская средняя
общеобразовательная школа №2

ЗМР РТ»

Учитель:
Хисамеева Зульфия Анваровна
«… Ул минем укытучым»

Җир йөзендә
иң-иң матур теләкләрне,

                                                              
Сорасалар, багышларга кемгә, диеп.

Әсир иткән
үзенә бик күп йөрәкләрне

                                                              
Укытучыма, дияр идем, башым иеп.”

         Җир 
йөзендә  бик  күп  һөнәрләр  бар.  Шулар  арасында  укытучы  һөнәре    бик 
авыр, бик  җаваплы, ләкин  иң  дәрәҗәле  һөнәрләрнең  берсе  булып  тора. Җир
йөзендә яшәгән һәр кешенең язмышы укытучыга бәйле.
  

Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да,
кызыклы да. Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга
карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек  таләп итә.
 Кешелекнең
киләчәге — укытучылар кулында. Алар балалар күңеленә нинди орлык сала алса,
хезмәтләренең дә җимешләре шундый булачак. Кешелекнең киләчәге —
укытучылар кулында.

 Безнең мәктәбебездә иң яхшы укытучылар эшлиләр. Алар
арасында татар теле укытучысы – Хисамеева Зөлфия Әнвәровна. Ул һәр вакыт
игелекле, гадел,игътибарлы, ягымлы, түземле кеше. Татар теле дәресләрен бик
кызыклы үткәрә. Дәрес саен – яңа ачышлар! Татар теленең  матурлыгы, байлыгы
белән таныштыра. Дәресләрдә без күп кирәкле мәгълүмат алабыз, татарча матур
итеп сөйләшергә өйрәнәбез.

Минемчә, иң мөһиме: Зөлфия Әнвәровна безнең белән
тигез аралаша. Шуның өчен без үзебезне өлкән, җаваплы хис итәбез. Бер беребезгә
игътибарлы, ярдәмчел булырга тырышабыз. Татар теле дәресләре һәрвакыт кызык һәм
күңелле үтә.  Минемчә, мондый дәресләр һәм мондый укытучылар гына булганга күрә
укучылар рәхәтләнеп укыячаклар, белем алачаклар!

Мин рус милләтеннән булсам да, татар теле дәресләренә
рәхәтләнеп йөрим һәм татар телен кызыксынып йөрәнәм. Укытучыма нык сәламәтлек,
эшендә уңышлар телим һәм яхшы, акыллы укучыларны күбрәк телим!
Гаиләләрегезгә
татулык, тынычлык һәм муллык юлдаш булсын!

Сез- иң мәртәбәле Кеше,

Сез- иң чын Укытучы.

Шәкертем кеше булсын дип

Утлы күмер йотучы.

(Э.Шәрифуллина)

                                                                      
 Балачагым минем һаман истә,

                                                                  Әйтерсең
дә барсы булган кичә.

                                                                  Укытучым
мине каршы ала:

                                                                  “Әйдә,
укырга,-дип –сабый бала!”

   
Аяк астында шыгыр-шыгыр кар шыгырдаганы ишетелә. Мин кулларыма китап
–дәфтәрләр тутырылган сумкамны тотып эшкә ашыгам. Үзем соңга калмыйм дип уйлыйм,
ә үзем cәгать укларын артка күчереп, кечкенә чагымны искә төшерәм. Әйтерсең лә,
эшкә түгел, укырга китеп барам.

Мин кечкенә чактан ук укырга
яраттым. Авылда мәктәп күршедә генә булгангамы, минем гел мәктәпкә китап укырга
керәсем килә иде.Алты яшьлек чакларымны бүгенгедәй яхшы хәтерлим.Әнием эштән
кайту белән, мин әниемнән мәктәпкә алып керүен сорый идем. Әнием укучыларның
дәресләре тәмамлангач кына мине мәктәпкә алып керә иде.Ә анда шундый матур,
мөлаем йөзле  укытучы апа безне каршы
алып, миңа математика һәм әлифба китаплары биреп чыгара иде.Мин шул китапларны
һәрбер битен берәмтекләп карап чыга идем.Нәрсәдер аңлаган булып, әниемне дә
шатландыра идем.Өйдә бер үзем генә калганда: аюларымны,курчакларымны утыртып
куеп, алар белән укытучы булып та уйнап ала идем.

  Мәктәп елларында миңа иң яхшы укытучылар белем бирде. Татар
теле һәм әдәбияты укытучым Айдарова Лира Идрис кызының дәресләрен аеруча көтеп
ала идем. Аның дәресләрдә өйрәнгән барлык 
шигырләрне яттан сөйләвенә исем китә иде. Никадәр сәнгатьлелек,  тәннең һәрбер күзәнәгенә үтеп керердәй көчле
аһәң… Укытучымның әлеге сыйфатлары мине тагын да ныграк мөгаллим булырга
дәште. Мин һәрвакыт : “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булсам, иң зур бәхет
шул булыр !”-дип уйлый торган идем.Әлбәттә, бәхет-күпкырлы төшенчә. Бар
көчеңне, булдыклылыгыңны яраткан һөнәреңә багышлау, уңышларыңа куану, методик
табышлар белән эшчәнлекне яңарту, балаларның рухи дөньясын баету бәхет түгелме?                                                           

         Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк.
Һәр кеше үзенә якынын сайлый ала. Һөнәрләрнең иң асылы- укытучы. Минем язмам һәр
һөнәрнең дә башлангыч нигезе булган-укытучы турында . Укытучы дигән бөек исемне
һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч,
сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк.
Гомер-гомергә укытучы маякчы, җитәкләүче, кеше гомеренең бизәкчесе булып
санала. Ул бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул сабый
күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да,
үрнәк тә булып кала.

  Укытучы-
катлаулы да, мактаулы да, шул ук вакытта кирәкле дә һөнәр иясе. Укытучы!  Мин
унберенче классны тәмамлагач, укытучы һөнәрен үзләштерергә булдым һәм теләгем тормышка ашты. М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлап диплом алдым.

Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысынан
педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә
атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең
дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң
файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем
сыйфатын бәяләү өчен
компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр
дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен
ярдәм итә. Татар теле һәм әдәбияты буенча программада каралган материалны
нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм.

Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү
һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга
өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының
сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Шуңа күрә
семинар-дәрес, презентация-дәресләр үткәререгә тырышам.
Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым урын бирәм. Шул
максаттан экскурсияләр, рольле уеннар кебек иҗат дәресләре нәтиҗәле була. Өй
эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль
бирергә тырышам.

 Яңалыклар
заманы укытучысына  таләпләр катгый: бала
мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес
оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын. Яңага күчү бик авыр,
күнекмәгән эшне башкару, бигрәк тә үзеңне үзгәртеп кору авырлык белән
бара.  “Кем фәнне өйрәнеп,  аны эшкә җикмәгән икән, шул җирне сөреп орлык
чәчмәгәнгә тиң,”- ди Саяди.

 Әлбәттә,
замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып
башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа
төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү
тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала. Хәзерге кеше дөнья белән үзенең белеме аркасында
гына идарә итә ала.Адәм баласы күп кенә нәрсәләрдән башка яши ала, ә менә
аралашмыйча яши  алмый.  Укучылар көн буе бер-берсенең аркасына карап
утырып, ничек сөйләшә белсен, ничек бүлдермичә тыңларга, кимсетмичә тәнкыйтьләргә
өйрәнсен?!

Балага
үзен шәхес итеп тойдыру,
  ул эшләрдәй
эшләрне, беркем дә башка аннан яхшырак эшли алмаячагына төшендерү — минем төп
педагогик фикерем.

 Әлеге
технологиягә нигезләнеп эшләү укучыларны иҗади фикер йөртергә , мөстәкыйль
уйларга өйрәтә.  Бу өлкәдә минем
укучыларым арасында уңышларга ирешүчеләр дә шактый.

Укытучы!  Кем генә бу исемне зур
хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре,
шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән
бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән
янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да , иген үстерүче дә аның
олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының
фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына . Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны
үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт,
намуслылык… Андагы сабырлык- аналар сабырлыгына тиң.

Уйлап карасаң , укытучы булу җиңел
түгел! Минем уйлавымча, чын мөгәллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң
мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгаен. Үз һөнәреңне
яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән?!

Татарча сочинение “Укытучым”

Сочинение на татарском языке на тему “Укытучым”Һөнәрләр бик күп, аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Ләкин бу һөнәрләргә өйрәтүчеләр кемнәр соң? Әйе, училище, техникум, институт, университет дигән уку йортлары бар. Ә аларга кадәр укый торган белем йорты − мәктәп. Балалар җиде яшь тулгач, мәктәпкә киләләр. Менә шушыннан башлана инде һөнәр ияләренең тамыры. Ә шушы яшь, ныгымаган тамырларга су сибүче кешеләр − укытучылар. Алар бу тамырларны ныгыта һәм зур агач булып үсәргә булыша. Минем әйтәсе килгән сүзем дә шушы кешеләрнең берсе турында.
Ул − минем укытучым. Аның мине беренче тапкыр каршы алуы бүгенгедәй хәтеремдә. Әйткән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора: “Исәнме, матурым, без сине яратабыз”.
Ул − бик әйбәт укытучы. Гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Безне ярата һәм безнең әйбәт булуыбызны тели. Безнең уңышларга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша.
Дәресләрне дә бик күңелле итеп үткәрә ул. Аңламаган темаларны кат-кат аңлатырга да вакытын кызганмый. Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга да җавап таба. Һәрберебезнең хәленә керә белә.
Без мәктәп тормышындагы һәрбер эшкә катнашабыз һәм югары урыннар яулыйбыз. Моңа да безне укытучыбыз әзерли. Нинди генә кызыклы уеннар уйлап чыгармый ул. Укытучы гына түгел, ә артист та, язучы да!
Укытучы менә шундый оста һөнәр иясе икән ул! Мин укытучымны бик яратам!Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Укытучым” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

метки: Яраткан, Татарск, Тоемлый, Зебез, Ребезна, Вакыт, Матура, Туган

Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне

Сорасалар, багышларга кемгә, диеп,

Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән

Укытучыга, дияр идем, башым иеп.

Лена Шагыйрьҗан

Укытучы! Бу сүзне ишеткәч, һәрберебезнең күңелендә хатирәләр яңара, үзе өчен якын, мөлаем укытучысын күз алдына китерә.

Мөгаллим һөнәре элек-электән иң мактаулы һөнәрләрдән саналган. Чөнки без, үсеп килүче яшь буынның, киләчәге укытучы кулында. Аның хезмәтенең нәтиҗәсе – белемле, аек фикерле, тормышта үз урынын тапкан укучылары.

Укытучы – ул үз һөнәренең остасы, бала күңелен аңлаучы, авыр вакытта ярдәм итүче, юатучы, акыллы киңәшләрен бирүче. Минемчә, балалар язмышына битараф кеше чын укытучы була алмыйдыр ул.

Шушы күркәм сыйфатларны үзендә туплаган, утыз тугыз ел гомерен татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган, яраткан укытучыбыз Вәлиуллина Фәния Нургали кызы турында язасым килде.

Үзенең ягымлы йөзе, тыныч тавышы, дустанә мөнәсәбәте белән күңелләребезгә ачкыч таба алды, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятты. Укытучы апабыз (без аңа яратып шулай дәшәбез) дәресләрен мавыктыргыч, кызыклы итеп оештыра белә. Авыр темаларны да җиңел һәм аңлаешлы итеп ачып бирә.

Әдәбият дәресләрендә шагыйрьләр һәм язучыларыбыз белән таныштырганда, өстәмә әдәбият, гәҗит – журналлардан алынган материаллар, презентацияләр кулланып, аларның тормышын тагын да тулырак күзалларга ярдәм итә. Әдәби әсәрне аңлый, автор фикерен тоемлый белергә, әсәрдәге чорны үзебез яшәгән вакыт белән чагыштырырга, охшаш һәм аермалы якларын күрергә, нәтиҗә ясый белергә өйрәтә.

Матур әдәбият аша бездә кешелеклелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләүгә омтыла. Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин кебек бөек галимнәребезнең тәрбия турындагы нәсыйхәтләрен өйрәтә. “Тәрбияле бала гына бәхетле була, тәрбияле булыгыз!” – дип еш кабатлый апабыз.

Туган җиребезнең матурлыгын күрә белергә, аны яратырга һәм сакларга кирәклеген төшендерә. Туган телебездә сөйләшү, аны саклау да безнең бурычыбыз икәнне аңлата.

Халкыбызның тарихы, гореф – гадәтләре, милли бәйрәмнәре турында да апабыз оештырган кичә – бәйрәмнәрдә өйрәндек. Төрле викторина, шигырь

бәйрәмнәре, китап укучылар конференциясе, пьесалар сәхнәләштерү, олимпиада һәм бәйгеләрдә актив катнашырга кызыксындыручы безнең апабыз булды.

3 стр., 1204 слов

Рассуждение по татарскому языку : «Мин- укытучы»

… мин остазларымның ышанычын акларга тырышып…. мәктәбендә укытучы булып эшлим. 20 елдан артык эшләү дәверендә миңа педагогика өлкәсендә күпне белерг … ди .Әни тыңлап торды да : “И балам, укытучы бервакытта да ялган билге куймый, әзерләнүең … шул ул. Кояш җылысыннан башка җир йөзендә тереклек булмас иде. Әгәр укытучыда … ә чыгу юлын табабыз. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, туган телгә мәхәббәт …

Фәния Нургали кызы безнең яраткан укытучыбыз гына түгел, хезмәттәшләре арасында мөхтәрәм остаз, киңәшче, гаиләсендә кадерле әни һәм яраткан дәү әни дә әле.

Хөрмәтле укытучыма ныклы сәламәтлек, сабырлык, иҗади уңышлар телим. Сезгә, күңелләребезгә изгелекләр салганыгыз өчен зур рәхмәт!

Минеева Алина, 8 а сыйныфы укучысы

Минем яраткан укытучым.

Укытучы! Мөгаллим!

Бу сүзләрне ишетүгә, минем күз алдыма бер кулына китап, икенче кулына акбур тоткан ягымлы, мөлаем апа, абый килеп баса. Менә ул үзенә төбәлгән самими күзләр алдында һич тә каушамыйча дәрес бирә. Аңа таба күпме сораулы күзләр төбәлгән! Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап көтәләр.

Миңа белем серләрен төшендерүче укытучыларымның һәммәсен “Иң гүзәл кешеләр”, дип атыйм.

Иң гүзәл кеше –укытучы. Барысына түзүче, ягымлы тавышлары белән безне иркәләүче, тыйнак , таләпчән, һәммәбез белән уртак тел таба алучы, күңелебезне күтәрүче, кәефсез чакларыбызны сизеп алып ярдәм итәргә тырышучы мөгаллимнәр эшли безнең мәктәптә. Шуларның берсе Илүзә Дәлиф кызы.

Ул безнең сыйныфта татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Үзенең көләч йөзе, ягымлы күз карашы һәм тыныч тавышы белән барыбызны да үзенә каратты, күңелләребезгә ачкыч тапты. Менә шулай зур сабырлык белән безне белем диңгезенә алып кереп китте.

Илүзә Дәлиф кызы дәресләрне мавыктыргыч, кызык итеп алып бара белә. Авыр темаларны да җиңел һәм аңлаешлы итеп ачып бирә. Ул безнең арабызда берәр нинди аңлашылмаучанлык килеп чыгуын, авырып китүебезне яки кәефсез чагыбызны бик тиз сизеп ала. Һәрвакыт игътибар белән тыңлый, юата, ярдәм итә.

Ул безнең тырышканны күреп, мактый, кирәкле урында ачулана да белә. Кызганычка каршы без кайчакларда үзебезнең билгеләребез белән аның күңелен дә төшерәбез, әмма аларны шундук төзәтергә дә тырышабыз. Ә инде “4”ле, “5”леләр алган көнебез безнең өчен зур шатлык. Иң кызыгы шунда — “Тырышып укысагыз, “5”леләр алсагыз, ул сезнең миңа бүләгегез”, -ди. Әлбәттә, һәр укытучыга укучылары үз фәненнән яхшы билгеләр алганда бик тә күңелле. Мин дә яраткан укытучымны үземнең яхшы укуым белән сөендерергә тырышам.

Ул шундый матур итеп безгә шигырьләр,хикәяләр укыган да, үзеңне шул шигырьләрдәге бакчаларда кебек итеп хис итәсең. Язучыларның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгәндә төрле презентацияләр кулланып безнең игътибарны үзенә җәлеп итә. Ничек кенә барысына да өлгерәдер?

Менә шушы сыйфатлары өчен мин укытучымны бик яратам һәм аңа ныклы сәламәтлек, авыр эшендә зур уңышлар телим.

Павлова Валерия

Укытучым – илаһи зат! (нәсер)

Зәңгәр томаннар артыннан сизелер –сизелмәс кенә кояш нурлары ал нур булып сузыла. Шушы нәзек нурлар томаннарны, әйтерсең лә эретеп юкка чыгара. Җиһан яктырып, кояш нурларына күмелә. Җылылык, иркенлек, әйтеп-аңлатып бетермәслек рәхәтлек күңелне иркәли.

Кояш нурына тиң сез, Укытучым! Бала күңелендәге шик-шөһбәләрне таратып ак юл сызасыз.

Әнием укытучы булгач, бу һөнәр ияләренең, өйгә кайткач та, күпме көч түгеп тырышуларын, укучыларының уңышларына –шатлануын, арттарак калучылары өчен борчылуларын аңлап үстем мин. Һәр укучыга аерым биремле карточкалар эшләве, дәфтәрләр тикшереп утыруы белән дә кечкенәдән үк яхшы таныш мин.

Укытучыларымны әнием кебек яратам, хөрмәт итәм. Үземнең беренче укытучым, Сәрия Җәвит кызының, һәр сүзен, һәр хәрәкәтен әнием белән чагыштыра идем. Чыннан да, изге һөнәр ияләре үз эшләрен чын күңелдән яраталар икән.

Еллар узган саен, аларның маңгайларындагы тирән буразналар арта, күз төпләрендә җыерчыклар арта. Олыгайса да безнең күңелләрдә яшь булып калучылар алар…

Шулай беркөнне безнең сыйныфны әни укытты. Шул көндәге каушавымны әле хәзер дә онытмыйм. Әни дияргә дә, апа дияргә белмичә, кул күтәреп утырам. Дәрестә актив катнашырга тырыштым. Кайткач: “Яхшылап җавап бирмәдең”,-дип әйтмәсә ярар иде дип, борчылганым хәтердә. Әлеге дәрестә тиешенчә җавап бирмәсәм, әниемә дә кыен буласын аңлый идем мин… Юк, юк, алай гына түгел, әле хәзер дә аның йөзенә кызыллык китермәскә тырышам. Без тәрбиясез булсак, аңа да бик авыр булачак бит.Укытучы укыта, тәрбияли. Ә өйдә үз баласы белән утырырга, бераз иркәләп алырга вакыты бармы аның? Бөтен тырышлыгын үз укучыларына биргән укытучы-ананың баласы булганнар гына аңлый икән аны.

Укытучы -илаһи зат. Ул канатланып дәрес бирә. Аның һәр сүзен йотлыгып тыңлыйсы да тыңлыйсы килә.

Гарифуллин Ильмир

метки: Яраткан, Курчагым, Телла, Ташып, Балаларын, Торган, Китта, Булырг

Мин үземнең яраткан укытучым – Роза Юныс кызы Исмәгыйлева истәлегенә аның турында язарга булдым. Бу язмам аның рухына дога булып барсын.

Кем соң ул укытучы? Укытучы хакындагы сүзләрнең гомер-гомергә кеше теленнән төшкәне юк. Авылда да, шәһәрдә дә алар күз өстендәге каш кебек: гел игътибар үзәгендә торалар. Ләкин бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбыз башында укытучы торганын һәркем таный. Нәкъ менә алар безне мәгърифәт дөньясына алып керә, хәреф танырга, укый-яза белергә өйрәтә. Ана баласын белемле, бәхетле итеп күрергә теләгән кебек, укытучыларыбыз да безне акыллы, әдәпле булырга өнди. Алар да укучыларның уңышлары өчен борчылып яшиләр.

Бүгенге көн укытучысы белем чыганагы гына булып калмыйча, галим дә, күпләр өчен идеал, үрнәк тә булырга тиеш. Минем өчен шундый мөгаллим булып, беренчедән алып, җиденче сыйныфка кадәр укыткан укытучым – Роза Юныс кызы Исмәгыйлева торды.

Укытучым 1944 елда Лениногорск районының Шишминка авылында гади колхозчы гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Укытучылык эшен Роза апа башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлый. 1968 елда Ульяновск шәһәренең дәүләт педагогия институтында чит телләр факультетын тәмамлап, 1971 елда безнең мәктәптә немец теле укытучысы булып эшли башлый. Коллективта да, балалар һәм аларның әти-әниләре арасында да бик тиз зур абруй казана. Ә 1988 елда ул өлкән укытучы исеменә лаек була.

Республикабызда татар теле дәүләт теле дип игълан ителеп, рус мәктәпләрендә татар телен кертү эше башлангач, Роза Юныс кызына милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары вазифасын тәкъдим итәләр. Шундый җаваплы эшне укытучым бер дә икеләнмичә үз өстенә алып, зур җаваплылык тоеп, җитдилек белән башкара. Бар көчен, вакытын эшенә, мәктәп тормышына юнәлтә.

Минем өчен татар теле – үз һәм газиз. Татарлык бөтен каныма, беренче чиратта, анам сөте белән сеңсә, аннары телгә мәхәббәт уятуда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Юныс кызының да өлеше зур булды. Аның дәресләре бер-берсенә охшамаган, тормыш белән тыгыз бәйләнештә булды. Укытучыбыз сөйләгәнне без авызларыбызны ачып, тын да алмыйча тыңлый идек. Төркемдәге ундүрт баланы бер йодрыкка төйнәп, бер гаилә итеп яшәтте ул, һәрберебезнең кечкенә генә талантын да күреп үстерә белде. Без үзебезне “бөек” рәссамнар, алып баручылар, җырчылар дип хис итеп үстек. Ул безне туган телебездә укырга, сөйләргә өйрәтте. Мактап, кайчагында шелтәләп, кирәк чакта шаян, назлы һәм шул ук вакытта таләпчән, кырыс та була белде. Без тәртипсезләнсәк тә, Роза апабыз сабырлыгын җуймады. Киресенчә, яныбызга килеп, башыбыздан сыйпап, аркабыздан сөеп, безне тынычландырырга тырыша иде. Үзе җитди, ләкин юмор хисен югалтмаган, знергиясе ташып торган кеше буларак, безне дә шундый булырга өндәде. Үз ана телен яхшы белән кебек, рус, немец, француз телләрен дә “су кебек эчте”.

9 стр., 4489 слов

Проектная работа по татарской литературе «Татар халкының …

… башка милләтләр 4,2% алып тора. Татар халкы — республикабызның төп халкы. Ул төрле кабиләләр кушылуыннан … м бәйрәмне үткәрү көне турында базар көнне игълан иткәннәр. Шуның … ннәре дә бар. Мәсәлән, безнең татар халкында елның төрле вакытлары белән б … генә уеннар уйнамаганнар. Сабантуйның төп ярышы булып көрәш тора. Көрәшне кечкенә … әнүе, Сабантуй ярышлары оста итеп күрсәтелә. Бигрәк тә язучы көрәшне яратып …

Роза Юныс кызы безнең өчен генә түгел, хәтта башка укытучылар өчен дә үрнәк, өлкән дус, остаз була белде. Һәрвакыт пөхтә, заманча, зәвык белән киенгән, озын толымнарын төйнәп җыеп куйган бу ханымның яшен беркем дә белми иде кебек. Ул мәктәпнең һәр укучысын, укытучысын, аларның гаилә хәлләрен белеп, аңлап, киңәшләрен белеп торды.

“Кирәк түгел ул татар теле”, – диючеләр дә булгалады. Аларга укытучыбыз тарихи шәхесләребезнең буыннан-буынга күчеп килгән канатлы сүзләрен мисалга китереп, татар теленең бөеклеген дәлилли иде: “Без – татарлар, телебез татар теле, мөстәкыйль камил тел ул. Үз теленнән бизгән кеше белән бер дә горурланмыйм”, – дип әйтә торган иде Роза апабыз. Шул сүзләрне раслап, безне татарча сөйләшергә өйрәтте, телебезнең матурлыгына төшендерде, мәктәп һәм шәһәр күләмендә уздырылган барлык чараларга әзерләде.

Кызганыч, шундый ару-талу белмәс, энергиясе ташып торган, гел изгелекләр генә кылган кеше яман авыру белән арабыздан вакытсыз алып китте.

Тик, кеше китә, эзе кала, диләр. Роза Юнысовна да безнең тормышта тирән эз калдырып китте. Ул барлык тормышын безгә – мәктәп балаларына, мәктәпкә багышланды. Мәктәпкә иң беренче булып килүче дә, иң соңыннан китүче дә ул иде. Башка укытучылар да аны җылылык белән искә алалар: “Мәктәптә ул үзара дус коллектив туплап, безне эшләргә өйрәтеп китте”, – диләр алар.

Авыр чакта терәк булганы, безне үз балаларыдай яратканы өчен, безгә – мәктәп балаларына икенче әни була белгәне өчен без аны мәңге онытмабыз.

  • .. Укытучы булган көннәрендә

Укытучы идең! Гомерең буе

Фәнең белән бергә

Балаларны сөйдең…

Бөгелмә муниципаль районы

муниципаль белем бирү учреждениесе

16нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең

8нче сыйныф укучысы

Гиззатова Айгөл Рамис кызы

(рус төркеме)

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Укытучы булу авыр хезмэт сочинение 6 класс
  • Уктп вступительные экзамены
  • Уксусная кислота способ получения егэ
  • Уксусная кислота область применения егэ
  • Уксивт пд вступительные экзамены