Татар Кандызы урта мәктәбе
Эссе
Урман кешегә нигә кирәк?
Эшне башкаручы:
Татар Кандызы урта мәктәбенең
5 нче сыйныф укучысы
Хәлиуллина Миләүшә,11 яшь
2011 ел.
Урман
Шаулый анда Һәрбер агач,
Көчле җилләр искәндә,
Үләнендә пешә җиләк
Кояш нуры төшкәндә.
Ямьле язлар килү белән
Чут-чут сайрыйлар кошлар,
Тиен,керпе,куян,бүре
Йөриләр бер сукмактан
Монда һәрчак саф һава,
Чәчәкләр керфек кага,
Булса чишмә-суы чиста,
Тын гына челтерәп ага.
Мин Татар Кандызы авылында яшим. Безнең табигатебез искиткеч матур. Челтерәп аккан саф сулы чишмәләре, авылның уртасыннан аккан Кандыз елгасы,биек-биек таулары ,тирән чокырлары булган ,яшеллеккә күмелгән авылым минем күңелемә бик якын. Авылым таллар арасындагы чокырсу урынга урнашкан. Моннан бер-ике гасырлар элек тау итәкләреннән үк урман башланган. Чәчүлек җиренә әйләндереп,урманнарның шактый өлеше киселгән. Хәзер инде иң якын урман да өч километр ераклыкта.
Урманыбыз катнаш урман. Анда яфраклы агачлар да, ылыслы агачлар да үсә,киек җәнлекләр, кошлар рәхәтләнеп яшиләр. Мин үзем дә урманны бик яратам. Җәй көннәрендә анда җиләк җыярга барабыз, ял итәбез. Урман Һавасы сәламәтлекне ныгыта, нервларны тынычландыра, микробларны үтерә. Шуңа күрәдер инде ял итү урыннарын урманга якын итеп төзиләр дә бит.
Урман турында рәссамнар картиналар ясыйлар, шагыйрьләр аңа багышлап шигырьләр язалар , биологлар үсемлекләре, геологлар файдалы казылмалар белән кызыксыналар.
Урман кеше тормышында кирәкле , мөһим урын алып тора. Ул кешеләргә күп файда китерә: ризык бирә, сәламәтлекне ныгытуда ярдәм итә, һаваны сафландыра, җир өстен ашалудан саклый, төзү материалы өчен дә кулланыла. Урман- кошларның, җәнлекләрнең яшәү урыны да булып тора. Анда алар оя коралар, азык табалар.
Урман ул безнең дустыбыз, саклаучыбыз, дәвалаучыбыз, уендыручыбыз, кыскасы, безнең тормышыбыз. Ул тавышларны йота, кислород бүлеп чыгара.
Ел саен агачлар күп киселә, ягыннар да чыгып тора. Ә киләчәк кешеләре өчен урман бетәргә мөмкин. Әби-бабайларыбыз мондый фикерне гел әйтеп торалар: “ Кеше үз гомерендә бер генә төп агач үстерсә дә , аның гомере бушка узмаган диләр”. Димәк, урманны сакларга, үстерергә, җәнлекләренә-кошларына ярдәм итәргә һәм яңа мәйданнарга агачлар утыртырга кирәк.
Җир елый,ишетәсезме?
Мин ишетәм.
Челтерәп аккан чишмәләрем
Нигә кипкән?
Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Сандугачлы талкайларны
Кемнәр кискән?
Табигатьне кемнәр шулай
Әрәм иткән?
Кешеләрдә миһербанлык
Кая киткән?
Җир елый ишетәсезме?
Мин ишетәм.
Бу гүзәллек, бу Җир шары
Яшәр микән?
Табигатьне саклау өчен нишләргә кирәк?!
Мин болай дип күз алдына китерәм. Имеш Һава ул безнең үпкәләр, су-кан, җир-йөрәк, үсемлекләр-баш, хайваннар-куллар, кошлар-аяклар. Безнең йөрәк начар эшләсә-хәлебез бетә, кан начар йөри, баш авырта, куллар, аяклар начар хәрәкәтләнә. Шуның сыман, су пычранса, -андагы үсемлекләр, хайваннар, кошлар тормышы ничек үзгәрә? Урман бетсә-хайваннарның, кошларның яшәү урыны булмый….
Хайваннар, кошлар, балыклар , бөҗәкләр һәм без- кешеләр дә Җир планетасында яшибез. Шуңа күрә Җир- безнең туган йортыбыз. Ләкин бу йортыбызда барысы да тәртиптә түгел шул! Елга-күлләрдә суны пычратканнар, шунлыктан анда балыклар үлә, чәчәкләрне өзәбез -күбәләкләр юкка чыга. Моңа кем гаепле соң? Әйе, без, кешеләр! Шуңа күрә без моны истә тотарга тиеш. Туган йортыбызның табигатен саклау , аны пычратмау, аның өчен яхшылык эшләү — бу безнең бурычыбыз.
Көзге урманның матурлыгыннан күңелгә рәхәт… Урманны бизәп, аланнарда балан, миләш куаклары балкып утыра. Күчмә кошлар очып киткән, урман моңсуланып калган, тынлыкка чумган… Яңгырлардан соң үсеп чыккан төрле-төрле гөмбәләр, мине күрмәсәләр ярар иде, дигәндәй, яфрак астына качканнар. Яңа гына явып үткән яңгырдан соң тамчылар бөтен җиргә сафлык өстәп, саран гына яктырткан кояш нурында җемелдиләр… Агачлар да, төрледән-төрле күлмәкләрен кигәннәр дә, бәйрәмгә әзерләнгән шикелле, тезелешеп торалар. Арада иң матуры – ак, төз кәүсәле сап-сары яфраклы каен кызы. Аның янәшәсендә – карасу кызгылт яфраклы горур имән егете. Тулышып пешкән кып -кызыл тәлгәшле миләш, балан куаклары кунак кызларын хәтерләтәләр… Ямь-яшел наратларга, чыршыларга гына көз кагылмаган. Алар берни булмагандай, тагын да купшыланып, гамьсез генә утыралар… Рәхәт тә инде көзге урманда…
Татарча сочинение “Урман җәнлекләре|Урман жэнлеклэре”
Сочинение на татарском языке на тему “Урман җәнлекләре”/”Урман жэнлеклэре”Безнең як урманнарында керпеләр, куяннар, төлкеләр, тиеннәр яши.
Керпе − бик чәнечкеле җәнлек. Аның бөтен тәне энәләрдән тора. Ул гөмбәләр, алмалар ярата. Аларны, кышка хәзерләп, җир астына күмеп куя. Керпе, ерткыч җәнлекләрдән сакланыр өчен, түгәрәк шар формасын ала. Ул еланнардан да курыкмый. Еланнарның башларына ташлана. Керпе сукыр тычканнар белән дә туклана. Ул үзенең балаларын бик ярата.
Куяннар ике төрле була: йорт куяннары һәм кыр куяннары. Йорт куяннарын ит, тире һәм мамык өчен үстерәләр. Куян ите − бик файдалы диетик ризык, ә мамыгыннан шәлләр, бияләйләр бәйлиләр. Кыр куяннары кышын ак, ә җәен соры төскә керәләр. Бу аларга дошманнарыннан качарга ярдәм итә. Чөнки куяннар бик куркаклар. Алар йоклаганда да бер күзен ачып, берсен йомып йоклыйлар икән.
Хәйләкәр төлкене без әкиятләрдән, җырлардан, табышмаклардан ишетеп беләбез. Анда ул акыллы, чая, хәйләкәр. Ул бик кызыксынучан. Төлке бик яхшы ишетә. Ул кырларда, урманнарда яши. Кырда кыр тычканнары белән туклана. Ул шулай кешеләргә файда да китерә. Чөнки тычканнар кырдагы ашлыкны ашый. Төлке тагын бакаларны, вак кошларны ашый. Җәй көне үсемлекләр белән дә туклана. Урман-кырларда ризык җитмәсә, авылга килеп тавык, үрдәкләрне дә алып китәргә мөмкин.Төлке матур җанвар, купшы киенгән. Туны җылы, матур һәм калын.
Урман җәнлекләре елдан-ел азаеп бара. Аларны сакларга кирәк!Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Урман жэнлеклэре” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)
Көзге урманның матурлыгыннан күңелгә рәхәт… Урманны бизәп, аланнарда балан, миләш куаклары балкып утыра. Күчмә кошлар очып киткән, урман моңсуланып калган, тынлыкка чумган… Яңгырлардан соң үсеп чыккан төрле-төрле гөмбәләр, мине күрмәсәләр ярар иде, дигәндәй, яфрак астына качканнар. Яңа гына явып үткән яңгырдан соң тамчылар бөтен җиргә сафлык өстәп, саран гына яктырткан кояш нурында җемелдиләр… Агачлар да, төрледән-төрле күлмәкләрен кигәннәр дә, бәйрәмгә әзерләнгән шикелле, тезелешеп торалар. Арада иң матуры – ак, төз кәүсәле сап-сары яфраклы каен кызы. Аның янәшәсендә – карасу кызгылт яфраклы горур имән егете. Тулышып пешкән кып -кызыл тәлгәшле миләш, балан куаклары кунак кызларын хәтерләтәләр… Ямь-яшел наратларга, чыршыларга гына көз кагылмаган. Алар берни булмагандай, тагын да купшыланып, гамьсез генә утыралар… Рәхәт тә инде көзге урманда…
Туган ягыма алтын көз килде.
Әле кичә
генә җәйне көтеп алган идек. Матур, кызу, күңелле көннәре белән җәйнең үтеп
киткәнен сизми дә калдык. Ә бүген инде көз! Бакчадагы тулып бешкән җимешләре,
кырдагы мул уңышлы игеннәре белән кешеләрне сөендереп, җиргә алтын көз аяк
басты. Минемчә, көзне сары төсе өчен генә түгел, ә көзге байлык, муллык өчен
дә алтын көз дип атыйлар. Көз җиткәч, көннәр кыскара, төннәр озыная башлый. Укучылар
белем алырга дип мәктәпләргә юл тоталар.
Табигать
үзенчә матурая башлый. Тирә-яктагы яшеллек, күзгә күренеп, төсен сарыга
үзгәртә. Бакчаларга күз салсаң, кып-кызыл, алсу, сары алмаларны, кызарып пешкән
миләш, баланнарны күреп хәйран каласың. Иген кырларына карасаң, әйтерсең аларны
алтын төсенә буяп куйганнар, сап-сары булып, кояшта күзләрне камаштырып
утыралар. Нинди матурлык һәм байлык!
Көз
җиткәч, күк йөзе дә үзгәрә. Әле генә кояш балкыган булса, күп тә үтми болытлар
барлыкка килә, яңгыр ява башлый. Яңгырсыз көннәрдә көндезләрен бик салкын
булмаган һава торышы күзәтелә, ә кичләрен суыта. Иртән тышка чыксаң, җирдәге
үләннәргә матур итеп чык төшкән була. Ә әбиләр чуагы дип аталган көннәрдә
бигрәк тә җылы һава торышы саклана. Минем өчен бу көннәр ямьле җәй айлары белән
саубуллашу көннәре.
Көзге
урман үзенең чиста, саф һавасы белән үзенә тартып тора. Урманга килеп керсәң,
матурлык та, моңсулык та тоясың. Монда инде җәй көне кебек матур итеп кошлар сайрамый,
төрле төстәге күбәләкләр очып уйнамый. Үзләренең хуш исләре белән башны
әйләндергән аллы-гөлле урман чәчәкләре соңгы таҗларын коеп утыралар. Агачларга
күз салсаң, сары, яшел, кызыл, алтынсу төсләрне күрәсең. Каен агачлары үзләренә
бер төрле матур. Ап-ак каеннар сап-сары шәл ябынганнар. Ара-тирә матур, куе
яшел төсләре белән җәйне хәтерләтеп, озын нарат агачлары күренә. Урманда да
көзге уңыш бик күп була. Гөмбә, чикләвек, балан, алма, миләшләрне кышка җитәрлек
итеп җыярга була.
Көз көне җәйге
яллар тәмамланса да, мин көзне яратам. Чөнки көз җиткәч, без җәй буена
күрмәгән сыйныфташлар белән очрашабыз. Озак күрешми торгач, инде сагынырга
да өлгергән дуслар белән төрле хәлләр турында сөйләшәбез, серләшәбез.
Шулай ук мин
көз көне һавада кыр казларының, торналарның җылы якка очып киткәннәрен
күзәтергә яратам. Шундый матур, тигез итеп тезелеп очалар алар, әйтерсең, бер-берсенә
җеп белән бәйләп куйганнар.
Табигаттә
бар да бик тиз үзгәрүчән шул. Күп тә үтмәс, бераз вакыт үткәч, агачлардан
яфраклар коелып бетәр, иген басулары буш булып калыр, бертуктаусыз яңгырлар
ява башлар. Кояш сирәк кенә безгә якты нурлларын бүләк итәр. Беренче кар да
явып үтәр. Елга-күлләр ялтырап торган, матур боз белән капланыр. Җир үзенең
ап-ак, йомшак юрганын ябынып, татлы йокыга китәр.
минКазан шәһәреңдә яшим. Җәйге каникулда авылга кайтам.
Беркөнне дәү әтием мине урманга алып барды. Ни генә күрмәдек без анда! Кошлар сайравын тыңладык. Бурсык оясын күрдек. Эзләре дә бар иде. Аннары дәү әти каен җиләге үскән урын тапты. Җиләге бик тәмле, әмма быел вак икән. Яңгыр азрак булгандыр.
Ә мин зур гына агач төбе янында үскән берничә усак гөмбәсе таптым. Шул төп янына килеп җиткәч, аяк астымда нәрсәдер ялтырап китмәсенме. Елан! Аркам буйлап салкын тир бәреп чыкты. Дәү әти кайдадыр ерактарак, күренми дә. Ә елан миңа ташланса, чакса нишләргә?!
Яхшылабрак карасам, еланның баш өстендә ике саргылт-кызгылт тап бар. Ә елан үзе кап-кара. Ә, бу бит тузбаш елан. Тузбашның агулы булмавын биология дәресеннән белә идем. Минем куркуым акрынлап бетте. Теге гөмбәне кисеп алдым да, тынычланып, дәү әтием янына киттем. Менә бу вакыйгада миңа биология дәресләрендә алган белемем ярдәм итте. Ә тормышта мондый очраклар никадәр булачак. Шуңа күрә алган белемнәрне күңелдә яхшылап сеңдерә барырга кирәк икән.
Кайтканда, күл буена туктап, суда коендык.Урманда күргәннәремне мәктәптә малайларга да сөйләрмен әле.
Урман-безнең байлыгыбыз
МаксатБалаларны табигатьтәге матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү.Яшеллекне сакларга кирәклеген аңлату. Куакларны, агач ботакларын сындырырга ярамаганлыгына төшендерү.
БурычларТабигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.
табигать турында белемнәрен баету, аның матурлыгын күрә белү, ярдәмчел булырга күнектерү. Җирне “дәваларга” өйрәтү.
Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)
Скачать справку о публикации
Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)
Урманга-безнең байлыгыбыз
Уртанчылар төркемендә тирә-юнь белән таныштыру һәм нәфасәти-эстетик үсеш буенча эшчәнлек.
Максат:Балаларны табигатьтәге матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү.Яшеллекне сакларга кирәклеген аңлату. Куакларны, агач ботакларын сындырырга ярамаганлыгына төшендерү.
Тәрбия бурычы:Табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.
Үстерү бурычы: Фикер йөртә белү сәләтен,сөйләм телләрен үстерү,
Белем бирү бурычы: табигать турында белемнәрен баету, аның матурлыгын күрә белү, ярдәмчел булырга күнектерү. Җирне “дәваларга” өйрәтү.
Җиһазлар: экранда урман рәсеме, полиэтилен пакетлар,пыяла шешә,кәгазьләр.
Эшчәнлек барышы:
Балаларны түгәрәккә бастырып психологик яктан әзерләү.
-Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Мин сезгә кунакка килдем.
Әйдәгез әле сезнен белән танышыйк Мин Дилә апа булам –ә синен исемен ничек? (Һәр бала белән танышып чыгам)
Менә танышып та чыктык, ә хәзер әйдәгез әле,бер-берегезгә ягымлы, матур итеп елмаегыз.(балалар елмаялар)
-Хәзер , әйдәгез әле,кулларыгызны бер-берсенә ышкып карагыз, алар нишли?(кыза, җылына).(әйе)
-Ә хәзер тиз генә тотынышып бер-беребезгә куллар аша җылыбызны бирик.
-Балалар, кәефләрегез яхшырып киттеме? Димәк сез минем белән аралашырга әзер, шулаймы?
-Бик яхшы, балалар. Мин дә сезнен белән очрашуыма бик шат. Сез шундый акыллылар, үскәннәр, тәртиплеләр икән.
(Балалар урыннарына утыралар)
-Балалар, карагыз эле, сезнең янга килгәндә мин бер серле яфрак таптым. Анда нәрсәдер язылган. Сезнең дә беләсегез киләме?
“Коткарыгыз, безгә ярдәм кирәк! Без бик аяныч хәлдә! Болай барса без тиздән юкка чыгачакбыз!!!”. Балалар, бу яфрак каян килгән икән соң?
(Балаларның җаваплары)
-Әйе, балалар, димәк безгә урманнан хәбәр килгән. Ә кемнән дип уйлыйсыз? Кемнән икәнен белер өчен безгә урманга барырга кирәк.Барасыгыз киләме?
-Безгә урманга барырга серле яфрак ярдәм итмәс микән?
Менә шушы яфракка кагылып тылсымлы сүзләр әйтеп карыйк әле( балалар тылсымлы сүзләр әйтәләр). Афәрин балалар, булдырдыгыз! Ә хәзер күзләребезне йомып әйләнәбез. Талгын гына җил исә, серле яфраклар оча…
-Менә без урманга килеп тә җиттек. Әйдәгез бер уен уйнап алабыз.
(Яфраклар белән уен. Төрле төстәге киселгән яфракларны төсләре буенча җыю һәм төсләрен әйтү. 3 яфрак 3 төркемдә эшләнә. Кызыл, сары, яшел яфраклар)
Булдырдыгыз, балалар, бу биремне дә дөрес эшләдегез.
-Карагыз әле, балалар, нинди матур урман? Монда нинди саф һава(сулыйлар)Нинди генә тәмле җиләкләр пешми монда. Төрле гөмбәләр үсә, үзенең дару үләннәре белән дә күпме авыруларны дәвалый ул урман. Карагыз әле, нинди матур, хуш исле чәчәкләр каршы ала безне.(чәчәкләр арасында аунап яткан пыяла шешәгә игътибар итәм.Балалар, бу нәрсә?
-Пыяла шешә
-Ул монда каян килгән? Ничек уйлыйсыз, урманга шешә кирәкме?
-Юк, кирәк түгел.
-Ә ни өчен кирәк түгел?
-шешә ватылырга,ә пыяла ватыкларына җәнлекләр, кошлар тәпиләрен кисәргә мөмкин.
-Шулай. Ватылмаган очракта да күп зыян китерә.Аның эченә бөҗәкләр, башка кортлар керергә һәм тончыгып үләргә мөмкин.Бу шешәне кая куйыйк икән?
-Чүплеккә ташларга кирәк.
-Әйе шул, без аны үзебез белән алып кайтырбыз да, чүп савытына ташларбыз. Карагыз әле, никадәр кәгазь таралып ята җирдә. Алар урманга кирәк микән?
-Юк, кирәкми.
-дөрес, кирәкми. Әйдәгез кәгазьләрне җыеп пакетка тутырыйк. Аннары бакчага алып кайтырбыз, чүплек савытына салырбыз.(балаларның игътибарын полиэтилен пакетка юнәлтеп) Балалар, урман, яшеллек өчен иң куркыныч –полиэтилен пакетлар.алар җирне кояштан һәм яңгырдан каплыйлар,ул урында үлән дә, чәчәк тә үсә алмый. Күргән очракта да аларны җирдән алырга кирәк, калдырып китмәгез.Бу турыда абый-апаларыгызга да әйтегез.
Карагыз әле, балалар, чүп-чарны җыйгач , урманның бу почмагы ничек матурланды. Без аңа үз кулларыбыз белән ярдәм иттек.
Ә хәзер шушы матур аланда ял итеп алырбыз.
Физкультминутка . “Гөмбәләр биюе”. Җырлап-биеп үсәр чак. 3 нче кисәк.
-Булдырдыгыз балалар, рәхмәт. Бик матур уйнадыгыз. Ә хәзер тагын сәяхәтебезне дәвам итәбез.
(Агачлар арасыннан корыган агач кәүсәсе күренә.)
-Балалар, карагыз әле, урманда бер агач корыган, безгә ярдәм сорап очып килгән яфрак та шушы агачныкы булган инде , әйеме балалар. Балалар, ничек уйлыйсыз, бу агач ни өчен корыган икән?(Балаларның җаваплары)
-Әйе, балалар. Бу агачнын ботакларын сындырганнар, суын күпләп агызганнар.
Димәк, балалар, ботагы сынган агач яныннан тыныч кына үтеп китмәскә кирәк, әгәр сынган ботакны җайлап бәйләп куйсаң, ул яңадан терелеп китәр. Ә инде корыган агачлар урынына яз көне яшь үсентеләр утыртырга кирәк.
Урманда чәчәкләрне күпләп өзмәскә кирәк., тагын да яхшысы- бөтенләй өзмәү.Болар турында урманга әти-әниләрегез белән килгәндә дә онытмагыз.Үзегездән соң чүп-чар калдырмагыз, урман елап кала торган булмасын. Без табигатьне сакларга, аңа ярдәм итәргә тиеш.Шулай эшләсәк кенә ул безне шатланып каршы алыр, кабат кунакка чакырыр.
Балалар безгә бакчага кайтыр вакыт җитә, әйдәгез серле яфрак ярдәмендә бакчабызга кайтыйк.
-Балалар күзләрне йомабыз. Талгын гына җил исә, серле яфраклар оча.Без урманнан кайтабыз.Менә бакчага да кайтып җиттек.
-Ә хәзер әйдәгез җәйге урманның матурлыгын искә төшереп тору өчен үзебезнең бүлмәгә дә урман ясап куйыйк.
-Аның өчен балалар серле агачка яшел яфраклар ясарга кирәк. Яфракларны без пакетлар ярдәмендә ясарбыз. Мине карап торыгыз.Башта пакеттан ясалган штампны буяуга манам һәм агачка яфраклар ясыйм.
Әйдәгез сез дә агачка яфраклар ясагыз.(балалар алдан әзерләнгән агач кәүсәсенә яфрак ясыйлар)
-Менә серле агачка яшел төс керде, аның яфраклары уянды.Әйдәгез агачларны менә монда җыеп куябыз.
Молодцы, балалар, булдырдыгыз. Безнең урман бигрәк матур булды, шулай бит балалар.
-Сезгә бүгенге сәяхәтебез ошадымы?
-Без кемгә ярдәм иттек?
-Бүгенге сәяхәт турында кемнәргә сөйләрсез?
-Миңа да сез бигрәк ошадыгыз, балалар.Мин сезнен турында үземнең бакчадагы балаларга сөйләрмен. Менә алар сезгә күчтәнәчләр җибәргәннәр иде, хәзер мин сезгә шуларны таратам.
-Сау булыгыз, балалар!