Яхшылык турында сочинение 9 класс

Кешеләр һәм язмышлар

Яхшылык җирдә ятмый

Нәрсә ул яхшылык һәм шәфкатьлелек? Бу сүзләрнең мәгънәсе нидә? Уйлап карасак, шәфкатьлелек — бер-береңә ярдәмгә килергә әзер булу, якын кешең өчен үзеңне, үзеңнең хис-тойгыларыңны корбан итүдер, мөгаен, гомумән, чын күңелдән эчкерсез яхшылык кылу. Безнең чынбарлыкта бар кешедә дә бу күңел сыйфаты, кызганычка каршы, юк. Шәфкатьлелек ул Ходайга ышану гына түгел….

«Яхшылык җирдә ятмый» дигән борынгылар.Чынлап та, яхшылык ул безнең яхшы эшләребез һәм уйларыбыз, кешеләрнең бер-беренә карата яхшы һәм рәхимле мөнәсәбәтләре. Яхшылык беркайчан да онытылмый. Әлеге заманда бар дөньяны материаль байлыкка омтылу яулап алган. Ә яхшылык, игелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатларына урын юк кебек. Әлбәттә, акча белән дә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм кулын сузып була, әмма чын күңелдән ярдәм күрсәтәсе килгән кешедә әллә ни зур акча суммалары, гадәттәгечә, булмый. Халык «Яхшы сүз — җан азыгы» дип бер дә юкка әйтмәгән. Якын кешеңнең рухи яктан күңелен күтәрү, авыр минутларда аның хәлен аңларга тырышу да бик мөһим. Җылы, яхшы сүз материаль ярдәмгә караганда да кирәгрәк булырга мөмкин, чөнки байлык ул була да бетә, ә кылган яхшы эшләр күңелдә, йөрәктә кала һәм бер булса да әйләнеп кайтачаклар.

Яхшылык турында халык әйтемнәре, мәкальләре бик күп. Безнең дөнья ничек карасаң да яхшылыкка нигезләнгән. Әгәр яхшылык булмаса, булыр идемени бу дөньяда шундый изге хисләр — тынычлык хисе, дуслык хисе, мәхәббәт хисе? Бу рухи сыйфат һәрбер кешенең күңелендә булырга тиеш. Кеше бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән. Шуңа күрә дә үзеңнән соң килгән кешеләр синең тик яхшы эшләреңне генә искә алып яшәргә тиеш. Игелекле, шәфкатьле кеше генә чын мәгънәсендә бәхетле була ала һәм башкаларны да бәхетле итә ала бу тормышта.

Яхшы булу, игелекле булу, мөгаен, бик җиңел дә түгелдер. Бу сыйфатларны күңелдә балачактан ук тәрбияләп яшәргә кирәк, әти-әниләрнең баланы тәрбияләгәндә мөһим максатларның берсе — баланың күңелендә яхшылык тойгысы тудыру һәм үз киләчәгендә бала тик яхшылыкка омтылып, яхшылыкка таянып яшәргә тиеш. «Яхшылык җирдә ятмый». Әлбәттә, бу мәкаль туры мәгънәдә әйтелмәгән. Ләкин шуңа да карамастан, ул бик мәгънәле. Аның бары тик «төбенә төшенеп», күпме чын мәгънә салынганын гына аңларга кирәк.

Җир йөзендә кешеләр кыяфәтләре буенча бертөрле. Әмма күңелләре барсының да бертөрле түгел. Чөнки дөньяда яхшы күңелле һәм дә начар күңелле кешеләр бар. Яхшы күңелле кешеләрнең, әлбәттә, күңелләрендә һәрвакыт сафлык, пакьлек һәм яхшылык хөкем сөрә. Алар нинди генә эш эшләргә тотынсалар да, күңелләрендә начарлык булмаганлыктан, эшләре һәрвакыт җайга бара. Дөньяда бер яхшылык эшләсәң, ул сиңа меңе белән әйләнеп кайта һәм кайчандыр эшләгән барлык начар эшләреңне дә каплый.

Әйе, кайбер вакытта син бик яхшы кеше булып, начарлыклар эшләмәсәң дә, начар күңелле кешеләр синнән көнләшеп, начар эшләргә «батырырга» телиләр. Алар сине алдалап, начар эшләр эшләтәләр. Нәтиҗәдә, синең гаебең булмаса да, син гаепле булып каласың. Бу бернинди кысаларга да сыймый, чөнки ул гаделсезлек. Менә шул начар күңелле кешеләр үзләре начарлык эшләмичә йөрсә, башкаларны начарлыкка өйрәтмәсәләр, дөньяда яхшы кешеләр күбрәк булыр иде. Бу фикер белән барлык кешеләр дә килешер, дип уйлыйм. Шул начар кешеләр аркасында гына бит дөньяда үзгәрешләр юк һәм ул артка таба «тәгәри». Әле дә ярый дөньяда милиция хезмәткәрләре бар. Алар барыбер шул кешеләрне тоталар һәм төрмәләргә утырталар. Төрмәдән чыккач та кайбер кешеләр нәкъ шундый булып калалар, кайберләре үзләренең киләчәк тормышы турында, гаиләсе турында уйлап эш итәләр һәм тормышларын үзгәртәләр. Бу аның үзе өчен дә, гаиләсе һәм туганнары өчен дә шатлык. Ул аннан соң үзенең башка начар дусларын да тәртипкә өйрәтергә мөмкин. Менә шул яхшы кеше аркасында дөньяда күпме яхшы кеше арта. Шундый кешеләр дөньяда күбрәк булсын иде. Андый кешеләр булуы белән хөкүмәт тә горурланыр иде.

Дөньядагы бар кеше дә яхшы булырга омтылмый. Бу эш кайберәүләр өчен авыр. Ә кайберләре яхшылык эшләп үзләренә тән сихәте алалар. Яхшылык эшләү алар өчен берни дә түгел. Алар бит моның яхшылык белән кайтачагын беләләр. Әкиятләрдән дә моңа мисал китереп була. Үткән көннәрнең берсендә мин телевизордан әкият карадым. Бер егет дөнья буйлап кыз эзләргә чыга. Ул бик күп җирләрне үтә, тамагы да ача. Юлда барганда җәфаланып ятучы, ярдәмгә мохтаҗ булган хайваннарны күрә. Егетнең аларны ашыйсы килә, ләкин хайваннар үзләрен ашамауларын үтенәләр, кирәк чакта ярдәм итәчәкләре турында әйтәләр. Егет аларның сүзләренә ышана һәм юлын дәвам итә. Юлда бара торгач, бер чибәр кызны очрата, аның белән сөйләшеп китә.Кыз аңа бик ошый. Ләкин аның әтисе патша була һәм шуңа күрә кызын теләсә кемгә бирергә теләми. Шушы көннән башлап, егет бары тик кыз турында гына уйлый башлый, нишләргә дә белмичә, көне буе аптырап йөри. һәм, ниһаять, төн җитә. Аның янына үзе коткарган хайваннар килә һәм аңа киңәш бирәләр. Алар бергәләп төнлә белән кызны урлыйлар. Егет хайваннарга рәхмәт әйтә һәм үзе яраткан кыз белән бергә кала.

Бу әкият кенә булса да, аның нигезендә яхшылык ята. Егет хайваннарга яхшылык эшли һәм бу аңа үзенә дә яхшылык булып кайта. Димәк, яхшылык җирдә ятмый. Моңа ышанырга һәм яхшылыклар гына эшләргә кирәк. Чөнки, кешеләрне шатландыру — үзе бәхет.

Альбина Вәлиева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Светило науки — 2 ответа — 0 раз оказано помощи

Ответ:

Минемчә, тормышта һәм чынлыкта яхшылык һәрвакыт изгелеккә әйләнеп кайта. Әгәр син кешегә яхшылык кылсаң, ул сиңа яхшырак мөнәсәбәттә булачак һәм авыр минутларда да ярдәм итәчәк.

Мәсәлән, мин һәрвакыт ярдәм итәм, үз дусларына, әгәр алар мине сорый барырга, алар белән кибеткә яки аңлатырга, нәрсә дә булса аңлашылмый. Тик дуслар да, мөмкин булса гына, миңа гозердән баш тартмыйлар.

Әдәбиятта да үзара ярдәмләшү мисалларын табарга була. Әйтик, Минем яраткан «хроника Нарнии» китабында безнең дөнья балаларының башка чынбарлыкка ничек эләгүе һәм анда төрле кешеләргә, хайваннарга ничек ярдәм итүләре турында әйтелә. Нарниядә дуслары күп, аларны барысы да яраталар һәм ярдәм итәләр, кирәк булса.

Әмма балалар шуңа күрә дә башкаларга игелек кылмыйлар, җаваплы ярдәм алырга өметләнәләр. Үзләренә дә башкалар өчен нәрсә дә булса эшләргә ошый. Миңа калса, игелекле кешегә ярдәм итү бик рәхәт, аның кәефе искиткеч. Һәм, мөгаен, күңелебездә яхшы була, әгәр дә без башка нәрсә дә булса күңелле итеп эшләсәк. Димәк, безнең изгелек һәрхәлдә яхшы кәеф, яхшы кәеф, кемнеңдер бәхетлерәк эшләвеннән шатлык хисләре белән әйләнеп кайта. Әгәр яхшылыкның хакын өмет итсәк һәм нигъмәт биреп шөкер итүне оныткан кешеләргә рәнҗетүеңне көтсәң, ул вакытта һич тә зарар итә алмассың, мәгәр көферлек вә тәкәбберлек кенәдер. Яхшылык эшләргә кирәк, ул вакытта ул изге гамәлгә кайтачак.

Сборник сочинений на татарском языке для 9 класса. Более 100 разных тем и вариантов упорядочены в алфавитном порядке. Также в боковой панели сайта имеется быстрый поиск по названию. Всё онлайн и абсолютно бесплатно. Татар16 ру – стараемся для вас.9 сыйныф өчен татарча сочинениеләр җыентыгы. 100 дән артык вариантлар һәм темалар алфавит тәртибендә урнашканнар. Шулай ук сайтның уң  панеленда исем буенча кызу эзләү бар. Барлыгы да онлайн һәм бушлай. Татар16 ру – сезнең өчен торышабыз.

А

Ак көз

Алар ватанны сакладылар

Апрель ае

Ә

Әдәбият − минем тормышым

Әниемнең изге куллары

Әти белән сөйләшү

Әти-әни – иң кадерле кешеләрем

Б

Б. Урманчының салтык болыны

Батырлык

Безнең авыл

Безнең гаиләдә китап

Безнең Мырау

Безнең фатирабыз

Белем – якты нур

Белемнең тормыштагы әһәмияте

Беренче кар

Беренче сентябрьдә

Бөек Җиңү бәйрәмендә

В

Г

Гади генә таш диярсең

Гаҗәеп дустым

Д

Дәү әнием

Дәү әтием

Дус-кызыма хат

Дуслык – бөек көч

Дуслык төле

Дустыма хат

Е

Ё

Ж

Җ

Җәй могҗизалары

Җәйге выкыйга

Җәйге каникуллар

Җәйге паркта

Җәйге таң

З

И

Игелеклелек

Икейөзлелек

Илдә тынычлык булсын

Инсафлы кызлар

Иң гүзәл кеше

Иң яхшы кеше

Исемнәр турында

Й

Йорт хайваны тоту − җаваплы эш

К

Каз өмәсе

Казан – мәңге яшь шәһәр

Казанга экскурсия

Карга боткасы

Кешеләрдәге матур сыйфатлар

Киләчәк бүгеннән башлана

Китап − тормыш дәреслеге

Китап − ул хәзинә

Көз башы

Күңелле кыш килде

Күңелле ял

Кыш килә

Күңелле тәнәфес турында

Күзәтүчән булыйк!

Кышкы салкын көннәрдә

Кышкы сихри урманда

Л

Л. Фәттаховның “сабан туе” картинасы

М

М. Казаковның “үксез бала” рәсеме

Матур сыйфатлар

Матурлык тудыручы

Матурлык һәм зәвык

Мәктәп директоры булсам

Мәктәптә яраткан фәннәрем

Мин бәйли беләм!

Мин дәрес әзерлим

Мин язны ни өчен яратам?

Минем әнием

Минем гаиләм

Минем дустым

Минем нәни этем

Минем этем

Минем яраткан шөгылем

Миңа эт нигә кирәк

Моң

Муса Җәлил – тормыш юлы

Н

Нардуган бәйрәме

Начар гадәтләр

Нәүрүз

Ң

О

Ө

П

Патриотлар

Походта

Р

Рәнҗеш

С

Сабан туе

Сагыну хисе

Сәламәтлек сагында

Солдат буласым килә

Спорт белән шөгыльләнәм

Минем өчен спорт

Т

Табигатьне саклагыз

Татар композиторы

Татар милләте

Татар рәссамы

Тәрбияле кеше

Телефоннан аралаша беләсеңме?

Тиен белән очрашу

Туган тел

Туган төлем – иркә гөлем

Туган телемне яратам

Туганнарда кунакта, яки кызыклы көн

Тугры дус − җанлы хәзинә

Тутый кош

Тылсымчы булсам

У

Укытучы булсам

Укытучым

Урман җәнлекләре

Урманда

Ү

Үзем турында

Ф

Февраль

Х

Хайваннар – кешеләрнең ярдәмчесе

Хайваннарга да табиб кирәк

Хат үрнәге

Хезмәт кешене бизи

Хокук белгеченә кирәкле сыйфатлар

Хыял

Хыялдагы бүлмәм

Һ

Ц

Ч

Чәчәкләр ае

Чын дус

Ш

Шәфкать туташы

Щ

Ъ

Ы

Ь

Э

Энем

Этләр яхшылыкның кадерен белә

Эш белмәгән − кеше көлдерер

Эшләмәгән − ашамый

Ю

Юлларны гизүче һөнәр

Я

Якын дусларым

Ялган һәм чын батырлык

Ямьле идел буйлары

Ямьле яз

Яраткан бәйрәмнәрем

Яраткан дәресем

Яраткан песием

Яраткан һөнәрем

Яраткан шөгылем

Ярату

Ятимлек

Яшь дус

Янгын сүндерүчеләр − тормыш сагында

сочинение яхшылык жирдэ ятмый

  1. Нрс ул яхшылык, м шфкатьлелек? Бу сзлрне мгънсе нид? Уйлап карасак, шфкатьлелек — бер-бере ярдмг килерг зер булу, якын кеше чен зене, зене хис-тойгыларыны корбанга китердер мгаен, гомумн, чын келдн эчкерсез яхшылык кылу. Безне чынбарлыкта бар кешед д бу кел сыйфаты, кызганычка каршы, юк. Шфкатьлелек ул Ходайга ышану гына тгел. Яхшылык кылган кешелр Ходайга ышанмасаларда шфкатьле м изгелекле булып кала аладыр, минемч. Лкин чын келе белн Алла Тглг ышанган кеше шфкатьсез була алмый.

    Яхшылык ирд ятмый дигн борынгылар. Чынлап та, яхшылык ул безне яхшы эшлребез м уйларыбыз, кешелрне бер-берен карата яхшы м рхимле мнсбтлре. Яхшылык беркайчанда онытылмый. леге заманда бар дньяны материаль байлыкка омтылу яулап алган, кп кешелрне уйлары, эшлре белн акча идар ит. яхшылык, игелеклек, шфкатьлелек сыйфатларына урын юк кебек. лбтта, акча белн д мохта булган кешелрг ярдм кулын сузып була, мма чын келдн ярдм крстсе килгн кешед лл ни зур акча суммалары, гадттгеч, булмый. Барыбызга да ист тотырга кирк, халык Яхшы сз — ан азыгы дип берд юкка йтмгн. Якын кешене рухи яктан келен ктр,авыр минутларда аны хлен аларга тырышу да бик мим. ылы, яхшы сз материаль ярдмг караганда да киргрк булырга ммкин, чнки байлык ул була да бет, а кылган яхшы эшлр келд, йркт кала м бер булса да йлнеп кайтачаклар.

    Яхшылык турында халык йтемнре, мкальлре бик кп. Безне днья ничек карасада яхшылыкка нигезлнгн. гр яхшылык булмаса, булыр идемени бу дньяда шундый изге хислр — тынычлык хисе, дуслык хисе, мхббт хисе? Бу рухи сыйфат рбер кешене келенд булырга тиеш. Кеше бу дньяга мгелекк килмгн. Шуа кр д зенн со кешелр сине тик яхшы эшлрене ген иск алып яшрг тиеш.

    Яхшы булу, игелекле булу, мгаен, бик иел д тгелдер. Бу сыйфатларны келд балачактан ук трбиялп яшрг кирк, ти-нилрне баланы трбиялгнд мим максатларны берсе баланы келенд яхшылык тойгысы тудыру м з килчгенд бала тик яхшылыкка омтылып, яхшылыкка таянып, яхшылык белн ген кулланып яшрг тиеш.

    http://www.insha.ru/text/185

Print Friendly, PDF & Email

Яхшылык турында гыйбрәтле хикәя

Подробности
Опубликовано 29.03.2019 00:00
Просмотров: 1520

Сатучы кибет киштәсе артында урамга карап нидер уйланып тора иде. Бер кечкенә кыз тыштан витринага килеп терәлде. Эзләгән әйберен тапкач, күзләре шатлыктан балкый башлады…

Ул эчкә үтте һәм фирәзәдән (бирюза) ясалган муенсаны күрсәтүне сорады.

– Бу минем апама. Сез аны матур итеп төреп бирерсезме? – дип сорады кызчык.

Кибетче балага ышанмыйчан гына карап куйды:

— Ә синең күпме акчаң бар?

Кыз кесәсеннән кулъяулыкка төрелгән вак акчаларын алып күрсәтте. Өмет белән сорады:

— Җитәрме?

Анда берничә тимер акча гына бар иде. Кыз горурлык белән дәвам итте:

— Беләсезме, мин олы апама бүләк ясамакчы булам. Әниебез үлеп киткәннән соң, ул безне карый, кайгырта, үзе турында уйларга вакыты да калмый. Бүген аның туган көне, ул бу муенсаларга бик шат булачак, алар аның күзе төсенә бик туры киләләр.

Кибетче ир кеше матур савыт алып килеп, муенсаны салды, тасма белән бәйләде.

— Тот, — диде ул кызга. – Кайтканда сак бул!

Кызчык, сикерә-сикерә, өенә йөгерде. Эш көне ахырына якынлашканда, кибеткә яшь кыз килеп керде. Ул ир кешегә таныш тасмалы савытны алып килгән иде.

— Бу муенса монда сатып алынганмы? Ул күпме тора иде?

— Минем кибеттәге теләсә кайсы әйбернең бәясе минем белән сатып алучы арасындагы килешүгә бәйле.

— Сеңелемнең берничә тимер акчасы гына бар иде. Ә муенса чын фирәзәдән эшләнгән. Алар кыйммәт торалар бит! Безнең аны алырга мөмкинлек юк.

Ир кеше тасмасы чишелгән савытны яңадан матур итеп төрде дә, кызга тапшырып:

— Сеңелегез аның өчен иң югары бәя белән түләде… Теләсә кайсы зур кеше бирә алмаслык бәя иде ул: үзендә булганның барысын да бирде.

(Гөлнур ВӘЛИШИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

ТутРешено

Вход

Регистрация

О проекте Как заработать?

ГЛАВНАЯ

ВОПРОСЫ

НАГРАДЫ

ЗАДАТЬ ВОПРОС

76

Сочинение на татарском языке на тему «Яхшылык ашыгыгыз эшлэргэ! » Мне нужно…

doctorz
29 марта 2022

Сочинение на татарском языке на тему «Яхшылык ашыгыгыз эшлэргэ! » Мне нужно завтра сдать это сочинение! Заранееспасибо

категория: другой

ответить


в избранное


ссылка

71

albinov

29 марта 2022

Можешь дать тему на русском? Можно на русском, а ты переведешь… Яхшылыг это хорошее?

комментировать


в избранное


ссылка


отблагодарить

Знаете ответ?

Задайте свой вопрос

Смотрите также:

SOS! ПОМОГИТЕ! Нужно составить сочинение по музыке 5 класс на тему: что нужно знать о…

Помоги пожалуйста написать сочинение по немецкому языку на тему «моя родина»,…

Если в четверти стоит 4 5 4 5 то сколько будет за год? Плиз…

Песни С. А. Есенина!

Кто хочет пункты любяшечки мои?

Назовите Страны Древнего Востока

Сочинение на тему сказка о семейном бюджете

Название к фотографии где изображен вид спорта ПЛАВАНИЕ, парни прыгают с воду.…

Слова стоящие только в ед. Числе.

27400

Алгебра

14821

Английский язык

14215

Биология

7368

Другой

719

Экономика

18828

Физика

8304

География

15850

Геометрия

5255

Информатика

11817

История

23331

Химия

15992

Литература

73118

Математика

8151

Обществознание

465

Правоведение

46271

Русский язык

Есть интересный вопрос? Задайте его нашему сообществу, у нас наверняка найдется ответ!

Делитесь опытом и знаниями, зарабатывайте награды и репутацию, заводите новых интересных друзей!

Задавайте интересные вопросы, давайте качественные ответы и зарабатывайте деньги.
Подробнее…

НАШ ПРОЕКТ

О проекте

Как заработать на нашем сайте?

Награды

Играете в WOW? Тогда обязательно посетите этот сайт!

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы  

Бакырчы урта мәктәбе

Яхшылык итсәң,

яхшылык күрерсең

                        тәрбия сәгате.

                                            Үткәрде: Гарифуллина Җәмилә

Январь

Бөек педагог Т.С.Сухомлинскийның бер хикәясе

белән башлыйм

    Эссе, коры далада кое. Кое янында йорт. Анда оныгы белән бабай яши. Коеның озын бавына чиләк асылынган. Бирегә килгән кешеләр кое суын эчәләр дә бабайга рәхмәт әйтәләр.

    Бервакыт, бау эзелеп, чиләк коега төшеп киткән. Картның башка чиләге булмаган, шунлыктан суны берничектә ала алмаганнар.

    Икенче көнне бабайның йорты янына җигүле атта бер кеше килеп туктый. Арбадагы салам астында чиләге дә бар.

     Юлчы коега карап алган, бабай белән оныкка дә күз ташлаган һәм атын чыбыркылап, китеп барган.

  • Бу нинди кеше? –дип сораган бабайдан оныгы.
  • Бу кеше түгел, — дип җавап биргән карт.

Төш вакытында йорт янына икенче юлчы килеп туктаган. Ул салам астыннан чиләген тартып чыгарган да бауга бәйләгән, су алып эчкән, бабай белән оныкка да эчергән, суның калганын коры комга түккән дә, чиләген кабат салам астына яшереп, китеп барган.

  • Монысы нинди кеше?- дип сораган карттан оныгы.
  • Монысы да кеше түгел әле, — дигән бабай.

Кичен йорт янына өченче юлчы туктаган. Ул чиләген тартып чыгарган да бауга бәйләгән, су алып эчкән, бабайга рәхмәт әйтеп китеп барган, ә чиләген бауга бәйләгән килеш калдырган.

  • Ә монысы нинди кеше? – дип сораган оныгы.
  • Өченче юлчы турында бабай нинди җавап кайтарган?

        ( Укучы җавабы)

Әмма автор аны икенче төрлерәк атаган ( әйтик кешегә ярдәм итү, мәсәлән күзләре начар күргәннәргә конверт тышына адрес язып бирү, автобуска яки транспортка утырырга ярдәм итү һ.б)

Болар барысы да гади күренешләр

  • димәк, андый гадәти эшләрне башкаручылар нинди кешеләр  диләр Гади кешеләр
  • Нәрсә соң ул “гади”?
  • Башкалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган, өстенлеге булмаган

( минем әтием авылда гади тракторчы)

  •  төзелештә әйтәләр. Гади кул станогы

— Беренче юлчыны нинди кеше итеп күз алдына китерәсез?

Ул кеше әйбере белән генә файдаланырга күнеккән, бик саран кеше булырга охшаган, үз зйберен үзеннән дә кызгана

Ул кешеләргә яхшылык эшләргә күнекмәгән

  • Икенче юлчы беренчесеннән нәрсә белән аерыла?
  • Тышкы яктан аерыла. Үз чиләгеннән үзе дә эчкән бабайны да эчергән да биргән. Аннары чиләген алып та китеп барган.
  • Бөтенләй үк яхшы кеше дип әйтеп буламы?
  • Ул ярдәмне үзенә файдалы булган чакта гына күрсәтә  Икенче төрле андый кешеләрне эгоистлар дип йөртәләр.
  •  Ә өченче юлчы турында фикерегез ничек?
  • Ул чын кеше, гади кеше яхшы кеше. Үзе турында гына уйламый кешеләрнең киләчәге турында да кайгырта

III  Укучылар тормышта ак белән кара, төн белән көн булган кебек яхшылык белән яманлык та бар

  • Үзегез укыган китаплардан, әкиятләрдән яхшылык белән яманлыкка нинди мисаллар китерә аласыз? ( укучылар җавабы)
  • Әкият геройлары

1(Үги кыз әкияте)

2. (Яхшылык һәм яманлык)

3. ( Төлке куян һәм әтәч) һ.б.

Бу әкият геройларын ике төркемгә бүлеп була

  • Уңай геройларның төп сыйфатларын санау

Ярдәмчел, ачык күңелле, туры сүзле, акыллы, шәфкатьле һ.б.

  • Тискәре геройларның сыйфатлары

Дорфа, көнчел, хәйләкәр, явыз, усал һ.б.

  • Әйе, укучылар, болар барысыда кешеләргә хас уңай һәм тискәре сыйфатлар.

Татар халык әкиятләре кешеләрдәге яман гадәтләрне, күренешләрне тәнкыйть итү, аларны булдырмаска өндәү максатыннан иҗат ителгән.

  • Әкиятләрдә генә түгел мәкаль — әйтемнәрдә яхшылыкка омтылыш чагыла.

Мәкальләр әйтү

1. Кешегә яхшылык итсәң, үзеңә дә файдасы булыр

2. Яхшылык иткән кешенең кадерен бел.

3. Яхшылык итсәң, яхшылык күрерсең

4. Яхшылык ташны эретә.

5. Яман гадәт йогышлы була

Һич яхшылык эшли алмасаң  син

Кешеләргә бик-бик теләп тә, —

Яхшы теләк телә,

Ул да кайчак

Зур көч өстәп куя йөрәккә,-

                                                                         дип яза Фәнис Яруллин

Ә хәзер Л.Толстойның “ Бүре белән тиен” хикәясен тыңлагыз әле.

“ Бер тиен ботактан ботакка сикереп йөри торгач, йоклап яткан бүре өстенә егылып төшә. Бүре сикереп тора да аны ашамакчы була. Тиен: “ Җибәр мине”, — дип ялвара башлый. Бүре әйтә: “ Ярый, мин сине җибәрермен, тик әйт әле, тиеннәр нигә шундый шат күңелле? Миңа һәрвакыт күңелсез, ә сезгә карасаң, сез анда, агач башларында сикереп уйнап кына йөрисез”, — ди. Тиен аңа: “ Син иң элек мине агач башына җибәр, анда менгәч, мин сиңа әйтермен, югыйсә, мин синнән куркам”, — ди. Бүре аны җибәрә, тиен агач башына менә дә аннан әйтә: “ Усал булганга күрә күңелсез сиңа. Усаллык синең йөрәгеңә тынгылык бирми. Ә без яхшы күңелле, беркемгә дә усаллык эшләмибез, шуңа күрә без шат яшибез”.

  • Укучылар тиеннең:

Усаллык синең йөрәгеңә тынгылык бирми”, — дигән сүзләрен сез ничек дип аңлыйсыз?

(Усал кешеләр башкаларга гел явызлык, мәкерлек эшләргә омтыла, шуннан тәм таба.)

  • Ә тиен үзенең һәрвакыт шат булуын ничек аңлата?

 (Без яхшы күңелле, беркемгә дә усаллык эшләмибез” ди)

  • Бу хикәя буенча нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?

(Яхшы,  саф күңелле, эчкерсез, ярдәмчел, мәрхәмәтле, шуңа күрә кешеләр дә аны ярата.)

Усал һәм яхшы кешеләрне мимика белән сүрәтләү.

“ Яхшылык итсәң яшер, яхшылык күрсәң, белдер” дигән мәкаль бар.

  •  Сез тормышта кемнән үрнәк аласыз?
  • Сезгә яхшылык эшләгән нинди яхшылыкларны әйтә аласыз?

1. Әти-әниләр мәчеткә ярдәм итәләр һ.б.

2. Авылдашыбыз                         абый белән таныштыру.

( мәчет тирәсен әйләндереп алды. Мәктәптә укучы барлык балаларга һәм хезмәткәрләргә Яңа ел күчтәнәче таратты)

3. Галимҗанов Әскәть абый белән таныштыру. ( Ул безнең Апас районы Болынбалыкчы авылында туып үскән шәхес. Ул балалар йортларына бик күп ярдәм итә. Балаларны яклауга үз -үзен аямыйча тырышлык күрсәткән кешеләргә бирелә торган Л.Толстой исемендәге  халыкара алтын медаль лауреаты. Хезмәт Кызыл байрагы ордены кавалеры. Хәйрияне инде күптән башлап җибәргән һәм шушы изге эшне даими рәвештә башкарып килгән  чын Кеше. Ул Тереза Ананың  әйткән тормыш фәлсәфәсен үзенә принцип итеп алган. Мин аны сезгә дә тәкъдим итәм.)  

Тормыш фәлсәфәсе

Тормыш – мөмкинлек, аннан файдаланыгыз

Тормыш –хозурлык, аның рәхәтен күрегез.

Тормыш – хыял, аны чынга ашырыгыз.

Тормыш – бурыч, аны үтәгез.

Тормыш – уен, аны уйнагыз.

Тормыш – байлык, аның кадерен белегез.

Тормыш – сәламәтлек, аны саклагыз.

Тормыш – мәхәббәт,  аннан ләззәт алыгыз.

Тормыш – сер, аңа төшенегез.

Тормыш – кайгы, аңа бирешмәгез.

Тормыш – көрәш, аңа чыдагыз.

Тормыш – маҗара, аңа тәвәккәлләгез.

Тормыш – фаҗига, аны кичерегез.

Тормыш – бәхет аны тудырыгыз.

Тормыш – артык матур, аны харап итмәгез.

Тормыш – ул тормыш, аның өчен көрәшегез.

  • Әйе, яхшылыкны кеше алдында мактану  өчен эшләмиләр. Татар халкында яхшылык ит тә, диңгезгә ташла, балык  белер, балык  белмәсә халык белер” – дигән әйтем бар. Сез дә бу теләкләрне исегездә калдырыгыз, һәр көнне игелекле гамәлләр кылырга, изге эшләр башкарырга, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булырга тырышыгыз.

Без, волонтерлар  бигрәк тә яхшылыклар эшләүне арттырырга тиешбез. Өлкән кешеләргә ярдәм итү, булышу, ихтирам итү  безнең изге бурычыбыз.

Һич яхшылык эшли алмасаң  син

Кешеләргә бик-бик теләп тә, —

Яхшы теләк телә,

Ул да кайчак

Зур көч өстәп куя йөрәккә.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Яху вступительные экзамены
  • Яндекс такси ответы на экзамен комфорт
  • Ясуо против егэ
  • Яндекс такси запись на экзамен бизнес
  • Ястрембельское кадетское училище вступительные экзамены