Узем турында узем сочинение

Татарча сочинение “Үзем турында|Узем турында”

Сочинение на татарском языке на тему “Үзем турында”/”Узем турында”Минем исемем − Айгөл, фамилиям − Нуриева. Мин 1995 нче елның 16 нчы маенда Казан шәһәрендә тудым. Безнең гаиләбез зур һәм тату. Минем әбием, әтием, әнием һәм кечкенә энем бар. Әтиемнең исеме − Камил. Ул милиционер булып эшли. Әниемнең исеме − Роза. Әнием − укытучы. Әбиемнең исеме − Маһинур. Ул өйдә безгә тәмле ашлар пешереп тора. Мәчеткә дә йөри. Энем белән миңа кызыклы китаплар укырга, догалар өйрәтергә дә вакыт таба. Энемнең исеме − Айнур. Аңа биш яшь. Ул балалар бакчасына йөри. Каратэ белән шөгыльләнә, хәрефләр укырга өйрәнә, мәктәпкә барырга әзерләнә. Ә мин Казан шәһәренең 90 нчы гимназиясендә 4 нче сыйныфта укыйм. Безнең мәктәп К. Насыйри урамында урнашкан. Ул өч катлы.
Мин 1 нче сменада укыйм. Дәресләр сәгать сигездә башлана, икегә кадәр дәвам итә. Дәресләрдән соң китаплар укырга яратам, музыка мәктәбенә йөрим. Дусларым белән урамда уйнарга да вакыт табам. Гаиләбез белән театрларга, концертларга да йөрергә яратам.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Узем турында” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

       Мин, Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы, районыбызның иң гүзәл төбәкләренең берсе Әйшияз авылында дөньяга килгәнмен. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, киләчәгемне мөгаллимлек һөнәре белән бәйләргә теләп, Казан дәүләт педагогика институтына юл тоттым. Анда татар теле, әдәбият һәм Татарстан тарихы фәннәреннән, аларны укыту методикасыннан тирән белем туплап, кулыма диплом алдым һәм хезмәт юлымны тәүге тапкыр Түбән Көек урта мәктәбендә башлап җибәрдем.

       Тормыш йомгагымны сүтә – сүтә, уналтынчы елымны үзем сайлаган һөнәремне башкарам. Хезмәтемне бик яратам. Укучыларымның күңелен аңларга тырышам, кирәк чакта аларга ярдәм кулы сузам, укучыларым да миңа ярдәм итәләр. Методик темам: татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Бурычларым:

 — фәнгә карата кызыксыну уяту;

—  һәр балага индивидуаль якын килеп белем бирү;

 — укучыларның сәләтләрен искә алып эшләү;

 — укучыларда милләткә, телгә хөрмәт булдыру;

  -укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру;

 — дәресләрдә яңа информацион алымнар куллану;

 — укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү;

 — иҗади яктан бай, белемле шәхес тәрбияләү;

 — укучыларны ДЙА га әзерләү.

       Тормышымның бер минуты да, ягъни бер мизгеле дә шул мәктәп тормышыннан башка үтмидер. Кайда гына булсам да, нәрсә генә эшләсәм дә, күңелгә һаман да шул шау – шулы мәктәп тормышы, гөр килеп торган укучылар килә. Аларның һәркайсын барлыйм. Дәреснең теләсә кайсы вакытында мең төрле сорауларын яудыручы бишләрем, сабыр гына фикер йөртүче җиделәрем, күзләреннән наянлык сирпеп торган сигезләрем, моңсу елмаючы тугызларым. Алар күп, әмма һәрберсе якын, үз. Аларның уңышларына куанып, күңелсезлекләр туса чишү юлларын уйлап, вакытның үткәнен сизми дә калам. Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – күзләр, күзләр… Алар төрлечә карый: кызыксынып, куркып, битараф… Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга,  аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым һәм педагогик фәлсәфәм. Минем фикеремчә,  татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем бу сорауны үз-үземә һәр иртә саен бирәм. Җавапны да көн саен эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында – укучыларның күзләрендә…

       Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк “эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Замана таләбе буенча, фәнгә, телгә мәхәбәт уяту өчен, яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Шәхсән үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, уен — дәрес, практикум — дәресләрне отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес- дискуссия, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм.

     Укучыларым актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә.

      Замана хикмәтләреннән артта калмау теләге укытучының да, укучының да һәрвакыт хәрәкәттә, үсештә булуын таләп итә. Шуңа күрә үзем дә һәрдаим яңалыкка омтылам һәм укучыларны да шуңа өйрәтәм. Дәресләрне компьютер технологияләрен кулланмыйча үткәрүне күз алдына да  китереп булмый. Дәрескә берәр яңалык алып керү өчен интернет диңгезендә йөзү зарур.

     Укыту-тәрбия процессы укыту программаларын, дәреслекләрне укыту планына һәм санитария-гигиена таләпләренә туры китереп сайлауга бәйле. Дәресләрдә төп дәреслекләр белән беррәттән Г.Ә.Нәбиуллина (татар теле), А.Г. Яхин авторлыгында (әдәбияттан) өстәмә дәреслекләр дә кулланам. 

     Мин – укытучы, гади укытучы гына түгел, ә ана теле укытучысы. Аның матурлыгын, байлыгын укучыларыма бирергә тырышам. Укучылар теманы аңласын, үзләштерсен өчен проблемалы сораулар куям. Укучыларым алардан чыгу юлларын табалар, фән белән кызыксыналар. Укучыларның фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү максатыннан, төрле төрдәге язма эшләр эшләтәм.

        Талантлы укытучының ике канаты була: берсе – укучылары, икенчесе – хезмәте. Алар бер — берсенә нык бәйләнгән, чөнки укытучы хезмәте – укучыларның да тырышлыгы ул. Бу бәйләнешне түбәндәге таблицаларда һәм диаграммаларда күрергә була:

  1. Укучыларның сыйфатлы өлгерешләре:

  1. Контроль эш нәтиҗәләре:

  1. Олимпиадаларда катнашу.
  • 2010 — 2011 нче уку елында 10 нчы сыйныф укучысы Нигъмәтҗанова Гөлфия татар әдәбиятыннан район турында призёр булды.
  • 2010 – 2011 нче уку елында 6 нчы сыйныф укучысы Сәмигуллина Нурзилә татар теленнән район турында җиңүче булды.
  • 2012 – 2013 нче уку елында 6 нчы сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә татар теленнән район турында җиңүче булды.
  • 2012 – 2013 нче уку елында 6 нчы сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә татар әдәбиятыннан район турында җиңүче булды.
  • 2012 – 2013 нче уку елында 6 нчы сыйныф укучысы Аскарова Диләрә татар әдәбиятыннан район турында призёр булды.
  • 2012 – 2013 нче уку елында 6 нчы сыйныф укучысы Аскарова Диләрә татар теленнән район турында призёр булды.
  • 2012 – 2013 нче уку елында 7 нче сыйныф укучысы Шакирова Чулпан татар әдәбиятыннан район турында призёр булды.
  • 2012 – 2013 нче уку елында 7 нче сыйныф укучысы Шакирова Чулпан татар теленнән район турында җиңүче булды.
  • 2012 – 2013 нче уку елында 8 нче сыйныф укучысы Сәмигуллина Нурзилә татар теленнән район турында призёр булды.

Ел саен 25 ләп укучы “Зирәк тиен” конкурсында катнашып сертификатка ия булалар.

        Коллегаларым белән тәҗрибә уртаклашам. Мәктәптә тел фәннәре методберләшмәсендә, педсовет утырышларында “Проблемалы укыту – укучыларның дәрестә иҗади эшләү сәләтләрен үстерүнең бер чарасы” (2009-2010),”Туган тел дәресләрен информацион технологияләр кулланып оештыру” (2010-2011), районда татар теле укытучыларының август киңәшмәсендә “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү” (2009),  “Татар теле һәм әдәбият дәреслекләре” (2012) дигән темаларга чыгышлар  ясадым.

       2009 һәм 2010 елларда, Г. Ибраһимов исемендәге Республика фәнни – практик конференцияләрдә чыгыш ясап, сертификатлар алдым.

       2012 нче елда “Ел укытучысы — 2012” Республика конкурсының мәктәп турында икенче урынга чыктым.

       2013 нче елда  “Иң яхшы укытучы” гранты җиңүчесе булдым ( боерык № 3163/13).

       2011 – 2012 уку елында татар теле укытучыларының төбакара семинаренда 7 класста “Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәренә анализ” темасына дәрес үткәрдем һәм башка төбәк укытучылары белән дә тәҗрибә уртаклашу максатыннан, дәрес эшкәртмәмне Татарстан Республикасы укытучылары интернет – порталга (http://teacher-rt.ru/ ) һәм “Ачык дәрес” газетасына (№4, 2013 ел) урнаштырдым.

      Дәрес укыту белән берлектә иҗат итү, эзләнү эшләре белән дә шөгыльләнәм. 2009 нчы елда Галиәхмәтова Дилә  Ш. Мәрҗани исемендәге конференциядә  “Авылым тарихы”  темасына реферат һәм презентация әзерләп уңышлы чыгыш ясады, грамота белән бүләкләнде.

        2010 нчы елда 5 нче сыйныф укучысы Хафизова Әминә  “Мин, син, ул, барыбыз – бербөтен ил” мәктәп сочинениеләре Республика конкурсының район этабында катнашып, урта төркемдә беренче урынны алды.

       2011 нче елда Кадимова Надия “Тукай безнең йөрәкләрдә” исеме астында Республика күләмендә читтән торып үткәрелгән конкурсның “Тукайның тылсымлы сүзләре” номинациясендә 2 нче урынга лаек булды. 2011 нче елны Кадимова Надия “Киләчәккә билет”  Республика конкурсының “Минем булачак һөнәрем” номинациясендә район этабында җиңүче булып, грамота белән бүләкләнде.

        2013 нче елда Василова Эльвира V Республикакүләм экологик – туган якны өйрәнү фестиваленең “Туган як тарихы” номинациясендә һәм Каюм Насыйри исемендәге XI яшүсмерләр фәнни – тикшеренү укуларының төбакара этабында катнашып, 2 нче урыннарны алды. 9 сыйныф укучысы Кадимова Надия укучыларның Әбрар Кәримуллин исемендәге республика фәнни – практик конференциядә катнашып, шулай ук 2 нче урынга лаек булды һәм  Каюм Насыйри исемендәге XI яшүсмерләр фәнни – тикшеренү укуларының төбакара этабында катнашып, җиңүче грамотасы белән бүләкләнде.

       2010 нчы елда мәктәбебез “Укытучыга — ноутбук” конкурсында җиңеп, һәр укытучы ноутбуклы булды. Безгә, укытучыларга, коллегаларыбыз белән аралашу мөмкинлеге артты. Мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр социаль челтәрендә  үземнең мини – сайтымны булдырдым. http://nsportal.ru/galiaxmetovagulshat

      Нәтиҗәле эшем һәм уңышларым өчен,  2013 нче елда район мәгариф бүлегенең мактау грамотасы белән бүләкләндем.

        Үз хезмәтен яратып, теләп башкаручы укытучы бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый. Ул заманадан артта калмый, аның белән бергә атлый, һәр яңалыкны өйрәнә, алга омтыла. Яраткан хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү – үзе зур бәхет.

Таныш булыйк- мин Айгизә,

Тудым Яңа Әлемдә.

Тәүге сүзләремне әйттем

Бөек Тукай телендә.

12 апрельдә туганга,

Айгизә дип исем бирелгән

Кыяр-кыймас кына йөзләремә

Яз бүләге сипкел сибелгән.

Пар канатлы гаиләдә

Үсәм җил-яңгыр тими.

Әтием белән әнием миңа 

Тәүфыйк һәм бәхет тели.

Гөрләвекләр кебек гөрләп

Үтә минем балачак.

Һәрбер гүзәл мизгел күңелемдә

Якты булып истә калачак.

Кечкенәдән минем күңелемә

Шәфкать орлыклары салынган:

«Кешелекле һәм дә кечелекле,

Мәрхәмәтле булып үс, балам!»

Мин гашыйкмын җиргә, табигатькә,

Яшеллеккә, зәңгәр һавага,

Мин гашыйкмын яхшы кешеләргә,

Мин гашыйкмын бөтен дөньяга!

Үзем турында

Минем
исемем Денис, фамилиям Иванов. Мин Яр
Чаллы шәһәрендә яшим.
1991
нче елның 16
нче августында Татарстан республикасы
Яр Чаллы шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә
туганмын. 1998
нче елда 35 нче мәктәпкә укырга бардым.
Урта
мәктәпне тәмамлагач Кама дәүләт
инженер-икътисад академиясенә укырга
кердем. Хәзерге вакытта автомеханика
факультетында өченче
курста укыйм. Бу
академиядә төрле фәннәр һәм телләр
өйрәнәм. Минем туган телем – рус теле.
Мин инглиз һәм татар телләрен әзрәк
беләм. Миңа ИНЭКАда уку бик ошый. Буш
вакытларымда спорт белән шөгыльләнәм,
интернетта дусларым белән аралашам,
китаплар укырга яратам, инглиз һәм татар
телләрен өйрәнәм.

Безнең гаиләбез

Без
гаиләбездә бишәү. Әтиемнең исеме Радик.
Ул менә егерме өч ел инде заводта
инженер-механик булып эшли. Әтиемә кырык
биш яшь. Мине, бердәнбер улын да, киләчәктә
техника өлкәсендә күрергә тели. Кирәк
чакта кырыс та, йомшак та булып, әти
безне бары яхшылыкка, кешеләрне хөрмәт
итәргә өйрәтә. Әниемнең исеме Зөлфия.
Ул – дөньяда иң яхшы, иң назлы, иң
кайгыртучан әни. Әниемә кырык өч яшь.
Әнием кечкенәдән сәнгатьне яраткан,
ләкин шуңа да карамастан, унике ел
кибеттә сатучы булып эшләгән. Тик барыбер
күңеле иҗатны сайлады. Хәзерге вакытта
ул мәдәният йорты җитәкчесе булып эшли.
Әниебез безгә файдалы киңәшләр һәм яхшы
тәрбия бирә. Әтием дә, әнием дә эшләрен
яратып, намус белән башкаралар. Әти-әниебез
үрнәгендә апам да, сеңелем дә бик тырыш,
уңганнар. Рәмзия апам – гаиләдә олы
бала. Аңа егерме бер яшь. Шаян, аралашучан
кыз булганга, ул журналист булырга
уйлый. Хәзерге вакытта Казан дәүләт
университетының журналистика
факультетында
бишенче курста укый. Без аның хыялы
тормышка ашсын, дип телибез. Сеңелемнең
исеме Алсу. Аңа унбиш яшь. Ул тугызынчы
сыйныф укучысы, бик тырыш, уку алдынгысы.
Сеңелем киләчәктә табиб булырга тели.
Алсуның яраткан фәннәре – биология һәм
химия. Олимпиадаларда гел призлы урыннар
гына ала.

Безнең
гаиләбез дус һәм бәхетле. Без бәйрәмнәрне
бергә үткәрәбез.

Минем
әбиләрем һәм бабайларым аерым яшиләр.
Бер әбием, әниемнең әнисе озак еллар
мәктәптә укытучы булып эшләгән. Аның
исеме Сания. Аңа алтмыш алты яшь. Ә икенче
әбием, әтиемнең әнисе балалар бакчасында
тәрбияче булып эшләгән. Аның исеме
Фәридә. Әбиемә алтмыш сигез яшь. Бабаемның
исеме Мөхәммәт. Ул – әниемнең
әтисе.
Аңа җитмеш яшь. Бабаем заводта эшләгән.
Икенче бабаем, әтиемнең әтисе төзелештә
эшләгән. Аның исеме Рәшит. Минем бу
бабаема җитмеш дүрт яшь. Хәзер әбиләрем
дә, бабайларым да эшләмиләр, алар
пенсиядә.

Татар
теленә тәрҗемә итегез

Наша
семья небольшая: папа,
мама, брат, сестренка и я. Моего папу
зовут Олег (досл., имя моего папы). Он
работает инженером на заводе «КамАЗ».
Моему папе 42 года. Мою маму зовут Лариса.
Она работает продавцом в магазине
«Одежда». Маме (моей) 40 лет. Брата зовут
Вадим. Ему 21 год. Он учится в медицинском
институте. Сейчас Вадим живет в Казани.
Меня зовут Денис. Я учусь в ИНЭКА на 3
курсе. Наша семья очень дружная. Мы любим
проводить свободное время вместе.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]

  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #

Мәгариф

Үзем турында үзем яки гап-гади укучы турында (+фото) 

Исәнмесез барчагызга! 
Сез мине таныйсызмы? 
Танысагыз да үземне 
Якыннан белмисездер.

Үзем турында үзем яки гап-гади укучы турында (+фото) 

Әйдәгез таныш булыйк: 
Регина атлы булам. 
Тирә-юньгә ямь биреп, 
Елмаеп кына торам. 

Ике меңдә бишенченең 
Җәй аенда туганмын. 
Әти-әнием өчен 
Олы кызлары буламын. 

Гаиләбез зур түгел 
Таныштырыйм сезне дә. 
Әтием — Айрат, әнием — Илмира, 
Сеңлем – Алия һәм мин генә. 

Дәү әнием, бабаем да 
Әбием дә бар минем. 
Абый, апайларга 
Нәселем бик бай минем. 

Кенәбашта тусам да, 
Яшим Таузар илендә. 
Бакчага Балтачка йөрдем, 
Укыйм — Карадуганда. 

Җиденчене тәмамлыймын 
Быел ямьле җәй җиткәч. 
Әнием кебек булырга 
Телим мин үсеп җиткәч. 

Билгеләрем гел бишлеләр 
Бар фәннәрне яратам. 
Барысына да өлгерәм, 
Бәйгеләрдә катнашам. 

Җырларга да, биергә дә, 
Укырга да яратам. 
Мәктәбемне, дусларымны, 
Укытучыларны яратам. 

Мин бит гимназиябезнең 
Гап-гади укучысы. 
Максатыма ирешәм дип, 
Чын-чынлап тырышучы. 

Тырышып белем алу — 
Минем иң зур теләгем. 
Әти-әнием куансыннар, 
Кызартасым килми йөзләрен. 

Бүген бәйгедә катнашып, 
Сынап карыйм әле үземне. 
Барыгызга да уңышлар теләп, 
Тәмамлыймын инде сүземне. 

Регина Галиәхмәтова 
Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Мин үзем күргән, тормышлары, яшәешләре, кылган гамәлләре белән мине баеткан бик күп кешеләр алдында зур бурычлы әле. Мин унҗиде яшемә хәтле авылда яшәдем. Сугыш еллары һәм аннан соңгы еллар иде бу. Шул елларның истәлеге минем өчен аерата газиз һәм кадерле. «Берәү», «Дүртәү» повестьларында мин бу истәлекләрнең бер өлешен язаргатырышып та карадым. 1972 елда «Язгы кәрваннар» һәм «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» исемле кечкенәрәк күләмдә ике повесть яздым. Бу минем үземнең авылдашларыма, якты шәхесләргә, Югары Баграж кешеләренә, Зәй буйларына бурычымны кайтаруым гына. Әсәрләргә геройлар тормыштагы үз исемнәре белән кермәсәләр дә, географик һәм биографик дөреслеккә ябышып ятмасам да, бу әсәрләр минем янәшәмдә яшәгән гүзәл авылдашларым турында. Яшәгән саен миңа алар хезмәтенең гадилеге һәм бөеклеге, алар яшәешенең матурлыгы һәм авырлыгы ныграк күренә сыман. Моңарчы язылган әсәрләремдә берникадәр тарлык барын үзем дә сизеп йөри идем, тәнкыйтьчеләрнең дә сүзе урынлы булды, әмма мин үзем белгән, үзем яраткан кешеләр алдында бурычлы булып калмаска тырышырмын.
Хәзер дә тормыш белән багланышны ычкындырмаска тырышам. Ел саен диярлек үз авылыбызга кайтам, башка төбәкләргә чыгам, йөрим. Тормыш көнләп түгел, сәгатьләп үзгәрә. Тормыш агышыннан ычкынып төшеп калмаска кирәк. Барыбыз да шуңа омтылабыз. Тормыштан артта калмас өчен, аның хәрәкәтен генә түгел, үзгәрмәс кыйбласын да яхшы белергә кирәк. Туган илеңә, халкыңа бирелгәнлек, туган телеңә сүнмәс мәхәббәт — менә ул язучының үзгәрмәс кыйблалары! Тормыш шартлары, яшәү күренешләре көнләп-сәгатьләп үзгәреп торса да, бу бөек төшенчәләр — мәңгелек, һәм шушы мәңгелеккә тугры кешеләр генә үзгәрешләрне халык белән бергә сиземли алалар.

1973

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Узелок на удачу на экзамене
  • Узгумя в ташкенте экзамены
  • Узбек сдает экзамен по русскому языку
  • Ужин тракториста сочинение по картине
  • Ужин тракториста пластов сочинение