Ватанны саклау сочинение

                     Хәзерге вакытта Ватанны саклау традицияләре.

   Күптән түгел 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне булып узды. Абыйлар, әтиләр, бабайлар бәйрәме ул. Алар  саклаган  безнең Туган илебезне. Бөек Ватан сугышы кырларында, Совет Армиясе сафларын-да… Бигрәк тә безнең малайларыбыз, егетләребез өчен истәлекле көн бу. Чөнки иртәгә Ватаныбызны алар саклаячак . Солдат булып, кулла-рына корал тотып. Аның өчен алар иң элек  Туган   илебезнең  патриот-лары булып үсәргә тиеш. Кызганыч, Туган илне ярату төшенчәсе элеккеге белән чагыштырганда шактый үзгәргән. Чөнки дөнья үзгәргән, илебез  үзгәргән, бүгенге Россия дә хәзер бөтенләй башка  ил. Советлар Союзы җимерелгәннән соң, тарихи кыйммәтләр алышынган, халыкларның үзара мөнәсәбәтләре, дуслык, туганлык төшенчәләре үзгәргән. Безгә үрнәк булган бик күп шәхесләр халык дошманнарына әйләнгән, ә ул чакта дошман дип йөртелгәннәр бүген геройлар булган-нар да куйганнар. Өлкән буын – безнең әби – бабайларыбыз Советлар  илен, үзләренең комсомол, пионер чакларын сагына, ул чакта барысы да әйбәт иде дип исәпли. Бүгенге сәясәтчеләр исә ул вакытларда барысы да начар иде, хәзер безнең яңа Россиядә тормыш яхшырак дип исбатларга тырыша. Кемнәр хаклы да, кемнәр ялгыша соң? Бу бик бәхәсле сорау. Шуңа күрә дә бүген бездә, яшь буында,  патриотик хисләр  тәрбияләү үтә дә катлаулы проблема. Бу хакта безнең җитәкче-ләр, әлбәттә, уйлана, уңай шартларны да булдырырга тырыша,минемчә.
  2011 нче елдан башлап, мәсәлән, 2011-2015 нче елларга исәпләнгән “Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” програм-масы эшли башлады. Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү макса-тыннан бик зур эшләр эшләп булачак, минемчә. Әйтик, чын мәгънә-сендә яхшы, сыйфатлы кинофильмнар төшерергә булыр иде. Үрнәк тә бар: күптән түгел генә зур экраннарда “Брест крепосте” кинофильмы күрсәтелде. Архив документларына нигезләнеп эшләнгән ул фильм сугышның чынбарлыкта ничек булганын аңларга ярдәм итә. Киноны караганнан соң миндә бабайларыбызның батырлыгына соклану хисләре уянды,  Туган   илгә  мәхәббәт хисләре артты. Менә шундый кинолар кирәк безгә. Югыйсә, хәзерге киноларның күпчелегенең бернинди дә тәрбияви рольләре юк бит. Атыш та суеш, урлашу да баю… Кино-ларның төп геройлары — бандитлар, караклар… Бүген без, балалар, шулардан үрнәк алып үсәргә тиешмени?.. 

Аяз бүген безнең күгебез,
Солдат абый сакта торганга.
Тыныч бүген безнең көнебез
Батыр халкым минем булганга.
Солдат абый сакта торса гына
Тыныч була безнең балачак.
Горур, батыр халкым булса гына,
Һәр туар таң аяз булачак.
   Туган   илне  ярату, әлбәттә, гаиләдән,  туган  нигездән,  туган  авыл-дан башлана.  Әти-әниеңне,  туганнарыңны , авылдашларыңны яратсаң гына үз Ватаныңны яратырга мөмкин. Үз халкың өчен янып яшәсәң ге-нә, аның тарихын белсәң генә күңелдә патриотизм хисләре уяначак. 
Минем яшьтәшләрем арасындагыларның күбесе Бөек Ватан сугышы кайчан башланганын да белми. Анысы гына ярый әле, алар хәтта ата-бабаларының кем белән сугышканнарын да әйтә алмыйлар!  Үз тари-хыңны да бөтенләй белмәгән килеш, әлбәттә, патриот була алмыйсың. Шуңа да карамастан,  күңелләребезне  төшермибез, изге эшләребезне дәвам итәбез: сугыш һәм тыл ветераннарына тимурчылыкка йөрибез, укытучыларыбыз алар белән очрашулар үткәрә, ел саен авылыбыз уртасында урнашкан һәйкәл янында “Хәтер вахтасы” оештырабыз, бәйрәм кичәләре, 9 нчы Май тантаналары булып тора. Менә бу чаралар малайларны һәм кызларны чын патриотлар итеп тәрбияли, минемчә.
    Әмма бездә патриотик хисләр тәрбияләүне дәүләт үзенең иң зур бурычы дип исәпләргә тиеш. Гаиләдән, балалар бакчаларыннан, мәктәптән башланса гына бу изге эш үз максатына ирешәчәк. Бу мөһим эш белән радио-телевидение дә, газета-журналлар да, театрлар да, шулай ук язучы-әдипләр дә, башка иҗат кешеләре дә турыдан-туры шөгыльләнергә бурычлылар. Мин яратып укый торган “Сабантуй” газетасы нәкъ менә шушы вазыйфаны башкара да: аның  һәр санында балаларны патриотик рухта тәрбияләү ярылып ята. Һәрбер язма бала-ларны әйбәтлеккә, игелеккә, матурлыкка өндәүгә юнәлтелгән. “Сабан-туй”ның  төп бурычы — Татарстаныбызның, татар халкының лаеклы улларын, кызларын тәрбияләп үстерү! Ә патриотик тәрбиягә нәкъ менә үз милләтеңне,  туган телеңне ярату да, өлкән буынга хөрмәт тә, халык-лар дуслыгы да, спорт белән шөгыльләнү дә, рухи һәм физик тәрбия дә керә. Шуларны күреп үскән, шуларны белеп, аңлап, үзләре дә шундый булып үскән малайлар гына Ватаныбызның чын патриотлары булып үсә алалар. Алар гына чын солдат була алалар! Язмамны түбәндәге шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:


Ватаныбызны  саклау  —
Егетләрнең бурычы.
Яшьтән шөгыльләнеп кенә
Арта аларның көче.


Һәрбер егет яшьтән үк
Спорт белән дус булсын,
Көчләре ташып торсын,
Беләкләре нык булсын.
Туган  якны, Ватанны
Сез  сакламый , кем саклар?
Әнкәйләрнең, барыбызның
Өметләрен кем аклар?

Татарча сочинение “Алар ватанны сакладылар”

3/28/2021

1941 нче елда безнең илебезгә фашист гаскәрләре басып кергән. Ул вакытта Ватанны сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелгән. Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас! 

Безнең бәхетле тормышыбыз һәм азатлыгыбыз өчен түгелгән канны ничек онытырга мөмкин соң?! Үз гәүдәсе белән дошман пулеметын каплаган Александр Матросов (чынлыкта ул татар егете Шакирҗан Мөхәммәтҗанов) батырлыгын, дошман әсирлегеннән фашист самолётына утырып качкан һәм иптәшләрен дә әсирлектән коткарган Михаил Девятаев, фашистлар куркып “төнге шәүләләр” дип атаган хатын-кызлар эскадрильясын һәм аның командиры Мәгубә Сыртланова, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыкларын ничек онытып булсын! Ә меңнәрчә, миллионнарча солдатларның көндәлек батырлыклары аз булганмы?! Алар бит юлсыз җирләрдә пычрак ерып, бернинди авырлыкларга карамастан, дошманны туган илебездән куып чыгарганнар һәм аны үз өнендә − Берлинда тар-мар иткәннәр. Аларның көндәлек хәрби батырлыклары шулай ук хөрмәткә лаек. Аерым героик батырлыклар турында язылган китаплар, төшерелгән кинофильмнар бар. 

Ватанны фронтта гына түгел, тылда да саклаганнар. Тылда − кырларда, завод-фабрикаларда эшләүче миллионнарча хатын-кызларның, карт-корының, бала-чаганың батырлыгыннан башка Җиңүне күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә күптәннән инде бу кешеләр дә Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән тигезләштерелгән. Ватанны чит ил илбасарларыннан азат итүгә хәрби табиблар да зур өлеш керткән. Алар миллионнарча кешеләрнең гомерләрен саклап калганнар, меңнәрчә солдатларны хәрби сафка кайтарганнар. 

Ватанны азат итү бөтен халык эше булган. Шуңа күрә “алар Ватанны сакладылар” дигәндә, без ул сугыш еллары халкын − барысын да күз алдында тотарга тиешбез: ул елларда яшәгән, сугышта катнашкан, тылда эшләгән кешеләрне. Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз − ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.

Татарча сочинение “Алар ватанны сакладылар”

Сочинение на татарском языке на тему “Алар ватанны сакладылар”1941 нче елда безнең илебезгә фашист гаскәрләре басып кергән. Ул вакытта Ватанны сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелгән. Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас!
Безнең бәхетле тормышыбыз һәм азатлыгыбыз өчен түгелгән канны ничек онытырга мөмкин соң?! Үз гәүдәсе белән дошман пулеметын каплаган Александр Матросов (чынлыкта ул татар егете Шакирҗан Мөхәммәтҗанов) батырлыгын, дошман әсирлегеннән фашист самолётына утырып качкан һәм иптәшләрен дә әсирлектән коткарган Михаил Девятаев, фашистлар куркып “төнге шәүләләр” дип атаган хатын-кызлар эскадрильясын һәм аның командиры Мәгубә Сыртланова, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыкларын ничек онытып булсын! Ә меңнәрчә, миллионнарча солдатларның көндәлек батырлыклары аз булганмы?! Алар бит юлсыз җирләрдә пычрак ерып, бернинди авырлыкларга карамастан, дошманны туган илебездән куып чыгарганнар һәм аны үз өнендә − Берлинда тар-мар иткәннәр. Аларның көндәлек хәрби батырлыклары шулай ук хөрмәткә лаек. Аерым героик батырлыклар турында язылган китаплар, төшерелгән кинофильмнар бар.
Ватанны фронтта гына түгел, тылда да саклаганнар. Тылда − кырларда, завод-фабрикаларда эшләүче миллионнарча хатын-кызларның, карт-корының, бала-чаганың батырлыгыннан башка Җиңүне күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә күптәннән инде бу кешеләр дә Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән тигезләштерелгән.
Ватанны чит ил илбасарларыннан азат итүгә хәрби табиблар да зур өлеш керткән. Алар миллионнарча кешеләрнең гомерләрен саклап калганнар, меңнәрчә солдатларны хәрби сафка кайтарганнар.
Ватанны азат итү бөтен халык эше булган. Шуңа күрә “алар Ватанны сакладылар” дигәндә, без ул сугыш еллары халкын − барысын да күз алдында тотарга тиешбез: ул елларда яшәгән, сугышта катнашкан, тылда эшләгән кешеләрне. Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз − ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Алар ватанны сакладылар” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Җәмгыять

Ватанны саклау – изге бурыч.

Ватанны саклау — ир-егетләребезнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Хәрби хезмәттәге кешеләр олы ихтирамга лаек. Алар илебезнең чикләрен, безнең тыныч тормышыбызны уяу саклыйлар. Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Бабайлар, әтиләр, абыйлар туган ил алдындагы бурычларын намус белән үтәгәннәр. Алар сафында минем әтием дә бар.

Зәйнетдинов Ришат Тәлгать улы 1967 нче елның 23 декабрендә Түнтәр авылында өченче бала булып дөньяга килә. Ул авылның иң күркәм, дус, тату, хезмәт сөючән, 8 балалы гаиләсендә тәрбияләнә. Әтием мәктәпне уңышлы тәмамлап, ил алдындагы бурычын үтәргә армия сафларына алына.

Утларга кердең,

Курку белмәдең,

Ватан йөзенә

Тап төшермәдең…

Бу шигъри юллар минем әтигә туры килә. Армия сафларында хезмәт итү вакыты — аның ныклыкка сынау үтүе була.

Армиянең беренче айларында әти Термез шәһәрендә 3 ай өйрәнүләрдә була. Аннары , ул вакытта күпләрнең язмыш сынавы булган, тау-ташлы Әфган җиренә җибәрелә. Анда сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Гаиләдә чыныгу алып үскән әтием кыенлыклар алдында каушап калмый. Хәрби хезмәттә дә кыюлык, батырлык үрнәкләре күрсәтә. Моның дәлилләре аңа бирелгән медаль, мактау билгеләре, грамоталар. Менә алар: «За боевые заслуги» медале, «СССР Кораллы көчләренә 70 ел» юбилей медале, «Воину -интернационалисту от благодарного Афганского народа»,»За самоотверженный ратный труд в Краснознаменном Трукменском военном округе», «Грамота Воину-интернационалисту». Әтием биргән антына, хәрби бурычына тугры булып, язмышына төшкән авырлыкларны, сынауларны җиңеп, сугыш сукмакларын исән-имин узып 2 ел хезмәттән соң туган авылына кайта. Бу чорларны искә алганда, үзе белән бергә хезмәт итеп, чит җирләрдә ятып калган иптәшләрен исенә төшергәндә ирексездән күзләре яшьләнә аның. Әфгандагы сугыш дәһшәте бик озак төшләренә кереп азаплый. Ул утлы көннәр аның йөрәк түрендә әле дә саклана, тик әтием бу турыда сөйләргә яратмый.

Әфган җирендә ун елга сузылган сугышның истәлеге итеп, узган ел районыбызда сугышчы интернационалистлар турында бик матур китап чыкты. Ул китапта минем әтием — өлкән сержант Зәйнетдинов Ришат Тәлгать улы турында да язма бар.

Ватан алдындагы бурычын үтәгәннән соң әти Казанга барып укырга керә. КДПУ ның физик тәрбия факультетын тәмамлый. Укып бетереп туган мәктәбенә тормыш иминлеге нигезләре һәм физик тәрбия дәресләрен укытырга кайта. Үз эшенә бирелгәнлеге, балалар күңеленә ачкыч таба белүе нәтиҗәсендә зур уңышларга ирешә. Ул укучылар күңелендә туган илгә мәхәббәт, чын дуслык, тугрылык, батырлык хисләрен тәрбияли . Әтием укучыларының физик яктан нык, көчле кешеләр, чын патриотлар, курку белмәс ил сакчылары булып үсүен тели.

Әтием Ришат Тәлгать улы балаларның, бигрәк тә малайларның чын дусты. Чөнки ул аларны хоккей уйнау серләренә өйрәтә. Бу өлкәдә уңышлары да бик күп. Ул җитәкләгән хоккей командалары район, республика күләмендәге ярышларда катнашып, зур күрсәткечләргә ирешәләр. Бу әлбәттә әтинең дә зур хезмәт җимеше.

Әтием гаиләдә яхшы тормыш иптәше, кайгыртучан, үрнәк әти. Алар әнием Эльмира белән безне — бер ул, бер кыз тәрбиялиләр. Әтием кыю, сабыр, ярдәмчел, изге күңелле кеше. Мин аның белән чын күңелдән горурланам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги:

250

Җәмгыять

Ватанны саклау – изге эш

Һәр ир-егетнең үз Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар. Ул — армия сафларында хезмәт итү. Төнге караңгыда, буранда, яңгыр яуганда туган авылында калган әти-әниеңне , туганнарыңны, дусларыңны һәм тагын бик күпләрнең тыныч йокысын, шат тормышын саклаудан да изге, мактаулы эш бармы соң?
Илнең чиген саклый солдатлар
Сызылып алсу таңнар…

Һәр ир-егетнең үз Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар. Ул — армия сафларында хезмәт итү. Төнге караңгыда, буранда, яңгыр яуганда туган авылында калган әти-әниеңне , туганнарыңны, дусларыңны һәм тагын бик күпләрнең тыныч йокысын, шат тормышын саклаудан да изге, мактаулы эш бармы соң?

Илнең чиген саклый солдатлар

Сызылып алсу таңнар атканда.

Алсуланып кояш батканда

Серләшеп йолдызлар янганда,

Илебезнең, җиребезнең

Иминлеген саклый солдатлар.

Армия! Гади генә тоелган бу сүз эченә тирән мәгънә салынган. Яп-яшь егеттән кыю ир-атларга әверелеп кайта торган чыныгу урыны ул.

«Кадак даганы саклый, дага юрганы саклый, юрга батырны саклый, батыр Ватанны саклый, — ди халык. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Менә шундый батыр, кыю ир-егетләр арасында минем әтием булуы — минем өчен зур горурлык.

Минем әтием Нәҗмиев Камил Рәфкат улы 1964 елның 23 мартында туган. Ул Олы Бәрәзә сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң , күрше Бәрәскә урта мәктәбендә укуын дәвам итә һәм күмәк хуҗалыгыбызда төрле эшләрдә катнаша.

1982 нче елның март аенда әтиемне армия сафларына алалар. Ул башта Таджикстанга эләгә. Берникадәр вакыттан соң Куран-Түбе шәһәренә күчерәләр һәм шунда хәрби ант кабул итә. Ә аннан соң аларны иң куркыныч ноктага — Әфганстанга җибәрәләр. Әтигә 40 нчы армиянең Пули-Хумри шәһәре янында урнашкан полкта каравыл ротасында хезмәт итәргә туры килә. Ул анда корал складлары саклый. Авылда хезмәт сөеп, чыныгып үсүе аңа армия хезмәтендә бик нык ярдәм итә. Ул Әфганның кызу кояшына да бирешми, андагы авырлыклар алдында да югалып калмый. 1984 елда ул туган якларыбызга әйләнеп кайта..

Әтием Әфганстанда булган еллары турында сөйләргә яратмый. Ул бары тик бергә хезмәт иткән иптәш егетләрен сагына, кайберләре белән ныклы элемтәдә тора.

Армиядә хезмәт итү — егет кешегә бик кирәкле эш, дип саный әтием. Анда кеше ныгып, авырлыкларга бирешмәскә өйрәнеп, нык ихтыярлы булып кайта, ди ул. Әтием үзенең хәрби хезмәттә булып кайтуы белән бик горурлана. Чын ир-егет үз Ватанын сакларга бурычлы, дип кабатлый ул. Мин дә әтиемне бик яратам, аның белән горурланам.

15 февральдә Совет гаскәрләренең чыгарылуына 25 ел булып үтте.. Мин чын күңелемнән әтиемне һәм аның хезмәттәшләрен әлеге истәлекле көн белән котлыйм. Аларга исәнлек-саулык,сабырлык, гаилә бәхетләре телим.

Туган илне саклау — ирләр эше,

Без акларга тиеш өметне.

Мактау белән телгә ала һәркем,

Ил сакчысы дигән егетне.

Нәҗмиева Таңсылу

Бәрәзә урта мәктәбенең

10 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Подробности

Автор: Teacher-rt

Опубликовано 08 Май 2022

Просмотров: 108

Рейтинг:   / 0

Ф.И.О.

Должность

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Название работы

Ахметгалиева

Эльмира Алисовна

учитель

МБОУ «Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая »

«Война в судьбе моей семьи»

Эссе

«Алар Ватанны сакладылар»

        Алар Ватанны сакладылар.

( Эссе )      

         Сугыш… Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына

кайгы , күз яше , хәсрәт китермәгән ул.

        Безнең Яңа Иябаш авылы җирлегеннән 347 ир – ат сугышка китә. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, 230 авылдашыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмый. Алар еракта мәңгегә ятып кала. Кайтканнары да сугыш җәрәхәтләреннән гүр иясе була. Авылдагы һәр йорттан берәр, берничә хәттә дистәләгән сугышчы үлеп кала. Шундыйларның берсе безнең гаиләбез. Әнием (Венера Галяветдинова) ягыннан, бабаемның өч туганы, әбием Шагинурова Фагыйләнең өч туганы, әтием (Галяветдинов Алис) ягыннан бабаемның өч бертуганнары. Бер семья өчен коточарлык югалтулар!                                           Әбиемнең 3 бертуган абый – энеләре. Шагинуровлар: Нәҗип, Фәтих, Нәфик абыйлар сугыш кырыннан әйләнеп кайтмыйлар.

                   Бер- бер артлы хәбәр килде,

                   Бабайның өч улына.

                   Пәхлевандай өч егетне

                   Озаттык сугыш кырына.

                           Олы улы Нәҗип абый

                             Сугышка китеп барды.

                            “Әттә” сүзен әйтә алмыйча

                              Өч айлык кызы калды.

                   Артиллерист Фатих абый

                   Дошманның котын алды.

                   Ленинград шәһәрендә

                 Ул газиз башын салды.

                            Өйләнмәгән Нәфик абый

                            Герман җирләрен күрде.

                          Җиңү бәйрәмнәре көнне

                            Үлгән хәбәре килде.

                  Өч егетнең берсе дә юк,

                   Кайтмады шул, кайтмады.

                   Өзелеп көткән туганнарга

                   Нинди зур хәсрәт, кайгы”, дип сагынып елаучы кыз туганнары гына кала.

          Бабаемның туганнары Әхмәров Рәфгать Габделхәй, Суфьян абыйлар. Абыйсы Габделхәй – укытучы була. Ул да сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмый. Хәбәрсез югалган хәбәре генә килә. Хатыны – Пелагея Ниловна – чит телләр укытучысы. Ире сугыштан кайтмагач балаларын алып читкә китә. Балалары: Әхмәров Алик Габделхәй улы, Әхмәрова Лира Габделхәй кызы. Бабаем Рәфкать сугыштан исән сау әйләнеп кайта.”Бәлки бер очрашырлар”, — дип абыйсы балаларының исемнәрен үз балаларына куша.

Бабаем 1941 – 1943 нче елда Төньяк – Көнбатыш фронтта №119 укчы бригада да взвод командиры, 1943- 1944 елларда II Украина фронтында № 72 укчы полкта өлкән лейтенат – взвод командиры була. Ул бөтен Украина җирләрен азат итүдә катнаша. Харьков, Киев шәһәрләрен фашистлардан азат итүдә катнашкан батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнә. 4 мәртәбә яраланып, инвалид булып, туган авылына кайта. Хәзерге үзе азат итүдә катнашкан шәһәрләрне күрсә, ни уйлар иде ул?- дип ирексездән уйлап куясың.

“Миңа сугышта да укытучы, тәрбияче булырга туры килде. Кечкенәдән: “Кеше үтерү гөнаһ санала”,- дип тәрбияләнгән яшь солдатларны атакага алып бару бик кыен булды. Үзбәк, кыргыз һ.б. егетләр поста, каравылда качып утыралар иде. Ватанны, гаиләңне саклау – иң саваплы изге эш, — дип аңлатырга туры килде”,- дип искә алып сөйли иде бабам.

Ул биш мәртәбә яраланып, таяк белән инвалид булып кайтса да, үлгәнче Кырлай мәктәбендә физика — математика укытты.

Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклап калырга , аның азатлыгы , тынычлыгы өчен гомерләрен биргән әтием ягыннани бабаем Низам. Аның туганнары, Галяветдиновлар: Мәлик, Әлтаф абыйлар.

        “Әтиегез исән, ул кайтачак” ,- дигән күрәзәче сүзенә ышанып гомер буе әтиләрен Низам бабаемны көткән 4 ятимнең сагышларын язып кына бетереп буламы? Ишек ачылган саен, “Әти түгел микән”,- дип өзгәләнүләр, күз яшьләре…               Ватанны фронтта гына түгел, тылда да саклаганнар. Тылда: кырларда, завод- фабрикаларда эшләүче миллионларча хатын –кызлар, өлкәннәр, бала –чагалар батырлыгыннан башка җиңүне күз алдына да китереп булмый.

         Әйе авылда картлар, хатын – кызлар һәм балалар гына кала. Ә тормышны алып барырга кирәк: игенен дә игәргә, балаларны да ач – ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, гомер буе бетмәс төсле тоелган налогын да илтеп түләргә.

        Өч туганын сугышта югалткан әбием Шагинурова Фагыйләнең күргәннәре үзе бер тарих. Сугыш чорында ул авылда укытучы, партком секретаре, ревизия комиссиясе председателе, агитатор һ.б. җаваплы эшләрне башкара. “Фронт өчен түләүләр килеп кенә торды. Иң авыры – йорт саен кереп тиенләп акча җыйнау булды. “Бүген балаларларга бер сынык икмәк кайдан алып ашатыйк”,- дип елап утырган әниләрдән акча сорауны.

“Күз алдына китерегез әле , әй балалар”,- дия иде ул.

         Йөрәкләр һаман да сыкрый,

         Исләрдә бит ул һәрчак.

         Ач, ялангач бала вакыт,

         Чабаталы үсмер чак.

        Ачлык күрдек , исән калдык,

         Укуны ташламадык.

         Кычыткан ашлары белән

         Җаныбызны сакладык,- дип искә алып сөйли, сугыш чоры баласы, ветеран укытучы, әнием Венера Галяветдинова.

Илебез зур сынаулар , авыр юллар, югалтулар аша җиңү таңын каршылады.

Без бәхетле яшәсен өчен яу кырында ятып калган миллионнарга баш иябез.Бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән , безнең арада.

   Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.

       Ил азатлыгы өчен һәлак булган авылдашларыбызның исемнәре Хәтер китабына кертелү белән бергә, авылыбыз уртасында алар хөрмәтенә салынган һәйкәл – моның ачык мисалы.

        Мәктәбебез укучылары һәйкәлне карап, чистартып тора, бәйрәмнәрдә, туган көннәрендә чәчәкләр куя.

     Без киләчәк еллар капкасын бернинди коралсыз – Тынычлык, Дуслык, Туганлык белән янәшә атлап керергә тиешбез һәм шуның өчен көрәшәбез дә .

У вас нет прав для создания комментариев.

Туган җиребез, ватан өчен, ирек өчен ата-бабаларыбыз ничәмә гасырлар дәвамында кан койган. Илебез тарихында горурланырлык җиңүләребез күп булган кебек, югалту, кайгыларны да күп кичердек. Әти-әни кебек, Туган ил дә, туган җир дә – бер генә. Зурмы ул, кечкенәме, баймы, ярлымы – газиз ватаны һәркемгә кадерле, якын. Ә инде шул ватанны саклау – һәр ир-егетнең изге бурычы.

Бу көн – җиңүле тарихыбызның бер бите. 1918 елның 23 февралендә яшь Совет армиясе Кайзер Германиясе гаскәрләрен тармар иткән. Рәсми рәвештә ул бәйрәм буларак 1922 елда үткәрелә башлый. Димәк, “Кызыл армия һәм Флот көне” дип билгели башлауга төгәл 100 ел. Баштагы елларда сугышта һәм хәрби хезмәттә булганнарны гына котлыйлар. Тантаналы трибуналардан бәйрәм һәрбер өйгә күчә бара һәм бу көн гомумхалык бәйрәменә әйләнә. Соңрак эшче һәм крестьяннардан төзелгән күпмилләтле Кызыл Армия 1945 елда бөтен Европаны коллыкка төшергән фашизмнан азат итә. Ни кызганыч, Европаның яшь буын җитәкчеләре генә бу дәһшәтле елларны, совет солдатларының чиксез батырлыгын тарихтан сызып ташларга, аны онытырга ашкына. Өственә, Кызыл армия сафларында иңгә-иң куеп, сугыш елларын үткән күрше Украина дәүләтендә, фашизмны яңартырга теләүчеләрне яклыйлар. Иң авыр сугыш елларында фашистларга ярдәм итеп хезмәт итүче ялагайлар бүген Украина дәүләте геройлары дәрәҗәсенә күтәрелде.

Шул ук вакытта тарихи вакыйгалар белән кызыксынмаган яшь буынның аңын томалаулары зур борчуга сала. Үткәннәр, тарих сабаклары, дөньядагы бүгенге сәяси хәлләр безгә сак, уяу булырга кирәклекне кисәтеп тора. Ил иминлеген яклау бүген дә иң мөһим бурыч санала. Шуңа күрә дә хәрби әзерлекне арттыруны, заманча хәрби техника җитештерүне туктатырга ярамый. Ил җитәкчелеге дә, халкыбыз да моны яхшы аңлый. Башкортстан үзенең әзерлекле яшьләре белән һәрчак аерылып торды. Егетләребез бар төр гаскәрләрдә дә өлкән буын традицияләрен дәвам итә һәм хәрби хезмәтне лаеклы үтә. Республика Хәрби комиссариатына, ата-аналарга килгән рәхмәт хатлары моңа ачык дәлил. Ветераннар турында кайгырту, хәрби частьләргә ярдәм итү, яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү – бүгенге Башкортстанга хас сыйфатлар. Бу уңайдан хәрби-патриотик клублар, хәрби кадет мәктәпләре ачу һәм хәрби әзерлекле яшьләр тәрбияләү ил иминлеген артыру күрсәткечләре булып тора. Республикада бу көннәрдә Ватанны саклаучылар көненә багышлап күп кенә патриотик чаралар үткәрелә.

ДОСААФ җәмгыяте яшь буынны хәрби хезмәткә әзерләүдә зур эшләр башкара. Соңгы өч елда ДОСААФ мәктәбен 70 мең яшь кеше уңышлы тәмамлаган. Бу әзерлек курсларын үтеп, хәрби хезмәтне үз итүчеләр бүгенге армия сафларына аңлы рәвештә бара. Алдагы елларда армияне тагын да югарырак квалификцияле һәм әзерлекле хәрбиләр белән тулыландыру сорала. Шунсыз мөмкин түгел. Күпме сугышлар кичереп тә, дөнья халыклары һаман тыныч яшәргә өйрәнмәгән. Бүген дә дөньяда тыныч түгел. Америка, табигый байлыкларга хуҗа буласы килеп, Җир шарының төрле почмакларында кораллы конфликтлар тудырып тора. АКШ үзе Русия Федерациясе белән ачыктан-ачык кораллы конфликтка кермәсә дә, марионетка илләр ярдәмендә астыртын рәвештә эш итүен дәвам итә. Бер төрле сөйли, әмма икенче төрле эшли. Русияне гаепләү начар гадәткә әйләнде. Әйтик, үзебезнең ил төбәкләрендә хәрби уеннар үткәргәндә дә моны башка илләргә янау дип чыгыш ясый башладылар. Бөтен Җир шары буенча йөзәрләгән хәрби базалар урнаштырган илнең безне ничек тыныч яшәргә өйрәтү көлке, әлбәттә. Безнең күрше

булган Чехиядә, Болгариядә, Балтыйк буе илләрендә, Польшада һәм Румыниядә Русиягә каршы хәрби база оештыручылар безне гаепләп булаша. Русия Хәрби көчләренең Генераль штаб начальнигы, армия генералы Валерий Герасимов бүгенге вәзгыятькә үз карашын белдереп:

– Безгә һәрчак уяу булырга кирәк. Чөнки күп еллар дәвамында башкаларга басым ясап килгән дәүләтләргә бәйсез сәясәт алып барган илләр ошамый. Шулар исәбенә Русия дә керә. Шундый караш булганда теләсә нинди кечкенә хәрби конфликтның да зур сугыш дәрәҗәсенә җитми калуын кем ышандыра ала? НАТО илләренең штабы булган Брюссель докторинасы документларында Русиягә турыдан-туры дошман статусы беркетелде. НАТО илләре АКШ ракета комплексларын һәм хәрби инфраструктураны безнең ил чикләренә елдан-ел якынайта. Кара һәм Балтыйк диңгезендә, Балтыйк буе илләрендә һәм Польшада үткәрелеп торган киңкүләмле хәрби күнекмәләрнең безнең илгә төбәлгәнлеге ачыктан-ачык күренеп тора. Шундый вәзгыять хаким иткәндә илебезнең хәрби куәтен үстерүдән башка чара калмый,– дип чыгыш ясады.

АКШ Европаны коралландыра. Бу ил Европа континетында 60 мең хәрби, 200 танк һәм 150 хәрби самолет туплган. “Соңгы 7 ел эчендә АКШ бу илләрдә коры җир гаскәрләре санын 30 процентка, ә бронетехникаларын 4 тапкырга арттырды”– дип белдерде Русия иминлек советы секретаре урынбасары Михаил Попов. Шушы көннәрдә АКШтан Украинага 80 тонна корал китерелде. Алар 15-16 февраль төнендә Русия Украинага басып керәчәк, дип бер ай алдан сөйли башладылар. Аннары Пекинда Олимпия уеннары беткәнен көтәләр, шуңа күрә сугыш 20 февральдә башланачак дигән ялган хәбәр тараттылар. Белүегезчә, 10 февральдә Мәскәүгә Бөек Британиянең чит ил эшләре министры Лиз Трасс килде. 15 февральдә Германия канцлеры Олаф Шольц Мәскәүдә Владимир Путин белән очрашты. Аларга кадәр Франция президенты Эммануэль Макрон килеп китте. Янәсе, алар килеп Руияне Украинага каршы сугыш башламаска өндәп йөриләр.

“АКШ һәм НАТО илләреннән Украинага һәр көнне 4-5 хәрби транспорт самолеты корал ташый. Кайбер көннәрдә 8 әр самолет төшә. Бүген Украинада НАТОның кайбер илләрендә булмаган кадәр корал тупланды, болар барысы да Донецк һәм Луганск халык республикаларын басып алу өчен башкарыла,” – дип чыгыш ясады Сергей Шойгу.

Әйе, 2014 елдан алып алар җибәргән корал белән Украина Донецк һәм Луганск республикаларына республика халкын кыра. Шул ук вакытта алар Донецк һәм Луганскны үзләренең җире бар дип саный. Үзләренеке булгач, ник 8 ел буена аларны тупка тоталар соң? Шушы еллар эчендә күпме мәктәпләр һәм балалар бакчалары, халыкны электр һәм эчәр су белән тәэмин итүче станцияләр җимерелде. Аларның ни гаебе бар? Бу үз халкыңа карата геноцид түгелмени?

Узган атна азагында аларга Украина ныклы ут ачты. Меңәрләгән кеше үз йортларын, туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булды! Әмма анда яшәүчеләрнең күп өлеше Русия гражданлыгына ия бит. Шуның өчен дә килеп туган хәлдә РФ Президенты Владимир Путин Луганск һәм Донецк Республикаларының бәйсезлеген рәсми танып һәм армиягә анда тәртип сакларга кушты. Ватанны саклаучылар көне алдыннан безнең солдатларыбыз иңенә Донбасста тынычлык саклау бурычы йөкләтелде. Алар аны намус белән үтәп чыгачагына шигебез юк.

Тынычлык хакына хезмәт итү һәм Ватанны саклау гомер бакый ир – егетләрнең изге бурычы булып кала. Ватан азатлыгы өчен көрәшеп, батырларча яу кырларында һәлак булганнврны искә алып, Бөек Ватан сугышының озын юлларын үтеп, җиңү яулап, исән – сау әйләнеп кайтканнарга, бүген армия сафында хезмәт итүче солдатларыбызга рәхмәт әйтәбез. Бу көнне, гомумән, кыю, батыр йөрәкле, көчле рухлы, һәрвакыт илен, гаиләсен, туганнарын һәм якыннарын якларга әзер булган ир – егетләребезне хөрмәтлибез. Бәйрәм көне уңаеннан, хөрмәтле сугыш һәм армия ветераннарына, сугышчы – интернационалистларга, бүген илебез сагында торучыларга, армия хезмәтен үткән һәм үтәчәк ир – егетләребезгә саулык – сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге, эшләрендә, тормышларында уңышлар һәм күңел көрлеге теләп котлыйбыз. Бәйрәм белән сезне!

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Васюткино озеро сочинение пятый класс
  • Васюткино озеро композиция сочинения рассуждения
  • Васюткино озеро как васютка выжил в тайге сочинение 5 класс
  • Васюткино озеро аргументы к итоговому сочинению
  • Васька пепел сочинение на дне